Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ХРЕСТОМАТИЯСЕ ТУРЫНДА КАЙБЕР ФИКЕРЛӘР

7 нче класс өчен төзелгән дәрсс- лекхрестоматия ‡‡ Советлар Союзының Гимны белән башлана. Аннары, беренче бүлек булып, фольклор, аның әһәмияте һәм төрләре турында укучыларга’ башлангыч мәгълүмат бирелә. Бу бүлектәге материал, китапта бик аз урын алуына карамастан, шактый тирән эчтәлекле итеп һәм укучылар өчен аңлаешлы, гади тел белән язылган. Текст эчендәге, шулай ук соңыннан аерым рәвештә китерелгән җырлар, мәкальләр һәм әйтемнәр бүлеккә бөтенлек бирәләр, тиешле материалның укучы тарафыннан үзләштерелүенә ярдәм итәләр. Советлар Союзының барлык халыклары һәм шул җөмләдән татар хезмәт ияләре бөек Ватаныбызны тирән бер сөю белән сөяләр. Коммунистлар партиясен барлыкка китергән һәм безне бәхетле тормышка чыгарган Ленинга һәм Сталинга кар-ата һәрбер совет кешесенең йөрәгендә тирән мәхәббәт тойгылары саклана. Совет чорының фольклоры — җырлары, мәкальләре шул саф һәм ялкынлы тойгыларны чагылдыра. Дәреслекнең авторлары шундый җырларны шактый оста һәм уңышлы терки белгәннәр. Хрестоматиянең фольклор бүлеге уңышлы төзелгәнлегең әйтү белән бергә, дәреслек һәм хрестоматия төзүчеләрнең бу темага гомумән нык әһәмият бирергә тиешлекләрен истә тотарга кирәк. Бөек Ватан сугышына һәм гасырларда тиңдәше булмаган даһи полководец иптәш Сталинга баг ы шланг а н җырлар, шулай ук илебезнең чәчәк атуына, заводларда һәм колхозларда ста.- линчыл яңа бишьеллыкның үтәлүенә багышланган җырлар бик күп бездә. Аларны җыя белергә һәм яшьләрне тәрбияләүдә ал ар дан тиешенчә файдаланырга кирәк. Фольклор бүлегеннән соң Пушкинның                      ‡‡ 7 нче класс өчен дәреслек-хрсстома- тия. Төзүчеләре Г. Кашшаф һәм В. Хаҗиев. Редакторы X. Хәйри 1948 ел. «Капитан кызы»ннан өзекләр һәм берничә шигыре, аннары Лермонтовның «Шагыйрьнең үлеменә» һәм «Ватан» исемле шигырьләре бирелә. Шулардан соң Максим Горькийның «Ана» романыннан өзе к лә р у р н аштыр ы л г ан. «К апит ан кыз(ы»ннан, «Ана» романыннан, шулай ук башка язучыларның әсәрлә^ реннән алынган өзекләр уңышлы с ай л анганнар-, кыекартулар оста эшләнгәннәр. Мәсәлән, Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повесте һәм Таҗи Гыйззәтнең «Чаткылар» пьесасы, кыскартып алынган булуларына карамастан, бөтен бер әсәр шикелле укылалар. Хрестоматиягә кертелгән материаллар бер-берсен тулыландырган кебек тоелалар. «Акчарлаклар»да без революциядән элек сезонлы татар эшчеләренең ямьсез һәм мәгънәсез тормышын күрәбез. «Ана» романыннан китерелгән өзекләрдә исә бөек рус халкының алдынгы революционер эшчеләре белән һәхм аларның царизмга каршы көрәш алып барулары белән танышабыз. М а яко вс к и йн ы ң « В ла дим и р Ильич Ленин» исемле поэмасыннан китерелгән өзекләр совет кешеләренең Ленинга карата булган чиксез тирән мәхәббәтен һәм Ленин идеяләренең җиңелмәс көчен чагылдыралар. Казах халкының бөек акыны Җамбул шигырьләре көчле патриотлык тойгылары белән суга
118 
 
