Логотип Казан Утлары
Роман

АЛТЫН ЙОЛДЫЗ 


 ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК I 
Сугышның беренче айлары үтте. Хәзер инде, Гитлерныц бу сугышта куйган максаты һәркемгә дә ачык күренә оашлады. Фашистлар безнең шул кадәр зур көч куеп төзелгән Совет дәүләтен юк итәргә, совет кешеләрен кырып бетерергә, ә калган өлешен кол итәргә уйлыйлар. Большевиклар партиясе илгә туган куркынычны халыктан пичкаи- чан яшермәде. Өченче июльдә радио буенча бөек Сталин чыгыш ясады. Бу көннәрдә юлбашчының сүзен аеруча түземсезлек белән көткән миллионнарча совет кешеләре, Сталинны ишеткәннән соң, җиңел сулап куйдылар. Ул бөек көрәш юлын, җиңү юлын күрсәтте һәм бу сугышның гади сугыш булмаганлыгын, ә бөтен совет халкының Ватан сугышы икәнлеген әйтте, һәркемгә нәрсә эшләргә кирәклеген билгеләде. Мәкерле дошманның хыянәтчел төстә кинәттән һөҗүм итүе нәтиҗәсендә гаять авыр шартларга куелган .Кызыл Армия, бөек Сталин күрсәтүе буенча, үзенең төп көчләренә мобилизация ясарга керешеп, дошманга торган саен көчлерәк каршылык күрсәтә башлады. Ләкин өстенлек вакытлыча һаман да әле дошманның сугышка күптән хәзерләнгән кораллы көчләре ягында иде. Август башларында Совинформбюро Порхов, Невель, Смоленск һәм Житомир юнәлешләрендә бик каты сугышлар барганын хәбәр итте. Август урталарында сугышлар Кингиссепп, Новгород, Старая Русса, Гомель һәм Одесса яннарына күчте. Сентябрь башында безнең гаскәрләр бик каты сугышлардан соң, югары командованиеиец приказы буенча, Таллин шәһәрен калдырдылар. Немец самолетлары безнең башкалабыз Москвага һөҗүм итәргә маташа башладылар. Шул ук вакытта безнең халкыбыз шатлыклы хәбәрләр дә ишетте. Совет бомбардировщиклары Берлин өстендә оча башладылар... Мөнирә, ишектән килеп кергән әнисенә каршы йөгереп барып, аның кулларыннан кысты: Әни, тәбрик итәм! Безнең бомбардировщиклар Берлинны бомбага тотканнар! Берлинда зур янгыннар! Бу әле башлангычы гына, кызым. Алар әле совет халкының көчен күрәчәкләр. 
* Дәвамы. Башы 3, 4, 5 саннарда.
55 
 
— Немецларның Москвага бер-ике самолеты гына үтә алды, ә безнекеләр Берлин өстендә бер сәгать хуҗа булып торганнар! Мөнирә үзенең сөенечен һәм горурлыгын яшерә алмыйча сөйләде. Ул әле кичә генә авылдан кайтып төште. Үзенең иптәшләре — студентлар белән алар колхозларга урып-җыюда булышу өчен барганнар иде. Тәмам кояшта янып беткән, хәтта коңгырт чәчләре дә, маңгай тирәләрендә, кояштан уңганнар иде. Суфия ханым һаман да райкомда эшли һәм хәзер аның эше аерата күбәеп киткән иде. Ул өйгә бик соң кайта, ә кайвакытта хәтта кайта да алмый. Фронтка яңадан-яңа өстәмә көчләр туплау, халыкны оборона эшенә хәзерләү, завод-фабрикаларны хәрби ладка үзгәртеп кору» алариы эшче көчләр белән тәэмин итү, фронт заказларын вакытыннан элек үтәүне оештыру, эвакуацияләнгән предприятиеләрне һәм кешеләрне урнаштыру һәм тагын бик күп, бик күп мөһим эшләр буенча Суфия ханым, райком работнигы буларак, гаять зур көч куйды. Ул үз- үзен аямыйча эшләде. Саф һавада тазарып, чибәрләнеп кайткан Д1ө- ыирә беренче күрүдә әнисен таный алмыйча торды. — Әни, авырыйсыңмы әллә? — дип сорады куркып. Суфия ханым елмайды һәм туфляләрен салып, аякларын бөкләп, диванга утырды. — Бик ардым, — диде ул, күзләрен йомып. — Дүрт сәгать буенча хәрби занятие булды. Хәзер бит мин районда сугыш эшенә өйрәнүләргә дә җитәкчелек итәм. Эшем бик күп. Бер минут чамасы ул шулай күзләрен йомган килеш торды да, кинәт Мөнирәгә сорау бирде: — Мөнирә, син яндыргыч бомбаларны сүндерә беләсеңме? Мөнирә бу көтелмәгән сорауга аптырый төшеп җавап бирде: — Юк, әни, белмим. — Минем противогазым эчендә... китап бар. Укы... Суфия ханым утырган көенчә йокыга китте. Мөнирә аның баш астына мендәр салды, өстенә җиңел юрган япты. Аннары әнисенең противогазы эченнән ПВХО китабын алып, укып башлады... Сугышның беренче көненнән үк фронтка китәргә ашкынып торган Л1ө- нирә дуслары Ләлә һәм Һаҗәр белән райкомол, обкомол һәм военкомат бусагаларын күп мәртәбәләр таптады. Алар кебек, бор сәгать кичекмичә фронтка китәргә теләүче яшьләр меңләгән булганлыктан, райко- молда да, обкомолда,да һәм военкоматта да «ашыкмадылар». Гаризаларын алдылар, ә җавабын көтәргә куштылар. Озакламыйча, райкомол карары буенча алар, шәһәр яшьләре белән бергә, өчесе дә авылга — колхозларга ярдәмгә киттеләр. Мөнирә белән Һаҗәр турыдан-туры кыр эшләрендә эшләделәр, ә Ләләне агитколлективка беркеттеләр. Кичә, Казанга кайту белән, Мөнирә Ләләгә, аннары Һаҗәрләргә йөгерде. Бәхеткә, алар икесе дә өйдә булып чыктылар. Ләлә берничә көн алдан- рак кайткан, ә Һаҗәр әле яңа гына кайтып кергән, хәтта өс киемнәрен дә алмаштырырга өлгермәгән иде. Алар соңгы яңалыклар белән бүлештеләр һәм иртәгәсе көннән, яңадан, фронтка китү ягын кайгырта башларга сүз куештылар. Чыннан да, кайчанга кадәр көтәргә мөмкин! — Безнең турыда бөтенләй онытып куюлары бар! — диде Ләлә. Иртән сәгать тугызларда алар Обкомолда иделәр инде. Өстенә хәрби гимнастерка кигән, чандыр гына йөзле Обкомол секретаре алар белән бик ипләп сөйләште. Дөрес, аны әледән-әле телефон шалтыраулары бүлдерде. Кайчагында ул берьюлы ике трубканы алып сөйләште. Ләкин сыиаучап, җанлы күзләре һаман да тынып калган кызларда иде, гүя алар кызларның омтылышларын хуплыйлар һәм шул ук вакытта, ярдәм итә алмавы өчен, көенәләр иде. Сез шуны аңлагыз, кызлар,—диде секретарь телефон звоноклары тынып торган арада. — Без дошманнарга каршы каты сугышлар алып бару белән бергә, илебездә коммунизм төзүне дә дәвам иттерәбез. Бүген
56 
 
фронтта хәлләр кыен булса да, без җиңүебезгә ышанабыз. Шуңа күрә безгә һәр өлкәдә — медицина буенча да, химия буенча да, сәнгать буенча да белгечләр бик кирәк. Мин сезнең омтылышыгызны аңлыйм, ләкин бүгенге көн белән генә яшәмәгез, иртәгеге көнебезгә дә карагыз, кызлар. Ул чагында сезгә күп нәрсә аңлашылыр. Минем киңәшем: сез үзегезнең укуыгызны дәвам иттерегез. Ә гаризаларыгыз бездә калсын. Әгәр кирәк була калса, без сезне истә тотарбыз. Обкомолдан чыккач, Ләлә үзенең ачулы күзләрен әле Мөнирәгә, әле Һаҗәргә күчереп, — Юк, ничек кенә юатмасыннар, мондый авыр сугыш көннәрендә, дошман илебез йөрәгенә якынлашканда, мин балет мәктәбендә укый алмыйм. Кешеләр кан коеп торган чагында, аккош яки күбәләк булып биергә күңелем тартмый. Мөнирәгә яхшы ул. Врач булгач, аны барыбер фронтка җибәрәчәкләр. — Я, инде, Ләлә, син алай артык өзгәләнмә. Кемнең кайчан китәсен берәү дә белми,—диде Мөнирә сабыр гына. — Секретарь иртәгеге көнгә дә карарга кирәк диде бит. Ул моны безне юатыр өчен генә әйтмәде ич. Бу чыннан да шулайдыр. Без генә белмибездер. — Аны мин аңлыйм. Фронтка бит мин нинди булса бүтән өмет белән барырга җыенмыйм. Мин шул иртәгеге көнем якты булсын өчен көрәшергә телим. Һаҗәр сүзгә катнашмады. Ул ничектер артык сагышлы, артык 
Егорова урамны аркылы йөгереп чыкты да, иптәшләренең кулларын- кыса-кыса күрешә башлады. Ул зәңгәр блузадай һәм чүвәкләрдән иде. Башында һаман шул ук озын козыреклы физкультурниклар кепкасы. Яңаклары янып торалар, уң кашы өстендә кара буяулы бармак эзләре күренә. Кызлар, каян болай өчәүләп кайтасыз? — Обкомолга барган идек тә... Мин дә үзебезнең кызлар белән анда бик күп йөрдем, — дип эләктереп алды Надя, эшнең нәрсәдә икәнен бик тиз аңлап. — Безнең кызлардан бары өч кенә кеше фронтка китү бәхетенә иреште: Ирина Цветкова, Зоя Бондарева һәм Маша Зорева. Ә калганнарына отказ. ездә дә шундый ук хәл, — диде Ләлә көрсенеп һәм өстәп сорады: — Соң, син үзең, Надюша, нишләмәкче буласың? — Мин заводка урнаштым. дыларЗаВ0ДКа? ДИП кызлаР өчесе Дә берьюлы гаҗәпләнеп сора- ИЬ_П1 Минем әти®м «Урак-чүкеч» тә токарь булып эшли иде. Дүртенче Z“ ШкГчык“ымР0ИТКа 03аТТЬ,К- Б“ШЫ",е ",ОЛЬДЭ аиыц стаи0' — Ә укуың? Хәзер минем заводта булуым мөһимрәк. Уку соңыннан Анда ган4 яшХаРхәХез^п- МИ/еМ КебеК’ ^^^Рен-абыУйларын “ашырмадыгызмы? Р ДГа бИК КүП’ Сез заводка “<е₽Ү турында уйла
моңсу иде. Кызлар, култыклашып, Кремль тротуары буйлап атладылар. Көн соры һәм бөркү иде. Урамда хәрби кешеләрнең күплеге аеруча күзгә ташлана. Менә Чернышевский урамы буйлап, Кремльгә таба, кызылармеецлар колоннасы килә. Алар җырлыйлар. Өсләрендә яңа гимнастеркалар, пилоткаларының йолдызлары ялтырыйлар. Халык аларга хөрмәт белән күз токи.. Колонна үтеп киткәч, урамның аргы ягыннан кызларга Надя Егорова кычкырды: — Ләлә, Мария! — Надюша... 
57 
 
— Юк, без фронтка китәргә телибез, — диде Ләлә, кискен итеп. — Мин бүтән бернәрсә турында да уйламыйм. — Уңышлык телим, Ләлечка. Мин төнге сменадан кайтып киләм- Арыдым. Син минем яңа адресымны белмисең бугай, Нагорная, 5. — Кайчан күчтегез? — Майда, әтигә яца квартира бирделәр. Әгәр китсәгез, хат язып торыгыз кызлар. — Обязательно, Надюша. — Хушыгыз! — Хуш! Егорова Миславский урамы буйлап төшеп китте. Ләләләр Пионер- скийдан Бауманга борылдылар. — Әллә миңа да, Надя кебек, заводка керергәме?—диде Һаҗәр уйчан гына. Ләлә кискен рәвештә аңа каршы төште. — Фу, нинди син, Һаҗәр, — диде ул кара күзләрен уйнатып,— Нигә шулай икеләнергә? Үз алдыңа ачык максат куярга һәм шуңа теләсә нәрсә булса да ирешергә кирәк. Мин шулай гына уйлыйм. — Заводта да фронттагы кебек батырлы-к күрсәтергә мөмкин, — диде Мөнирә, Һаҗәрне яклап. — Нык тыш булмаганда, фронтта җиңәргә мөмкин түгел... — Болар бар да дөрес, — дип бүлдерде Ләлә. — Ләкин нигә икеләнергә! — Мин икеләнмим. Мин бүген китәргә хәзер. Ләкин барып чыкмаса? — Барып чыгар. Теләк — эшнең яртысы диләр. Бары тик бик-бик теләргә генә һәм һичнәрсә алдында чигенмәскә генә кирәк. Бауман урамы чатында алар туктадылар. — Совет хатын-кызлары!. — дип радиодан дулкынланган көчле тавыш ишетелде. — Халыкларның азатлыгы өчен, балашарыгызның бәхете очен гитлеризмга каршы изге сугышка күтәрелегез! — Менә, — диде Ләлә, күзләрен уйнатып. — Менә, безгә мөрәҗәгать итәләр бит! Ә без һаман Казан урамнарында култыклашып йөрибез. Юк, мин артык түзә алмыйм, түзә алмыйм, кызлар! — Чү, Ләлә, тыңлыйк әле, — диде Һаҗәр. — Тыңла! Ә мин тыңларга теләмим. Мин хәрәкәт телим. Ни өчен мин кесәмдә комсомол билеты йөртәм. — Әкрен инде, Ләлә. Ләлә кулын селекте дә ашыгып китеп барды. — ... Хәзер Советлар Союзының’сугыш кырларында бөтен кешелек дөньясының киләчәге хәл ителә,—дип дәвам итте диктор. Дикторның соңгы сүзләреннән кызлар /Москвада Совет хатЪш-кыз- лары митингысыида кабул ителгән бөтен дөнья хатын-кызларына мөрәҗәгатьне тапшыруларын аңладылар. — Әйе, Ләлә хаклы, — диде Мөнирә Һаҗәрне култыклап, һәм алар Кольцога таба киттеләр. — Безгә үз дигәнебездә ныграк булырга кирәк. Берничә көннән соң, Мөнирә Казан хатын-кызларының фашизмга каршы митингысыида катнашты. Митинг цирк бинасында җыелды. Йөзләрчә кешеләр арасыннан Мөнирә үзенең танышларын эзләгән вакытта аның күзенә Надя Егорова һәм Суфия ханым чалынды. Әнисенә ул ерактан баш иде һәм Надя янына барып утырды. — Син сөйлисеңме? — дип сорады Надя. — Юк, ә син? — Мин сөйлим. Мин сөйләмичә булдыра алмыйм. Без әтинең сугышта һәлак булуы турында хәбәр алдык... — Ни сөйлисең, Надя. Бәлки, ул дөрес түгелдер. — Без барыбыз да аның дөрес булмавын телибез. Ләкин... О> Мария, белсәң иде минем йөрәгемдә бу фашистларга нинди ачу!
58 
 
Митинг ачылды. Бер-бер артлы чыгып сөйләгән хатын-кыз врач- лапнын фән эшлеклеләреиец, инженерларның, эшчеләрнең, артистка- парныц’ йорт хозяйкаларыиың, студенткаларның тавышында дошманга чиксез нәфрәт һәм ахыр чиккәчә көрәшергә әзер тору яңгырады, Надя сөйләгән вакытта Мөнирә үз гәүдәсенә электр тогы тоташкан шикелле утырды. Дустының йөрәгендәге изге нәфрәт тулысы белән аның да йөрәгенә күчте. , — Без, совет кызлары, бөек Сталинны ышандыра алабыз, явыз дошманны тармар китерер өчен никадәр корал кирәк булса, без шул коралны эшләп бетермичә станокларыбыз янынпа,н кузгалмаоыз! Надя Мөнирә янына килеп утырганда да аның тәненнән эссе бәрә, күзләре ялтырыйлар, күкрәге бер күтәрелә, бер төшә, ә нәфис уелган борын яфраклары дерелдиләр иде. Надядан соң тагын берничә кеше сөйләде, аннары укытучы Энҗе апа Таҗневага сүз бирделәр. Мөнирә аны күптән күргәне юк иде, бик шатланды. Энҗе апа һич тә үзгәрмәгән шикелле. Шундый ук төз, җыйнак, пөхтә. Ул кабаланмыйча сөйләде, ләкин эчке киеренкелектән аның сүзләре, бүтәннәрнеке кебек үк, ялкынлы иде. — ... Совет кешесенең йөрәге зур, — диде Энҗе апа, кара кысалы күзлегенә уң кулы белән җпңелчә кагылып. — Ул бөек мәхәббәт белән беррәттән үзенең эченә бөек нәфрәтне дә сыйдыра. Канлы Гитлерга һәм аның бандаларына без нәфрәт белдерәбез. Бу нәфрәтне без балаларыбызга да, балаларыбызның балаларына да васыять итеп калдырабыз... Давыл алдын хәтерләткән тирән тынлыкта йөзләрчә кешеләр укытучының нәфрәтле сүзләрен тын да алмыйча тыңладылар. Ул, бөтен кешелек дөньясы гасырлар буенча кадерләп һәм саклап үстергән культура памятнпкларын, иң элек, бөек рус халкы тудырган җәүһәрләрне — борынгы Новгород шәһәрен, Псков архитекторлары тудырган искиткеч храмнарны, йөзләрчә музейларны һәм бүтән культура учакларын гитлерчыларның утка тотуы турында сөйләде. — Без укытучылар, — диде ул ахырда, — тыныч профессия кешеләре. Ләкин бөек Ватан сугышы көннәрендә тыныч профессияләр юк һәм без, халык укытучылары, сугыш кешеләре булып әверелдек. Фронт өчен, Кызыл Армия өчен, җиңү өчен без барын да бирергә әзер. Митингтан соң, Мөнирә туры институтка йөгерде. Иртән военкоматта аңа, әгәр институтта каршы килмәсәләр, без сезне медсестра итеп, фронтка җибәрә алабыз диделәр. Мөнирә директор белән сөйләшергә ашыкты һәм рөхсәт ала алуына шикләнмәде. , Студентларның байтагы фронтка киткән иде инде. Студенткалардан да китүчеләр булгалады. Китми калганиарыиың да уенда фронт кына. Бу хәлгә башта администрациядә артык әһәмият бирмәделәр. Сугыш вакыты булгач, шулай булырга тиеш дип карадылар. Ләкин Мөнирә директор янына кергәндә, бу караш үзгәргән иде инде. Чәченә чал төшкән директор, тирән креслода утырган килеш, Мөнирәгә карап, тавышын күтәрмичә генә сөйләде. Сезнең теләгегезгә каршы, иптәш Илдарская, — диде ул тамырлары беленеп торган куллары белән ниндидер калып бер томны -сый- пый-сыйпый, — һичбер әйтер сүзем юк. Илнең азатлыгын саклар өчен фронтка китәргә ашкыну — күркәм сыйфат. Ләкин... Мөнирә, бик кызарып, аның сүзен бүлдерде. Гафу итегез, Степан Гаврилович, — диде ул тпз-тиз. — Мин кечкенәдән сугышчылар арасында тәрбияләндем. Хәтта сугышта туганмын да. Хәзер, бу авыр көннәрдә минем алар арасында булуым зарур. Мин алар арасында булырга тиешмен! Степан 1 аврилович башын селкә-селкә үзенең, тамырлары беленеп торган куллары белән сахтыян тышлы калын томны һаман сыпырып
59 
 
горды. Мөнирә тагын берничә минуттан аның ихтыярына тулысы белән буйсыначагын сизеп, үзенең соңгы аргументын әйтергә ашыкты. — Әгәр болан җибәрмәсәгез, мин әтигә язачакмын. Ул мине хәрби совет аркылы алдырыр. Бу сүзләрне ишеткәч, Степан Гаврилович аңа чиксез җәберсенеп карады шикелле. Бәлки, бу җәберсенү дә булмагандыр, ә шелтәләү булгандыр, һәрхәлдә Мөнирәгә ул директорны» бик тирән җәберсетте шикелле тоелды. Һәм Степан Гаврилович урыныннан торып, келәм җәйгән кабинеты, буйлап, ишекле-түрле йөри башлагач, кызның сулыш алуы тукталды. «Хәзер куып чыгарыр, ачуланыр», — дип уйлады ул. Әмма директор ачуланмады, ул хәтта гадәтенчә, кызмады да. Кулларын аркасына куеп, бик тирән уйга чумгандай һаман йөренде. Ул гүя /Мөнирәнең барлыгын да онытты. Кыз ирексездән аны күзәтергә мәҗбүр булды. Степан Гавриловичның бер кулбашы югарырак, икенчесе тәбәнәгрәк. «Яшь чагында партада дөрес утырмаган», дигән уй кызның миендә елтырап үтеп китте. Директорның башында профессорлар кия торган түгәрәк берет. Өстендәге кара костюмы бераз иркенрәк, ә җиңнәре һәм чалбар балаклары озынрак. Бәлки, ул ябыга төшкәнгә, киеме шулай иркен булып калгандыр. Кабинетта бик эссе булып китте. Мөнирә соры костюмы өстеннән муенына салган зәңгәр яулыгын алып, тезләренә куйды да, озын, ак бармаклары белән бөтерә башлады. — Сез, акыллы кыз, Мөнирә, ә хәзер бөтенләй мәгънәсез сүзләр әйттегез, — диде Степан Гаврилович, ниһаять, йөрүеннән туктап.— Хәзер Ватан сездән тырышып укуны таләп итә. Фронтка белгечләр, яхшы врачлар кирәк. Илебез үзен коткаручыларның, яралы сугышчыларның язмышын теләсә* кем кулына тапшыра алмый. Кеше * безнең өчен бөтен нәрсәдән дә кадерле. Бигрәк тә сугышчы. Әгәр дә сез ул кешеләрне чын күңелдән сөясез икән, үзегезне аларга ярдәм күрсәтүгә лаеклы иТеп хәзерләгез. Белемегезне күтәрер өчен һәр минуттан файдаланыгыз. Чөнки уку сроклары без уйлаганнан күп кыскаруы мөмкин. Шуңа күрә райкомнарга йөреп вакыт әрәм итмәгез. Анда болан да эш җитәрлек. Шулай ук әтиегезне дә борчымагыз, аның да хәзер эшләре бик күп, аннары ул барыбер мин әйткәннәрне генә язачак. Мөнирә директор кабинетыннан ут кебек кызарып чыкты. Көтеп торган иптәшләре аны сырып алдылар һәм: «Я, я, пи әйтте? Бик каты ачуландымы?» дип’тарткалый башладылар. Алар барысы да подполковник кызына директор һәр хәлдә башкачарак карар дип көткәннәр иде. Мөнирә аларга җавап бирмичә, буш аудиториягә кереп китте дә, өстәлгә капланып, елап җибәрде... Шул көннән алып, Мөнирә райкомга йөрүдән туктады. Ләлә белән Һаҗәр исә һаман йөри бирделәр. Райкомол алариы җәмәгать эше тәртибендә, Казан подворьесы гостиницасы бинасында урнашкан госпитальгә җибәрде. Алар анда көн саен кичләрен йөрделәр. Беренче көннәрдә бүлмәләрне җиһазландырырга булыштылар. Соңыннан, яралылар килә башлагач, авырулар янында кизүдә тордылар, аларга китаплар, газетажурналлар укыдылар, кайберләренең сораулары буенча хатлар яздылар. Бер көнне Ләлә белән Һаҗәр госпитальдән төнге унда чыктылар. Икесе дә бик арыганнар иде. Урам караңгы, утлар сүндерелгән. Сибәләп кенә яңгыр ява. Бернәрсә күренми. Тик баскыч һәм капка төпләрендә кизүдә торган кешеләрнең үзара пыш-пыш сөйләшүләре генә ишетелә. Бер капка төбендә алар: —- Хәзер яңгырлар китте инде, атналар буенча туктамаячак, армиягә кыен булачак.
60 
 
