Логотип Казан Утлары
Публицистика

РУС ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК ШАГЫЙРЕ


 «Пушкин иҗаты мәнге яшәүчән һәм хәрәкәт итүчән иҗат», дигән иде Белинский. Бары тик безнец чорда гына, Бөек Октябрь революциясеннән сон, гына Пушкинның бөтендөнья күләмендәге һәм милли әһәмияте тиешенчә ачылды. Пушкин поэзиясендә — «Россия рухани көчләренең иң тулы чагылышында» (Горь- ,кий)—рус халкының, коллыкка нәфрәте, азатлыкны сөюе, гуманизмы, демократизмы, культура һәм мәгърифәткә булган ихтирамы, иҗтимагый хаклыкка һәм халыклар арасындагы татулыкка туктаусыз омтылышы бик ачык гәүдәләнә. Көнбатыш Европаның ул замандагы алдынгы язучыларынпап элек, бөтендөнья әдәбиятында беренче буларак, Пушкин реализм юлына чыкты, кешелекнең художестволы үсешенә рухани гүзәллек көче өстәде. Пушкин рус поэзиясендә чын мәгънәсендә революция ясады, яңа рус әдәбиятының нигезен салды һәм рус әдәби телеи тудырды. Чыннан да, бөтендөнья әдәбиятында Пушкин шикелле үз халкының тормышы һәм Ватанының тарихы белән бик нык бәйләнеп үскән реалист художникны табуы кыен. Менә шул яктан ул рус милли әдәбиятына гына түгел, ә бөтендөнья әдәбиятына да яңа чорның даһи реалисты булып килеп керде. Шагыйрьнең бер «Евгений Онегин» романы гына да, Белинский әйткәнчә, рус тормышының энциклопедиясе. Ул роман үзе генә дә бөтендөнья поэзиясендә һәм бөтендөньяга данлыклы рус романы тарихында бөтенләй яңа дәвер башлап җибәрде. Пушкин—«рус әдәбиятының бөек реформаторы», дм Белинский. Пушкин рус әдәбиятының барлык жанрларына да реформа ясады һәм аларның тарихи үсешенә киң юл ачты. Ул тормышны тирән итеп чагылдыручы ирекле реалистик роман тудырды. Пушкин рус драматургиясен классицизмның кысынкы һәм катып калган кагыйдәләреннән коткарды һәм аның нигезенә халыклар язмышын реалистик сурәтләүне куйды. Пушкин рус прозасының нигезен салды, аның җыйнак, төгәл һәм ачык телен тудырды. XIX йөздәге рус тарихи романы үзенең беренче башлангычын Пушкиннан алды. Пушкин — дөньяның иң бөек лирик шагыйрьләреннән берсе. Пушкин лирикасының темасы һәм мотивлары бик күп төрле. Шагыйрьнең азатлыкны сөюе, патриотик тойгылары, ватанының бәхетле киләчәгенә ышануы һәм оптимистик әхлакый фәлсәфәсе, сәнгатькә, поэзиягә карашы һәм гармоник кеше идеалы—аның лирикасында бик киң чагыла. Пушкин поэзиядә шәхеснең әхлакый көчен, рухани байлыгын, шатлыгын һәм кайгысын бик тирән бирде. Гадилек, ачыклык, тойгыларны сурәтләүдәге тирәнлек, мәхәббәт һәм дуслык турындагы фикерләренең югарылыгы, сафлыгы һәм йөрәккә ягымлылыгы
 
105 
 
Пушкин лирикасын безнең чор кешеләренә рухани* якынлаштыралар. Белинский Пушкин поэзиясендәге гүзәллек һәм туганлык тойгыларын, аеруча яшь буынны тәрбия итү өчен, әһәмиятле әхлакый чыганак дип күрсәтте. Алдынгы бөтендөнья әдәбиятының казанышларын өйрәнеп һәм үзләштереп үскән Пушкинның поэзиясе рус халык иҗаты белән аерылмаслык булып бәйләнгән. Аңардан рус халык җырларының рухани һәм шигъри гармониясе ишетелә. Шагыйрь халык җырларын, әкиятләрен һәм мәкальләрен сөеп өйрәнде, аларны «алтыи» дин атады. Ул башка язучыларны да халык иҗатын һәм халык телен өйрәнергә чакырды. «Борынгы җырларны, әкиятләрне һәм башкаларны өйрәнү рус теленең үзенчәлекләрен тәмам белү өчеи кирәк», — диде ул. Пушкин дөньяга карашының нигезендә материалистик караш ята. Ялган хыялчанлык, мистика, дини тойгылар белән мавыгулар — Пушкин поэзиясе өчен чит күренеш. Киресенчә, Пушкин иҗаты чынбарлык тойгысы белән тулган. Шагыйрь ике аягы белән дә җир өстендә тора, үзенең шигырьләрендә дөньядагы тормышны мактый, шатлык һәм бәхет турында җырлый; тупас хисси ләззәтләрне түгел, ә, барыннан да элек, фикер эшчәиле- ген, рухани тормышны, иҗади хезмәтне изге итә. Атаклы «Вакх җы- ры»нда Пушкин гакылны кешенең иң бөек көче итеп мактый: 
Күтәрик бокалны әйдә бер алудан! Яшәсен шигърият, яшәсен якты аң! Син, изге кояш, ян! Шәм сүрелгән кебек якты таң алдыннан, Акылның үлемсез кояшы нурыннан Ялган аң да пыскып, югалта үз төсен. Караңгы төн бетсен һәм кояш яшәсен! 
