Логотип Казан Утлары
Публицистика

 Я. М. СВЕРДЛОВ КАЗАНДА

Моннан 30 ел элек—1919 елның 16 мартында—Ленин—Сталин партиясенең турылыклы улы, Совет дәүләтенең иң күренекле оештыру- чыларының берсе, ялкынлы большевик Яков Михайлович Свердлов үлде. В. И. Ленин Я. М. Свердловны «профессиональ революционерның иң ачык тибы... — семьядан, иске буржуаз җәмгыятьнең барлык уңайлыкларыннан һәм гадәтләреннән тулысынча аерылган кешенең, бөтенләе һәм җаны-тәне белән революциягә бирелгән кешенең һәм озак еллар, хәтта уннарча еллар буена, төрмәдән сөргенгә һәм сөргеннән төрмәгә күчә-күчә, революционерларны озак һәм озак елларга чыныктырган сыйфатларны үзендә тәрбияләп үстергән кешенең иң ачык тибы» дип характерлады (Ленин, Әсәрләр, XXIV том, 80 бит). Иптәш Сталин Свердловны пролетариатның «революцион хәрәкәтнең үзәге һәм чын җитәкчеләре» булган юлбашчылары исәбенә кертте. Яков Михайловичның бик яхшы оештыручылык талантын характерлап, иптәш Сталин аның турыңда болай дип язды: «Бөтен җаны-тәне белән организатор, натурасы белән, күнегүләре белән, революцион тәрбиясе белән, сизгерлеге белән организатор, үзенең барлык ялкынлы эшчәнлеге белән организатор, — Я. М. Свердловның фигурасы менә шундый» (Яков Михайлович Свердлов турында Ленин һәм Сталин, 1937 ел, 15 бит). В. И. Ленинның фикеренчә, Я.М. г Свердловта һәрбер кешенең күзенә чалына торган иң кыйммәтле һәм иң характерлы як аның яхшы оештыручы булуында иде. Аның бу оештыручылык сәләте бик иртә, 16 яшендә чагында ук уянды. Шул чагында ул Нижний-Новгородта атасының гравюра мастерскоенда яшерен партия оешмасына печать- лар эшләргә ярдәм итте. 1901 елны инде Свердлов Нижний-Новгород партия оешмасының күренекле работнигы, ул Сормово эшчеләре арасында революцион эш алып бара. 1902 елның апрелендә, Казан ветеринария институты студенты социалдемократ Рюриковны күмгән көнне политик демонстрациядә катнашкан өчен, Яков Михайлович кулга алына һәм төрмәгә утыртыла. Төрмәдән чыгарылганнан соң патша охранкасы аны бик нык күзәтә башлый. Партиянең II съезды турында, большевикларга һәм меньшевикларга аерылу турында Нижний-Новго- родка хәбәрләр алынгач, Свердлов, һичбер икеләнүсез, партияне төзүнең Ленин принциплары өчен көрәшә башлады. Я. М. Свердлов үзенең бөтен элекке эше белән моңа инде хәзерләнгән иде, ул Ленин «Искра»сы тарафыннан тәрбияләнгән иде. Свердлов үзенең бөтен революцион эшендә Ленин байрагына турылыклы булып калды. 1904 елны Я. М. Свердлов исеме Сормово һәм Нижний-Новгород эшчеләренә генә түгел, бәлки Волга буендагы күп кенә промышленность үзәкләрендәге киң катлау эшчеләр
118 
 
 
массасына да яхшы мәгълүм була. Я. М. Свердлов, Нижшш-Новго- родта эшләсә дә, Казанга, Костромага, Саратовка бара һәм анда партиянең яшерен органнарын чыгаруда катнаша. Казанда чагында аңа партиянең революцион әдәбиятын чыгару эше тапшырыла. Я. М. Свердлов Казанга 1905 елның февралендә партия Үзәк Комитетының заданиесе буенча Кострома шәһәреннән килә. * Ул чагында Казан социалдемократлар оешмасында меньшевиклар җимерү эше алып баралар. Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә большевиклар кичекмәстән партиянең III съездын чакыруны таләп итәләр һәм аңа хәзерләнәләр, ә Казан комитетындагы меньшевиклар «большевиклар белән меньшевиклар арасындагы каршылыклар нигезсез» дигән сөйләнүләр алып баралар. Казан комитеты килешүчәнлек белән агуланган була. Партиянең III съездын чакыру мәсьәләсендә ул меньшевиклар позициясендә тора һәм бу мәсьәләне меньшевиклар үзәк комитеты хәл итәргә тиеш, дип белдерә. Казан комитеты 1905 елны большевикларның «Вперед» газетасы чыга башлауны дошманнарча каршылый. Партиянең Казан оешмасында Я. М. Свердлов килер алдыннан хәл әнә шундый була. Шунлыктан, билгеле, Я. М. Свердловка большевиклар политикасын киң катлау массага аңлату өчен турыдантуры түбәнге катлаулар арасында бик нык эшләргә туры килә. Тәҗрибәле оештыручы Яков Михайлович эшне фабрикалар һәм заводлар белән элемтәне ныгытудан башлый һәм РСДРПның Казан комитетының бөтен эшен җанландыра. Я-М. Свердлов Казан предприятиеләрендә эшчеләр түгәрәкләре оештыра, әдәбият алу һәм тарату турында кайгырта, студент һәм укучы социал-демократлар арасында була һәм аларны эшчеләр түгәрәкләрендә пропагандистлык һәм агитаторлык эшенә хәзерли. Я. М. Свердлов үзенең бөтен тырышлыгын Казан комитетын большевистик оешмага әверелдерүгә юнәлдерә. Казан социал-демократлар оешмасының большевистик өлеше, Яков Михайлович җитәкчелегендә, меньшевикларга каршы кискен көрәш җәелдерә. Турыдан- туры Я. М. Свердлов җитәкчелегендә РСДРПның Казан комитеты большевистик оешмага әверелә. Комитет составына Я. М. Свердлов (эшчеләр арасында аны «Андрей* дип йөртәләр), И. Саммер (соңыннан ул Казан 
оешмасыннан киңәш бирү хокукы белән РСДРП нын III съездында катнаша), Адоратский, Дамперов һәм башкалар сайлана. 1905 елның мартында Казан комитеты партиянең III съездын чакыруны яклау турында карар чыгара һәм үзенең резолюциясендә бу съездга делегатлар сайлауга керешүен белдерә. Шулай итеп, Я. М- Свердлов җитәкчелегендә Казан комитеты ныклы большевистик позициягә баса. Казан комитеты үзенен шуннан соңгы бөтен эшендә большевикларның «Вперед» газетасында урнаштырылган Ленин директиваларын һәм партиябезнең III съезды карарларын үти. Я. М. Свердлов, партия эшен көчәйтү өчен, Казанны аерым районнарга бүлә, заводларда комитетлар һәм ярдәмче комитетлар оештыра, эшчеләрне агитацияпропаганда эшенә тарта. Я. М. Свердлов Казан комитетының бөтен энергиясен һәм игътибарын, барыннан да элек, Казан заводлары һәм фабрикаларындагы эшчеләр арасында эшләүгә юнәлдерә. Я. М. Свердлов үзе Алафузов заводларында һәм башка предприятиеләрдә була, эшчеләрнең тавышына игътибар белән колак сала, алармы революцион эшкә тарта. Шулай итеп, Казан комитетына Я. М. Свердловның җитәкчелеге хәлне тамырдан үзгәртә — игътибар үзәгендә эшчеләр һәм яшерен хәрби түгәрәкләр була. Җирле партия работникларының берсе РСДРПның Казан комитетының эше болай үзгәрү турында: «Свердлов Алафузов күпере аркылы беренче булып чыкты», ди. Алафузов заводына шәһәрдән күпер аркылы чыгарга кирәк була. Билгеле, комитет җитәкчесенең, тәҗрибәле һәм ышанычлы оештыручының эшчеләр арасында булуы аларны рухландыра һәм башка со
119 
 
