Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧЛЫК ҺӘМ ДЕМОКРАТИЯ ӨЧЕН КӨРӘШ


 Бөтен дөнья халыклары, фашистлар Германиясенә һәм Япония империализмына каршы көрәшкәндә, бердәм максат белән яндылар: алар фашизм үләтеннән, империалистик талау сугышларыннан арынырга теләделәр. Җиңү тантанасы көннәрендә дөньядагы барлык намуслы кешеләрнең күңеле дөньяда озакка сузылган тынычлык урнаштыру, иҗади хезмәт итү, азатлыкны һәм яулап алынган бәйсезлекне саклау өмете белән тулы иде. Сугыштан соңгы солых турында иң яхшы халыкара актлар төзелде. Дипломатлар түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр алып бардылар, тынычлыкны, азатлыкны, демократияне күз карасыдай сакларга сүз бирделәр, хәрби агрессиянең яңадан кабатлануына юл куймаска, халыкларга яңа сугыш бәлаләрен көчләп тагарга маташучы һәрбер агрессорның пычрак кулына үз вакытында сугарга ант иттеләр. Халыкларның бу изге өметләре ничек үтәлә соң? Бөтен дөньяда тәртип һәм тынычлык сакларга йөкләмә алган дәүләтләрнең биргән вәгъдәләре ничек тормышка ашырыла? Сугыш тәмам булганнан соң ук иптәш Сталин: азатлык сөюче барлык халыклар реакция көчләренә каршы көрәшкә тыгыз туплансалар, халыкара реакциянең мәкерләрен онытмасалар һәм агрессив элементларга вакытында отпор бирсәләр генә дөньяда тынычлык булыр, дип кисәтеп куйган иде. Даһи юлбашчының бу сизгер сүзләрен дөньядагы барлык халыклар исләрендә тоталар. Алар реакцион режимнарга каршы кискен көрәшкә чыгалар, үзләренең хокукларын һәм азатлыкларын саклар өчен баш күтәрәләр. Чөнки, гасырлар тарихы исбат иткәнчә, хезмәт халкы бары тик үз көченә генә ышана ала. Изүчеләрнең, империалистларның тәртип һәм тынычлык турындагы демагогияләренең әшәке, кабахәт асылы күптән фаш ителде инде. Чыннан да, буржуаз дипломатларның антлары, аларның вәгъдәләре нәрсәдән гыйбарәт соң? Без буржуаз дипломатиянең эчтәлеге һәм максаты турында В. И. Ленин күрсәтмәләрен бик яхшы хәтерлибез. Буржуаз дипломатия— кешелек дошманнары дипломатиясе ул. Аның бурычы — халыклар аркасына пычак кадарга хәзерләнүче империалистларның кабахәт эшләрен каплап торудан гыйбарәт. Американың Москвадагы илчелегендә эшләгән Аннабелла ханым Бюкар «Америка дипломатлары турында дөреслек» исемле китабында Америка илчелегендә Советлар Союзына каршы пычрак эшләрнең ничек алып барылуын бик ачык фактлар белән сөйләп бирде. Англия дипломатларының СССР га каршы эшләрен «Британский союзник» журналының баш редакторы булган Арчибальд Джонстон фаш итте.
