Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПУШКИН КАЗАНДА


 Крестьян хәрәкәтен һәм аның юлбашчыларын әдәби чаралар белән күрсәтү проблемасы Пушкин күңелендә озак еллар буенча сакланып йөри. 1824 елда үк ул үзенең абыеңа язган хатларының берсендә аннан Пугачев турындагы китапны табып җибәрүен үтенә. 1830—1831 елларда үл Новгород һәм Нижегород губерналарындагы крестьян хәрәкәтләрен үз күзе белән күрә. Шул чакта аның күңелендә «Капитан кызы»и язу идеясе туа. Пугачев образы, әдәби әсәр герое буларак, аның уйларын үзенә җәлеп иткәннән итә бара. 1833 елның январенда, «Дубровский» әсәрен язып бетергәннән соң, яңа тарихи әсәр язарга дигән фикер аның күңеленә бик нык урнаша. Ул аны чын тарихи материалларга нигезләнеп язарга теләгәнлектән, Пугачев хәрәкәте заманына бәйләнешле булган тарихи материалларны, архив документларын эзләргә керешә. Февраль башында ул, хәрби министерствога хат язып, минис- терствоның архивында саклана торган материаллар арасыннан аңа «Пугачев турындагы тикшерү эше»н җибәрүләрен үтенә. Шулай ук ул Бантыш-Каменский, Лажечников, Языков һәм башкаларның шәхси көтепханәләрендә булган материаллардан да файдалана. Пушкин ул материалларны бик җентекләп' өйрәнә, кирәкле урыннарны күчерә, ә кайберләренең копияләрен дә ала. 1773— 1774 еллардагы крестьян сугышының бөек эпопеясе һәм Емельян Пугачевның таңга калдыргыч? образы аның күз алдына бөтек тулылыгы белән килеп баса. Ул үзенең «Пугачев бунты тарихы» дигән- әсәрен язарга керешә. 22 майга кадәр булган вакыт эчендә ул аның алты бүлеген нигездә эшләп бетерә һәм Пугачев хәрәкәтенең Казан шәһәре белән бәйләнешле моментларына килеп жптә. Казан шәһәре Пугачев хәрәкәте тарихында иң 3vp этапларның берсе булып тора. Бу хәрәкәт башлануга кадәр Емельян Пугачев Казак, төрмәсендә «гади арестантларның берсе» булып озак вакыт газап чигә. Ул аннан Уралга кача, һәм 1774 елның 12 июлендә ул рус, татар, башкорт һәм башка халыкларның баш күтәргән крестьяннарыннан, Урал казакларыннан, завод эшчеләреннән торган егерме меңләп массаны ияртеп, завод эшчеләре тарафыннан коелган туплар беләк коралланып, Казанны сугышып ала. Менә шушы тарихи күренешләрне дөрес тасвирлап бирү өчен Пушкинның Казанда буласы, сугыш урыннарын үз күзе белән күрәсе килә. Казанда ул Пугачёв хәрәкәтен күргән картларны эзләп табарга, алар- дан Пугачев турында материаллар җыярга уйлый. 1833 елның август — сентябрь айларында аның Казанга һәм Оренбургка сәяхәтенең төп сәбәбе менә шунда. Пушкинның Идел буена һәм Оренбург далаларына таба булган сәяхәте шулай ук аның үзенә күрә Петербургтан «качуы» да булып


125 
 
 
