Логотип Казан Утлары
Поэма

СТАЛИН

ГЕОРГИЙ ЛЕОНИДЗЕ


(Шул исемдәге поэмадан өзекләр)
Георгий Николаевич Леонидзе атаклы грузин шагыйре. Ул 1899 елда авыл укытучысы семьясында туа.
Г. Леонидзе Тбилиси семинариясендә, аннары Тбилиси дәүләт университетында укый. 1921 елда Главполшпросветта эшли, кызылармеецлар өчен грузин телендә чыгарылган беренче газетаны оештырышуда якыннан катнаша. Шулай ук ул Грузия дәүләт әдәби музеен оештыруда да катнаша һәм хәзергә кадәр шул музейның директоры булып тора.
Г. Леонидзеның шигырьләре 1911 елда, әле ул мәктәптә укыган чакта ук басыла башлый. Грузин телендә аның күп кенә шигъри әсәрләре басылып чыга. Аның «Лирика» исемле беренче (1938) һәм икенче китабы (1948), шулай ук «Сталин» эпопеясы (1944) рус телендә дә басыла.
Г. Леонидзе Грузия ССР Фәннәр академиясенең действительный члены.
1941 елда аның «Сталин» эпопеясына Сталин премиясе бирелде.
АРСЕН
Бер уенчы килде йорт алдына, Басып кигән бүреген күзләренә. Җем-җем итә сорнай кулларында: Нурлар уйный чуар бизәгендә.
Ул бер сөйләп китә җир тормышын, Бер күкләрне мактап җырлый башлый. Алтьпн сорнай көйләп сыза моңын, Бар серләрен әйтеп, ачып ташлый.
Халык тора уенчыны чолгап, Җыелганнар яшьләр, егст-кызлар, Чуар фазан очыртканга ошап, Карт сорнайчы көйли дәртле җырлар.
Ул ялгышмый санап бирә белә Хәтта’ яңгыр һәм чык тамчыларын, Кара кылны таба кара төндә,— Осталыгы шулай диләр аның.
«Эчемлекнең яхшы искергәне, Җыр яхшырак әгәр булса яңа. Минем җырым белән гол төзәлде Бояр камчысыннан алган яра.
48
Ай шикәрен сипкән кебек төндә Кар каплаган тауга, кыя, үргә, Багышлыймын җырларымны мин дә Гөлләр белән бизәп батыр иргә!»
Җитез лачын кебек канатланып, Уеннарын онытып чаба бала, Сорнайчыны тыңлый ул шатланып, Күзен алмый, йотылып! карый аңа.
Агач атын ташлый кулындагы;
Әнә таныш көйнең моңы чыңлый,
Ул үз каһарманы турындагы Дәртле җырны дикъкать белән тыңлый.
Кем турында бу җыр, ул кем? Аңа Тиң булалмый икән йөзләп егет. Әгәр бала таба икән ана, Бала батыр булсын Арсен кебек!
Дәртле моңнар көйләп яңгырый сорнай, Әй, уенчы, сандугачка тиң син.
Сорнаеңнан җитез юлбарыстай Гүя алга сикереп чыга Арсен.
Чохо, бүрек кигән килеш басып Күз алдында тора Соселоның, Халык кайгысыннан өлеш алып Үскән ялгыз улы тол ананың.
Очратты бер аны моннан элек, Әйе, тиңсез батыр истә һаман: Тора иде ярда ташка менеп, Ак томанга төренеп бу каһарман.
Сосело шат шуңа: Арсен җирдә, Ерак күктә түгел Арсен җаны. Юк, кирәкми аңа бер дә-бөр дә, Җир һәм күкнең алтын сарайлары.
Ул сау, тере, яши һаман илдә, Тар-мар итә халык дошманнарын. Авырлыкта халык белән бергә Батырлыгы һәм гайрәте аның.
Әйе, Арсен таза имән- кебек, Хәтерләтә корыч һәм тимерне. Юк,' куркакны, көчсез йөрәксезне, һичбер вакыт Coco сөймәс иде.
Бала хыялында җанлы кебек
Ул яктырып тора үз нурында, Соселоның йөрәгенә үтеп Карап тора тынып бер урында.
