Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘНКЫЙТЬ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕНӘ КАРАТА


 ВКП (б) Үзәк Комитетыньвң әдәбият сәнгать мәсьәләләренә карата чыгарган тарихи карарыннан соң татар совет әдәбиятының да зур уңышларга ирешүе бәхәссез нәрсә. Ленин—Сталин партиясенең юнәлеш бирүе аркасйнда соңгы елларда безнең язучылар зур иҗтимагый проблемалар күтәреп чыктылар һәм совет укучыларының сорауларына җавап бирерлек әсәрләр тудырдылар. Гомәр Бәшировның «Намус» исемле романы һәм Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» исемле романы басылып чыкты. Хәзер Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» исемле зур повесте, Габдрахман Әпсәләмов- ның «Алтын йолдыз» исемле романы аерым китап булып басылып ята. Болардан тыш Гариф Гобәйнең «Замана балалары» исемле повесте аерым китап булып чыкты. Татар Дәүләт Академия театры быелгы сезонда уннарча оригиналь драма әсәрен сәхнәгә куйды. Алар арасында Таҗи Гыйззәтнең . «Чын мәхәббәт» драмасы, Габдулла Әхмәтнең «Серләр» драмасы, Әхмәт Фәйзинең «Пугачев . Казанда» драмасы, Мирсәй Әмирнең «Җыр дәвам итә» драмасы һ. б. бар. Болардан тыш йөзләрчә шигырьләр, уннарча поэмалар мәйданга килде. Болар һәркайсысы язучыларның тормышка тагын да якынрак килүләрен, халык интереслары, Ватан интереслары белән яшәүләрен ачык күрсәтәләр. Социалистик җәмгыятьнең актив көрәшчеләре буйып иҗат итү белән совет язучылары ВКП (б) Үзәк Комитетының карарларын тормышка ашыралар. Кызганычка каршы, Юовет? әдәбиятының сугышчан бер тармагы — әдәби тәнкыйть үз бурычларын бик йомшак үтәп килә. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть безнең җәмгыятебезне үстерү, алга илтү чарасы һәм көче булып тора икән, әдәбиятта да тәнкыйть гаять зур корал һәм юнәлеш бирүче көч. «Тәнкыйть булмаганда, нинди генә оешма да, шул исәптән әдәбият оешмасы да, черергә мөмкин. Тәнкыйть булмаганда, нинди генә авыруны да тирәнәйтергә мөмкин һәм аның белән көрәшү кыенрак булачак. Безнең кешеләребезгә үсәргә бары тик кыю һәм ачык тәнкыйть кенә ярдәм итә, бары тик ул гына алга барырга, эшебездәге кимчелекләрне бетерүгә дәртләндерә. Тәнкыйть булмаган урында сөрсегәнлек һәм торгынлык тамыр җәя. анда алга таба хәрәкәт итүгә урын юк» (А. А. Жданов). Большевистик әдәби тәнкыйть принципиаль югарылыкта торганда, әдәбиятыбыздагы уңышлар да зуррак булырлар иде. Ләкин безнең татар әдәбияты өлкәсендәге тәнкыйть бик зәгыйфь һәм тәнкыйтьчеләребез дә сан ягыннан бик аз. Соңгы берничә ел эчендә аерым китап булып чыккан* әдәби тәнкыйть материалларыннан бары Г. Халитның
91 
 
 
«Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре» исемле әсәрен генә күрсәтергә мөмкин. Партиянең үзәк органы '«Правда» һәм «Культура и жизнь» газеталары редакцион мәкаләләрендә театр тәнкыйтьчеләренең антипатриотик бер группасы турында язып чьпктылар. «Правда» газетасы болай дип язды: «Оятсыз космополитизм антихалык- чыл гына түгел, бәлки җимешсез- нәтиҗәсез дә. Ул, үсемлекләр дөньясында файдалы үсемлекләрнең үрентеләрен кимерә торган паразитлар шикелле үк, зарарлы. Ул безгә дошман булг)ан буржуаз реакцион йогынтыларны үткәрүче булып хезмәт итә». Космополитизм — Америка һәм Англия империалистларының иң кара реакцион идеология коралы. Зур һәм кечкенә дәүләт халыкларының үз көчләренә, үз иҗат сәләтләренә булган ышанычларын үтерү өчен, аларны экономик, политик һәм мораль коллыкка төшерү өчен хезмәт итә торган космополитизм Англия һәм Америка сугыш чукмарлары тарафыннан күккә күтәрелә. Чөнки ул зур һәм кечкенә дәүләтләрнең мөстәкыйль яшәүләрен бетерүгә, аларны ң кул ьту р а байлыкларын юкка чыгаруга юнәлдерелгән. Халыкларны үз культураларыннан, үз жирлекләреннән аерып, аларны Американың черептаралгаи, тончыктыргыч стандарт «культурасы» белән туендырырга тырышу, «бөтен дөнья культурасы» дигән флаг астында череп таралуны, шпионлыкны, кеше үтерүне мактаган, фахишә һәм юлбасарларны күккә күтәргән әсәрләр тарату — болар барысы да империалистик лагерьның кабахәт эшләре булып торалар. Аларны фаш итү актуаль бурыч, зарури эш. Безнең Советлар Союзы бөтен илдә тынычлык өчен герош< көрәшнең башында тора. Совет халкы чит ил дәүләтләренең мөстәкыйльлекләрен яклый, һәрбер халыкның үз культурасы өчен көрәшүенә, һәрбер халыкның патриотик күренешләренә Һәм милли горурлыгына хөрмәт белән карый. Менә шуңа күрә до буржуаз космополитлар бөек социализм иленә ерткычлык нәфрәте белән карыйлар. «Правда» һәм «Культура и жизнь» газеталарының редакцион мәкаләләре 
барлык культура һәм әдәбият оешмалары* тарафыннан өйрәнелде. Татар совет язучылары да, совет әдәбиятының уңышлары белән чиксез горурланып, әдәбият өлкәсендә яшәп килгән космополитларга Тирән нәфрәт белдереп, ул тарихи мәкаләләрне өйрәнделәр. Нәсел-нәсәпсез космополитларның шаукымы татар совет әдәбиятына да тигән, билгеле. Шуның белән бергә, аның тамырлары шактый ерактан башланганлыгын әйтергә кирәк. Рус әдәбияты дөньясында чит илнең буржуаз культурасы каршында баш иючеләр һәм рус халкының үз фәнен, әдәбиятын, сәнгатен юкка чыгаручылар революциягә чаклы ук булган кебек, татар әдәбиятында да революциягә кадәр ислам культурасы каршында баш иючеләр күп булды. Мәсәлән, буржуаз милләтчеләр, татар халык шагыйре Г. Тукайның ролен кечерәйтергә тырышып, аңа яла ягып килделәр. Аны динче, милләтче шагыйрь итеп, көн- - батыш шәкерте итеп күрсәтергә азапландылар. Реакцион динчеләр, буржуаз милләтчеләр татар халкының иҗтимагый аңы күтәрелүен, аның рус культурасына таба омтылышын күрә алмыйлар иде. Шуңа күрә дә алар революциягә кадәр татар халкын бары тик борынгы шәрык, ислам культурасына гына буйсындырып яшәтергә тырыштылар. ВКП (б) Үзәк Комитеты 1944 елның 9 август карарында («Татарстан партия оешмасында партия- политик эшләрнең торышы һәм аны яхшырту чаралары) турында») Татарстандагы кайбер әдәбиятчыларның һәм тарихчыларның хаталарын күрсәткән иде. Ул карарда «Идегәй» эпосының ханнар-феодаллар эпосы булуы һәм аны популярлаштыручы язучыларның милләтчелек характерында хаталары фаш ителде. Кызганычка каршы, безнең әдәбиятчылар мондый хаталарны бары «Идегәй» эпосы белән генә чикләп калдырдылар. Партия күрсәтүләре


 