 
циал-демократлариың тырышлыгың эшче оешмаларга юнәлдерә. Алафу- зов заводының карт эшчеләре үз араларында «Андрей»ның (Я. М. Свердловның) эш алып баруын горурланып искә алалар. Карт эшчеләрнең берсе үзенең истәлекләрендә болай ди: «Фабрикага «Андрей» ның килүе эшчеләр өчен һәрвакыт ниндидер кирәкле яңалык китерә иде. «Андрей» исеме эшчеләр арасында иң сөекле исем иде». Партиянең күренекле һәм талантлы җитәкчесе, Ленинның һәм Сталинның көрәштәше Я. М. Свердлов эшчеләргә зур игътибар бирә, аларга сизгер карый, алар белән аңлаешлы итеп сөйләшә белә иде. Яков Михайлович эшчеләрне революцион көрәштә тәҗрибә һәм ныклык алырга рухландырды, эксплоататорларга каршы көрәштә энтузиазм тудырды. Әнә шуңа күрә дә Алафузов заводының карт эшчеләре Яков Михайлович Свердлов турында горурланып сөйлиләр. «Уртача буйлы, кап-кара куе чәчле, һәрвакыт борыны өстенә төшеп торган пенснэлы, һәм аягына гади итек кигән Михайлович, ышанычлы адымнар белән җыелыштан- җыелышка: пропагандистлар җыелышыннан комитет җыелышына, комитет җыелышыннан массовкага, массовкадан сугышчан дружина җыелышыңа йөри, һәм һәр җирдә, ул — беренче. Үзенең куәтле тавышы белән ул һәркемдә дәрт һәм ышаныч тудыра». Я. М. Свердловның, шулай ук аның җитәкчелегендәге Казан большевиклар комитетының агитация- пропаганда эше соңрак, бигрәк тә 1905 елның җәендә, зур нәтиҗә бирде. Аңарчы исә Я. М. Свердлов зур оештыру эше алып барды: партия интеллигенциясеннән һәм студентлардан агитаторлар һәм пропагандистлар туплады, түгәрәкләргә керүче аңлы эшчеләрдән оста һәм нык оештыручылар хәзерләде, яшерен партия әдәбияты таратуны юлга салды. Яков Михайлович листовкалар һәм яшерен эшчеләр газетасы чыгару өчен партия типографиясе оештырды. Я. М. Свердлов, куәтле революцион күтәрелештән файдаланып, партия әдәбияты чыгару өлкәсендә зур эш алып барды. Яков Михайлович оештырган яшерен типография бик нык эшли башлады. Агитация-пропаганда эше күләмен киңәйтү өчен Я. М. Свердлов Казан комитеты алдына төп бурычларның берсе итеп эшчеләр газетасы чыгаруны куйды. Эшчеләр, солдатлар, крестьяннар һәм укучылар арасында була торган барлык вакыйгаларга карата Казан 
комитеты социалистик листовкалар һәм прокламацияләр чыгарды. Яков Михайлович аларны яЬуда турыдаң.- туры үзе катнашты. Большевикларның «Вперед» газетасы үзенең 1905 елның 21 (7) апрелендә чыккан 15 нче номерында Казаннан язылган хәбәрдә прокламацияләр басып таратуның яхшырганлыгын хәбәр итә. Газета болай дип яза: «Казанда бара торган вакыйгалар безнең моңарчы йоклап яткан шәһәребез өчен һич булмаган хәл. Гаять зур әһәмияте булган фактны — эшчеләрнең көрәшкә беренче массовый чыгуларын аеруча күрсәтеп үтәбез. Әлегә бу хәрәкәт стихияле характерда гына иде, ләкин вакыйгаларның барышы һәм ныгыган комитетның эше көчәю аны тиздән пролетариатның аңлы сыйнфый хәрәкәтенә әверелдерәчәккә ышанырга мөмкин. Әлегә кадәр комитет забастовкачы эшчеләрнең таләпләренә политик азатлык таләбен кертә алмаган икән, шул ук комитет ун меңнәрчә прокламацияләрдә, эшчеләр җыелышларында, агитация түгәрәкләрендә бу таләпне бик'нык үткәрә, пролетариатның бөек социалистик идеалын тормышка ашыруда аның әһәмиятен аңлата», һичшиксез, Казан партия оешмасы эчендәге бу җанлану ялкынлы агитатор, пропагандист һәм талантлы оештыручы Я. М. Свердловның җитәкчелек итүе аркасында килеп чыкты. Я. М. Свердлов җитәкчелегендә 1905 елның март-апрелендә РСДРП ның Казан комитетының агитация һәм нәшрият эше сизелерлек дәрәҗәдә көчәя. Апрельдә яңа яшерен типография оештырыла. Шул уңай белән листовкалар саны һәм алар- ның тиражы тагын да арта. Большевикларның «Пролетарий» газетасы Казан комитетының апрель от
120 
 
 
четы турында болан дип яза: «Комитет түбәндәгеләрне чыгарды: а) рус телендә басып чыгарылды: 1) Гапонның икенче хаты 1200; 2) Приказчик иптәшләргә 2540; 3) за- пастагыларга 2210; 4) Барлык эшчеләргә (18 апрельдә) 7515; 5) Барлык түбәндәге чиннарга 3240; 6) Гражданнарга холера турында 4140; 7) Май таләпләре 3616; 8) Җәмгыятькә 1550 данә; б) гектографта рус телендә сигез исемдә басып чыгарылды 3481 данә; в) гектографта татар телендә басып чыгарылды 3324 данә. Көнчыгыш бюро җибәргән өч исемдә листовка таратылды— 4156 данә, барлыгы апрель аенда 37.974 листовка таратылды» («Пролетарий», 1905 ел, 9 июнь (27 май) № 3). 1905 елның апрелендә Казан комитеты шул ук елның мартына караганда листовкаларны ике тапкыр диярлек күбрәк басып тарата. Партиябезнең III съезды, башка мәсьәләләр белән беррәттән, агитация һәм пропаганда мәсьәләләренә, аерым алганда төрле милләтләр арасында пропаганда эшенә игътибар бирде. III съезд пропаганда һәм агитация турында махсус резолюция чыгарды. Бу резолюциянең соңгы пунктында болай диелә-. «Башка телләрдә пропаганда һәм агитация әдәбияты чыгару турында кайгыртырга һәм моның өчен, кирәк булган хәлләрдә, җирле комитетлар белән килешүгә керергә» («ВКП(б) резолюцияләрдә», 1 бүлек, 49 бит). Партиянең III съезды карарларын үтәү йөзеннән, Казан социал-демократлары, Я. М. Свердлов җитәкчелегендә, үзләренең прокламацияләрендә һәм листовкаларында Казанның эшчеләр массасына самодержавиене бәреп төшерү турында бик нык аңлаталар, аларны бу көрәштә актив катнашырга чакыралар. Казан большевикларының листовкалары партиянең «Яшәсен 8 сәгатьлек эш көне!», «Бетсен даими армия!», «Бетсен сугыш!», «Бетсен самодержавие», «Яшәсен политик азатлык!», «Яшәсен бөтен халыкның учредительный җыелышы», «Яшәсен Демократик революция!», «Кораллы восстаниегә хәзерләнегез!» дигән лозунгларын популярлаштыралар. Шулай итеп, Яков Михайлович җитәкчелегендәге Казан РСДРП комитеты, эшчеләр һәм барлык хезмәт ияләре арасында рус һәм татар телләрендә меңнәрчә прокламацияләр таратып, массаны большевиклар партиясенең Ill съезды лозунгларын һәм карарларын үтәү тирәсенә туплады. Листовкаларны тәрҗемә 
итүдә һәм таратуда большевик X. Яма- шев актив катнашты. РСДРП ның Казан комитеты. Яков Михайлович җитәкчелегендә, большевистик лозунглар астында, Беренче Май бәйрәменә хәзерлек алып бара. Большевикларның «Пролетарий» газетасы Казаннан алынган хәбәрдә болай дип яза: «Комитет Беренче Майны җыелышлар юлы белән генә бәйрәм итәргә карар бирде. Шунлыктан, 18 апрельдән башлап, күп кенә җыелышлар үткәрелде. Бу җыелышларда партиябезнен Май лозунгларының әһәмияте аңлатылды» («Пролетарий», 1905 ел, 17 (3) июнь, № 4). Аннары «Пролетарий» 18 апрельдә шәһәр читендә 80 эшче һәм 200^ гә якын интеллигент катнашы беләк җыелыш булганлыкны хәбәр итә. Казаннан язылган бу хәбәрдә тагын болай диелә: «Урта мәктәп оешмасы 150 дән алып 200 гә кадәр кеше катнашы белән 2 массовка үткәрде. Иске стиль белән 1 майда гомуми маевка булды (ике йөзгә якын эшче һәм йөз алтмышлап интеллигент катнашты). Җыелыш Волга елгасы ташыган урында булды һәм анда коймә белән генә керергә мөмкин иде. Җыелыш беткәннән соң халык кечкенә генә «диңгез демонстрациясе» ясады: 31 көймәгә төялеп, кызыл байраклар белән һәм безнең җырлһрны җырлап, түбәнгә таба төшеп киттеләр. Шулай итеп, язгы пристаньнарга кадәр барып җиттеләр һәм анда байракларны алдылар. Юлда пароходларга, көймәләргә һәм салларга май прокламацияләре өләштеләр». («Пролетарий», № 4). 1905 елның маенда яки июнендә,— дип сөйли карт эшчеләрнең берсе,— Троицкий урманында митинг булды. Митингта «Андрей» зур речь белән чыкты. Бу вакытта җыелышны саклау өчен урман тирәсенә эшчеләрдән постлар куелды. Полицейскийларның
121 
 
