Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК КУЛЬТУРА ТАНТАНАСЫ


Быел 27 октябрьдә бөтен совет җәмәгатьчелеге ’ Москва Малын театрының 125 еллыгын бик зур таптана белән билгеләп үтте. Бу юбилей бер театр бәйрәме булып кына түгел, ә бөтен халык бәйрәме булып әверелде.
Малый театр 1824 елда үзенең беренче спектаклен куя. Бу чор Россия тарихында рус халкының, чит ил илбасарларын җиңеп чыгып, үзенең бетмәс-төгәнмәс көчен ны-гыткан елларга туры килә. Шулай ук бу чорда рус әдәбияты һәм сәнгате дә сизелерлек рәвештә үсә һәм чәчәк ата. Бу әдәбият һәм сәнгать үзенең беренче көннәреннән үк халыкны агарту бурычын изге максат итеп ала. Шул чорның алдынгы кешеләре Малый театрга да шундый ук бурычларны йөклиләр. «Театр халыкка күп нәрсә әйтергә мөмкинлек бирә торган кафедра», ди Гоголь. Шул заман әдәбиятының иң бөек вәкилләреннән Пушкин, Белинский һәм Герцен да бу театрның халыкка хезмәт итәргә тиешлеген әйтеп үтәләр.
Малый театрда реалистик сәнгатьнең нигезен салучылар крепостнойлардан чыккан Щепкин белән Мочалов булалар. Бу ике боек артист Малый театр сәхнәсенә чын- чыннан реалистик сәнгать алып киләләр. Павел Степанович Моча- ловка кадәр бөтен дөнья театрында, трагедияләрне уйнаганда, ясалмалык хөкем сөрә иде, Мочалов аңа дөреслек һәм табигыйлек бирә. «Гади сөйләүне кыю рәвештә сәхнәгә кертүе аның талантының үзенчәлекле булуын бик яхшы исба? итә. Бу юлны аңа беркем дә күрсәтмәде, ул аны үз карашыннан чыгып сайлап алды», ди аның турында Аксаков. Мочаловның уен стиле, мөстәкыйль рус әдәбияты һәм рус музыкасы кебек үк, театр сәнгатендә дә үзенчәлекле рус милли юнәлешенең тууы була. Бу актерның талантына, заманының революцион рухын чагылдырган аның осталыгына Белинский бик югары бәя бирә: «Тирән, дәртле, вулкан җанлы, бик зур һәм куәтле талант иясе ул», ди. Бу бөек артистнын иҗат принциплары Малын театрда бүгенге көнгә кадәр яши.
Рус артистының реалистик уен мәктәбен тудыручы һәм Малый театрның идея-иҗат нигезен салучы кеше Михаил Семенович Щепкин була. Ул үзенчәлекле фикерләргә һәм иҗатында зур көчкә ия булган, халыктан чыккан талант иде. Ул актер гына түгел иде, ул җәмәгать эшлеклесе һәм үз чорының алдынгы идеяле кешесе дә иде. Пушкин, Гоголь, Белинский, Герцен, Шевченко кебек бөек талантлар анын якын дуслары булалар. Аларнын алдынгы фикерләре Щепкинның эшендә, иҗатында чагыла. Щепкин мөстәкыйль рус милли театрының
115
нигезен сала. Аны Малый театрның, гомумән, рус театрының иҗади атасы дип атарга мөмкин. Ул рус театр сәнгатенең реформаторы булды.
Малый театр шул чордагы алдынгы яшьләрнең идея юнәлешләрен тәрбияләүдә бик зур йогынты ясый. , Ул вакытларда: «Кайда белем алдың?» дигән сорауга: «Гимназиягә йөрдем, Малый театрда белем алдым», дигән җавапны еш кына ишей тергә туры килгән. Чыннан да, Малый театр шул чорның алдынгы яшьләре өчен мәктәп була. Аны икенче Москва университеты дип атыйлар. Хәзер инде Малый театрны ни өчен ул вакытта: «икенче Москва университеты» дип аталганы аңлашыла. Бу ошатып әйтү генә түгел, моның тирән мәгънәсе бар. Чөнки Малый театр үз иҗатында чорның алдыңгы фикерләрен чагылдырып килә.
