Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАРК ТВЭН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ


 1атгосиздат атаклы Америка язучысы Марк Твэнныц «Том Сойер маҗаралары» * дигән китабын басып чыгарды. Марк Твэн (1835—1910) үзенең көлке хикәяләре белән бөтен дөньяга танылган реалист язучы. Ул, капиталистик Америка тормышын бик нык өйрәнеп, үзе яшәгән чордагы типик характерларны искиткеч оста художник каләме белән мәңгеләштереп калдырган. Американың демократик идеяләр белән сугарылган язучыларыинан Марк Твэн, Теодор Драйзер, Джек Лондон һәм башкалар, үз алларына социаль әһәмиятле бурычлар куеп, капиталистик чынбарлыкка мактау җырлаудан баш тарттылар. Алар үзләренең иң яхшы әсәрләрендә буржуаз демократиянең ялган демократия икәнлеген, буржуаз җәмгыятьнең череп бара торган җәмгыять икәнлеген фаш итәргә тырыштылар. Безнең көннәрдә монополия башлыклары Американың прогрессив культурасындагы революцион күренешләргә каршы әле беркайчан да булмаган дәрәҗәдә каты көрәш алып баралар. Америкалыларның һәм аеруча бизнесменнарның тормышларын чын художникларча оста һәм дөрес чагылдырган һәрбер китап аларның котын очыра. Чөнки андый әсәрләрдә бизнесменнарның чын йөзләре, ерткычлыклары, комсызлыклары фаш ителә. Нәкъ менә шуның өчен дә алар үз илләренең бөек, прогрессив язучыларын «бизнесменнарга яла ягучылар, әхлаксызлар» дип атыйлар. Хәтта оятсызлыкның иң соңгы чигенә төшеп, Американың бөек прогрессив язучы- ларының һәм бөтен дөнья әдәбияты классикларының иҗат мирасларын инкарь итү яки бозып күрсәтүгә барып җиттеләр. Америка магнатлары барлык алдынгы культурага, прогресска, демократиягә каршы котырынып көрәш алып барган бервакытта, без- 
♦ Марк Твэн. «Том Сойер маҗаралары». Гариф Гобәй тәрҗемәсе. Редакторы М. Максуд. 234 бит, бәясе 10 сум, Татгодиздат, 1949 ел.
иең илебездә культура һәм сәнгать- көннән көн үсә бара. Бөтен дөнья әдәбияты классикларының иң яхшы әсәрләре бездә елдан ел күбрәк тәрҗемә ителә һәм халкыбыз тарафыннан хөрмәт белән каршы алына. Марк Твэнның «Том Сойер маҗаралары» исемле атаклы әсәре бөтен илләрдәге урта яшьтәге балаларның иң яраткан китапларыннан берсе. «Том Сойер маҗаралары» 1876 елда басылып чыга. Марк Твэн үзе Американың Миссисипи елгасы буендагы, культура ягыннан артта калган, караңгы, пычрак, кечкенә шәһәрләренең берсендә туып үсә. «Том Сойер маҗаралары» әсәрендә ул шундый шәһәрләрнең берсе булган СанктПетербургның тормышын чагылдыра. Әсәрнең баш герое— 12—13 яшьлек Том Сойер. Кечкенә чакта ук. аның әтиәнисе үлә. Ятим бала ярлы әбисе кулына кала. Дин белән сугарылган карчык Томны дини мәктәпкә бирә. Аек акыллы, барын да белергә омтылган Том иске капиталистик мәктәп тәртипләре белән канәгатьләнми, исерек укытучыга буйсынмый. Ул урам малае- Гекльберри Фани белән дуслаша, аларга ярлы Джо да кушыла. Өч дус шәһәр тормышыннан туеп «кечкенә пиратлар» булып чыгып китәләр. Төрле кыенлыкларга, маҗараларга очрыйлар. Әсәр малайларның тау тишегендә бурлар күмгән хәзинәне, алтын акчаларны табулары белән бетә. Марк Твэнның’ яшь геройлары тәвәккәл, батыр, кыю һәм хыялланырга яраталар. Алар җанлы һәм ачык индивидуаль характерлар гына түгел, бәлки билгеле бер социаль, катлауның вәкилләре булып та торалар. Том Сойер бөтен нәрсә белән кызыксына торган тынгысыз малай. Ул бер генә минут та тик тора белми. Бөтен балаларга да хас булганча көлә, уйный, шаяра. Анда башка бик күп балаларда булган сәләтләр бар: ул тырыш, түземле. Ләкин капиталистик җәмгыятьтә семья да>

 
