Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПУШКИН ӘСӘРЛӘРЕ ТАТАР ТЕЛЕПДӘ 


(Октябрьдан соңгы тәрҗемәләр)
 Россиядә Ленин—Сталин партиясе җитәкчелегендә социалистик революция җиңеп, Совет власте төзелүгә 31 елдан артык вакыт үтте. Тарих масштаблары күзлегеннән караганда, бу бик аз вакыт булса да, шушы чор эчендә илебезнең тормышы таңга калырлык һәм тирән сокланырлык рәвештә үзгәрде. Тиңдәшсез даһи шагыйрь Пушкин юбилееның бөек Ватаныбызда барлык халыклар бәйрәме итеп үткәрелүе, бу бәйрәмдә Пушкин шигыренең СССР дагы барлык телләрдә яңгыравы әнә шул сокландыргыч үзгәрешләр турында тагын бер кат әйтеп тора. Татар совет әдәбияты да бу юбилейга зур уңышлар белән килә. Татар совет язучылары, прозаиклар һәм шагыйрьләр, Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итү буенча зур эш башкардылар һәм бу эшнең күләме һаман да киңәя, сыйфаты һаман да күтәрелә, бара. Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итү эшенә татар совет язучылары, табигый, революциянең беренче елларында ук керешә алмадылар. Моның өчен билгеле бер үсү, өйрәнү чорын үткәрергә туры килде. 1935—361 елларда инде Пушкинның прозасын һәм поэзиясен тәрҗемә итү эше киң колач җәя. Пушкинның аерым әсәрләре, вакытлы матбугатта басылу белән бергә, шигырь җыентыклары һәм хикәяләре бер-бер артлы дөньяга чыга башлыйлар. Шунсы характерлы: Пушкин шигырьләре Казанда һәм бүтән зур шәһәрләрдә чьпа торган татар xxvp- налларында һәм газеталарында басылып кына калмыйлар, бәлки күп санлы район газеталарында да басыла башлыйлар. Шулай итеп алар һәрбер татар колхозына, һәрбер колхозчыга барып җитәләр. Шагыйрь Фатих Кәрим тәрҗемәсендә «Балыкчы һәм балык турында әкият» 1936 елда «Азат хатын» журналында басылып чыга, аннары ул 1937 елда- күп кенә рәсемнәр белән аерым китап рәвешендә чыгарыла. Шул ук елны Ш. Маннур тәрҗемәсендә «Салтан патша турында әкият» басылып чыга. «Поп һәм аның ялчысы Балда турында әкият», С. Баттал тарафыннан тәрҗемә ителеп, 1933 елда «Яшь Ленинчы» газетасында һәм «Пионер каләме» журналында басылып чыга. 1937 елда Нәкый Исәнбәт тәрҗемәсендә «Полтава» һәм «Бакча- сарай фонтаны», Әхмәт Фәйзи тәрҗемәсендә «Юлбасар туганнар» басылып чыга. 1939 елда Ш. Маннур тәрҗемәсендә «Алтын әтәч турында әкият» басылып чьпа. Шул ук елларда Пушкинның драматургиясен һәм проза әсәрләрен тәрҗемә итү эше дә бик нык алга китә. 1937 елда Әхмәг Фәйзи тәрҗемәсендә . «Борис Годунов», Н. Исәнбәт тәрҗемәсендә «Таш кунак» басылып чыга. 1936 елда Афзал Шамов тәрҗемәсендә «Капитан кызы», Сәрвәр
118 
 
Әдһәмопа тәрҗемәсендә «Мәрхүм Иван Петрович Белкин хикәяләре», М. Максуд тәрҗемәсендә «Дубровский» басылып чыга. 1939 елда, шагыйрьнең үлүенә йөз ел тулу датасын билгеләп, зур күләмле «Сайланма әсәрләр» җыентыгы чыгарыла. 