Логотип Казан Утлары
Повесть

ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР


Повесть ' 32 Казаннан биреп җибәрелгән адреслар буенча йөреп кайтырга булды Якуб: кирәкле кешеләрне күреп, эшне башлап җибәрергә вакыт иде инде. Шәрифҗан аны ат белән озатып куймакчы булды, һәм менә бер көнне алар, Шәрифҗанның көлтә арбасына утырдылар да, иртә .белән басу капкасыннан чыгып киттеләр. Кояш яңа калыккан гына иде әле. Солы тәлгәшләрендәге чык тамчылары кояшка каршы ялт-йолт итеп торалар иде. — Шәрифҗан, карале томанны: елга кебек ага бит, — дип, Якуб нңкү җир буенча сузылган ак томанга күрсәтте. Зәп-зәңгәр булып чәчәктә утыра торган җитен җирен уза башладылар. — Кайчан өлгерә инде бу? — дип куйды Якуб. — Көз әйбәт килсә, рәхәтләнеп өлгерә ул әле, — диде Шәрифҗан һәм, атын дилбегә белән кызулап, уракка баручы хатын-кызларны куып җитте. — Иртәләгәнсез, түтиләр! ’ Хатыннар, бер якка авышып, атлыга юл бирделәр. — Җиребез бик ерак! Шуңа иртә кузгалдык, — диде берсе. Ак җәймәле кечкенә арба тарткан бер яшь хатын, авызын яулык чите белән каплап, — Әллә Якуб абзыйны прахутка озатасыңмы? — дип сорады. Шәрифҗан, аңа җавап бирде дә, атына сугып, уракчы хатыннарны узып китте. — Сабан урагына да төштеләр, — дип куйды Шәрифҗан. —- Сабан урагы дигәннән, онытканчы әйтеп куныйм әле, — диде Якуб, — Фатыйманың көлтәсен апкайтып бирерсең инде, Шәрифҗан, ярыпмы? — Апкайтырбыз. Күп булса ике арбалык көлтәсе бардыр... — Шуннан артмис та. —- Исән булсак, кырда калдырмабыз. — Мәшәкатең күбәйде синең хәзер, — диде Якуб, — үз көлтәң, аның көлтәсе, ындыр эшләрең бар. Совет та синең җилкәдә калды. Аннары отряд оештырасың да бар әле. — Отряд оешкан. — Оешкан да өйрәтелмәгән. — Сабан урагы беткәч инде.  
                     * Дәвамы. Башы 1, 2 саннарда. 
48 
 
— Бик сузма: эш арасында булса да өйрәт. — Якуб абый, — диде Шәрифҗан кинәт Якубка таба борылып,— дөресен генә әйткәндә, аңлап җитмим әле мпн: кечкенә генә отряд белән ни эш кырмакчы булабыз әле без? — Зуррагын оештыр. — Зурсы белән дә... Бер авылда булып та, икенче авылда булмагач... — Ничек булмагач?.. Әллә син бүтән авылларда йоклап яталар дип беләсеңме? Юк, барлык җирдә дә оеша хәзер халык! Тегендә — дружина, монда — отряд, — күбәйделәр алар хәзер. Халык коралга ашкына. Җир аласы килә, власть аласы килә халыкның. Баштарак ул Вакытлы хөкүмәтнең вәгъдәләренә ышанып йөргән иде. Менә бирмәсләрме, менә бирмәсләрме дип... Крестьян җир өмет итеп торганда, Вакытлы хөкүмәт: мә сиңа карательный отряд, мә сиңа төрмә! Яудыра башлады крестьянның башына... Фронтта үлем җәзасы керттеләр, ә кичә газетада укыдым: буржуазия тылда да үлем җәзасы кертүне таләп итә. Дәүләт киңәшмәсендә генерал Корнилов сөйли: үлем җәзасы кирәк, ди; каты власть кирәк, ди; хәрби диктатура кирәк, ди. Шунсыз революция һәлак булачак, ди. Сизәсеңме, эшне кая таба өстерәүләрен? Революцияне буып ташламакчы булалар. Хәзер эш болай тора: я революция үсәр, киңәер, — ул вакыт җир дә булыр, власть та булыр; яисә революциянең бугазыннан алырлар, — ул вакыт җир дә эләкмәс, власть та эләкмәс. Корнилов кебек бер генерал диктатор булып алыр да, уңга-сулга кисә башлар! Шуңа күрә большевиклар партиясе әйтә дә бит: сак булыгыз, кара көчләр революциягә каршы заговор коралар, ди. Әгәр шушындый вакытта безнең үз отрядларыбыз булмаса, үз армиябез булмаса, коры кул белән ничек генералларга каршы торырбыз? — Үзара түбәләшү булыр дип уйлыйсыңмы, Якуб абый? — Әйтүе кыен... һәрхәлдә эшчеләр сыйныфы революцияне буга»зларга юл куймас. — Крестьян күп нәрсәне аңламый бит ул әле, Якуб абый. — Аңлату — безнең бурыч. Крестьян хәзер бернәрсәне ачык белергә тиеш: Керенский да, Корнилов та аңа җир бирмәячәк, җирне крестьян эшче сыйныф кулыннан алачак. Кояш шактый кыздыра башлады. Якуб күн тужуркасының төймәләрен ычкындырды. Шәрифҗан, дилбегәсен куеп, шинелен салып ташлады һәм, арбадан төшеп, борчак җиренә йөгерде. — Малайлар кебек, борчак ашап барыйк әле, — диде ул, бер- кочак саргая башлаган борчак саламын арба төбенә ташлап. — Ашап кара, Якуб абый. Ләкин борчак каты һәм тәмсез иде. — Картайган, — диде Якуб. Тау менә башладылар. Атка авыр итмәс өчен, икесе дә арбадан төштеләр. — Шәрифҗан, — диде Якуб, — әлләни ерак калмады, мин хәзер тәпи- тәпи дә барып җитәрмен, бар син кайт. Ләкин Шәрифҗанның үз йомышлары да бар- икән: әнкәсе кибеттән бераз чәй апкайтырга кушкан икән. — Хәзер кибетләрдә чәй-шикәр саталармы соң? — дип сорады Януб. — Таныш кибетчем бар минем, ул табып бирер әле. Тауга менеп җиткәч, мәһабәт булып Идел күренде; тагын бераз баргач тау итәгендә җәелеп яткан авылның ак чиркәве, яшел түбәле йортлары күренә башлады. Зур һәм бай авыл иде бу. Аның пристаньнарына дүрт елганың пароходлары туктый иде. м Басу капкасыннан килеп керделәр дә, тузанлы урам буйлап, Иделгә таба төшеп киттеләр. Тимер койма белән уран алынган зур чиркәү артта калды. Пристаньнарга якынаярак, урамга таш җәелгән иде. Арба дөбер-дөбер ташлар өстеннән, бара башлагач, Якуб Шәрифҗанга әйтте:


 
— Туктат әле, миң шушында төшеп калам. —- Ничә көннән кайтасың, Якуб абый? — Белмим. Монда минем эшем күп булачак. — Авылны бөтенләй онытып ташлама инде. — Борчылма: синең «армияңә» смотр ясарга кайтып өлгерермен әле мин. Я„ сау бул. —- Исән бул, Якуб абый, — дип, Шәрифҗан дилбегәсен кулына алды. — Әйдә, бия, без кибетләр янына төшеп меник. Шәрифҗан үз юлы белән, Якуб үз юлы белән китте. Күн тужуркасы кулында, изүләре ычкындырылган, итекләренә тузан кунган иде Якубның. Казлар белән тулы күл яныннан үтеп, көпчәкләр аунап яткан тимерче алачыгы яныннан үтеп, Якуб икенче урамга килеп чыкты: таш җәелмәгән тын, яшел, озын урам иде ул. Шушы урам Якубны Идел буена таба алып төшеп китте. Идел өсте шом-шома иде; анда-санда көймәләр күренәләр; печән төягән зур паром теге яктан бу якка чыгып килә иде. Озын, текә баскыч белән яр буена төште дә Якуб, бризент ябылган капчыклар тавы яныннан борылып, дебаркадерның киң басмасына килеп керде. Шундыйшундый кешене каян табарга? дип сорашты. Дебаркадерның өске катына менергә куштылар: ул шунда дежурный диспетчер бүлмәсендә булыр, диделәр. Бераз эзләгәч, тапты Якуб. Шакыды. Керде-. Кара кителенең буш җиңен кесәсенә тыккан, караңгырак чырайлы, матрос кыяфәтле бер яшь кеше телефон трубкасына нәрсәдер кычкыра иде. Ул инде сөйләшеп бетергән иде булса кирәк, чөнки Якуб ишектән килеп кергәч, трубкамы элде дә, бик үк ягымлы булмаган тавыш белән: — Сезгә кем кирәк? — дип сорады. — Серебряков Петр * Иванович кирәк иде миңа. — Мин Серебряков. Якуб, кесәсеннән ниндидер кәгазь чыгарып, аны Серебряковка сузды. — Казанда миңа сезнең адресны биргән иделәр, — диде ул. Серебряков, кәгазьләрне караштырды, да, ничектер яктырып китеп, Якубка урын күрсәтте: —- Утырыгыз, нишләп басып торасыз! Кара-каршы утырып, сөйләшергә тотындылар. Башта күренгәнчә, караңгы чырайлы кеше булып чыкмады Серебряков. Бик тиз җанланып китте һәм бик теләп сөйләште. Кара диңгез флотында бомбардир булып хезмәт иткән икән. Партиягә дә шунда кергән. Кулын да шунда өздергән. Быел гына кайткан. Хәзер «Волга» пароходствосында диспетчер ярдәмчесе булып эшли. Бүген кичке алтыга хәтле дежурный. —• Шуннан соң мин буш, — диде ул. Ләкин Якубның эш турында сөйләшүне алтыдан соңга хәтле кичектерәсе килмәде. — Алайса хәзер үк башлыйк, — диде Серебряков. һәм Якуб үзенең нинди максат белән килгәнлеген әйтеп, пароход- стводагы хәлләрне сорашырга тотынды: большевиклар күпме, оешканнармы әллә таркау яшиләрме, пароход командалары апасында агитация алып барыламы, Вакытлы хөкүмәткә ничек карыйлар, моментны аңлыйлармы? Бер-бер артлы бирелгән бу сорауларга җавап алып бетергәч, Якуб тагын: — Ә күрше кирпеч заводындагы большевиклар белән бәйләнешегез бармы? — дип сорады. Бертөрле дә бәйләнеш булмавын белгәч, бик гаҗәпләнде: ничек инде ул алай, Иван Петрович? Алар сезгә булыша алмаса, сез аларга булыша алыр идегез. Ничек дисезме? Мәсәлән, агитаторлар белән. Сездә халык үткенрәк, кыюрак, белемлерәк. Волгарь булсагыз соң!.. Волгарь 1- .С, Ә." № з 49 

50 
 
коры жир кешесе белән сөйләшә алмыймыни? Җитди караш түгел! Бу фикерегездән тизрәк кайтыгыз! Пароходларда агитаторлар бар дисез? Яхшы! Алар белән кем дә булса җитәкчелек итәме? Берәү дә итми. Үз белдекләре белән генә эшлиләр. Бәлки, алар бөтенләй эшләмиләрдер? Эшлиләр? Тикшерәсез? Отчетларын да тыңлаганыгыз бар? Ансы яхшы. Нинди пароходларда коммунистлар күбрәк? Пассажирларда? Бүген берәр пассажирский моннан үтәчәкме? Үтәчәк! Андагы большевиклар белән мине таныштырырсыз. Озакмы тора? Ике сәгать? Бик җиткән. Телефон шалтырады. Серебряков, трубканы алып, колагына кысты: — 265 нчеме? Тоз белән. Әйе, кайтып килә. Бүген уникедә Симбир- скины узды. Әйе. Ике тәүлексез килеп җитмәс. Серебряков, трубканы куйды да, өзелгән сүзне дәвам иткән кебек, — Вакыйгалар артыннан һич өлгереп булмый, — диде. — Буржуазия газеталары ялганлыйлар. Үзебезнең газеталарны кулга төшерүе кыен. Ишеттегезме әле: безнекеләр Риганы биргәннәр. — Риганы?! — Әйе. Немец Петроград өстенә килә, ди. Ничек уйлыйсыз, Якуб Саттарич: революцияне интервентлар штыгы белән үтерү өчен, буржуазия Петроградны немецка биреп куймасмы? — Эш шуңа таба бара, — диде Якуб, — Петроградтагы революцион полкларны фронтка озаталар. Фронттагы офицерларны төрле сылтаулар белән Петроградка кайтаралар. Әле кичә укыдым: ниндидер бер яңа минометны өйрәнү өчен дигән булып, ике мең офицерны фронттан Петроградка китерткәннәр. — Ике мең! — Әйе. — Газеталарның: генеральский заговор дигәннәре дөрескә чыга ахры? — Бик ихтимал. Озын итеп пароход сызгырды. Серебряков, алдындагы графикка карап. — Камадан килә, — диде. — Өч сәгатьтән Волганыкы да килеп җитәчәк. Анда безнекеләрдән биш кеше бар. Тагын телефон шалтырады. Серебряков, җавап кайтарып, трубканы элеп өлгермәде, тагын һәм тагын шалтыраттылар. — Хәзер төшәм, — дип, Серебряков фуражкасын кия башлады. — Якуб Саттарич, мин бер генә минутка... Якуб, урындыгыннан торып, ачык тәрәзә каршына барды. Зур, ак пароход, яны белән борылып, пристаньга таба килә иде. Якубның күз- ләренә кызыл путалы кара морҗа, мостикка чыгып баскан юан капитан, палубада йөрүче ак эшләпәле, ак күлмәкле хатын-кызлар чалынып калдылар. Пароходтан аткан чалканың чукмарлы башы пристань стенасына шалт итеп бәрелде; бил тиңентен ялангач кеше, йөгереп килеп, чалканы тотып алды; мостиктан: «Трави кормовую!» дип кычкырдылар; пароход көтеп торучылар арасында ыгы-зыгы башланды: кешеләр капчыкларын, сандыкларын, корзиналарын күтәрделәр. Ул арада пароход туктады; трапны куйдылар, билет тикшереп торучы матрос: «Юл бир!» дип кычкырды; халык өерелеп пароходтан чыга башлады. Якуб, тәрәзә яныннан китеп: «Бүген кирпеч заводына өлгереп булмас ахыры», — дип уйлап алды. Фуражкасын кулына тоткан килеш Серебряков килеп керде. -— Эссе! Фуражкасын элеп куйды; яулык белән маңгаен, битен, муенын сөртте; урындыгына утырды.  
51 
 
— Пароход кына китсен дә ашап керербез,—диде ул. Тагын агитаторлар турында сөйләшә башладылар. Серебряковның әйтүенчә, алар арасында бик әйбәт егетләр бар иде. — Хәзер бөтен агитация эшен меньшевиклар белән эсерларны фаш итүгә корырга кирәк, — диде Якуб. —• Шуңа корылган да. — Материаллар каян аласыз? — Егетләр Самарадан, Казаннан алып кайталар. Казанга таба китүчеләргә кичә тагын әйтеп җибәрдем: комитетка кереп, партиянең VI съезды турында материаллар алып кайтырга тиешләр. Якуб корал турында сүз кузгатты: — Ничек, бармы сездә? — Егетләр һәммәсе дә коралланган. — Ул турыда әйтмим: запас бармы дим? — Запас та бар. — Ансы яхшы. Пароход, өчне сызгыртты да, китеп тә барды. Волганыкы килгәнче тамак ялгап алмакчы булдылар. Бүлмә ишеген бикләп, яр буена чыктылар. Сөт сатучы, йомырка, куырылган балык, үпкә-бавыр сатучы хатын- кызлар Якубка, Серебряковка үзләренең товарларын тәкъдим иттеләр. Бер кыз хәтта Серебряковның исеме белән үк эндәште: — Иван Петрович, җаным, миннән ал! — Алма шул татлы телдән, — дип кычкырды икенче кыз, — кил үз яныма: менә дигән майлысын сайлап алырсың! Серебряков, елмаеп, беренче кызның каршысына килеп басты. Бер сары балыкны койрыгыннан күтәреп, һавада әйләндергәләп торды. — Якуб Саттарич, әллә алабызмы? Балыгы бик әйбәт. Якуб инде узып киткән иде. — Мин столовойга керү ягында, — дип кычкырды ул. — Ишеттеңме минем иптәш нәрсә әйтә, — диде Серебряков, кызның елмаюлы күзләренә карап, — ачуланма инде, иртәгә берьюлы икене алырмын, яме? Серебряковның бу сүзләрен ишеткән кызлар көлешә башладылар. — Җаным дип тә караган иде, барыбер алмады. — Әрәм китте «җанымы»! , — Иртәгә алам диде ич! Әлеге кыз, кып-кызыл булып, Серебряковка нәрсәдер әйтте. Серебряков җавап кайтарды. Кызлар тагын көлештеләр. Серебряков йөгереп килеп җиткәч, Якуб сорады: — Таныш кызлармыни? — Таныш булмаска, көн буе шушында кайнашалар бит, — диде Серебряков. Алар ашап бетерергә дә өлгермәделәр, пароход килеп тә җитте: аның калын, күңелле авазы, тауларга бәрелеп, кайта-кайта яңгырады. — Иртәләде бу бүген, — дип куйды Серебряков. — Бәлки, бүтән пароходтыр? — Юк, аның тавышы. Ләкин ашыкмагыз: өлгерәбез әле. Столовойдагы кешеләр кабаланып чыга башладылар. — Ике сәгать тора ул әле монда, — диде Серебряков. Ашап бетергәч, пароходка төштеләр. Серебряков Якубны кешеләр белән таныштырды. Сөйләшергә тотындылар. Узышлый Казанга кереп чыкканнар икән. Газеталар һәм бүтән, материаллар алып кайтып киләләр. Якуб Казан хәлләрен сораштыра башлады: — Ничек анда эшләр? «Рабочий» редакциясендә булмадыгызмы? — «Рабочий»ны яптырганнар. — Яптырганнар?!
52 
 
— Әйе. Эшчеләр протест митинглары оештыралар. Шәһәр депутатлар Советына делегация җибәргәннәр. __  Меньшевиклар менә кая барып җиттеләр: эшчеләрнең газеталарын яптыралар, — диде Якуб. __  Ул гынамы әле! Вакытлы хөкүмәтнең үлем җәзасы турындагы хурлыклы приказын мактап, Совет зур резолюция чыгарган. — Позор! — Нигә туздырмыйлар андый Советны? — Казанда офицерлар хәрби ячейкаларга оешалар. Максатлары: илдә чикләнмәгән диктатура урнаштыру, революцияне сыту, большевикларны туздыру... — Контрреволюция котыра! — диде Якуб. Яна хәбәрләр күп иде. Бик озак сөйләшеп утырды Якуб. Пароход өченчене сызгырткач кына, саубуллашып, пристаньга чыкты. Күктә беренче йолдызлар кабынган иде инде. Серебряковны Якуб диспетчер бүлмәсеннән тапты. Ул инде дежурлыгын тапшырган, ләкин, кайтып китмичә, Якубны көтеп утыра иде. Ишектә Якуб күренүгә урыныннан торды, һәм алар бүлмәдән чыгып киттеләр. — Я ничек: ошадымы безнең егетләр? — дип сорады Серебряков. — Егетләр менә дигән! Әгәр ул егетләрне, — диде Якуб, Серебряков белән янәшә атлый-атлый, — үз белдекләре белән эшләүдән тыеп, дисциплиналы оешма ихтыярына буйсындырсаң, кушып эшләтсәң, җитәкчелек итсәң, гаҗәп яхшы работниклар булырлар иде. Хәзергә алар таркау, контрольсез, җитәкчесез! Кыскасы... һәм Якуб оешканлыкның әһәмияте турында, унбиш-егерме таркау кешегә караганда, дүрт-биш оешкан кешенең көчлерәк булуы турында әйтте. 
Алар, шулай сөйләшә-сөйләшә, байтак йөрделәр. _ Төнне Якуб Серебряковның кысан каютасында үткәрде. Бик эссе булды: рәтләп йоклый алмады ул. Таң белән торып, яр буена чыкты. Су өсте тып-тын һәм, көзге кебек, тип-тигез иде. Томанлы болыннар артыннан яңа гына калкып килә торган зур кызыл шарның беренче нурлары тау башындагы түгәрәк керосин бакларын, чиркәү тәреләрен, пароход мачталарын кып-кызыл иткән иде. Табигатьнең иртәнге сафлыгына, матурлыгына сокланып, Якуб бик озак басып торды. Аннары әкрен генә каршыдагы ак тау итәгенә таба атлый башлады ул. Кайчандыр Галиулла белән шул тау астында су коенганнар иде алар. Юан җепләр, чылбырлар, сынык якорьлар яныннан үтеп, Якуб су буена килеп җитте. Зур кара таш өстенә утырды, чишенә’ башлады, һава салкынча булса да, су бик җылы иде. Колач салып Якуб җиңел генә йөзеп кереп китте. Бераз кергәч, суга чалкан төшеп кулларын баш астына тыкты да, терсәкләрен калкытып, һичбер хәрәкәтсез ята башлады. Өстеннән акчарлак үтеп китте. Керосин баклары әкренләп уңга авыштылар. «Каты агыза икән»,— дип уйлады Якуб һәм тиз-тиз йөзә башлады: хәзер инде ул ярга таба— каршыдагы ак тауга карап йөзә Чыгып, таш өстенә утырды; ашыкмый гына киенде; сыңар аягында сикереп, колагына кергән суны чыгарды; шуннан соң гына ' кайтырга чыкты: адымнары җитез, күңеле күтәренке, уйлары якты иде аның, ләп L4JvrtarbIHHvP ИИДе килеР тә ^ИТ1Кәниәр: иртәнге пароходны көтәләр. Якуб, бер кисәк пирог, бер күкшин сөт алып, яр буена ашарга
— Мин иртәгә кирпеч заводына барам, — диде ул: — андагы иптәшләрне дә, сезнекеләрне дә бер үзәккә буйсындырырга кирәк булыр. Шушы үзәк — заводтагы эшне дә оештырыр, авылга да кешеләр җибәрер, өяз комитеты белән дә бәйләнеш тотар, Казан белән дә..; Барлык җепләр аның кулына җыелыр. 
53 
 
