Логотип Казан Утлары
Публицистика

Георгий Михайлович ДИМИТРОВ

2 июльдә, озак һәм каты авырганнан соң, Болгария Халык Республикасының Министрлар Советы Председателе, Болгария Коммунистлар Партиясе Үзәк Комитетының Генеральный Секретаре, халыкара •эшчеләр хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе, Болгария халкының юлбашчысы, Советлар Союзының турылыклы дусы Георгий Михайлович Димитров үлде. Георгий Михайлович Димитров 1882 елның 18 июнендә Радомир шәһәрендә пролетар революцион семьяда туды. 15 яшьлек егет чагында ук Г. М, Димитров, типографиядә наборщик булып эшләгән чакта, революцион хәрәкәткә кушыла һәм Болгариянең иң карт профсоюзы — типография эшчеләре профсоюзы эшендә актив катнаша. 1902 елдан Г. М. Димитров — Болгариянең социал-демократ эшчеләр партиясе члены. Ул, Димитрий Благоев җитәкчелегендәге «тесняклар»ның революцион-марксистик канаты ягында торып, ревизионизмга каршы актив көрәш алып бара. Г. М. Димитров үзенең фидакарь революцион көрәше белән Болгариянең революцион эшчеләренең кайнар мәхәббәтен казанды. 1905 елны алар аны Болгариянең революцион профберләшмәләре союзы секретаре итеп сайладылар. Бу постта ул 1923 елга кадәр, бу берләшмә фашистлар тарафыннан туздырылганга кадәр, тоташтан эшләде. Г. М. Димитров, Болгария пролетариатының көрәшенә җитәкчелек итеп, революцион сугышларда куркусызлык һәм нык торучанлык күрсәтә, берничә тапкыр кулга алына һәм эзәрлекләнә. 1923 елны Болгариядә булган сентябрь кораллы восстаниесендә Г. М. Димитров Баш Революцион Комитетка җитәкчелек итә, революцион куркусызлык, какшамас ныклык һәм эшчеләр сыйныфы эшенә турылык үрнәге күрсәтә. Кораллы восстаниегә җитәкчелек иткән өчен фашистлар суды Г. М. Димитровны 1923 елны үзеннән башка үлемгә хөкем итә. 1926 елны компартия җитәкчелегенә каршы фашистлар оештырган провокацион процесстан соң Г. М. Димитров яңадан үзеннән башка үлем җәзасына хөкем ителә. 1923 елны Болгариядән чит илгә күчеп китәргә мәҗбүр булган Г. М. Димитров профессиональ революционер тормышы белән яши. Ул Коммунистик Интернационал Башкарма Комитетында актив эш алып бара. 1933 елны Г. М. Димитров Берлинда революцион эш өчен кулга алына. Лейпциг процессы көннәрендә Георгий Димитров фашизмга һәм империалистик сугышка каршы көрәш байрагын алып баручы булып әверелә. Аның судта үзен геройларча тотуы, фашистларга аның тарафыннан ташланган ачулы сүзләр, рейхстагка ут төртелү уңае белән аларның кабахәт провокациясен фаш итүе — фашист провокаторларның битлеген куптарып ташлады һәм бөтен дөньяда хезмәт ияләренең яңа миллионнарын фашизмга каршы көрәшкә күтәрде.  

 
1935 елны Георгий Димитров Коммунистик Интернационал Башкарма Комитетының Генеральный Секретаре итеп сайлана. Ул фашизмга отпор бирү максаты белән бердәм пролетар һәм халык фронты төзү һәм аны ныгыту өчен, Германиянең, Япониянең һәм Италиянең фашист башлыклары хәзерләгән сугышка каршы нык көрәш алып бара. Ул барлык илләрнең хезмәт ияләре массасын фашист агрессорларның юлын бикләү өчен коммунистлар партияләре тирәсенә тупланырга армый-талмый чакыра. Г. М. Димитров халыкара коммунистик хәрәкәт сафларында компартияләрнең җитәкче кадрларын — бөек марксизм-ленинизм тәгълиматына, пролетар интернационализм принципларына, үз~ илләренең халыклар массасы интересларын яклау эшенә турылыклы булган кадрларны хәзерләү буенча зур эш башкарды. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Г. М. Димитров коммунистларны фашизмга каршы милли азатлык хәрәкәтенә җитәкчелек итәргә чакырды һәм фашист илбасарларны тар-мар итү өчен барлык патриотик көчләрне оештыру буенча армый-талмый эшләде. Ул Болгария! эшчеләр (коммунистлар) партиясенең һәм кулларына корал тотып немец-фашист оккупантларга каршы күтәрелгән барлык Болгария патриотларының көрәшенә җитәкчелек итте. Фашизмга каршы көрәштә күрсәткән зур хезмәтләре өчен Г. М. Димитров 1945 елны СССР Верховный Советы Президиумы тарафыннан Ленин ордены белән бүләкләнде. Фашистлар Германиясен тар-мар иткәннән соң Г. М. Димитров Болгариядә яңа демократик халык республикасы төзүгә җитәкчелек итә, Болгария халкы белән Советлар Союзы халыклары арасында мәңгелек дуслык нигезләрен сала. Г. М. Димитров бердәм антиимпериалистик лагерьны ныгыту һәм барлык демократик көчләрне туплау өстендә армый-талмый эшләде, социализм эшенә һәм бердәм антиимпериалистик фронт эшенә Титоның милләтчеләр өере хыянәтен аяусыз фаш итте. 1. М. Димитровны югалту белән бөтен дөньяның хезмәт ияләре үзенең бӨ1ен героик тормышын эшчеләр сыйныфы эшенә, коммунизм ,»шенә чын күңелдән хезмәт итүгә биргән ялкынлы көрәшчене югалттылар. Г. М. Димитровның үлеме бөтен халыкара эшчеләр һәм ком- мунистлар хәрәкәте өчен, ныклы тынычлыкны һәм халык демократиясен яклап көрәшүчеләр өчен авыр югалту. Эшчеләр хәрәкәте сафларында үзенең оатыр көрәше белән, Ленин — Сталинның бөек тәгълиматына чиксез турылыклы булуы белән Г. М. Димитров бөтен дөнья хезмәт ияләренең кайнар мәхәббәтен казанды. көрәштәше, нык торучан рево- Михайлович өчен, комму- үрнәк булып- Хуш. кадерле дусыбыз һәм сугышчан иптәшебез! 
П. ПОНОМАРЕНКО г. ПОПОВ П. ПОСПЕЛОВ И. СТАЛИН М. СУСЛОВ и. ХРУЩЕВ Н. ШВЕРНИК М. ШКИРЯТОВ
Ленин һәм Сталинның турылыклы к1ЬШ1с,шс иык люционер һәм фашизмга каршы трибун булган Георгий Димитровның тормышы тынычлык һәм демократия эше "=з”'ЭТӨЧ.ХпКӨРЭШУЧеЛЗР"еК барысь,на да РУХЛ'Хучм 
А. АНДРЕЕВ Л. БЕРИЯ Н. БУЛГАНИН К. ВОРОШИЛОВ Л. КАГАНОВИЧ А. КОСЫГИН Г. МАЛЕНКОВ A. МИКОЯН B. МОЛОТОВ