88 
 
Шулай булгач, АКШ, Англия, Франция дипломатларыннан—Уоллстрит, Сити һәм 200 бай гаилә лакейларыннан нинди дә булса яхшылык, намуслылык, дөреслек көтәргә мөмкинме? Әлбәттә, юк. Бу икейөзле кешеләр иң яхшы халыкара актларны аяк астына салып таптадылар, алар Тегеран, Ялта, Берлин конференцияләренең карарларына үзләренең кул куйганлыкла- рын оныттылар. Алар Берләшкән Милләтләр Оешмасын — сугыштан соңгы демократик тынычлыкны урнаштырырга тиеш булган бу төп органны юкка чыгарырга маташалар. Тышкы Эшләр А1инистрлары- ның Париж сессиясе моны тагын бер кат раслады. Көнбатыш дәүләтләрнең вәкилләре СССР вәкилләренең тынычлыкны, демократияне саклауга юнәлтелгән тәкъдимнәрен кире кактылар. Алар идарә тезгеннәрен бөтенләйгә үз кулларына алырга тырыштылар. Ләкин һәр очракта, Совет дипломатларының ныклы, принципиаль позициясенә очрап, чигенергә мәҗбүр булдылар. Сугыштан соңгы халыкара хәл империалистларны соңгы көчләрен җыйнарга, теләсә нинди явызлыкка барырга мәҗбүр итә — бары тик череп, таркалып бара торган капиталистик системаны тына саклап калырга булсын. Ә капитализмның позицияләре һәр урында тетри, какшый һәм шартлый. Сугыш демократия һәм социализм көчләренең җиңүе белән бетте, азатлык өчен халыклар көрәшенең яңа күтәрелешен тудырды. Көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш Европа илләренең капитализм системасыннан төшеп калуына, коммунистик партияләрнең үсүенә һәм чыныгуына, Советлар Союзының куәте тагын да күтәрелүенә, аның халыкара авторитеты һәм йогынтысы үсүенә китерде. Алларында бары тик һәлакәт чокырын гына күрүче империалистлар ничек котырынмасыннар соң! Алар, социализм һәм демократия көчләренең үсүен күреп, куркалар, тетриләр һәм, үз позицияләрен ныгытырга маташып, кешелеккә каршы теләсә нинди җинаятькә баралар. Бу, әлбәттә, инде яңа нәрсә түгел, чөнки капитализм хакимлеге чоры баштан ахыргача җинаятьчелек, талау, көчләү, изү һәм сугышлар белән тулы. Империалистик реакция лагереның башында кайчандыр Гитлер Германиясе торган иде. Хәзер демократиягә каршы лагерьның — империалистик ерткычлар лагереның башында Америка 
империализмы тора. Ул бөтен дөньяда демократиягә каршы кампаниягә юнәлеш бирә. Бу очракльп хәл түгел, чөнки Америка империалистлары, башка илләрнеке кебек үк, тирән кризис һәм катастрофа куркынычы алдында торалар. Сугышта миллионлаган массалар каны һәм бәхетсезлеге хисабына баеган Америка монополистлары сугыш бетү белән бу табышларын югалттылар. Экономик кризис Америка империализмы ишеген көннән- көн катырак кага. Менә шуңа күрә дә АКШ империалистлары, шакал- ларсыман, бөтен дөнья буенча чабалар, эзләнәләр, яңа базарлар табарга, яңа позицияләр яулап алырга маташалар. Бу, табигый рәвештә, яңа агрессияне пропагандалауга этәрә. Бөтен дөньяда хакимлеккә омтылып, азатлык сөюче халыкларга каршы хәрби авантюра хәзерләп, Америка реакциясе гади кешеләрнең аңын агулый, аларны коммунизм белән куркыта, һәртөрле демократик азатлыкны юкка чыгара» кыргый террор һәм көчләү урнаштыра. Коммунистик