Логотип Казан Утлары
Повесть

БӘХЕТ


Алтынчы бүлек
Февраль башларында Корытов, көн тәртибен игълан итмичә генә, район работникларының ашыгыч киңәшмәсен җыйды.
Колхозлардан инде күптән әйләнеп кайткан һәм хәзер партия тарихы буенча лекциягә хәзерләнү белән шөгыльләнеп утырган Воропаев бу киңәшмәгә бармаска, ә, өйдә генә калып, үзенең «ярым хозяйкасы»— Ленаның әнкәсе Софья Ивановна белән сөйләшергә карар бирде.
Ул Корытовның күп сөйләргә яратуын исенә төшерде һәм бу киңәшмәдә дә, башка бик күп киңәшмәләрдәге төсле үк, председательнең район- дагы хәлләр турында үз фикерләрен сөйләячәген күз алдына китерде- Берәрсе, һичшиксез, бу киңәшмә тагын да киңрәк горизонтлар ачып җибәрде, дип һәм, киңәшмәгә җыелганнарны зур тәҗрибә белән коралландырды, дип икърар итәчәк, әлбәттә. Бу турыда иҗат ителгән резолюция, беренче уңае килү белән үк, партия Өлкә Комитетына җибәреләчәк.
Воропаев мондый киңәшмәләрне яратмый иде. Ләкин бүген анын киңәшмәгә бармыйча өйдә калуының тагын бер сәбәбе булды: Ленаның әнкәсе белән үзе арасында булган мөнәсәбәтләр, Огарнованың катнашуларыннан соң, күңелсез кискен төс алып киткән һәм гаугага барып җитә язган иде. Карчык аны үзенә кияү итмәкче, ягъни, кызына — Ленага өйләндермәкче була дип, Воропаев гел шикләнеп йөри, ә карчык исә, үз компаньонының алама характерыннан борчылуга бирелеп һәм араның тәмам бозылуыннан куркып, үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен чамадан тыш тырыша, ләкин, үзенең бу юлдагы кыланышлары белән, ике араны тагын да боза гына бара иде. Ачыктан-ачык сөйләшүне артык кичектерергә ярамый иде инде. Воропаев, киңәшмә булу сәбәпле Лена райкомнан соңга калып кайтыр, дип һәм мин шул арада карчык белән бик әйбәтләп сөйләшә алырмын, дип шатланды.
Ут кабызмадылар, ә Софья Ивановна үз белдеге белән салган һәм хәзер гөрләп янып торган кирпеч мич алдына килеп утырдылар. Мичнең ишеген киң итеп ачып җибәргәч, ут яктысы караңгы стеналарга төште. Танечка Воропаевның тезенә үрмәләп менде дә, утка аркасын биреп, бик матур гына йомарланып утырды.
— Ягез әле, Софья Ивановна, сөйләгез, сезнең миңа нинди претен вияләрегез бар, — диде Воропаев, авыр сулап.
Софья Ивановна, карлыккан тавыш белән йөткеренгәләп алды да, сүзгә кереште.
Аның барлык тәкъдимнәре шуңа кайтып калды: йорт-җирне төзүдә, ул әйтмешли, бергәләшеп эш итәргә кирәк, «йортка ташырга, ә йоргтав
Сталин премиясе лауреаты П. Павле иконыц «Бәхет» исемле романыннан аерым бүлекләрен урнаштырабыз. Бу романның тулы тәрҗемәсе I960 елда Татгосиздат тарафыннан чыгарыла. Ред.
9
читкә чыгармаска», «йорт килере белән ризыкланырга, ә йорттай баш тартмаска» кирәк; шушы кагыйдәләрне үтәү өчен ул, бинаның үзенә ремонт ясауны, барлык акыллы кешеләр эшләгәнчә, язга чаклы кичектереп торырга кирәк, дип тәкъдим итте, чөнки, аның уенча, зур санаторийларга ремонтлар башлангач та, шунда бер уңайдан, Воропаевка да ярдәм итәчәкләр. Ә кыш айларын дуңгыз амбары һәм кетәклек төзүгә, көл һәм тирес җыйнап калуга файдаланырга киңәш бирде Софья Ивановна.
— Ә инде бүлмәләрнең үзләренә килсәк, Алексей Вениаминыч, эш алардамыии? Безгә, Алексей Вениаминыч, әгәр син акыллы кеше буласың килсә, бераз алыш-биреш белән шөгыльләнеп аласы иде. Нәрсә дип сез миңа бу кадәрле төбәп карыйсыз?
— Азрак оялыгыз ичмасам, Софья Ивановна.
— Оят ул, туганкаем, чыршы түгел, күзгә кадалмый, мин бөтен гомерем буе оялып яшәдем, ә аннан ни файда булды миңа? Ялангач калдым, хәзер инде менә кызымның җилкәсендә утырам.
һәм алар, һәр көндәгечә, бәхәскә кереп китгеләр.
Воропаев, арендага йорт алганда, хуҗалык белән шөгыльләнүне һәм аннан килгән доход белән яшәүне һич тә күз алдында тотмаганлыгы, ә бары тик үз почмагын булдыру теләге белән генә эш иткәнлеге турында Софья Ивановнаны ышандырырга тырышты.
Ә карчык исә, Ворэпаевны тыңламыйча һәм аны, гел бүлеп, мине, карчык кешене, файдасыз эшкә тарттың дип, синең белән уртакка участок алып, мин үз хуҗалыгым белән яшәргә исәп тоткан идем, чөнки карт көнемдә бу йорт мине туендырып торучы булыр дип уйлаган идем дип, исбат итәргә тырышты. Аннары ул Ворәпаевның улы белән көн итүен оештыруны үз өстенә алырга булганлыгын исенә төшерде һәм, чыннан да, үз полковнигының һәрвакыт тук һәм бөтен яшәвен тели икәнлеген әйтте, ләкин моның өчен базардан аңа йомырка һәм май алырлык капиталы булмавын, булу ихтималы да юклыгын белдерде, аннары, аның кулында бер полковник кына тәрбияләнми бит, дип тә, алда тагын, нәрсәләр буласын кем белгән аны, дип тә өстәп куйды.
Воропаевка күптән инде семья корып җибәрергә кирәк икәнлеге турында, аларның Огарнова белән очрашуларыннан соң эшнең нәкъ менә шулай барып чыгачагына исәп тотканлыгы турында, аларның өй: ләнешүләрен гел көтеп йөрүе, чөнки шулай булып чыккан тәкъдирдә, сүз дә инде бөтенләй башкача булачагы турында ул бернәрсә дә әйтмәде.
Карчык үзенең мойдый уйларын әйтеп бетермәде, ләкин аның чыраена һәм битәрләү тонына карап, нәрсәне күз алдында тотуын Воропаев аңлап алды, шуңа күрә ул үзе дә, турыдан-туры булмаса да, ләкин шундый ук чын күңелдән җавап бирде,
— 1О>к, юк, сезнең сәүдә белән шөгыльләнүгә булган барлык мата- шуларыгызны мин иң мәрхәмәтсез рәвештә тыячакмын,—диде ул ниһаять һәм, йоклап киткән Танечканы саклык белән генә кулына алып, урындыктан күтәрелде. — Исегездә тотыгыз — иң мәрхәмәтсез рәвештә!
Карчык та урыныннан торды.
— Шулай, димәк, мине — долой! Рәхмәт, Алексей Вениаминыч, рәхмәт. Мин сезне үз туганым шикелле карап килдем, ә сез миңа шулай кайтарасыз!
— Ни өчен до'лон булсын ди, кайдан алдыгыз аны? Сез бит бу сүзләрне хәзер миңа ачудан гына әйтәсез!—дип кычкырып җибәрде Воропаев, чыннан да кызып китеп.
Аларның бәхәсләре әрләшүгә күчте һәм моның ачыктаи-ачык аерылышуга китерүе ихтимал иде. Ул кичне алар, һичшиксез, шулай талашып аерылышуга да барып җиткән булырлар иде, ләкин алар талаша башлау белән үк Лена йөгереп кайтып керде. Бик кызу кайтканлыктан.
аның тыны кысылган һәм ул кызарынган иде. Аның, гадәттәгечә тыныч тотнаклылыгына карамастан, бу юлы бик әһәмиятле яңалыклар алып кайтканлыгын карчык тр, Воропаев та сизеп алдылар һәм, тын калып, нәрсә әйтәчәген көтеп, аңа карадылар.
Лена, күз иярмәслек тизлек белән бүлмә эчен карап чыкты да, үзенең кызын Воропаев кулында күргәч, кашларын җыерды һәм шул ук вакытта, бик килешле елмаеп, ишек төбендә тукталып калды.
Аның йөзе, мичтә ыргылып янган ут яктысы төшкәнлектән, әле караңгылыкка чумып, әле яктырып китеп, калтырап-дерелдәп торгандай күренә иде.
— Алексей Вениаминович, тизрәк киенегез, райкомга киттек, — диде ул, бернәрсә дә аңлатып тормыйча, таләпчән тавыш белән. Ул, полковник тарафыннан бернинди баш тарту булмаячагына бик нык ышангандай, элгечтән ашык-пошык аның шинелен ала башлады. — Тышта шундый тайгак, коточкыч!.. — дип сөйләнгәләде. — Таягыгызны алмый чыкмагыз, шулай ук фонарь да алыгыз.
Софья Ивановна, ике арада бернинди дә талашу булмаган төсле, ах-ух килеп, зарлана башлады.
— Кая сөйрәп алып бармакчы буласың аны тагын!—дип кычкырынды ул Ленага. — Әллә харап итәргә телисеңме аны? Кеше авырудан җәфа чигә, ә ул аны шушындый әшәке һавада каядыр алып бармакчы!
Ләкин карчык Воропаевны тотып кала алмады, шушындый һавада кызы әллә кайдан чабып кайткан икән — димәк, бармыйча калырга ярамый икәнлеген сизеп торды.
Воропаев Ленаны баштанаяк карап алды. Аның ябык, көчле һәм кызларныкыдай матур аягында һәрвакыт киеп йөри торган оегы белән җиңел чүәк иде.
— Софья Ивановна, итекне бирегез!
Карчык, җитез генә мүкәләп басты да, кровать астыннан аның өр-яңа хром итеген тартып чыгарды. Воропаев ул итекне парад һәм ял вакытларында гына кия иде. Ул әле хуҗасы ике аяклы булган чакта ук тегелгән, ә хәзер инде, якшәмбе базарларының берсендә сатарга дип, күптән хәзерләнеп куелган иде.
Карчык бик азга гына аптырап калды. Хәзер аңарда хозяйка белән ана көрәшә иде: әгәр дә Лена ул итекнең үзенә кирәк түгеллеген әйтмәгән булса, карчык аны чыгарып сатмауны Воропаевтан үтенгән дә булыр иде.
Аның сүзен тыңламаучыларга каршы җенләнеп китә торган иде карчык.
— Кушалар икән — ки диләр сиңа!—дип кычкырынды ул, кулындагы итекләрен селки-селки. — Гел шулай кешеләргә карышып яшәү булыр икән!
Лена кашларын тагын да ныграк җыерды һәм, елмаюыннан туктап, ишетелер-ишетелмәс кенә итеп:
— Ярар, киярмен. Миңа чиста оек бирегез, — диде.
Кыш булуына карамастан, аның балтырларындагы җәйге төс бетмәгән, хәзер ул кызарып тора, һәм туңган аяк табаннары ничектер, бөтенләй яшь балаларныкыдай, матур булып күренә иде.-
— Мамык тык, мамык!.. — дип кычкырынды әнкәсе. Лена итекне аягына үлчәп карый башлагач та, карчыкның күңеле булган иде инде.— Кара аны, та*шка бәреп кырыйларын яньчетмә!.. Менә хәзер аягыңа җылы булыр инде. Я, ярый алайса, алып бар инде үзен, алып бар — шулай таләп итәләр икән...
Караңгы, җилле, үзәккә үтәрлек салкын кич иде. Тау башларыннан вак һәм чәнчеп-чәнчеп ала торган кар очкалап килә. Тротуардагы чокыр-чакырларга җыелган сулар каткан һәм аяк асты шул чаклы тайгак иде, сирәк-мирәк очрый торган кешеләр урам уртасыннан гына йөриләр иде. • ‘
U
— Сез мине бөтенләй гарип ясарга телисез ахры, Леночка, — дип башын чайкап куйды Воропаев. — Мин ничек анда барып җитә алыйм ди?
Лена аны култыклап алды һәм, кирелек белән, бер үк сүзләрне кабатлады: s
— Кирәк, Алексей Вениаминыч, сезнең анда булуыгыз әлбәттә кирәк.
— Ә көн тәртибе нинди соң?
Леночка тукталып калды һәм, һичкайчан булмаганча, зур ышанычлык күрсәтеп, үзенең бәләкәй, нык куллары белән Воропаевның терсәгеннән тотып алды.
— Бездә, Алексей Вениаминович, бик-бик мөһим нәрсәләр булачак, һәм ул үзенең әле генә райкомда ишеткәннәрен сөйләп бирде.-) Америка һәм Англия корабльләре килүе көтелә икән, райкомга бик
күп яңа кешеләр килеп төшкән, Корытов Воропаев турында берничә тапкыр сораган һәм шушы вакытка кадәр аның киңәшмәгә килмәвенә ачуланган.
— Сез шулай Корытовны гел яклыйсыз инде, Леночка. Сез аңа кабергә чаклы турылыклы кеше инде, ә?
— Яхшы кешегә мин һәрвакыт яхшы, — дип томанлы гына җавап кайтарды Лена һәм аны ышанычлы адымнар белән җитәкләп бара бирде.
Алар озак кына бер сүз дә дәшмичә бардылар.
— Сезгә, Леночка, әнкәгез теге Огарнова белән сөйләшүе турында берәр нәрсә әйтмәдеме? Моннан бер ай чамасы элек? — дип, Воропаев үзенең көтелмәгән соравы белән тынлыкны бозды.
— Әйтте, әйтмиме соң. Минем көлә-көлә эчем катып бетте, тыным кысылды бөтенләй.
— Ләкин карагыз, сезнең хәзер тыныгыз кысылмасын, Лена, ул чакта мин ялгызым харап булачакмын... Огарнова, минс сезгә әйтим, дөрес уйлап чыгарган. Әйдәгез, чыннан да, бергә тора башлыйк.
— Без болай да бергә торабыз ич, — диде Лена, уңайсызланып. Ул шулай шаяру белән генә котылмакчы булды.
— Юк, юк, бөтенләй бергә, бер семья булып, бер көтү балаларыбыз булырлык итеп, ә?
— Ой, нәрсә уйлап чыгардыгыз тагы! — диде Лена, һәм аның тавышы, калтырап китеп, өзелеп калды. Ул тирән сулап алды. — Сез, ичмасам, миннән генә көлмәгез. Боларның бөтенесен дә калдырыгыз, Алексей Вениаминович, бәлки минем ирем әле исәндер... Нигә сез шулай кыланасыз...
Ленаның каушавы Воропаевка бик аңлашылды, хәтта аңа күңелле дә булып китте. Хатын-кызлар өчен көлкегә калудан да куркынычрак Нәрсә юк, хәтта алдану да аларны көлкегә калу чаклы куркытмый.
— Мин сезне җәберләмим һәм алдамыйм, Лена. Миңа ялгызыма бик кыен, ә сезгә ялгыз булу тагын да кыенрак. Бергә кушылыйк без.
— Кирәк түгел, Алексей Вениаминович, кирәк түгел, кирәк түгел, — лип кабатлады Лена, дәртле һәм куркынулы пышылдап. Ул үзенең нәрсә сөйләгәнен дә ишетми иде булса кирәк. — Кирәк түгел, Алексей Вениаминович, кирәк түгел...
— Ә нигә кирәк түгел соң? —дип сорады Воропаев, ниһаять артык түзә алмыйча.
— Сез әкренрәк атлагыз, югыйсә икебез дә мәтәлеп китәрбез, — диде Лена кырыс мыскыллау белән, ул шулай сүзне икенчегә борырга тырышты. Бу моментта Лена әлбәттә кашларын җыерырга һәм ирен Кырыйлары белән генә елмаерга тиеш булып тоелды Воропаевка.
Әйткән сүзләрне Ленаның ишеткәнлеген һәм хәзер шул турыда уйланып барганлыгын Воропаев аңлады һәм ясалган тәкъдимгә аның бер
12
ничек тә каршы төшмәве — яхшы галәмәт булып күренде. Бу турыда артык сөйләшеп тору кирәк түгел иде инде.
— Ә райкомдагы хәзерлекләргә килгәндә, мин уйлыйм, безнең биредә ниндидер зур вакыйгалар булырга тиеш, ышаныгыз миңа,— диде Воропаев.
— Мин сезгә һәрвакыт ышанам, — дип җавап кайтарды Лена, бик гади һәм мәгънәле итеп. — Хәтта ышанырга теләмәгән чакларымда да, барыбер, сезгә ышанам мин.
Менә шушы сүзләр — аның күңел серләрен ачып бирүе иде инде.
— Рәхмәт, Лена.
һәм алар шуннан соң, райкомга барып җиткәнгә чаклы, үзара бер сүз дә дәшмәделәр. Райком бинасы янында бик күп вак ут нокталары ялтырый, махорка исе килә, әкрен генә пышылдашып сөйләшкән ир һәм хатын-кыз тавышлары ишетелә иде.
Воропаев секретарь кабинетына килеп кергәндә, киңәшмә тәмамлану алдында иде инде. Корытов, сәгатенә һәм Воропаевка карап алды да, ачулы кыяфәт белән башын чайкап куйды. Шәһәрне тәртипкә кертү буенча аерым кварталларга вәкилләр беркеттеләр һәм чит телләрне белүче укытучылар арасыннан штатган тыш тәрҗемәчеләр билгеләделәр.
— Син, полковник, безне гафу ит инде, — диде аңа Корытов ерактан ук; аның тавышы эре һәм һич тә дусларча түгел иде. — Без, синең ризалыгыңны сорап тормыйча, сиңа шундый нагрузка йөкләдек — аеруча мөһим эшләр буенча, шәһәр масштабында дип әйтергә мөмкин, тәрҗемәче булырга туры киләчәк сиңа. Дежурствогыз минем янда булыр — аңлашыламы? Биредә булмаган сәгатьләрендә дә сине бик тиз эзләп табарлык булсын! Иртәгә пртәннән башлап, исеңдә тот.
Район работниклары Воропаевның тәрҗемәче итеп билгеләнүен искиткеч энтузиазм белән каршы алдылар. Аны төрле яктан шинеленнән тарткалыйлар һәм: «Иртәгә килә, дип сөйлиләр, дөресме?» якц: «Молотовның телефон буенча Корытов белән сөйләшүе дөресме?» дип колагына гына пышылдыйлар иде.
Ниндидер бер полковник: «Кирәк була-нитә калса», — дигән томанлы гына сүзләр әйтеп, Воропаевның адресын язып алды, ә таныш булмаган бер хәрби кеше, дәүләт куркынычсызлыгы майоры, аңа инглиз телендә өстән-өстән генә берничә сорау бирде дә, канәгатьләнеп, читкә китте, ләкин шунда ук Воропаевны үз янына чакырып алды һәм: «Сезгә аеруча әһәмиятле эшләр булмавы да ихтимал», дип аңлатты.
— Англичаннар белән америкалылар үзара сугыша-нитә калсалар гына, дип әйтимме, шул чакта аларны тынычландырырга... — дип өстәп куйды ул.
Паусов, америкалылар суган белән хәзерләнгән селедка ашыйлармы, дип, аларны чәй белән сыйларга мөмкинме икән, әллә бу әдәпсезлек булырмы икән, дип озак сорашты.
Хәрби кешеләр белән ниндидер серле сөйләшүләр алып барган Корытовка комачауламас өчен, Воропаев алгы бүлмәгә чыкты һәм, белешмәләр бюросыдай, барлык сорауларга җавап биреп торды.
Бу вакытта бирегә ничек килеп эләгүе мәгълүм булмаган Огарнова- ның күп лыгырдаудан кызарынган йөзе күзгә чалынып китте.
— Алексей Витаминыч! — дип кычкырып җибәрде ул ерактан ук, кулларын болгый-болгый. — Безнең йортка морякларның чибәррәкләрен төшерегез.