утырды. Тамакны туйдырып, күкшинны илтеп биргәч, Серебряковны уятырга дип, пристаньга кереп китте. Ләкин Серебряковны уятырга туры килмәде: ул инде торып, сыңар кул белән битен юып йөри иде. — Я, Иван- Петрович, — диде Якуб, чөйдәге тужуркасын алып, — сау булып тор: мин кирпеч заводына киттем. —- Туктагыз инде: Столовой ачылсын, ашап-эчеп китәрсез, i — Мин сөт ашадым. — Сөт ашмыни ул! Столовойда балык куыртырбыз. — Мин заводтан борылып кайткач инде. Кайтышлый мин монда сугылырмын: бергәләп уйлашасы нәрсәләр бар. Якуб китте. Идел ярыннан башланып, кырдагы җил тегермәннәренә кадәр сузыла торган озын урам белән менә башлады ул. һава салкынча. Баруы рәхәт, җиңел! Бакчалардан алма исе аңкый. Морҗалардан иртәнге төтен чыга. Кемнеңдер ишек алдында кое сиерт- мәсе шыгырдый. Авылны чыгып, ындыр артлары белән- китте Якуб. Уңда Идел күренә башлады; аның аргы ягында болыннар, печән кибәннәре, күлләр, авыллар күренәләр иде. Сулда — солы чүмәләләре, урылмаган тары, кара бодай җирләре, ә каршыда кирпеч заводының озын кызыл морҗасы күренә иде. Якуб, әле Идел өстенә, әле киң кырларга, әле озын, кызыл морҗага карый-карый, әкрен генә атлады. 33 
Сабан урагы бетеп тә җитмәде, авылга алма байлары килә башлады- Кулларын артка куеп, алар бакчадан бакчага йөрделәр. Ике иякле, ал битле юан бер татар алмачысы Фатыйманың бакчасын бик яратты. Гадәттә алма байлары, хуҗаның бакчасын яманлап, алмасын аз итеп күрсәтеп, ярты бәясенә алырга тырышалар. Бакчамыни бу, — диләр алар, — вагы-төяге белән фәлән пот алма чыгар, аның да яртысы кортлы булыр. Аннары әле аны бүген үк өзеп тә булмый: ул бит әле ямь-яшел! Өлгергәнче аның калган яртысы да кортлап бетәчәк! Катырак җил чыкса, коелып ике көндә тирескә әйләнәчәк бит ул. Шуңа күрә, биргән бәянең кадерен белеп, тизрәк сатып кал, юкса... Алма бае гадәттә әнә шулай ди. Фатыйманың бакчасын алма бае да яманлый алмады. «Бакчаң ярыйсы», диде ул. Аңлаган кеше өчен, бу зур мактау иде. Чынлап та, ботакларны сарып алган-кып-кызыл алмалар арасыннан яфрак та күренми иде. Яшь ботаклар, алма авырлыгы астында, җиргә кадәр сыгылып төшкәннәр иде. Шуңа күрә күрше-колан да, узган-барган чакта, ихтыярсыз тукталып, — Тфү-тфү, бер үк күз генә тимәсен, котырып уңган бу, Фатыйма җаным, котырып... — диләр иде. Бай яхшы гына бәя бирде. Ләкин Фатыйма өзеп җавап кайтарырга ашыкмады. -Туган-тумачаларым белән киңәш итим әле, шуннан соң...— диде ул. Алмачы шундук бәяне арттырды. Фатыйма шул ук җавапны кайтарды. Эш киңәшмиңәш итүдә түгел иде, әлбәттә. Бәя турында инде ул күптән киңәшләшеп, фәлән кадәр сорармын, фәлән кадәр бирсәләр, риза булырмын дип, бер бәягә күңел беркетеп куйган иде. Эш башкада иде. Малик, алмагачлар әле чәчәктә утырган чакта ук, килеп: «Бакчаңны ятларга сатмассың, бәясе кеше бәясе булыр» дип әйтеп киткән иде. Аның әйтеп китүенә дә әллә ни исе китмәс иде Фатыйманың. Ләкин Маликка бурычлы иде ул. Алмаларны әллә кемгә сатып җибәрсәң, үпкәләве мөмкин иде аның- Берәр йомышың чыкса, яхшымы-яманмы, тагын шул Маликка йөгерергә туры киләчәк бит. Ачу килгән чакта
54 
 
кесәдән йодрык күрсәтү ансат булса да, Маликны үпкәләтү ярамый иде, әлбәттә. Шуның өчен Фатыйма башта аңа әйттереп карарга булды. Хәлим көтүдән кайтуга, аны Маликка йөгертте. «Алма байлары бик йөдәтәләр, /Малик абзыйның алырга нияте булса, килеп карап китсен», дип әйтергә кушты. Икенче көнне иртә белән Малик килеп чыкты һәм, туп-туры бакчага узып, кайтышлый гына өйгә сугылды. Ул алырга риза иде. «Алмачы бәясен бпрмәсә, сатмыйм. Алай бик таларга тормасын әле,» дип уйлады Фатыйма. — Без өзеп сөйләшик инде, Малик абзый, — диде ул, авызын алъяпкыч кырые белән каплап. — Кичә миңа алма бае фәлән хәтле биреп киткән иде. — Миннән дә шул бәя булыр, — диде Малик,—ләкин Галиулланың бирәселәрен шул акчадан тотып калырмын. «Әйдә, кадалып кит, тотсаң тотарсың инде», — дип уйлады Фатыйма, чөнки ул алма бае биргән бәядән шактый арттырып сораган иде. Фатыйма, тагын да бераз кысарга тырышып, — Әч төбен, Галиулла өлеше итеп, үзебезгә калдырам, — диде. Малик моңа да күнде. Ул’болай уйлый иде: «Бу хәерчедән ул бурычны бүтәнчә әллә алып була, әллә юк. Әйдә бераз кыйммәтрәк биргәнмен икән, кайчан да булса бер кайтыр әле.» Фатыйма, яхшы бәягә сата алуына сөенеп, тәмле телләнеп китте: янәсе, бакчасын Маликка сату өчен ул бик шат. Алма байлары бик сырпаланып йөрсәләр дә, аларга сатарга теләмәде ул. Үз авылыңнын бае алам дип торганда, нишләп җиде ятка сатып торырга? Аннары бит Маликның яхшылыгы да һәрвакыт тиеп тора. Берни булса, аның бусагасына барып егыласың. Алма байлары, бәлки, кыйбатрак та биргән булырлар иде дә, эш бит кыйбатрак сатуда түгел, ә үз кешеңә сатуда... Шулай диде Фатыйма һәм инде самоварга да барып тотынган иде, ләкин ул арада Малик урыныннан торды. .4 — Задатка акчасына кич белән улыңны җибәрерсең,—диде ул һәм .чыгып та китте. Фатыйма башта бик сөенсә дә, бераз торгач борчыла башлады: нигә дип ?4алик шул хәтле тиз күнде икән? Әллә Фатыйма бакчаны бик арзан ычкындырдымы икән? Мөгаен, шулайдыр. Алма бәяләре күтәрелеп киткәндер. Ә ул, юләр хатын, кыйбат саттым дип сөенеп йөргән була тагын. Алдарсың, бар, Малик карунны! Кайгысын сөйләр өчен, шундук күршеләренә йөгереп кереп китте. Борылып чыкканда ул инде тынычланган иде: аллага шөкер, алданмаган икән әле. Кояш баеп, ике кызыл болыт авыл өстендә янып торган чакта, Хәлим кайтып керде: чыбыркысын атып бәрде дә, читән аркылы сикереп, бакчага төште. Кичке бакча тәмле алма исе белән тулган иде. Малай, киерелеп сулап, дымлы үлән өстенә тәгәрәде: рәхәт тә соң! Көн буе укралы бозаулар куып, эт булып арганнан соң, алмагач астында чайрап ятудан да рәхәт нәрсә юктыр! Кып-кызыл алмалар җиргә тияр-тимәс булып салынып торалар. Ашарга телисең икән, кул гына суз... Һәм ул, йодрык хәтле бер хорошавканы өзеп алды да, аның ал итенә рәхәтләнеп тешләрен батырды: алманың әчкелтем-татлы суы малайның тел өстенә, тамак төбенә йөгерде... һәм кылт итеп аның исенә төште: әтисе белән әнисе кичләрен, аны өйдә калдырып, алмагачларга су сибәргә чыгып китәләр иде. Хәлим, ачык тәрәзә төбенә утырып, аларны көтә, көтә тәмам зарыгып бетә иде. Аптырагач, күңелле бер көйгә салып: «Әти, кайт!», «Әни, кайт!» дип такмакларга тотына иде. Бик озак такмаклый иде ул. Казан өстендә тараканнар кыштырдашалар иде, ә Хәлимгә бичура йөридер кебек тоела иде һәм ул, куркуын басу өчен, тагын такмакларга тотына иде: «Әни, кайт!», «Әти, кайт!», «Әни, кайт!», «Әти, кайт!». Өзлексез такмаклый иде ул һәм, кайсында туктарга белмичә,
55 
 
аптырап бетә иде: әтисендә туктаса, әнисен үпкәләтер кебек, әнисендә туктаса, әтисен үпкәләтер кебек тоела иде. Аннары тагын шул бик хәтерендә: әтисе, мәрхүм, Хәлимне шәһәргә алма сатарга җибәрү турында бик тәмле итеп сөйли торган иде. Имештер, Хәлим, кәләпүшен кырын салып, алма ящиклары өстенә утырыр да шәһәр базарына алма сатарга чыгып китәр. Ә карт белән карчык, сөенечләреннән авызларын җыя алмыйча, аның артыннан карап калырлар: әнә бит аларның нинди чибәр уллары бар. Кара син ул нинди әйбәт киенгән: башында хәтфә кәләпүш, аякларында шыгырдавык итек. Бай малае дип- белерсең... •Әйе, шәп булыр иде шулай булса! һәм менә малайның хыялы эшли баглады: имештер, менә ул, алма сатып шәһәрдән кайтып керде: кесәсе тулы акча, кесәсе тулы кызыл билле прәннек. Аның кайтканын күреп, күчтәнәч өмет итеп, тәрәзә төбенә малайлар җыелганнар... Хәлим алар- га учлапучлап кызыл билле прәннек сибә... Шуннан соң авылда сөйлиләр: Галиулланың Хәлиме шәһәрдән баеп кайткан, диләр. Ул урамнан узган чакта, тәрәзәләргә ябырылып, — Әнә-әнә ул— Галиулланың малае Хәлим, — дип, бер-беренә төртеп, күрсәтеп калалар. Якында гына аяк тавышы ишетелде. Хәлим ялт итеп сикереп торды: аның каршында ак сакаллы бер карт басып тора иде. Нишләп йөри ул Хәлимнәр бакчасында? Малай аңардан шулай дип сорады. — Хәзер бу сезнең бакчагыз түгел, — диде карт. Ничек инде ул алар бакчасы булмасын, ди?. Югары очның Шәмәрдән бабай түгелме соң бу? Чынлап та ул ич! — Син, улым, бу бакчага кереп йөрисе булма, — диде Шәмәрдән бабасы, — бу бакча хәзер Малик абзаңныкы. Малик абзаң белә калса, алла сакласын, аягыңны бәреп сындырыр, мине дә тотып орышыр. Хәлим аңлады хәзер: ул өйдә юк чакта анасы бакчаның алмасын Маликка саткан икән. Ә Шәмәрдан карт бакчаның сакчысы икән. — Бар, улым, син инде чыгып кит. Малик абзаң килеп керсә, икебезнең дә кирәген бирер. Ләкин ничек итеп инде үз бакчаңнан чыгып китәсең, ди! Хәлимнең күңелендә кирелек шайтаны уянды: «Чыкма, чыкма!» дип, котыртып тора башлады шайтан. Атасы үстергән бакчада ят кешенең йөрүен күңеленә һич сыйдыра алмады ул. Син чыгып кит, ә ниндидер Шәмәрдән карт синең бакчаңда калсын, имеш. АчуДан бер яман усаллык эшлисе килде аның. Ләкин нинди усаллык? Берәр алмагачның алмаларын ту- пырдатып кояргамы әллә... — .Син, улым, миңа үпкәләмә, ярыймы?, — диде Шәмәрдән бабасы, Хәлимнең уйларын белгән кебек, — мин монда сакчы гына: мин кеше кешесе... Хәлимнең күңелен йомшартып җибәрү өчен, шушы сүзләр җитә калды. «Шайтанны» тизрәк басарга тырышты ул. «Карт гаепле түгел, аны ярсытырга кирәкми», дип уйлады. һәм әкрен генә бакчадан чыга башлады. Өч көн* үтмәгәндер, аларның ишек алдына бер көтү кызлар килеп керде. Кулларында чыбыктан үргән корзиннар, иңбашларында җиңел баскычлар иде аларның. Алар шау-гөр килеп, бакчага кереп киткәч, анасы: — Бар, улым, — диде, Хәлимнең иңбашына орынып, — шул тирәдә әйлән, син бит хуҗа кеше: алмагачларның ботакларын сындырып бетермәсеннәр. Хәлим, бакчага чыкты да, кулларын артка куеп, йөзенә җитди төс чыгарырга тырышып, алмагачлар арасында йөри башлады. Кызлар, су- зылып-сузылып, алма өзәләр һәм моңлы итеп җырлыйлар иде. Кара кашлы, кара күзле бер чибәр кыз, иреннәрен ачар-ачмас, теш арасыннан гына көйли иде:  
56 
 
— Күпер башы күк томан, Мин бу илдә күп тормам, Күп тә тормам, аз да тормам, Сагынырсыз — мин булмам. Ул, бер аягы белән баскычка, икенчесе белән алмагач ботагына басып, алмаларны алъяпкычына тутыра иде. Хәлим бу кызны танымый иде: алар авылыныкы түгел иде ул. Әй, чибәр апа! Аягың белән ботакны сындырма!—дип, үзенчә кисәтеп куйды. Кыз, кара күзләре белән Хәлимгә бер кырын караш ташлады да, малайның сүзенә бөтенләй игътибар итмичә, моңлый-моңлый алма өзүен дәвам итте. — Басма өстендә бала үрдәк, Сибик бодай, симерсен. Китик ерак, калсын елап, Бер күрергә тилмерсен. — Чибәр апа! — дип кычкырды Хәлим: аның тавышы ачулы иде. — Нәрсә кирәк сиңа, энем? Алмамы? һәм чибәр кыз, матур итеп елмаеп, Хәлимнең җилкәсенә алма белән бәрде. — Ах, әле син шулаймы? Хәлим, йөгереп барды да, өемдәге әнеч алмаларны берәм-берәм кызның өстенә тондыра башлады. Кыз, кара кашларын җЫерып, ачуланган булып, — Я, җитәр! — дип кычкырды. — Әнә Шәмәрдән бабай килә: күрсә бирер кирәгеңне! — һәм шундук, яңадан елмаеп, сорады: — Күзләрең чибәр икән, кем малае син? — Кемән улы Кемәнетдин малае, — димәкче иде Хәлим, ләкин, анасының сүзләрен исенә төшереп, — Мин шушы бакчаның хуҗасы, — дип куйды. — Син әле хуҗасымыни бу бакчаның? Алайса, чибәрем, әнә шул кәрҗинне генә алып бирсәнә. Хәлим, аны-моны сизенмичә, корзинканы югары сузды. Кыз, астыртын елмаеп, алъяпкычындагы бөтен алмасын малайның өстенә коеп жн- бәрде. — Хәдичә! Нишлисең син анда? — дип кычкырдылар. Шәмәрдән карт тавышы иде бу. — Яңгылыш кулымнан ычкынып китте, — дип ялганлады Хәдичә. Хәлим, пырхпырх көлеп, алмаларны корзинкага тутыра башлады. Алмагач башындагы шаян кыз: «Шәмәрдән, кайтып килә Самардан, аяклары кабарган» дип, такмаклый-такмаклый, тагын алма өзә башлады. Бераздан кып-кызыл хорошавкалар, бер ягы яшел, бер ягы кызыл әнеч алмалар, зур, түгәрәк һәм каты боровинкалар, кара орлыклары үтәли күренеп тора торган ак алмалар, очланып килгән яшел, йомшак пудовшиннар сорты-сорты белән алмагач төпләрендә өелеп тора башладылар. Озакламый, ике ат җигеп, Маликның хезмәтчесе килеп җитте. Алмаларны әрҗәләргә, ящикларга тутыру башланды: ярык турысына иң матур, иң эре алмаларны салып, ящиклариы кадакладылар. Аннары аларны арбага төяделәр. Шуннан соң, Маликның кече улы, йөк өстенә кукыраеп менеп утырды да, хезмәтче сузган дилбегәне кулына алып, — Фию! — дип атка сызгырып җибәрде. «Хурланып үләрсең кыланышыннан, — дип уйлады Хәлим, ниндп утырган була бит. Таш белән аркасына бәрергә!». Ул инде, иелеп таш та алып өлгергән иде, ләкин анасы чыгып, — Улым! — дип кычкырды.  
57 
 
Хәлим, ташын читән буендагы кычыткан арасына тондырып, әнисе янына йөгерен килде. — Әйдә, улым, без дә үзебезнең алмабызны өзик. Кызлар да әле һаман өзәләр һәм, бакчаны моңлы тавыш белән тутырып, әкрен генә җырлыйлар. — Алмагачның алмасын Өзеп бетер — калмасын. Калса калсын безнең хәтер, Сезнең хәтер калмасын. 
34 Кирпеч заводындагы большевикларны Якуб кич белән, эштән соң гына күрә алды. Кояш баеп, күк йөзенә түгәрәк ай калыккач, Идел тавындагы чикләвек, балан куаклары арасына җыелыштылар да, Якуб тирәсенә түгәрәкләнеп утырдылар. Сүз завод хәлләре, илдәге соңгы вакыйгалар турында барды. Якубка сораулар ява башлады. Фәлән, фәлән хәбәрләр дөресме? Риганы бирүдә кемнәр гаепле: солдатлармы әллә генераллармы? Буржуазиянең немецны Петроградка кертергә уйлавы чынмы, яисә газета хәбәре генәме? Ни өчен безнең партия властьны алмый инде? Нигә большевикларның газеталарын чыгартмыйлар? Иптәш Ленин хәзер кайда? Якуб аларның барысына да җавап бирергә тырышты. — Рига өчен буржуазия матбугаты солдатларны гаепли, — диде Якуб, — янәсе, алар дисциплинасыз, приказларны үтәмиләр, төрле комитетлар коткысына иярәләр. Чынында, Риганы генераллар бирделәр. Корнилов приказы буенча бирелде Рита. Сәбәп дисезме? Сәбәп шул: янәсе, менә күрегез, солдат комитетлары армияне харап иттеләр: армия сугышка булдыксыз хәзер. Бетерегез комитетларны, куыгыз армиядән большевикларны, — шул вакыт армия сугышачак. Ә инде буржуазиянең Петроградиы бирергә җыенуы турындагы хәбәргә килсәк, дөрес хәбәр бу. Революцияне немец полклары белән сытып ташларга тели буржуазия. Петроградны немецка биреп, революцион гаскәрне кырдырырга, Советларны туздыртырга, большевикларны аттыртырга... Буржуазиянең теләге әнә.шул. — Сораулар күрсәтте, — дип дәвам итте ул, — иптәшләр күп уйлыйлар, вакыйгаларны аңларга тырышалар, илнең язмышы өчен борчылалар, ләкин... кайбер мәсьәләләрне аңлап бетермиләр... — Ничек аңлап бетерәсең! — дип кычкырды кемдер агач арасынг нан, — без бит бөтен дөньядан аерылып, газетасыз, информациясез яшибез, вакыйгалардан бик артта калабыз. — Ә ник «Волга» большевиклары белән бәйләнеш тотмыйсыз?—дип сорады Якуб, — аларда бөтенесе дә бар: пароход көн саен китереп тора. Бу турыда алар үзләре дә уйлаган булганнар икән. Ләкин таныш булмаган кешеләр янына ничек барасың да ничек итеп газета сорыйсың? Гади газета булса икән, большевиклар газетасы бит ул! — Мин сезгә булышырмын, — диде Якуб, — моннан соң сез газеталар алып торырсыз. Авыл белән бәйләнеш тоту хакында сүз чыккач, завод большевиклары: — Бәйләнеш ник булмасын, бар!—диештеләр: — ярты завод авылдан бит. Атна саен кайтабыз. — Авыл хәлләрен беләсез алайса? — Авылны беләбез, шәһәрне белеп бетереп булмый: нишләп яталардыр анда? — Шәһәр дисең әле син, — дип куйды икенчесе,—үзебезнең борын төбендәге хәлләрне аңлап бетереп булмый әле монда: алпавыт җирен
58 
 