тора. 1830 нчы еллар — Пушкин тормышында иц авыр еллар. Пушкин, Наталия Гончаровага өйләнгәннән сон. «тыныч жиодә, өзлексез хезмәт эчендә» яшәргә уйлый. Ләкин аңа бу бәхет насыйп булмый. Аның хатыны патша белән һәм патшаның хатыны белән якыннан таныша. Патшаның кушуы буенча Пушкинга «мактаулы» хезмәт йөкләнә: аны тышкы эшләр министср- ствосының хезмәткәрләре исемлегенә кертәләр һәм патша сараеның рәсми тарихчысы итеп билгелиләр. Николай I аның Романовлар нәселен мактап, одалар язуын көтә. Азатлык идеяләре белән янган, шул изге эш өчен көрәш алып барган, барлык гаделсезлеккә һәм коллыкка каршы күңелендә тирән нәфрәт хис- | ләре саклаган бөек шагыйрь, билгеле, Николай 1 нең өметләрен акламый. Шул заманда язылган хатларының берсендә ул түбәндәге сүзләрне чын күңеленнән әрнеп һәм борчылып яза: «Язучы өчен буш вакыт күп булган, ирекле буйдак тормыш кирәк, ә минем тормышым андый түгел. Мин югары җәмгыятьтә айкалам. хатыным минем бик зур модада, — болар барысы да акча сорый, акчаны хезмәт белән генә табарга мөмкин, ә әдәби хезмәт өчен тынычлык һәм ялгызлык кирәк». Июль аенда Пушкин, жандармнар шефы Бекеидорфка гариза язып, аннан отпуск сорый. Үзенең гаризасында ул Нижегород губернасындагы имениесенә барырга кирәклеген, шулай ук Оренбургка һәм Казанга барып, андагы архив материаллары белән танышырга теләгәнлеген күрсәтә. Жандармнар шефы шагыйрьнең башкаланы ташлап китәргә теләвен ошатмый, аңа каршы шелтә дәрә- | җәсеидә булган сорау бирә: «Орен- I бургка һәм Казанга барырга теләвегезнең максаты нәрсәдән гыйбарәт, өстегезгә йөкләтелгәи бурычларны нинди сәбәпләр аркасында ташлап китәргә уйлыйсыз?» ди. Пушкин, тупаслыкка бирелүдән үзен чак-чак кына тыеп тотып, аңа каршы шунда ук үзенең каты протестын белдерә һәм сонгы вакытларда йөрәгенә җыелып килгән барлык әрнүләрен яза. Ул үзенең соңгы ике ел эчендә бер генә юл да әдәби әсәр язмагаилыгын, аның өчен, үз өстенә йөкләтелгәи «әһәмиятле эшләрдән» бушанып, тынычлыкка бирелергә кирәклеген һәм күптән яза башлаган китабын* тәмамларга теләгәнлеген күрсәтә. 
Шулай ук ул үзенең акчага мохтаҗлыгын да әйтә, әгәр китабын язып бетерсә, аңа акча киләчәген күрсәтә. Ул үзенең Оренбургка һәм Казанга баруының төп максаты «Пугачев» әсәре өчен кирәкле материаллар җыю ө^ен икәнлеген патшадан да, Бекендорфтан да яшерә. Яза башлаган романны авылда язып бетерергә теләгәнлеген, романда бирелә торган вакыйгаларның күп өлеше Оренбург һәм Казан губерналарында барганлыгын күрсәтеп, иҗат планының бик аз өлешен генә ача. Ниһаять, бик зур мәшәкатьләрдән соң аңа Петербургтан дүрт айга китеп торырга рөхсәт итәләр. Патша жандармериясе шунда ук Пушкин өстеннән «яшерен полиция күзәтүен» оештыра, шул максат белән Нижегород. Казан һәм Оренбург губерналарына махсус күрсәтмәләр җибәрә. Пушкин 1833 елнып 18 августында, почта тройкасына утырып, Петербургтан чыгып китә. Кайбер хәлләрдә аңа, юл начар җирләрдә, дүрт ат, хәтта алты ат та җиктерергә туры килә. Юлда бик аз туктап торуларга карамастан, ул бик күп нәрсәләр күрә, бик күп кешеләр белән очрашып сөйләшә, үзенең яшел тышлы куен дәфтәренә бик күп нәрсәләр яза. Пушкин биографиясен язучылар өчен бик кадерле чыганак ’ булып торган ул дәфтәрдә Пугачев хәрәкәте заманы турындагы риваятьләрне дә, халык җырларын да, әйтемнәр һәм мәкальләрне дә, хәтта аның иҗаты өчен кирәк булган рәсемнәрне дә очратырга мөмкин. 
