Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘНКЫЙТЬ УКУЧЫЛАРГА ЯКЫНАЕРГА ТИЕШ


«Совет әдәбияты» татар телендә басыла. торган бердәнбер әдәби журнал. Без укучылар аннан әдәбиятның якалыкларыннан тыш, тәнкыйть, публицистик мәкаләләр дә көтәбез.
Ләкин журналның бу бүлекләрен канәгатьләнерлек дип әйтеп булмый.
Дөрес, 1948 нче елда шактый күп санда тәнкыйть мәкаләләре басылды, ләкин алар арасында аерым әсәрләргә җентекле анализ белән, бу әсәрне аңлау өчен ярдәм итәрлек, аның геройларына карата тәнкыйть белән чыгу булмады диярлек.
Тәнкыйть мәкаләләренең күпчелеге гомуми характерда язылып, әсәрнең үзе турында түгел, язучы һәм аның язу техникасы турында булдылар. Рецензияләрнең шактый өлеше гади рекламаларны хәтерләтәләр.
Мин тәнкыйтьче иптәшләребезгә әдәбиятта чагылдырылган типлар, геройлар хакында тирәнрәк тикшерерлек мәсьәләләр бар дип беләм. Бу мәсьәләләрне укучылар үзләре тикшерә башладылар да инде. Хә-зерге вакытта әдәбиятыбызда күренекле әсәрләрдән булган «Намус» романы һәм «Ак төннәр» повесте буенча укучылар конференцияләре, фикер алышулар үткәрелә. Ә тәнкыйтьчеләр ни өчендер «тын'лык» саклыйлар. Мәсәлән, «Намус» романы турында моңа кадәр «Совет әдәбияты»нда бер генә тәнкыйть мәкаләсе дә урнаштырылмады. Дөрес өлкә газеталарында ике рецензия, һәм өч имза белән кечерәк кенә бер тәнкыйть мәкаләсе күренде. Ләкин бу мәкалә романга ялгыш, бер яклы бәя бирә.
«Намус» романының уңышы — Ф. Мосагыйть, Ф. Хөсни, Ф. Балыкчы иптәшләр аңлатырга теләгәнчә, «Колхоз төзелешенең практик мәсьәләсе булган звенолап эшләү» не яктыртуда гына түгел, чөнки барлык практик мәсьәләләрне кешеләр хәл итәләр. Романның уңышы аның геройларында: Нәфисә, Хәйдәр, Мансуров, Тимри, Гөлзәбәр, Сөмбел, Айтуган бабайларда. Әгәр геройлар төссез, характерсыз булып чыксалар, нинди генә практик мәсьәләләр куелып хәл ителмәсен, әсәр уңышка ирешә алмаячак һәм художестволы әсәрдән бигрәк начар язылган техник инструкциягә охшап калача|к. Шуңа күрә әсәрне бер бөтен итеп алырга, аның эчтәлегенә дә, геройларына да бердәй әһәмият бирергә кирәк.
Романның уңыш казануының икенче сәбәбе — аның әдәби эшләнешендә. Язучы илебезнең йөз меңләгән колхозларыннан берсен алган да бөтен чынбарлыгы белән укучылар алдына куйган. «Чулпан» башка колхозлардан берничек тә аерылып тормый. Нәфисәнең югары уңыш звеносы да типик күренеш. Монда характерларның ясалмалыгы да, вакыйгаларның көчәнеп ку-ертылулары да ' юк. Геройларның характерлары бик табигый бирелә — алар хакында язучы үзе сөйләми, геройларга карашны укучы үзе билгели. Шәхси характерларның ачык тасвирлануы вакыйгаларны тулырак итеп күз алдына китерергә мөмкинлек бирә. Тәнкыйтьче иптәшләрнең «Нәфисә белән Хәйдәр авторның иң сөеп язган образлары һәм әсәрдә алар яхшы, алдынгы совет кешеләренең үрнәкләре итеп тәкъдим ителәләр», дип аңлатулары да урынсыз. Минемчә, автор үзенең геройларын шулай тасвирлаган, ул аларны менә монысы мондый, тегесе тегенди дип тәкъдим итмәсә Дә (яхшы художество әсәрендә моның һич кирәге юк), укучылар авторнын өстәмәләреннән башка да геройларга бәя бирә алалар.
