Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ АВТОРНЫҢ УҢЫШЛАРЫ ҺӘМ КАЙБЕР КИМЧЕЛЕКЛӘРЕ


Әдәбиятка соңгы елларда аяк баскан Ләбибә Ихсанова иптәш үзенең темасы һәм жанры ачыкланган- нан-ачыклана бара торган балалар язучысы булып танылып килә. Аның, газета-журнал битләрендә беркадәр шигырьләр бастырып чыгарганнан соң, укучы балаларга «Көмеш елга» исемле уңышлы һәм оригиналь прозаик әсәр бирүе безне аеруча шатландырды. Ул әсәрендә автор, художество чаралары һәм мавыктыргыч сюжет алымнары белән, балаларны фәннең беренче баскычлары белән таныштьнра. Бу — безнең татар балалар әдәбиятында яңа туып килә торган бик кирәкле жанр.
Яшь авторның быел гына басылып чыккан икенче китабы — «Җир астында жиде көн» † — шул ук эз белән бара һәм бер үк вакытта элеккесеннән беркадәр аерылып та тора. «Көмеш елга»ның темасы һәм сюжеты нәни укучыларыбызны, елга, урман кебек, табигать фәненең күзгә күренеп торган кисәге белән таныштыруга корылган булса, «Җир астында җиде көн» дә исә, китапның исеменнән үк күренеп торганча, безнең иксез-чиксез җир асты байлыкларыбызның бер төре турында хикәяләү бара. «Көмеш елга»да яшь укучыларыбыз, Зөфәр белән бергә, Урал — Себер елгаларының берсе буйлап бик файдалы һәм мавыктыргыч сәяхәт ясап ал-ганнар иде; авторның бу соңгы китабында алар, Шәүкәт белән бергә, инде җир астына төшеп китәләр һәм анда бик кызык, гыйбрәтле нәрсәләр белән танышалар.
«Чандыр гәүдәле, акыллы кара күзле һәм сабыр холыклы, һәр эшне ашыкмыйча гына тирәнтен уйлап эшли торган» 13 яшьлек Шәүкәт Комлы Яр авылында тора һәм шундагы җпдееллык мәктәптә укый. «Үз краеңньпң табигатен өйрән!» лозунгысы бу авылда бик күпләрнең игътибарын, беренче чиратта, «Зәңгәр күл»гә юнәлдерә. Матур гына да түгел* бик сәёр дә икән ул күл. «Яз җитеп, күл өсте боздан арчылганнан соң, аның суы гаҗәп бер тизлек белән арта башлый, — дип аңлата автор. — Берничә
† Л. Ихсанова, Җир астында җиде көн, Хикәя. Җаваплы редакторы М. Әмир, тышлык һәм рәсемнәр художнигы М. Усманов. Татгосиздат, 1949 ел. 48 бит, бәясе 2 сум 50 тиен.
көн эчендә ярларыннан ташып чыгып, бо-лыннарга җәелә, уйсулыктагы чәчүлек басуньпң бер өлешен күмеп китә. Кайвакыт авыл утырган ярга кадәр менеп, калку өсте белән тигезләшә, хәтта аның авыл урамнарына җәелгән еллары да була. «Зәңгәр күл»нең менә шушы җай-сыз ягыннан авыл халкы элек-электән газап чигеп килгән. Фәкать авылда колхоз төзелгәч кенә, күлнең ярларын биек дамбалар белән ныгытканнар. Шуннан соң, Зәңгәр күлнең болай шаярулары да бик сирәк, әллә ничә елга бер генә була башлаган. Ләкин күлнең болай, гадәттә булмаганча, бик нык тулуы, аның суының тирә-яктагы күлләргә караганда чамадан тыш күп булуы — һаман, да сер булып калган» (4 бит).