Кем беләндер сөйләшеп торган Воропаев, аңа карамыйча һәм игътибарсыз гына:
— Сиңа, Огарнова, беркемне дә төшереп торасы юк, — дип җавап кайтарды.
13
Огарповага кире чигенү юлы юк иде инде, чөнки аДар кычкырып сөйләшә башладылар, шуңа күрә ул, елмаеп, үзенә ул кадәр каты бәрелмәүне үтендер
— Ә монысы ни өчен тагы? — диде.
— Синең өчен биткә кызыллык китерүнең кирәге юк, җитмәсә тагы чит кешеләр алдында, — диде Воропаев дәртсез тавыш белән һәм читкә борылды.
Якында гына басып торган Сердюк белән Паусов кычкырып көлеп җибәрделәр.
— Шулай кирәк аңа, шулап кирәк... Берничек тә йогынты ясап булмый биг үзенә, рәхмәт, полковник, ичмасам син аны азрак шүрләттең.
Ә Огарнова, һич тә аңламаган оятсыз кыяфәт белән, биегәндәй атлап, Ленага якынлаша иде инде. Бу вакытта Лена, арыган кыяфәт белән, ак фаянс кружкаларга кипкән груша суы агыза иде (бүген киңәшмәдә катнашучыларны Корытов шул эчемлек белән сыйларга булган иде).
— Нәрсә ул синең, күптәнме шундый усал? — дип сорады Огарнова, ярсулы каты тавыш белән. Ул үзенең бу соравы белән, Воропаевның райком хадимәсе белән бәйләнештә булуын фаш итмәкче булды.
Лена агарынып китте.
— Ә нәрсә булган? Ул бит әйбәт кеше безнең, — дип җавап кайтарды ул, табигый булмаган кыюлык белән. Бу уңайсыз минутның ничек тә булса үтеп китәренә исәп тотып, ул башын иеп түбән карады.
— Безнең нинди кешебез икәнлеген беләм мин; синең нинди кешең ул дип сорыйм?
Лена кинәт, Огарновага бик ачык һәм туры карап, ачу тулы гадилек һәм көч белән:
— Ә минем ул һәрвакыт иң яхшы кешем, — дип әйтеп салды.
— Ай-һай, булыр микән?
— Начар кешене мин яратмас та идем. — Бу сүзләр шул чаклы әйбәт әйтелделәр ки, көләргә дә, мыскылларга да мөмкин түгел иде.
Огарнова, өстенлек алырга тырышып:
— Нигә соң туегызга мине чакырмадың? — дип һаман үртәүдә дэ- еам итте. Ләкин Лена аңа җавап бирмәде, аңа карап та тормыйча, подносны -кулына алып, Корытов кабинетына кереп китте.
Халык озак вакыт таралмый торды. Тиз көннәрдә Москвадан кунаклар килү вакыйгасы бөтенесен дә нык дулкынландырды. Үзара сөйлә- шә-сөйләшә, төнге сәгать унберләргә кадәр райком тирәсендә булашты- лар алар.
— Бәлки солых төзерләр? — дип, әллә ничәнче тапкыр инде юрап куйды Егоров, бөтенесен дә аптыраулы кыяфәт белән күздән үткәреп.
Широкогоров, Воропаевны култыклап, бер читкә алып китте.
— Тизрәк әйтегез, Витамииыч, эш нәрсәдә соң, сезнең белмәвегез мөмкин түгел.
Воропаев җилкәләрен җыерды.
— Белмим.
— Ләкин ни өчен соң бездә, ни өчен?.. Гомумән алганда, бу, әлбәттә, гүзәл вакыйга. Тик бер ягы күңелсез—чит ил кунаклары безнең подвалга еш килеп йөрерләр инде... Ах, яратмыйм мин аларны.
һәркем үзен, булачак вакыйгаларда һичшиксез катнашырга һәм алар өчен җавап бирергә тиеш дип хис итә. Шуңа күрә барысы да үзен бик җитди, җыйнак тотарга тырыша һәм эченнән бик нык дулкынлана иде. Кайберәүләр урман юлларына сак куярга теләделәр, ә бу чара алардан башка да үткәрелгән иде инде; икенче берәүләре эш нормаларын арттырып үтәргә дигән тәкъдим керттеләр яки диңгезгә чыгып ки
14
тәр өчен балыкчыларны хәзер үк җыярга кирәклек турында подполковник Рыбальчен-кога киңәш бирделәр.
Диңгезгә чыгарга кирәк, әлбәттә, моның белән Рыбальченко да ки* лешә, ләкин бу вакытта балыкның булу ихтималы юк бит, чөнки диңгездә өченче тәүлек инде шгорм котыра... Шулай да ул, иртә таңнан диңгезгә чыгып китәрбез дип, ант итте.
«Новосел» колхозы председателе Стойко, бүген-иртәгә Сталин алар- ның колхозларына барып чыгасына бик нык ышанып, юлбашчыны каршылау тәртибен раслауны таләп итә.
— Карагыз әле, иптәшләр,—дип борчылгалап кычкырып куя, — мондый хәлдә без нишләргә тиеш? Юк, мин чынлап әйтәм. Менә, мисал өчен әйтик, машинадан чыгып килә, ди. Мин аның янына йөгереп барам. Рапопт бирәм. Аннары аны алып китәм. Беренче чиратта кайда алып барыйм мин аны? Минем правление бинасында дүрт тавык яши, анда алып барырга ярамый дигән сүз. Мин аны, әйтик, счетоводларга алып барам, ди, чөнки аның йорты чибәр генә... Яки бүтәнчәме?.. Әллә шунда ук хуҗалыкны күрсәтеп йөрергәме? Юк, иптәшләр, мин чынлап әйтәм, бу бик зур мәсьәлә бит, үзегез беләсез.
Ләкин аны беркем дә тыңламый, чөнки һәркем үз эше турында сөйли.
Бу гомуми дулкынлануда ниндидер искиткеч гүзәл бернәрсә бар иде. Кешеләр бөек вакыйгаларга якын торуның үзеннән генә дә олыгаеп киттеләр, ә асылда исә ул вакыйга аларга кагылмый да иде. Хәер, нишләп кагылмасын аларга? Бу вакыйгаларны алар үзләре китереп чыгарды бит. Дөньяның атаклы кешеләре хәзер менә сугышның язмышын хәл итәргә җыелалар, ә бу сугышта — менә хәзер партия комитеты бүлмәләрендә һәм коридорларда дулкынланып һәм тартыныбрак йөри тор^ ган шушы кешеләр үзләре җиңеп чыктылар ич.
Корытов барыннан да бигрәк дулкынланды.
— Я, ни диярсең! Менә монысы барып чыкты дисәң дә ярый! — дип ул Воропаевка кат-кат мөрәҗәгать итә. Ул шундый куркынган һәм гаепле чырай белән елмая иде, әйтерсең, ул үзе өчен бик күңелсез бернәрсәнең булачагын көтә иде. — Ярый, кулдан килгәннең бөтенесен эшләрбез инде, — дип ул көчсез генә кулларын җәеп җибәрә, аның йөзе, куркыныч сугыш операциясе алдында торган хәрби часть командиры* ныкыдай, кырыс бер төс ала. — Син ничек уйлыйсың, бу мәсьәләне колхоз җыелышларына куеп тикшерү кирәк булмасмы икән?
— Мәсәлән, нинди мәсьәләне?
— Нинди мәсьәләне?.. Менә, әйтик, бөтен көчебез белән тырышып эшләрбез дип — дошманны тулысынча тар-мар иткәнгә чаклы. Кирәкмәс дип уйлыйсыңмы?
Ләкин халыкка тыныч кына үз эше белән шөгыльләнергә киңәш бирү һәм конференциянең җирле җитәкчеләргә бернинди дә бурычлар йөкләмәве турында өлкәдән, Васютиннан алынган күрсәтмә буенча ук билгеле иде инде.
Төн уртасы җиткәндә Воропаев кайтырга җыенды, ләкин Лена савы г-саба юа иде әле һәм ул, бергә кайту өчен, аның эштән бушаганын көтәргә булды. Ленаның ашыкканлыгын Воропаев, стаканнарның чыңлавыннан, ерактан ук сизеп тора иде. Аның шулай ашыгуы, үзен көтеп торганлыкны сизүе Воропаевның күңелен күтәреп җибәрде.
Корытов, кабинетыннан әллә ничәнче тапкыр инде башын чыгарып карап, борчулы тавыш белән:
— Син нишләп һаман китмичә утырасың? — дип сорады.
— Ленаны көтәм.
— Ә-ә-ә!.. Я, безнең эшләр ничек, сиңа ошыймы?—дип кабат сорады ул. Бу турыда ’инде ун тапкырлап сораганын ул бөтенләй онытып җибәргән иде.
15
Алда торган вакыйгалар турында бераз сөйләшеп алдылар.
Ниһаять, кабул итү бүлмәсенең ерактагы почмагында, буфет урнашкан урында, савыт-саба тавышы тынды.
— Мин әзер, Алексей Вениаминыч.
Воропаев урыныннан торды.
— Ярый, иртәгә чаклы хушыгыз.
— Хуш, сәламәт бул! Алла хакы өчен — кичекмә! Безне уңайсыз хәлдә калдырма!
Төн тынычланып калган иде. Тышта, каты салкыннар белән бергә килә торган, әкияттәгедәй тынлык урнашкан. Битләрне кытыклап, сирәк-мирәк кар төшкәли.
Лена, Воропаевка кызу йөрергә ирек бирмичә, аны нык итеп култыклап алды. Читтән карап торучыларга алар күңел ачып йөриләр төсле күренә иде.
Лена, тирә-ягына карап алып, шыпырт кына:
— Сталинны күрербезме икән? — дип сорады.
— Юк, күрә алмабыз дип уйлыйм: аның вакыты булмас.
— Мөгаен, шулай булып чыгар да, күрә алмам мин аны, — дидө Лена күңелсез тавыш белән һәм тирән сулап куйды.
Софья Ивановна, аларның шакуын да көтмичә, ишекне бик тиз ачты. Ниндидер җитди бернәрсәнең булганлыгын ул шунда ук аңлап алды булса кирәк, чөнки алардан һичбер нәрсә турында сорашып тормады.
Хәзер, уйланыр өчен, Воропаевның вакыты яңадан күбәеп китте.
Ул, шинель якасын күтәреп, папахасын маңгаена кадәр басып, сәгатьләр буенча райком балконында утыра. Лена, һичбер сүз дәшмичә, көненә өч-дүрт тапкыр аның алдына әле бер стакан чәй, әле бер чынаяк сөт яки киптерелгән фрукта суы китереп куя. Кайсыдыр колхоздан өч капчык киптерелгән алма һәм груша китереп киткәннәр икән һәм хәзер райкомда иртәдән кичкә кадәр шуның суын эчәләр иде.
Башта эш чыннан да бик аз булды. Ләкин менә портка берничә чит ил корабле килеп керде һәм яр буйлары Англия һәм Америка моряк- ларының, алар белән мавыгып, сокланып йөргән бала-чаганың шау- шулары белән җанланып китте. Кунаклар шат күңелле иделәр. Фантастик Россия җире аларны назлануга тарта иде. Алар җирле халык белән, бигрәк тә хатын-кызлар белән, бик теләп бергә фоторәсемгә төшәләр, аеруча матур булганнарын кул чабып озатып калалар иде.
Диңгез буйлары бик тиз халык белән тулып китте. Кунакларның- кайберләре, шәһәрнең аеруча иг*ътибарга лаеклы урыннары белән танышып йөргән уңайга, элекке парикмахерский бинасына урнашкан бердәнбер бәләкәй ресторанны бөтенесеннән дә бигрәк яраттылар. Рус коктейле — сыра белән аракы кушылган эчемлек — аларның барысын да таңга калдырды, сокландырды, хәтта һичбер нинди бокста да егылма- ганнарны аяктан екты.
Хәлбуки, хәрби данны бүлешү тирәсендә англичаннар белән америкалылар арасында берничә бәрелеш булып алганга чаклы, махсус .тәр-. җемәченең кирәге булмый торган иде. һәм андый бәрелешләр бик тиз башланды.
Воропаев бер төркем морякларны көч-хәл белән татулаштырырга өлгерер-өлгермәс, икенче бер урында гауга кубып китә һәм ул, зур флакон вискины бергәләп эчәргә бик тиз әйләнеп кайтачагы турында ант иткәндәй сүз биреп, шунда ук икенчеләре янына аксый-аксый бара. Анда Дюнкерк турында, флаг намусы турында бик хәтәр сүзләр кузгатып җибәргән булалар; америкалылар, кәперенүле тавыш белән: англичаннар алар күбрәк тел белән генә сугышалар, дип кызу бәхәс башлаган булалар. . . . :
Тугандаш ике союзный держава моряклары арасындагы дуслык мө-нәсәбәтләренең бик тотрыксыз икәнлеге, ә аннан да бигрәк — талаш? кычкырыш өчен сәбәпләрне һәр ике якның да бик ансат эзләп табулары Воропаевны таңга калдырды. Читтән карап торганда, аларның бу дуслыклары һәр ике якны да изә, хәтта мәсхәрә итә булып һәм аларның үзләрен төрле лагерьда итеп хис итүләре бик табигый төсле иде.
Англичаннар — хәтта алар белән урамда күреп танышудан гына да ~ Воропаевта шундый тәэсир калдырдылар:, әйтерсең лә, дөньяда алардан башка тагын да кемнәрнеңдер яшәвен һәм ул яшәүчеләрнең кеше икәнлекләрен күргәч, алар бик гаҗәпләнгәннәр иде.
Англичаннар русларның — батыр, норвегиялеләрнең — диндар, испан- лыларның — кызу, ә бельгиялеләрнең акыллы булуларына ышанса- , лар да, үзләрен барысыннан да өстен күреп, һичкемнән көнләшмиләр иде. Ә америкалылар, яхшы җанлы егетләр булып, дөньяда ике халыкны гына — японнарны һәхМ англичаннарны гына дошман күрәләр төсле тәэсир калдыралар.
Воропаев, тәрҗемәчелектән дә бигрәк, тәртип саклаучы агент Вазыйфаларын үтәүче буларак, һич көтмәстән, тиз көннәрнең берендә эштән бөтенләй бушап калды. Сталин, Рузвельт Черчилльләрнең инде килеп җиткәнлекләре билгеле булды. Англия баш министрының ниндидер бер малайга сигара бүләк иткәнлеге турында да сүзләр йөри башлады.. Ниндидер бер карт моряк, Черчилльнең бик сәләтле боксер икәнлеген һәм гик сугыш алдыннан гына рингка йөрүен ташлаганлыгын сөйләп бирде. Рузвельт сөйләшкән һәм баш игән берничә хатын-кыз пәйда булды. Барлык чибәр чит ил кешеләре халыкка Иден булып күренә башладылар.
Халык арасында Рузвельт турында аеруча күп сүз булды.
Күргән кешеләргә ул яхшы тәэсир калдыра иде. Халык зур кешеләрдә батырлык сыйфатларын күрергә ярата, чөнки, ахыр килеп, бөеклекне батырлыктан бүтән нәрсә белән үлчәргә мөмкин соң?
Авызына һәрвакыт сигара кабып йөри торган, симез бәдәнле, күрер күзгә инде тәмам какшаган, ләкин яшь егетләрчә хәрәкәтчән һәм гаҗәеп чыдамлы Черчилль дә игътибарны үзенә тарта, әмма Рузвельт чаклы һич тә яхшы тәэсир калдырмый. Англиянең баш министры, ошаудан бигрәк, кешеләрне гаҗәпләндерә иде.
Англиянең баш министры Черчилль — һәр минут саен килеп чыгу ихтималы булган ниндидер мөһим вакыйгага соңга калмагаем дип борчылудан гел көеп йөри торган эш кешесе тәэсирен калдыра иде. Кешеләр, аның белән һичшиксез сөйләшә башларга тиеш дигәндәй, аларның йөзенә текәп каравы һәрвакыт көлке булып чыга иде. Ә инде аның «виллис» машиналарын артык яратуы, аңа утырып барганда халыкка күренергә теләве һәм бик канәгать кыяфәт белән тирә-ягына баш иеп торуы төрле мәгънәдәге бик җанлы әңгәмәләр тудыра иде.
Союздаш армиянең башлыгы иде ул һәм тик шунын/ өчен генә аны ихтирам итәргә телиләр, әмма, әйтергә кирәк, аңарда үзенә җәлеп итәрлек бернәрсә дә юк иде. Халыкка ул карт барин булып кына тоелды: әйтерсең, ул иртәнге ашны әле генә туйганчы ашаган һәм гадәттән тыш ниндидер тәмле һәм хәл керткеч эчемлек эчкән иде.
Кичләрнең берейдә Воропаевка «Беренче Май» колхозыннан шалтыраттылар һәм аның бик тиз килеп җитүен үтенделәр. Анда ниндидер бер исерек америкалы йорттан-йортка кереп йөри һәм колхозчыларны акыл сыйдырмаслык ахмак сораулар белән йөдәтә икән. Воропаевка шунда ук машина да бирделәр. Үзенең якын кардәшләре булып әверелгән «Беренче /Май» кешеләрен күрергә теләү Воропяевта шул кадәр кө.чле иде, ул, райкомга да кереп тормастаи, юлга чыгып китте.
п;’
2 ,С. Ә • 12
Америка кешёсе «Беренче Май» колхозында иртән таңнан бирле буталып йөри икән. Воропаев килеп җиткән вакытта «чит ил кунагы» инде кеше сыйфатын тәмам югалткан иде. Бик күп күл булырлык аракының башына җиткән усал эчкечеләрдә генә була торган аяныч хәлгә төшкән идс ул. Воропаев аны бик мәгънәсез вак бер кешедер дип уйлаган иде, ләкин, аның визит карточкасын күргәч, үз күзенә үзе ышанмады: бу исерек баш — бөтен дөньяга бик мәгълүм булган бер газетаның атаклы журналисты булып чыкты.
Воропаев ул кунакны һәм аның элекке патша офицерларыннан булган тәрҗемәчесен, бу хәлдә үзләрен генә беркая да җибәрергә ярамый дип табып, Огарновалар йортына урнаштырып торырга кушты һәм үзе Поднебесколарга китте.
Наташа өйдә иде. Аның тел белән әйтеп бирә алмаслык чибәр һәм тулы тәне үзенә ямьсез күренә иде булса кирәк — Воропаев белән исәнләшкәндә ул бөтенләй кызарынды. Ләкин 'аның бөтен торышы һәм хәрәкәте— елмаюы да, зур, авыр корсагы да, йөкле булудан арыган һәм агарына төшкән йөзе дә —күңелне үзенә шул чаклы җәлеп иткеч иде» Воропаев аңа гашыйк булгандай диярлек сокланып карап торды.
Бик мәшһүр бер профессорга консультациягә киткән Юрий 'турында, семьялары өчен тормыш шартларының яхшы булып чыгачагы турында сөйләшә башладылар алар. Ләкин шул арада Степка Огарнов йөгереп- килеп керде һәм америкалының урыныннан торганлыгын, хәзер рислинг, белән махмырлап утыра икәнлеген, ә аның тәрҗемәчесен, гәрчә яткан килеш авызына аракы койсалар да, берничек тә уята алмаганлыкларын .сөйләп бирде.
Воропаев, култык таякларына таянып, ашыгып, Огарноваларга китте.
Гаррис (американның фамилиясе шулай иде) бик үткен һәм кыю кеше- булып, совет тәртипләренә теләктәшлек белән караучы булып чыкты. Алар бик тиз бер-беренә ошап киттеләр һәм сүзгә керештеләр.
Бер сәгатьтән соң инде, алар арасында, тиздән булачак солых ту- .рында бәхәс кузгалып киткән иде һәм, яхшы таныш кешеләр арасында гына булганча, сүзләрнең кискенлеге дә, карашларның капма-каршы булуы да аларның дәртен суындырмады... Кич белән район үзәгенә кайткач та алар, башланган әңгәмәне тәмамлау өчен, икенче көнне очрашырга сүз куештылар, ләкин, мондый очракларда бик табигый инде, бу юлы да әңгәмәнең очына чыга алмадылар алар һәм яңадан бер очрашырга булдылар.
