Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТТА УКЫТУЧЫ ОБРАЗЫН КҮРӘСЕБЕЗ КИЛӘ


Безнең илебез тормышында, яшь
буынны коммунистик рухта тәрбияләүдә
укытучыларның нинди зур роль
уйнаулары һәм, шулай ук, халык
күңелендә укытучыларга нинди тирән
мәхәббәт һәм хөрмәт саклануы безнең
барыбызга да билгеле. Большевиклар
партиясе һәм совет дәүләте укытучылар
турында аеруча тирән кайгыртучанлык
күрсәтәләр. Укытучы образының безнең
язучыларыбызның әсәрләренә герой
булып керергә тулы хокукы бар. Алай гына
да түгел, коммунист укытучы образы
безнең китапларыбызныц төп геройларын-
нан берсе булырга тиеш. Ләкин татар совет
әдәбиятында укытучы образын тулы
килеш чагылдырган бер генә әсәр дә
бүгенгә чыкканы юк. Бу безне бик борчый
һәм без, укучылар, бу турыда үзебезнең те-
ләгебезне әйтмичә кала алмыйбыз.
Дөрес, Бөек Октябрь Социалистик
революциясеннән соц, җимерелгән
хуҗалыгыбызны аякка бастыру, НЭП чоры
бетеп, авылда социалистик хуҗалык төзү
елларын чагылдырган кайбер әсәрләрдә
авыл укытучысы образы, җәмәгать эшчесе
буларак, күренгәләде. (Мисал өчен Кави
Нәҗминең «Зәңгәр сукмак» исемле
повестенда укытучы Мәдинә образын
күрсәтергә мөмкин).
Шуннан соң безнең әдәбиятта
укытучылар турында бары тиккыс- ка-
кыска хикәяләр һәм берничә очерк кына
күренде. «Совет әдәбиятының» 1947 ел 6
санында Г. Бакирның «Алдынгы
мәктәптә» исемле очергы һәм 1948 елның
9 санында Г. Әпсәләмовның «Авыл
укытучысы» исемле очергы басылып
чыктылар.
Г. Әпсәләмов очергында совет
шартларында 25 ел хезмәт иткән авыл
укытучысы Зәйнәп апа Сәй- фуллинаиың
намуслы эше тасвир ителә. Менә 18
яшьлек Зәйнәп карт укытучы — анасы
Шәмсия карчыкка:
— «Әнкәй, мине балалар тыңларлармы,
мин аларга дәресемне аңлата
алырмынмы», — дин курка-курка
гына «беренче тапкыр класска укытучы
булып iKepo.» һәм «русча бер сүз дә
белмәгән татар балаларына рус теле
әлифбасын ача һәм аның укучылары бик
гади рус сүзләрен ятлап, әйткәнне төшенә
һәм үзләре дә, басымнарны бозып булса да,
җавап биреп сөйләшә башлагач, яшь
укытучының шатлыгы эченә сыймый! Ул
балалардан бигрәк үзе куана, һәм кичләрен
өйгә кайткач, әнисенең кулларын кысып,
— «Әникәй, алар русча аңлыйлар! Алар
тиздән Пушкин шигырьләрен дә, Тукай
шигырьләрен укыган кебек, тотлыкмый
укый башлаячаклар, — ди. Ә үзенең күз
алдыннан һәр сүз өстенә бармагы, белән
төр- теп-төртеп, иҗекләп укучы һәм һәр
сүз саен, дөрес әйттемме дигәнсы- ман,
укытучысына күтәрелеп караучы зур
бүрекле малайның ялтырап торган^ зәңгәр
күзләре китми. Менә хәзер, егерме биш ел
үткәч тә, ул малайның зәңгәр күзләре
онытылмаганнар әле. Зәйнәп апа бер үзе
калып утырса һаман шул күзләрне исенә
төшерә»... дигән юлларны укыгач, безнең
күз алдына балаларның ирешкән
уңышларына чын күңелдән шатланучы,
җитешсезлекләрен күреп, аналарча
кайгыртучы, яшь буынга белем һәм
коммунистик тәрбия бирүдә фидакарь
хезмәт итүче совет укытучысы килеп баса,
һәм түбәндәге юллардан yj^ тәрбияләп
үстергән укучылардан Ватаныбызга
намуслы хезмәт итүче йөзләрчә кадрлар
үсеп җитүен, аларның кайсы армиядә,
кайсы яңа бишьеллыкның төзү
участокларында хезмәт итүләрен күрәбез:
— «Әгәр дә бер заман Зәйнәп апада
укып чыккан барлык укучылар аның
тирәсенә җыела алсалар, аны батыр
офицерлар, кыю диңгезчеләр, курку
белмәүче гвардияче сугышчылар, авыл
хуҗалыгы алдынгылары, данлы
агрономнар, атаклы инженерлар,
фидакарь врачлар, партия работниклары,
МТС һәм совхоз директорлары,
журналистлар, укытучылар һәм йөзләрчә
студентлар чолгап алыр иде!»
Г. Әпсәләмов бу очергыида совет
хөкүмәтенең һәм партиябезнең укы-
тучылар өчен булган кайгыртуларын,
укытучыларга тудырган зур-
мөмкинлекләр турында сөйли, Зәйнәп
апаның яшь укытучыларга ярдәм итүен,
үзенең укыту эшендәге бай тәҗрибәләре
белән уртаклашуын күрсәтә. —
Ләкин авторның авыл укытучысы
турында язып та, укытучының авылда
актив- җәмәгать эшчесе дә булганлыгын
күрсәтмәвенә бераз үпкә ташлап китәсе
килә.
Г. Бакир «Алдынгы мәктәптә» исемле
очергында безне аерым бер укытучының
иҗат юлы белән генә түгел, бәлки алдынгы
мәктәп, алдынгы мәктәпнең алдынгы
укытучылары, аларның фидакарь хезмәт-
ләренең гүзәл җимешләре — алар
тәрбияләп үстергән укучылардан йөзләрчә
югары белемле кадрлар җитешүен күрсәтә.
Билгеле, бу әсәрләрнең совет мәктәбен
һәм. укытучыларын чагылдырган әсәр
булганлыктан әһәмиятләре бар. Ләкин бу
әсәрләр татар совет әдәбиятында совет
мәктәбе һәм укытучысы темасына карата
туган тирән бушлыкны каплый
алмыйлар.
Совет укытучысы образы — зур һәм
катлаулы образ ул. Аны кыска
хикәяләрдә һәм очеркларда гына тулы
килеш ачарга мөмкин түгел. Моның өчен
киң полотнолы әсәрләр — повестьлар
һәм романнар кирәк.
Без, укучылар, татар совет язу-
чыларыннан, совет мәктәбе һәм
укытучылары темасына язылган,
аларның гүзәл эшләрен күрсәткән
әсәрләрне тизрәк тудыруларын со-
рыйбыз. Без моңа хаклы.
Гаяз Д ә ү л и е в. Саба районы,
Өчнарат авылы колхозчысы.