Щепкин, үз нәүбәтендә, шулай ук Москва университетына үзенең зур бурычлы булуын әйтә. «Мин студент булып укымадым, шулай да мин Москва университеты укытучыларына бик зур бурычлы булуымны әйтәм һәм аның белән горурланам: укытучыларның кайберләре мине фикер йөртергә, ә кайберләре сәнгатьне тирәнтен аңларга өйрәтте», ди.
Рус артистларының җәмәгать эш- леклесе булып хезмәт итү традицияләре Малын театрда Щепкиннан башланып китә. Щепкин үзенең җәмәгать һәм иҗат эшчәнлеге юлында зур кыенлыкларга очрый. Аңа рус реалистик сәнгатен тудыру өчен бик зур көрәш алып барырга туры килә. Патша хөкүмәте һәм аның чиновниклары театрның эшчәнлегенә һәм аның яшәвенә куркыныч бер факт итеп карыйлар. Москва генерал- губернаторы Закревский 3 нче от- делениегә мондый донос җибәрә: «Дәүләт строен бәреп төшерергә теләүче усал ниятле кешеләргә, башкалар белән беррәттән, театр уеннары, да ярдәм итә дип исәпләргә кирәк... Актер Щепкин үзе оештырган кичәләрнең берсендә: язучылар, Герцен әсәрләреннән сюжет алып, яңа пьесалар язсыннар иде дигән фикер әйтте. Щепкин переворот ясалуын тели һәм төрле хәлләргә хәзер тора».
Патша строен һәм крепостнойлыкны барлык чаралар белән сакларга тырышкан генерал-губерна- торның бу доносыннан Малый театрның һәм Щепкинның нинди зур иҗтимагый агарту эше алып барганлыгы бик ачык күренә.
Милли рус театрының туу һәм үсеш тарихында Фонвизин, Грибоедов, Гоголь һәм Островский тарафыннан иҗат ителгән драма әсәрләренең әһәмияте бик зур булды. 1831 елның 27 ноябренда Малый театрда Грибоедовның «Акыллылык бәласе» комедиясе куела. Фамусов ролен Щепкин һәм Чацкий ролен Мочалов уйный. Бу спектакль, шушы комедиянең төп образларын киләчәктә дә дөрес аңлап уйнау өчен, бөтен рус театрлары өчен бик зур үрнәк спектакль булып хезмәт итә. Бу комедия һәм аның бөек артистлар та-рафыннан уйналган образлары җә-мәгатьчелек фикерен үстерүдә гаять зур урын тотты.
1836 елда Л1алый театрда Гоголь- нең «Ревизор» комедиясе беренче мәртәбә куела. Городничий ролен Щепкин уйный. Белинский бу комедиягә һәм Щепкинның андагы уенына бик югары бәя бирә. Щепкин үзе дә бу комедиянең тәрбияви әһәмиятен бик яхшы аңлый. Ревизорның беренче тапкыр куелуыннан соң ун еллап вакыт үткәч, Гоголь комедиядәге персонажларның рус җәмәгатьчелегенә ясаган тәэсирен йомшартырга тели. Щепкин аңа: «Сез аларны (ягъни комедиядәге персонажларны) элек ничек булган булса шулай калдырыгыз. Юк, мин аларны сезгә бирмим! Исән чакта — бир-мәм!» дип җавап бирә.
Бу сүзләр Щепкинның үз бурычын дөрес аңлаганын, тормышны сәнгатьтә социаль яктан үткен, тирә: идеяле итеп чагылдырырга һәм шулай итеп социаль гаделсезлеккә каршы көрәшергә теләгәнен күрсәтеп тора.
1850—1880 еллар„ ягъни Малый театрга А.. Н. Островский килгән еллар, Малын театр үсешендә икенче чор булып тора. Малый театр
тарихында бу яна эпоха була. Островский бу эпоха турында түбәндәге сүзләрне яза: «Шушы гасырның беренче чирегендә Россия милли яктан үзсн-үзе аңлау эпохасына керде; Пушкин һәм Гоголь башлаган бөек адымнар талантлы . авторларның иҗат көчләренә юл ачты. Хәзер әсәрнең югары сый- фатлылыгын һәм кыйммәтен аның тормышны ни дәрәҗәдә дөрес чагылдыруы белән үлчи башладылар».