рылганнар, электә изелгән халыкларны азатлыкка чыгаруда Ленин — Сталин партиясенең җитәкчелек ролен һәм рус халкының туганнарча ярдәмен ' сурәтлиләр. Туксан яшьлек акынның түбәндәге юллар-ын дулкынланмыйча уку мөмкин түгел. «Юкка түгел җибәрүе Кировның да Машиналар безнең, казах даласына, — Туганнар без ченкзг борын заманнардан. Якынрак ир яки кыз туганнардан Алма-Ата — Ленинград “каласына». Шагыйрь Фатих Кәримнең дә хрестоматиядәге әсәрләре («Аникин», «Өмет йолдызы») шулай ук совет кешеләренең бөек Ватаныбызны сөю тойгыларын, совет сугышчыларының сокландыргыч батырлыгын чагылдыралар. «Чаткылар» пьесасында без хезмәт иясе крестьяннарның революциядән элекке авыр тормышын һәм аларның царизмга каршы көрәше эпизодларын күрсәк, Такташның «Киләчәккә хатлар»ында колхоз крестьянының яңа кеше булып тәрбияләнүе белән танышабыз. Ванда Василевскаяның «Салават күпере» исемле романыннан алынган кыска гына өзекләр исә безгә инде колхоз крестьяннарының Ватан саклаудагы каһарманлыкларын һәм фашистларга карата булган тирән нәфрәтләрен зур бер художество көче белән яктырталар. Г. Әпсәләмовның «Инженерлар» дигән хикәясендә безнең күз алдыбызга совет шартларында җитешкән тынгысыз һәм мәңге алга ашкынучан яшь татар инженерлары килеп басалар. Бу хикәя дә бик урынлы сайланган. Ленинчыл — Сталннчыл милли политиканы тормышка ашыру нәтиҗәсендә Татарстанда эшче һәм интеллигенция кадрларының гүзәл үсешен күрсәткән материаллар, үкенечкә каршы, әдәбият хрестоматияләрендә бик аз очрыйлар әле. Бу җитешсезлекие бетерә барырга кирәк. Шул рәвешчә, 7 иче класс өчен тезелгән дәреслек-хрестоматия балаларда әдәбиятка мәхәббәт тудыра торган һәм алариы туган илебезне сөю рухында тәрбияли торган бер китап булып чыккан. Үз эшенә чын күңеленнән бирелгән укытучы бу китап буенча, колачны киң җәеп эшли алачак. Бездә әдәбият укыту- чышарының тәҗрибәләре ’ белән кызыксыну, иң 
алдынгы укытучыларның тәҗрибәләрен уртаклашу киң җәелдерелмәгән генә түгел, бәлки бөтенләй юк әле. Бу кимчелекне бетерү юлында беренче адым, Совет язучылары союзы белән бергәләп, Мәгариф Министрлыгы тарафыннан эшләнергә тиеш. Әйтелгән уңышлар белән бергә, бу хрестоматиядә байтак кына җи- тешсезлекләр дә бар. Аларның һәммәсе дә әдәбият хрестоматиясендә бигрәк тә булмаска тиешле һәм һичбер төрле дә «объектив» сәбәпләр белән акланмый торган кимчелекләр. 1. Югарыда без дәреслек төзүчеләрнең үзләре тарафыннан язылган материалларның җиңел һәм аңлаешлы телдә бирелгәнлеген әйттек. Бу шулай. Ләкин балалар өчен маг тур һәм гади яза белгән авторлар кайчагында ни өчеидер игътибарсызлык күрсәтәләр, кытыршы һәм ялгыш төзелгән җөмләләргә юл куялар. Берничә үрнәк китерик. «Көчләүгә нигезләнгән хезмәт гадәттән тыш авыр булган, халык бөлгенлек һәм изелүдә яшәгән. Патша- армиясендә хезмәт итү алар өстенә авыр җәбер булып төшкән» (5 бит). Икенче җөмләдә ни өчен «алар» дип алынган? Кемнәр — алар? Берлек санында килгән «халык» турында «алар» дип әйтү һич тә ятышмый бит. «Кешеләр элек чиктән тыш авыр хезмәттән котылу турында хыялланып, эшне җиңеләйтүгә яки үзе тиз генә эшләп бирүче төрле тылсымлы көчләрне уйлап чыгарганнар». Бу җөмләдә «җиңеләйтүгә» дигән сүзнең нинди мәгънә аңлатуын белеп булмый. Бәлки биредә корректор хатасыдыр, «җиңеләйтүче» дип яки «җиңеләйтүгә ярдәм итүче» дип укырга кирәктер. Ләкин укытучы дәфтәрдәге «ялгыш кына» төшеп калган бор өтер өчен дә «5» урыны на «4» куя, димәк, укучы баланын дәреслекләрдә корректура хатасы булмавын таләп итәргә тулы хакы бар.