Ә кызу әңгәмә менә нәрсәдән башланып киткән иде: совет строе асылда нәрсә соң ул, совет кешеләре кемнәр соң алар, дип сорау бирде Америка журналисты һәм бу мәсьәләне үзе өчен тәмам ачыкларга булды. Алар милли характерлар турында, милләтләрнең язмышы турында сүз башлап җибәрделәр һәм, ахырда, демократия турында бәхәс кузгаттылар.
— Үзегезне демократия дип атаудан сезне ходаем сакласын»—диде Гаррис, шаяртып.
— Ни өчен?
— Иң яхшы демократиягә монополия — безнең кулда. Америка де-мократиясеннән дә әйбәт демократия юк һәм булуы да мөмкин түгел.
— Бу сезнең үз фикерләрегезме, әллә газетагызныкымы?
— Әлбәттә, үз фикерем. Сез — бөтенләй америкалылар төсле диярлек дип, мин үз укучыларымны да ышандырырга телим — һәм мин моңа һич тә эчкерсез омтылам, ләкин аларны моңа ышандыра алмавымны сизәм.
— Бу бит, үзегез дә аңлыйсыз, дөрес булмаячак.
— Ихтимал. Ләкин без дөньяны үзебез бейән чагыштырып өйрәнәбез. Шик юк, без — америкалылар — йөз процентлы демократия. Безгә охшаганның бөтенесен, безгә якын булганның бөтенесен яратабыз һәм
18
ихтирам итәбез, бездән ерак булганның бөтенесен кире кагабыз. Әгәр безнең яратуыбызны телисез икән — моны онытмагыз.
— Ул чакта ни өчен соң сезнең халык англичаннарга карата шул кадәр начар карашта тора? Алар кебек нык тырышып, сезгә охшарга теләүче бүтән халык дөньяда да юк бугай, ә шуңа да карамастан...
— Традицион Англиягә килгәндә, аңардан да принципсызрак булган бүтән ил дөньяда юк һәм без, америкалылар, аны артык ихтирам ител ’ тормыйбыз. Мондый хис кайчакларда, ирексездән, бөтен халыкка күчерелә.
— Монысын дөрес аңлатып бирдегез, дип фараз итик. Ләкин, алай булгач, кытайлар белән сезнең арада нинди уртаклык булуы мөмкин? Халык рухы дип йөртелә торган нәрсә турында сүз алып барабыз икән, сез һәм кытайлар — төрле төстәге һәм төрле үлчәүдәге рухлар бит.
Гаррис хахылдап көлеп җибәрде.
— Капиталистик үсеш законнарын, базар өчен көрәш һәм башкаларны телгә алмыйча булдыра алмыйбыз дип уйлыйсыз инде сез?
— Шулай дип уйлыйм.
— Беләсезме, мин, айнык хәлемдә, һөҗүмгә каршы тора алмыйм. Сез мине тыныч кына эчеп утырырга мөмкин булган берәр урынга алып барыгыз әле. Бер уңайдан мин үземнең тәрҗемәчемнән дә котылып торыр идем.
Воропаев Америка журналистын Широкогоровка алып барырга' булды.
Карт, нәкъ Воропаев уйлаганча, чит ил кешесе килеп керүгә һич тә риза булмады.
Ләкин шулай да эшләр әдәплелектән читкә чыгып китмәделәр. Ши- рокогоров француз телен белә, ә Гаррис ул телне үзенең икенче ана теле дип саный иде. Воропаев исә әле рус телендә, әле инглиз телендә әңгәмәгә кушылып торды.
Сүз, башлыча, аракы турында барды. Быелгы аракылар, җиңү елы аракылары, күп кенә сәбәпләр нәтиҗәсендә, мөгаен, бик үк әйбәт булып чыкмаячаклыгын Широкогоров борчылып сөйләп бирде.
— Сез быел ук җиңүгә исәп тотасызмыни? — дип бәйләнде Гаррис.— Чын күңелдән әйтегез әле шуны.
Широкогоров үзенең фикере шулай икәнен әйтте һәм, Америка журналистының шунда ук блокнотына нәрсәдер яза башлаганын күреп, артык дулкынланмады.
— Әйе, әгәр сез, әфәнделәр, безгә комачауламасагыз, без быел ук дошманны җиңеп чыга алыр идек, — диде ул кинәт, һич тә көтелмәгән әче елмаю белән.
Картның йөзенә ау этедәй карап калган Гаррис:
— Без?—дип сорап куйды да, шул килеш, блокнотына күзен төшермичә, язуында дәвам итте.
— Сез һәм англичаннар.
— О, бик гүзәл булып чыкты әле бу. Ни өчен?
— Сездә бит гомер буе нәрсә булса да әзер булмыйча кала. Мин ышанам, сез әле җиңелү чорын кичерәсез һәм җиңү өчен әзер түгелсез.
— О, бу бик гүзәл! Ә сез үзегезнең дә әле бик күп эшлисе бар дип санамыйсызмы?
Агарынып киткән карт, әйтерсең лә, трибунадан торып кисеп ташлады:
— Эшләнелгәннәренә караганда, бик азы калды. Җиңүне без сезгә шул чаклы якынайттык, кулыңны сузсаң, кул җитәрлек. Ләкин сез, җиңүне сезгә бүләк итеп бирделәр, диюдән куркасыз.
— Ә сез ничек дип уйлыйсыз?
19
— Мин?
— Әйе, сез.
— Мин үземме?
— Нәкъ менә сез үзегез.
— Мин, Широкогоров, шушылай дип уйлыйм: англичаннар, һичшиксез, җиңүне безнең кулыбыздан бүләк итеп алдылар, ә сез, үз участогыгызда, башкаларның барысына караганда да, күбрәк эшләдегез, ләкин, әйтергә кирәк, безгә караганда, бик-бик аз эшләдегез һәм, хәтта, сез чын-чыннан җиңәргә теләгән булсагыз да, барыбер, бездән башка һич тә җиңүгә ирешә алмас идегез. Менә шул. Рәхим итеп, шуларнын бөтенесен дә язып куегыз. Бу, әлбәттә, минем үз фикерем.
Шул чакта Воропаев, картның борын тишекләре киң булып ачылганын күреп, әңгәмәне тыныч темага — аракы эшләү мәсьәләсенә кү черергә тырышты.
Широкогоров кунакларны, бик теләмичә генә, дегустация бүлмәсенә алып керде. Аракыларның тәмен татып карау өчен билгеләнгән бу бүлмә мичкәләргә охшатып эшләнгән өстәл һәм урындыклар белән җи- һазландырылган иде. Светлана Чирикова (Воропаев аны Широкогоров- ларда күреп бик гаҗәпләнде) асты лампа куыгыдай киңәйтелеп, дегустация өчен махсус эшләнгән, берьюлы эчеп җибәрүе уңайсыз булган бокалларны өстәлгә китереп куйды.
— Корысыннан башлыйк.
Широкогоровның тавышы тантаналы иде.
Светлана бокалларга яшькелт-алтын төсле аракы тутырып чыкты. Карт, бокалны борын төбенә китереп, нашатырь спирты иснәгәндәй, күзләрен кысып, башын артка чөеп, берничә тапкыр иснәп алды.
— Бу сорт виноград бездә һәрвакытта да дөрес файдаланылып килде дип әйтеп булмый, — дип борчылып сүзен башлады ул һәм бөтен дөньясын онытты. — Рислинг — типик немец ул һәм чын-чыннан бары тик Рейнда гына яхшы аңа, әмма, минем карашымча, безнең менә бу Алькадар рислингы, үзенең тәм нечкәлеге белән, тиңдәшсез аракы. Моңа сез нәрсә диярсез?
Гаррис, башын әтәчтәй артка ташлап, үз бокалын эчә башлады, чөнки бу махсус бокаллар тиз эчеп җибәрүгә түгел, ә әкренләп йотуга җайланган иде. Дегустаторлар аракыны эчмиләр, ә, дөресен әйткәндә, чәйнәп йоталар.
Гаррис, бушап калган бокалына гаепле кыяфәт белән карап, Светланадан тагын да салыд бирүне ишарәләр белән генә үтенде. Светлана кызаоып китте һәм, ишарәләрне аңламаганга салышып, читкә борылды.
Широкогоров, бокалны кулында әкрен генә тирбәтеп:
— Карагыз әле, — диде сокланулы тавыш белән, — аның төсе, иртәнге таң кебек, чак-чак сизелерлек тоныклык белән өртелгән...
— Миңа тагын бер бокал салып бирегез әле, әфәндем, — диде Гаррис, кыю гына итеп. — Югыйсә, беренче бокалдан мин, тәҗрибәсез- легем аркасында, һичбер нинди таң төсләрен күрә алмыйча калдым.
Алиготэ аракысын татып караганда, Гаррис исенә килде һәм ниндидер яшькелт төсләр турында сөйли башлады, ләкин хәзер аның бу сүзләре мәгънәсез булып чыкты, чөнки бу аракыда андый төс бөтенләй юк иде.
Карт кашларын җыерды һәм дегустация эшләрен ашыктыра башлады.
— Менә аш янында эчә торган кызыл аракы. Ул күп төрле сорт виноградлардан эшләнгән: кабернэ, мальбек, гренаш һәм мурвед сортларыннан. Яхшы, көчле аракы бу, аңарда әйтеп торырлык нечкәлек юк.
«Яхшы, көчле» дигән сүзләрдән Гаррис сизелерлек җанланып китте һәм бокалга салынган аракысын иснәргә, җентекләп карарга тагын да онытып, бик тиз генә эчеп җибәрде.
20
— Мг-м... чыннан да шулай икән, — дип мыгырданды ул каушап калган хәлендә, һәм буш бокалны исни башлады.
— Бу аракы ярыйсы гына тәэсир итә икән дияр идем мин.
— Әйе, кешегә ул бик тиз, хәтта тупас рәвештә тәэсир итә, — дип өстәп куйды Широкогоров.
— Хәтта тупас рәвештә? — диде Гаррис. Бу яхшы һәм көчле аракыны шулай кимсетүләренә ул җәберләнергә дә хәзер тора иде. — Мин алай дип әйтмәс идем. Тулы бер флакон эчсәң, ихтимал, шулайдыр да, ә болан азлап эчкәндә ул һич тә тупас түгел.
Бу көчле аракыны аның тагын да бер стакан эчеп җибәрәсе килде, ләкин Широкогоров инде мадера турында сөйләргә күчте:
— Менә бик ачык төсле һәм гүзәл аракы. Сезгә әйтергә тиешмен, без көчле һәм дессерт аракылар эшләүдә специальләшәбез. Коры климат һәм киеренке җылылык безгә тәмле һәм хуш исле, бай хасиятле виноградлар үстерә. Матур сүзләр кулланып әйткәндә, безнең виноградыбыз яхшы аракыга әверелергә ярата... Карагыз, аның төсе нинди, гәрәбәдәй, алтындай. Борынгы гәрәбә, ә? Португалиядән чыккан серсиаль, верделио сортларыннан эшләнгән ул һәм аңа мальвазия, альбилло сортлары да кушылган. Нинди нечкә һәм яхшы оештырылган букет, нинди төзек, нәфис төс... Бу — бик ачык, гүзәл күренешле, талантлы аракы. Ә беләсезме, — дип Воропаевка мөрәҗәгать итте ул, — бу аракының бездә елдан-ел яхшыра баруы аеруча ’шатлыклы хәл. Сез, Алексей Вениаминыч, кабернэ сортыннан эшләнгән портвейнны бездә кайчан да булса татып караганыгыз бармы? Кабернэ, үз туган җирендә, дөньяда иң яхшы дип саналган бордос аракысы бирә, ә без аңардан, иң яхшы Португалия маркаларына бирешми торган портвейн эшләп чыгарабыз. Мин аны анар портвейн дип атар идем. Ул бит эретелгән кыйммәтле асылташтай. Ә тәме? Тулы сыйфатлы, гайрәтле ул, исе дә гаять нәфис.
Гаррис, блокнотына нәрсәдер язды да, дәшмичә генә башын селкеп куйды.
— Ә менә монысы — безнең пино-гри.- Сезгә билгеледер дип уйлыйм, анардан, бүтән төрле иинолар кушып, шампански яки җиңел, нечкә, аш аракысы хәзерлиләр. Ләкин безнең шампанчыларыбыз аны ни өчендер яратып җиткермиләр, һәм менә без, беләсегез килсә, пино-гри сортыннан дессерт аракысы эшләргә булдык. Шулай итеп, бу өлкәдә без французлар белән дискуссия алып барабыз. Бездә барып та чыкты бит бу. Хәзер менә үзегез күрәчәксез, бик оригиналь, яхшы затлы, каты чәй төсендәге, дегеткә охшаганрак куе, тулы сыйфатлы, бик яхшы бер аракы килеп чыкты.
— Әйе, бик яхшы аракы бу, — дип раслады Гаррис. — Гаҗәп әйбәт аракы!
— Ә хуш исе? Ипи кыерчыгыдай көчле һәм озак сакланучан.
— Сез, профессор әфәнде, аракыдан әллә нинди чит-ят исләр түгел, ә аракы исе генә килергә тиеш дип тапмыйсызмыни? Аракының ипи исе биреп торырга тиешлеген мин аңлап җиткерә алмыйм.
— Аракы исе нәрсә дигән сүз ул? — дип, сорауга сорау белән җавап бирде Широкогоров. Ләкин, Гаррисныц бәхәсне дәвам иттерергә артык теләге булмавын күрде дә, өстәлдән бокалларны җыйнап алырга кирәклеген Светланага ишарә белән генә аңлатты. — Хәзер без үзебезнең иң төп аракыбыз булган мускатны татып караячакбыз. Бу — безнең аракыларның юлбашчысы.
Светлана, подноска куеп, дүрт бокал кертте, алар алтын кебек балкып торалар иде. Беренче булып, Широкогоров үз бокалын, чәчәктәй тотып, саклык белән генә битенә тидереп алды.
— Мин сездән сорыйм, болыннарда гына була торган бал исен сизәсезме сез? Я, сизәсезме, юкмы?
21
— Дөресен генә әйткәндә, сизеп җиткерә алмыйм, — диде Гаррис, каушап. — Һәрхәлдә, доктор әфәнде, болын исе килми.
— Ул чакта берьюлы эчеп җибәрегез, савыт бушап калсын. Сезгә, сөеклем, спиртта изелгән итек мае эчәргә кирәк, — дип өстәде карт, шаярткаиоыман.
Гаррис көлеп җибәрде.
— Миңа һичбер нәрсә белән кушылмаган саф спирт эчәргә кирәк. Ә болыннарны мин, профессор әфәнде, үзем дә күз алдыма китерә алырмын. Аннары, мин аракы эчкәндә, болын исләренең кемгә кирәге бар? Бу — бик оригиналь, әлбәттә. Чын русларча.
— Безнең сүзлегебездә «илһам» дигән бер сүз бар. Шулай менә, мин иҗат итә торган аракы кешеләрне илһамландыруга хезмәт итә. Ул бердәмлек, тиңдәшлек һәм чын тормыш исе аңкытып тора. Сез хәзер берьюлы түңкәреп ташлаган аракыны, исегезгә төшерергә тиешмен, гадәттә, аз-азлап кына йоталар. Шул чакта ул, ил гизеп йөрүләр, сәяхәтләр турындагы истәлек кебек, биек кыялардагы алтын болыннар турындагы истәлек кебек, сезнең арка миләрегезгә үгеп керә һәм, әгәр сез карт кеше булсагыз, кинәт яшәреп китәсез.. Сезнең күкрәгегез шундый киң сулый башлый ки, сезнең күзләрегез шундый ераклыкларга текәлә ки, барлык авыр нәрсәләр җиңеләеп китә, хәл итүе кыен булган гаять катлаулы нәрсәләр бик гади булып әверелә, ерактагы нәрсәләр якын булып күренә. Бу аракы миңа, шигъри тел белән әйткәндә, тау як көтүчесе җаны булып күренә. Тау итәкләре куе виноград бакчалары белән капланган, еракта, аста—диңгез. Тынлык, эссе челлә, очсыз-кы- рыйсыз киңлек, ә ул, үзенең таягына таянган да, ерактагы бабаларының походлары турында әкрен генә җырлый. Хәер, урынсызга лирик чигенүләр ясавым өчен түбәнчелек белән гафу үтенәм... Дәвам иттерик... Менә монысы — безнең ак мускатыбызның икенче тибы. Ул — беренчесенең күршесе. Аларны яр буйлата күп булса егерме километр ара .аерып тора, ләкин иснәп карагыз әле сез — бу икенчесе, нигәдер, гаҗәеп нәфис рәвештә цитрон исе аңкытып тора. Кайдан килгән аңа мондый ис? һич аңлашылмый. Бездә, үзегезгә мәгълүм булганча, цитрус үсемлекләр юк. Шуның өстенә, безнең аракыбыз һичбер чит-ят әйберләр белән кушылуның нәрсә икәнен белми. Шулай булгач, бу сәер иснең кайдан килеп чыкканлыгын без, мөгаен, һичкайчан белә алмаячакбыз.
Мондый ис океан пароходларында була. Бу — сәяхәтләр, ачышлар исе. Бөтен океаннарны аркылыга-буйга йөзеп чыккан, барлык штормнарны кичергән һәм, инде картлык көнендә, үз йорты бусагасына утырып, шул мавыктыргыч сәяхәтләр турында сөйләп торучы моряк җаны булып күз алдыма килә бу икенче мускат. Ярый, шулай... Хәзер менә сезнең алдыгызда — алсу мускат. Беренче ике тип мускатлардан ул бары тик үзенең төсе белән генә аерыла. Аның тагын да бер бик сәер һәм әлегә аңлатып бирүе мөмкин булмаган хасияте бар: аңардан роза чәчәге исе килә, ләкин, ачыклап бирим, һәр сезонда да түгел. Роза чәчәгенең хуш исләре аңа махсус аерым елларда гына иңә төсле. Бу аракы гадәттән тыш әйбәт; гүзәл хатын-кызлар сыйфаты бар аңарда. Роза чәчәгенә гашыйк булган сандугач турындагы әкиятне ишеткәнегез бармы сезнең? Әгәр мин шагыйрь яки әкиятче булсам, һичшиксез, роза чәчәгенә гашыйк булган виноград агачы турында әкият иҗат итәр идем.
— О, бу— искиткеч гүзәл, — диде Гаррис. — Америкадагыдай сентименталь. Ләкин карагыз әле, доктор, сезнең илегез хәрабәләргә күмелеп калган бер вакытта шундый гармоник ахмаклыклар белән сез ничек шөгыльләнә аласыз? —дип сорады ул, блокнотын кесәсенә тыгып.
— Мин аңа, үз илемә, тантана эчемлеге хәзерлим, сөекле дустым, җиңү аракысы, ял һәм рәхәтлек табу аракысы хәзерлим. Фәкать бүгенге көн белән генә яшәргә ярамый, чөнки бүгенге көн, күп вакытта, төгәл
ләнеп җитмәгән кичәге көн дигән сүз бит ул. Чын хәзерге заман һәрвакыт алда була ул.
Гаррис, тәкъдим итүләрне көтеп тормыйча, үз стаканына мускат салып алды һәм аңа мадера өстәде.
Широкогоров, аның бу хәрәкәтләрен хупламыйча, башын чайкады:
— Коктейль эчүче кешеләрне мин һич тә аңлаячак түгелмен,—диде ул. — Шундый тәмсез, зәвыксыз итеп...
— ... фәкать англичаннар һәм америкалылар гына эчә аны, беләм. Кемнәр бөтенесеннән дә алда бара? Руслар. Кемнәр бөтенесеннән дә яхшырак ашый? Руслар. Кемнәр бөтенесенә караганда да тәмлерәк, ләззәтлерәк итеп эчә? Руслар. Беләсезме, болар турында мин ишеттем инде һәм мондый фикерләрнең бәясен яхшы беләм/
— Карагыз әле, Гаррис әфәнде, биредә эш безнең бөтенесеннән дә яхшы ашавыбызда түгел, — без, ихтимал, сездән начаррак та ашыйбыздыр, ләкин безнең бик күп, бик күп нәрсә өчен бик күптән инде иң яхшы тормышка хакыбыз бар. Сез моны язып алмыйсызмы? Бик кызганыч.
— Биредәге аракыларның рухы сезнең рухыгыз кебек сугышчан түгел, профессор әфәнде.
— һәм бик кызганыч, сугышчан сыйфатлар безгә кирәк булачак әле.
— Нәрсә өчен? Сез бит сугышны быел ук тәмамларга җыенасыз һәм, минем аңлавымча, фашизм тар-мар ителәчәк...
