Логотип Казан Утлары
Повесть

ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР




Ә менә малайларның йокылары да качмады, ашаулары да бүленеп тормады. Ышна җире өчен барган тартышның эчке мәгънәсен аңлап ^Зетермә- сәләр дә, тышкы яктан аның бөтен вак-төягенә хәтле аларның хәтеренә сеңеп калды. Икенче көнне үк алар үзләре дә «Ышна җирен алдылар». Дөрес, аларның атлары да таяк кына, чәчүлекләре дә туфрак кына иде. Ләкин балалык хыялының сихерле көче таякны эт итте, туфракны чәчүлек ясады. Бер көнне, «Ышна җире өчен талашып», тәмам аргач, бераз ял втмәкче булып, бер төркем малай юл чатына утырды. Еракта, кара җир белән зәңгәр күк килеп тоташкан урында, җил тегермәне әйләнә иде; юл буйлап, тауга каршы ниндидер ататланган кешеләр менеп киләләр иде. — Минем әти үлә инде, — дип сөйли башлады Хәлим. — Кичә әйтте: мин үлгәч, әниеңнең сүзен тыңла, җомга көннәрне минем каберемә барып, дога кыл, — диде. Елады. Мин дә еладым. — Минем әтинең елаганы юк, — дип куйды кара малай. — Әни менә елый... — Үлеп карасын ул менә — еламас микән бар... — диде Хәлим әтисе өчен кимсенеп,—үлгәч бит инде бер дә, бер дә терелмиләр... — Тереләләр!—дип, кара малай урыныннан сикереп торды,— минем әби әйтә, үлгән кешеләр тереләләр дә күбәләк булып очып йөриләр, ди. — Күбәләк булып аларның җаны гына очып йөри, беләсең килсә, — диде Хәлим, — Газраил кешенең җанын кызыл алма белән алдалап чыгара да кешене үтерә, ә җан күбәләк булып очып китә... Якында гына /ат аяклары тавышы ишетелеп китте. Малайлар сикерешеп тордылар. Кара малай, әче тавыш белән кычкырып җибәрде: — Атлы казаклар-! Чыпчык өере кебек, дәррәү күтәрелеп, малайлар авылга таба очтылар. Хәлим ындырлар аркылы үтеп, өйгә атылып кайтып керде дә, — Әни! Казаклар!—дип кычкырды. — Чү! Әтиеңне уятасың. — Әни, авылга атлы казаклар килде, югары очка менеп киттеләр... — Казаклар! Бар тизрәк Якуб абыеңа йөгер, әйт... Хәлим, яшен ташыдай, атылып чыгып китте. Әлеге атлыларны урамда очратты ул: алар, бер кешене тотып алып, нәрсәдер сорашалар иде. 
♦ Дәвамы. Башы 1 нчс санда. 
14 
 
Аннары алар бу кешенең башына камчы белән суктылар. Теге, бичара күзен тотып, йөгереп китте. Хәлим, аның артыннан куып җитеп, — Нәрсә кирәк аларга?— дип сорады. Кеше, сыңар күзен учы белән каплаган килеш: — Соңга калганнар: Якуб абыең бүген Казанга китте, — диде. — Әбигә булса да әйтеп куярга кирәк, шулай бит? — Җитешә алсаң йөгер. — Мин бакчалар аркылы гына! Якубның капкасы бикле иде. Хәлим, аркасын сыдыртып, капка астыннан керде. — Әби! Әби! — дни, кьгчкыра-кычкыра, өялды баскычыннан атылып менде ул. Ишектә йозак эленеп тора иде. — Кая киткәннәр болар? Койрыгын болгап, каяндыр Актырнак килеп чыкты. Таныш малайга бераз иркәләнмәкче булган иде ул. Ләкин Хәлим — күкрәгенә сикергән этне ачу белән төртеп җибәрде. — Тукта әле, Актырнак! Эт, башын төртеп, бер читкә китеп барды. — Үпкәләгән булды тагын... Малай Актырнакны яңадан дәшеп алмакчы, пркәләмәкче булган иде. Ләкин өлгермәде: урамны ат аягы тавышы белән тутырып, казаклар чабышып килеп җитте. Ул да түгел, капканы гөрс-гөрс кыйный да башладылар. Берсе койма аркылы ишек алдына сикереп төште. Актыр- накның тешләре ыржайды, йоннары кабарды, — баягы юаш, ялкау Актырнак урынына ишек алды буйлап куркыныч бер шалама нәрсә ыргылып йөри иде. Хәлим, сулуын кысып, иске чана артыннан карап утырды: казаклар, бер иптәшләрен атлар янында калдырып, үзләре ишек алдына йөгерешеп керделәр дә шундук өйалдыма, абзарга, бакчага ташландылар. Отряд килү турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралып өлгерде. Озакламый бөтен авыл, таяк тыгып бутаган кырмыска оясы кебек, айкалырга тотынды: урамнарда ирләр', хатын-кызлар, бала-чага йөгерешеп йөри башлады; күрше күршесенә йөгереп керде; кемнәрдер урам аркылы чабып уздылар; хатыннар, башларын тәрәзәләрдән тыгып, урамдагы лар дан сорадылар: «Белмисеңме—ник килгәннәр икән?» — «Якубны сорашканнар ди бугай» — «Яшеренеп өлгерде микән сон?» — «Бүген иртә белән Казанга киткән ди». Ул да түгел ирләр тавышы: «Күрше, барасыңмы?» — «Тукта, сәнәкне алыйм». — «Сәнәк нигә ярый ул — ливорвертыңны ал!» — «Хатын әллә кая яшереп куйган аны». Шунда ук хатын-кыз тавышы: «Йөрмәгез, зинһар! Бәреп үтерерләр үзегезне!» — «Габделхак! Җаным! Барма инде!» — «И, ходаем! Тыңлатып буламы соң аларны!» Теге урамнан да, бу урамнан да өер-өер халык килеп чыга. Барысының да йөзләре җитди, хәрәкәтләре кискен... Кызукызу атлап, югары очка таба менәләр. Шул арада Якубның капка төбен әлләни хәтле халык сарып алды. Монда Миңнулланың да җил кискән ябык йөзе Күренеп-күренеп китә; Гафиятнең дә базык гәүдәсе, кызыл чырае күзгә чалынып-чалынып кала; Гапсаттар абзагыз да шунда айкала; каршы йортларның тәрәзәләрендә куркынган хатын-кыз башлары күренә; берничә штансыз малай капка төбенә йөгерешеп чыгып, иярле атларга һәм гөжләп торган халык төркеменә тасыраешып карыйлар. Атлар янында калган казак, үзен шул хәтле халык сарып алганны күргәч, борчуга төште: утлы күмергә баскан кебек, бер урында тора алмый башлады. «Ни шайтаныма шул кадәр озак казыналар инде? дип уйлады ул үзенең иптәшләре турында. — Бер чүмәлә саламнан инә
15 
 
эзлиләрмени? Тор сии монда бер үзец басып...» Ниһаять, аның нервы- лары түзмәделәр: ул, ике бармагын авызына кабып, әче итеп сызгырып җибәрде. Шундук ике казак капкадан атылып килеп чыкты. Алар артыннан ук калганнары да чыктылар. Башта алар бераз каушап калдылар, ләкин бер минуттан үзләрен кулга алып, ашыкмыйча гына атларын чишә башладылар. Бәлки, шулай тыныч кына үтеп тә киткән булыр иде. һич көтмәгәндә казаклар арасына бер таш килеп төште. Чак кына берсенең башына тими калган бу ташны бер казак иелеп кулына алды да, сагаеп калган халыкны күздән кичереп: — Кем атты? — дип сорады. Җавап урынына койма артыннан тагын ике таш килеп төште. Әлеге казак, ачуыннан агарынып китеп, атына сикереп менде дә, ялт итеп, койма аркылы карады. Кулына ташлар тотып, ишек алдында Хәлим йөри иде. — Ах, син көчек! Казак, ат өстеннән сикереп төшеп, кылычына абына-сөртенә, ишек алдына ташланды: аның күзләре акайган, камчысы һавага күтәрелгән иде. Хәлим, аны күреп, йөгерә башлады. Хәлим артыннан — казак, казак артыннан — Актырнак чапты. Качып өлгермәгән булса, малайның аркасына шактый каты төшкән булыр иде. Ләкин Хәлим читән аркылы бакчага сикерде. Казакның камчысы буш урынга сугып калды. Менә ул, сүгенеп, төкеренеп, кире урамга йөгереп чыкты. Ләкин ни күрсен: урамның асты-өскә айкала; кешеләр, атлар бергә буталышканнар; аның да аты урынында юк; икеөч хатын бер ярсыган крестьянны читкә өстериләр: аның йөзендә кып-кызыл булып, камчы эзе ярылып ята. Менә ул, үзенә ябышкан хатыннарны этеп-этеп җибәрде дә. үзе тагын ыгы-зыгы эченә ташланды: «Алар безне камчы белән, без карап торыйкмы?»—дип кычкыра иде ул. Бу вакыт Якуб күптән юлда иде инде. Анасы карчыкны күрше авылдагы кардәшләренә ат белән озатып куюны Шәрифҗанга тапшырып, үзе бүген иртә белән Казанга барырга чыккан иде. Җиде километрда зур гына пристань була торып, ул ерак пристаньнарның берсенә китте: әйләнеч булса булыр, аның каравы кеше аягы асты түгел: аулак һәм тыныч, дип уйлады ул. Бик ашыкмады да: .иртәгә көндез Казанга барып керсә, шул бик адткән иде аңа. Юл өстендәге урманга кереп, агачлар арасында йөрде. Урман әле ялангач, ләкин ачылып килә торган яшел бөреләрдән тәмле исләр аңкый иде. Үткән елгы сары яфрак юрганын тишеп, яшел энәләр тырпаеп торалар. Бака үләне үзенең түгәрәк яфрагын чыгарып куйган. Умырзаялар, йонлач кызыл сабакларына таянып, зәңгәрсу кыңгырауларын матур итеп асып куйганнар. Картлар үлгән, саргаеп җиргә түшәлгән, ә яшьләр, матурлар, дөньяга әле яңа килүчеләр, үлгәннәрнең җансыз гәүдәләре өстенә калкып, кояшның якты, җылы нурына сузылалар. Шушы яшенә җитеп, Якубның яз башында урманда булганы юк иде. Ул, балалар шикелле, бөтен нәрсәгә гаҗәпләнеп, тикшеренеп йөрде: агачлар арасында әле рәтләп кар да эреп бетмәгән, ә инде нихәтле чәчәк, нихәтле үлән... Үзләре барысы да ни өчендер кыпкызыл- лар... Шушы гаҗәеп дөньяны күзәтеп, тыңлап, иснәп байтак йөргәннән сон, Якуб тагын Иделгә таба юл тотты. Ул караңгы, буш пристаньга килеп кергәндә, вакыт шактый соң иде инде. Пароходның кайчан килүен белешкәч ышыграк, җылырак бер почмак эзләп, Якуб пристань буенча йөри башлады. Идел өсте кап-кара. Дулкыннарның чалт-чолт пристань стенасына бәрелүләре ишетелеп тора. Еракта маякмы, пароход утымы җемелдәп күренә иде.
16 
 
Якуб, бер җилсез почмакка сыенды да, шул утка кардп тора баш- лады/Авыл аның күңеленнән чыкмын иде әле. Соңгы көннәрдә бер уй бик борчыган идс аны. Ләкин күңелен канәгатьләндерерлек җавап таба алмаган иде. ул. Аның фикеренчә, бу мәсьәләгә җавап табу да мөмкин түгел иде. «Чынлап та, — днп уйлый иде ул, — җир биреп кенә ярлы крестьянны хәерчелектән чыгарып булырмы? Аның бит сукалыйм дисә аты юк, чәчим дисә чәчүлеге юк. Ярлыга биргән җирләр бер көнне байлар кулына күчеп бетмәсме? Бай һаман баеп, ярлы һаман бөлмәсме? Мичек итеп ярлыны хәерчелектән тартып чыгарырга?» > Ни эзләнсә дә, үзенең күңелендә бу сорауларга җавап таба алмады ул. Башта йолдыз төсле генә җемелдәп торган ут үсте, зурайды, яктырды, аннары астарак тагын зур, яшел ут күренде; бераздан утлар күбәйделәр, су өстендә күңелле тирбәлеп, пристаньга якынайганнан якыная бардылар. Билет кассасының тәрәзәсе яктырып китте, һәм менә, яр буен күңелле шау-гөр белән тутырып, пристаньны якты утлар белән балкытып, зур, ак пароход килеп тә туктады. Якуб, Казанга кадәр билет алып, пароход эченә кереп китте. Икенче көнне төш вакытында Якуб Казанда иде инде. 
20 
Башта ул трамвай белән кайтты. Шәһәр эченә кайтып җиткәч, бер кызыл йорт чатында трамвайдан төште дә, юл капчыгын аркасына киеп, җәяү китте. Таш җәймәгән тузанлы пычрак урам буенча байтак барды ул. Аннары бер тар тыкрыкка борылып кереп, аны үткәч, киң, якты урамга килеп чыкты. Бер соры йортның тәрәзәләре каршында чандыр гына ике-өч агач үсеп тора иде. Якуб туп-туры шул йортка таба китте. Урам як ишегеннән коридорга кереп, тар, караңгы .коридор буйлап бераз баргач, сул яктагы өченче ишекне какты. Эчтән: «Кем ул?» дип сорадылар. Якуб җавап биргәч, ишек шундук ачылып китте, һәм бусагада колагына зур, түгәрәк алкалар таккан ак чырайлы бер татар карчыгы күренде. — Менә югалган кеше дә кайтты, — диде ул һәм Якубтан соң ишекне бикләп алды. — Без инде Габдерахман абыең белән нәрсә дип уйларга да аптырадык. Мин әйтәм, әллә полиция-мазар эләктердеме үзен. Габдерахман абыең әйтә, сөйләмә юкны, ди. Сал капчыгыңны. — Габдерахман абый көндезге сменада эшлиме? — Әйе, бу айны гел көндезгедә эшләде. Бик куркышын торган идек. Аллага шөкер, кайттың. Заводтагы иптәшләрең килеп, йөдәтеп бетерделәр. Белмим, мин әйтәм, кайтканы юк әле. Пальтоңны менә бирегә эл, Габдерахман абыең чөйләрне күчереп бетергән. Якуб, чишенеп, кулына юл капчыгын тотып, карчык артыннан кереп китте: бүлмә якты, чиста һәм җыйнак иде. — Барлык әйберләрең исән-сау: китапларыңа да кагылучы булмады. Гәҗитмәҗитләреңне Габдерахман абыең тәмәкегә алмакчы булган иде дә, якын да китермәдем: тимә, мәйтәм, кеше әйберсенә. — Алсын иде, кирәкле газеталар. түгел алар. — Кем белә сезнекен. — Сәрби апа,—диде Якуб, капчыгында актарынып, — мин бит-кул юып, чистарынып кергән арада самоварыңны яңартып җибәрмисеңме? — Әй, сүзгә мавыгып, бөтенләй онытканмын, хәзер, хәзер... У, сөлгең бик каралган. Ташла ансын, яңаны бирим. Габдерахман абыең әйтә, бер дә борчылма, безнең Якуб югала торган кеше түгел ул, ди. Ничек борчылмыйсың? Алты елмы инде бергә торабыз? Артык булмаса... Үз улым кебек. Бир ул әйберләреңне, өстәлгә куйыйк.

 
— Сәрби апа, менә бу пәмәстәкәйләрне ал әле, авыл күчтәнәче, еица... — Әй, йөрисен шунда ачу .китереп*, синнән кем күчтәнәч өмет иткән. Рәхмәт инде. Сөлге, сабын тотып, Якуб юынырга чыгып китте. Сәрби, күчтәнәчләрен күтәреп, аның артыннан чыкты. Күрше бүлмәдә карчыкның самоварга шаулатып су салуы, нәрсәдер сөйләнүе ишетелеп торды. Якуб борылып кергәч үк, ул да йөгереп керде. — Бөтенләй оныта язганмъгн, — диде ул Якуб каршына урындыкка утырып, — энеңнең үле хәбәре дөрескә чыктымы? И, бичара! Кырдырдылар бер хәл халыкны бу сугыш дигән нәмәстәләрендә... Туктар көне булыр микән аның, юк микән? — Сәрби апа, самоварың нихәл? — Әй, бөтенләй онытып җибәргәнмен... һәм ул йөгереп чыгып китте. Чәйдән соң Якуб беразга гына ятып торды һәм шул ятудан йоклап ук китте. Ул уянганда сәгать кичке җидедән узган иде инде. Юынып, киенеп, коридорга чыга торган ишек янына килгәч, — Мин бүген я кайтырмын, я юк, — диде ул. — Пәрәмәч! — дип карчык аптырап китте. — Кайтып җитмәде, чыгып та китә, кайчан кайтасын да белми: бу ни хәл инде? — Бикләп кал, Сәрби апа. Кояш баеган. Тимер юл станциясендә чәрелдәп паровоз кычкыра. «Маневр паровозы», дип уйлады Якуб. Бүген заводка бармаска булды ул. Московская урамын, Проломная урамын аркылы үтеп, тауга каршы менә башлады. Аннары яп-якты цирк йорты яныннан, Черек күл бакчасы буеннан үтте. Бакчада күңелле музыка уйный, ресторанда, түгәрәк өстәлләр тирәсендә, хатыннар, ирләр утыралар иде. Якуб, аулаграк урамнарны сайлап, Подлужныйга килеп җитте. Бер почмакта урамны аркылы чыкты һәм, басмалары чери башлаган өялды баскычы белән күтәрелеп, ишек яңагындагы бауны тартты. Бераздан эчтә аяк авазы ишетелде, һәм бер ир кеше тавышы рус телендә: — Кем ул? — дип сорады. — Бу мин, Кузьма Николаевич. Эчтән тагын: — Кем соң син? — дип сорадылар. Якуб үзенең исемен әйткәч, парадный ишеге шыгырдап ачылып китте һәм коридордагы электр яктысы Якубның йөзенә, итекләренә килеп төште. — Уһу! Якуб Саттарич! — дип, өй хуҗасы, озын буйлы, чандыррак бер карт, кулларын Якубка таба сузды: — Я әле, кил тизрәк, бер кочаклыйм үзеңне! Рус гадәте буенча, кочаклашып үбешкәч, хуҗа, кочагын ачты да, — Без сине инде бөтенләй югалткан идек, — диде. — Әйдә кыюрак атла, кыюрак!— дип, Якубны җилтерәтеп өй эченә алып кереп китте. — Маша! Ташлап тор әле эшеңне, кара — безгә кем килгән! Күрше бүлмә ишегеннән ак йөзле, ак муенлы, заманында чибәр генә булган, хәзер инде картайган, юанайган бер хатын килеп чыкты: аның куллары терсәк тиңентен сызганылган, чал кергән чәче баш артына төенләнеп, тимер тарак белән эләктереп куелган иде. Идән уртасында басып торган кунакны күргәч, ул кычкырып ук •җибәрде: — Якуб Саттарйч! Исәнме! Якуб аның кулларына сузыла башлаган иде дә, Мария Степановна, кулларын артка яшереп, 2. .с. ә.- № 2.  17 

 
л х г , .„„„ссз „очмакка сыенды да, шул у^а карап тора бащ- Якуб, оер Җилсu ПОҺ иде әде Соңгы көннәрдә бер уй .лады. Авыл аның М^кн нэн канәгатьләндерерлек җавап таба бик борчыган иде: аны. — ' Д б МОСЬәләгә жавап табу да мөмкин алмаган иде. ул. Аның _ җир б|И)реп көиә ярад 
Бап bXrfa™ ХХ«Х”Хе7“ җаваЛ Таба аЛМаДЫ Башта» йолдыз төсле генә җемелдәп торган ут үсте, зурайды, иктыр^ акХ «тарак тагын зур, №. У» XSrSi күбәйделәр, су өстендә күңелле тироәлеп nP’HCJa^;a ^е һәм якыная бардылар. Билет кассасының тәрәзәсе яктыр Z яр буен күңелле шау-гөр белән тутырып, пристану якты угжр белән балкытып, зур, ак пароход кадәр билет алып, пароход эченә Икенче көнне төш вакытьрнда 
20 
Башта ул трамвай белән кайтты. Шәһәр эченә кайтып җиткәч, бер кызыл йорт чатында трамвайдан төште дә, юл капчыгын аркасына киеп, җәяү китте. Таш җәймәгән тузанлы пычрак урам буенча байтак барды ул. Аннары бер тар тыкрыкка борылып кереп, аны үткәч, киң, якты урамга килеп чыкты. Бер соры йортның тәрәзәләре каршында чандыр гына ике-өч агач үсеп тора иде. Якуб ту-п-туры шул йортка таба китте. Урам як ишегеннән коридорга кереп, тар, караңгы коридор буйлап бераз баргач, сул яктагы өченче ишекне какты. Эчтән: «Кем ул?» дип сорадылар. Якуб җавап биргәч, ишек шундук ачылып китте, һәм бусагада колагына зур, түгәрәк алкалар таккан ак чырайлы бер татар карчыгы күренде. '* — Менә югалган кеше дә кайтты, — диде ул һәм Якубтан соң ишекне бикләп алды. — Без инде Габдерахман абыең белән нәрсә дип уйларга да аптырадык. Мин әйтәм, әллә полиция-мазар эләктердеме үзен. Габдерахман абыең әйтә, сөйләмә юкны, ди. Сал капчыгыңны. — Габдерахман абый көндезге сменада эшлиме? — Әйе, бу айны гел көндезгедә эшләде. Бик куркышып торган идек. Аллага шөкер, кайттың. Заводтагы иптәшләрең килеп, йөдәтеп бетерделәр. Белмим, мин әйтәм, кайтканы юк әле. Пальтоңны менә бирегә эл, Габдерахман абыең чөйләрне күчереп бетергән. Якуб, чишенеп, кулына юл капчыгын тотып, карчык артыннан кереп китте: бүлмә якты, чиста һәм җыйнак иде. — Барлык әйберләрең исән-сау: китапларыңа да кагылучы булмады, әҗитмәҗитләреңне Габдерахман абыең тәмәкегә алмакчы булган иде дә, якын да китермәдем: тимә, мәйтәм, кеше әйберсенә. — Алсын иде, кирәкле газеталар түгел алар. Кем белә сезнекен. ™Г£Ә₽бИ апа'~диде Якуб, капчыгында актарынып, — мин бит-кул ■оы^чис-гаръшып .кергән арада самоварыңны яңартып җибәрмисеңме? гең бик као^гян тТЬШ’ бөтенләй ОТЬ1™анмын, хәзер, хәзер .. У, сөл- «ер д" бХмм"' ТЬ'г' ЯЦа'"Ь1 бир“м- Габ«Ра™а« авыеи айта. борчылмыйсын^ Ллтй'Й/югала тоРган кеше түгел ул, ди. Ничек У.™ бе₽га торабыз? Артык булиаса... Үз р ул әиберләреңне, өстәлгә куйыйк.
килеп тә туктады. Якуб, Казанга кереп китте. Якуб Казанда иде инде. 
19 
 