Менә шушы дөрес принципны, тормышны дөрес чагылдыру эшен Островский үзенең бөтен иҗат гомере буе үткәреп килде. _______________
А. Н. Островский белән Пров Ми-хайлович Садовски йның дуслыгы чоры Малын театр тарихында әһәмиятле чорларның берсе булып тора. Островский образларын беренче булып дөрес уйнаган Пров Михайлович Садовскийдан башлап Малый театр тарихында Садовскийлар нәселе башлана. Садовскийның балалары һәм балаларының балалары Малый театрда артист булып хезмәт итәләр.
1853 елда артистка Никулина-Ко. сицкая бенефисына Садовский катнашы белән Островскийның «Не в свои сани — не садись» комедиясе куела. Бу комедиясен куйдырып, Островский «император театры» өчен драма әсәрләре язган, Малый театр сәхнәсендә үз әсәрләрен Гоголь һәм Грибоедов әсәрләре белән беррәттән куйдырырга теләгән кай-бер драматургларны кысыла төшәргә мәҗбүр итә.
Малый театр артистлары, Ост-ровскийның бу әсәрен куеп, чынлап та «үз чаналарына утыралар» һәм, Грибоедов, Гоголь реализмын баетып, яңа, якты реалистик юл белән китәләр.
Садовский 1854 елда Островскийның «Ярлылык гаеп түгел» әсәрендәге Любим Торцов ролен башкара. Торцовның: «Юл бирегез — Любим Торцов килә!» дигән сүзләрен алдынгы яшьләр: «Юл бирегез — сәхнәгә дөреслек килә!» дип кабатлыйлар. Шул заман җәмгыятенең алдынгы вәкилләре Островский белән Садовскийяы әнә шулай хуплап каршы алалар.
Садовский белән берлектә Ост-ровский әсәрләрендә Никулина-Ко- сицкая, О. Васильев, Шумский, Самарин һәм башка артистлар уйныйлар һәм онытылмас образлар иҗат итәләр. Аларның һәрберсе Островскийның һәм Малый театрның иҗат уңышын үстерә.
Островскийның язучылык эшчән- легенә 35 ел тулганда Гончаров бо- лай дип яза: «Сез әдәбиятка сәнгать әсәрләренең тулы бер көтеп- ханәсен бүләк иттегез, сәхнә өчен үзенә бертөрле дөнья тудырдыгыз. Сез Фонвизин, Грибоедов, Гоголь нигез салган бинаны бер үзегез төзеп бетердегез, һәм без, руслар, сездән соң гына: безнең үз милли рус театрыбыз бар, дип горурлык белән әйтә алабыз һәм бу театрны «Островский театры» дип атау дөрес булачак», һәм Малый театр шулай итеп Островский театрына әверелә.
Островскийның һәм Малый театрның данлы юлы авыр булды. XIX йөзнең азагында, Островский үлгәч, рус театр сәхнәсе, шул җөмләдән ЛАалый театр репертуары да,’ идея ягыннан түбән драма әсәрләре белән чүпләнә башлый. Ләкин Малын театр мондый авыр моментларда Островский, Грибоедов, Гоголь, Тургенев, Толстой, Успенский һәм башка язучыларның әсәрләрен сәхнәгә куя. Шулай итеп, үзен зур иҗат кризисларыннан коткарып кала.
Рус җәмәгатьчелегенең алдынгы вәкилләре Малый театрга бөтен көчләре белән ярдәм итәләр. Бу авыр елларда да Малый театрның иҗтимагый әһәмияте сакланып калуда ялкынлы рус артисткасы Мария Николаевна Ермолованың хезмәте бик зур була. Ул сәхнә аша халыкны алдынгы идеяләргә, азатлыкка өнди.