1941 елда Ә. Исхак тәрҗемәсендә Пушкинның, зур^ поэмасы «Руслан һәм Людмила» басылып чыга. 1948 елда «Сайланма әсәрләр» (шигырьләр, поэмалар, әкиятләр) һәм 1949 ел башында тагын «Прозаик әсәрләр» басылып чыга. Юбилей көннәрендә 50 табак күләмендә «Пушкин әсәрләренең бертомлыгы» чыгарыла, шулай ук яшьләр һәм балалар әдәбияты секторы буенча яхшы кәгазьдә, матур оформлениедә Пушкинның дүрт әкияте аерым-аерым китап итеп чыгарыла. Югарыда әйтелгән әсәрләрнең кайберләре (бигрәк тә әкиятләр һәм проза әсәрләре) кат-кат басылдылар, кайберләре төрле тәрҗемәләр-, дә басылдылар. Мәсәлән, «Капитан кызы» аерым китап булып 3 тапкыр, җыентыкларда 3 тапкыр, димәк, барлыгы 6 тапкыр басылды. «Балыкчы һәм балык турында әкият», өч төрле тәрҗемәдә барлыгы 9 тапкыр басылып чыкты (журналларда басылулар бу исәпкә керми). Ш. Маннур тәрҗемәсендә «Алтын әтәч турында әкият» барлыгы 8 тапкыр басылып чыкты. Мисал өчен генә китерелгән һәм һич тә тулы булмаган бу саннар Пушкин әсәрләрең татар теленә тәрҗемә итү эшенең Октябрь революциясе нәтиҗәсендә нинди киң күләм алганлыгын ачык күрсәтеп торалар. Бу тәрҗемәләрнең сыйфаты да Октябрьдан элекке хәл беләң чагыштыру мөмкин булмаган дәрәҗәдә өстен. Мәкаләнең күләме безгә барлык жанрларга да тукталу мөмкинлеген бирми. Кыскача гына шуны әйтеп үтәргә кирәк: Пушкин прозасы татарча яхшы сыйфатлы тәрҗемәләрдә бирелде. Пушкинның зур әсәрләреннән булган «Капитан кызы»п Афзал Шамов, оригиналның өчтәлегеп төгәл саклаган хәлдә,саф татарча, матур әдәби тел белән тәрҗемә итте. Шулай ук тәрҗемәчеләрдән Сәрвәр Әдһәмова һәм Сә- гыйть Фәйзуллин иптәшләр дә бу өлкәдә зур хезмәт күрсәттеләр. Дә. кин бу мәкаләдә сүз Пушкин поэзиясен тәрҗемә итү турында гына барачак. Без, Пушкинның 
лирик шигырьләреннән, «Балыкчы һәм балык турында әкият»тән, «Руслан һәм Людмила» поэмасыннан үрнәкләр китереп, тәрҗемәләрнең сыйфатын. тикшерергә һәм шул нигездә, алда торган кайбер бурычларга тукталырга телибез. Үткән мәкаләдә без «Балыкча һәм балык турындагы әкият»нен революциядән элекке ике тәрҗемәсеннән үрнәкләр китереп, аларнын сыйфаты мәсьәләсенә тукталган идек. Инде революциядән соңгы тәрҗемәләр белән танышыйк. Беренче тәрҗемә, югарыда әйткәнебезчә, шагыйрь Фатих Кәрим тарафыннан эшләнеп, 1937 елда аерьһм китап рәвешендә басылып чыкты. Шул ук тәрҗемә 1946 елда Әхмәт Исхак редакциясендә чыккав «Әкиятләр» җыентыгына да керде (исеме, ни өчендер үзгәртеп, «Алтын балык белән балыкчы турында әкият» дип алынган). 1938 елда чыгарылган «Сайланма әсәрләр» җыентыгында бу әкият Ә. Исхак тәрҗемәсендә, 1939 елда чыгарылган «Сайланма әсәрләр» җыентыгында Ә. Исхак һәм М. Сөн- декле тәрҗемәләрендә ике вариантта басылды. Әкият болай башлана: Жил старик со своей старухой У самого синего моря; Они жили в ветхой землянке Ровно тридцать лет и три года. Менә шул 4 юлның төрле вариант тәрҗемәләрен карыйк. Фатих Кәрим тәрҗемәсендә (1937 һәм 1946 елдагы басмаларда) болай бирелгән: Зәңгәр диңгезнең нәкъ кырыенда Карт белән карчык дөнья көткәннәр. Җимрск җир өйдә төгәл утыз ел. Янә дә өч ел гомер иткәннәр. Әхмәт Исхак тәрҗемәсендә (1938, 1939 елдагы басмаларда) болай бирелгән: Зәңгәр диңгезнең нәкъ кырыенда Карт белән карчык бергә торганнар; Искереп беткән бер землянкада Нәкъ утыз өч ел гомер корганнар.
