Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛЫК КӨЙЛӘРЕ


Татар халык көйләре җыентыгының Татгосиздат тарафыннан басылып чыгарылуы — татар совет культурасы өлкәсендә күңелле, шатлыклы факт. Ноталар басылмау аркасында татар совет музыкасында булган үсеш киң массага бөтен тулылыгы белән күренә алмый, композиторларыбызның әсәрләре тар бер әйләнәдә (Татарстан Радиоко- митегы, Халык иҗаты йорты көтеп- ханәләрендә ҺЗм кайбер күренекле артистларыбызда гына) сакланалар. Профессиональ артистлары-
† «Татар халык көйләре». Җыентык. Төзүчесе А. Рыж-кнн. Җаваплы редакторы К) Виноградов. Татгосиздат. Матур әдәбият сектэры. 1948 ел. Бәяое 10 сум.
116
бызның бик күбесе. Консерватория студентлары. музыка училищесы, музыка мәктәбе укучылары, художество үзешчәнлеге коллективлары, гомумән музыка сөючеләр композиторларыбыз тарафыннан языл- ган әсәрләрнең, халык көйләренең ноталарын бер кайдан да таба алмыйча аптырыйлар. Сәнгать эшләре идарәсе һәм Татарстан Радиокоми- теты адресына Татарстан районындагы яшьләрдән, Советлар Союзының төрле республика һәм өлкәләрендә яшәүче татар хезмәт ияләреннән, туган ил чикләрендә хезмәт итүче Совет Армиясе сугышчыларыннан, офицерларыннан яңа җырларның, халык көйләренең ноталарын сорап көн саен хатлар килә. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, Татгосиздат- ның ноталар басып чыгарудагы бу эшен бик әһәмиятле, уңышлы башлангыч диясе килә.
Җыентыкка композиторлардан Мансур Мозаффаров, Нәҗип Җи- һанов, Заһид Хәбибуллин, Александр Ключарев, Җәүдәт Фәйзи, Юрий Виноградов, Фәрид Яруллин һәм Мәрьям Рахманкулова эшләп биргән, халык тарафыннан яратылып җырлана, тыңлана торган 24 кәй урнаштырылган. Көйләр барысы да халыкта җырлана торган төп вариантта, дөрес алынганнар. Көйләргә язылган аккомпанементлар матурлар, уңайлылар. Алар җырчыга көйнең эчтәлеген ачып бирергә ярдәм итәләр. «Сарман», «Берсе алма, берсе хөрмә» көйләренең композитор Заһид Хәбибуллин та-рафыннан аеруча матур, зур осталык белән эшләнгәнлеген әйтеп үтмичә булмый.
Мона кадәр Москвада композитор Лобачев, Кад эшләнешендә • татар халык көйләренең ноталары басылып чыгарылган иде. Ул җыентыкка кергән көйләр күбесе дөрес бирелмәгәннәр, аларда мелодик хаталар күп иде. Татар халык көйләрен кшетеп үсмәгән артист-башкаручы- лар бу җыентыктан файдаланып көйләрне халыкка дөрес җиткермиләр. СССР ныи танылган җыр мастерлары —- СССР халык җырларын башкаручы РСФСР ныи. атказанган артисткасы Ирма Яунзем, Мордва АССР ның атказанган артисты Яушев һәм башка күренекле артистлар да Лобачев, Кац эшләнешендәге татар халык көйләрен үз-ләренең репертуарларына керткәннәр, ләкин мелодия һәм сүз ягыннан бозулар белән башкаралар. Чөнки көйләр югарыда әйтелгәнчә, татар халык музыкасының бөтен нечкәлеген белеп язылмаганнар. Татгосиз- дат тарафыннан чыгарылган җыентыкның төп кыйммәте — җыентык-тагы көйләрнең дөрес бирелүендә.
Җыентык яхшы оформленнедә чыккан. Ләкин, кызганычка каршы, анда шактый зур кимчелекләр дә бар.
Беренчедән, җы р л а р н ы ң тексты фәкать татар телендә генә бирелгән. Аларны рус теленә дә тәрҗемә итеп бирү кирәк иде. Бу хәл бөек рус халкын һәм башка тугандаш республика халыкларын татар халык музыкасы белән якыннан та-ныштырырга, халык музыкасын по-пулярлаштырырга, татар музыкасының яңгырау мәйданын киңәйтергә мөмкинлек бирер иде. Алай гына да түгел, күп кенә җырларның исемнәре дә русча дөрес бирелмәгән. Мәсәлән, Алсу — «Алая», Зө-ләйха—«Зюлейха», Рәйхан—«Женское имя», кара урман — «темный лес» дип бирелгән. Бу — игътибарсызлык.