1876 елның 7 мартында Ермолова үз бенефисында Лопе де-Веганың «Сарык чишмәсе» исемле драмасын куя. Замандашлары үзләренең истәлекләрендә бу спектакльнең зур революцион көч булып яңгыраганын язалар. Хөкүмәт бу спектакльне икенче куелудан соң сәхнәдән алып ташлый. Ләкин бу спскгакльнең
117
революцион әһәмияте озак еллар ?яңгырап тора.
Малый театрның, иң яхшы артист-каларыннан берсе булган Турчанинова Ермоловаңың алдынгы кешеләргә тәэсире турында үзенең истәлекләрендә болан дип яза: «М. Н. Ермолова азатлык көрәшендә бик зур роль уйнады. Ул студентлар түгәрәкләрендә еш кына чыгыш ясый, шигырьләр укый иде. Бу шигырьләр хәзер беркатлы булып күренсәләр дә, ул. чорда революцион булып яңгырыйлар иде».
Ермолова үзенең уены белән алдынгы интеллигенция һәм прогрессив яшьләр күңелендә азатлык хисләрен уята һәм аңа үсәргә ярдәм итә. Ул рус театрында ирек сөюче героик образны гәүдәләндерә.
Ермолованың даны һәм тамашачының Ермоловага булган мәхәббәте чиксез иде. 1895 елда үзенең 25 еллык хезмәт юбилеен дә, Ермолова Шиллерның «Орлеан кызы»н уйный. Уен беткәч, тамашачылар аны сәхнәгә 64 мәртәбә чакырып чыгарып, бик каты алкышлыйлар.
Героик рус театрының шундый гүзәл осталыгын Ермолова совет театрына алып килде.
1920 елда Ермолованың иҗат эшчәнлегенең 50 еллыгы билгеләп үтелде. Аңа безнең республикада, беренче буларак, халык артисткасы дигән мактаулы исем бирелде. Ермолова үзенең җавап сүзендә: «Сез биргән мактаулы исем белән горурланам мин. Малый театр үзенең бөтен җанын халыкка бирә иде, мин дә һәрвакыт шуңа омтыла идем, һәм без гомеребез буе халыкныкы булып калырбыз да», диде.
Малый театр Россиянең бөтен почмакларыннан сайлап алынган иң талантлы артистлар хисабына һәм үз каршындагы театр мәктәбен бетереп чыгучылар хисабына, яңа артистлар белән тулыланып, өстәлеп торды-
1898 елда, Малый театр филиалы каршымда, югары театраль курсларны’ тәмамлаган кешеләрдән бер төркем төзелә. Бу төркемгә соңыннан Малый театрның мәшһүр артистки,/ булган Остужев, Садовская, Садовский» Яковлев, Рыжова, Турчанинова кабул ителәләр. Бу группаны оештыручы һәм җитәкләүче — атаклы актер, режиссер, художник» скульптор, җәмәгать эшлеклесе Ленский була.
Алар Малый театр тарихында тагын бер гүзәл сәхифәне ачалар.
Ленский үлгәннән соң, Малый театрда атаклы артист һәм драматург Южин-Сумбатов җитәкчелек итә. Бу артистларның һәркайсының иҗатлары театр тарихчылары тарафыннан бик җентекләп өйрәнелергә лаеклы иҗатлар.
Л4алый театр тарихында 1907— 1917 еллар бик авыр еллар булды. Реакция чоры һәм вак буржуаз интеллигенциянең таркалу чоры иде бу. Шул вакыт, XIX йөзнең азагындагы кебек үк, Малый театр тагын рус һәм бөтен дөнья классик драматургиясенә мөрәҗәгать итте. Шуңа күрә Малый теагр, кайбер аерым ялгышларын әйтмәгәндә, бу елларда сәнгатьтәге декадентлык, формализм һәм башка буржуаз агымнар тәэсиренә бирелмәде диярлек. Театр үз юлы — реализм юлы белән баруында дәвам итте.