«Мин ул байлар малың талап йөргән, Фәкыйрьләргә аны өләшкән — мин, Мескен өметсезгә өмет биргән, һәм юаткан егет мин ул — Арссн!
Симез байлар, түрәләрне кырдым, Мин аларның кан дошманы булдым, Авыр еллар иде ул заманда, Ил сыкрады тулып яшькә, канга.
Үтерү, кысу, көчләү, талау анда Канлап алды минем туган йлне. Безнең түбәнлектән оялганга — Үскән үлән кире җиргә иңде.
Ай урынына кояш булсын дидем, Кара төнне ярып, мин яшьнәдем, Киптерүдә иде дәртем минем . Җирдә аккан кан һәм күз яшьләрен.
Мин теләдем якты кояшлы көн, Матур тормыш илгә һәм халкыма. Ук аттылар миңа моның өченй Чәнечкеләр кадалдылар миңа...
Юк, һич мине алмас үлем кулы Күрмәс борын таңны, кояш нурын. Без икебез бер үк ана улы, Тыңлаучылар бер үк бишек җырын».
*
* *
’— Үтерделәр аны!! •
Бала күзә $
Сагыш белән карый, яшькә тула. Чынга алыр кем соң мондый сүзне, О, батыр ир. кем ышансын моңа!
Әй, син болыт, каплап аның йөзен, Җуялмыйсың якты кояш нурын, Куучыдан оста җуеп эзен, Болан белә качып котылу юлын.
Яшел имән төбендә ул юлда, Үлем ярасына дучар була, һәм таяна, торып, бер тезенә, Балкып тора якты нур йөзендә...
Арсен карый Соселога төбәп, Гүя, әйтә кебек соңгы сүзен: «Әйтче, егет, шуны, горур йөрәк Коллык, түбәнлеккә ничек түзсен?!
Белсәң иде соң ни ө*гем җиргә Туа икән меңәрләгән кеше?! Тик күләгә булып яшәү илдә, Фәкать ашау-эчү алар эше...
Ә мин сиз>дем ярсу йөрәгемне, Аның корыч тибешен тыңладым мин. Халык зары өзде үзәгемне, Алар өчен яндым, сыкрадым мин.
.С Ә * № 12
49
60
Берәүләр, кол булып, михнәт чигеп, Хайван кебек йөрсә йөри бирсен. Сазда тамыр җәйгән агач кебек, Шунда батсын алар, чери бирсен,—
Ә мин телим, менгән атым мине Алып барсын гел кояшка таба. Ник сайларга мәңге кара төнне?! Йөрәкләрдә кояш нуры яна!»
Буар өчен сузып сөяк кулын Әнә, ашыгып, аңа үлем килгән. Ләкин саклый халык сөйгән улын; Аңа үлемсезлек көчен биргән.
Таралгандыр инде бөдрәләре, Җиргә иңгән күптән көчле тәне. Ләкин халык иткән чакта антын йөрәгеннән аның ала ялкын.
Ә кояшы аның сүнми бер дә, Аяз көн дә һәм болытлы көн дә, Яши ирек сөйгән Арсен җаны, Безнең ил һәм халык күрә аны.
Кылычын аса кояш нурларына, Бу гадәтен һәрбер кеше белә, Иртә саен ул кылычны ала, Тага аны көмеш кәмәренә.
Ул бөркетләр белән бергә яши, Алар очкан юлдан йөри атлап, Күкләр күкрәп, әгәр атса яшен, Бөркет канат җәя, аны саклап.
Кояш, баеп, тау артына төште, Сорнай һаман әле уйнап тора. Яр буйлары тавис кошы төсле: Виноградка күмелеп ага Кура.
йөрәк бакчаларын күз яшендә
Күп сугарды җырчы, тыңлый бары: Агачлар да, эшчән игенче дә Зур дәрт белән сөеп тыңлый аны.
Яңгырый җыр, Арсен чыга тагын, Менеп баскан бөркет канатына. Барсы ишетә аның көчле тавышын: «Әй син, батыр булсаң, я, сук миңа!»
Җырланды җыр, менә сүнде кинәт, Нәкъ атылган йолдыз кебек төндә.’ Тик сүнмәде өндәү уты, көйрәп, Ялкынланып калды яшүсмердә.