каршындагы җаваплылыкны өстебездән төшерәбез. Патриотлар, имеш. Кесә патриотлары! (Аның тавышы ачулы яңгырый башлады.) Капиталистларның агентлары — меньшевиклар, цехтан-цехка йөреп, • агуларын чәчәләр: менә, имеш, Германияне тар-мар итәрбез, сугыш туктар, шул вакыт, рәхим итеп, сезгә сигез сәгатьлек эш вакыты бирелер; әлегә, имеш, эш вакытын киметүне сорау — ватан каршында җинаять. Бездә эшләр менә шулай, Якуб Саттарич. Ул, тәмәке төпчеген ачу белән суга ыргытты да, кинәт кузгалды. — Кайтыйк. Машаның ашы өлгерәдер. һәм алар, сөйләшә-сөйләшә, тагын шул ук караңгы бакчалар эчләп кайтырга чыктылар. — Казанда большевиклар газетасы чыга башлады, — диде Столяров бер юан ботак каршында иелеп, — «Рабочий» исемле. Бер көнне редакциягә барып кайтырбыз. Редакторы бик ачык кеше, тик авыру: чахотка! — Нишләрбез анда? — дип сорады Якуб. — Кешеләр белән танышырсың, акыллы сүзләр ишетерсең. Авыл турында хәбәр язарсың. — Хәбәр? — Әйе. Хәбәрне безгә бүген үк язып куярга кирәк: аштан соң утырырсың да язарсың. — Кузьма Николаевич, — диде Якуб ялынулы тавыш белән, — еин миңа утын кисәргә куш, таш ташырга... тик хәбәр генә яздырма... — Яздырам! Яздырам! Вакыйганың эчендә кайнап, бер хәбәр дә язмасаң... Газета сусый андый хәбәрләргә. — Болай булгач, мин өйгә дә кермим: туп-туры -кайтып китәм,— диде Якуб көлеп. — Керми генә кара! Ухватын күтәртеп, Машаны артыңнан куа җибәртермен... Кайтып та җиттеләр. /\штан соң бераз утыргач, Якуб: «Өйдә язып •килермен, кайтырга рөхсәт ит, Кузьма Николаевич», дип караса да, Столяров: «Юк, бүген кайту юк сиңа! Кунасың!—диде. — Нинди эшкә бару ул? Иртәгә якшәмбе! Ял көне иртәгә! Өеңдә сагынып торучы хатының юк. Кайда кунсаң да барыбер түгелмени сиңа? Әллә авылдан өйләнеп килдеңме? Ә? Юк! Шулай булгач... Утыр да яз хәбәреңне!» Кузьма Николаевичның завод партия җыелышына хәзерләнәсе бар икән. Бер кочак газеталар күтәрещ ул түгәрәк аш өстәле янына килде. Якуб, ак кәгазь тотып, кечкенә өстәл янына барып утырды. Иң кыены башлап җибәрү икән: бер язды, бер бозды Якуб... Таш ташудан бер дә ким булмады. Аннары фактлар, цифрлар, җөмлә эченә сыярга теләмичә, аптыратып бетерделәр. Якуб берничә тапкыр Столяровка күтәрелеп карады: ул, газеталарына күмелеп, Якубны бөтенләй оныткан кебек, утырды да утырды. Ниһаять, Кузьма Николаевич башын күтәрде, урыныннан торып, Якуб янын-а килде. — Я, ничек? — Әйттем бит мин сиңа таш ташыт миннән дип... — Я әле. Так, так... Фактлар бар-. Бер дә начар түгел, син юкка гына скромничать итәсең. Хәзер шул әйткәннәреңнән нәтиҗә чыгарырга кирәк. һәм алар, сөйләшә-сөйләшә, хәбәрне йомгаклый башладылар. Йомгаклап бетергәч, Кузьма Николаевич әйтте.- — Газета искергән хәбәрне яратмый: иртәгә әйбәтләп күчерербез дә дүшәмбе көн кертеп тә чыгарбыз.
20 
 
— Дүшәмбе көн мин буш түгел: заводта булам. — Алайса үзем генә кертеп чыгармын. Иртәгесен шәһәр өстеннән яңгыр болыты узды. * Столяров белән Яктб урамга килеп чыкканда, йортларның юеш калам түоәләре, тротуарларның юеш ташлары кояш яктысында ялт итеп торалар иде. һавада яңгыр исе, яшь яфрак исе аңкый иде. Шәһәр театры каршында газетачы малайдан «Рабочий» газетасын сатып алдылар. — Менә!—диде Столяров сары кәгазьне Якубка сузып, эшчеләрнең газетасын салам кәгазьгә басабыз, буржуйлар безгә ак кәгазь сатмыйлар. Бойкот! Әгәр кулларыннан килсә, менә шушы салам газетаны да чыгартмаслар иде алар. Кулларыннан гына килми. Син мондагы хәлләрне белмисең әле, Саттарич. Газетаны сатарга эшчеләр чиратлашып үз малайларын җибәрәләр, почта безнең газетаны таратудан баш тарта. Газетчы малайларны урамда тотып кыйныйлар, газеталарын ертып ташлыйлар. Менә сиңа свобода печати, менә сиңа де-мок-ра- тичес-кое правительство! — дип, Столяров «демократическое» сүзенә басым ясап әйтте. Якуб, газетаны караштырып, — Кәгазе сары булса да сүзе хак бит аның, — дип куйды. Театр каршындагы шагыйрь Державин һәйкәле янына җиткәч, туктадылар. — Мин җыелышка киттем, озак булмам, төшке ашны миндә ашарбыз, кил — яме? — диде ул. Шулай дип, ул трамвайга таба китеп барган иде, кинәт артына борылды: — Кара әле, Саттарич, бүген Черек күлдә митинг була, син шунда барып чык, — дип кычкырды һәм кузгалып киткән трамвайга яшьләрчә сикереп менде. Көн якты, җылы, күңелле. Державин, биек, кара пьедесталга менеп утырган да, сыңар кулын күтәреп, күзләре белән күккә текәлгән. Якуб, бакчага кереп, һәйкәлдән ерак түгел бер яшел скамьяга утырды. Сары ком сипкән юл буйлап бакча эченә ак күлмәкле яшь кызлар, шләпәләренә каурый кадаган олы дамалар, ак якалы, пэнснеле әфәнделәр керделәр: бакчаның түбән башында газетачы малайларның көйләп- көйләп кычкыруы ишетелде; урамнан трамвайлар', пролеткалар үтеп тордылар. Якуб, бер фикергә туктала алмыйча, я авыл турында, я завод турында уйлап утырды. «Вакытында кайтмаган өчен, чыгармаган булсалар ярый инде,» — дип уйлады ул. Биш-алты ел эшләп, ияләшеп беткән заводны ташлап чыгасы килми иде аның. Ул арада артта ниндидер шау-шу купты: «Не позволим сеять большевистскую заразу! Бей их!» — дигән чыелдавын аваздан соң кемнеңдер йөгерүе, кемнеңдер шап итеп егылуы, аннары кычкырып елаган тавыш ишетелде. «Газетчы малайны кыйныйлар ахры» дип, Якуб тавыш килгән якка йөгерде. Ул, иңбашы белән бәреп, халык төркеме эченә килеп кергәндә, бер малай, җиргә тезләнеп, тузан өстендә аунап яткан газеталарны җыя, сары чырайлы ябык бер әфәнде, ярсуыннан тәмам калтыранып, большевикларны сүгә иде. Якуб, туп-туры шушы кешенең өстенә барып, ‘' Что вы тут делаете? — дип сорады. п.±ен Keuie Якубка борылып карады: аның киң җилкәләре, зур йод- ры, гомумән бөтен кыяфәте бу минутта шактый дәһшәтле иде.
21 
 
Әфәнденең шунда ук тавышы тынды. Ак якалы, пэнснеле берничә кеше, читкәрәк китеп, ерактан карап тора башладылар. Эт иярткән бер юан дама тиз генә китеп барды. Ак күлмәкле бер кыз, иелеп, малайның газеталарын җыеша башлады. Якуб, әлеге әфәндегә усал караш ташлап: — Позорно, господин, детей бить! — диде. Ул арада малай, газеталарын җыеп бетерде дә, кагынып, кепкасын баш артына салып, китеп тә барды. Бераздан бакчаның икенче ягында аның тагын көйләп кычкыруы ишетелә башлады. Якуб елмаеп куйды. «Кыю малай икән, исе дә китмәде. Кара ничек? кычкыра!» — дип уйлады ул. ...Черек күл бакчасына килеп кергәндә, митингның нәкъ ярсыган чагы иде. Өелешеп, гөжләшеп торган халык арасыннан ябык йөзле, кискен хәрәкәтле кешеләр йөгерешеп чыгалар да, трибунага менеп, йодрыклары белән трибунаның яңа, сары тактасын кыйнап, сугыш турында, солых турында, Вакытлы хөкүмәт турында сөйлиләр. Сары йөзле бер чандыр кеше, кепкасын учына йомарлап, трибуна өстендә озак җилкенде: — ...Нигә безнең хезмәт хакын баеып калалар? — дип кычкырды ул, — военнообязанный дигән булып, бары-югы алтмыш процент түлиләр, аның да яртысы гына кесәгә керә: госпиталь ' файдасына бир. беженецлар файдасына бир, заемга бир... Ә эшченең үзенә нәрсә- кала?—-дип ул, ябык кулларын җәйде дә, бер сүзсез трибунада басып калды. Якуб, алгар ак үтәргә теләп, терсәкләре белән уңга, сулга эшли башлаган иде, алда басып торган бер кара бүрек, кинәт борылып: «Кая. өскә менәсез!» дип ачуланды. Икенче оратор әлеге сөйләүчене патриотлык тойгысы юклыкта гаепләде. — Ватан барлык кеше өчен дә бер, — диде ул. — Ватан бер дә кесә, бер түгел!—дип кычкырдылар халык арасыннан. Оратор, куллары белән трибунага ябышып, кычкыруларга колак та салмыйча, туган ил турында, немец штыклары астында һәлак булачак революция турында сөйләде. Аның әйтүенчә, сигез сәгатьлек эш вакыты кертелсә, милли промышленность һәлак булачак, сугыш заказлары үтәлмәячәк, димәк, шулай булгач, революция дә һәлак булачак иде. Якуб, аның тирләгән кызыл йөзенә, кызыл муенына нәфрәт белән карап: «юкны сөйләмә, синдә революция кайгысы түгел, кесә кайгысы!—дип, күңеленнән аның белән бәхәсләшеп торды, — зур җиңү өчен кечкенә генә революция кирәк сиңа!» Шул вакыт кемдер-, «ватан сөюче» ораторның тавышын басып китәрлек итеп, — Айлык доходың ничә мең?—дип кычкырды. —- Суконныйда кибете бар аның! — Долой! Кайсыдыр әче итеп сызгырып җибәрде. Тагын: «Долой! Долой!» дип кычкырдылар. Бер оратор Вакытлы хөкүмәткә ышанмаска өндәде: — Безне һаман вәгъдә белән сыйлыйлар, — дип башлады ул,— менә иртәгә, менә бүген... Җир вәгъдә иттеләр — бирмәделәр, сигез сәгатьлек эш вәгъдә иттеләр — бирмәделәр, сугышны туктатмакчы булдылар — туктатмадылар. Бу нинди үтәлмәс вәгъдәләр булды бу?
22 
 
Ә хәзер инде хөкүмәт үзенең 18 нче апрель нотасында әию: халык СУГЫШНЫ ахырына кадәр алып барырга тели, ди. Мин сездән сорыйм; нинди халык турында сөйлиләр алар? Нинди халык ул сугышны ахы ры - на хәтле алып барырга тели? Ахыры кайчан булачак аныц. — Без үлгәч! —Бөтен халык кырылып беткәчме? — дип дәвам итте оратор', авылда ачыгалар, шәһәрдә ачыгалар, бөтен көше сугышны каһәрли, ә алар анда Руссия халкы исеменнән союзникларга вәгъдә бирәләр; янәсе, безнең халык сугышырга хәзер. Ялган бу, иптәшләр! һәм оратор, кулы белән һаваны кырт кисеп, —Вакытлы хөкүмәт илне упкынга таба алып бара! — дип кычкырды. — Аның министрлары безне алдыйлар! Ышанмагыз ул хөкүмәткә! Якуб митингтан чыгып киткән чакта, тагын бер оратор трибунага менеп калды. Цирк чатында кешеләр өелеп тора иде. Якуб та шунда китте. Афишалар карыйлар икән: кызыл арслан, кызыл фил, озын аяклы кызыл атлар, ике кулына ике гир күтәргән ярым ялангач кызыл кеше... «Бүген кич белән һәм һәркөнне...» дип язылган зур афиша битләреннән ташып торган шушы чамасыз кызыллыкка карап, Якуб көлеп җибәрде: «циркка да революция килеп кергән икән, — дип уйлады ул, — әллә Казанда бүтән буяу беткәнме?» Кызыл филләр каршында бераз таптанып торгач, Якуб Воскресенская урамына менеп китте. Аңа каршы, Гостинодворская чатыннан солдатлар килеп чыктылар: алар, урамны яңгыратып, күңелле җыр кычкырып киләләр иде: 
— Соловей, соловей, пташечка, Канареечка жалобно поет... 
Мостовой ташларына гөрстөрс басып, кулларын киң селтәп, дәртле :;<ыр белән кешеләрнең күңелләрен ярсытып, Кремльгә таба узып киттеләр. — Какие веселые! — диде бер карчык һәм, таягына таянып, елап җибәрде. — Әле фронт күрмәгәннәр, яшелләр, — дип уйлады Якуб, ул Воскресенская урамы буенча атлый иде. Менә ул Лобачевский һәйкәле яныннан узып, ак баганалы университет йорты яныннан узып, чаттан уңга борылды да, кызыл кирпеч стена буйлап түбән төшеп китте. Балык базарында трамвайга утырып, заводның общежитиесенә барып кайту нияте белән билет алды. Ләкин, ни өчендер, Юнусовлар мәйданында трамвай бик озак кузгалмыйча торды: алда халык өелеп тора иде һәм ниндидер’ тавышлар ишетелә иде. Якуб трамвайдан сикереп төште һәм кинәт йөзгә-йөз Столяров белән очрашты. — Кузьма Николаевич! — диде Якуб гаҗәпсенеп, — битенне кайла тырнаттың? пенни кайда Тырналганмыни? — диде ул битен сыпырып, — барысын да сөйләрмен. Әйдә, киттек моннан тизрәк. Р Аа сои һәм алар кызу-кызу атлый башладылар. ~ КаЭа'Н ТуЛЫ пРовокатоРлар,-Дип сөйләп китте Столяров,- тотнп^е КОТЫРТЫП’ яРсытъга’ бәхәскә кертәләр дә аннары милициягә таи7пи Р ЛӘ'Р’ МеТО УЛ.безнең бер эшче' митинг тан соң сөйләшеп тора икән. Ниндидер ике ят кеше килеп баскан да
23 
 
Вакытлы хөкүмәтне сүгә башлаган. Безнең эшче дә, аларның кем икәнен белештермичә, хөкүмәтне тиргәгән. Тегеләргә шул гына кирәк. «Ах, әле син иске режим яклымы? Яңа хөкүмәт ошамыймы сиңа? Патша кирәкме?» Егетне эләктереп албаннар да, «Кабанга батырырга үзен!» дип, күлгә таба өстерәп киткәннәр. Мин туры килеп, аралап алып калмасам, күл төбенә китәсе икән егетең. Якуб Саттарич, белмәгән кешеләр арасында аны-моны сөйләүдән саклан! — диде ул. Өйгә кайтып, тырналган битен карчыгына күрсәткәч, хатын башта бик гаҗәпләнде, вакыйганы сөйләп биргәч, аһылдап, сукранып, — Бер дә кысылмаган җирең юк, башыңа җитәрләр әле бер, сизми дә калырсың, — диде. 
21 
Көндезге ашны ашап, өстәл яныннан кузгалгач Столяров әйтте: — Мин бераз ятып алам, син нишлисең, Якуб Саттарич? — Кузьма Николаевич, син ял ит, — диде Якуб, — мин шушы газеталарны караштырам: ничәме ай инде рәтләп газета күргәнем юк. Якуб шулай дигәч, Столяров урыныннан торды, өстәл тартмаларын актарып, тагын бер төргәк газета чыгарды. — Менә боларын да укы, — диде ул. — анда Владимир Ильич Ленин мәкаләләре бар. Өйдә утырасың килмәсә, әнә Казанка буе синеке, теләсәң ни хәтле йөр. Якуб, ак һәм сары кәгазьле газеталарны кесәсенә салды да, өйдән чыгып китте. Зәңгәргә буялган коймалар яныннаҗ чәнечкеле тимер чыбык тартылган баганалар яныннан, күптән түгел генә яфрак ярган карт өянке агачлары арасыннан бара-бара, ул шәһәр читенә килеп чыкты һәм, тар гына бер сукмакка ияреп, алдагы урманчыкка карап, атлады да атлады. Шәһәр инде ерак калды. Артына борылып караганда, Якуб чиркәү гөмбәзләрендә кояш балкуын, завод морҗаларыннан кара төтен чыгуын гына күрә иде. «Ул Ышна җире өчен көз көне, иген өлгергәч, яңадан талаш булыр әле, — дип, Якуб тагын авыл турында, Миңнулла, Гафият, Галиулла турында, анасы турында уйлап барды. — Бик картайган инде: эшләрне бераз рәтләгәч, үз яныма шәһәргә алдырырга туры килер», — дип уйлады Якуб. Менә ул ике түгәрәк тау арасына кысылган тар, озын бер чирәмлеккә килеп керде: яшь куаклык төбендә бер таралып ятасы килде аның. Кесәсендәге газеталарын чыгарып салды. Чирәмгә күкрәге белән ятып, терсәкләренә таянды да, үлән арасында чабышып йөргән эре, сары кырмыскаларга карап тора башлады. Әмма кызыклар инде үзләре! һаман каядыр ашыгалар. Әнә берсе: нәрсәгәдер абынды да кинәт чалкан әйләнеп төште! Ләкин шунда ук, сикереп торып, әвәлгедән битәр чабып китте. Нидер эзләнеп, иснәнеп, үлән башына йөгереп менде һәм, шул югарылыктан бераз каранып торгач, нәрсәдер хәтеренә төшкән кебек, кинәт борылып, йөгерә-йөгерә төшеп китте. Әнә икенчесе: озын сыйраклы, нечкә билле бер кырмыска юан, яшел кортны чирәм арасыннан өстерәп гаилә... Ул аның әле алдына чыга, әле артына төшә, әле корт белән бергә тәгәрәптәгәрәп китә. Ләкин шунда ук сикереп торып, кортка яңадан ташлана: этә, төртә, тәгәрәтә, өстери башлый... Якуб аның көченә, гайрәтенә сокланып карап торган вакытта, чирәмдә яткан газета өстенә ике кара кырмыска йөгереп менде. Менде дә, гаҗәпкә калгандай, иләс-миләс каранып тора башлады. Якуб, аларны тырнак очы белән чиртеп төшереп, газетаны кулына алды,
24 
 
уңайлап утырды һәм газетаның беренче битен караштырырга то- ТЬ1Тәгәр дә сез үзегез,-диелгән иде анда, - революцион энергия күрсәтмичә, закон чыкканны көтеп ятсагыз, законсыз да калырсыз, жиә дә эләкмәс». „ г -Тукта әле. кем яза моны?-дип, Якуб мәкаләнең башына карады: — Ленин! Владимир Ильич Ленин яза ич моны! һәм Як<б мәкаләне өр-яңадан укырга кереште: «Без анархиягә каршы, җирне оешкан рәвештә алырга кирәк». — Ничек инде үл «оешкан рәвештә»? — дип уйлады Якуб. Мәкаләдә бм сорауга да җавап бар иде. Ленин, Пенза губернасыннан бер мисал китереп, болай дип яза иде: «... Крестьяннар алпавытларның инвентарьларын алалар, ләкин йорт саен бүлмиләр, бәлки, җәмәгать милкенә әйләндереп, чиратлашып файдаланалар». Якуб. башын газета битеннән күтәреп, — Менә 6v шәп! — дип куйды. — Порт саен бүлмиләр, бәлки чиратлашып файдаланалар... Димәк, алпавыттан тартып алынган атларны, авыл хуҗалыгы машиналарын чиратлашып файдаланалар... Күптәннән бирле башың вата иде аның бу мәсьәлә. Ярлыны хәерчелектән чыгару юлы бар икән. Әйе, йорт саен өләшмиләр, бәлки, җәмәгать милкенә әйләндереп, чиратлашып... Чиратлашып... Кылт итеп Якубның исенә төште: авыл җыелышында ул Ленинны телгә алып, аның алпавытлардан җирне тартып алырга киңәш итүен әйткәч, кайсыдыр: — Менә шундый әмер чыгарса икән ул! — дип кычкырган иде. — Чудаклар сез, — дип уйлап алды ул үзенең авылдашлары турында, — әмер чыкканны көтеп яткан булсак, Ышна җире дә эләкмәгән булыр иде әле. Әнә иптәш Ленин нәрсә ди: закон чыкканны көтеп торсагыз, законсыз да, җирсез дә калырсыз, — ди. Берничә ай инде, Якубның кулына рәтле газета эләккәне юк иде.. Бүген ул рәхәтләнде укып: авылда чакта башына килеп йөдәткән сорауларның күбесенә җавап бар иде монда. Газетадан газетага күчеп, сарысын да, агын да, искесен дә, яңасын да укыды ул. ... «Алпавытлар үзләре дә чәчмиләр, крестьяннарга да рөхсәт итмиләр. Бик күп җир кысыр кала. Без әйтәбез: җирне хәзер үк тартып алырга да чәчәргә кирәк: юкса ил икмәксез калачак, ачлык безнең бугаздан алачак» Аннары Якуб Казандагы 1 Май демонстрациясе турында укыды: «Ул көнне шәһәр урамнары кызыл байрак күтәргән эшчеләр, солдатлар белән тулды, дип яза иде автор. — Күп кенә демонстрантларның байракларына большевистик лозунглар язылган иде: «Бетсен сугыш!», «Яшәсен 8 сәгатьлек эш вакыты!», «Бөтен власть советларга!» Ораторлар балконнардан, багана башларыннан, ачык тәрәзәләрдән кайнар речьләр сөйләделәр.^Шинелен җилгә җибәргән берәү, Державин һәйкәленең пье- ТЫП: <<сУгь,ШЬ[Рга бик атлыгып торалар икән, әнә министо- 2 б“₽ЫП сУГЬ1шсыннаР! Безгә җитте!» —дип кычкырды. Аңа «урра» белән җавап бирделәр.» F нашулаоы ТУП-ПИТ'1 автоРы Казан байларының демонстрациядә кат- кашулары тарында мыскыл итеп яза иде. «с)шче колонналары- 
«Байлар, юан корсаклар, комсызлар I ерле яктан безне камыйлар; Ьезнең арка тиребездә симереп АКТЫК азыгыбызны талыйлар, — 

 
дип, урам яңгыратып, «Марсельеза» җырлап узган чакта, күкрәкләренә кызыл чүпрәкләр таккан бай-бәтчәләр, корсакларын киереп, акаеп карап тордылар.» «Юнусовлар мәйданында, — дип дәвам итә иде хәбәрче, — демонстрантлар бераз тукталып торган арада, ак чалмалы, яшел чапанлы бер мулла трибуна баскычыннан авыр гына күтәрелде дә, татарларга мөрәҗәгать итеп, речь сөйләде. «Без мөселманнар, — дип башлады ул, — барымыз да бер өммәт кешеләремез, барымыз да бер Мөхәммәт га- ләйһессәламның улларымыз, шул сәбәпле бөек инкыйлабымызның ак юлыннан бергә-бергә барырга тиешмез, чөнки мөселманнарның мәнфәгатьләре бердер, максатлары бердер»... «Мулла шулай байтак вәгазьләде, — дип яза хәбәрче. — Анардан соң трибунага салынкы кашлары астыннан усал итеп карый торган караңгы чырайлы бер кеше йөгереп менеп, үзенең сүзен: «Юк, бер түгел, мулла абзый!», дип башлап җибәрде. — Син бай: синең ике катлы өең, өч хатының бар, ә мин мөселманның нәрсәсе бар? Торган җирем салкын барак, ашаганым кара ипи, өч хатын түгел, бер хатын туйдырырга да хәлемнән килми. Шулай булгач, синең белән мин ничек бер булыйм да, ничек бер юлдан барыйм?» Якуб көлеп җибәрде: «Каплаган бу кеше мулланың авызын!» Кояш инде Бишбалта турысына килеп җитте һәм бистә өстендәге соры тузан һәм кара төтен эчендә, кызыл шар төсле булып, асылынып тора башлады. Кайтырга вакыт иде инде, һәм менә Якуб, тау арасыннан, чыгып, кояшның соңгы нурлары белән кызарган монастырь гөмбәзләренә карап, шәһәргә таба кайта башлады. «Димәк, йорт саен бүлешмичә, җәмәгать белән файдаланырга?—дип уйлап кайтты ул; бу фикер аның күңелен биләп алды. — Шушындый гади нәрсә ничек итеп аның башына килмәгән соң? Җәмәгать белән... Әйе, моңа хәтле ул үзе дә крестьянча уйлаган булган шул: алырга да бүлешергә яисә кем нәрсә күтәреп .кайтса, шуның белән килешергә...» Ул кайтып кергән чакта караңгы төште. Кузьма Николаевич өйдә юк иде. Якуб, картка язу калдырды да, Мария Степановнаның кыставына карамастан, кичке ашка калырга теләмичә, саубуллашып, үз квартирасына кайтып китте. 
22 Иртә белән уянып, тәрәзәне ачып җибәргәч, урамдагы яктыга Якуб- ның күзләре чагылды: язгы кояш бөтен дөньяны балкытып тора иде. Киенеп, юынып, тиз генә ашады да, заводка дип чыгып китте Якуб. Башта конторага керергә, управляющий белән сөйләшергә кирәк Тиде: ул бит бик соңга калып кайтты, бәлки, аны инде эштән дә чыгарып ташлаганнардыр. Конторада Якубны бик озак көттерделәр. Тәмәке төтененә сасып беткән тар гына коридорда арлы-бирле сугылып, стенадагы саргайган белдерүләрне, исемлекләрне, приказларны укып, сугыш турындагы бетмәс плакатларны караштырып, бик озак йөрде ул. Ниһаять, аны чакырып керттеләр. Управляющий, озын буйлы, ак сакаллы, мәһабәт, чибәр кеше, алтын кысалы күзлеген маңгаена күтәреп куеп, Якубның аңлатуларын игътибар белән тыңлады. Якуб сөйләп бетергәч, күзлеген яңадан борынына төшереп, ниндидер исемлекләрне актарырга тотынды: — Водород цехыннан дидегез бит? — Әйе, водород цехыннан, — дип раслады Якуб. — Водород цехыннан... Якуб Саттарович... «Отпуск по семейным обстоятельствам, дип укый башлады управляющий, — на один месяц.» Ә сез ике айдан артык йөргәнсез...
26 
 