чәчкән өчен, волость Советы крестьяннарны судка бирде. Бу ни хәл инде? — Тукта! Кеше көлдереп утырма әле син! — дип, кайсыдыр аның җененнән тартты. — Үзец аңламыйсың икән, бүтәннәрдән сора. Мәсәлән, менә Васильевтан. Ул сиңа әйтер: безнең волость Советына меньшевиклар, эсерлар, милләтчеләр оялаган: алар эшче-крестьян интересын күптән саттылар, кадетлар койрыгы булып калдылар, дияр. — Якташ, нигә син миңа шул хәтле каты бәреләсең әле? — Соң бит инде шуны да белмәгәч... Үзең коммунист! Килгән иптәштән оят! «Болар арасында чеп-чиләре дә бар икән әле», дип уйлап куйды Якуб. Әйе, кирпеч заводында андыйлар да бар иде. Ләкин күпчелек Якубка ошады. Бигрәк тә Васильев дигәннәрен ошатты Якуб. Утыз, утыз биш тирәсендәге кечерәк кенә, чандыррак кына бер кеше иде ул. Карап торырга бернәрсәсе дә булмаган бу кеше Вакытлы хөкүмәт турында, эсерлар, меньшевиклар турында дөрес, кыю һәм үткен фикерләр әйтте. «Җыелыштан соң сөйләшергә кирәк булыр үзе белән», — дип, Якуб аның чыгышын бик игътибар белән тыңлады. Волость үзәгендә большевиклар оешмасы төзү мәсьәләсен кузгатты Якуб. Аның бу фикерен завод большевиклары шунда ук күтәреп алдылар: — Бик кирәк! Хәзер шундый вакыт: җитәкчесез бер адым атлар хәл юк. Булачак оешмага үзләреннән член итеп Васильевны күрсәттеләр. Болыт астына кереп торган ай тагын ялтырап килеп чыкты. Агачлардан сузылып төшкән тармаклы күләгәләр кешеләрне аркылы-торкылы кисеп үттеләр. Тау астында пароход сызгыруы ишетелде. Кемдер берәү: — Сәгать унбер, — дип куйды. — Ашыгасызмы әллә? — дип сорады Якуб. — Юк, ашыкмыйбыз: иртәгә якшәмбе, эшкә чыгасы түгел. Бара-тора җыелыш гади сөйләшеп утыруга әйләнеп китте. Якуб кирпеч заводындагы хәлләр белән кызыксынды; заводныкылар Казан хәбәрләрен, фронт хәбәрләрен сораштылар. Таралыша башлаганда шактый соң иде инде. — Иптәш Васильев! — дип, Якуб Васильевны үз янына чакырып китерде: Якубның кара, йомыры гәүдәсе каршына кечерәк кенә бер күләгә килеп басты. — Сезнең белән сөйләшәсе сүзем бар. — Әйдәгез, кайта-кайта сөйләшербез, — диде Васильев. Алар янәшә атлый башладылар. — Күптәнме монда эшлисез? — Байтактан инде: сугышка хәтле дә шушында эшләдем. Яраланып ■кайткач, тагын иске эшемә кердем. — Партиягә кайда алындыгыз? — Армиядә алынган идем. — VI съезд карарлары белән таныша алдыгызмы әле? — Үзем дә нәкъ шул турыда сүз кузгатырга тора идем, — диде Васильев. Алар чикләвек куаклары арасыннан чыгып, тау сыртындагы сукмак белән бара башладылар. — һич кулга төшерә алганым юк шул карарларны. — Мин сезгә бирермен, — диде Якуб, — хәзергә шуны белеп торыгыз: партия эшчеләр сыйныфын кораллы восстаниегә хәзерли. Заводларда, фабрикаларда кызыл гвардия отрядлары, эшче дружиналары оештырыла, восстание үзәкләре төзелә. Безнең бурыч—шәһәрдән калышмау! Зуррак авылларда кызыл отрядлар оештыру, аграр хәрәкәтне көчәйтү, халыкны хөкүмәткә каршы ярсыту... Димәк, сездә эшчеләр дружинасы
59 
 
юк әле? Оештырырга кирәк! Хуҗа бик кыерсытмыймы? Ничә сәгать эшлисез? Завкомда большевиклар күпме? — Завком ансы безнең кулда, — диде Васильев, — эш сәгатен тугызга төшерттек: хуҗа белән бик каты тартышырга туры килде. Шунысы кызык: волость Советы безне якламады. Менә мин. кемне беренче чиратта туздырыр идем: безнең волость Советын!—диде Васильев. — Сез анда үзегез дә депутат икәнсез, шулаймы? — Без анда бик аз: мин дә аннары нефтянкадан Егоров исемле берәү: нишли алабыз без икәү! — Дөрес. Менә оешып, авылга җепләрне сузыйк әле. Совет безнең кулга күчәр. — Карагыз әле: нинди -матур!—диде кинәт Васильев, Идел өстен балкытып бара торган пароходка^күрсәтеп. — Алайса «Волга»га барып, газеталар сорап алырга мөмкин булачак безгә? — Әйе. Аида Серебряков исемле диспетчер бар. Коммунист. Анардан сорарсыз, мин әйтте диярсез. — Рәхмәт. — Сез ничек уйлыйсыз?—дип сорады Якуб Васильевтан, — волость партия Үзәген җиде-сигез кешедән сайласак җитәр бит? , — Күпме соң бездә коммунистлар? — Әлегә билгесез, — диде Якуб, — иртәгә авылларга чыгып китәм: коммунистларны берәмләп җыярга туры киләчәк миңа... Аннары мин болай уйлыйм: аларның барысын да волостька җыйнап тормаска,— аның өчен безнең вакытыбыз да юк, мөмкинлегебез дә юк. Үзәк членнарын туп-туры авылларда гына сайларга да, шуннан соң бирегә чакырырга’ Ничек уйлыйсыз? — Барлык коммунистларны да бирегә җыя алсак, әлбәттә, яхшырак булыр иде, — диде Васильев. — Барысын бергә җыеп әйтсәк үзләренә: се? ялгыз түгел! Сезнең хәзер оешмагыз бар, җитәкчеләрегез бар дисәк... Үзеңне ялгыз итеп сизү үтерә бит ул! — Дөрес! Әгәр хәзер безнең мөмкинлегебез булмаса? Аннары ялгыз булмыйлар бит алар: җитәкче Үзәк членнары аркылы оешма белән бәйләнгән булалар. — Әлбәттә, мөмкинлек белән исәпләшергә туры килә, — диде Васильев. — Әйдәгез менә бу сукмак белән киттек: туп-туры безнең баракка алып чыга ул. Куаклар эчендәге сукмак белән бераз баргач, алда, тонык кына җемелдәп, ут күренде: барактагы дежурныйның угы шулай җемелди иде. Якуб ул төнне Васильевта кунып, иртәгесен авылларга чыгып китте.. Кайда ат белән, кайда җәяүләп, авылдан-авылга бер ун көнләп йөрде ул. Әрәмгә китмәде аның бу вакыты: төрле авылларга чәчелгән больг’ шевиклариы эзләп, табып, оештырып, җыелышлар үткәреп, җитәкче Үзәккә членнар сайлатып, волостька җыелу өчен көн билгеләп кайтты ул. Кайтып керсә— өр-яңа хәбәр! Генерал Корнилов баш күтәргән: 3 нче атлы корпусны Петроград өстенә ташлаган! Бу хәбәрне аңа Серебряков әйтте. Якуб аның янына Үзәк членнарының җыелышын уздыру турында сөйләшергә барган иде. Серебряковның кулындагы газетаны алып, укырга тотынды Якуб. — Ә менә бусы генералның воззваниесе, — диде Серебряков һәм Якубка тагын бер кәгазь бирде. — Нәрсә ди генерал әфәнде: минем теләк — Ватаныбыз Россияне немецлар белән большевиклардан коткарып калу, диме? — Риганы үз кулы белән немецларга биргән кешенең бу сүзенә кем ышаныр! — диде Якуб, һәм кәгазьне, йомарлап, почмакка атты, — большевиклардан дигәне— анысы менә дөрес!  
60 
 
Якуб өчен әллә ни көтелмәгән хәбәр түгел иде бу. Соңгы вакытта газеталарның гел заговор турында язып торулары; Риганы биреп, революцион Петроградны куркыныч астына кую; Рябушпнскииның революциягә ачлык белән янавы, — болар барысы да революциянең каты кризис кичерүе турында сөйлиләр иде. Әгәр буржуазия бу кризисны үз файдасына чишәргә карар иткән икән, монда бер дә гаҗәпләнер урын юк. — Ә Вакытлы хөкүмәт? — дип сорады Серебряков, башын газетадан күтәреп, — ул кем яклы: заговорчылар яклымы, әллә... — Вакыйгалар күрсәтер, — диде Якуб. — Ә менә союзниклар кем яклы дисәң, ансын әйтә алам: алар Корнилов яклы. Фетнәче генерал артында, әлбәттә, союзниклар ’ торалар. Алар өчен Россиядә каты власть кирәк, диктатура кирәк. Корнилов аларга шундый властьны вәгъдә иткән булырга тиеш. Серебряковның кысан каютасына бикләнеп, алар шулай бик озак сөйләшеп утырдылар. Газетадагы хәбәрләргә караганда, большевиклар партиясе бөтен Петроград пролетариатын Корниловка каршы күтәргән- иде: эшче батальоннары шәһәр тирәсенә окоплар казыйлар, баганаларга чәнечкеле тимер чыбыклар тарталар, поезд юлларын сүтәләр иде. «Өч көн эчендә, — дип яза иде газета, — Кызыл гвардиягә егерме биш мең эшче язылды. Инструкторлар аларны ашыгыч рәвештә өйрәтәләр. Завод цехларында көне-төне эш кайный: снарядлар ясыйлар, бронепоездлар җыялар, иске тупларны ремонтлыйлар. — Ә менә монда тагын болай язалар, — дип, Серебряков газетаның беренче битен укый башлады: — «Тимер юлчылар Корниловның контрреволюцион гаскәрләре төялгән поездларны үткәрмиләр. Эшелоннарны берәр сәгать, икешәр сәгать семафор каршында тоту өчен сәбәп табылып кына тора: әле юл буш булмый, аны бушатканчы әллә ни гомер үтә; әле вагон рельсадан төшкән, аны күтәрергә кирәк; әле алдагы станциядән хәбәр алынмаган: аннан хәбәр килгәнче поездны чыгарып җибәрергә ярамый... Ул арада эшелонга агитаторлар кереп тулалар: башланып китә митинглар... — Болай булса генералның эше шәп түгелдер, — дип куйды Якуб. Газеталар көн саен яңа хәбәрләр китереп тордылар. Ниһаять, бер көнне Якуб белән Серебряков мондый хәбәр укыдылар: «3 иче атлы корпус командиры генерал Крымов, авантюраның барып чыкмавын күреп, үзен-үзе атып үтерде». Ул да түгел, яңа хәбәр: «Фетнәнең башлыгы генерал Корнилов Вакытлы хөкүмәт тарафыннан кулга алынды һәм судка бирелде». «Судка бирелде, — дип кабатлады Якуб, — Вакытлы хөкүмәт, тарафыннан»... Якуб, әлбәттә, белә: Корнилов восстаниесе өчен, меньшевиклар да» эсерлар да гаепле: әгәр алар Советларны Вакытлы хөкүмәт артыннан- такмаган булсалар, әгәр Советлар, элекке шикелле, кораллы да, властьлы да, көчле дә булсалар, бер генерал да революциягә каршы корал күтәрергә кыймас иде. Меньшевиклар, эсерлар, Советларның аяк- кулларын бәйләп, кадетлар ихтыярына, Рябушнискийлар ихтыярына тапшырдылар. Ә инде генераллар кылыч уйната башлагач, үзләре тагын большевиклар ягына сөрлектеләр: янәсе, большевик абыйлар, карагыз- әле усал генералларны: безгә тияләр, безне власть башыннан төртеп төшер.мәкче булалар. Яклагыз, зинһар, безне! Большевиклар да җавапка аптырап тормадылар: «Сезне яклау безнең эш түгел, без революцияне яклыйбыз!» диделәр. Партия бөтен Питер пролетариатын Корнилов явына каршы аякландырды. Генерал җиңелде. Хәзер, куркыныч .үтеп киткәч, эсерлар, меньшевиклар герой булып күренергә телиләр: имеш, алар әнә нинди батыр! Корниловны төрмәгә яптылар, Корниловны судка бирделәр! Революцияне саклап калдылар! Бу шау-шуныШ
61 
 
мәгънәсен Якуб бик яхшы аңлый иде: халыкны алдамаучы булалар, дип уйлый иде ул. Җитәкче Үзәк членнарына Корнилов восстаниесе турында доклад ясаучы Васильев меньшевикларны, эсерларны «революция муенындагы авыр таш» дип атады: алар революцияне батырмакчы булалар, ләкин көчләре җитми, диде. Авыл коммунистларының соравы буенча, бу мәсьәлә беренче итеп куелган иде. Анардан соң партиянең VI съезды турында доклад белән Якуб чыкты. Съездның кайда, кайчан җыелуын, нинди мәсьәләләр тикшерүен сөйләгәннән соң, Якуб әйтте: — Партиянең бу съездын,—диде ул, — власть алырга хәзерлек съезды дип атарга мөмкин. Съезд әйтте: Россиядә империализм властен бәреп ташлап, аның урынына пролетариат властен утырту — партиянең чираттагы бурычы әнә шул, диде. Делегатлар арасында мәсьәләнең болай ачык һәм кискен куелышы белән килешергә теләмәүчеләр табылды. Алар Европага төртеп күрсәттеләр: имеш, әнә кайда иң әүвәл пролетариат революциясе кабынырга тиеш, шуннан соң инде Европа безне үз артыннан ияртеп китәчәк. Съездның бөтен эшләре белән җитәкчелек итүче иптәш Сталин, бу - ялгыш фикергә каршы чыгып, — Нәкъ менә Россиянең социализмга юл салучы ил булып чыгуы мөмкин! — дип җавап бирде, — Европа гына безгә юл күрсәтә алачак дигән иске карашны онытырга вакыт инде, — диде. Съезд иптәш Сталин тәкъдимен кабул итте. Әйе,—дип дәвам итте Якуб, — большевиклар партиясе власть алырга хәзерләнә. Ләкин бу әле: без инде иртәгә үк властьны алабыз дигән сүз түгел. Килер бер көн, партия безгә әйтер: вакыт җитте, иптәшләр! дияр. Шул вакытта без хәзер торырга тиеш, — диде Якуб. Аннары ул авылларда Совет төзү турында, Кызыл гвардия отряды -оештыру, җир өчен көрәшне көчәйтү турында сөйләде. — Безнең хәзерлек әлегә менә шунардан гыйбарәт/—диде ул. Җитәкче Үзәкнең председателе итеп Якубны сайладылар. — Эш белән килгән чакта туц-туры Серебряков янына керегез, — диде Якуб, — аңарда — яңа газеталар, аңарда — яңа хәбәрләр, аңарда безнең адреслар. Җыелышны ябып, Васильев белән, Серебряков белән урамга чыккач, Якуб рәхәтләнеп уйлап алды: беренче адым атланды! Хәзер Казанга язып җибәрсәң дә ярый. Өйдә бөтенләй югалтканнардыр инде аны. Әнкәсе, әллә ниләр уйлап, борчылып беткәндер. Авылга кайтып, анасына күренеп килсә, карчыкның күңеле тынычланып китәр иде. «Иртәгә үк кайтам, — дип карар итте Якуб, — аяк асты коры, ара якын: хатны Серебряков аркылы җибәрәм дә җәяү чыгам да китәм». 
35 
Шәрифҗан килеп кергән вакытта, Якуб, бил тиңентен чишенеп, ишек алды уртасында юынып тора иде. — Исәнме, Якуб абый!—дигән тавышка ул, башын, күтәрмичә генә: —- Әйдә, Шәрифҗан, рәхим ит, — дип җавап бирде. Якубның бөтен бите, муены, колаклары ani-ак күбек белән капланган иде. —- Бир әле комганыңны, үзем салып торыйм, — дип, Шәрифҗан аның кулыннан комганны алды да, Якубның күбекле учларына су агыза башлады. — Үзеңнән алда хәбәрең кайтып җитте,— диде үл,—тегермән тавыннан төшкәнеңне малайлар күреп торганнар: Якуб абый кайтты, дип кычкыра башладылар.  
62 
 
— Баштан ук кой әле, Шәрифҗан. Менә шул|ай! Менә шулай! һәм Якуб, кара чәчләрен, муенын, колакларын су астына куеп, бөтен күбекне юып төшерде дә, тураеп, билендәге сөлгесен чишеп алды. — Я, эшләрең ничек бара? — Тәгәри әкренләп. — «Армияңә» смотр кайчан ясыйбыз? — Бүген дисәң бүген җыям егетләрне: строевойга өйрәттем инде, / хәзер атарга өйрәтәм. — Патроннарны бик әрәм-итмисезме соң? 5 — Патронсыз гына атабыз әле: дөрес төзәргә, спусковой крючокка дөрес басарга өйрәнәләр. Якуб, сөртенеп бетерде дә, күлмәген киеп, чәчләрен тарарга тотынды. — Озакка кайттыңмы? — Юк: бер-пке көннән тагын китәм. — Карале, Якуб абый, — диде Шәрифҗан,— ‘волость Советына чакырып, кәгазь килде. Син кайтканны көтеп, бармыйча тордым. — Кайда кәгазьләре? — Менә. Шәрифҗан, күкрәк кесәсеннән бер кәгазь алып, Якубка сузды. — Чтож, диде Якуб, кәгазьне күздән кичергәч, — чакыралар икән, барырбыз. Әйдә, миңа кереп, чәй эчеп чыгыйк: шунда сөйләшербез. — Якуб абый, мин хәзер кереп тормыйм, ындырда эшләп йөргән җирдән генә йөгереп килгән идем: тагын китеп бармасын дип... — Кыстамыйм алайса, — диде Якуб, — иртәгә миңа егетләреңне күрн сәтерсең бит? Шунда бөтенесен дә сөйләшербез. Икенче көнне иртә белән, саф-саф булып тезелгән утызлап кеше, кайсы винтовкалар күтәреп, кайсы винтовкага ошатып ясалган агачлар күтәреп, басу капкасыннан чыгып киттеләр. Шәрифҗанның өстендә шинель, аягында итек, башында солдат фуражкасы, билендә каеш, — күкрәген киереп, кулларын алга чөеп, команда биреп бара: — Раз, два, три! Левый! Левый! Шәрифҗан яныннан Якуб атлый: ул да, команда сүзләренә буйсынып, кулларын киң селтәп бара. Шул вакыт алда кара тарантаска күк ат җиккән бер кеше күренде: ул тупгтуры Шәрифҗаннар өстенә юыртып килә иде. Юлны тутырып баручы кешеләрнең борылырга ниятләре юклыгын күргәч, атлы кеше үзе җир өстенә борылып керде. — Нәрсә син, Шәрифҗан, атлыга юл бирмисең? — дип кычкырды ул, Шәрифҗан турысына килеп җиткәч. Тарантаска Л4алик һәм тагын бер ят кеше утырган иде. — Кем ул Малик белән? — дип сорады Якуб. — Белмим. Кичә каяндыр апкайтты ул аны. Ыргылма суына тегермән корырга йөриләр бугай, урын сайларга барганнардыр. — Тегермән? Малик салдырамы? — Бүтән кем булсын. — Җил тегермәне бар. Хәзер су тегермәне салдыра алайса? — Байлыгын кая куяр урын тапмаган... Раз, два, три! Галимҗан? Кайсы синең сул аягың? Левый, левый! Ыргылма буендагы бер чирәмлеккә килеп җиттеләр. Шәрифҗан үзенең «армиясен» туктатып, сулга борылырга команда бирде. Саф алдымнан арлы-бирле бер-ике тапкыр узды да, егетләрнең торышларыннан гаеп тапмагач, «вольно» командасы биреп, үзе Якуб янына килде. — Менә шушы инде минем егетләр, Якуб абый,—диде ул, елмаеп,— винтовкалар аз булганга аптырама, без аларның барысын да алып чыкмыйбыз. — Дөрес итәсез, — диде Якуб. — Нинди һөнәрләре бар соң инде бу егетләрнең? 
63 
 
— Менә күрерсең. һәм Шәрифҗан, саф каршына йөгереп барып, «смирно» командасы бирде. Шуннан соң егетләр үзләренең һөнәрләрен күрсәтә башладылар. Команда артыннан команда яңгырады: әле уңга, әле сулга, әле кругом! Аннары, «на плечо!», «к ноге!», тагын «на плечо!», тагын «к ноге!». Ул да түгел — «винтовки на перевес, бегом!» «Кыландыра бу— чын взводный кебек», дип уйлап куйды Якуб. Ял итеп алгач, штык «сугышы» башланып китте. — Бусын барысы да белми әле, — дип аңлатты Шәрифҗан, — ун гына кеше катнаша. Гыйльметдин! Шулай кадыйлармыни? Ничек өйрәткән идем мин сиңа? Яле! Штыком коли! Прикладом бей! Штыком. Сузыла төш! Длинный укол! Сузыла төш — курыкма! Направо коли! Налево бей! Ягез әле, уныгыз да бергә. — Штыком коли! Прикладом бей! — Направо штыком! Налево прикладом. — Направо... Налево... — Ср-разбегу коли! Тизрәк! Тизрәк! Аннары, Ыргылма эченә төшеп, винтовкалардан аттылар. Ике якта — текә яр, уртада — су. Су белән яр арасындагы яшел тигезлектә ату урыны ясадылар. Шәрифҗан, тактага күмер белән зур итеп түгәрәк сызды да, аның уртасына кара бәрәңге ясап куйды. Таки таны еракка илтеп, ике таш арасына кыстырдылар: әрекмән яфраклары арасыннан ул аерым ачык булып күренеп тора башлады. — Гыйльметдин, кил, башлап син ат. Кыскарак муенлы, түгәрәк чибәр йөзле Гыйльметдин үлән өстенә сузылып ятты. Шәрифҗан, аның янына тезләнеп, киңәшләр бирергә тотынды: бер дә ашыкма, крючокка. басканда сулуыңны кыс, тирә-юнеңдә кешеләр барын бөтенләй оныт: бер үзем ятам дип уйла. Хәзер мин дә ЕИГӘМ. һәм Шәрифҗан, Якуб янына барып, аның белән сөйләшә башлады. Якуб: — Кайчан өйрәтеп өлгердең соң син боларны?—дип сорады. — Син кушканчы да маташып килә идем бит мин... Син кушкач, чынлап тотындым. Үзе Якуб белән сөйләшә, үзенең күңеле Гыйльметдин янында: «Ник атмый инде бу?», дип уйлый. Ниһаять, Ыргылма эче бик каты яңгырап китте. Шәрифҗан белән Якуб борылып карадылар: Гыйльметдин, башын янтайтып, икенче тапкырга төзәп ята иде инде. — Икешәр патрон атабыз, — дип аңлатып куйды Шәрифҗан. Ыргылма эчендә икенче тапкыр гөрселдәү ишетелгәч, Якубтан бүтәннәре барысы да урыннарыннан сикерешеп тордылар да, өер белән мишеньгә таба йөгерделәр. —‘Тигән!—дип кычкырып җибәрде кемдер,— менә берсе, менә икенчесе! — Молодец! Кайсыдыр үзалдына сөйләнеп куйды: — Шул кадәрле төзәүгә дә тимәсә... — Озак төзәүдәмени эш! Син хет бер сәгать төзә — тимәсә тими инде ул. Тагын ата башладылар. Берсенең ике пулясы да «җилгә китте». Аны шунда ук иптәшләре сарып алдылар. — Сулышыңны кысарга оныткансың син! — Кыстым. — Әллә каты тарттыңмы? — Каты да тартмадым. — Алайса яңлыш төзәгәнсең — бәрәңгенең астына төзәргә кирәк.