51
ДАР
Өй, күгелҗем түшле карлыгачым, һиндстаи бар бит ул җир йөзендә. Котлар өчен матур яз булгачтын Тагын алдан килдеңме син безгә?
Язны сизгәч түзә алмадыңмы?
Чит илләрдә торып калмадыңмы? һинд даласын кичеп очтыңмы син, Суларында дулкын кочтыңмы син? Уйна күктә, әнә шаян бала Синнән күзен алмый, ул соклана...
Февраль ае. Кояш балкып тора, Язның җылы исе аңкып тора;
Килә ул яз, сәлам сөйләп безгә, Грузиягә—туган илебезгә.
Таш урамнар кинәт яңгырап китә, Барабаннар шаулый, кемдер кага...
Әнә, чыңлап богау тавышы килә, Сискәнә һәм тынып кала бала: Мондый аваз таныш түгел аңа.
Алда тәре тоткан бер рухани, Хадиме ул, тугры колы күкнең. Янда палач — җан алучы атлый, Алар икәү тәртип саклый бүген.
\ Тирә-яктан бара конвойлары.
Ике абрек * башын түбән игән.
Икесе дә алар тау уллары, Ике мескен ана улы икән...
Берсе бара борчылмыйча көлеп, Икенчесе ап-ак — үлек кебек.
Берсе горур атлап бара тыныч, Тирән уйлар аны чолгап алган. Икенчесе ябык коточыргыч, Гүя җанлы килеш кадакланган.
Шомлы тавыш бала йөрәгенә Үткен пычак 1$ебек чәнчеп керә, Юк, Сосело һич тә моның кебек Каушамаган иде бер дә элек.
Карлыгачны куып, уйнап йөрде, Яшь бозауны ул иркәләп сөйде, Әле менә яз иртәсе кебек, Февральнең бер якты көне иде.
Кайдан килде соң бу шомлы тавыш? Нәрсә өчен барабаннар кагыш?
Әнә тора мәйдан уртасында Бер-бер артлы басып өч багана...
♦ Абрек — законнан тыш кеше. Ялгыз, якн вак төркем булып, патша Россиясенә каршы партизан сугышы алып барган кавказлыларны элек шулай атап йөрткәннәр.
Халык сизде һәлакәтне шунда» Каушап калды, карап шомлы дарга.
Салкын канлы кешеләр нишләсен гик, Берсе, көлеп, бәлки тартыр бавын.
Ашыгалар алар күрергә дип, Чайкалуын дарда абрекларның.
>1шь йөрәге тибә Соселоның,
Тик үч алу аның теләгендә;
Тойгылары агуланган аның, Телгәләнә яра йөрәгендә.
Кидерделәр кәфен дар янында Тәндә тормыш сүнсен өчен мәңге, Аһ, нинди зур көч бу ялваруда:
— Яшь гомерне харап итмә, тәңре!
Ут кабынды бала күкрәгендә,
Көчле ялкын чолгап алды җанын,
Шау-шу баскан халык төркемендә г
Нинди көче була алсын аның!
Бугазлардан үлем килеп тотты, Әнә муеннарга бау салдылар, Палач кинәт типте урындыкны, Һәм абреклар дарда чайкалдылар...
Бик кызгана, бала егетләрне, Алар өчен ачыну хисе үсә.
Ил телендә йөргән бик күптәнге Таныш әкият шунда искә төшә.
«Бер сабанчы булган икән элек, 'Ул игеннәр иккән җирләр сөреп, Ашлык үскән җирен бик саклаган, Бер башак та җирдә тапталмаган.
Менә нахак яла яга берсе: Сабанчыга була үлем хөкеме...
Зур мәйданда тора дар агачы, Якынлаша инде үләр сәгать, һәм асалар кызганмыйча аны>, Тик башаклар шунда үсеп рәт-рәт Күтәрелә, астан терәү булып, Кысалмый бау,, аның тынын буып.
Ә башаклар сынмый, бөгелмиләр, Чын алтыннан коеп куйган кебек, Башкаларга алар күренмиләр, !ик сабанчы ялгыз тора күреп...
Коткаралар аны дардан алып; Сөйләп бирә, нәрсә сәбәп моңа. Бөтен халык тыңлый хәйран калып, һәм җәзадан кеше азат була».