— Германия фашизмы — әйе, тар-мар ителәчәк, ләкин сез, Гаррис әфәнде, ул җиңелгәннәрнең урынын алачаксыз, капитализмның иң усал формаларын зәһәр рәвештә яклаучылар да сез булачаксыз, һәм сезнең ишеләр аз да түгел.
— Нишләп мин?— дип, Гаррис яңадан блокнотына ябышты. — Бу — бик гүзәл. Ә сез, Рузвельт та кайчан да булса фашизмны яклаучы булып әверелер, дип саныйсызмы?
— Нишләп әлбәттә менә фашизмны яклаучы булсын ди ул? Безнең белән янәшә баса алуы мөмкин аның.
— Ах, менә ничек! Ләкин ни өчен — бу минем соңгы соравым — сез бу мәсьәләләр буенча Америкага карата шушылай пәйгамбәрлек итәсез? Фашизм сыйфатлары Англиягә кулайрак булып тора түгелме соң?
— Черчилль Англиясе — сезнең сөяркәгез ул. Бик олы яшьтәге бу ханым, әгәр үзе исән чакта аны гел сөйсәләр, үлгәндә яхшы мирас калдырырга вәгъдә итеп, үз язмышын хатын-кызлар артыннан сөйрәлеп йөрергә яратучы яшь егет белән бәйләргә тәвәккәллек иткән.
— Я, җитте! Мин сезнең белән булган бу очрашуымнан, моңа чаклы булмаганча, күп итеп акча эшләячәкмен, профессор әфәнде. Хушыгыз, рәхмәт сезгә, — диде дә Гаррис усал көлеп куйды.
— Англияне безнең сөяркәбез дип атый!.. — дип сукранды ул, машинага утырганда. — Сез моны ишеттегез, әлбәттә?
— Минемчә, карт шул кадәр дөрес әйтә — бу турыда сөйләп торуы да кызыксыз. Ике төрле Англия бар бит, аларның берсе — сезнең сөяркәгез.
— Англияне сөяркә итеп асрарга без ул чаклы бай түгел.
— Ләкин минем фикерем белән килешегез, Англия дә сезгә бушлай бирелерлек бай түгел лабаса.
Воропаев шоферга Мережкова эшли торган балалар санаторий- сына — тауга менәргә кушты.
Балалар төшке аш ашап утыралар иде.
Воропаев кунакны «философлар» бүлмәсенә алып керде, анда Зинадан башкалары, бөтенесе дә җыелып беткән иде инде. Ләкин Зина да, Америка журналисты килгәнен ишетү белән, бик тиз килеп җитте һәм, һәрвакыттагыча, шунда ук үзе һәм иптәшләре турында сөйли башлады.
??
23
Шура Найденов китаптан күзен алмыйча укып утыра һәм китап битләрен теш араларына кысып алган кытыршы резина очлы чыбык белән ача.
— Бу һич тә гуманлылык түгел, — диде Гаррис, пышылдап кына. Хәер ул, инглиз телен биредә кемнец дә булса аңлый алуы мөмкин түгел, дип уйлады булса кирәк.
— Нәрсә гуманлылык түгел?
— Бу бичара бәхетсез җан иясен яшәргә мәҗбүр итү — гуманлылык түгел. Минем нәрсә әйтергә теләвемне сез аңлый торгансыз.
— Сез, Гаррис әфәнде, ике кулыгыз һәм ике аягыгыз булу белән үзегезне аңардан бәхетлерәк дип саныйсызмы? Сезгә яшәү мөмкинлеген бирүне гуманлылык дип уйлыйсызмы? Сезне мин шулай, дөрес аңладыммы?
— Әйе, шулай.
— Мин моның белән килешә а’лмыйм.
Гаррис һич тә тынычлана алмады.
— Сез миңа әйтеп бирегезче, бу бала нинди экспериментлар өчен яши? — дип сорады ул Воропаевтан. — Сез аңардан һичшиксез бер даһи үсеп чыгар дип ышанасыз инде, ә?
— Шулай булуы да ихтимал, ләкин сезне моңа ышанырга һич тә көчләмим. Алай булып чыкмавы да мөмкин.
— Ул чакта аны кем итеп тәрбияләп үстерергә исәп тотасыз сон сез?
— Кеше итеп. Хәер, ни өчен сезгә аның үзеннән сораштырмаска, — ул малай инглизчә азрак сөйләшә белә.
Гаррис, китап укуын дәвам итүче Найденовка карамыйча гына, бүлмәдән чыгып китте һәм, беркем белән дә саубуллашып тормастан, машинасына таба юнәлде.
Алар нәкъ диңгез кырые буйлата сузылган түбәнге юл белән кайттылар. — 1
— Нәрсә, югарыда аңа ошамады, ахрысы? — дип сорады Воро- лаевтан шофер.
— Ошамады.
— Әйе, бу — бүтән дегустация шул.
Юл елның бу вакытында буш һәм күңелсез төскә керә торган виноград бакчалары арасыннан үтә иде. Ялангач ботаклар, соры ыргаклардай, тау итәкләрендә тырпаеп торалар һәм, җәй көне аларның матур яфракларга төренәчәкләренә, гүзәл картинадай булып күренәчәк- ләренә, ничектер, ышанып булмый.
Көз көннәрендә сакчы хатын-кызлар утырып тора торган сак будкалары да җансыз. Гомумән юлда аларга һичбер җан иясе очрамады, әйтерсең лә, алар кеше бөтенләй яшәми торган җир буйлап баралар кебек иде.
Шофер, юл кырыендагы бер кое алдында машинасын кинәт туктатты да, Воропаевка мөрәҗәгать итте:
— Сез аңа әйтегез әле, иптәш полковник, немецлар минем каенагамның ике яшь баласын тере килеш менә шушы коега ыргытканнар.
Воропаев аның сүзләрен инглизчәгә тәрҗемә итте. Гаррис бер сүз дә дәшмәде.
— Партизанлыктан кайткач, мйн үзем ул коега төшеп карадым, балаларны таныдым. Ух, нинди коточкыч! Аны искә төшерүе дә куркыныч. Берсенең, кечесенең, җиде яшьлек малайның, аяклары гына сынган һәм кабыргалары гына яньчелгән иде,— ул анда ачлыктан үлгән булса кирәк, ә олысының, унөч яшьтәгесенең, — башы... Күрәсең ул...
Гаррисныц иреннәре агарынып китте.
■ — Дөньяда шундый хәлләр була — алар турында кычкырып сөйләргә ярамый, — диде ул.
24
— Ул чагында безгә бик еш бөтенләй дәшми торырга туры килер иде.
һәм алар шәһәргә барып җиткәнгә чаклы сөйләшмәделәр.
... Воропаевныц Гаррис белән шуннан соңгы сөйләшүләре шәһәрдә, диңгез ярында булды.
Гаррис, руслар америкалыларны яратмыйлар, дип ышандырырга тырышты, ә Воропаев аңа эшнең яратуда түгел икәнлеген, ләкин, гому мән әйткәндә, бездә америкалыларны нәкъ менә яраталар икәнлекне аңлатты.
— Ләкин яшәүгә иң сәләтле булган капиталистик илнең үлемгә бара торган ил политикасын ни өчен яклавын бездә һичкем аңлый алмый. Тыңлагыз әле, Гаррис, бу сугышта Англия үзенең барлык өстенлекләрен югалтканлыкны һәм җиңү аңа һичбер яхшы нәрсә бирмәя- чәкне сез инкарь итмисездер бит?
— Әйе, бу, чыннан да, шулай бугай.
— һәм сездә бик күпләр җиңү доходын үзләренә тартып алырга телиләр икәнлекне дә инкарь итә алмыйсыз бит.
— Юк, менә бу мәсьәләдә сез... юк, юк, монда сез хаклы түгел.
— Ә мин сезгә әйтәм: сезнең банкирларыгыз бернәрсәгә генә — Американы милитаризм крепостена әверелдерергә генә омтылалар, һәм Черчилль, үз вакытында алардан шундый әйбәт милитаристлар тәрбияләп үстерә алганлыгы өчен, гыйбадәт кылачак. Сезнең банкир- ларыгызның алласы — Рузвельт түгел, ә Черчилль. Алар өчен Рузвельт кирәгеннән артык яхшы. Алар күптән инде начаррак президентка- хаклылар, Гаррис.
— Сезгә кайчан да булса хат язарга мөмкин булырмы? — дип көт- мәстән сорау бирде Гаррис.
— Ә нәрсәгә ул? Әгәр сез үзгәрсәгез, мин аны хатларыгыздан башка да ишетермен, ә инде хәзергедәй үзгәрешсез хәлегездә калсагыз, ул ча- гында сезнең хатларыгызның нигә кирәге бар?
— Сез дөрес әйтәсез, бугай.
Алар, тагын да сөйләшергә бик теләсәләр дә, аерылыштылар.
Гаррис белән булган әңгәмә Воропаевны шул чаклы дулкынла-ш дырды: ул чит ил кешеләре белән тагын очрашу мөмкинлегеннән, беренче уңае чыгу белән үк баш тартты.
Ләкин шулай да Гаррис белән аңа тагын бер тапкыр очрашырга туры килде. Чит ил журналистлары Севастопольгә экскурсиягә барырга җыенганнар икән, шунда Воропаев тагын кирәк булып чыкты...
Обкомнан әле генә килгән Васютин үзе Воропаевларга керде һәм аның бу экскурсиядә тәрҗемәче булып катнашуын аеруча үтенде. Монысы соңгы тапкыр булыр инде, дип ул кат-кат басым ясап әйтте.
Воропаев Васютин белән таныш түгел иде әле һәм аның началь никларча кәпрәймәве, бик гади итеп үзе килеп керүе Воропаевка ошады. Шуның өстенә, Васютин үзенең тышкы кыяфәте белән дә кинәт аңа яхшы тәэсир итте.
Ул — киң җилкәле, тулы гәүдәле, бөдрәләнеп торган һәм көлтәдән зур коңгырт чәчло кеше иде. Елмайганда киң итеп, матур итеп елмая, һәм шул чакта аның шат йөзе алсуланып китә.
— Сезне артык җәфаламау турында мин Корытовка әйттем инде Ләкин менә хәзер сездән башка кемне җибәрергә? Кеше юк бит. Мин сезгә, бер уңайда, тагын бер задание дә тапшырырга уйлыйм әле. Җирле темага.
— Мин бит, иптәш Васютин, мондагы кеше түгел, яңа кеше, читтән килгән кеше.
— Ә менә хәзер мондагы кеше булып китәрсез инде, яңадан күчен кигү турында әлегә уйламыйсыздыр? Бераз рәтләнә алдыгызмы инде?
25
— Бераз да, шактый да рәтләнгән якларым бар.
— Дөресрәге — беразга гына ошый. Мин шулай ишеткән идем. Ярый, әкренләп рәтләнерсез әле.
Васютин үзенең тышкы күренеше белән типик партработник иде: хәрәкәтчән, ләкин ыгы-зыгы килүчән түгел, кискен һәм катгый. Характеры шундый булудан бигрәк, хезмәт хәле шундый иде аның, чөнки әкренләүне һәм кичегүне белми торган командир Вазыйфасын күп еллар буе үтәү нәтиҗәсендә, бу сыйфатлар аңарда автоматик рәвештә тәрбияләнгән иде.
Үз алдына нинди дә булса берәр бурыч килеп басканда, Васютин аны шунда ук һәм берьюлы үти. Ул, фәкать, уңышлы булып чыкмас- лыгы яки бөтенләй өметсезлеге ачык күренеп торган эшләрне генә читкә калдырып тора. Өлкәдәге коммунистларда ул үз сүзле, бәйләнү- чән һәм мыскылларга яратучан кеше тәэсирен калдыра иде булса кирәк. Васютинны аның гадилеге өчен, яңа эшләргә оста җигелә белүе өчен һәм иң мөһиме — күзгә нык бәрелеп торган бер сәләте өчен: өлкәдәге активны тәшкил иткән меңнәрчә кешеләрнең исемнәрен, аталарының исемнәрен һәм фамилияләрен хәтерендә бик нык саклый алуы өчен хөрмәт итәләр икәнлеген Воропаев күпләрдән ишетеп белә иде.
Воропаев өйдә чакта протезларыннан бервакытта да файдаланмый иде, шуңа күрә ул хәзер култык таяклары белән көзге алдына килеп басты да чәчләрен тарап алды. Шул арада Васютин, ачык блокнотына карандашы белән шакылдата-шакылдата, тәрәзәдән карап торды.
— Сез, иптәш Воропаев, үз көчегезгә бераз бәя биреп җиткермәгәнсез, дип яки, дөресрәге, яраларыгызга артыграк бәя биргәнсез, дип ишеттем мин — тын тормышка вакытыннан элегрәк китеп баргансыз, — диде ул, тәрәзә аша урамга карап.
— Ихтимал, шулайдыр да, вакытыннан элегрәк тә киткәнмендер» әмма яраларны һәм авыруны сорап алмыйлар, алар үзләре кешегә килеп бәйләнәләр түгелме соң?
— Анысын мин аңлыйм ла. Мин сезне гаепләп әйтмим. Кайгыгызны уртаклашып әйтәм.
— Ә-ә! Ярый алай булгач, игътибарыгыз өчен рәхмәт.
— Сүз арасында гына булса да әйтим әле, сез безгә, тыловикларга,
артык теш кайрамагыз. Без сезнең фронтовик агай-энеләренең дә төрлеләрен күрдек. Фронтта булган һәрбер кеше — алдынгы кеше дигән сүз түгел әле. Погоннар һәм орденнар безнең күзне бәйли алмыйлар, иптәш Воропаев, һәм миңа калса, алар сезнең күзләрегезне дә бәйләмәскә тиешләр. .
Воропаев, бу тагын нәрсәләр әйтер икән дип, бераз көтеп торды.
— Мин моны сезнең турыда әйтмим. Сезнең үзегезгә килгәндә, фикерләр начар түгел, әйе, сезнең турыда фикерләр начар түгел, — дип сүзен бетерде Васютин.
«Аппаратчик тарафыннан бирелә торган типик бәя, — дип уйлап алды Воропаев. — «Яхшы» дип әйтсәң — куркынычлы, «начар» дип әйтсәң — дөрес булмый».— Башланып киткән сөйләшү аның өчен күңелсез булганга күрә, ул өстәл янына килеп утырды да:
— Мин әзер. Сезне тыңлыйм, иптәш Васютин,—диде.
Кунак, күз кырые белән генә аңа карап алды да, карандашы белән селтәнеп, блокнотка тирән нокта куйды.
— Әйе. Шулай менә ахырдан башлап җибәрим, булмаса. Кичә иптәш Сталин конференциядән үз квартирасына җәяү кайтты. Арыган иде булса кирәк, бераз күңел ачарга теләде. Түбәнге шоссе буйлатз киттек. Беләсезме нәрсә? Биредә буш яткан бик күп тау итәкләренә игътибар итте ул. «Ни өчен болай буш ята соң алар?» дип сорый. Мин аңа әйтәм: «Су белән эшләр кыенрак. Иосиф Виссарионович, — дим. — Биредә тәмәке үсми, ә виноград өчен бик югары, без ул урын
нарны зәйтүн өчен дип калдырдык. Шулап иткәндә файдалырак та булыр, су да кирәк булмас...» дим. Ә ул миңа: «Мин бит анда бернинди зәйтүн агачлары күрмим, кайда соң алар?» ди.
— Ә дөрес бит бу — кайда соң алар?
— һичшиксез, дөрсс. Сездән яшереп торасы юк, ул турыда уйладык без, ләкин һаман кул җитешми. Каһәр төшкәй текучка безнең теңкәгә тия. Шулай менә, сез хәзер юлда, кунакларга безнең табигатьне күрсәтеп йөргән арада, шунда берьюлы исәпләп тә карагыз әле, кай урынга, күпме һәм нәрсәләр утыртырга кирәк икән. Соңыннан без, әлбәттә, махсус комиссияне дә рәтләп җибәрербез.
Воропаев, игътибарсызлык белән, кулын селтәп куйды.
— Юкка гына акча туздыру булыр. Мин үзем Фәрганә методларын яклыйм. Комиссия — комиссия инде ул, ә менә колхозчылар, үзләренең китмәннәре белән, андый комиссияләрнең үкчәләренә басалар.
— Әйтеп тә торасы юк, аларның тәҗрибәләре бик яхшы, — диде Васютин, көнләшүле тавыш белән.—Ләкин мин аннан курка төшәм: вакыты бүтән бит. Фәрганәдә ул эшләрнең кайчан башланганын хәтерләгез әле? Утыз тугызынчы еллар иде ул! Елы нинди бит аның, исеңдәме? Аларның бу эшне башлап җибәрүләре — ярлылыктан булмады, ә көчне кая куярга белмәүдән... артык кыюлыктан дип әйтимме... Кан тамырларында бик зур көч кайный иде ул чакта! Шулай бит? Ә хәзер, бөтен халык сугышта чакта, без сезнең белән фәкать берберебезне генә мобилизовать итә алган бер вакытта, нәрсә турында хыяллана алуыбыз мөмкин?.. Әйе. Шулай менә, җентекләп карагыз сез анда, хыялыгызны эшкә җигегез. Безгә, агитатор һәм пропаган-дистлардай, махсус хыялчылар да булдырырга бик вакыт инде, дип уйлап куям мин кайчакларда.
— Хезмәт хакы ала башларлар да — хыял дигәннәре җилгә очар!
— Монысы да дөрес.
— Әйдә, бергә киттек, иптәш Васютин, — дип тәкъдим итте кинәт Воропаев. Бу тынычсыз кеше аңа ошый иде. — Перевалга кадәр мин сезнең белән булырмын, анда метеорологта кунып калырмын, ә таң белән журналистлар экскурсиясенә кушылып китәрмен.
— Зарубинда кунарсызмы? Җилләр белән сөйләшүчедә? Байбак ул, — диде Васютин һәм, вакыты булып-булмавы турында уйланып, карандашы белән чикәсен кашыды, күзләрен кысты. Ниһаять, Воропаев- ның тәкъдименә ул кинәт риза булды.
Шәһәр артындагы шоссе юл югарыга таба текә күтәрелеп китте һәм Васютинның «виллисы», Воропаевның беренче килеп төшкән көнне үзенә йорт салу турында хыялланган урында, очраклы рәвештә тукталып калды.
Таудан җимерелеп төшкән һәм тирә-ягы буш җирләр белән чорналып алынган бик зур, текә таш ята иде бу урында һәм ул төрле уйлар тудыра иде. ч
— Нәкъ менә шушында совхоз конторасын урнаштырасы иде, үзәккә якын, шоссе да янәшәдә генә, порт та монда гына, — дип берьюлы сөйли башлады Васютин. Бу турыда Воропаевның да фикерен ишетергә теләде ул.
— Мин, кайчандыр, шушы урында үземә кечерәк бер йорт салу турында хыялланган идем, — диде Воропаев, көлемсерәп.
— Күтәрә алмаган булыр идегез.
— Күтәрә алмаган булыр идем шул. k
— Кечкенә нәрсә, зур нәрсәгә караганда, һәрвакыт авыррак була.
— Дөрес булса кирәк. Ә контора өчен бу урын әйбәт. Биредә, гомумән, булачак төзелешләрне күрсәтеп-аңлатып йөрүчегә әвереләсе килә — шул чаклы бушлык, кеше кулы тимәгән бу тирәләргә.
27
— Мәгез әле, бераз тамак ялгап алыйк, — диде Васютин һәм, кесәсеннән бутерброд чыгарып, Воропаевка тәкъдим итте.
— Рәхмәт. Карагыз әле, бу урында су да булырга тиеш. Әнә күрәсезме— ташкын булган урын. Анда сулык ясарга мөмкин һәм...
— Бик дөрес. Кешеләр генә булсын иде, кешеләр!
— Сугыш,— тупас сүз әйтмәгәем дип куркам, — безне бик күп файдалы нәрсәләргә өйрәтте, бөтен халык белән бердәм рәвештә бер 9шкә ябырылганда, бик зур нәрсәләргә ирешергә мөмкин икәнлекне күрсәтте.
— Бер унбиш елдан сон биредә гаҗәеп курортлар үсәчәк.
— һичшиксез. Чынлап та, үсәчәк. Бик әйбәт әйттегез. Бездә шулай бит, — үсә, күтәрелә.
