Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИДЕЛ ЦИКЛЫННАН 


ИДЕЛ БУЕНДА
 
Бер карау белән таныйм мин, Бу минем туган илем. Матурлыгына илемнең Сокланып туймый күңлем. Шау чәчәкле алмагачлар Хуш ис белән аңкыйлар; Җәйге кичләрдә бакеннар Йолдыз төсле балкыйлар. Идел өстендә тирбәлеп Саллар үтеп торалар. Яр буенда өянкеләр Баш иеп утыралар. Күз салам мин тугайларга, Яшәреп, җәелеп ята. Йомшак кына җылы җилләр Чәчәкләрне уйната. Киң басуларга карыйм мин, Күнлом тәмле ис тоя. Алтын арыш дулкынланып, Көмеш серкәсен коя. Ач капкаңны, басу, җәйгә, Арышлар җәйне шәйләр; Ары шл арны ң к ө л тәл әрен Бөтен ил чыгып бәйләр. Бөтен ил чыгар басуга, Бөтен ил зурат куяр. Бөтен ил эшләр бер булып, Бөтен ил иген җыяр. Туктаталм-агаи шикелле Җиребезнең йөрешен, Бер нәрсә дә туктаталмас Безнең бөек ил эшен. Безгә утның, суларның да Теше үтәрлек түгел. 
Корылык дигән дошманның да Көче җитәрлек түгел. Җирләр безнең үз кулыбызда, Суларга да без хуҗа. Корылыкка каршы халык Баррикада торгыза. Бөтен ил чыккан -басуга Дәрт, көрәк, чүкеч белән. Яшеннәрне туктатырлык Гаҗәеп бер көч белән. Ике дөнья, ике язмыш, Икесе дә бизмәндә... Коммунизм төзүчеләр Басып үткән эзләрдә Без күрәбез: яңа йортлар, Яңа заводлар туа; Мәктәпләр үсә, клублар, Наданлык артка шуа. Монда кеше адым саен Бәхеткә таба бара. Кеше бәхте өчен кеше Таулар җимрә, таш яра. Бөтен халык чыккан кырга Корылыкны кортырга; Корыч кебек өрәнгеләр, Имәннәр утыртырга. Бөтен халык чыккан монда Коммунизм төзәргә: Бөек итеп, гүзәл итеп Туган илне бизәргә.
64 
 
Җиң сызганам, дулкынланам, Ашкынып тибә йөрәк; Түзми йөрәк, алам көрәк, Монда мин дә бик кирәк!.. 
Ялкын кебек кабынам эштә, Мин дәртләнәм, рухланам. Без җиңәбез! Шуны күреп Рәхәтләнәм, сокланам. 
Идел буе кайнап тора, Ямьләтеп җәй иртәсен. Туган илгә хуш ис бөркеп, Арыш коя серкәсен. Мин карыйм туган илемә, Мин таныйм совет халкын; Саф аның бөек теләге, Пороге аның алтың.
 
ЯШЬЛЕК
 
Чия куаклары, алмагачлар Чәчәкләргә күмелеп утыра. Әллә кайда сайрый сандугачлар, Әллә кайда кәкүк кычкыра. Әкрен генә җилләр исеп куя, Тын Иделгә тынгы бирмичә. Кояш бер туктаусыз нурын коя Үлчәмичә, санын белмичә. Гөлләрнең дә кәефләре яхшы, Ахры яңгыр явып үткәндер. Бәлки алар менә шундый якты Көнне күптән сагынып көткәндер... Ярда тора таллар муенын сузып, Киң Иделгә түгеп күз нурын; Карап торган төсле кызыксынып, Пароходлар йөзгән су юлын. Кем яратмас Идел дулкыннарын, Сокландыргыч яшел ярларын, 
Аның көймәләрен, пристаньнарын, Бер туктаусыз аккан салларын?.. Мин сокланам туган Иделемә, Әллә кая карыйм —еракка. Баккан саен Идел киңлегенә, Яшьлек кайта төсле йөрәккә. Баккан саен, Идел тула төсле, Бааскан саен Идел кнң төсле. Минем яшьлегем дә шулай төсле, Идел яшьлегенә тиң төсле. Мин олгаям. Бәлки шуңадыр да Яшьлегемә күңлем киң ачам. Ник көяргә миңа, син — янымда, Синең белән көндә очрашам. Яшьлек, яшьлек, сүрелмичә һаман Ярсып торасың син эш өчен; Коммунизм киңлегенә табан Син әйдисең совет кешесен.
 