Ник хәзер юк ул башаклар, алар Ник үсмиләр алтын терәү булып? Егетләрне нигә коткармыйлар, Ник алмыйлар бу газаптан йолып?Г
Үстерүче алтын игеннәрне Тырыш сабанчылар бит алар да. Иген белән бизәүчеләр җирне, Ник асарга соң аларны дарга?
«Әй, башаклар, кайда соң сез, кайда? Хәзер ярдәм итү тик сезнең эш!» Башаклар юк, көтеп нинди файда: Асылганнар тора гел бер килеш...
Ачы хәсрәт мескен аналарга!' Тыеп булмый, күздән тәгәри яшь.
— Шулай кирәк!—диде берсе шунда, Кулын яшереп, төренеп җылы тунга. Бу асылган егетләрне күргәч...
Ул саклаган үзенең алтыннарын, Абреклардан куркып яшереп йөргән. «Асу гына җитми, — диде тагым, — Тишкәләргә кирәк штык белән!»
— Үч алам!—ди берсе, — бу көн исә Гел хәтердә калыр, мәнге сүнмәс!
Халык арасында яшермичә, Ачык әйтә уен, курку белмәс...
Үтәлгәндәй була шунда теләк, Балта белән чапкан кебек кинәт Дарйың бавы, өзелеп китте, менә Абрекларның берсе ауды җиргә.
«Бау кызганды кешене, кичерергә!» — Диде шаулап халык барсы бергә,— Аңа әле яшәү кирәк җирдә, Сүнү иртә икән яшь гомергә».
Ләкин палач тагын асты аны,
Халык каушап кала, тын да алмый, Түзә алмый моңа Сосело да, Күз аллары аның томанлана.
— Этләрне дә болан асмыйлар бит, Ләкин патша кешеләрне аса. Оят-хурлык аңа мәңгегә тик.
Уйга чумган һәм хәсрәтле Coco...
Ул ашыгып кайткан чакта өйгә, Башкаларга кушылып чапты бергә.
Иртә торды. Бетмәс ачу җанда, Нәфрәт түрә һәм патшага анда. Мәктәбенә Coco шулай килә, Укьвгучыга болан сорау бирә:
_ Катехизис укып өйрәндек без, Алда — мәнгелек рух дидек, тагын Ул хак, аның өчен бар да тигез, Охшаш-тнңдәше юк, — дидек,-— аның, — Барысын белә, ишетә, тынлый, — дидек, — Тик яхшылык кына тели, — дидек.
— Шулай, дөрес! Синдә нинди теләк?
— Әгәр болар барсы дөрес дисәк, Ул белергә тиеш бит барлыгын, Абреклар да җирдә булганлыгын.
— Ачык белә!
— Әгәр безнең алла
Яхшы теләк тотса халыкларга, Әгәр ирке чиксез икән аның, Ник яраткан җиргә абрекларын.
— Киң күңелле тәңрең, бел син, улым, Тик ул сыный җирдә үзенең колын,
Ул кешегә .бар дөньяны биргән, һәм тормышны өйрән, күзәт, дигән. Яхшы эше өчен зур хөрмәткә Кеше ия була ахирәттә...
— Могҗизаларга бай бөек алла' Барый белгәч, барын тойгач нигә Кирәк булган, әйтегезче, аңа Кешеләрне сынап карау җирдә, Ул болай да белә һичбер кемнең Гөнаһ эштән азат түгеллеген...
Ник тормышны ул кодрәтле алла Яратмаган сынаулардан башка?! Менә болар һич тә сыймый аңга, Гаҗәпләнү тудыра минем башта, Димәк...
— Джугашвили, аңла шуны, Мондый сүзгә каһәр итәр алла. Ни кирәк соң сиңа, нәрсә булды? Киләчәктә һичбер вакытта да Бу сорауны тагын кабатлама.
Катехизистагы бар догалар Ни турында әйтсә шуньв өйрән, Изге китап битләренә алар Язылганнар ходай кушуы белән...
Coco утыра скамьяга кире, Зур шик туа җанда, йөрәк, син түз! Күкрәгеннән күтәрелә инде «Димәк... ул юк» дигән канатлы сүз.
Нури Арсланов тәржеммсе.