119 
 
«Лларның бер өлеше җитлекмәгән, аңгыра, юләрсыман итеп, көлкеле рәвештә биреләләр» (9 бит.) Бу җөмләдә ия — «бөр өлеше», хәбәр-— «биреләләр» булса кирәк. Ия берлек санында килгәндә, хәбәрмен күплек санында бирелүе грамматиканың. кай төшенә сыя? «Мин килдек» дни сөйләмиләр бит. «Шуның өчен... сатлык банда аны үтерергә карар- иткәннәр» (107 бит). Бу да шулай ук грамматика кагыйдәләрен һәм сөйләү нормаларын җимерә торган җөмлә. «Володя, башка семья членнары кебек, грузинча яхшы сөйләшә» (247 бит). Җөмлә дөрес төзелмәгән. Сүз башка семья членнары турында бармый, бәлки шул семьяның бүтән членнары турында бара. «Минем өчен мондый сорау яшәмәде» (250 бит). Дөрес җөмлә түгел, чөнки татарча «сорау яшәмәде» дип сөйләмиләр. Автор русчадагы «не существовал»ны бирергә теләгән булса кирәк, ләкин «сорау яшәмәде» дигән җөмлә, «такой вопрос не җил» дигән шикелле үк, бик сәер ишетелә. 2. Китапта тыныш билгеләре дөрес куелмаган урыннар очрый. Бу яктан алганда, барыннан да .бигрәк, өтерләр буталганнар-, алар үзләренең кайда булырга һәм кайда б улм аска п IOI 1итекләрен белм илә р. ’Берничә үрнәк: « X алы к үз е н ең д ош л i а ннары н a каршы көрәштә кайвакыт җиңелүләргә очравына да карамастан, үзенең рух күтәренкелеген югалтмый» (7 бит). Бу җөмләдә «халык» сүзеннән соң өтер булырга тиеш, ләкин ул төшеп калган. Бүтән урыннарда моңар ошашлы очракларда өтер кайчагында куелган, кайчагында куелмаган. «Әкиятләрнең күбесендә, кеше ышанмаслык... вакыйгалар турында сөйләнә» (7 бит). Бу җөмләдә «күбесе» сүзеннән соң өтернең һич тә кирәге юк иде. Үкреп кенә елаган чакта «Сабыр ит» дней, кем тыяр» (14 бит) — «диеп» сүзеннән соң өтер куелгач, бу җөмләдә, «чакта» сүзеннән соң да өтер кирәк иде. «... берничә эш куштым да, шул минутта ук комендантка йөгердем» (54 бит). «... бер төркемгә җыелдылар да үзара сөйләшергә тотындылар» (55 бит). Болар икесе дә нәкъ бер төсле үк җөмләләр. Ләкин беренчесендә «куштың да» сүзеннән соң өтер бар, икенчесендә «җыелганнар да» сүзеннән соң өтер юк. 