• I М- «Пушкин Казанда» темасына революциягә кадәр түбәндәге дүрт әсәр басылып чыкты: А. Д. Фуксның истәлекләре, проф. Архангельский

кс 
 
 
нын, Загоскинның һәм Бобровның мәкаләләре §§§. Бү дүрт әсәрнең беренчесе Казан шагыйрәсе А. Фуксның Пушкин турындагы истәлекләреннән гыйбарәт. Калган өч мәкаләнең нигезендә дә шушы истәлекләр ята. Бу әсәрләрнең берсендә дә Пушкинның Казанга ни өчен килгәнлеге һәм аның Казандагы эшенең иң әһәмиятле моментлары тиешенчә ачылып бетми. Аларның барысында да шагыйрьнең Казан язучылары янында булуы, алар белән күрешүе һәм сөйләшү үзәк мәсьәлә булып тора. Пушкинның «Пугачев бунты тарихы» өчен материаллар җыю турында бернәрсә дә әйтелми яисә бу турыда бик аз гына телгә алынып китә. Шулай ук аның Казанга килүенең беренче көнендә — 6 нчы сентябрьдә нәрсәләр эшләве турында да тулы мәгълүмат бирелми. Совет заманындагы пушкинчылар- ныңбик күп сандагы тикшеренүләре һәм мона кадәр басылып чыкмаган күп кенә документларның матбугатта игълан ителүләре нәтиҗәсендә, без хәзер бу мәсьәләне шактый тулы хәл итә алабыз. Пушкинның Казанда 6 сентябрьдә язылган кулъязмасы 1939 елда беренче тапкыр тулысынча басылып чыкты. Бу кулъязма аның Казандагы эшләрен безнең күз алдыбызга дөрес итеп китереп бастыра. Ул документ турында электә дә кыска гына мәкаләләр басылып чыккала- ган иде, ләкин аңа тиешле коммен- тариянең бирелгәне юк иде. Аны «Пугачев бунты тарихы» иың VII бүлегенә хәзерлек язмалары дип кенә саныйлар иде. Асылда исә бу документ Пушкинның Казан пустау фабрикасы эшчесе В. П. Бабин белән оч- рашканнан сон бик җентекләп язылган кулъязмасы. Пушкин Ба- биипы үзе эзләп тапкан һәм анын белән озак сөйләшеп утырган. Кулъязмага ясалган анализ Александр Сергеевичның бу кулъязма өстендә озак нәм җентекләп эшләгәнлеген күрсәтә. Ул аның Бабив белән сөйләшкән чагында ашыгыч рәвештә язып алган язмасы гына түгел. Пушкинны бу сәяхәте вакытында Берда бистәсендә очраткан Кайдановнын истәлекләоенә караганда, Пушкин картлардан сорашкан нәрсәләрне үзенең                      §§§ А. А. Фукс, «А. С. Пушкин в Казани». «Казанские губернские ведомости»дә басылган, 1844 ел, № 2. Икенче тапкыр Н. Агафоновның «Казань и казанцы» җыентыгында басылган, 2 иче кисәк 1907 ел; Архангельский, «А. С. Пушкин в Казани», 1899 ел; Загоскин, «А. С. Пушкин в Казани», «Истерический вести ик»та басылган, 1899 ел; Бобров, «Пушкин в Казани». «Пушкин и его современники» җыентыгында басылган, И1 кисәк, J 905 ел. куен дәфтәренә язган. Бу турыда Кайданов болай яза: «Пушкин бүлмәгә килеп керү, белән үк өстәл янына килеп утырды, куен дәфтәре белән карандашын чыгарды, аннары картлардан, карчыклардан сорашырга кереште һәм аларның сөйләгәннәрен дәфтәренә яза башлады». Казанда да ул шулай куен дәфтәренә язгандыр дип уйларга туры килә. Без югарыда телгә алган яшел тышлы куен дәфтәренең бер бите ертылып алынган. Бик ихтимал, Пушкин шул биткә Бабиннан сорашкан нәрсәләрне язган булгандыр. Шагыйрь, конспирацияне күздә тотып, ул язманы юк итәргә кирәк тапкан булса кирәк. Безгә билгеле булган кулъязма карандаш белән вак кына һәм пөхтә итеп язылган. Бирелгән фикерләр бик кыска, хәтта кайбер урыннарда сүзләр дә кыскартылып алынган. Текстның күләме—2,5 бит, барлыгы 75 юл һәм 300 гә якын сүз. Пушкин Казанда аеруча сак булган. Бигрәк тә ул Пугачев хәрәкәтен үз күзләре белән күргән Казав картларын эзләгәндә һәм алар белән сөйләшкәндә сак булырга тырышкан. Бердада. Оренбургта, Уральскида ул, андый картларны ачык рәвештә җыеп, алар белән кешеләр алдында сөйләшкән, ләкин ул Казанда халык арасыннан чыккан шундый картлар белән ялгыз һәм яшерен очрашырга кирәк тапкан. Хатынына язган ике хатта без бу турыда кайбер фикерләрне очратабыз: «Фәрештәм, исәнме, — ди yjI хатларының берсендә, — мин 5 сен- пән бирле Казанда... Монда мин