Рус әдәбиятының бөек тәнкыйтьчесе Белинскийпың — Пушкинтын «Евгений Онегин», Лермонтовның
123
«Безнең заман герое» әсәрләренә, Добролюбовның Островский пьеса-ларына, Тургенев хикәяләренә ясаган тәнкыйть мәкаләләрен укыгач, әсәрнең эчтәлеге дә аңлашылмый калмый, геройлары да укучылар алдына тулы буйлары белән килеп басалар.
Әлбәттә, тәнкыйть оригиналны алмаштырырга тиеш түгел. Ләкин ул әсәрне тагын да ачыграк аңларга ярдәм итәргә тиеш.
Өч имзалы тәнкыйтьтән Белинский, Добролюбов биргән кебек тирән анализ өмет итү урынсыз булыр иде. Шулай да иптәшләр роман турында тәнкыйть язарга керешкәннәр икән, моны намус белән башкарып чыгарга тиешләр иде. Кызганычка каршы, бу эшләнмәгән. Аларның тәнкыйтендә — чатан булып күренгән урыннарны анализ ясамый гына теркәп киткәнгә күрә, Нәфисә дә, Хәйдәр дә чак кына «Намус»ка тап төшерүчеләр булмый калганнар. Моңа сәбәп итеп, Нәфисәнең «каенанасы белән үпкәләшүе, искечәрәк уйлый торган бо- рыңгы бер карчыкның саксызлык аркасында ычкындырган сүзеннән чәпчеп өйне ташлап чыгып китүе һәм аннан соңгы төндә үткәргән психологик кичерешләре» алына.
Гаҗәп, тәнкыйтьче иптәшләр ро-манның гүзәл урыннарыннан булган Нәфисәнең Наташа белән очрашуын онытканнар.
— ... «Мин уналты яшемнән ком-сомолга кереп, җидееллык мәктәп тәрбиясе алган килен. Безне бит хөр яшәргә, үз башың белән уйларга, үз тамагың, бала чүпрәкләре турында гына түгел, бөтен ил турында уйларга, ил кайгысын кайгыртырга өйрәттеләр. Ни генә әйтсәләр дә, мин борынгы киленнәр кебек мич артына гына сыя алмыйм. Юк! Мине бу якты дөньяга бүлмә ярыгыннан гына карап яту канәгатьләндерми.
— Ансын дөрес әйтәсең, — диде Наташа. — Дөрес, без хәзерге киленнәр алай мич артына гына сыя алмыйбыз инде. Безнең колач әнә кая таба җәелеп бара».
Бу юллар үзләре Нәфисәнең ни өчен өйдән китүен бик ачык аңлаталар— Нәфисә Хәдичә карчыкка чәпчеп чыгып китми, карчыкның искелеге аның омтылышына, эшенә комачаулык китерә башлаганга китә. Чөнки карчыкның «искечәрәк карашы» киленнең гомуми эш өчен бирергә кирәкле вакытын һәм энергиясен семьяга бүлеп калдыруын таләп итә.
Пушкинның «Евгений Онегин»ына анализ ясаганда , Белинский: «Кешене табигать тудыра, җәмгыять тәрбияләп үстерә» ди. Ул вакытларда кыз бала сөйләшә белә башлагач та аңа: «кызларның яшәүләренең максаты, бурычлары кияүгә чыгу, семья» дип тукый башлыйлар. Мондый шартларда кыздар башка идея ала алмыйлар. — «Ә кияүгә чыккач ул үзенең туган-ту-мачаларының копияләрен үстерергә тиеш». — Монысы яшәүнең максаты!
Нәфисә башка шартларда, башка җәмгыятьнең тәрбиясен алган. Шуңа күрә искечәрәк уйлый торган бер карчык идеологиясенә сыя алмый.
Нәфисә, Хәйдәр, Гөлзәбәр, Кар-лыгачлар — социалистик җәмгыять тәрбияләп үстергән миллионлаган совет яшьләренең типик образлары. Завод-фабрикалардагы, колхоз-совхоз кырларындагы, Совет Армиясендәге һәм укучы яшьләрнең иң зур күпчелеген алар тәшкил итәләр. Менә бу кешеләрнең омтылышларын «искечәрәк карашка» буйсындырырга кемнең хакы бар?
