Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИҢҮЧЕЛӘР ИЛЕНДӘ

Күптән түгел генә Татгосиздат шагыйрь Әхмәт Ерикәйнең шул исемдәге җыентыгын ‡ чыгарды. Җыентык: «Безгә таныш җиңү юллары», «Туган җир», «Ел әйләнәсе», «Бөек башкала», «Куен дәфтәреннән», «Давыл алдыннан» һәм «Ирекле тәрҗемәләр» исемле бүлекләрдән тора. Җыентыкка кергән шигырьләрнең бик күбесе^ соңгы 3—4 ел эчендә язылганнар, алар барысы да патриотлык рухы белән сугарылганнар һәм совет халкының өзлексез рәвештә алга баруын чагылдыралар. Беренче бүлектәге шигырьләр Бөек Ватан сугышына һәм даһи полководец Сталин җитәкчелегендә •совет халкының дошманны тар-мар итүенә багышланганнар. Безнең кайнар күңелебездә Бер генә теләк иде: Ничек булса да дошманны Җиңәргә кирәк иде, — ди шагыйрь (18 бит). Әйе, теләк бер генә иде. Шул изге теләккә ирешү өчен совет халкы үзенең бөтен көчен бирде һәм теләккә иреште — явыз дошманны җиңде, илебезнең азатлыгын, бәйсезлегеи, намусын саклап алып калды. Җиңел агышлы җыр стилендә язылган «Солдат» шигырендә автор дүрт ел сугышта йөргән солдатның, җиңүче булып, өенә кайтуы турында сөйли: Чигәсендә чәчләре Яңа яуган кар төсле, Чәчләренең һәр төгендә Дары исе бар төсле. Солдат үзенең семьясын, авылын, туган илнең табигатен сагынып кайткан: Күк йөзенә карап куя, Гаҗәпләнеп, аптырап: Бу ни хикмәт, туган илдә Йолдызлар да яктырак... (13 бит)? Совет солдаты күп илләрдә булды, күп җирләр, күп халыклар күрде, һәм ул үзебезнең бөек Ватаныбызга аны тагын да көчлерәк сөю тойгылары белән сугарылып кайтты, чөнки ул бездәге тормыш кебек матур, бәхетле тормышның бүтән һичбер илдә юклыгына, үз күзе белән күреп, ышанды. Сугышта җиңгән совет халкы зур дәрт белән яңадан тыныч төзелеш эшенә кереште. Ләкин яңа сугыш утын кабызырга теләүчеләр, Гитлер юлын дәвам иттерергә омтылучы юлбасарлар, безнең тыныч эшкә аяк чалырга маташалар. Шагыйрь Ерикәй, бик хаклы рәвештә, «Безгә таныш җиңү юллары» дигән бүлекне «Болгатмагыз суны, господа!» исемле шигырь белән йомгаклаган. Сугыш уты кабызучылар, тырышып «эш» алып баралар. Трумэн җиң сызганып набат кага, Атом бомбасына баш ора. Мистер Черчилль бөтен Европага Геббельс тавышы белән акыра. (25 бит). Ләкин алар күпме генә акырсалар да, совет халкын куркыта алмыйлар. Шагыйрь аларга бик дөрео җавап биро:
                     ‡ Ә. Ерикәй, «Җиңүчеләр илеңдә». Редакторы Г. Кәшшаф. 190 бит. Бәясе 8 сум. Татгосиздат, 1948 ел. 