Шул сүз белән ул телефон трубкасын алды да, цехка шалтыратып, мастер белән сөйләште һәм шуннан сон, гына Якубка әйтте:  __  Прогул өчен сезне заводтай әлбәттә чыгарырга кирәк иде, ләкин, —диде ул, күзлеген күтәреп, — энегезнең, анабыз Россия хакына корбан булуын искә алып һәм үзегезнең дә безнең заводта күптән эшләвегезне, бары тик хуҗалык эшләре аркасында гына авылда тоткарлануыгызны искә алып, заводта калдырам. Бүген кичке сменага эшкә килерсез. Хушыгыз. Кичке смена Якубка ошап бетмәсә дә, рәхмәт әйтеп, тиз генә чытып китте. # Якты һавага килеп чыккач, Якуб баскыч алдында тукталып калды: хәзер көн буе нишләргә инде? Кая барырга? Өенә кайтса... «Туктале, Кузьма Николаевич янына цехка кереп чыгыйм», дип уйлады ул. ' Күн алъяпкыч ябып, җиңнәрен сызганып җибәргән Столяров аны сорау белән каршы алды: — Я, нихәл? — Кичке сменага, — диде Якуб. — Заводтан чыгарырга кирәк иде сезне, ди, туган ил өчен корбан булган энегез хакына гына калдырам, ди. — Кара син аны, дуңгызны, туган ил турында лыгырдый, имеш, — диде Столяров. — Бөтен туган илең кырылып ятса да исе китә торган кеше түгел ул! Сине калдырмыйча булдыра алмыйлар алар. Синең кулларың оста, ә оста куллар аларга хәзер бик кирәк. Менә шул. Да, хәбәреңне редакциягә керттем. Үзеңне күреп сөйләшәселәре килде аларның. Бүген вакытың күп, барып кайт үзләренә... . — Кайсы урамда сон алар? — Хәзер аңлатам: трамвай белән Балык базарына кадәр кайтасың да Рыбнорядская урамы белән менәсең: сул якта 29 нчы йорт. — Я, сәламәт булып тор, Кузьма Николаевич. — Исән бул. Карале, Якуб Саттарич, — диде ул чыгып барган Якуб- ның артыннан җитеп, — Иван Никитич дигән кешене сорарсың. Онытма: Иван Никитич, бераз чәче коелган булыр. Якуб, Балык базарына җитеп, трамвайдан төште. Балык кибетләре, тимертомыр кибетләре, табак-савыт кибетләре яныннан үтеп, төрле халык белән тулган урам буенча бара башлады. Басмалары ашалып бетә язган таш баскычтан менеп, ярым караңгы коридор авызында тукталып калды ул. Өстенә «Редакция газеты «Рабочий» дип язылган бер сары ишек өзлексез ачылып, ябылып тора иде. Берәү’ керә, берәү чыга, — барысы да ашыгалар, кабаланалар. Якуб, фуражкасын салды да, рөхсәтсез генә кереп китте. Өстәл өстенә иелеп, нәрсәдер язып утыручы берничә кеше башларын да калкытып карамадылар: бер туктаусыз кереп-чыгып йөрүгә күнегеп беткәннәр иде булса кирәк. Килеп кергәч үк, Якуб бүлмә эчен күздән кичерде, ләкин Столяров әйткән кеше биредә юк иде. Ишеккә якынрак утырган берәүдән Якуб: «Иван Никитич биредәме?» дип сорады. Теге кеше башы белән түргә таба изәде. Якуб эчкәрәк атлады. Сул яктагы ишеккә «Редактор», дип язып куелган иде. Якуб шакылдатты һәм кереп китте. Җыйнак һәм якты бер бүлмә иде бу. Бер якта китаплар белән шыгы- рым тулган этажерка, икенче якта кара шкаф; уртада зур имән өстәл, өстәл артында ак чырайлы, пеләшрәк башлы бер кеше утыра. Аның каршында озын кәгазьләр тоткан күзлекле бер кеше басып тора иде. Якуб килеп кергәч, икесе дә аңа борылып карадылар. — Сез мине<м янгамы? —дип сорады өстәл артындагы кеше — Әйе. — Бер генә минут. һәм ул яңадан күзлекле кешегә таба борылып, сүзен дәвам итте:
27 
 
— Менә шулай: беренче биткә забастовкалар турында... Аграр хәрәкәт материалларын, икенче биткә бирербез, өченче битне... Якуб кызыксынып тыңлап утырды: алар кайсы материалны кайда урнаштыру, подвалга нинди мәкалә кертү, бит башына нинди лозунглар Ьнрү турында киңәштеләр. Бер минут дигәннәре егерме минутка тартылды. Ниһаять, редактор Якубка күтәрелеп карады. — Ягсз, мин сезне тыңлыйм, — диде ул, күзлекле кеше үзенең кәгазьләрен күтәреп чытып киткәч. Якуб үзенең кем икәнен һәм ни өчен килүен әйтте. — Сезне миңа Кузьма Николаевич җибәрдеме? Яхшы. Таныш булыйк,— диде ул: аяк-үрә басып Якубка ак кулын сузды. — Утырыгыз. Сез авылларда булгансыз икән. Кайсы өяздә, ничә ай булдыгыз? Якуб әйтте. — Гел бер авылдамы? — Әйе. — Димәк, сез бер авыл хәлләрен генә беләсез? —- Өяздәге хәлләрне дә бераз беләм, — диде Якуб. — Бераз гына җитми, — диде редактор, — беразын без үзебез дә беләбез. Шулай да сөйләп карагыз. Якуб редакторның зур, ябык күзләренә, чигәсендәге зәңгәр тамырга карап сөйләгәндә, редактор ияге белән ак, зур йодрыгына таянып, Якубны дикъкать белән тыңлады һәм, бер урында аның сүзен бүлдереп, — Күптән булган вакыйгалармы болар? — дип сорады. — Моннан ике атна элек. Якуб сөйләп бетергәч, Иван Никитич кайта-кайта сораштырды һәм, тәмахм җанланып, урыныннан торды. — Кузьма Николаевич сезнең турыда әйтә: үсә торган работник ул, ди. Партиягә керергә кирәк сезгә. Якуб үзенең дә керергә теләге барлыгын әйтте. — Владимир Ильичның «Апрель тезислары» белән танышмы сез? —* Укыганым бар. — Яхшы. Ә партиянең Апрель конференциясе карарларын укыдыгызмы? Якубныц Апрель конференциясе турында, аның аграр мәсьәлә буенча, милли мәсьәлә буенча чыгарган карарлары турында Столяровтан ишеткәне булса да, үзе укыганы юк иде әле. — Юк, — диде ул. — Укыр-га кирәк. Иптәш Ленинның Апрель конференциясендәге ике докладын укымаган кеше, иптәш Сталинның милли мәсьәлә турындагы докладын укымаган, өйрәнмәгән кеше бүгенге көндә революцион эш алып бара алмый. Мин Кузьма Николаевичка әйтермен: ул сезгә булышыр. Партиягә керергә хәзерләнерсез. Аннары, — диде ул бераз паузадан соң, — иртәгә бездә Апрель конференциясе турында доклад була: килегез, тыңларсыз. Шуннан соң ул гади сөйләшү тонына күчеп, Якубның үз хәлен сорашты: тормышы бик авыр түгелме, уку өчен, лекцияләргә йөрү өчен вакыты каламы, заводта кемнәр белән таныш? Бераз сөйләшеп утырганнан соң, Якуб, Иван Никитич биргән китапларның кайсын итек балтырына, кайсын 'кесәләренә тыгып, урындыгыннан торды. — Сау булыгыз, — диде ул. Редактор аның белән ишеккә кадәр килде дә, баягы күзлекле кешегә әйтте: — Иртәге докладка керү өчен бу иптәшкә пропуск язып бирегез, — лиде. Якуб, пропускны алып, саубуллашып чыгып китте.

 
23 
Хәлим төш күреп ята пде. Имеш, ул өянке башындагы карга ояларың актарырга менеп, күлмәген ертып төшкән дә өйгә керергә куркып йөри. Әнкәсе, тәрәзәдән башын тыгып: «Улым, улым, кер!» дип, аны өйгә чакыра, имеш; аның күлмәк ертуын белми, имеш. Анасы чакыра, а Хәлим, аңа күренмәскә теләп, өй каршындагы бүрәнәләр артына яткан гына иде, әнкәсе ни арададыр аны яшеренгән җиреннән табып алды да; «Улым, тор тизрәк, әтиеңнең хәл© начар!» дип кулыннан тарта башлады. Хәлим: «Бу мине алдап өйгә алып кермәкче була икән дә күлмәк ерткан өчен кыйнамакчы була икән», дип ишетмәгәнгә салышып ятты. Анасы тагы: «Улым, уян тизрәк, этнең начарланды!» дип кабатлады.. Хәлим, сискәнеп, күзләрен ачып җибәрде: каршында төсләре киткән әнкәсе басып тора пде. 1\ояш әле яңа гына чыккан булса кирәк, чөнки: тәрәзә төбенә кызыл нур сузылып төшкән пде. Хәлим, төш тәэсиреннән айнып җитә алмыйча, күзләрен киң ачып, бераз хәрәкәтсез ятты да, кинәт урыныннан сикереп торды: ялт итеп, атасы сузылып яткан якка карады: Галиулла, сакалсыз ияген калкытып, түшәмгә карап, чалкан, ята иде. — Тиз бул, улым, — диде Фатыйма ниндидер ят, сәер тавыш белән,— күрше Таифә нәнәң белән Гөлҗамал абыстаңны чакырып кил: әтинең хәле бик начар, керегез әле, диген. Малай шунда ук йөгереп чыгып китмәкче иде, ләкин, түбәтәен таба алмыйча, арлы-бирле сугыла башлады: кая киткән, соң бу түбәтәй? — Ялан баш та ярар, бар тизрәк! — дип, әнкәсе аны ишектән чыгарып җибәрде. Иртәнге салкын чык малайның аякларын өтеп-өтеп алды. Хәлим башта Таифә карчык тәрәзәсенә йөгерде. Шакылдаткан тавышка карчыкның кызыл яулык бәйләгән башы мендәрдән күтәрелде; җыерчыклы, йөзе тәрәзәгә таба борылды. — Нәрсә кирәк сиңа, бәпкәм? — диде карчык тәрәзәне ачып. — Таифә нәнәй, әти үлә!' — Әбәү, бәпкәм, син ни сөйлисең? — Әйдә инде тизрәк! Әни керсен, ди. Карчык ашык-пошык җыена калды, Хәлим Гөлҗамал абысталарына таба чапты. Юлда очраган кешеләр: «Кая йөгерәсең болай бик иртә?» дип сорагач, аларга да: «Әтинең хәле начар!» дип кычкырып узды. Гөлҗамал абыстасы гөбер-гөбер сыер савып утыра иде. Капкадан йөгереп кергән Хәлимне күрүгә: «Әллә әтиең начарайдымы?» дип сорады. — Үләргә ята, — диде Хәлим. Гөлҗамал, олы кызын тиз генә уятты да, сыерны савып бетерергә кушып, үзе Хәлим белән чыгып китте. Алар йөгерә-йөгерә бардылар. Гөлҗамал белән Хәлим ишектән, килеп кергәндә, Галиулланың башын кыйблага таба борып, авызына кашык белән су салып торалар иде. Фатыйма, килүчеләргә аркан борылып, тиз генә күзләрен сөртте. Гөлҗамал, Таифә карчыкның кулыннан кашыкны алып, Галиулланың авызына су сала башлады. Хәлим, әтисенә текәләп, идән уртасында катып калды. Бу минутларны ул гомерендә дә оныта алмас... Атасының тырнаклары күпкуңгәк булган; күзләре әлләиигә бер салмак кына йомылалар да аннары оик озак йомылмыйча торалар: аларда нур юк; менә тагын бер тапкыр ачылдылар да шул килеш йомылмыйча калдылар. Ләкин муен г нмерчәге әле һаман кыймылдый: Гөлҗамал абыстасы кашык белән су салган саен кимерчәк тартышып куя. Аннары муен кимерчәге дә селкенми башлады; авызы ачылып хәрәкәтсез калды. ’ ’
29 
 
— Я, котылды бичаракай! — дип куйды Таифә карчык һәм, бармак ляларына гына басып, мәет яныннан китте. Хәлим аңламады: нәрсәдән котылды соң аның әтисе? Нигә аның күзләрен бакыр акча белән бастырдылар? Нигә ияген, аякларын шулай сөлге белән бәйләделәр? Карчыкның сүзе һаман күңелен борчып торды малайның: «котылды бичаракай!» Ни өчен шулай дип әйтте икән ул? Бик беләсе килде аның, •ләкин хәзер сорашып йөдәтә торган чак түгел иде шул. Нәрсәдер эшләргә кирәк? Ләкин нәрсә эшләргә? Әнисе Хәлимне онытты ахры: йөзлеккә утырган да һаман елый да елый. Таифә карчык аңа нидер әйтте. Икесе дә Хәлимгә таба борылдылар. — Улым, кил әле бирегә, — дип, Фатыйма Хәлимне үз янына чакырып ‘китерде. Улы аның тезләренә килеп сыенгач, хатын ятим малайны кочаклап алды да, тагын елый башлады, Хәлим дә еларга тотынды, хатыннар да яулык очларын күзләренә китерделәр. — Бар, улым, — диде Фатыйма малайның күзләрен сөртә-сөртә, — Миңнулла бабаң белән Гафият абзаңа барып әйт: әтн үлде, кабер казышмассыз микән, диген. Кайтышлый Шәрифҗан абыеңа да керерсең. Чыгып барган малайның артыннан Фатыйма: — Тиз йөр, улым! —дип кычкырып калды. Барды, әйтте Хәлим. Барган җирләрендә малайны кызгандылар, башыннан сыйпадылар, аркасыннан кактылар. «Хәзер килербез», диделәр. Хәлим кайтып кына керде, Шәрифҗан килеп тә җитте: лом белән көрәк күтәргән иде. Хәлим аның каршысына йөгереп чыкты: — Шәрифҗан абый, — диде ул йөгереп килгән уңайга, — әни әйтә: икәү барып, ди, кабер урыны сайлый торыгыз; ди. Менә үлчәвен дә бирде. — Алайса киттек, энекәш! Алар, басу капкасыннан чыгып, каенлыкка таба юл тоттылар. Бик озак берсүзсез бардылар. Аннары Шәрифҗан кинәт әйтеп куйды: — Менә әтисез дә калдың. Я, я, елама. Ир кеше еламый ул! Яшь кенә каен төбендә кабер урыны сайлап, чирәмне кирпеч-кирпеч куптара башладылар. Ул арада тагын, кешеләр килде: Галиулланың күрше-коланнары, замандашлары иде болар. Башта бик озак кара туфрак чыкты. Аннары вак ташлы кызыл балчык чыга башлады. — Яле, Шәрифҗан дус, чык әле, — дип, Миңнулла Шәрифҗанны тартып чыгарды да, үзе кабергә сикереп төште. — Ничек, Миңнулла абзый, ләхет уярга вакыт җитмиме әле? — дип сорады Шәрифҗан. — Әле кая! Билдән генә . ич... — Сиңа билдән булган белән, бүтәнгә күкрәктән инде ул. Бераздан Хәлимне өйгә йөгерттеләр: — Бар, энекәш, әйт әниеңә: кабер тиздән әзер була, диген. Хәлим кайтып кергәндә, өй эче хатын-кыз белән тулган иде: алар инде мәетне юып, кәфенгә төреп торалар иде. — Менә этчеңне күреп кал, бәпкәм, — дип, Таифә карчык Галиулланың битен ачты: шушы сап-сары йөзле үлгән кеше аның әтисе! Улын куенына алып, җәйге төннәрдә бакчага күтәреп чыгучы, әллә* нинди сәер, куркыныч әкиятләр сөйләүче, хәтфә кәләпүшләр, шыгырдавык итекләр вәгъдә итеп, шул арның берсен дә алып бирә алмаучы кеше, ак кәфенгә төренеп, сәкедә сузылып ята. ~ Я, карап туйдыңмы, бәпкәм? Хәлим, аскы иренен тешләп, читкә борылды: аның күзләренә яшь тыгылган иде. Шәрифҗан кайтып, кабернең казылып беткән булуын әйтте. Мулланы
30 
 
чакыра киттеләр. Фатыйма Шәрифҗанга нәрсәдер әйтеп тора иде. Хәлимгә тик соңгы сүзләре генә ишетелеп калды: — Бияне сатуга кайтарырмын, алла боерса... Аннары тагын кешеләр килделәр: өй эче, ишек алды халык белән тулды. Ак кәфенгә төрелгән Галиулланы өйдән алып чыктылар да кабык носилка өстенә салдылар. — Ягез, җәмәгать, күтәрдекме? — диде Гафият, һәм носилка кешеләрнең баш очына җиңел генә күтәрелеп, капкага таба кузгалып китте: Галиулла үзенең соңгы юлына чыкты. — Улым, кил әле. Хәлим йөгереп анасы янына барды. Фатыйма, иелеп, аңа нәрсәдер әйтте. Хәлим ярый дпп башын селекте. — Онытма, Шәрифҗан абыеңа шулай дип әйтерсең. Капка төбенә дә халык җыелган: ирләр, хатын-кыз, бала-чага... Берәү дә бер сүз дәшми, хәтта балалар да тынып калган; хатыннар, куркынган сарык төркеме кебек, бер-беренә сыенышып, карап торалар. Тынлык. Тик *җыказачыларның гына кайсыдыр, капкадан чыккан чакта,, әйтеп куя: «Акрынрак! Акрынрак!» Капка төбендә торучы ирләр җы- назага иярәләр, һәм менә Галиулла еракта күренеп торган яшел каенлыкка таба юл чыга. Фатыйма, авызын җиң очы белән томалап, бик озак җыназа артыннан карап торды: менә басу капкасын чыгып киттеләр; менә каберлек юлына борылдылар; иңкүлеккә төшеп, бераз күздән югалып торганнан соң, тагын калкып чыгып, бик озак тигез юл белән бардылар; һәм менә каберлек юлында инде беркем юк. Фатыйма, катып калган кебек, тагын бераз басып торды да, кинәт яулыгы белән битен каплап, үксеп җибәрде... Хатыннар аны җитәкләп алдылар. 24 Язгы чәчү беткәнгә инде биш былтыр; җитен белән карабодай да күптән туфрак астында, ләкин елда була торган җылы яңгырлар һаман яумыйлар. Кешеләр инде күккә карап, пошынып йөри башладылар. «Әллә малайлардан яңгыр буткасы пешертеп караргамы?» һәм менә бер көнне иртә белән бер көтү малай, кайсы — чиләк, кайсы — табак, кайсы — капчык күтәреп, урамга чыктылар. Иорт саен керделәр; такмаклап — он, ярма, сөт, май сорадылар; бирүчегә рәхмәт әйтеп, бирмәүчене дә буш итмичә, шаулашып, такмазалар әйтеп, чыгып киттеләр. Шулай йөри торгач, малайлар төркеме Миңнулланың кырык терәуле йорты каршына килеп җитте. Хәлим, йөгереп килеп, җил капканы ачып ташлады. Малайлар, ишек алдына кереп тулдылар да, акырышып тора башладылар. — Миңа ярма, сал — кызганма! — Миңа сөт, сөт, сөт! — Миңа май, май, май! — Миңа утын, утын, утын! Ачык тәрәзәдән Миңнулланың очлы сакалы күренде. Ул, белмәмешкә салынып, — Әй, сез, нәстә акырышып йөрисез? — дип сорады. Хәлим, тәрәзәгә йөгереп килеп, — Яңгыр буткасына нәстә бирәсең, Миңнулла абый? — дип сорады. Малайлар барысы да тәрәзәгә ябырылдылар һәм, берсеннән-берсе уздырып, кычкырырга тотындылар. Сөт бир, А1иңнулла абзый, сөт! — Май, май! — Ярма булса да ярый, ярма бир! _ — Акырышмагыз әле ул хәтле! — диде Миңнулла, — я бияне куркытып үтерерсез.
31 
 
һәм ул урыныннан торды, тәрәзәне ябып, чоланга чыгып китте. Бераздан өялды (ишеге шалтырап ачылды һәм бусагада Миңнулла күренде: ул соскыч борынына бераз ясмык оны элгән иде. — Без ясмык оны алмыйбыз! — дип кырт кисте Хәлим. — Алмыйбыз! Ясмык оны алмыйбыз! — дип кычкыра башладылар малайлар. — Сөт бир, я — май! Миңнулла, икегә бөгелеп, кире кереп китте. Бераздан ул тагын ишектә елмаеп тора иде инде. — Базардагы сыерны саугач, сөт тә булыр, хәзергә менә шушы ярманы ала торыгыз, — дип, ул ярты соскыч сап-сары тары ярмасы бирде. — Рәхмәт, Миңнулла абзый,—диде Кара малай һәм, башын артка ташлап, җырлап җибәрде: — Игенегез уцсае, Минем буе бул сае! Малайлар аңа кушылып киттеләр: — Яңгыр яу, яу, Илгә ачлык килмәсен, Ваба кебек авыруларны Илдә кеше күрмәсен! Күрше йортта май бирделәр. Аның күршесендә — сөт, утын. Кара малай, тагын башын артка салып, — Игенегез уцсае, Минем буе булсае! — дип җырлап җибәргән иде, хуҗа хатын: — Хәрап!.. Синең буе булса... — дип артларыннан көлеп калды. Малайлар — сөтле чиләкләрен, майлы табакларын, ярмалы капчыкларын күтәреп, читәннәрне, коймаларны таяк белән кыйный-кыйный, урам буйлап киттеләр. Бер йортта аларга бөтенләй бирмәделәр. Кара малай, юри бик каты кычкырып, — Игенегез уңмасае, Кара җиргә калсае, — дип җырлый башлады. Кайсыдыр, утынга дип читәнне суырырга тотынды. Хәлим таяк белән бер селтәнгән (иде, казык башындагы чүлмәк, челпәрәмә килеп, чирәмгә коелып төште. Тәрәзәдән күреп торган хуҗа хатын, ишек алдына йөгереп чыкты да, — Ах, йөзең кара булгыры! Харап итте чүлмәкне. Тукта әле, барып эңкәңә әйтим әле мин синең! — дип, җирдә аунап яткан чүлмәк китекләрен җыя башлады. Малайлар, җырны кабатлап, — Игенегез уңмасае, Кара җиргә калсае, — дип, такмаклый-такмаклый китеп бардылар. Көн аяз. Күк йөзе зәңгәр. Кояш рәхимсез кыздыра. Малайлар тирләп чыктылар. — Тагын бер урамны әйләник тә, җитәр, — диде Хәлим. — Аның битләре кызарып чыккан иде. — Әле су сибешәсебез дә бар. — Ә кемдә пешерәбез? — Җәмилә әбидә. — Китсәнә! Ул шапшак карчыкта... Әни әйтә: ул шапшак, ди. — Кемдә соң? — Гаҗилә апада ничек булыр? — Кирәкми! Урлап кала ул: узган елны да әллә ни хәтле майны чәлдерде. — Алайса кемдә соң?
32 
 
