Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ЮЛБАШЧЫ ТУРЫНДА ТАТАР ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ


Бөек Октябрь социалистик рево-люциясенең иң зур казанышларын- нан берсе булган Совет дәүләте шартларында безнең илебездәге барлык халыкларның формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культуралары чәчәк атты. Культура революциясе өлкәсендә булган бу зур күтәрелеш халык авыз иҗаты- ның бөтенләй яңа эчтәлек белән үсеп китүенә бик зур йогынты ясады. Социалистик революция халыкның бетмәс-төкәнмәс талант байлыгы чишмәсен ачып җибәрде, һәм халык талантлары — җырчылар, әкиятчеләр, бәетчеләр һ. б. югары художестволы, тирән идеяле яңа фольклор әсәрләре иҗат иттеләр. Марксизм-ленинизм идеологиясе белән сугарылган, гүзәл социалистик хисләр һәм яңа фикерләр белән тулы халык фантазиясе, революциягә хәтле йомылып яткан художество образларын уятып, сурәтләү чараларын тагын да баетты. Халыкның социалистик революция тарафыннан тудырылган поэтик күтәрелеше бөек чорның күзгә күренеп үсә барган яңалыкларын чагылдыру юнәлешендә үсеп китте. Революциянең беренче көннәреннән үк, гражданнар сугышы окопларында туган җырлардан башлап, халык иҗатында совет төзелешенең җиңү тантанасы җырлана башланды. Монда инде, революциядән соң, халыкка һәм аның фольклорын тудыручыларга әллә нинди реаль булмаган эпик геройлар эзләргә, халыкның художество таланты нигезендә иҗат ителгән фантастик геройлар турында хыялланырга туры килмәде. Бөтен дөнья күләмендә әһәмияте булган социалистик революциянең уңышлы хәл ителүен һәм халыкның бу зур тарихи көрәштә җиңеп чыгуын яулап алуны оештыручы бөек Ленин һәм Сталин бөтен дөнья хезмәт ияләре алдында халык теләген тормышка ашыручы реаль геройлар булып килеп бастылар. Октябрь кояшы астында иреккә чыгып, тулы хокук алган барлык халыклар фольклорында иң матур, иң тирән хисле әсәрләр бөек Ленин һәм Сталинга багышланып иҗат ителде. Ул әсәрләрдә халыкның бөек юлбашчыларга булган мәхәббәте һәм чиксез рәхмәте салынган. Халык, революциянең беренче көннәреннән үк совет дошманнарын тар-мар итүче көчле Кызыл Армиянең барлык җиңүләрен бөек Ленин һәм Сталин исеме белән бәйләп, йөзләрчә җырлар иҗат итте. Бу бөек даһиларның идеяләрен канлы фронтларда батырларча яклаучы гражданнар сугышы геройлары Фрунзе, Ворошилов, Буденный һәм Чапаев турында халык бик күп санда җырлар, сөйләкләр һәм кайнар мәхәббәт белән сугарылган ис-1 тәлекләр тудырды.
Октябрьдан соң туган халык авыз иҗаты әсәрләрендә Совет илендә булган барлык уңышлар бөек Ленин һәм Сталин исеме белән бәйләп җырлана. Совет фольклорында Ленин һәм Сталин исеме халык бәхете, халык даны символы булып сурәтләнә.
Безнең туган илебездә Барлык кеше бәхетле; Бөек Ленин һәм Сталин Безгә бирде бәхетне,—
95
дип җырлый халык. Менә шулай итеп бу ике даһи фольклор әсәрләрендә халык авыз иҗатына хас булган типик образларда, сурәтләрдә, картиналарда бирелә.
1924 елның 21 январенда Владимир Ильичның йөрәге тибүдән туктады. Сөекле Ильичның безнең арабыздан китүе халык йөрәгендә искиткеч тирән кайгы, авыр хәсрәт тудырды. «Ленин үлү уңае белән кайгылы көннәрдә СССР Со-ветларының II съездында иптәш Сталин партия исеменнән бөек ант итте. Ул болай диде:
«Без, коммунистлар,— үзгә калып кешеләре. Без үзгә материалдан төзелгәнбез. Без — пролетариатның бөек стратегы армиясен, иптәш Ленин армиясен тәшкил итүчеләр. Бу армиядә тору дәрәҗәсеннән югары һичнәрсә юк. Нигез салучысы һәм җитәкчесе иптәш Ленин булган партиянең члены дип аталудан да югары һичнәрсә юк...