136 
 
 
Сезнең миләрегез күгәргәннәр, Сезгә сугыш сөреме сырышкан. Онытмагыз, кылыч күтәргәннәр Үлемнәрен таба кылычтан! (24 бит). Бөтен совет кешеләре өчен уртак тойгылар бу: без тынычлык сөябез, тыныч төзелешне бөтен нәрсәдән артык күрәбез, һәм шуңар күрә дә без яңа сугыш утын кабындырырга теләүчеләрне фаш итәбез, һичбер төрле куркытулар алдында да коелып төшмәвебезне белдерәбез. Азат тормыш сөя безнең күңел, Азат яшәргә дип ант иттек. Без — тезләнә торган нәсел түгел, Без — бәйсезлек өчен кан түктек. (23 бит). Без, чиксез күп корбаннар биреп, бар нәрсәдән дә кадерле туган илебезне дошманнан саклап алып калдык. • Җыентыкның «Туган җир» дип аталган икенче бүлегендәге шигырьләр безнең бөек Ватаныбызның чиксез гүзәллеге турында сөйлиләр, совет халыкларының бердәхМ семьясында өлкән абый булган рус халкына, коммунистлар партиясенә һәм сөекле юлбашчыбыз даһи Сталинга карата тирән мәхәббәт тойгыларын чагылдыралар. «Уңыш», «Яңгыр», «Икмәк», «Сабанчы җыры» кебек шигырьләр исә колхоз кырларында барган социалистик ярышны һәм гөрләп үскән алтын башакларның матур дулкынлануын күз алдына китерәләр. Соңгы елларда без шагыйрьлә- ребезнең һәм прозаикл арыбызның иҗатында бөек рус халкының җитәкчелек роле һаман да ныграк чагылдырылганлыгын күрәбез, һәм бу бик табигый дә. Чөнки бөек рус халкының туганнарча ярдәменнән башка татар халкының (шулай ук СССР дагы бүтән халыкларның) азатлыкка чыгулары һәм бәхетле, культуралы тормыш белән яши башлаулары мөмкин түгел иде. Шуңар күрә дә һәрбер совет кешесенең йөрәгендә рус халкына карата чын ДУСЛЫК һәм чиксез тирән мәхәббәт тойгылары саклана. Ил өстенә авыр сынау килгәндә, изге туфрагыбызны кабахәт фашист урдалары таптаганда, дошманга каршы канлы көрәш ялкынында бу тойгылар тагын да чыныктылар, тагын да ныграк тамыр җәйделәр. Язучыларның бу темага һаман да ешрак тукталулары халкыбызның изге тойгыларын чагылдыруда аларның алга атлауларын күрсәтә; «Ак каенлы, бөдрә таллы Россиядә тудык без, Рус туганнарыбыз белән Уртак йортта тордык без», — 
ди шагыйрь Ерикәй. Бик гади һәм бик халыкча язылган бу юллар йөрәккә юл табалар, чөнки алар шагыйрь фикерен генә түгел, бәлки һәрбер укучы фикерен аңлаталар. Моның шулай икәнлеген революциядән элек үк әле халкыбызның иң алдынгы, турылыклы уллары ачык беләләр иде. Халыкның моңын-зарын һәм ашкынулы омтылышларын җырлаган Габдулла Тукай татар халкының язмышы бөек рус халкының язмышы белән бергә бәйләнгәнлеген, безнең омтылган теләгебез, якты идеалыбыз — «хөр Русия» (азат Россия) икәнлеген әйтте. Ул Пушкин белән Лермонтовны үзенең остазлары дип таныды, алардаи сабак алып, үзенең ялкынлы шигырьләрен язды. Бөек рус халкына һәм аның даһи улларына мәхәббәт һәм хөрмәт темасы Тукайның барлык иҗаты аша кызыл җеп булып сузыла. Хәзер шул ук тема безнең совет язучыларының иҗатында, бөтенләй яңа җирлектә һәм яңа шартларда үзенең көчле, яңа чагылышын тапты. Без, социалистик җәмгыятьнең азат гражданнары, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә,, һәм иң алда өлкән агабыз рус халкы булган хәлдә, социализмның югары фазасына — коммунизмга барабыз. Җиңү артыннан җиңүләрне яулап алуда төп көч булган рус халкына без дан җыры җырлыйбыз. Рус халкының энекәше, Россия уллары без. Рус халкьпныц юлы белән Бер безнең юлларыбыз. (31 бит). Тирән Һәм матур тойгыларның матур әйтелеше бу. Гомумән, «РУС халкына сәлам булсын» шигырен җыентыктагы йң көчле шигырьләрнең берсе дип санарга кирәк.