-— Әйдәгез Таифә әбигә! Бераз тартышкач, Таифә карчыкка барырга риза булдылар. Ул урлап та калмый, шапшак та түгел, тәмле дә пешерә иде. Тагын бер урамны әйләнделәр дә. утыннарын, майларын, сөтләрен, ярмаларын күтәреп, урамны күңелле шау-гөр белән тутырып, түбәң очка —Таифә карчык өенә төшеп киттеләр. Таифә, сукырая башлаган күзләрен кояштан каплап, — Нәстә кирәк, бәпкәләрем? — дип сорады. Малайлар әйттеләр. х — Яоый, ярый — әйдәгез, балакайларым, әйдәгез, дип, чсоешләрен иярткән тавык шикелле кыртлап, Таифә карчык өй эченә кереп китте. Малайлар. тупырдашып, өялдына, караңгы чоланга, кысан, ләкин җыйнак өйгә кереп тулдылар; өйгә сыймаганнары ачык тәрәзәләрдән карап тордылар. Хәлим, ишектән башын сузып, — Әби, балтаң кайда синең? — дип сорады. — Ш\нда, утынлыктадыр, бәпкәм. Бераздан Хәлим бер кочак чытыр-чатыр кертеп салды. — Әби, син безгә күп птеп пешер — әнә бит алар нихәтле! — Ярый, ярый, бәпкәләрем. — Күп итеп, тәмле итеп, майлы итеп, Таифә әби! — Шулай итәрмен, балакайларым! Карчык җиңнәрен сызганды, казанны кырып юды, учак астына ут үрләтеп җибәрде: һәм менә коры чыбыкларны элеп алган кызыл ялкын казанның корымлы төбен ялый башлады. Яңгыр буткасы пешкәнне көтеп утырудан да күңелле нәрсә юктыр бу дөньяда! Казан тулы сөт. Учакта чатыр-чотыр ут яна. Куштанрак малайлар, утка коры-сары өстәгән булып, гел учак тирәсендә әйләнәләр. Менә казан кырыеннан пар бәрә башлый. «Кайный, кайный!» дип берьюлы берничә малай кычкырып җибәрәләр. Ул да түгел, күпергән сөт казан капкачын күтәрә. Тагын берьюлы берничә малай: «ташыды, ташыды!» дип кычкыралар. Кайсыдыр казан капкачын ачып куя. Менә Таифә әби күпереп торган сөт эченә сап-сары тары ярмасын салып җибәрә, болгата һәм казан капкачын яңадан яба. — Әби, — ди бер малай борчылып, — ярманы азрак салдың түгелме? — Юк, бәпкәм, — ди карчык, — тары ярмасы сөттә җитмеш җиде кисәккә ярыла бит ул, бик арта ул... Тагын утын өстәп җибәрәләр. Учак дөрләп яна. Кара малай, борынын сузып, иснәп-иснәп тора да, — Буткагыз көя!—дип кычкыра. Бөтенесе дә борыннарын сузып, исни башлыйлар. Берәүләр «Көя!», диләр. Икенчеләре: «Юк!», дип бәхәс итәләр. Карчык та исни. — Юк, бәпкәләрем, көйми, — ди ул. Тоз салып бутканы болгатырга керешә. Өйгә тәмле бутка исе чыга. Борыннар тагын сузылалар. Менә Таифә әбиләре, кашык очына эләктереп, бер тапкыр кабып та карады. Ул капты, малайлар йотып җибәрделәр. Тәрәзә артындагылар да өйгә кереп тулды: мондый чакта авыз ачып, ерактан карап торырга ярыймы соң! һәм менә зарыгып көткән минутлар якынлашты. Ап-ак тары буткасы ындыр табагыдай зур агач савытка сосылды. Уртасында, күл кебек, сары май җыелып тора башлады. Менә икенче табакка да состылар. Өчекчесенә дә...^Аларга да йодрык-йодрык май батырдылар. Түземлекләрен җуя оашлаган сабырсызрак малайлар, кашыкларын учлап, күзләре оелән *абак сайлый иашладылар: кайсына утырсаң алданмассың? Кайсында бутка күбрәк? Кайсында май мулрак? Ләкин бу әби дигәннәре ник утырырга кушмый соң әле? Нигә бутканы суыта? Әһә, менә борылды. Менә хәзер әйтер.
33 
 
— Ягез, балакайларым! Шушы минутны зарыгып көткән* малайлар, дөбер-шатыр килеп, табакларга ябырылдылар. Бер шадра малай, кайсы табакка утырырга белмичә, арлы-бирле сугылып, бөтенләй утыра алмыйча калды. — Кил безнең янга!—дип кычкырды Хәлим. Чынлап та, Хәлимнәр янында табак та зуррак, бутка да күбрәк «иде. Берничә минут кашыклар бәрелешүе, авызлар чапылдавы, борыннар мышкылдавы гына ишетелеп торды. — Буран уйнаталар, җан кисәкләрем,—дип, елмаеп карап торды карчык. — Кеше алдына тыгылма! — дип, шадра малайның маңгаена кашык белән суктылар. Малай бер сүз әйтә алмады, чөнки авызы бутка белән тулган иде. Ул да түгел табакларның төбе дә күренде. Кашыклар тагын да тизрәк йөрт башлады. Кемнеңдер тагын маңгаена кундырдылар. «Үз алдыңнан гына аша!» Казан төбен кырып торган Таифә карчык, артына борылып, — Әллә ашап та бетердегезме? Табак төбендә бераз калдырыгыз, яңгыр яумый югыйсә, — диде. Ләкин соң иде инде. Бутка очты. — Я, ярар инде, суны күбрәк сибешерсез, — диде карчык. Малайлар, рәхмәтләр укып, кайсы ишектән, кайсы тәрәзәдән коела башладылар. — Таифә әби, — диде Хәлим авызын сөртеп, — бик, бик рәхмәт сиңа, аяк-кулың сызлаусыз булсын, яме? — Ай, улым, рәхмәт яхшы сүзең өчен. һәм Хәлим йөгереп чыгып китте. — Чиләкләрегезне алыгыз да күлгә! — дип кычкырды ул чапкан уңайга. Бөтенесе дә, урам буена сибелеп, өйләренә йөгерештеләр. Хәлим дә атылып кайтып керде. — Әни, чиләк бир! Фатыйманың күзләре ачулы (иде. — Бирем мин сиңа чиләк! — дип ул Хәлимнең кулыннан эләктереп алды, — нигә син кешенең чүлмәген 'ватып йөрисең? Хәлим аптырап калды: нәрсә дип җавап бирергә? — Ул бит үзе... мин. бит... Фатыйма, аяк тибеп, — Нәрсә мин бит? — дип кычкырды. Аның кара күзләре зураеп киттеләр. Хәлим, кинәт кулын тартып алды да, башта чоланга, аннан — өялдына атылып чыкты. Йөгереп барышлый бер иске чиләкне эләктереп, тиз генә чыгып югалды. —Кайтып кермәссеңме икән, мин сине!—дип кычкырып калды анасы. Хәлим йөгереп килеп җиткәндә, күлдә инде бер төркем малай чыр-чу килеп су сибешеп ята иде. Казлар, куркышып, ярга йөгереп чыкканнар да: «менә юләрләр!» дигәндәй, муеннарын сузып, гаҗәпләнеп карап торалар. Йөгереп килгән уңайга Хәлим туп-туры күлгә сикереп төште. Бер чиләк су чумырып алды да, шадра малайның битенә сибеп җибәрде. Теге төкеренеп, күзләрен уып торганда, икенче, өченче чиләкне малайның баш өстенә бушатып өлгерде. Ул арада Хәлимнең үз җилкәсенә дә бер чиләк су капладылар. Ул, битен сыпырып, артына борылып өлгергәнче, кайсыдыр тагын китереп сипте. — Ах, әле сез шулаймы? Мәгез алайса! Мәгез! Мәгез! Күл буенда су өермәсе уйный башлады. Өстеннән гөрләп су агып торган Хәлим, көчкә сулыш алып, — Малайлар!—дип кычкырды, — малайлар, туктагыз! Кая анда туктау! Бөтенләй «иләс-миләсләнделәр. Күк күкрәсә дә ишетмәячәкләр. 3. »С. Ә." № 2

 
лл я тиса' — дип Хәлим тагын сибешергә тотынды. zJJ? бола» бер дә кызык түгел. Өстен.юн су агып торган кешене ^ХР. = Meno коры =ега б= _ куанып,еРөянкеЭ1арть1на посты. Анардан күрмакче бүтән ыаланлар да, йөгерешеп чыгып, өянкеләргә сыендылар. Бераздан кайсыдыр хәбәр салды. — Берәү килә! — Усал кеше түгелме? — Юк, Гапсаттар абый кызы. Баоысы да, өянке артыннан башларын сузып, урамга карадылар: алъяпкыч япкан бер җиткән кыз бирегә таба җәлт-җәлт килә иде. — Кем чыга? — дип сорады Хәлим. — Мин! һәм кара малай сулы чиләгенә ябышты. Кайсыдыр, муенын сузып, — Якыная! — дип пышылдады. Менә бер вакыт, чулпы тәнкәләрен чыңгылдатып, кыз килеп тә җитте. — Чык тизрәк. Кара малай, бармак очларына гына басып, кызның артына төште дә, мескенкәйнең аркасына сибеп җибәрде. — Энекәйкәем! Малайлар пырхылдап көлеп җибәрделәр. Кыз аңлап алды һәм, итәген тотып, тиз генә йөгерде. Урамда тагын бер кеше күренде: монысы аркасына ак котомка аскан бер ир кеше иде. Хәлим, чиләген алып, — Монсына үзем!—диде. Теге кеше, бичара, бернәрсә белмичә, башын җиргә төртеп, әкрен генә килә иде. — Урыс икән, әллә сипмибезме? — Барыбер, сип! — диде кара малай. Хәлим, чиләк авырлыгына янтаеп, йөгерә-йөгерә барды да, узгынчының нәкъ ак котомкасы өстенә сибеп җибәрде. Теге кеше, аптырап, артына борылып карады: чиләк тоткан озын сыйраклы бер малай өянкеләр артына кереп бара иде. — Ах, пёс! Я тебя! — дип, теге кеше Хәлим артыннан агачлар арасына йөгереп кергән иде, кемдер аның өстенә тагын су сипте. Теге, бичара, төкеренеп, җиңе белән сакалын, мыекларын сөртә-сөртә, кача башлады. Бу хәлне читән артыннан күреп торган ак сакаллы бер карт: — Не серчай, знакум! Это татарский праздник, уружай хуруша будит, — дип, үзенчә су сибүнең мәгънәсен аңлатып биргән булды. Аннары бер карчык үтте. Кайсыдыр, чиләген күтәреп, аның артыннан чыга башлаган иде, Хәлим: Карчыкларга сипмиләр!—дип кычкырып малайны туктатты үэө карчыкның алдына йөгереп чыкты һәм, аптырап киткән әбинең каршына бер чиләк су утыртып, — Әби, игеннәр уңсын дисәң, бит-кулыңны юып кит, — дидө Карчык, эшне бик тиз аңлап алып, ххарчыл, ка7та^^1РӘпяМӘ^ЛЛЬ1М’ Рә*мәт’-Дип сөйләнә-сөйләнә җиңнәрен артыннан iTaoan топг^иЛЗРЫН’ б®Решкән битләрен юа башлады. Читән РАлао кЛәо китмәР ү*К са?аллы карт та. “«леп, битен-кулыи юды. кагынды ™ п ’ Х 1 б^р хатЬ1ига сипте. Хатын, тавык кебек чапты. Кызл'ар'РчыпиСтя'<ИТеП ^арды‘ Аннары Хәлим ике кыз артыннан ‘дә чиләген” күтәоеп ЙПЯ^ЬШ’ күРше„капкага таба йөгерештеләр. Хәлим ' ’ * ’ Р артыннан йөгерде. Ләкин, нәрсәгәдер" абынып, ак 
35 
 
кинәт егылып калды. Ул сикереп торганчы кызлар ялт итеп капкага кереп өлгерделәр. Хәлим алар артыннан ташланды. Кызлар өялды ишеген бикләп өлгергәнче, чоланга бәреп керде һәм, чолан идәнендә торган чиләкнең суын кызлар өстенә сибеп, кире йөгереп чыкты: кызлар, чырыйлап, күлмәкләрен селки калдылар. — Я, сиптеңме? —- Сиптем! Чәйгә дигән суларын сибеп чыктым. Аннары алар, өйдән-өйгә йөреп, ишек төпләрендә сагалап торып сиптеләр. Тәмам аргач, яңадан күлгә -кайтып, бик озак су коендылар. Кемдер: «Әйдәгез, кояш батканчы коенып калыйк!» дип, тәкъдим итүгә, барысы да, юеш күлмәк-штаннарын киптерергә элеп, үзләре, бакалар шикелле, шап-шап суга сикерешә башладылар. Бер минут эчендә бөтен күл өсте малайлар белән тулды. Хәлим, колач салып, эчкә — күлнең уртасына ук кереп китте: аның кара башы, кояшта янган муены, ярты аркасы су эченнән күренеп барды. Башкалар аны куып йөзә башладылар. Хәлимнең әле бер кулы, әле икенче кулы кояшта ялтырап-ялтырап китә: ул, судан, яртылаш чыгып, җиңел һәм тиз йөзә иде. Иптәшләрен шактый артта калдырып, күлнең уртасына барып җиткәч, ул, кинәт башы белән суга кадалып, күл өстеннән юк булды: аяк табаннары гына ялт итеп күренеп калдылар. Малайлар, аның калкып чыгуын көтеп, су өстенә карап тора башладылар. — Әнә, әнә, күбекләр җибәрә! — диде кара малай. Ләкин Хәлим бөтенләй көтмәгән җирдән — йөзеп йөргән үрдәк көтүе арасыннан, калкып чыкты; үрдәкләр, бакылдашып, төрлесе төрле якка сибелделәр. Аннары Хәлим кара малай белән куышып йөзде. Берсе дә узмады. — Мин ардым шул инде, — диде Хәлим. Аннары, чумып, су астыннан йөзделәр: кем ераграк китәр? Кара малай су астыннан бер дә йөзә белми икән: аны барлык малай диярлек узды. Шулай, күл өстен күңелле яңгыратып уйный торгач, кич тә булды. Малайлар туңдылар, ардылар, ачыктылар. Бер-ике малайның әнкәсе килеп, — Ах, йөзең ак булгыры, әле син монда быкырдап ятасыңмы — кайт тизрәк! —дип, малайны җилтерәтеп апкайтып китте. Кайберәүләренең абыйлары килделәр. Кайберәүләрен ачыгу өйгә куды. Күл өсте акрынлап бушады, тынды... Хәлим, юлда очраган ата казга буш чиләк белән кизәнеп, әкрен: генә узып китте. Ул инде бөтенесен дә оныткан иде: чүлмәк ватуын да, «кайтып кермәссең микән, мин сине!» дип, анасының кычкырып калуын да... Ул онытса да, әнкәсе онытмаган икән әле: Хәлим бусагада күренер күренмәс, анасы: — Кайттыңмы, дуңгыз көтүчесе? — дип каршы алды. Хәлим авызын да ачып өлгермәде, әнкәсе тагын: — Кара инде ул өс-башыңны! —дип кычкырды. Хәлим бер сүзсез ишек төбендә басып торды. — Бар, кәҗәгә бакчадан үлән җый! Малай йөгерә-йөгерә чыгып китте. Бу әле бик ансат котылу иде. Шуның белән бетә торган булса, Хәлим бер кочак үлән түгел, биш кочак үлән җыярга хәзер. Ләкин моның белән генә бетмәде. Үләнне апкайтып салуга, анасы: — Самоварга шакмак ват! — дип боерды. Шакмак ватылгач, тагын эш табылды: — Баздан бәрәңге алып чык! Бүтән вакыт булса, Хәлим базга бәрәңгегә төшеп тормас иде: хәзер анда караңгы, пычрак, чабата-чабата бакалар йөриләрдер. Ләкин бүген
35 
 
 
•төшмичә бмлдыра алмады. Баздан чыгуга өр яңа _ Бәрәңгене әрче, ю, тура! Хәлим бер сүзсез бөтенесен эшләде. Шуннан °_ Бар, ҮЛЫМ, Миңҗамал абыстаңнарга кереп, бераз катык сорап Ч£5Анасыннан «улым» сүзе дә ычкынгач, Хәлимнең эченә җылы керде: агач кәндн алып, күршегә катык сорарга керен китте. Аш янында Фатыйманың күңеле тәмам йомшады. Улы каршына утырып, күңелне эретә торгаи җылы йомшак тавыш белән сөйләргә то-   Син млым, бүтән малайларга карама: аларның аталары, абзыйлары бар’, ә синең белән без хәзер икәү генә калдык... Әтиең үләр алдыннан әйтте бит үзенә: анаңның сүзен тыңла, кушканың үтә, диде. Бүтән малайларның аларның нәрсә: тамаклары тук, өсләре бөтен, — алар өчен аталары, абзалары эшли, ә син, улым, хәзер үзең хуҗа, сиңа тырай тибеп йөрергә ярамый — эшләргә кирәк. Хәлим ашавыннан туктап тыңлый, ә анасы берсеннән-берсе күңелсезрәк сүзләр тезә: — Тиздән ашарыбызга бетәр, ягарыбызга да юк, нишләрбез? — Алма сатарбыз. — диде Хәлим. — Алма... Алма ул әле кайчан өлгерә. Аннары бирәселәребез дә бар: Малик абзаң әле кичә генә килеп китте: бакчагызны сатарга уйласагыз. ят кешегә сатмагыз, ди. Әтиеңнән калган бурычлар өчен безнең бакчабызны эләктермәкче булып йөри. Әнкәле-уллы алар шулай бик озак кайгырыштылар. Сөйләшә торгач, күңелләре тулып, елашып та алдылар. Хәлим яшь аралаш анасына бик күп вәгъдәләр бирде: моннан соң ул әнкәсенең сүзеннән бер адым да Икенче көнне ул шулай итте дә. Анасының: «әллә кая китеп олакма, кырдан 
бераз кипкән тизәк җыеп кайтырсың», дип әйтеп торуына карамастан, малайлар белән Ыргылмага, балык тотарга китеп барды. Көн уе кармак салып, кояшта янып, су коенып, кич белән ачыгып кайтып кергәндә, малайның күңеле тыныч түгел иде. — Бутен бик каты кыздыра инде, — дип борчыла иде ул. ИГЫШЛЬ,И КЬ1Рдап коры тизәк җыйды, бакчага кереп, кәҗәгә күп кайтып"4 ’ёпт^^Иит ~ шУлаРныц барысын да күтәреп, курка-курка гына cvra т-г," алдЬ1Иа килеп керсә, өй ишеге бикле! «Инешкә ыргытты һәм ‘бя^т^ уилап’ тәРәзәДән өйгә керде, балыкларын песигә ыргытты һәм, балта апчыгып, самоварга шакмак ватарга тотынды. Ан
боерык: 
соң Фатыйма, бераз 
читкә чыкмаячак, гел ул кушканны гына үтәп торачак иде. — Әни, син мина куш кына: мин бөтенесен дә, бөтенесен дә эшләрмен, ярыймы, әни җаным? — диде Хәлим. Фатыйма, аш урынын җыеп алды да, — Ятыйк, улым, — диде. — Крачин әрәм булмасын. Икенче көнне иртә белән уянганда, Хәлимнең күңел күгендә бер болыт та калмаган иде инде: әйтерсең лә кичәге күңелсез сөйләшүләр бөтенләй булмаган, әйтерсең лә кичә ул кайгырмаган да, еламаган да... Их, яшьлек! Җәйге матур көн кебек син: әле генә болыт килеп, яшен яшьни, күкләр күкри, әйләнеп карарга өлгермисең, ялт итеп тагын кояш чыккан була. Хәлимнең дә күңелендә бүген яңадан кояш балкый иде. Ул бүген бөтенесен дә өр-яңадан башларга: өр-яңадан чүлмәк ватарга, өр-яңадан көн буе су коенырга яисә өянке башындагы карга ояларын туздырырга хәзер иде. Әгәр анасы килеп: «сал күлмәк-штаныңны, юып бирим!» димәгән булса һәм күлмәкштан кипкәнче өйдә ялангач утырып торырга туры килмәгән булса, ул, бәлки, бүген дә берәр яры чыгып чапкан булыр иде. 
37 
 
нары, базга төшеп, бәрәңге алып менде, әрчеде, юды, турады... Инде- эшләнмәгән нинди эш калды? Ындыр себеркесе алып, ишек алды чирәмен себерергә кереште. Эх, менә шулай эшләп торган чакта кайтып керсә икән ул! Кая китеп югалды соң аның әнкәсе? Суга «киткән булса, шушы хәтле озак торыр идемени? Туктале! Хәлим чолан тәрәзәсенә йөгереп барды, карады: чиләкләр өйдә ич! Кая киткән соң бу? Әллә күршеләрдәй сорап караргамы? Алар белмиләрме икән? — Мицҗамал абыстай! Хәлим, читән янына килеп, сыер савып утыручы карчыктан сорады. Карчык, сыер астыннан башын алып, — Тегермәнгә «киткән иде бугай ул, — диде. Шулайдыр! Ясмык тарттырасы бар дип, сөйләнеп утырган иде. Алай дисәң, бер тегермәннең дә канаты әйләнми. Туктале! Әнә ич кайтып килә! Хәлим тиз генә себеркесенә ябышты һәм өч кат себергән ямь-яшел ишек алдын дүртенче кат себерергә тотынды. Он күтәреп Фатыйма кайтып керде. Тырышып-тырышып ишек алды себерүче улын бөтенләй күрмәгән шикелле, туп-туры өйалдына таба узып китте. «Ачуланган, — дип уйлады Хәлим, — мөгаен, туздыра инде бүген», һәм ул тагын Да тырышыбрак себерә башлады: Менә күрсен! Ул анда тегермән тарттырган икән, Хәлим дә бит монда уйнап йөрмәде: никадәр тизәк җыеп кайтты! Никадәр шакмак ватты! Ишек алдын гына да инде дүртенче кат себерә. Кәҗәгә җыйган үләнне күрмәгәндер әле ул: бер кочак бит! Ә кәҗә кайда соң? Киртәдә дә юк! Көтүдән кайтмый калды микәнни? Берәр яры келәт почмагын ялап торадыр әле шунда... Тукта! Аның бит инде ике көннән бирле көтүгә дә барганы юк: авырып йөрде ич ул. Кая чыгып киткән ул — мур кырасы нәрсә? Әнкәсеннән сорарга дип, Хәлим чак кына тәрәзәгә йөгермәде: үзенен гаепле булуын, әнкәсенең үпкәләвен бөтенләй оныта язган иде ул. Менә морҗада ак төтен бии башлады. «Учак астына якты, — дип уйлады Хәлим, — аш пешкәч дәшеп кертерме, юкмы?» Кояш, үзенең кызыл, салкын нурлары белән тау башын, тегермән канатларын сыйпап үтте дә, урман артына төшеп, күздән югалды. Бакчалар караңгыланды, йолдызлар кабынды. Ә Хәлимне әле һаман дә- • шүче юк. Аш инде пешкәндер, әнисе ашыйдыр. Хәлим әрчегән, Хәлим тураган, Хәлим юган бәрәңгедән аш пешерде дә, үзе генә ашап утыра. Атасы исән булса, аны болай ач тотарлар идемени! Атасы үлде шул аның. Үксез ул. Кызганучы юк аны. Хәлимнең тамак төбендә ниндидер бер төер сытылам-сытылам дип тора башлады. Әгәр хәзер аның башыннан сыйпап, берәр ягымлы сүз әйтүче булса, үксеп елап җибәрер иде ул. Шул вакыт тәрәзәдән: — Нәрсә син анда итенеп йөрисең, кер ашарга! — дигән тавыш ишетелде. Әһә, хәзер инде дәшәсеңме! Юк инде, соңга калдың! Үзең генә тыгын! Синең ясмык чумарыңнан башка да ачка үлмәс әле ул. Бераздан тагын: — Сиңа ничә әйтергә? Кер ашарга! Ятим малай дигәч тә, нигә аңа шул хәтле каты кычкыралар? Тотарга да, үпкәләп, өйгә бөтенләй кермәскә! Яисә... яисә барырга да күлгә ташланып үләргә! Тик йөрсен елап... һәм мепә Хәлим, үзенең күл буенда үлеп ятуын, әнкәсенең елый-елый аның баш очында басып торуын күз алдына китереп, үзен кызганудан елап җибәрде. — Нәрсә кыланган буласың? Типкәләп керткәнне көтәсеңмени? Әнкәсенең һәр сүзе Хәлимнең күңеленә таш булып төшә иде. Әдәм рәтле итеп, «Улым, кер ашарга!» дип чакырса, күптән кереп китәсе кеше бит инде ул. Юк, кеше «кебек чакырмый бит. Эткә кычкырган
38 
 