Иптәш Ленин бездән киткәндә, безгә партия члены дигән бөек исемне югары тотарга һәм саф килеш сакларга васыять итте. Ант итәбез сиңа, иптәш Ленин, без синең бу васыятеңне намус белән үтәрбез!
Иптәш Ленин бездән киткәндә, безгә партиябезнең бердәмлеген күз алмасы кебек сакларга васыять итте. Ант итәбез сиңа, иптәш Ленин, без синең бу васыятеңне дә намус белән үтәрбез!..
Иптәш Ленин бездән киткәндә, безгә пролетариат диктатурасын сакларга һәм ныгытырга васыять итте. Ант итәбез сиңа, иптәш Ленин, без синең бу васыятеңне дә намус белән үтәр өчен көчләребезне кызганмабыз!..
'Иптәш Ленин бездән киткәндә, безгә эшчеләр һәм крестьяннар союзын бөтен көч белән ныгытырга васыять итте. Ант итәбез сиңа, иптәш Ленин, без синең бу васыятеңне дә намус белән үтәрбез!..
Иптәш Ленин безгә илебездәге халыкларның ирекле союзы кирәклек турында, Республикалар Союзы рамкаларында аларның туганнарча бергә эшләүләре кирәклек турында армый-талмый әйтә килде.
Иптәш Ленин бездән киткәндә, безгә республикалар союзын ныгытырга һәм киңәйтергә васыять итте. Ант итәбез сиңа, иптәш Ленин, без синең бу васыятеңне дә намус белән үтәрбез!..
Ленин, Кызыл Армияне ныгыту һәм аның хәлен яхшырту безнең партиябезнең иң мөһим бурычларыннан берсе, дип безгә күп тапкырлар күрсәтте... Ант итик, иптәшләр, без үзебезнең Кызыл Армиябезне, Кызыл Флотыбызны ныгыту өчен көчләребезне кызганмабыз...
Иптәш Ленин бездән киткәндә, безгә Коммунистик Интернационал принципларына турылыклы булырга васыять итте. Ант итәбез сиңа, иптәш Ленин, без бөтен дөнья хезмәт ияләренең союзын — Коммунистик Интернационалны ныгыту һәм киңәйтү өчен үзебезнең тормышыбызны аямабыз!»
Бу — үзенең юлбашчысына һәм остазына, гасырлар буенча яшәячәк Ленинга большевистик партиянең анты иде»!. Бөек Сталин авызы белән әйтелгән бу антта партиябезнең һәм халкыбызның сөекле Ленинга, аның эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге, турылыклылыгы бик ачык күренә. Бөек Сталин анты халкыбызның күңеленә бик нык кереп урнашты һәм ул ленинизм байрагы астында иң бөек максатка — коммунизмга бару юлында як- _ты маяк булып тора.
Халыкның даһи Ленин эшенә би-релгәнлеге һәм аның Сталин антын үтәү өчен бөтен көчен, бөтен талантын куярга хәзер икәнлеге Ленин үлгәннән соң иҗат ителгән татар халык җырларында бик матур чагыла:
Тыныч йокла, Ленин бабай, һәрбер сүзең үтәлә;
Бөтен дөнья эшче халкы Байрагыңны күтәрә. Исле чәчәк өзелсә дә, Исе кала болында; Даһи Ленин үзе үлсә дә, Исеме халык телендә. Салкын чишмәнең төбеннән Бер таш алдым беләүгә; Ленин күтәргән байракны Төшерә алмас берәү дә.
Әнә шулай итеп, халык, «Ленин күтәргән байракны төшерә алмас
1 И. В. Сталин. Кыскача биография, 100—102 битләр, Татгосиздат, 1949 ел.
95
берәү дә» дип, Ленин байрагын үзенең төшермичә алып барачагына ышануы турында җырлый.
Татар* халык җырларында Ленин эшенең хаклыгы, турылыгы, аның бердәнбер дөрес юл булуы һәрвакытта бөек Сталин исеме белән, аның өйрәтүләре белән бәйләп җырлана. Социалистик революциянең бөек остазы Ленин, коммунизм иҗатчысы даһи Сталин турында халык мәңге онытылмаслык, югары художестволы йөзләрчә, меңнәрчә җырлар тудырды.