 
__  Рас әйтәсең, Фәхри бабай, көзге яңгырларда кыен, дигән сүзләрне ишетеп калдылар. Икенче бер капка төбендә бер ир белән бер хатын сөйләшә иде: — Пример, мин немечиы күргән кеше.. Аның иң яхшы дигәне дә безнең Рәсәй кешесенең тырнагына тормый. Зря комсызлар. — Илебезне харап итеп бетерәләр инде. Мәскәүгә җитәләр, ди. Бик кызу киләләр, ди. — Килүен кызу киләләр, әмма ипчек китәрләр! Наполеон дигән сугыш чукмары да килгән бит бер заманны Рәсәигә... Өченче бер баскыч төбендә яшь кенә бер егет белән кызның сөйләшкәне ишетелде: — ... Мин сине көтәрмен, Саша. — Туйны җиңү бәйрәмендә ясарбыз... Бауман урамындагы һәр капка, һәр баскыч төбендә кызлар шушындый, төрлетөрле, ә асылда бернәрсә — сугЫш турында барган сүзләрне ишеттеләр. Алар култыклашып, әзрәк алга иелгән килеш, яңгырга каршы атладылар. — Нинди караңгы төн!—диде Ләлә. — Күзгә төртсәң күренми. — Монда ярый, таш җәйгән урамда ничек тә атлыйсың, — диде Һаҗәр. — Менә фронтта... Анда бигрәк кыендыр. — Ай! Ләлә бер аягы белән су тулгап чокырга басты һәм читкә китеп, аягын селкә башлады. — Туфлям эче лачма су. Грипп электермәсәм генә ярар иде. Һаҗәр көлеп җибәрде. — Ләлечка, син нинди сабый. Үзең фронтка омтыласың, үзең аягың чыланудан куркасың. — Аягым чыланудан түгел, авырып, фронтка бармый калудан куркам,— дип төзәтте Ләлә. Берникадәр вакыт алар сөйләшми бардылар. Кемнәрдер аларга- каршы очрадылар. Кемнәрдер узып киттеләр. Кайдадыр, әллә Островский урамында, әллә Киров урамында шаулап үткән танклар тавышы ишетелде. , — Һаҗәр, җаным, мин бу госпитальгә артык йөрмәм, ахрысы, — диде Ләлә пошыиулы тавыш белән. — Мин кешеләрнең ыңгырашуларына түзеп тора алмыйм. Кан күрсәм, йөрәгем әллә нишли. Аннары бу дару исләре... Бөтен бавырларымны актаралар. Юк, мин монда түзә алмыйм. Мин кешеләрнең бу сызланулары өчен дошманнан үч алырга телим. о— Ә мин калырмын, ахрысы. Мин кешеләрне кызганам. Алар шундый таза, көчле ирләр ярдәмгә мохтаҗлар. Син теге почмактагы, Пионерскийга карый торган бүлмәдәге яралыны беләсеңме? — Сукырайган Иващенкомы? — Әйе. — Ул һәрвакыт сүгенә, тешләрен шыгырдата. Бик кырыс кеше булса кирәк. Мин аңардан куркам. — Мин дә аның йөрәге ташка әверелгәндер дип уйлый идем. Ә бүген ул миңа: «Сестричка, сезнең кулыгызны тотарга ярыймы?»—ди. Мин аңа кулымны бирдем. Аның учы минеке кадәр өч бардыр. Ул минем кулымны йомшак кына сыйпады да:—«Әйтегез әле, мин нинди шәһәрдә?» дип сорады. Казанда, Казан шәһәрендә миң әйтәм. «Ә Львов еракмы?» —ди. Мии, ерак дидем. Ул бик авыр көрсенде. Аннары: «Анда минем сөйгән кызым калды, — диде, — син, — диде,— минем чәчем агарганга карама, бу сугышта шулай булды. Югыйсә мин яшь әле...» диде һәм кинәт урыныннан күтәрелергә тотынды- Ьөтен тәне калтырый башлады, иреннәре кыйшайдылар. «Немецлар!..» дип кычкырды ул. Мин аны тынычландырырга тырышам, ә ул
61 
 
тынычланмый: «Немецлар аны аттылар бит!» — дип кычкыра. — Юк, мин әйтәм, атмадылар. Ул исән!—ышанырсыңмы шуннан соң ул бөтенләй йомшарып китте. Нәкъ сабый балаларча: «Чынлапмы?» — дип сорый бит. «Чыннан, чыннан», — дидем мин. Ул тынычланды һәм: «рәхмәт, сеңелем!» диде. — Бу каһәр суккан фашистлар безне сөйгәннәребездәп аерып яына калмыйлар, алар безне кол итмәкчеләр. Алар үзләре басып алган урыннарда совет кешеләренең муеннарына номерлар тагалар, ди. Кызлар Кольцога чыктылар. Монда да караңгы. Трамвайлар йөрми. Тик ара-тирә утлары яртылаш сүндерелгән автомобильләр генә үгеп китәләр иде. Кинәт кайдадыр чатта радио сөйли башлады: «Граждане, воздушная тревога, воздушная тревога...» Ул да булмады сиреналар, паровозлар ачы тавышлар белән сызгыртырга тотындылар. Лагын бер секунд үтмәгәндер, күк йөзендә прожекторлар нуры айкала башлады. Кызлар ниндидер бер йортның парадныена кереп, тревога беткәнче шунда тордылар. Урам берьюлы бушады. Анда бары патрульләр генә атлап үттеләр. Парадныйда кызлардан башка да берничә кеше бар иде. Алар үзара әкрен генә сөйләштеләр: ' — Мондый төндә нинди самолетлар очсыннар. — Сугыш вакытында очалар, күрәсең. — Бәлки, өйрәнү генәдер. ’— Бәлки. Тревога беткәч, кызлар юлның калган өлешен йөгерә-нөгерә кайттылар. Ләлә Һаҗәрне үзләренә кунарга чакырды. — Безгә генә керик, ялгыз эч поша. Ләләләр йортының капкасы төбендә кызлар алдына клеенка плащлы бер ир кеше килеп чыкты. Кызлар, сискәнеп, артка чигенделәр. —- Курыкмагыз, кызлар. Бу — мин. — Хафиз!—дип шатланып кычкырды Ләлә, — син нишләп монда йөрисең? — Сезне көтәм. Саубуллашырга килдем. — Саубуллашырга? — Әйе, иртәгә китәм... Артиллерия училищесына. Һаҗәр Ләлә белән Хафизның икесең генә калдырырга кирәклеген аклады. Сизгер кыз йөрәге монда өченче кешенең артык икәнлеген әйтте. — Иптәшләр, гафу итегез, мин китим, — диде ул, Хафиз белән Ләләне берьюлы кулларыннан тотып. — Хафиз, синең белән саубуллашмыйм. Иртәгә озатырга төшәрбез. — Рәхмәт. — Нигә, бездә кунмыйсыңмыни, — диде Ләлә. — Юк инде, кайтыйм. Валентина Андреевна да авырыбрак тора. — Озатып куйыйк алайса. — Кирәкмәс, Хафиз. Монда якын. Мин курыкмыйм хәзер. Хушыгыз. Һаҗәр китте. Ләлә белән ’Хафиз яфраклары коелган тирәк астында икәү генә калдылар. Бу вакытта яңгыр туктаган, күктә ерткаланган авыр болытлар арасыннан тулган ай күренә иде. Аның тонык яктысында юеш агачлар, урамдагы яңгыр сулары елтырыйлар. Ләлә белән Хафиз "бер минут чамасы сүз таба алмый тордылар. Аннары Ләлә, Хафизның кулларыннан тотып, кайнар итеп пышылдады: — Хат язарсыңмы? Мине онытмассыңмы? Ай яктысында кызның кара күзләре нурланып балкыдылар. — Мин сине һпчкайчан онытмам! — диде Хафиз барлык яшьлек дәрте беЛән. Ул Ләләне култыклады һәм алар кайка алдында арлы- бирле йөренә башладылар.
62 
 
— Укуыңны дәвам иттерәчәксеңме, Ләлә? Ләлә уйлап та тормыйча җавап бирде: — Юк, мпп иртәме-соңмы фронтка китәчәкмен. Хафиз, укуыңпы дәвам иттерергә кирәк иде дип, Ләләне үгетләмәде. Ул Ләләнең үз дигәнен җиренә җиткерәчәген белә иде. — Син үзеңне сакла, — диде ул, әйтерсең, ул чыннан да Ләләне фронтка озата иде. — Син дә үзеңне...—диде Ләлә һәм кинәт шундый иркә тазыш белән өстәде, — минем өчен сакла, ләкин батыр бул! Бу төп аларның икесе өчен генә пде. Күпме еллар буенча алар бергә булдылар, күпме очраштылар, күпме паркларда, театрларда, киноларда булдылар: Ләкин һичкайчан алар үзләрен бүгенгедәй якын итеп .сизмәделәр. Бүген, бәлки озак-озак елларга аерылышыр алдыннан, йөрәкләре бергә кушылдылар. i — Ләлә,—диде Хафиз эчке дулкынланудан кысылган тавыш белән.— Мпп күптән әйтергә йөри идем... күптән... мин... Ләлә кара күзләрен күтәреп, аңа карап, көтеп торды. — Мин... Тагып бер генә сүз әйтергә пде. Ләкин ул сүз, төер шикелле, тамак төбенә тыгылган. Тел аны әйтер өчен һич кенә дә әйләнми. Әгәр бу аларның бергә үткәрә торган актыккы кичләре булмаса, ул, бәлки, әйтмичә дә киткән булыр иде. «Сөям» дигән сүзне йөз тапкыр кабатларга әзер торган кешеләр дә юк түгел. Ләкин алар кызганычлар, чөнки алар чын мәхәббәтнең бөеклеген һәм сафлыгын, ләззәтен һәм көчен бер генә тапкыр кичерүдән дә мәхрүмнәр. Әгәр дә алар чын мәхәббәт белән янган яшь егетнең бу сүзне әйтә алмый азаплануыннан көләләр икән, димәк, алар үзләренең рухи фәкыйрьлекләреннәи көләчәкләр. Бәлки, бу сүзне әйтми китү хәерлерәктер. Сугыш бит. Алда ниләр буласын кем белә. Бәлки, яраланырга, имгәнергә туры килер. Нигә яшь кызның күңелен җилкендерергә. Менә шулай, бик якын дусларча кулларны каты итеп кысып аерылырга да, китәргә. Ә сугыштан соң;. исән калсак... Бу шикләнүләр, бу каршылы!клар Хафизныщ күңеленә бер генә секундка килделәр. Юк, ул яшьлегенең нң саф, иң якты, иң югары тойгысын әйтми китә алмый иде. Әгәр әйтмәсә, бу табигатькә каршы адым булачак. Бу үз бәхетеңнән үзең кул селтәү булачак. — Ләлә, — диде ул, бөтен көчен җыеп. — Мин сине сөям... Ләлә тәненнән ток үткән шикелле сискәнеп китте. Кинәт бу болытлы, караңгы төндә аның күңеле шул кадәр яктырды, әйтерсең, нурланып кояш чыкты, һәм ул яшь кызларның бөтен сафлыгын ача торган тарты- нулы тавыш белән: Мин дә...—диде, һәм аларның кайнар иреннәре бергә тоташтылар. Аерылышкан вакытта Хафиз елмайды һәм бик гади итеп, — Мин хәзер һичнәрсәдән курыкмыйм. Миң исән әйләнеп кайтуыма ышанам, — диде. — Mini дә ышанам, — дип кабатлады Ләлә. — Безнең мәхәббәт үлемнән көчлерәк булачак. ... Хафизны армиягә озаткач, Ләлә берничә көн буенча сәер хәлдә йөрде. Бер караганда ул гаять сагышлы, икенче караганда шат, бәхетле иде. Хәтта йөреше дә үзгәрде кебек. Ул йөрми, — оча, биеми, — йөзә иде. Укучыларына карата бик кырыс булырга яраткан балетмейстер, үзе дә сизмәстән аңа: — Ләлечка, синнән киләчәктә бик яхшы балерина чыгачак. Сип — талант! Зинһар фронт белән җенләнүләреңне ташла. Аида аягыңны чылатып, ревматизм алуын, бар. Син аякларыңны күз карасы кебек сакларга тиешсең, — диде.
63 
 
Үз һөнәренә бөтен йөрәге белән гашыйк булган һәм үз вакытында Ленинград, Москва сәхнәләрендәге балетларга катнашкан бу яхшы күңелле укытучының сүзләре Ләләне чиксез сөендерделәр. — Чынмы? Чынмы, Мифодий Сергеевич?—диде ул, кара күзләрен ялтыратып. — Чын, чын, Ләлсчка, ихлас! — дип кабатлады балетмейстер. Кыз, бетмәс-төкәнмәс бәхет эченә чумып, очыиа-очына иптәшләре арасына йөгереп китте. Алар аны чолгап алып: «Ни булды, ни булды?» дип төрле якка тарткалый башладылар. Ә шундый шат Ләлә, кинәт сагышланып китеп, тәрәзә яңагына барып сөялде дә, көзге яфраклар себерелеп торган буш урамга карап тора башлады. Ул үзенен. ни өчен болай булуын бары Һаҗәр белән генә уртаклашты. — Һаҗәрем, — диде ул аны кочаклап, — сөйгән кешең булганда яшәве нинди яхшы икән! Моңа кадәр мин ничектер бөтенләй башка дөньяда яшәгәнмен шикелле. — Син чын күңелдәнме? — дип сорады Һаҗәр. Ләлә аңа назлы шелтә белән карады: — Бүтәнчә мөмкһнмени!? — Көтү бик авыр диләр. — Булсын! Хәзер минем өчен бүтән малайлар юк инде. Менә кара, — Ләлә язу өстәленнән көмеш дагалы альбомын алып килде һәм тиз-тиз аның битләрен ача башлады. Альбом битләре буш иде. — Син монда кемнәрнең рәсемнәре торганын беләсең ич. Барысын да яндырдым! — Җүләр, рәсемнән нәрсә була. — Күңелне аздырмасыннар! Болай бары тик Ләлә генә эшли ала иде һәм Һаҗәр аңа каршы ни дпп тә әйтергә белмәде. Бер атнадан соң, ничектер көтмәгәндә, Ләлә армиягә китеп барды. Һаҗәр моңа да гаҗәпләнмәде. Бу шул ук Ләләнең эше иде. Суслонгер лагереннан аның барлыгы ике хаты килде. Берсендә ул Казанда калган дусларын шак катырып,, снайперлыкка өйрәнә башлавын язган иде. Хаты шундый күтәренке иде, әйтерсең, ул аны Артектагы пионерлар лагереннан җибәргән. Һаҗәр белән Мөнирә аның хатын укыганда көлә-көлә эчләре катып бетте. Икенче хаты исә кыска һәм бик ашыгып язылган иде. «Мөнирә һәм Һаҗәр! Җаннарым! Икегезгә бер хат язам. Вакытым бик тар. Без озып юлга чыгабыз. Казан аркылы үтәрбез, ләкин туктарга туры килмәс, ахрысы. Мин инде сезгә кул гына болгап үтәрмен. Шуның өчен алдан ук сезнең белән күзләрегездән үбеп күрешәм. Сау булыгыз, сөеклеләрем. Бер үтенечем: дәү әнинең хәлен ешрак барып белгәләгез. Юатыгыз. Минем өчен борчылмасын. Мин югалмам. Мин кечкенәдән коллективта үскән бала. Хафиздан өч көн саен хат алып тора идем. Моңа кадәр Иаильне генә шагыйрь дип йөри идек. Белмәгәнбез, Хафиз да шигырь яза икән. Хатларының яртысы шигырь белән! Ярый, хушыгыз, дусларым. Боларын хатка язмасам да ярый икән. Сезне якын күргәнгә яздым. Мин илемнең бәхетен һәм азатлыгын сакларга киткәнгә үземне бәхетле саныйм. Хушыгыз. Җиңү бәйрәмендә күрешербез. Р. S. Мөнирә! Хат язганда Галимгә миннән сәлам куегыз! Кем белә, бәлки очрашырбыз да әле. Ә син, Һаҗәр, Наильгә җил кызыннан сәлам яз. Ул, кайчандыр, күптәи-күптән, миңа шул кушаматны биргән иде. Мин аны онытмыйм. Тик хәзер... мин җил кызы түгел, давыл кызы буласым килә! Сезнең Ләләгез. 1942 ел, январь».
64 
 
Хат эчендә рәсем дә бар пде. Ул бик тонык1 чыккан. Әгәр дә Ләләнең үзенә генә хас елмаюы булйаса, танып та булмас иде. Рәсемгә караганда Ләлә шактый ябыккан, чәчләрен кыска итеп кистергән, өстендәге гимнастеркасы зур, билендә каеш, аякларында солдат итеге. Балетмейстер Мифодий Сергеевич аны бу хәлендә күрсә, коты очар иде. Мөнирә дә: . — Бу кызның балет мәктәбеннән икәненә кем ышаныр, — дип куйды. — Монысына, ичмасам, без ышанабыз, — диде Һаҗәр бер төрле сагыш белән. — Ә менә аның снайпер булуына ничек ышанырга? Снайпер чиксез түземле һәм салкын канлы кеше булырга тиеш диләр. Ләлә- дә боларның берсе дә юк ич. Мин аның өчен бик борчылам. Ул хискә бирелеп кенә эшләмәдеме икән. Иске дуслардан хәзер Казанда Мөнирә белән Һаҗәр генә калдылар. Ләкин бер көнне Һаҗәрне дә райкомолга чакырдылар һәм хәрәкәттәге армиягә санитарка булып китәргә тәкъдим иттеләр. «Мин — риза!» диде ул һәм райкомның таш баскычларыннан ничек төшкәнен дә сизмәде. Тышта январь булуга карамастан, ул пальтосының төймәләрен дә каптырмыйча йөгерде. Ләкин яиып-пешеп беткәй бу кызга берәү дә игътибар итмәде. Бу көннәрдә халыкның күңеле гомумән күтәренке иде. Москва янында тар-мар ителгән немецлар һаман чигенәләр. Кышкы каты салкыннарга карамастан, Совет Армиясе һөҗүм итә һәм көн саен уннарча авылларны һәм шәһәрләрне ала. Һаҗәр, өенә кайтып тормастан, туры институтка чапты һәм кич кырын, эшләрен бетереп, иптәшләре һәм укытучылары белән саубуллашып чыкканда вестибюльдә аны бер хәрби кеше туктатты. — Һаҗәр!.. Кыз күзләренә ышанмыйча: — Наиль!—дип кычкырды һәм кешеләр йөреп торуга карамастан аның муенына сарылды. — Наиль, сии ничек биредә? — Сине күрер өчен килдем. Мин фронтка барышлый. — Фронтка? — Әйе, нигә шулай гаҗәпләнәсең. Мине армия газетасына хәрби корреспондент итеп җибәрделәр. — Менә шәп! — Ә үзең? Укуларың? Һаҗәр мәхәббәт белән тулы күзләрен Напльдән алмыйча көлеп җибәрде. / — Әйдә урамга чыгыйк. Урамга чыккач, Һаҗәр Наильне кулыннан тотып туктатты. Бер генә минутка, Наиль. Мии Институтыма бер борылып карыйм әле. Мин бит бу ишекләрдән соң мәртәбә чыктым. Тик белмим озаккамы. Һаҗәр кызгылт гранит колонналарга йотлыгып карады. Аның зур коңгырт күзләрендә аерылышуның тирән сагышы чагылды. Наильгә ул кульяулыгы белән күз керфекләрен дә сыпырып алды шикелле тоелды. — Ни булды сиңа, Һаҗәр? — — Берни түгел. Әйдә киттек. к>ер йөз адымнар киткәч, Һаҗәр тагын борылып карады һәм ишете- лер ишетелмәс тавыш белән: — Мин кайтырмын... —дип пышылдады. Ә аннары Наильгә карап: Мин дә бит... Фронтка китәм, — диде. Наиль бик гаҗәпләнде. — Фронтка? Чынлапмы? Әйе, санитарка булып. a3Tj™PKC У|,ам“ °Уеп1'0" бУсга кояш нурлары белән яктыртылган -де. Бакчалардагы агачлар ап-ак бас белой торенганнар. алар, әйтер- 


 
сец, шау чәчәктә утыралар. Киң, тигез урам күзне камаштырырлык ап’ ак кар белән капланган, ул, ак мәрмәрдән шикелле. Тик урам уртасыннан сузылган трамвай юллары гына урыны-урыны белән каралып, урыны-урыны белән, кояшта җем-җем итеп күренәләр иде. — Трамвайга утырабызмы? — дип сорады Һаҗәр. — Әгәр бик ашыкмасаң, җәяүләп барыйк. Мин бу урам шул кадәр матурдыр дип уйлаганым юк иде. Соклангыч. Син агачларга гына кара. Бәллүргә төренгәннәрмени! Һаҗәр сүзне икенчегә борды. — Синең килеп чыгуың нинди яхшы булды әле. Озаккамы? — Иртәгә кадәр, — Димәк, кичне бергә үткәрәбез. — Әйе. Казанда кемнәр бар? — Дуслардан Мөнирә генә. Хафиз белән Ләлә киттеләр. — Ләлә дә киттемени? — Китте. Кем булып киткәндер дисез? Кем булып? — Үзең бел. — Санитарка булыпмы? — Юк. —. Элемтәче? — Юк. — Зенитчица? — Юк,'юк! Белмәдең. Снайпер булып! — Ышанмыйм! — Ихлас. — Бу бит башка китерерлек түгел. Кичерәк алар Мөнирәләрдә булдылар. Мөнирә яңа гына институттан кайтып кергән иде. Хәзер аларның укуларын бик кызулатканнар. Бишьеллык программаны ике ярым елда үтәргә тиешләр икән. Ишекне ачкач, Наиль белән Һаҗәрне күреп, башта ул аптырап кала язды. Аннары икесен дә кочаклап үбәргә тотынды. — Әйдәгез, әйдәгез, ни торасыз! — дип ул аларны бүлмәгә ашыктырды. Өйдә Мөнирә үзе генә иде. Әнисе эштән кайтмаган әле. Мө'нпрә Наильдән кайчан, күпмегә кайтуы, кая баруы турында сораша-сораша истәл хәзерләде. Чәйнеге кайнаган иде инде. Өчәүләп түгәрәк өстәл артына утырдылар. Наиль Мөнирәне ярты ел күргәне юк иде. Мөнирә шактый үзгәргән. Чырае ябыккан, күзләре зурайганнар. Өй салкынча булганга өстенә җиңсез телогрейка кигән, аягында киез итек. —• Наиль сиңа хәрби кием бик килешә икән. Чын ир булып киткәнсең,—диде Мөнирә, аның алдына көмеш подстакапникка утырткан стакан белән чәй куеп. — Көлмә, Мөнирә. Миңа хәрби кеше булыр өчен бик күп өйрәнергә кирәк әле. Шинель киеп кенә хәрби кеше булып булмый икән. Мин әле цесть бирергә дә онытам, я күрми калам, я соңыннан гына кул күтәрәм. Миңа икс тапкыр замечание ясадылар инде. Бу кичне Һаҗәр тирән кичерешләр эчендә үткәрде. Ул, шушындый көндә Наиль белән очраштыруы өчен үзенең язмышына, мең-мең рәхмәтләр укый иде. Аның бала чагы бәхетсез булды, буйга җиткәч тә күп кыенлыклар кичерде. Ләкин бүген бәхет кояшы аңа тулысы белән балкыды. Аның җаны тыныч иде. Мөнирә аларга карап сокланды да, көнләште дә. Алар китәләр, ә ул кала! Тыныч елларда, әгәр сугыш була-нптә калса, мин беренче булып 5‘ -с-ә ’ №6.. /

66 
 
китәрмен дип хыялланган Мөнирә иң актыкка калды. Бу — аның яшереп булмый торган йөрәк ярасы иде. — Галимнән хатлар киләме? — дип сорады Наиль. 
 _  Юк, — диде Мөнирә көрсенеп. — Сугыш башланганнан бирле бер хаты килгәне юк. — Рәхим абзыйларга да килмиме? — Юк, шул, аларга да юк. Кичә генә Саҗидә апаны урамда күрдем. Исән булса, бер язар иде, ди. — Мин Галимнең һәлак булуына ышанмыйм, — диде Наилы Мөнирә каршы җавап бирмәде. Ул көмеш балкашык белән куе чәен болгый- болгый аска карап торды. Аннары утырган җиреннән торып, рояльдә уйный башлады. Тын бүлмә эченә моңлы авазлар сибелделәр. Мөнирә башта әкрен-әкреи генә уйнады, аннары көйнең тәэсиренә бирелеп булса кирәк, ярсып уйнарга тотынды. Наиль белән Һаҗәр китәргә җыена башлагач, Мөнирә шкаф тартмасыннан ике пар ак бияләй чыгарды. — Боларны без әнкәй белән фронтовикларга дип буш арада бәйләгәч идек. Хәзер бит бөтен шәһәрдә Кызыл Армия өчеи җылы киемнәр җыю бара. Сез икегез дә фронтка китәсе булгач, боларны сезгә бүләк итим. Карчыклар әйтмешли, «җылы кулларыгызда тузсыннар». Исән йөреп, сау кайтыгыз. Бу бүләк, Наиль белән Һаҗәрне чиксез сөендерде. — Кигән саен сине искә төшерербез, — диделәр алар. 