61 
 
— Астына төзәдем. — Кыскан да, тартмаган да, астына да төзәгән, — ник тимәгән соң ул алайса? — Белмим. - v ■ ’ — Пулясы дурак пуля булгандыр аның: очып йөри торгандыр әле шунда Ыргылма эчендә, — дип, кайсыдыр сүзне уенга борып җибәрде. Тидерә алмаган егет, бик кәефсезләнеп, бер читкә китеп утырды. Ату дәвам итте. Берәр кеше аткан саен, өер белән кубып, мишень тактасы янына йөгерешәләр. Тидергән кешеләр сөенде, мактанды: янәсе, шул ындыр табагы хәтле тактага да тидермәсәң, тавыклар көлер үзеңнән. Тидерә алмаучылар яисә начар тидерүчеләр, төрле сәбәпләр күрсәтеп, акланырга тырыштылар: терсәк астына чуер таш туры килеп, авырттырып торма- са, обязательно тиясе иде. Шул чукынган таш харап итте! Якуб, яшьләрнең сөйләшүләрен тыңлап, елмаеп, кайвакыт үзе дә сүзгә катышып, су буенда уйланып утырды. Карап торырга ул бөтен күңеле белән биредә — яшьләр арасында кебек күренсә дә, аның фикерләре бик ерак йөрделәр. Ул инде Казанга барып җитте. Анда Столяров белән, Мария Степановна белән очрашты, партия комитетына кереп, сөйләшеп, инструкцияләр алып чыкты; .аннары үзе эшләгән заводка китте... — Якуб абый! Якуб борылып карады: аның янында Шәрифҗан басып тора иде. — Якуб абый, атулар бетте, — дип, Шәрифҗан аның кулына кәгазь тоттырды, — нәтиҗәләр менә шушында язылган. — Әйе, егетләрең начар атмыйлар,—диде Якуб, кәгазьне караштырып, — чакыр әле үзләрен бирегә: бер|-ике сүз әйтмәкче булам. Егетләр җыелдылар да, кайсы аяк-үрә, кайсы тезләнеп, кайсы утырып, Якубны тыңларга хәзерләнделәр. — Бәлки, бу сезгә бер уен! булып яисә күңел ачу булып тоелгандыр, — дип башлап китте ул. — Юк, иптәшләр, күңел ачу гына түгел бу: алдагы көрәшләргә хәзерлек итеп санагыз сез моны... һәм ул илдәге соңгы вакыйгалар турында сөйләп бирде. — Кем белсен, бәлки, менә шушы винтовкаларны күтәреп, бергә- бергә, революция дошманнарына каршы сугышып йөрергә туры килер әле безгә, — диде Якуб.—Дошманнар безнең күп, ләкин без дә ялгыз түгел, — диде ул: безнең белән рус пролетариаты, большевиклар пар* тиясе, безнең белән иптәш Ленин... Сораулар, кат-кат сөйләтүләр бик күп булды. Сентябрь кояшы кызарып, зураеп, урман артына таба төшеп бара иде. — Бүгенгә җитәр, — диде Шәрифҗан һәм, урыныннан сикереп торып, — Становись!—дип кычкырды. 1езелделәр дә кайтырга чыктылар. 
35 
Икенче көнне иртән Якуб белән Шәрифҗан волость Советы каршында арбадан төштеләр. Шәрифҗан атын баганага бәйли калды, Якуб Совет йортына кереп китте. Тар, кысан коридор кеше белән тулган иде: тәрәзә төпләренә утырганнар, стеналарга сөялгәннәр, коридор буйлап өер-өер йөриләр, — тәмәке тарталар, сөйләшәләр, нәрсәдер көтәләр. Якуб, көчле куллары белән кешеләрне аралап, ишек янына килде, ачты һәм кереп тә китте. Бу хәтле кыю кереп баручыны күргән кешеләр бер-беренә карашып куйдылар: — Кем булды бу? Безне төрткәләп кереп китте...  

 
— Берәр начальниктыр әле шунда... Күрдең ич өстендә кап-кара ■Һун. — Дәүләтьяров әфәнде килде микән әле? — дип сорады кайсыдыр. — Кем ул—Дәүләтьяров әфәнде? — Совет председателен әйтәм. — Совет председателе нишләп әфәнде булсын! Иптәш диген, агач •звыз! — Тфү лә, иптәш... Әйе, иптәш Дәүләтьяров килдеме әле? — Килде, синең кергәнеңне көтә... — Кхм... син кем буласың, энем? Телең бик тупас... — Кем булсам да сиңа чут түгел, кагыл—беренче чират безнеке! Якуб эчке бүлмәгә килеп кергәч, винтовка тоткан часовой, аның юлына аркылы төшеп, — Сезгә кем кирәк? — дип сорады. — Мин чакыру лы... председатель янына, — диде Якуб һәм, часовойны гиз генә узып, «Председатель Совета» дип язылган ишеккә кереп китте. ’ Ул килеп кергән чакта, өстәл янында погонсыз хәрби кием кигән, ак чырайлы, ач яңаклы, кылыч борынын пенснэ белән чеметтергән бер кеше кәгазьләр актарып утыра иде. — Гафу итәсез,—диде Якуб татарча, — мин рөхсәтсез-нисез генә... Сезме Совет председателе? Теге кеше, кәгазьләрдән башын күтәрде дә, пенснэ пыялаларын ялт- йолт китереп, — Әйе, Совет председателе Дәүләтьяров мин булам, йомышыгызны сөйләгез, — диде. — Мине чакырткансыз икән, менә, — дип, Якуб кесәсеннән бер кәгазь чыгарып бирде. Кәгазь кулдан кулга күчкән арада, Якуб Дәүләтьяровның ябык йөзенә тагын, бер тапкыр карап алды. Әйе, Якуб ялгышмаган. Бу кешене ул кайдадыр очратканы бар. Ләкин кайда? Дәүләтьяров әле кәгазьгә, әле Якубның үзенә карап, — Сез кем? Крестьянга ошамагансыз? — дип сорады. — Мин крестьян түгел. — Димәк, эшче? — Әйе, — диде Якуб. . — Партиялеме? — Большевик. — Утырыгыз. Якуб, рәхмәт әйтеп, йомшак урындыкка килеп утырды. — Казанда эшләгәнсез, шулаймы? — Шулай. Ә сез каян беләсез? — Беләм. Авылга кайткач, алпавыт Бикмурзинның җирен алдыргансыз, урманын кистергәнсез. — Сезгә хәбәр итүче кеше ялгышмаган, — диде Якуб көлеп. — Алпавыт Бикмурзин үзе жалоба белән килгән иде. Әлбәттә, мин аны кабул итмәдем. — Үзе! Советка алпавыт жалоба белән килгән. Сез мине шуның өчен чакырттыгызмы? Аның өчен түгел, әлбәттә... Күреп танышу өчен. Безгә... гафу итәсез, исемегезне оныттым. — Якуб, Якуб Саттаров. — Безгә, Якуб туган, контактта эшләргә кирәк. Сез менә Совет төзегәнсез, безгә хәбәр итмәгәнсез. Алай ярамый. Алай эшләп булмый хәзерге шартларда... Үзебезнең мөселманнар арасыннан шундый..;’ничек Дип әйтик инде... крестьян вожаклары дип әйтикме... чыкканга мин бик шат, әлбәттә, — диде ул ниндидер салкын елмаю белән елмаеп. 5- -с. ә.- № j 65

66 
 
«Син бик шат!—дип, мыскыллап, уйлап алды Якуб,— кайда күргән идем соң мин бу' кешене?» — Ләкин,— дип дәвам итте Дәүләтьяров, — үз көчеңә кирәгеннән артык ышану, башкалар белән санашмау... ничек днп әйтергә... анархиядән башка бернәрсәгә дә китерми. Без барыбыз да мөселманнар... Һәм безгә үзара түбәләшеп яшәү, шундый бөек вакыйгалар алдында үзара тыныша алмау... ничегрәк дип әйтергә... җинаять! Әйе, җинаять, чөнки... — Гафу итәсез, — дип Якуб аның сүзен бүлдерде, — димәк, без, мөселман булганыбыз өчен генә, алпавыт Бикмурзинга каршы көрәшмәскә тиеш булабыз, чөнки ул да мөселман. Шулаймы? — Сез мәсьәләне бик вульгарлаштырасыз, упрощать итәсез... Сүз бер Бикмурзин турында гына бармый: сүз барлык мөселманнарның бердәм көч рәвешендә, ягъни, әгәр телисез икән, бер бөтен милләт рәвешендә дип әйтикме... хәрәкәт итүе турында бара. Мөселманнарның барлык революцион көчләре, ягъни менә сезнең кебекләр, безнең кебекләр, барыбыз да, бергә-бергә, бер юлдан, бер максатка... (һәм ул, фикерен әйтеп бетермичә, болай дип дәвам итте): — Безнең волость Советында да берничә күренекле генә дип әйтер идем мин... мөселман деятеле бар. Мәсәлән, мөгаллим Курманаев,. аннары... — Ә эшчеләр бармы?—дип сорады Якуб. — Бар, әлбәттә: .кирпеч заводыннан Васильев, «Волга»ның нефть хуҗалыгыннан Егоров, икесе дә большевик... Тик шунсы бик кызганыч: эшче депутатлардан бер генә мөселман да юк. Хәер, без мөселманнар арасында пролетариат... Шул вакыт кинәт Якубның исенә төште: әнә кайда күргән иде бит ул аны! Алпавыт Бикмурзинның урманын кисеп ташыган чакта, авылга килеп, «мөселман кардәшләрне» үгетләп, ат өстеннән речь сөйләүче шушы кеше ич! һәм бөтен вакыйга Якубның күз алдына килеп басты: сәнәкләр, балталар күтәргән ачулы кешеләрнең җикеренүләре; ат өс- сендәге пенснэле ораторның: «мөселман кардәшләр!» дип, нәрсәдер сөйләргә азаплануы; ярсыган халыкның аңа сөйләргә ирек бирмәве, «шайтан сиңа кардәш!» дип кычкыруы; кемдер атның тезгененнән тота башлагач, ораторның ат өстеннән камчы белән кизәнүе; аннары атын сикертеп, халыкны бәрә-ега качып китүе, — бөтенесе, бөтенесе исенә төште Якубның. Кашлары җыерылды аның, урындыгыннан сикереп торасы, теленә .килгән иң ачы сүзләр белән Дәүләтьяровның битенә бәрәсе килде. Ләкин Якуб үзен тотып калды, ачуын басты һәм коры гына әйтте: — Рөхсәт итегез, мин китим. — Бер генә минут, — диде председатель, — бүген сәгать дүрттә Совет утырышы була. Курманаев иптәшнең докладын тыңлыйбыз: «Корнилов фетнәсеннән соң безнең бурычларыбыз». Докладка рәхим итегез! — Ихтимал, килермен, — дип, Якуб урыныннан торды. — Ихтимал түгел, әлбәттә киләсез! Шунда эшче Депутатлар белән Д» танышырсыз: Васильев белән, Егоров белән... — Мин алар белән таныш. — Бигрәк тә яхшы: күрешерсез, сөйләшерсез. һәм ул ишеккә кадәр Якуб белән барды да, алгы бүлмәдәге часо? войны чакырып, кешеләрне кертә башларга кушты. Шәрифҗан Якубны коридорда көтеп тора икән: Якуб ишектә күренүгә, аның каршысына йөгереп килде. — Ни өчен чакыртканнар, Якуб абый? — Киттек моннан. Тышта сөйләшербез, — диде Якуб. Өйалды баскычыннан төштеләр дә, арба кырыена утырып тәмәке үрләтеп җибәрделәр. Якуб тыныч кына сөйли дә алмады. «Алпавыт жалобасы буенча чакырткан бит!» дигән уй аны тәмам ярсыткан иде.
67 
 
«Нинди кабахәт кеше, — дип уйлады Якуб, — без барыбыз да мөселманнар, имеш... тату яшәргә кирәк, имеш... Әллә ул мине политикада бөтенләй сабый дип уйладымы! Бер бөтен милләт... бер максатка... Малик белән Миңнулла бер максатка барсыннар икән. Васильев белән сөйләшеп куярга кирәк, Егоров белән дә... Менә сиңа Совет!..» — Шәрифҗан-, — диде ул кинәт, — ат зарыктырып торганчы бар, син кайт, мин монда калам. — Кайтып киткәнче бер чәйләп алмыйбызмы? — Чәйләп? — Безнең авылның бер карты керосин бакларында сторож булып тора. Киттек аңа. Шунда чәй дә эчәрбез. — Безнең авылныкы? Кем ул? Гыймади абзый? Әле ул исәнмени? Күзгә-башка күренмәгәч, мин аны үлгәнгә санап йөрим тагы... Шәрифҗан атын бора башлады. — Әйдә утыр. Якуб аякларын арба кырыеннан салындырып утыргач, ат кузгалып китте: таш җәелгән урам буенча дөбер-дөбер китеп бардылар. «Туздырырга кирәк бу Советны, — дип уйлап барды Якуб, — ләкин ничек? Билгә гранаталар тагып килеп: «Таралыгыз, әфәнделәр! Юкса мин сезне!..» дип, бер селтәнсәң, бик тиз таралып бетәрләр иде алар бетүен. Тик алай ярамый. Алай мөмкин түгел. Димәк, яңа сайлаулар... Авылларга чыгарга, җыелышлар җыярга» — агитация, резолюцияләр, протестлар... Бик озакка китәчәк. Ләкин бүтән юл бармы? Әгәр дә... әгәр дә иске Советка тимичә, яңасын сайласаң? Яңаны сайларга, ә искесе комга утырып кала бирсен. Хәзер козырьлар безнең кулда бит, бөтен авыл диярлек безнең арттан иярәчәк». — Шәрифҗан, туктале, мин төшим: бу шатыр-дөбер урамда бөтенләй эчәгеләрсез калырсың, — дип, Якуб арбадан сикереп төште дә җәяү китте. «... Бигрәк тә Корнилов восстаниесеннән соң эсерларның, меньшевикларның позицияләре какшады, — дип уйлый иде Якуб, — аларны хәзер төрле яклап атакаларга була: кадетлар белән союзга кердегезме, әфәнделәр? Кердегез! Крестьяннарга җир бирмәдегезме? Бирмәдегез! Солдатлар өчен үлем җәзасын якладыгызмы? Якладыгыз! Корнилов загог ворында катнаштыгызмы? Катнаштыгыз, әфәнделәр, катнаштыгыз! Вакытлы хөкүмәт белән Керенский заговор оештырылуын белмәгәннәр дисезме? Ләкин сезгә кем ышаныр? Бөтен Россиянең күз алдында хәзерләнгән заговорны Керенский белмәгән, имеш. Ялганлыйсыз, әфәнделәр! Заговор вакытлы хөкүмәтнең, Керенскийның ризалыгы белән оештырылды! Алай булса, дисез инде сез, ни өчен Керенский Корниловны төрмәгә яптырды? Беләбез, әфәнделәр, беләбез: исеме буялган генералдан ераграк торганың яхшы! Менә ни өчен яптырды, әфәнде* ләр!» Керосин баклары бик якын иде инде. «Сайлау кампаниясе өчен менә дигән материал бит бу». — дип уйлады Якуб. — Ташлы юл бетте, кил, утыр, Якуб абый! — Җиттек түгелме соң инде? — Хәзер җитәбез. Утыр, бераз юыртам. Ап-ак керосин баклары, аларны чолгап алган тирәк агачлары сулда калдылар. Икс генә тәрәзәле өй күренде: аның кыегына сыерчык оясы тагылган, ә каршында миләш агачы үсеп утыра иде. — Менә шушы инде Гыймади абзыйның оясы, — дип, Шәрифҗан арбадан төште дә, җил канканы ачып, атны ишек алдына алып керде. Картның да, карчыкның да өйдә чаклары икән. Чәй куеп җибәрделәр. Ялтыран торган бакыр самовар түргә менеп утыргач, бик озаклап, бик
68 
 
тәмләп чәй эчтеләр. Тәмам туеп, чокырларны каплаганнан соц да, кар. тык тагын ясап, кыстый-кыстый яңадан пкешәрпе эчерде. Стенадагы чатан сәгатьнең, кече теле инде өч турысыннан, узып бара иде. . - — Гыймадп абзый, — диде Якуб, сәгатькә күрсәтеп, — синең бу таракан оясы дөрес йөриме? — Үзем кебек: картларча, — дигән булды Гыймадп. — Алайса, Шәрнфҗан, безгә вакыт. Җыена башладылар. Карт белән карчык аларны озата чыктылар. Шәрнфҗан атның аркалыгын бәйләгән арада, Якуб тезелеп киткән байларга күрсәтеп, карт белән карчыкка әйтте: — Хуҗалык 3vp сезнең. ■— Утыр, Якуб абый, — диде Шәрифҗан. Саубуллашып, капкадан чыга башладылар. Карт белән карчык, янәшә баскан килеш: «Тагын килегез!» дип калдылар. Олы юлга җиткәч, Якуб, арбадан төшеп, тузанлы урамнарның берсенә кереп калды, Шәрнфҗан туп-туры олы юл белән китте.' «Васильевны күреп сөйләшәм дә Серебряков янына төшәм, докладка кереп тормыйм», — дип уйлап кайтты Якуб. Коридордагы кешеләр арасында Васильев юк иде. Якуб алгы бүлмәгә керде. Анда Васильевны тапмады. Яңадан коридорга борылып чыкты һәм кереп килүче Васильев белән карагкаршы очрашты. Күрештеләр. — Докладкамы? — дип сорады Якуб. — Әйе. Ә сез? — Мин сезне көтеп йөрим: сөйләшәсе сүзем бар. — Сөйләшик. — Юк, аяк-үрә сөйләшә торган сүз түгел. — Соң китик алайса моннан. — Туктагыз әле, — диде Якуб, — сез докладка керегез... — Докладның миңа бер тиенгә дә кирәге юк, — диде Васильев кулын селтәп, — туйдым инде мин аларның туктаусыз сөйләп торуларыннан. Доклад өчен булганда мин завод хәтле җирдән килеп тә йөрмәгән булыр идем. Серебряков янына килдем, — диде ул, тавышын баса төшеп, — винтовкалар бирмәкче булган иде ул миңа, патроннар... Караңгы төшкәч, көймә белән илтеп куярга сөйләштек. Ә шуңа хәтле, вакыт уздыру өчен, докладка кереп чыгарга уйладым. Да, онытканчы әйтим әле: Серебряковта сезгә хат бар: Казан партия комитетыннан. — Рәхмәт. Ә шулай да сез докладка керегез, тыңлагыз: нәрсә сөйг ләрләр икән? Ә мин Серебряков янына төшәм, кич белән сез дә шунда килерсез, сөйләшербез. — Керергә дисез алайса? — Әйе. Керегез, ә мин киттем’. Карагыз әле: Егоровны да үзегез белән алып килегез. Якуб чыгып китте. Васильев кешеләр белән тулган алгы бүлмәгә килеп керде. Уңга-сулга карады: Егоров юк иде әле. Бераздан Егоров та килде. Васильевның кечкенә, чандыр гәүдәсе белән чагыштырганда, чын баһадир иде ул-, буйга озын, тәнгә таза, чибәр, яшь. Васильев, аның күрешергә дип сузылган көчле кулын кысып, сорады: — Я, нихәл, Федор Николаевич? Хәзер инде нефтянкадан йөзеп чыкмыйсыңдыр? Су салкындыр? Көймә булмаган чакта, Егоров нефть баржасыннан йөзеп кенә чыга торган иде. Киемнәрен кулына күтәрә дә, ярты Иделне чалкан йөзеп чыга. — Юк инде: сентябрьдә алай кыланып булмый, — диде ул папирос тартмасын чыгарып, — төтенләп алмыйбызмы? ‘ ’ 
69 
 