 нигезендә башка әсәрләргә карата фикерләр тикшерелмәде, иске мираска большевистик принципиаль бәя бирелмәде. 1941 елда «Совет әдәбияты» (№ 4) журналында Н. Исәнбәт иптәш, Казан ханлыгы чорында язылган «Нуры сыдур» әсәренеп табылуы турында белдереп, аца карата үзенең фикерләрен язып чыкты. Мөхәм- мәтъяр Мәхмүт углы тарафыннан 1541 елда язылган бу поэмада башыннан ахырынача ханнар мактала, ханнар идеаллаштырыша. Феодализм тәртипләрен, күрше халыкларны талап баю системасын көчәйтүне максат итеп куйган бу әсәргә Н. Исәнбәт иптәш уңай бәя бирә, әсәрдән прогрессив яклар эзли. Ул, әсәрнең кыйммәтен болай күрсәтә: «Чикләнмәгән (абсолют) хокукка ия булган бер ханга күп кенә чикләр куеп, аңа тыйнаклы сыйфатларда булырга тәкъдим иткәнлеге күренеп тора. Бигрәк тә халыкка гадел, рәхим-шәфкатьле булу, гафу итүчән булуның макталулары аерым дикъкатькә лаек...» Гаделлек, рәхим-шәфкатьле булу һ. б. шуның кебек гуманистик сыйфатларны абсолют бер нәрсә итеп карарга ярамый, аның сыйнфый табигатен ачып бирергә кирәк. Ханның «гаделлеге» һәм аның «гуманистлыгы», әлбәттә, безнең өчен яраклы була алмый. Хан үзенең феодаллык карашыннан, ханлыкны ныгыту һәм жәберзолым аша байлык арттыру карашыннан чыгып эш итә. Шуңа күрә дә бу «гаделлек» хезмәт халкы өчен гаделлек түгел, бәлки хан «гаделлеге» генә булып каралырга тиеш. Поэмада бай белән ярлыны ничек тату яшәтү турында да сүз бара. Димәк, ярлылар белән байлар арасында сыйнфый низаглар булып торган. Халык бер генә төрле уйламаган, каршылыклар булган. Ләкин поэмада байлар белән ярлы-^ лар арасында татулык мөмкин дигән* караш бирелә һәм шуңа өндәлә. Бу исә реакцион зарарлы фикер. Байлар белән ярлылар арасындагы татулык булсын өчен поэма берничә юл күрсәтә: андагы галимнәрнең берсе, коралланырга, илне сугышчан хәлдә тотарга киңәш бирә. 
 
 Бу нәрсә дигән сүз? Бу — кораллы көч белән күрше халыклар малый талап, ярлыны аз-маз трофей белән ризалату дигән сүз. Галимнәрнең икенчесе дәүләтне байлыкта то* тарга кирәклеген әйтә. Монысы да феодал тәртипләрне ныгытуны күздә тотын сөйли. Әлбәттә, бу татулык юллары түгел. Шуңа күрә дә бу ханнар поэмасыннан прогрессив карашлар эзләү кирәксез бер эш. «... Мөхәммәтъяр- ныц ханны мактау» сылтавы белән язган бу әсәрендә, без таякның юан башы шул ук хан җилкәсенә төшкәнен күрәбез», — ди Н. Исәнбәт һәм — «...