Наиль белән Һаҗәр киткәннән соң, Мөнирәнең мәктәп дусларыннан Казанда берәүдә калмады. Ә институттагы иптәшләре белән ул ничектер якыннан дус булып китә алмады. Хәтта үзе белән янәшә утыручы һәм дәресләрен бергә хәзерләшүче Вера Логиновага да үзенең эчке дөньясын ачмады. Ул үзенең бөтен йөрәге белән мәктәп дусларын һәм Таня Владимированы юксынды. Таняны ул, мөгаен, барысына караганда да бигрәк ярата иде. Танядан ул үзенең бер генә уен да яшермәде. Таня үзе дә аңа бөтен-бөтен эч серләрен, яшь кыз йөрәгенең иң тирән җирендә яткан беренче мәхәббәт чаткыларына кадәр сөйләде һәм ул аны үтәдән-үтә күрә иде кебек. Тик бер нәрсә, Таняның саубуллашмыйча, хәтта белдермичә китүе һәм соңыннан, ичмасам, үзенең саулыгын хәбәр итеп, бер генә юл хат та язмавы Мөнирәне җәберсетте. Баштарак Мөнирә аңа үпкәләп йөрде. Әгәр ул аңа бер-бер нәрсә төшендергән булса, ул каршы килер идеме? Ул бит һич икеләнмичә теләсә нинди кыю эшкә барган булыр иде. Дус булгач, шулай итәләр дә. Әмма соңыннан Мөнирәнең бу үпкәсе басылды. Ул соңгы мәртәбә Таня белән очрашуын күз алдына китерде. Сентябрь ахырларында, Мөнирә әле йокысыннан тормас борын ук аларга Таня йөгереп килде. Аның битләре алсуланган, күзләре ялтырыйлар иде. — Мөнирочка, нигә син шул кадәр озак йоклыйсың? — диде ул һәм дустының йокыдан алсуланган битеннән үпте.. — Тышта бик салкынмыни? Син бик кызаргансың. — Юк, мин йөгерә-йөгерә килдем. Кара, йөрәгем ничек тибә. Таня шоколад төсендәге көзге пальтосының төймәләрен ычкындырып, Мөнирәнең ялангач кулын алып, йөрәге өстенә куйды. Аның йөрәге бик каты тибә иде. — Ай, шулай йөгерергә ярыймыни, — диде Мөнирә. Таня кровать янына урындык китереп утырды да, ике кулы белән. J өпирәнең тузгыган чәчләрен рәтләп, үзенең зур кара күзләре белән дустының коңгырт күзләренә тутырып карады.
67 
 
— Сип мине сөясеңме? — дип сорады ул кинәт. Мөнирә ятагына утырды һәм ак җәймәсе белән күкрәген каплап, — Танечка, нинди гаҗәп сорау бу? — диде. Таня аңа тагын бераз житди итеп, карап торды да, гадәтенчә пырхылдап көлеп җибәрде. Ул шулай һәрвакыт җитдилектән шаянлыкка кисәктән генә күчә торган иде. Мөнирә үзенең кайнар беләкләре белән аны муеныннан кочаклады да үбәргә тотынды. Радиода оператив сводканы тапшыра башладылар: — Соңгы көннәрдә Киев янында бик каты сугышлар бара. Фашист- немец гаскәрләре, гаять күп кешеләрен һәм коралларый югалтулары, белән хисаплашып тормастан, сугышка яңадан яңа частьлар җибәрәләр... Кызлар бер-берсен кочаклашкан килеш тын калып тыңладылар. Аннары икесе дә көрсенеп куйдылар. — һаман киләләр бит. Киевка җитәләр. Кайчанга кадәр бу шулай барыр икән? — диде Мөнирә. Таня уйга чумды. Аның күзләре тәрәзәгә текәлгәннәр, ә уйлары кайдадыр еракта, еракта иде. Мөнирә тиз генә урыныннан торып киенде дә, ятагын җыйды. Аннары Таня аны институтка кадәр озата барды һәм алар, һәрвакыттагыча, кул бирешеп һәм үбешеп аерылыштылар. Бу Танечканың юлга чыгар алдыннан аның белән саубуллашуы булгандыр, ә Мөнирә моны сизмәде. Ул бары хәзер генә, күп атналар үткәч кенә, бу соңгы күрешүнен мәгънәсенә төшенә бара һәм Таняның иң якын дустыннан сер сакларга, аңардан үзенең китүен яшерергә көче җитүенә соклана иде. Ул көн саен Таиядаи хат көтте. Ләкин Таня суга салган таш шикелле югалды, һичбер җирдән аның тавышы-тыны ишетелмәде. Шуның өстеиә Мөнирәнең әтисеннән дә, Галимнән дә хәбәрләр юк иде. Ләлә белән Хафиз өчен дә, Һаҗәр белән Наиль өчен дә ул бик нык борчылды, — киттеләр дә югалдылар. Аларның юлдан җибәргән берәр генә хатлары килде. Ул хатларның почмакларына шартлы, хәрефләр белән язылган шәһәр исемнәренә караганда, алар төрлесе төрле якка таралганнар. Ләлә кайдадыр Волхов тирәсендә, Хафиз Куйбышевта, Наиль Смоленск янында, Һаҗәр Дон буенда. — Күз нурларым, сез инде ут эчендә, сез инде Ватанны яклыйсыз, әмин әле һаман тылда, — дип пышылдый иде Мөнирә төннәрен йоклый алмыйча һәм аның күзләреннән ирексездән яшьләр агалар иде. Ул ничектер бигрәк нечкә күңелле булып китте. Әнисе моның өчен аңа хәтта ачуланып та алгалады. — Мондый кыен чакта шулай моңаерга ярыймыни,—ди иде ул шелтәләп. — Тешләреңне кыс та түз, укы. Әгәр әтиең синең шундый икәнеңне күрсә ни әйтер иде! Ләкин сөекле ананың бу шелтәләре Мөнирәнең җан газабын җиңеләйтмәделәр, киресенчә, көчәйттеләр генә. Ул шушындый авыр көннәрдә «тик торуы» белән ил алдында, фронттагы иптәшләре алдында үзен җинаятьче итеп хис итә башлады. Көн саен нинди дәһшәтләр булып тора, никадәр кан коела, ә Мөнирә якты, җылы аудиторияләрдә лекцияләр тыңлый, әллә нинди үлек латин телен өйрәнә, анатомия театрында мәетләр яра... Кәшиф белән ул бөтенләй ачуланышты. Аның белән очрашмаска, күңеленнән аны һичбер эз калмаслык итеп чыгарып ташларга тырышты. Үзе дә аңламаган сәбәпләр аркасында аны күңеленә якын куя язуы исенә төшкән саен, йөрәге сызларга, яңаклары уттай янарга тотына иде. Аның каравы Кәшиф, аңа карата кыюлана гына түгел, хәтта әрсезләнә дә төште. Өстенә өр-яңа шинель киеп, Казан госпитальләренең берсендә финанс буенча эшли башлагач, ул үзен бик югары күтәрелеп киткән кебек санады. Шинель кигән кешеләргә халык күңелендә булган тирән хөрмәттән һәм ихтирамнан файдаланып, шул тышкы күренеше
68 
 
белән Мөнирәне дә миңгерәүләтергә исәпләде. Ул көн саен диярлек аларныц өйләренә килде, Мөнирә артыннан, берничә тапкыр институтка да барды. Мөнирә аңа бик каты ачуланды һәм кабаттан аны борчып, уку йортына килмәвен үтенде. Шуннан соң Кәшиф байтак вакыт күренми торды. Дус „кызлары Мөнирәгә' ул Зәмзәм Юркаева белән йөри башлаган дип сөйләделәр. Мөнирә; мәсхәрәле елмаеп, — Бик яхшы, пар килгәннәр!—диде. Ләкин бер җирдә дә эшләмәвенә һәм укымавына карамастан, колхозга барудан да, заводка керүдән дә баш тарткан Юркаеваны Кәшифнең «җылы урынга» — госпиталь складына урнаштыруы турында ишеткәч, ул бик хурланды. «Мин беләм, алар яралылар өлешенә кул сузудан тартынмаячаклар», диде һәм алариың икесен дә үзенең шәхси дошманнары санаганлыгын, алар белән һпчкайчан сөйләшмәячәген белдерде, һәм Кәшиф боларнын барысы белән дә исәпләшмичә бер көнне институтка килгәч, ул аның янына чыкмады. Иптәше Верага: — Бар, ул сине күрергә теләми диген... — диде. Вера, озын керфекләрен сирпеп, көлемсери төшеп аңа карады. — Хәрби кешегә мин андый сүзләрне әйтә алмыйм. Сез нәрсә, әллә ачуланыштыгызмы? Бик кирәк ди бит. Әллә чыгасыңмы? Егете чибәр күренә, шундый әдәпле һәм культурный сөйләшә. — Бар, бар инде, Верочка. Мии әйткәннәрне әйтә алмасаң, «әдәплерәк сүзләр» табарсың, — диде Мөнирә түземсезләнеп. Вера иңбашларын җыерды да китеп барды. Ләкин бераздан яңадан кайтты. — Китми, зинһар табыгыз, ди. Ул өегездә булган инде. Мин фронтка китәм, ди, бер генә минутка чыксын, ди. — Фронтка? — Әйе, шулай ди. Мөнирә, үз-үзе белән көрәшә-көрәшә, ишеккә таба атлады. Аннары кире борылды: «Юк, барыбер чыкмыйм...» — Фронтка китүче кешегә карата бу әшәке, — диде Вера һәм Мөнирәгә туры карады. — Спи шулай дисеңме? — Әйе! Мондый чакта без шәхси ачуланышуларны онытырга тиешбез. Кәшиф . Мөнирәне вестибюльдә көтеп тора иде. Ниһаять, кыз килеп чыккач, ул аны хәрби кешеләрчә честь биреп сәламләде һәм Мөнирәнең кулын тотып, иреннәренә китерә башлады. Мөнирә кулын тартып алды. — Кәшиф, сип китәсең? Фронтка? — Әйе. Синең белән күрешергә кердем. Ә сип хәтта чыгарга да теләмисең. — Минем сиңа никадәр ачуланганымны син белергә тиешсең. — Гафу ит... Бу андый нәрсә өчен арзанлы сүз. Кәшиф: «Син Зәмзәм өченме? Мин аның белән эч пошканнан гына...» дип әйтмәкче иде дә, вакытында эндәшми калды. Чөнки моңа Мөнирәнең ни дип җавап бирәсе ачык иде. — Кич белән өйдә буласыңмы?—дип сорады ул. — Юк, безнең хәзер кич белән дә лекцияләр. Мине озату хөрмәтенә, бәлки, бер лекцияңне калдырып торырсың. Мин үтепәм, Мөнирә. Кич беләи сезгә киләчәкмен, зинһар өйдә була күр. Китсәм, бәлки, кайтмам да... — Нигә башта ук алай уйларга. Дус кызларыңнан да берәрсен алып бар. Күңеллерәк булыр... Кич беләи Кәшифнең алдаганын, аны барьп күңел ачарга гына чакыруын белгәч, Мөнирә үз-үзеи өзгәләр хәлгә җитте.
69 
 
— Ни өчен син «фронтка китәм» дидең? — дип сорады ул калтыранып. — Тактика, маневр, бераз гына хәрби хәйлә... Мөнирә Кәшиф алып килгән әйберләрне өстәлдән алып идәнгә чәчте дә: — Ахмак! Кит, хәзер үк кит, күземә күренмә, югыйсә... — дип кычкырды. Кәшифнең бу эше Суфия ханымга да ошамады. — Кәшиф, мондый эш белән шаярмыйлар, — диде ул салкын гына, һәм өстәл яныннан торды. Ул яшьләр кичәгә үзара вәгъдәләшеп җыелганнардыр дип уйлаган иде. Мөнирәгә: «болай килешми, син бала түгел инде, үз-үзецне тота белергә кирәк», дип әйтте. Мөнирә гомерендә беренче тапкыр әнисенә тавыш күтәрде. — Әни, зинһар шул ахмакны яклама, — диде. Аннары үз бүлмәсенә кереп бикләнде дә, үксеп-үксеп елый башлады. Бу кадәр мәрхәмәтсез рәвештә аны әле беркем дә мыскыл иткәне юк нде. Кәшиф киткәч, Мөнирә әнисе янына чыкты. — Әни, нигә син шул ахмакка безнең өйгә килеп йөрергә юл куясын? — Ул бит безнең кардәшебез. Суфия ханымның әтисе белән Кәшифнең бабасы бер ата балалары булганнар. Суфия ханымның әтисе, башка чыкканнан соң, аты-жире булмаганлыктаи, авылын ташлап, эш эзләп, шәһәргә киткән. Кәшифнең бабасы төп йортта калып, тормышын шактый түгәрәкләп җибәргән, аз-маз сату да иткәләгән, ялчы да яллаган. Кәшифнең әтисе Солтан менә шул семьяда үскән, ләкин соңга таба, әтисе бөлгәч, ул да шәһәргә, бәхет эзләргә китәргә мәҗбүр булган. Солтаннар белән Суфия ханымның әти-әниләре сиоәк-спрәк кенә йөретпкәннәр. Ә сонын- нан бу аралашу тәмам беткәй. Тик Суфия ханым Казанда тора баш- * лагач кына, Солтан, улы Кәшифне ияртеп, берничә тапкыр, хәл белергә дип килеп чыккан. Менә шул вакыттан алып Кәшиф аларга йөри башлаган иде. — Андый кардәшләрнең миңа кирәге юк!—диде Мөнирә әнисенен сүзен тынлап бетергәч һәм яңадан үз бүлмәсенә кереп китте. — Ничек мин шундый вак җанлы кеше белән аралаша алдым, — дип уйлады Мөнирә һәм кулына «Правда» газетасын алды. Анда бер хәрби корреспондентның «Таня» исемле очергы басылган иде. Әле иртән, институтта чакта ук, Мөнирә бу очеркны һәм шунда ук муенына бау салынган бер кыз рәсемен дә күрде. Ул дерелдәп китте һәм ачы тавыш белән кычкырып җибәрде: — Танюша! Асылган кызны барысы да Таня Владнмпровага ошаттылар. Ләкин Мөнирәне бу кызның Таня Владнмпровага ошавы түгел» ә аның Ватан өчен күрсәткән чиксез батырлыгы тетрәтте. Ул хәтта башкалар кебек елый да алмады. Күздән яшь чыгару, йомшаклык күрсәтү Таняныц якты истәлеген мыскыллау булып шикелле тоелды ана. һәм ул көне буенча шуның тәэсирендә генә йөреде. — Менә безнең чын яшьләребез ииидиләр! — дип пышылдады ул һәм очеркны) яңадан укый башлады. «... Пстрпщево авылында кемдер немецларның барлык кыр телефоны чыбыкларын өзеп бетерә, ә бераздан бер немец хәрби частеның конюшиясын һәм андагы унҗиде баш атны ут төртеп яндыра. Икенче конне ул партизанны тотып алалар...» «... Партизанны офицерлар тора торган йортка алып киләләр. Бары шунда гына аның озын, зифа буйлы, зур кара күзле, артка таба таралган кара чәчле, япь-яшь бер кыз икәнен күрәләр...» «... йорт хуҗалары ике йөз тапкыр сукканны ишетәләр, ләкин Татьяна бер генә тавыш та чыгармый...»
70 
 
« Немец солдатлары кызны сырып алалар да, көлешә-көлешә, мыскыл итәргә керешәләр. Кайберләре йодрыклары белән кадый, кай- берчәре шырпы кабызып, аның ияк астына то га, ә берсе пычкы оелән аның аркасын ышкырга тотына... Немец часовое бер кат сорочкадан гына булган, ялан аяклы бу кызны .урам буйлап йөретә... Иртән аңардан сорау алалар: «— Әйтегез, сез кем? Татьяна җавап бирми. — Әйтегез, Сталин кайда хәзер? — Сталин үз постында,—дп Татьяна». Дар агачы. Кылычлы,, мылтыклы немецлар. Куып китерелгән авыл халкы... т_ . «— Әй, иптәшләр! Нигә сез болай күңелсез. Кыюрак оулыгыз, көрәшегез, немецларны кырыгыз, яндырыгыз, бетерегез!.. — Иптәшләр, миңа үлем куркыныч түгел! Үз халкын, өчен үлү ул — бәхет кенә... — Хушыгыз, иптәшләр! Көрәшегез, курыкмагыз! Сталин безнец белән! Сталин киләчәк...» Мөнирә башын күтәрде. Аның күзләре коры, аларда иге-чиге булмаган нәфрәт уты яна иде. Аның күз алдында авыл читендәге моңсу каен һәм кар басып киткән кабер тора. Кабер яныннан башларын иеп, көнбатышка таба сугышчылар узалар... — Таня, Татьяна! Сөеклем, күз нурым! Мин бу ерткыч немецлар сине үтерә алырлар дип ышанмыйм. Син үлемсез! Мөнирә, альбомыннан Таняның рәсемен чыгарып, китаплары өстенә • герәп куйды да, үзе терсәгенә таянып, аңа карап уйга чумды. Таня елмаеп төшкән, йөзеннән, кара күзләреннән нур балкый. Нәфис иреннәре астыннан тигез, ак тешләре күренә, иягендә сөйкемле чокырчык, авыр, кара толымнары күкрәгенә сарылганнар... Үзен Москва кызы дип атаган «Таня» белән дусты Таня хәзер Мөнирәнең күңелендә икесе бер булып гәүдәләнә иде. — Таня, Татьяна!—дип пышылдады ул һәм аның күз алдына Таняның соңгы мәртәбә шушы бүлмәдә булуы, Мөнирәнең кровате янына утырып торуы һәм күзләренә карап, бик җитди итеп, Мөнирәм, син мине сөясеңме? — дип сораулары исенә төште. — Ах, Таня, сөеклем, нигә мин синең яныңда булмадым. Мин бит ничек тә сине аралар идем. Шуннан соң үткән бер атна эчендә Мөнирә бик нык үзгәрде. Аның элекке шаянлыгы, уен-көлкеләре бетте, ул бик җитдиләнде һәм кырысланды. Бик аз һәм коры сөйләшә башлады. Барысы да анын көннән көн үз эченә тирәнрәк бикләнә баруын күрделәр. Шул ук вакытта ул элеккечә кызмый, кабынмый, бик зур тормыш тәҗрибәсе алган кеше кебек, бөтен нәрсәгә үзенчә һәм бераз исе китмичәрәк карый башлады. Көннәр бик әкрен үттеләр. Ул берәүгә дә сиздермәстән, бер үзе генә булган чакларында, 1942 еныц сентябренә кадәр ничә ай һәм ничә көн калганлыгын саный башлады. Сентябрьдә алар институтны тәмамларга тиешләр. Аннары фронт. Хәзер инде Мөнирә үзе өчен генә түгел, Таня өчен дә эшләргә тиеш. Моньи ул ант итәитә кабатлый иде. Бер көйне, һич тә көтмәгәндә, аларга уку программасы тагын да кыскарачагын, укулар майда ук тәмам булачагын әйттеләр. Моның өчен бик нык, бик нык тырышырга, бик күп көч салырга кирәк булачагын да яшермәделәр. Ләкин кыенлыклар Мөнирәне куркытмады. ’ Бу көнне ул яңадан әүвәлге Мөнирә хәленә кайтты һәм күп атналардан соң, беренче тапкыр, кечкенә бер сәбәптән аудиторияне тутырып көлен җибәрде. -- Сиңа пи булды, Мөнирә,—диде Вера." Берни дә, болай гына.
71 
 
Өенә Мөнирә очыпа-очыпа кайтты. Өйдә аны яңа шатлык көтә иде. Ишектәге почта ящигыннан ул өч почмаклы хат чыгарды һәм аңа беренче караудан ук: — Галимнән! Исәп, бәгърем!—дип кычкырды. Кабалана, кабалана ишекне ачты. Бүлмәгә кергәч, өс киемен дә салмыйча, ут кабызды да, маскировка шторларын тиз-тиз төшереп, аяк өстән үк хатны укый башлады. Хат карандаш белән генә язылган иде. «Мөнирә! Дәһшәтле сугыш уты эченнән кайнар сәлам. Бу хатны мин сиңа диңгездән түгел, кыргый боланнар йөри торган таш-таулар арасыннан язам. Диңгездән вакытлыча аерылырга туры килде. Бу минем һәм янымдагы берничә иптәшем өчен чиксез авыр. Ул хакта язсам, кәгазь дөрләп япар төсле... Күп кенә сугышларда булдым. Хәзергә исәп йөрим. /Монда һәр адымда үлем, ләкин мин, нигәдер, исән калуыма ышанам. Сугыш кырында тын минутлар булганда, тыныч чакларны, туган-үскән жирләрне искә төшереп алабыз. Монда кешеләр эч серләрен берберсеннән яшермиләр. Мин әйләнә-тирәмдәге кешеләрнең, шундый олы җанлы, яхшы йөрәкле һәм шагыйрь күңелле булуларына гаҗәпләнеп һәм сокланып туя алмыйм. Шундый чакларда бик еш Лап льне исемә төшерәм. Менә ул биредә булсын иде. Ул совет кешеләренең чын күңеле нинди икәнен күрер һәм аны кәгазьгә теркәп калдырыр иде. Шундый кешеләр бар, — мәсәлән минем сугышчан дусларым Андрей Верещагин, Виктор Шумилин,—алар турында шагыйрь булмасаң да язасы килә... .Мөнирә! Кем уйлаган, кем өмет иткән — бу таш-тау арасында Мансур абыйны, синең әтиеңне очратырмын дип. Хәзер мин аның кул астындагы частьта сугышам. Ул исән. Сез бәлки аңардан хат ала торгансыздыр. Алмасагыз да, гаҗәп түгел, чөнки монда эшләр бик кызу. Мин аның белән болай якыннан торып сөйләшкәнем юк әле. Әлбәттә, сине белүем турында да әйткәнем юк. Кәефем начар түгел. Үз участогыбызда дошманны алга җибәрмибез. Монсы хәзергә бөтен нәрсәдән мөһим, шулай бит. Иптәшләрдән Казанда кемнәр бар? Пётр Ильичка, Мөхетдин абыйга, Энҗе апага һәм башкаларга күп итеп сәлам әйт. Мин һаман саен алар- ны исемә төшерәм һәм йөрәгемдә аларга чиксез зур ихтирам саклыйм. Үзеңнең укуларың ничек бара? Кайчан тәмамлыйсың?...» Мөнирәнең шатлыгы эченә сынмый иде. Ул, өс киемен салып, чөйгә элде дә, креслога утырып, тагын бер тапкыр хатны яңа баштан укып чыкты. Ике сөенеч берьюлы. Галим дә исән, әтисе дә. Аларның бергә булулары, бигрәк тә, бигрәк тә яхшы! Суфия ханым әле эштән кайтмаган иде. Хәзер аның эше бигрәк тә тыгыз. Сугыш башлану белән райкомда да шактый үзгәрешләр булды. Райкомның беренче секретаре Николай Николаевич фронтка китте. Аның урынына урынбасарын куйдылар, ә Суфия ханымны, ул никадәр генә фронтка китәргә теләсә дә, фронтка җибәрмичә, икенче секретарь иттеләр. Мөнирә, әнисен шатландыру өчен, аптекага телефонга йөгерде. — Әнкәй, сөенче! Әти исәп. Исән!—дип кычкырды ул телефон трубкасына. — Юк. үзеннән түгел, Галимнән... Нинди Галимнән? Фу, әнкәй, син нинди. Безнең Галим бер генә ич. Урмановтан. Әйе» әйе. Алар бер частьта икән. Әйе, исән, исәннәр. Хат кайчан язылган дисеңме? Тукта хәзер карыйм. Ноябрьда, 25 иче ноябрьда. Кире өйгә кайткач, Мөнирә, өс-башын чишенеп, рояль янына килде һәм инде күптән ачылмаган клавишалардан озын бармакларын йөгертеп үтте. Көмештәй саф авазлар, берберсе белән шаярышкан тамчылар кебек, бүлмәне тутырдылар.
72 
 