Пушкин оптимизмы, ул — кеше гакылының тантанасына, яктылык һәм яшәү көченең караңгылыкны җиңүенә ышанудан гыйбарәт. Чын мәгънәсендәге бөек художник буларак, Пушкин үз заманының иң әһәм:иятле якларын чагылдырып калдырды. Чөнки Пушкин үз заманының иң тирән тарихи барышы белән, бөек вакыйгаләре һәм фикерләре белән аерылмаслык булып бәйләнгән иде. Белинский әйткәнчә, ул үз гасырының барлык тоннарын һәм аккордларын ала белде. 
XIX йөзнең башы — Россиянең Европа тормышында зур роль уйный башлавы белән характерлы тарихи чор. 1812 елгы Ватан сугышы рус халкының миллипатрпо- тик аңын һәм хисен тагын да күтәреп җибәрде. Декабристлар хәрәкәте Россиядә азатлык идеяләренең көчле үсеше барганлыгын күрсәтте. Болар һәммәсе Пушкин эшчән- легендә үзенең даһи гәүдәләнешен тапты. Шагыйрь иҗатында данлыклы 1812 ел тарафыннан уятып җибәрелгән алдынгы рус кешеләренең образы һәм язмышлары, уй һәм хисләре чагылды. 1812 елгы сугыш Пушкинны, ул чордагы Европаның барлык язучыларына караганда да, иң җайлы тарихи шартларга куйды. Бальзак, Стендль, Ггого шикелле бөек француз язучылары өчен Наполеон эпо- пеясе — иллюзияләрне югалту һәм романтик үкенүләр булып гәүдәләнде. Инглиз буржуазиясенең Наполеон җиңелгәч булган тантанасы Байронда демоник өметсезлек һәм демоник протест тудырды. Ә Пушкин өчен, киресенчә, Напо- леониың тиранлык властен тармар итү рус халкының бөеклеген күрсәтүче героик вакыйга булып чагылды. Менә шул батырлык, рус халкының батырлыгы, Пушкин күңелендә яшьтән үк ялкынлы патриотик тойгыларны һәм Россиянен, бөеклегенә чиксез ышануларны сүнмәслек итеп кабызып ‘җибәрде. 1830 еллар башында Европада Россиягә каршы яңадан «тәре походы» оештыруның кирәклеге турында сөйләнә, башладылар. 1831 елның җәй. азагында Пушкин, «Бородино көне» һәм «Россиягә яла ягучыларга» шигырьләрен язып, интервенция куркынычына каршы чыкты. 1812 елны тирән патриотик хисләр белән искә алып һәм «Бородиноның бөек көнен» күз алдына, китереп, шагыйрь Россиягә янаучыларга горур җавап бирде:
.106 
 
Европа белән з артышу яңалыкмы әллә безгә? Әллә руслар җиңүләрдән инде бизгәнме, туйганмы? Әллә азмы без? Пермьнән ерак Тавридага кадәр, Салкын фин тауларыннан ялкынлы Колхидага кадәр, Тынычлыгын җуйган Кремльдән Тын Кытайга җиткән киплеге, Ялтыраган корыч уклар белән, Күтәрелмәс димсез рус җире? Тасма телләр, әйдә яуларга Усал улларыгыз килсен монда: Таныш каберлекләр арасында, Россиядә җир бар аларга. 