127 
 
 
героемның замандашлары белән очрашып сөйләштем, шәһәр тирәләрен йөреп чыктым, сугыш барган урыннарны карадым, Cute күп нәрсә сораштым һәм язып алдым. Бу якка килүем өчен үкенмим» (8 сентябрьдә язылган хаттан). «Шәһәр тирәсендә, кырларда, кабакларда булдым» (12 сентябрьдә язылган хаттан). Болар барысы да Александр Сергеевичның Казанда күбрәк вакытын Пугачев замандашларын эзләп табуга, Пугачев сугышкан жирләрне карауга һәм ул материалларны эшкәртүгә багышланганлыгын күрсәтеп торалар. Казан язучылары белән танышу аның өчен бары икенче пландагы эш булып кына торган. I * ( ** Шагыйрьнең Казанда булуы турындагы мәгълүматларны: аның хатларын, кулъязмаларын, ни өчен сәяхәткә чыгуын, юлның ераклыгын, почта атларының йөрешен, А. Фу- кснын истәлекләрен һәм башкаларны искә алганнан соң, без аның үз вакытын ничек файдаланганын ачык итеп күз алдына китерә алабыз. Пушкин Казанга 5 сентябрьдә кич белән, дөресрәге, төнлә белән килеп төшә һәм 8 нче сентябрьдә иртә белән Казаннан чыгын китә. Казанда ул барлыгы 55—57 сәгатьләр чамасы була. Вакытының дүрттән өч өлеше аның төп хезмәтенә, ә калган өлеше Казан язучылары белән очрашуга багышлана. Язучылар белән танышу өчен ул үзенең эш көнен түгел, ә ял өчен билгеләнгән кичке һәм төнге сәгатьләрен бирә. Аның эш көне 16-18 сәгатьләргә сузыла. 5 сентябрьдә ул, барлыгы 137 чакрым юл үтеп (Чебоксардан чыгып, Пихчурин, Аккозино, Төрләмә, Зөя, Куземетоваларда туктап һәм Васильево янында Р1дел аша кичеп), төнге 11 сәгатьтә Казанга килеп керә. Ул’шул замандагы номерларның берсенә төшә. Ул Акчуринның «дворянский» номерында туктаган булса кирәк. (Бу йорт хәзер дә бар: Чернышевский урамы, № 15). Пушкин бу номерда һич тә көтмәгәндә шагыйрь Евгений Баратынский белән очраша. Баратынский үзенең Казан губернасындагы Кай- мары авылындагы имениясенә үтешли монда туктаган була. Бу очрашудан алар икесе дә бик шатланалар. Ша1ыйрь * Баратынский Пушкинның балачагындагы дусты. 
Шуның өстенә Александр Сергеевич аны, шагыйрь буларак, шул заманның яхшы, оригиналь, үзенең фикерен туры әйтүче шагыйрьләрнең берсе итеп олылый торган булган Бу төнне алар икәү бергә сөйләшеп үткәрәләр. Икенче көнне иртә белән, 6 сентябрьдә, Баратынский Пушкиннын килүе турындагы шатлыкны Казан язучыларына әйтергә йөгерә, ә Пушкин, үзенең аруынталуын онытып, Казанны карарга, үзенә кирәкле кешеләрне эзләргә керешә. Бу сәяхәте вакытында ул, башка шәһәрләрдә рәсми визитлар ясавына карамастан, монда рәсми рәвештә берәү белән дә очрашмый, Казан губернаторы Стрекалов янына да керми. Бу кеше белән ул 1829 елда Тифлһста күңелсез генә бәрелешеп алган була. Ул Казандагы архив материалларының 1815 елда янып беткәнлеген белгән, алар арасыннан XVIII гасыр документларын эзләүне файдасыз итеп тапкан булса кирәк, чөнки ул архив документларын эзләү белән дә шөгыльләнми. Аны барыннан да элек Суконная слобада кызыксындыра. Ул Петербургта чагында ук, Пугачев хәрәкәте документларын өйрәнгән чагында, Пугачевның Казанны «Суконная слобада халкының хыянәт итүе аркасында» алганлыгын белгән була. Аның бу Слободаны, күңелгә шом салып торган Осокин фабрикасын (бу йорт әле дә бар: Свердлов һәм Луковский урамнары чатында) һәм пычрак, әшәке тыкрыкларга сибелеп утырган крепостной эшчеләрнең вак, тәбәнәк йортларын күрергә тели. Казан пустау тукучылары соңгы бер йөз ел эчендә үзләренең хуҗаларына һәм губернадагы властьларга каршы каты көрәш алып баралар. Шагыйрь аларның бу көрәшләре турында белгән булса кирәк.