119 
 
М. Сөндекле тәрҗемәсендә болай бирелгән: Күксел диңгез буенда бер землянкада Балыкчы карт белән карчык яшәгәннәр; Иске булган бу землянка, алар шунда Утыз өч ел гомер бергә эшләгәннәр. Бу вариантларның өчесе дә оригиналга якынлык ягыннан да, татарча шигырь булу ягыннан да революциядән элекке тә р җе м ә л ә р д ә н күп өстен торалар. М. Сөндекле үзенең тәрҗемәсен «ирекле тәрҗемә» дип атаган, оригиналдагы 205 юлны 214 юл итеп биргән. Ләкин аның тәрҗемәсен дә төгәл тәрҗемәләрдән аерым куярга зур нигез юк. Шигырьнең музыкальлеге, ритмның дөреслеге, аерым сүзләрнең уңышлы сайлануы ягыннан Ф. Кәрим тәрҗемәсенең сыйфаты шактый югары икәнлеген күрсәтергә кирәк. «Нәкъ утыз өч ел» димичә, «төгәл утыз ел янә дә өч ел» дип әйтү үзе генә дә тәрҗемәне оригиналга якынрак ясый һәм әкият стилен саклый. Әхмәт Исхак тәрҗемәсе дә, һичшиксез, күңел биреп эшләнгән оста тәрҗемәләрдән. 1948 ел басмасында ул үзенең тәрҗемәсен күп үзгәрткән, яхшырткан. Югарыда китерелгән дүрт юл яңа вариантта болай бирелгән: Зәңгәр диңгезнең нәкъ кырыенда Карт белән карчык яши булганнар; Искереп беткән бер землянкада Нәкъ утыз өч ел брргә торганнар. Бу инде, элекке вариантка караганда, күп өстен тора, телдә халыкчанлык арткан, «гомер корганнар» кебек ясалма җөмлә төзәтелгән. Ф. Кәрим дә, Ә. Исхак та Пушкин әкиятен 10 иҗекле юллархбелән тәрҗемә иткәннәр (асылда бу — 5 иҗекле юллар, һәрбер юлда биш иҗектән соң бик нык сизелеп торган цезура). Иҗек саны буенча хөкс^ иткәндә, бу оригиналга якын булса да, тәрҗемәчеләр Пушкин әсәренең стилен һәм формасын сакламаганнар, рифмасыз шигырьне ни өчендер рифмалыга әйләндергәннәр. Ә. Исхак исә, соңгы вариантта күп урында аралаш рифмалар кулланып, оригиналның әкият стиленнән тагы да ераклаша төшкән. Моны тәрҗемәдә дөрес принцип дип әйтеп булмый. Пушкинның лирик шигырьләрен тәрҗемә итүдә күренекле татар совет шагыйрьләренең барысы да диярлек катнашып килделәр һәм катнашалар. Бу тәрҗемәләр белән танышканда, 
характерлы бер момент күзгә ташлана: күләмнәре зур булмаган күп кенә шигырьләр берничә шагыйрь тарафыннан төрле- төрле вариантта тәрҗемә ителгәннәр. Пушкин шигырьләрен тәрҗемә итүдә безнең шагыйрьләребез шул рәвешчә үзара иҗат ярышы алып барганнар, һаман да яхшырак тәрҗемә бирергә тырышканнар һәм шушы мактаулы эш өстендә үзләренең поэтик осталыкларын арттырганнар. Аерым шигырьләрнең бер үк шагыйрь тарафыннан эшләнгән тәрҗемәләре дә кат-кат