Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СӘЙФИ КУДАШ 
ЗӘҢГӘР өй Озын юлны үтеп ял итәргә Туктагандай, басып тын гына, Уртасында, сөелеп, Уфабызның Гади генә зәңгәр өй тора. J Ныклык биреп мәңге черемәслек Бүрәнәләренә бу өйнең, Гасырлар тузаны күмәлмәслек Нурлы эзе калган Ленинның. Килгән ул бу гади зәңгәр өйгә Урталыйга ярып Себерне, Кара төндә мең еллык араны Ярып төшкән йолдыз шикелле. Россияне кыскан кочагына Гасырларның кара салкынын Эретергә йөрәк учагында Китергән ул сүнмәс ялкынын- Килгән чакта, Вагон тәрәзәсеннән Карагандыр күксел Уралга, Шаулагандыр аның колагында Үткән һәм киләчәк бураннар. 
Үткәндер ул карап Пыскып яткан Ул чактагы Башкортстанны, Күргәндер ул Урал кыясында Салават эзе калган ташларны. 
Гасырларның томаны аркылы Ул килер гомергә баккандыр, Россиянең киләчәк еллары Аның күз алдында яткандыр. 
Колаклары аның ерактагы Халыкларның зарын ишеткән. Илнең җир күтәрмәс авыр моңын Кергән алып шушы ишектән. Шушы өйнең тәрәзәсе үтә Ул зур Россиягә караган. Күренгәннәр аның күзләренә Кеше гакылы җитмәс аралар. 
Бүген балкып, алтын нурлар түгей Башсовнарком торган бер чатта, Тәфкилевләр халык канын эчеп Бәйрәм иткән әле ул чакта. 
Колчак түбәсендә яшен булып Ялтыраган кылычы Чапайның Ул чагында Урал кочагында Тик руда хәлендә ята иде. 
Буйлаганда көмеш суын ишеп Агыйделнең ямьле буйларын Уйлагандыр Ленин Бүгенгедәй итеп Киләчәген Башкортстанның... Кайнар сөю алып килә бүген Ул мөкатдәс өйгә кешеләр. Килгән кеше: кайгылы үткәнне, һәм шат киләчәкне төшенә. 
Анда килгән кешенең күзләре Күрмәсә дә тере Ленинны, Тоела аңа: Ленин шушында тора, Тик җыелышка киткән шикелле. 
Дәрт алып һәм батырланып кайта Килеп күргән кеше бу өйне. Үпкәң кебек маңгаеннан Ленин һәм сөйләшеп чыккан шикелле. Еллар үтәр, Картаерлар бер көн Болытларга тигән күп өйләр. Ул турыда ак сакаллы картлар Матур итеп әкият сөйләрләр.
96 
 
 
Тик картаймый торган бу зәңгәр өй Бөек булып калыр һаман да, Ул күренер гасырлар үтәли Нуры балкып килер заманга. 
Кай заманга карый үтсәләр дә Гасырларның озын юлларын Тарихчылар бу тәбәнәк өйгә һәрвакыт үтәрләр тукталып.
 
 
 
 
МОСТАЙ КӘРИМ 
★ СТАЛИНГА
Авыл янында бер яшел тау бар, Түбәсенә куна ак болыт. Шушы тауның йөрәгеннән кайнап Чишмә чыга, тонык, саф булып, һәм ул чишмә, елгаларга кушылып, Агып китә ерак диңгезгә... Яшел тау буенда улыгыз яши, Сүз әйтергә тели ул Сезгә: 
— йөрәгемдә йөретэм Сезгә, даһи, Сүнми торган сөю ялкынын. Минем шушы керсез тойгыларым, Сөюенә кушылып халкымның, Барып җитсен иде, дим, Сезгә, Чишмә җиткән кебек диңгезгә.
 
 
 