 
һөҗүме көтелгән урынга кораллы эшчеләрдән — «урманчылар»дан махсус группа куелды. Митингтан соң, «Андрей»ны квартирасына кадәр озатып куйдык. Я. М. Свердловның Казандагы революцион эше патша охранник- ларын шул кадәр борчый, полиция департаменты аны бик нык күзәтү турында боерык бирә. Казанга жандарм идарәсе начальнигына Свердловны ныклы күзәтү астына алырга һәм бөтен нәрсә турында департаментка хәбәр итәргә боерык җибәрелә. Я. М. Свердловны эзлиләр, ләкин бу эзләүләр бушка китә, чөнки эшчеләр үзләренең юлбашчыларын саклыйлар. Шулай итеп, Яков Михайлович Свердлов җитәкчелегендә РСДРП ның Казан комитеты 1905 елның 1 маен «Бетсен самодержавие!», «Яшәсен кораллы восстание!», «Яшәсен Россия демократик республикасы!», «Яшәсен социализм!» дигән большевистик лозунглар астында үткәрә. Май массовкаларын партиябез лозунглары астында уңышлы үткәргәннән соң, Казан большевиклар оешмасы эшчеләр, солдатлар, крестьяннар һәм студентлар арасында киң күләмдә телдән һәм бигрәк тә матбугат аркылы политик агитация алып баруны дәвам иттерә. Казан РСДРП комитетының ике яшерен типографиясе листовкалар баса. Монда гадәттә Яков Михайлович язган листовкалар басыла. Заводлар, фабрикалар һәм шәһәр тирәсендәге авыллар прокламацияләр белән тула. Яшерен типографияләрдә листовкалар басу бик кыеп булуга, акча һәм кәгазь кыенлыкларына карамастан, 1905 елның маенда 74.500 данә тираж белән 18 листовка чыгарыла. Бу 1905 елның язында Я. М. Свердлов җитәкчелегендәге Казан партия оешмасының никадәр көчәйгәнлеген һәм ныгыганлыгын күрсәтә. 1905 елның язында, җәендә һәм көз башында РСДРП ның Казан комитеты тарафыннан яшерен рәвештә чыгарылган күп листовкаларның һәм прокламацияләрнең авторы Я. М. Свердлов була. Ул язган листовкалар тел һәм стиль ягыннан бик нык аерылып торалар. Кыска һәм ачык итеп язылган җөмләләр Яков Михайловичның фикерләрен төгәл аңлаталар, аларны башкача аңлатырга урын калмый. Менә «патша көннәре» нең берсен бәйрәм итү уңае белән, 1905 елның 6 маенда чыгарылган шундый листовкаларның берсе: 
«1905 елның 6 мае. Россия социал-демократ эшчеләр партиясе. Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез! 6 май. Бүген, Николай Романов, синен бәйрәмең! Бүген флаглар җилферди, салют тавышлары ишетелә, бүген сатлык поплар, ялганчы телләре белән, си- на «күп ел гомер» телиләр! Халыкны үтерүчегә — күп ел гомер! Акылсызга — халык дошманына күп ел гомер! Юк, сиңа хурлык һәм ләгънәт, мәңгелек хурлык! Ишетәсеңме, халык сиңа ләгънәт укый! Ишетәсеңме — аналар һәм хатыннар елыйлар, ятимнәр елый, бөтен ■ рус җирендә елау тавышы яңгырый. Халыкның кайгысына син гаепле» син һәм бөтен патша токымнары, караклар, ерткычлар һәм үтерүчеләр гаепле. 9 январьны исеңә төшер, ерткыч! Синең опричникларың «синең башкалаң» урамнарында, «синең» халкыңның канында коендылар. Дүрт ай үтте... дүрт ел түгелме? Юк, күбрәк! Җир йөзе кан белән капланды, аның өстендә кан томаны! «Башка патша юк» — бетсен акылсыз ерткычлар! Агулы елан кебек, син үзеңнең нык ояңа шуышып кереп киттең Һәм анда, ерткыч һәм куркак кебек, калтыранасын.. Әйе, калтыран, ти- рәнгәрәк шуышып кер, үзеңне өч кат штыклар белән чолгап ал! Соң! Тыңла, бу кемнең тимер адымы’ ппи Лк.ЫМ НЬ1К һәм якынайган- нан-якы ная. 
122 
 