137 
 
 
«Мин халкым белән бергә» шигыре дә садәлеге һәм көчле эчтәлеге белән күңелне үзенә тарта. Шигырьнең герое — кырлар баласы. «Әнкәй мине кырда тапкан», — ди ул. «Ефәк нурын биләү итеп, Кояш мине биләгән. Тургай минем баш өстендә Бишек көен көйләгән», (46 бит). юллары матур күренешне күз алдына китереп бастыралар. Авыр тормышта да җир-ана хезмәт ияләрен үз иткән, аларның маңгай тирен дә, әрнүле күз яшен дә үзенә сеңдергән. Шуңар күрә, дә илнең ‘изге туфрагын «җир-ана» дип атаганнар. Югарыда китерелгән юлларны язгач, шагыйрьнең идиллиягә бирелүе, табигать матурлыгын сурәтләү белән генә чикләнүе мөмкин иде. Ләкин ул, бәхеткә каршы, алай эшләмәгән. Табигатьне сөю темасы Ватан намусы өчен көрәш темасы белән бергә бәйләнгән һәм нәтиҗәдә актуаль бер шигырь килеп чыккан: Шуның өчен җир дигәндә Кырыслардан кырыс мин. Кул күтәрсәләр җиремә, Кул өзүче кылыч мин, (47 бит) дип, шагыйрь көчле патриотлык тойгыларын чагылдыра. Тик шушы матур шигырьдә: «Җир көткән мине, океан Көймә көткән шикелле», — кебек һич тә табигый булмаган ошатуларның очравы кәефне җибәрә. Мондый көчәнеп уйланган «образлар» шигырьнең шигырьлеген арттыра алмыйлар гына түгел, бәлки аңа кимчелек китерәләр. Бу бүлектә урнаштырылган «Китап» шигыренең идеясе ачык түгел. Бу шигырь бер бала исеменнән сөйләнсә, башка хәл иде, ләкин ул бүтән шигырьләр арасында искәрмәсез урын алгач, аның кайбер урыннары сәер ишетелә. Мин китаптан укып беләм, Безнең дөнья зур икән. Без яшәгән өлешендо Яшәве хозур икән, (55 бит) дип әйтелә бу шигырьдә. Нигә болай соң ул? Үзебезнең социализм илендәге тормышның матур икәнлеген без «китаптан укып» түгел, бәлки бөтен көнкүрешебездә, һәрбер сулышыбызда татып беләбез. 
Мин китаптан укып беләм Батырларның батырлыгын, — юллары балалар исеменнән әйтелгәндә дә дөрес түгел. Безнең илебез — геройлар иле. Кая барсак анда без батырларны 
очратабыз, аларның батырлыкларын эшләгән эшләренә, күкрәкләрендәге медальләргә, орденнарга, алтын йолдызларга карап күрәбез. Бөек Ватан сугышы бик күп геройлар тудырды, хәзерге бөек төзелеш эшләрендә аларның саны һаман арта бара. Укучыга буталчык мәгънә бирә торган һәм шигырь булу ягыннан һич тә эшләнмәгән «Китап» парчасын җыентыкка кертү белән «Туган җир» дигән матур бүлекнең бөтенлегенә бераз зарар килгән. Үзенең эчтәлеге буенча «Туган җир» бүлегенең дәвамы булып, «Ел әйләнәсе» ялганып китә. Үзенчәлекле бер бөтен булган бу бүлекне дә җыентыкның уңышлы якларыннан санарга кирәк. Елның дүрт вакытына багышланган дүрт шигырь илебезнең табигать матурлыгын, халкыбызның хезмәт дәртен һәм патриотлык тойгыларын чагылдыра. Кырда танкист фуражкасын Кыңгыр салган. Ул бүгенге язның ямен Сугышып алган, һөҗүм итеп бара танкист Язгы кырда; Тик танкта түгел бүген — Тракторда, (70—71 битләр). 1946 елның язы өчен, чыннан да, бик характерлы бер штрих бу. «Быелгы җәй» шигырендә (1947 ел) автор «Шишкин язган картиналар шигърияте» турында сөйли, ләкин ул матурлыкка соклану белән генә чикләнми: 
Кил, чибәрем, җый чәчәкнең Алсуларын. Тик онытмыйк дошманнарның Шаушуларын!.. Тик онытмыйк җир йөзендә Сугыш барын, Капиталистларның бүре Законнарын. (75 бит).