‘ ■юн тә балага дөрес тәрбия бир- I, аның сәләтләрен үстерми һәм аңа дөрес юнәлеш күрсәтми. Мәк- 1әптә бернигә дә кирәге булмаган, Н1к баланың зиһенен генә томалый горган, күңелсез шигырьләр, хикәя- тәр ятлатыла. Бу әсәрләрнең төп үзенчәлекләре — тормышны күңелсез итеп караудан гыйбарәт иде, ди автор. Ул мәктәпләрдә тән җәзасы кулланыла, балаларны кыйныйлар, суктыралар. Исерек укытучы, белем бирүчедән бигрәк, палачка ошый. Ул замандагы буржуаз дини мәктәптә «уку-укыту» эшенең ничек алып барылганлыгын күз алдына китерү өчен түбәндәге юлларны күчереп үтәбез: «Башка вакытта да усал булган укытучы, тагын да усаллана төште... Тән җәзасыннан бары 18—20 яшәр егетләр белән кызлар гына коткарылдылар. Ә мистер Доббинс каты кыйный иде. Ул, ялтыраган киң пеләшен күптәннән •бирле парик астына яшереп йөртсә дә, картаеп җитүдән ерак тора, аның мускуллары шактый нык иде. Бөек көн якынайган саен, аңардагы газаплау таланты .ачыграк күренә ■барды. Ул кечкенә гаепләр өчен дә балаларны 
җәзалаудан тәм тапты. Кечкенә класслар көнозын аның алдында калтыранып тордылар, газап- чиктеләр, ә инде төнлә белән аның үзеннән әйбәтләп уч алу планнарын кордылар. Алар, җае килгән саен, укытучыга вак-төяк әшәкелек эшли тордылар. Ләкин көчләр тигез түгел иде, алар һәрвакыт җиңелә килделәр. Малайларның һәрбер үч алуларыннан соң укытучы шундый зур, дәһшәтле сугыш ачты ки, тегеләр сугыш кырында күп кенә югалтулар калдырып, чигенергә мәҗбүр булдылар». Марк Твэн буржуаз мәктәптәге яшь буынга «белем бирү» процессын шундый көлке һәм йөрәк әрне'1 • кеч итеп характерлый. Марк Твэн якшәмбе мәктәбендә попның вәгазь сөйләвеннән дә бик ачы көлә: «Аннан соң ион дога укырга тотынды, ул һәрбер вак- төякне үз эченә 
алган, бик яхшы, бик озын дога иде, анда һәрнәрсә турында да әйтелде... Том догадан әллә ни тәм тапмады, ул аны эч- пошыргыч һәм котылгысыз бер афәт санап, көче җиткән кадәр түзеп утырды». Дөрес тәрбия булмау аркасында малайлар төрле культурасыз .уен нар уйнарга Смәжбур булалар. Алар пиратлар булуны үзләренә идеал итеп куялар. Китаплардан укылган әкиятләрдән ишеткән төрле^ герой ларга ошарга тырышып, чыиоарлыи тан аерылалар, өйдән чыгып китәләр, төрле кыештыклар, маҗаралар эзлиләр. Марк Твэн Том Сойер маҗаралары аша үзе яшәгән җәмгыятьтәге һәрбер җятешсезл екле ачып сала, аны үткен сатира уты астына ала Әсәрдә без буржуа судыкыи да, шәһәр башлыкларыиын да, буржуа матбугатыныи да чын йөзеп итебез. сенә күтәрелеп ут: :<пг :әгән урыннар да очраштыргалый. Анда й урыннарда инде автшиы.-: уткен оста теллелеге, бигрәк тә юмзры һәм сатирасы югала. Әгәр тәрҗемәче шундый урыннарны, якадан карап 
чыгып, төзәткән" булса, тәрҗемә тагын да укыштыра?: чыккан булыр иде. Дөрес, андый кытыршы урыннар тәрҗемәдә куп түгел алар тәрҗемәнең гомуми кыйммәтен киметмиләр. Киләчәк басмалаэд. тәрҗемәче аларга игътибар итә? һәм аны оригиналь әсәр дәрәҗәсендә укырлык хәлгә китерер дип өмет итәбез.