1938 елда немец язучысы Люд- вигка биргән интервьюсында иптәш Сталин, даһи Ленинның бөек ролен күрсәтеп, үзе турында: «Миңа килгәндә, мин Ленинның шәкерте генә, һәм минем максатым — аның лаеклы шәкерте булу», — дигән иде. Иптәш Сталин Ленинның чын-чын- нан лаеклы, сыналган шәкерте икәнен бөтен дөнья халкы белә. Ленин эшенең ышанычлы юлбашчы, корыч большевик кулында икәнлегенә ышанган һәм шуңа чын күңеленнән шатланган халык үзенең җырларында бу моментны бик матур ча-гылдыра:
Елга аркылы басма салдым Борылмалы урыннан;
Сталин безне җитәкли Ленин бабай юлыннан.
Халык үзенең җырларында Ленин әйткәннәрнең барысының да берәм- берәм тормышка ашырылуы, совет халкының, мәңгелек җиңү даулап, туктаусыз алга баруы турында сөйли. Совет халкы бер авыздан:
Сталин безне җитәкли, Сталин безнең байрак! —
дип, үзе ирешкән уңышлыкларның бөек Сталин җитәкчелеге астында тормышка ашырылуы турында җырлый. Чөнки «Сталин шундый гигант фигура ки, башка шундый гигант фигураны күз алдына китерүе кыен. Соңгы елларда, без Ленин-нан башка эшли башлаган вакыттан алып, безнең эшебездә авторы иптәш Сталин булмыйча, кем дә булса башка бер кеше булган бер генә борылышны да, бер генә азмы-күпме зур булган башлап җибәрүне дә, бер генә лозунгны да, безнең политикабыздагы бер генә юнәлешне дә белмибез. Барлык төп эш, — партия моны белергә тиеш,— иптәш Сталинның күрсәтмәләре, иптәш Сталинның инициативасы буенча һәм аның җитәкчелегендә алып барыла. Халыкара политиканың иң зур мәсьәләләре аның күрсәтүе буенча хәл ителәләр, һәм бу зур мәсьәләләр генә дә түгел, бәлки, өченче дәрәҗәдәге һәм хәтта унынчы дәрәҗәдәге булып күренгән мәсьәләләр дә, әгәр алар эшчеләргә, крестьяннарга һәм безнең иле-безнең барлык хезмәт ияләренә кагылышлы булсалар, Сталинны кызыксындыралар...
Бу кешенең көчле ихтыяры, үтә зур оештыручылык таланты социализмны җиңүле рәвештә төзү белән бәйләнгән зур тарихи борылышларны партиягә үз вакытында үткәрүне тәэмин итә» һ
Халыкның бөек Сталинга булган кайнар мәхәббәтенең, аңа чын күңелдән ышанып, аны үз тормышының кояшы итеп каравының ни дәрәҗәдә көчле, ни дәрәҗәдә дөрес икәнен күрү өчен иптәш Сталинга багышланган халык җырларына бер генә мәртәбә күз төшерү дә житә. Бу җырларның иң зур күпчелегендә халык иптәш Сталин образын Ленин образы, халык образы белән бәйләп йөртә. Халык аңлавынча, халык эше белән Сталин эше арасында, халык теләге белән Сталин теләге арасында, миллионнар көче белән даһи Сталин көче арасында бернинди аерма, бернинди чик юк. Сталин — халык улы. Ул халык эше, халык бәхете өчен хезмәт итүче, хезмәт ияләрен, изелүчеләр-не яклаучы, алар турында кайгыртучы җитәкче. Шуның белән бер үк вакытта ул халык дошманнарына рәхимсез булырга кирәклекне өйрәтүче юлбашчы. Шунысы бик характерлы: иптәш Сталинга багышланган җырларда юлбашчының даһилыгы, бөеклеге белән аның гадилек сыйфатлары бергә кушылып күрсәтелә. Халык Сталинны революция-
1 С. М. Киров. Сайланма мәкаләләр һәм реч1>ләр, Татгооиздат. 1948 ел, 297 бит.