• Агыйделгә Үөшә яздым, Тотмадыц беләгемнән. Тамырланган гөлләр кебек Кигмисец йөрәгемнән. Кинәт ул уйнаудан туктады һәм көрсепеп куйды. Бары хәзер#генә ул хат язылганнан соц никадәр вакыт үткәнен аңына сындыра алды. «Ах, хәзер март бит инде!» дни куйды ул. Өч айдан артык вакыт үткән, фронтта өч айда түгел, өч сәгать эчендә дә әллә ниләр булып бетә! Мөнирәгә үзенең әле генә рояль уйнаулары ипчектер ояг булып китте һәм ул бөтенләй көчсезләнеп киткән кулы белән рояль капкачын акрын Шулай да аның күңелендәге яктылык бөтенләйгә сүнмәде. Ул, 1 әхим абзыйларга шалтыратмакчы булып, яңадан аптекага йөюрде. Ләкин алар нигәдер җавап бирмәделәр. Шуннан Мөнирә, озак уйлап тормыйча, Рәхим абзыйларның өйләренә китте. Урам кичке зәңгәрлек белән тулгап иде. Өй кыекларыннан тамчылар тама, кар утырган, каралган, челтәрләнгән. Аяк асты бозлавык, урыны- урыны белән кар сулары җыелган. Авыр, дәһшәтле кыш, беренче сугыш кышы, үтеп бара. Ул безнең кешеләргә бик күп кыенлыклар һәм бәхет- сезлекләр белән бергә Москва янында зур җиңү һәм аннан да зуррак итеп, дошманны тәмам тар-мар итүгә ышаныч китерде. Язны кешеләр яңа күңел күтәренкелеге белән каршы алалар иде. Икенче катка Мөнирә йөгерә-йөгерә менде. Галимне озатканнан бирле ул монда бары бер генә тапкыр булган иде. Бу кадәр озак вакыт эчендә картларның кереп хәлләрен белмәве өчен үзен эченнән орышып та алды. Мөнирә кнопканы басты. Ләкин эчтә звонок шалтырамады. Шуннан ул берникадәр борчылган рәвештә ишекне дөбердәтергә тотынды. Бераздан эчтә аяк тавышлары ишетелде. — Кем бар? — Мин, Саҗидә апа, Мөнирә. Эчтә кабалана-кабалана ишек ачтылар. — Әйдүк, әйдүк, кызым, — дип Саҗидә апа аны якты йөз белән каршы алды. — Исәнмесез, Саҗидә апа? ° — Үзегез саулармы, кызым. Әниең исәнме? Әтиеңнән хатлар бармы? Әйдә уз. Хәзер утлар яндырам. Ул ашыгып алга үтте һәм включительно борды. — Гаепкә алма инде, кызым, өем дә рәтләп җыештырылмаган. Әле яңа гына эштән кайткан идем. — Эшлисезмени, Саҗидә апа? — Хәзер эшләмиче ярыймыни. Аз булса да, файда тияр әле дип, тегү мастерскоена кердем. Утыр, кызым, өс киемеңне сал. Хәзер чәй кайнатып алам. — Зинһар минем өчен борчылмагыз, — диде Мөнирә һәм аның күзләре ихтыярсыздан Галим бүлмәсенә һәм хәзер бикләп куелган терраса ишегенә төштеләр. — Мин сезнең хәлегезне белер өчен һәм сезне сөендерер өчен генә кердем. Галимнән хат бар. — Улымнан? Ник кергәч үк әйтмисең,-исәнме күз нурым? — Исән, исән. Еламагыз, Саҗидә апа. Саҗидә апа алъяпкычын, мөгаен, бер үзе генә калган араларда бик күп тапкырлар чылана торган күзләренә куя-куя: .. Ничек еламыйсың, ни гомер хаты юк бит канатымның, — диде.— Ни уйларга да белмидер идем. Әллә үлеп калдымы, әллә җәрәхәтләндеме, каты яраланган хәлдә плен алдылармы үзен дип тә уйлыйдыр идем. Атасы да бик борчыла. Сугышта хат язарга вакыт булмый, болай үзе исәндер, ди, ә үзе, бичара, эченнән сызлана. Плен төшкәндер ди
73 
 
сәм, авызыңнан җил алсын, ди. Совет солдаты пленга бирелми, ди, яраланган килеш эләксә, немецлар аны барыбер үтерәләр, ди... Әй, ни такылдыйм, укысана, кызым, хатны. Алып килдеңме? Алар хһтиы кат-кат укыдылар. ' — Шөкер, диңгездән киткән икән, — дип сөенде ана. — Әтиең белән бергә булулары бигрәк тә яхшы. Олы кешенең ярдәме тияр, югыйсә бит ул ип белә, бала гына әле. Менә картны да шатландырасы иде, — телефоныбыз эшләми. — Рәхим абый тиз кайтамы соң? — Кайчан уникеләрдә кайта, кайчан кайтмый да. Хәзер фронт өчен эшлиләр алар. Менә звоногыбыз җимерелгән, аны төзәтергә дә вакыты юк. Мөнирә китәргә җыена башлады. Саҗидә апа аны яңадан чәй эчәргә калырга кыстарга тотынды. — Самоварым ун минутта кайнап чыга. Бик әйбәтләп сөйләшә, сөйләшә чәй эчәрбез. — Бүтән вакытта, Саҗидә апа. Хәзер вакытым бик тыгыз, дәресләремне хәзерлисем бар. Бүген безгә: майда ук бетерәсез дип әйттеләр. — Шулай тиз укмыни. Укып бетергәч, мөгаен, сине дә фронтка җибәрерләр инде. — Шулай итсеннәр иде, Саҗидә апа. Югыйсә бөтен кеше фронтта чакта миңа монда яту бер дә килешми. — Алай дип үк өзгәләнмә, кызым. Болай килгән авыруны да терелтүе кыен. Җәрәхәтне төзәтү тагын да читенрәктер инде. Кеше тәне бияләй түгел, кем утырса шул тегә алмый, яхшы гына өйрән. — Рәхим абзыйга күп итеп сәлам әйтегез, Саҗидә апа. — Әйтермен, әйтермен, кызым. Үзең әниеңә сәлам әйт. Мөнирәне озатырга чыккан чагында Саҗидә апа почта ящигына күз төшерде. — Чү, хат түгелме? — диде ул кинәт кычкырып. Почта ящигында чыннан да хат бар иде. — Кемнән? Улымнан түгелме? — Әйе, Галимнән Саҗидә апа. — һай, күз нурым, безне дә онытмаган. Укып бирсәңче, кызым. 

Хәзер Мөнирә өчен көннәр бик тә тиз үтә башладылар. Ул тәүлегенә өч-дүрт сәгать кенә йокласа да, дәрес хәзерләргә аның вакыты җитми башлады. Шулай эшкә күмелеп майның килеп җиткәне дә сизелми калды. Имтиханнар бирү Мөнирә өчен артык кыен булмады. Менә ул таш баскычлардан чайкала-чайкала төшә. Тез буыннары йомшарган, башы чак-чак кына әйләнә кебек. Ул хәзер үзе врач. Ул үзе инде дәвалый башлаячак. Бүгенгә кадәр туган ил бөтенесен аңа биреп килде. Иртәгә ул инде аның үзеннән сорый башлаячак. Нишләр, өметне аклый алырмы? Кая, кайсы фронтка җибәрерләр? Ичмасам, дусларының берсен генә булса да очрата алырмы? Кич белән аларга яз чәчәкләреннән букет күтәреп Кәшиф килде. Мөнирә аны теге көннән бирле күргәне юк иде. Ул аның исәнлек сорашуларына да, институтны тәмамлавы белән тәбрик итүләренә дә җавап бирмәде. Кәшиф Суфия ханым янынарак урындыкка утырды һәм, папирос кабызып, шырпысын сүндерер өчен аны селкә башлады. Мөнирә үз бүлмәсенә кереп китте. Бераздан ул Кәшифнең үзе турында сүз ачканын ишетте.
74 
 
— Суфия ханым, Мөнирәнең киләчәге турында уйларга кирәк, — диде Кәшиф, ниндидер үтенүле һәм ялагайланулы тавыш белән. — Аны әллә кая җибәреп куюлары мөмкин. — Ул фронтка китәргә тели,— диде Суфия ханым. — Ә фронтның нәрсә икәнен беләме ул?—дип кискен итеп сорады Кәшиф. Мөнирә бүлмәсенең ишеген ачты да шундый ук кискенлек белән кычКырды: — Беләм! һәрхәлдә синнән яхшырак беләм. — Бер ни дә белмисең, масаясың гына. Бомбалар, снарядлар астында синнән көчлерәкләр дә бүтәнчә җырлыйлар. Безнең госпитальдә синең кебек бер чибәр кыз ята. Доброволец булып барган булган. Хәзер ике аягы да, ике кулы да юк. Ят кешеләр авызына кашык белән су салалар. — Кәшиф, урыныннан торып, папиросын өзгәли-өзгәли гаса- бпланып йөрергә кереште. — Мин моны бушка әйтмәдем. Әгәр акылың булса, уйлап кара. Сиңа Казан госпитальләренең берсендә урнашып калу мөмкинлеге бар. — Ничек? — Мин сиңа булышачакмын. Менә Суфия апа турында да уйларга кирәк. Ул — ялгыз. — Минем өчен фронтта кем сугышачак? — Сезнең семьядан берәү сугыша инде. Кәшифнең бу кадәр оятсыз әрсезлеге Мөнирәне чиктән тыш ачуландырды. Аның борын яфраклары калтырана башлады. — Икенче төрле әйткәндә, син миңа дизертир булырга тәкъдим итәсең. Кәшиф чак кына уңайсызланды. — Син бала кебек, сүзләрне урыйсыз кулланасың. — Җитәр! Мин Зәмзәм Юркаева түгел!—дип кычкырды Мөнирә һәм йодрыгы белән өстәлгә сукты. — Син мине үзең кебек куркак җан дип беләсеңме? Әтием фронтта минем өчен сугышмый, ул үзе өчен, илебез өчен сугыша. Мин үзем өчен үзем сугышырга тиешмен. Бу минем гражданлык бурычым. — Юләр кыз син, синең башыңда җилләр оясы. Син ни сөйләгәнеңне үзең дә белмисең. Мөнирә Кәшифкә якын килде: — Юк, мин беләм: мин Ватаныма хезмәт итәргә телим! Кәшиф эндәшмәде. Ул өстәл читендә бармакларын дөбердәтә башлады. Суфия ханым аларның «бәрелешенә» юри катнашмады. Ул Кәшифнең тирән ялгышулары турында аның белән соңыннан җитди итеп сөйләшергә булды. Ә хәзер аңа кызының ничек җавап бирүләре кыйммәт иде. Мөнирәне санитарный поездга врач итеп билгеләделәр. Төп базасы Идел 
буендагы шәһәрләрнең берсендә булган шушы санитар поездга барып урнашыр өчен, июнь башларында Мөнирә пристаньга төште һәм үзен озата килгән әнисенең муенына сарылып, — Әни, син елама. Мин сине елак көенчә күз алдымда калдырасым килми. Бәлки, әле әтине дә күрермен, якын булса аныц янына барып кайтырмын, — диде. г Ана моңлы итен елмайды һәм кызының коңгырт чәчләреннән сыйпады. r г
Син үкенерсең әле, — диде Кәшиф, — үкенерсең үзеңнең бу сүзләреңә, ләкин эш узган булыр. Хушыгыз. Кәшиф, бүреген кулына алып, кимичә чыгып китте. Хәтта Суфия ханым белән дә саубуллашмады. Мөнирә, башын артка ташлап, горур рәвештә аның, артыннан карап калды. — Юк, үкенмәм! 
75 
 
— Хуш, кызым! Соңгы сүзем сиңа, батыр бул, курыкма. Башта бераз авыррак килер, соңыннан өйрәнерсең. Мин бит сугышта булган, бераз беләм. — Рәхмәт, әнкәй, рәхмәт! Син кызыңа ышана аласың. Пароход гудок бирде. Мөнирә палубага атлады. Берникадәр вакыгг әнисе пароход белән янәшә йөгерде, кулъяулыгын болгады. Ул нәрсәдер кычкыра иде, ләкин гомуми шау-шу аның тавышын ишеттермәде. Менә ул, бер кулы белән күкрәген кысып, икенче кулын алга сузган килеш туктады һәм сый шикелле катып калды. Гүя ул, кызына хәерле юл теләп, аңа изге юлны күрсәтә иде. Соңгы рейстан күп кенә медик персоналын югалтып һәм үзе дә бик нык имгәнеп кайткан санитар поездны ремонтка куйганнар иде. Мөнирә килгәннән соң да аны төзәтәтөзәтә байтак вакыт үтте. Шуңа күрә Мөнирә, бүтән врачлар белән бергә, якындагы хәрби госпитальдә эшли башлады Биредә ул поездның баш хирургы Иван Федорович Качалов белән танышты. Качалов мәһабәт гәүдәле, киң йөзле, зур, итләч борынлы кеше иде. Беренче карауга ул Мөнирәгә бик коры булып күренде. «Мөгаен, моның белән эшләве бик кыен булыр», дип уйлады Мөнирә һәм аның белән сөйләшкәндә әзрәк шүрли дә төште. — Нинди институтны тәмамладыгыз? Врачлык тәҗрибәгез бармы? Ни өчен хирург булырга теләдегез, ни өчен теш докторы гына түгел? — дип ул ЛАөннрәне аптырашта калдырган сорауларын тезде. Аның әле яна гына Казан медицина институтын тәмамлавын һәм һичнинди тәҗрибәсе булмавын белгәч, башьин чайкап куйды һәм бер үзенә генә аңлашыла торган мәгънәдә: — Ух, сез! — диде. Мөнирә аңа берни әйтмәде. Иван Федорович борынгы запорожецлар тарта торган бик хикмәтле трубкасын кабызгач, авызыннан бер көлтә төтен чыгарып, — Исемегез ничек? — дип сорады. — Мөнирә. — Тулы итеп әйтегез. — Мөнирә Мансуровна. — Сез татар кызымыни? Мин рус кызы дип уйладым. Әтиегез, әниегез бармы? — Бар, — диде Мөнирә, лә*кин әтисенең подполковник’ икәнен әйтмәде. — Әтиегез сугышамы? — Сугыша. Хирургтан чыккач, Мөнирәне хатын-кыз врачлар һәм сестралар сырып алдылар. — Бик каты сөйләшмәдеме? Сез аңа ачуланмагыз, ул тыштан гына •шундый, ә эчтән бик яхшы күңелле, — диделәр алар. Мөнирә картның бик йомшак сөйләшкәнен әйткәч, арадан берәү: — Димәк, сез аңа ошагансыз, бәхетегез, — диде. Иван Федорович кул астында эшләү Мөнирәгә үзенең тәҗрибәсен арттыруда бик күп ярдәм итте. Бер көнне Иван Федорович йөрәге яраланган бер сугышчыга операция ясады. Мөнирә аның ассистенты булды. Кич кырын, батып барган кояшның алсу нурлары белән коенган яшел урам буйлап кайтканда Мөнирә: — Ул яшәячәкме?—дип сорады сугышчы турында. Авызына хикмәтле трубкасын капкан, кулына сырлы таяк тоткан Иван Федорович, үзенең мәһабәт гәүдәсе белән бөтеи урамны тутырып атлый-атлый: — Әлбәттә, яшәячәк, — диде. —- Бу бик сирәк очрый торган операция бит. Сугыш вакытында еш очрый ул. Совет медицинасы теләсә нинди
76 
 
 
— Кайда яраландың? — Киевта. — Кулыңны бөтенләй өзеп ташладымы, әллә кистеләрме? — Өзеп ташлады, иптәш военврач. Авыр снаряд кыйпылчыгы. Сугышчыдан аерылганнан соң, Иван Федорович берникадәр вакыт эндәшми барды. Аннары үз алдына сөйләнгән кебек әйтә куйды: — Бездә әле кисәргә бик һәвәс врачлар да бар. Мин үзем андый эшкә бөтен йөрәгем белән каршы. Башта бөтен нәрсәне, хәтта мөмкин булмаган нәрсәне эшләргә кирәк, ә аннары, берни дә чыкмый икән — ампутация яса. Менә фараз итегез, әлеге яшь сугышчының ике генә бармагын саклап калганда да ул бөтенләй башка кеше булыр иде бит. Бер капка астыннан күзләренә хәтле озын йон белән капланган сары бәләкәй эт, йомгак кебек тәгәрәп чыгып, филгә өргән әнчек шикелле, бөтерелә-бөтерелә Иван Федоровичка өрә башлады. Ул исә аңа бөтенләй игътибар итмичә, сүзендә булды: — Медицина фәне кешелек алдында зур бурычлы әле. Ул әле бик күп нәрсәдә көчсез. Әмма килер бер вакыт, ул безнең хәзер уебызга да килмәгән нәрсәләрне эшләр. Мин уйлыйм, кулсыз кешеләрне куллы, аяксыз кешеләрне аяклы итәр, — дип өстәде ул. Ә Мөнирә аның турында: «карасана, ннндп хыялчы икәнсез», дип уйлады һәм картны урынсыз җәберсетмәс өчен: — Бу яхшы хыял, — диде. — Хыял тормышка ашырылырлык булганда гына яхшы ул, — дип төзәтте Иван Федорович. — Хыялда да, эштә дә кыю булырга кирәк. Кем хыяллана белми, ул чынлап эшли дә алмый. Мөнирә балаларча соклану белән карт врачка карап барды һәм сестраның: «ул тыштан гына шундый коры., ә күңеле яхшы аның», дигән сүзләрен хәтерләдо. Поездны юлга хәзерләргә керешкәч, Иван Федорович берәүгә дә тынгылык бирми башлады. Вак кына нәрсәләр өчен дә буран күтәреп тузынды. Берәр җирдә пычрак күрсә, хәтта аяк тибүгә кадәр барып җитә иде. Операционныйда ниндидер бер тәртипсезлек күргәч, ул Мөнирәне шундый туздырды, теге мескен еларга җитеште. — Сез, чибәрем, операционныйны абзар итмәкче буласызмы. Монда Ватан өчен бөтен нәрсәсен биргән яралы сугышчы ятачак лабаса. Мондый шакшылыкны бүтән күзем күрмәсен! Тәртип булдыра алмыйсыз икән, рәхим итегез, мин үзем сезгә чистартып бирермен. Поезд юлга чыккач та Иван Федорович тынычланмады, һәр буш минуттан файдаланып, врачларны үз янына җыйды һәм ашыгыч операцияләр турында сөйләде, киңәшләр бирде. Ә фронт якынлаша башлагач, ул кинәт ничектер кече күңеллеләнеп китте һәм кешеләр белән кычкырмыйча, ипләп кенә сөйләшә, кайберләренец хәтта аркасыннан да сөя башлады. Вагоннарының стеналарына ак түгәрәк эчендә Кызыл Хач сурәте төшерелгән санитарный поезд, хәрби эшелоннар кебек, вак-вак станцияләргә бөтенләй туктап торм астан сугыш кырына ашыга. Вагон эч- ләре буш, асылмалы койкалар салмак кына чайкалалар» ябык ак шкафларда әкрен генә, үзенә бертөрле моң чыгарып, пыяла савытлар чыңлый. 1
ОЧМКЛЭРДП да кешенең гомерен саклап калырга әзер булырга тиеш. Б^мелпшша работнигының бурычы. Әгәр дә алгы сызы: ............................................................ 
 жиочә пулялар астында эшләргә туры килсә, — моны исеңдә Үпам аркылы үткән бәләкәй елгачык өстендәге күпердән узганда, йчаәга, аркасына юл капчыгы аскан, сыңар куллы бер сугышчы очрады. Иван Федорович аны туктатты һәм сораштыра башлады. — Каян киләсең, яки кая барасың? — диде ул. — Госпитальдән. Өемә кайтам, иптәш военврач. Мин бу. шәһәрнеке. сызыкка якын тот. 
77 
 
Мөнирә вагон тәрәзәсеннән карап бара. Аның өстендә хәрби кием, билендә каеш, озын толымнарын маңгаена урап, ак марля белән бәйләгән. йөзе уйчан, күзләре моңлы. Аның күз алдыннан авыллар, разъездлар, полустаноклар үтә. Кайчагында кечкенә будкасы янында кулына яшел флаг тоткан яшь кенә тимер юлчы кыз күренеп кала. Әрманнарда, яхшы, тыныч еллардагыча бөдрә каеннар үсә, аланнарны каплаган төрлетөрле төстәге чәчәкләр күз явын алалар. Мөнирәнең вагоннан сикереп төшәсе һәм шул чәчәкләрне йөгерә-йөгерә җыясы килә. Ул да булмый чәчәкле аланнар инде артка кала, алар урынына өлгереп килә торган иген кырлары, көмеш тасма кебек бәләкәй инешләр поездга каршы йөгерәләр. Бар да шул хәтле тыныч, шул хәтле иркен, ваемсыз, кайдадыр дәһшәтле сугыш баруына, туплар гөрселдәвенә, авыллар-шәһәрләр януына, йөзәрләп, меңәрләп кешеләр һәлак булуына һич тә ышанасы килми. Тик хәрби эшелоннар, бронепоездлар белән, танклар, туплар, автомашиналар төялгән платформалар белән тулы зур станцияләрдә генә сугыш заманы күренешләре, элекке тыныч еллар күренешләрен каплап китә. Кайчак кызыл вагоннарда башлары, куллары, яки күкрәкләре ак марля белән уралган сугышчылар күренә. Андый чакларда Мөнирәнең күңеле әллә нишләп китә, ул ал арга борыла-борыла карый һәм: «сөеклеләрем, сез ятып торыгыз, сезгә болай җайсыз», дип әйтәсе килә. Менә, ниһаять, Мөнирә дә сугыш кырына бара. Ләкин сугыш турында, тормыш турында нИ белә ул? Үткән сугышлардагы шәфкать туташлары кебек, кешеләрне кызганганлыктан гына фронтка бармыймы соң ул? Дан, шөһрәт, яки романтик маҗаралар эзләп бармыймы соң ул бу сугышка? Аның тәҗрибәсез, кер кунмаган саф күңеле, матурлык алдында сокланып туя алмый торган нечкә хисле йөрәге сугыш чынлыгының рәхимссзлеге, тупаслыгы һәм дәһшәте астында куырылып төшмәсме? Сугыш җиле, үзенең уты белән, аның тормыш Чәчәген вакытыннан элек көйдереп ташламасмы? Бу үлем кырыннан буш җан белән, җимерелгән, юкка чыккан өметләр һәм киләчәккә барлык ышанычларын югалтып кайтмасмы соң ул? Мөнирә хәзер бик ерак булып тоелган 1940 нчы елны, тәңкә-тәңкә карлар яуган февраль көнен исенә төшерде. Ул көнне Мөнирә сәхнәдә ничек матур уйнады! Ә тормыш сәхнәсенә аяк баскач, ул үзен ничек тотар? Кинәт Кәшифнең аяксыз-кулсыз кыз турындагы сүзләре исенә төшә, һәм Мөнирәнең күңеленә, салкын елан булып, шик йөгерә. Ул фронтка барып җитмәс борын ук һәлак булуыннан яки каты имгәнүеннән курка башлый. Поездда күптән хезмәт итүчеләр үткән рейсларда шундый хәлләр булганлыгын-сөйләделәр. Ул үзе дә вагон түшәмендәге пуля һәм кыйпылчык эзләрен күрде. Шулай да язмыш аңа шул кадәр мәрхәмәтсез булырмыни? Сугыш кырында ут эчендә үлү куркыныч түгел, анда үлемне тиешенчә каршы алыр өчен Мөнирәнең көче җитәр ид ■. Әмма барып җитмәс борын ук үләргә туры килсә... Кайдандыр, томан эченнән Таня калка. Хәзер инде Мөнирә Петри- щево авылында үтерелгән кызның чын исемен дә белә, ләкин барыбер аны дусты Танядан аерып күз алдына китерә алмый. Танядан бүгенгәчә һичбер хәбәр юк. Бу Мөнирәне чиксез газаплый иде. — Мөнирә, сөеклем, син борчылма, — дип әйтә шикеЛте Таня аңа. — Син Сталинградка барасың, син җирдә тиңдәше булмаган батыр сугышчыларга ярдәм күрсәтергә ашыгасың. Син үзеңне бәхетле санарга тиешсең. — Мин синең кебек булырга тырышачакмын, Таня, ни генә булса Да синнән үрнәк алачакмын, — дип уйлый Мөнирә. t> Чыгып киткән вакытта аларга кайсы фронтка барулары турында әйтмәделәр. Моны хәтта чамаларга да мөмкин түгел иде. Шуңа күрә


 
Мвппоә әтисен яки Галимне, Хафизны яки Наильне, Дәләне яки Һаҗәр- ГР очратмаммы дип тә хыялланды. Чын сугыш турында рәтләп хәбәр- П-m булмаганга, ана бу хәлләр барысы да би'к мөмкин шикелле тоелды. Вагон тәрәзәсеннән янган, җимерелгән станцияләр, ауган паровозлар, берберсе өстенә өелешеп, тимер кисәкләренә әверелгән вагоннар күренә башлады. Поезд өстеннән немец самолетлары очып үттеләр, аларның пулеметлары тыкылдады. Мөнирә чак кына агарынды һәм нишләргә дигәнсыман иптәшләренә карады. Алар һәммәсе дә үз эшләре белән мәшгульләр иде. Немец самолетлары тагын килеп чыктылар. Юлдан ике-өч йөз метрларда бомба ярылды һәм дәү агач, тамырлары белән йолкынып һавага очты. Ул арада яңа бомбаның чыннавы ишетелде. Мөнирә куллары белән йөзен каплады һәм бөтен тәне белән бөреште. Бомба нәкъ, аның өстенә төшә иде шикелле... 