 
КАЗАН ТУРЫНДА ҖЫР Җыр шикелле тирә-якка Яңрап бара дан безнең. /Кыр кебек яши йөрәктә Сөйкемле Казан безнең. 
Күтәренке күңел белән Кем җырламас җырында Нурлы Казан, моңлы Казан, Дәртле Казан турында. Ямьле Казан. Биек йортлар Ерактан күренеп тора. Татарстан башкаласы Югарыга омтыла. Мөмкин түгел сөенмәскә, Без бәхетле яшьләрдән; Безнең Казан каласында Ленин үзе яшәгән. 
Иске заманда Казанның Йөзендә нур булмаган. Якты көннәр өмет итеп Безнең Тукай җырлаган. Мескен булып торган Казан Мескеннәр ара сында. Хәзер инде безнең Казан Алдынгылар сафында. Хәзер инде бәхет җыры Дулкынландыра безне. Ленин нуры, Сталин нуры Балкыта илебезне. Безнең якты фән йортлары Дөньяны сокландыра. Халыкларның, дуслыклары Дошманны шомландыра.

 
А1ен биеккә, балкы, Казан, Иң якты йолдызсым(а«н. Эшең белән шөһрәт казан, Данлы заман бу заман. Идел ярсып шаулап ага, 
Безне котлап кул чаба. Әйдә, Казан, алга таба, Коммунизмга таба!..
 
ДУСТЫМА
 
Безнең дуслык утлы яшеннәрдән, Ялкыннардан яралган дуслык. Без икебез җирләр тетрәгәндә, Күкләр күкрәгәндә кушылдык. Бергә яттык юеш окопларда, Бергә кичтек зур елгаларны. Бергә каршы тордык давылларга, Бергә түктек кайнар каннарны. Без икебез бергә хыялландык Тыныч тормыш төзү турында. Шуңар яшен төсле без ташландык Дошманнарга сугыш кырында. Бик күп нәрсә күрдек дөньясында, Берлиннарында да- булдык без. Немец рейхстагы бинасына Кызыл байрак элеп куйдык без. Актарабыз күңел дәфтәрләрен Туган йортта, матур Иделдә; Паулюсныц иң шәп гаскәрләрен Чәлпәрәмә китергән җирдә. Әйдә, утыр, төреп җибәр берне, Сугыш тынгандагы шикелле. 
Күрәсеңме безнең азат җирне?.. Нинди ямьле, нинди сөйкемле!.. Бер далага карыйм, бер калага... һәр икесе гөрли, бизәлә. Бөек Идел безнең шаулап ага, Ярсу дулкыннары тирбәлә. Иделебез безнең җырлап ага. Дулкыннарын бәреп ярларга. Килдек менә шушы киң далага Суырылмаслык казык кагарга. Казык кына, субай гына түгел, Таш түшәргә, бетон салырга. Диңгезләргә чыксын өчен Идел, Аңар1 яңа юллар ярырга. Безнең дуслык бөек. Шуның өчен Без гел җиңдек, тагын җиңәрбез. Бөек дуслык өчен, бөтен көчен, Җанын бирә белгән ирләр без. Юллар якты безнең, куллар көчле, Сафларыбыз — корыч саф безнең; Ишкәкләрдән тамган тамчы төсле, Сүнмәс дуслыгыбыз саф безнең.
 
ГЕОЛОГЛАР
 Ак чатырлар ак кош кебек, Төзелешеп торалар. Разведчиклар су буенда Чәй эчеп утыралар. Әкрен генә искән җилләр Үләннәрне кузгата. Палаткалар тирәсендә Төрле таш өелеп ята). Геологлар күккә карый, Күк йөзе матур, зәңгәр. Җир баерак. Алар' шуны Тикшерергә килгәннәр. Әнә Идел, әнә ярлар, Әнә елга комнары. Әнә тикшерүчеләрнең Кабызган костерлары. 
Әнә яшел болын ята Сузылып, сулыш алып. Җырлап ага чишмә суы Бормаланып, уралып. Бәлки монда озакламый Вышкалар торгызырлар, һәм нефтьләр фонтан булып һавага ургылырлар. Бәлки шунда завод булыр, Бәлки шахта корылыр. Бәлки бөек калаларның, Нурлары балкып торыр. Мин беләм, монда төзелеш Утлары кабынырлар. Эшкә ашмый калганы юк Безнең уйлаган уйлар. 3 ,С ә.- № 2 65 
€6 
 