1917 елда Малый театр икенче тапкыр туды. Революциянең беренче көннәреннән үк совет хөкүмәте! һәм большевиклар партиясе рус театраль культурасының иң яхшы мирасы булган Малый театрга җитди игътибар бирде. Малый театр социалистик дәүләтнең бөек казанышлары тәэсирендә бөтенләй яңарып, яшәреп китте. Ленин һәм Сталинның сәнгать турындагы өйрә-түләреннән көч алып, Малый театр моңа кадәр булмаган дәрәҗәдә үсте. Иптәш Сталинның формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик булган культура турындагы күрсәтмәләре үзенчәлекле, » милли рус театры булган Малый театрга яңа сыйфатлар казанырга, совет дәүләтендәге иң алдынгы театрлар дәрәҗәсенә күтәрелергә, Европа һәм Америка театрларыннан бик күп өстен булып үсеп китәргә ярдәм иттеләр.
Малын театрга академия театры исеме бирелде.
Малый театр 1919 елда, беренче буларак, Горькийның «Карт» исем
118
ле пьесасын куйды. Революциягә кадәр Горький әсәрләрен «император театрында» кую тыелган иде.
Малын театрның тамаша залына театрның тулы хуҗасы булган халык килде. Мондый тамашачы турында Пушкин» Щепкин» Островский һәм рус халкының башка бөек уллары бары хыялланганнар гына иде.
Южин: «Мондый тамашачы турында Малый театр бөтен гомере буе хыялланды», дип язды.
Совет властеның беренче көннәреннән үк Малый театр Кызыл Армия частьларына, завод-фабрика эшчеләре коллективларына культура хезмәте күрсәтә башлады. Бу эштә Малый театрның иң алдынгы, күренекле көчләреннән М. Н. Ермолова, О. О. Садовская, У. Н. Лешков- ская, О. А. Правдин, А. И. Южин, А. А. Яблочкина, В. Н. Рыжова, Е. Д. Турчанинова, В. Н. Пашенная, А. А. Остужев, Н. К- Яковлев кебек сәхнә ветераннары актив катнаштылар.
Малый театр, эшче районнарына чыгып спектакльләр бирү белән генә канәгатьләнмичә, үзенең хәзер дә эшләп килә торган филиалын төзеде.
Партиянең һәм хөкүмәтнең ярдәме аркасында Малый театр үз репертуарында совет темасын тирән- тен чагылдыру эшенә кереште. 1926 елда «Любовь Яровая» (К. Тренев) спектакле куелды. Бу спектакль Малый театр сәхнәсендә совет темасын үзләштерүнең яңа эпохасы булды. Ул Малый театр коллективының совет темасына язылган әсәрләрне куюдагы беренче зур казанышы иде. Бу спектакльгә совет тамашачысы бик югары бәя бирде.
А. М. Садовский башкаруындагы большевик Кошкин образы, халык артисткасы Пашенная башкаруындагы Любовь Яоппая п^пп^ы Ьпм С. Кузнецов башкаруындагы революцион матрос Швандя образы тамашачылар күңелендә онытылмаслык булып калды.
Малый театр 1917—1949 еллар эчендә совет драматургларының 64 әсәрен сәхнәгә куйды.
Сталин бишьеллыклары чорында Малый театр иҗади хезмәт пафосы белән сугарылган, совет халкы хезмәтенең бөеклегенә дан җырлый торган спектакльләр бирде.
Утызынчы елларның башында Малый театр куйган зур әһәмиятле спектакльләрнең берсе Б. Ромашев- ны>ң «Сугышчылар»ы булды. Бу спектакльдә сугышчан өйрәнү шартларында Кызыл Армия командирының формалашуы күрсәтелгән иде. Шулай ук ул елларда уйналган «Скутаревский» (Л. Леонов), «Дан> (В. Гусев), «Нева буенда» (К. Тре-нев), «Украина далаларында» (А. Корнейчук) спектакльләренең дә бик әһәмиятле спектакльләр икәнен әйтеп үтәргә кирәк.
Совет драматургларының әсәрләре өстендә уңышлы эшләү белән бергә, Малый театр классиклар өстендә эшләүне дә дәвам итте. Ул Г. Успенский әсәре буенча язылган «Растеряев урамы», Л. Толстойның «Мәгърифәт җимешләре», М. Горь- кийның «Варварлар», В. Шекспир-ның «Отелло» кебек әсәрләрен куйды. «Варварлар» спектакле авторның теләген дөрес аңлау, аның зур фаш итү көчен бөтен тулылыгы белән ачып бирү ягыннан аеруча уңышлы куелган спектакльләрнең берсе булып чыкты.