Куйбышев артиллерия училищесын Хафиз 1942 иче елның апрель азакларында тәмамлады. Аның һәм аның иптәшләренең бөтен теләкләре беренче майны фронтта каршы алу һәм тизрәк сугышчан сынауны үтеп, комсомолдан партиягә күчү иде. Алар епшек кар өстендә түш белән шуулардан, планшетта бетмәс-төкәнмәс расчетлар ясаудан яки «дошманны» сәгатьләр буенча стереотрубадан күзәтүләрдән, снарядларсыз орудие янында иртәдән кичкә кадәр, тамаклары карышып беткәнче, команда бирүләрдән, чын һәм ялган позицияләр, яшеренү урыннары хәзерләүдән, хәтта, фанерада» ясалган танк макетларына чын снарядлар белән атулардан да туйганнар иде. Хәер, курсны тәмам иткәч, аларны озак тотмадылар. Иртән аларга команда составы өчен тегелгән өр-яңа киемнәр, каешлар бирделәр. Петлицаларына артиллерия эмблемасы белән икешәр кубик тактылар да. кулларына тиешле документлар белән аттестат тоттырып, фронтка да озаттылар. Бер тапкыр сугышта булып, яраланып та өлгергән командирлар фронтка үз йортларына кайткан шикелле кайттылар. Хафиз кебек, дары исен иснәмәгән һәм чын сугышны бары тик кинода гына күргән яп-яшь комсомолецлар, тыштан бик ваемсыз күренергә тырышың та, эчтән бик нык дулкынланып бардылар. Шуның өстенә тышта кешеләрнең барлык тойгыларын кузгата торган апрель иде. Кояш көннәң-көн юмартрак кыздыра, карлар көннән көн кими, иртәнге һәм кичке томаннар, ләйсән яңгырлары аны көнләп түгел, сәгатьләп юкарталар. Кич караңгы төшкәндә аяк астында әле кар була, ә иртән таң сызылганда күксел боз гына кала. Кышкы авыр йокыдан соң әкренләп уяна барган җир булана, юл кырыйларында умырзая башын калкыта, агачлар бөреләнәләр... Дала уртасында, водокачкасыиа кадәр җимертелеп һәм яндырылып беткән бәләкәй станциядә лейтенантлар поезддан төштеләр. Аннары, армия штабының кадрлар бүлегендә булганнан соң, бик озак автомашиналарда бардылар. Бу тирәләрне элек күреп белгән кешеләр станция, хутор исемнәрен әйттеләр. Хафиз исә бу урыннарны мәктәп географиясе буенча гына белә иде. Бер уйсулыкта автомашиналар да туктады. Безгә артык юл юк, — диде шофер. Бөтенләй якында, күксел үр артында, туплар гөрселди, якты апрель киченең күңелләрне сыза торган тынлыгын ерта-ерта пулеметлар аталар. ■ - J Иптәш старшина, алгы кырый еракмы? — дип сорады аларның 78

79 
 
берсе бик ашыгып узып барган старшинадан. Старшина башта аларга шикләнеп карады, аннары, аларның өр-яца шинельләрен күреп, чак кына көлемсерәде һәм туры җавап бирмичә, — Ишетәсездер, — диде. Лейтенантларның Сергеев дигәне, элек сугышта булганы, старшинаны баштан-аяк карап чыкты да, коры гына итеп, — Иптәш старшина, командирларга болай җавап бирмиләр. Каптырыгыз якагызны! — диде. Старшина тиз генә якасын каптырып алды һәм кинәт аның күзләре зур булып ачылып киттеләр. —- Иптәш сержант... Иптәш лейтенант, бу сез түгелме соң?—дип кычкырды. — Таныдыңмы, Кашкадаров. — Гафу итегез, берьюлы танымадым. Без бит сезне... Алар кочаклаштылар. — Үлде дип исәпләдегезме? — Әйе. Без сезне орудие лафетына салып китергәндә, сез тын да алмыйдыр идегез бит. — Мөгаен, фриц та минем эшемне бетердем дип уйлагандыр. Ә мин менә әле исәпхисапны өзмәдем. Кайттым. — Безгәме, иптәш лейтенант? — Кая җибәрерләр. — Ох, безгә килегез, иптәш лейтенант. Командирлар бик кирәк. — Ә немец ничек? — Немец бераз үзгәрде инде. Ләкин кырык беренче елгы «яшен тизлегендәге» сугышка иманы какшаса да, һаман килә әле. — Ничего, озакламый тәртәләрен борыр. — Анысы факт. Старшина аларга кайсы дивизия һәм кайсы полк кайда торганын сөйләп бирде һәм лейтенантлар бер-берсе белән күрешеп аерылыштылар. Гайнуллин, Сергеев һәм тагын биш лейтенант бер артполкка билгеләнгәннәр иде. Хутор артында урнашкан полк штабына алар бөтенләй караңгыда, хәтсез арып, ачыгып килеп җиттеләр. Хафиз, мөгаен, таңга кадәр ял итәргә кушарлар, ә иртәгә якты күздә, батареяларга җибәрерләр дип } уйлады. Аның бер итеге чак кына кысканга, баш бармагы) сызлый идее? Штаб начальнигына хәбәр иткән арада Сергеев үзенең иске танышларын сораштыра башлады. — Полк командиры һаман да Бурейкомы? — Полковник Бурейко, безнең батько, юк инде... — диде мыеклы солдат. — Ничек юк? — дип Сергеев кабатлап сорады. — Моннан бер ай элек, командный пунктка авыр снаряд тиде... — Кем беренче снаряд тию белән үк җимерелә торган блиндаж ясады, ә? Мин ул ялкауны... — Гафу итегез, иптәш лейтенант. Бер снаряд түгел. Ул көнне безне көне буе дөмбәсләделәр. Биш мәртәбә атакаладылар. Хафиз, ниндидер ящиклардан эшләнгән өстәл өстендәге сукыр лампага да, почмакта колагына трубка элеп утырган һәм «Мадагаскар, Мадагаскар... бу мин, Казбек, Казбек... синдә ничек? Урал йокламыймы?» дип, гаҗәп бер телдә сөйләшүче телефонистка да, катушкасына башын куеп, йокымсырап утырган элемтәчегә дә, кереп-чыгып йөрүче кешеләргә дә кызыксынып карап торды. Башта Хафиз кереп-чыгып йөрүче командирларның ашыгыч хәрәкәтләрен^ җыйнаклыкларына һәм пөхтәлекләренә штаб тормышының гадәттәге бер күренеше итеп карады. Ләкин берничә минуттан соң ук ул моның болай гади күренеш кенә түгеллеген, ә бәйрәм күтәренкелеге, бәйрәм җаплылыгы икәнен сизеп алды. Иртәгә беренче май бит!
80 
 
Хафиз., хыялының өлешчә тормышка ашуып хәтерләп, күңеленнән сөенеп кунды. Беренче майны ул фронтта каршы алырга җыенган иде. Менә ул сугышчан полкның штабында. Бәлки, бер сәгатьтән позициядә үк булыр. Гайнуллин связнойларныц үзара сөйләшүләренә колак салды. — Озакламый тапшыра башлаячаклар инде, диде ак якалы солдат. — Тапшырып бетерү белән дивизионнарга чаоачакбыз, диде кыскарак буйлысы. — Беләсезме, айда ничек көтәләр! Комбат әйтә, әгәр дә, ди, Найденок, приказны беренче булып китерсәң, медальгә куячакмын үзеңне, ди. «Сталинның приказын көтәләр», дип уйлады Хафиз эченнән. Әйе, алар, Сталинның приказын көтәләр иде. Алар гына түгел, бүген бөтен дөнья бу приказны көтә. Сугыш турында, икенче фронт турында, дошманны кайчан тармар итә башлау турында юлбашчы нәрсә әйтер, нәрсә эшләргә кушар? Бу авыр, куркынычлы елларда бары тик аның сүзе генә кешеләргә ышаныч һәм дәрт бирә, бары тик ул гына барыр юлны, прожектор төсле, еракка яктыртып тора. «Бәлки, биредә үк укырга өлгерермен», дип янә уйлады Хафиз. Ләкин бу мөмкин булмады. Лейтенантларны штаб начальнигына чакыра башладылар. Беренче булып Сергеев керде һәм ике минут та үтмәде, кире дә чыкты. Хафиз, кереп барышлый, аның «үз батареяма!» дигән канәгать сүзләрен ишетеп калды. Штаб начальнигы утырган бүлмә бераз яктырак. Өстәл кырыенда җиделе лампа яна иде. Хафиз рапортың бөтен формасын китереп бирергә тырышты: — Лейтенант Гайнуллин.:, сезнең карамакка килде. йокысызлыктан күз төпләре шешенгән һәм берьюлы ике телефон трубкасы тотып сөйләшүче штаб начальнигы, аңа арган караш ташлап телефон трубкасына ачу белән кычкыра-кычкыра башың гына иде. — ... Приказ булмыйча чигенгән өчен кече лейтенант Гершевич трибуналга биреләчәк. Аның урынына мин хәзер яңа кеше җибәрәчәкмен. Бер адым чигенмәскә! Актык сулышкача торырга! Степановны герой исеменә куйдык. Батареяга белдерегез. Штаб начальнигы бер генә минутка трубкасыннан аерылды һәм Хафизның төз, нечкә гәүдәсенә сыланып торган өр-яңа шинеленә, портупеясына, бераз кыңгыр салыбрак кигән бүрегенә, нык, туры ирене өстенә каралып мыек чыга башлаган яшь, алсу йөзенә, ялтырап торган зәңгәр күзләренә бер карап алды да: — Мәктәптәнме? — диде. Хафиз аның хәрби училище турында түгел, ә урта мәктәп турында сораганын аңлады. — Университетның икенче курсыннан. — Физмат факультетыннанмы? — Әйе, иптәш гвардия майоры. Штаб начальнигы, исәпкә калгандай, өстәлгә җәйгән картага юан бармаклары белән чиерткәләп алды. Нишләтергә бу яшь, тәҗрибәсез лейтенантны! Әллә штабта калдырыргамы? Штабта да кешеләр җитешми. Мондый укымышлы егетне штабта калдырсаң да яхшы булыр иде. Ләкин... ул хәзер генә сөйләгән сүзләрен исенә төшерде һәм анык бер карарга килде. — Комсомолсцмы? — Комсомолец, иптәш г'вардня майоры. ~~ Икенче батареяга батарея командиры итеп билгеләнәсез. Хәзер ук барыгыз 1гәм батареяны кабул итегез. Алдан оптом» анда эшләр шәптән ’1үгел... Ә 'Иртәгә дошман аеруча ңык хәрәкәт итәргә маташа
6. ,с. ә • № с. 81 
 
WK. Ул безнең бәйрәмне караңгылатырга теләр. Ләкин сез нык булыгыз. Укыш телим. Хафиз, майорның беренче сүзләрен кабатлап, китәргә рөхсәт сорады. — Барыгыз, үтәгез, — диде майор һәм яңадан трубкасына иелеп, кемнәр беләидер сөйләшә башлады. — Икенче дивизион связное!—дип кычкырды Хафиз белән бергә чыккан дежурный. Караңгы почмактан кулына карабин тоткан яшь кенә бер солдат килеп чыкты. — Менә лейтенантны алып барыгыз. — Есть, иптәш лейтенантны альпп барырга. Хафиз бергә килгән иптәшләре белән саубуллашты да связной белән тышка чыкты. Тышта яп-якты иде. — Немецлар фонарь элгәннәр. Хәзер бомбага тота башлаячаклар,—диде связной бик гади бернәрсә турында әйткән кебек. Хафиз биек күктә асылынып торган яктырткычны беренче тапкыр күрде һәм аңардан күзен ала алмады. Кинәт күктәге фонарь сүнеп китте һәм тирә-як караңгыга чумды. — Бәреп төшерделәр, — диде связной баягы шикелле үк исе китмәгән рәвештә. Алгы кырыйда бертуктаусыз ракеталар чөелә башлады. — Немец безнең төнге атакалардан курка, — диде связной һәм Хафизга таба борылып өстәде, — сукмактан читкә чыкмагыз, иптәш лейтенант, — миналар. — Еракмы әле? — Дивизионмы? Әнә теге үр артында. Гайнуллин алга карады һәм һичнинди үр күрмәде. — Иптәш лейтенант, сез беренче тапкырмы әллә? — дип сорады кинәт связной. Хафиз инде күпне күргән фронтовикларның яңа килгән- нәргә өстән карарга яратканлыкларын сизәргә өлгергән иде. Шуңа күрә ул дөресен әйтмәде: — Юк, мин госпитальдән, — диде һәм сүзне бүтәнгә борыр өчен, икенче батарея турында сораштыра башлады. — Сез комбат булыпмы? — дип сорады связной һәм җавап көтмичә үк тезеп китте:— Димәк, куркак урынына барасыз. Хафиз сискәнеп китте. — Нинди куркак урынына? Сез ни сөйлисез. — Икенче батарея бөтен дивизионны хур итте. Батарея командиры куркак булып чыкты. Приказсыз чигенеп, дүрт орудиесеи дошманга калдырды. Ярый әле сержант Степанов үз инициативасы белән аларның өчесен кире кайтарды. Югыйсә батареяның атарга орудиесе дә калмаган булыр иде. — Нинди кеше ул сержант Степанов, яшьме, картмы? — 1921 нчс елгы. Сугышка кадәр Себердә аю аулап йөргән. Геройский егет. Сызгырып җибәрсә, бөтен дивизионны җилкендерә. — Тагын кемнәр бар ул батареяда? — Икенче батареяның сугышчылары начарлар түгел. Аларның бомбардирлары бер үзе ни тора. Бөтен полкта бер генә. — Фамилиясе ничек? — Фамилиясе Золотов, Иван Пантелеймонович. — ,Ии өчен аны бомбардир диләр? — Ә ул әле иске заманда сугышкан. Безгә ул ике улы белән үз теләге буенча килеп кушылды. Уллары үлде. Ә карт үзе бирешми, мы- с'кларып үрә бастырып йөртә. Хәзер ул анда парторг та. — Тагып кемнәр бар? — Тагып аларның сестралары әйбәт. Татарочка. Бөтен дивизион аның белән мактана. Золотов аны «безнең фәрештә» ди... Менә килеп тә җигтек. Блиндажга керәбез, иптәш лейтенант.  
82 
 
Хафпз юлның болан кыска булуына эченнән зарланып куйды. Ул әле дивизион командиры турында да сорашырга теләгән иде. Дивизион командиры капитан Абросимов Хафизга оер караштан ошады. Ул кара бөдрә чәчле, һичкайчан төшенкелеккә бщэелми, теләсә нпнди шартларда да уен-көлке ярата торган кешеләрнең берсе иде. — Киләчәктә майор булачак кеше — капитан, Абросимов, —дивизион командиры, — диде ул Хафизга кул биреп. — Бәйрәм белән котлыйм. Хафиз аның болай тәкәллефсез каршы алуыннан бераз уңайсызланган хәлдә: — Лейтенант Гайнуллин, — диде. — Тылда ничек, безне онытмыйлармы? Кызлар да әүвәлгечә чибәрләрме? Хафизга бу сорауларга җавап бирергә туры килмәде. Немецлар бомбага тота башладылар. — Ну, лейтенант, тыл турында күбрәк сорашасы килгән иде дә. булмады. Икенче батареяны кабул итегез. Аида хәзер сержант Степанов хуҗа. — Есть икенче батареяны кабул итәргә. — ЧП турында ишеткәнсеңдер инде. Кабатлап тормыйм. Батареянын данын кайтарырга кирәк. Иртә белән немецларның танк һөҗүмнәре көтелә. Каршы алырга хәзерләнегез. Бераздан мин сездә булырмын. — Есть. — Хәзер обстановка белән танышыйк... Шул ук связной Гайнуллинны батареяга да озатты. Бу юлы алар сөйләшмичә генә бардылар. Кайдадыр бөтенләй якында гына пулеметлар аталар, баш өстеннән яктырткыч пулялар өере үтеп китә иде. — Траншеяга сикерегез, — диде.связной һәм үзе шунда ук күздән югалды. Хафиз аның артыннан сикерде.. Аяклары астында су чыпырдады. «Позицияләрдә дә су булса, эш шәптән түгел», дип уйлады ул. Бу траншеяләр, аралашу юллары, окоплар лабиринты эчендә адашмас өчен бик тәҗрибәле кеше булырга кирәк иде. Алар әллә ничә тапкыр әле уңга, әле сулга борылдылар. Хәзер дивизионга кире кайтырга кирәк булса, Хафиз, әлбәттә, тиз генә таба алмас иде. — Сержант Степанов хуҗалыгы шушы инде,—диде связной ахырда һәм алда нәрсәдер казып маташкан сугышчыларга карап, — сержант Степанов! — дип кычкырды. Төркемнән тәбәнәк гәүдәле, киң җилкәле бер кеше аерылды. — Найденок, синме?, — Әйе, комбатны каршыла. Сержант рапорт биргәннән соң, Хафиз аңа кулын сузды. — Лейтенант Гайнуллин. Позицияләрне күрсәтегез. Беренче орудие янында ул озын мыеклы, таза гына гәүдәле бер сугышчыны күрде. — Золотов, Иван Пантелеймонович? Сугышчы гәүдәсен турайтты һәм бераз гаҗәпләнгән тавыш белән җавап кайтарды: Так точно, кече сержант Золотов, Иван Пантелеймонович. — Орудие ни хәлдә? — Төзек, иптәш комбат. — Снарядларың? — Җитәрлек. — Ориентирларын, кайда? Күрсәт! Немецларның алгы кырыенда нәрсәдер башланды. Автоматлар тырылдап киттеләр. Аннары, пулеметлар такылдарга тотынды. һавага ракеталар төркеме очты. Уд да булмады, туйлар гөрселдәве ишетелде, ьашта снарядлар кайдадыр унда ярылдылар, аннары, кинәт кенә икенче оагарея позицияләренә яварга тотындылар.
83 
 
— Яшеренергә!—дип кычкырды лейтенант. Лту тавышлары тынгач, сержант Степанов ефрейтор Калитиннын яраланганын әйтте. Хафиз аның янына барды. Сугышчы орудие янында чалкан ята иде. Хафиз аның, янына тезләнде һәм, санитарны читкәрәк этәреп, сугышчының башын ике кулы белән күтәрде. — Ничек булды сон. бу, Калитин?— диде ул йомшак тавыш белән. Яралы күзләрен ачты. — Сез безнең, яңа комбатмы? — диде ул әкрен генә. — Әйе. — Гафу итегез, иптәш комбат. Кичә... сынаттык без. Иртән... иске позицияләрне кайтарып алырбыз дигән идем... булмады. — Борчылма, иптәш Калитин, без кайтарып алырбыз. Терел тизрәк. — Иптәш комбат, ана күп сөйләргә ярамый,—диде санитарка һәм яралыны алып китәргә хәзерләнә башлады. Хафиз шунда гына аңа игътибар итте һәм караңгыда йөзе якты күренмәгәнгә, «татарочка- лары» шушы ахрысы дип уйлады. Ул аның фамилиясен сорамакчы иде, ләкин өлгерә алмады — телефонга дәштеләр. Абросимов шалтырата икән. Трубкадан аның шат һәм шаян тавышы ишетелде. — Исән-сау?.. Аллага шөкер! Иөз яшькә кадәр яшәвеңне телим... Кабул иттеңме!.. Шәп! Хәзергә. Барлык орудиеләрне карап сугышчылар белән аз-маз сөйләшеп чыкканчы шактый күп вакыт үтте. Аннары Абросимов, туры төзәп атыр өчен, ике орудиены алга, пехотачылар линиясенә күчерергә приказ бирде. Гайнуллин Степановның һәм тагын бер сержантның расчетын билгеләде һәм үзе дә алар белән китте. Төне буенча артиллеристлар, җир казып, ут позицияләре ясадылар. Иртәнге сәгать бишләрдә сугышчылар кыска һәм борчулы йокыга талдылар. Хафизның йоклыйсы килми иде. Ул, брустверга таянып, уйга калды. Аның алгы кырыйга килгәненә әле ярты тәүлек тә юк, ул нихәтле кичерешләр башыннан үткәрергә өлгерде. Аны кичә сугышчан бурычны үтәмәгән батареяга җибәрделәр. Иртән, немец танклары килә башлагач, батаоеяның аларга каршы торырга көче җитәрме? Хафиз аны үз ихтыярына буйсындыра алырмы? Батареяның орудиеләр паркы да, личный составы да яртылаш кына. Ут взводлары командирлары булып, сержантлар һәм хәтта рядовой солдатлар калганнар. Бер генә урта командир да юк. Политрук кичә үлгән. Хафиз элекке комбатны бөтенләй башыннан чыгарып ташларга, онытырга теләде. Ләкин ул онытылмый иде. Шулай ук ул үзенең җанын саклап калыр өчен генә чигенгәнме? Әллә куркудан башын җуйганмы? Әллә сугышта, Хафиз аңламый торган бүтән сәбәпләр дә бармы әле? Ул теләсә ни булса да чигенмәскә ант итте, «шундый хурлыкка төшкәнче, үлү артыграк», дип уйлады. Аннары ул беренче ман турында уйлана башлады. Тыныч вакытларда алар бу бәйрәмне ничек ямьле итеп каршы алалар иде. Аның күз алдына Казан килеп басты. Ирек мәйданына таба агылучы халык дулкыны, кызыл әләмнәр диңгезе, җыр, бию, көлү... Мәктәп дуслары исенә төштеләр. Кайда икән хәзер алар? Мөгаен, алар да бу бөек бәйрәм таңын юеш окопларда яки кыр госпитальләрендә каршы алалардыр. Җил кызы Ләлә кайда икән? Хафиз aiiim сонгы хатын март ахырларында алган иде. «Үч хисабы ачтым. Ун фрицны үтердем», дип язган иде ул. Ихтимал, ул да менә шушы минутта, мылтыгын кысып, позициягә үрмәли торгандыр. Хафизның йөрәге сагыш белән тулды. Бу минутта ул Лэлэнең мәхәббәте үзе өчен никадәр зур, кыйммәт һәм кирәк икәнен бөтен тирән
84 
 
леге белән сизде һәм аның иреннәре «Ләлә, Ләлә...» дип пышылда- дылар. _ . Аннары Галим белән Напльие, Мөнирә белән Һаҗәрне исенә төшерде. Галимнән ул бер хат та алганы юк, Наиль бер язды да шуның белән ул да кайдадыр тынып калды. Бары тик Мөнирә генә аңа хатларын тәртипле язып торды. Һаҗәр турында Мөнирә ул кайдадыр Дон тирәсендә дпп хәбәр иткән иде. Менә Хафиз да Дон тирәсендә бит... Аяк тавышлары ишетелде. Хафиз, сискәнеп, уйларыннан аерылды. — Кем ул? — Бу мин, иптәш комбат, Золотов. Нигә йокламыйсыз? — Йоклыйсы килми, иптәш Золотов. — Уйлыйсыз, ахрысы? — Уйландыра. — Мин дә кайчак шулай уйга биреләм. Мөмкииме сөйләргә? — Рәхим итегез. — Менә мин монда үз җиремне саклыйм. Советлар Союзы өчен торам. Ә фриц нәрсәгә килә? Әллә ул чыннан да Россияне алып, тыныч яшәрмен дпп уйлыймы икән? — Мөгаен, шулайдыр. — Ләкин моның өчен, иптәш комбат, шыр тиле булырга кирәк бит. Кем, кайчан Россияне җиңгәне бар? Юк, бит. Россия диңгез ул. Диңгезнең суын түгеп бетерергә мөмкин булмаган шикелле, Россиянең дә көчен бетереп булмый. Ул әле йодрыгын гына йомарлый. Москва төбендә бер кундыргач, немецың берьюлы дүрт йөз километрга артка сикерде. Ә бит әле аның менә шул далалардан да артына да әйләнмичә тәгәрисе көннәре булыр. — Юк, моннан ул тәгәри алмас! — диде Хафиз. — Монда ул үзенең каберен табарга тиеш. — Шулай булуы да бик ихтимал, — дип төзәтеп алды Золотов.— Безнең генераллар ул турыда кайгыртыр. Ә без командование нәрсә таләп итсә, шуны эшләргә хәзер. Без инде сугышның беренче көнендәге кешеләр түгел хәзер. Без усалландык. Без дошманны күрә алмаска өйрәндек. Кыйнарга да яхшы өйрәнеп киләбез. Постта торучы солдат кемнедер туктатты. — Пропуск! Килүче пропускны аңа гына ишетелерлек итеп әйтте дә, тавышын күтәрә төшеп сорады: — Комбат кайда? — Блиндажда. Иптәш Сталинның приказын китердеңме әллә? Ни әйтә иптәш Сталин? Сугыш турында ни әйтә? — Сугышның яңа чоры — совет җирләрен азат итү чоры башланды, ди. Тиздән гитлерчыларга каюк! —диде связной дәртле тавыш белән. — һай, рәхмәт туган, бу сүзең өчен! „ — Связной, бирегә кил, комбат биредә,—дип кычкыоды Золотов. *зая Хафизны алып килгән связной аңа кәгазьләр сузды. Яктыра башлаган иде инде. Хафиз дүрткә бөкләнгән кәгазьләрне җәеп, дулкынланып, укый башлады: Оборона Халык Комиссары приказы. XQ? 130. А^осква шәһәре... Золотов, комбатның иң башы аща иелеп, аның артыннан Сталинның сүзләрен кабатлап барды. — ... Иң элек, шунысы шиксез ки, бу чорда фашистлар Германиясе һәм аның армиясе моннан ун ай элек булганга караганда көчсезләнә төште... — ...Кызыл Армия сугыш башланган вакыттагыга капаганда оешканрак һәм көчлерәк булып әверелде...
85 
 
— ... Безнең максатыбыз ачык һәм изге. Без үзебезнең совет җирен пемецкабахәтләрдән азат итәргә телибез... — ... Бу максатны тормышка ашыру өчен немец фашистлары армиясен җимерергә һәм немец оккупантларын, әгәр дә алар пленга би- релмәсәләр, актык кешесенә кадәр кырып бетерергә тиешбез. Бүтән юл юк. Карт сугышчының йөрәге еш-еш типте. Сталинның ачык һәм аңлаешлы сүзләре аны бик тирән дулкынландырды. Берничә минуттан соң сержант Степанов һәм аның артыннан бүтән батареецлар да йөгереп килеп җиттеләр. Күрәсең, алар берсе дә йокламаган, барысы да бөек Сталинның сүзен көткәннәр. — Иптәш комбат, безгә дә укыгыз. — Иптәш лейтенант, дөрестән дә Сталин совет җирләрен азат итү чоры башланды дип әйтәме? Хафиз да, сугышчылар да көн яктысында бер-берсен беренче тапкыр күрәләр иде. Сугышчылар бар да кырынганнар, бар да ак якалы. Таза һәм нык егетләр. — Иптәшләр, бөек Сталин безне Беренче май көне белән сәламли һәм котлый! — диде Хафиз күтәренке тавыш белән. — Хәзер барыгыз да бирегә җыелыгыз. Әгәр йоклый торганнар булса — уятыгыз. Оборона Халык Комиссарының приказын укыйбыз. Ләкин җыелып торырга вакыт булмады. Күзәтче немецларның атака башлаулары турында хәбәр итте. — Урыннарыгызга! Орудиеләр сугышка!—дип команда бирде Гайнуллин, үзе баскан җиреннән кузгалмыйча, сугышчыларның ничек хәрәкәт итүләрен күзәтте. Аларның күбесе үз урыннарына һичбер ыгы- зыгысыз барып бастылар. Иң беренче булып, сержант Степановның орудиесе үзенең сугышка хәзер икәнлеген белдерде. Хафиз биноклен күтәрде. Позицияләр алдында бер танк бөтерелә иде. Пехотачылар ут ачтылар. — Разведка, ут нокталарын белергә телиләр, — дип уйлап алды Гайнуллин. Унбиш минуттан соң, сул яктагы үзәнлектән моторлары белән үкерә-үкерә берьюлы унлап танк күтәрелә башлады. — Минем командамнан башка ут ачмаска! — дип кычкырды Гайнуллин. Сержант Степанов, комбатның боерыгьпн кабатлап, аңа күз сирпеп алды. Лейтенантның кыю карары сержантка ошады. Ул үзе танкларга каршы иң шәп сугыш — туры төзәп ату сугышы дип исәпли иде. Орудие көпшәләре дошман танкларына төзәлде. Степанов ут ачарга сигнал бирер өчегь, ике бармагын авызына капты. Яңа комбат Степановка ошады. Ләкин чын командирны бары тик сугышта гына белергә мөмкин. Бу яшь лейтенант сугышта үзен ничек тотар? Вакытыннан элек ут ачарга кушып яки сугыш барышында акылсыз командалар биреп, бөтен эшне бозмасмы? Гершевич та элек ойбәт шикелле иде, ә сугышта... Немец танклары ата-ата, туп-туры киләләр иде. Ләкин аларның снарядлары кайдадыр артта яттылар. Димәк, алар сукыр килеш киләләр. Ара ике йөз илле метр, йөз илле метр калды. Степановның борып яфраклары дерелдиләр. Золотов күз иярмәс бер хәрәкәт белән бүреген төзәтеп алды да яңадан панорамага иелде. Лейтенант һаман эндәшмәде. Танклар тагын да якыная төштеләр Лейтенант команда бирмәде. Бу ни бу? Хәзер инде артын кичегергә ярамый. Ярты минуттан инде соң булачак. Кинәт лейтенант кулын күтәрде һәм, — Огопь! — дип кычкырды. Шул ук секундта сержант Степанов сызгырып җибәрде һәм орудиеләр залп бирделәр. — Огонь! Огонь!