 
РӘШИТ нигъмәти 
★ ЯМЬЛЕ АГЫЙДЕЛ БУЙЛАРЫ
 Агыйделкәй! Синең буйларыңда Ничә буын гомер кичергән, Үзең кебек тирән, үзеңдәй киң Күпме җыр бар синең исемгә! һәм һәр буын үзенең шатлыгын да, Кайгысын да сиңа җырлаган. Ул җырларны тынын да алмыйча Тыңлый торган булган Урал тау. Таш кыяңа кунып оя корган Киек аулап йөргән карчыгаң. Таулар ватып, ташлар актарганда Дан җырлаган сиңа таучылар. Агыйделкәй! Озын гомерендә Ни белмәгән, ниләр күрмәгән. Күргәннәрен аның бүгендә дә Дулкыннары сөйләп бирәләр, һаваларда эзе калмаса да Пугачевның аткан угыннан, Ул көрәшеп узган сукмакларны Табып була Идел буеннан. Агыйделкәй көткән килер көнен, Ул теләгән җәйрәп агырга, Батырларның күзләренә каран, Ул туачак гомерен сагынган. Еллар үткән... Бер чак шаулаганнар Агыйделнең зифа таулары, һәм яктырып киткән шунда аның Дулкын каккан текә ярлары. Гудок тавышын ярлар яңгыратканнар, Поезд килеп кергән күпергә, Агачларны назлап, үрелгәннәр Паровоздан чыккан төтеннәр. Идел аша Ленин үтеп киткән, Ул тәрәзәдән карап барганда Аккаеннар, карт имәннәр иелеп, Шул тәрәзәгә карап калганнар. Еллар үтә. Фруңзе Уралга Ал йолдызлы байрак, китерә. Чапай батыр уза ул байракны Җилфердәтеп җилләр иркенә. Халык сөйли бер легенда Чапай турында, Әйткән ди ул туктап шунда Идел ярында:


 
 
 
Җилкәсен төеп! Шул көн булды ямьле Агыйделгә Башлануы яңа гомернең. Май аедай тагын чәчәк атты Шушы елның кайнар июне! Соңгы туп тавышы ишетелде, Бик ерактан, Урал ягыннан. Ишетелеп тынган тавышсыман, Кайтмас өчен китте кайгылар. Яңа яфрак ярды карт тирәкләр, Яңа җыр җырлады каеннар. Язгы ташкынсыман, киң җәелеп, Шатлык керде һәрбер авылга. Ямьле Агыйделне яңгыратып, Яңа җыр җырлады кешеләр: — «Буйлый алмас дошман Агый- делне^ Агыйделдән атын эчермәс!» 
ХӘНИФ КӘРИМ 
ТУГАНЛЫК ТУРЫНДА УЙЛАР
 Мин — Зур семья кешесе. Күп минем туганнарым. Бәлки белеп тә бетмәм Капларда торганнарын. Алар яши һәр җирдә: Мәскәүдә һәм авылда, Күз җитмәслек далада һәм чал Кавказ тавында... Күп минем туганнарым Еракта да, якында: Полесье урманында, Гүзәл Волга ярында; Зәнгәр Байкал читендә, Карлы Карпат артында... Алар — дан /кешеләре — Бер үк байрак астында. Алар хезмәт остасы: Корыч, бакыр коялар, Җәйрәп яткан кырларда Алын орлык җыялар; Мец-мец еллы катламнан Табып нефть фонтанын, Хезмәттә дә, фәндә дә Күтәрәләр ил данын. Күрәм мин алар эшен Илнең һәр почмагында. Зур бәхет уты яна һәр берсе учагында. Сөйли алар күп телдә, — Тик 
уйлар бер, бер теләк. Сүзләр башка булса да, Бер төрле тибә йөрәк. Күп минем туганнарым. Өлкәне — рус туганым. Көрәш юлын үткәндә, Җанга юлдаш булганым. Өлкәне —: шул туганым: Кем зур бәхет хакына Җыйды барлык кардәшен Көчле канат астына. Җыйды барлык кардәшен: Белорусын, казагын... Яшәсен, дип иректә, Белми Коллык газабын. Рус белән кул бирешеп, Зур теләккә ирешеп, Үтеп таулар таш сыртын. Сукмактан олы юлга Чыкты туган башкортым. Шаулап, ташып ага да, Волгага коя сулар, — Ерактан башланса да, Кушылды безнең юллар.
 
7 »С. Ә.« № 2
«... Ленин-Сталин җибәрде Мине бу якка. Азатлык алып киләм мин Эшчән халыкка. Китерәм сезгә, туганнар, Ленин акылын. Китерәм бәхет, Агыйделкәй, Юл бир, акыллым!» Аерылган Идел икегә Төбен күрсәтеп, Төбендә, йолдызлар сыман, Вак таш түшәүле. Чапай күк аты өстендә Шул юлдан чапкан. Полклар һәм дивизионнар Ияргән арттан. Кергәннәр Уфа-шәһәргә, Ал байрак чөеп.. Куганнар Колчак гаскәрен, 
97 

98 
 
 
 