үзгәртелә, яхшыртыла килгән. «Авыл» һәм «Анчар» шигырьләренең Кутуй һәм Әхмәт Исхак тарафыннан тәрҗемә ителгән вариантлары бар. «Козгын козгынча оча» шигыренең Әхмәт Ерикәй һәм Әхмәт Фәйзи тарафыннан тәрҗемә ителгән вариантлары бар. «Кышкы кич» шигыренең Әхмәт Ерикәй һәм Хатип Госман тарафыннан тәрҗемә ителгән вариантлары бар. Шулай ук бүтән кайбер шигырьләрнең дә төрле тәрҗемәләре бар. Эчтәлекне бирү һәм оригиналның формасын мөмкин дәрәҗәдә саклау, ягыннан «Авыл» шигыренең төрле вариант тәрҗемәләрен чагыштырып карыйк. Бу шигырьне Пушкин 1819 елның беренче яртысында, каты авырудан соң Михайловское авылына кайткач язган. Шагыйрь тын һәм тыныч авылны бирә, Русь иленең бай табигатен мактый, үзендә хезмәт дәрте һәм иҗатка ашкыну уянганын белдерә. Шул ук вакытта ул бариннариың — дворяннарның кыргыйлыгын, фахишлеген күрә, аларның крестьяннарны кол итүләренә каршы ялкынлы нәфрәт белдерә, «якты таң бер туармы?» дигән сорау рәвешендә азатлык киләчәген хәбәр итә. Гениаль әсәрләрнең язмышы шулай: алар йөз еллардан соң да үзләренең эмоциональ йогынты һәм тәрбия көчләрен югалтмыйлар, укучыларның йөрәкләрен дулкынландыралар. Пушкинның азат
120 
 
лыкка өндәгән юлларын без, азат илнең бәхетле гражданнары, тирән рәхмәт тойгылары белән укыйбыз. Хәзерге чорның кыргын баринна- ры— тираннары—•Америка империалистлары һәм аларның иярченнәре коллыкны мәңге яшәтергә маташалар. Үлемгә хөкем ителгән ерткычларга каршы көрәштә барлык илләрдәге прогрессив-демократпк элементлар Пушкин иҗатыннан да көч һәм дәрт алалар. «Авыл» кебек шигырьләрдән мәңгелек дәрт һәм бетмәстөкәнмәс көч ташып тора. «Авыл» шигыренең үлчәве дә аның тирән бер дулкынлану белән язылганлыгын күрсәтә. Шигырь нигездә 6 стопалы ямб белән (иҗек саны буенча әйткәндә, 12 һәм 13 иҗекле юллар белән) язылган. Ләкин 5 һәм 4 стопалы юллар да еш очрый. Оригиналдан 12 юллык өземтә китереп, шул юлларның өч төрле тәрҗемәсен бер-берсе белән һәм оригинал белән чагыштырып карыйк. Оригиналда укыйбыз: 
Но мысль ужасная здесь душу омрачает: Среди цветущих пив и гор Друг человечества печально замечает Везде невежества губительный позор. Не видя слез, не внемля стона, На' пагубу людей избранное судьбой,’ Здесь барство дикое, без чувства, без закона, Присвоило себе насильственной лозой И труд, н собственность, и время земледельца. Склонясь на чуждый плуг, покорствуя бичам, Здесь рабство тощее влачится по браздам Неумолимого владельца. 