гә, социалистик төзелешкә зур хезмәт күрсәткән һәм дөньяда бердәнбер социалистик ил белән уңышлы җитәкчелек иткән өчен генә алкышламый, ул аны, кеше буларак, аерым шәхес буларак, массага, халыкка якын булуы, аны бервакытта да исеннән чыгармавы өчен дә бик зур ихтирам белән олылый. Халык Сталинны үзенең нң якын кешесе һәм бөек акыл иясе итеп күрә. Советлар Союзының бик күп милләт халыклары исеменнән бөек Сталинга җибәрелгән меңнәрчә хатларда, укышлыклар турындагы рапортларда юлбашчыга карата «сөекле», «бөек», «остазыбыз», «туганыбыз», «атабыз», «дустыбыз» кебек сүзләр, халык җырларында «тау бөркете», «кояш кебек якты», «корыч кебек нык» кебек чагыштырулар бик еш кулл а и ы л а. Җырларда кулланыла торган менә бу поэтик символлар, матур рухи кичерешләр халкыбызның иптәш Сталинга булган чиксез мәхәббәтен, ана турылыклылыгын бик ачык чагылдыралар.
Энже, тасма, ука белән Каедык әләмнәрне; Бөек Сталинга яздык Без каннар сәламнәрне. Без барабыз таш юллардан Берләшкән киң кырлардан; Ленин дусты Сталинга Сәлам колхозчылардан. Татарстан өсләрендә Җилферди кызыл әләм; Сөеклебез Сталинга Бездән ялкынлы сәлам,— ди халык.
Революциядән соң Советлар Союзында социалистик индустриализациянең гаять зур адымнар белән алга китүе, бишьеллыкларның уңышлы үтәлүе нәтиҗәсендә, илебезнең капиталистик илләрне куып узып китүе кебек шатлыклы фактлар халык җырларында бик матур чагылды. Илдә социалистик индустрия булдыру, авыр һәм җиңел про-мышленность өчен кирәкле булган машиналар төзү заводларының барлыкка килүе, авылда вак, таркау крестьян хуҗалыкларын коллектив- лаштыру кебек зур революцион үзгәреш кертү — менә бу һәм башка шуның кебек көндәлек яна вакыйгалар халык иҗаты әсәрләренең теп темасы булып, аларның характерларын бөтенләй яңартып, үзгәр-теп җибәрделәр. Фольклор жанр-ларыннан бигрәк тә җырлар, илдә булган һәрбер үзгәреш, һәрбер якалыкка карата халыкның уй һәм фикерен, теге яки бу мәсьәләгә карашын күрсәтү дә, Тукай әйтмешли, бик яхшы көзге ролен үти. Ре-волюциядән соң туган җырларда безнең укышларыбыз, бу уңышларга ирешүдә иптәш Сталинның нинди зур тарихи роль уйнаганын халык көчле художество чаралары белән әйтеп бирә. Халык бөек Сталинның җитәкчелеге белән чын күңеленнән горурлана, чөнки «партиянең һәм- эшчеләр сыйныфының дөнья-күләм тарихи җиңүләрен оештыручы иптәш Сталин булды. Бишьеллык планны, аның кебек, шундый ныклык белән берәү дә якламады, безнең ленинчыл сафла- рыбызның сафлыгын, Ленин ва-сыятьләрен, аның кебек берәү дә якламады» (С. Киров).
Иптәш Сталинга багышлап җырланган халык җырларыннан колхоз юлының бердәнбер туры юл булуы, хезмәт иясе крестьяннарның тик колхоз аша гына таза тормышка чыгуы турындагы мотивлар яңгырый:
Идел буе ямьле була Җилфердәгән тал белән; Ирештек без мул тормышка Сталин юлы белән.
Туган илем чикләрендә Илем ө»ен постта мин; Безгә матур тормыш бирде Бөек даһи Сталин. Сандугач кунган имәнгә Яфракларын игәнгә; Сталинга мен-мец рәхмәт Таза тормыш биргәнгә.
Электрик лампалары Нурланып яна кнчен; Рәхмәт бөек Сталинга Шат тормыш биргән өчен.
СССР да яшәүче башка барлык халыклар кебек үк, татар халкы да үзенең җырларында үз тормышы, үзенең җиңүләре һәм киләчәк турындагы матур омтылышлары турында сөйли. Җырлар аша халыкның тарихын, аның күңелсез үткәнен, шатлыклы бүгенгесе һәм матур киләчәге турындагы pvxn кичерешләрен белеп була. СССР халыкларына бәхетле тормыш биргән, бөтен дөньяда чын-чыннан социалистик һәм демократик документ бул-
7- .С. ә-.- № ]?
