Логотип Казан Утлары
Шигърият

А. С. ПУШКИН ШИГЫРЬЛӘРЕ


ВАКХ ЖЫРЫ
Мәҗлестә шат аваз ник тына? Әйдә, Вакх җырлары, яңгыра! Яшәсенче кызлар — матурлар һәм безне сөйгән яшь хатыннар! балыгыз, тулсын бар бокаллар! Чыңласын төбендә, Эчемлек эченә
Ташлагыз кадерле балдаклар! Күтәрик бокалны әйдә бер алудан! Яшәсен шигъриять, яшәсен якты аң!
Син, изге кояш, ян!
Шәм сүрелгән кебек якты таң алдыннан, Акылның үлемсез кояшы нурыннан Ялган аң да пыскый, югалта үз төсен.
Караңгы төн бетсен һәм кояш яшәсен!
Нури Арсланов тәрҗемәсе.
ЧӘЧӘК
Кипкән, онытылган һәм хуш исләре Беткән чәчәк күрдем китапта, Кузгалдылар яңа уй-хисләрем, Хыялларга чумдым шул чакта.
Кайсы язда? Кайда чәчәк аткан? Озак яшәгәнме?/Кем аны, Ят кешеме өзеп алып кайткан? Кемнәр салган? Таныш куллармы? Билгесеме матур очрашуның, Аерылуны хәтерләтәме? Кырлардамы йөргән ялгыз? Шуны Аңлатамы? Сөйли нәрсәне? Икесе дә әле исәннәрме? Гомерләре үтә кайларда? Әллә инде күптән шиңгәннәрме Шушы чәчәк кебек алар да?
Мөхәммәт Садри тәрҗемәсе.
Җырламачы, гүзәл, минем алда МоцльГ Грузиянең җырларын: Хәтерләтә алар башка төрле Бер тормышның ерак ярларын.
Хәтерләтә үзәк өзгеч җырың Тыныч төнне, иркен даланы, Ай нурына чумып калган сынын Ерактагы бер кыз баланың.
Юкка чыга кинәт, сине күрсәм, Ул сөйкемле кызның шәүләсе, Ә җырласаң — килеп тагын баса Күз алдыма аның гәүдәсе.
Җырламачы, гүзәл, минем алда Моңлы ГрузияНең җырларын: Хәтерләтә алар башка төрле Бер тормышның ерак ярларын.
Р. Башкуров тәрҗемәсе.