аның бу әсәрендә ул вакыттагы Казан ханлыгында булган сыйнфый каршылыклар чагылган», дип йомгак ясый. . Сыйнфый каршылыкларны чагылдырмый, киресенчә, аны томалый торган, хаинар-феодаллар тормышын, аларның дәүләт системасын мактый торган, күрше халыкларның мальья талап яшәүгә өнди торган бу зарарлы поэма югары уку йортлары программасына кертелгән һәм аңа уңай бәя бирелә. «Нуры сыдур»га гына түгел, «оҗмахка туры юл» өйрәтә торган «Наһҗелфарадис» кебек әсәрләргә дә партия карашыннан чыгып бәя бирергә күптән вакыт! Ханнарфео- даллар эпосы булган «Идегәй»н& байтак еллар популярлаштырып йөрүнең кызганыч фактын кабатламаска кирәк! Татар әдәбиятындагы борынгы әдәби памятникларга, революциягә чаклы яшәгән буржуа язучыларына күпертелгән бәя бирүләргә байтак мисал табарга мөмкин. Бу өлкәдә Латыйф Җәләй иптәшнең дә хаталары күп кенә. Аның 8 нче класс өчен әдәбияттан хрестоматия-дәрес- лек (Татгосиздат, 1947 ел) әсәре нәкъ әнә шул буржуаз объективизм өчен каты тәнкыйтькә очрады. Мәү- лә Колый кебек мистик шагыйрьләрнең, Габделҗаббар Кандалый кебек чикләнгән карашлы дөньяви шагыйрьләрнең тарихи каршылыкларын ачып, төпле анализ ясыйсы һәм большевистик бәя бирәсе урында, Л. Җәләй иптәш, буржуаз объективизм карашында торып, бердәм 
 ____________________________ 

93 
 
 
I агым (единый поток) теориясе белән t эш итә һәм ул шагыйрьләрнең әсәр- [ ләренә бер бөтен итеп карый. Язучының әсәрендә аз гына бер прогрессив диярлек караш табылса, ул фикерне бөтен иҗаттан табарга тырышу, каршылыкларны эзләмәү, кечкенә нәрсәне дә зур культура мира- [ сы итеп карарга омтылу хрестомаг тиянсң башка өлешләрендә дә күренә. Л. Җәләй иптәшнең «Тупчы Ваһап» һәм милли горурлык турында» исемле, бик җитди хаталар белән тулган мәкаләсенә К. Фасеев иптәш («Совет әдәбияты», 1949, №6) җитәрлек тукталган. Шуңа күрә мин Л. Җәләй иптәшнең бу мәкаләсендәге хаталарына озак тукталмыйм. Л. Җәләй совет патриотизмын бары тик борынгының бөеклеге югарылыгыннан карап кына күрә. Аныңча, бөек Ватан сугышы геройлары ; борынгының «анык копиясе» булып «санала алалар». Димәк, Л. Җәләй- чә, борынгы көрәшчеләр югарырак торган! Совет көрәшчеләре — дөньяда тиңе булмаган батыр көрәшче һәм ялкынлы патриот булуларын бөтен дөньяга таныттылар. Аларны совет патриотизмы рухы шундый батыр итеп тәрбияләде. Совет патриотизмы исә ул — Ватанга тәмам бирел- ’ тәнлек, Ватан язмышын үз язмы- ■ «шыңнан аерып карамау, халык интереслары, Ватан интереслары бе;- .лән янып яшәү дигән сүз. Совет патриотизмы ул—туган илгә булган гади мәхәббәт кенә түгел, бәлки илнең, халыкның алдагы көне, киләчәге өчен актив көрәшкә ташлану. Совет патриотизмы ул — халыкларның үзара туганлыгы, коммунизм идеяләре белән янып яшәү, шул идеянең тантанасы өчен барлык җәбер-золымнарга, коллыкка каршы •аяусыз көрәшү. Туган илне фашист яуларыннан- чистартып, Европа халыкларын фашизм коллыгыннан азат иткән Совет батырлары белән феодализм чорындагы көрәшчеләр арасында нинди уртаклык булырга мөмкин? һич! Л. Җәләй иптәш яңа, социаль-тарихи шартларны бөтенләй истән чыгара. Революциягә кадәр иҗат иткән кайбер язучыларга карата безнең әдәби тәнкыйть әле тиешле бәяне биреп бетергәне юк. Дәрдмәнд» С. Рәми, Ф. Әмирхан кебек язучы-- ларның иҗатларына, бүгенге көннең карашыннан чыгып, дөрес бәя бирергә кирәк. Ф. Әмирхан безнең урта 