 
Кара: бу йөзләр — дәһшәтле йөзләр кемнеке? Синең тәхетеңне тетрәтүче, синең таҗыңа тотынучы куәтле куллар кемнеке? Менә байраклар: ал ардагы кан кемнеке? Халык кузгалды, ә сиңа котылу юлы юк — бөтенесе җимерелә. Сиңа мәрхәмәт юк — син мәрхәмәт күрсәтә белмәдең! Өметсез хәлдә бәргәлән, чина! Синең сәгатең сукты, сиңа һәм синең барлык кешеләреңә соңгы сәгать килде! Коточкыч суд килә, революция килә! Россия социал-демократ эшчеләр партиясенең КАЗАН КОМИТЕТЫ» (Казан большевикларының листовкалары, 1903-1907 еллар, 74 бит, Татгоснздат). Я. М. Свердлов, өч-дүрт ай буена социал-демократларның «Волжский листок» газетасында эшләп, аны революцион максатларда файдалана, аның битләрендә политик мәкаләләр белән чыга. Казан большевиклары легаль «Волжский листок» газетасыннан киң файдаланалар. Я. М. Свердлов җитәкчелегендә РСДРП ныц Казан комитеты 1905 елны легаль «Волжский листок» газетасын властьларга сиздермәстән үз йогынтысына ала. Революция алдыннан, чыга башлаган бу газета башта либераль газета була, ләкин акрынлап социал-демократлар йогынтысы астында аларның рәсми булмаган органына әверелә. Ләкин патша цензурасы «Волжский листок» ның барлык әһәмиятле хәбәрләрен сызып ташлый. Шунлыктан газета Казанда революцион хәрәкәт барышын бик аз яктырта (мәсәлән, Алафузов заводындагы июль забастовкалары турында бер нәрсә дә язылмый.) Казан большевиклары алдына яшерен эшчеләр газетасы чыгару бурычы килеп баса. Я. М. Свердловның турыдан-туры җитәкчелегендә РСДРП ның Казан комитеты органы, большевикларның яшерен «Рабочий» газетасының берничә номеры чыга. Аның беренче номеры 1905 елның 3 июлендә чыгарыла. Большевистик «Рабочий» газетасы эшчеләр хәрәкәте иң кызып барган вакытта оештырыла. Ул чагында Казан комитеты чыгара торган социалистик прокламацияләр һәм листовкалар пролетариатның үсеп бара торган хәрәкәтен канәгатьләндерә алмыйлар. Шунлыктан партиябезнең талантлы агитаторы, пропагандисты һәм оештыручы Я. М. Свердлов «Рабочий» 
газетасы чыгаруга керешә. Казан большевикларының яшерен газетасы чыгу эшчеләр сыйныфының, революцион хәрәкәте тагын да күтәрелүгә ярдәм итә. Я. М. Свердлов бу большевистик газетаның рухландыручысы ■ һәм җитәкчесе була. Ул аның беренче номерына баш мәкалә һәм күп кенә башка мәкаләләр яза. «Рабочий* газетасы, үзенең политик программасын билгеләп, үзенең беренче номерындагы баш мәкаләсендә болан дип яза: газета «... көчләрдән яхшырак файдалану һәм социалистик стройга күчүне яхшырак хәзерләү теләге белән, пролетариатны илне киләчәктәге яңа политик строенда яхшырак позицияләр яулап алуга хәзерләү өчен пролетариатның сыйнфый интересларын һәм сыйнфый карашларын белүгә һәм яклауга аеруча игътибар бирәчәк. «Рабочий» да социалдемократия принциплары һәм тактикасы мәсьәләләре буенча җитәкче мәкаләләр урнаштырылачак һәм партиянең үзәк органы «Пролетарий»дан кирәкле мәкаләләр популярлаштырылачак, чөнки, барыннан да элек, техник шартлар аркасында аны турыдан-туры таратырга мөмкинлек юк». «Рабочий» редакциясе, эшчеләргә мөрәҗәгать итеп, газетаны шәһәрдә иптәшләре арасында, авылда танышлары арасында таратуны һәм газетага «эксплоатацияләнүчеләр һәм изелүчеләр булган һәр урыннан хәбәрләр һәм мәгълүматлар» китерүне үтенә. Ахырдан мәкаләдә, буржуазиянең йөзләрчә газеталары бар икән, эшченең дә үз газетасы булырга тиеш, диелә. «Хәзер без гаять зур хезмәт һәм корбаннар белән үзебезнең «яшерен» матбугатыбызны төзибез. Бер заман килер, пролетарийның сүзе Россиядә горур булып яңгырар». 
123 
 
 
Яшерен /большевистик «Рабочий» газетасының, беренче номеры чыкканнан соң бер атна үткәч «Андрей» — Я. М. Свердлов Медведки станциясендә торучы Григорий Левинга хат яза һәм бу хатында Казан комитетының эше турында хәбәр итә. Бу хат адресатка барып җитми, аны патша агентурасы тотып кала. 1905 елның 25 июлендә полиция департаменты бу хатның күчермәсен Казан губерна жандарм идарәсенә җибәрә: «Казаннан 1905 елның 9 июлендә «Андрей» имзасы белән Вятка гу- бсрнасыйың Медведки станциясенә Григорий Левинга җибәрелгән һәм агентура юлы белән кулга төшерелгән хаттан күчермә. >’Монда Алафузов эшчеләре забастовка башладылар. Үзләренең ихтыяҗларын тикшерү өчен ирекле рәвештә җыелырга рөхсәт бирүне үтенеп, губернаторга депутатлар җибәрделәр. Рөхсәт бирелде. Хәзер көнгә икешәр тапкыр җыелалар. Хәзергә забастовка экономик характерда бара. Ләкин комитет ораторлары аларга акрынлап политика турында сөйлиләр. Җыелышларда 500 кешедән ким булганы юк. Шулай ук приказчиклар, тегүчеләр, дару ясаучылар,, солдатлар, трамвай хезмәткәрләре дә массовкалар үткәрәләр. Кичә дару ясаучыларда реферат булды. Монда «Рабочий» газетасы чыгарыла. Ихтимал, сезгә бер номерын җибәрермен. Бер номеры бар иде, ләкин алып киттеләр. Аны социал-демократлар партиясе комитеты чыгара. Яңалыклар күп, ләкин хәзер вакыт юк, комитетның бик күп бурычларын үтәргә кирәк. Киләсе юлы яшерен хат өчен шифр җәбәрермен. Минем адреска хатны күп яки ачык рәвештә язмагыз, чөнки бу көннәрдә миндә П—ь булачак. Үзегез аңлагыз. Язу куркыныч. Инде инструментлар китерделәр». (Ц Г А ТАССР. Казан губерна жандарм идарәсе. Архив 662, Ф. 2, 245 бит). Казанда большевистик яшерен эшчеләр газетасы чыгарылу турында «Пролетарий» да болай дип языла: «РАБОЧИЙ» (Казан комитеты басмасы, Үзәк Комитетының шул исемдәге газетасы белән буташтырмаска кирәк). Беренче номерындагы кереш мәкаләсендә Казан комитеты үз газетасының бурычларын ачыкландыра: «Буржуаз оппозициянең политик эш мәйданына чыгуы, аның пролетар революцион хәрәкәткә катнашуы һәм аның пролетариатның революцион көрәшен үз максатларында файдаланырга 
омтылуы безнең алда әһәмиятле бурыч куя: пролетариатка якындагы бурычы — «самодержавиене бәреп төшерү, вәкиллекле идарә» бурычы бер төрле булып күренсә дә, буржуазиянең һәм пролетариатның соңгы идеаллары арасында үзгәрешсез каршылыкларны аңлату бурычы тора. Ул гына да түгел, бу якындагы максатларны төрлечә аңлатуны да күрсәтеп үтәргә кирәк. Листовка белән агитация алып барганда бик күп фактлар файдаланмыйча кала * һәм аларны яктырту бик гыйбрәтле, ләкин алар прокламация формасына сыймыйлар. Шул ук вакытта, экономик нигездә агитация алып баруның җирле шартларда мәгълүм нәтиҗәгә ирешүен истә тотып, аның турында да онытырга ярамый. «Рабочий» редакциясе программа һәм тактика мәсьәләләре буенча мәкаләләр урнаштырырга, «Пролетарий»дэн тиешле мәкаләләрне популярлаштырырга, газетаның үзендә урнаштырыла торган мәгълүматлар нигезендә экономик агитация алып барырга, бөтен Россиядәге хәрәкәт турында хәбәрләр һәм күзәтүләр урнаштырырга уйлый... «Пролетарий» редакциясенә Казан комитеты типографиясендә басылган «Рабочий» ның ике номеры китерелде. Инде өченче номер чыкты». («Пролетарий», 1905 ел, 17(4) октябрь, •№ 21). «Рабочий» өч кенә номер чыкты: беренчесе 3 июльдә 4 битлек булып һәм бер кушымта белән, икенчесе 29 июльдә 6 битле булып һәм өченчесе сентябрьдә 4 битле булып һәм «Авылдан» дигән кушымта белән чыкты. 
124 
 