Икенчедән, текстларны редакцияләүгә игътибар бирелмәгән. Җыентыкны төзүче башта «Хәзерге профессиональ һәм үзешчән үтәүчеләр практикалары таләпләрен искә алып, көйләрнең күпчелегенә популяр шагыйрьләребез халык көйләренең музыкаль-художество образларына тулысынча лаеклы итеп язган яңа текстлар бирелде» дип әйтеп үтсә дә, бу фикер белән кушылып булмый. Бер-ике текстны искә алмаганда, җыентыкка ша-гыйрьләрнең уңышсыз текстлары кертелгән. Ул текстларны халык җырламый. Әхмәт Ерикәйнең «Алсу» көенә язган тексты тулысынча алынмаган, шигъри яктан төзәтелмәгән:
Алсу матур, Алсу батыр, һәр эшкә дә уцгаи ул; Кырга чыкса, кыр яңгырата Аның матур җырлавы,—
дигән юллар ни өчендер халык сүзләре дин бирелгән, ә «Сарман» көенә җырлана торган халык сүз-ләре Әхмәт Ерикәй сүзләре дип күрсәтелгән.
Җыр текстларында сүз хаталары күп. Мәсәлән 4 иче биттә «Сабан көе» текстының беренче куплеты:
Әйдә, дуслар, колхоздашлар, Сабан туена барабыз, шул Ярышларда җиңеп чыктык Күңел ачып калабыз,
дип язылган, ә ‘дөрес варианты аның болан җырлана:
Әйдә дуслар, колхоздашлар Сабан туйга барабыз, шул, Ярышларда җиңеп чыктык Күңел ачып алабыз.
Сүз җае белән бу текстның авторы җыентыкта язылганча Бикбулатова түгел, ә Бикбулатов икәнен әйтеп үтәргә кирәк.
«Уракчы кыз» көенең сүзләре' (33 иче бит) баштан ахырга кадәр буталган. Соңгы куплетның 2 юлы бөтенләй төшеп калган. (Бу 33 нче битне тулысынча техник брак дип санарга кирәк.)
«Айхайлүк» көенең 4 нче куплетның соңгы юлының сүзләре (24 нче бит) шулай ук төшеп калган.
«Зәңгәр шәл» көендә кушымтада: — «Башың ялан баш икән лә», диелә. Гадәттә «Башың ялангач икән лә» дип җырлана.
«Кара урман» көендә беренче куплет халык арасында нык таралган сүзләр белән башлана:
Карада гыиай урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәкләй үтәргә, Кара урманны кичкән чакта Кисеп алдым куш каен. Әй, аерылмаек, дускаем.
Ә икенче куплетка шушы җырның соңгы ике юлы үзеннән үзе сорала. Шуңа күрә җырның дәвамын бирергә кирәк иде. Ә җыентыкта икенче куплетка бөтенләй башка сүзләр бирелгән.
Өченчедән, кайбер көйләрнең исемнәре дөрес алынмаган. Җыентык Нәҗип Җиһанов эшләнешендәге «Сабан көе» белән башлана. Ләкин бу көй халык арасында «Сабан туе» дип йөртелә. Себер татарларының күңелле көйләре җыентыкта басылганча «Илче-бала» дип түгел, ә «Илче бага» дип атала.
Менә бу кимчелекләр, әлбәттә,, җыентыкның кыйммәтен төшерәләр.
Татгосиздат күрсәтелгән кимче-лекләрне искә алыр һәм киләчәктә композиторларыбызның әсәрләрен, халык көйләрен басып чыгарганда җырларның текстларын рус теленә тәрҗемә итеп бирер дип ышанып каласы килә. Башка республикаларда җырларны рус телендә тәрҗемә итеп бастыру күптән инде практикалана.
Татгосиздатның татар совет музыкасын үстерүдә, татар халык музыка иҗатын, композиторларыбызның әсәрләрен киң массага җиткерүдә һәм шуның нәтиҗәсендә киң катлау хезмәт иясе массасын ко м му н I гсти к рухта ;тәр б и я л ә үдә музыканың әһәмиятен тагын да күтәрү юлында башлаган бу кирәкле, кыйммәтле эшен уңышлы дәвам иттерүен телибез.
Якын киләчәктә Татгосиздаттан композиторларыбызның иң яхшы әсәрләреннән альбом, мәктәп балалары өчен җырлар җыентыгы басып ■•чыгаруың көтәбез.
3. Хәйруллина