партиягә каршы котырынган кампания^ Фостерга, Деннискә һәм * компартиянең башка җитәкчеләренә суд оештыру, прогрессив язучы Говард Фастны, негр җырчысы һәм җәмәгать эшлек- лесе Поль Робсонны,! галим Харлоу Шаплины эзәрлекләү, грек журналисты Хариасидисиы кулга алу, итальян телендәге газета редакторы Салерноиы АКШ тан куу, немец галиме һәм язучы — ’антифашист Герхард Эйслерны һәм аның хатынын мәсхәрәләү һ. б. — барысы да реакциянең нинди җирәнгеч адымнарга баруы турында бик ачык сөйли. Америка империалистларының төп. игътибары Европага юнәлгән, чөн
89 
 
ки анда аларның позицияләре аеруча какшады. Алар Европа халыкларын таларга һәм коллыкка төшерергә телиләр. Дөрес, алар Европа илләрен экономик кризистан коткару турында кычкыралар, «Маршалл планы», «Европа советы», «Европа Кушма Штатлары» һәм башка шундый ялганнар белән халыкларны алдарга тырышалар. Маршаллаштырылган илләрнең хәлен Италия, Франция, Англия һәм башка бенилюкслар мисалында бик яхшы күрергә мөмкин. Менә авыр кризис кичерүче Италия. Аның промышленностеның эшләп чыгаруы сугышка кадәргенең 65 процентын гына тәшкил итә. Бик күп металлургия заводлары, машиналар, автомобильләр төзү заводлары һәм башкалар ябылган. Хәтта хәрәкәттәге предприятиеләр дә бары ярты көчләре белән генә эшлиләр. Эшсезләрнең саны 3 миллионнан артык. Инфляция туктаусыз үсә. Америка империалистлары менә шулай Италияне экономик коллыкка төшерергә, аның политик бәйсезлеген юкка чыгарырга, АКШ колониясе итәргә тырышалар. Менә кайчандыр «гүзәл» булган Франция. Аның хәле хәзер бигрәк тә аяныч. Америкалылар французларны үгетлиләр: «Сез, французлар, күмер табу, металл эшкәртү, машиналар төзү белән мәшәкатьләнмәгез, чөнки без, америкалылар, моны сездән яхшырак эшлибез һәм сезгә «кирәк кадәр» бирербез (ун өлеш кыйммәт бәягә, әлбәттә). Сезнең эш — хушбуйлар ясау, эшләпәләр, платьелар тегү, яңа модалар чыгару булырга тиеш. Моны сез әйбәт башкарасыз, һәм бу җиңел дә, күңелгә ятышлы да, хуш исле дә». Америка империалистларының Францияне экономик һәм политик коллыкка төшерергә юнәлдерелгән бу боерыь гын Анри Кәй хөкүмәте тырышып үти, чөнки бу хөкүмәт бары тик 200 гаиләнең байлыгын саклау турында гына кайгырта, халыкның ачыгуында, хәерчелеккә төшүендә аның, эше юк. Европада реакцион режимнарны кире кайтару теләге белән Америка империалистлары! аеруча Германиягә әһәмият бирәләр. Алар, Англиядәге һәм Франциядәге иярченнәре белән бергәләп, Германияне демократик дәүләт итеп түгел, бәлки Европада демократиягә каршы үзәк итеп аякка бастырырга телиләр, Германиянең көнбатыш 
зоналарында хәрби промышленностьны саклап калырга омтылалар. Алар, Потсдам карарларын бозып, Германиядә сепарат политика үткәрәләр, Көнбатыш зоналарны берләштереп, аерым реакцион дәүләт төзергә маташалар, җинаятьче фашистларны иреккә чыгаралар һәм шул ук вакытта демократик көчләрне кысалар, коммунистларны эзәрлеклиләр. Мәгълүм ки, Германия проблемасы, Америка, Англия һәм Франция властьларының башбаштаклыгы аркасында һаман да хәл ителми