 
— Кайтырсың... Кайтмый торсын әле! Әтисе үлде дигәч тә... Шул хәтле җикеренергә..: Әллә син аны... (малайның күз яшьләре мөлдерәп ага башлады). Караңгыда, чыклы, салкын үлән арасында арлы-бирле йөргәннән соң. Хәлим, бер карлыган төбенә бөгәрләнеп ятты да, көтә башлады: эзләп килерме әнкәсе, юкмы? Бик озак ятты ул. Ләкин килүче булмады. Ул инде моннан, соң бөтенләй өйгә кайтып кермәскә карар итте. Менә таң атып, кояш кына чыксын, шундук чыгып китәчәк ул бу йорттан. Аңа, эткә кычкырган кебек, кычкырсыннар, имеш. Төнлә 'белән бер үзен карлыган төбендә кундырсыннар, имеш. Юк инде... Якуб абзасы ничектер бер сөйләгән иде: кайдадыр шунда,' Казан шәһәрендәме, киез итек басалар, ди, анда малайлар да эшлиләр, ди.:. Малайларны кайнар мичкә, киез итек карарга кертеп җибәрәләр, ди. Шунда барсаң, акча күп эшләп булыр иде микән? Анда булмаса Малик абзыйның алма бакчасына каравылчы булып керергә мөмкин: туйганчы алма ашап, карлыган ашап тик ятасың шунда... Менә бозау көтүчесенә бер малай кирәк дигәннәр иде. Шунда керсәң? Очына кыл таккан озын чыбыркыны шартлатып җибәрсәң, бөтен дөньяң яңгырар... Тик менә бик иртә торасы була... Шулай карлыган астында хыялланып ятканда, Хәлимнең колагына башта үлән шоптырдавы, аннары әнкәсенең: «Улым, Хәлим!» дигән ягымлы тавышы ишетелеп китте. Шулай инде аның әнкәсе: башта кычкырды, җшкеренде, ә менә хәзер эзли чыккан. Юк инде, Хәлимне алай тиз генә алып керә алмассың. Менә ул хәзер юри чыкмас: ятим малай дигәч тә, аны шул кадәр кимсетергә... Ул үзе шулай дип гайрәтләнсә дә, аның күңеле, анасының ягымлы тавышын ишеткәч, эри башлады. «Әни, мин монда!» дип сикереп чыгарга хәзер иде ул. Ләкин күңелнең бер почмагындагы кирелек шайтаны: «Чыкма, бераз эзләсен әле!» дип котыртты. Әнкәсе берничә тапкыр аның яныннан ук үтеп китте. Шундый якын үтте, хәтта үләндәге салкын чык тамчылары аның битенә сибелеп калдылар. — Улым, чык инде, җитәр... «Тагын, бер кычкырсын да чыгам», дип карар итте Хәлим. Ләкин анасы бакчаның икенче ягына китте бугай: тавышы ишетелми оашлады. Бәлки, читән аркылы чыгып, күрше урамга кәҗә эзләпгә кит- кәндер? 1 Һәм ул, йодрыгын бит астына куеп, күзләрен йомды. Анасы яңадан борылып килгәндә, ул инде йоклап киткән иде. Колак гәбендә үлән шоптырдаган тавышка сискәнеп уянды да- «Әни’» дип кычкырып җибәрде. ТорГ ӘЙ’ ЮЛӘР’ юләр-~диде аца әнкәсе, — нишләп җирдә ятасың? 
ат үлә, 
тиеш, ә каршы
кебек кычкыра. — Керәсеңме син, юкмы? — дип, Фатыйма чолан ишегеннән килеп чыкты: караңгыда әнкәсе аның өстенә йөгереп килә иде. Хәлим, себеркесен атып бәрде дә, бакчага сикереп төшеп, чыклы әрекмән яфраклары өстеннән алмагачлар арасына йөгерде. 
һәм кечкенә баланы күтәргән, кебек, җирдән күтәреп алды / — Улым, син әле белмисең: безнең кәҗә үлде бит • - НиДХ» ГЭ" ҖЫе" “рган бу«ь, тагы,,. я е«Ч>Т’.'1звдСж“Рк°^л“ГНеҢ 'МрВаКЫТ * берәүнең этисе’дэ’геэн эти“ Лэ-’ кэҗэсо дэ ҮләРга анасы: м ’ Ж'оЛӘре дә үлми? Аның бу соравына 
39 
 
— Безнең .язмыш шундый, улым, — диде, — язмыштан узмыш юк: берәүләрнең бәхете ташып тора, ә синең белән безнең... Бакча капкасын бәйләп, ишек алдына килеп чыктылар. Чирәмдәге чык тамчылары ай нуры астында ялт-йолт итәләр аде. 
25 
Арыш басуы әле ямь-яшел, ә Хәлимнәрнең инде күптән ашарларььна бетте. Хәлим көн саен яшь кычыткан, балтырган, кузгалак җыеп кайта. Ләкин суда пешкән үлән ашы тамакны туйдырмый, бары тик йөрәкне генә талый иде. Фатыйма көннәр буе кешедә эшләп йөрде. Нинди генә эш бирмәсеннәр, берсен дә кырын какмады ул: кер дә уды, чүп тә утады, сарык та кырыкты. Ләкин моның белән генә тамаклары туймады аларның. Менә берничә көн инде, Фатыйма, телсез кеше кебек, көн буе бер сүз дәшмичә йөри. Кайвакыт, бөтен эшен ташлап, сандыгындагы чүпрәкләрне актара башлый: бик кирәк нәрсә эзләгән шикелле, озак актарына, чүпрәкләрне капшап, хәтта иснәп карый; нәрсәдер хәтерләгәндәй, берәр чүпрәккә бик озак карап тора да, кинәт күзләрендә яшь ялтырап китә. Ул ябыкты, картайды. Кара күзләре тагын да карая төшкән кебек булдылар. Ул хәзер йөргәндә дә, элекке кебек, каты басып йөрми: кемнедер уятудан курыккан кебек, бармак очлары белән генә баса. Кичләрен, Хәлимне өйдә калдырып, бакчага чыгып китә, уйланып, алмагачлар арасында йөри. Караңгы капкач кына кайтып керә дә, тәрәзәдән төшкән ай яктысында, оек балтырындагы тигәнәкләрне чүпли. Аннан соң, җәйгән урын өстенә менеп, сәгатьләр буе тик утыра. Хәлим, әнкәсенең ай нуры белән яктыртылган ябык йөзенә карап, йоклый алмыйча ята. Кайвакыт анасы уфылдап куя. Хәлимгә аңлашылмый торган берничә сүз әйтә һәм яңадан дәшми-тынмый утыра башлый. Шундый кичләрнең берсендә Фатыйма, йоклый алмыйча яткан Хәлимнең янына килеп, өстенә иелде һәм улының чибәр йөзенә, кара күзләренә озак карап торды. Фатыйманың ябык битләре буйлап кинәт яшь тәгәри башлады, һәм бер зур тамчы Хәлимнең битенә тамды. Малай сискәнеп китте һәм, анасын кочаклап алып, — Әни, ник елыйсың? — дип сорады. — Болай гына, улым.:-. Иртәгесен, Хәлим йокыдан торып, битен югач, аны үз янына дәшеп адцы, кочаклады, каты бармаклары белән- башыннан сыйпап, — Улым, күрше авылларны әйләнеп кайтмыйсыңмы? — дип сорады. Хәлим аңлый алмыйча торгач, кыска гына аңлатып бирде һәм, малай нәрсә дә булса әйтеп өлгергәнче, аның кулына кечкенә капчык китереп тоттырды: — Ичмаса үз тамагың туяр, улым. Аннары, яшьле күзләрен читкә борып, улының кулыннан җитәкләде, ишек янына алып килде һәм: — Бар, улым... — диде. Шул сүзләр белән Хәлимне ишектән чыгарып җибәрде. Менә Хәлим, капчыгын йомарлап, баскан урынында катып калды: юк инде! Теләнергә бармас ул! Ачка үлсә үләр—бармас! Ничек итеп, капчык күтәреп... Юк, юк, әлбәттә, бармый. Иптәшләре белсәләр, күз дә ачырмаслар. Теләнче! Теләнче Хәлим... Юк, үлсә үлер — бармас.у. Авылда эш бетмәгәндер әле: байларга бәрәңге чүбе утар, алмагач төбе кабартыр:.. Ачык тәрәзәдән әнисенең башы күренде. — Син әле китмәдеңмени? — Мин теләнергә бармыйм, әни! — Ник? — диде Фатыйма, — тамагым туяр дип куркасыңмы әллә?

 
 _  Бяп'/ыйм! Суйсаң да бармыйм’. — Яна өлгергәнче генә... Бер-ике тапкыр..’: Балалар! a Баталаога бирәләр... Кызганалар аларны... Юк' Бармый бмлгач бармый инде ул. Менә эш табып, ана^ Ул эшләр: чүп үләне утар, алмагач төбе чабар. Теләсәгез нинди эш КУШЫГЫЗ барысын да эшләр. Байларда эш беткәнмени. Байның колы булганчы этнең улы бул, — диде Фатыйма, — оаи бик кинәндерер дип уйлыйсыңмыни? Әнә әтиең, гомер буе кешегә эшләп, үзе. дә көн күрмәде, безне дә хәерче көненә калдырды. — Әни, җибәрмә инде! Ярыймы? Җибәрмә! — дип Хәлим, анасының күзләоенә текәлеп, ялына башлады. — Әни җаным, ә. Җибәрмә. * Фатыйманың үзенең дә күңеле тулып ташырга җиткән иде: елап җн- 
күренеп тора. Урамда эссе. Юл тузанында чыпчыклар коена. Күршеләрнең өй сыртында мәче йөри: ул, корсагына яткан да, муенын сузып, кыектагы күгәрченнәргә таба елыша. Күгәрченнәр, бичаралар, бернәрсә сизмичә,, тыныч кына гөрлиләр. Менә мәче якын ук килде: бер сикерсә, күгәрченнәрнең өстендә булачак. Менә, пружина шикелле, җыелды, менә хәзер.:: — Ах, тота бит..: Хәлим, бик каты кизәнеп, бер таш кисәген кыекка таба елдырды. Күгәрченнәр, канатларын шапылдатып, кинәт күтәрелделәр... Мәче, кайсы явыз эше бу дигәндәй, як-ягына каранды, муенын сузып, һаваны иснәде, аннары килгән юлы белән ялкау гына кайтып китте. Мәче күздән югалгач, Хәлим, нигә урам уртасында басып торуын исенә төшереп, яшел арыш кыры аркылы күрше авылга карады: җил тегермәне, калай түбәле йортлар, башларын суга игән өянке агачлары 
Ялан аяклар белән эссе юл тузанын туздырып, кулларын киң селтәп арыш арасыннан бару нинди күңелле! Еракта күгелҗем рәшә җемелди’. Баш очында тургай сайрый: үзе күренми, тик тавышы гына колак төбендә өзлексез чыңгылдап тора. Хәлим, башын артка ташлап зәңгәр күккә карады: кайда сайрый соң ул? Биектә-биектә^ күбәләк хәтле генә б°ХТРяСг%^3ЛНАӘ чалынды анын-Әнә кайда икән ул! Күз күрмәс җепләр ’ ‘ 1 У лган шикелле, һаман бер урында лепердәп тора. Янгы- ₽ Кө^Лшунп'?!й1яктВа3 ЯШ^ басу ӨСТеНӘ дУлкын-дулкыи булып агыла. „и У якты, күк йөзе шундый зәңгәр, арыш басуы шундый ма- Бөтен^кайгм хәгп^т4 КеНӘ ДӘ күңелсез нәрсәләр турында уйлыйсы килми, ашыйсы килХ 0НЫтып> кУНелне тырнап торган капчыкны онытып,. Кая бапмп п : ып* КӨН буе менә шулай барасы да барасы иде. идеме? РБТП VanKbin^vT ятКӘН? ^ИрП^1 КЬ,^Ыена баРы" ™ булыр Р р ул атасыннан. «Әти, җирнең кырые еракмы?» дип 40
ярый VJ1 
бирегез сез 
бәрүдән куркып, башын тәрәзәдән алды ул. Хәлим, бер урында таптанып, тәрәзә каршында басып калды. Нпш- ләргә" инде? Апасы әйтә, син хәзер үзең хуҗа кеше, ди. Уйнап йөрү сиңа инде килешми, ди. Хуҗа булып, ашарга каян тапсын ул? ^ллә берәр баерак кешедән бурычка сорап торыргамы? Барырга да, фәлән абзый, яңа өлгергәнче безәрәк он биреп тор, дияргә! Әллә берәр күрше авылга барып, көтүчегә малай булып ялланыргамы? Үз авылында көтүче булып йөрү гарьлек, ә күрше авылда сине кем белә... Менә хәзер тотарга да китәргә... Даныш авылы әнә яп-якын: мәчет манарасы 
аерым-ачык күренеп торалар иде. — Хәлим, капчык белән кая барасың? Читән башыннан күрше малае карап тора икән. Аның тавышына Хәлим сискәнеп китте. Тфү шайтан! Анасы биреп чыгарган капчыкны кулында тотып тора, имеш, һәм ул, бөтереп, капчыкны кесәсенә тыкты. — Ыргылмага балтырган җыярга барам. Шулай диде ул һәм кискен адымнар белән басу капкасына таба атлый башлады. 
41 
 
сорагач, атасы: «Әнә, җир белән күк тоташкан урынны күрәсеңме.* Җирнең кырые шунда инде», дигән иде. Шул вакыт Хәлимнең җир кырыена барып чыгасы, кәләпүшне кулга тотып, аска карап торасы килгән ндс. Күңеле нигә болгана соң әле аның? Ашыйсы килгәнгәдер инде. Бүген бит ул әле валчык та капканы юк. һәм менә, җиргә иелеп, бер кәҗә сакалы йолкып алды ул: ак, төче тамырны чәйнәү бик рәхәт булып тоелды аңа. Тургай һаман сайрый. Күрше авылның тегермәне якынайганнан-якыиая бара. Кояш Хәлимнең аркасын, муенын кыздыра, йомшак тузан аягын пешерә, — шундый рәхәт, шундый рәхәт... Әгәр мөмкин булса, җирнең кырыена кадәр шулай барыр иде ул хәзер. Уйланып килә-килә, сизми дә калган икән: басу капкасы төбенә килеп тә җиткән. Шунда ук аның борынына тәмле төтен исе килеп бәрелде. Кемнәрдер майда кыр суганы кыздырып, каткан аш пешергәннәр. Хәзер, эч күпкәнче катыклы аш ашап, рәхәтләнеп чирәмдә тәгәрәп ятсаң икән. Ике якта йортлар тезелеп киткән. Кайсы салам түбәле, кайсы такта., кайсы калай...- Бер төрлесенең тәрәзә капкачы зәңгәр, бертөрлесенең ак. Кайбер өйләр, көзге яңгыр астында, усал җилләр астында, каралып, бөкерәеп беткәннәр: андыйлары үзләренең күгелҗем пыялалы тәрәзәләре белән Хәлимгә ачулы карыйлар кебек; икенчеләре, биек, матур кыекларын һавага чөеп, зур тәрәзәләрен киң ачып җибәргәннәр. Алары тәрәзә төпләрендәге ал чәчәкле гөлләре белән, ак пәрдәләре белән, күренеп- күренеп калган шат йөзле кешеләре белән Хәлимгә ягымлы карыйлар шикелле. Бер яңа өй үзенең ак тәрәзә капкачлары белән Хәлимгә аеруча ягымлы карады: бу йорттагы кешеләр дә йомшак күңеллеләрдер, килеп керүгә якты чырай белән каршы алырлар кебек тоелды Хәлимгә. «Шушы өйгә кереп, ашарга сорасаң?» дигән уйдан Хәлим кинәт тукталып калды. «Чынлап та... Сораганнан тел өзелеп төшмәс. Бирмәсәләр, үзләрендә калыр»... Бөрешеп беткән бер карчык баскыч төбендә оек бәйләп утыра иде. Хәлимне ул йомышка кереп килүче малай дип белде ахры. — Нәстә кирәк, бәпкәм? — дип сорады. Топ-тк)малдан икмәк сорасаң, бик оят, әллә берәр эш сорап караргамы? — Әпкәй, — диде Хәлим, — бәрәңге чүбе утатасыгыз юкмы? — Бәрәңге чүбе? Карчык, эшеннән туктап, малайга текәлде. — Я самоварыгызга шакмак ватасы? — Шакмак? — Әйе. Аннары син миңа безәрәк ипи бирер идең. Бик ашыйсым килә. Шулай диде ул һәм үз тавышын үзе танымады: авылда малайлар белән уйнаганда яисә анасына җавап кайтарганда, аның тавышыннан дөнья яңгырап китә торган иде, ә биредә ул ниндидер мескен, кызганыч тавыш белән эндәште. — Әпкәй, кичәдән бирле ашаганым юк, — дип өстәде ул, кыюрак һәм катырак сөйләргә тырышып, — әтиебез үлде, сезнең авылга эш эзләп килдем мин. — Каян соң син;, улым? Карчыкның ягымлы тавышыннан малайның күңеле рәхәтләнеп китте һәм менә Хәлим, тәмам эреп, үзенең кайсы авылдан булуын, кәҗәләренең ничек үлүен, үзләренең бәхетсез булуын һәм шушы яшьтән хуҗа булып калуын сөйләп бирде. Әбинең күзләре еш-еш йомыла башлады. Тагын да кызгандыра төшү өчен, Хәлим үзен әнисез дә итеп, түгәрәк ятим итеп күрсәтмәкче иде дә, ялган сөйләргә ярамаганны уйлап алып, ансын әйтмәде.

 
Карчык, уфылдап, сөякләре сызлауга зарланып, өйгә кереп китте һәм бераздан бер телем икмәк күтәреп чыкты. — Мә аша, улым. Хәлим, рәхмәтләр укып, икмәкне алды да; беразын сындырып, калганын кесәсенә тыга башлады. — Ашап бетер, нигә кесәдә тыгасың? — Ансы әнигә аның, әпкәй, — диде Хәлим. Карчык елап җибәрде. — Ай, бәпкәм, уңган бала икәнсең. Утырып тор әле шунда, дип, ул яңадан кереп китте һәм тагын бер телем икмәк күтәреп чыкты. Хәлим бу юлы карчыкны бөтенләй шак катырды: учларын бит турына китереп, иреннәрен кыймылдата башлады. — Бәрәкәлла! —диде карчык, малайның каршына ук килеп утырып.— Бөти яза белмисеңме син, улым? — Беләм, әпкәй, — дигәнен Хәлим сизми дә калды. — Миңа бер бөти язып бирсәнә, улым. Бәхеткә каршы, әбидә дә, Хәлимдә дә ак кәгазь табылмады: бөти язуны кичектерергә туры килде. — Мин аны өйдә язармын да сиңа алып килермен. Ярыймы, әпкәй? — Алдамассыңмы соң син, улым? — Әгәр алдасам, аягым-кулым тартышсын, — диде Хәлим. Карчык аңа тагың икмәк чыгарды һәм кайсы өйгә керергә, кайсы өйгә кермәскә икәнен өйрәтә башлады. — Мин теләнче түгел, әпкәй — диде Хәлим, — мин эш эзләргә килдем. Сезнең авылда көтүчегә малай кирәкмиме? — Безнең көтүченең үз малае бар. Ә син, бәпкәм, бөтине кайчан китерерсең соң: иртәгәме? берсекөнгәме? Иртәгә үк китерергә вәгъдә алып, карчык малайны капкадан озатып чыгарды. Инде хәзер нишләргә? Бу икмәк бер көнгә дә җитмәячәк. Ул бит хуҗа кеше: анасын туйдырырга кирәк, үзен туйдырырга кирәк. Әллә тагын берәр йортка кереп караргамы? Бөти яздырмаслар микән? Иртәгә барысын бергә алып килер иде шунда. Менә бу йортка кереп чыксаң? Капкалары да урыс капка икән... Байлардыр ахры. Этләре юк микән? Байларның этләре була бит аларның... Хәлим капканың келәсенә басты: капка шыгырдап ачылып китте. Тимер сәнәк белән арбага тирес төяп торучы бер карт борылып карады һәм, капчык тоткан Хәлимне күреп, тәрәзәгә кычкырды: — Анасы, хәерче малае кереп килә, бер кашык он чыгар! Хәлим аптырап калды: «юк, мин хәерче түгел, — димәкче иде ул,— бөти яздырасыгыз юкмы?» димәкче иде. Карт малайга арты белән борылды да, тагын тирес төни башлады. Өялдына бер кашык он тоткан карчык килеп чыкты. — Мә, улым, тот капчыгыңны. 
— Белсәң, әнә төя! һәм карт, тимер сәнәген тирескә кадап, тәмәке төрә башлады. 4Vran У’ кыздыра- Янтыр булыр,—диде ул, багана төбенә, күләгәгә учлаР?на төкер&п> ™Рестәге сәнәкне тартып алды. Әллә бу чалаи тирес төии алмас дип белде микән ул? Менә күрсен! 42
Хәлим йөгереп барды һәм карчыкка нәрсәдер кьгзу-кызу сөйли башлады. Хуҗа карт, Хәлим белән карчыкның сөйләшүен күреп, — Нәрсә? Назлы хәерчемени, он алмыймыни? — дип сорады. Мин бөти яза беләм! —диде Хәлим хуҗага борылып -Бөти!-карт кычкырып көлеп җибәрде. - Бөти яза беләсең’ Ә тирес төии беләсеңме? ислөеен. v — Беләм! 
43 
 
— Әкрен; әкрен! — диде карт Хәлимнең кызарынып арбага тирес ыргытуын күзәтеп, — ул хәтле көчәнмә: атылып чыкмасын! Көлгән була тагын. Менә күр! Менә! Чи тиресне каерып-каерып арбага ыргыту җиңел булмаса да, Хәлим сер бирмәскә тырышты: күрсен! Көлмәсен! Тирес тә төйи ала ул. Кирәк икән ат җигеп, түгеп тә кайтыр. Атны да үзе җигә ала. Камытны да үзе кыса... Бар әле син, күпме малай камытны үзе кыса ала икән. Тирләп чыкты Хәлим, ләкин бер дә туктап тормады: каерды да ыргытты, каерды да ыргытты. Карт, мыек астыннан көлеп, малайның көчәнүләренә карап утырды. Эшли белгән кешене ярата иде ул. — Ничек соң? — диде ул елмаеп, — бөти язу ансатмы, тирес төяүме? «Көлмә, көлмә», дип уйлады Хәлим: аның яңаклары алланган, маңгаеннан бөрчекбөрчек тир ага иде. — Ардыңмы? — Юк! — диде Хәлим, ләкин үзе соңгы көче беләң җилкенә иде инде. — Бир әле монда сәнәкне! Син хәзер ял ит, әнә утыр күләгәгә. һәм ул, бер күтәргәндә ярты өем тиресне арбага күтәреп ыргытты да, сәнәк белән суккалый башлады. Хәлим, гаҗәпләнеп, сокланып: «Уһу, моның көче!., дип уйлады,— Хуҗа кеше әнә нинди көчле була ул. Ә Хәлим нәрсә: малай бит әле!» — Бар, кулыңны юа тор. Хәлим йодрыгын сыгып торганда, хуҗа үзе дә комган янына килеп :җитте һәм, тәрәзәдән башын тыгып, — Анасы, без хәзер керәбез, синең анда әзерме? — дип сорады. Алар өйгә кереп киттеләр. Бераздан Хәлим яңадан өялдына килеп чыкты: аның битләре кып-кызыл булган, ә чигәләреннән, муеныннан шаулап тир ага иде. — Уф! — дип ул баскыч тактасына килеп утырды. Гомерендә дә аның болай ашаганы юк иде! Менә бит нинди кешеләр бар! — Я, тамагың туйдымы? — дип, өйдән карчык килеп чыкты. — Менә •бусын бабаңа күрсәтмә, яме? — дип, Хәлимнең капчыгына ярты бөтен икмәк тыкты. Малайның башы күккә тиярлек булды. Шушы хәтле яхшылыкка каршы нинди яхшылык итәргә соң бу карчыкка? — Әби, терлекләреңә су алып кайтып биримме? — Кирәкми, улым, безнең су бакчада гына. — Самоварыңа шакмак ватасы юкмы? — Без шакмак белән куймыйбыз, күмер белән куябыз, улым. Нинди генә яхшылык итәргә соң бу рәхимле бәндәгә? — Бар инде, улым, син кайт: кичкә /калырсың, — диде карчык. Чынлап та! Хәлим, капчыгын алып, саубуллаша башлады. — Сип тиресне шәп төйисең икән, — дип, карт тәрәзәдән елмаеп карап калды. Бар бит кешеләр дөньяда! Шартлаганчы ашаттылар да тагын капчыкка да төяп җибәрделәр. Нинди яхшы кешеләр! Анасы әйтә, кешеләр хәзер бер сынык икмәк өчен, бер-беренең бугазына ябышырга торалар, ди. Хәлим никтер андый кешеләрне очратканы юк. Нинди булалар икән соң ул кешеләр? Хәлим килгән юл белән кире кайтып бара. Бу минутта анардан да бәхетлерәк кеше юк: капчыгы тулы икмәк; бөтине илткәч, теге карчык га, мөгаен, тагын ипи бирер. Тик менә нинди дога язарга инде ул бөтигә? Әнкәсе белә торгандыр әле, әйтер. Кайта-кайта, Хәлим тәмам арды. Авылга җитәрәк бер урында туктап, чәчәкләр белән тулгап яшел чирәмлеккә чалкан ятты. Зәңгәр күккә карап, үлән өстендә чайрап яту нинди рәхәт! Авыл өстендә болытлар җыела. Тегермән тавы ягыннан аюга ошаган бер зур болыт килә: аяклары шундый юан, әйтерсең лә капка баганалары! Менә ул, арт аякларына басып, бер кара кучкыллы