«Фәкать революцион баш кына... Россияне ярата ала...» диде 'Пушкин. Пушкин патриотизмы — Россиянен. прогрессив миссиясен тирәннән аңлаган рус кешесенең патриотизмы. Ул үзенең халкына һәм Ватанына тирән ихтирам һәм ышану белән сугарылган патриотизм. Шуңа күрә дә Пушкин патриотизмы азатлыкка мәхәббәт белән, тирания- гә һәм барлык изүләргә каршы тирән нәфрәт белән тулы. Шагыйрьнең декабристлар хәрәкәте алдыннан язган «ирек шигырьләре» һәм политик эпиграммалары тәхеттәге залимнарга һәм аларның хәрби һәм чиновниклык мундиры кигән ялчыларына каршы юнәлдерелгән, чын күңелдән чыккан ләгънәте булып яңгырый. Пушкинның «ирек шигырьләре» һәм эпиграммалары, кулдан кулга күчерелеп һәм язма килеш таралып, рус җәмгыятенең алдынгы кешеләренә революцион йогынты ясады. Дөрес, Пушкин декабристлар- хәрәкәтенә турыдан- туры катнашмады, аларның яшерен политик оешмаларының члены да булмады, ләкин аны декабристларның поэтик юлбашчысы булды дип һич тә шикләнми әйтергә мөмкин. Моны патша хөкүмәте дә сизде. Пушкинның дуслары—яшерен оешмаларда торган декабристлар — кулга алынганчы шактый ук элек Пушкин политик җәзага тартылды: патшаның үз боерыгы белән ул башта Петербургтан караңгы авылга куылды, аннары көньякка сөрелде. Көньяктагы сөргендә Пушкин тагын да революционлашты, ул революцион хәрәкәткә сусады һәм көрәшкә ашкынды, 1821 елда ул патша монархиясенә каршы көрәшкә чакыручы «Хәнҗәр» шигырен язды. Шул ук елның апрелендә Давыдовка җибәргән бер шигъри хатында Россиядәге революциягә ышанычын белдерде. Декабристларның, трагедиясе дә һәм Николай 1 иец төрле юллар белән 
Пушкинны «тәхетнең ялчысы» итәргә маташуы да шагыйрьнең азатлыкка булган тирән мәхәббәтен һәм самодержавие коллыгына булган нәфрәтен сүндерә алмады. Ул горур һәм буйсынмас булып калуында дәвам итте. Тәхет ялчылары шагыйрьнең яшәвен пычрак куллары белән өзү юлына бастылар. Пушкин бөек мәгърифәтче иде. Ул мәгърифәтне — халыкның культурасын күтәрү һәм наданлыгын бетерү мәгънәсендә генә түгел, ә халыкның азатлыкка ирешүендәге әһәмиятле бер чара итеп аңлады. Дөрес, Пушкин мәгърифәтчелеге һәм гуманизм шагыйрьнең тарихи чикләнгән политик ышанычлары белән дә бик нык бәйләнгән. Аның халык революциясен аңламавы һәм мәгърифәтле дворянлык идеяләренә ышануы — идеологии каршылыкларының бер күренеше иде. Әмма ул, башка рус мәгърифәтчеләре шикелле үк, чын мәгърифәтнең кешене изү белән һич тә яраша алмавын тирән итеп аңлый алды. Шагыйрь карашымча, Россиянең культура прогрессы феодаль - крепостнойлык строеның җимерелүен һәм халык азатлыгын алып килергә тиеш иде. Менә шуңа күрә дә Николай I Пушкинның мәгърифәтне яклау идеяләрендә самодержавиегә дошманлык саклануын сизде. Пушкин иҗатындагы азатлык мотивлары шагыйрьнең, декабристлар белән бергә, самодержавиегә каршы көрәшкә турыдаи-туры чакырып чыгуы белән генә чикләнмәде. Ул мотивлар декабристлар һәлакәтеннән соң да үзенең көчен югалтмады; чөнки кешенең азатлыгын теләү, кешене ихтирам итү, гуман- лыкка чакыру, гакылны макта?*— болар һәммәсе фсодаль-крепост- пойлык чынбарлыгы белән сыеша алмый торган һәм аңа рухани кар-, шы торган идеяләр иде. Шуңа күр°
107 
 
дә азатлыкка булган мәхәббәтне һәм гумаилыкпы мактап җырлавын Пушкин үзенец халык өчен эшләгән изге хезмәте дип аңлады: Ил онытмас озак, чөнки анда Дәрт кабызды минем жырларым, Кара елларда мин ирек мактап, Изелгәнне яклап жырладым, — диде ул «һәйкәл» шигырендә. Рус әдәбиятында беренче мәртәбә буларак, Пушкин иҗатында рус халкының, Россиянең узган тарихы да үзенең реалистик сурәтләнешен алды. Шагыйрь үзенең дан һәм ■батырлык белән тулы ‘ватанының тарихын күрә дә һәм сөя дә белде. Россиянең узган тарихына күңелсез һәм караңгы бәя биргән П. А. Чаадаевка ул, бик нык дулкынланып болай язды: «Вөҗданым белән ант итеп әйТәм, дөньяда мин Ватанымны һичбер нәрсәгә дә