Укучы бала моның кайсына' ышанырга тиеш? «... кичә генә сөеклемне яклау өчен алгандай, шпагамны аның кулыннан алган идем» (55 бит). Бу җөмләдә «кичә генә» сүзеннән соң өтер- булырга тиеш, югыйсә: «Кичә генә яклау» мәгънәсе аңлашылырга да мөмкин. «Ниһаять», «гомумән» кебек сүзләрдән соң кайбер урыннарда өтер куелып, кайбер урыннарда- (аналогик очракларда) куелмау фактлары да очрый. Тел дәреслекләрендә бу мәсьәләдә буталчык булмаска тиешлеге үз- үзеннән билгеле. 3. Хәзерге көндә әдәбиятта кулланылмый торган яки балалар өчен таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен (аңлатмалар) бирүдә дәреслекне төзүчеләр саранлык иткәннәр. «Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам» — ди Тукай (205). «Манигъ» сүзенең мәгънәсен белмәгән бала, күз алдына теләсә нәрсә китереп, аптырап бетәр. Хәтта кайбер яшь укытучыларның да «манигъ» һәм «роүшан» (11) кебек сүзләрне белмәүләре мөмкин. «Капитан кызы» әсәреннән китерелгән өзекләрдә «сударь» (38), «самозванец» (45), «отец Герасим» (46), «фортеция» (52) кебек сүзләргә аңлату бирү кирәк иде. «Бродяга» сүзен (39) «сукбай» дип алырга да мөмкин булыр иде. Пушкин, үзенең «һәйкәл» дигән шигыренә эпиграф итеп, борынгы Рим шагыйре Горацийның «Мин һәйкәл салдым» мәгънәсендәге сүзләрен алган. Аңлатмада Гораций сүзләренең тәрҗемәсен бирү белән канәгатьләнгәннәр. Укучы бала бу җөмләнең нинди телдә икәнлеген һәм кем сүзләре икәнлеген дә белергә теләр.
120 
 
4. Китапның ахырында әдәбият теориясе буенча бирелгән белешмәләрдә, күп кенә үрнәкләрне татар әдәбиятыннан алып, авторлар бик дөрес эшләгәннәр. Ләкин, шигырь төзелеше системалары турында сүз барганда, тоник системадагы төрле үлчәүләргә татар шигырьләреннән төгәл үрнәкләр китерүнең, кирәге юк иде, чөнки болан эшләү — әле тиешеңчә тикшерелмәгән бер проблеманы инде ачылып җиткән бер мәсьәлә рәвешендә укучы балаларга тәкъдим итү була. /Моны фән (шул җөмләдән шигырь төзелеше турындагы фән дә һәм педагогика фәне дә) бер дә сындырмый. Фән ул күбрәк эзләнүне һәм шуннан соң гына теге яки бу мәсьәлә турында, ачык фикер әйтүне таләп итә. 5. Кайбер шигырьләрнең тәрҗемәләре һич тә канәгатьләнерлек түгел. Моны мин, барыннан да элек һәм барыннан да бигрәк, Җамбул- ның «Минем Ватаным» исемле шигъренә карата әйтәм. Үзенең темасы һәм төп мәгънәсе буенча гаять әһәмиятле булган бу шигырь хрестоматиядәге тәрҗемәсендә, шигырьлектән бөтенләй чыгып, кытыршы һәм аһәңсез сүз теземнәренә әйләнеп калган. Менә бер строфа: Иярләделәр казахлар үз атларын, Таулар арасында яндырып утларын — Күрсен дип безнең туганыбыз Мәскәү. Ничек таулар, уйсу җирләр, киң җәйләү Буйлап чыга дала бунтарь чапкыннарга Ленин исеме белән типте каннар да (290). Моның күп кенә юлларында ритм һәм аһәң юклыкны сөйләп тормас- тан, мәгънәсенең томанлы булуына