тора. Ниһаять, Советлар Союзының эзлекле һәм ныклы таләбе һәм бөтен дөнья демократик җәмәгатьчелегенең басымы нәтиҗәсендә, көнбатыш дәүләтләр май аенда Чит Ил Эшләре Министрлары) Советы сессиясен чакырырга ризалык бирергә мәҗбүр булдылар. Немец халкы һәм дөньядагы барлык башка халыклар да Германия проблемасының Чит Ил Эшләре Министрлары Советы тарафыннан бердәм килешүчәнлек белән уңай хәл ителүен көттеләр. Ләкин көнбатыш державаларның һәм көнбатыш зонадагы реакцион даирәләрнең эш һәм хәрәкәтләре ал арның Германия мәсьәләсе буенча килешүгә килергә теләмәүләрен күрсәтте. Ләкин бердәм Германия төзергә омтылган Совет дипломатиясе империалистлар планын туздырды. «Салкын сугыш» стратеглары Париж сессиясендә зур җиңелүгә дучар ителделәр. Халыкара хәлне кискенләштерергә, Германияне бүлгәләргә тырышкан көнбатыш дипломатлары Совет вәкилләренең Чит Ил Эшләре Министрлары Советын сакларга, Германиянең бердәмлеген торгызырга, Австрия белән солых договоры төзүне ашыктырырга юнәлдерелгән тәкъдимнәренә кушылырга мәҗбүр булдылар. Америка Кушма Штатлары барлык капиталистик илләрнең идарә
90 
 
итүче даирәләренә көчле басым ясыйлар һәм алар ярдәме белән ул илләрне үз хакимлегенә буйсындырырга омтылалар. Ул илләрнең, империалистлары исә океан арты «дусларының» котырынган эшчәнле- ген куркып һәм тынычсызланып күзәтәләр. Алар үз-үзләрен бернәрсә белән юаталар: янәсе, А1\Ш, җир шарының бөтен почмакларында үзенең хәрби базаларын корып, аларны үскәннәнүсә барган демократик һәм милли азатлык хәрәкәтеннән коткарыр. Шуңа күрә алар Вашингтон тәкъдим иткән барлык нәрсәләргә бик теләп риза булалар, һәртөрле агрессив блоклар төзүгә баралар. Атлантика пакты дип аталган империалистик блокның төзелүе буржуа политикларының ялганчылыгын һәм мәкерлекләрен күрсәтүче мисал булып тора. Бу блокның авторлары бөтен дөнья җәмәгатьчелеген аның «изгелегенә» ышандырмакчы булалар. Ләкин буржуаз алдакчыларның бөтен кабахәтлекләре Совет хөкүмәте тарафыннан ахыргача фаш ителде. Совет хөкүмәте империалистларның Берләшкән Милләтләр Оешмасьш җимерүгә, яңа сугыш уты кабызып җибәрүгә юнәлдерелгән чын максатларын бөтен дөнья җәмәгатьчелеге алдында ачып салды, азатлык сөючән барлык халыкларның күзен ачты. Атлантика пактына каршы каты кискен көрәш һәр илдә бара. Халыкның иң яхшы вәкилләре үз илләренең империалистик хәрби берләшмәгә кушылуына каршы чыгалар. Франциядәге азатлык һәм тынычлык өчен көрәш оешмасы, бу пактны оештыручыларның җинаятьчел политикасына отпор бирү өчен берләшергә чакырып, халыкка шулай мөрәҗәгать итте: «Без үз язмышыбызны үзебез хәл итәргә һәм үз политикабызны Вашингтон басымыннан башка үзебез билгеләргә телибез» диде. Франция хезмәт ияләренең сугыш уты кабызучыларга каршы көрәшенә данлы француз коммунистлар партиясе җитәкчелек итә. Италия хезмәт ияләре дә, коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, Атлантика пактына каршы бик көчле көрәш җәеп җибәрделәр. Италиянең миллионнарча хезмәт ияләре де Гаспери хөкүмәтенең җинаятьчел политикасын ачыктан-ачык гаеплиләр. Англия халкы да шулай ук сугыш уты кабызучыларга каршы кискен чыгышлар ясый. 15 майда Лондонда меңнәрчә кеше 