алмаштырачак түгелмен яки бабаларыбызга алла тарафыннан бирелгән тарихтан башка булган икенче бер тарихны мин аңа тиң күрмәс идем». Көнбатыш Европаны ике мәртәбә тарихи һәлакәттән коткарып калган Россиянең бөтендөнья күләмендәге ролен Пушкин бик яхшы аңлады. Россиянең Европа чигендә монголларны туктатуын һәм алармы үз далаларына кире кайтып китәргә мәҗбүр итүен күрсәтеп, шагыйрь: «Оешып килгән мәгърифәтне Россия өзгәләнеп ташлаудан һәм бөтенләй юк ителүдән коткарып калды», — дип язды. Бөтен Европаны дип әйтерлек үз кулына алган Наполсонны тар-мар итүче беренче көч булып Россиянең торганлыгын да Пушкин шулай ук патриотик горурлык белән әйтте. Пушкин узган тарих белән үз заманы арасында аерылмас бер бәйләнешне таба белде. Ул аны үз заманына законлы рәвештә күчүче бер процесс итеп карады. Классик реализмның бөек вәкиле буларак, Пушкин тормышны синтетик рәвештә аңларга, аның үткәнен һәм хәзергесен, тарихилыгын һәм шигъриятен эченә алган искиткеч зур картиналарда сурәтләргә омтылды. Халыкның тарихтагы милли хезмәтләрен аның конкрет үсешендә сурәтләүне Пушкин рус әдәбиятының иң әһәмиятле бурычларыннан берсе итеп аңлады. Шагыйрь яшьлән үк үз ватанының узган тарихы белән кызыксынды. Пушкин тарафыннан тудырылган тарихи образлардан Петр I 
образы да һәм крестьян хәрәкәтенең юлбашчысы Пугачев образы да реалистик яктан тулы һәм дөрес бирелгән. Яңа рус дәүләтен төзегән Петрның искиткеч фигурасы рус әдәбиятында беренче тапкыр Пушкин иҗатында үзенең көчле, дәһшәтле һәм катлаулы чагылышын тапты. Петр образында Пушкин тарихи шәхесне ачык итеп сурәтләп кенә калмады, ә бәлки чын героизмның мәгънәсен күрсәтүне дә куйды. Пушкин Петрны На- полеоиның капма-каршысы итеп аңларга теләде һәм Наполеэнда, барыннан да элек, Европа буржуаз индивидуализмының тирән эгоистик табигатен күрде. Ә Петр — бөтенләй икенче герой: ул, армас-талмас рәвештә, «бөек халыкның язмышы» өчен тырышучы кеше. Ләкин Пушкин Петрның ике ягын да күрсәтте: ул аны бөек дәүләт кешесе һәм мәгърифәтче итеп кенә түгел, ә үзенең «тиранлык указларын» «камчы белән язган», «чикләнмәгән властьлы алпавыт» итеп тә гәүдәләндерде. Пушкинның халыкчыл реалистик трагедиясе «Борис Годунов» — зур пафос белән тудырылган тарихи әсәрләрнең иң гүзәле. Анда тарихи дөреслек чагыла һәм рус тормышының XVI—XVIII йөзләрдәге зур картиналары бирелә. Пьесада халык һәм власть арасындагы мөнәсәбәт кискен рәвештә куела. Трагедиянең идеясе самодержавиене, деспотизмны инкарь итүгә кайтып кала. Борис Годуновның язмышы шул турыда сөйли. Бу әсәрендә Пушкин халыкны хәлиткеч тарихи көч итеп бирүгә күтәрелде. Пушкин — халыкның бөек революцион кузгалышл арыннан берсе булган Пугачев хәрәкәте материаллары өстендә искиткеч дәрт белән эшләде һәм анда ул «халык язмышы» проблемасын тапты. «Капитан кызы» әсәрендә шагыйрь крестьян хәрәкәтенең художестволы гәүдәләнешен бирде, бу хәрәкәтнең царизм


 
тарафыннан изелгән халыклар хәрәкәте исләп бәйләнгәнлеген күрсәтте. Пугачевның үзен крестьян хәрәкәте башында торган талантлы, булдыклы җитәкче һәм гади халыкны яратучы акыллы кеше- итеп күрсәтүе'— Пушкинның, изелгән, җәберләнгән халыкка һәм аның баш күтәрүенә тирән мәхәббәт белән каравын күрсәтә. Пушкин иҗатында Россиянен башка халыклары тормышын гәүдәләндергән картиналар да киң урын ала. Шагыйрь чегәннәрнең, Кавказ һәм Грузия халыкларының гореф- гадәтләрен тпрәнтен өйрәнде, алар- ны яратты һәм аларның чынбарлыгын, уй-тойгыларып бөек шигърият белән дөрес гәүдәләндерде. Ул шигырьләрдә экзотик кызыксыну түгел, ә рус шагыйренең Россия илендәге халыкларны да аңлавы һәм яратуы бик ачык чагыла. Пушкинның лирик аһаңеидә дә һәм мәхәббәт хәсрәтендә дә бу тойгыларның нурлары ялтырап ята: 
Җырлама сип, гүзәл, минем алда Моңлы Грузиянең җңрларын, Хәтерләтә хәзер алар миңа Башка тормыш, ерак ярларны. 