тукталыйк. «Таулар буйлап дала чыга» — нәрсә дигән сүз? «Бунтарь чапкыннарга» дип тәрҗемәче нәрсә әйтергә тели? Даланың бунтарь чапкыннарга чыгуын ничек аңларга кирәк? Менә тагын биш кенә юл: Даланың тук йөгрек аты өстендә, Хөрмәт итеп җырчыны каршылый авыл: «Көчлерәк тавыш белән җырла, Җамбул? Егерме ел буена Совет ватаны Җиңүләрнең аларда көче, даны». Соңгы ике юлны ничек аңларга? «Җиңүләрнең көче аларда» — кемнәрдә яки нәрсәләрдә? «Егерме ел буена Совет ватаны» дигән сүзләрнең дәвамы кайда, һәм алар нәрсә аңлаталар? Мин укытучы булсам һәм шигырьләр сөюче 
укучыларым миңа шундый сораулар бирсәләр, бертөрле дә җавап таба алмыйча’ аптырап калыр идем. Сөекле Ватаныбыз турында сүз барганда, Җамбул исеменнән шундый чиле-пешле сүзләр сөйләргә, укучы балаларны азапларга, укытучылардан һәм әдәбияттан көләргә кемнең хакы бар? Мин белмим, бу тәрҗемәнең бәлки инде беренче тапкыр гына басылуы түгелдер, хрестоматия төзүчеләр бәлки «әзер тәрҗемә»не генә урнаштырганнардыр. Ләкин моңар карап мәсьәлә- һич тә үзгәрми. Тәрҗемә биш тапкыр басыла икән, аны биш тапкыр карарга һәм һаман яхшырта барырга кирәк. Хрестоматиядәге пешмәгән тәрҗемәләр турында аз сөйләнмәде инде. Безнең тормышыбызда тәнкыйтьнең һәм үзара тәнкыйтьнең ролен дөрес аңларга теләгән кеше моңар игътибар итәргә тиеш. Пушкин шигырьләренең тәрҗемәләрендә дә игътибарсызлык эзләре бар. «Себертә хат» шигыренең төзәтелгән яңа вариантын алу кирәк иде. Дүрт кенә строфалы бу шигырьнең, соңгы строфасы хрестоматиядә болан бирелгән: «Өзелеп төшәрләр авыр богаулар, Төрмәләр дә шунда җимерелерләр, һәм азатлык шатланып каршылар, Туганнар сезгә кылыч бирерләр». Дүрт юлның һәммәсе дә унар иҗектән торганга күрә, моны укуы авыр. Дүртенче юлның өч иҗекле суз белән башлануы нәтиҗәсендә ритм бөтенләй бозыла. Шуларны исәпкә алып булса кирәк, тәрҗемәче Әхмәт Исхак үзенең тәрҗемәсен яңадан эшләгән, һәм' югарыда китерелгән строфаны хәзер инде ул бо- лай дип биргән: «Бар төрмәләр төшәр җимерелеп, Өзелерләр авыр богаулар, Каршы алыр сезне сөеп ирек, Кылыч бирер сезгә туганнары (Пушкин, «Сайланма әсәрләр», 31 бит). Менә бу иидо татарча, чын шигырь булып яңгырый. Мәгънә һәм рифмалар төгәл бирелү белә» бергә, бу юллар җиңел агышлы
121 
 
һәм музыкаль итеп язылганнар, алар тәрҗемә осталыгының үрнәге булып хезмәт итә алалар. Хрестоматия производствога бирелгәндә, Пушкин җыентыгы бәлки басылып чыкмаган идедер әле. Ләкин строфада ритм аксавы, аның шигырь булып яңгырамавы күренеп тора бит. Ә тәрҗемәче шул ук Казан шәһәрендә яши. Димәк, дәреслекнең таләпчән авторы тәрҗемәчегә мөрәҗәгать итәргә, тәрҗемәне төзәттерергә тиеш иде. Моиьп мин хрестоматияләргә кертелә торган тәрҗемәләр турында гомумән әйтәм. Шулай эшләгән чагында гына, мәктәп балаларына яхшы сыйфатлы тәрҗемәләр бирү мөмкин