Кабыздылар. Ләкин яртысын да тартып өлгерә алмадылар, председатель бүлмәсенең ишеге ачылды: рәхим итегез, башлана, диделәр. Халык керә дә башлады. — Әйдәле, Филипп Иванович, — диде Егоров, папиросын сүндереп, — гүргә узып, күзләренә үк кереп утырыйк әле. Кара мыеклы, киң, кара кашлы, тулган ай кебек түгәрәк йөзле социалреволюционер Курманаев, едмая-елмая, Дәүләтьяровка нәрсәдер сөйләп утыра иде. Дәүләтьяров та елмайган, ләкин аның иренжәре генә көләләр, ә чандыр йөзе, таш кебек, катып калган һәм хәрәкәтсез иде. Менә ул аяк,-үрә басты да, буынлыбуынлы озын бармаклары белән өстәлгә таянып, кешеләрнең утырышып бетүләрен көтеп тора башлады. Утырышып беткәч, пыяла артына яшеренгән күзләрен кешеләр өстеннән йөртеп чыгып, җыелышны ачып җибәрде, көн тәртибен раслатты, докладчыга сүз бирде. Докладчы Курманаев, урыныннан торып, стаканга колт-колт су салды, эчте һәм кулъяулыгы белән иреннәрен сөртеп алды. — Хөрмәтле иптәшләр! — дип башлап җибәрде ул. Аның сүзләренә караганда, Корнилов фетнәсендә Вакытлы хөкүмәтнең тамчы да гаебе юк иде; союзникларның да гаебе юк иде; бөтен нәрсәдә генерал Корнилов белән генерал Крымов үзләре генә гаепле иделәр. Алар икәү, бигрәк тә Корнилов, власть башына менү белән шашынып йөргәннәр. Корниловның диктатор буласы килгән. Ә инде министр Керенский белән авыз чайкап, ул да заговорда катнашкан дип лыгырдаучылар бар икән, бу, әлбәттә, оятсыз провокация! Эсерлар партиясенең халык алдында авторитетын төшерергә теләү генә бу! — Биредә туп-туры әйтергә кирәк, — дип дәвам итте докладчы, түтәбрәк битен яулык белән сөртеп, — большевиклар Корнилов фетнәсе уңае белән сәяси капитал җыеп калмакчы булалар: гаеп эсерларда, имеш; гаеп меньшевикларда, имеш; юк, дибез без, андый агитация белән генә эсерлар партиясен халык күзеннән төшерә алмаслар! —- Димәк, газеталар ялганлыйлар? Димәк, Керенский заговорда катнашмаган? — дип, кемдер сүз арасына килеп кысылды, — әллә докладчы дөресен сөйләргә куркамы? Бөтен кеше тавыш килгән якка борылып карады: сүз кыстыручы Егоров иде. Ул баядан бирле докладчы белән эченнән бәхәсләшеп утыра иде. Курманаев, бөтенләй оятсызланып, большевиклар өстенә пычрак ыргыта башлагач, ул әйтмичә түзә алмады. Председатель, Егоровны тәртипкә чакырды да, бүленеп калган докладчыга борылып, — Дәвам итегез,—диде. — Монда кайбер кешеләрнең нервлары чыдамады, — дип башлап китте Курманаев, — утырган җирдән кычкырырга тотындылар. Митинг дип белделәр ахыры... — Кирәкми, полемикага кермәгез,—дип пышылдады Дәүләтьяров. Курманаев, большевиклар бакчасына тагын бер-ике таш ыргытты да, докладын тәмамлый башлады. Ниһаять, бетереп, кызарынган, тирләгән битләрен яулык белән сөртәгсөртә, урындыгына килеп утырды. Егоров белән Васильев прениегә калмадылар. — Нигә алар белән бәхәсләшеп торырга? — диде Васильев, Егоров белән янәшә*атлап, — доклад—бик наивный, политикадан бөтенләй хәбәрләре булмаган кешеләрне генә мондый демагогия белән алдарга мөмкин. Дөресен әйткәндә, үз сүзләренә үзләре дә ышанмыйлар бит алар. — Нинди нахальный демагог, — дип куйды Егоров. — Я, Филипп Иванович, — сау булып тор: мин уңга... — Тукта, тукта, — диде Васильев, Егоровның кулыннан тотып,—бөтенләй онытканмын: хәзер Серебряков янына керәбез, анда безне көтәләр...
70 
 
Кем көтә? — Якуб Сагтарпч. — Ул мондамыни? — Монда. Киттек. һәм алар, озын, текә баскыч буйлап аска таба төшә башладылар. Васильев, Иделгә таба күрсәтеп, — Карале, Федор Николаевич, — диде. Болыт кызыллыгы тигез су өстенә ал шәүлә булып төшкән иде; пристань мачтасында ут кабынган; маякчы карт, аргы яктагы бакенның фонарен кабызып, кире кайтып килә иде. Пристаньга кереп, сулга борылдылар. Серебряковныц ишеге бикле иде. Шакылдаттылар. Эчтән: «Кем?» дигән тавыш ишетелде: — Без, ачыгыз! Урындык күчергән тавыш ишетелде. Ишек ачылды. Якуб белән Серебряков куырылган балык ашап утыралар икән; икесе дә күлмәкчән генә, изүләре ычкындырылган... — Әйдәгез, өстәл янына рәхим итегез, — диде Серебряков. — Кая инде монда рәхим итәргә, — дип Егоров көлеп җибәрде: — бүлмәң кабер кебек тар, кысан, утырам дисәң урындыгың юк... — Кил, менә минем тезгә утыр. — Әнә Филипп Ивановичны утырт тезеңә, — диде Егоров, — ул кечкенә, җиңел, мин я тезеңне сындырырмын. — Шайтан куштымыни сиңа ат кадәре булып үсәргә? Кил менә сандык өстендә утыр алайса, — дип, ул кровать астыннан яшел сандык тартып чыгарды да, аны өстәл янына башы белән утыртып куйды. Егоров сандыкка атланып утырды һәм, бер балыкны урталай сындырып, ашый башлады. — Кайчан өйләндерәбез инде үзеңне? — диде ул Серебряковка карап, — ичмаса, кеше шикелле тора башлар идең. — Кызлар яратмыйлар бит, — дигән булды тегесе, — кулың юк, диләр. Якуб, бармакларын кәгазьгә сөртә|-сөртә, әйтте: — Ягез, сөйләгез: докладта ниләр ишетеп кайттыгыз? — Әнә дядя Филипп сөйләсен, — диде Егоров. — Аның нәрсәсен сөйлисең инде? һаман шул иске җыр: янәсе, большевиклар начар, ә без — эсерлар белән меньшевиклар — бик тәти кешеләр. — Ә менә миңа Казаннан нәрсә язалар, — дип, Якуб кесәсеннән бер конверт чыгарды, — Петроградта Совет большевиклар кулына күчкән, Москвада да... Барлык җирдә халык эсерларга, меньшевикларга кул селти, ди. Советларны яңадан сайлау кампаниясе башлады, ди. Ничек уйлыйсыз, иптәшләр, безнең мондагы Советны яңадан сайларга вакыт түгелме? — Күптән вакыт! — Үзегез беләсез, — дип дәвам итте Якуб,— хәзер безнең, бик зур булмаса да, үз оешмабыз бар; авыл белән элемтәбез бар; крестьяннарның күпчелеге, һичшиксез, безнең арттан барачак, чөнки эсерлар җир мәсьәләсендә аларны алдадылар. Мин болай итмәкче булам. һәм ул үзенең планын сөйли башлады: — Башлап тиз генә Казанга барып киләм. Бер мәсьәләне хәл итеп кайтырга кирәк: иске Советны сугышып алабызмы әллә, искесен тамырында черергә калдырып, яңаны сайлыйбызмы? Аннан ’ кайткач, авыл коммунистларын җыярбыз: киңәшербез, планны расларбыз... Заводта Васильев уздырыр. Анда бик авыр булмас. «Волга»да кыенрак булыр- Хәер, Серэбряков егетләре булышырлар. Нефтянкада — Егоров үткәрер. Авылны мин үземә алам. Бөтен авыл коммунистларын эшкә тартырга туры килер. Шунсыз ерып чыгып булмас.
71 
 
Тыштан кемдер шакылдатты. Бөтенесе дә, кинәт тынып, ишеккә таба борылдылар. Серебряков якын килеп сорады: — Кем ул? Тыштан җавап бирделәр. — Үзебезнекеләр! — диде Серебряков. Ишек ачылды. Тыштан бер матрос килеп керде. — Филипп Иванович, — диде Серебряков, — Васильевка борылып, — винтовкалар килеп җитте, нишлисең: хәзер үк алып китәсеңме? — Хәзер үк, — диде Васильев. — Алайса көймәгә рәхим ит. һәм, матроска таба борылып, өстәде: — Менә шушы кеше кушкан җиргә илтеп куярсыз. Васильев белән матрос чыгып китте. 36 Казанда Якубка әйттеләр: «Советыгыз була торып, нигә сезгә яңаны оештырырга? Тазартыгыз искесен меньшевиклардан, эсерлардан, милләтчеләрдән... Үткәрегез сайлау!» с Шундый киңәш алып кайтты Якуб. «Димәк, көчләрне сынашып карыйбыз икән»,—дип уйлады ул. Кирпеч заводыннан башлап җибәрделәр. Депутат Васильев эшчеләр җыелышында отчет ясады. Җыелыш волость Советының эшен—революциягә аяк чала торган эш дип тапты, Советтагы меньшевикларны, эсерларны революциягә хыянәт итүдә гаепләде. Советны һич кичекмичә яңадан сайлауны таләп итте. Җыелышның карарын шул көнне үк Советка илтеп тапшырдылар. Шундый ук җыелыш «Волга»ның нефть хуҗалыгында да үткәрелде. Нефтьчеләр каты сүзләрдән һич тартынып тормадылар. Советның җитәкчеләрен «демагоглар» дип, «ялган вәгъдә өләшүчеләр» дип атадылар. Җыелышка Совет председателе Дәүләтьяров үзе отчет белән килгән иде. Эшчеләрнең ачы телле усал чыгышларын тынлап утырганда, аның ябык, ак чыраенда бераз гына да үзгәреш күренмәде: ул үзенең тойгыларын авызлыклый белә иде, күрәсең. Якуб әле Казаңнан кайткач ук җитәкче Үзәк членнарын җыйган иде. Алар бөтен авыл коммунистларын аякка бастырдылар. Авылдагы җыелышлар тагын да шаушулырак булып үттеләр. Отчет ясаучы депутатларга бик күп шелтәләр ишетергә туры килде: теге наказ ник үтәлмәде, бу наказ ник үтәлмәде? Ничек итеп ышанырга сезгә моннан соң? Ике атна буе барды бу җыелышлар. Депутатлыкка кандидатлар күрсәткәндә, кайбер авыллар ике-өч төркемгә аерылып, үзара сугышып бетә яздылар. Баштарак меньшевиклар, бигрәк тә эсерлар, барлык авылларда диярлек зур-зур докладлар белән чыгып, вәгъдәләрне бик юмарт өләшә башлаганнар иде. Ләкин вәгъдәләрдән туеп беткән крестьяннарның «якты чырай» күрсәтергә бик ашыкмауларын күргәч, алар тактиканы кинәт үзгәрттеләр: волостьтагы иң бай авылларны сайлап алып, бөтен агитация эшен шул авылларда гына алып бара башладылар. Саралан — шундый авылларның берсе иде. Дәүләтьяров белән Курманаев, үзләрен шушы авылдан сайлатырга уйлап, Сараланда агитацияне бик куерттылар. Җыелыш саен большевикларны сүктеләр, алар өстенә әллә нинди пычраклар ыргыттылар, ялганнар яптылар: имеш, большевиклар мөселман динен бетерергә, мәчетләрне ат сарае итәргә, муллаларны, байларны талап, аларның малын русларга өләшергә телиләр. Ә менә Дәүләтьяров белән Курманаев, янәсе, шул каһәр төшкән большевикларга каршы көрәшәләр һәм үлгәнче көрәшәчәкләр, чөнки, имештер, изге мәчетләрнең ат сараена әйләнгәнен күргәнче үлгәнең яхшырак.
72 
 
имештер, татар бае, урыс бае белән чагыштырганда, бөтенләй ярль: дәрәҗәсендәге кеше ул, һәм, гомумән, татарлар арасында байлар юк, оер-нке бай бар икән, алары да кеше талап, кеше эксплоатацияләп баемаганнар, имештер, татарның бае ни дә, ярлысы ни,— барысы ла бер Мөхәммәт өммәтеннән... , ПГушындыи ачыктан-ачык демагогиягә корылган агитация аркасында. Сараланда эш шуңа барын җитте, авыл җыелышында Дәүләтьяров белән Курманаевка бөтенләй тел тидерергә ярамый башлады. Бер тапкыр Якуб. Сараланга килеп, аларга каршы һәм, гомумән, эсерларга, мил- ләтчеләргә каршы бик усал итеп сөйләгәч, кулаклар Якубны хәтта кыйный яздылар. Шундый хәтәр минутта үзен тота белмәгән булса, бәлки, кыйнаган да булырлар иде. Ләкин ул үзен бик нык тотып, кыен хәлдән исән-сау котылды. Якуб белән Шәрифҗан үз авылларында сайландылар. Кирпеч заводы тагын Васильевны сайлады. Нефть хуҗалыгыннан Егоров үтте. Дәүләтьяров белән Курманаевны Саралан сайлады. Большевиклар үз эшләренең нәтиҗәсе белән канәгать калдылар: волость Советына сайланган илле депутатның утызы алар күрсәткән кешеләр иде. — Бу— зур җиңү, иптәшләр,—диде Якуб, сайлау кампаниясенә йомгак ясаганда. Ләкин Советның президиумын сайлаган чакта, Дәүләтьяров белән Курманаев бу җиңүне юкка чыгарырга тырышып карадылар. Дәүләтьяров президиумны җиде кешедән сайларга тәкъдим итте. Курманаев аның тәкъдимен яклады. Аларның исәбе бик гади иде: большевикларга өч урын биреп, үз партияләренә икешәрдән дүрт урын алырга һәм. шулай итеп, президиумны үзләренеке итәргә... Ләкин Якуб үз тәкъдимен үткәрә алды: президиум биш кешедәй сайланды, аларның өчесе большевик иде. Якуб председатель булып үтте. Аның урынбасары булып Дәүләтьяров сайланды. Соныннан Якуб әйтте үзенең иптәшләренә: — Бер казанга ике тәкә башы! Сыешып тора алмам мин Дәүләтьяров белән. Көз җитте. Явым-төшемсез көннәрдә кояш әле матур гына җылыта, ләкин андый җылы, коры көннәр инде бик сирәк булалар. Иртәләрен аппак кырау төшә. Агачлар саргайды. Хәер, имәннәр әле ямь-яшел һәм, салкын яңгыр астында иңбашларын салындырып, юаш кына басып торалар. Ләкин өрәңгеләр, усаклар инде сап-сары, хәтта кып-кызыл булдылар, әйтерсең лә кайнар ялкын чолгап алды үзләрен. Ә алмагачлар инде бөтенләй ялангач калдылар: бичараларның шәрә ботакларыннан салкын тамчылар тамып торалар. Ындырларда чабагач тавышлары ишетелә, сары саламнар өелеп тора; симез ак казлар иртән тезелешеп күлгә китәләр, кичен тезелешеп күлдән кайталар. Сыерчыклар, кара болыт булып, кыр өсләрендә очып йөриләр, тау битләренә ябырылалар. Аларның кайберләре, кояшлы көннәрдә авылга кайталар да, өй кыекларында сайрап, җилпенеп, туган илләре белән саубуллашып китәләр: исәнсау әйләнеп кайтыгыз, җан кисәкләрем!—дип әйтәсе килә аларга. Шундый кояшлы, сыерчыклы көннәрнең берендә авылга Якуб кайтты. Волость Советына председатель итеп сайланганнан, бирле авылга беренче кайтуы иде аның. Соңгы вакытта эше бик күп булды Якубның. Советта Дәүләтьяровлар белән бик каты сугышырга туры килде аңа. Большевикларның бер генә тәкъдиме дә талаш-тартышсыз кабул ителмәде. Бигрәк тә алпавытларның җирләрен, авыл хуҗалыгы машиналарын, терлек-туарларын исәпкә алу, алариы саттырмау, әрәм- шәрәм иттермәү мәсьәләсен куйгач, Дәүләтьяров белән Курманаев Советта тавыш чыгардылар: янәсе, алар алпавыт малын конфискация
73 
 
ләүгә принципта һич каршы түгелләр, ләкин бит һәр эшнең үз вакыты, үз тәртибе бар лабаса; әгәр һәр волость Советы үз белдеге белән алпавыт җирен, алпавыт малын ала башласа, бу инде иң начар мәгънәдәге анархия булачак, әгәр без крестьяннарның табигый комсызлыгына юл куеп, бүген алардан алпавыт малын талатсак, иртәгә алар авылдагы һәрбер хәлле кешене, ә берсекөнгә берсен-берсе талый, суя, үтерә башлаячаклар. Якуб, мондый чыгышларга җавап биргәндә, Курманаевка, Дәүләть- яровка һәм алармы яклаучыларга әйтте: — Сез, хөрмәтле әфәнделәр,—диде ул аларның йөзләренә туп-туры карап, — анархия, талау, үтерү кебек куркыныч сүзләр артына яшеренеп, асылда алпавытларны, кулакларны яклыйсыз. Әйе, әйе, гаҗәпләнгән булып кыланмагыз, яклыйсыз! Авылда революциягә каршы көрәшәсез! Сезнеңчә, революция инде артык җәелеп китте, аны күптән авызлыкларга һәм туктатырга вакыт, шуңа күрә сез крестьяннарның революцион омтылышларым анархия дип, башбаштаклык дип атыйсыз, аларга каршы көрәшкә чакырасыз... Бик озак тартышулардан соң, ниһаять, большевиклар үз тәкъдимнәрен үткәрделәр. Совет карар чыгарды һәм, шушы карар буенча, алпавытларның бөтен малы исәпкә алынды; исәпкә алынган малны уттан, талаудан, әрәм-шәрәмнән саклау өчен, чаралар күрелде. Алпавытлар тыштан Совет карарына буйсынган кебек булсалар да, астыртын бу карарга каршы сугыш ачтылар. Совет исемлегенә кергән малны сату, яшерү һәм хәтта, ачу итеп, вату-җимерү башланды. Аны саклап калу өчен, ниндидер кискен чаралар күрергә кирәк иде. Якуб. Совет президиумын җыйды да, мәсьәләне кабыргасы белән куйды: бер көн дә кичекмичә, бөтен малны авыл Советларына бирергә, югыйсә, — диде ул, — алпавытлар ул байлыкны кулакларга сатып, яшереп, харап итеп бетерәчәкләр. Президиумның күпчелеге Якуб тәкъдимен яклады һәм үзенең резолюциясендә әйтте: «бу карарны чын революцион тәртип белән тормышка ашыру өчен, президиум членнарын авылларга җибәрергә»... Якуб үзенә берничә авылны сайлап алды: ул авыллар арасында «Таулар» да бар иде. Авылга килеп төшүгә, ашыктырып Совет членнарын җыйдырды һәм волость Советының карарын сөйләп бирде. — Менә шулай итеп, күрше-тирәдәге алпавытларның бөтен байлыгы авыл советларына биреләчәк, — диде^ул. — Ә җир?—дип сорады Гафият. Җир — яз башыннан. Җир белән генә чикләнмичә, — диде Якуб, — алпавытның атларын да, авыл хуҗалыгы машиналарын да, арбаларын, камытларын, дилбегәләрен, — кыскасы барлык хуҗалык әйберләрен алып кайть!рга кирәк булачак. Бу фикер халыкка бик ошады, ләкин мондый эш өчен «баш кәтер китмәсме икән соң?», дип пошындылар. Бертөрлесе ачыктан-ачык әйтте: Нигә безгә күрәләтә башны таш капчыкка тыгарга? Үзебезгә тигән җирне алырга да бетте-китте. — Ярый ла синең атың бар, сбруең бар, — диде Миңнулла сикереп торып, — ә мин ул җирне нәрсә белән тырнармын: шушы озын кулларым беләнме? Булгач-булгач бөтенесе дә булсын. — Синең бернәрсәң дә булмаганга без гаеплемени? — Эш гаеплектә түгел, — диде Якуб, кешеләргә кабынып китәргә ирек бирмичә, — җирсезне җирле иткән кебек, атсызны атлы итәргә кирәк. Безнең бурыч шул. — Дөрес!—дип кычкырды Миңнулла. — Аларга ни? Алар үз манараларыннан торып сөйлиләр: аларның аты бар. чәчүлекләре бар, җир
74 
 