мәктәп дәреслекләрендә зур урын алган язучы. Революцион- демократик әдәбиятны өйрәнүне киңәйтү хисабына, Ф. Әмирханга бераз кысыла төшәргә кирәк түгелме икән? Минемчә, Ф. Әмирханга урын биргәндә, аның рус классик әдәбиятыннан өйрәнеп язган, урта гасыр калдыкларына каршы көрәштә әһәмияте булган реалистик әсәрләрен сайлап алырга кирәк. Безнең тәнкыйть Ф. Әмирханның әдәбият тарихындагы урынын билгеләп бетергәне юк әле. Дәрдмәнд һәм С. Рәми кебек буржуа шагыйрьләре революциягә чаклы ук буржуа тәнкыйте тарафыннан күкләргә күтәрелделәр. Бу мактау— халык шагыйре Г. Тукайны юкка чыгару хисабына барды. Либераль буржуа тәнкыйте, татар халкын хурлау хисабына, буржуаз анархизмны, эстетизмны «сәнгать — сәнгать өчен» теориясен күккә чөйде; «шигырь телдән яки гакыл вә зиһеннән түгел, бәлки адәмнең рухыннан, күңеленнән хыял вә хисеннән туа» дип, әдәбияттагы фикергә, иҗтимагый аңга каршы чыкты. Бу— революцион күтәрелеш елларында, иҗтимагый аңның көчәеп китүенә каршы ясалган реакциянең һөҗүме иде. Бу — идеализмның материализмга каршы атака ясавы иде. Бу — декадентлыкның реализмны җимерергә азаплануы иде. Реализмны, әдәбияттагы демократик тенденцияләрне юкка чыгарган, әдәбиятның иҗтимагый әһәмиятен сызып ташлаган буржуа тәнкыйте, революция еллары алдындагы күп кенә язучыларны декадентлык, формализм һәм идеализм юлыннан алып китте, милләтчелеккә өстерәде. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң да Дәрдмәнд, С. Рәми кебек буржуа язучыларына карата күпертелгән бәя дәвам итеп
94 
 
 
килде. Моның иң ачык үрнәген Г. Сәгъди күрсәтте. Г. Сәгъди үзенең «Татар әдәбияты тарихы» (1926 ел) исемле әсәрен, гомумән, буржуаз объективизм һәм идеалистик карашлардан чыгып язган. Аның концепциясен гыйльми, марксистик дип танып булмый. Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайга бәя биргәндә дә, Г. Сәгъди буржуаз тәнкыйть карашлары рамкаларында кала, Тукайны динче, милләтче, өметсезлеккә төшкән бер шагыйрь сыйфатында күрсәтә. Г. Сәгъди милләтне бер бөтен итеп карый, язучылар арасындагы аерымлыкларны күрми, татар әдәбиятын бары буржуа әдәбияты итеп кенә таный. С. Рәми, Дәрдмәнд турында язганда, Г. Сәгъди, аларның идеология юнәлешләрен бер якка куеп, формаль якка игътибар итә һәм аларны «татар лирикасында үзенә аерым бер урын алучы, үзенә башка бер юл яручы онытылмаслык бер классик шагыйрь» (231 бит) итеп танытырга барлык көчен куя. С. Рәминең эсерлыгы, анархо-инди- Бидуалистлыгы, гыйсъянчылыгы телгә алынса да, идеологиясенең политик зарарлы булуы тәнкыйть ителми. Г. Сәгъди бу әсәрендә буржуаз объективизм позициясендә торып эш итә һәм татар әдәбияты өчен һичбер прогрессив роле булмаган шушы әдәби күренешләрне бары читтән күзәтүче төсендә генә бәяли. Ул совет әдәбиятына дошман булган символизмны, пессимизмны кабатланмый торган югары бер сәнгать үрнәге итеп танытырга тырыша. Дәрдмәнднең