97
94
ган Сталин Конституциясе турында илебезнең барлык халыкларында да гаять күп санда җырлар туды. Сталин Конституциясенә һәм аныц даһи иҗатчысы иптәш Сталинга халык иҗаты җәүһәрләренең иң яхшы үрнәкләре багышладды һәм багышлана. Кешелек бәхете факты булган Конституциягә багышланган җырларда һәм шигырьләрдә халыкларның бөек Сталинга булган мә-хәббәте, чын күңелдән әйтелгән рәхмәтләре һәм халыклар дуслыгының тантанасы яңгырый:
СССР ның төп законын
Үзе язган Сталин;
Син яшәсәң, безгә рәхәт Мәңге яшә Сталин! Сандугачка җимнәр сиптем. Сайрасын да ашасын; Яна закон иҗатчысы, Даһиебыз яшәсен!
Халык үз тормышына реаль үзгәреш керткән һәм коммунизмга бару юлында ышанычлы байрак булган Сталин Конституциясен алкышлап каршы алды. Конституциянең бөек Ленин өйрәтүләре нигезендә төзелгән тарихи документ икәнен котлап, махсус көйләргә салынган җырлар иҗат итте:
Безнең клуб бакчасына Исле гөлләр чәчкәннәр дә. Исле гөлләр чәчкәннәр. Берәм-берәм бар да килә Ленин бабай әйткәннәр дә, Ленин бабай әйткәннәр. Яна безнең Конституциябез, Юлбашчыбыз Сталинны сөябез дә, Юлбашчыбыз Сталинны сөябез!
Яки менә:
Сузылып яткан тайгаларга Тимер юллар салабыз; Сталин юлы буенча һаман алга барабыз.
Иптәш Сталин тарафыннан төзелгән бөек законның тормышка ашырылуы нигезендә безнең куәтле, күп милләтле Совет дәүләтенең көче һәм халыкара, әһәмияте тагын да артты. Халыклар дуслыгының бөек һәм какшамас булып ныгуы безнең илебезнең туктаусыз алга баруын һәм җиңелмәслек булуын тәэмин итте. Бөек Сталинның, халыклар дусты буларак, кешеләргә Ленинча ихтирам һәм мәхәббәт белән каравы аркасында, илебездәге барлык халыклар арасыннан социализм төзү эшенә сәләтле,. Сталин эшенә чын күңелдән бирелгән меңнәрчә, йөз меңнәрчә кадрлар үсте. Юлбашчының совет кешеләрен кадерләп үстерүе, аларны төрле яктан хәзерлекле кадрлар итеп җитештерү эшенә булган бик зур игътибары халыкта иң матур хисләр белән телгә алына. Юлбашчының: кадрларны, бакчачы җимеш агачларын үстергән кебек, яратып, тәрбияләп үстерергә кирәк, дигән сүзе халык җырларында үзенең ча-гылышын тапты.
Алмагачлар гөрләп үсә Матур кояш астында; Алмагачтай без үсәбез Сталин бакчасында. Урал таулары бик биек Йөри арслан киек; Бөек юлбашчыбыз Сталин Үстерә безне сөеп.
Бөек Ленин һәм Сталин безнен куәтле Кызыл Армиябезне оештыручылар, аңа рух бирүчеләр. Совет Армиясе үзенең яшәү чорында дөньядагы иң көчле, иң батыр армия икәнен исбат итте, Совет дәү-ләтен саклау өчен барган барлык сугышларда тарихта булмаган ба-тырлыклар күрсәтте. Халык үзенең армиясен сөя, ярата, аны туган баласыдай якын күрә.
Халык арасында данлы армиябезгә каракта гаять күп санда җырлар туды. Бу җырларда Совет Армиясенең революция дошманнарын тар-мар итү юлында ирешкән барлык уңышлары Ленин һәм Сталин исеме белән бәйләп җырлана. Халык Совет Армиясендә хезмәт итүне үзенең изге бурычы итеп саный һәм аның сафына басуына, шатлана.
Авыллардан киткән чакта Гармонь уйнап киттек без; Кызылармеец булуларны Шатланышып көттек без. Күңелләрем ачылып ю тә Чыгып керсәм урманга; Әти, әни, шатланыгыз Кызылармеец булганга. Сталинның портретын Күргән саен карыймын; Армиягә баруымны Зур бәхет дип саныймын.