— Хәзер безгә әнә тегендә, теге бәләкәй бухтага барып чыгасы иде.
— Ул бухтаны мин Бәхетле дип атап та куйдым инде. Искиткеч матур урын. Тоташ нарат анда — күрәсезме? Андагы һава — исерткеч эчемлек төсле, валлаһи. Яр буеннан тоз исе килә, ә суга керсәң— нарат исе аңкый. Биредәге бер врач, бервакытны миңа, диңгез суының сәламәтлек өчен нинди зур әһәмияте булуы турында, хәтта, бөтен бер лекция сөйләгән иде. Ул, имеш, тоз эретмәсе буларак, электролит дип санала, һәм кешенең тәне дә шундый ук электролит икән. Димәк, алар үзара контактка кергәндә, электрик токлары килеп чыгарга һәм ионнар белән үзара алмашыну булырга тиеш. Диңгез суында иркен рәвештә йөри торган тоз ионнары кеше тәненә үтеп керәләр, ә кеше тәнендәге төрле агулы матдәләр суга чыгып китәләр икән.
— Шайтан белсен аныъ суда коенуның шул чаклы фәнни эш икәнлеге турында беркайчан да уйлаганым юк иде. Сез, әйтергә кирәк, фән белән яхшы кораллангансыз булса кирәк.
— Ә сез ничек дип уйлый идегез соң!
— Шулай булгач, нәрсә кала? Сез мине тәмам ышандырдыгыз инде: төзелешне әнә шул Бәхетле бухтасында җәеп җибәрергә кирәк. Шул «шкә тотыныгыз әле. Уңышлы табылган бер кеше—эшнең яртысы дигән сүз ул, — диде Васютин сүз арасына гына кыстыргансыман.
«Виллис» аларны Бәхетле бухтасына таба җилдертеп алып китте. Еракта, шәһәрнең теге ягында, үзенең кызыл бакырдай маңгае белән Бөркет тавы ялтырап калды.
— Вакытыбыз юк — шунысы кызганыч, — югыйсә мин сезне Бөркет гавына да алып барган булыр идем, — диде Воропаев.
— Төзелешне башлап җибәрсәгез — мин анда да сезнең кунагыгыз булырмын. Ярыймы? Мәҗбүр итәсем килми, ә менә шушылай, дусларча, большевикларча гына әйтүем. Юкка гына сезне миңа күрсәтмәделәр бит. Шушы эшкә җигелегез әле, чынын әйтәм, җитәр инде сезгә лекцияләрдә кашынып йөрергә.
Васютиниың иң яраткан сүзен Воропаев кинәт сизеп алды. Җигелергә ярата иде ул. Бу инде Корытовның «кызыктырырга» дигән сүзе генә түгел!
Васютин шофер янында утырып бара иде. Артта утырган Воропаев, елга табан азрак иелде дә, күзләре белән шофер алдындагы көзгене •зләп табып һәм анда секретарьның йөзен күреп, аңа хәйләле күз лысты:
— Минем үз теориям бар, иптәш Васютин.
— Кемдә юк ул!..
— Юк, сез тыңлап карагыз. Безгә хәзер, шушындый каты сугыштан соц, шундый сикереш ясарга кирәк ки, сугышка кадәрге күләмнәр чепуха булып калсын. Дөрес әйтәмме?
— Фараз иттек ди. Хәер, «чепуха» дигән сүзегез биредә урынлы түгел. Я, шуннан соң?
28
— Ә моның өчен, минемчә, электә халыкны авьГллардан һәм заводлардан нинди зур энергия һәм эзлеклелек белән югарыга, башкалага, наркоматларга сөйрәп мендергән булсак, хәзер, югарыда тәрбияләнгәв ул кадрларны шундый ук энергия һәм эзлеклелек белән кире түбәнгә җибәрергә кирәк.
— ...халык эченә? — дип кыстырып куйды Васютин, чак кына мыг кыллаган тавыш белән.
— Халык эченә. Әйе. Наркомнарны—өлкәләргә, аларның урынба сапларын — районнарга, полковникларны — райвоенкоматларга җибәрергә, бригадный инженерларны —: юл мастерлары итәргә.
— Мм... да. Мин сезне иртәрәк кузгатканмын икән. Я, ярый, әлстә утырып торыгыз, һәрбер кеше исәптә, ә ул үз теорияләрен сөйли.
— Сукранмагыз, мин сезгә шундый кешеләрне күрсәтеп бирермен — менә дигән әйбәт кешеләрне.
— Нәрсә мин, үз кадрларымны белмимме әллә? Монысын инде сез... ничек дип әйтим... арттырыбрак җибәрәсез. Сезне кая, Зарубинга илтергәме? Аның да үз теорияләре бар... Докладной язып җибәргән, тау сыртына композиторлар йорты салырга тәкъдим итә, анда музыка күп, юкка әрәм була, ди. Үзе. суккин сын, оҗмахтагы кебек рәхәт яши һәм безгә дә тынычлык бирми.
— Нәрсә, сезнең дә түбән төшәсегез килдеме әллә, иптәш Васютин?
Васютин, җавап бирмичә, җилкәләрен генә җыерды. Уңышсыз барыл чыккан бу сөйләшүләрдән соң аның ачуы килгән иде һәм әле генә тау алды яссылыгына карап кызыксынуы беркадәр вакытка сүнеп торды.
Шактый вакыт сүзсез барганнан соң гына, перевалга ук җиткәч диярлек, саубуллашканда:
— Сезнең лекцияләрегез, — диде ул, — алар... әлбәттә, халыкны дул-кынландыралар, оештыралар... Ә вакыты шундый—тартырга кирәк, камытны кигәнсең икән — тарт, барлык көчеңә тарт. Минем теориям әнә шундый!
— Җигелергә?—дип сорады Воропаев.
— Әлбәттә. Узып киткән кеше — алдынгы түгел, ә үзе белән бергә бүтәннәрне дә тартып алып баручы кеше алдынгы.
— Мин дә шулай дим ич. Тәҗрибәле, киң карашлы кешеләр хәзер иң кыен урыннарда булырга тиеш.
— Тапкансыз икән кыен урын! Сез менә минем урынга утырып карасагыз иде! Шундый җылыта ул, беләсезме...
Метеостанция йортына җитәргә өч йөз метр чамасы ара калды. Ла кин Воропаев ашыкмыйча барды, уйланып, үз-үзен тикшереп, әкрен генә атлады ул.
Юк, шулай да ул хаклы. Яна эштә җан яшәреп китә, көч һәм өмет, арта. Аңа нәкъ менә шул кирәк тә. Ә шуның өстенә, биредә, җирнеп үзендә, кешеләр, ашлык орлыгыдай, шытылып чыгып үсә торган урында — җиңел һәм бик гади дип кем әйтер?
«Мин җигелермен, ләкин Васютинга кирәк булган урында түгел, ә Поднебескога, Аннушка Ступинага кирәк булган урында. Менә шуЛ урында җигелермен мин!»
Иртәгесен таң белән ул чит ил журналистлары автобусына утырды.
һава, сирәк була торганча, яхшы иде. Диңгезгә таба текә булып су- зылып төшкән тау алды яссылыгы көчле, сүлле чыктан ялтырап ята. Иртәнге чык ялангач кыялардан, яңгырга ошап, толым-толым булып килә, югарыдан коелып төшәсе урынга, җир буйлата посып-шуышып килә, һавага кышның ягымлы һәм моңсу исе, диңгез ташы исе һәм саргайган, ләкин әле бөтенләй череп бетмәгән яфраклар исе таралган. Татып карарга ярарлык апара иседәй булган бу ис якындагы диңгез исе белән бергә кушылмый. Кайнар ташлар һәм балчык йорт стеналары
29
көн уртасында, шулай ук, һич тә кирәксезгә, кайнар күмәч исе чыгарып торалар.
Автобус шоссе кырыендагы ялгыз каберлек яныннан кызу гына үтеп китте. Кабер янында Англия танкысының калдыклары ята. Ләгънәт төшкән ул танклар бик тиз яналар иде. Чак кына ут тидеме — шәмдәй ялкынлана башлыйлар. Бу танк Чернов бригадасыныкы булса кирәк. Аның бригадасы нәкъ шушы» урыннардан сугышып үткән иде. Бригададагы сибиряклар Кара диңгез язын һәм аның иң шатлыклы, иң тан-таналы булган май аен беренче тапкыр шушында күрделәр. Бу — язның яңа башланган көннәре, агачларның яшәреп өлгермәс борын ук чәчәк аткан көннәре иде. Иуда агачының озын ботаклары вак, куе чәчәкләр белән капланган һәм алар миләүшә төсендәге гигант мәрҗәннәргә ошап күренәләр. Шапталы һәм бадам агачлары, эчтән яктыртылгандай, алланып торалар. Кыя араларында, бормалы-бормалы тар юллар шикелле, ал, кызыл, ара-тирә зәңгәр чәчәкләр үсеп торалар. Чәчәк атып торган кара җимеш һәм бадам куаклары белән өстән яхшы мас- кировкаланган танклар, бакчаның бер кисәгенә ошап, алга чабалар. Аларның карый торган ярыкларына тау лаләләреннән ясалган бәләкәй букетлар кыстырылган, һәлак булганнарны күмгән вакытта биредә, чәчәк эзләп, ерак барып йөрмиләр. Кулларында чәчәк тоткан килеш һәлак булучылар да аз түгел...
— Бу бит Ривьера, — диде Лондон газетасы хәбәрчесе Ральф. — Яки Италиянең бер кисәге. — Танкистлар турында Воропаевның сөйләгәннәрен ул гүя бөтенләй ишетмәде дә.
— Ривьерада сугыш булдымыни? — дип сорады Воропаев. Ләкин аңа җавап кайтаручы булмады, чөнки нәкъ шул минутта машина улый башлады — алар перевалның иң авыр борылмалы юлларын үтәләр иде.
Шуннан соң гел бертөрле, күңелсез күренешләр башланды; диңгез күздән югалган һәм алда, бер читтәрәк, йокымсырап яткан таулар күренгәч, моңа чаклы черем итеп килгән француз сорап куйды:
— Сталин Севастопольдә булдымы инде? Черчилль белән Рузвельт бүген анда чыгып киткәннәр дип сөйлиләр.
— Белмим, — дип җавап кайтарды Воропаев. — Мин анда әлегә беркемне дә җибәрмәс идем.
• Англия журналисты, әдәп белән генә, аның фикерен үзенчә ачыклап бирергә теләде: \ ■
— Аңлашыла, — диде ул. — Тарихи һәйкәлләр һәрвакытта да беркадәр баетылуга, эшләп җиткерелүгә мохтаҗ булалар.
— Бу Дюнкерк түгел лә, — дип аңа каршы төште Воропаев. — Ә Севастопольгә мин хәтта сезне дә җибәрмәс ^1дем. Чөнки анда әле һа-
,ман да миналар күп.
— Без, проводник әфәнде, кая теләсәк — шунда барабыз, фәкать үзебез теләгән җиргә генә барабыз. Ә хәзер, уңае килгәндә, шушында тукталырга һәм ашап-эчеп алырга тавыш бирәм мин.
Барысы да тантаналы рәвештә кулларын күтәрделәр. Аларга Севастополь үткән елгы кар чаклы гына кирәк иде.
»
Ашау-эчү тәмамланыр алдыннан Гаррис:
— Әгәр безнең мәрхәмәтле, ләкин кырыс полковнигыбыз, минем Россия темасына яза башлавым аркасында журналист булып китүемне бейсә, бик гаҗәпләнер иде, — диде.
Воропаев аңа яны белән утырды. Чит ил кунаклары хәзер коньяк эчеп утырган бу урыннардан узган елны Привалов дивизиясе сугышып үткән иде. Шунлыктан Воропаев бик күп нәрсәләрпо хәтерләде...
Ә Гаррис үзенең хикәясен тәфсилле рәвештә сөйли бирде. 1909 нчы елда ул, яшь турист булып, Парижда йөргән. Шул вакытта Шатло театрында рус операсы сезоны ачылган, һичбер мәгълүматың булмаган
30
халык белән танышу өчен бу—бик уңай вакыйга. Гаррис «Князь Игорь» постановкасына эләккән, Шаляпинның җырлавын ишеткән* Нижинский һәм Карсавиналарның биюләрен һәм Фокнниың «Половец- лар биюен» башкаруын күргән.
— Шунда нәрсәләр булганлыкны сез аңлыйсызмы, әфәнделәр? «Князь Игорь» — опера. Русларга хас булган барлык нәрсәләрдәй, авыррак опера ул, ләкин моңга бай. һәм Шаляпин — искиткеч яхшы җырчы, әлбәттә. Нижинский — танецлар короле, әлбәттә. Ләкин җырчылар да, ялгыз биючеләр дә түгел, ә күмәк биюләр уңыш казандылар. Нәкъ менә алар рус халкының рухы алдында безнең күзләребезне ачып җибәрделәр. Дәрт, ярсу, үз-үзеңне оныттырырдай тирән тойгылар... Үз-үзеңне оныттыру Дигән сүзне мин очраклы рәвештә генә әйтмәдем. Бу сүз бер русларга гына хас булган рухи халәтне гәүдәләндерә. Үз-үзеңне, үз мохтаҗлыгыңны оныту.
Гаррис Воропаевка борылып карады.
— Үз-үзеңне оныту дигән төшенчәне аңлатып бирүдә мин ялгышмыйммы, хөрмәтле полковник?—дип сорады ул.
— Дөресен генә әйткәндә, белә алмыйм. Мин тел белгече түгел.
— Ә! Бу инде минем файдага бер очко. Югыйсә, сез барлык нәрсәне дә беләсез дип уйлаган идем мин. Ярый, дәвам итик. Әгәр дә ул постановканы кинолентада мәңгеләштерү мөмкин булган булса, без. америкалылар, русларны ун ел элегрәк таный алган булыр идек. Ул чакта мин тәмам акылдан яздым диярлек. Бер төркем половецлар, биеп торган ялкындай ургылып, сәхнәгә атылып керделәр, камчыларын һавада айкыйлар, кәкре кылычларын болгыйлар, кычкыралар, акыралар, ыңгырашалар, каядыр чакыралар һәм торган саен кызурак очыналар, яныйлар. Бу шундый күренеш иде, партерның беренче сафларында утыруы куркыныч булып китте, шайтан алгырыны. Мин шул чакта ук үз-үземә әйткән идем: рус сәнгате үз халкының каядыр еракка сикереш ясау дәртен гаять зур көч белән тотып тора. Каядыр дүртенче үлчәм дөньясына бәреп керүгә юнәлгән никадәр көчле омтылыш! Шушы үз- үзеңне оныттырырлык дәрт һәм ярсуның кайчан да булса сәнгать чикләрен үтеп чыгуын ходаем күрсәтмәсен, дип уйладым мин ул чакта, һәм минем газетага язган беренче мәкаләм рус балеты турында булды.
— Браво! — диде француз, әдәп саклап кына. Ул урыныннан торырга хәзер тора иде инде.
— Ашыкмагыз, безнең вакытыбыз бар әле, — дип аны туктатты англичан. — Гаррисның коньягы күп әле һәм шуны без бергәләп Зчея бетергәнгә чаклы аның иркенләп сөйләп утырырга хакы бар.
— Әйе, балет—балет инде ул, ә бит ул чакта, хәтта, рус балериналарына кул чабып утырган хәйләкәр Бриан да, русларның билгесез- леккә шундый шаккатыргыч темплар белән сикереш ясаячагын алдан әйтеп бирә алмаган булыр иде. Беләсезме, полковник әфәнде, Россиянең политикага кереп китүен мин кайчакларда кызганып та куям.
— Балет, һәртөрле сәнгать кебек үк, халыкның рухын гәүдәләндерә, әлбәттә, әмма илне балетка карап өйрәнү — бакчачылыкны вареньега карап өйрәнү белән бер инде ул, — диде Воропаев. Гаррис белән җитди төстә бәхәсләшергә аның теләге юк иде. Аны ышандыра алмаячагын анлый иде ул. — Әгәр сез Толстой, Чехов, Горький әсәрләрен укыган булсагыз, хәтта өегездән чыкмый торып та, Россия турында күбрәкне белә алган булыр идегез. Ленин турында мин әйтеп тә тормыйм инде,— дип өстәде ул, үзенең ачуын көч-хәл белән басып.
Гаррис, Воропаевның сүзләрен тыңлаганнан соң, Бакст һәм Бенуз декорацияләре турында атаклы Морис Дениның аңа нәрсәләр әйткәнен сөйли башлады, ә Воропаев сәгатенә карап алды. Үткән елның нәкъ шушы көнендә һәм чама белән нәкъ шушы сәгатьләрдә Аерым Приморский армиянең дивизияләре Балаклава үзәнлегенә бәреп кергәннәр
31
һәм еракта, офыкта, 1855 нче елны һәлак булган итальяннарга салынган һәйкәлне күргәннәр иде. Ул көнне безнең гаскәрләр Севастополь голгофы дип аталган Сапун тавына менә башладылар.
Әгәр дә шушында булган сугыш күренешләрен, — юк, хәтта күренешләрен үк түгел, ә бары тик тавышларны гына, сугышның коточкыч улавын гына булса да, — тормыш бер генә секундка яңадан торгыза алса, америкалының теле аңкавына ябышып калыр иде һәм ул «үз- үзеңне оныттырырлык» дип атаган шушы тавышларны ишетүгә, русларның сугыштагы дәрт һәм ярсуларын күрүгә, аның алкоголь һәм өмет-
• сезлек белән сугарылган йөрәге мәңгегә туктап калыр иде.
Дивизияләр, тыгыз сафка тезелеп, саранчадай алга шуыштылар... Команда пунктлары омтылышлы рәвештә хәрәкәт иткән сугышчан частьлар артыннан өлгерә алмыйлар иде һәм ул махсус команда пунктлары анда хәтта булмадылар да төсле, чөнки бу сугышларда һәрбер солдат аңларлык гади юл белән командалык итү артыграк иде.
Бу — солдат сугышы, халык сугышы иде һәм аның кайчан башлануын, ничек тәмамланачагын һәрбер кеше алдан белеп торды. Тик бер нәрсә генә ачык түгел иде: бу урындагы сугышлар бер көн дәвам итәрме, әллә атнага, айга сузылырмы? Ләкин ул күпмегә генә сузылмасын — аның нәтиҗәсе бер генә булырга — Севастопольне азат итү булырга тиеш иде.
Сапун тавы үзәне һәм итәкләре өстендә ак известь тузаны уйный, анда һәрвакыт таш яңгыры явып тора... Уникеләп артиллерист һәм пехоталыларның, пушкага җигелеп, аны текә тау итәгенә йөгертеп мендергәннәрен дә хәтерләде Воропаев. Алар гимнастеркаларын салып ташлаганнар,, битләреннән тир ага иде. Алар, пушкага җигелеп, чабалар һәм нәрсәдер кычкыралар. Пушка ярыйсы гына тизлек белән юга-рыга мендерелде. Әгәр «бурлакларның» берәрсе егылып калса, аны шунда ук икенчеләре алмаштырдылар. Кулларына, бала күтәргәндәй, снаряд тотканнары да пушка артыннан чабып бардылар, һәм әгәр аларның берәрсе егылса, бу — икеләтә югалту була, чөнки сугышчы да, снаряд та юкка чыга иде.
Воропаев, туктаусыз каты кычкырудан тыннары бетеп кала торган солдатларны кызганып:
— Нигә болай акырасыз сез, егетләр? — дип сорады.
— Бүген бу — Крикун * тавы, иптәш полковник, — дип җавап бирде аңа яшь кенә бер артиллерист, — ә теге яктан, немецлар ягыннан ул — Сапун тавы, ә кич белән без аны алар өчен Хрипун'* тавына әверелдерербез.
Немецлар Сапун тавын Хрипун тавы итеп татысыннар өчен, тугыз сәгать өзлексез штурм ясарга кирәк булды. Чын-чыннан үз-үзеңне оныту менә шунда җәелеп киткән иде ул.
Ә Гаррис һаман үзенекен сөйли иде:
— Морис Дени миңа шулай дип әйтте: «Бу спектакльне мин үз художнигым белән килеп караячакмын. Бу — художникның бик-бик сирәк күрә алуы мөмкин булган тылсымлы миражьв».