катнашы белән митинг үткәрелде. Анда Англия халкы бөтен җаны-тәне белән тынычлыкка омтыла икәнлеге әйтелде. «Без, инглизлар, — диделәр алар, — Англияне агрессия базасына әйләндерүгә юл куярга теләмибез, без үзебезнең өскә төшкән бурычны үтәргә, сугыш уты кабызучыларга каршы көрәшүчеләр сафына басарга, тиешбез. Без тынычлык өчен көрәш уе белән янабыз һәм җиңәчәгебезгә ышанабыз. Ә бу көрәштә җиңү — тормыш өчен көрәштә җиңү дигән сүз ул». 950 мең инглиз эшчесе, Ленинград эшчеләренә язган мөрәҗәгатьләрендә, тынычлык һәм куркынычсызлык эшен җиңүгә кадәр алып барырга һәм сугыш уты кабызучыларга кискен отпор бирергә бер күңелдән омтылуларын белдерделәр. АКШ та булган тынычлык конгрессы Америкадагы демократик көчләрнең сугыш уты кабызучыларга каршы көрәштә бердәмлеген бик ачык күрсәтте. Конгресс Төньяк Атлантика пактын кискен рәвештә читкә какты. «Без ышанабыз^ — диде компартия җитәкчесе Деннис, — Америка халкы төрле куркытуларга бирелмәс һәм үз эшеннән чигенмәс, ә бу хурлыклы, оятсыз хәрби союзны таратыр өчен тагын да ныграк оешыр». Америка хатын- 'кызлары конгрессының вице председателе Муриель Дрейнер ханым: «Америка хатын-кызлары үзләренең туганнарын, улларын һәм ирләрен яңа сугышка җибәрергә теләмиләр. Без бөтен көчебез һәм күңелебез белән бу пактка каршы көрәшәчәкбез», — дип белдерде. Америка империалистлары көчләүләр, янаулар, алдаулар-һәм ялганнар белән бөтен дөньяны үзләренә буйсындырмакчы булалар, бөтен халыкларны коллыкка төшерү планнары төзиләр. Алар котырынып- котырыиып хәрби көчләрен арттыралар, хәрби чыгымнарны коточкыч
91 
 
күтәрәләр. ЛКШ бюджеуында сугыш чыгымнары 55—65 проценттәш- кил итә. Ә шул ук чакта уку-укыту эшләре өчен бюджетның бары бер проценты гына тотыла. Океан артындагы «хуҗаларыннан» күреп Англия, Франция һ. б. капиталистик илләрнең хөкүмәтләре дә хәрби бюджетларын кабарталар. Газета-журнал битләрендә, парламент трибуналарында Советлар Союзына һәм халык демократиясе илләренә каршы сугышка чакырып, пропаганда алып баралар. Ләкин халыкларны империалистларга җиңел генә буйсындырырга, аларны Советлар Союзына каршы алып барырга мөмкин булган вакытлар инде күптән узды. Тынычлык теләүче көчләр бик күп һәм алар сугыш уты кабызучыларга кискен отпор бирергә хәзер торалар. Советлар Союзы, аның сталинчыл тышкы политикасы,, гомуми тынычлык һәм куркынычсызлык эшен эзлекле рәвештә, нык һәм какшамас кыюлык белән алып бара, реакцион көчләрнең барлык комбинацияләрен һәм махинацияләрен үз вакытында фаш итә. Советлар Союзы бөтен прогрессив кешелекнең алдында бара, антиимпериалистик лагерьның көрәшенә җитәкчелек итә, дөньядагы барлык саф вөҗданлы кешеләрне тынычлык һәм куркынычсызлык өчен көрәшкә рухландыра. СССР ның шундый туганнарча изге ярдәмен өзлексез сизеп торган халыклар һәм дәүләтләр империалистларның куркытуына бирешерлек түгелләр. Империалистлар көнчыгыш һәхм көньяк-көнчыгыш Европа