Борын төбендә генә яткан шундый сернең, шундый сәер хәлнең, Шәүкәт һәм Шәүкәтләр кебек, бөтен нәрсәне белергә омтылган безнен тынгысыз замана балаларын кы
122
зыксындырмавы мөмкинме соң! һәм алар бик-бик кызыксыналар моның белән. Шәүкәт авылдагы әби-бабай- лардан да сораша. Алар аңа бик кызык нәрсәләр сөйләп бирәләр. Алар авылдан читтәрәк агып торган Комлы елга белән бу күл арасында җир асты юлы барлыгы ту-рында, шул юл аша аларның бергә тоташкан булулары турында әйтәләр, әлегә кадәр мәгълүм булмаган ниндидер тау куышы турында сөйлиләр. Галләм бабай Шәүкәткә, хәт- га, шундый бер вакыйга булганлыкны да әйтеп ташлый: «... Шул, бервакыт, ындыр табагыннан елгага очып төшкән арыш кибәге «Зәңгәр күл» гә килеп чыккан бит, хикмәт»,— ди ул. Бу инде, әгәр дөрес булса, бала хыялына тынгы бирми горган, аны канатландырып очыра торган факт, һәм бу факт, бара горгач, бабай сүзе булып кына да калмыйча, бик төпле дәлилләр белән дә раслана башлый.
Тынгысыз эзләнүләрен дәвам итеп барган Шәүкәт, иске журналлар актарып утырган бер вакытында, П. С. Павлов дигән кешенең Комлы Яр авылы тирәсендәге күлләр, елгалар, тау куышлары турында язган бер мәкаләсенә очрый һәм аны йотлыгып укып чыга.
Ниһаять, география укытучысы Кадыйр Гәрәев тә, бу мәкалә белән һәм бүтән фактлар, истәлекләр белән танышканнан соң, балаларга:
« — Зәңгәр күл авылдан 8—10 километр ераклыкта аккан Комлы елга белән бәйләнгән, — дип белдерә, — һич шик юк, Зәңгәр күлне су белән шушы елга туендырып тора... Бәлки, күл белән елганы тоташтырган су юлы да шул тау тишеге аша үтәдер? Быел без, җәй җитеп, укулар беткәч, шушы тау куышын эзләп табарга тиешбез» (5 бит).
һәм — вакыты җиткәч — укучы балалар экспедициясе шушы эзләнүләргә чыгып китә. Ләкин анда бер бәхетсезлек була: Шәүкәт юкка чыга...
Ул инде җир астында.
Китапның төп эчтәлеге дә әнә шуннан башланып китә.
Нәрсәләр генә күрми һәм нәрсәләрне генә үз башыннан кичерми безнең Шәүкәт җир астында!
Геология фәне буенча югары мәгълүматы булган автор Ләбибә Ихсанова биредә инде үзенең яшь укучыларын бик кызыклы, файдалы һәм мавыктыргыч нәрсәләр белән таныштыра. Җир өстенә кире чыгу юлын эзләп, аны озак вакытлар таба алмыйча, төрле авырлыкларга очрап, ләкин аларның берсенә дә бирешмичә, барлык күргән-белгәннәрен өйрәнә-яза барып, аерым оч-ракларда гүзәл тапкырлыклар күрсәтеп, җир астында җиде көн адашып йөргән Шәүкәт белән бергә без күп кенә нәрсәне белеп калабыз. Кешене таң калдырырлык матур, бай, кырыс табигать белән тулган бер дөнья икән анда — җир астында! Тигез дә, хәтәр упкынлы да, тар да, киң дә юллар дисеңме; төрле кыйммәтле минераллар белән тулган, ялтыравыклы затлы ташлар белән, сталактитлар һәм сталагмитлар белән бизәлгән төрле зурлыктагы заллар («энҗеләр залы», «фа-келлар залы», «сталактитлар залы», «йолдызлар залы» һ. б.) дисеңме; мәгарәләр, чишмәләр, елгалар, шар-лавыклар һ. б. дисеңме — барысын да күрә безнең Шәүкәт. Алар Шәүкәтнең дә, яшь укучыларыбызның да мәгълүм дәрәҗәдә белемен арттыруга, аңын баетуга һәм, гомумән, ал арда кызыксынучанлык сыйфатларын тәрбияләүгә ярдәм итәләр.
Шәүкәт йөзендә без чын совет баласын, аның гүзәл характерларын күрәбез. Ул акыллы, ул батыр, ул тапкыр, ул кыенлыклар алдында каушап калмый, аларны җиңә ала. һәм без аңардагы бу сыйфатларның чыганагын да күрәбез,- ул пионер! Ул яшь ленинчы, яшь сталинчы!