Кирәк аларга хәзер! Ә безнең ише атсыз да, тунсыз да кешеләрнең нужасы башкарак: ат кирәк безгә, ат! Кемдер әйтеп салды: — Атың бар ич синең, Миңнулла! — Мыскыл итмәле, зинһар! Кара син аны: алпут атлары турында сүз купкач, атсызлар исемлегенә язылды: хәйләкәр төлке... — Якуб әйтә, — дип тотынды Гафият, — алып кайткан нәрсәңне үзеңә алма, Советка тапшыр, ә Совет кая куясын үзе белер, ди. Бу ничек була инде? Мин алып кайтам да Совет аны өләшә буламы? Юк инде, Якуб кордаш, кем нәрсә алып кайта, шул алып кайтучының үзенә булсын. — Әйе, шулай булсын ул булса, — диделәр Гафият яклылар. — Алай үзеңне генә кайгыртма син, Совет члены булсаң, — дип, бишмәт өстеннән кызыл эзәр бәйләгән бер карт күтәрелде, — янәсе, ул бара да, бер арба мал төяп, келәтенә алып кайтып бикли. Аңа булгач бүтәннәр ник шунда чәнчелеп китми. — һәр кеше үзе өчен барсын! — Алай: кеше өчен кеше йөрмәс ич! — Туктагыз! Бабайга сөйләп бетерергә ирек бирегез,—диде Якуб, кызып китүчеләрне туктатырга тырышып. — Менә шул:—диде кызыл эзәрле бабай, — бөтен авыл белән барып, дөбердәтеп алып кайтырга да җан башыннан бүләргә! Юкса Гафият үзенә барса, мин үземә барсам, атсыз фәкыйрь тагын үзенең кара сакалын тотып калачак. — Фәкыйрьгә, мескенгә, алып кайтып кулына тоттырырга, ә ул мич башында ятсын — шулаймы? — Ул мич башында ятмас! Миңнулла абзый, синең фикер? — дип сорады Якуб. — Минем фикерме? Синеке ничек булса, минеке шулай, Якуб энем. Алып кайтып өләшергә дә — очын суга! — Суга түгел — утка!—дип, Гафият төзәтеп куйды. Мич янындагы скамьядан, Шәрифҗан күтәрелде. — Синеке ничек — минеке шулай, дигән буласың,—диде ул, Миңнуллага таба борылып, — син Якуб абыйны бөтенләй аңламадың. Ул әйтә: алып кайткан байлыкны, әйтик, атларны, сабаннарны сбруйларны, сугу машиналарын җан башыннан бүлешмичә, бөтен авыл белән файдаланыйк, ди. Менә ничек ди ул Якуб абый. — Дөрес,—дип Якуб аяк-өс калыкты. — Машина кебек зур әйберләрне бүлешмәскә, бәлки бөтен авыл милкенә әйләндереп, җәмәгать белән файдаланырга кирәк. — Аларны кехМ карар? — Ә күперләрне кем карый, җәмәгать күлләрен кем карый, каберлекне?.. Җәмәгать карый түгелме? Моны да җәмәгать карыячак. Аннары, һәр кеше үзе бара да алып кайтып келәтенә бикли, дигәнгә мин бөтенләй каршы. Алпавыт малы синең малың түгел ул, ә халыкныкы! Аңа безнең ата-бабаларыбызның маңгай тире сеңгән. Алып кайтып, үз :<еләтенә яисә үз абзарыңа бикләргә хакың юк синең... — Алпавытның хакы булган ич? — Соң син бит алпавыт түгел, Гафият кордаш,—диде Якуб. Көлешеп алдылар. — Ул бик булыр иде дә бит... — Гафият алпавыт булганда мин губернатор булырмын әле, — диде кайсыдыр көлеп. — ... Үзеңә алып кайтып бикләргә хакың юк синең,—дип, Якуб сүзен дәвам итте — Әйтик, син ат алып кайттың, ди, яисә —сыер... Ә синең атыц да бар, сыерың да бар... Ә берәүнең бернәрсәсе дә юк.  
75 
 
— Әлеге дә баягы сүз: берәүнең бернәрсәсе дә булмауда без гаеплемени! — Әй, ташласагыз ла!—дип, Миңнулла тагын урыныннан сикереп торды. — Аюны әле тотканыгыз юк, ә инде тиресен бүлешә дә башладыгыз. — Утыр әле, Миңнулла абзый, — дип, Якуб Миңнулланың иңбашына басты. — Менә, Гафият кордаш, син очын утка сал, дип кычкырдың. Алпавыт утарына ут төртергә чакыру, дип аңлыйм мин моны. Нигә безгә халык байлыгына ут салырга? — Якуб дус, карап-карап торам да, син гел миңа бәйләнәсең әле бүген... әйткәнмен икән, ялгыш ычкынгандыр, — дип, Гафият мәсьәләне уенга борырга тырышты. —• Әйтсәм әйтим инде; Гафият кордаш, авырга алма, — диде Якуб, Гафияткә туптуры карап, — син бүген кулаклар сүзен сөйләп утырдың. Әйе, әйе, күзләреңне түгәрәкләндермә! Төя дә кайт, төя дә кайт, үз келәтеңә бикләп куй. Кем өчен файдалы бу? Малик өчен, Гафият кордаш! Ул берьюлы биш ат белән барыр да төяр дә кайтыр. Шулай итеп, хәлле кешеләр ташып бетерерләр дә ярлыларга тагын куян колагы гына калыр. Безнең теләк башка: ярлыны атлы итү, сыерлы итү, — менә безнең теләк. — Теләгең изге, Якуб дус. Тик барыбер ярлыны атлы итә алмассың син. Ат асрарга ярлының хәленнән килми аның. — Аты булгач, азыгы да табылыр, Гафият кордаш. — Әнә Миңнулланы ал: кәҗә бәрәне хәтле атын да туйдырып чыга .алмый. 7 — Ат үзен үзе туйдыра ул. — Ярый, сөйләштек, аңлаштык, — диде Якуб,’—без болай итәрбез: көнен билгеләгәннән соң, илле-алтмыш арба төнлә белән юлга чыгар; егерме биш арба — икмәк амбарлары янына, калганнары алпавыт утарына барырлар; ут-фәлән төртмәскә; бернәрсәне дә җимермәскә; вак- төяк әйбер — үзеңә, зурысы — җәмәгать файдасына. Тагын ниндн тәкъдимнәр? — Күрше авыллар белән сугышып бетмәбезме? — Сугышмабыз: аларга да җитәр, безгә дә җитәр... — Ярый ла, алпавыт, мәгез, алыгыз, дип торса... алай дип тормаса? . — Без бит коры кул белән бармыйбыз,—диде Якуб, Шәрифҗан ягына борылып, — әнә безнең командир: аның армиясе алпавытка авыз да ачтырмас... Шулай бит, Шәрифҗан! Миңнулла, урыныннан торып, Якуб янына килде. — Кара әле,-Якуб энем! — Нәрсә сиңа, Миңнулла абзый? — Үзеңә генә бер сүз әйтәсем бар иде. — Әйт, биредә ятлар юк ич. — Колагыңа гына... Гафият, түзә алмыйча, көлеп җибәрде. — Бу нинди серләшү инде тагын, кызлар шикелле... — диде ул. Миңнулла Якубка елышты һәм, аның колак турысына иелеп, — Якуб энем, берәр ат... тияр бит миңа да? — дип пышылдады. — Тия, Миңнулла абзый, менә дигәне тия, — диде Якуб елмаеп,— хәзер Совет членнары — минем янга, бүтәннәргә кайтырга була. 
37 Кар төште: өй түбәләре ап-ак булды, урамнар ап-ак булды. Авыл эче яктырып китте. Кечкенә чаналар тартып, чаңгылар бәйләп, малайлар урамга чыктылар. Кичә генә көз иде, пычрак иде, бүген кыш, суык, ап-ак кар...


 
Ләкин бу кышның гомере бик кыска булды. Иртә белән исә баиг .чаган жылы җил төш вакытына бөтен карны эретеп ташлады: аннары төн буе яңгыр яуды, иртән урамнарда кеше аяк басарлык булмады' хатын-кызлар, итәкләрен тотып, читән буйларыннан, койма яннарыннан гына йөрделәр. Озакламады, тагын суытты: өй түбәләреннән боз бармаклары салы’ лып төште; аяк асты тайгакланып катты; кешеләр, кулларын җәеп, бпегәнсыман йөрделәр. Авыл төрле хәбәр белән тулды: алпавытның икмәк амбарларын таларга баралар икән; шуның өчен, өй борынча капчык җыялар икән- Совет председателе Якуб әйткән, ди: алып кайткан икмәкне иң әүвәле ярлы-ябагайга өләшәчәкбез, капчыкларыгызны китерегез, дип әйткән, ди. Үзен ярлы дип санаган бөтен кеше капчыгын Советка илтә, ди. Фатыйма да, берничә капчык тоттырып, Хәлимне Шәрифҗан янына йөгертте. Хәлим тагын бер кочак яңалык алып кайтты. Мышкылдап килеп керде дә, . — Әни, әй күрсәң иде! — дип кычкырып җибәрде Хәлим, — абыйлар урамына арбалылар җыелган! Үтәр дә хәл юк. Гафият абзый ике ат җиккән, Миңнулла бабай да үзенең кәҗә бәтие белән шунда! Малик абзый биш арба белән килгән! Алпут игенен бер үзем төяп кайтам. дип әйтә, ди. Кич белән, караңгы төшеп, йолдызлар кабынгач, Хәлимнәр турысыннан арбалылар агыла башлады. Урам бер туктаусыз дөбер-дөбер, дөбер-дөбер итеп торды. — Исән-сау гына әйләнеп кайтсыннар инде, — диде Фатыйма һәй көрсенеп куйды. — Әни ник уфылдыйсың? — Болан гына. Әтиең бик вакытсыз үлеп китте. — Кайгырма, әни! — диде Хәлим, анасының аркасыннан кочып.— Елама. Яле, күзләреңне сөртик. Менә шулай. Кайгырма! Зур булгач, мин сине түр башына гына утыртырмын. Бөтен эшне үзем эшләрмен. Телисеңме: иртәгә алпут амбарыннан бер пот бодай күтәреп кайтам? Телисеңме? Төнлә куркыныч ул, ә көндез тамчы да куркыныч түгел. Ә? Урын җәеп, юрган астына кереп яткач, Хәлим бик озак вакыт йоклый алмады. Анасы йоклап киткәч тә, ул әле һаман уяу ятты. Менә тизрәк үсәсе, олы кеше буласы иде. Кем хәтле? Якуб абзый хәтле! Ул вакыт алар, хәзерге кебек, ачлы-туклы тормаслар иде. Якуб абзасы хәтле булса, ул бүген, кешедәр алпут бодаен капчык-капчык төягән чакта, өйдә, юрган астында ятмаган булыр иде. Ничек итеп тизрәк үсәргә соң? Анасы әйтә: кулымнан килсә, мин сине колагыңнан тартып үстерер идем, ди. Колактан тартканга гына кеше үсә торган булса, Хәлим инде күптән багана хәтле булган булыр иде: хәлфә абыйсы аз тартмады аның колагыннан. Үсеп җиткәч, алма сатып, башта ат алыр* га кирәк булыр, аннары сыер. Кәҗә алырга ярамый: бакчага керә ул, алмагачларны кимерә... Урамда арба шыгырдавы һәм сөйләшкән тавышлар ишетелеп кипе. Кайта башладылар ахры. Хәлим, сикереп торып, караңгы тәрәзәгә капланды: еракта, алпут утары өстендә, кызыл җәймә шикелле җилфердәп, ялкын чайкала иде. — Әни, әни, дим, пожар! Хәлим әнкәсен уята башлады. Ә? Нәрсә? Пожар! Кайда? Кемнәр яна? Фатыйма, сикереп торып, чөйдәге бишмәтенә йөгерде. Кайда, кемнәр? Күрше авылда, әни...

77 
 
Әй, юньсез! Котымны алдың! Тфү, тфү... һәм ул, бишмәтенең бер җиңен кигән килеш, сәкегә килеп утырды, каушаудан аның кинәт хәле киткән иде. — Алпут утары яна ич,—диде ул тәрәзәгә килеп караганнан сон, төрткәннәрдер... Халык бик ут белән шаяра башлады... Урамда һаман арба тавышы, ат тоягы тавышы, кешеләр тавышы ишетелә иде. — Безнең авылныкылар кайталар, — диде Фатыйма караңгы тәрәзә аша урамдагы атларны, арбаларны күрергә тырышып. — Авыр атлыйлар, бик күп төягәннәр ахыры... Я, сип ник йокламыйсың? — Әни, иртәгә мин дә алпут утарына барам. — Анда сиңа ни калган? — Бодай алып кайтырмын. — Әй, юләр, юләр,—дип, Фатыйма улын кочаклап алды, — калдырганнардыр инде сиңа анда бодай! — Әни, барыйммы? — Я, ярый: барырсың, йокла! Иртәгесен Хәлим, бишмәтен, бүреген, биялиләрен киеп, ишек бавына тотынгач, анасы: — Караны, берәрсе бәреп үтермәсен үзеңне,—диде. — Әдәм булдым дигәндә генә әрәм булырсың. Бар, озак йөрмә. Көн аяз һәм суык иде. Хәлим, басу капкасыннан чыкты да, кулларын тиз-тиз селтәп, җилгә каршы атлый башлады. Ул әле ерактан ук күрде: алпавытның бакча эчендәге чүлмәк башлы, күп морҗалы зур йорты юк иде инде. Барып җиткәч, Хәлим төтәп яткан кара бүрәнә ләргә, корымланып беткән зур пичләргә, яртылаш янган агачларга карап, бик озак басып торды: «Нинди әйбәт өйне әрәм иткәннәр!» Җәй көне, бер качкын бозау артыннан куып йөри-йөри, Хәлим, шушы бакча янына барып җитеп, койма ярыгыннан караган иде. Әле дә исендә: агачлар арасында ак күлмәкле, ялангач муенлы бер кыз белән биленә кылыч таккан, иңбашлары ялт-йолт итә торган бер кеше йөри иде. Хәзер бу бакча Хәлим җәйли күргән бакчага бөтенләй ошамый: агачлар ялангач һәм кап-кара; аяк асты сары яфрак белән тулган; каен башларында җил үкерә. «Кайда икән соң монда бодай амбарлары? Як-ягына каранып, Хәлим шулай бер урында таптанып торган чакта, күмерләр өстендә бер кеше күренде. Ул, иелеп, нәрсәдер ала да әй- ләндергәләп карый, шуннан соң я кесәсенә сала, я кире атып бәрә иде. «Янган кадак җыя», дип уйлады Хәлим. Үзенең әле бернәрсә дә алмаган булуын исенә төшереп, тагын як-ягына каранып куйды: «Кайда булган соң боларның иген амбарлары?» Теге к,еше дә Хәлимне күрде бугай, чөнки, туктап, бераз аңа таба карап торды. Хәлим дә аңардан күзләрен алмый иде. «Аксак кешедер ахыры, әллә агач аяклымы?» Ярым солдатча киенгән бер ят кеше тыйтаклый-тыйтаклый, Хәлим янына килеп җитте. — Нишлисең монда, малай? Ят кешенең кара мыегы, ябыштырып куедган кебек, ябык йөзенә бер дә килешми иде. Тукта әле, Хәлимнең бу кешене каядыр күргәне бар түгелме соп? — Ә мин сине беләм! — Ә мин сине белмим, — диде теге кеше. Әби исәпме? Намазлык өстендә йоклап киткән әби? Исәп. 0 син аны каян беләсең? Син миңа ат урларга әйткән идең. — Ат урларга!? Урлап бирсәң, икмәк бирәм, дигән идең.  
78 
 
— Нәрсә сөйлисең син, малай? — Бөтигә икмәк бирмәгән идең. — Ах, син әле шул малаймыни? Нишләп йөрисең монда? — Кадак җыярга килдем, — дип ялганлады Хәлим.Абый, син белмисеңме, алпутның иген амбарлары кайда? — Соңга калгансың, энем, — диде теге кеше, — төн буе ул амбарларны дүрт авыл бушатты: бер бөртек нәрсә калдырмаганнар. «Алай икән, — дип уйлады Хәлим, — соңга калганмын икән». — Нинди әйбәт өй янып көлгә әйләнгән, — диде ул, сүзсез торуны уңайсыз санап. — Әйләнсен, энем, әйләнеп кадалып китсен! — Ник? — Башың яшь әле, ашыкма: аңларсың. Кызык шушы олы кешеләр: берни булса, «башың яшь әле» дип, авызны каплыйлар. Аңламас Хәлим! Шуны да аңламагач! Алпут ышна жирен алган, болынны алган, көтү эчерә торган Биби күлен алган,— кешеләрнең ничек итеп ачулары килмәсен! Менә хәзер өенә ут төрткәннәр үзенең... — Ә сезнең авылда буржуйлар күпме? — дип сорады әлеге кеше. — Кемнәр дисең? — Байлар, кан эчүчеләр? — Кан эчүчеләр юк, ә байлар бар. — Берсенә дә ут төртмәдегезме әле? — Юк. Ник? — Кайткач ук әтиеңә әйт... — Әти юк шул минем. — Әниең? — Бар. — Әниеңә әйтерсең алайса: шундый-шундый бер аксак кешене күр- дем, ул әйтте: авылыгыздагы бөтен кан эчүчеләргә... — Кан эчүчеләр юк... — Ну, байларга... ут төртсеннәр, малларын таласыннар, дип әйтте диген. Ярыймы? Хәлим, аның сүзләрен уенга алып, көлеп җибәрде. — Ник көләсең? — Ут төрткән өчен башны кәтер җибәрәләр. — Җибәрмәсләр! Хәзер андый заман түгел. Әйт, ярыймы? — Ярый. — Кара әле!—дип, ул кинәт малайның җиңеннән тотты. — Ә менә син мондый җыр беләсеңме? — Нинди? — Ә менә тынла: Ташлыйк, туганнар, иске тормышны, Бу тормыштан безгә файда юк. Булса байлар белән тик түрәләр Аркабызда рәхәт күрәләр. Я, ишеткәнең бармы? Әһә! Менә шул-шул... «Бу тормыштан безгә файда юк». Анлыйсынмы? Безгә файда юк... — Анлыйм. — Аялыйсын, пычак,— диде ул кинәт көлеп җибәреп, — яшь әле син. Берпәрсә дә аяламыйсың. Я, сау бул! Амбарлар әнә теге якта, һәм ул ап-ак каен агачлары арасыннан еракка төртеп күрсәтте. Хәлим, сәерсенеп, аның артыннан карап калды: — Кызык кеше. Ут төрттегезме әле? ди. Юләр! Менә ул «кызык кеше» киткән якка чагын бер борылып карады: тегенең агачлар арасыннан тыйтаклап баруы күренеп тора иде.
79 
 
«Юләр», дип кабатлады Хәлим һәм, иелеп, җылы күмерләр эчендә актарынырга тотынды. Аннары ул иген амбарлары янына китте. Ишекләре каерып ташланган буш амбарлар эчендә көзге җил айкалып йөри иде. Әле бер ишеккә, әле икенче ишеккә башын тыга-тыга, каранып, эзләнеп йөри торгач, малай шактый бодай җыйды. Тагы да җыя алган булыр иде дә, бүтән авыл кешеләре килеп, Хәлим тапкан бодайны малайның күз алдында себереп алдылар. Әйдә, күргән-күрмәгәннәре шул булсын! Штан кесәсендәге кадакларны, көзге кисәген, ак саплы пычакны исенә төшереп, елмаеп куйды ул: аның бит әле әнә нинди байлыгы да бар! Туңып, ачыгып бетсә дә, бик шат кайтып керде Хәлим: ул да алпавытны таларга барды бит. Кара әле син аның кесәләрен, нинди бүлтәеп чыкканнар! Бер пычагы гына ни тора аның. Ә көзгесе? Аның кебек калын көзге бары тик алпавытта гына булгандыр. һәм менә Хәлим—төбенә бодай салынган капчыкны лап иттереп сәкегә куйды; аннары кесәдәге кадакларны, көзге кисәген . чыгарып салды. Ак саплы пычакны күрсәтми торырга булды ул. Бар алып кайтканың шулмы? — диде Фатыйма елмаеп. Менә хәзер пычакны күрсәтсәң дә була. — Кара әле! Ләкин анасының пычакка да исе китмәде. — Әй, улым, улым, — диде ул, — син дә барып йөргән буласын бит. Әнә Миңнулла бабаң бер үзенә өч баш ат алып кайткан. — Өч баш?! — Әйе. Сөлек кебекләр. — Әни, карарга барыйм әле? — Бераз җылын инде: күгәреп беткәнсең ич. — Туңмадым мин, әни. Валлаһи. Барыйм инде, ә? — Бар алайса... Әнисе әйтеп өлгергәнче, Хәлим чыгып та йөгерде: тәрәзәләрдә кара бүреге генә елтелт күренеп калды малайның. — Ир кисәге бит: шул тикле җиргә барып, күтәреп кайткан шу- шыларны... — дип, үз алдына сөйләнеп, Фатыйма көзге кисәген, бодайны, янган кадакларны, ак саплы пычакны кайсын кая тыгып куйды. Караңгы төшәр алдыннан гына кайтып керде Хәлпм. Өстен-башын да салып бетермәде, кычкырып сөйли дә башлады: — Әкрен! Нигә ул хәтле шаулыйсың? — Әни! Әни дим! Атлары — сокланып үләрсең! Берсе җирән кашка, берсе тимер күк, берсе, шомырт кебек, кап-кара. Өчесен дә ишек алдына, арбага бәйләп куйган. Тояклары белән җирне тырнап торалар. Капка төбендә — халык! Миңнулла бабай бер кешене дә ишек алдына кертми. Кулына арба кендеге тоткан: таралыгыз! ди, аю күрдегезме әллә ди. Берәүне дә атларга якын китерми. Мин читән өстенә менә башлаган идем дә кендек белән кизәнде: көш! Кая менәсең айда! ди. — Юләр!—диде Фатыйма, — ул тилегә калса сугар да... — Халык көлешә: «ачка үтерәсең бит син аларны!» дип кычкыралар. — Ә ул? — «Үтерми торсын әле, ди, мин аларның берсен сатам да калганнарына азык алам», ди. Халык арасыннан шунда кемдер кычкырды: «Ник. абзарыңа ябып куймыйсың аларны?» диде. Бик ябар иде дә Миңнулланың абзарына кәҗә генә сыя бит аның», дип көлештеләр. «Шушы арба янында ачка тилмереп үләчәкләр инде ул мескенкәйләр», диләр. Гафият абзый килде. Терсәкләре белән халыкны айкап, читән аркылы керә башлаган иде, ишек алдыннан Миңнулла
80 
 