илләрендә халы/к демократиясе режимын бетерергә бик күп тапкыр маташып карадылар. Алар, Чехословакиядә, Польшада, Венгриядә, Болгариядә һәм башка демократик илләрдә яшерен диверсия һәм шпионаж ярдәмендә, реакцион идән асты оешмалары төзеп, демократияне эчтән шартлатырга теләделәр. Ләкин демократик ,халыкларның кискен отпорына очрадылар. Империалистлар шашынып яныйлар, кычкырыналар, ә халык демократиясе илләре, кыю һәм эзлекле э рәвештә, яңа юл белән, социализм юлы белән бара бирәләр. Англия-Америка сугыш уты» кабызучылары Югославия троцкист- лары тарафыннан үзләренә ярдәм таптылар. Титоның җинаятьчел өере, долларга сатылып, ачыктан-ачык халыкара коммунистик хәрәкәткә каршы көрәш 
юлына, Югославия халкының интересларына хыянәт итү юлына басты. Югославия троц- кистлары, демократик һәм коммунистик лагерь белән араны өзеп, котылгысыз рәвештә империалистлар лагерена килеп керделәр. Ләкин империализмның кара көчләре ничек кенә тырышмасыннар, алар демократия һәм социализм көчләрен җиңә алачак түгелләр. Шул ук Югославиядә дә Тито өеренә каршы оппозиция көчәйгәннәнкөчәя бара. Демократик илләрдә яшәүче, Югославиянең революцион эмигрантлары азат һәм социалистик Югославия өчен көрәшкә оешалар. Халыкларның тынычлык, азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшләре үскән- нән-үсәу җәелгәннән-җәелә бара. Ирек сөючән грек халкына каршы империалистлар күпме көч түкмәде! Ләкин греклар үзләренең бәйсезлек- ләре һәм азатлыклары өчен батырларча сугышуларында дәвам итәләр Бөтен дөньяда грек патриотларын яклау кампаниясе үсә һәм моны империалистлар күрми кала алмыйлар. Америка капиталистлары Көньяк Кореяне үз кулларында калдырырга маташалар, ләкин Көньяк Кореядә Ли Сын-манның курчак хөкүмәтенә каршы, бердәм Корея өчен бөтен халык сугышы җәелгәннәнҗәелә. Бу көрәш Көньяк Кореянең эре үзәкләрендә генә түгел, авылларында да бара. Индонезиядә һәм Вьетнам рес- публиксында да чит ил империалистларына' каршы көчле көрәш дәвам итә. Америка империалистларының Кытайда Чан Кай-ши режимын саклап калу өчен гаять зур суммалар тотканлыхлары билгеле. Алар анда үзләренең солдатларын, офицерларын, корабльләрен, танкларын һәм самолетларын да җибәргәннәр иде. Англия хөкүмәте дә Гоминданга ярдәмгә хәрби корабльләр җибәрде.
92 
 
Империалистлар халык армиясен җиңү өчен япон солдатларын да сугыштырып карадылар. Ләкин шулай да алар Чан Кайшп режимын саклап кала алмадылар. Кытайның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәштә Кытай Халык-Азатлык Армиясе бик зур тарихи җиңүләргә иреште. Ул өч ел эчендә Гоминдан- ның 5,7 миллионлы армиясен тар- мар итте. Хәзер Гоминдан армиясендәге сугышчыларның саны 1 миллионнан артык түгел, ә Халык- Азатлыгы армиясе сафында 3 миллионнан артык сугышчы бар. Халык-Азатлык Армиясе 280 миллионнан артык кеше яши торган 3 миллион квадрат километр территорияне азат итте, Янцзы елгасын үтеп, Нанкин, Ханькоу, Учань, Ханьян, Наньчан, Шанхай һәм 130 лап башка шәһәрләрне алды. Кытайда ХалыкАзатлык Армиясенең уңышлары