 
Бу өч номерда 7 зур теоретик мәкалә, шул исәптән «Безнең көи- нәребезнең бөек бурычы нәрсәдә», «Капитализмнан социализмга», «Патша сугышы һәм патша солыхы» (Япония белән солых төзелүгә карата) һәм башка мәкаләләр урнаштырылган. Шулай ук эшчеләрнең хәле һәм көрәше турында 15 мәкалә һәм хәбәр, шул ИСӘПТӘН: «ИвановоВознесенскийдан хат» (ИвановоВознесенский эшчеләренең забастовкасы турында), Ала- фузов һәм Свешников заводларыннан хатлар. «Нижний Новгородтагы вакыйгалар», «Алафузов забастовкасының уңышсызлыгы һәм әһәмияте» һәм башка мәкаләләр урнаштырылган. Бу мәкаләләрнең һәм хәбәрләрнең зур күпчелеген эшчеләр үзләре язганнар. Шулай ук крестьяннар хәрәкәте турында 8 мәкалә һәм солдатлар арасында эшләү турында 4 мәкалә урнаштырылган. «Рабочий» РСДРП ның Казан комитетының яшерен типографиясендә 1,500 данә басыла һәм Волга буе һәм Урал шәһәрләрендә һәм авылларында таратыла. «Рабочий» ның 1 нче номерына булган кушымта 2.200 данә чыгарыла. 1905 елны яшерен типография беренче тапкыр тар-мар ителә. Ләкин эшчеләр яңадан акча һәм хәреф табалар һәм газета яңадан чыга башлый. Күләме һәм тиражы кечкенә булуга карамастан, «Рабочий» җирле революцион хәрәкәттә зур роль уйный һәм авторитет казана. Газетага эшчеләрнең карашы аның беренче номерында урнаштырылган түбәндәге хаттан күренә: «Безнең, эшчеләрнең, алдынгы аңлы эшчеләрдән тора торган үз партиябез һәм үз программабыз бар. Без бу программа тирәсенә нык тупланырга тиешбез... Шулай ук без, эшчеләр, безнең комитетыбыз эшенең, безнең партиябез эшенең безнең үз эшебез икәнлеген аңларга һәм шунлыктан без аны бөтен көчебез һәм средствобыз белән якларга тиешбез. Шунлыктан мин, «Рабочий» ның чыгарылуын котлап, иптәшләрне аны бик нык якларга чакырам. Иптәшләремнән фабрикалардагы haw заводлардагы хәл турында хатлар һәм хәбәрләр язуны, комитет газетаны чыгара алсын өчен акча җыюны үтенәм. һичшиксез, бу безнед җирле хәрәкәтебезне тизлек белән алга җибәрер». «Рабочий» газетасы, теоретик мәсьәләләр белән беррәттән, Казан. 
Нижний Новгород, Иваново-Вознесенск эшчеләренең хәле һәм көрәше турында хәбәрләр урнаштыра. 1905 елның июлендә Алафузов предприятиеләре эшчеләренең забастовкасы була. Бу турыда большевикларның «Пролетарий» газетасында да языла. Анда Казаннан урнаштырылган хәбәрдә болай диелә : «Настроениене күтәрү өчен комитет эш беткәннән соц капка төбендә митинг үткәрергә карар бирде: оратор речь сөйли, речь беткәннән соң листоклар таратыла. 15 июньнән 7 июльгә кадәр 4 митинг булды. Өч митинг уңышлы үтте, дүртенчесендә ораторны полиция тотып алды, ләкин эшчеләр аны азат иттеләр. 4, 5 һәм 6 июльдә эштән сон завод артындагы болында ачык җыелышлар булды. Аларда 350—5(У кеше катнашты. Бу җыелышлар эшчеләрнең настроенпесен белүне һәм, әгәр забастовка өчен мөмкинлек һәм уңай шартлар булса, забастовка хәзерләүне максат итеп куйдылар. Комитет, массаның күп тапкыр ясаган белдерүләре нигезендә, эшчеләр забастовка ясарга телиләр дип уйлады. Шулай ук бу җыелышны элемтәне киңәйтү өчен файдаланырга уйланылды. Ләкин 6 июльдә чәршәмбе көн булган вакыйга (ораторның кулга алынуы «Рабочий» ның 2 нче номерын кара) комачаулады. Забастовка оештыручылар (бер район оештыручысы һәм ике ярдәмче) җитәкчелегендә оешкан эшчеләр тарафыннан башланды. Ләкнн аның беркадәр иртәрәк башланганлыгын әйтергә кирәк. Таләпләр язылган листокларны (1.200 һәм 1.500 данә), типографияче техникларның осталыгы һәм тырышлыгы аркасында, бик үк соңга калмыйча чыгарырга мөмкин булды. Забастов
125 
 
 
ка башланганда массаның бер өлеше забастовкага каршы чыкты. Забастовка вакытында исә бу масса иң авыр элемент булды, чөнки аны хәтта барлык эшчеләр бик теләп килә торган ачык җыелышларга да тарту кыен булды. Бу элемент (сбруйчылар, иярчеләр) башлыча якындагы Караваево авылыннан килгән һәм бик күп акча эшләүче һәм бик надан крестьяннар иде. Мец ярымнан 4 меңгә кадәр кеше катнашкан зур җыелышлар 7 тапкыр булды. Шулардай 4 җыелыш кич һәм 3 җыелыш иртән үткәрелде. 200—600 кеше катнашы белән тагын кечерәк кенә дүрт җыелыш булды. Тулы хәбәрләр «Рабочпйжың икенче номерында. Уңышсызлык сәбәпләренең берсе дип акча ярдәменең булмавын санарга мөмкин. Забастовка вакытында, таләпләрдән тыш, «9 январь истәлеге» дигән листок таратылды. Забастовкадан соц «Рабочий» ның 1 нче номеры 200 данә, 2 нче номеры 140 данә, «Яңа алдау» дигән прокламация 650 данә таратылды. Стачка һичсүзсез оттырылган иде. Бер генә нәрсә— эшчеләрнең • сөйләүләре генә юата иде: «Менә эштә торасың, ә ораторларның сөйләгәннәре һәрвакыт истә саклана һәм түзә алмаган өчен оят була». Комитет янында 20 ләп кешедән пропагандистлар группасы, 4 кешедән агитаторлар группасы һәм хәрби группа бар». («Пролетарий», 1905 ел, 3 октябрь (20 сентябрь) № 19). Алафузов эшчеләренең 1905 елгы июль забастовкасы турында «Рабочий» газетасы үзенең махсус кушымтасында болай дип язды: «4 һәм 5 июльдә Алафузов эшчеләре, үз иптәшләренең чакыруы буенча, кич белән эштән соң зур митингларга (җыелышларга) җыелдылар һәм үзләренең ихтыяҗларын тикшерделәр. Бу митингларда сөйләгән ораторлар Казан эшчеләре тормышының коточкыч картинасы турында сөйләделәр һәм иптәшләрен забастовкага чакырдылар». Алафузов район партия оешмасын ныгыту өчен РСДРП ның Казан комитеты иң яхшы,агитаторларын җибәрде. Алафузов эшчеләре забастовкасы РСДРП ның Казан комнтехы билгеләгәннән элегрәк. 6 (19) июльдә башланды. Полиция забастовка турында белде. Кинәт эшчеләр митингысына казаклар һөҗүм итте. Полиция митингтагы ораторны кулга алды. «Рабочий» газетасы бу турыда болай дип язды: «Полиция коралсыз эшчеләргә һөҗүм итте... Казаклар эшчеләрне кыйнадылар. Каушап калган 
халык төркеме тиздән анына килде. Башта полициягә каршы бәрелешкә күнекмәгән масса нинди дә булса актив чара күрер дип ышану кыен иде. Ләкин бер сәгать тә үтмәде, халык төркеме капка янына җыела башлады. Ачулы тавышлар ишетелде». Эшчеләрнең басымы астында полиция ораторны азат итәргә мәҗбүр булды. Бу турыда «Рабочий» "болай дип яза: «Ишек төбендә оратор күренү белән, урамда тантаналы «ура» тавышлары яңгырады. Аңа таба уннарча куллар сузылды. Күз ачып йомганчы, аны күтәреп алдылар һәм гаять зур эшчеләр төркеме аны җыелышлар үткәрелә торган урынга, болынга күтәреп киттеләр. Бу моментның әһәмиятен аңлау өчен эшчеләрнең нинди горурлык белән баруларын күрергә кирәк иде. Эшчеләр үзләренең көчләрен хис иттеләр: алар көрәшкә нык барырга кирәклекне аңладылар» («Рабочий», № 2, 29 июль 1905 ел). Шулай итеп, Я- М. Свердлов җитәкчелегендәге Казан большевиклары эшчеләрнең массовый чыгышларына, стачкаларга җитәкчелек иттеләр. Гаять яшерен шартларда эшләүгә карамастан, бу митингларда Я. М. Свердлов чыгышлар ясады. Алафузов заводының бер эшчесе болай ди: «Июль забастовкасы вакытында иптәш Свердлов безнең янга эшчеләр нәкъ эшкә чыгарга уйлаган моментта килде... Иптәш Свердлов митингта чыгыш ясады. Ул үзенең сөйләве белән эшчеләрне шул кадәр сокландырды ки, алар аның реченнән соң забастовканы дәвам иттерергә вәгъдә бирделәр». Шулай итеп, Я. М. Свердлов, үзенең куәтле ораторлык таланты
126 
 
