Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

САХАБ УРАЙСКИИ 
СТАЛИН — ТЫНЫЧЛЫК БАЙРАГЫ Даһи Сталин безнең гомерләрне Алып килде якты таңнарга. Бу исемдә безнең яшәү балкый, Рәхмәт ява шуңа аңарга. Кешелекнең татлы хыялларын Чынга әверелдерде бу исем. Үзенә тартты магнит тавысьиман Бар дөньяның уен һәм хисен. Җитәр өчен бөек идеалларга, Ачар өчен яшерен серләрне, Илтә халык ерак гасырларга, Даһи Сталин озак яшәсен! дйп,. Ал байракта шушы сүзләрне. Ул — кешелекнең матур киләчәген,. Җиңү юлын алдан күргәнгә, йөрәкләргә ныклы ышаныч һәм Мәңге сүнмәс якты биргәнгә, Юлбашчыга тиңсез мәхәббәте Арта бара дөнья халкының; Яклаучысын күрә җәберләнгән Эшчеләре океан артының. Өзәр өчен коллык богауларын, Көрәш барган сафлар өстеннән Еракларга җилпеп канатларын, Бөек Сталин мәңге яшәсен! дип, Тавыш яңгырый мәгърур көч белән- Җиңүләргә өндәп Кытай халкын һәм баһадир грек улларын, Яктыртканда коммунизм таңы Миллионнарның барыр юлларын, Сугыш утьв кабызучылар гомерен Озынайталмас атом бомбасы, Халыкларның тату бердәмлеген Какшаталмас доллар дөньясы. Бар халыкның чиксез якын булган Үз телендә, ана телендә Дан җырлана бөек юлбашчыга: Бөек Сталин мәңге яшәсен! дип, Җир шарының һәрбер җирендә^

 
ӘХМӘТ ЕРИКӘИ 
ҖИРДӘ ТЫНЫЧЛЫК ӨЧЕН 
Сугыш кирәк, кан кирәк, дип Уолл-стрит акрына. Атом бомбалары белән Шапрына да шапрына. Ә безгә сугыш кирәкми, Без җәйдек ил төзелешен. Армый-талмый көрәшәбез Җирдә тынычлык өчен. Безнең бөтен теләк — якты, Бәхетле тормыш төзү. Безгә селтәнгән дошманның Кулларын чабып өзү. Кем кулы ул — Черчилльнеңме, Де Тольнеңме — барыбер! Без күрәбез: Гитлерның һәм Аларның куллары бер!.. Җылыйсы килгән баладай, Төрек Ялчин шаяра; Ул күрәсең үз башына Үзе ясин чыгара. Гитлер кебек, Уолл-стрит та Куерта җил һәм давыл. Онытмасын Гитлер башын Өзгән кылычны да ул!.. Безнең якта дөньядагы Барлык намуслы кеше; Юк, үтәрлек түгел безгә Уолл-стритның теше. Илебез матур тормыш төзи Бергә туплап бар көчен. Сугыштык без һәм сугышырбыз Фәкать тынычлык өчен!..

 
НИКОЛАЙ МАРАНГОЗОВ (болгар шагыйре) 
ҖАВАПКА! 
Вөждан куша: җырла, шагыйрь, нәфрәт җырын! Яшь шагыйрь ул зур көрәштән ялкын алган, «Җавапка!» дип чакыра мәлгуньнәр токымын: Ни өчен сез таратасыз бар дөньяга. Агу кушып, шакшы ялганның дулкынын? Алтын чүкеч гаделсезлек чүки һаман! 
Тынычлыкның таянычы безнең янда — Безнең өлкән абый бөек СССР ул. Киләчәккә без саф караш ташлаганда, Сез чәчәсез зәһәр агу бигрәк тә мул. Күзегездә комсызлыкның уты яна, Халыкларга агу бирү—>сезнең эш шул. 
Диңгез артындагы пычрак лыгырдыклар Минут саен мәкерлерәк була бара, ' Бертуктаусыз безнең илгә каршы аннан «Коточыргыч», күпертелгән сүзләр ява. Яшь илемә каршы минем, белмим, алар Шул кадәрле тирән нәфрәт кайдан ала? 
Әйе, сезне борчый шунысы: безнең илдә Калык демократиясе атлый алга. Сез ярсыйсыз, котыргандай, болан нигә? — Бездә чөнки бәхет балкый алсу таңда, Нигез салдык яулап алган азат җирдә Киләчәккә, коллык белмәс гасырларга. 
Онытмадык, кызыл байраклар астында Саклаганда бәйсезлеген туган илнең, Брыгальница белән Мурның арасында Күп егетләр батырларча җанын бирде. Сугыш утын кабызучылар аңласыннар: Юк, моннан соң эш аларча бармас инде!  