булыр. «һәйкәл», «Диңгезгә», «Чаадаевка» шигырьләренең тәрҗемәләре дә җыентыкта үзгәртелгән һәм беркадәр яхшыртылган вариантта басылганнар. Хрестоматиядә исә бу төзәтүләр исәпкә алынмаганнар гына түгел, бәлки байтак корректура х-а- тасы җибәрелгән, Пушкин шигырьләрен дөрес бирү кебек зур җаваплы эштә ваемсызлык күрсәтелгән. «һәйкәл» шигыренең беренче юлы, — «Мин үземә гаҗәп һәйкәл салдым», — хрестоматиядә бозып бирелгән: «Мин үзем гаҗәп һәйкәл салдым» (85 бит). Ритм да калмаган, мәгънә дә үзгәргән. Шул ук шигырьнең дүртенче строфасы хрестоматиядә ике урында ике төрле алынган. Шигырьнең тулы текстын биргәндә: «Кара елларны мин, азатлыкны мактап, Изелгәнне яклап җырладым» — дип әйтелгән булса, 404 нче биттә, аерым бер строфаны цитата итеп китергәндә: «Кара елларда мин...» дип әйтелгән. Билгеле, соңгы вариант уңышлырак. 404 нче биттә «елларда» дип алу кирәк икән, 86 нчы биттә дә шулай тиеш икәнлеге үз-үзеннән аңлашылып тор-а. «Диңгезгә» шигырендә «сөйдем» сүзе «сөйләдем» дип басылган. «Я мәгариф анда, я тиран» дигән юлда «анда» сүзе төшеп калган. Бишәр юллы строфаларны да дүртәр юллы итеп язу нәтиҗәсендә, шигырьне дөрес уку мөмкинлеге югалган. Л ер м онтовт а н ал ы нг ан шигырь- ләрнец тәрҗемәләрендә дә ритм аксаган урыннар очрый. «Шагыйрьнең үлеменә» шигърен тәрҗемә иткән Әхмәт Фәйзи 
соңгы басма өчен үзенең тәрҗемәсен төзәтеп биргән. Ә хрестоматияне төзүчеләр, Лермонтовның яңа җыентыгы күптән чыккан булса да, аның белән танышуны кирәк танмаганнар. Д*үрт кенә юллык бер строфаны үрнәк итеп алыйк. Хрестоматиядә: «Я? Сөенегез!.. — Соңгы газапларга Шагыйрь күңеле түзә алмады. Нурдай сүнде гаҗәп бөек даһи, Сулды илнең данлы чәчәге!..» 91 бит). Җыентыкта: «Я? Сөенегез.;. Җнңәлмәде шагыйрь Дзап дулкыннарын, чәчәде, Нурдай сүнде гаҗәп бөек даһи, Сулды илнең данлы чәчәге!..» (Лермонтов, «Сайланма әсәрләр», 30— 31 битләр). Шигырь булу ягыннан, соңгы тәрҗемә, һичшиксез, уңышлырак. Хрестоматия төзүче иптәшләр элекке тәрҗемәләрне җыю белән канәгатьләнмәскә, бәлки яхшыртылган яңа вариантларны тагын да яхшырту юлында- инициатива күрсәтергә тиешләр. Шунысы бик гаҗәп: ни өчен хрестоматияләрдә тәрҗемәчеләрнең фамилияләре күрсәтелми? Бу мәсьәләдә авторлар нинди принциптан чыгып эш итәләр? Ни сәбәптән 7 нче класс хрестоматиясендә «Капитан кызы»ның һәм «һәйкәл» шигыренең тәрҗемәчеләре күрсәтелгән дә, бүтән тәрҗемәчеләр күрсәтелмәгәннәр? Әгәр тәрҗемәгә иҗат эше дип карала икән, тәрҗемәченең кем икәнлеге мәгълүм булырга тиеш. Укучы һәм әдәбият укытучысы, Пушкин шигырьләренең яхшы тәрҗемәләрен биргән өчен, шагыйрь Әхмәт Исхакка рәхмәт әйтер, аның яхшы тәрҗемәләрендә дә очрый торган ритм аксауларын һәм бүтән җитешсезлекләрне тәнкыйть уты астына алып, тәрҗемәченең киләчәктәге эшенә һәм тәрҗемә культурасының үсешенә ярдәм итәр.