Шәүкәт, кыенлашканнан-кыенлаша барган хәлдә, бөтен көчен һәм тап-кырлыгын эшкә җигеп, җир өстенә чыгарга ашкына. Үзен коткарыр өчен генә дә түгел, әлбәттә.
«— Биредә калырга ярамый сиңа, Шәүкәт, — диде ул үз-үзенә. — Сине анда бөтен авыл көтеп тора, бәлки, сине авыл гы»на түгел, бөтен илең көтә торгандыр... Әйе, бөтен ил, чөнки син Ватаның өчен гаҗәп нәр-
123
<:әләр ачтың. ^Шулай булгач, егыл, тор, шуыш, үрмәлә, тешең белән ) ташны кимереп булса да, җир өс- тенә ашык! Соңгы көчләреңне җыеп, алга омтыл!» (33 бит).
һәм ул алга омтыла. Хыялы бик еракларга китә аның:
«...Менә никадәр байлык бит монда! Исән чыксам, моның хакында иң-иң эле’к Кадыйр абыйга әйтер идем, Кадыйр абый райком секретаре Мостафин абыйга әйтер иде, Мостафин абый Казанга телеграмма сугар иде... Казаннан Москвага... Аннан соң Сталин бабай белер
. иде...
— Ватан өчен бик зур байлык ачтың син, Шәүкәт, рәхмәт сина!.. — дияр иде Сталин бабай» (19 бит).
һәм ул, караңгы җир астында шу-шындый яхшы теләк һәм өметләр белән җиде көн, җиде төн йөргәннән соң, җир өстенә чыга, аны эзләүдән туктамаган иптәшләре, укытучылары кочагына ташлана, бу урымнарга яңадан кайткан ата'клы галим Павлов белән дә шунда ук очрашып, җир астыннан тапкан сумкасын аңа тапшыра. Әсәр шунда тәмамлана. Ләкин шуннан соңгылары инде уку-чыларга ачык аңлашыла: Шәүкәт зур һәм мактаулы эш башкарган, аның теләкләре һәм өметләре, һичшиксез, гамәлгә ашачак.
«Җир астында җиде көн» — безнең балаларыбыз өчен кирәкле, файдалы китап һәм ань! яшь укучылар массасы яхшы каршы алырлар дип ышанырга мөмкин. (
Шуның белән бергә, бу әсәрнең кайбер уңышсыз, җитешсез яклары турында да әйтмичә үтеп булмый.
Китапта сөйләнелгән вакьийгалар- ның, аерым алганда, вакыйгалар бара торган урынның конкрет җирлеге, төгәл адресы бар. Автор үзенең Комлы Яр авылын, серле Зәңгәр күлен һәм «җир асты дөньясын» Татарстанда дип күрсәтә. Безнең республикабызда моңа кадәр ачылмаган шундый зур һәм әһәмиятле җир асты бушлыклары бармы икән? Вакыйгаларның конкрет географик урыны күрсәтелмәгән булса, без аны «Көмеш елга» дагы кебек, Урал, Себер, Төньяк һ. б. тирәсендәрәк барган вакыйга дип кабул итәр идек һәм ул чакта әсәр ышандыргычрак булып яңгырар иде.
Ләкин төп кимчелек анда а түгел. Ихтимал, мондый геологик күренешләр безнең Татарстан өчен бик үк характерлы да түгелдер. Шулай да булсын ди. Моңа артык бәйләнеп тормыйк. Чөнки шундый кызыклы һәм мавыктыргыч темага язганда, авторның хыялы, Зәңгәр күлдәй киңәеп, ташып киткән икән — моның өчен аны битәрләү бик үк нигезле булмас. Безнең Татарстаныбызда да, нәкъ шундый күренештә, шундый формада булмаса да, эзләнгәндә, шуның шикелле үк кызыклы һәм мавыктыргыч булган бүтән төрле ачышларны бик куп ясарга мөмкин ләбаса.
Әгәр дә без әдәби әсәрләрнең уку-чыларга практик йогынтысы турында сөйлибез, шуңа омтылабыз икән, бу очракта безнең яшь укучылары- бызның да игътибарын үз краеңны өйрәнүгә, аның яшеренеп яткан табигый байлыкларын эзләүгә юнәлдерү бик әһәмиятле. Тик алар бу эш белән тирәнтен кызыксыннар, өзә-ләнсеннәр генә.