АШЛЫК ТАПШЫРУ
 Пристань гөрли. Атлар... машиналар... Ыгы-зыгы. Шау-шу. Кеше күп. Идел суы төсле ашыгалар, Йөк ташучыларның эше күп. — Әх, бодае, шәп, гәрәбә кебек, Кайсы колхоздан бу? — «Идел»дән!.. Солдат кебек җавап бирә егет, Горурланып һәм чын күңелдән. — Сезгә, брат, мондый бодай өчен Әрәм түгел батыр исме дә. — Әле моны син шәп бодай дисең, Шәбе аның... безнең күршедә... Идел ага дулкынланып, көлеп, Ерак аның барыр юллары. Идел ага тәбрик иткән кебек, Колхозларның алдынгыларын. Пристань юлларында өзелмиләр Грузовиклар, йөкләр — олаулар. Арба көпчәкләре дөңгердиләр, Әллә кайда чыңлый кыңгыраулар.. Бодай китерәләр грузовиклар, Бодай белән бергә җыр килә. Шуңа рәхәтләнә томбыеклар, Шаян кызлар төсле, җил көлә. Барсын арба, «пикап» юргаласын, Җилдә җилфердәсен әләме. Шушы йөкләр, белән бергә барсын Колхозчының кайнар сәламе. Барсын пароходта бик еракка, Агым буйлап барсын һәм үргә; Барсын Ленинградка, Сталинградка һәм гомумән төзелеш бар җиргә.
 
ИДЕЛДӘ
 Кояш чыккан. Су буенда Томаннар йөри. Үләннәрнең керфегендә Чыклар мөлдери. 
Җылы җилләр исеп куя Иделгә тиеп. Гөлләр җилгә сәлам бирә Башларын иеп. Дебаркадер тирәсендә Гөж килә халык. Пароходлар ашыгып бара Иделне ярып. Гудок биреп, пристаньга Таба борылалар; 
Колхозларга машиналар Китергән алар. 
Авыр-авыр ящикларны Ярга чыгарып, Тагын кузгалалар алар Дулкынны ярып. Омтылып бара пароход, Юлы бик озын; Юлы озын, вакыт кыска, Тиз үтә сезон. 
Ул ашыга, ул атлыга, Эшө күл аның; Ул белә бөек бурычын Безнең елганың.
 
ХАТ ТАШУЧЫ
Атта бара яшь егет, Яшь егет, көләч егет. Г. i барган саен кыза, Юлларда тузан туза. Егет карый кырларга, Чәчәкле болыннарга. Эх, күңелле басулар, Ашкынып аккан сулар. Кырда рәшә күгәрә, Егет җырлап җибәрә: «Эх, ямьле минем илем, Күңелле йөргән җирем...»: Егетнең уйлары күп, Төрле 
ваемнары күп. Эш өчен дә көя ул, Чибәрен дә сөя ул... 

 
Чибәр өче’н дә яна, Су кебек дулкынлана. Эх, яшь йөрәк, яшь йөрәк, Тагын сиңа ни кирәк?.. Җырлап җибәрә егет, Җыр агыла су кебек: «Ямьле минем илкәем, Сөя микән гөлкәем!.. Сөя микән, юк микән, Әллә буш өмет микән?.. Эх, сөяр әле, сөяр: Яратам, иркәм, дияр. Яратам, иркәм, дияр, Син — 
эштә күркәм, дияр. Әйдә, аткаем, ашык, Безнец алда юл ачык!..» Егет бара юл буйлап, Егет бара җыр җырлап: «һәрбер йорт мине көтә, һәркем хат өмет итә. Шул йортларның берсендә Бакчалы, гөллесендә Гүзәлем, иркәм тора, Шунда күңлем омтыла...»
 
 
ИДЕЛДӘ Ерак җирдән күренеп тора Иделдәге бер кыя. Иртүк торып кояш чыга, Шул кыяга нур коя. Басып тора каушамыйча Салкын боз яуганда да; Өермәгә түзә алмыйча Имәннәр ауганда да. Ул нык тора сер бирмичә Шан1ып аккан суга да, Аз гына да селкенмичә Җилдә дә, давылда да. Күпме шауласа да дулкын, Исе китми кыяның. 
БАР БЕР КЫЯ Ул һәрвакыт тыныч, ул тын, Калтыранганы юк аның. Җир тетрәсен, чыксын болыт. Котырсыннар елгалар, Ташысын океан, ургылсын ут, Куркыныч түгел аңар. Ул җиргә бик нык тоташкан, Көчне ул ала җирдән. Каушамаска җиргә баскан, Җир белән ул гел бердәм. Су буенда зур кыя бар, Ямьләп тор-а Иделне. Ошатам мин шул кыяга Халкымны һәм илемне