 
Беренче танк яна башлады. Икенче залптан сон, тагын бер танк ■кара төтенгә уралды. Аның артыннан килүче өченче танк, аны узар өчен, бер генә секундка үзенең ян борты белән борылды һәм Золотов өчен шул җитә калды. Ул җибәргән снаряд танкның башнясын каерып ташлады. Бүтән машиналар кирегә оорыла башладылар. Аларны күздән югалганчы ут белән эзәрлекләделәр. Капитан Абросимов шалтыратты. Хафиз, трубканы алып, окоп төбенә иелде. — Беренче атаканы кире кайтардык! Әйе, әйе. Унау иде, өчесен җимердек. Әне-әйе. Өчесен. Югалтулар юк. Күзәтче сугышчы кычкырды: — Иптәш лейтенант, танклар. Берәү, икәү, өчәү... биш... ун... унике... унөч... унбиш! Хафиз трубканы кулыннан җибәрмичә, аякка басты. Әле яхшылап ныгып җитмәгән җирне актарып тагын танклар килә, һаман шул бер үк эздән. Хафизның сүрелеп җитмәгән сугыш ярсуы яңадан кабынды. Ләкин хәзер ул беренче танкларны күргәндәге шикелле калтыранмый иде инде. Ул үзен ярыйсы тыныч сизде. Ориентирга — курган башындагы ялгыз агачка — җитмичәрәк танклар икегә аерылдылар. Бер төркеме беренче дивизион позицияләренә каршы борылды. Икенче төркеме Хафизның позицияләренә килә һәм бер туктаусыз аталар иде. Яңадан артиллеристларның давыллы уты үкерә башлады. Алар бер-бер артлы дүрт танкны сафтан чыгардылар. Аннары тагын ике танкны яндырдылар. Ләкин баш танк һаман килә иде. Золотов аңа төзәп атып җибәрде. Снаряд танкның нәкъ күкрәгенә бәрде. Ул, маңгаена зур чүкеч белән орган үгез шикелле, ярты'гына секундка туктады да тагын кузгалды. Берничә минуттан ул инде позицияләр янында булачак һәм аның куәтле чылбыры орудиеләрие изеп, кешеләрне сытып йөри башлаячак. Хафизның маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты. Ул үлек кебек агарды һәм танкка каршы шуышыр өчен кулына граната алды. Шул чакта сержант Степанов тагын сызгырып җибәрде, ә бомбардир атты. Позицияләрдән йөз утыз метрларда танк кинәт туктады. Снаряд аның чылбырын өзде. Ә тагын берничә снаряд бортын актарып ташлады. Төшеп качарга маташкан немец танкистларын пулемет уты екты. Кинәт бөтенләй якында гына дошман снаряды ярылды һәм һава дулкыны Хафизны югарыга чөйде. •— Санитар! Комбат яраланды! — дип кычкырды Степанов. Бер минут чамасы Хафиз кая икәнен белештермичә чалкан атты. Тирә-юнь аңа кинәт искиткеч тын булып тоелды һәм аның миеннән: — Нигә атмыйлар, нигә туктадылар! — дигән уй үтеп китте. Ул торырга теләде, ләкин күтәрелә алмады, ниндидер бик авыр нәрсә аны өстәй баскан шикелле иде. Ул бары тик күзләрен генә ача алды. Аның йөзенә бик-бик якын булып таныш кыз йөзе иелгән иде. Хафиз аның исемен әйтергә теләде, ләкин хәтерли алмады. Күзләре яңадан йомылдылар. — Контузияме?— дип сорады Степанов. Кыз эндәшмәде. Ул, өянәк тоткан шикелле, шаккатып лейтенантка карап тора иде. — Сестра, сезгә ни булды? Тизрәк кыймылдагыз! Хәзер тагын килә башлыйлар. Сестра кинәт бөтен тавышы белән кычкырып җибәрде: •— Хафиз! Золотов аның чәчләреннән сыйпый, сыйпый: — Танышыңмы әллә? — дип сорады. — Хафиз! Ач күзеңне, бу мин, Һаҗәр ич! Бу тавыш Хафизны айнытып җибәрде шикелле. Ул чыннан да кү- 3>

87 
 
зеп ачты һәм күтәрелә башлады. Бер секундта аның күз аллары яктырды һәм ул тәмам аңына килде. — Урыннарыгызга!—дип кычкырды ул; — Аллага шөкер, үтте, — диде Золотов һәм орудиесе янына йөгерде. 

Бу шул хәтле көтелмәгән һәм бәхетле бер очрашу иде. Хафиз, җиңелмә контузиядән сон, аякка басканның беренче көнендә дә, шуннан соңгы көннәрендә дә, сугышта була торган сирәк тын минутларны Һаҗәр белән бергә үткәрде. Бу минутларда алар, алгы сызыкта утыруларын бөтенләй онытып, гүзәл яшьлекләрен, бергә укыган мәктәпләрен, шаулы комсомол җыелышларын, сөекле укытучыларын, иптәшләрен, Казанның кииотеатрларын, бакча-паркларын әллә иичәшәр тапкыр искә төшерделәр. Бүтәннәр бу ике шәрикнең болан бер-берсенә нке туган шикелле шатлануын төрлесе төрлечә юрадылар. Бамбардир үзенең картлык югарылыгыннан аларга аталарча сөенеп карады, сержант Степанов, үзенең кайнар йөрәген Һаҗәргә тәкъдим итәргә тырышкан һәм аның алдында һәрвакыт малайларча кызара һәм югалып кала торган батыр егет, берникадәр көнләшү белән, бүтәннәр, кешеләрдә менә нинди очрашулар була, ут эчендә дә алар нинди бәхетле дип кызыгып карадылар. Ләкин аларның берсе дә Һаҗәр турында начар уйларга базмады. Үзен кочакларга маташкан старшинаның яңагына сукканын һаман онытмыйлар иде алар. Бар иде батареяда шундый бер старшина, хәзер ул юк инде, туфрагы җиңел булсын. Сугышчан иптәшләре аны хәзер бары тик: «Старшина Касыймов хәленә төшмәгәең» дип кенә искә алалар. Касыймов хатын-кыз мәхәббәтенә артык җиңел караучан һәм «гражданкада» үзенең хатын-кыз йөрәген аулаулары белән мактанырга ярата торган бер кеше иде. Һаҗәргә ул беренче көннән үк каш сикертә һәм икеле- микеле сүзләр әйтә башлады. Кыз аның алдында кызара һәм мөмкин кадәр аның күзенә күренмәскә тырыша иде. Бер көнне, сугыштан соң, землянкада ял иткәндә старшина Һаҗәр янына килде дә, бер кулын аның биленә салып, — Җаный, без бүген бар, иртәгә юк, әйдә минем янга,—диде. Һаҗәр агарынды һәм Касыймовның кулын этәреп, бүтәннәр дә аңласын өчен русча итеп: — Иптәш старшина, бүгеннән соң мин сезнең мондый пычрак сүзләрегезне ишетмим! —диде. — Ташла, старшина, кызны рәнҗетмә, ул бит безнең бер генә, — дип кычкырды икенче почмактан Золотов. Касыймов ' күзләрен уйнатып алды. — Мәхәббәт эшендә өченче кеше артык. Шулаймы, аппагым? — Ахмак!—диде Һаҗәр һәм чалт итеп аның яңагына сукты. Шул вакыйгадан соң инде кызны андый шаярулар белән борчымадылар. Сугышчыларның аңа карата булган ихтирамнары бермә бер артты, һәркем аңа, кечкенә генә булса да хөрмәт күрсәтергә тырыша башлады. Берәүләр аңа чолгауларын киптереп бирделәр, икенчеләр, ачык далада, яңгыр астында, кунарга туры килгәндә аңа үзләренең плащ-палаткаларыи бирделәр, өченчеләр аңа аш алып кайттылар. Аңа аталарча караган һәм я кызым, я фәрештәм дип кенә дәшә торган Золотов сугыш вакытында аңа сагырак булырга кушты. Һаҗәр исә сугышта шул хәтле кыю, шул хәтле салкын канлы була, хәтта күпне күргән һәм ипчәмә ничә тапкыр үлемне кичергән карт солдатлар да аңа гаҗәпләнәләр иде. Иң дәһшәтле ут астында ул сугышчылар янында булды, бер генә яралыны да ярдәмсез калдырмады. Аның
88 
 
сумкасы, медсанбаттан һәм госпитальләрдән язылган хатлар- белән тулы иде. Берәүләр аца үзләренең гомерләрен коткару өчен солдатларча гади итеп, ләкин тирән дулкынлану белән рәхмәт әйтәләр, икенчеләр, аны һнчкайчаи онытмаячакларын белдерәләр, өченчеләре, яшьрәкләре, аның исеменә шигырьләр язалар, дүртенчеләре, олыраклары, гомер ядкаре итеп, аның исемен үз балаларына куштырачакларын бел- дертәләр, сугыш беткәч Себергә, Уралга, Урта Азиягә, Украинага, Кавказга, Кырымга кунакка чакыралар иде. Бу хатларны укыганда Һаҗәр я балаларча рәхәтләнеп көлә, я әкрен генә, бүтәннәргә сиздермичә, учы белән күз яшьләрен сөртеп ала иде. — Спи бик үзгәргәнсең, Һаҗәр, күзләрең генә элеккеләр, —диде Хафиз. — Юк, күзләрем дә элеккеләр түгелдер, Хафиз,—диде^ Һаҗәр көрсенеп. — Бу сугыш вакытында алар шул хәтле халык кайгысын, шул хәтле күз яше һәм кан күрделәр, алар теләсәләр дә әүвәлгечә була алмыйлар. Мин уйлыйм: минем күзләремдә бары ике генә нәрсә — дошманнарга чиксез нәфрәт һәм туган илемә чиксез мәхәббәт уты гына калгандыр. Хәзер мин бары шул ике пәрсә белән геиә яшим. Дөрес, сугышта да вак-төяк һәм күңелсез көндәлек эшләр, борчылулар, дулкынланулар, теге яки бу нәрсәләр турында кайгыртулар бар. Ләкин һәрвакыт куркыныч астында торган сугышчы гомерендә шундый минутлар күбрәк була, кайчан болар барысы да арткы планга чигенәләр, ә күңел ничектер аеруча сафланып, иркенәеп китә дә бөек TOHJ сылар өчен ачыла. Дөресме? — Белмим, минем фронтка килүемә руслар әйтмешли, «без году неделя». Үз тәҗрибәмнән андый зур нәтиҗәләр ясарга өлгермәдем. Һаҗәр уйга калды. Алар блиндаж янындагы зур таш артында утыралар иде. Кояш инде батып бара, дала уртасында снаряд китегендә аның актыккы нурлары җемелди, көнбатышта офык буеннан буена алсу тасмалар белән капланган. Иксезчиксез дала өсте дә алсуга манчылган. Һава җылы, пырылдый-пырылдый май коңгызлары очалар. Фронтта бик сирәк була торган тын минутларның берсе. Хафиз Һаҗәрнең уң чигәсендә яра эзе күрде һәм кызыксынуын яшерә алмыйча сорады. — һажәр, син яраланган идеңме әллә? — Болай, сыдырып кына, үтте, Харьков астында, — диде кыз теләр* теләмәс кенә һәм Хафиз бу турыда аның сөйләшәсе килмәвен аңлады. Кичке шәфәкъ яктысында кызның йөзе ничектер моңсу, манлаек урталай ярып тирән сызык сузылган, яңаклары, муеннары кояшта янып беткән, җилдә киселгән. — Безнең болай очрашуыбыз нинди яхшы булды әле, — диде Һаҗәр яңадан җанланып китеп. — Син бит мине бүтәннәргә караганда тирәнрәк аңларсың. Менә кайчак, авыр сугыш көне үткәч, плащ-па- латкама төртенеп дымлы җиргә ятам да, йолдызларга карап, туган ил турында уйлана башлыйм. Бу ерткыч немецлар аңа нинди тирән яра ясадылар. Никадәр авылларыбызны, никадәр шәһәрләребезне хәрабәләргә әверелдерделәр... — Һаҗәр бер секунд тын калды, аннары кинәт Хафизның кулын кысып, кызу-кызу сөйли башлады: — Ул яндырылган авылларны, ул җимерелгән шәһәрләрне без яңадан торгызырбыз, бәлки аларны элеккедән дә матуррак эшләрбез, моңа совет халкының көче, кодрәте җитәчәк. Ә менә кешеләр... Син әле күрмәгәнсең, ә мин инде күп күрдем, никадәр алтын кешеләрне без шушы иксез- чиксез дала буйларында күмдек. Аларны күз алдыма китерсәм, туган илебез өчен халкыбыз биргән корбаннарның күплеген аеруча ’ көчле сизәм. Мин ятим калган балалар турында, тол калган киленнәр турында, гомерләренең актык көннәренә кадәр, төзәлмәслек йөрәк ярасы белән, сугышта үлгән улларының кайтып төшүләрен көтәчәк карчык аналар, карт аталар турында уйлыйм, чәчәк атарга өлгерми шиңгән
89 
 
яшьлек мәхәббәте турында уйлыйм. Шуннан сон, беләсемме, Хафиз, Берлинга барып, фашистларның бөтен кара ояларын туздырганнан соң да минем дошманнарга булган нәфрәтем басылмаячак шикелле. — Мин аңлыйм моны, — диде Хафиз әкрен генә. — Син моны аңлап кына калмассың, син моны әле йөрәгең аркылы да үткәрерсең, Хафиз. Гафу ит, минем сүзләрем агитация шикелле яңгырыйлар бугай. Офык инде сүнә башлаган, ул күгелҗем соры төс белән уралып килә, дала өстендә дә инде күз бәйләнә, еракта, туфрак эченнән җемелдәгән снаряд кыйпылчыгы да уйнакламый инде. Һаҗәр уйга калып сөйли бирде: — Үткән атнада безнең Никодимов исемле бер ефрейторыбыз үлде. Мин опись язу өчен аның әйбер капчыгьдв чишеп карадым. Аның солдат сухарилары арасыннан башланмаган бер американский консерв банкасы чыкты. Банка капкачына ефрейтор хәнҗәр очы белән: «Икенче фронт» дип язган иде. Хафиз, нигә алар бу кадәр әкрен кыймылдыйлар? Безнең никадәр кан коюыбызны күрмиләрмени? Алгы сызыкта тегү машинасы кебек, пулемет тыкылдый башлады. Ана икенчесе кушылды. Аннары алар берьюлы тындылар. Сүзе бүленгән Һаҗәр яңадан сүзгә керешмәде. Итек очы белән йомшак туфракны казып, аска карап торды. Хафиз Наиль турында сораша башлады. Кайда ул, хатлары киләме? Нишли? — Калинин фронтында, армия газетасында корреспондент булып хезмәт итә. Бер хатын алган идем, шуннан бирле хәбәре юк. Үземнең дә яза башлаган хатым икенче ай инде сумкамда йөри. Алдагы хатларым кире кайтканга, монысын бетерергә дә куркам. — Адресы үзгәргәнмени? — «Икенче частька күчте», дип язалар. Ансы инде ике яклы... Хафиз кызның ирен почмаклары кинәт калтырап китүен һәм шәфәкъ- ның соңгы яктысында күзләрендә яшь бөртекләре ялтыравын күрде. — Һаҗәр! — диде ул аның кулын тотып. Кыз яшь аралаш елмайды. — Гафу ит, бу болай гына... Ул исән, исән! Аның адресы гына үзгәргән. Шулай бит, Хафиз?! Өзелеп әйтелгән бу сүзләрдә Хафиз шул кадәр тирән сагыну, ярату һәм Наильнең исән булуына ышанудан бигрәк, аның исән булуын чиксез теләү сизде. — Әйе ул исән булырга тиеш. Һаҗәр яза башлап та бетермәгән хатында нәрсәләр язуын сөйләмәде һәм Хафиз да бу турыда аңардан сорарга җөрьәт итмәде. Әмма укучылар, әгәр Һаҗәрне сөйсәләр, аның ул тәмагл булмаган хатын да укырга тиешләр. Менә ул хат: «Наиль бәгърем! Минем җибәргән хатларым, шомлы тамга белән кире кайттылар. Шулай да, көн саен түгел, сәгать саен иң яхшы сугышчан иптәшләремнең үлемнәрен күреп торсам да, синең дөньяда юклыгыңа ышанасым килми. Син бар, бәгърем, син исән. Мин шулай уйлыйм, синең Һаҗәрең, синең чибәрең шулай уйлый. Безнең мәхәббәтебезнең йолдызы сүнәргә тиеш түгел. Ул мәңге янарга тиеш, чөнки без ул мәхәббәткә хаклы, чөнки безнең мәхәббәтебез саф һәм бөек. Ианль бәгърем! Син беләсең, кечкенәдән үк мин ана ир1\Ъләвен күрмәдем, ата кадерен белмәдем. Минем атам да, анам да туган «илем булды. Партия, комсомол мине тәрбияләп үстерде, кеше итте. Әгәр дә мин гомеремне чын кеше булып үтә алсам, иң элек аларга бурычлы булачакмын, аларга иң саф- күңелемнән рәхмәт әйтәчәкмен. Алар минем күңелемә иң якты тойгыларның да яктыларын салдылар, алар мине Ватанымны сөяргә, доптм я янарыбызга.
90 
 
аяусыз булырга, пң зур кыенлыклар алдында югалып калмаска, аларны ^'тупла^РөДелдәгәндә, сугыш кырында мине Ленин-Сталин пар- тиясенә кандидат итеп алдылар. Дөньяда тиңдәше булмаган халыкны оештырып, тәрбияләп, аны тиңдәшсез батырлыкларга алып бара алган партиянең члены булу ул бәхет түгелмени! Бәхет, мен, тапкыр бәхет! һәм ышанам1, син дә бу бәхеткә ирешкәнсең..Рекомендацияләрнең берсен Петр Ильич бирде. Аның турында мин сиңа алдагы хатларымда да язган идем бит. Ул безнең полкның комиссары... ... Наиль, бәгърем. Мин бу хатымны бүлә-бүлә язам. Бүген сугыш аеруча каты булды. Күп кенә иптәшләребезне югалттык. Авыр, бик авыр сугышчан дусларны югалту. Үз сулышыңны өзеп алып, „аларга җан кертәсе килә. Хәзер төти. Бер буш авылда туктадык. Өндә Оер бөкре карчык кына. Ул, кулларын кушырып, минем алдымда утыра һәм башын чайкый. — Канаткынам минем, әниең бармы? — ди. Мин сөеклем Валентина Андреевнаны, сөекле укытучыбызны, миңа сыеныр урын биргән шәфкатьле җанны күз алдыма кнтерәм һәм аңа мең-мең рәхмәтләр укыйм. — Әйе, әнием бар минем, — дим. Бездә Золотов дигән бер карт сугышчы бар. Бомбардир дибез үзен. Бик яхшы, бик әйбәт кеше. Ике улын ияртеп, үз ихтыяры белән полкка килде. Әле үткән сугышларда катнашып, батырлыгы өчен Георгийлар алган. Шул карт мине: «Фәрештә» дип йөртә. Мин көләм. Башына пилотка, өстеиә солдат гимнастеркасы, аякларына авыр солдат итеге кигән, билен каеш белән буган, канатлар урынына бер иңенә кызыл хач сумкасы аскан, икенчесенә карабин таккан, кояшта янып беткән кыз фәрештәгә бигрәк ошый дим. «Юк, — ди карт, — эш канатларда түгел. Синең җаның фәрештәнеке», ди. Монысын мин инде аңламыйм. Ходай белсен, ул карт ни сөйли торгандыр. Бүген безнең бер орудиене немецлар камап ала яздылар. Орудиене саклаучы пулеметчы үтерелде. Мин, аны ышыкка яткырып, пулеметтан ата башладым һәм немецлар чигенгәнче аттым. Менә минем җаным нинди. Фәрештә җанына бер дә ошамаган, шикелле... Наиль, бәгърем! Хатымны ике атналап вакыт үткәч, бөтенләй икенче бер җирдә — кечкенә генә инеш буенда, учак янында дәвам итәм. Юеш чолгауларым утта кибә тора... Яз башы бит! Хәтерлисеңме, без әле мәктәптә укыганда: син, Хафиз, Галим, Мөнирә, Ләлә, Надя, Володя бергәләп, Иделдә боз акканны карарга барган идек! Нинди күңелле иде ул чакта. Ә хәзер күңел,табигатьнең кышкы йокыдан уянуын ул чактагы ваемсыз шатлык белән кабул итми. Без бик җитдиләндек, картаймасак та, күп олыгайдык. Шулай бит? Безнең батареядә Нурлан исемле бер казах малае бар иде', йөзе нәкъ биш тиен бакыр шикелле иде. Үзенең бары бер генә җыры бар нде: «Әй, дудар, дудар...» Болай бик юаш, бик бер катлы кеше иде. Шул Нурлан бер көнне разведкадан кайтышлый канаты сынган бер карчыга китерде. «Канатын төзәтәм дә, фриц ауларга өйрәтәм», ди. Ул аңа читлексыман бернәрсә эшләп, зарядный ящик өстендә йөртә башлады. Ничектер бер көнне мин шул читлек янына барып чыктым да карчыгага карый башладым. Ул исән канатын сслкеп-селкеп куя. Үзе кечкенә, үткер күзләре белән безгә шул хәтле горур, буйсынмас карый, әйтерсең, без аның иң явыз дошманнары. — Тәкәббер кош, — диде безнең бомбардирыбыз. — Үзен кызганганны яратмый. Бүтән кошлар шикелле читлектә тилмереп утырмый, аны җимерергә тырыша. Көч тә соң үзендә! Мин Горькийның «Лачын турындагы җырын» хәтерләдем:
91 
 
«—Эх, күккә бер генә тапкыр күтәрелсәм иде!.. Күкрәгемнең-яраларына кысар идем мин дошманны... тончыгыр иде ул минем канымда!.. Әй, сугышу бәхете...» Безнең совет кешеләрендә дә лачын сыйфатлары бар бит! Шул ук Нурлан. Мәңгелек дан ул батырга! Бер көнне безнең разведка дошман засадасына эләгә. Беренче ату белән үк Нурланны яралыйлар. Иптәшләре аны ут астыннан алып чыгарга тырышалар, ләкин бу мөмкин булмый. Нурлан дошман кулына эләгә. Аны җәзалыйлар, кызган шомполлар белән кыйныйлар. Ул бернәрсә дә әйтми. Аның колакларын, борынын кисәләр — ул бернәрсә әйтми. Аны атарга алып баралар. Немец аның башына арттан атмакчы була, ә ул йөзе белән әйләнә.... Без бу турыда, соңыннан, плен алынган немецтап белдек. Мин аны кайда атканнарын хәтеремә бикләдем. Немецларны куып, көнбатышка барганда, мин ул урында булачакмыя Һәм чын күңелемнән баш иячәкмеп аның каберенә. Ә аның карчыгасын без иреккә җибәрдек. Аның канаты төзәлгән иде инде... Наиль бәгърем... «Санитар!» дип кычкыралар. Кемдер яраланган, ахрысы. Гафу ит, кнтәм...» Хат шунда өзелә. Һаҗәр әле аны тәмамламаган һәм, мөгаен, аның язасы сүзләре бик күп булгандыр әле... 