Совет Армиясе сафына баручы яшьләр үзләренең Ленин — Сталин эше өчен, Совет Ватаны өчен хезмәт итүләрен бик яхшы аңлыйлар. Со-
вет Армиясенә багышланган җырларда армия сафында булган кешенең илгә, бөек Сталинга биргән анты һәм шул антны бозмыйча үтәү очен туры хезмәг итү бөек максат итеп санала.
Сикереп менә, сикереп төшә, Кызылармеец атларга;
Сталинга ант иттек без Илне яхшы сакларга. Кызыл билбау — бил күрке, Кызыл Гаскәр — ил күрке; Кызыл Гаскәр еынатмас ул Саклый белер ил иркен.
Совет Армиясенең җиңүләрен иптәш Сталин исеме белән бәйләп җырлау мотивлары совет халкының Бөек Ватан сугышы вакытында һәм аннан соң туган җырларда бик ачык күренә.
1941 нче елда фашистик Германия безнең илебезгә каршы сугыш башлады. Совет халыкларында батырлык һәм патриотик хисләрне тәрбияләүче, дошманны җиңүгә дәрт бирүче бөек Сталин совет халкын, «бөтен көчләрне — дошманны тар- мар итүгә, безнең җиңүебез өчен алга!» дигән сугышчан лозунг астына туплап, дошманга каршы изге көрәшкә чакырды. Халык бөек Сталинның бу чакыруына партиябезнең большевистик Үзәк Комитеты тирәсенә, бөек Сталин тирәсенә тагын да ныграк туплану белән җавап бирде. Бөтен халык, үзенең социалистик Ватанын саклау өчен, явыз дошманга каршы көрәш сафына басты. Халык бу көрәштә, үзенең бөек Сталин эшен яклавын чын күңеленнән аңлап, белеп эш итте.
Бакчаларга керүләрем Матур чәчәкләр өчен; Җанымны да кызганмыймын Сталин эше өчен.
Халыкны җ и ңүл әрдән җи 11 ү л ә р гә алып баручы бөек Сталин бу авыр сугыш вакытында халыкның җиңү байрагы булып хезмәт итте.
Зур сугышлар белән бардык Көнбатыш якларына;
Без даһиның исемен язлык Җиңү байракларына,— $
дип җырлады халык.
Тылда һәм Ватан сугышы фронт-ларында иҗат ителгән җырларда, бәетләрдә халык үзенең патриотик рух белән сугарылганлыгын һә.м дошманны җиңеп чыгачагына ышануын көчле, реаль образлар аша сурәтләде. Сугыш барышында фротта булган һәрбер яңалык, кечкенә генә үзгәрешләр дә халык игътибарыннан читтә булмады. 1941 елның көзендә немецларның Москвага якынлашулары, халык йөрәгенә бик тирән борчу салды. Совет иленең башкаласы Москва куркыныч астында торган бер вакытта иптәш Сталин тарафыннан башкаланы саклау һәм немец гаскәрләрен тар-мар итү планы төзелде. Бу гениаль план буенча эш итү аркасында немецларга беренче, хәлиткеч удар Москва янында ясалды, һәм бу сугыш халык иҗатында үзенең матур чагылышын тапты.
А^оскваны саклау һәм немецларны Москва янында тар-мар итү вакытында шул ук фронтта «Сугыш бәете» туа. Бәет немецларның безгә каршы сугыш башлавы, «күп шәһәргә, күп авылга килеп бомба ташлаулары» турында сөйләү белән башланып китә. Шуннан немецларның Москваны алырга теләүләое, ләкин дошман танкларының безнең батыр сугышчыларыбыз тарафыннан юк ителүләре һәм немецларның бик нык кырылулары әйтелә. Формасы ягыннан элекке традицион бәет үлчәвендә төзелгән бу бәеттаг Москва янында булган сугыш гаять көчле эчтәлек һәм матур сурәтләүләр аша бирелә. Бәетнең үзәгендә Москваны саклау эшен оештыручы буларак, иптәш Сталин образы тора. Сталин немецларны аяусыз тар-мар итәргә куша. Сталин планы буенча көчле һөҗүм башлана. Шуннан соң инде түбәндәге юллар әйтелә:
Немецларның солдатлары Белми канда качарга. Гнтлер окоп казындыр, Каршы тора башларга. Солдатлары сөйләшәләр Фронтларны ташларга.