дә «сәнгать — сәнгать өчен» теориясе нигезендә шигырьләр язганын, бу теориянең зарарлы булуы турында бернәрсә күрсәтми. Киресенчә, Дәрдмәнднең «сүз сәнгатьчесе» булуын мактый* Һәм: «ул фикер, хисләрендәге бик нәзек бер музыкавилыкиыц сүз музыкасы белән чынлап та иҗади бер юлда, искиткеч бер рәвештә сәнгатьчелек күрсәтеп аралаштыра ала» (234 бит), дип яза. Дәрдмәндне ул «Сә- гыйть (Рәмиев. Г. К.) кебек индивидуалист түгел, идеализм нигезендә объективист» итеп таныта Һәм «татар лирикасында романтизмны^ көчле бер пессимизм рухы белән тирәнәйтүче. Ләкин Сәгьпйть кебек эзлекле пессимизм белән түгел, иҗтимагый пессимизм рухы белән» (233 бит), дип бәя бирә. Бу сүзләрдән соң «иҗтимагый пессимизм рухын» җырлаучы кискен рәвештә тәнкыйть 
ителергә тиеш иде. Ләкин тәнкыйть юк, бары буржуаз объех- тпзм нигезендә регистрация генә ясала. Моннан 20-23 еллар элек язылган бер әсәргә тукталып торуның мәгънәсе юк түгел, чөнки кайбер укытучылар Г. Сәгъдинең бу әсәрен әле хәзергә кадәр кулланма рәвешендә- файдаланалар. Шуңа күрә дә мин бу турыда киңрәк тукталуны кирәк таптым. Тәнкыйть турында сүз кузгалгач, Г. Халит иптәшнең «Татар әдәбиятында реализм мәсьәләләре» исемле китабы турында да берничә фикер әйтеп китәргә кирәк. Бу җыентык Г. Халит иптәшнең эстетик карашларын тулы чагылдыра һәм анда тәнкыйтьченең ун еллык хезмәте тупланган. Г. Халит җыёнтыгы теоретик тирәнлек белән кыю гына фикерләр кузгата. Бу әсәр — безнең, тәнкыйть өлкәсендәге җитди әсәр. Анда реализм мәсьәләләре генә түгел, әдәби мираска мөнәсәбәт мәсьәләләре дә, совет әдәбиятының конкрет күренешләре дә яктыртыла. Революциягә чаклы иҗат иткән һәм татар совет әдәбиятын үстерү юлында эшчәнлек күрсәткән байтак язучылар үзләренә бәя алалар. ЛӘКИЕ шуңа карамастан, Гали Халит иптәш куйган кайбер тезислар, принциплар турында, теге яки бу язучыга яки әбәргә карата әйтелгән фикерләре турында бәхәсләшәсе килә.. Бу әсәр турында тулырак тукталуны алдагы вакытка калдырып, мин хәзер берикс нәрсә турында гына әйтергә уйлыйм. Беренче күзгә ташланган нәрсә, ул — Г. Халит иптәшнең терминнар белән кизәнергә яратуы. «Импрессионист», «декадент», «гыйсъянчы» сүзләрен ул бик юмартланып өләшә, ләкин ул терминнар, бигрәк тә, импрессионизм сүзе астында, нинди политик’ мәгънә ятканын, аларның политик
95 
 
 
табигатьләрен ачмыйча калдыра. Г. Халит Ш. Камалдан да «импрес- I сионистик нечкәлек» (158 бит) таба; А. Шамовта да «импрессионистик күңелсезлек» (48 бит) күрә һ. б. Ш. Камалның революциядән соң- I гы иҗатына карата бирелгән бәя бе- ' ләп, әлбәттә, килешеп булмый. Г. Халит зур иҗтимагый-политик ! проблемалар күтәреп язган бу язу- [ чыга карата хөрмәт һәм игътибар f күрсәтә алмаган. Алай гына да түгел, ул, Ш. Камал әсәрләренең әһә- у ыиятен кечерәйтеп, аны икенче бер . яктылыкта күрсәтү юлын сайлаган. «Таң атканда» романы турында Г. Халит берничә җылы сүз әйткән- | нән соң: «Шулай да Ш. Камал бу [ зур проблеманың