Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФЕРМА КЕШЕЛӘРЕ

1 Кичтән башланган давыл төне •буе котырып чыкты: кайбер өйләрнең түбәләрен куптарып ыргытты, капка баганаларын суыртып ташла- .ды, читәннәрне аударды, коймаларны җимерде... Ә тан. алдыннан авыл башындагы җил двигателе белән, эшли торган артезиан коесы яклап ни ндидер ку р кы н ы ч л ы дөбердәү тавышы ишетелде — текә, тимер маяк төсе биреп утырган двигатель давылга чыдый алмады, аның тормозы ычкынды, һәм авыл берничә минутка тимер-металл тавышы астында калды — көчле давыл, артезиан коесын хәрәкәткә китерә торган җил двигателенең киң, зур канатларын зир-зәбәр ’ китереп, аларны ярты километр ераклыкка, иске зират артына ыргыта башлады, центробежный насос үзенең гадәттәге тигез хәрәкәтен югалтты... Хәким бу тавышка куркып уянды һәм бераз вакытка каушап калды. Ләкин авыл башыннан ишетелгән .дәһшәтле бу дөбердәү тавышына бик тиз төшенеп алды да сикереп урыныннан торды. Аягына да кимәде, өй алды баскычына чыгып басты. Аның йөзенә курку чыккан, йөрәге еш тибә, гәүдәсе аз гына калтырый иде. Шул минутта ук ферма ягына карады. Анда артезиан коесының канатларыннан' уг- лар чәчсри, аның өстеннән табак-та- бак калайлар очып китә, ул бөтенләй җимерелү куркынычы алдында иде. Моннан ун еллар элек зур расходлар тотып корылган һәм фермадагы барлык терлекләрне су белән тәэмин итеп килгән бу артезиан коесы колхозның гүзәл төзелешлә- реннән берсе иде. Ул вакытында шәһәрдән, Водстрой конторасыннан килгән инженерлар ярдәме белән корылды. Хәким ул чагында аны кору эшенә гади җир казучы булып катнашты. Ләкин кечкенә чагыннан ук һәртөрле шөреп, гййка, сынык пружина кисәкләрен җыеп йөри торган гадәте булган бу кеше артезиан коесының ничек корылуы, аның аерым частьларының ничек хәрәкәткә килүе белән кызыксынмый кала алмады. Кулы белән җир казыды, күңеле белән: «Шушы коеның инженеры буласы иде», дип уйлады. һәхМ булды. Водстрой кешеләре коены, төзеп, колхозга тапшырдылар да киттеләр. Ә аны кирәк вакытта ходка җибәрү, кирәк вакытта туктату эше Хәким өстендә калды. Чөнки һичбер кешенең ярдәменнән башка бер сәгать эчендә биш йөз чиләк су бирә торган бу механизмны авылда азмыкүпме идарә итә белүче бердәнбер кеше Хәким иде. Тора-бара аңа бу эшне протокол белән ныклап беркетеп куйдылар, һәм ул аны сәгать кебек эшләтте. Нәтиҗәдә аның «инженеры» да була алды. Чөнки аның исеме халык теленә «Артезиан Хәким» дип кергән, бу инде үзе шул эшнең инженеры дигән мәгънәне бирә иде.