Рус хатын-кызларының лирик гүзәл образы булган Татьяна образын биргән шикелле, ул тау һәм дала халыкларының нечкә хисле, зифа' буйлы кызларын да сурәтләп күрсәтте. Пушкинның бөек идеяләреннән берсе — халыклар дуслыгы булды. Ул халыкларның «ызгышуларны онытып, бөек семьяга берләшергә» тиешлелегең идеал итте, үзенең күп милләтле Россиядәге барлык халыклар өчен дә сөекле шагыйрь булачагына ышанды: 
Даным җәелер бөек Рус иленә, Искә алыр анда һәр халык: Мәгърур славян, фин Һәм әлегә Кыргын тунгус, дала дусты калмык. 
Пушкин рус әдәбиятының үсешенә искиткеч йогынты ясады. Пушкинның, үз вакытында ук инде 20— 30 елларның бер төркем талантлы шагыйрьләре — Баратынский, Ры. леев, Языков, Веневитинов, Дель- г,иг — аның тирәсендә тупланып иҗат итте. Аларның күпчелеге Пушкинның даһилыгын һәм Россия өчен булган әһәмиятен аңлады. Пушкинның реалистик мәктәбеннән Гоголь иҗатындагы дөреслек һәм Лермонтов поэзиясендәге тынгысыз протест үсеп чыкты. Тургенев, Гончаров, Островский, Некрасов, Толстой, Чехов, Горький һәм Маяковский Пушкин традицияләренең көчле тәэсире астыңда 
булдылар. Илебездәге башка халыкларның әдәбиятына да Пушкинның йогынтысы бик зур булды. Украина шагыйре Шевченко, грузин әдәбиятының иң күренекле вәкилләре Чавча- вадзе, Церетели, казах классигы Абай, татар поэзиясенең нигезен салучы Габдулла Тукай һәм башка бик күпләр Пушкин поэзиясеннән иҗат илһамы алдылар. Әгәр дә татар поэзиясен Тукайдан башка күз алдына китерү мөмкин булма- са, Тукайны Пушкиннан башка аңлау мөмкин түгел, һичшиксез, Пушкин иҗаты яңа татар поэзиясенең нигезен салышуда зур тарихи хезмәт күрсәтте дияргә мөмкин. Совет халкы Пушкинны ихтирам белән кабат-кабат искә ала. Без әле 1937 елда гына бөек шагыйрьнең һәлакәтенә 100 ел тулуны билгеләп үткән идек. Менә 1949 елда даһи художникның тууына бер ярым гасыр булды. Бер ярым гасыр, — нинди зур юл, нинди зур үзгәреш! Ә Пушкин һаман да безнең күңелебезгә якын! Чөнки Бөек Социалистик революция Пушкинны безнең Ватанның тагын да сөекле, тагын да бөек патриоты һәм бөек гражданины итеп танытты. Бөек Октябрь революциясендә Җиңеп чыккан халыкка Пушкин Мирасының мәгънәсе һәм эчтәлеге тагын да бай һәм киң булып, яңа булып ачыла. Ә бу бер дә көтелмәгән күренеш түгел. Чөнки Социалистик революциянең җиңүендә шулай ук Пушкин идеал иткән теләкләрнең дә күпчелеге тормышка ашты.