Зәйнәпбануның тар хосусый ми-лекчелек хисләреннән ничек арына килүен «коллектив хезмәт процессында, кеше әйләнә тирәне генә үзгәртеп- калмый, үзе дә үзгәрә, тәрбияләнә, яңа кешегә әйләнә» дип аңлатканда социалистик җәмгыятьнең һәм аның алдынгы отряды булган партиянең тәрбиячел ролен күрсәтми китәргә ярамый. Коллектив хезмәт ул үзе дә җәмгыять тарафыннан тудырылган.
Кешенең яңадан тәрбияләнү процессы бу елларда (сугыш елларында) тагын да кызурак барды.
«Үсеш капма-каршылыклар көрәше ул». (Ленин, XIII том, 301 нче
124
бит). Җәмгыятьнең киеренке хәле, аның тиз үсеше моңарчы беленмәгән көчләрне, мөмкинлекләрне күрсәтте, яңа кешеләрне — Нәфисә, Гөлзәбәр, Сөмбел, Хәйдәр, Тпмри һәм Айтуган бабайларны китереп чыгарды. Зәйнәпбануларның тәр-бияләнүләрен — яңаруларын тизләтте; гомуми масса арасында яшеренеп килгән кире типларның, идея гарипләренең фаш ителүләрен җп- ңе лә итте.
Миллионнарның культура күтәрелеше көтелмәгән хәл түгел, ул партия һәм хөкүмәтебезнең озак еллар буе алып барган тәрбия эшләренең нәтиҗәсе булып тора. Бу күтәрелеш җәмгыятьнең алдынгы көчләренең марксизм-ленинизм идеяләрен нык үзләштергән булуларына, үзләрен бөтен җәмгыять белән бер бөтен итеп сизү, аның алдында җаваплылык сизүләренә нигезләнгән.
Тәнкыйтьче иптәшләр Зиннәт образын артык, өстәмә генә, аннан башка да романның бөтенлегенә зыян килмәс иде диләр. Чыннан да Зиннәттән башка да роман үзенең идеясен югалтмас иде. Әпипәдән башка да, хәтта Сәйфидән башка да! Ләкин алар әле тормышта очрыйлар. Алар тормышта да, романдагы кебек, җәмгыятьнең идея сафлыгын боза алмыйлар, һәм кирәкмәгән өстәмә булып торалар. Шуңа күрә дә аларны әдәбиятта укучыларда нәфрәт тудырырлык итеп, чын йөзләрен яктыртып бирергә кирәк (бу романда шулай бирелгән дә).
Зиннәт бала чакта ук әнисенең кирәгеннән артык иркәләве астында, музыкаль сәләтлеге аркасында макталып үсә. Мәҗлесләрдән мәҗлесләргә йөри. Менә аны шәһәргә олимпиадага җибәрәләр, рәсемнәрен газеталарга басалар, музыкаль сәләтлеген күреп, музыка мәктәбенә укырга керергә өндиләр. Кыскасы эш майлаган кебек бара, Зиннәт үзе түгел, аны арттан этеп күтәрәләр. Шуның нәтиҗәсендә мин-минлек үсә. Сугыш башлангач, армиягә алынып фронтка җиткәнче үк, бомбежка вакытында сул кулы яралана.
Госпитальдә үзен «музыка өчен үлгән кешегә» санап, дөньядан кул селтәп, көннәр буе бер иоктага карап ята башлый. Тиздән аның бу хәле аны канәгатьләндерә дә башлый. Аның мин-минлеге «үзен дөньяда иң тирән кайгыручы, иң көчле кичерешләр үткәрүче кеше» дип ышандыра. Ләкин аның «иң тирән кайгыруы да», «иң көчле кичерешләре дә» үзе өчен генә, күп көч куймыйча бәхетле булу юлын эзләү генә. Ниһаять, эзләгән та-была: «тик авылда гына, кайчандыр сөешеп, вәгъдәләр бирешкән, ләкин Зиннәт үзе ташлаган Нәфисәнең мәхәббәте белән генә бәхетле булырга мөмкин!» Нәфисә янәсе аны,, һичшиксез, яратырга тиеш!?