 
белән, массага эшчеләр сыйныфының капиталистлар һәм алпавытлар властен бәреп төшерү өчен көрәшенең бөек бурычларын аңлатты. «Рабочий» газетасы социал-демократ ораторларның чыгышлары һәм забастовка вакытында эшчеләрнең настроениесе турында язып чыга. Эшчеләрнең болында булган ачык җыелышы—массовкасы турында болан дип языла: «7 июль кич. Мең ярымнан артык кеше җыелган. Җыелыш вице-губернатор речьләрен тикшерүдән башланды. Ораторларның берсе чын патриотизмның сугышны яклауда түгеллеген, бәлки аны туктатуны таләп итүдә икәнлеген әйтте. Аның речен алкышлап каршыладылар. Икенче бер оратор буржуазия интересларын яклаучы губернатор һәм инспектор речьләренең һәм дәлилләренең сыйнфый характерын күрсәтеп үтте һәм анарга каршы итеп эшчеләрнең сыйнфый интересларын куйды. Башка ораторлар нык торырга чакырдылар һәм җиңүгә ышанычның зур икәнлеген күрсәтеп үттеләр. Җыелышның азагы гомуми- һәм цех таләпләре төзүгә багышланды. Карарлар барысы да бертавыштан кабул ителделәр. Җыелышта төзелгән таләпләр партия комитетына җибәрелделәр. Җыелыш кич белән бик соң таранды. Ләкин ханык төркеме, вакыйгаларны тикшереп, әле бик озак таралмый торды» («Рабочий», № 2, 190о ел). Бу җыелышларда эшчеләрнең политик һәм экономик мәсьәләләре тикшерелгән, царизмны бәреп төшерергә һәм пролетариат диктатурасы урнаштырырга кирәклек әйтелгән. Җыенышларда социалдемократларның Казан комитеты чыгарган листовкалар һәм газеталар таратылган. РСДРП ның Казан комитеты органы «Рабочий» «Алафузов забастовкасының уңышсызлыгы һәм әһәмияте» дигән мәкаләдә болай дип яза: «Безнең забастовкабыз — ул, экономик изүгә каршы кечкенә генә протест. Ораторны азат итү — ул, полициянең башбаштаклыгына каршы бөтен массаның протесты, димәк, бөтен җанлы нәрсәне коточкыч ерткычлык белән бастыручы бөтен самодержавие строена каршы протест дигән сүз. Бу политик хокук- сызлыкка каршы ачу тавышы. Безнең уңышсызлыгыбыз, эшче иптәшләр, безнең начар оешкан булуыбызда... Ләкин, уңышсызлыкка карамастан^ безнең забастовкабызның революцион әһәмияте, һичшиксез, зур булды, аның әһәмияте — 
Казан өчен мөмкин булмаслык булып күренгән гаять зур җыелышларда. Листовкаларда да, кечкенә җыелышларда да белергә мөмкин булмаган нәрсәләр икеөч көн эчендә беленделәр. Әле ирекле сүзне беркайчан да ачыктан-ачык ишетмәгән эшчеләр массасы өчен бу зур җыелышлар эзсез калмаслар... Хәзер һәрбер иптәш эшчеләр арасында киң агитация алып баруга яңа энергия белән керешсен. Без бу кечкенә уңышсызлыктан оттырмадык» («Рабочий» газетасы, № 2, 1905 ел). Август башында Я. М. Свердлов җитәкчелегендә столярлар һәм слесарьлар забастовкасы оештырыла. Бу забастовка ачыктан-ачык политик юнәлеш ала. Забастовка уңае белән столярларга карата прокламация чыгарыла. Аны төзүдә Яков Михайлович үзе катнаша. Бу прокламациядә Я. М. Свердлов, экономик мәсьәләләр белән беррәттән, политик бурычлар да куя. Прокламациядә болай диелә: «Россиянең бөтен урыннарында дәһшәтле дулкын булып стачка хәрәкәте җәелде. Бу дулкын нн ерактагы караңгы почмакларга үтеп керде. Бу хәрәкәт тукталмады: ул бер көчәя, бер тына. Эшчеләр һәр җирдә дә үзләренең хәлләрен яхшыртуны таләп итәләр һәм самодержавие хөкүмәтенә каршы, капиталистларга каршы көрәшәләр. Капиталистлардан эшчеләр эш вакытын кыскартуны, эш хакын арттыруны, таләп итәләр. Эш көненең озын булуы һәм эш хакының түбән булуы эшчеләрне ялыктыра, алар- ның рухи сорауларын канәгатьләндерү өчен вакыт калдырмый, алар- ның сыйнфый аңнарын киметә. Эшчеләр үз фабрикаларыннан читтә нәрсәләр барлыгын белергә вакыт тапмыйлар. Алар изелгәннәр. «Бо- ларның барысыннан да эшчеләр
127 
 