БАЯЗИТ БИКБАЙ СОЛДАТ Өйгә кайтып килә солдат, Индә шинеле, Әйтерсең, күрә тәүге кат Ул туган илне: Бөтен нәрсәгә сокланып, Туймастай карый, Бодай башакларын уып, Бөртеген саный. Чамалый һәр чүмәләне, Ничәсе бер йөк? Уйлый: «Эшләр бик күп әле Урактан элек.» Болытлар агыла күктә, Чырылдый тургай, Туган илдә искән җил дә Тоела җырдай! Күкрәген киереп тын ала, Иркен сулышы, Ул шул кырларда суларга Дүрт ел сугышты. Әнә кызлар җыя печән Чишмә буенда, ★ КАЙТКАНДА Сусамара да, су эчә Кызлар кулыннан. Ул күпме җирләр үтмәде Соңгы ике ел, Күпме кешеләр күрмәде, Үтеп җиде ил?! Юк матур ил безнең илдән Бер генә җирдә, Юк матур кыз безнекеннән. Бер генә илдә! Шушы җир, шушы -су өчен ■Керде ул утка, Аямады җанын, көчен, Туңды суыкта!.. Өйгә кайтып килә солдат, Иңдә шинеле, Әйтерсең, күрә тәүге кат Ул туган җирне. Бөтен нәрсә матур аңа, Өр яңа төсле... Әйе, ил яңадан туган һәм кеше үсте!
 
 
ТИМЕР АРСЛАН ★ яз килә Тамчы тама, сулар ага Чана эзенә тулып, Яз килә, тыныч язларның / Дүртенче язы булып. Без, дүрт яз элек сугышлы Кырларны үтә идек, Туачак тыныч язларны Сагынып көтә идек. Яз килә тиңсез бәхетләр Бүләкләп күңелләргә, Ул шигырь булсын шагыйрьгә һәм шагыйрь түгелләргә. Кар суы шаулый, чуак яз Җирне балкытып килә, Ул килә байлык аңкытып, Шатлык аңкытып килә. Басулар, кырлар өстенә 1артыйк без илнең көчен, /з килә безнең гомерне Яз кебек итәр эчен.
Бергә булдык төзүдә, Җиңдек каты сугышта, Тик аның белән барып, Большевикча юл ярып, Без бәхетле язмышта. Әйдә, өрсен абалап Төрле Трумэн этләре... 
Тарих адымын өзәргә Җитмәс сатлык көчләре! 
Чөнки күп туганнарым, Язмыш өчен мин тыныч: Туганлык көче барда Дошман түгел куркыныч. 


 
 Яз җиргә төшкән бөртек көз Мең бөртек булып артсын, Колхозда хезмәт көннәре Сигезәр кило тартсын. Яз килә шаулап, дулкынлап, 
Илнең туклыгы булып, Гомернең шатлыгы булып, Чикнең ныклыгы булып.
 
 
КАДЫЙР ДАЯН 
АЛЕКСАНДР МАТРОСОВ Ил батыры — данлы яшь Матросов Утдавылга каршы атлады. Үлем утларының оясын ул Үз йөрәге белән каплады. Аны шулай кыю җанлы итеп, .Туган иле сөеп үстерде. Туган илгә кайнар мәхәббәте Аңа шундый олы көч бирде. Солдат даны булып, балкып тора Утны җиңгән батыр яшь егет. Ул дан сүнмәс еллар катламында, Мәңге яңгырар үлмәс җыр кебек.
 
 
 
Г. РАМАЗАНОВ 
ТЕЛӘК Ак сулы Агы идел җай ага^ Кушыла күк сулы Камага, Дулкыннар серләшсәсөйләшсә, Йөрәк тә дәрт ала, ял ала. 
Әнә шул дулкыннар шикелле Тойгылар талпынды-җилкенде, Анабыз — Иделне мин күрдем, — Агыйдел сәламен китердем. 
Башларын иделәр таллыклар, Ярларда болганды яулыклар — Китердем даладан — таулыктан Мин сәлам тугандаш халыкка. 
Телим мин җырыма кушарга Халкымның теләген дусларга: Мул уңыш китерсен гектарлар, Зур план тиз тулсын цехларда. Хезмәттә йөрәкләр ярсысын, Тормышлар мул булсын, шат булсын: Батырлар күкрәген бизәкләп Алтыннан йолдызлар яктырсын. Зур үссен зуратлар кырларда, Ил даны яңгырасын җырларда, — Иделдә яшәгән туганга Мин теләк китердем Уралдан.