Күренә ки, 12 юлның 3 юлы шигырь үлчәве ягыннан бүтәннәрдән аерылып тора. Бу шуны аңлата: Пушкин кайбер фикерләрне, кайбер образларны, гомуми тексг эчендә аерып, укучының аңына, тойгыларына аеруча тәэсир итәрлек рәвештә бирүне кирәкле тапкан. Болар, проза белән тәрҗемә иткәндә, «чәчәк аткан кырларда, тауларда», «күз яшьләрен күрмичә, ыңгырашка колак салмыйча», «шәфкать белмәс хуҗаның» дигән юллар. Бу өч юл үзара бер-берсе белән бик нык бәйләнгәннәр. Шагыйрь матур табигать эчендә күз яшен күрмәүче, ыңгырашны ишетмәүче ерткыч барин- нарның хуҗалык итүенә басым ясый. Көчле нәфрәт белән сугарылган шушы юллар Кутуй тәрҗемәсендә болан бирелгәннәр: 
Чәчәк ата таулар, кыр-басулар монда, Ләкин коточкыч ун бар минем күңелдә: Кешелек дусты хәсрәт белән күрә монда Явызлыкның зур 
хурлыгын бөтен җирдә. Монда яши кешелекнең һәлакәте — Явыз вәхши алпавытлар һәм боярлар... Игенченең вакытын, мплкеп һичбер хиссез һәм законсыз көчләп талап байый алар, Алар талый игенченең хезмәт көчен, Язмыш безне сайлады дип шуның өчен. Талын алар һәм • кыйныйлар чыбык белән.,. Шунда елый изелгәннәр күз яшь белән Хуҗаларның җирләрендә — буразнада Арык коллык йөри әрнеп, камчыланып, 
Кутуй бу ■ тәрҗемәдә оригиналның төп фикерен, идеясен шактый төгәл биргән. Күпчелек юллар шигырь булу ягыннан яхшы эшләнгәннәр, көчле яңгырыйлар. Ләкин бу әле, оригиналның образлар системасын һәм формасын саклау ягыннан караганда, төгәл тәрҗемә булудан бигрәк, ирекле тәрҗемәгә якын тора. «Наданлыкның һәлакәтле хурлыгы» дигән мәгънә «кешелекнең һәлакәте» дип үзгәртелә. «Күз яшен күрмичә, ыңгырашны ишетмичә» дигән көчле мәгънә бирә торган бер юл төшереп калдырыла да, аның урынына «шунда елый...» дигән аерым бер юл өстәлә. Оригиналдагы 12 юл тәрҗемәдә 14 юл’итеп бирелә. 61 юллык шигырьнең бөтенесе исә тәрҗемәдә 74 юлга җитә. Тәрҗемәиең кимчелекләренә карамастан, аның моннан 12 ел элек эшләнүен һәм ул чагында әле шигырь- тәрҗемәсе культурасының хәзерге югарылыкта булмавын исәпкә алганда, шагыйрь Кутуйның бу хезмәтенә яхшы бәя бирмәү мөмкин түгел. «Авыл» шигыренең икенче тәрҗемәсе, Ә. Исхак тарафыннан эшләнеп, 1938 елда «Сайланма әсәрләр» җыентыгында басылган. Югарыда китерелгән юллар анда болан бирелгәннәр: 
Монда ләкин коточарлык бер фикердәй әрни җан: Кызганыч күрпеш килә, күцлец белән бер уйласаң.
121 
 
 
|Шаулап үскән шул игеннәр, таулар өстендә менә 13ур һәлакәтле наданлык хурлыгы хөкем сорә. башкалар өстендә мәңгелек газап булсын өчен, Язмышы ирке белән сайлап куелган һәр кеше — Кыргый, хиссез һәм закон белмәс боярлар төркеме — Куз яшен күрми, колак салмый бүтәннәр зарына, Камчылап, көч кулланып, монда алар игенченең Кулны салган гомренә, хезмәтенә һәм малына. Монда үлгәнче яши һәркем авыр камыт киеп; Мояда гамьсез бай җирендә камчыларга буйсынып, Хәлсез, ач коллык сөйрәлә, аска таба баш иеп; Ә. Исхак тәрҗемәдә оригиналның юллар санын саклаган (13 юл булуның сәбәбе — оригиналдагы алдагы строфаның бер юлын кушуда), ләкин, 15 иҗекле юллар алуы белән, тәрҗемә оригиналның үлчәвеннән шактый ераклашкан. Оригиналның идеясе, мәгънәсе шактый төгәл бирелсә дә, байтак җнтешсезлекләр дә калган. «Друг человечества печально замечает» дигән юл: «кызганыч күренеш килә, күплең белән бер уйласаң» рәвешендә бирелеп, бөтенләй сыекландырылгап. Шулай ук «язмышы ирке белән сайлап куелган һәр кеше» дигән юл да оригиналдагы мәгънәне бирми, һәрбер аерым бояр үзенең язмышы буенча сайланып куелган дигән мәгънә аңлашыла. Оригиналда исә сүз кыргый бариннарның— алпавытларның язмыш (ягъни шул чордагы строй) ирке белән өстенлек итүләре турында бара. 1948 елда чыгарылган «Сайланма әсәрләр» җыентыгында Ә. Исхак «Авыл» шигыренең бөтенләй яңа вариант тәрҗемәсен бирә. Ул инде 12 иҗекле юллар белән тәрҗемә итә, юл саннарын оригиналдагыча саклый, рифмалар да нигездә орнги- I налдагыча алынганнар. Югарыдагы 12 юл болай бирелгән: Тик әрнетә коточкыч уй җанны монда: Чәчәк аткан кыр һәм таулар арасында Кешелекнең дусты күрә авыр моңын Наданлыкның һәлакәтле хурлыгының. Кеше һәлак итү өчен җиргә килгән Кыргдяй, хиссез һәм законсыз байлык монда, Күрми кеше күз яшен дә. аһ-зарын да, Игенченең камчы белән ^үзләштергән Хезмәтен дә, вакытын да, малларын да. /Лонда читләр саг.анына билен бөгеп, Хәлсез коллык йөрн кеше җирен сереп, — Мәрхәмәтсез хуҗасының кырларында. 