Менә ул авылга кайтып, Нәфисәнең мәхәббәт яңартканын көтеп,, гармонь кычкыртып йөри башлый. Нинди дә булса эш башларга, яки музыкаль белемен күтәрергә уйлап та карамый, кирәксенми дә; күнеккән хезмәтне алыштыру, яки яңа шартларга җайлашу өчен, идеяле омтылыш кирәк, ә алар Зиннәттә юк!.. Эгоист җәмгыятьне аңламый— җәмгыятьтән читләшергә тырыша, аның тормышка карашы ифрат тар. (Кеше бәхете, аныңча материаль муллыктан һәм уңышлы, мәхәббәттән гыйбарәт). Тар эгоистик караш Зиннәткә ил өстенә килгән куркынычны тулысы белән күз алдына китерергә, үзенең бәхете бөтен җәмгыять бәхетенә бәйләнгән икәнен, беренче чиратта үзең өчен түгел, бөтен ил өчен кайгыртырга кирәк булуын аңларга комачаулый. Әгәр ул боларны аңлый алса имгәтелгән сул кул белән дә дошманны җиңү өчен, илебез өчен бик күп хезмәт күрсәтергә мөмкин булуын төшенгән булыр иде һәм аның кебек үк яраланып, физик кимчелекле булып калган меңләгән патриотлар янында бу кадәр түбәнлеккә төшмәс иде!
Нәфисә Зиннәтне бәхетле итә алыр идеме? Бик шикле. Булса да тик Нәфисәнең бәхстсезлеге исәбенә генә. Чөнки.эгоизм семьядан бик күпне таләп итә (Нәфисә тик аның өчен генә яшәргә тиеш булыр иде.)
Хәер Зиннәт Нәфисәне яратмый
125
да, «бары тик Нәфисәнең • үзен сөюен генә тели, бары аннан көнләшә генә». Хәйдәр Зиннәтне, Һичшиксез, талантлы кеше дип уйлап ялгышкан. Дөрес ул музыкаль сә-ләтле, ләкин сәләтне талант дәрәҗәсенә күтәрү өчен кешенең үз өстендә нык һәм тырыш хезмәте кирәк. Зиннәтне талантлы итү өчен аны эгоизмнан арындырырга, аңарда халыкны һәм ватанны яратуга нигезләнгән омтылыш бирергә кирәк.
Әпипә белән Сәйфи укучы алдында, тирес астыннан чыккан корт кебек, җирәндергеч шыксызлык белән аерылып торалар. Бу кешеләр шул ук эгоистлар; ләкин аларның бәхет таләпләре гадирәк, Зиннәттәге кебек психологик кичереш-ләргә капланмаганнар. («Минем бүгенге көнем кадерле, теләсә ничек яшим, миндә кешенең эше юк»).
Ватан сугышына кадәр ир күләгәсе артында чын йөзен яшереп яткан Әпипә, миллионнар хәрәкәткә килгәч, теләсә теләмәсә дә, яктыга чыгарга мәҗбүр була. Нәфисәнең югары уңыш звеносына кушылып башта эштән ризасызлык күрсәтеп килә, үзенең ялгыз калуыннан (ире армиядә) зарланып йөри, ахырда бө-тенләй эшкә чыкмый башлый, Сол-тангәрәен дә оныта. Сталинград фронтына үтешли бер генә көнгә дип авылга туктаган Солтангәрәй, хуҗалыгы таркатылган йортка кергәч, аптырап кала, өйдән «сары ефәк күлмәк кигән һәм изүен чишеп җибәргән, кара мыеклы, кызыл битле бер бәндә» тиз генә чыгып сыза. Аның артыннан «чәчләре чуалган, ялан аягына резина галош эләктергән, йөзе шешенкерәгән килбәтсез һәм изелгән бер кыяфәттә» чыккан Әпипә җиргә егылып, Солтанга таба шуыша. «Елауга да, ыңгырашуга да ошамаган ямьсез тавыш белән инәлә». «Үтер мине, Солтан, үтер, канатым! Дөнья йөзен күрмим, үтер, канатым, үтер син мине!»
Солтангәрәйнең армиягә киткәндә иеше булып, аны озатып калган, Фронтларда йөрәгендә саклап йөрткән хатыны урынына, ниндидер бер бүкән күреп нәфрәтләнүе табигый.
Күрше тирәләр Әпипәне орышалар:
— Җыен эшлексезне, җыен бозыкны син җыйнап ятасың! Битсез икәнсең!» — «Бөтен солдаткаларның йөзен кызарттың, синең аркаңда бүтәннәргә тел тия». — «Кулы белән эшләгәнне иңе белән күтәрә‘ич инде! Шул кирәк!»
Әпипә үкенергә дә, кулы белән эшләгәнне иңе белән күтәрергә дә уйламаган икән. Ипләп торып утыра да орышучыларның үзләренә ярсулы тел атакасы ясый башлый: «Мин кемнән ким»...