138 
 
 
 
Эстетлык чире белән авыручы кайбер тәнкыйтьчеләр, бәлки миңа бәхәс кылырлар. Автор, диерләр алар, бик дөрес фикерләр әйткән; ләкин бу юлларны, Һәм бигрәк тә соңгы ^ке юлны, поэзия бакчасына кертеп буламы соң? «Капиталистларның» дигән алты иҗекле озын сүз шигырь өчен бик авыр һәм «ямьсез» бит ул! «Капиталистлар» сүзе, гомумән, иң нәфрәтле һәм иң нәләтле сүзләрнең берсе. Ләкин үзенең иҗатын совет халкын тәрбияләү коралы итәргә омтылган шагыйрь андый сүзләрдән кача алмый. Югарыда китерелгән юллар укучыда уяулык тойгыларын көчәйтүгә ярдәм итәләр һәм укучы аларны үзенең йөрәгенә юл таба торган өндәү сүзләре дип кабул итә. «Быелгы кыш» шигырендә дә автор бездәге кышның матурлыгын, чаңгычыларның җилләр белән узышуын, азат балаларның мәктәпләрдә укуын, илдә бөек төзелеш эшләре баруын сөйли дә, тагын теге темага күчә: Ә капитал илләрендә Кышкы сезон Бигрәк ямьсез, бигрәк авыр, Бигрәк озын. Чөнки анда әле Черчилль, Әле Эгтли... Кайсы гына утырса да, Халкын этли. Анда Трумэн безгә кабер казып маташа, ләкин үзе казыган чокырга ул үзе мәтәләчәк. Анда доллар капчыкларын төйгечлиләр. Ләкин безнең уз юлыбыз, Үз йолабыз: Коммунизм киңлегенә Омтылабыз. Дөньяда әле империализм системасының бөтенләй җимерелмәгән икәнлеге турында Әхмәт Ерикәй бүтән шагыйрьләребезгә караганда күбрәк искә төшерә. Бу, һич шиксез, аның иҗатындагы уңайлы якларның берсе. Аның бу тема өстендә тагын да тирәнтенрәк эшләвен теләргә кирәк. Гомумән, безнең шагыйрьләребез чит илләрдәге дуслар һәм дошманнар турында халыкка художество теле белән сөйләп бирүдә алдынгы рус совет шагыйрьләреннән үрнәк алырга, алардан өйрәнергә тиешләр. Сөекле башкалабыз Москвага багышланган шигырьләр «Бөек башкала» исемендә аерым бер бүлек тәшкил иткәннәр. Бү бүлеккә авторның җиде 
шигыре һәм Лебедев- Кумачтан «Москва» шигыренең яхшы сыйфатлы тәрҗемәсе кертелгән. Без һәммәбез бардык синең өчен Туктамадык кичен, көндезен. Каныбыз белән карпы кызарттык без, Кызармасын өчен ил йөзе, (90 бит)’ Гүзәл Москвабыз хәзер тагын да тантаналырак гөрли, коммунизмга бару юлын яктырта һәм илебезнең һәрбер гражданы аңар: Синең бөек йөрәгеңә карап, Тибә минем нәни йөрәгем, — дип әйтә ала (91 бит). Москва турында язганда авторның аеруча җаваплылык күрсәтергә тиешлеге үзеннән үзе аңлашыла. Ләкин бу бүлектәге кайбер шигырьләр тиешенчә эшләнеп җитмәгәннәр. «Очрашу» шигырендә табигыйлек юк, ул арзанлы эффектка корылган. Шигырьнең герое, бакчада бер кызны очратып, аңар гашыйк була. Алар бергә көймәдә йөриләр, сөйләшәләр, көлешәләр. 'Тагын очрашалар. Ләкин героебыз кызның кем икәнлеген һаман да белмичә баш вата. Соңыннан алар метро тоннелен салганда, ике яктан килүче бригада бергә кушылганда очрашалар. Таш җимерелде! Ике кояш кебек, Безнең бригадалар кушылды, (93). Зәңгәр күзнең кем икәнен белми торуның сәбәбе хәзер инде ачык аңлашыла: автор аларны шундый тантаналы обстановкада күрештерергә теләгән. Бу бик кызыклы. Ләкин сөйгән кызының кем икәнен алай озак белми йөрүчеләр тормышта очрамыйлар шул. Бригадаларны кояшка тиңләү дә табигый түгел. «Башкала турында җыр» да шигъри яктан тиешенчә эшләнмәгән. «Куен дәфтәреннән» дип исемләнгән бүлек авторның Бөек Ватан сугышы елларында язылган кыска лирик шигырьләреннән тооа. Болар
139 
 
 
яың -күбесе халык җырлары стилендә язылганнар., җиңел укылалар. . «Давыл алдыннан» бүлегендә 1940— 1941 елларда язылган шигырьләр тупланган. Бүлек шигъри яктан бик матур эшләнгән «Җилферди безнең байрак» җыры белән башлана. «Дүрт елга» шигыре Татарстанның революциядән элекке кояшсыз көннәрен һәм хәзерге бәхетле тормышын күрсәтүгә багышланган. Бөек Ленин белән бөек Сталин Коммунизм нурын кабызды. Син якадан тудың! Кайгыңны син Агым елгаларга агыздың, — ди шагыйрь (134 бит). . Бу бүлектәге «Уңыш җыры» да бик үзенчәлекле һәм көчле язылган. Җыентыкның тәрҗемәләрдән торган соңгы бүлеге Пушкин белән Лермонтовның 13 шигырен үз эченә ала. Бу бүлекнең ни сәбәптән «Ирекле тәрҗемәләр» дип аталуын аңлый алмадык. Гадәттәге төгәл тәрҗемәләр болар. Аларның кайберләре шул ук хәлләрендә Пушкин һәм Лермонтов җыентыкларына да кергәннәр. Тәрҗемә — иҗат эшенең бик җаваплы бер тармагы, һәрбер шагыйрьнең үз җыентыкларына тәрҗемәләр дә кертергә хакы бар һәм бу шулай булырга тиеш тә.. Моның өчен «ирекле тәрҗемә» дигән исем уйлап чыгару укучыны дезориентацияләүгә генә хезмәт итәчәк. 