122 
 
6. Дәреслек-хресго^матнянең Максим Горький иҗатына багышланган бүлегендә шттәш Молотовның. 1936 ел 20 нче июньдә Максим Горький- ны күмгән вакытта сөйләгән рече урнаштырылган. Партия Һәм хөкүмәт җитәкчеләренең чыгышларын — безнең барлык эшебездә юнәлеш бирүче күрсәтмәләрен тәрҗемә иткәндә аеруча таләпчән һәм сизгер булуның кирәклеге турында сөйләп торасы да юк. Ләкин иптәш Молотовның рече, кызганычка каршы, канәгатьләнерлек тәрҗемәдә бирелмәгән. Моннан ике елдан артык элек унынчы класс өчен чыгарылган хрестоматиядә иптәш Молотовның бу рече бөтенләй ялгыш тәрҗемәдә урнаштырылган иде. Вакытлы матбугатта тәрҗемәнең ялгышлары күрсәтелде. («Совет әдәбияты», 1947, № 4). 7 нче класс хрестоматиясендә яңа тәрҗемә бирелсә дә, аның сыйфаты һаман да түбән. Рецензиядәге урынлы күрсәтүләр дә ни өчендер исәпкә алынмаганнар. Мәсәлән, иптәш Молотов речендәге «подневольный труд» сүзе тәрҗемәдә «авыр хезмәт» дип бирелгән. Шул уңай белән рецензиядә болай әйтелгән иде: «Подневольный» сүзен нигә «авыр» дип үзгәртергә? Оригиналда сүз теләсә нинди авыр хезмәт турында түгел, бәлки ирексез хезмәт турында бара». Бу принципиаль мәсьәлә. Мондый искәртүне игътибарсыз калдыруның сәбәбен һич тә аңлап булмый. Яңа тәрҗемәдә тагын байтак җитешсезлек ләр бар. «Его не раз бросало на дно жиз- ии, где немало погибло людей с талантом, с дарованиями» — дигән фраза болай тәрҗемә ителгән: 
«Ул берничә тапкыр тормыш тө. бенә ташланды. Тормыш төбендә талантлы кешеләр аз һәлак булмадылар (198 бит). «Ул... тормыш төбенә ташланды» дигәч, үзен-үзе ташлау мәгънәсен аңларга мөмкин Димәк, ярамаган мәгънә килеп чыга. Бу җөмләне алай тәрҗемә итмәскә кирәк иде. «С дарованиями» сүзен төшереп калдырырга да бертөрле дә нигез юк. «Революционная ненависть»ны «революцион үчле булу» дип бирү уңышлы түгел, мәгънә ачык аңлашылмый. «Ненависть» сүзе гадәттә «нәфрәт» дип тәрҗемә ителә бит. «Революционный взрыв» сүзләре «революцион шартлар», дип бирелгән. Бу дөрес түгел. Бәлки бу корректура. хатасыдыр, ләкин мондый җаваплы тәрҗемәдә бер генә корректура хатасы да булмаска тиеш. «Поэтому именно Горький...» дип башланган җөмләне тәрҗемә иткәндә, «именно» сүзе 'төшеп калган, нәтиҗәдә мәгънә тулылыгы үзгәрә. Катлаулы җөмләләрне тәрҗемәдә берничә гади җөмлә итеп бирү юлы тотылган. Моны һәрвакытта да уңышлы адым дип санау мөмкин түгел, чөнки ул еш кына оттенок- ныц үзгәрүенә сәбәп була. Кыскасы, иптәш Молотовның речен бирүдә гафу ителмәслек җавапсызлык күрсәтелгән. 
Нигездә уңышлы төзелгән хрестоматиянең төп җитешсезлекләре тәрҗемәләрнең сыйфатына тиешенчә игътибар итмәү нәтиҗәсе булы0 торалар. Мондый зарарлы күре^ иешкә чик куярга күптән вакыт4 инде.