128 
 
 
Пушкинның Казанга килгән көннәре бу көрәшнең кискен бер этабына туры килә. Алар крепостнойлыкка каршы һәм губернадагы властьларның башбаштаклыкларына каршы үзләренең тавышларын берничә мәртәбә күтәргәннәр. Яшерен рәвештә җыелышып, Осокин һәм губернатор өстеннән патшага жалоба язганнар, шул жалобаны Петербургка илтеп бирер өчен кешеләр сайлаганнар һәм анда аларга озак вакыт торырлык акча җыйганнар. Мәсәлән, 1829 елның 18 .июлендә пусгау тукучыларының вәкиле Бабин тарафыннан бирелгән жалоба, 1832 елның 12 февралендә бирелгән һәм Пушкин Казанга килгәнчә бер ай элек кенә— 1833 елның 26 июлендә бирелгән жалобалар моны ачык күрсәтеп торалар. Бу вакытта аеруча борчулы көннәрне үткәргән пустау тукучылар, табигый буларак, чит кешеләр белән очрашып сөйләшүдән аеруча сакланганнардыр дип уйларга кирәк. Менә шуңа күрә дә Пушкин үзенә кирәкле кешеләрне кабаклардан эзли. Андый урыннарда аларны табуы да һәм алар белән кешеләргә сиздерми генә сөйләшеп утырУы да ансатрак. Мондый кешеләрне күпме тапканлыгы һәм алар белән күпме сөйләшеп утырганлыгы хәзергә кадәр билгесез. Бу турыда бары тик без югарыда әйтеп үткән кулъязма гына сакланган. Пушкин эзләп тапкан, 69 яшьләрендәге В. Петрович Бабин Казан пустау тукучыларының 1820—1830 еллардагы хәрәкәтләренә катнашкан кешеләрнең берсе яисә шуңа катнашучыларның якың туганы булса кирәк. Казан пустау тукучылары тарихында Ба- бипнар фамилиясе берничә мәртәбә телгә алына, аларның кайберләре күренекле генә урын тотканнар 6ҮЛ- са кирәк. Бабип Пугачев хәрәкәте турында Пушкинга бик куп нәрсә сөйли. Ул аңа Пугачевның Суконная Слободаны ничек алуын, Түгәрәк тауда Пугачев артиллериясенең ничек урнашуын, сугышның ничек баруын, ар- хиерий Вениаминның ничек качуын, Пугачевчылариыц лагерь тормышларын, соңыннан, Пугачев хәрәкәте тар-мар ителгәннән соң, Пугачев хәрәкәтенә катнашкан кешеләрне патша властеның ничек җәзалауларын сөйләп бирә. Шунысы бик характерлы, Бабин Пугачевны фетнәче дип түгел, ә «государь» дип атый. Аның сөйләгән 
сүзләрендә Пугачевка карата теләктәшлек, ә Екатерина II хөкүмәтенә карата яратмаучылык Сизелеп тора. Пушкин Бабиннан язып алган текстның 40 процентын «Пугачев бунты тарихы»ның VII бүлегендә файдаланган. Ул бүлек өчен бердәнбер чыганак булып Бабин материалы хезмәт иткән. Пушкин Бабии сөйләгән сүзләрнең яртысыннан артыграгын әсәренә кертмәгән. Моны ул, цензура шартларын күз алдында тотып, кайберләренең дөреслегенә шикләнеп яисә китаптагы ул материалларның пустау тукучыларга зарар китерүеннән куркып, төшереп калдырган булса кирәк. Ул көнне Пушкин бик күп эш эшли. Пугачев хәрәкәтегГ күргән кешеләрне эзләүдән тыш, ул, һичшиксез, Суконная слободада йөргән, Третья горада, әрмән каберлегендә, Түгәрәк тауда булган, пугачевчыларның Арча кыры ягыннан Суконная слободага яшеренеп килгән чокырларны караган һәм шәһәрнең башка урамнарында йөргән. 