 
болытка кизәнде. А... кара кучкыллы болыг көчлерәк икән! Аю болытны, бернигә санамыйча, таптап узып китте. Әнә тагын бер болыт: ак. сакаллы карт төсле... Картлар кебек, таякка да таянган. Яныннан кечкенә генә ак эт чабып бара. Этнең муены сузыла, нечкәрә... ниһаять, каз муены юанлыгы гына калып, кинәт өзелә. Башсыз эт әле һаман чаба. Ул арада ак сакаллы карт солы чүмәләсенә әйләнгән. Ә чүмәлә янында ат басып тора. Ат түгел, кәҗә икән: Хәлимнәрнең үлгән кәҗәсе!.. Хәлимнең әнкәсе дә шунда, кәҗәгә күрсәтеп: «Әтиең казасы, — ди, ^олы мәет казасыз булмый ул», ди. Ул да түгел, ниндидер бер карчык бөти сорап килә: аның кулында тимер сәнәк. Хәлим, карчыкның сәнәген тартып ала да, өелеп яткан бөтиләрне арбага төни башлый... Урам буйлап дөбер-дөбер арбалар үтәләр. «Бөти ташыйлар», дип уйлый Хәлим. Кинәт аның баш очында нәрсәдер чатырдап китә. Хәлим күзләрен ачып җибәрә: караңгы! Дөбер-шатыр күк күкри! Каты җил исә! «йоклап кителгән», дип уйлый Хәлим. Сикереп тора да^ йөгереп, юлга чыга. Арыш басты диңгез кебек дулкынлана. Бер кара болытны зәңгәр яшен телгәләп ташлый. Аның ак яктысында Хәлимнең күзенә тегермәннәр чалынып кала, йөгерә Хәлим... Баш очында болыт дөберди. Эре яңгыр тамчылары юл тузанына шап-шап коелалар. 
26 Ләчмә су булып кайтып керде Хәлим. — хМенә, әни, — диде ул, икмәк белән тулган капчыгын анасына су- зып. Фатыйма, чыланып беткән авыр капчыкны читкә алып куйды да, бер сүзсез улының күлмәген салдыра башлады: күлмәк малайның тәненә ябышкан иде. — Теләнеп җыймадым! — Диде ул. Әнисе бер суз дәшмәгәч, тагын бер тапкыр: — Валлаһи менә, теләнеп җыймадым!—дип кабатлады. Ышанмый ахры. Чын әгәр, теләнеп җыймады ул. Кояштыр менә! Әгәр алдашса, шушы сәгатьтә җир йотсын үзен! Хәерчегә ярты бөтен икмәк, бирәләрмени? һәм Хәлим бөтенесен сөйләп бирде: рәхәт булды аңа сөйләү. Бераз арттырды, бераз мактанды, — нигә мактанмаска: әнә ни хәтле икмәк алып кайткан бит ул! Бөти вакыйгасын ишеткәч, Фатыйма кычкырып көлеп җибәрде: — Син бит әле аны яза да белмисең! Күптән инде аның болан рәхәтләнеп көлгәне юк иде. Аннары чдыш кочаклап алды, юеш чәчләрен сыйпап, беренче тапкыр күргән кебек, матур йөзенә сокланып карап, — Тизрәк үс, улым! —диде. Аннары алар туйганчы, битләре кызарганчы икмәк белән балтырган шулпасы ашадылар. Шуннан соң Фатыйманың чырае тагын да ачыла төште. Гомердә булмаган уен-көлке сөйләште. Хәлим белән, балалар кеоек, шаярды һәм ана бөти язышты. Әтиләреннән калган иске бөтине алып, шхннан күчереп яздылар. Хәлим бер туктаусыз сөйләнде: бу бөти өчен әбисе аңа бик күп итеп икмәк бирә инде. Кысыбрак тотсаң, ул икмәк әлләни гомергә җитәчәк. Аннары яңа өлгерергә дә ерак калмас: арыш туеп килә бит инде. Икенче көнне иртә белән Хәлим тагын әлеге авылга йөгерде. Басу капкасыннан килеп керүгә, туп-туры әби өенә таба китте. Карчык аны көтә ^торгандыр инде. «Алдамассыңмы соң сип?» дигән иде. Алдыймы соң Хәлим! Аның гомерендә бер тапкыр ялган сүз әйткәне юк. Менә> -хәзер килеп керер дә: «Мә, әби, сиңа бөти», дияр.
45 
 
« — Шуның өчен генә таң белән йөгереп килдеңме, улым?» — дин сорар карчык. « —- Шуның өчен, әби!» — дияр ул. һәм карчык, әлбәттә, аңа күп птеп икмәк бирер. Бәлки, әле каймаклы катык белән дә сыйлап чыгарыр. Хәзер салкын катык ашап җибәрсәң! Шундый татлы хыяллар белән Хәлим карчыкның ишек алдына да килеп керде. Үз йортына кайтып кергән кебек, кыю-кыю атлап керде ул. Өялдында, кичә карчык утырып торган җирдә, ниндидер бер ят абзый утыра иде: ярым солдатча киенгән агач аяклы бер абзый иде ул. — Нәрсә кирәк сиңа, малай?—диде әлеге абзый: аның усал кара күзләре Хәлимгә кадалдылар. Аның шулай тупас итеп соравыннан, елмаерга исәбе булмаган караңгы йөзеннән безнең Хәлимнең күңеленә ниндидер салкын килеп бәрелде. Менә ул, ни өчен килүен аңлатмакчы булып, авызын да ачып өлгермәде, ят кеше, кырт кисеп, — Бетмәс монда синең кебек малай-шалайлар, сыпырт ишек алдыннан! — дип кычкырды. Хәлим, нишләргә белмичә, бер урында таптанып калды: нинди матур хыяллар белән килгән иде ул бирегә! Кая китеп олаккан соң аның әбисе? Бөтине тапшырырга кирәк иде ләбаса. Юкса үпкәләр: вәгъдәсендә тормады, ялганчы малай икән, — дияр. — Абзый, — диде ул туп-туры ят кешенең өстенә барып, — миңа әби кирәк! Әби кайда? Теге кеше, күзләрен тутырып Хәлимгә тагын карады да, башы белән өй ишегенә күрсәтте: — Әнә шунда, намазлык өстендә утыра бугай... һәм кинәт: — Ә син карак малай түгелме? — дип сорады. Хәлим: «Валлаһи, түгел! Менә җир йотсын әгәр, әбидә йомышым бар», дигәч тә малайның сүзенә ышанып бетә алмыйча, — Караны, берәр әйберне чәлеп чыксаң, аягыңны бәреп сындырырмын!—дип, Хәлимнең артыннан йодрык күрсәтеп калды. Әби, бөрешеп, төенчек кадәр генә булып, намазлык өстендә утыра иде. Ул Хәлимнең керүен әллә ишетмәде, әллә намазлык өстендә йокыга киткән идеме, — һичбер хәрәкәтсез утыра бирде. v — Әби! Әллә үлгән инде! һәм Хәлим, ялт-йолт каранып, өй эченнән йөгереп чыгып китте. — Абзый, әби үлгән! — Юкны сөйләмә! йоклый ул. Китер бөтиеңне, үзем бирермен. — Ә икмәк? — диде Хәлим, бөтиен бирергә ашыкмыйча. Әбисе бит аңа бөти өчен икмәк бирмәкче булган иде. — Икмәк? Кара син аны, акылың алтын икән... — диде теге кеше, — сиңа икмәк, бүтәнгә икмәк, өченчегез сыерны сорап килер... Ачу килгән чак минем, туган, ә син икмәк сорыйсың, — диде ул, бөтенләй көтелмәгән юаш тавыш белән, — әле кичә генә бер сыер бирдем, сарыкларымны алдылар. Менә тагын син ипи дисең... Күпме сиңа? — Бер бөтен! — Бирмим! Шундый кечкенә генә бөти өчен бер бөтен икмәк? Ай, бу дөньяны! Юк, энекәш, бөтиең үзеңә булсын! — Ярты! — диде Хәлим. — Юк, энекәш, үзең так бөтиеңне! —- Чирек! — димәкче булган иде Хәлим, ләкин үзен тыеп калырга элгерде: бигрәк арзан була ич инде! Бераз дәшми утыргач, Хәлим кинәт әйтеп куйды: — Сезнең берәр эшегез юкмы?
46 
 
— Нәрсә эшли беләсең соң син? — Чүп утый беләм, тирес төйп... — Чүп? Ә ат урлый беләсеңме? Ат урлап бир сип миңа, мено булырсың егет. Хәлим көлеп җибәрде: нәрсә сөйли бу кеше? Әллә акылыннан язганмы? — Менә! — дип, теге кеше агач аягына шап иттереп сукты. — Сугышта алып калдылар. Сугышта аякны алдылар, монда кайткач атымны, сыерымны... Бөтенесе казнага... Ничек, ат урлый беләсеңме? Хәлим, китмәкче булып, урыныннан кузгалды. — Тукта! — диде агач аяк. — Бераз икмәк бирим үзеңә. — Кирәкми! Мин хәерче түгел! — һа! Кара син аны... Ул хәерче түгел... Әй, карале!—дип,_ кычкырды ул капкадан чыгып баручы Хәлимгә, — ат урлый белмисең алайса? Әй, туктале!.. Малай, урамга чыкты да, артына . карана-карана, читән буйлап китеп барды. «Бер бөтен икмәк әрәм булды!» дип уйлый иде ул. Киптерү өчен читәнгә эленгән кернең берсе, җил белән очып, чирәмгә төшкән иде. «Алып элеп куйыйм», дип, Хәлим җиргә иелде һәм шул минутта ук үзенең артында-. — Әни, хәерче малае күлмәкне урлый! — дигән тавыш ишетте. Хәлим йөгермәкче иде, ләкин: «Мин гаепле түгел ич: нигә качарга?»- дип, торган урынында басып калды. Кызыл яулыклы бер хатын, йөгереп килде дә, Хәлимне тузан эченә төртеп екты. Кемдер эт өстереп җибәрде, һәм бер сәләмә нәрсә, капкадан атылып чыгып, малайның өстенә тәгәрәп килә башлады. Хәлим, капчык белән селтәнеп, читән башына сикерде. Ләкин күзләренә кадәр йон баскан сәләмә нәрсә аның штан балагыннан эләктереп өлгерде. Хәлим икенче аягы белән этнең башына типкәч, эт штан балагын ычкындырды, ләкин, тагын да ярсый төшеп, тешләрен ыржайтты, төкрекләрен чәчеп, малай өстенә ыргылырга тотынды. Күрше хатыны, йөгереп чыгып, этнең өстенә көлле пумала ыргытмаса, Хәлимгә, бәлки, бик озак читән башында кунаклап торырга туры килгән булыр иде. Урам буйлап кайтып барганда, Хәлимнең колагына чалынып калды: — Нишләгән ул? — Миңлеҗиһан ахирәтнең күлмәген урламакчы булган. — Беркөн киптерергә элгән җирдән минем дә чүпләмле ■ сөлгем югалды: шушындый бер малай актыгысы эләктереп киткәндер әле. — Бүтән кем булсын... Хәлим, хатыннарны ишетмәгәнгә, күрмәгәнгә салышып, һич исе китмәгән төс белән, башын югары тотып узып китте. — Кара син аның кыяфәтен, — диде хатыннарның берсе, — бөтенләй хәерче димәссең... — Алар шундый: хәзерге заман хәерчеләре. Бирмәсәң талап алырга торалар. «Әйдә, лыгырдый бирсеннәр», дип уйлады Хәлим һәм авылдан чыкканчы башын төшермәде: янәсе, бик исем китә минем сезгә! Бер- беренекен урлыйлар да хәерчегә сылтыйлар. Ат урла, имеш. Үз гомерендә аның алма да урлаганы юк. Ләкин кырга килеп чыккач, малайның башы салынды: балак ертылган, ашыйсы килә. Әллә арыш башагын уып ашаргамы? Чынлап та. Ләкин яшел арышны башагыннан аеру кыен икән. Хәлим, башакка кул селтәп, тагын тузанлы юл буйлап атлый башлады: як-якта, яшел стенадай булып, арыш басып тора; ерак та түгел, арыш арасында, ялгыз көнбагышның сары башы күренде; юл өстенә ак битле, кара түшле сиртмә койрык килеп кунды: озын койрыгын сузып, бераз йөгереп барды да, кинәт, яшел канатларын сирпеп, яңадан һавага күтәрелде,
47 
 
ләкин шупда ук тагын юлга кунды һәм Хәлим алдыннан тиз-тиз йөгереп китте. Күрше авылга бу соңгы баруы булды Хәлимнең: ике көннән соң Фатыйма аны бозау көтүчесенә малай итеп бирде. Хәзер ул таң белән күзләрен ертып тора да, битенә бер-ике уч салкын су сибеп, ашамыйча- нимичә, чыгып чаба. Көн буе бозаулар куып йөри-йөри, эт булып арый, караңгы төшкәч кенә кайта һәм кайтып керүгә егылып йокыга китә. Гел кояшта, гел җилдә йөргәнгә күрә, аның битләре кирпеч төсенә керде, иреннәре ярылды, куллары чебиләп бетте. Аның каравы ул хәзер үз тамагын үзе туйдыра. Берәү дә аңа: «әрәм тамак» дип, «әнкәң җилкәсендә ятасың», дип әйтә алмый. Буйга да үсеп китте ул: штаны кыскарып калды. Әнкәсе, улының озын сыйракларына, киңәя башлаган җилкәләренә карап, — Сөбханалла, кемгә охшап бу кадәр үсә бу малай? — дип, сокланып куя. Иртәрәк кайткан көннәрне Хәлим, олылар кебек, бүрәнә өстенә чыгып утыра да балаларның шау-гөр килеп уйнауларын карап тора. Менә бер кыз, аякларын бөкләп чирәмгә утырган да, кулындагы таягы белән җирне төя. Икенчесе, аның каршына килеп, — Әби, нәрсә төясең? — дип сорый. — Арпа-көрпә төямен, — ди тегесе. — Арпаң-көрпәң аш булсын! — Тамагыңа таш торсын! — Акбүз атлы көмеш башлы кунагым килгән иде, бирсәнә, әби, бер генә баш кәбестә. — Бакчадан ала кит, капканы яба кит, кәҗәләр-явызлар кермәсеннәр,—ди әби. Бу кыз китә, аның урынына икенчесе килеп баса, һәм яңадан: «әби, нәрсә төясең!» «Арпа-көрпә төямен». Әби кәбестәне теләгән кешесенә бирә, теләмәгәнен кире борып җибәрә. Яисә «таккаравыл» уйныйлар. — Очты, очты—кошлар очты! — дип каравылчы кычкыруга, — як- яктан бер кыз белән бер малай йөгерешеп чыгалар. Каравылчы аларны куып китә. Әгәр кыз белән малай аерылышмаска сүз куешкан булсалар, тоттырмас өчен әллә канларга кадәр чабалар. Хәлим башта ерактан гына, салкын гына карап утыра: янәсе, килешми аңа хәзер малайлар белән уйнап йөрү, ул бит инде үзе ата урынына калган кеше! Ләкин балалар шундый тәмле итеп уйныйлар, шундый күңелле итеп көлешәләр, Хәлим бүрәнә өстеннән сикереп торганын сизми дә кала. Менә ул уенчылар янына килеп баса да карап тора. «Корсагын да рәтләп күтәрә алмый бит» дип усал итеп уйлый ул, бер юан малайның алпан-тилпән йөгерүен күзәтеп,—Гафият абзыйның укралы бозавы артыннан йөгертеп карыйсы иде сине, нишләр идең икән?» — Хәлим, ник уйнамыйсың? — диләр ’аңа малайлар. — Көн буе чабып йөри-йөри, аргандыр инде ул, — ди нәкъ әлеге юан малай. Хәлим аңа маңгай астыннан гына карый: «кызганып әйтәме, әллә көтүчелегеннәи мыскыл итәме аның?» Хәлимнең күңелендә юан малайга ачу йомгаклана башлый: тотарга да кыйнап ташларга үзен! Белер шуннан соң... Беренче чакыру белән үк уенга атылып барып керми ул. Тагын һәм тагын чакыргач кына керә: янәсе, алай бик кыстагач, уйнамыйча булмый инде. Башта каравылчы булып керә ул. Балалар алдына килеп баса да такмаклап җибәрә: — Очты, очты — кошлар очты! Берәр малайны, я берәр кызны куып тоткач, аның белән пар булып
48 
 
баса. Аның үзенең яраткан һәм яратмаган малайлары бар. Бигрәк тә юан малайны яратмый ул. Юан малай да аны яратмый. Хәлим белән пар туры килгәндә, бөтенләй икенче якка карап, юри борынын казып тора: янәсе, көтүчене мин кешегә дә санамыйм. Бәлки, ул алай уйламый да торгандыр. Ләкин безнең Хәлим шулай уйлый дип белә. Хурлануыннан йодрыклары йомарланып, тешләре кысыла аның. «Бозауларын, берәр җиргә кысырыклап, чыбыркы белән бер рәхәтләнеп туныйм әле!» дип уйлый ул. Менә йөгерү чираты аларга да килеп җитә. Юан малай, бер-ике генә атлый да, үзе үк каравылчының кулына килеп керә. Тукта әле, мин сине!» дип уйлый Хәлим. Алга килеп баса да, такмаклый башлый: — Очты, очты — кошлар очты! Малайлар йөгерешәләр, ләкин Хәлим юри берәүне дә тотмый. Теге горбиян юан малайны эләктермәкче һәм анардан ничек тә булса үч кайтармакчы була ул. һәм менә, бүредән качкан куян кебек, юан малай җан-фарманга чаба. Ләкин Хәлим, аның артыннан куып җитеп, җилкәсеннән бик каты тота. Малайның күлмәге ертылып китә, һәм малай акырып елый башлый. Хәлимне гаепли: янәсе, Хәлим юри шулай каты тотты, кеше кебек уйный белми ул, чыксын уеннан! Хәлимнең бөтен ачуы әллә кая китә дә бетә. Күңеле газаплана башлый аның: «Нигә дип тидем шул малай актыгына?» — Елама! — ди ул аңа, — әйдә безгә, әни күлмәгеңне тегеп бирер. Ләкин юан малай Хәлимне этеп җибәрә: кит, көтүче пиштәре! Ни өчендер бу юлы Хәлимнең тамчы да ачуы килми аңа. Көлеп тик тора ул. 27 Көн саен берничә яңа хәбәр! Алафузовчылар эш ташлаганнар: хезмәт хакын арттыруны, ике мастерны эштән чыгаруны, эш вакытын киметүне сорыйлар. Казанга кием-салым тектерүче фабрикант Шабанов, эшчеләрнең каты таләпләренә җавап итеп, өч мастерскоен япкан, ике мең эшчене урамга куып чыгарган. Ул да түгел, бөтен шәһәр тегүчеләре забастовка ясыйлар. Крестовников заводында чуалышлар китә. Эшчеләр мастер Никитинны урыныннан алып ташлауны таләп итәләр. «Югыйсә ул мастерны, — дип яза газета, — тачкага салып, чүплек башына илтеп ташлау белән яныйлар. Күрәсең, бу әфәнде үзенең усаллыгы белән эшчеләрнең теңкәсенә тигәндер», — ди газета. Мәйдан саен митинг: мобилизациягә каршы сөйлиләр, завод-фабрика- ларда сугыш режимы кертүгә каршы сөйлиләр. Ачыгучылар күбәйде: алар икмәк даулыйлар, ашамлык кибетләрен тар-мар итү белән куркыталар. Дары һәм корал заводы эшчеләре, үзләренең митингларында, Вакытлы хөкүмәткә ышанычсызлык белдерделәр. Хөкүмәт газеталары эшчеләрне башбаштаклыкта, артык таләпчәнлек- тә һәм патриотлык тойгысы юклыкта гаеплиләр. — «Эшчеләр үзләренең чамадан тыш таләпләре белән промышленностьны һәлакәт алдына куялар, — дип кычкыра фабрикантлар газетасы, — Ватанның, революциянең язмышы кыл өстендә торганда эш сәгатен кыскартуны таләп итәргә берәүнең дә хакы юк. Ул гына да түгел: бу — Ватанга хыянәт, бу — немецка сатылу! — ди газета. Бөтен шушы «тәртипсезлскләр» өчен большевикларны гаеплиләр. Алар өстенә әллә нинди пычраклар ыргыталар. Имештер, большевиклар Германиянең җиңүен, Россиянең тар-мар ителүен телиләр. Шуңа күрә: бетер большевикларны! Бетер аларныц газеталарын! Бирмә аларга кәгазь! Туздыр редакцияләрен! Кара груһ газеталар номер саен шулай дип кычкырыналар. 
4 ,С. Ә.* № 2. 49 
 
Заводта забастовка башланганнан бирле, Кузьма Николаевич рәтләп өнгә дә кайтмый башлады. Аны забастовка комитетына сайладылар. Картның бер тамчы буш вакыты калмады: әле завод администрациясе белән сөйләшү алып бара; әле забастовка комитеты җыелышында утыра; әле эшчеләр белән сөйләшә. Мария Степановнаның коты алынып бетте: «карт көнендә төрмәгә генә тыгып куймасалар ярар иде үзен»,-—дип кайгырып, төннәр буе йокламады. Якубпы партиягә алдылар. Забастовкада катнашучы эшчеләр арасында берничә тапкыр доклад белән чыкты ул. Администрация Якубка кырын карый башлады: аның яз башында югалып торуын да искә төшерделәр. Столяров Якуб өчен сөенә иде. ‘ Эшчеләр сине яратып тыңлыйлар, — ди иде ул аңа. Забастовка көннәрендә Якубның буш вакыты күп булды. Большевиклар оештырган җыелышларга, лекцияләргә еш йөрде ул. Забастовка уңышлы бетте. Администрация башта бик каты торса да, соңыннан чигенергә мәҗбүр булды. Забастовкада катнашкан өчен заводтан чыгармауны шарт итеп куеп, эшчеләр яңадан станокларына кайттылар. Бер көнне Якуб, иртәнге газетаны ачып карады да, гаҗәпкә калды. — «Петроградта кораллы восстание! Большевиклар власть башына менмәкче булалар!» дип язылган иде анда. Хәер, соңыннан аңлашылды: курыккан буржуа газетасына куш күренгән икән: һич тә кораллы восстание түгел, тыныч демонстрация генә булган. Большевиклар хәтта ул демонстрациягә каршы булганнар: вакытсыз урамга чыгу—көчләрне әрәм-шәрәм итү булачак, дип исәпләгәннәр. Ләкин үзеннәнүзе башланып киткән көчле хәрәкәтне җитәкчесез калдырырга теләмәү сәбәпле, демонстрацияне үз кулларына алганнар. Икенче көнне өр яңа хәбәр килеп төште: хөкүмәт Петроградтагы тыныч демонстрацияне аттырды! Аннары берсеннән-берсе гаҗәбрәк хәбәрләр явып тора башлады: фронтта яңадан үлем җәзасы кертелгән! Военно-полевой судлар оештырылган! Большевикларның оешмалары туздырылган, газеталары ябылган! Ленинны кулга алу турында приказ чыккан! Кузьма Николаевич, шушы хәбәрләрне Якуб белән Мария Степанов- иага кычкырып укыгач, газета битенә бармагы белән төртә-төртә әйтте: — Кабахәтләр! Яңадан эшче сыйныфның бугазына басарга уйлыйлар. Менә сиңа демократическое правительство! Менә күр дә тор, Якуб Саттарич, — диде ул, — иртәгә үк безгә дә ябышачаклар! һәм аның сүзе дөрескә чыкты: завод администрациясе үзенең вәгъдәләрен бозды: забастовкада катнашкан бер төркем эшчене заводтан куып чыгарды: эш сәгатен арттырды; расценкаларны киметте. «Кем шушы шартларга риза түгел, иртәгә үк заводтан чыгып китсен!» дип, ультиматум куйды. Якубныда чыгардылар; эш эзли торгач, ул тимер юлга барып керде; яңа эшкә, яңа кешеләргә бик тиз ияләште ул; андагы большевиклар белән дә танышып алды. Шушында төпләнәм дигәндә генә Кузьма Николаевич аңа бик кызык бер фикер әйтте. Алар кич белән цирктан кайтып киләләр иде. Якуб Кузьма Николаевичны озата барды. Державин бакчасына кереп, тәмәке тартырга утыргач, Кузьма Николаевич Якубтан сорады: • — Яңадан авылга китәргә теләмисеңме? — Нн өчен? — Партиягә хәзер авыл работниклары кирәк. Казан оешмасы, авылда революцион эш алып бару өчен, өязләргә кешеләр җибәрә, синең тәҗрибәң дә бар, әйдә кит!
•50 
 