Бу елларда театр күп кенә та- лантльп актерлар исәбенә үсте. Алар- ның таланты шушы өлкән рус театры сәхнәсендә чәчәк атты. К. Зубов, И. Ильинский, Д. Зеркалова, М. Жаров, П. Леонтьев, М. Царев, Л. Орлова һәм театрга соңрак килгән Ф. Григорьев һәм башкалар үзләре-нең иҗади хезмәтләре белән бөтен илдә дан казандылар.
1937 елда совет хөкүмәте рус театр сәнгатен үстерүдә күренекле хезмәтләре өчен Малый театрны Ленин ордены белән бүләкләде. Театрның күп кенә работниклары орденнар һәм медальләр белән бүләкләнде, шулай ук мактаулы исемнәр алдылар.
Ватан сугышы чорында Малый театр Уралда эшләде һәм Урал эшчеләре арасында зур эш алып барды.
Малый театр Ватан сугышы чорында театрның фронт филиалын
119
оештырды. Бу филиал Совет Армиясе белән бергә Берлинга кадәр барып җитте.
1942 елның, 5 ноябренда Малый геатр Корнейчукның «Фронт» исемле пьесасын куйды. Бу спектакль тамашачыларны мактануга, масаюга һәм наданлыкка каршы килеш- мәүчән көрәшкә чакырды. Ул Ватан сугышында сугышчан операцияләр белән җитәкчелек итү эшен бары тик сталинчыл мәктәп полководец-лары гына үти ала икәнен күрсәтте. Шул елларда куелган «Нашествие» (Л. Леонов) спектакле героик- патриотик темага багышланган иде. Гади совет кешеләренең героик сыйфатларын бик тулы чагылдырган бу спектакль дә тамашачылар тарафыннан бик җылы каршы алынды.
ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 елның 26 августта чыгарган «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карары һәм партия Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча чыгарылган шуннан соңгы карарлары бөтен совет театры өчен программа булып әверелде. Малый театрның иҗат коллективы ВКП(б) Үзәк Комитетының бу карарларында күрсәтелгән хаталарны, җитещ- сезлекләрне бетерү өстендә бөтен көчен куеп эшләде һәм партиянең таләбен дөрес аңлады.
СССР халык артисткасы А. Л. Яблочкина сүзләре белән Малый театр болай җавап бирде: «Иң өлкән рус театрларыннан берсе булган ААалый театрның иҗат коллективы бу чакыруга хәзерге заманның бик яхшы спектакльләрен тудырып җавап бирү теләге белән яна. Ул халык һәм партия тарафыннан совет сәнгате алдында куелган бу зур бурычларны үтәргә үзенең бөтен көчен куячак».
Малый театр артистлары бу тантаналы вәгъдәне намус белән үтәп чыктылар. Алар бу еллар эчендә Б. Лавреневның принципиаль партиялелек белән сугарылган «Диң- гездәгеләр өчен!» пьесасын куйдылар, совет диңгез офицерлары образларын бик зур осталык белән күрсәттеләр. Бу спектакль Сталин премиясе белән бүләкләнде. Малый театр шулай ук А. Первенцевның «Көньяк узелы» әсәрен дә куйды. Бу спектакльдә театр үз сәхнәсендә иптәш Сталин образын беренче мәртәбә күрсәтте.
Малый театр сәхнәсендә куелган «Бөек көч» (Б. Ромашев әсәре) спектакле дә Сталин премиясе белән бүләкләнде.
Театр тәнкыйте өлкәсендә совет театрына зур зыян китергән һәм соңгы вакытта фаш ителгән нәсел- нәсәпсез космополитлар Малый театрны да дөрес юлдан чыгарырга маташтылар.