империалистлар лагеренда бик зур курку тудыра. Кытай коммунистлар партиясенең Үзәк Комитеты члены Жень Би-шинең әйтүенчә, «Халык-Азатлык Армиясе Гоминдан гаскәрләрен 6 ай бер ел эчендә тәмам тар-мар итәчәк». Кытай демократик революциясенең җиңүе бөтен дөньядагы азатлык хәрәкәтенең бөек җиңүләреннән берсе. Бу җиңү, Гитлер, Муссолини һәм Того режимнарының һәлакәтеннән соң, империалистлар өчен иң зур җиңелү булып тора. Дөньядагы иң күп халыклы илдә, кешелекнең 2/.> өлешен тоткан илдә яулап алынган бу җиңү бөтен Азиянең азатлыкка чыгуына юл ача. Капиталистик державаларның көчләре һәм мөмкинлекләре чикле. Империализм лагеренда экономик һәм политик каршылыклар тирәнәя бара. Капитализм дөньясы кискен сыйнфый конфликтлар белән өзгәләнә. Империалистлар тарафыннан төзелә торган һәртөрле агрессив блоклар һәм союзлар аларның куәтлек билгесе түгел, ә көчсезлек, хәлсезлек билгесе. «Бер генә бөек держава да, — ди иптәш Сталин, — хәтта аның хөкүмәте моңа омтылса да, икенче бер союздаш державага, икенче бер бөек державага каршы көрәш өчен хәзерге вакытта зур армия куя алмас иде, чөнки хәзерге вакытта беркем дә үз халкыннан башка сугыша алмый, ә халык сугышырга теләми». Бөтен дөнья халыклары шундый куәтле армиягә берләшәләр Ки, андый армияне империализм беркайчан да туплый алмаячак. Халыклар массасы көрәше башында һәр- кайда да коммунистик 
партияләр тора. Империалистларның сугышка хәзерләнүләренә, СССР га каршы пропаганда алып баруларына җавап итеп, барлык илләрдәге коммунистик партияләр бөтен дөнья халыкларына ачык белдерү ясадылар: безнең илнең халыклары беркайчан да Содетлар Союзына каршы сугьишмаячаклар, без, коммунистлар, тынычлык яклаучы -көчләрне армыйталмый ныгытачакбыз һәм тынычлык эшен ахырына кадәр җиткерү өчен мөмкин булган бөтен нәрсәне эшләячәкбез, диделәр. Тынычлыкны яклаучыларның Париждагы һәм Прагадагы Бөтендөнья конгрессы демократия көчләренең куәтле демонстрациясе булды. Анда ирләрнең һәм хатын- кызларның, демократик оешмаларның, фән, әдәбият һәм сәнгать эш- лсклеләренең 600 миллионлы тавышы яңгырады. «Без берләшә алдык. Без берберебезне аңлаша алдык, һәм без тынычлык өчен көрәштә — тормыш өчен көрәштә дә җиңеп чыгарга хәзерлегебезнең һәм ихтыярыбызның барлыгын белдерәбез», — диделәр алар. Конгресс азатлык һәм тынычлык өчен көрәштә бөтен дөнья халыклары) барлык көчләрен бирәчәген һәм агрессорларның планнарын • җимерәчәген ачык күрсәтте. Бөтен дөнья конгрессыннан соң шундый ук конгресслар һәр илдә диярлек үткәрелде. 5 июльдә, Москвада, ВЦСПС, Совет язучылары союзы һәм Совет хатын- кызларының антифашистик комитеты инициативасы белән җыелган җәмәгать һәм фән оешмалары киңәшмәсендә тыньпчлык тарафдарларының Бөтенсоюз конференциясен чакыру турында карар кабул ителде. Бу конференция быел 25— 27 августта Москвада үткәреләчәк. Барлык илләрдәге эшчеләр сый

 