Бу өземтәдә мәгънәне бик уңышлы һәм бик оста биргән юллар бар (мәсәлән, соңгы юч юл), ләкин, ГО’ мумән алганда, тәрҗемәнең тиешенчә эшләнеп җитмәгәнлеге күренә. 
Кешелекнең дусты күрә авыр моңын Наданлыкның һәлакәте хурлыгының,— 
юллары ачык бер мәгънә аңлата ал- м ы й л а р. « Н а да н л ы к н ы ң хур л ы гы- ның моңы» нәрсә ул? «Моңын күрә» дип әйтү татар телендә бармы? Тәрҗемәче «Печально замечает» дигәндәге «печально» сүзен шулай икенче урынга китереп куйган. Сүзләрнең урыннарын үзгәртергә дә, үзләрен үзгәртергә дә шигырь тәрҗемә итүченең хакы бар. Ләкин оригиналдагы төп идея, төп образ үзгәрмәскә тиеш. Ә бу очракта төп мәгънә беркадәр югалып калган. «Дикое барство»ны «кыргый байлык» дип үзгәртү дә «Хиссез байлык» дип лешми. «Барство»ны «байлык» дип үзгәртү нәтиҗәсендә, шуннан соң килгән өч юлның мәгънәсе дә шактый буталып кала. «Байлык малларны күрми, вакытны күрмп» булып чыга. «Игенченең камчы белән үзләштергән хезмәтен...» дип әйгү дә уңышлы түгел. Моны бөтенләй ялгыш мәгънәдә аңларга мөмкин. «Авыл» тәрҗемәсенең Ә. Исхак биргән яңа вариантында бик матур эшләнгән урыннар да бар. Мәсәлән, беренче строфа болай бирелгән: Сәлам сиңа, минем тын, буш почмагыма, ААинем илһам, хезмәт һәм ял тапкан җирем! Синдә бәхет һәм онтылу кочагында Сизелмичән гомер елгам яга минем, Бу юллар әсәрнең эчтәлеген дөрес бирәләр һәм чын шигырь булып яңгырыйлар. Ләкин, югарыда китерелгән өземтәдән күренүенчә, тәрҗемәдә күп кенә кимчелекләр калган әле. Ә. Исхак Пушкиннан (шулай ук Лермонтовтан) „ц күп тәрҗемә биргән шагыйрь. Аныц бу зур хе£ ген аеруча күрсәтеп үтү ' кирәк. дөрес түгел, әйгү дә ки- 
122 
 
Ул үзенең тәрҗемәләрен яхшырту буенча өзлексез һәм җитди эш алып бара һәм мондый хәл гомумән безнең тәрҗемәчеләребез өчен, тәрҗемә культурабызның үсеше өчен характерлы дип әйтергә мөмкин. Шушы фикерне раслау өчен Пушкинның иң зур поэмасы булган «Руслан һәм <Людмила»ның тәрҗемәсен тикшереп карыйк. «Руслан һәм Людмила» тәрҗемәсенең 1948 елда чыгарылган «Сайланма әсәрләр» җыентыгындагы вариантын 1941 елдагы вариант белән чагыштырсак, Ә. Исхак иптәшнең тәрҗемәдәге күп кенә кимчелекләрне бетергәнлеген күрәбез. Берничә үрнәк китерик. Оригиналдагы: Свой путь па полночь пробивай, — дигән юл беренче тәрҗемәдә: Төн карасын ярып юлың сал, — дип бирелгән. Бу — оригиналдагы мәгънәне бозу була, чөнки «төн карасын ярып» дигән сүз төн ягына баруны түгел, бәлки төнлә (в полночь) баруны аңлата һәм, төн ка- расңр ярып, теләсә кайсы якка барырга мөмкин, ә Русланга карт төн ягына барырга куша. Яңа басмада мәгънә төзәтелгән: Төн ягына таба юлың яр, — дип әйтелгән. Тик ни өчендер тәрҗемәче элекке варианттагы «юлың сал»ны «юлың яр» дип үзгәрткән. Ул «пробивай» мәгънәсен бирми калдырмаска омтылган булса кирәк Ләкин бит татарчада «юлың яр» дип сөйләмиләр, «пробивать путь»ие «юл салу» дип әйтәләр. ’ Оригиналда мондый юллар бар: Довольно... благо мне не надо Описывать волшебный дом: Уже давно Шехерзада Меня предупредила в том. Тәрҗемәнең беренче вариантында бу юллар болай бирелгән: 
