Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ШӘРӘФ МӨДӘРРИС 
КЫ РДА
 
Җирән кашка, дөп-дөп басып, Тарантас тартып килә; Агротехник Галләм Сафин Районнан кайтып килә. — Әй иркен кыр, чиксез бай да һәм гүзәл дә син ничек! — Күкрәгендә шатлык үскән Мәңгелек алтын бишек! Кайта Сафин, рапорт биреп, «Терәлмәс бездән, — диеп, — Барсыбарсы ургыч-суккыч Көйләнеп беткән», — диеп. Таныш күпер, туган кырлар» Чабылган тигез болын... — Шәпме хәлең, дустым бодай, Саумысың, минем солым! ... Төште Сафин тарантастан, Нинди киң, күркәм ялан, — Эшнең тәмен, колхозчыньпң Шатлыгын күргән ялан! Агротехник сыйпап карый, Тикшереп барын-барын: 
— Нинди әйбәт ясмык, борчак» Бәрәңгем, арпам, тарым! Шунда кинәт, калкып үскән, Сөтләнеп тулган арыш, — Сафин белән көздән бирле Дус, таныш булган арыш — Әйткән кебек булды торып, Галләмгә төбәп күзен,— Кырда үскән ашлыклардан Барсының уртак сүзен: — Әй син, минем чын-чын хуҗам,. Кодрәттә тиңсез Кеше, Намус белән хезмәт иткән һәм дәрте чиксез Кеше! Күрче, ничек җәйдек җиргә Ашлыктан алтын келәм. Үстек шулай синең хезмәт һәм синең гакыл белән! Агротехник Галләм Сафин Киң юлдан җырлап бара; Башакларның шыбырдавын Шатланып тыңлап бара. — Дөрес, башак, тик бер нәрсә Читтәрәк калды бугай: Үстергәнгә безне Сталин, Үскәнсез сез дә шулай!
 
 
 
М. МӘҖИТ 
ЫНДЫРДА Саф бодай тулган капчыклар Көр атларга төялә. Колхоз амбарына йөкләр Юнәлә дә рнәлә. Эшли монда колхозчылар Күңел биреп, дәрт белән, Уйлары бер: туган илне Баетыйк икмәк белән.
26 
 
ӘНӘС КАРИ 
ЭЛЕВАТОР ЮЛЫНДА Йөк төялде. Җитез шофер Сафа Кабинага кереп утырды, һәм машина гөрләп кузгалды да, Кыр өстеннән алга омтылды. 
Олы юлга чыккач, машинасын Куйды егет соңгы тизлеккә; Очраганнар, тизрәк юл бирегез: Яна ашлык бара дәүләткә! Алтын көшел өеп, кыр станы Озатып калды аны артында, Башын күккә сузган элеватор Басып 
тора әнә каршында. 
йөрәгендә безнең яшь шоферның Шундый дәртле хисләр агыла, Калган юлны тизрәк үтәр өчен, Кысып тота рульне тагы да. 
Чөнки белә: элеваторда да, Станда да көткән кунак ул; Машинасы төзек, җырлап бара, Шаулап кала тигез, шома юл.
 
АТәҗит Рафиков 
ТАШЧЫ Тезеп-тезеп ташчы ташлар сала Яфрак ярган бакча янында. Зур йорт үсә... Инде күпме йортлар Ташчы кулы 'белән салынган! Ул йортларда якты тормыш гөрли. Җыелалар дуслар табынга, Яңа кешеләр анда туып үсә, Яңа утлар анда кабына. Ташчы ташлар тезә, Ә бакчадан Яфракларның ишетәм әйткәнен: — һәр бинага ташчы коеп бара Хезмәтенең үлмәс һәйкәлен.
 
ЗӘЕТ мәҗитов ★ ИЛЕМӘ Ярсу Амур инде йоклаганда, Москвада көлә якты көн; Ашхабадта эссе, ә Уралда Ап-ак юрган каплый җир өстен. Зур заводлар калка буш җирләрдә, Кии кырларда уңа бодайлар. Балтик диңгезеннән Амургача Зур хезмәттә кайный туганнар. Җир шарында башка тиңдәшең юк, Бөтен илдән иркен син, илем, Шул дәү килеш сыйдың йөрәгемә, Гүя ул да шундый киң минем.