Һаҗәр хезмәт итә торган һәм соңыннан Хафиз Гайнуллин да килеп кушылган артиллерия полкы Татарстан җирләрендә төзелгәнлектән, биредә казанлылар шактый күп иде. Шулар арасында элекке укытучы, СССР Верховный Советы депутаты Белозеров та бар иде. Үз йөзендә халык укытучысының, дәүләт эшлеклесенең, партия работнигының һәм совет командирының гүзәл сыйфатларын туплаган бу кешенең аңлы тормышы Петроград курсантлары ротасы белән Анти- кайненның легендарь походына катнашудан башланып китә. Соңыннан ул күп еллар буенча Совет Армиясендә хезмәт итә. Аннары балалар укыта. Аннары, илебездә беренче бишьеллыклар башлангач, партия аны төрле җаваплы төзелешләргә җибәрә. Ул Магнитканың корпусларын күтәрешә, Днепрогэсны салыша, ком чүлләре аша тимер юл сузуга булыша, ерак Ссбердә мәңгелек боз катламнарын тикшерешә. Аннары туган җире Паратскига кайтып, Татарстанның, икенче промышленность үзәге — Зелсиодольск шәһәрен төзешә, һәм мөмкинлек булу белән яңадан үзенең сөйгән эшенә — укытучылык хезмәтенә керешә. Сугыш башлану белән Белозеров яңадан армиягә кайту турында уйлый. Ләкин теләгенә бары тик кыш көне генә ирешә. Аны яңа төзелә торган запастагы артполкның комиссары итеп билгелиләр. Армия тормышына күнегеп китәр өчен, аңа вакыт кирәк булмый. Ул беренче көннән үк үзен таныш семьяда итеп сизә һәм әле полк фронтка чыгып китмәс борын ук батареецлар бу урта буйлы, чандыр гәүдәле кешене үз итәргә, полкның җаны итеп күрергә өлгерәләр. Ул дивизионнарда, бата- оеяларда гына түгел, һәр взводта, һәр расчетта була. Сугышчылар белән дә, командирлар белән дә сөйләшер өчен сүз таба, кирәк чакта дәртләндерә, кирәк чакта көлдерә һәм оялта белә. — Үткен телле дә соң безнең комиссар, — диләр аның турында сугышчылар. — Күзләре күңелне үтә күрәләр шикелле. Мондый кешегә теләсәң дә ялган сөйләп булмас иде. Петр Ильич Белозеров салкын канлы, һәр эшнең җаен таба белә торган, тирән акыллы, кыю холыклы кеше иде. Бары тик аның аркасында гына авыр чигенү көннәрендә полк үзенең сугышка сәлЗтлелеген югалтмыйча, дошманга бик каты ударлар ясады. Дон аркылы салыи
92 
 
ган понтон күперен саклаганда полк командиры һәлак булгач, ул полк бело" “Хдалык „түне үз өстене алды һәм яна командир җибәрел- гәпчегә кадәр, бик авыр сугышларда, полкка җитәкчелек игге. Бу көннәрдә аның исеме сугышчыларның теленнән төшмәде. — Комиссар гына исән булсын, анып белән югалмыйбыз, диләр иде өзлексез сугышларда йончып беткән батареецлар. Бер көнне комиссарның яралануы турында ишеткәч, алар бик нык борчуга төштеләр. Ләкин күп тә үтмәде, яралы кулын яшел яулык белән муенына аскан;, ә шинеленең бер генә җиңен кигән комиссар яңадан позицияләрдә күренде. Ул әүвәлгечә шат һәм шаян иде. Сугышчылар берьюлы күңелләнеп киттеләр. Төнге өчләргә кадәр комиссар, дивизион командиры Абросимов белән бергэ^ позицияләрне тикшерен йөрделәр. Гайнуллин батареясында, орудие янында сакта торучы Золотов белән комиссар кул биреп күреште. — Нихәлләр бар, иптәш кече сержант? — диде ул бераз карлыккан- рак тавыш белән. — Хәлләр болай әйбәт кенә, иптәш комиссар. Тик менә сулда вакыт-вакыт ниндидер шикле гүләү ишетелә. Чү, әнә тагын... ишетәсеңме? Гүли бит. Барысы да, тын калып, тыңлый башладылар. Тонык гүләү тавышы, караңгылык эченнән һаман көчәеп килә иде. — Бу — танклар гүләве, — диде Абросимов тыныч кына. — Штабка хәбәр иттегезме? — дип сорады Белозеров. — Так точно, иптәш комиссар, хәбәр иттек. Төн караңгы, болытлы һәм бөркү. Ара-тирә һавага ак ракеталар күтәрелә, теләр-теләмәс кенә дигәндәй пулеметлар такылдап куялар.. — Иртәгә яңгыр явачак, — диде Абросимов, күккә карап. Комиссар дәшмәде. Ул нәрсәдер уйлый иде бугай. Ә бәлки, яралы кулының сызлавын сиздермәс өчен тешләрен'кыскан булгандыр. Бүген Һаҗәр, аның янына ике тапкыр килеп, ярасын яңадан бәйләргә рөхсәт итүен сорады. Ул ике тапкыр аны борып җибәрде. — Соңыннан, соңыннан, сөеклем. — Мин Натан Васильевичның боерыгын үтим, — диде Һаҗәр,— югыйсә ул сезне медсанбатка озатачак. Комиссар елмайды һәм үзенең, соры, акыллы күзләре белән Һаҗәргә тутырып карады да, кызны аптырашта калдырып, берни әйтми китеп барды. Немецлар һөҗүмне таң алдыннан, куәтле артиллерия һәм авиация налеты белән башладылар. Белозеровның артполкы беркетелгән дивизиянең уң флангысында урнашкан частьлар өстендә коточкыч ут һәм металл гарасаты шашынды. Аннары, килешли ата-ата, танклар армадасы аларга ыргылды. Шулай да дошманның беренче атакалары кире кайтарылды булса кирәк. Чөнки беразга тынып торган артиллерия канонадасы тагын һәм тагын кабатланды. Бу вакытта Белозеров артиллеристларның алгы күзәтү пунктында иде. Ул, ерактагы гөрселдәүләргә колак салып, блиндаж ишеге төбендә бик озак басып торды. Г имнастерка кесәсеннән сәгатен чыгарып карады. Дошман тоташтан дүртенче сәгать инде атакалый. Ләкин сизелерлек уңышка ирешкәне юк. «Яхшы сугышалар, бпк яхшы, — дип уйлады комиссар күршеләре өчен горурланып. — Хәзер инде танклар белән безне җиңел генә кузгатып булмый шул». Бераздан немецлар Белозеровлар дивизиясе урнашкан позицияләр өстенә дә көчле артиллерия уты ачтылар. Бу, бәлки, дошманның безнекеләрне буташтыру өчен ясалган удары, ә, бәлки, бер урында уңыш- сызлыкка очрап, икенче бер җирдә безнең йомшак урынны капшап каравьи, ә, бәлки, уң флангтагы атакалары бар да хәйлә өчен генә оулып, ТӨП удар юнәлеше шушы участокта билгеләнгәндер. Комиссар
93 
 
га бу кадәресе караңгы иде. Ләкин күпне күргән командир сизгерлеге аңа барлык көтелмәгән хәлләргә әзер булырга кирәклеген әйтте. Ул полк штабы белән телефон аркылы хәбәрләшеп алды да, блиндаждан чыгып, кеше буе тирәнлегендә казылган аралашу юллары буенча, пехотачылар янына китте. — Нигә ул болай ут астында йөри,—диде блиндажда калган элемтәчеләрнең. берсе. — йомышы бар икән, безнең берәребезне җибәрергә ярамыймыни. — Аңа үз күзе белән карарга кирәк, туганкай, — диде икенче, олырак яшьләрдәге, зур башлы солдат. ~ Шулай да, иптәшләр, комиссар белән бергә булганда ничектер җиңелрәк төсле, — дип сүзгә кушылды катушкасы өстенә утырган кысык күзле телефонист. Аңа җавап бирергә өлгермәделәр, кайдадыр бик якында гына снаряд ярылды. Әле генә комиссар турында сөйләп торган кысык күзле яшь сугышчы, куркып, түшәмгә карады: накат бүрәнәләре арасыннан ком һәм туфрак коела иде. Өлкән телефонист линияне тикшереп алды. — «Срел», «Орел», мине ишетәсеңме? — Ишетә м. — Алайса исән бул. Линияне тикшерәм. — Сездә эшләр ничек? — Музыка тыңлап утырабыз. Бесплатно. Сөйләшеп бетергәч, телефонист «кадерле сугышчыга...» дип, ал ефәк белән язылган хәтфә тәмәке янчыгын чыгарды һәм, кыска, калын бармаклары белән бер чеметем алып, янчыгын иптәшләренә сузды. — «Орел» да минем дустым Мостафа утыра. Геройский егет, — диде ул һәм калын иреннәрен чапылдатып, тәмәкесен ябыштыра башлады. — «Путевка в жизнь» дагы Мостафамы әллә? — дип сорады кысык күзле сугышчы. — Юк, бу Бондюг заводыннан, тимерче. — Бондюг заводыннан? Кайда ул, ишеткәнем юк. — Әй, сез, бондюглар, тик торыгыз, — дип кычкырды стереотруба аркылы өзлексез күзәтү алып барган базык гәүдәле кече лейтенант. Ләкин мондый минутта сөйләшми тору сугышчылар өчен кыен иде. Бераз эндәшми торганнан соң, берсе тагын сүз башлады. — Эре калибрлылардан сала. — һаман чокырга төйп, перелет, — диде икенчесе. — Юк, минемчә, беренче батальон позицияләренә. Сугышчылар тыштан тыныч булсалар да, нервлары бик киеренке иде. Бу аларның өзеп-өзеп тәмәке суыруларында да, тәмәке уты белән вакыт-вакыт яктырып киткән борчылулы йөзләрендә дә күренә иде. — Ту-ту-ту, — дигән тавыш ишетелде. Телефонист шунда ук трубкасын алды. Аннары: — Комиссарны... бик тиз эзләп табыгыз, — диде ул янында утыручы кысык күзле сугышчыга. Теге шунда ук блиндаждан чыгып янтте. Тышта снарядлар һәм миналар улавы мең кат дәһшәтлерәк иде. Биредә аларның төшеп ярылу моментларын гына түгел, ә сызгырып, чинап килүләрен дә ишетергә мөмкин. Бу исә сугышта күнегеп җитмәгән кеше өчен аерата куркыныч, чөнки снаряд яки мина нәкъ синең өстеңә килә шикелле тоела. Яшь сугышчы блиндаж ишеге төбендә бер генә минутка агарынып туктап калды, аннары, иелеп, аралашу юлы буйлап йөгереп китте. Комиссарны ул батальон командиры янында, траишеяда тапты. —' Иптәш комиссар, сезне телефонга чакыралар... Ашыгыч, — дип кычкырды ул, туплар гөрселдәвең җиңәргә тырышып.
94 
 
ШУЛ VK вакытта комбатны да телефонга чакырдылар 
 _   Без сезгә ышянабыз, иптәш комиссәр, диде ком т. 
  Исән булыгыз, — диде комиссар. — Артиллеристлар үзләренең бурычларын үтәячәкләр. Белозеров күзәтү пунктына йөгерде. — Хуҗа сөйли... — диде телефонист комиссарга трубканы сузып. Полк командиры обстановкаиың кискен рәвештә үзгәрүен хәбәр итте. Уң як күрше участогында, рубежны саклап торучы батальоннар һәлак булганнан сон, дошман танклары, оборона сызыгын өзеп, эчкә омтылганнар. Дивизиянең калдыклары чигенә. Әгәр безгә дә приказ була калса, артиллеристлар пехотачыларның китүен каплап торырга тиеш. — Ә сез, Петр Ильич, һич кичекмәстән... Сөйләүченең тавышы кинәт киселде. — Алло, алло, «Орел», «Орел!» —дип кычкырды комиссар, аннары трубканы ташлап, — сволочьлар, өзделәр, — диде. Катушкасы өстенә утырып торган телефонист шунда ук урыныннан торды. — Мин линиягә киттем, — диде ул берәүгә дә мөрәҗәгать итмичә. — Радионы хәзерләгез, бик тиз! — диде кече лейтенант артына борылмыйча. Комиссар аның янына килде. — Рөхсәт ит миңа, туган, бер карап алыйм әле. Белозеров окулярларга иелде. Еракта хәрабәләре генә калган авыл күренә. Уңдарак каберлек һәм чиркәү. Чиркәүнең манарасы яртылаш ишелгән. Сулда уйсулык һәм ниндидер совхозның җиләк-җимеш бакчасы. Менә шул уйсулыктан һәм җиләк-җимеш бакчасы эченнән кинәт танклар чыга башлады. — Командалык ит! — диде комиссар кече лейтенантка һәм үзе, күкрәгенә таккан биноклен исән кулы белән капшап, блиндажның күзәтү өчен эшләнгән икенче тәрәзәчеге янына китте. — Ориентир бер... Дошман танкларына.... ут! — дип команда бирде кече лейтенант. Радист шунда ук аның командасын микрофонга кабатлый барды. ' Бинокльдән карап торган комиссар безнең беренче снарядларны тын да алмыйча көтте. Ә көткәндә секундлар бик озак булып күренәләр. — Нигә анда бер ел казыналар, — дип уйлады комиссар һәм кинәт аның күз алларын төтен каплады. Бу — безнең снарядларның немей танклары өстендә ярылулары иде. — Шәп! Егетләр! Нәкъ өсләренә салдылар. Радист, тапшырыгыз — утны күбрәк бирсеннәр! Немец танклары, безнең артиллериянең һәлакәтле утына очрагач*, кире борылдылар. Сугыш кырында аларның яндырылган берничә машинасы калды. Ләкин күп тә үтмәде, яңадан кплә башладылар. Бу юлы алар бермә-бер күбрәк иде. Алар ачкан ут та икеләтә көчлерәк иде. ' . Линияне төзәтергә киткән элемтәче кире кайтмады. Аның артыннан киткән икенче сугышчы да кайтмады. Җимерелгән антеннасын төзәтергә чыккан радист та кире әйләнеп кермәде. Шуннан соң кече лейтенант үзе тышка чыкты. Ул канга баткан килеш антеннаны торгызды, ләкин блиндажга кайтып керергә аның көче калмады. Ул, үтерелгән’радист белән янәшә ятып, хәлсезләнә барган бармаклары белән җирне умырды... ‘ Немецларның танк өстеннән төшерелгән десанты күзәтү пунктына шул кадәр якын килгән иде, безнекеләр үзебезнекеләргә тидермәс өчен, утны туктатырга мәҗбүр булдылар. Шул чакТа позициядәге радистларның наушникларында комиссарның көчле тавышы яңгырады: — Утны туктатмаска! Минем өстсмә ут ачарга!
95 
 
Полк командиры, үз колакларына үзе ышанмыйча, берничә секунд аппарат янында хәрәкәтсез басып торды да, телефон трубкасын алып, ут ачарга боерды. Шунда ук беренче дивизион командиры Абросимов- ка шалтыратты һәм комиссарны эзләргә кешеләр җибәрергә кушты. — Үле гәүдәсен булса да алып чыксыннар!—дип кабатлады ул. ... Иртән кояш чыгып килгәндә, артиллерия полкы, шул турыда югарыдан приказ алгач кына, көеп беткән дала буйлап көнчыгышка таба чигенә башлады. Арып, алҗып беткән атлар авыр тупларны әкрен генә сөйриләр. Сугышчылар, башларын иеп, тирә-якларыыа күтәрелеп карарга үзләрендә көч тапмыйча, юл кырыеннан әкрен генә атлыйлар. Кичә бергә булган, бер тәмәкене икегә бүлеп тарткан иптәшләренең күбесе юк. Алар анда, актык сулышларына кадәр дошманга каршы сугышып, туган җир туфрагына җансыз килеш егылган хәлдә калдылар. Күкнең яртыдан күбрәк өлеше болыт белән капланган. Кояш чыгышы исә болытсыз. Шул болытсыз урында канатларын җәеп ялгыз бөркет әйләнә. Курган түбәләренә кояш кызыллыгы төшкән һәм алар иртәнге тымзык күк фонында бик ачык һәм моңлы булып күренеп торалар. Күтәрелеп килүче кояш кызыллыгы орудие лафетына сузып яткырылган һәм казылып беткән юлның сикелтәләрендә әле бер якка, әле икенче якка авышып барган комиссарның йөзенә төште. Аның бер ягыннан Һаҗәр атлый, икенче ягыннан, башын аска иеп, бомбардир Золотов бара. Һаҗәр, ара-тирә, кул аркасы белән күз яшьләрен сөртеп ала, ә Золотов: «Эх, саклый алмадык комиссарыбызны!» дип чын күңеленнән әрни. Кем белә, бәлки, дошман снаряды түгел, ә аның, Золотовның снаряды комиссарны аяктай еккандыр: ул бит үз өстенә ут ачуны таләп итте. Абросимов җибәргән сугышчылар комиссарны җимерелгән блиндаж эченнән казып алдылар. Ул һушсыз иде. Кесә фонаре яктысында Һаҗәр аның яралы башын һәм күкрәген марля белән урады. Орудие лафетына салынган комиссар белән янәшә атлый-атлый Һаҗәр менә шулариы күз алдыннан үткәрде. Ул бик арган де. Төне буенча алар бер генә минут та ял итмәделәр. Итекләре эченә әйтерсең кургаш тутырганнар, күз кабаклары үзләреннән үзләре йомылалар, аларны чиксез зур көч белән генә күтәрергә мөмкин. Комиссар иртәнге салкыннан һушына килде. Томанлы пәрдә белән эретелгән күзләре белән күкне каплап килгән авыр болытларга карап . барды. Аннары аның күзләре орудие белән янәшә атлап баручы, ахыр чиккәчә интеккән сугышчыларга төште. Комиссар күзләрен йомды һәм аның күз алдына өлгереп килгән игеннәре яна торган кырлар, җимерелгән, көл ителгән авыллар һәм шәһәрләр, янган өйләренең нигезенә басып, «безне кемгә калдырасыз» дигәнсыман, рәнҗеп карап торган кара шәлле карчыклар һәм ап-ак чәчле бабайлар, ата-аиаларын, җылы өйләрен югалткан сабый балалар килеп басты. Комиссар өчен бу шул кадәр авыр, шул кадәр газаплы иде, ул әрнеп, ыңгырашып җибәрде. Кичә ниләр булганлыгы, үзенең нинди могҗиза белән исән калганлыгы турында комиссар уйламады. Монысы аның өчен хәзер әһәмиятле түгел иде. Ул бары тик полкның чигенүе турында уйлады. Нигә, нигә чигенә ул! Кая кадәр чигенергә мөмкин? Барысы да, барысы да дошманга калсын өченме ул чирек гасыр буенча уннарча гигантлар, йөзләрчә завод-фабрикалар төзеде, буш далаларда гаҗәеп шәһәрләр салды. Белозеров һәр төзелешнең, Һәр яңа шәһәрнең һәм авылның нигезендә үзе куйган таш бар дип исәпли иде. Ул үзенең бөтен аңлы тормышын шуңа багышлады. Партия аны кая гына җибәрмәсен, ул Үзен, үз туган йортының бер почмагын күтәргән кебек хис итте. Шуның
96 
 
белән ул яшәде, шуңа ышанды һәм бүтәннәрне дә шуна ышандырып кпм". шуны үз гомеренең максаты итеп куйды. Ул төзелешләргә, буш урыннарда күтәрелгән ул яна гигантларга никадәр хезмәт куелды, халыкның никадәр маңгай тире түгелде. Моны канчан булса онытырга мөмкинме соң? Юк, дөньяда бөтен нәрсәне онытырга мөмкин, ә халыкның бөек хезмәтен онытырга мөмкин түгел. Аны сакларга, күз карасыннан да бигрәк, газиз гомереңнән дә артык күреп сакларга кирәк. Комиссар үзенең каты яралануын, үлем салкын куллары белән вакыт-вакыт 
аның бугазыннан бик нык кысып алуын сизә, һәм ул, сызгыра. Комиссар урыныннан күтәрелә. Ялан башындагы чәчләре тузгыйлар. Күзләре күмер кебек яна. Сулышы кискен. Ирен почмакларында канлы күбек. Ак күлмәгенең изүе чишелгән, аннан күкрәген аркылы- торкылы ураган ак бинт күренә. Золотов белән Һаҗәр аны ике беләгеннән тотып алалар. — Кая чигенәсез! Мин сездән сорыйм: кая чигенәсез? — дип кычкыра комиссар. — Туктарга! Орудиеләрне дошманга каратып борырга! Безгә артык чигенер урын юк! Атларга атланып килгән Абросимов белән Гайнуллин да комиссарның тавышын ишетәләр. Алар бср-берсенә карашып алалар. Аннары Абросимов, камчы таккан кулын сузып, курганнарга таба күрсәтә. Гайнуллин, ризалыгын белдереп, баш ия — позицияләр өчен иң җайлы урын анда. — Минем арттай! — ди Абросимов һәм атына камчы белән ора. 