бабай кычкыра: «якын киләсе булма, Гафият, ди, кендек белән сугармын», ди. — Менә әкәмәт! Тилергәнме әллә ул! Якуб абзыйга да кизәнде: «сорамагыз да бирмим дә», ди. — Ә Якуб абыең? «Әй, Миңнулла абзый, Миңнулла абзый, юләр саткан нәр- сә>—-диде Якуб абый. Читән аркылы сикереп төште дә, Миңнулла бабайдан кендекне тартып алып, бакча эченә атып бәрде. «Әллә атларыңны ашарлар дип беләсеңме, тиле!» ди. Аның артыннан Гафият абзый да керде. Атларның бер артына төште, бер алдына чыкты, тешләрен карагандай итте. «Маладис, /Миңнулла, менә дигәннәрен апкайткансың, ди, ничек өлгердең син, сукыр пәри?» ди. — - Әни, ашыйсым килә минем! — Хәзер аш өлгерә. Я, шуннан соң нәрсә булды? Малайлар кычкыралар: кәҗә бәтиеңне безгә уйнарга бир, аның сиңа кирәге юк инде хәзер», диләр. — Ә Миңнулла бабаң ачуланамы? — Юк, ишетмәде дә... Якуб абзый белән сөйләшеп тора иде. — Шуннан? — Аннары мин кайтып киттем. — Белмәдеңме соң: тагын кем нәрсә апкайткан? — Малик абзый биш арба бодай апкайткан, ди. — Гафият абзаң Миңнулладан көнләшкән алайса? Кайчан өлгергән диме? — Әйе. Сукыр пәри, ди. — Соң ул үзе дә икеме сыер, әлләничәме сарык апкайткан, ди түгелме соң? — Әни, ашыйсым килә! — Син анда киткәч, Якуб абзаң килеп китте, — диде Фатыйма, казанга токмач салып, — иртәгә бодай бүлешәбез: бик соңга калып килмәгез, дип әйтергә килгән... Ю кулыңны, хәзер аш сосам... Хәлим, лакан өстендәге кызыл, бакыр комганнан кулларын чылатып, тастымал башына сөрткәндәй итте дә, түр башына менеп утырды. ... Ашап бетереп, табынны җыеп алгач, Фатыйма, кабасын алып, орчык эрләргә утырды, Хәлим ниндидер китап укырга тотынды. 
38 Бер атна буенча авылның асты-өскә килеп торды: алпавыт малын бүлештеләр. Башта ике тәүлек Совет утырышында бик каты бәхәс барды: нәрсәләрне алып кайтучының үзендә калдырырга, нәрсәләрне, бүлешмичә, җәмәгать кулына тапшырырга? Игенчелек кораллары турында бәхәс әлләни озын булмады: аларны җәмәгать файдасына бирергә булдылар. Ләкин мәсьәлә атларны, сыерларны, сарыкларны бүлешүгә барып терәлгәч, ике көн, ике төи буенча тартыштылар. Эш хәтта якалашуларга хәтле барып җитте. Бәхәс барган арада, бертөрле кеше малын яшереп өлгерде, кайберләре сатып җибәрде. Шуннан Совет мондый карар чыгарырга мәҗбүр булды: «Вак-төяк нәрсәләрне: мәсәлән, савыт-сабаны, кием-салымны, өй җиһазларын һәм шуның кебек бүтән әйберләрне һәр кешенең үзендә калдырырга,— диелгән иде карарда. — Сыерларны, атларны, сарыкларны халык кулыннан җыеп, атсыз, сыерсыз кешеләргә бүлеп бирергә. Әгәр дә берәүдә сатып алынган алпут аты, алиут сыеры, алпут сарыгы табылса, — диелгән иде, — түләнгән хакын кайтарып бирмәстән, барысын да җәмәгать файдасына алырга». Шуннан сон сату-алу кимегәндәй булды, ләкин ваң-төяк нәрсәләрне яшерү, җиргә күмү һаман тукталмады, чөнки халыкның бертөрлесе 


 
•Советның карарына ышанып бетмәде: яшермәсеннәр өчен генә шулай әйтәләр, соңыннан барысын да алачаклар, дип уйлады. Совет членнарына тап төшерергә азапланулар булды: Шәрифҗан үзенә ике сыер, ике баш ат алган икән; Миңнулла үзенең бер атын да бирмәячәк икән; совет членнары алпутиың бөтен байлыгын үзләренә алмакчы булалар икән, шуңа күрә бөтен терлек-туарны җыйдыралар икән. Төрле гайбәтләрнең буласын алдан ук белгән Якуб башлап Совет членнары алып кайткан малны бүлү мәсьәләсен куйды. Гафият ике сыер, ун баш сарык алып кайткан иде. Аның бер сыерын, җиде сарыгын алырга ясадылар. Ул, шыгырдыйшыгырдый булса да бирде. Миңнулла да бик каты торып караган иде, ләкин аның да ике баш атын алырга булдылар. Утырышта шушы карар кабул ителгәч, Миңнулланың исән күзеннән чак кына яшь атылып чыкмады. Соңыннан халык телендә йөргән гайбәткә караганда, Совет утырышы беткәч, Миңнулла Якубка бик каты ялынган, имеш: «ичмаса, икесен калдырыгыз, гомер буена ат рәхәте күрмәдем, үләр алдыннан гына булса да ат рәхәте күреп каласым килә», дип инәлгән, ди. Якуб ана: «Миңнулла абзый, сиңа аның берсе дә бик җиткән, шунсы да киртәңә сыймый бит әле», дигәч, Миңнулла, күлмәген салып атып, аркасындагы камчы эзләрен саната башлаган, дн: «Менә шушының хакына гына булса да атларымны алмагыз», дип ялынып караган, ди. Алай да барып чыкмагач: «Әй, Якуб энем, Якуб энем, — дип әйткән ди, — мин сине дус итеп йөрдем, яз көне йортыңны казаклар җимереп киткәч, тукта, Якуб дусның юклы-барлы малын ташып бетермәсеннәр дип, үземнең такталарым белән, үземнең кадакларым белән ишекләреңне төзәттем, соңгы акчама Маликтан йозак сатып алып, үз кулым белән өеңне бикләп куйдым, ә син, яхшылыкның кадерен белмичә, бүген минем атларымны аласың», дип әйткән, ди. Якуб шуннан соң да ризалык бирмәгәч, Миңнулла абзагыз, өч атның кайсын алып калырга белмичә, атлар тирәсендә ярты сәгать йөгереп йөргән, ди: тегесен алса, бусы кызганыч; бусын алса, тегесе кызганыч! йөгереп йөри-йөри тәмам хәлдән тайгач, ишек алды уртасына утырган да, ди, кычкырып елап җибәргән, ди. Ялганмы, дөресме, — шундый сүзләр белән авыл тулган иде. Ләкин иң кыены алда иде әле: Советның карарын гамәлгә ашырырга кирәк иде. Якуб мәсьәләне авыл җыенына күчерде. Анда өр- яңадан тавыш, тартыш, үпкәләш башланып китте. Минекен ник аласыз да фәлән кешенекен ник алмыйсыз? Гомердә бер тапкыр алпут малын таладык, аны да кире җыялар. Бер-берсен күрсәтү башланды: фәлән кеше фәлән, фәлән нәрсә алып кайтты, аныкын сорамыйлар да, алмыйлар да, ә мин барлы-юклы бер сыер кәмәше ияртеп кайттым, аны да кире алалар. Берәүгә сарык бирелгән, ә аның сыер аласы килә. Икенчесенә сыер гына җитми, ат та кирәк: имеш, аның да кеше кебек, ат җигеп йөрисе килә. Бөтенесенең дә кулы сузылган, бөтенесе дә сорый: миңа да бирегез! Миңа да бирегез! Маликны өч тапкыр җыелышка чакыртып карадылар. Килмәде. Җибәрелгән кешеләр һаман бер җавап алып кайттылар: «Малик абза- гыз өйдә юк, өяз каласына китте. Бер атнасыз кайтмас». Ниһаять, авылның авторитетлы картларыннан өч кеше сайлап җибәрелде. Алар да, Маликның капкасыннан керә алмыйча, кире берылып кайттылар. Халык шау килде: ник безнекен аласыз да Маликныкын алмыйсыз? Аңа көчегез җитмимени? Ул, биш арбаны шыгырым тутырып, бодай алып кайтты. Бүлегез аныкын да! Шуннан соң хатын-кыз аркылы Маликка сүз ишеттерделәр: «Ике көн эчендә дүрт арба бодайны китереп тапшырмаса, безгә үпкәләмәсен: ындырындагы кибәннәрен сугып бүләбез.» Икенче көнне үк Малик егерме биш капчык бодайны китереп тапшырды. Килде — әссәламегаләйкем, димәде. Китте — сау бу- С ,с. Ә-. № 3 81 

я 
82 
 
 
лыгыз, дип әйтмәде. Капчыкларын туп-туры җиргә бушатты да, атларын кыйный-кыйнып, чаптырып кайтып китте. Дүрт көн инде, мал бүлешү бара. Дүрт көн инде, авыл өстеннәа шау-шу китеп торганы юк. Кешеләрнең тамаклары карлыкты. Якадан алыша-алыша, төймәләр коелып бетте. Дуслар дошманга әйләнделәр. Күрше белән күрше сөйләшми башлады. Менә нәрсәгә китереп җиткерде бу каһәр төшкән алпавыт малы! һәркөнне кич белән җыелыштан таралган чакта: «Чукынсын! Моннан ары җыелышларына аяк та басасым юк, алпут малы дигән булып, кода белән сугыша яздым» дип, сукыранучылар икенче көнне иртүк яңадан килеп җитәләр иде. Берәүләр: «Тагын берәр нәрсә эләкмәсме» дигән өмет белән киләләр. Икенчеләре: «Кемгә нәрсә бирерләр икән?» дип, карап тору өчен килә иделәр. Бүген дә таң белән үк җыела башладылар. Кичәге үпкәләшүләр, хәтер калулар онытылган иде инде: чүгәләп, тәмәке пыскыттылар; дөнья хәлләрен сөйләштеләр; кайберәүләр, кичәге әкәмәтләрне искә алып, көлешеп утырдылар. — Әй-яй, кода, — диде бер кара сакаллысы, — кичә син минем якадан бик каты тоттың. — Үзең дә йомшак тотмадың, — диде кодага каршы кода,—төймәләрем кырылып төшә язды. — Башлап үзең бит... — Соң яклама шул Гапсаттар чатанны! — Тукта әле, кода, ник син һаман минем күршегә бәйләнәсең? — Әй, төкерим сәнә шул чатан пәригә! — Кода, син уйлап сөйләш! — Китим яныңнан яхшы чакта, — дип, кара сакаллы кода бер читкә барып утырды. Кеше һаман артты. Менә Гафият килде: тез башларына таянып, бүрәнә өстенә утырды; әнә Миңнулла да килә. Аның белән янәшә Якуб атлый: Якубның киң җилкәле кара гәүдәсе янында Миңнулла абзагыз озын чыбык төсле генә булып күренә. Җыелып торган халык, икегә ярылып, аларны уртага кертеп җибәрде. Миңнулла Якубка нәрсәдер әйтте. Якуб башын изәде. Шуннан соң Миңнулла абзагыз җыелышны ачып җибәрде. — Җәмәгать! Барысы да аңа таба борылдылар. Кодаларның берсе, кулын селтәп куйды: «Кадалып кына китсен: тавышы карлыкмыйча туктый белми инде ул!>, диде. Миңнулла кайбер кешеләрнең алпавыт малын дөрес' бүлдермәскә азапланулары, ә кайберәүләрнең бөтенесен дә үз келәтләренә бикләргә, башка кешеләргә бераз да өлеш чыгармаска тырышулары, ләкин шуңа да карамастан, Советның малын дөрес бүлүе, фәлән хәтле ярлының фәлән баш ат, фәлән баш сыер, фәлән пот бодай алуы турында сөйләде дә, кинәт үзенә күчеп, — Менә мин бер үзем ике ат алып кайтып бирдем,-—диде.— Гапсаттар кордаш, син анда авызыңны ерып утырасың утыруын да, мин атлы иттем бит сине, дөресме? — Дөрес, Миңнулла кордаш, син атлы иттең мине, син, — дип кычкырды Гапсаттар. — Ә син, Садыйк энекәш! Кем аркасында атлы булдым дип беләсен^^^ аркаңда, Миңнулла абзый, бик рәхмәт... _  Менә шул-шул... Әгәр барлык кеше дә үзе алып кайткан малны Советка китереп бирә торган булса... — Миңнулла, син теге... атлар тирәсендә ничек чабып йөрүеңне сөйләп җибәрмисеңме?  
83 
 
 
Миңнулла, кадап әйтүне бөтенләй санга сукмыйча, сөйләвен дәвам итте: — ... китереп тапшыра торган булса, без тагын байтак кына ярлыларны... — Миңнулла!—дип бүлдерде әлеге кара сакаллы кода, — булмаса без кайтып торыйк, син сөйләп бетергәч яңадан килербез. — Син әнә кодаңның якасына ябыша тор, синнән качып әнә ул кая посып утырган — дип, Миңнулла үз чиратында кара сакаллы кодага бик каты итеп төртте. Миңнулла сүзен бетергәч, Совет карарын уку башланды: — Фәлән, фәлән кешеләргә сыер, фәлән, фәлән кешеләргә сарык* % фәләнгә фәлән пот бодай, — дип укып китте Шәрифҗан. Исемлектә Фатыйма да бар иде. — Нигә сез асрарга көче җитмәгән кешегә сыер бирәсез? Фатыймага сарык та бик җиткән!—дип кычкырды берәү. Бүрәнә өстенә кунаклаган Хәлим, ялт итеп, тавыш килгән якка борылып карады: ак тула оек өстеннән яңа чабата киенгән кызыл чырайлы бер карт кычкыра иде моны. Хәлим, үзе дә белештермичә сикереп торды да, кып-кызыл булып кызарып, — Шәмәрдән бабай белми ул!—дип кычкырды. — Без асрый алабыз: безнең әрбәлек тулы башагыбыз бар. Аннары...—дип, тагын нәрсәдер әйтмәкче булган иде дә, кинәт тотлыгып, бүрәнә өстенә утырды. Якуб та берничә сүз әйтте, Фатыймага сыер бирергә булдылар. Башларын солы саламына төртеп, ялкау гына ашап торган берничә сыерга күрсәтеп, Миңнулла: — Әнә ал шуларның берсен: үзеңә ошаганын, — диде. Хәлимгә озын мөгезле кызыл сыер ошады. Йөгереп барып, җебен чишә башлаган иде, Шәмәрдән бабасы арттан: — Анысы карт аның, әнә тегесен ал! — дип, бер чуар сыерга төртеп күрсәтте. Хәлим, кайсын алырга белмичә, аптырап, каранып торганда, Гафият бүрәнә өстеннән күтәрелде дә, яшьләрчә җәлт-җәлт атлап килеп, бер кара сыерны чишеп бирде: — Менә шунысын ал син, энекәш, — диде ул. — Кечкенә булуына карама син аның: кечкенә дә төш кенә ул, яшь ул. Кара сыерны җитәкләп, урам уртасына килеп чыгуга, Хәлимнең артыннан бер көтү малай тагылды. — Үзегезнекеме? — Үзебезнеке. — Кечкенә икән! — Яшь әле ул, — диде Хәлим, бик белдекле булып күренергә тырышып.— Күрмисеңмени: мөгезендә бер генә сыры бар! — Җилене дә бүрек хәтле генә! — Тагын сиңа ат башы хәтле булмас. Әйтәм бит яшь әле ул дип... «Челән» кушаматлы бер озын малай сыерның койрыгына асылын- макчы булды. Хәлим, йодрыгын селкеп, — Менә бу биштән төргәнне күрмисеңмени? — диде аңа. Малайлар, көлешә-көлешә, артта калдылар. Зурлар да әллә ничә тапкыр туктаттылар Хәлимне. — Үзегезгә бирделәрме? — Үзебезгә. — Яхшы булган. — Яхшымы, яманмы — бер тиенсез, — Диде бер карчык. — Ашатырыгызга бармы соң? — Бер әрбәлек башагыбыз бар? ... Хәлим капкадан кайтып керүгә, өй ишегеннән Фатыйма балкып килеп чыкты.
84 
 
 
— Төкле аякларың белән!—дип, ул сыерның каршысына килде, нелеп, җиленен, имчәкләрен тотып карады һәм шуннан соң, ягымлы сүзләр такмаклып-такмаклый, сыерны абзарга алып кереп китте: — Хәерле сәгатьтә килүең булсын, җаным. Бик яшь иәмәстә икәнсең әле. Әйдә, әйдә... Менә без сиңа хәзер башак изеп бирик. Улым, самовар куеп, су җылытып җибәр, башак болгатып бирик үзенә... Алар бүген көн буе шул сыер янында кайнаштылар. 39 Мал бүлешү шау-шуы басылып өлгермәде, авылга өр-яңа хәбәр таралды: Керенскийны да бәреп төшергәннәр икән! Тагын яңа власть булачак икән! Казан урманнарында өченче көн инде сугыш бара икән: иске власть белән яңа власть сугыша икән! Казан эшчеләре, винтовкалар күтәреп, пулеметлар өстерәп, яңа власть өчен урамнарда сугышып йөриләр икән! Якуб авылда юк чак иде. Шәрифҗан, аны күрергә дип, тиз генә волостька китте. Көн аяз, коры һәм салкынча иде. Бик тиз барып җитте ул. Совет йортының стенасына ябыштырылган кәгазьләр каршында кешеләр өелеп-өелеп торалар иде. Тышкы ишек төбендә штатский пальто өстеннән сары каеш бәйләгән, иңсәсенә винтовка аскан часовой арлы-бирле йөренә иде. «Туктатырмы, юкмы?» дип уйлап, Шәрифҗан өялды баскычыннан тиз-тиз күтәрелә башлады. Шәриф- җанның өстендә солдат шинеле, солдат фуражкасы, солдат итеге булганга күрәме, часовой аны туктатып тормады. Коридорга килеп керде Шәрифҗан. Аның каршысына кайсы шинель, кайсы штатский пальто, кайсы яшел телогрейка кигән винтовкалы, винтовкасыз кешеләр очрады: алар, сөйләшә-сөйләшә, кызу гына узып киттеләр. Алгы бүлмә халык белән тулган иде: кораллы, коралсыз, хәрби, штатский, яшь, карт кешеләр бер җиргә өелеп, чибәр генә йөзле бер яшь егетнең кычкырыпкычкырып нәрсәдер укуын игътибар белән тыңлап торалар иде. Шәрифҗан да тукталып калды һәм, урындыкка баскан әлеге егетнең балаларча саф һәм яңгыравыклы тавышына колак салды. «... Керенский хөкүмәте, — дип укый иде ул, — бәреп төшерелде, һәм власть, ниһаять, халыкның үз кулына күчте. Казанда Вакытлы революцион комитет төзелде, һәм шәһәрдәге, губернадагы бөтен властьны революцион комитет үз кулына алды». Шәрифҗан, якынрак елышып, егетнең матур йөзенә, елтырап-ел- тырап китә торган ак тешләренә карый-карый, тыңлады. «Гражданнар, — дип укый иде егет, — хезмәт ияләрен җәберләп, изеп килгән кешеләр власть башыннан куып төшерелделәр. Власть хәзер сезнең уз кулыгызга бирелде. Үз властегызга эш белән дә, сүз белән дә ярдәм күрсәтегез. Революциянең язмышын сез хәл итәсез, иптәшләр! Вакытлы революцион комитетка шәһәрдә һәм губернада тәртип һәм тынычлык сзкларга булышыгыз». 1 һәм иң ахырда: «Шәһәрдә чуалышлар оештырырга азапланучы кара көчләр революция заманының каты законнары нигезендә хөкем ителәчәкләр»— дип өстәлгән иде. Егет укып бетерүгә, бүлмә эче гөр итеп китте. Шәрифҗан, кешеләр арасыннан елдам гына үтеп, Якуб бүлмәсенең ишеген ачты: бүлмәдә телефон янындагы дежуриыйдан башка берәү дә юк иде. — Председатель тизме кайта?--дип сорады Шәрифҗан. — Ул Петербургка Советлар съездына китте, — дип җавап бирде дежурный. ~ ттт . «Аның урынына кем эшли?» дип сорамакчы иде Шәрифҗан, ләкин ул арада телефон шалтырап өлгерде һәм дежурный трубканы колагына куйды. 
85 
 