— Әйе, ул заманнарда якты буяуларны һәм чуарлыкны ярата булганнар шул, — дип килеште француз. Ул күптән инде юлга кузгалып китәргә кирәк дип уйлый иде, чөнки коньяк эчелеп беткән иде инде.
Гаррис, ниһаять, французга урыныннан торырга рөхсәт итте һәм үзе дә аякка басты.
* Бу урында автор, Сапун сүзенә рифма птеп, Крикун, Хрипун сүзләрен куллана, сүз уйната. Крикун —күп кычкыручы, Хрнпун — авыр гырылдаучы дигән сүэ. Тәрҗемәче.
32
— Рус рухы образын... балетта күрүегез бик сәер, — диде Воропаев, көлемсерәп. — Сез шул бер балетны гына беләсез дә. Ә менә аннан дүрт ел элегрәк Москвада, бишенче ел баррикадаларында булган булсагыз — нәрсә әйтер идегез икән сез? Яки сез Павлов, Сеченов китаплары белән таныш булган булсагыз? Минемчә, мәсәлән,, хәзер без якынлашып килә торган Сапун тавын штурмлау — безнең халкыбызның рухын чагыштыргысыз тирән ңтеп ачып күрсәтә алыр иде сезгә. Яки, әйтик, Сталинград сугышлары. Бу турыда ничек уйлыйсыз?
Гаррис җилкәләрен җыерды.
Англичан, ниндидер кечерәк бер белешмә дәфтәрен карап:
— Сез ничек дидегез әле? Сапун тавымы? — дип сорады.
— Әйе, Сапун тавы.
— Минемчә, мең сигез йөз илле бишенче елгы безнең союзниклары- бызның каберлеген барып карау да зарар итмәс иде. Сез ничек уйлыйсыз?
Гаррис белән Воропаевның сүз көрәштерүләре үзен бик әдәпле тотучы французга бер дә ошамады һәм ул. фикер каршылыкларын каплап калдыруны үзенең бурычы дип санап булса кирәк, шушындый тәкъдим кертте:
— Мин, әфәнделәр, без кызыксынган нәрсәләрне бер сүз белән генә: һәйкәл! дип атар идем. Без фәкать һәйкәлләрне генә карыйбыз, — шулай итүнең генә ниндидер бер системасы булачак. Югыйсә, әгәр без үткәндә булган вакыйгалар анализына кереп китсәк... Сез ничек дип уйлыйсыз?
— Дөрес, — дип аның белән килеште англичан. — һәйкә’лләр, алар — система, ичмасам. Ә сезнеңчә?
— Минем өчен иң әһәмнятлесе, — диде Гаррис, — шәһәрдәге дистә- ләп урынны фоторәсемгә төшереп алу һәм, шуның белән, үземнең биредә чыннан да булганлыгымны редакциягә исбат итү. Шәһәрдә нинди дә булса һәйкәлләр бармы?
— Әлегэ юк. Ләкин бөтен шәһәр — тоташ һәйкәл ул.
— Юк, юк, карагыз инде аңа, — дип җанланып китте Гаррис, — бу бөтенләй большевикларча булып чыга лабаса. Аларның биредә һәйкәл дигәннәренең эзе дә юк, ә шул ук вакытта ул, бик оста алым белән безне дуэльгә чакыра — мәсьәләне перчаткадай җиргә ташлый да әйтә: бөтен шәһәрне бердәм һәйкәл дип аңларга кирәк, дп. Ох, бу диалектика дигәннәре! Ярый, әфәнделәр, гомумән, күпчелек нинди карарга килсә, мин шуңа риза.
һәм аларның автобусы, икенче якка борылып, 1855 иче елгы иске инглиз каберлегенә таба юнәлде.
Җиденче бүлек,
Штормнардан соң һәрвакыт булып килгәнчә, бүген дә көн хәрәкәтсез тын булып туды, якты, нәфис, әле уянып та җитмәгәндәй назлы иде. Тау кыялары аермачык булып күренәләр, ераклардагы күренеш тә бик ачык, үтә якты иде.
Воропаев Графский пристане янында басып тора, аны америкалы моряклар чолгап алган. Бу исерегрәк моряклар Воропаевны экспонат төсле карыйлар. Алар аның медальләрен капшыйлар, белешмә бюросы тәрәзәсенә чиерткәнсыман, бармаклары белән аның күкрәгенә шакып сорашалар: ул кайларда булган? Сталинградта, Севастопольдә, Киевта, Руманезиядә, Унгариядә, Венециядә, «Ленинградта булганмьь Воропаев? Алар аның украинлымы яки үзбәкме икәнен белергә тырышалар, әгәр ул рус булса — ничек, каны беләнме, әллә паспорты белән генә русмы
3. .С. Ә.- № 12 33
икәнлеген беләселәре килә, үзенең хосусый милке бармы һәм күпме, семьясы бармы, дип сораштыралар.
Воропаевны алар ялгызын да, америкалы матрослар төркеме белән дә фоторәсемнәргә төшереп алдылар. Ул үзенең бу яңа әшнәләренә бөтен нәрсәсен диярлек өләшеп бетерде инде, — кара диңгезле бер оста һөнәрче тарафыннан дюралюминийдән ясалган портсигарын да, мылтык гильзасыннан эшләнгән зажигалкасын да, буяулы пластмассадан ясалган тоткалы кесә пәкесен дә аларга бүләк итеп бирергә мәҗбүр булды, ә алар исә Воропаевка бер дистә чамасы автомат ручка, кемнеңдер кулы куелган долларның яртысы, слюда футляр эчендәге бәләкәй лампочка белән яктыртылып торган бик матур карандаш һәм, Америкага кунакка чакырып, унбишләп фотокарточка бирделәр.
Алар яныннан, бик әкрен генә, бер ачык машина үтеп китте. Анда утырган берничә совет хәрби кешеләре Воропаевка кызыксынып карадылар.
— Сталинмы әллә? — диде берничә тавыш.
— О, юк.
Машина туктады. Генерал шинеле һәм папахасы кигән бик таныш бер кеше машинада утырган урыныннан кузгалды. Ниндидер шиксез таныш бер генерал-лейтенант машинадан чыкты да, ерактан ук кулларын җәеп, Воропаевка таба туп-туры килә башлады.
— Танымыйсыңмы? Ә мин карап торам да, безнең бу Воропаев, яр*- минкәдәге эт кебек, әрәм була бит, дип уйлыйм. Тукта, мин аны бу хәленнән коткарыйм әле, дим...
— Роман Ильич!.. Нинди язмыш сезне бирегә китереп чыгарды?
— Исәнме, исәнме, Алексей Вениаминович.
Алар кочаклашып үбештеләр.
— Союзникларың белән саубуллаш та, әйдә, минем машинага утыр. Америкалылар, честь биреп, юл ачтылар. Генерал Романенко,
Воропаевны култыклап алды да, бер -караш белән аны баштанаяк күздән кичерде һәм, канәгатьләнмичә калды булса кирәк:
— Юк, болай ярамый, болан ярамый... — дип әйтә-адтә машинага таба атлады. — Син нәрсә, армиядән качтыңмыни?
Алар, бервакытта да аерылышмаган төсле, сөйләшеп киттеләр.
— Мине, мөмкин булса, машинаңда шәһәр буйлата йөртеп чык әле, Роман Ильич.
— Ярый, киттек әйдә. Истәлекләргә биреләсе килә, шулаймы?
Әйе. Җанлы истәлекләр биредә...
— Я, күзләрең истәлекләрдә булсын, ә үзең сөйлә. Син нәрсә болай, энекәш, полковниклыкта утырып калдың? — дип дәвам итте ул. — Верховный Баш Командующий приказларыннан синең исемеңне эзли-эзли күзләремне талдырып бетердем мин. Мии сине генерал-полковниктан да түбән түгелсеңдер дип уйлый идем. Нинди шайтаным сине провинциягә китереп ташлады? Ә Академия белән эшләр ничек? Ә, исеңдәме, син бит язарга да теләгән идең? Әллә болар барысы да бик яхшы теләк булып кына калдылармы, ә?
Романенко үз вакытында тактика дәресләре укыткан иде һәм фронтка китүе белән үк анда штаб эшенә эләкте. Аның эше уңды. Ул белдекле кыр командирлары күзе алдында булды, аны күреп алдылар һәм, нәтиҗәдә, ул бик тиз күтәрелеп китте. Аны Москвага, Генеральный штабка чакыртып алганда, ул армия штабы начальнигы иде инде. Генеральный штабта аңа зур киләчәк ышандыра торган, яңа һәм бик кызыклы эш тапшырдылар. Ул хәзер Воропаевка, Генштабта аның белән бергә эшләүне бәхет дип санаячагын, әдәпле генә киная белән белдерде. Сугыш башында алар икесе дә подполковник иделәр. Гәрчә
34
күзгә бәрелде.
_ Академия белән эшләрне ©здем мин. Ә язарга биредә дә мөмкин. Ни өчен Академия белән эшләр өзелде дисеңме? Сәламәтлек, сәламәтлек Роман Ильич. Ә шуның өстенә, беләсеңме, мине һәрвакыт җир үзенә тарта иде. Колхоз тормышы — мин бөтенләй белмәгән нәрсәләрнең берсе инде ул...
һәм ул үзенең колхоздагы маҗаралары турында сөйләп китте. Аны тыңлаганда Романенко, ике кулы белән дә селкеп, хахылдап көлеп утырды.
Алар һичбер җан иясе күренми торган ташландык урамнар буйлап — үтәли яктырып торган, хәрабә хәлендәге йортлар яныннан узып баралар иде. Биредә бернинди музыка тавышы да, бала-чаганың көлүләре дә ишетелми; этләр дә өрми, велосипед («звоноклары да чыңламый; үлек урамнар буйлата сирәк-мирәк җәяүлеләр генә үтеп китәләр. Бу урыннарда теткәләнеп беткән түбә калайларының коточкыч гөрелдәве генә һәм ярым-йорты сакланып калган ниндидер трубаның яки вывесканың эч пошыргыч шыкырдавы гына ишетелеп тора. Бухтаны бары тик без- нсң һәм союзникларның корабльләре генә җанландыралар.
Хәер, Графский пристане янындагы Ленин урамында ярыйсы гына җанлылык сизелә, ә Көньяк бухтасы ярыннан чүкечләрнең һәм электрик борауларның тавышы, пулемет тыкылдавыдай, бер секундка да туктамыйча өзлексез яңгырап тора.
— Хәтерлим, Икенче Гвардейский армия солдатлары Графский пристанена әнә аннан, Төньяктан бәреп керделәр. Алар буш мичкәләргә, немецларның ниндидер күмү бюросының табутларына утырып кичтеләр. Соңынтын ул табутлардан торган бөтен бер флотилия, шәһәр халкын гаҗәпләндереп, яр буендагы дулкыннар өстендә озак чайкалып торды.
— Син Икенче Гвардейский армиядә идеңмени?
— Аерым Приморский армиядә идем, Сапун тавы белән диңгез арасында.
— Ә сезнең уртада кемнәр иде — онытканмын?
— Крейзерның Илле Беренче армиясе.
— Әйе, әйе. Мин нәкъ штурм алдыннан аңа эләгә язган идем. Киттекме?
Лабораторный иңсүлегеннән чыккан урында, уңдарак бер калкулыкта, шәһәргә беренче булып бәреп кергән танк постаментка куелган иде инде. Воропаев ул танк экипажын яхшы хәтерли. Менә бу урында ул чакта перевязка пункты урнашкан иде. Әнә тегендә Скрипкин үлеп калды. Аннан арыракта Еланскийны снаряд теткәләп ташлады.
Хәзер инде бөтенләй бушап, җансыз һәм тавыш-тынсыз булып калган бу сугыш кырын карап йөрүдән аңа моңсу булып китте.
Алар шәһәр чикләренә якынлашканда, Романенко:
п ~ *1АӘ’ 6езгә барыйк, төшке ашны шунда ашарбыз, — дип Воро* ^аевны үзенә чакырды. Воропаев башта, бик арыганлыгын сылтау итеп, буп1тЪһД->мМНхлпКИре какты> ләкин ахЫ1Р чиктә риза булырга мәҗбүр PYii Kvnvn С°Вет делегаИ”ясе УРиашкан дворецка таба ба-
руын күрүгә, малайларча каушап китте.
лапыпм^кп'энег^бпппм^63 Рәвештә’ Воропаевның язмышы турында ып сөйләнеп барды, аңа армиягә кайтырга кирәклеген ныклы
Романенконың кинаясе бик нечкә булса да, Воропаев анда ниндидер кимсетү игътибарсызлык сизде. Үз шинеленең, Романенко шинеленә караганда, начар икәнлеге, бердәнбер итегенең искергән һәм колхоз тарафыннан бүләк итеп бирелгән протезларының шыксыз булуы кинәт
уй- рә-
35
вештә яклады. Армиядән ана кайбер нәрсәләрне алып бетерәсе» ә кайбер нәрсәләрне биреп бетерәсе барлыгын әйтте, ә инде колхоздагы андый маҗараларның, чынын әйткәндә, Воропаев кебек коэффициентлы кешегә бик үк кирәк нәрсәләр түгел икәнлеге турында сөйләде.
— Хәер, син теләсәң нишлә, ә мин синең турыда Василий Васильевичка доложить итәчәкмен, — диде ул һәм, үзенең көчле куллары белән Воропаевның җилкәсеннән тотып алып, аны селкеп куйды. — Закавказье фронты буенча аны хәтерлисендер? Менә шул үзе инде ул! Мин аца һичшиксез доложить «итәчәкмен һәм бу «аның үзенә дә» билгеле булачагына ышанам.
Романенко «аның үзенә дә» дигән сүзне әйткәндә кашларын шул чаклы югары күтәрде, аның кемне күз алдында тотуын Воропаев бик тиз аңлап алды.
Аш алдындагы компания зур булмады: анда дүрт генерал һәм өч дипломат бар иде. Воропаев — чакырып алынган сигезенче кеше булды. Компаниягә аны аңлашылып ук җитми торган сүзләр белән тәкъдим иттеләр һәм бу хәл аны, фәкыйрь кардәштәй, күңелсез серле кеше итеп танытты. Бөтенесе дә аның турында, менә ул хәзер үзе өчен яки җирле ихтыяҗлар өчен нәрсә булса да сораячак, дип уйладылар һәм үзләрен алдан ук уңайсыз хис иттеләр.
Ләкин Воропаевта, соңгы вакытларда сирәк була торган, тапкыр акыллылык илһамы тулып китте. Ул, әйтерсең лә, компаниядәге барлык дүрт генералны һәм барлык өч дипломатны үзенә гашыйк итү бурычын куйгандай булды һәм уңышка да иреште. Аш азагында өстәл янына сигез генерал җыелган иде инде. Романенко аларга Воропаев турында сөйләп торды, аның тормышта күргәннәрен бихисап арттырып сөйләде ул; аның хәзерге тормышын уңышлырак гаепләргә исәп тотып сөйләде ул моны. Ләкин бүтәннәр Воропаевны яклап чыктылар. Генераллар, ул йөз процентка хаклы дип, җитәрлек кадәр сугышкан икән — хәзер инде аңа халык эченә кереп китәргә кирәк, дип кычкырдылар.
Дипломатлар аңлаешсыз төстә генә шаяртып тордылар, ләкин, гомумән, алар да Воропаев яклы булдылар.
Воропаев авыл тормышы турында, үзе анда күп еллар яшәгәндәй, дулкынланып сөйләде. Романенконың якын көннәрдә Югославиягә, ә дипломатлардан берсенең — Америкага китәчәгенә, аларның күп төрле тәэссоратларга бай булган тормышта яшәячәкләренә һич тә көнләшмәде ул һәм, шул ук вакытта, үзенең биредә, Софья Ивановнаның әле штукатурланмаган, түшәменнән төнлә тузан коелып торган, тычканнар белән тулган йортында калачагына, коеп торган яңгыр астында лекция-ләр, беседалар үткәреп йөриячәгенә яки укый-яза белмәүчеләрнең үтенүе буенча фронтка хатлар язып утырачагына һич тә көенмәде.
Воропаев иҗтимагый баскычлар буйлап-күп еллар һаман югары күтәрелә барган иде, кичәгегә караганда бүген югарырак урын тотуына, ә иртәгә тагын, да югарырак күтәреләчәгенә һәм үзенең бәхетен шушылай даими күтәрелештә һәм үсештә күрүемә тәмам күнегеп беткән иде инде.
Ләкин ул хәзер бөтенләй башкача уйлады. Кире түбәнгә төшү, тормыш һәм кеше чыганакларына төшү, әмма әхлак ягыннан фәкыйрьләнүе аркасында түбән төшү түгел, ә югары сикереш алдында яңадан бер йөгереп үтү өчен түбәнгә төшү — хәзер аның өч-ен ихтыяҗга әверелде; бу ихтыяҗ, кайчандыр булган күтәрелү ихтыяҗыдай, гаять көчле иде анда.
Аштан соң, Воропаевның протестларына да карамастан, Романенко аны өенә кадәр озата барды.
— Алупка дворецы хуҗасы булган Воронцовны куып җитәргә сиңа бик ерак әле, әлбәттә, — диде ул, Софья Ивановнаның йортын күздән
36
кичереп,— әмма, гомумән, биредә дә яшәп булырлык. Кемнәрең бар синең өйдә?
Воропаев, тәфсилләп тормыйча, кыска гына аңлатып оирде.
__ Әйдә, бүлмәләрегезне дә карап чыгыйк әле, диде Романенко һәм/ Воропаевның чакыруын да көтеп тормастан, алдан кереп киттек Аның игьтибарлылыгы тупасрак килеп чыкты.
йортны карап чыкканнан соң, өйгә кайтырга дип машинасына утыр, ганда ул, химаялы тон белән:
— Карчыгың — убырлы карчык ул, — диде, — ә яшь хатын, беләсеңме, ямьсез түгел бит, һич тә ямьсез түгел... Я, ярый алайса, мин анда әйтермен, сиңа күмер һәм башка кирәкле материалларны китереп ташласыннар. Ә, бәлки, Москвага китәрбез бергә, ә?
Воропаев аның белән бик коры гына саубуллашты. Ул котырыну чигенә барып җиткән иде инде.
Ә икенче көнне иртә белән ул түбәнгә, Лена бүлмәсенә, чәй эчәргә яңа гына төшкән иде һәм, һәрвакыттагыча, протезсыз утыра иде әле, Танечка аның алдына яңа гына сикереп менгән иде — тышта шпорлар зыңлавы ишетелде һәм, ишекне ишетелер-ишетелмәс кенә шакып, бик матур атлап Романенко килеп керде.
— Иорт-җирегезгә тынычлык телим! — диде ул, бүлмәне яңгыратып. Карчык белән ихтирамлы итеп исәнләште һәм үз кроватен җыйнап торучы Ленага ерактан торып баш иде. — Я хода, нинди әйбәт кабартмалар!.. Бер дистәләп ашар идем мин аны, тик вакытым гына юк. Кузгалыгыз, Алексей Вениаминович, чакыралар... Әйдә, җигә башлагыз аны, — диде ул Ленага.
— Син нәрсә болай, мин бит синдә хезмәт итмим әле,—диде Воропаев, ачуны китерерлек итеп. Романенко моңа берничек тә җавап кайтармыйча яхшы итте.
Ләкин бер минуттан соң инде алар иртәнге кыраудан юешләнгән шоссе буйлап машинада бик кызу баралар иде инде. Февраль ае өчен бик сирәк була торган гаҗәеп матур көн башланып килә иде. Офыкта — өсте күгелҗем томан белән капланган диңгез уттай кызарып тора. Кулына бер бәйләм умырзая чәчәкләре тоткан яланаяклы бер кечкенә кыз сукмак буйлата үтеп китте.
— Стоп! — дип Воропаев машинаны туктатты һәм кызны чакырып алды. — Кем кызы син?
— Твороженковлар кызьъ — дип җавап бирде кыз һәм, үпкәләп, җилкәләрен җыерып алды.
— Нинди Твороженковларныкы?
Нинди булсын ди! Сезнең күршедә торалар — менә шундый Твороженковлар кызы мин, әллә белмисезмени! — дип инде бөтенләй ачуланып җавап бирде кыз.
Ә-ә-ә! Ленка — Голая Коленка син буласың алайса?