Ачы телле ялкау яки тотанаксыз кеше белән аңлашудан да, аны төзәтергә тырышудан да авыр эш бармы? Синең сөйләгәннәрең стенага бәрелгән борчак кебек көчсез булып калачак. Ул сине ишетергә дә, аңларга да теләми, (дөресрәге ишетмәгәнгә, аңламаганга салыша), үзенең такылдавын белә. Әгәр аның минлегенә кагылсаң үзе уйлап чыгарган, урамнан җыйнаган уйдырмаларны синең өстеңә лаканы белән сибәр!
Әпипәгә орышучыларны куып җибәрү ансат була.
Халык тарафыннан нәфрәтләнгән Әпипә бер илгизәр спекулянтка ияреп, читкә китә; колхозчылардан, авылдашларыннан аерылгач, җәмгыять өчен кеше булып яшәүдән туктый.
Бу вакытта дошман Сталинградка үрмәли. Сугыш китереп чыгарган кыенлыклар үзләрен торган саен ныграк сиздерәләр; атлар җитешми, колхозда хатын-кызлардан һәм картлардан башка эш көче юк диярлек. Хатын-кызлар, балалар көч җитмәслек эшләрне башкаралар. Эш көне-төне бара, яшьүсмер Сөмбел, Мәүлиха карчык бүтәннәрдән калышмыйлар. Дәвамлы авыр' эштән йончыган кешеләр могҗизалар күрсәтәләр. Аларга ярдәмгә картлар, карчыклар киләләр.
Фронтларда хәлләр кискенләшә, авылдашларының һәлак булулары хакында хәбәрләр ешая, ләкин бу авырлыклар да, кайгылы хәбәрләр дә аларның омтылышларын сындыра алмын. Зарлану, сыкрау да ишетелми. Халыкның дикъкате
126
фронтка юнәлгән — анда аларныц
туганнары, ирләре, әтиләре, абыйлары ут
эчендә, аларны икмәк белән, кием белән
тәэмин итәргә кирәк. Аларныц язмышлары
анда, фронтта хәл ителә, совет кешеләренең
яшәве, яшәмәве, социалистик җәмгыятьнең
язмышы, туган илнең язмышы хәл ителә.
Барысы да фронт өчен, дошманны җиңү
өчен!
Фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә
колхозчылар кыенлыкларны җиңеп
чыгалар. Икмәк тапшыру планы арттырып
үтәлә. Нәфисә звеносы иптәш Сталинга
биргән вәгъдәсен— гектарына 147 пот
бодай алып үти. Звено членнары өстәмә
түләү тәртибендә алган икмәкләрен җиңү
фондына бирәләр.
Әпипә белән Сәйфинең, «сары ефәк
күлмәк кигән, изүен ачып җибәргән, кара
мыеклы, кызыл битле бәндәләрнең»
фидакарь хезмәт алып баручы колхозчылар
белән, совет кешеләре белән бернинди
уртаклыклары юк. Зиннәтне дә «кулы яра-
ланган һәм музыкаль сәләтле булуы өчен
генә» халык арасында эч пошыргыч нечкә
психологик кичерешләре белән сыкрап
йөрүен гафу итеп булмый.
Эгоизм нинди генә формаларда
булмасын вакытында тулы ачыклыгы
белән фаш ителергә, аның белән
кплешмәүчәи көрәш алып барырга кирәк.
Зиннәт, Әпипә, Сәйфиләрнең тәрбияләнүе
тик җәмгыятьнең рәхимсез басымы һәм
тәрбиячел тәэсире астында гына булуы
мөмкин.
Тәнкыйтьче иптәшләрнең «зур
принципиаль кимчелек» итеп алган МТС
мәсьәләсе буенча романда аңлатма биреп
кителә (чөнки МТС төп игътибарын артта
калучы колхозларга куя). Укучыларга бу
«кимчелек» бөтенләй сизелми дә. Шулай
ук бу, «принципиаль кимчелек» романның
эчтәлегенә дә, художество бөтенлегенә дә
зыян китерми.
Йомгак итеп шуны әйтәсем килә:
«Намус» романы массага, бигрәк тә
яшьләргә тәрбиячел йогынтысы белән
әһәмиятле әсәр.
Габделбәр Шагин, Кызыл Юл
районы сәламәтлекне саклау бүлеге мөдире