Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ШАГЫЙРЬНЕҢ БЕРЕНЧЕ КИТАБЫ

* Узган ел һәм быел Татгосиздат мәктәп көтепханәләре өчен күп кенә китаплар басып чыгарды. Балалар өчен язылган оригинал китапларның саны артуы, балалар өчен язучы авторлар арасында елдан-ел яңа, яшь исемнәрнең күренүе — әдәбиятыбыз өчен шатлыклы хәл. Газиз Нәбиуллинның «Безнең авыл балалары» * исемле шигырьләр җыентыгы да шундый яна, яшь автор тарафыннан язылган әсәрләрнең берсе. Газиз Нәбиуллин—-авыл тормышын яхшы белә, авыл табигатенең матурлыгын оста тасвирли. Аның шигырьләре балаларны тәрбияләү өчен яхшы әдәби материал булып тора. Җыентыкка авторның 24 шигыре кертелгән. Җыентык балаларны  — — * Г. Нәбиуллин. Безнең авыл балалары. Җаваплы редакторы III. Маннур. 38 бит. Бәясе 2 сум 50 тиен. И. Ханти- миров рәсемнәре. Ильичча яшәргә чакыручы, Ильич кебек түземле булырга өндәүче «Ильич портреты» исемле шигырь белән ачыла. Стенабызда Ал нурда балкый Зур бер портрет — Сөекле даһи, һәм теләп миңа Күңелле көнне, Елмая Ильич, Гүя ул Тере. 
Укучы начар билгесе алса, Ильич аны күңелсезләнмәскә, башны имәскә чакыра. Әгәр тырышсаң Барын җиңәрсең. Укучы «5» билгесе алса, Ильич аны масаймаска, тагын да тырышыбрак укырга куша. Бу шигырь җыентыкка урнаштырылган барлык шигырьләр арасында иң уңышлысы.
99 
 
радалар теле белән язылган «Иң яраткан кешем», «Кызыл Байрак». Тантаналы вәгъдә бирдең», «Дә- рескә хәзерме сез?» һ. б. шигырьләре дә яхшы язылганнар. Бу җыентык балалар тормышын оста яктырта. Балаларны яхшы укырга, хезмәтне сөяргә, туган илне һәм юлбашчыларны яратырга, тормышта һәм көрәштә Олег Кошевой кебек булырга өнди: Яклый бел син Ватаныңны Олег Кошевой кебек, Олылап телгә алсыннар: — Ул бит пионер! — диеп (9 бит). «Иң яраткан кешең кем?» дип Сорасагыз сез миннән, Бер минут та уйлап тормый, Төп-төгәл җавап бирәм: — һәр кешедән артык итеп Сталинны яратам. Ул — миңа бәхет бирүче, Ул минем туган атам (6 бит). «Безнең Хәмит» исемле шигырьдә автор «Дүрт йөз пот ашлыкны саклап» калган пионер турында яза. Коелган башакларны җыю — колхозларыбыз өчен бик зур ярдәм. Укучылар мәктәп бакчасында эшлиләр. Бакчада: Түтәлләрне тутырганнар Кыярлар, помидорлар. Ул кәбестә, ул кыярлар Берсеннән-берсе зурлар (22 бит). Җыентыкны яшь авторның уңышы дип әйтергә кирәк. Бигрәк тә бүгенге көн темасына язылган шигырьләрнең җыентыкта күп булуы — җыентыкның кыйммәтен арттыра. Җыентыкның кимчелекләре дә юк түгел: тел кимчелекләре, мәгънә һәм китапның рәсемнәрендәге кимчелекләр турында әйтеп үтәсе килә. «Сарай» сүзе татар телендә, аеруча авыл җирләрендә, русның «дворец» сүзе мәгънәсен аңлатып житкерми. Мәсәлән: Коммунизм сараеның Түбәсенә эләрбез (8 бит), Дигән чакта, сарай сүзе әллә ничегрәк яңгырый. Гомумән, балалар ®чец язганда сүзләрне аеруча уйлап алырга кирәк. Бер елый да, бер көлә, Үзе һаман сөртенә (10 бит). Абынамы, әллә битен-күзен сөртәме, — шигырьдә бу нәрсә аңлашылмый. Өлгереп килгән алмалар һаман сыгыла бара (22 бит). Алма сыгылмый — ботак сыгыла. Көн дә яңа сулар сибәм, Бакчада гел мин, Бик күп гөлләр чәчәк атты, Аларны 
көнлим. Беренчедән, «аларны көнлим» сүзләре бирегә ни өчен кертелгәндер, аңлашылмый; икенчедән, аларны көнлихМ түгел t—алардан көнлим, булырга тиеш. Куй кулыңны маңгаеңа, Күзләрең чагылмасын, Сары алтын диңгез булып (?) Җәелгән безнең басу (25 бит). Сары алтын диңгез булып — уңышсыз, аңлашылмый. Сине көтә, тәрәзендә Алсу кояш нурлары Уйнап торган, якты мәктәп, Кара, сеңелем, күр аны. Бик буталчык строфа. Мондый тел белән язарга ярамый. Бертөрле үк сүзләр һәм хәтта җөмләләр дә кабатланалар. 16 нчы биттә җыр тавышы «тын су өстен дулкынлатып» китә, 19 нчы биттә җыр тавышына «...игеннәр салмак кына дулкынланып китсеннәр» диелә. 35 нче биттә «чәчәк сиптек без аңар», 12 нче биттә «ал чәчәкләр сибеп кит», 7 нче биттә «уракчүкеч, алтын йолдыз янып тора комачта», 32 нче биттә «әнә аның иң очында зур кызыл йолдыз яна» һ. б. Балалар өчен чыгарыла торган китапларның күбесе бүгенге көнгә чаклы техник яктан пөхтә итеп эшләнмиләр. Бу китапның да оформле- ниесе (канәгатьләнерлек түгел. Булган кимчелекләренә карамастан, бу китап укучы балалар тарафыннан яратып укылыр. Бу җыентык балалар өчен генә түгел, тәрбиячеләр өчен.дә файдалы булачак. 
3