 
СТАНИСЛАВ НЕЙМАН (чех шагыйре) ★ ПАРТБИЛЕТ 
Партбилетым — һаман йөрәгем янында, Минем данлы көннәремнең, иптәше ул. Ул — бүләк тә эшем өчен, ул — даным да, Алга — якты көнгә табан тотканда юл, Өмет белән карый аңа ватаным да. 
... Бер кыз төшкән палачларның кулларына — Кыздан бер сүз ишетмәгән ул палачлар. Үлемне дә җиңеп, бәхет юлларына Яшь егетләр керде, — кемнәр сокланмаслар Партиямнең кызларына, улларына. 
Станокта беренче кат безнең эшче Готвальдовта, Либчицыда, Прагада Данлы хезмәт үрнәкләрен Ватан өчен Күрсәткәнен, ашкынганын һаман алга, Дускайларым, сурәтләүгә җитми көчем. 
Көрәшләрдә алган күмер җылы бирә Халкыбызга — моны белә забойчылар, һәрбер секунд бик кадерле шуңар күрә, Нормаларны җимерделәр чын геройлар. Менә нинди токым үсә Партиядә! 
Саклыйм сине иң изге бер нәрсә диеп, Син үлемсез, янып торган кызыл төстә, Алтын йолдыз бизи сине, нурын сибеп, Чын юлдашым җиңүләрдә һәм бәхеттә. Кайнар йөрәге янында, әй партбилет, Күп меңнәрчә иптәшләрем сине йөртә! М. Максуд тәрҗемәләре. 

 
МАКСУД СӨНДЕКЛЕ 
ЭШЧЕ НЕГР 
(Американың негр шагыйре Ленгстон Хьюз буенча). Джон Генри әйтте байга: — Мин негр, ләкин кеше, Җир астында ташлар ватып, Тоннельләр ачкан эшче. Бай аңа эндәшмәде дә, Кул селтәп китеп барды» Хәле беткән Джон Генри Тоннельдә ятып калды. Хатыны бар иде аның, Исеме Нэлли иде, — Джон имгәнгән, — дигәч ул Тоннельгә елап килде. Нэлли дөньйда Джонның Иң якын сердәше иде. Башыннан сыйпап Джонның: — Нишләдең? бәйлә, — диде. — Кемнәр карар хәзер сине, Кем баш очыңда торыр-, Кемнәр үбәр бу битеңнән, Кем синең ирең булыр? — Әтием алып бирер башмак, Баш очта әни торыр, Ул үбәр минем битемнән, Ә ирем Джон булыр... Җырлый иде эшче негр, Моңлана иде көеп, Америка тоннельләре Каберем булыр диеп. Больницага озаттылар Тоннель буенча аньв, Джон әйтте эшчеләргә: — Болай яшәү бик авыр! Күкрәген тотып, сызланып, Ул сүзен дәвам итте: — Намуслылар, күтәрелегез, Көрәш сәгате җитте!.. Күп түздек без. Шуннан артык Мөмкин түгел түзәргә; Көч җыегыз Уолл-стритның Муенын чабып өзәргә!..

 
ТИМЕР АРСЛАН ★ ' МАЙДАНИК КАБАТЛАНМАС! Сугышларда без үлемнең Күзенә карап бардык һәм дөньяны шул үлемнең Кулыннан тартып алдык. Сугыш үткән җир астында Азмы дуслар калдылар. Азмы аталар, туганнар Хәбәрсез югалдылар. Азмы аналар улларын Гомергә озаттылар, Азмы хатлар адресатын Тапмый кире кайттылар. Миллион гомерләрне бирдек Азатлык җиңсен өчен, Без яшәгән җир .өстенә Тынычлык килсен өчен. Тагын сыртлары кабара Котырынган этләрнең; Черчилльләрнең, Бевиннарның, Трумэн кебекләрнең. Алар тели тынычлыкны Канга салып таптарга, Уйлыйлар авыр сугышны Яңадан кабатларга. Утларда янсыннар өчен Безнең сөйгән балалар, Тагын Майданик утларын Кабызмак була алар. Юк, дошманнар туктаталмас Җиргә язның килүен, Күрәм миллион йөрәкләрнең Хезмәт өчен тибүен. Тынычлык терәге, диләр Халыклар безнең илгә» Яши Советлар Ватаны Ал байрак булып җирдә.

 
ГАМИР НАСРЫИ 
АЗАТЛЫКНЫҢ БАТЫР СОЛДАТЫ (Димитров истәлегенә) 
Син юк инде безнең арабызда, Кайгы басты бөтен җир шарын; Син якладың чөнки азатлыкны, Авыр булды көрәш юлларың. 
Очкан чакта көчле давыл аша, Сынамыни бөркет канаты; Син җиңүче булдың көрәшләрдә, Кешелекнең батыр солдатъп! 
Син кабыздың миллион йөрәкләрдә Азатлыкны сөю ялкынын; Көрәштәше булдың Сталинның, Якын дусты — совет халкының. 
Ирек сөйгән һәрбер халык сине Хөрмәт итәр мәңге, сагыныр; Көрәш белән тулы матур гомерең, Зур тормышың җырга салыныр.