Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ 
СҮНМӘС КОЯШ 
 
ШӘЙХИ МАННУР ☆ ҮЗЕБЕЗНЕКЕ
 Колач җәйсәң—колач җитми аңа, Күз- юнәлтсәң — чиген күрмисең, — Шундый Пушкин! Шундый шигъри дөпья! Гүзәллектә тиңен белмисең. 
Барган саен гөлләр күбрәк анда, Кошлар җыры, кояш нуры күп. Чәчәкләре чәчелеп яна таңда, Яшьлек дәрте, йөрәк уты күк. 
Анда күңел азатлыкка оча, Ирекле кош булып талпынып, Хисләреңне горур сафлык коча, Уйларыңа тула яктылык. 
Рус халкының бөтен даһилыгы, Күңеленең матур киңлеге, — Шунда балкый акыл, көч байлыгы, Русландагы куәт шикелле. 
Колач җәйсәң —колач җитми аңа, Күз юнәлтсәң — чиге юк аның,— Шундый киңлек Пушкин, Шундый дөнья, Гүзәллектә тиңе юк аның. 
Уртак Идел күк ул якын безгә, Бар күңелләр күрке, ил күрке. Ул — Гукай күк йөрәк түребездә, Ул — мәңгегә үзебезнеке!
Пушкин, Пушкин! Бу мөкатдәс исем Төшкәне юк халык теленнән, һичбер вакытта да аны алып Ташлап булмый йөрәк түреннән. Еллар, чорлар, гасырларны кичеп Алга барган саен, еракка — Бөек Пушкин якыная бара, Тамыр җәя бара йөрәктә. Еллар, чорлар аша без сизәбез Синең йөрәгеңнең җылысын, Безнең күңелләргә рәхәт биреп Торган төсле синең сулышың, һәр җырчының илһам йолдызы син, Баемаска туган кояш син; Гүзәл хезмәт, азат тормыш сөйгән Барлык халыкларга юлдаш син. Син дөньяның илләр, диңгезләрен, Язмышларын үткән юлчысы; Рус җиренең якты кояшларга 
Тиң булырлык даһи җырчысы!.. Дөньяда юк сине яратмаган, Сине үз итмәгән халыклар; «Безнең Пушкин!» — диләр бело' руслар, Таҗик, төркмән, чехлар, башкортлар. Татар халкының син уз Пушкины, Җырың яңгырый татар телендә; Син кадерле, данлы, бөек кунак, Бүген безнең Совет илендә. Синең җырың гөрли бөтен телдә Күңелләргә җылы, ямь биреп. Безнең каршыбызда Пушкин булып Көлемсери төсле мәңгелек. Даһи Пушкин, юлың чикләнмәгән, Әллә кая. ерак сузылган; Синең сүзең көчле аваз булып Яңгырап бара коммунизмга!.. 

 
ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП 
ШАГЫЙРЬ ГОМЕРЕ
 Җәберләүләр, сөрген һәм янаулар Сындырмады шагыйрь күңелен, Уйладылар җырны туктатырга, Якынайтып аның үлемен. 
Җырлар үлми, алар һаман яши, Торган саен көчле ишетелә, Белмәделәр пуля үтмәгәнне Пушкин кебек бөек кешегә. 
Шагыйрь күңеле Идел кебек тирән һәм ул көчле, үзе ярсулы. Ошатамын аның җырларына Киң Иделдә язгы ташуны. 
Кирәк чакта Идел тынып тора, Кирәк чакта ярсып ага ул. Шагыйрь гомере кебек озын булып, 
Россияне буйлап бара ул. 
Идел... Идел кага дулкыннарын Ярларыннан ташып чыга да. Җыр да шулай көчле һәм үлемсез, Ул тарала бөтен дөньяга. 
Җырың бара безнең белән бергә Җиңүләрне яулап алганда, һәм ул яши бөек һәйкәлсымаи Коммунизм йортын салганда. 
Синең гомерең булып, бөек Пушкин. Җырың ничек матур яңгырый. Шагыйрь өчен халык белән яшәү, Моннан да зур бәхет бармыни.
 
 
 
 
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН ★ ПУШКИН
 Күз алдына килә: туры сыны, Бөдрә чәчләренең вак дулкыны, Карт нянясы, торган җирләре... Кара диңгез ярларына басып, Давыл белән бергә ярсып-ярсып Ирек даулап шигырЬ сөйләве... 
Халык йөрәгенә төшкән орлык — Чын азатлык, изге турылык — Чәчәкләнгәч, кире шиңәрме? Кайнап-ташып чыккан дәрман- дәртнө, Чын җырчыга булган мәхәббәтне, Канлы ук, я үлем җиңәрме?! 
Грузин җырлый аны тауларында, Татар зурлый Идел ярларында, Казах сагына азат чүлендә... Аның җыры — һәркем телендә, Шигъри нуры — һәрбер күңелдә, Аның урыны — илнең түрендә.