Көннәр, атналар, айлар үтәләр. Сугышның очы-кырые күренми әле. 1942 иче елның җәендә моңа кадәр кешелек тарихы белмәгән, үзенен көче һәм дәһшәте белән моңарчы булган барлык кырылышлардан өстен торган яңа бәрелеш — Сталинград сугышы башланды. Гит- лерның гигант сугыш машинасына каршы Советлар Союзы һаман да әле ялгыздан ялгыз каршы тора иде. Икенче фронтның һаман әле ачылганы юк иде. Июль аенда дошман танклары Көньяк-Көнбатыш фронтны икегә ярды. Фон Паулюсныц 6 нчы армиясе, фон Готтның 4 нче танк армиясе частьлары Миллерово, Кантемиров, Боховская, Морозовскнйны алдылар. Гитлер үзенең генералларына, теләсә генә нинди бәя бәрабәренә булса да Иделгә барып җитеп, егерме бишенче июльдә Сталинградны алырга, безне иң зур коммуникацион артериядән — Иделдән кисәргә, ә аннары төньякка борылырга һәм, Идел буйлап югары күтәрелеп, Москваны Уралдан аерырга кушты. Аның боерыгы буенча немецлар унынчы августта Саратовта, унбишендә — Куйбышсвта, унынчы сентябрьдә Арзамаста булырга тиешләр иде. Шуннан соң алар көнбатыштан Москвага бәрергә җыендылар... Унҗиденче июльдә Дон өчен каты сугышлар башланды. Немецларның унҗиде пехота дивизиясе, дүрт танк дивизиясе һәм мотоолаш- тырылган дүрт дивизиясе безнең позицияләргә ыргылдылар. Егерме 
гүя муенына кидерелгән тимер боҗраны өзәргә теләгәнсыман, ике кулын бугазы турысына китереп, бөтен көче белән тырышып, шушы күзгә күренмәгән тимер кыршауны өзәргә тырыша, ыңгыраша һәм ярым һушсыз килеп пышылдый: — Юк, ала алмассың! Мип әле бу юллардай кире кайтырга тиешмен, мин әле Берлинга барып җитәргә тиешмен! Авыр болытлар бөтен күк йөзен диярлек каплап алганнар. Кояш ара-тирә генә күренә. Дала буйлап, янгын исләрен таратып,-көчле җил 


 
көн, егерме төн барды бу канлы сугыш. Дошман Донда туктатылды, Совет Армиясе Сталинград оборонасын көчәйтү өчен мөмкинлек алды. Соңыннан фон Готтның дүртенче танк армиясе частьлары, бик зур авиация көчләре ярдәмендә, Донны кичтеләр. Сталинград фронты гаскәрләре Донның көнчыгыш ярына чигенделәр. Егерме өченче августта Паулюс армияләре Иделгә чыкты. Шул ук көнне немец командованиесе Сталинградны бомбага тотар өчен ике мең самолет җибәрде: өченче сентябрьдә фронт сызыгы Сталинградтан төиьяктарак Иделгә барып терәлә, көньякта — Ельшанки — Купоросное янында да шулай ук Иделгә килеп җитә язган иде... Алдагы өзлексез сугышларда бик нык көчсезләнгән артполкнын калдыклары төнлә Идел ярындагы позицияләргә урнашты. Карт бомбардир Золотов, бөтен көче белән басып, тимер көрәкне туфракка батырды да, каерып алып югары күтәрде: — Туганнар!—диде ул дулкынланган тавыш белән.—Бу туфрак— изге туфрак. Аңа Царицььнны .саклаучыларның изге каны сеңгән. Бу туфрактан безгә чигенер урын юк. Әгәр үлсәк, — безнең каберебез шунда булсын. Үлгәнче торачакбыз! — Дөрес әйтәсең, — диделәр сугышчылар һәм, Золотовтаи үрнәк алып, шинельләрен ташладылар да җирне казырга керештеләр. Әкрен-әкрен таң сызыла башлады. Яр буйларында, үзәнлекләрдә иртәнге томан йөзде. Идел тынып, томрап акты. Аның суы салкын һәм кара иде. Хафиз, туп тәгәрмәченә аркасы белән сөялеп, кыска, тынычсыз йокыга талды. Ул шинеленең тар якасын күтәргән, башы уңъякка салынган, пилоткасы шуып төшкән. Аның йөзе, моннан берничә ай элек булган алсулыгын, түгәрәклеген югалткан. Яңак калкымнары нык беленеп тора, борыны юкарган кебек. Иреннәрендә кап-кара мыек бәреп чыккан. — Интектең, иптәш комбат, — диде Золотов аталарча йомшак күңел белән. Ул өлкән лейтенантның (хәзер Хафиз өлкән лейтенант иде инде) җиргә төшкән пилоткасын күтәрде һәм аны җиңе белән сөртеп, командирның башына киертте. Аннары, күтәрелеп, Иделгә карады. Суга тияр-тимәс булып кояш чыгып килә. Сайлаклар, атаулар, култыклар аның беренче нурлары белән яктыртылганнар. Золотов апарга карап сокланып туя алмады. — Нинди матурлык, нинди киңлек! — диде ул эченнән. Ачың күңеле нечкәрде. Ул унсигезенче елда шул җирләрдә иптәш Сталин җитәкчелегендәге армия сафында сугышып йөрүләрен хәтерләде. Ул чагында Иван Пантелеймонович, менә хәзерге туп тәгәрмәченә сөялеп йоклаган өлкән лейтенанттан бик аз гына олы иде... Ләкин бу минутта карт сугышчы үзе турында артык уйлый алмады. Ул, теге вакытта да, хәзер дә үзен җитәкләп баручы, юл күрсәтүче Сталинны күз алдына китерергә тырышты. Мөгаен, бу таңда ул йокламый торгандыр, мөгаен, кабинетының тәрәзәсеннән караган килеш ул Сталинград турында уйлый торгандыр һәм орудиелар янында сакта басып торган карт солдатны күрә торгандыр. Мөгаен, күңелемнән: «Иван Пантелеймонович, Сталинградны теләсә генә ничек булса да дошманга бирергә ярамый. Актык сулышкача торырга кирәк, менә шунда, теге вакыттагыча, дошманны тар-мар итәргә кирәк!» дип әйтә торгандыр. Һәм карт бомбардир, юлбашчының нәкъ үзе белән сөйләшкәндәй вәгъдә бирә: — Тыныч булыгыз, Иосиф Виссарионович, без көчебезне һәм гомеребезне кызганмабыз. Дошманны тар-мар итәр өчен кулдан килгәнне Дә, килердәй булмаганны да эшләрбез. Хафиз урыныннан торды һәм расчетларны тикшерергә китте. Идел өстендә беренче снаряд ярылды. Аннары икенчесе, өчеч- 
• о? 

98 
 
чесе. Берничә минуттан бөтен тирә-як үкерә, айкала, актарыла иде пиче. Бу көнне Гитлер Сталинградка жиде дивизия ташлады. Ул дивизияләргә юл ярыр өчен биш йөз танк, йөзләрчә самолетлар җибәрде. Безнең сугышчылар искиткеч зур каһарманлыклар күрсәтеп сугыштылар. Дошманның атакалары бер-бер артлы кайтарыла барды. Ләкин ул һаманһаман алга ыргылды... — Иптәш өлкән лейтенант, дошман пехота сафлары аркылы үгеп чыкты. Икенче взводта бер орудие, өч сугышчы калды. Өченче взводта... Хафиз ординарецын тыңлап бетермәде. — Соңгы снарядка һәм соңгы кешегә кадәр сугышырга! диде ул. Ординарец орудиеләргә шуышып китте. Хафиз җимерек окопта ята Һәм әле команда бирә, әле якын килгән немецларга кул пулеметыннан ата иде. Көчле гөрселдәүләр арасыннан сержант Степановның команда биреп сызгыруы, орудиесен көпшәсе аркылы төзәп аткан Золотовның: «Юк, үтә алмассыз, монда гвардеецлар тора!» дип кычкырулары ишетелеп кала. Аннары тагып тоташ гүләү үкерә һәм һични аңлап та, төшенеп тә, күреп тә булмый башлый. Кул аркасы белән маңгай тирен сөртеп алганда Золотов кинәт чайкалып китте һәм башына тотынды. Бармаклары арасыннан кан ага башлады. Нәкъ шул чакта сержант Степанов яңадан сызгырып җибәрде һәм Золотов канлы кулы белән затворны тартты. Броня тишә торган снаряд сызгырып, немец танкысына каршы очты. Аннары кыска, каты шартлау яңгырады. Танкның чылбыр кисәге, өзелеп, һавага күтәрелде. Снаряд чокырында Һаҗәр Золотовның ярасын бәйләде. — Сез, үзегез генә аргы якка чыга аласызмы, Иван Пантелеймонович? Көймә яр астында,—дип кычкырды ул, сугыш гөрелдесе астында тавышы ишетелсен өчен. — Аргы якка чыгарга? Юк, фәрештәм, син минем, хәтеремне калдырма, бомбардир Золотов моннан кузгалмаячак. Син тизрәк бәйлә. — Булды. — Рәхмәт. Мин орудием янына барам. Һаҗәр берни әйтмәде. Ул бүтән яралылар янына шуышты. Ике- тапкыр немец аңа автоматтан атты. Кыз җиргә сыенган килеш, эченнән: «Миңа тими, миңа тими!» дип кабатлады һәм күз ачып йомганчы,, окопка тәгәрәде. Каскасы башыннан төште. Чәчләренә өстән туфрак һәм вак ташлар коелды. Берничә секунд ул авыр сулый-сулый окоп төбендә утырды. Кулы белән битен себереп алды һәм, учында кинәт кан күреп, йөрәге «жу» итеп китте. Ул кулын шинель итәгенә сөртте һәм яңадан битен сыпырып алды. Юк, бу аның каны түгел икән. Янәшә генә бер сугышчы үлеп ята. Һаҗәр аның кулын алды. Тамыр тибеше бөтенләй беленми. Сестра! Ярдәм итегез!—дигән тавыш ишетелде икенче яктан. Һаҗәр башын күтәргән иде, бик каты шартлау җирне селкетте. Мөгаен, мина снарядлар запасы өстенә туры килде. Һаҗәрнең аяклары янына, ташлы туфрак белән аралашып, урталай бөгелгән кул пулеметы килеп төште. — Сестра-а-а... Һаҗәр икенче орудие позициясенә үрмәләгәндә, анда расчеттан бер гепә кеше дә исән калмаган иде. Кыз, үлгән төзәүченең гәүдәсен читкә сөйрәп, орудиенец йозагын ачып, снаряд куйды... Комбат янына яңадан ординарец шуышып килде. Иптәш өлкән лейтенант... ■ аның тавышы калтырады, — икенче расчет һәлак булды...
99 
 
Нәкъ шул вакытта икенче расчет орудиссе ут ачты. Комбат та, связной да бер секунд гаҗәпләнеп тордылар, аннары связной кирегә борылды. — Юк, расчет әле һәлак булмаган! Ул сугыша!—диде Хафиз. Окопларда комиссар күренде. Аның башында каска, өстендә каешлары ялтырап торган шинель. Йөзе ак һәм ябык. Шуца күрә мыеклары тагып да зуррак булып күренәләр төсле. Сугыш Сталинградка якынлашкач, Петр Ильич, сәламәтлеге ныгып җитмәүгә карамастан, яңадан үз частена кайтты. Мондый хәлиткеч көннәрдә госпитальдә яту аның өчен мөмкин булмаган бер эш иде. Әгәр ул йөри алган хәлендә госпитальдә калган булса, моны үзенә һичкайчан, һичкайчан гафу итмәс иде. — Эшләр ничек, гвардеецлар? Снарядлар җитәрлекме?—диде ул» комбат янында туктап. — Снарядлар җитәрлек, иптәш комиссар. Тик менә кешеләр генә... — Яңа кешеләр хәзергә безгә килмәячәкләр, иптәш өлкән лейтенант. Үз көчебез белән җитешергә кирәк. Синең ничә кешен бар? Хафиз әйтеп бирде. Ул арада икенче орудие позициясенә барып кайткан связной икенче расчетның һәлак булуын, орудие янында сестра Һаҗәрнең генә атып торуын әйтте. Комиссар, кашларын җыерып, иренен тешләде. Аннары кырыс тавыш белән Хафиздан сорады: — Ездовойларың кайда? — Өчесе атлар янында, калганнары расчетларда. — Атлар янында берсен генә калдыр, икесен үз яныңа алдыр. — Есть, иптәш комиссар. — Мин сезнең турыда онытмам. Тик белегез, безгә артка юл юк. — Аны«ң каравы алга юл бар, иптәш комиссар, — диде связной. Белозеров кырыс карашын аңа күчерде һәм аның ачулы күзләре чак кына көлемсерәделәр. — Анысы дөрес. Алга — Берлинга кадәр юл бар. Бөтенләй якында гына снаряд ярылды. Сөйләшүчеләр өчесе дә җиргә чүгәләделәр. Аларның баш очларыннан осколоклар сызгырып очтылар. Берсе, кечерәгрәге, комиссарның каскасына бәрелеп, рикошет ясап, аяк астына төште. Белозеров кулын сузып аны күтәрде дә» учында бер-ике тапкыр әйләндергәч, бруствер өстенә атып бәрде. — Һаҗәр кайда? — дип сорады комиссар. — Чакырыргамы, иптәш комиссар? — Юк, мин.үзем аның янына барам. — Связной, озатыгыз иптәш комиссарны. Көн үткәне сизелми дә калды. Караңгылык ничектер берьюлы төште. Хафиз үзенең гаҗәпләнүенә каршы, күктә йолдызлар һәм нечкә генә ай урагы күрде. Атышлар басылды. Старшина кайнар аш китереп җиткерде. Хафиз бары тик алдына кайнар шулпа китереп куйгач кына үзенең никадәр ачыкканлыгын сизде. Күз ачып йомганчы котелокны ялт иттерде. Кулына кружка тотып, термосы янында басып торган старшина аца карап, — Иптәш өлкән лейтенант, өстимме? — диде. — Булса, каршы килмим. — Бар, бар. Туйганчы ашагыз. Мин бит тулы ротага алып килгән идем... Өлкән лейтенантның кашыгы һавада асылынып калды. Бу ашны ашарга тиеш кешеләр, хәзер... юк инде, һәм Хафиз тирән бер сызлану белән һәлак булган сугышчыларын күз алдына китерде. Хафиз искиткеч арган иде. Ләкин бер генә сәгать тә ял итәргә, күзләрне йомарга мөмкин түгел. Позицияләрне ныгытырга кирәк. Сугыш —ул өзлексез — көнен, төнен дәвам иткән иң авыр хезмәт.
100 
 
Биредә, мөмкин булмаслык хәлләрдә дә бүгенге эшне иртәгә калдырырга ярамый. Алан гына да түгел, биредә секундлар да чиксез кадерле. Чөнки туп көпшәсе һәрвакыт сиңа төбәлеп тора. Кем өлгеррәк — шул яши, кем үз-үзен кызганмый — шул җиңә. Караңгыдан тавыш ишетелде: — Өлкән лейтенант Гайнуллиины кайдан табарга? — Мин биредә. Ип йомыш? Кем? Каскасы астымнан ак марля чите күренеп торган уртарак буйлы бер сугышчы аның алдына килеп басты. — Иптәш өлкән лейтенант, сезнең карамакка ун кеше алып килдем. Сержант Павлов. — Ун кеше? — дип Хафиз шатланып кычкыруын сизми дә калды.— Кайда алар? — Менә монда яр астында гына. — Кем сезне җибәрде? — Комиссар Белозеров. Ул безгә, медсанбатка килде һәм сезнең монда ничек сугышуыгыз турында сөйләде. — Шуннан? — Шуннан, без, җиңелрәк яралылар, сезгә ярдәмгә килергә булдык. — Артиллеристлармы? — Точно. — Ну шәп! Давай, пптәш сержант, алып кил иптәшләреңне. Сержант, караңгыга кереп, шунда ук юк булды. — Старшина, — диде Гайнуллни шинелен каккалап. — Синең термо-’ сыцның рәте бармы әле? — Ун кешегә генә җитәрлек. — Бик яхшы. Тәмле шулпа белән каршыла егетләрне. Еракта Сталинград яна. Ялкын шәүләсе күкнең яртысын каплап алган, селкенеп, дөрелдәп тора. Ургылып, ургылып күккә күтәрелгән кара төтен, кан кебек кызыл ялкында, тагын да дәһшәтлерәк күренә. Хафиз яңа сугышчылар килеп җиткәнче шул кара төтенгә карап торды, аннары, сугышчылар килеп җиткәч, алар белән таныша башлады. 
8 Гвардия өлкән лейтенанты Хафиз Гайнуллиниың батареясы, меңнәрчә тупчылар, танкистлар һәм ун меңнәрчә пехотачылар белән бергә Сталинград өчен чиксез авыр сугышлар алып барган чагында, Мөнирә хезмәт итә торган санитар поезд, Сталинградта яраланган сугышчыларны алыр өчен, өченче тапкыр килеп җитте. Беренче, икенче рейслардагы кебек үк, бу юлы да немец самолетлары поездны утка тоттылар. ' Фашист самолетлары, моторларын үкертеп, барлык пулеметларыннан һәм тупларыннан ата-ата состав өстеннән үткән чакта баш хирург Иван Федорович Качалов, аның ярдәмчесе Нина Петровна Давыдова икенче рейс вакытында яраланганнан соң, аны алмаштырган Мөнирә Ильдарская белән операциопныйда иделәр. Иван Федорович юка резин перчаткалар кигән кулларын күкрәк турысына күтәреп тоткан хәлдә -өстәл янына килде. Сестралар яралының аякларын каплаган ак җәймәне ачтылар. Шуннан соң бары тик баш хирургның гына ярым тавыш белән әйтелгән тылсымлы сүзләре генә ишетелә башлады: ' — Кохер... Пеан... Корнцанг... Ак күләгә төсле сестра аңа ялтырап торган пычаклар, кәкре канчылар, дарулар биреп торды. Вагон түбәсенә, боз яуган шикелле,
101 
 
пулялар дөбердәп ява башлады. Сестраның йөзе, авызына бәйләгән марлясы кебек, агарып китте һәм ул пинцет белән кыскан кайчыны кулыннан төшерә яздьи. Иван Федорович, аңа ачуланып, күз кырыйлары белән карап алды. — Тыныч булуыгызны сорыйм, сестра! Үзе вагон түбәсендәге дөбердәүләргә дә, тәрәзә пыялаларының челпәрәмә килеп коелуларына да игътибар итмичә, яралыга иелде. Бүтән яралыларны операциягә хәзерләп торучы картрак сестраларның берсе: — Лх, варварлар, нишлиләр, нишлиләр!—дип өзгәләнде. — Безнең санитарный билгеләр бар бит! Күрмиләрмени! — Нигә күрмәсеннәр, бик яхшы күрәләр,—диде ике кулы да яраланган сугышчы. — Әгәр алар башкача эшләсәләр, аларны фашистлар да димәсләр иде. — Лх, варварлар, ах, бандит, юлбасарлар... Күрә торып авыруларга аталар бит... Операция ясап торучы Иван Федорович кинәт ничектер бик сәер тураеп китте дә, үзен тотып алырга өлгергән Мөнирәнең кочагына ауды. — Иван Федорович, ни ... Мөнирә сүзен әйтеп бетерә алмады. Хирургның мәһабәт гәүдәсе күз ачып йомганчы салынып төште. Пуля, аның иң башыннан кереп, нәкъ йөрәгеннән үткән иде. Госпитальдә, соңыннан санитар поездда да эшли башлаганнан бирле Мөнирә авыр яралыларны да, үлекләрне дә байтак күрергә өлгерде. Ләкин алар барысы да сугыш кырында яраланган кешеләр иде һәм бу ничектер күңелгә башкача тәэсир итә иде. Әмма моннан берничә генә секунд элек үз янында басып торган һәм бүтән бер яралының гомерен коткарып калу өчен операция өстәленә иелгән кешенең үтерелүе аны тетрәтеп җибәрде. Ул, тешләрен кысыш, башын югары күтәрде. Гүя ул пулялар белән тишкәләнгән вагон түбәсе аркылы фашистны күрергә тели иде. Сестра елап җибәрде. — Елама! — дип кычкырды Мөнирә. — Кирәкми күз яше! Врачңыц төп вазыйфасын искә төшереп, өстәлдәге яралы авыр итеп ыңгырашып %куйды. Мөнирәнең кызышкан тәненә, әйтерсең, салкын су сиптеләр. Ул сискәнеп китте. Моңа кадәр ул бары тик тәҗрибәле хирург Иван Федорович кул астында гына эшләде. Катлаулы, зур тәХрибә һәм осталык сорый торган операцияләргә бер үзе генә тотынмады. Хәзер Иван Федорович юк иде инде. Ә өстәлдә ярасы бик каты булган һәм һич кичегүсез хирургның катнашын сорый торган сугышчы ята. Поездда тагын берничә врач бар. Ләкин алар һәммәсе үзләренең бик ашыгыч һәм шулай ук кичектерелмәслек эшләре белән мәшгулләр иде. Поезд начальнигын чакырыргамы? Ул, әлбәттә, ярдәм итә алыр иде. Бу минутта ул поездга яралылар кабул итә һәм поездны тизрәк алып китү турында кайгыртып йөри булса кирәк. Яралы тагып ыңгырашып куйды: « — зинһар тизрәк булыгыз»,— дип ялварды. Ул шушы минутта үз янында нинди фаҗига булып үткәнен дә, тышта, икенче тапкыр әйләнеп килгән дошман самолетларының үкерүен дә, яшь хирургның, бөтен җаваплылыкны үз өстснә алып, беренче мөстәкыйль операциягә тотыныр алдыннан булган шөбһәләрен дә белми пдс. Ул ярым һушсыз иде. — Шундый кыен чакта Таня нишләр иде? — дип уйлап алды Мөнирә һәм аңа нишләргә кирәклеге берьюлы аңлашылып китто. Ул, сестраларга Иван Федоровичның гәүдәсен алып чыгырга кушып, үзе операция өстәле янына килде. Сестра аңа нәни пычак сузды. Мөнирә
102 
 
нец кулы калтырый иде, пычакны алгач кинәт ныгып китте, «һичкай- чан, һпчкайда, теләсә генә нинди шартларда да хирургның кулы калтырамаска тиеш!».ди иде Иван Федорович. Мөнирә операция ясый башлады... Бары операция беткәч кенә ул яралының йөзенә күтәрелеп карады һәм шаккатып, туктап калды. Яралының чиксез газап оилгеләре чыккан, сакал-мыек баскан йөзеннән, бигрәк тә аның тирәннән караган зәңгәр күзләреннән үзенең сөекле укытучысын — Белозеровны таныды. Таныды һәм шунда ук, хирург булуын онытып, мәктәп укучысы шикелле кычкырып җибәрде: * —. Петр Ильич! Яралы да башын күтәрә төште һәм бер минутка аның тирәннән караган зәңгәр күзләрендә шатлык, гаҗәпләнү уты ялтырады. Аннары кара көйгән иреннәрен чакчак кына кыймылдатып, тирән мәгънәсе Мөнирәгә берьюлы аңлашылып бетмәгән бер сүз әйтте: — Мин бәхетле... Бәхетле? Ни өчен бәхетле? Мондый кан һәм үлем хөкем сөргән җирдә нинди бәхет булсын? Мөнирәнең күзләренә яшьләр тулды һәм, үксеп җибәрүдән куркып, санитарларга: — Алып китегез!* — дип боерды. Бушап калган өстәлгә икенче яралыны яткырдылар. Аннары .өченчесен, дүртенчесен, бишенчесен... салдылар. Мөнирә баш күтәрми эшләде. Операционныйдан ул бары тик. поезд кузгалып киткәч кенә чыкты һәм үзенең купесыиа көч-хәл белән җитеп, ауды да йоклап китте. Икенче көнне төш вакытларында поезд Сталинградтан ерак иде инде. Мөнирә, йокысыннан торгач, үз-үзен тиз генә тәртипкә китерде дә Петр Ильич янына йөгерде. Әле аңа кадәр үк ул сестралардан аның хәле турында берничә тапкыр сорашты. — Батальонный комиссарның хәле яхшырак, — диделәр аңа сестралар. Ул бик куанды һәм -аларга бу батальонный 'комиссар үзенең элекке укытучысы булуын сөйләми булдыра алмады. — Тормышымда мин аңа бик, бик бурычлымын, — диде ул. Комиссар онытылып йоклый иде. Мөнирә аның кайнар маңгаена кулын куеп, баш очында бик озак басып торды. Аннары бүтән авыруларны карап йөреп, яңадан аның янына килде. Комиссар күзен ачкан иде. .« — Петр Ильич, кәефең ничек? — диде Мөнирә бик йомшак итеп. — Мөнирә, чыннан да бу синме? Мин сине төшемдә күрдем дип торам бит... Мөнирә, аның мендәрен җайлап, хәзер тагын да агара төшкән чәчләреннән сыйпады. — Бераз су бирсәңче, сөеклем... Мөнирә аның башын күтәрә төшеп су эчерде. , — Мөнирә, бир кулыңны... — диде ул һәм үзенең кызу куллары ■белән Мөнирәнең салкынча кулын тотып алып, иркәли башлады. — Син икәнсең... Димәк, төш түгел... өн. Комиссар, күзләрен йомып, бераз онытылып торды һәм иреннәрен беленербеленмәс кыймылдатып, тагын, операция өстәлендәгечә: «Мин бәхетле...» дип кабатлады һәм гүя, Мөнирәнең аның ни өчен бәхетле булуын аңлап җиткермәвен сизгән кебек, сүзләрен бүлә, бүлә дәвам итте: — Укучыларым... авыр елларда... сез... ил белән... Укытучьь өчен бу... бик зур бәхет... иң югары бәхет... Рәхмәт... Мин... горурланам— «Безгә рәхмәт әйтә! Безнең белән горурлана!»—дип таң калып һәм бик әсәрләнеп уйлады Мөнирә. «Әй, сөекле укытучым, синнән рәхмәт алырлык, сине горурлаидырырлык нинди эшләр эшләдек соң без. Без бит әле бик аз эшләдек!»


 
Каршы якта кемдер, саңгырау тавыш белән: — Хазәр... Хазәр! — дип кычкыра башлады. Петр Ильич, сискәнеп китеп, күзләрем ачты. Ул кичәдән бирле... шулай кычкыра. Сез аны, яки мине бүтән урынга күчерә алмассызмы. Аның кычкырулары... мине бик борчый... — Ярый, хәзер үк күчерергә кушармын, — диде Мөнирә. Ул арада яралы яңадан кычкыра башлады*. — Хазәр, Хазәр! Көймәгә утырма... пулеметлардан аталар. Саклан! Мөнирә аның янына барды һәм марля белән уралган яралыга карады. Аның фәкать авызы гына күренә иде. — Мин бу егетне беләм, ул безнең полктан, — диде күршесендәге украин егете. — Нәрсә дип кычкыра соң ул? — Үзләренең санитаркаларының исемен кычкыра... Аларның дивизионында шундый кыз бар иде. Петр Ильичның тавышы ишетелде: — Мөнирә... Мөнирә шунда ук аның янына килде. — Бер-бер нәрсә кирәкме, Петр Ильич? — Юк... Ул сугышчы безнең Һаҗәр турында... — Безнең Һаҗәр турында?! — Мөнирә тиз генә яралы ягына карап алды. Петр Ильич күзләрен йомды һәм озак эндәшмәде. Мөнирә, ул ахрысы йокыга китте дип, вагон тәрәзәсе кырыена сөялде. Вагон тәгәрмәчләре рельс ялгамнарында бер өзлексез тукылдыйлар. Асылмалы койкалар салмак кына тирбәлеп бара. Яралылар тынычланганнар. Тышта кояшлы көн. Юл буенда саргая башлаган каеннар, усаклар, тирәкләр күренеп кала. Яңадан «Хазәр! Хазәр!» дип кычкырган тавыш ишетелде. Мөнирә аның янына килде һәм мендәр астыннан күренгән язуны алып укый башлады: «гвардия өлкән сержанты Валерий Петрович Степанов... Советлар Союзы Герое...». • 
(Дәвамы бар)