: ) Ы: * Икенче көнне Пушкин яңадан иртә белән ук кызу эшкә керешә. Баратынскнйны авылга озата. Шул вакыт ул Казанның мәшһүр врачы, күренекле галиме, соңыннан «Казан шәһәре тарихы»н беренче булып язган һәм беренче татар этнографы булган доктор Фукс белән таныша. Шуннан соң Александр Сергеевич, өч ат җиккән җиңел тарантаска утырып, Казан тирәсендә ике сәгать чамалары йөри. Заставаны үтеп, Себер юлына барып чыга. Менә шул юл буенча 1774 елның 12 июлендә Пугачев Казанга һөҗүм итеп килә. Пушкин застава янындагы сугыш урыннарын, андагы урманны, Кудрявцевның шәһәр тышындагы йорт урынын, кирпеч сарайларын һәм башка урыннарны карап үтә.
129 
 
 
Казаннан 4 чакрым китеп, ул Царицын авылы янында Пугачевның 12—15 июльләрдә Михельсон гаскәрләренә каршы каты сугышкан урыннарны карый. Шуннан сулъякка борылып, Казанка елгасы буйлап ун чакрымлап китеп, Пугачевның гаять зур лагере урнашкан Тройцкая авылына барып чыга. • Көндезге сәгать 12 дә ул Казанга әйләнеп кайта, кремльне карарга керешә. Крепостьны карап, әйләнеп чыккан вакытта, ул аның Пугачев сугышы көннәрендә ватылган һәм соңы н н а н төзәтел гәп урыннарын күрә. Казан кремеле Пугачев һөҗүменә чак кына каршы тора алган, Пугачев ядрәләреннән «крепость стенасының бер өлеше дөбердәп ишелеп төшкән һәм берничә кешене басып үтергән». Шагыйрьнең күз алдына шул замандагы күренешләр җанлы булып килеп баса: менә Казан гөрләп яна, йортлар ишелә, коралланган крестьяннар айкала, аларның юлбашчылары Пугачев күренеп китә, ул кремль манараларына пушкадан ата, малларын төяп, кремль эченә кереп качкан дворяннар һәм сәүдәгәрләр үзләренең соңгы сәгатьләре якылашканын куркып көтеп утыралар... Шул җирләрне карап чыкканнан соң, Пушкин сәгать ярым чамасы вакыт өйдә утыра, «Пугачев бунты тарихы»на турыдантуры бәйләнешле материалларны һәм үзенең шул көнге тәэсирләрен яза. Көндезге 2 дән кичке 6 га кадәр булган вакытын ул Эрист Петрович Перцов йортында үткәрә (бу йорт хәзер дә бар: Куйбышев урамы белән Профсоюз урамының чатында, хәзер «Тат- союз» урнашкан йорт). Перцов — Пушкин замандашларының иң яшьләреннән берсе; ул үз заманы өчен алдынгы кешеләрнең берсе булып санала. Заманында ул сатирик шигырьләр, комедияләр язган. Пушкин белән ул 1820 елларның икенче яртысында Петербург язучыларыиыц түгәрәгендә танышкан, Казанга сөрелгән поляк студентлары белән һәм «Фнлоретов и Филоретов» исемле яшерен җәмгыять белән бәйләнештә булган, цензура тарафыннан тыелган китапларны Петербургтан алып 9 „с. Ә.’ № 6 кайткан һәм аларны үзенең танышлары арасында тараткан. Бу эше өчен ул жандармнар тарафыннан җавапка тартылган, соңыннан, Герцен белән бәйләнештә булганлыгы өчен, кулга алынган һәм сөргенгә җибәрелгән. Перцовта Пушкин көндезге ашны ашый һәм аның үзе белән, аның туганнары һәм Фукс белән сөйләшеп утыра, Казандагы 