 
— Әйтелгән бит инде сезгә!—дип кычкырды ул трубкага. — Совет рөхсәтеннән башка телефон янына да, телеграф янына да берәүне дә якын җибәрмәскә! Миңа дисә ник шунда шайтанның үзе булмый! Куркытмагае! Ул наган белән куркытса, син винтовка белән куркыт! Әйе. Юк әле. Кайткач ук әйтермен. — Председатель урынында хәзергә кем эшли? — дип сорады Шәрифҗан. — Васильев Филипп Иванович, — диде дежурный. Ләкин Васильев та әлегә биредә юк икән: нефть хуҗалыгына митингка киткән икән, озакламый кайтып җитәм дип шалтыраткан икән. Нишләргә: көтәргәме, юкмы? — дип торган арада, бүлмәгә Серебряков килеп керде: аның өстендә сыңар җиңе каеш астына кыстырылган кара бушлат, билендә наган иде; Серебряков артыннан ук Васильев белән Егоров килеп керделәр. Алар артыннан — тагын бер төркем кеше. Кечкенә, чандыр һәм хәрәкәтчән Васильев, пальто төймәләрен ычкындырып җибәрде дә, юлда сөйләшеп килгән сүзне дәвам итеп булса кирәк, — Менә шулай: нефть белән керосин өчен җаваплылык синең өстә, Федор Николаевич,—диде. Бу сүзләр Егоровка каратылганнар иде. — Әлбәттә, — дип җавап бирде Егоров, — бер тамчы керосин, бер тамчы нефть әрәм ителмәс: тыныч бул! — Керосин баклары янындагы сакчыларыңны арттыр. Кешеләрең җитмәсә, бездән алырсың. Шулай диде дә Васильев, телефон янындагы дежурныйга таба борылды. — Миңа шалтыратучы булдымы? — дип сорады ул. — Почта начальнигы теңкәгә тиеп бетте, — дип җавап бирде дежурный. — атлаган саен шалтырата: әллә нинди кешеләр кереп, я Казан белән, я Самара белән, я Симбирск белән сөйләштерүне таләп итәләр, ди. Әле яңарак кына тагын шалтыратты: Дәүләтьяров белән Курманаев кереп, Казанга шифрлы телеграмма сукмакчы булганнар, безнең күз алдыбызда җибәрт дип, аппарат янына керергә теләгәннәр» рөхсәт итмәгәч, наганнар белән куркытканнар... — Дәүләтьяров белән Курманаев? Шифрлы телеграмма? Кызык! Шулай дип, Васильев әле Серебряковка, әле Егоровка карап-карап алды да, дежурныйга: — Коля, өйләренә тиз генә кеше җибәр!—диде. — Хәзер үк килеп җитсеннәр. Совет утырышына чакыралар дип әйтергә куш. — Менә нәрсә, Петр Иванович, — диде ул, дежурныйдан Серебряковка таба борылып, — бүгенге утырышта ук карар чыгарабыз: син почтага комиссар булып билгеләнәсең. Наганнар белән куркытучыларны бераз акылга утыртырга кирәк. Серебряков нәрсәдер әйтмәкче иде дә, бүлмәдә ят кешеләр барлыгын күреп, әйтмәде. — Ә хәзер, — диде Васильев, һәм шул вакыт аның күзләре ишек янында өелешеп торучы кешеләргә төште. — Сезнең ни йомыш, иптәшләр? Баядаи бирле сүз катырга уңайлы вакыт туры китерә алмыйча торучы Шәрифҗан озын-озын адымнар белән өстәл янына килде дә, кул биреп, Васильев белән исәнләште, аннары Егоров белән, Серебряков белән исәнләшеп, шунда ук яңадан Васильев карйшна килде. Васильев аңа урындык күрсәтте, һәм алар сөйләшә башладылар. — Шуннан • артыгын хәзергә мин дә белмим, — диде Васильев.— Менә Якуб Саттарич апкайтыр инде яңалыкларны. — Ул кайчан кайта соң?  
86 
 
 
— Билгесез. Бик озын юл бит. һәм Васильев, өстәл тартмасыннан бер ' зәңгәр кәгазь чыгарып, Шәрпфҗанга сузды: — Халык Комиссарлары Советыннан бүген алынган телеграмма менә шушы,— диде ул. — Без аны пыялада бастырып күбәйттек. Мә ал берсен: авылда халыкны җыеп укы. Шәрифҗан, кәгазьне алып, башта укып чыкты, аннары, пөхтәләп төреп, кесәсенә салды да, Васильевка нәрсәдер әйтте. Васильев, елмаеп, җавап кайтарды һәм «Совет утырышына калмыйсыңмыни?», дип сорады. — Нәрсә сон бүген Совет утырышында? — Менә шушы телеграмманы халыкка аңлату өчен, авылга кешеләр җибәрү турында. Шәрифҗан карангыга хәтле авылга кайтып җитәргә теләвен, бүген Совет утырышына каласы килмәвен әйтеп, урыныннан торды, саубуллашты һәм ишеккә таба китеп барды. Кайтып китте Шәрифҗан. Шул төнне үк авылга хәбәр таралып өлгерде: Шәрифҗан җир турында кәгазь апкайткан, ди. Иртәгә бөтен авылны җыеп укыйсы, ди. Кәгазьгә Ленин үзе кул куйган, ди... Бу юлы кешеләрне чакырып җыярга туры килмәде: халык үзлегеннән каравыл йортына килеп тулды. Шәрпфҗанга, скамьяга менеп, кычкырып укыйсы гына калды. «Халык комиссарлары радиосы Бөтен халык игътибарына. Советларның Бөтенроссия съезды Совет хөкүмәтен оештырды. Керенский хөкүмәте бәреп төшерелде һәм кулга алынды. Керенский качты. Барлык учреждениеләр — Совет хөкүмәте кулында». Ахырга җитәрәк, Шәрифҗан аерым урыннарга басым ясап укын башлады: «Съезд әһәмиятле ике декрет кабул итте: 1 нчесе — барлык алпавыт җирләренең һич кичектермәстән крестьян комитетлары кулына күчүе турында һәм 2 нчесе — демократик солых турында. Кул куелган: Совет хөкүмәтенең Председателе Владимир Ульянов (Ленин)» Шәрифҗан укып бетерүгә, кемдер сорап куйды: — Солых дип әйткәнме? — Якадан укы, Шәрифҗан энем! — Тагын бер кат укы!—дип, гөр килеп алды халык. Шәрифҗан тагын укыды. Ул арада яңа кешеләр килеп, Шәрифҗан- ның тагын бер тапкыр укуын үтенделәр. — Жир турындагысын гына укы, Шәрифҗан энем! Шәрифҗан, тамагын кыра-кыра, тагын һәм тагын укып чыккач, тавышы карлыгып, скамьядан төште дә кәгазьне тәрәзә төбенә куйды. Кәгазь шундук кулдан-кулга китте. — Әй, үзем укый белсәм!—дип, сөйләнеп куйды Миңнулла, кәгазьне кулында әйләндереп, — бер дә ялындырмас идем, гел шытырдатып укып кына торыр идем. — Сөзә торган сыерга ходай мөгез бирмәгән шул! — Уен-көлке катыштырмагыз әле, зинһар! — Юләр малай әйтмешли, дөрес миИәи соң бу? — Дөрес! —дип раслады Шәрифҗан. — Ленин үзе кул куйган! — Ленин үзе куйган булгач, дөрес, димәк. — Нигә соң ул крестьян комитетларына бирергә дигән, нигә крестьяннарның үзләренә бирергә димәгән? — Крестьян комитетлары крестьяннарга өләшәчәк, — менә шул! 
87 
 
 
— Алай!—дип җөпләп куйды кайсыдыр, — сиңа инде тагы: менә җир, чум башың белән димәсләр. Өләшәләр, значит. — Ә мимеч белән килешү турында бер сүз дә юкмыни? — Әйе, мир турында ник юк? — Солых дигәне шул килешү инде, — диде Шәрифҗан. — Килешү турында декрет кабул ителгән. — Булганмы соң әле килешү? — Булачак! — Менә әйбәт! Шулай диде дә бер карт, кулын сузып, Шәрифҗанга таба килә башлады: — Бир әле, улым, үз кулым белән бер тотып карыйм әле шул кәгазьне. Карт, кәгазьне алып, бик озак әйләндереп-әйләндереп карады да кире бирде. — Алла кушып, дөрескә чыксын иде дә дөньялар тынычланып китсен иде,—дип куйды ул. Малик та килгән иде: бер сүз әйтмичә тыңлады, бер сүз әйтмичә чыгып китте ул. Инде кыш җитте, ә җир турындагы бәхәсләр бер дә басылып тормый. Тегермәндә, каравыл йортында, юл чатларында һаман шул турыда сөйләшәләр: кайсы урыннан бирерләр икән? Жан башына күпмешәр тияр икән? Яхшы җирләр эләгер микән, әллә кызыл балчык, чакыр-чо- кыр бирерләр микән? Җир әле калын кар астында ята, ләкин инде аны күңелдән аркылы-торкылы тураклыйлар, һәр кеше үзенә иң яхшы урыннан өлеш чыгара. «Теге төшкә, алла боерган булса, бодай чәчәрмен; бу төшкә бәрәңге утыртырмын», дип хыялланып яталар кешеләр.- Тышта буран котыра; җил коры карны киртләч-киртләч итеп өя; әле язга кадәр бик ерак, ләкин авыл белә: яз киләчәк; карлар эреп, гөрләвекләр шаулап агачак; җир, салкын кар астыннан чыгып, язгы кояш җылысыннан рәхәтләнеп сулап җибәрәчәк. Менә шул вакыт, сажиннарын күтәреп, кешеләр кырга чыгачаклар... Фронттан солдатлар кайтып төштеләр. Шинель чабуларын җилгә жибәреп, бүрекне кырын салып, бөтен дөньяны җиңеп кайткан кебек, авылга сыя алмыйча йөрделәр.. Ләкин моның белән алар берәүне дә шак катыра алмадылар. Тик көннәрнең берендә солдатлар да халык теленә керделәр. Маликның мәшһүр кара китабын тотып утка яктылар алар. Бу турыда төрле кеше төрлечә сөйләде. Берәүләрнең әйтүенчә, солдатлар, Малик байга барганнар да: «Малик абзый, без синең янга килдек», дип әйткәннәр. «Килгәнсез икән шул, күрәм», дип әйткән Малик. «Без сиңа кунак булып килмәдек, кибетеңнән прянник сатып алу өчен дә килмәдек», дигәннәр алар. Шуннан ,соң мондый сөйләшү булган: «Соң ни өчен килдегез?». «Синең кара китабыңны утка ягу өчен килдек». Моны ишеткәч, Маликның күзләре акайган. «Ничек! Сез мине таларга килгәнсез! Нинди хакыгыз бар!». «Без сине таларга килмәдек, безгә синең прянникларың кирәк түгел. Совет җибәрХе безне. Менә документларыбыз», дип, кәгазьләрен күрсәткәннәр дә туптуры кибет ишегенә таба бара башлаганнар. Ул арада Малик, кибет ишегенә аркылы ятып: «Минем мәетем аркылы гына узарсыз!», дип кычкырган. Шуннан соң солдатлар Маликны бөтереп алганнар да, аягын-күлын бәйләп, ишек алдына ыргытканнар. Аннары, кибеткә кереп, әлеге каһәр суккан китапны алып чыкканнар. Киткәннәр аны күтәреп каравыл йортына. Шунда, өстенә керосин сибеп, халык алдында яндырганнар үзен. Дөрес булса, Миңнулла абзагыз, ялкын өстендә кулларын җылыткан булып: «Бөтен гөнаһларым янды, анадан яңа туган кебек» чистарып калдым», дип әйткән, имеш.  
88 
 
 
Кара китапның язмышын ишеткәч, Фатыйма да сөенде: «Күккә св- керердәй булып йөри башлаган иде, яхшы булды әле: Маликның дз борынына суктылар, — дип шатланды ул. — Хәер, бурычын кайтарырга теләгән кеше китапсыз да кайтарыр. Ансы шулай. Тик бит әле шунсы Маликтан да курыкмый башладылар, аңа да бик исләре китми кешеләрнең! Тик Галиулла гына, бичара, бу көннәрне күрә алмады. Ул исән-сау булса, ир артына сыенып яшәү ансатрак булыр иде Фатыймага. Хәзер барысына да үзенә йөгерергә туры килә. Иренең үлеме хуҗалыкка да бик зур зарар китерде. Бияне сатарга туры килде. Аннары бердәнбер кәҗәләре егылып үлде. Асрауга дип, кешедән тагын бер кәжә алган иде. Ансына әйләнчек булды. Ул да түгел, тик торганда чебеш әнкәләре тәгәрәп үлде. «Әллә бу йортның нигезе корырга яздымы икән?», дип уйлый башлады ул. Сыерга да берәр нәрсә булмасын, дип курыкты. Абзарга бүре-фәлән кермәсен яисә карак-мазар алып чыкмасын дип, төннәр буе йокламыйча, я орчык эрләп, я берәр нәрсә ямаган булып утыра иде. Үзе орчыгын бызылдата, үзенең колагы һаман тышта: җил чолан ишегенә катырак бәрелсә дә сискәнеп китә, орчыгын учлап» сулуын кысып, тыңлап тора. «Улым!—ди ул ниндидер китап тотып утыручы Хәлимгә, — син бернәрсә дә ишетмисеңме?» «Сак-сок» бәетен укый Хәлим. Бу минутта бүре тәрәзә төбенә килеп уласа да, ишетмәс иде ул. Аналары тарафыннан каргалып, кошка әйләнгән ике бичара бала өчен газапланып утыра Хәлим. — Уң якта канат, сул якта канат, Очып чыкканда калдылар карап. Елама, әнкәй, нигә елыйсың? Үзең каргадың, үзең чыдыйсың. Уоман эчендә аю үкерә. Ник каргадым дип әнкәй үкенә. Хәлим балаларны бик кызгана, аның хәтта елыйсы килә башлый. Ләкин ул, иренен тешләп, күз яшьләрен тыеп кала. — Улым, синең колагыңа берәр нәрсә чалынмадымы? — дип сорый Фатыйма. Анасының тавышы аңа стена аркылы дәшкән кебек кен> ишетелә. — Урман эчендә каен башлары, Газиз әнкәйнең түгелә яшьләре. Аклы күлмәкне туя кимәдем, Газиз әнкәмне туя күрмәдем. — Каныктың инде шул китабыңа!—дип куя Фатыйма. Хәлим, сискәнеп башын күтәрә дә, анасына карап тора: әнкәсе, орчыгын учлап,, нәрсәдер тыңлый. — Нәрсә, әни? — дип сорый Хәлим. — Ишек алдында кемдер йөри түгелме? — Юк ич,—ди малай бераз тыңлап торгач. Анасын тәмам ышандыру өчен, караңгы чоланга да чыгып.керә. Дөрес, ул үзе дә бераз курка, ләкин анасына сиздерми: ир кеше бернәрсәдән дә курыкмаска тиеш, дип уйлый ул. Чоланнан кире кергәндә йөгерәсе, ишекне тизрәк ябасы килә анын, чөнки арттан тотып алырлар кебек тоела. Ләкин ул юри әкрен генә керә: анасы уйламасын бу курка икән дип... — Беркем дә юк, әни — ди ул кергәч. Кайбер кичләрдә әнкәсе, орчыгын бызылдата-бызылдата, улына әкият сөйли. ... Бер көнне карт, бик күңелсезләнеп кайтып керә дә: «Харап булдык, кызым, бетте башыбыз», ди. «Нәстә булды, әти?» дип сорый кыз. «Патша хәзрәтләре әйтте: «Кызың алай бик зирәк булса, менә шушы бер саплам җептән биш колач киндер сугып бирсен, юкса кызыңның да, үзеңнең дә башыңны кистерәчәкмен», дип әйтте, ди. Кыз әйтә шул вакыт: «Әй, әти, әти, ди, бик юк нәрсәдән кайгыга төшкәнсең, ди. Бер дә борчылма, патша хәзрәтләре безне берни эшләтә алмас» ди. «Юк,
89 
 
 
кызым, ди атасы, ул инде бик күп кешеләрнең башларын чабып өздерде. Бер саплам җептән биш колач киндер сугып бирә алмасаи, синең белән минем башны да чабып өздерәчәк ул», ди. «Әти, ди шул вакыт кыз, менә сиңа ике чыра, шуларны патша хәзрәтләренә илт тә әйт: «Кызым әйтте, диген, шушы ике чыра кисәгеннән патша хәзрәтләре суса белән кылыч ясап бирсен, дип әйтте диген, шуннан соң мин патша хәзрәтләренә бер саплам җептән биш колач киндер сугып бирермен, дип әйтте диген», ди. Орчык һаман күңелле итеп безелди, мич артындагы^ чикерткә туктаусыз чер-чер итеп тора, ә Фатыйма, көйгә салып, сөйли дә сөйли. Сәкегә сузылып яткан Хәлим әнкәсенең сүзләрен йокы аралаш чак-чак кына ишетә: моиы бөтенләй әнкәсе сөйләмидер, ә ул үзе төшендә күрәдер кебек тоела аңа. ... — Чыраларны илтеп, патшага тапшыргач, патша хәзрәтләре әйтә картка: «Кызың чынлап та бик зирәк икән, ди, минем аны күрәсем килә, ди. Әйт кызыңа, иртәгә минем сараема килсен, ди. Тик кара аны: юлдан да килмәсен, юлсыз да килмәсен, ди. Кайгыга төшә карт: юлдан да килмәсен, юлсыз да килмәсен, дип әйтте бит. Кызына әйтә кайтып: «Харап булдык, кызым, бетте башыбыз», ди. «Нәстә булды, әти?», дип сорый кыз. Атасы сөйләп бирә: «Менә шулай-шулай, кызым, ди, патша хәзрәтләре шулай дип әйтте, ди. «Әй, әти, әти, ди кыз, бик юк нәрсәдән кайгыга төшкәнсең», ди. Ятып йокларга куша әтисенә. Ә үзе төн утырып күлмәк тегә. Таң атып, тәрәзәгә кояш нуры төшкәч, төнлә теккән күлмәген кия дә, патша сараена китә кыз. Бцраз юлдан бара, бераз юлдан чыгып бара ул...» Әнисе һаман сөйли, ә Хәлшм инде тәмле йокыга талган: учын бит астына куйган да мышлый, мышлый йоклый. Фатыйманың да йокысы килә, ләкин башлаган тәрәшлесен бетерәсе килә аның. Менә ул эрләп бетерә дә, алъяпкычындагы чүпне идәнгә селкә». Аннары, чоланга чыгып, стена аркылы гына сыерга колак сала: тавышы киләме, бүрефәлән буып чыкмаганмы? Сыерның тыныч кына күшәп ятуын ишеткәч, җиңел сулап җибәрә, чолан ишегенең биген тикшерә, өй ишеген «бисмилла» әйтеп яба, аннары, түшәген җәеп, ятарга хәзерләнә башлый. Хәлимне уятасы килми аның: күтәреп түшәккә күчереп салган чакта: — Абау! Күтәрерлек тә түгел: авыраеп килә, — ди ул. Иртә белән Хәлим мәктәпкә йөгерә. Хәлфә абыйлары хәзер, элекке кебек, колактан күтәреп Мәскәү күрсәтми. Бик ачуы килгән чакта, тешләрен кысып, правила белән генә суга яисә китап белән тондыра. Сабакны белмәгән өчен, әллә нигә бер мәктәп мичен ягарга калдыра икән, аның өчен бер дә исе китми Хәлимнең: ичмасам бер рәхәтләнеп көлдә бәрәңге пешерә ул. Мәктәптән кайткач, сыер астындагы саламнарны алыштыра; коедан су китереп бирә, учак өчен утын ваклый; кич белән, ут кабызгач, сабагын хәзерли, яисә берәр кызыклы китап укый: мәктәп киштәсендә аунап яткан китапларның барысын да укып бетерде инде ул. Тау шуарга да, элекке кебек, көн саен чыгып йөрми: башка малайлар шикелле, урамда чабып йөрергә вакыты юк аның. Бүтән малайларның аталары, абзалары бар, ә Хәлим үзе ата урынына калган кеше УЛ. Анасы хәзер аның белән олы кеше белән киңәшкән кебек киңәш итә. «Улым, фәлән эшне фәлән итсәк ничек булыр?» ди. Әгәр шунда Хәлим фәлән эшне фәлән итүгә каршы булса, анасы фәлән итмичә тора. Хуҗадан узып эшлисе килми аның. Әгәр инде Хәлим тау шуарга чыга икән, бүтән малайлар кебек кенә шумый ул. Таудан ал белән шуып төшү шуу түгел ич ул! Менә син,. Хәлим кебек, артың белән төшеп кара! Яисә, инеш тавыннан җилдәй очып төш тә, бәкедән су эчеп торучы ат корсагы астыннан выжт үтеп кит! Менә булырсың шуучы. Безнең Хәлим әнә шулай шуа. /Дәвамы бар)