72 
 
 
Ул өй алды баскычында берничә секунд кына аптырап басып торды. Шулай да бу секундлар аңа бик озак булып тоелдылар. «Мин нәрсә карап торам соң монда», диде ул үз-үзенә һәм бик тиз өйгә кереп,, аягына киде, аннары, артезиан коесына таба чыгып йөгерде. Ул барып җиткәндә, анда бер төркем колхозчылар җыелган, алар бөтен гәүдәсе белән тетрәп торган бу зур корылманы коткарып калу өчен табигатьнең акылсыз көченә каршы көрәшәләр —һгимер баганаларны юан-юан бүрәнәләр белән берберсенә беркетәләрд канатларның әйләнүен туктату өчен өскә арканнар ыргыталар, ләкин бернәрсәгә дә ирешә алмыйлар, давыл ко- тырганнан-котыра бара,, артезианның бөтен гәүдәсен үз иркендә тота, аны аударырга тырыша. Кешеләр алда торган зур казадан котылу өчен җаннарын-тәннәрен кызганмыйча көрәшәләр иде. Хәким килеп җитү белән халык иркенләп сулу алды: — Кай урыныннан тотынырга кирәклекне яхшы беләсең, коткара күр, Хәким, — диделәр. Хәким тормозны бәйләү өчен озын һәм тар тимер баскыч буйлап өскә күтәрелде. Ул тормозны бәйләү һәм шуның белән артезианны саклап калу өчен үзенең бөтен көчен, сәләтен салды. Туктаусыз һәм тәртипсез әйләнеп торган канатлар берберсенә бәрелү аркасында, ватылып, читкә атылалар һәм аларның китекләре Хәкимнең я йөзенә, я башына килеп бәрелә, ләкин ул аңа карамый, үз эшен эшли иде. Ярты сәгатьтән соң ул хәлсезләнгән һәм кара канга баткан килеш артезиан коесы янына җыелган халык арасында ята иде. Берничә •минут үтүгә ул күзен ачып җибәрде. Давыл әле һаман басылмаган, ул әле һаман котыра, ләкин тормозның нык бәйләнгән булуы аркасында урынында калган артезиан коесы, диңгез дулкынына һичбер игътибар итмәгән кыя кебек, горур басып тора. Бу 1948 елның көзе иде. Әгәр Хәким Әхмәтҗанов шушындый батырлык белән тормозны бәйләмәгән булса, артезиан коесының тәмам җимерелүе бик мөмкин иде. Бу үзе, бердән, меңнәрчә сум өстәмә расход тудырачак, икенчедән, ферма терлекләрен озак кына вакытка су белән тәэмин итүне өзәчәк иде. Ә бит ферма алдында моннан башка да күп кенә кыенлыклар бар иде: туйганчы ашатырлык 
азык юк, каралтыларның өсте ачык, нәсел үгезе белән каплатылган сыерлардан туган бозауларның ничәнче генерациядән икәнлекләре буталган, кысыр терлекләр саны арткан, сөт савып алу да әле һаман сугыш елларындагы күрсәткечләрдән узылмаган иде. Артезиан коесы белән шушы вакыйга булган көнне, ярты төп узгач, колхоз правлениесе урнашкан бинаның бер генә тәрәзәле кечкенә бүлмәсендә ике кеше утыра иде. Боларның берсе, Ватан сугышы инвалиды икәнлеге әллә каян күренеп торган, уйчан йөзле, ләкин ялкынлы карапглысы — партия оешмасы секретаре Мөхәммәтрәхимов иде. Икенчесе, юка гына гәүдәле, кечкенә йөзле, аз гына батыбрак торган зәңгәр күзле, сабыр холыклысы — колхоз председателе, ТАССР Верховный Советы депутаты Рауза Ка- сыймова иде. Ферманы мөмкин кадәр тизрәк ныгытуга багышланган сүз Хәким Әхмәтҗановның батырлыгы белән бәйләнде: — Без. фермабызны тиз арада аякка бастыра алабыз, Рауза, моның өчен безнең нигезебез бар.. Хәким кебек кешеләр аз түгел бездә. Аларны күрә белергә, күтәрә белергә һәм шулар үрнәгендә башкаларны тәрбияли белергә генә кирәк, — диде Мөхәммәтрәхимов. — Гыйльметдинне ферма мөдире итеп күтәрсәк ничек булыр? Сугышта зур батырлыклар күрсәтеп кайткан кеше. Дөрес, кулы төзәлеп җитмәгән җитүен, аяклары да сәламәт түгел. Ләкин йөрәк белән эшли торган кеше, коммунист кеше. Шушы сөйләшүдән соң, терлекчелекне ничек торгызу мәсьәләсе колхоз правлениесе утырышында ка