Әсәр яссы тасвирлау белән язылмаган, ә кызыклы, маҗаралы сюжетка корылган. Балалар өчен тудырыла торган мондый характердагы китапларда бу як бик әһәмиятле.. Автор моны искә алып эшләгән. Ләкин сюжетның фантазиягә якын булган маҗаралары корылышында очы-очка ялганып җитмәгән урыннар, моментлар очраштыргалый, ә болар исә шуннан соң тасвир ителә торган вакыйгаларның ышандыргыч булуларына мәгълүм дәрәҗәдә кимчелек китерәләр.
Шундый урыннардан берсе—Шәү-кәтнең бик реаль дөньядан кинәт фантазиягә якын булган җир асты дөньясына барып эләгүе моменты. Биредә автор шундый алым куллана: Шәүкәт, мәктәптә төзелгән түгәрәк членнары белән бергә, укытучылар җитәкчелегендә экспедициягә чыкканда, колхоз көтүеннән аерылып киткән үгезне куа-куа ялгызы кала һәм шул тирәдәге әрәмәлек уртасында кинәт аның аяк астындагы җир убылып төшә, шуннан соң... күп нокталар. Аннары инде
124
вакыйгалар бер Шәүкәт тирәсендә, гел җир астында бара.
Үзеннән-үзе сораулар туа: авыл янында гына булган әрәмәлек җирне моңа чаклы һичбер җан иясе аяк басмаган кыргый урььн дип кабул итү мөмкинме? Шәүкәткә кадәр үк, ул урында Шәүкәттән авыррак булган берәр олы кешенең, я булмаса мал-туарның убырылып төшү ихти- малын истән чыгарып буламы? Зур бер коллективның (укучы балаларның һәм укытучыларның) күз алларында ук диярлек «юкка чыккан» Шәүкәтнең эзенә инк тиз төшә алулары, ул убырылган урынны таба алулары — ихтималдан җиңел генә чыгарып ташлана аламы? Аларның Шәүкәтне җиде көн буе таба алмауларын һәм бары тик елга янына барып чыккан урында гына очрашуларын аклап буламы?
Әсәрне җентекләп тикшергәндә, менә шундый сорауларга җавап бирүе кыенлаша.
Без беләбез, маҗаралы һәм фан-тастикалы сюжетка корылган әсәрләрдә, биредәге белән чагыштыргысыз рәвештә, шаккатырлык нәрсәләр тулып ята (бу уңай белән Жюль Берн һ. б. әсәрләрен искә төшереп үтү җитә). Әмма без аларга тулы- сынча ышанабыз! Димәк, мондый очракларда мәсьәләне авторның осталыгы хәл кыла. Шундый алымнарны сайлап ала белергә һәм аларны укучыларга шундый оста тәкъдим итәргә кирәк ки, ул ничаклы шаккатыргыч булса да, аның реальлегенә укучы тулысынча ышансын һәм аңарда бер генә дә шик тумасын. Алымыңның һәм каләмеңнең осталыгы белән укучыны шулай тылсымларга кирәк ки, бер төрле шартлар белән бөтенләй икенче төрле шартлар арасьпндагы күчешне, сикерешне ул бөтенләй сизмичә калсын!
Уңае килгәндә, кечкенә генә оер чигенү ясап алыйк. Реаль тормышта минем шундый бер хәлгә очраганым бар: кыш көне самолетта очып барабыз. Бервакыт тәрәзә аша карасам, гаҗәеп бер манзара: тирә-якта саф, тын, ачык һава. Ап-ак кар белән капланган дала өстеннән очабыз. Кай ягыма гына карамыйм — очсыз-кырыйсыз, дулкынланып тор ran ап-ак дала. Алда, бераз унда- рак, кар даласын тагын да матурайтып, кып-кызыл кояш күтәрелеп килә. Үзенчәлекле матур бу табигый күренешкә таңга калып, тирә-ягым- ны сокланып күзәтәм, авылларны, урманнарны эзлим, ләкин кар сах- расыннан башка бернәрсә дә күрмим. Ара да әллә ни ерак түгел: Москва белән Казан арасьп. Бу ике арада шундый зур дала барлыгын әлегә кадәр белмәгәнмен...