билгеле бер ягын I идея үткенлеге белән совет әдәбиятындагы критик реализм яктылы- г гында шактый көчле итеп бирә ал- [ ды» (32 бит) дип йомгак ясый. Шул рәвешчә, Ш. Камал социалистик • реализм югарылыгына күтәрелә ал- I наган бер язучы булып кала. «Ма- I тур туганда» романы турында да Халит, «схематизм», «примитивлык», I «художество кимчелекләре» турын- • да әйткәннән соң, бу романны да | «социалистик реализмның хәзерге таләпләре югарылыгында тора ал- J наган» әсәр итеп йомгак ясый. Бу — I әлбәттә, дөрес түгел һәм мондый раслаулар белән бары Ш. Камал иҗатын хурларга гына мөмкин. Г. Халитның гыйсъянчылык турындагы фикерләре гаҗәпләнерлек дәрәҗәдә каршылыклы. Ул гасъян- чылыкңың аерым бер мәктәбе барлыгын раслый һәм моны 1920-24 ' еллар арасында тәмам формалаш- j тырыи бетерүче кеше итеп һ. Такташ күрсәтелә: «Такташ татар поэзиясендә гыйсъянчылык мәктәбен тәмам формалаштырды» (35 бит). Такташның шигъри декларациясен дә Г. Халит «гыйсъянчы шагыйрьләр мәк гәбе исеменнән куелган алты принцип» дип ала. Г. Халит иптәш I гыйсъянчылар мәктәбенә бик күп язучыларны, Советлар властеның беренче елларында күтәрелеп чыккан барлык диярлек язучыларны китереп кертә. Анда К. Нәҗми дә, Г. Кутуй да, М. Максуд та һәм [ башкалар да бар. Гыйсъянчылыкны Халит «һәр мәсьәләдә искелекне революцион рәвештә җимерүне, инкарь итүне алга сөрү» (39 бит) дип аңлата. Ләкин бу аңлату дөрес түгел. Бу — 'ГЫЙСЪЯНЧЫЛЫКНЫҢ мис- тик-романтик 
образлар белән бәйләнгән идеологиясен ача алмый. Халитның раславынча, ул шуңа күрә дә прогрессив бер факт төсле тәкъдим ителә. Имажинистлар һәм футуристлар да «Такташның гыйсъянчылык тенденцияләренә һәм поэтик, мәктәбенә кушылдылар. Чөнки Такташ иҗаты үзенең поэтик формасы белән дә элекке реалистик әдәбият традицияләрен саклап калырга тырышты һәм совет чынбарлыгына лаекльв реализм тенденцияләрен һаман көчәйтә барды. Әйтергә мөмкин ки, совет чынбарлыгының йогынтысы нәтиҗәсендә реализмга табан борылыш ясый барган Такташ поэтик мәктәбе эзлекле үсү юлына басты һәм массачыл төс алды» (35 бит). Димәк, гыйсъянчылык аркасында Такташ реализм тенденцияләрен көчәйтә барган, аның поэтик мәктәбе дә эзлекле үсү юлына баскан. Мондый раслау белән килешү өчен гыйсъянчылыкны прогрессив бер- «мәктәп» итеп танырга кирәк. Ә аны прогрессив итеп танып булмый! Гыйсъянчылык һәр хәлдә Такташны реализмга алып килмәде. Киресенчә, нәкъ әнә шул гыйсъянчы- нәләтләр шагыйре булып йөргәндә, ул чынбарлыкка реалистик карый алмады. Гыйсъянчылык, аның талантын тозаклап, бер җирдә таптанырга мәҗбүр итте, һәм Такташ нәкъ совет чынбарлыгын аңлый башлагач, гыйсъянчылыктан да арына барды. Формализм белән көрәшергә кереште һәм совет чорының алдынгы шагыйре булып җитеште. Тәнкыйть өлкәсендә микем дә бик күп хаталарым бар. Алар бер мәкаләдә генә һәм очраклы гына киткән хаталар түгел, әлбәттә. Соңгы вакытта «Кызыл Татарстан» һәм «Красная Татария» газеталары минем Әхмәт Фәйзи иҗатына карата язылган мәкаләмне ‘ тәнкыйть итеп чыктылар. «Совет әдәбияты» журналының быелгы 6 нчы номерында Камиль Фасеев иптәш тә минем башка мәкаләләрдәге тупас хатала


 