73 
 
 
ралды, аннары инде гомуми җыелышка куелды. Колхоз председателе Рауза Ка- сыймова җыелыш алдына терлекләрдән сөт савып алуны арттыру мәсьәләсе турында сөйләде. Үзләре белән ярышучы Киров исемендәге колхоз фермасын узып китү кирәклеген әйтте. Ләкин бу уңай белән башланып киткән фикер алышулар шома гына бармады. [ — Терлеккә башта үзең бирергә кирәк, аннары ул сиңа бирә... Ә без аларга нәрсә ашатабыз! Азык юк бат, Рауза, туган. Менә күрше Киров исемендәге колхоздагы шикелле безнең дә 600 гектар болыныбыз булса, ул чагында сыерларның сөте үзеннәп-үзе артыр иде һәм, каян беләсең, бәлки, аларны узып та китәр идек, безнең бит азык ягы начар, бөтен хикмәт менә шунда, — диделәр аерым кешеләр. Дөрестән дә, терлекләрнең баш саны ягыннан аермалары бик аз булган бу ике колхоз, азык базасы ягыннан бер-берсенә бер дә ошамыйлар. Киров исемендәге колхозның 600 гектар болыны, 200 гектар көтүлек урыны булса, 800 баш ферма терлекләре булган Ленин исемендәге бу колхозның бөтен болыны белән көтүлек җире 250 гектарга да җитми. Шулай булгач, сөт савып алуны арттыруда ярышучы күрше колхозны узып китү мөмкин түгел кебек иде. — Болыныбыз зур булса, әлбәттә, яхшы булыр' иде. Ләкин ана карап аптырап калырга ярамый. Ферма өчен махсус терлек азыгы чәчү әйләнеше кертү, күпьеллык үләннәр чәчү, бар кадәр болынның печәнен әрәм итмәү, силосны бермә-бер артык салу, юкә яфрагы хәзерләү, июнь керү белән ел саен терлекләрне урманга, җәйләүгә озату — безнең шартларда азык мәсьәләсен хәл итү юллары менә шушылар, — диде Рауза үзенең соңгы сүзендә. Шушы ук җыелышта фермада эшләүчеләрнең составы яңартылды, ана яңа мөдир билгеләнде. Җыелыш барышында берничә комсомолец нәрсә турындадыр авыз эченнән генә үзара сөйләшеп утырганнар иде. Җыелыш ябылыр ад- дыннан гына комсомол секретаре Зәйтүнә сүз алды: — Без, Рауза апаның силос турында әйткәннәренә кушылып, комсомолның 30 еллыгы хөрмәтенә, 90 тонна көзге силос салырга өстебезгә алабыз, —диде ул. Яшьләр үзләренең сүзләрендә нык тордылар. Өч-дүрт көн буе алар Усаксар 
тугаеннан, Чаначы- гышы һәм Каракүл буйларыннан буынлы үлән белән камыш ташыдылар. Кайда бәрәңге сабагы, кайда яшелчә калдыгы бар, аларны җыйдылар. һәм ферма янына бик тиз арада берничә чокыр казыдылар да, хәзерләнгән үләннәрне яхшылап турап, шул чокырларга күмделәр. План буенча җәй. көне салынган 500 тонна силостан тыш, яшьләр инициативасы белән хәзерләнгән бу 90 тонна силос өстәмә азык булып баланска керде. Беркадәр азыкны яхшы, саклау, аны әрәм итмичә тоту һәм терлекләргә эшкәртеп рацион белән ашату нәтиҗәсендә, фермадагы сарыклардан йон кыркып алуда, сыерларның сөт бирүләре дә акрынлап күтәрелә башлады. 1948 елда 62 баш савым сыерының һәрберсеннән уртача 1.085 литр сөт савып алынды. Хөкүмәт зада- ниеләрен арттырып үтәгәннән соң да, һәр ун хезмәт көненә бер литр сөт бүленде. Ферма колхозга 88 мең сум акчалата доход бирде. Колхоз электр станциясе төзүгә тотцдган барлык расходларны фермадан килгән доход белән каплады. Ферма, кыш никадәр авыр булуына карамастан, барлык терлекләрне саклап кала алды. 200 баш бәрәннән ел буена бары бер генә бәрән үлгән икәңч бу инде үзе ферма кешеләренең алтын куллы икәнлекләрен күрсәтеп тора. Терлекләрне 1950 елда бөтенләй нәселлегә әйләндерүгә дә ныклы нигез салынды. II Ферма кешеләре җәмәгатьләштерелгән терлекчелекне үстерү өчен быел, ягъни менә бу көннәрдә нәр