Эһе! дип көлеп җибәрде кыз. — Югыйсә мин бөтенләй куркып киткән идем: кем кызы да кем кызы имеш, әйтерсең лә, танымыйсыз.
— Бир чәчәкләреңне безгә!
— Мин иптәш Сталинны күрермен дип уйлаган идем Бәлки шушыннан үтеп китәр ул. Я, ярый алайса, алыгыз
В°рОпаев букетны Р°манеикога сузды, ләкин ул аның кулын читкә
— Син нәрсә, нигә кирәк ул миңа!.. Нинди бүләк итәрсең.
тәкъдим иткән генерал яныннан чыкканда, көн иде инде. Бу юлы ул иртәнге ашны ниндидер
Дә булса берәр ханымга
Воропаев Романенко уртасы күптән авышкан
37
таныш булмаган генштабистлар һәм бер нарком урынбасары компаниясендә ашады. Аш алдында сүзләр, табигый буларак, киңәшмәләрнең ничек баруы турында, конференциягә катнашучыларның очрашулары ничек үткәнлеге турында, кемнең нәрсә әйтүе, . кемнең нәрсәгә киная ясавы турында барды. Ләкин, бу сөйләшүләр күпме генә кызыклы булмасын, Воропаев аларга бөтенләй колак салмады диярлек.
Генерал белән ике арада әле генә булып үткән әңгәмәдән ул нык дулкынланган һәм арыган иде, ул үзен һаман әле шул атмосфера эчендә хис итте, үземне дөрес тоттыммы, дип, берәр ялгышлык эшләмәдемме, дип һәм, ахмакларча тәэсир калдырмадыммы, дип үз-үзен тикшереп утырды. Действительный хәрби хезмәткә кайту турында аңа яңадан — бу юлы инде бик рәсми рәвештә — тәкъдим ясаганнар иде.
— Безгә сезнең аякларыгыз түгел, ә башыгыз кирәк, хәрби каләм иясе булуыгыз кирәк.
— Моннан бер ай элек мин биредә бары тик үтеп баручы гына идем, ә хәзер инде эш кешесе булып әверелдем. Аннары, кирәкле кешеләр дә юк биредә.
— Вак-төякләр эчендә батып калудан курыкмыйсызмы?
— һич!
— Ул чакта — сезгә уңышлар телим.
Аларпың сөйләшүләре, әлбәттә, күбрәк һәм төрлерәк булган иде„ ләкин, менә хәзер Воропаев аны исенә төшергәндә, аңа нәкъ менә шушы сүзләр генә иң әһәмиятле, иң4хәлиткеч булып тоелды. Төшке ашны аңа тагын да Романенко белән бергә ашарга туры килде һәм аштан соң ул үзен өенә илтеп куюларын үтенде. Хәзер, хәрби дөньяга яңадан кайту тәкъдимен кире какканнан соң, биредә тынычсыз һәм җансыз булын китте аңа. Алар, Романенко белән, вак таш сибелгән ишек алдына чыктылар. Воропаевның протезлары таштан ташка шуып барды.
— Улыңны алып кайту өчен Москвага барырга булсаң, миңа шалтырат, кереп чык, — диде Романенко, саубуллашу тоны белән.
— Әлбәттә. Биредә күңелсез бит. Москва яңалыкларына мин бик. сусадым, диде Воропаев, Романенко белән килешеп, ләкин башкалага кайту юлын бөтенләй өзеп ташлавына ул бик аз гына үкенеп алды.
— Юләрлек эшлисең син, Алексей Вениаминович, юләрлек, — дип Романенко чын күңелдән сөйли генә башлаган иде, нәкъ шул минутта алариы көтмәгәндә кемдер дәште. Ләкин ул аларны әле яңа гына чыккан дворецка түгел, ә дворецның көньягындагы паркка дәшге.
— Икебезне дәме? — дип кайтарып сорады Романенко. Ул хәзер Воропаевны нишләтергә дә белмичә аптырап калды һәм менә хәзер. «Юк, сезнең үзегезне генә, иптәш генерал», дип әйтүләрен көтте, шуннан соң инде аңа Воропаев белән саубуллашырга һәм аның үзен генә өенә кайтарып җибәрергә мөмкин булыр, дип уйлап алды.
— Юк, иптәш генерал, полковникның үзен генә.
Романенко чиядәй кып-кызыл булды.
— Алай булгач, Алексей Вениаминович, син болай ит, — диде ул. Воропаевка карамыйча гына, — мин үземә керәм, ә син бушавың белән үк минем машинага утыр да — сыптыр өеңә! Ярый, хуш әлегә, уңышлар телим.
Алар ашык-пошык кочаклашып саубуллаштылар. Воропаев,. Романенко әчеп уңайсызланып, яңа озатучы артыннан аксый-аксый атлап китте. Өйнең арт ягына таба борылдылар. Хәрби каравыл яныннан үтеп киттеләр. Озатучьп кеше туктап калды. Аның белән бергә Воропаев та туктады. Озатучы, гаҗәпсенеп, аңа карап алды да, күз кырые белән генә бер читкә күрсәтте. Воропаев, шунда ук, танымаска мөмкин булмаган кешенең тавышын ишетте:
— Бирегә рәхим итегез, иптәш Воропаев, тартынмагыз.
38
Ләкин Воропаев урыныннан кузгала алмады —аның аяклары, буйсынмады.
Ашк^өстәге язгТкнтель һәм шундый ук төстәге фуражка кигән Сталия виноград куаклары янында, койма итеп утыртылган һәм пары кыркылган агачларның берсенә зур кулы белән тотынган карт бакчачы белән янәшә басып тора иде. Сталин, Воропаевка карап калган килеш, бакчачыга нәрсәнедер исоат итүен дәвам иттерде һәм бу нәрсәнең аларның икесен дә җитди кызыксындыруы күренеп тора иде.
— Сез бу методны сынап карагыз, курыкмагыз, — диде Сталин,— мин үзем дә аны сынаганым бар, алданмассыз.
Ә бакчачы, каушап һәм бер үк вакытта Сталинга балаларча соклану белән карап, кулларын җәеп-җәеп куя иде.
— Фәнгә каршы баруы ничектер куркынычлы, Иосиф Виссарионович. Патша заманында бездә нинди зур белгечләр бар иде, ә бу методтан тыелып тордылар.
— Алар* нәрсәдән генә тыелып тормаганнар соң, — дип каршы төште Сталин. — Патша заманында кешеләр дә начар үсәләр .иде, шулай булгач, безгә аның белән исәпләшеп торырга ярамый. Кыюрак экспериментлар ясагыз! Виноград һәм лимоннарның сезнең өлкәләрдә генә үсүе безне канәгатьләндерми.
— Климат дигән нәрсә тыныш билгесе куя шул, Иосиф Виссарионович,- Бу бит нинди нечкә, назлы үсемлек, — салкынга чыдау кайда аңа! — диде бакчачы, кулы белән виноградка күрсәтеп;
— Аны сез кырыс шартларга күнектерегез, курыкмагыз! Без дә бит, сезнең белән, көньяк кешеләре, ә шуңа карамастан, төньякта үзебезне начар хис итмибез, — дип сүзен бетерде Сталин һәм Воропаевка таба берничә адым атлады.
— Ах, аллакай гынам! — дип пышылдап куйды бакчачы.
— Юләрлекләр эшләргә дигәндә ул һәрвакыт алда була, ә алар өчен җавап бирергә кирәк булганда, аны урыныннан да кузгата алмассың,— диде Сталин һәм Воропаев шунда аның, кулларын сузып, бөтен нәрсәне кочардай киң елмаеп, үзенә таба килүен күргәч, куркуга төште. — Сез биредә колхозларны атакага алып барасыз, дип сөйләделәр миңа. Бу бик кызыклы, ләкин, минем карашымча, бик үк дөрес метод түгел.
Сталин^Воропаев белән, күреште һәм, аның кулларын җибәрмичә, өстәлгә таба, чыбыктан үреп эшләнгән креслолар янына җитәкләп альгя китте. Креслоларның берсендә Вячеслав Михайлович Молотов утыра иде. Аның янына әледән-әле дипломатия работниклары килеп, колагына нәрсәдер әйтәләр һәм ул аларга бик әкрен генә җавап бирә иде. •УЛ кулларына кәгазьләр тоткан иде. Куллары буш булмауга ул, җилкәләрен җыерып һәм елмаеп, гафу үтенде.
Сталин ышанмаслык дәрәҗәдә тыныч иде. Хәзер аны, дөньядагы барлык нәрсәләргә караганда, Воропаев язмышы артыграк кызыксындыра кебек күренә иде. Шуның өстенә тагын, ихтимал, диңгезгә сыенып торган аксыл күк йөзе дә кызыксындыра иде кебек, — ул, күзләрен әледән-әле мөлаем гына кысып, күккә карап-карап ала иде.
Воропаев Сталинны соңгы тапкыр 1941 нче елның 7 нче ноябрь парадында күргән иде һәм ул аңа шуннан бирле һич тә картаймаган булып, әмма бүтән юнәлештә нык үзгәргән булып күренде.
Аның һәрбер кечкенә җыерчыгына чаклы таныш булган йөзенә хәзер яңа сызыклар, тантана билгеләре өстәлгән иде һәм Воропаев моны күреп алуына чиксез шатланды.
С™линның йөзе ҮзгәРмәве Һәм беркадәр бүтән төскә кермәве мөм- V‘4‘AHVVS ЧӨНК" халык аңа көзгегә карагандай карый һәм анда үзен күрә, ә халык хәзер тагын да бөеклеккә таба үзгәргән иде.
39
Беренче минутта килеп туган каушауны җиңүгә Вячеслав Михайлович ярдәм итте һәм сүз гомуми булып әверелде.
— Сезнең турыда миңа сөйләделәр, — диде Сталин берьюлы, — һәм, минем карашымча, районда эшләүне сайлап алуыгыз белән сез яхшы иткәнсез. Бездә әле, кызганычка каршы, урыннарда хуҗа булуга караганда, Москвада чиновник булып утыруны артык күрүче кешеләр күп кенә.
Ул Молотовка карап алды һәм Вячеслав Михайлович, бу сүзләрнең кемгә кагылганын аңлагандай, елмаеп куйды.
— Андый кешеләр бар әле, — дип дәвам итте Сталин, — ләкин тиздән аларның заманы бетәр... Әйтегез әле, үтәлүен кичектерергә ярамый торган нинди ихтыяҗлар бар биредә? Тартынмагыз, сөйләгез. — Сталин креслога җайлабрак утырды һәм кулын папирос тартмасына сузды. Аның трубкасы никтер үзе белән түгел иде.
— Кешеләр кирәк, — дип җавап кайтарды Воропаев. — һәм беренче чиратта — акыллы кешеләр кирәк, иптәш Сталин.
Сталин, мөлаем карап, әкрен генә көлде, шулай ук Молотов та елмайды.
— Акыллы кешеләр һәркайда да кирәк, — диде Вячеслав Михайлович.
— Акыллы кешеләрне үстерергә кирәк, иптәш полковник, - - диде Сталин, тиз һәм приказ биргәндәй. — Аларны үзегезгә үстерергә, Москвадан килеп төшүләрен көтеп тормыйча, урыннарда үстерергә кирәк. Ничек инде ул алай? Яхшы работниклар Москвада гына туалар дип беркайда да әйтелмәгән ич.
— Алар биредә дә үсәләр, әлбәттә, әмма бик әкрен үсәләр, ә мохтаҗлык гаять зур, һәркайда бушлык, — дип җавап бирде Воропаев һәм бу мәсьәләдә Сталин аны якламаячагын сизеп торды ул.
— Ә сез үзегез ничек яшисез, җиңел түгелдер? — дип сорады Сталин һәм, үзенә яхшы мәгълүм булган нәрсәне белергә теләүдән бигрәк, аның җавап тонын ишетергә теләгәндәй, <күз кырые белән карап алды.
— Җиңел түгел.
— Менә шулай бик гади итеп әйтүегез әйбәт. Югыйсә, ничек яшисең, дип сорыйсың кайберәүдән, ул, бик шәп яшим, дип җавап кайтарган була, ә үзе чынлыкта кайнар ашны да һәр көн ашый алмый булып чыга... Әйе, әлегә начар яшибез, ләкин сез колхозчыларга әйтегез — тиздән бөтенесе дә яхшыга таба бик нык үзгәрәчәк. Үз вакытында индустрияләштерү мәсьәләсен нинди энергия белән хәл иткән булсак, иле-бездә ашау-эчү мәсьәләсен дә партия шундый ук энергия белән хәл итәчәк. Кешеләр яхшы тора башласыннар өчен бөтенесен дә эшләрбез. Тормышны сугышка чаклы булганга караганда да яхшыртырбыз. Кешеләр турында сөйләгез әле: кемнәр алар, кайдан килгәннәр, нәрсә эшлиләр?
Воропаев, кемнән башлыйсы икән, дип бераз уйланып торды, ләкин Сталинга аның бу уйлануы формулировкалар эзләү булып күренде булса кирәк, — ул, ризасызлык белдереп, кашларын җыерды.
— Формулировкалар эзләмәгез, җанлы зарисовкалар бирегез. Без үзебез ничек тә булса формулировать итә алырбыз аны.
һәм Воропаев үзенә якын булганнарның бөтенесе турында дулкынланып сөйли башлады, — Виктор Огарнов, Паусов, Цимбаллар турында, Мария Богдановна һәм аның балалар санаторийсы турында, Аннушка Ступина турында, Поднебесколар семьясы һәм Городцов турында, кыскасы — киләчәк турында үзе белән бергәләп хыялланган барлык кешеләр турында тәфсилле сөйләп бирде ул.
n.,n әйткән идегез, —диде Вячеслав- _ Ә сез, кешеләр кирәк, -- гездэ питомник ич. Тиздән без ^ЕН^н5НХ>.Ха^аЬкз6ЫзЫп тарта-тарта, озак кьа.а дәшми торды. «рппчпан үз-үзенә әйткәндәй әкрен генә,—
— Әгәр,-диде ул бераздан, 2^-яхшы итеп алга китәрбез...
Поднебеско кебек кеи^лаРгә немецларга карата нәфрәт көче белән
Яки теге Ступина дигән кыз ул көчкә дөрес юнәлеш бир-
Ге“ЭэДЭәлб01т“Шә'Цимбалны саклагыз сез, аны кыерсытгырмагыз. Аи- S «X картлар безгә бик кирәк, яшьләр аларпыи кадере» бела.: Я. тагып яраштырды; еш кына уйга кала иде ул. кет-
Ул тагын һәм таг Р р rvn ХӘЗер ишеткәннәрен элек ишет-
ХТзреҮбел'зна«гыШтыра һәм деревней, кайда икәнен билгели иде Һәм һәрбер яңа исемгә шатланып, яңадан җанланып китә иде.
Городцовның иген үстерү эшен ничаклы сагынганлыгы, аның төшүләрендә дә офыкка кадәр сузылган бодай кырларын күрүе турында Воропаевтан ишеткәч, Сталин урыныннан күтәрелде, уйланып, арлы- бирле йөри башлады.
Воропаев та, Сталин артыннан ияреп барыргамы, әллә өстәл янында калыргамы икәнен белмичә, урыныннан торды, ләкин шунда Молотов аңа:
— Сез утырыгыз, — диде. — Иосиф Виссарионович, уйланганда,, шулай йөрештергәләп алырга ярата.
Өстәл янына әйләнеп кайткач, Сталин:
— Иген үстерүне сагыну—бик яхшы эш ул,—диде. — Бу—иң мөһим әйберне сагыну дигән сүз. Ләкин виноград, инжир, алма — болар да шулай ук бик кирәк нәрсәләр. Сез ул Городцовка әйтегез... Ул хәрби кеше бит, сезнең биредә икенче эшелонда, резервта торгансыман икәнлегегезне аңлар. Икмәк мәсьәләсен хәл иткәч тә, сезгә тотынырбыз.
Ул, бакчачы белән булган сөйләшүләрен исенә төшереп, җанланып китте.
Менә ул бакчачы — кырык биш ел эшли инде, ә һаман да фәннән курка. Монысы бармас, ди, тегесе барып чыкмас, ди. Пушкин заманнарында баклажанны Одессага, бик сирәк очрый торган яшелчәдәй, Грециядән китертә торган булганнар, ә моннан унбиш ел чамасы ^элек без үзебез хәтта Мурманскида помидор үстерә башладьпк. шулай теләдек һәм эш барып чыкты. Виноград, инжир, лимоннарны да шулай ук төньякка таба күчерә барырга кирәк. Кубаньда, Украинада мамык үсмәячәк, дигәннәр иде безгә, ә ул бик әйбәт үсеп китте. Теләк кенә булсын һәм ул теләккә ирешү өчен көрәшергә генә кирәк — өтен эш әнә шунда. Сез аңа шулай дип әйтегез, — дип яңадан кабат-лады Сталин.— Ул Городңов ничек дип әйтә дидегез әле: төшемдә бодай кырлары күрәм, диме?
п„ ~ Әйе Төшләремдә күрәм, ди, имеш, мин кырда бодай урып йө- авнптяИ’ Һ™НЫ« китсам ~ чыннан да, кырда эшләгәндәй, җилкәләрем була ди ' 6®тен бүлмә эче яңа ашлык исе белән тулып киткән күч^е^гәЛкИипТ^₽Й ГоРодцовны дала районнарына, бодай кырларына эшен яоатт L v; ДИДе кинәт.. Сталин. — Рус кешесе игенчелек ләшеге? Я П Карагыз- Х^гезиец җитәкчеләрегез белән сөй
ләшегез. Л, тагын кем турында сөйләп бирәсез?
нып киткәнЯВопоппрДЫра торган бу Иләшүләрдән чиксез, дулкында- бергәKHHpTaHrc°^MnnQaK^JibIH ШИНел,ь Кесәсенә ТЫ1<™ ™лыгы белән ергә, иртәнге умырзая чәчәкләре букетын да эләктереп чыгарды
40
Якында гъша торган озатучы җиргә төшеп киткән ул букетны күтәреп алды һәм Воропаев аны яңадан кесәсенә тыгып куйды.
Сталин моны кызыксынып карап торды.
— Кесә, минем белүемчә, чәчәк урыны түгел ул, — диде Сталин, нык ышанган тавыш белән. — Бирегез чәчәкләрегезне. Без аларны менә нәрсә эшләтик, — дип умырзая чәчәкләрен кулына алды һәм өстәлдә, кип һәм тәбәнәк вазага куелган бик зур букетка китереп кушты. — Бәлки, сез аларны кемгә дә булса бүләк итү өчен хәзерлә-гәнсездер?
Воропаев кечкенә Твороженкова турында сөйләп бирде, аның бу чәчәкләрне Сталинга бүләк итеп бирү турында ничек хыялланганлыгы һәм, һич тә көтмәгәндә, аның хыялы тормышка ашырылуын әйтте.
Сталин, Твороженкованың бу бүләгенә каршы нәрсә бүләк итәсе икән, дип тынычсызлана башлады һәм, кемнедер чакырып алып, махсус бәләкәй корзина белән берничә пирожный китерүләрен үтенде.
Ул корзина китерелгәч тә, Воропаев китәргә рөхсәт сорады.
— Болай эшләвегез белән молодец сез, молодец,—;диде Сталин, саубуллашканда. — Сезне орышучыларның берсен дә тыңламагыз. Чиновниклар бездә ансыз да гадәттән тыш күп. Молодец, молодец!..
һәм ул Воропаевның күзләренә туры карады, шул минутта аның йөзе ничектер гаҗәеп ялтырап китте, гүя аның йөзе буйлап кояш нурлары сызылып үттеләр.
г"
I Воропаев үз йорты алдында машинадан чыкканда, көн кичкә авышып килә иде инде. Ул, Лена янына кермичә, тышкы баскыч буйлап үз бүлмәсенә менде. Лена шунда ук аңа килеп ишек шакыды.
— Корытов тиргәнә, сезне бөтен шәһәр буйлап эГзли,—диде ул әкрен генә. — Ниндидер генерал килеп алып китте, дидем мин аңа. Беләм, ди, эшлисе урында каядыр генераллар белән эчеп-исереп йөри ул, ди.
— Шайтанга олактыр син ул Корытовыңны. Син беләсеңме, Лена, мин хәзер Сталин янында булдым... Менә мә, бу пирожныйларны Ленка Твороженковага бир — Сталин бүләге...