язучыларның эшләре, тормышлары белән таныша. Шул вакыт ул Казан шәһәрендә чыгып килгән «Заволжский Мура- вий» исемле беренче әдәби журнал белән дә танышкан булса кирәк. Аларда ул бераз шахмат та уйнап ала. Перцовлардан чыкканнан сон, Фукс аны үзенең йортына алып* китә һәм хатыны — шагыйрә А. Фукс белән таныштыра. Алар анда Пугачев заманындагы вакыйгалар турында сөйләшәләр. Пушкинның язуына караганда, Фукс аңа күп кенә нәрсәләр сөйли. Шуннан соң профессор Фукс аны университет каршында торган, Пугачевта пленда булган купең Крупен- ников йортына алып бара. Ләкин бу «данлы гражданинның» сөйләгәннәре Пушкинны бик аз кызыксындыра һәм ул аны «Пугачев бунты тарихы»н язганда файдаланмый. Шагыйрь көннең калган өлешен яңадан Фуксларда рус әдәбияты турында сөйләшеп үткәрә. Фуксиың хатыны Александра Андреевна Фукс (кыз фамилиясе Апехтина) Пушкинның даһилыгы алдында бик нык баш иючеләрнең берсе. Гәрчә ул урта дәрәҗәдәге шигырьләр язса да, иҗат эшенә бөтен күңеле белән бирелгән була. Пушкинга ул үзенең шигырь белән язылган әкиятен укый. Шагыйрь аны яратып тыңлый, мактый, аның күңелен күтәрерлек сүзләр әйтә, гомумән, олы шагыйрь буларак, бу яшь шагыйрьгә үзенең игътибарын күрсәтә. Алар рус әдәбиятының күп кенә мәсьәләләре турында сөйләшәләр. Бу сөйләшүләрдән безне бик нык кызыксындырганы, билгеле, Николай I заманындагы жандарм-полиция режимы шартларында яшәгән язучыларның тормышлары турындагы 


 
 сөйләшүләр. Ләкин, бәхетсезлеккә каршы, аларныц бу турыдагы сүзләрен без А. Фуксныц истәлекләренең кайбер урыннарыннан сизенәбез генә. А. Фуксныц 1844 елда бу турыда язмавы бик табигый. Бу турыда ул бары тик түбәндәгечә генә язып үтә: «Ул безнең заман- дагьС карашлар турында, ул карашларның әдәбиятка йогынтысы турында, язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез турында бик күп сөйләде. Язучыларның һәркайсы турында үзенең фикерен әйтте һәм ахырда: «Карагыз аны, бүген кич мин ачык- тан-ачык сөйләшеп утырдым; безнең бу сүзләребез ике арада гына калсын», дип өстәде». Александр Сергеевич, төиге сәгать икеләрдә номерына кайтып, бик аз гына йоклап алганнан соң, иртә белән хатынына хат яза һәм А. Фу- кска кунак итүе өчен рәхмәт әйтеп язып җибәрә. Шуннан соң ул Казаннан чыгып китә һәм Лаеш, Болгар, Тәтеш, Сембер шәһәрләре аркылы Оренбургка таба юл тота. Пушкин Казаннан, аның тарихи 
урыннарыннан һәм андагы очрашулардан бик тирән тәэсиргә бирелеп китә. Казанда җыйган материалларны ул «Пугачев буиты тарихы»н язган вакытта бик нык файдалана. «Пугачев бунты тарихы» ул заман өчен гадәттән тыш бер әсәр булып чыга. Шул заманның тарихчыларыннан Карамзинның, Поле- войныц, Калайдовичиын һәм башкаларның әсәрләренә караганда, ул үзенең кыюлыгы, көчлелеге, теленең эшләнеше, фәннилеге, методы һәм гомуми концепциясе буенча бик күп өстен тора. Аныц басылып чыгуын Николай I сарае даирәләрендә кинәт шартлаган бомба белән генә чагыштырырга мөмкин. Пушкинның шәһәребездә булуы безнец өчен, казандылар өчен, аеруча әһәмиятле. Ул безнең шәһәрне тарихыбыздагы һәм культурабыздагы урынын тагын да күтәрә төшә. Пушкин карап йөргән тарихи урыннар, аныц исеме белән бәйләнешле йортлар безнец күз алдыбызга боек, даһи рус шагыйренең мәңге онытылмас образың җанлы итеп китереп бастыра.