Җитәр инде... Серле йортны миңа Кирәк түгел язып торырга: Әллә кайчан инде Шәһәрзада Язып үтте алар турында. Оригиналдагы «описывать» сүзен беренче очракта «язып тору» дип бирүдән мәгънә һич тә бозылмый. «Язып тору» дип яки «тасвир итү> дип алу тәрҗемәче иркендә. Ләкин Шәһәрзадага карата «язып үтте» дип әйтү Пушкин исеменнән мәгънәсез бер 
нәрсә сөйләү була. Шәһәрзадапың язучы түгел, бәлки бик оста хикәя сөйләүче икәнлеге һәркемгә дә билгеле. Соңгы басмада тәрҗемәче «язып үтү»не «сөйләп үтте» дип төзәткән, димәк, зур бер кимчелекне бетергән. . Киемнәре канга баткан, — дип бирелгән юл яңа басмада бик хаклы рәвештә: 
Киемнәре канга буялганнар, — дип төзәтелгән. Оригиналдагы: 
Я еду, еду, не свищу, А как наеду, не спущу! — юллары иске басмада: Сикертермен атым, тик сызгырмам, Сикереп менсәм ләкин ычкындырмам! — дип бирелгән. Бу ике юлны укыгач, нинди булса да берәр мәгънә аңлавы мөмкин түгел. Сүз «сикереп менү» турында бармый. «А как наеду» — «өстеиә килеп чыксам» мәгънәсен аңлата. Яңа тәрҗемәдә бу юллар: Мин барамын атта, тик сызгырмыйм, Килеп чыксам ләкин ычкындырмыйм! — дип бирелгән. Бу инде уңышлырак вариант. Ләкин моны да канәгатьләнерлек дип булмый әле. Чөнки «килеп чыксам» үзе генә «наеду» мәгънәсен бирә алмый, аны «приеду», «прибуду» мәгънәсендә аңларга да мөмкин. Дрмәк, дошман өстенә килеп чыгу дигән мәгънәнең бөтенләй аңлашылмый калуы мөмкин. Бу урында, оригиналдан бераз читкә китеп булса да, «очратсам», «эләктерсәм» кебек берәр сүз алу яхшырак булыр иде. Менә шундый үрнәкләрне тагын байтак китерү мөмкин булыр иде. Болар барсы да тәрҗемәченең үз хезмәтен яхшыртуга күп көч куйганлыгын һәм нәтиҗәдә сизелерлек уңышка ирешкәнлеген күрсәтәләр. Шулай да Ә. Исхак үз мөмкинлегендә булганның бөтенесен дә эшлә


 
мәгән әле. Тәрҗемәдә мәгънә уңышсыз бирелгән урыннар да, шигырь булып яңгырамый торган юллар да байтак очрый әле. Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итү, табигый, никадәр мактаулы булса, шул кадәр үк авыр эш. Бездә әле татар шигырь төзелеше турында хезмәтләрнең булмавы, шулай ук шигырь тәрҗемәсе принципларының, теоретик яктан хәзергә кадәр гомумән тиешенчә эшләнмәгәнлеге тәрҗемәче алдында торган кыенлыкларны тагын да арттыра. Шуңа карамастан, һәрбер тәрҗемәче өчен мәҗбүри булган таләпләр бар, оригиналның эчтәлеген һәм формасын саклау буенча тәрҗемә