Лена бер адым алга атлады да, баскан урынында катып калды.
«Ничек соң, биредә каласызмы, әллә китәсезме?» — дип сорый иде аның күз карашлары.
— Син дөрес эшләгәнсең, дидо ул миңа.
Лена тавыш-тынсыз гына аның янына килде, — гүя, сөйләшүләр аның турында булган һәм, гүя, «дөрес эшләгәнсең» дигән сүзләр Воропаевның районда эшләргә калуына гына түгел, ә Ленаның үз язмышына да кагылгандай хис итте ул һәм Воропаевның кулын үз битенә куйды. Аның бите калтырый иде.
— Мин ялгыз гына ятып торыйм. Беркемне дә күрәсем килми...
— Мин беркемне дә җибәрмәм, ятыгыз. Ашыйсыгыз киләме? Әнкәй дельфин бавыры алып кайткан, бәйрәм итәрлек бар.
— Юк, ашыйсым килми.
Ул кроватька одеял өстенә ятты. Бүлмә күптән түгел генә ягылган иде. Лена кровать янына утырды. Воропаев, башта чуалыбрак, ә соңга таба янып, рухланып, бүген күргәннәрен өр-яңадан башыннан кичерергә, сөйләргә тотынды. Ул аеруча тәфсилләп сөйләде һәм бу вакыйгаларның ничек булганлыгын Лена бик ачык аңлады, гел елмайды, аның сөйләүләре җаена кулларын җәеп җибәргәләдс. Воропаев кинәт ярты сүздә тукталып калды, учы белән чәчен сыйпап куйды:
— Моны бит шул килеш үзеңдә калдырырга ярамый! Шушындый хәзинәне үземдә генә яшереп калдыра алмыйм лабаса... Йөгер, чакырып кил Корытовыңны,
/
42
Воропаев Ленаны кочаклап алды. _
_ Аны чакырып тору кирәкмәс, Алексеи Вениаминович, диде Лена, нык, кискен тавыш белән һәм Воропаевның кулын_читкә этәрде. — Коәытов турында анда сүз булдымы соң? Булмаган. Ә Корытов анда чакырылган идеме? Чакырылмаган иде. Ә сез, нәрсәгә нигезләнеп, анда районыбыз турында сөйләдегез? Корытов моңа үпкәләр.
Бу кисәтүләренең дөреслегенә елмаеп куйды Воропаев.
_ Көнләшә-нитә. башлауларыннан да тыш әле, мин әйтер идем, үзегез өчен яхшы түгел, ниндидер реклама килеп чыга моннан.
— Димәк, яшереп калдырырга мөмкин?
— Нигә яшереп калдырырга? Сезгә ничек киңәш иткән булсалар — шулай эшләгез... Ә нигә ул турыда кычкырып сөйләргә?
— Мәхәббәттән бүтән нәрсә түгел бит бу, Лена, аңлыйсыңмы, аңа булган мәхәббәтемнән мин шулай...
— Мәхәббәтне эштә күрсәтергә кирәк, мәхәббәт ул шуның белән көчле дә, Алексей Вениаминович, — сүз бөтен кешедә дә артыгы белән бар, ә менә эш — җитенкерәми, — диде Лена һәм, тиз генә урыныннан торып, ишеккә таба китте.
Воропаев аны туктатмады. Ләкин ул инде балконга чыгып җиткәч, Воропаев ишек аркылы аның артыннан кычкырып калды:
— Мин бүген яшәреп киттем, ишетәсеңме? Мең елга яшәрдем.
— Нәрсә? — дип сорады Лена, аның сүзләрен аңлап җиткермичә, ләкин Ленаның елмаюы һәм үзенең сөелүен көтүе Воропаевка аның тавышыннан ук аңлашылды.
— Мең елга- яшәрдем мин! — дип ул тагын да катырак кычкырды.
— Яшәрегез әйдә исәнлеккә-саулыкка!
— Ничек, ничек, ничек дидегез? — дип Воропаев һаман тынычлана алмады һәм, урамга, каршыдагы Твороженковаларга ишетелердәй каты кычкырып, Ленаны кире чакыра башлады. Ләкин Лена кире әйләнеп килмәде.
Алар якын мөнәсәбәттә түгел иделәр әле, ләкин моның буласын икесе дә сизеп торалар һәм ничектер куркыналар, аның булачагын тынычсызланып көтәләр иде.
Үз башларыннан бик күпне кичергән бу ике кешегә бергә кушылуы бик гади нәрсә түгел иде. Аларның һәркайсы гомуми тормышка арзан булмаган зур өлеш керткән һәм зыян күрүдән курка иде.
Икенче көнне иртә белән Ленаның, киңәшләре ялгыш булып күренде Воропаевка. Сталин тарафыннан чакырылуы турында әйтергә кирәк иде, әлбәттә, һәм, бу темага Корытов белән сөйләшү ничаклы күңелсез булса да, моңардан котылу мөмкинлеге юк иде.
Воропаев һичбер кереш сүзсез башлап җибәрде.
Корытов, тәрәзәгә карап һәм чикәсен угалап, тыңлап торды аны.
Табигыи, табигый, — дип бер дә кирәксезгә кабатлап утырды ул. — Син, димәк, үз тирәңдәгеләр белән генә чикләндең. Табигый. Ә нигә соң син Алексей Иванович Сухов турында берни дә әйтмәдең? Иң алдынгы бригадир ул бит безнең. Тәмәке үстерүчеләр турында да бер сүз дә әйтмәдеңме? .......
Соң мин бит бөтен районыбыз турында доклад ясамадым, ә үземә билгеле булган кешеләр турында гына сөйләдем.
Табигый, табигый, —дип кабатлады Корытов, элеккечә Воро- унай^„КпараМЫИЧа; Миаем туРь,Аа СҮ3 булдымы дип сораштырырга нганын һәм бу мәсьәлә аны чиксез борчыганын Воропаев бик ТОРДЫ:~БУ —частный вакыйга булганга күрә, аны гомумиләштереп тормыйк, — диде ул. п
Ниткән гомумиләштерү ул тагы?
43
— Бюро утырышына куймыйбыз һәм гомумән — зур тиражга бармый бу.
Воропаев Корытовка гаҗәпләнеп карап торды.
— Мнн аңламыйм, моның нәрсәсеннән көнләшәсең син? Синең урында булсам, ихтимал, мин дә моны нәкъ шулай кабул итәр идем. Ләкин Городцовка бәйләнгән сүзләр турында, Поднебесколарга карата әйтелгән сүзләр турында мин ничек дәшми кала алыйм?
— Син миңа сөйләп бирдең, моны мин искә алырмын, киңәшербез, нәтиҗәләр чыгарырбыз. Ә Городцовның моңа нинди катнашы бар? Син аңа әйтеп кенә кара — ул шунда ук бөтен дөньяга таратыр, янәсе: минем турыда сөйләшкәннәр, фәлән дә фәсмәтән... Шуның өстенә әле алдашырга да күп алмас. Моны катгый рәвештә тыям мин.
— Синеңчә, «гомумиләштермәбез» дию шушы буламы? Уйлап карармын. Син хаклымы, юкмы — моны белмим әле мин, әмма син һич тә хаклы түгел кебек күренәсең миңа.
Алар, бер-берен тәмам алҗытып һәм беркайчан да дус була алмая- чакларын нык аңлап, аерылыштылар.
Бу турыда шулай да бик тиз таралып өлгерде. Бер өч көннән соң Воропаевка Цимбал белән Городцов килеп төште һәм Юрий Поднебес- коның, Ступинаиың һәм Огарноваларның да, юлаучы грузовикка утырып, бирегә килергә чыкканлыклары турында әйттеләр. Кунаклар үзләренең килү максатлары турында берни дә әйтмәделәр, ләкин аларның бик җитди һәм дулкынланулы кыяфәтләре күп нәрсәне аңлатып бирәләр иде.
Ступина, көч-хәл белән тынын алып, бүлмәгә бәреп керде. Ул исәнләшмәде, ә, кулы белән бугазын тотып, бүлмәнең лампадан еракта булган почмагында тукталып калды. Баскычтан нәрсә турындадыр кызу гына сөйләп менеп килгән Варвара, бүлмәгә аяк очларына гына басып, яңа туфлиләрен шыгырдатып, килеп керде. Юрий Поднебеско һәм Виктор Огарнов, бер сүз дәшмичә, Воропаевка карап баш кына иделәр, әйтерсең лә, алар кунакка түгел, ә утырышка килгәннәр иде.
Лена кунакларның ничек тә булса күңелен табарга теләгән иде, ләкин аңа шундый гаҗәпләнеп карадылар, ул, каушап, тынып калды.
' Беркем дә сөйләшмәде. Бөтенесе дә Воропаевның сүз башлавын көтеп утырдылар.
— Мин сезгә үз тормышымда булган гаҗәеп бер вакыйга турында сөйлим, — дип .башлады ул. — Бу частный вакыйга. Минем шәхси кичерешләрем. Мин а-ны сезгә, дусларым буларак, ышанып сөйлим. Аңлашыламы? һәркайсыгыз моннан үзенә тиешле нәтиҗә ясасын өчен. Фәкать үзенә. Шушы көннәрдә мин Сталинга чакырылу бәхетенә ирештем. Мин килеп кергәндә, ул карт бакчачы белән сөйләшеп тора иде...
— Иван Захарыч беләнме? — дип бүлде аны Цимбал. — Я-я.
— Мин аның исемен белмим. Шулай, килеп керәм — башта дулкынлануымнан Сталинны күрә дә алмый тордым.
— Тукта, тукта, тукта, — дип Городцов, куллары белән хәрәкәтләр ясап, аның сүзен бүлде. — Рәтләп сөйлә, Алексей Вениаминыч, мин сөйләгән төсле. Бу эш кайда булды? Анда кемнәр бар иде?
— Кайда булуының нинди әһәмияте бар соң! Син иң мөһименә игътибар ит.
— Иң мөһименең кайда икәнлеген белү өчен кирәк ул миңа, син бөтенесе турында да сөйлә. Ярый, барып кердең ди... — дип Городцов, нң мөһимен әйтеп бетермәс дип куркып, аңа дәрт биреп торды.
Бүлмә тып-тыи булып калды. Кунаклар үз урыннарыннан тордылар һәм Воропаевны чолгап алдылар.
Ул язу өстәле артыннан чыкты да бүлмә уртасына килеп басты.
— Сталин бакчачы белән нәрсә турындадыр сөйләшеп тора, аңа үсемлек культураларының, ялгауларының ниндидер яңа ысулын тәкъ-
44
дим итә, ә бакчачы, «безнең климат күп нәрсәгә ирек бирми» дигән булып. каршы төшә.
Цимбал нәрсәдер әйтергә теләгән иде, аны шунда ук туктаттылар.
__ Иптәш Сталин аңа кыюрак экспериментлар ясарга, фәннән курыкмаска киңәш бирде.
— Аңлашыла, ул —Иван Захарыч булган,— диде Цимбал, Сталин белән сөйләшкән кешенең кем икәнлеген бик ачык төшенгәндәй. Һәм, моңа ризасыслык күрсәтеп, өстәп куйды: — Кырык ел буена табигать белән «сукыр тәкә» уйнап ята шунда.
— Тсс, тсс, тсс!
__ Ә шуннан соң иптәш Сталин минем белән сөйләшә башлады, штурмовщиналар ясап йөргәнем өчен азрак кыздырды...
— Димәк, аңа белдергәннәр икән инде, — дип кыстырып куйды Городцов, аппаратның төгәл эшләвенә горурланып. — Карагыз, сез, валлаһи, нинди оперативлык!
Воропаев кызарып китте.
— Сез миңа сөйләргә ирек бирәсезме, юкмы?
— Давай, давай... Тик сип, хәрәкәте әкренәйтелгән мина төсле, нервларыбызны суырып бетерәсең болай. Җайлабрак, шомарак итеп сөйлә, — диде Городцов һәм яулыгы белән маңгай тирләрен сөртеп алды. Сталин янында аның үзенең буласы килә иде, ул үзенең бернәрсәне дә бутамавына, бернәрсәне дә яшереп калмаячагына нык ышана иде.
— ... штурмовщиналар өчен кыздырып алды, аннары кешеләр турында сораштыра башлады — безнең биредә кемнәр бар, ничек эшлиләр, нинди кешеләр алар... Азрак кына читкә китегез әле, нәрсә дип өерелдегез... Мин сезнең һәммәгез турында да сөйләп бирдем.
Барысы да, тын да алмыйча, Воропаевка карап, дәшми тордылар.
— Мин Цимбал турында сөйләдем...
— Сталингамы? — дип кайтарып сорады Ступина.
— ... синең турыда, Юрий, Наташа турында да, синең турыда,. Городцов, синең турыда, Виктор, синең турыда да, Аннушка. Сезгә ничек кыен булуы турында, сезнең ничаклы күп эш күрсәтүегез турында, кыенлыкларны ничек җиңә баруыгыз турында, ничек тормыш төзүегез турында сөйләдем...
Кунаклар дәшми тыңлап тордылар.
— Синең, Городцов, ничек итеп төшеңдә бодай кырлары күрүең турында да сөйләп бирдем.
— Ай аллам, бу ни инде син, иптәш Воропаев... Аңа телең ничек барды... Ә ул нәрсә ди?
Ул бераз арлы-бирле йөреп алды, уйланды һәм әйтте — бу, диде, иң мөһим нәрсәне, иң зур нәрсәне сагыну, диде. Без биредә икенче эшелонда, резервта торабыз, дип әйтергә кушты ул сиңа. Икмәк мәсьәләсе хәл ителгәч, безгә тотыначаклар. Ә инде әгәр дә, ди ул, Город- цовка бик авыр булса, аны дала районнарына, бодай кырларына эшкә күчерегез, ди.
— Мине? Далага? Юк инде, мин сезнең бу коммуиикегызны юкка чыгарачакмын. Мине бер баскан урынымнан кузгату мөмкин түгел. Сез менә шулай дип әйтергә тиеш идегез. Нәкъ менә шулай дип.
• . Тукта инде син-, күрше, — диде Юрий. — Бернинди дә начар сүз әйтелмәгән ләбаса. Ә Сталин нинди кайгыртучанлык күрсәткән, син шуны аңлыйсыңмы? Ул бит синең язмышың турында уйлаган.
unv,~ .Ми*1 ПӘрсә с°ң берәр дефектым бармы минем, нишләп сез мн- әйтә белмэгэ'п/рт^п' С-ҮЗЛӘр сөйләДегез? Мин авыру түгел, бугай. Юк, әйтә иелмәгәнсең, алай әйтү кирәк түгел иде.
45
Аннушка Ступина үзенең караңгы почмагыннан алга чыкты һәм, Воропаев тирәсендә өерелеп торганнарны этә-төртә, аның каршысына килеп басты. Ул бөтенләй агарынган һәм бер сүз дә дәшми иде. Ул Ьичберпи сорый алмады, үз өлешенә нәрсә тиясен генә көтеп торды.
Воропаев ан£>1ң калтыранып торган җилкәләреннән кочаклап алды.
— Ә синең турыда, Аннушка, синең ничек итеп бөтен Европаны аркылыга-буйга үтүеңне, лагерьларда немецлар белән ничек сугышкан- лыгыциы, дошманга карата булган шундый изге һәм тирән нәфрәтне ничек барлык сынаулар аша алып чыгуыңны сөйләп бирдем, һәм ул...
— Сталинмы? — дип сорады Анна, иреннәре белән генә.
— Әйе. Ул әйтте — Ступинаның шушы бер нәфрәтенә генә дә...
— Шулай, Ступинаның, дип үк әйттемени? к
Әйе. Ул Ступинаның шушындый нәфрәтенә генә дә дөрес юнәлеш
бирсәң, диде, тауларны күчерә алачак ул, диде.
— Дөрес. Күчерә алам. Моны ул бик дөрес әйткән. Шулай ул мине фамилиям белән атадымы?
Ул Воропаевның муенына ташланды да, аны кочаклап алып:
— Я, — диде, — ни өчен соң сез аңа минем турыда сөйләдегез? Хәзер миңа ничек яшәргә кирәк инде? Ә?
Воропаев аның дулкынлануын аңламады.
— Ягъни, нәрсә дигән сүз бу?
— Миңа хәзер ничек яшәргә соң? Сталин әйткән, Ступина тауларны күчереп йөртә алачак, дигән... Ә мин— күчерә алдыммы? Сез мине тәмам баш-аягым белән тотып биргәнсез икән! Үз алдыма яши бирә идем, беркем дә белми иде мине, һәм менә кинәт — иптәш Сталин кайчан да булса исенә төшерер дә: ә теге Анна Ступина ничек, кайда ул, ничек эшли, шуны тикшерегез әле, дияр... Ой, хәтта куркыныч бу миңа!.. Бәлки, ул минем турыда онытыр да, әлбәттә, ә менә онытмаса — нишләргә? Мин бит хәзер инде гомерем буена тынычлыгымны югалтачакмын.
— Сабыр ит, кызый, бу сөйләшүләрдән без барыбыз да тынычлы
гыбызны югалттык. Әйдә, бөтенесен бушатып сал, Вениаминыч, бер генә сүзне дә онытып калдырма. Монда һичбер нинди серләрнең булуы мөмкин түгел. , ! I
Воропаев Сталин сүзләрен аларга тулысынча җиткерергә тырышты, үз вакытында промышленность белән ничек шөгыльләнгән булса, хәзер ашау-эчү мәсьәләсе белән дә хөкүмәт шулай шөгыльләнәчәк, дип әйткәнен, кыенлыклар алар вакытлы гына, дип һәм безнең биредә ничек итеп хуҗалыкның барлык төрләрен югары күтәрү турында уйлавыбыз кирәк, дип әйткәннәрен барысын да түкми-чәчми аларга сөйләп бирде.
Городңов, ризасызлык күрсәтеп, кашларын җыера-җыера тыңлап торды.
— Чолганышка килеп эләккән төсле без. чын әйтәм. Син безне авыр хәлгә куйдың, — диде ул, Воропаев сөйлэвен тәмамлагач. — Безне яхшы сүз белән телгә алуыңа рәхмәт, ә чамадан тыш арттырып җибәрүең — анысы бөгелеш инде. Чыннан да, тикшерергә дип приказ бирсә ул... ә безнең нәрсәбез бар? Менә бит, Алексей Вениаминыч, нинди саксыз кеше сип.
— Әйе, агитацияләде бу безне, — дип Городцов белән килеште Цимбал. — Хәзер инде теләсәң үзең аша сикер — ә югары күрсәткечләрне бирергә кирәк тә кирәк.
Алар тирән сулап алдылар. Виктор Огарнов өстәп куйды:
— Боз хәзер бик зур бүләк алган кешеләргә охшыйбыз, ә нәрсә өчен ул бүләк — билгеле түгел.
— Теге Иван Захарыч анда нинди экспериментлар ясап ята соң? — дип сорады Юрий. — Безгә ул Иван Захарычны, тотып алып, бик нык
селкетергә кирәк, аңа нинди киңәшләр бирелгәнлекне ачык белергә кирәк. Комсыз карт ул. Мин кичә аны күргән идем бер генә сүз дә әйтмәде ул миңа. „ .
_ Әйтер ул сиңа! Ә бит ул, пеләш шайтан, үзе генә һич тә эшне башкарып чыга алмаячак, — диде Цимбал һәм, Городцовка таба борылыш..—Әйдә, аңа барып чыгабызмы? — дип үзе белән бергә барырга чакырды.
— Әлбәттә, —дип җавап бирде Городцов. — Практик әйбергә кичекмәстән тотынырга кирәк. Киттек.
Варвара Огарнова, урындыгын гөрселдәтеп аударып, бүлмәдән йөгереп чыгып китте. Күз яшьләрен көчкә тыеп торудан аның йөзе кызарган иде. Ул нәрсәдер әйтергә теләгән иде, ләкин, ишектән чыгып барышлый кулын гына селекте. Аның турында бер сүз дә. булмады һәм бу хәл аның кәефен кырды.
Бөтенесе дә Варвара өчен ничектер уңайсызланып калдылар.
— Киттек, киттек, — дип ашыктырырга
Саубуллаша башладылар.
Аннушка Ступина да, гәрчә Лена аны мәсе белән бергә барырга булды.
— Юк, юк, мин дә барам, бармыйча
Газиз Иделле тәрҗемәсе.