А. Софроновның Сталин премиясе белән бүләкләнгән «Москва характеры» исемле мәшһүр пьесасын сәхнәгә куйган өчен алар Малый театр коллективына оятсыз рәвештә яла яктылар, совет кешеләренең югары мораль сыйфатларын гәүдәләндергән бу гүзәл спектакльне юкка чыгарырга бөтен көчләрен куйдылар. Ләкин нәсел-нәсәпсез космополитларның бу кара уйлары барып чыкмады. Партия Малын театрны һәм аның коллективын космополитлардан саклап калды.
Малый театр үзенең иҗат эшчән- леге тарихында сәхнәдә фикер бай. лыгының һәм идея эчтәлегенең тирәнлеге өчен көрәшеп килде. Тирән фикер һәм бай эчтәлек — рус классик әдәбияты һәм сәнгатенең нигезе булып тора. Малый театр бөтен рус сәхнәсенә зур идея-иҗат йогынтысы ясады. Шулай үк аның йогынтысы тугандаш халыкларның театрларына, шул исәптән, татар театрына да бик зур булды.
Татар драматургиясенә нигез салучы драматург Галиәсгар Камалның идея һәм иҗат ягыннан формалашуына Островский иҗатының йогынты ясавы бик мәгълүм. Островский әсәрләрендә зур иҗат көче күрсәткән Малый театр артистлары уены шулай итеп татар театрына органик рәвештә килеп керде.
Островскийның «Гроза»сы револю-циягә кадәр татар театрында зур уңыш белән барды. Хәзер ТАССР ның халык артисткасы һәм РСФСР ның атказанган артисткасы Гөлсем ханым Болгарская 1913 елда, үзе
нең бенефисына «Гроза»ны куеп, Катерина ролен уйнады. Россия сәхнәсен шаулаткан бу әсәрнең бездәге уңышы да Малый театр традициясендә уйнаучы рус артист-ларының йогынтысы аркасында булды. Бу спектакльне кую өчен махсус рус режиссеры чакырылды. Гөлсем ханым Болгарская татар ха- тын-кызының ябылуда ятуы, хокуксызлык драмасын Катерина образы аркылы гәүдәләндерде. Ул спектакльдә артист Габдулла Кариев Дикой ролен уйнады. Кариев, шул за-мандагы татар сәүдәгәрләренең ах-маклыгын, башбаштаклыгын ачып бирергә тырышып. Дикой образына аеруча басым ясады һәм аны уз чорында хөкем сөргән караңгылык, наданлык һәм тупаслык вәкиле итеп бирде. Малый театр уен мәк-тәбенең йогынтысы Татарстанның халык артисты һәм РСФСР ның атказанган артисты Зәйни Солтанов уенында да бик көчле чагыла. Зәйни Солтановның Островский әсәрләрендә уңышлы башкарган Дикой («Гроза»), Лыняев («Бүреләр һәм сарыклар») һәм Гогольның «Реви- зор»ында городничий рольләре Ма-лый театр артистларының иң көч ле уен традицияләрен хәтерла тәләр. Зәйни Солтанов татар сәхнә сендә хаҗилар, ишаннар, сәүдәгәр ләр образын бөтен хәйләкәрлекләре пычраклыклары белән гәүдәләнде pen, татар театры тарихында классик үрнәк һәм традиция булып ка лырлык югары иҗат мастерлыгын күрсәтте. Аның бу уңышы, һичшиксез, рус театрының, беренче урында Малый театрның реалистик уен үрнәкләре нәтиҗәсендә килеп туды дияргә мөмкин.
Татар театрының элекке һәм хәзерге артистлары арасында рус театры, бигрәк тә, Малый театр йогынтысы нәтиҗәсендә үсеп, югары иҗат уңышлыгына ирешкән артистлар байтак.
Хөкүмәтебезнең, партиябезнең һәм иптәш Сталинның өзлексез кайгыр- тучанлыгы аркасында Малый театр безнең театр сәнгатен үстерүдә бик зур идея-иҗат уңышларына иреште. Ул рус халкы тарафыннан тудырыл, ган бөек культураның жанлы шаһиты булып тора һәм халкыбызны үзенең сәхнәсе аша коммунистик җәмгыять өчен көрәшкә рухландыра.