практикасында инде кабул ителгән яки кабул ителергә тиеш булган ниндидер нормалар бар. Шигырь тәрҗемәсенә карата куела торган төп таләпне бер генә җөмлә белән бодай дип билгеләргә мөмкин: тәрҗемәдә оригиналның төп эчтәлеге, төп идеясе, төп образлары һәм мөмкин булган дәрәҗәдә формасы сакланырга, шуның белән бергә тәрҗемә чың шигырь булып яңгырарга тиеш. Телдә халыкчанлык өчен көрәшмәгәндә, формалистлык һәм эстетлык йогынтыларына каршы көрәшмәгәндә, тәрҗемәче үзенең шушы төп бурычын уңышлы үти алмаячак. Моның өчен нәрсәләр кирәклеге үзеннән үзе билгеле. Телне яхшы белергә кирәк, грамматика нормаларын бозмаска кирәк, оригиналның төп образларын сакларга, ләкин, «образ» бирәм дип көчәнеп, кеше сөйләми торган телдә язмаска кирәк — ягъни тагын да шул бер үк мәсьәлә: формализмнан * ерак булырга, механик тәрҗемә итүләрдән нык сакланырга кирәк. Болар барысы да аксиома дәрәҗәсендә ачык нәрсәләр. Ни өчен бу турыда язып торырга? — дип әйтүләре дә мөмкин. Язып торырга туры килә, чөнки шушы ачык хакыйкатьләрне тәрҗемәчеләр кайчагында •онытып җибәрәләр. Куып моңсу йокыны саф авазыгыз Хезмәткә дәрт уяталар күңелемдә, — дигән юллар шигырь дип аталмый, чөнки җөмләдә грамматиканың элементар таләпләре бозылган: ия берлек, ә хәбәр күплек санында килгән. Телдә халыкчанлыкны онытсаң, чын шигырь язып булмый. «Егетне очрап» дип сөйләмиләр, «егеткә очрап» диләр, «егетне очратып» диләр. «Җырчы» шигырендә без «егетне очрыйбыз». «Кулларны с.а- тылдырмый» дип сөйләмиләр, моннан бернәрсә дә аңлап булмый («Иреклелек»). Шигырь тәрҗемәсе өлкәсендә тикшерелүне, фикер алышуны көтә торган күп кенә мәсьәләләр бар. Без аларга кагылып кына үттек. Юбилей уңае белән язылган мәкаләдә күп кенә җитешсезлекләргә тукталуны да мөмкин санадык. Чөнки тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть безнең 
тормыш законы. Тәрҗемә өлкәсендә тәнкыйть тиешенчә җәел- дерелсә, классикларның тәрҗемәләрен язучылар җәмәгатьчелегендә тикшерү гадәт ителсә, кимчелекләрне бетерү җиңелрәк булачак. Ләкин нинди генә җитешсезлек- ләр дә безнең сокландыргыч зур уңышларыбызны каплап калдыра алмыйлар. Пушкин әсәрләренең 50 табаклы бер томлыгын чыгару — элекке вакытта уйга китерү дә мөмкин булмаган бер казаныш, «Евгений Онегинының Ә. Исхак, Ә. Фәйзи һәм Ш. Маннур тарафыннан эшләнгән тәрҗемәсе һәм бүтән яңа тәрҗемәләр — тантаналы бәйрәмгә безнең бүләгебез. Пушкинны тәрҗемә итүгә яңа көчләрнең килүе (И. Арсланов, Шамуков, Ш. Мөдәррис, Г. Хуҗи һ. б.) яңа уңышлар вәгъдә итә. Пушкин иҗатын өйрәнү өзлексез һәм һаман да киңрәк күләмдә барган кебек, аның һаман да яхшырак сыйфатлы тәрҗемәләрен бирү буеп- ,ча да дәвамлы эш барачак һәм бу безнең поэзиябезнең үсешенә ярдәм итәчәк