Тынып калды Якуб: авылдан килгәннән бирле аның яңадан авылга кайтып эшләү турында уйлап караганы юк нде. — Ризалык бирсәң, мин комитетта сөйләшеп карармын. — Уйларга ирек бир, Кузьма Николаевич, — диде Якуб. — Уйла, уйла. Китәрлек булсаң, шушы бер-пке көн эчендә миңа әйтерсең. Уйлады һәм риза булды Якуб. Китү дигәч тә, бик тизәгенә булмады әле ул. Башта берничә доклад тыңларга, берничә кеше белән икәүдән- икәу сөйләшергә туры килде. Шуннан соң гына документлар бирделәр, һәм Якуб җыена башлады. Саубуллашканда әйттеләр: — Шуны онытмагыз: безнең белән багланышны югалтырга һич ярамый. 
28 
* Арыш өлгергәч, Фатыйма, ялланып, Маликка урак урды. Бетергәч, әйтергә һәм эш хакы өчен бераз он сорарга дип, улын Малик янына җибәрде. Хәлим, рус капканы ачып, тавыклар белән тулган ишек алдына кергәндә, Маликның атасы Биктаһир карт, аппак сакалын учлап, өялдында, кояшта кызынып утыра иде. Хәлим бик яхшы хәтерли: Биктаһир картны ул соңгы тапкыр тегермәндә, атасы белән арыш тарттырырга барган чакта күргән иде. Ул вакыт әле Биктаһир бу хәтле үк бетмәгән иде. Соңгы елларда ул бик картайды, колаклары рәтләп ишетми, күзләре рәтләп күрми башлады. Ул инде хәтта үзенә кабер урыны да сайлап, аңа рәшәткә дә тоттырып куйган иде. «Син ни атлы?» дип сорар микән?» дип уйлады Хәлим һәм: — Әссәламегаләйкем, Биктаһир бабай! — дип, кычкырып сәлам бирде. Карт зәңгәр тамырлары бүртеп чыккан ябык, сары кулын яшь чыгып торган күзләре өстенә куеп, ниндидер шыгырдавык тавыш белән: — Ни кирәк сиңа? — дип сорады. Хәлим йомышын әйткәч, кипшенеп беткән колак яфрагына учын куеп, — Кычкырыбрак! — дип үтенде. Хәлим кычкырыбрак кабатлады. — Ә кем малае соң син? — дип сорады ул һәм, авызын ябарга онытып, малайга карап торды. — Галиулланыкы, Биктаһир бабай. — Ә? — Галиулла малае! — Түбән оч Галиулласымы? — Түбән очныкы, Биктаһир бабай. — Әтиең үзе ник килмәде соң? — Әти үлде минем. — Ә? — Үлде минем әти! — Шулаймыни? Аллаһеәкбәр. Ни йомыш соң синең? Хәлим тагын бер тапкыр йомышын кабатлады. — Ә алай икән... һәм ул, кояшка икенче ягын куеп, йокымсырап китте. Хәлим, бераз көтеп торгач, якынрак килеп, картның очлы тез башына орынды. Биктаһир күзләрен ачып, гаҗәпләнеп карап тора башлады: — Син әле китмәдеңмени? Нәрсә кирәк соң сиңа? Хәлим өр-яңадан сөйли башлады: — Әни сезнең җирегезне урган иде... ун сажин җирегезне! — Соң? — Шуның өчен он бирмәссең микән, Биктаһир бабай!  
51 
 
Карт, сары муенын Хәлимгә таба сузып, ике бармагы белән колак яфрагын тартты. — Он бирмәссең микән! Он! — Әкрен, ишетәм ич... — диде ул, ләкин шунда ук күзләрен йомды һәм бик озак ачмады. — Биктаһир бабай! — Ә? Бу синмени әле... Хәзер, хәзер... һәм менә ул, шыгырдый-шыгырдый, аякларына калыкты. — Бирәселәрегез юкмы соң безгә? — Әни әйтте, бирәселәрне... — Кычкырыбрак! — Әни әйтте, бурычларны, көзгә алма өлгергәч түләрмен, хәзергә бераз он биреп тормаслармы икән, диде. — Түләгән дисеңме? —- Юк шул әле. — Түләгән булгач ярый, — диде ул тынычланып, — нәрсә сорыйсын соң син? — Он! — Капчыгың бармы? Биктаһир, малайның кулыннан капчыкны алып, борын астына нидер сөйләнәсөйләнә, келәткә таба китеп барды. Бик озак торды ул келәттә. «Әллә йоклап киттеме?» — дип, борчылып, малай өялды баскычында, кояшта утырды. Тавыклар да, картның чыкканын көтеп, келәт бусагасы төбендә өелешеп тордылар. Менә ул, башын иеп, келәт ишегеннән килеп чыкты. Аны тавыклар сырып алдылар. — Көшегез, көш! — дип, карт берничә тапкыр кизәнсә дә, тавыклар көтү белән аның артыннан ияреп килделәр. — Мә, улым — диде ул, төбенә генә он салган капчыкны малайга сузып, — садакам булсын. — Садака түгел, Биктаһир бабай. Урак урган өчен: ун сажин... ун сажин өчен бу бик аз! Хәлимнең нәрсә теләвен аңлый алмыйча, карт аптырап чыкты. Ниһаять, аңлап алгач, штан кесәсеннән ак бүктәр чыгарды да, кылтыр- кылтыр итеп, аны чишә башлады. Ак бүктәр эченнән майланып беткән янчык килеп чыкты. Янчык эченнән — бала янчык. Шуннан соң гына — кара портмонет. Хәлим гаҗәпләнеп карап торды. Биктаһир карт, портмонетны ачып, аның уртанчы бүлекчәсеннән бер кәгазь акча тартып чыгарды. — Кем малае соң син? — Галиулла малае. — Әтиең үзе ник килмәде? — Үлде ул минем әти. — Ә... яхшы, яхшы... һәм карт, нәрсә эшләвен онытып, акчаны яңадан портмонетка сала башлады. Портмонетны бала янчык эченә, бала янчыкны олы янчык эченә салып, олы янчыкны ак бүктәргә төрде дә, кесәсенә тыгып куйды. Хәлим капчык төбендәге онны алып кайтып биргәч, Фатыйма аптырап калды: — Бары шул гынамы? — Лкча бирәсе иде дә бирмәде. — Әй, улым, улым,—диде Фатыйма, — Биктаһир бабаңнан сорыйлармы соң. Акылыннан язган ич инде ул: үлмәс борын кабер урыны сайлан, рәшәткәләр тоттырып куйды бит. Малик абзаңнан сорарга иде — Ул очрамады.
52 
 
Фатыйма, онлы капчыкны алып, Маликларга үзе китте. Бераздан ул бик ачуланып кайтып керде. — Бу Маликныкылар белән каберен, янәшә булмасын, каберең... — дип зарлана башлады ул, — кабереңә кереп, кәфенеңне талап чыгарлар... "\з игенең коелып торганда, аларга урып йөргән буласың, шунда да әдәм рәтле түлиселәре килми... Хәлим аңлады: Малик үзе дә артык бирмәгән иде булса кирәк. 29 
Арыш урагын бетереп, сабанга төшәргә торганда, авылда хәбәр таралды: имеш, Якуб кайткан; имеш, Кәҗә тыкырыгы буенча төшеп, үз бакчасына кереп киткәнне малайлар күреп калганнар. Кич белән, көн кызуы бераз сүрелгәч, авыл халкы әкренләп Якуб йортына таба атлый башлады. Иң беренчеләр белән бергә Миңнулла килеп керде. Ялан аякка агач башмак өстерәп, тезенә хәтле төшкән күк күлмәгенең изүен чишеп җибәргән иде ул. Ишек алдына килеп керде, дә, озын кулларын сузып, туптуры Якубка таба китте. — Сагындырдың, Якуб дус, сагындырдың, — дип, сыңар күзе белән елмаеп, Якубның сузылган кулларын кысты, — без инде сине бөтенләй дөньядан кичтең дип торабыз. Авыл арасында имеш-мимешләр йөри башлады: янәмәсе, Якубны төрмәгә утыртканнар... Янәмәсе, аны Себер- гә озатачаклар... Кайсыдыр сине волость төрмәсендә күреп кайтты... Ә син, аллага шөкер, исәнсау икәнсең. Утырып чыкмагансың ич? — Юк, Казанда булдым, — диде Якуб. Каерылып ташланган ишек тактасын кадаклый иде ул. — Бир әле миңа чүкечеңне, — дип, Миңнулла Якубның кулыннан чүкеч белән кадакларны алды, — атлы казаклар, каһәр суккырлары, бөтен ишегеңне ватып ташлаганнар иде. Икенче көнне без, Гафият белән килеп, бераз рәтләп киттек... кеше-кара кермәсен, без әйтәбез... һәм ул, иреннәре арасына кыскан кадакларның берсен алды да, тактаны җайлап куеп, кадакка чүкеч белән шалт-шолт суга башлады. — Мин әйтәм, юкны лыгырдыйсыз: безнең Якуб төрмәгә кереп утыра торган кеше түгел ул. Утырса да, мин әйтәм, ике көннән соң төрмәне җимереп чыгачак. Менә күрерсез, мәйтәм, бер көнне ялт итеп кайтып керер әле. Гафият тә килде: исәнлек-саулык сорашканнан соң, янчелгән самоварга күзе төшеп, — Теге каһәр төшкәннәр эше, — диде, — ярый әле үзең китеп өлгердең. Тагын кешеләр килде. Кергәне бер кычкырып исәнләшә, килеп, Якубның кулын кыса һәм, берничә җылы сүз әйтеп, чакырылган' кунак кебек, утырып кала иде. Аны-моны сөйләшкәннән соң кинәт сүз беткән кебек булды, ләкин сөйләшәсе сүзнең әле бөтенләй башланмаган булуын һәм аның, әлбәттә, озакламыйча башланырга тиешлеген бөтен кеше белә иде. Якуб, өялдында эссе һәм кысан булуны сылтау итеп, кешеләрне бакчага чакырды. Ындыр артыннан үтүчеләр, бакчадагы Якубны күреп, — Исәнме, авылдаш! Исән-сау гына кайттыңмы? — дип, Якуб белән кычкырып күрешәләр иде. Алмагач астында, күләгәдә кешеләрнең күңел төене чишелә башлады: янәсе, Якуб нинди киңәш бирер икән аларга: Ышна җирен урыргамы, әллә сабыр итеп торыргамы? Юкса бит бодай өлгергән. Алпут дигәнең үзе урып алмагае... Авыз ачып калуың мөмкин... — Әлбәттә, урырга! — диде Якуб. Аның кырт кисеп әйтелгән бу сүзе бөтенесенең күңелен күтәреп җибәрде. Барысы бергә шау-гөр килеп, сөйләшеп алдылар: соң, әлбәттә,
53 
 
индо урырга! Үзең чәчкән җирне дә урып алырга куркып тормассың ич! Җитәр инде, күп куркып яшәделәр алар. Заманы үзгәрде хәзер... әйе, заманы бүтән... Ләкин аларның болай артык кычкырып сөйләтүләреннән Якуб аңлап алды: аларның күңелләрендәге шик әле чыгып бетмәгән иде. Бу шикне тәмам чыгарып бетерү өчен, Якуб: — Хәзер куркып тора торган чак түгел! — диде (ул, яшел үлән өстенә тезләнеп, алмагач ботагына тотынып сөйли иде), — Барлык өязләрдә крестьяннар алпавытларга каршы күтәреләләр. Мамадыш өязендә Алкинның җирләрен крестьяннар алды, печәнен крестьяннар чапты, Апанаевның җирләрен крестьяннар чәчте, Крупининның җирләрен крестьяннар чәчте, ә без үз бодаебызны урып алырга куркып торырбызмы? — Тормабыз! — диде Миңнулла. — Син юкта Шәрифҗан сөйләгән иде безгә: ниндидер янаралмы, губернатормы әмер чыгарган, имеш: алпут җирен урып алучыларны өч елга арестантский ротага олактырыргамы-мазармы, дип әйткән, ди—дөресме шул, Якуб? — дип сорады Гафият. — Ә син теге генерал Корнилов приказы турында сөйлисеңдер. Әйе, дөрес: Керенский белән Корнилов шундый приказ чыгардылар. Ну бит без алпавыт җирен түгел, уз Ышна җиребезне урып алабыз. Аннары, алар куркыта дип өркеп йөрүгә калса, җир алу турында сөйләнәсе дә юк. — Әйе, сөйләнәсе дә юк! — дип кабатлады Миңнулла. — Миңнулла бар җирдә без курыкмыйбыз,— дигән булды Гафият, күз кысып, — ул безнең атаман. Син күрмәдең әле, — диде ул Якубка борылып, — Миңнулла абзагыз монда бер казакны чак кына бәреп үтермичә калды: аерып өлгермәсәк, беткән иде казакның эше, ярый әле аерып өлгердек. — Көлмә, көлмә, Гафият кордаш, — диде Миңнулла, тезләренә калкынып,— мин казакны ат өстеннән тартып төшергәндә син кайда идең? Юк, син миңа туп-туры әйт: кайда идең син? Дәшмисеңме? Алайса мин әйтәм: капка баганасы артыннан кул изәп тордың. Ташла шул каһәр төшкән казакны, кил монда, /Миңнулла, дип, кул изәдең син мица. Ә казак минем бугаздан алгач, кем аның җилкәсенә кундырды? Ә? Казак Миңнулланы җиргә салып таптый башлагач, кем мине аралап калды? Син түгел, Гафият дус. — 'Миңнулла, куеп тор әле үпкәләреңне, — диде Гапсаттар. — без сине болай да көн саен тыңлыйбыз, тагын да тыңларбыз, алла боерган булса... Бүген Якубны тыңлыйсыбыз килә безнең. — Казанда чакта мин җир турында сөйләштем, — дип, Якуб сүзен дәвам итте. — Анда әйттеләр, сезгә җир бирергә тиешләр, волость җир комитетыннан сорагыз, диделәр. Авыл исеменнән язып карарбыз... — Языйк әле кем, Якуб, язып карыйк, бирмәсләрме? — Язарбыз, тик мин сезгә алдан ук әйтәм: җир бирмәсләр алар безгә. — Ник алай? — Волость җир комитетына эс-эр, меньшевик чиновниклары кереп тулгап, алар хөкүмәт политикасын уздыралар, ә хөкүмәт әйтә: алпавытның бер карыш җиренә дә орынасы булмагыз, ди, юкса под суд китәсез, ди. — Алай икән... * — Менә шулай шул. — Димәк, безгә җир юк? — Ала белмәсәң — юк! — диде Якуб кырт кисеп. — Сезнең кайбер- ләрегоз болайрак уйлый: менә кемдер килер дә әйтер: Гафият, Миңнулла, әйдәгез: менә сезгә җир, сукалагыз, чәчегез...
54 
 
— Мин алай уйламыйм, — дип куйды Миңнулла. — Син уйламасаң, уйлаучылар бар. Белеп торыгыз: җир үзе безнең кулга килеп кермәс, сугышып алырга туры килер аны. һәм Якуб җир өчен көрәшне әйбәтләп оештыру өчен, берничә кеше сайлап кую турында сүз кузгатты. — Шәһәрдә шулай иткәннәр, — диде ул, — сайлап куйганнар: Совет дип атала. Эшчеләрнең барлык йомышларын шушы Совет карый: хезмәт хакын арттырумы анда, забастовка ясаумы, — барысы да Совет аркылы үтә... — Менә безнең Миңнулла инде андый эшкә бик хирес, — диде Гапсаттар. — Бер Миңнулла артына гына яшеренмәгез әле. — Алай, берни булса һаман Миңнулла... — Туктагыз әле, — диде Якуб, — әле бит сайламыйбыз. Сайлаганда күз күрер: может, Миңнулла сайланыр, может, Гафият... — /Мине сайлый күрмәгез, — диде Гафият, — минем эш болай да муеннан... — Муеннанмы, тубыктанмы, — анда безнең эшебез юк, — дип, кычкырып куйды Миңнулла. — Әйдә ил өчен бераз чабатаң туздыр әле. Багана артына посып, кул изәп кенә торыр идең бугай... Юк, Гафият дус, алай барып чыкмас... — Чыкмаса чыкмас, мине сайламагыз! — Юк. сайларбыз! — диде Миңнулла чак гына кызып китмичә, — сукыр тычкан кебек, үз ояңда гына казынып ятма әле: дөньяга чык, ил нужасын да кайгырт... — Аерыгыз әле шуларны!—дип кычкырды кемдер арттан, — әтәчләр шикелле, очынып ябышырга гына торалар... Әле бит берәү дә сезне сайлыйм, дип тормый. Может, бөтенләй сезне сайламабыз... — Рәхмәт әйтермен, — диде Гафият. «Бәласеннән баш-аяк, — дип уйлый иде ул, — үзеңнең кырык эшең кырылып ятканда, авыл кайгысын кайгыртып йөрисе калган иде тагын. Заманаларның шундый авыш-төеш чагында таш капчыкка кереп утырганыңны сизми дә. калырсың. Аннары үкенерсең дә соң булыр. Әнә Миңнулланы сайласыннар. Ана кайда да бер... төрмәдә дә ач, монда да ач... Әлбәттә, җир кирәк. Ләкин бит ул бер Гафият өчен генә кирәкмени? Бөтен авыл, җир дип, ажгырып тора ич. Юк инде: Гафият абза- гызны авыл тәртәсенә җикми торыгыз әле. Кайчан да кайчан бөтен авылга жир бирерләр, шул вакыт Гафият тә җирсез калмас...» Юл буе шулай уйланып кайтты ул. Якуб. Совет сайлау турында авылдашларының кылларын тартып карагач, кешеләрне ындыр капкасыннан озатып чыгарды да, үзе яңадан алмагачлар арасына борылып кайтты. Ботаклар астында караңгылык куера башлаган иде. Ялт итеп бер йолдыз кабынды: аның җем-җем итүен кара яфраклар арасыннан күзәтеп, Якуб уйланып калды, һавада төтен исе, төтен белән ияреп чыккан тәмле аш исе аңкый. Менә тау артыннан ай килеп чыкты: ул шундый зур, шундый кызыл, — якында гына янгын башланадыр кебек. — Советны кичекмәстән оештырырга кирәк, — дип уйлады Якуб, — Совет — халыкның үз власте, үзе хәл кылыр... Кара син аларны: җир дигәч күзләре ничек ялтырый башлады. Тәмам сусаганнар җиргә. Миңнулла Гафияткә бик дөрес әйтте: гомер буе сукыр тычкан кебек, ди, үз ояңда гына казынып ятар идең бугай, ди. Бакча сукмагында ниндидер шәүлә күренде: кемдер салмак кына атчаң бирегә таба килә иде. Ул ай яктысында басып торган Якубиы күрде булса кирәк, тизрәк атлый башлады. — Якуб абый! — Ке?л ул?
55 
 

— Исәнме, Якуб абый,—дип, Шәрифҗан күрешергә кулларын сузды. Ул шинелен иңбашына гына салган һәм ялан баш иде. — Исән генә борылып кайттыпмы? — Исән әлегә. Ә үзең ни хәл: казаклар сине дә эзләгәннәр түгелме сон? — Эзләгәннәр... Малаеңны кая яшердең, дип әти-картның якасыннан алганнар. Ярый әле, минем өйдә юк чагыма туры килгән. — Шуннан соң килмәделәрме? — Юк. Алар, сөйләшә-сөйләшә, алмагачлар арасына, караңгылык эченә кереп киттеләр. Якуб, кулларын артка куеп, салмак кына атлап, — Шәп төкерттең син теге вакытта, Ышна җирендә, — дип куйды. — Кая керер тишек тапмадылар. Ул винтовкалар исәнме? — Исән! — Син аларны күгәртеп бетермә, кирәк булачак. — Күгәрмәс, — диде Шәрифҗан, — мин аларны майлап, чүпрәккә төреп,'җиргә күмдем. — Җирдән чыгарыр вакыт җитә аларны. — Шулаймы? — Шулай, Шәрифҗан. Мылтык тота белүче ничә кешең бар синең? — Ничәү булыр икән, — дип Шәрифҗан күңеленнән саный башла- ! ды. — Бер егермеләп булыр, Якуб абый. — Менә нәрсә, Шәрифҗан: безгә кораллы отряд оештырырга кирәк булачак. Заводларда күптән оештырдылар. Кызыл гвардия дип атала. — Ишеткәнем бар. — Башта бер кырык-иллө кеше җыя алсаң, шул җитәр. Винтовкадан атарга өйрәт үзләрен. Гомумән сугыш эшенә... — Өйрәтәбез аны, Якуб абый: винтовкадан атарга да, граната чөяргә дә... Караңгыда Якубның иңбашы алмагач ботагына тиеп китте: кортлы алмалар шапшоп коелдылар. Якуб иелде дә, капшанып, үлән арасыннан бер алма табып алды. — Алпавыт җирен кисеп бирүне сорап, волость җир комитетына язмакчы булдык, — диде ул. — Бирмәсләр бит, Якуб абый. Яна Саланыкылар язып карадылар, I отказ килде: әлеге дә баягы, Учредительное собрание җыелганны көтегез, дигәннәр. — Отказ буласын алдан беләм,—диде Якуб, — анда кемнәр утырганы бик яхшы билгеле. Җир бирерләр дип өметләнеп язмыйбыз. Сорадыгызмы дигәндә, сорадык, дип җавап бирер өчен генә... — Ишеттеңме әле, Якуб абый? — диде Шәрифҗан, — Малик абзый ! алпавыттан җир сатып ала икән. — Сатып ала? — Әйе. Күрше рус авылындагы байлар да сатып алалар, имеш. Бик арзан сата, ди. — Алар сатып алсын, без бер тиенсез алырбыз, — диде Якуб. Бакчаның аргы башына килеп җиттеләр. Үлән арасындагы ниндидер f пыяла кисәге ай нурында ялтырап ята иде. — Мин читән аркылы гына чыгам, — дип, Шәрифҗан шинель итәклә- t рен җыештыра башлады. — Бүгенгә хуш, Якуб абый. — Карале, Шәрифҗан, ашыкма әле. Казыкка тотынып, читән аркылы сикерергә торган Шәрифҗан яңадан , борылып килде. — Нәрсә, Якуб абый? — Меиә нәрсә: миңа хәзер еш кына югалып торгаларга туры килә- I чәк: үзебезнең авылдан киткәләп торырга... Эшем шундый хәзер минем Авылдагы мәшәкатьнең авыр башы сиңа төшәчәк хәзер. Советка член | итеп сайласак үзеңне — ничек уйлыйсың?.
56 
 
— Советка? , — Әйе. — Нишләргә тиеш булырмын мин анда? Якуб кыска гына сөйләп бирде. — Зур эш икән, яңа эш икән... — Әйе, зур да, яңа да, — диде Якуб. — Киләчәктә ул тагын да зурая төшәр. — Ә син үзең. Якуб абый, авылдан китми торгансың ич? — Мин китәрмен дә, кайтырмын да... Төрле чак булыр. Мин китеп торган араларда Советның башында син калырсың. Ризамы шуңа? Шәрифҗан риза булды. — Көндәлек эшеңдә кызыл гвардия отрядына таянырсың, — диде Якуб, — ярдәмчең булыр ул синең. Аннары Якуб заводтагы Советларның эшләре турында сөйләде. Кара каршы басып, алмагачлар арасында бик озак сөйләштеләр алар. Ниһаять, Шәрпфҗанны бакча артына хәтле озатып, Якуб, килгән сукмак буйлап, кайтырга чыкты. Якында гына тәмле кара карлыган исе, чия яфрагы исе килә иде. Якуб туктады һәм, яфрак эчендә актарынып, берничә чия өзеп алды. Кайчандыр, әле бөтенләй сабый чакта, Якуб шушы чия агачлары башына менеп, аларның каралып пешкән түгәрәк җимешләрен авызы белән җыярга ярата торган иде. Яисә, яз көннәре, агач каерысы астына мәмәч йөгергәч, шешә белән пәке алып, бакчага чыга иде дә татлы, салкын каен суын җыеп эчә иде. Көзгә таба, кырда борчак кузагы өлгергәч, кемнең дә булса берәүнең борчак җиренә кереп, эч күпкәнче яшел борчак ашаулар; кызау күтәреп, күрше урманга чикләвек җыярга йөрүләр; яисә алпавыт кырына шалкан урларга барулар, — шулар барысы да малай чакның хатирәләре рәвешендә күңелгә сеңеп калганнар. Бер тапкыр шулай, алпавытның шалканын . авыз итәргә баргач, каравылчы сизеп алып, малайларның өсләренә бозаудай этләр өстереп җибәргән иде. Әгәр шул вакыт Ыргылмада печән чабучылар очрап, этләрне чалгылар белән куып җибәрмәсәләр. кем белсен, бәлки, шул вакыт аларны этләр өзгәләп ташлаган булырлар иде. Шулай, төрле хатирәләргә чумып, салкын чия яфракларын аралап торганда, Якубның артында үлән шопырдап китте. Ул борылып карады һәм ай яктысында, күләгә шикелле, шыпырт кына атлап килгән анасын танып алды.- ул Якубны эзли чыккан иде, күрәсең, һәм менә Якуб, ялт итеп, карлыган куагына сыенды. Бу минутта ул күңеле .белән чын бала иде. Карчык аны күреп калды булса кирәк, чөнки тукталды да: «Якуб, Якуб!» дип чакырды. Җавап килмәгәч, колак салып бераз тыңлап торды да, уз алдына сөйләнә башлады: — Кайтып та җитмәде, тагын анасын ташлап, каядыр чыгып югалды. Бу кадәр өй сөймәс җан булыр икән... Якуб, анасының үпкәле сүзләренә күңеленнән елмаеп, карлыган артыннан күтәрелде һәм, карчыкны куркытмас өчен, йомшак кына итеп эндәште: — Әни, мин монда... — Абау мәхәббәтсез... Малайлар кебек, шаярып йөри, имеш. Әйдә, аш күптән пеште. Алмагач ботаклары астыннан Якуб килеп чыкты. Карчыкның аркасыннан йомшак кына кочаклап, ягымлы җылы тавыш белән: — Малай чакларны искә төшереп йөрдем, әни, — диде. Баш очыннан гына ярканат үтеп китте. «Дөп» итеп, якында гына бер алма өзелеп төште. Быел алмалар бик кортлы, — диде Якубның анасы.—Өлгергәнче коелып бетмәсәләр ярар иде инде. Әйдә, аш суынып беткәндер.
ә7 
 