 рымны күрсәтеп үтте. Болардан тыш та хаталарым юк түгел, билгеле. Мин үземнең иҗат дәверемдә шактый күп санда мәкаләләр, рецензияләр яздым. Аларныц кайберлә- рендә мин тупас хаталар ясаганмын, моны мин ачыктан ачык әйтеп китәргә һәм танырга тиеш. Сүз теге, я бу язучы яки аның $сәре турында саксыз әйтелгән фикерләр турында гына бармый. Мәсьәләгә принципиаль карарга кирәк. Мәсәлән, моннан ун еллар элек язылган мәкалә* ләремдә мин җәдитчелек хәрәкәтенә дөрес бәя бирмәгәнмен. Мин җәдитчелекне бары уңай яктан гына күреп килгәнмен. Шуның нәтиҗәсендә Г. Камалның либераль типларына да уңай характеристика биреп киткәнмен. Шулай ук һ. Такташның беренче чор иҗатыннан прогрессив карашлар гына эзләвемне дә, Ш. Камалның революциягә чаклы иҗатындагы каршылыкларны ачып бетермәвемне дә, Т. Гыйззәтнең «Изге аманәт» исемле драмасыннан кире якларны гына күрүемне дә шундый хаталарымнан саныйм. Минем «Тукай турында»гы мәкаләмдә (1939 ел), С. Рәми, Дәрдмәнд, Ф. Әмирханнарга чамадан тыш бәя бирелеп, аларны прогрессив дип, политик яктан зарарлы булган фикерләр әйтелә. «Әхмәт Фәйзинең поэтик йөзе» исемле мәкаләмдә партияле таләпчәнлек, принципиальлек ’ җитми. Мәкаләмдә «космополит» дигән сүд Ә. Фәйзигә карата хата алынган. Ләкин ул сүзне куллангач, аңа политик бәя бирергә кирәк иде. Космополитизмга политик бәя биреп, аның гаять дәрәҗәдә зарарлы булуын һәм 
патриотизм белән һичбер алыш-биреше юклыгын, черек буржуа идеологиясе өчен генә хезмәт итүен фаш итәсе урында, мин, космополитизмга планетар аңлатма биреп, аны географик космизм төсендә күрсәткәнмен. Мәкаләнең төп хатасы шунда. Бу хаталар минем марксистик анализ ясый белмәвем һәм методологиямнең зәгыйфьлеге нәтиҗәсендә килеп чыккан хаталар. Партиялелек принцибыннан чыгып бәя биргән вакытта, андый хаталар китәр идемени? Билгеле, юк. Минем хаталарым хаклы рәвештә тәнкыйть ителделәр. Большевистик тәнкыйт^ нигезендә мин аларны бетерә барырмын дип ышанам. Татар совет әдәбияты Ленин — Сталин партиясенең дөрес политикасы нәтиҗәсендә моңарчы күрелмәгән уңышларга иреште. Безнең тәнкыйть әле бу әдәбиятның барлык уңай якларын, совет патриотизмы идеясенең көчен, большевиклар партиясе тәрбияләгән яңа кешеләрнең образын тулысынча күрсәтеп биргәне юк. Бездә бик күп проблемалар яктыртылмый тора. Большевистик тәнкыйть аларны укучыларга җиткерергә, совет әдәбиятын тирәннән аңларга ярдәм итәргә тиеш. Тәнкыйтьчеләр каршындагы зур һәм мактаулы бурычлар шуннан гыйбарәт. Партиялелек, большевистик принципиальлек, кыюлык һәм совет культурасын чьин күңелдән сөю — безнең тәнкыйтьне үстерергә, аны югары күтәрергә ярдәм итәчәк. Большевистик партиянең җитәкчелек күрсәтмәләренә һәм Ленин — Сталинның бөек өйрәтүләренә таянып, әдәби тәнкыйть үзенең мактаулы бурычын үтәр.