1***1 Югарыда без җыентыкның кайбер кимчелекләрен күрсәтеп үттек инде. Андый мисалларны тагын да китерергә мөмкин. Кайбер шигырьләрдә ритм аксавы сизелә. Моны без бигрәк тә 11 иҗекле юллардан торган шигырьләрдә күрәбез. Мәсәлән, «Җәйге кичтә» шигыре (65 бит) 4-3-4 иҗекле юллар белән башлана (4 нең 2-2 яки 3-1 рәвешендә булуы мөмкин). Мондый үлчәү белән язганда, 3 иҗекле сүзне юл башында . китерергә дә мөмкин, ләкин аны юл ахырында китерсәң, — бу инде бүтән үлчәүгә күчү була, ритм бөтенләй үзгәрә. Җәйге кичләр гадәттә тымзык була, Гүяки җир -шул чакта тынып тора, — менә бу ике юл бер ритм белән укыла; «Чишелмәгән серне һаман чишәләр», — исә бөтенләй бүтән ритм белән укыла. Ә кайбер юлларда, — сүзләрнең, ачык һәм ябык иҗекләренең уңышсыз 
тезелүләре нәтиҗәсендә, — ритм гомумән аксый. Кайчагында Ерикәй шигырьне кирәксезгә озынайтып җибәрә. Мәсәлән, матур эчтәлекле һәм бик күп строфалары шигъри яктан көчле булган «Быелгы кыш» шигырендә бер үк фикерләрне, хәтта сүзләрне кабатлаган строфалар да очрый. Икенче строфа: Арбаларга вакыт ялга Чамаларга, — дип тәмам булса, өченче строфа: Арбаларга ял алырга Чыгар вакыт, — дип башлана. Бу урында кабатлауны уңышлы дип санарга нигез юк, чөнки арбаларның ял итүе шигырьнең төп идеясе дә, иң көчле образы да түгел. Шуннан соң авторның, язны искә төшереп, аның турында 4 строфа бирүе дә урынлы түгел. Язучылардан партия һәм совет халкы идея ягыннан тиешле юга- чрылыкта торган һәм художество эшләнеше көчл>е булган әсәрләр таләп итәләр. Совет язучылары Союзының соңгы пленумында бу мәсьәлә аеруча кискен рәвештә куелды. Әхмәт Ерикәй — иҗат өлкәсендә иң зур активлык күрсәтүче һәм партия таләпләренә намус белән җавап бирергә тырышучы шагыйрьләребез- иең берсе. Ләкин аның бу мактаулы сыйфатлары берәүгә дә аның иҗатындагы аерым кимчелекләрдән күз йому хокукын бирмиләр. Шагыйрь үзенә карата таләпчәнлекне һаман да күтәрә барырга тиеш. Шуны да ачык әйтергә кирәк:
140 
 
 
безнең совет чынбарлыгының, көндәлек тормышыбызның никадәр поэтик икәнлеген безнең кайбер шагыйрьләребез аңлап җиткерергә теләмиләр әле. Тормышның «вак- төягенә» алар бик өстән карыйлар, «илһам» ны ниндидер гадәттән тыш вакыйгалардан эзлиләр. Тормыштан артта калмаска омтылу ягыннан Әхмәт Ерикәй бүтән 
шагыйрьләребезгә үрнәк була ала. Аның яңа җыентыгы, үзенең җитди кимчелекләренә карамастан, әдәбиятыбызга байлык өсти һәм авторның шагыйрьлек таланты үсә барганын күрсәтә.