74 
 
 
сәләр эшлиләр, нинди яңа күрсәткечләр өчен көрәшәләр? Хәзерге вакытта бу колхозның фермаларында 232 баш мөгезле эре терлек, 477 баш сарык, 43 баш дуңгыз бар. Кошчылык фермасында көн саен чебиләрдән башка гына да 120 баш тавык кытаклый. Узган ел январь-апрель айларында 62 баш савььм сыердан 14.302 литр сөт алынган булса, быел шул ук сандагы сыерлардан шушы ук вакыт эчендә 29.560 литр сөт алынды. Колхоз, 1949 елгы барлык төр заданиеләрен әллә кайчан үтәп бетереп, бүгенге көнгә 1950 ел хисабына дәүләткә 20 мең литр сөт һәм күп кенә ит, йомырка һ. б. продуктлар тапшырды инде. Колхоз быел 183 гектар мәйданда, беренче тапкыр терлек азыгы чәчү әйләнеше кертеп, аңа барлык төр культураларны урнаштырды. Без булган вакытта биредә, язгы чәчүне тәмам итү алдында торалар иде; Колхоз председателе Рауза 1\а- сыймова бригадирларга иртәгәге кыр эшләренә наряд биреп бетерде дә болай диде: —• Үзегез беләсез, иптәшләр, без быел җәй 100 баш бозау сыярлык ясле, 30 башлык изолятор салырга, сыер абзарының түбәсен такта белән яңадан ябарга тиешбез. Пычкычыларны иртәгә үк урманга озатсак яхшы булыр иде. Кирәк булган түшәм-сайгаклык такталар, тәрәзә- ишек яңаклары делянкада хәзерләнеп кибеп торсыннар иде, — диде. Бригадирларның тәкъдимнәре буенча пычкычылардан дүрт кешене: Гайфулла Әхмәдуллин, Гыймади Хәкимуллин, һидият Нәбиуллин һәм Габдулла Юсуповларны иртәгә үк урманга җибәрергә булдылар. — Аннары, — дип сүз башлады председатель яңадан, — фермалар җәйләүгә китәр вакыт җитте. Фермалар китү белән биредә силос салырга хәзерлек күрү башланырга тиеш. Башняны, базларны тазартырга, аларның тирәягындагы чүп- чарларны җыеп түгәргә кирәк. Моның өчен, минемчә, үткән елдагы кебек силос салу звеносы оештырырга туры килер. Шушы турыда үзегезнең фикерләрегезне әйтсәгез, бу мәсьәләне правление утырышым- куймакчы идек, — диде. — Аның остасы Әхәт Галиуллин инде, звеноның җитәкчесе итеп билгеләү өчен иң 
кулай кеше,— диде бригадирлардан берсе. Башкалар силос массасы чабу һәм чабылган массаны ташу эшенә кемнәр кулай икәнлекне күрсәттеләр. — Ә турауга килсәк, анысы пчде Маһишәрәф белән Мәфтуха эше. алардан да яхшы тураучы табылмас,—'диде ферма мөдире Гыйльметдин Сәйфетдинов. Шул кичне үк нарядтан соң бу мәсьәлә правление утырышында каралды һәм силос салу өчен махсус звено оештырылды. Аның составына Әхәт Галиуллин, Миңлезифа’ Гаязова, Гатифә Хәйруллина, Сабирҗан Исмагыйлов һәм башкалар кертелде. Иртәгесен кояш күтәрелә башлау белән без, ферма территориясенә киттек. Авыл башында аерым бер шәһәрчек төсе ала башлаган бу территория үзенең төзек, матур каралтылары, силос башнялары, һәртөрле! машиналары, башлавына электр лампалары эленгән баганалары, нәкъ авыл уртасыннан килеп кергән телефон чыбыклары, сөт тутырылган бидоннар төяп юлга чыгарга торган җигүле атлары, ап- ак халатлар кигән, җиңел хәрәкәтле янып торган чырайлы кызлары һәм башка шундый бик күп төрле матур күренешләре белән әллә каян күзгә ташланып тора. Менә без савылган сөтне кабул итә торган урынга килеп басабыз. Анда ферма хисапчысы Равилә Зин- нәтова савып алынган сөтләрне махсус приборлар белән үлчи, аларнын майлылык дәрәҗәсен билгели. Анын янына чиләк-чиләк сөт күтәргән кызлар бер-бер артлы килепкптеп торалар. — Бусы «Дәрья»ныкы Равилә, ә бусы «Висла»ныкы, — ди бер яшь кенә кыз. «Дәрья» белән «Висла»дан савып алынган сөтне үлчәп бетерүгә Рави