30 
«Якуб кайткан» дигән хәбәр Фатыймага да ишетелде. Якубның килеп чыгасын белеп, ул ашыгып өен җыештырды: сап-сары итеп идәнен юды, тәрәзәләренә яңа пәрдәләр элде, самоварын ялтыратты. Якуб икенче көнне төш вакытында килде. Тәбәнәк ишектән иелеп килеп керде дә, исәнләште, сәке өстенә карады. Сәке өсте буш иде. Чөйдә Галиулланың бүреге, туны эленеп тора... Берәр яры гына чыккандыр, хәзер кайтып керер дә «исән-сау гына кайттыңмы, Якуб!» дип, пүцелле итеп, исәнләшер кебек иде. — Син юкта Галиулланы җирләп тә куйдык, — диде Фатыйма,— утыр, Якуб. Фатыйма мендәр китереп салды. Якуб, утырмыйча, һаман каранды: бүреге калган, туны калган, шахтадан алып кайткан лампасы калган, үзе юк. Якубның акылы дустының үлгән булуын бик яхшы белсә дә, күңеленең һич ышанасы килми иде. Ярты гомерен үзе белән бергә үткәргән, бергә караңгы забойларда күмер чапкан, томанлы, салкын төннәрдә бергәләп сал куган кешенең үлгән булуы белән күңелнең килешәсе килми иде. — Болай тиз үләр дип уйларлык түгел иде бит әле. — Без дә уйламадык. Больнискә кистерергә керәм, фәлән итәм, төгән итәм, тереләм дип, бик шатланып йөргән иде. Кинәт начарланды да китте. — Бик азапланмадымы? — Азапланмаган кая ул, — диде хатын. — Берәүнең дә үләсе килми бит... Тора-тора да: «Якубны чакырыгыз», ди. Тора-тора да: «Ник Якуб килми инде?» ди. Үләргә бер атна чамасы калгач, бичара, торгызып утыртырга кушты. Утырттым. «Фатыйма, дигән була, сонгы тапкыр алмагачларымны күрәсем килә, бакчага алып чыксана», ди. Кая инде аңа бакчага чыгу: аягына да баса алмый үзе... Тәрәзәне ачтым да, аппак булып чәчәк аткан алмагачларга каратып утырттым. Бик озак.карап утырды. Күрәм: тегенең күзләре чылана башлады. Елады, мескен. Алмагачларга карый да: «Миңа насыйп булмады инде бо- ларның рәхәтен күрү», ди. «Синең белән малайга насыйп итсен инде», ди. Якуб читкә борылды һәм, уңайсызланып, тамагын кырып куйды. Фатыйманың да тавышы калтырап китте. — Үләр алдыннан... телдән калды, мескен. Нәрсәдер бик әйтергә теләде... Әйтә алмады, бичара... Менә шулай, — диде Фатыйма яулык чите беләп күзләрен сөртеп, — Галиулла юк инде... Якуб, тәрәзәне ачып җибәреп, чирәмен кояш көйдергән ишек алдына, ава башлаган читәнгә карап торды. Бу читәнне дә кайчандыр алар икәүләп үргәннәр иде бит. Әле дә хәтерендә Якубның: казык каккан чакта битенә пычрак чәчрәп беткән Галиулла, шатлыгыннан тешләрен балкытып, — Менә, Якуб дус, минем оя корылып бетеп бара, син генә оясыз, — дигән иде аңа. Шул көнне үк, Галиулланың дус урысы Степан килеп, читәнне тотып бетерергә булышкан иде. Аннары алар өчәүләп бераз эчкәннәр дә иде. — Ашарыңа бармы? — Хәзер бар: яңа өлгерде бит. # — Көлтәне үз атың белән керткәнсең инде? — Үзебезнең атны саттык: Галиулланы җирләргә акча булмады. Көлтәне - - рәхмәт төшсен үзенә — Шәрифҗан ташып бирде. Көз көне юнәтеп түләрмен әле үзенә... Сабан минем күп юк.
58 
 
— Сабаныңны да ташып бирербез, бер дә борчылма. Нужаң көчәя башласа, миңа кил, әйт — тартынып торма, — диде Якуб. — Нигә кузгаласың утыр әле, хәзер самовар кайнап чыга, — Фатыйма самоварның борын төбен тотып карады. — Чәй эчәр өчен мин икенче тапкыр килермен, — диде Якуб, — хәзер Галиулланың каберенә барып кайтыйм. Фатыйманың: «Әле өлгерерсең, менә Хәлим төшке ашка кайткач, икәүләп барырсыз, ул күрсәтер сиңа», дшоенә дә карамастан, Якуб, кабернең кайсы төштәрәк булуың сорашты да, саубуллашып, чыгып китте. Көн кызу. Чыпчыклар, авызларын ачып, күләгәдә утыралар. Агачларның яфраклары сәлперәеп төшкән. Кайнар һава битне пешерә. Якуб, басу капкасыннан чыкты да, сары арыш камылы өстеннән барып, әрем үскән сукмакка килен керде. Якубиың итегенә бәрелеп барган әче әремнең кырку исе аның борынына килеп керде. Атлаган саен, аяк астыннан вак, кара чикерткәләр өер-өер атылып чыгалар иде. Сукмак Якубны бер тирән чокырга алып төште. Чокырның төбендә, бака яфраклары арасында, челдерәп салкын су ага, кечкенә генә зәңгәр күбәләкләр оча, төкле туралар выжылдый иде. Якуб, битен салкын су белән чылатты да, иркенрәк сулыш алып, яр өстенә күтәрелә башлады. Алабута, әрекмән, ат кузгалагы үләннәренә тотына-тотына, яр башына менеп җитте. Алда, аппак булып, каенлык күренә иде. Якуб шунда таба атлады. Үлән баскан иске каберләр арасыннан кызыл балчыклы яңа каберне эзләп табу кыен булмады. Биредә, куе агачлар арасында, тагың да бөркүрәк. Үләннәр ни өчендер артык яшелләр һәм артык симезләр: кояшта әлсерәп, яфракларын салганнар. Умарта кортлары, бил тиңентен чәчәккә чумып, бал җыялар. Якуб, кызыл кабер каршында байтак басып торгач, әкрен генә чыгып китте. Килгән сукмак белән ни өчендер кайтасы килмәде аның. Урылган җирләр өстенә борылып керде дә, сары чүмәләләр яныннан, япа-ялгыз утырган карт имән яныннан узып, ындырларга таба китте. Язгы су казыган чокыр буенда туктап, аның төбендәге кызыл, шома ташларга карап торды. Аннары, чокырны сикереп чыгып, сары арыш саламы өелгән ындырларга барып җитте, ындырлардан чабагач тавышлары ишетелә, ялт-йолт итеп, һайада тәпәчләр күренеп-күренеп кала иде. Бер сүз дәшмичә үтеп китәргә уңайсызланып, Якуб: «Армый эшләгез!», дип кычкырды. Ындырчылар рәхмәт әйттеләр. Тау итәге белән кайта-кайта, Якуб Кәҗә тыкрыгына килеп җитте. Бакчалардан тәмле алма исе аңкый иде. Ни өчендер үзенең Казанда торган көннәре исенә төште аның. Столяров аны партия работниклары белән таныштырып, утырыштан утырышка, җыелыштан җыелышка йөрткән иде. Пароходка озатырга төшкәч, балык мичкәләре арасында Столяров белән, Мария Степановна белән саубуллашуы, пароход кузгалып киткәч, Мария Степановнанын: — Смотри, нас не забывай! —дип кычкырып, яулык болгап калгы хәтеренә килде. Ул, тыкрык авызыннан килеп чыкты да, мәчет яныннан үтеп, тузанлы юл белән үз өенә таба менә башлады. Аның эшләре муеннан булачак хәзер. Казаннан киткәндә туп-туры әйтеп җибәрделәр: ансат булмас сиңа, Якуб Сатгарич. Волостьта партия оешмасы юк. Коммунистларны авыллардан берәмләп җыярга турьп килер, диделәр. Бөтенләй буш кул белән җибәрмәс өчен, бер-ике большевикның адресын бирделәр. Аларны эзләп тапкач, алар ярдәмендә бүтәннәрен җыю һәм, ниһаять, волостьта партия оешмасы төзеп җибәрү...'Аннары таркау, чуалчык аграр хәрәкәтне большевиклар кулына
59 
 
алу, полость Советындагы эс-эрлар, меньшевиклар белән сугышу, авылларда кызыл гвардия отрядлары оештыру, восстание үзәкләре төзү, — менә нинди эшләр тора, анып. алдында... Бер көнне кич белән бишле лампа яктысында Совет сайладылар. Икенче көнне иртән бу җыелыш турында бик кызык сүзләр йөрде. Имештер, Гафиятне сайлый башлаганнар икән дә, ул жалуние соран алҗыткан. Бушка селкенеп сезнең өчен чабата туздырып йөрисем юк, дип әйткән. Бер Ярым Миңнулла ат сораган, имеш. Ил өчен мин бик күп страдать иткән кеше, дип, аркасындагы нагайка эзләрен күрсәт- мәкче булып, күлмәген сала башлатач, Якуб туктатып калган, имеш. Бер Шәрифҗан гьпна бернәрсә дә сорамаган, имеш. Малик, Бер Ярым Миңнуллага бик каты каршы чыгыл, аны хәерче дип, кулыннан бертөрле дә эш килми торган кеше дип, теле булмаса, күптән инде карга күтәреп киткән булыр иде үзен, дип әйткән. Безгә андый дуамал юләрләр кирәкми, хуҗалык рәтен белә торган адәм рәтле кешеләр кирәк, дип әйткән. Шушы хәтле хурлауга Миңнулла, әлбәттә, түзә алмаган. Урыныннан сикереп торып: «Тотьнгыз мине, юкса мин алы үтереп ташлавым ихтимал», дип кьпчкыргаи. Шулай дип, Маликка ташланган чагында күлмәк чабуыннан тотып калганнар, ди, үзен. Шуннан соң Миңнулла, тәмам ярсып китеп: «Жалуниегез дә кирәкми, атьигыз да кирәкми, Маликка үч итеп, сайланырга ризалык бирәм, сайлагыз мине!» дип әйткән. Якуб та Миңнуллальп яклаган. Шуннан аны сайлаганнар, имеш. Гафиятне дә сайлаганнар. Маликны да сайларга уйлатаннар икән дә ул үзе теләмәгән. Миңнулла шикелле, дуамал хәерчеләр белән бер мәҗлестә утырырга хурланам, мине сайлыйсы булмагыз, дип әйткән. Кайберәү- ләрнец сөйләвенә караганда, ул моны үзен сайламаган ачудан әйткән, имеш. Ә җыелыштан кайтканда болай дип сөйләгән: алар хәерче советы оештырса., без байлар советы оештырып җибәрербез, алар әле үзләренең советлары белән кайчан җир сугышып алырлар, ә без инде ала да башладык: алпут, үзенең җирләрен ярты бәясенә сата, алып калыгыз, көтәргә үзем акча биреп торырмын, дип әйткән. Шул төнне үк Советның утырышын ясап, анда Якубны председатель итеп, Шәрифҗанны аңа ярдәмче итеп сайлаганнар. Аннарьп Якуб: «Совет фәләнне эшләргә тиеш, фәләнне эшләргә тиеш» дип сөйләгәннән соң, ышна җиренең бодаен һич кичекмичә урып алырга карар чыгарганнар. Жыелыш турындагы хәбәрләр көн саен үзгәрә, ишәя барып, кеше ышанмаслык төсләргә кереп бетте. Имеш, кайсыдыр Маликка бик каты бәйләнгән: нигә дип син шырпыны, крачинны, тозны шул хәтле кыйбат сатасың? Нигә дип син авыл халкын талыйсың? Ач күз син! Кулыңнан килсә, бөтен дөнья байлыгын бер үзең йотар идең, дип әйткән. Миңнулла кебек бер дуамалрагы кибетенә «кыөыл әтәч җибәрү» белән куркыткан. Шуннан соң Малик, кызарынып, бүртенеп, урыныннан сикереп торган да: «Җәмәгать! Шаһит булыгыз, фәлән кеше минем кибетемә ут төртү белән янады», — дип, кемнәрнедер шаһитлыкка куйган. Эш судка киткән. Аннары тагын: кибетеннән бурычка товар алучыларны яза торган кара китабын бөтен авыл алдында утка ягуны кузгатканнар. «Үзе яндырмаса, без аны ничек яндырасын белербез», дип әйтүчеләр булган. Шул вакыт Малик: «Нәрсә сөйләгәнегезне беләсезме соң сез?», дип сорагач, «беләбез!» дип әйткәннәр. Җыелыштан кайткан чакта Малик, ачуына чыдаша алмыйча: «Яхшылыкның кадерен белмәсәгез, моннан ары ник шунда аягыма егылып сорамыйсыз, мин сезгә сыңар шырпы да бурычка бирәсе кеше түгел. Бусагамнан да атлыйсы булмагыз», дпп әйткән. «Бөтен авылны шул Якуб зимагур болгатып ята, бик сикермәсен

 
әле, ана да җитешерләр: тиешле урынына ишетелсә, Якубның да, бүтәннәренең дә койрыкларына басарлар әле», дип бармак янаган. Ил авызында, йөргән бу сүзләрнең күпмесе чын, күпмесе ялган булгандыр, белмибез, тик аларның барысьп да диярлек чынга бик ошаганнар иде. Әлбәттә, ачыктан-ачык: «Кибетеңә «кызыл әтәч салырбыз», дип янамаган булулары мөмкин. Ләкин әгәр Малик абзагызның авылны имеп ятучы кибете һәм кибете белән бергә әлеге кара китабы бер караңгы төнне янып китсә, кайгыручылар күп булмас иде. Гомумән, авылда Маликның дошманнары аз түгел иде. Волос,тной старшина белән әшнә бтлуы, авылга килгән саен төрле начальникларның Маликта кунак булып ятулары, шул начальниклар ярдәмендә бер улын армиядән алып калуы, сугышка атлар-җыйнаганда, әйтик, Гафият үзенең атына чирек бәя алып, Маликның кесә тутырып акча алуы, — шушылар барысы да авыл кешеләренең ачуын кабарткан иде. Халык Маликтан сукы- рана, аны «авыл канын эчүче» дип атый, ләкин бу сүзләр әлегә кадәр Маликның артында гына әйтеләләр иде. Бу юлы, димәк, батырлар табылган, Маликның күзенә терәп әйткәннәр. Бу вакыйгага халыкның төрлесе төрлечә карады. Берәүләр: «Көчле белән көрәшмә, бай белән судлашма», диделәр. Ләкин икенчеләр, киресенчә, Малик хәтле Маликка каршы әйтергә курыкмаган өчен мактадылар. Янәсе, сизәсезме: халыкның теле ачыла башлады; куркып тормаганнар, әйтергә тиешлесен битенә бәреп әйткәннәр. 
31 
Төн инде авышты, таң якынаеп килә башлады. Шул вакыт тыкрык авызыннан биш-алты күләгә йөгереп чыкты. Әгәр берәү аларның кар- шыларына барса, бу күләгәләрнең хатын-кызлар булуын, аларның беләкләрендә ак җиңсәләр, билләрендә ак алъяпкычлар, иңбашларында ураклар булуын күрер иде. Алар ашыга-ашыга түбән очка таба төшеп киттеләр. Хатыннар артыннан бер төркем ирләр күрейде: аларның авызларында тәмәке җемелди, иңбашларындагы чалгылары ай нурында ялт-йолт итеп киткәли иде..Ул да түгел, мәчет чатыннан чүмәләгә ошаган кара күләгәләр килеп чыктылар: болары арбалар, атлар булып, арбаларга ирләр, хатыннар, кызлар утырган иде. Менә тагын яи урамнан, аннары мулла тыкрыгыннан, аннары пожар сарае чатыннан, аннары күл буе урамыннан арбалар, җәяүлеләр, чалгы һәм сәнәк күтәргән ирләр, урак тоткан хатыннар, кызлар чыга башлады һәм, урамны тутырып, түбән очка таба агылдылар. Арбалар шыгырдавы, атлар пыш- кыруы, басынкы гына сөйләшкән ирләр тавышы, ниндидер кызның; «Миңлекамал, безнең арбага күчеп утыр» дип кычкыруы, аңа каршы кемнеңдер: «Таптыгыз вакыт күчешеп йөрергә!» дип, сукранып куюы, арбалар күпергә килеп җиткәч, күпер такталарының «дөбер», «дөбер» итеп торулары, — барлык шушьп басынкы, чуар авазлар төнге урамда күңелле генә булып ишетеләләр иде. Язгы ташу вакытында бозлар күпер төбенә килеп тыгылган кебек, бу атлы, җәяүле халык агымы да басу капкасы төбенә килеп туплана барды. Арттан һаман килеп тордылар. /Утларын туктатып, арбаларыннан төштеләр һәм, ирләр бер урынга, хатын-кыз икенче урынга җыелып, әкрен генә сөйләшеп тордылар. Ирләр төркемендә, гомуми сөйләшү арасында, кайберәүләрнең тавышы ачыграк яңгырый иде. «Карак кебек, үз,җиреңне үзең урлап ур инде. Хурлык!», — дип гөрелдәде бер тавыш, «пишләмәк кирәк?», — диде аңа каршы картлар тавышь», — көчленеке замана: шулай тыныч кына үтеп китсә, бик рәхмәт әйтер идең әле». «Менә каты сука да бетте, ә җир тагын булмады, — дип зарланды өченче тавыш, — Малик әнә алпуттан сатып алган, ди, безгә дә шулай СО
61 
 
иттерәсе калган», «Акчасы бар — алыр, акчасы юк нәрсәгә алыр?» — дип җавап кайтарды икенче берәү. Кайсыдыр тәмәке үрләтте: шырпы яктысында очлы сакал һәм киң борып күренеп калды. — Ник бу Гафият күренми: бармый микәнни? — Ник бармасын! Әле яңа гына теге яктан тавышы килә иде. Ул арада берәүнең: «Тыпыру! Кузгалсаң туктый алмыйсың, туктасаң кузгала алмыйсың», дип, атый әрләве ишетелде. — Әнә Миңнулла абзагыз да килде,—диделәр төркем эчендәгеләр һәм, якынаеп килгән озын күләгәгә таба борылып, — Ник алай бик ачулы, Миңнулла абзый? — дип сорадылар. — Хупҗамал җиңгәгез белән әрләшеп килдем әле, — диде ул, чыбыркысын биленә кыстырып, — кабаланып йөргәндә, итәк очы белән эләктереп, самовар борынын ачкан да бөтен суны агызган. Чәй эчермичә җибәрде. — Һәм шундук өстәп куйды: — Кайсыгыз берне төрдерә? Кайгыдан берне тартыйм әле. Төреп, кабывып җибәргәч, тагын нәрсәләрдер сөйләнеп, кешеләрне көлдереп торганда, атлар арасыннан Шәрифҗан килеп чыкты. — Тиздән яктыра да башлар, — диде ул, чекерәеп торган йолдызларга карап, — кузгалмыйбызмы, җәмәгать? — Кузгалдык, — диде Миңнулла һәм, тартып бетермәгән тәмәке төпчеген кесәсенә тыгып, алы янына китте. Кинәт бөтен урам хәрәкәткә килде. Тагын арбалар шыгырдый башлады. Кайсыдыр: «На! йокладыңмы әллә!» дип, атына чыбыркы белән сукты. Бер кыз чәрелдәвек тавыш белән: «Гөлкәбирәү! Кая китеп олактың? Кузгалабыз!»,—дип кычкырды. Ул да түгел Миңнулланың: «Чәршәмбе, кая дүшәмбедән алда тыгыласың?» дип, кемнедер үзеннән уздырмаска тырышуы ишетелеп калды. Өер-өер белән басу капкасыннан чыгып, атларын камчы белән кызулап, сыек караңгылык эченә кереп югала бардылар. Менә соңга калучылар да чабып уздылар. Бераздан авыл эче тыньпп калды. Бу уяу тынлык шактый вакыт дәвам итте. Аннары авылда таң әтәчләре кычкыра башлады. Тегермән тавы артыннан беренче кывыл нур сузылды. Йолдызлар сүнделәр. Ай агарып калды. Әкрен генә иртәнге салкын җил исеп куйды. Усак яфраклары шөлдер-шөлдер итә башладылар. Бер көтү карга кояш чыгышындагы кызыл болытка таба очып китте: менә алар кывыл фонда кара нокталар булып кына селкенеп торалар. Ишек алдында гөбер-гөбер сыер сауган тавышлар, «Кәҗә! Кая керә рнста,н!», дигән авазлар ишетелде. Капкалар шыгырдап ачыла, шыгырдап ябыла башлады. Сыерлар, сарыклар, кәҗәләр урамга чыктылар. Чыбык тоткан малайлар, әбиләр аларны куа киттеләр. Шушы вакытта басу капкасында беренче көлтәче күренде: ул күп итеп төягән, һәм аты көчкә-көчкә тартып килә иде. Гафият абзагыз булып чыкты ул. Көтү куып кайтып килүче карчык, кулын күзләре өстенә куеп: — Гафиятулла бәбкәм, син түгелме соң бу? — дип сорады*. — Тыпыру! Мин бу, Гөлҗамал түти, — диде Гафият. Ат туктады да, эчен бер калкытып, бер батырып, авыр сулап тора башлады». — Ничек соң анда: аллага шөкерме? —- Аллага шөкер, Гөлҗамал түти. Хәзер сезнекеләр дә кайтып җитәрләр. — Сөбханалла, бигрәк күп төягәнсең, — диде карчык, кулын һаман күзләре өстеннән алмыйча.

 
— Алай-болай булып куйганчы, алып кайтып бетерәсе иттем. — Хәвеф-хәтәр юктыр пч? — Юк югын да.... Шулай да мондый эшне җәлтерәк тотканын яхшы. — Шулай шул... Бар алайса, бар... Әле бетмәгәндер бит? — Юк әле-, хәзер монысын бушатам да тагын чыгып чабам. Әйдә, байтал, кузгала башла. Байтал, ял иткәннән сон, авыр йөкне шактый ансат кузгатып алып китте. Карчык. Гафиятнең сызганган таза беләкләренә, киң, базык гәүдәсенә һәм кечерәк тау хәтле йөгенә карап, — Төягән бер хәл... собханалла!—дни сөйләнеп калды. Бүтәң көлтәчеләр кыр казлары кебек тезелешеп кайтып кергән чакта, Гафият инде икенче тапкырга чыгып чапты. Ашыгып хатын-кызлар кайтып уздылар: имчәк балаларын өйдә калдырып бару сәбәпле, кабаланып кайтып килүче яшь киленнәр иде болар. Әтиләрен, абыйларын каршы алып, көлтә өстенә утырып кайту өчен, малайлар чыгып чаптылар. Аталары яисә абзалары, аларны күтәреп алдылар да, артларыннан төртә-төртә, йөк өстенә меңгезеп җибәрделәр. Бала-чаганы сөендерү өчеи шул җиткән: янәсе, ул нинди биектә утырып кайтып килә. 
(Дәвамы бар)