Немецларның нәкъ менә Москва янында хурлыклы рәвештә җиңелүләре турында тукталып, бәет чыгаручы:
Немецларга кабер булды Безнең Москва тирәсе, — дигән йомгакны ясый.
Яр
Бәеттә безнең армиянең немецларны Москва янында кыру белән генә чикләнмәве, ә иптәш Сталин планының бер җиңүдән икенче җиңүләргә чакыруы турында да җырлана:
Сталиннан приказ килде Көн-төн алга барырга, Н е I е цл а р н ы ң б а шкаласы Берлинны барып алырга, — диелә.
Генералиссимус Сталинның совет халкын яңадан-яңа җиңүләргә ка-натландыруы һәм юлбашчылык итүе аркасында халкыбыз дошманны җиңү тантанасына иреште. Дошманны җиңү белән горхрланган халык моңа үзенең яңа җырларын багышлады:
Тын һаваларны шаулата Самолет моторлары;
Фашистларны җиңеп чыкты Сталин батырлары.
Халыклар дуслыгы һәм патриотизм идеяләре белән сугарылган совет халкы, сугыш нәтиҗәсендә туган барлык кыенлыкларны җи- неп, социалистик төзелешне тагын да ныгыту юлында бөтен көчен куеп эшли. Совет кешесенең иҗат көченә киң юл, тулы мөмкинлек бирелү нәтиҗәсендә сугыштан соңгы бишьеллык планны вакытыннан элек үтәү тәэмин ителде * һәм, шуның белән бергә, илебездә коммунистик җәмгыять төзү юлында алга зур адым ясалды. Совет хал-кы үзенең коммунизмга бару турындагы тойгыларын чагылдырган матур-матур җырлар иҗат итте:
Тракторлар үтеп бара MTC ларга таба; Ленин кушканча барабыз Коммунизмга таба. Еәак җирләрдән күренә Кызыл әләм нурлары; Бөтен дөньяны балкыта Коммунизм юллары. Төрле чәчәкләр жыйныйбыз Букет ясап бизибез; Күмәк тормышны ныгытып, Коммунизм төзибез.
Социалистик төзелеш өлкәсендәге барлык уңышларыбыз, милли • политиканың дөрес хәл ителүе аркасында халыклар дуслыгының чәчәк атуы, фән һәм техникабызның гөрләп үсүе, социалистик культур'а- бызның моңа кадәр булмаган дәрәҗәдә алга китүе — болар барысы да большевистик партия һәм даһи Сталин җитәкчелегендә ире- телгән уңышлар. Советлар Союзының барлык почмакларында бик күп телләрдә иҗат ителгән меңнәрчә җырларда һәм шигырьләрдә бөек Сталинның, үзәк образ буларак, җиңүләр символы итеп җырлануы совет халкының Сталин эшенә бирелгәнлеген бик ачык һәм бик матур күрсәтеп тора. Ленин — Сталин йөзендә халыклар үзләренең бәхет таңын, коммунизм таңын күрәләр. Халык үзенең барлык уңышлы эше, коммунизмга таба ясаган һәрбер хәрәкәте турында бөек Сталинга белдереп торуны үзенең изге бу-рычы итеп саный.
Советлар Союзының барлык ха-лыклары бөек Сталинның кешелек бәхете өчен тагын бик күп, бик күп . еллар яшәвен тели. Күп милләтле тату семьяның тулы хокуклы бер члены булган татар халкы да үзенең җырларында «йөрәгебез, намусыбыз, юлбашчыбыз яшәсен» дип җырлый һәм юлбашчыны кояшка охшата. Шул кояш яктылыгы астында яшәүне үзенең зур бәхете итеп саный, иптәш Сталинга озын гомерләр тели:
Күк йөзендә алсу кояш Алсу нурларын чәчә; Кояш кебек нур сибүче Сталин мәңге яшә!
Совет кешеләре үзләренең иң якты һәм иң яхшы уйларын, социалистик хезмәт белән бәйләнгән барлык иҗат көчләрен бөек Ленин һәм Сталин идеясенең, коммуиистия җәмгыятьнең тантанасы өчен багышлыйлар. А^енә шушы бөек идеяләр совет халкының коммунизм җәмгыятенә бару юлындагы якты маягы булып тора.