 
тәненә ябышкан сөлекләр — капиталистлар файда алалар. Алар үзләренә байлык тудыручы эшчеләр файдасына сукыр бер тиен дә бирергә теләмиләр! Столярларның кечкенә мастерскойларда никадәр начар яшәүләрен әйтеп һәм исбат итеп торуның кирәге юк. Бер мастерской эшчеләренең генә хуҗа алдындагы таләпләрен яклау кыен булачак. Тик барлык столярлар, берьюлы эшләрен ташлаганда гына, үзләренең хәлләрен яхшыртуга ирешә алачаклар. Столярларның көче әнә шул бердәмлектә» (Казан большевикларының листовкалары, 1903— 1907 еллар, 90 бит, Татгосиздат). Столярлар забастовкасы турында большевистик «Пролетарий» газетасында болай дип языла: «Казан. Август башында столярлар забастовкасы булды. Забастовка 11 көн дәвам итте. 60 тан алып 200 гә кадәр столяр катнашы белән 5-6 массовка булды. «Таләпләр» һәм өндәмә чыгарылды. Забастовка турында тулы хәбәр җирле «Рабочий» газетасында урнаштырылды. Бу номерны сезгә җибәрәм. (Редакциядән. Кызганычка каршы, газета килеп җитмәде). Өченче номер соңга калып чыкты. Слесарьлар өч көн забастовка ясадылар. Комитет таләпләр язылган һәм забастовкага чакыру язылган листовкалар чыгарды. Забастовка вакытында биш массовка булды. Таләпләрнең бер пункты да канәгать- ләндерелмәде. Ләкин забастовка нәтиҗәсендә барлык мастерскойларда 12 сәгатьлек эш көне һәм көндезге ашка ике сәгатьлек тәнәфес билгеләнде. Шулай итеп, эш көне 10 сәгать була. Элек эш көне 14—15 сәгать иде. Шуның өстснә, бу ике забастовкадан (слесарьлар һәм столярлар забастовкаларыннан) соң барлык мастерскойларда эш көненең 12 сәгатьтән артмаска һәм ике сәгатькә тәнәфес бирелергә тиешлеге турында һөнәр идарәсеннән игъланнар эленде. Слесарьлар забастовкасыннан соң оешмага 15 кеше кушылды» («Пролетарий», 3 октябрь (20 сентябрь) 1905 ел, № 19). Бу забастовкалар вакытында Я. М. Свердлов җитәкчелегендәге Казан РСДРП комитеты тарафыннан зур күләмдә телдән һәм матоу- гат аркылы агитация эше алып барылды. Казан пролетариатының революцион хәрәкәтен үстерүдә, партия эшен күтәрүдә Яков Михайлович гаять зур роль уйнады. Я. М- Свердлов җитәкчелегендәге 
«Рабочий» газетасы Казан предприятиеләре эшчеләренең тормышын һәм көрәшен яктырту белән генә чикләнми. Большевистик яшерен газета буларак, ул Волга буендагы башка промышленность һәрләрендәге пролетариатның рәшен дә яктыртырга омтыла, сәлән, 1905 елның 29 июлендә «Рабочий» газетасы «Нижний Новгородтагы вакыйгалар» дигән мәкалә урнаштыра. Яков Михайлович тарафыннан язылган бу мәкалә Сормово эшчеләренең капиталистларга каршы героик көрәшенә багышлана, эшчеләр массасына революцион хәрәкәт тәҗрибәсен күрсәтә. Бу мәкаләдә Яков Михайлович болай дип яза: «Нижнийда 9 июль көне лы төстә үтте. Бу көнне Новгород пролетариаты Петербург урамнарында' шә- кө- Мә- 
тантана- Нижний үзенең азатлык эше өчен һәлак булган иптәшләрен, аларның гомуми забастовкасын искә алды. Барлык фабрикалар һәм заводлар эштән тукталсыннар, станоклар һәм машиналар эшләмәсеннәр, бөтен хәрәкәт тукталсын, бөтен тормыш тукталсын, чөнки без, пролетарийлар, сүз белән генә түгел, бәлки эш белән дә үзебезнең иптәшләребезне искә алабыз. Без сезгә, капиталистлар, һәм сиңа, патша самодержавиесе, үзебезнең көч икәнлегебезне һәм инде үз интересларын аңлаган һәм бу интересларны 9 январьда Петербург урамнарында һәлак булган иптәшләрнең интересларына туры килә торган дип санаучы көч икәнлегебезне күрсәтергә телибез. Белеп тор, без аларга кушылабыз, белеп тор, без бөтен тормышны туктата .алырлык көч — шуны беЛеп һәм калтырап тор, канлы патша! 9 июль алдыннан Нижний Новгород пролетарийлары үзләренә әнә шулай диделәр Һәм бу сүзне үтәделәр... 
128 
 
 
Мәйданда губернатор үзенең «эшче- ләре»нә речь сөйләде һәм аларга рәхмәт әйтте... Бөтен ерткыч исерекләр, кесә караклары һәм кеше калдыклары аны чөйделәр һәм «Алла, патшаны сакла» җырны җырладылар... Шул кадәр үтерелгән һәм кыйналган кешеләр исәбенә алган акчаларны санаганнарын мин үзем күрдем. Мин бу «эшчеләр»нец, ишерелгән тиеннәр эзләп, бер-бер- сен ныклап тентүләрен күрдем. Юк, Нижний-Новгород палачы, сез бернинди белдерүләр белән дә безнең күзебезне буа алмассыз... Ләкин, сезнең тарафтан пролетариатны бозу өчен кулланылган бөтен әшәкелекләргә һәм кабахәтлекләргә карамастан, сез һәм сезнең кебекләр моңа ирешә алмадылар һәм сез моны бик кызганасыз. Азатлык һәм социализм өчен үлем сугышына шатланып баручы пролетариатны сез боза алмассыз, сезнең кабахәт белдерүләрегез аңа тап төшерә алмас. Самодержавиенең төрле иярченнәре никадәр генә пычратырга тырышсалар да, ул үзенең әхлагын һәрвакыт саф саклар». («Рабочий», № 2, 29 июль 1905 ел). Я. М. Свердлов Казанда эшчеләр^ арасында эшләү белән генә чикләнмәде. Ул солдатлар арасында да эш алып барды. Бу бик әһәмиятле иде. Мәгълүм ки, ул чагында Казан хәрби округ үзәге һәм анда зур хәрби көчләр тупланган иде. Моннан патша хөкүмәте Урта Азиягә, Волга буена һәм Уралга чуалышларны һәм забастовкаларны бастыруга гаскәрләр җибәрә иде. Казармаларда, бик яшерен рәвештә партия группалары оештырылды. Я. М. Свердлов хәрби оешманы бик нык сер итеп тотты. Казан комитетының хәрби группасы солдатлар өчен листовкалар чыгарды. Еш кына Я. М. Свердлов бу листовкаларны үзе яза иде. «Солдатлар истәлеге», «Запаста- гыларга», «Түбән чиннарга», «Солдатлардан офицерларга хат», «Солдатларның экономик таләпләре» һәм башка исемнәрдә прокламацияләр чыгарылды. Алар барысы да диярлек татар теленә тәрҗемә ителделәр. Я- М. Свердлов, прокламацияләрнең берсендә, солдатларны эшчеләрнең самодержавием каршы көрәшләренә кушылырга чакырып, болай дип язды: «Бербереңне нык якларга. Бергә булганда без — көч. Шпионны эти? үтергән кебек үтерергә». 
РСДРП ның Казан комитеты Я-М Свердлов җитәкчелегендә солдатлар арасында агитация — пропаганда эше җәелдерде. Хәрби дисциплина шартларында иң яхшы чара булган матбугат пропагандасына аеруча игътибар бирелде. «Рабочий» газетасы үзенең битләрендә солдатларның тормышыи яктыртты, самодержавиегә каршы көрәштә аларның бурычларын аңлатты. Солдатлар газетага хәбәрләрне бик теләп җибәрәләр иде, алаг үзләренең эшләре турындагы һәрбер хәбәргә шатланалар иде. Бу газетада бер солдат болай дип язды: «Генерал солдатны «җинаятьчел» өндәмәләрдән сакларга тели. Юкка гына, генерал. Әгәр сез солдатларны прокламацияләргә җибәрмәсәгез, прокламацияләр үзләре солдатлар янына баракка киләчәкләр» («Рабочий*, № 2, 1905 ел.) «Пролетарий» газетасында Казакның бер хәбәрчесе гаскәрләр арасында агитация һәм пропаганда эшенең куелышы турында болай дип язды: «Билгеле, безнең яшь оешмабыз бу өлкәдә әле никадәр булса да зур уңышка ирешә алмады, ләкин ул көченнән килгәннәрнең бөтенесен эшләде». Аннары шул ук хәбәрдә болай диелә: «Солдатларга аларнын көндәлек ихтыяҗлары һәм халыкның хокуксыз хәле аңлатыла. Агитациягә нигез итеп даими армияне бетерү һәм аны халыкны коралландыру белән алыштыру таләбе куела, ләкин хәзергә, моңа ирешкәнгә кадәр, экономик һәм политик таләпләр куела. Сугыш агитациядә зур роль уйнады. Шулай ук солдатның, халык улы була торып та, халыкны изүе күрсәтелде. Солдатлар белән элемтә оешкан эшчеләр аркылы урнаштырылды» («Пролетарий», № 19). Сугышка һәм восстаниегә караш мәсьәләсендә, хәбәрдә әйтелүгә караганда, сугышка барудан баш тарту һәм аны туктатуны таләп итү,


 
 