75 
 
 
лә янына, ике кулына ике чиләк сөт тотып, тагы бер кыз килеп баса:' —■• «Волга» иртәнге савуда ук арттырды бүген, я, тизрәк үлчә әле, Равилә, — ди ул, хисапчыны ашыктырып. — Ә менә монысы «Кама»ны- кы, — дип, икенче чиләк сөтне китереп куя. «Дәрья», «Висла», «Волга», «Кама» һ. б. — болар бөтенесе дә быел нәсел бозаулары китергән һәм сөтне башкаларга караганда иң күп бирә торган сыерлар, Болар — үткән елларда ук 1.500-1.600 литр сөт биргәннәр. Шуңа күрә аларның һәрберсенә елга исеме кушылган. Янәсе, алардан киләчәктә сөт елга кебек агып торырга тиеш*. Матур теләк бу, әлбәттә. һәм бу теләкнең төбендә сыер савучы комсомолка Әминә Насый- буллина, Фәһимә Гыймадиева, Рәисә Сафина, /.Нәзирә Хәкимуллипа, Кадрия Сәйфетдинова, Әминә За- рпповаларның, быел план буенча һәр савым сыердан уртача 1.300 .литр сөт алу урынына, аны 1.700 литр итеп алу өчен көрәшүләре, шуның өчен тырышулары ята. Шушы уңай белән безнең арада башланып киткән сүзгә фер)ма мөдире коммунист Гыйльметдин Сәй- фетдпнов кушыла. Ул болай ди: — һәр савым сыердан 1.700 литр да сөт алмагач, ул нигә ярый. Безнең шул турыда Киров исемендәге колхозның фермасында эшләүчеләр белән төзегән ярыш договорыбыз да бар бит. Бүгенге көнгә сөт савып алуда безнең ферма бөтен Әтнә районы күләмендә иң беренче урында тора. Бүген — иртәгә җәйләүгә китәргә тор/абыз. Ә анда, безнең ферма җәйләүгә барачак урманда сөт алуны арттыру өчен бөтен шартлар бар. Бердән, анда яфраклы үлән, икенчедән, терлекләрне мондагы кебек кич-иртә абзарга кайтарып йөртәсе юк, өченчедән, без алариы тәүлеккә дүрт тапкыр савуга күчәбез. Кыскасы, җәйләүдә чакта гына да безнең сыерлар барысы 80.000 литр сөт бирәчәкләр. Бу үзе сыер башына 1.300 литр туры килә дигән сүз. Алга әнә шулай үр-- мәләргә кирәк. Ферма мөдиренең быел һәр савым сыердан уртача 1.700 литр сөт алачагына ышану өчен ныклы нигез бар. Чөнки 1 нче майга кадәр һәр сыер уртача 483 литр сөт биргән инде. Ә колхоз хисапчысы Шәйхи Җиһаншин, быел биш хезмәт көненә бер литр сөт бүләргә исәп тотып, шуны планлаштырып утыра икән, аның уе да, шулай ук, нигезсез түгел. 
Озак та үтми, территориягә өлкән көтүче Салих Юсупов килеп керә. Ул абзар капкасын ачып җибәрүгә, прекос-меринос нәселле . сарык һәм яшь бәрәннәр өелешеп килеп чыгалар да туп-туры көтүлек ягына таба агылалар. Салих Юсупов үзенең терлек караучы ярдәмчеләре белән кэтүне елга буена алып төшеп китә. Сарык көтүе артыннан фермадан холмогор нәселле сыер көтүе кузгала. Бер сәгать чамасы вакыт үтүгә без дә көтүлеккә барып җитәбез. Бу — 30 гына гектарлык кечкенә бер мәйдан. Аның белән янәшә 200 гектар болын җәелгән. Бу кечкенә мәйданда 700—800 баш терлек өчен борылырга да мөмкинлек юк, әлбәттә. Ферма өчен иң кыен мәсьәлә бу. Ләкин бу кыенлык киләсе елларда булмаячак. Чөнки колхоз басуларына чәчелгән клевер, тимофеевка, люцерна кебек күпьеллык үләннәр һәм әле быел гына кертелгән терлек азыгы чәчү әйләнеше бу мәсьәләне тамырыннан яңача хәл итәчәк. Бу ике чара, көтү йөртү урыны юк’ бит, дип аптырап калуны бетерәчәк һәм терлекчелекне нык аякка бастырачак. Без биредә көтүчеләрдән Гатаулла Сәмигуллин, Талип Юсупов, Рәис Зиннәтуллин һәм башкалар белән озак' кына сөйләшеп утырабыз. Алар, ни өчендер, үзләре карап йөртә торган көтүләр турында сөйләүдән битәр, дуңгыз караучы Һаҗәр Сибгатуллина белән Мәрьям Рәхмәтуллина турында күбрәк сөйлиләр: — Ну эшлиләр дә инде, көне-төне фермада яталар. Син уйлап кара, һәр ана дуңгыздан уртача 16 дуңгыз баласы алдылар бит. Колхоз 


 