ныфының тынычлык һәм азатлык өчен көрәшкә тагын да тыгызрак берләшүенең гүзәл чагылышы — Профсоюзларның икенче Бөтендөнья Конгрессы булды. Конгресс Бөтендөнья профсоюзлар федерациясенең ныгуын, хезмәт ияләренең демократик хокуклар өчен, сугышка, империализмга каршы, профсоюзларның бердәмлеген какшатырга маташучы элементларга каршы аяусыз көрәшкә басуларын, халыкара солидар эшчеләр сыйныфының җи- ңелмәслегеи күрсәтте. Икенче бөтендөнья сугышы сабаклары һәм халыкларның тынычлык өчен бердәм көрәше — империалистик сугышны хәзерләүчеләр өчен җитди кисәтү булып тора. Халыклар сугыш теләмиләр. Әгәр империалистлар азатлык сөюче халыкларга каршы сугыш ачалар икән, ул чакта агрессорларга каршы, Америка-Англия империалистларына каршы, демократия дошманнарына каршы, бөтен совет халкы белән бергә һәм аның әйдәве буенча, бөтен дөньядагы йөзләрчә миллион хезмәт ияләре күтәрелерләр һәхМ империалистик сугышны азатлык өчен, социализм өчен сугышка әйләндерерләр. Булып узган сугыштан соң, капитализм системасы күп кенә илләрдә юк ителде. Яңа сугышның бөтен дөньяда капитализмның тәмам җимерелүенә китерүе бик мөмкин. Безнең өчен шунсы ачык: сугыш пропагандасы халыкларны һәм хөкүмәтләрне куркытуны, аларны империализмга ташламалар ясарга мәҗбүр итүне максат итеп куя. Империалистлар аеруча Совет халкын, Совет хөкүмәтен куркытырга маташалар. Ләкин СССР белән эш иткәндә, бу методның яраксыз икәне бик ачык. Советлар иле антиимпериалистик лагерьның башында бара, демократия көчләрен рухландыра, берләштерә, тынычлык эшен ахыргача эзлекле һәм ышанычлы рәвештә тормышка ашыра. Капитализм илләрендә хәрби тревога һәм ышанычсызлык атмосферасы хөкем сөргән бер вакытта, Со- • ветлар Союзы халыклары бик зур ышаныч белән уңышлы рәвештә тыныч төзелеш эше алып баралар. Без сугыш елларында да төзү эшен алып бардык, чөнки ул чакта да үзебезнең җиңеп чыгуыбызга ышандык. Хәзер инде без өч өлеш артык энергия белән .төзәбез, чөнки империалистик ерткычларның мәкерләре илебезне, аның куәтен, аның хальькара авторитетын какшата ал- маслыгын бик яхшы беләбез. 
Сугыш елларында Европада һәм Америкада «совет могҗизасы» дигән сүз бик еш телгә алына иде. Заводларны көнбатыштан көнчыгышка күчерүне дә, немецларны Москва янында тар-мар итүне дә, Сталинградтагы җиңүне дә — барысын да могҗиза дип атадылар. Хәзер инде чит илләрдә яңа «совет могҗизасы» турында сөйлиләр. Бишьеллык планның шулай уңышлы үтәлүенә, илебездә киң җәелгән экономика һәм культура төзелешенә, кыска срокларда промышленностьта һәм авыл хуҗалыгында сугышка кадәрге дәрәҗәне куып җитүгә, миллионлаган совет халкының героик хезмәтенә һәм башка шуның кебек бөек эшләргә «могҗиза» итеп карыйлар. Ә без, большевиклар, могҗизаларга ышанмыйбыз. Без уңышла- рыбызның нигезендә нәрсә ятканын бик яхшы беләбез. Совет строе, социализмның гүзәл өстенлеге, коммунистлар партиясе һәм бөек юлбашчыбыз Сталин җитәкчелеге — безнең көчебезнең, җиңелмәс булуыбызның нигезе әнә шунда. Безнең уңышлар барлык илләрдәге дусларыбызны шатландыра, аларны социализм өчен, империализмга каршы кискен көрәшкә рухландыра. Бөтен дөньяда тынычлык һәм социализм көчләре үсә, ныгый һәм алар, һичшиксез, җиңеп чыгачак.