 эшчеләрне һәм крестьяннарны бастырудан баш таргу һәм восстаниече халыкка кушылу таләбе куела. Шулай итеп Казан партия оешмасы Казан гарнизонын революционлаштыру, солдатларны восстание көннәрендә халык ягына күчүгә хәзерләү буенча авыр һәм кыен эш алып бара. Я. М. Свердлов һәм аның җитәкчелегендәге Казан большевиклар комитеты крестьяннар арасында эшләүгә дә зур игътибар бирәләр. Партиянең III съезды карарларын кулланып, Казан комитеты крестьян комитетлары төзү буенча зур эш алып бара. Комитет авылга пропагандистлар җибәрә, фаш итә торган прокламацияләр һәм листовкалар чыгара. Нәтиҗәдә крестьяннар арасында хәрәкәт шактый көчәя. Крестьяннар арасында эшләүче пропагандистлар өчен кулланма итеп РСДРП ның Казан комитеты июнь аенда «Крестьяннар хәрәкәтенә караш турында РСДРП ның III съездында кабул ителгән резолюция»не махсус рәвештә басып чыгара. Шулай ук «Крестьян түгәрәкләре белән эшләү өчен РСДРП ның Саратов комитеты эшләгән программа» басып чыгарыла. Резолюциянең кыс- кача эчтәлеге түбәндәгечә: съезд крестьяннарның революцион комитетларын оештыруны (бу комитетлар җир хәрәкәтенә җитәкчелек итүне үз өсләренә алырга тиешләр), крестьяннарны повинностьларны һәм гомумән хөкүмәт таләпләрен үтәмәскә чакыруны, крестьяннар арасында алпавыт, казна, удел, кабинет һәм чиркәү җирләренә конфискация ясау лозунгысын пропагандалауны яклап чыга. Программа биш лекциягә бүленә. Б}' лекцияләр революцион көрәшнең һәм социализмның аслы белән таныштыралар. Аларга пособиеләр күрсәткече кушымта ителгән. Авыл акрынлап вакыйгаларны аңлый башлый. РСДРП ның Казан ко-, митеты органы «Рабочий» газетасының 3 нче номерында чыккан хәбәр моны ачык күрсәтә: «24 июльдә Казан өязендә X. янында 125 тән артык волостьтан сайланган крестьяннарның җыелышы булды. Тикшерелгән төп мәсьәләләр соңгы көннәрдәге вакыйгалар булды: шәһәр бистәләрендә кара груһларның интеллигенцияне һәм эшчеләрне кыйнавы, крестьяннар массасы арасында социаль 
карашлар пропагандалау, крестьяннарның булачак реформага һәм халык вәкиллеген оештыруга карашы. 5 оратор чыгып сөйләде. Аларның соңгы икесе, үзләренең эшләре һәм беркадәр чыгышлары ягыннан, крестьяннарга кагылышлы булмаган кешеләр иде. Фикер алышулардан күренүенчә, бу җыелыш Россиядә гомуми, туры, тигез һәм яшерен тавыш бирү тәрти* бендә сайланган бер палаталы дума кертү ягында тора. Министрлар халык вәкилләре алдында җаваплы булырга тиешләр. Крестьяннарның РСДРП га мәхәббәтләрен күрсәткән тагын берничә резолюция кабул ителде. Освобождениечеләрнең эше зарарлы дип табылды. Барлык буржуаз политик партияләр кире кагылды». Меньшевиклар эшчеләр сыйныфын һәм крестьяннарны большевиклар партиясе лозунгларыннан, патша строена каршы кораллы восстание хәзерләүдән читкә борырга төрлечә маташтылар. Ләкин Я. М. Свердлов җитәкчелегендәге Казан большевиклары мондый маташуларга кискен отпор бирделәр^ 1905 елның август азагында меньшевиклар, уңышка ирешәчәкләренә исәп тотып, университетта диспут үткәрергә теләделәр. Университетта Я. М. Свердлов һәм башка большевиклар килгәч, меньшевиклар үзләренең теләкләреннән кире кайтырга мәҗбүр булдылар. Диспут булмый калды. Казан большевиклар комитеты үзенең агитация-пропаганда эшендә төп бурыч итеп кораллы восстаниегә хәзерләнүне ала. Моны большевиклар партиясенең III съезды карарлары да таләп итәләр. Я. М. Свердлов, Казан большевиклары эшчеләр сыйныфын царизмга каршы кискен көрәшкә туплыйлар. Восстание мәсьәләсе большевикларның практик бурычы итеп куела. Казан эшчеләренең 8 (21) августта кабул ителгән большевистик резо
э- .с. ә.- № з 129 

 
 люциясе моны ачык раслый. Резолюциядә болан диелә: «1. Самодержавиене юк итү өчен кораллы восстание оештырырга кирәк дип табарга. 2. Восстание моментында восстаниече халыкка җитәкчелек итәрлек сугышчан дружиналар оештырырга кирәк дип табарга. 3. Көч булганда, казакларның, полицейскийларның, кара груһларның кыргый бандаларына һәрвакыт кораллы отпор бирергә кирәк дип табарга. 4. Тагын да уңышлырак отпор бирү өчен Россия социал-демократ эшчеләр партиясенең Казан комитетына кичекмәстән сугышчан дружиналар оештыру белән шөгыльләнергә тәкъдим итәргә. 5. Кораллануга акча җыюны көчәйтү өчен җыемнарны 1 процентка арттырырга ки? рәк дип табарга» («Рабочий» газетасы, № 3, 1905 ел). Казан большевиклары Ленин позицияләрендә нык тордылар, партиянең III съезды директиваларын үтәү өчен көрәштеләр. Монда Я. М. Свердловның агитаторлык, пропагандистлык һәм оештыручылык таланты бөтен ачыклыгы белән күренә. А1еныиевиклар масса арасында дәрәҗәләрен көннән-көн югалталар, большевистик җыелышларда күренми башлыйлар. Әнә шулай итеп меньшевикларга каршы, партия эчендәге килешүчеләргә каршы көрәштә Я. М. Свердлов чын большевистик оешма туплый. Казанда эшләгәндә Я. М. Свердлов, партия Үзәк Комитетының тапшыруы буенча, большевистик оешмаларның эшләренә юнәлеш бирү һәм аларның эшенә җитәкчелек итү өчен Нижнийга, Сормовога, Саратовка һәм Самарага бара. 1905 елның сентябрендә Яков Михайлович Үзәк Комитет тапшыруы буенча партия эшенә һәм революцион көрәшкә җитәкчелек итү өчен Уралга җибәрелә. Я. М. Свердлов Казаннан киткәннән соң большевистик «Рабочий» газетасын чыгаруны дәвам иттерү уңышсыз була. Моңа царизмның нык эзәрлекләве комачаулый. Тик өч елдан соң, 1908 елны гына Казан большевиклар комитеты, В. М. Молотов (Скрябин) җитәкчелегендә яшерен «Рабочий» газетасын чыгаруны яңарта. Ләкин ул да реакция шартларында озак чыга алмый. Тик 9 ел үткәч, 1917 елның март азагында гына Казан большевиклар оешмасы үзенең эшен торгыза, «Рабочий» газетасы большевиклар партиясе органы 
сыйфатында ачыю чыга башлый. 
{** I :Jc I Большевик юлбашчы буларак^ Я. М. Свердловның характерлы сыйфаты аның масса белән нык элемтә тотуында иде. Бу профессиональ революционер массадан беркайчан да, бер генә минутка да аерылмады. Тирән подпольеда эшләгәндә дә Яков Михайлович киң катлау эшчеләр белән иң якын элемтәләрне- саклап кала белде һәм алар арасында мәхәббәт казанды. Ленин һәм Сталин, бөтен партиябез, эшчеләр сыйныфы, барлык хезмәт ияләре Я. М. Свердловны чын күңелдән яраталар иде. Яков Михайловичның үлүе халык өчен гаять зур югалту булды. 'Моннан 30 ел элек, партиянең VIII съездында В. И. Ленин үзенең беренче сүзен Я. М. С&ердловка багышлады. Партиябезнең һәм Совет дәүләтенең күренекле оештыручысы һәм төзүчесе, куркусыз пролетар революционер Я. М. Свердловның бөек образы хезмәтчел кешелек дөньясы хәтерендә мәңге сакланыр. Ленинның һәм Сталинның бөек көрәштәше Свердловның батыр һәм гүзәл образы миллионнарча кешеләрне коммунизм тантанасы өчен көрәшкә рухландыра.