 үзләренә һәр икесенә дә икешәр- өчәр дуңгыз баласы бирде. Унбер баш дуңгызны бер ел эчендә ике йөз башка чүт-чүт кенә җиткермә- деләр. Безнең дуңгызлар барысы да нәселле. Без бөтен тирә-якка нәселле дуңгыз таратабыз, — ди көтүчеләрдән берсе. Сүз, ничектер, ферманың киләчәге турында башланып китә, һәм алар аның киләчәген бик иркенләп — җәелеп сөйләп бирәләр. — Әле кичә генә зоотехник Әска- ров иптәш булган иде бездә. Вод- стройдан безнең колхозга кәгазь килгән булган... — ди Гатаулла Сәми гул лин. Салих Юсупов аның сүзен бүлә: — «Трактор» колхозына да килгән бугай андый язу. — Әйе, килгән бугай шул. Зоотехник шул турыда сөйләп утырды, ягъни Водстройдан килгән язу турында... — дип дәвам итә тегесе. — Безнең фермага автоматик эчертү кертелә бит. Сыер борынын китереп төртү белән су чыгара торган теге тәлинкәне беләсеңдер инде, күргәнең бардыр. Шул инде әнә, шул, улак төбенә беркетеп куялар бугай аны. Безнең фермада да шулай булачак... Уңай инде, уңай, суны фермага ташып йөрисе булмый. Артезианнан труба белән генә килә торган була. Ә анда эчәсе килгән сыер борынын гына төртә. — Кара әле, Гатаулла, сарыклар өчен дә шулай булыр микән инде ул, малай? — дип сорау бирә икенче берсе. — Булгач, барысы өчең дә булыр инде, — ди Гатаулла һәм дәвам итә: — Менә шул тәлинкәләрне килеп алырга кушып Водстрой язу җибәргән. Шушы арада барып алабыз инде аларны. Аннары, фермага сыерларны электр белән савуны кертү турында да сүз бара безнең арада. Станция үзебезнеке бит. Җәмәгать терлекчелеген үстерүнең өчьеллык планы игълан ителгәннән соң, ферманың киләчәге тагын да киңәеп киткән. Бүген анда бер силос башнясы икән, иртәгә аны ике итү, бүген анда тупас азыкны терлекләргә бирү алдыннан гади казаннарда пешекләп эшкәртәләр икән, иртәгә бу казаннар урынына махсус кормазапарник кайтарту, быел анда сарыклар бөтенләе белән үк нәселле түгел икән, киләсе елда аларны бөтенләй нәселлегә әйләндерү һәм башкалар планлаштыр ы л га н. Көтүчеләр бер-бер артлы әнә шул планнар турында сөйлиләр. 
Инде кояш төшлеккә күтәрелә, инде терлекләрне эчерү вакыты җитә. һәм өлкән көтүче Салих Юсупов «көтү башы» дип йөртелә торган бер төркем прекосмеринослар- ны якындагы кечкенә елгага таба бора. Аларга башкалар кушыла. Берничә минут эчендә бөтен көтү тупланып җитә һәм елга буена төшеп китә. Салих Юсупов Ашыт буйлап сузылган яшел кабыргалы тауларга, ерактан күренеп торган күгелҗем урманнарга, борылаборыла сузылып, тау артларына кереп киткән болыннарга төртеп күрсәтә-күрсәгә безнең белән саубуллаша: — Җәйләүгә без әнә шул болын буйлап барабыз, карагызмы, нинди матур урыннар! Сез безгә җәйләүдә чакта килеп чыгыгыз, без анда август ахырларына кадәр булабыз» дүшәмбе көн китәбез инде без,—ди. Аның: «Дүшәмбе көн китәбез инде без», дигән шушы сүзләре озак вакытлар колак төбендә яңгырап тора. Аерым бер җылылык белән әйтелгән бу сүзләр, ничектер, сугыш кырларында йөргән чакларны хәтерләтә, зур походларга чыгу алды көннәрен искә төшерә.