Ләкин, чынлыкта, Москва белән Казан арасында андый зур дала юк. Эш болан булган икән: көн болытлы булу сәбәпле, без бик югарыга күтәрелгәнбез. Безнең астыбыздагы кар даласы — җир өстендәге ак болытлар катлавы икән. Ә мин, очышның бүтән яклары! белән мавыгып, ул болытлар аша өскә күтәре-леп киткәнлегебезне сизми калганмын һәм астыбызда тын гына түшәлеп яткан ак болытлар катлавын — кар катлавы дип таныганмын.
«Җир астында җиде көн» харак-терындагы әсәрләрдә дә, мәгълүм урыннарында, үзеннән-үзе билгеле, кирәкле күчешләрнең әнә шундый сиздермәслек оста алымнар белән, реальлегенә тулысынча ышандырырлык итеп эшләнгән булуы таләп ителә, Әмма Ләбибә Ихсанованың мондый осталыкка ирешә алганы юк әле.
Әсәрдә сораулар тудыра торгаи урыннар тагын да бар. Хикәянен дә-вамында һәм азагында ул тау тишегенең һәм җир асты юлларьпның бик үк билгесез булмаганлыгы да аңлашыла. Революциягә кадәр Павлов дигән галим һәм революционер, патша эзәрлекләвеннән качып, шунда яшеренеп яткан икән, чөнки Шәүкәт аның сумкасын таба, көндәлекләрен укый. 1918 елда совет партизаннары да шунда ятканнар, — Шәүкәт анда бик күп винтовкалар да таба. Хәтта Шәүкәтнең үз бабасы Газиз Вилданов та шул партизаннар отрядының командиры бу> ган һәм дошманга каршы сугышта батырларча һәлак булган икән, аны шул җир астындагы «залларның» берсенә күмгәннәр. Аның язулы таш утыртылган каберен Шәүкәт үз күзе
125
белән күрә. Павлов исә һич тә үл- Мәгән, исән-сау килеш эшләп йөри «кән... Димәк, кыска гына итеп, барысын бзргә җыйнап әйткәндә, гаҗәп байлыкларга ия булган, революция һәм гражданнар сугышы елларында бик конкрет роль уйнаган, тарихи, фәнни, экономик әһәмияте зур булган бу җир асты бушлыгының элек билгеле булып та, соңыннан ни өчендер бөтенесе тарафын-нан да «онытылып» калуы һәм бүгенгә кадәр «ачылмыйча» ятуы укучыларны ышандырмьпй башлый. Бу моментларда да автор вакыйгаларның очын-очка ялгауда җитәрлек осталык күрсәтә алмаган.
Без боларны әсәрнең гомуми кыйммәтен төшерү өчен әйтмибез. <Җир астында җиде көн» не, нигездә, кирәкле, файдалы, мавыктыргыч китап итеп кабул итү белән бергә, шушьпндый оригиналь жанр өстендә эшләүче яшь авторга ярдәм күрсәтү теләгеннән чыгып, аның күзгә аеруча чагылып торган кимчелекләрен күрсәтеп үтүне үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз һәм аның бу күрсәтүләрне искә алуына ышанабыз. Ләбибә Ихсанова иптәштә материал да, белем дә, фантазия дә, балалар өчен мавыктыргыч итеп яза белү дә бар. Без аның иҗатында бу жанрдан таләп ителә торган специфик осталыкның да тиешле югарылыкка күтәрелүен телибез.
Ләбибә Ихсанова, балалар язучысы буларак, гади һәм аңлаешлы итеп язарга тырыша. Җөмләләр, нигездә, артык катлаулы түгел, сүзләр, эпитетлар, чагыштырулар балаларга аңлашырлык. Ләкин бу өлкәдә дә яшь авторның тагын да тырышыбрак эшләве, үз-үзеиә таләп- чәнлекне арттыруы кирәк әле. Чөнки әсәрдә «бер болытсыз күк йөзендә кояш көлә», «стенада киртләчләр ясарга ниятләде» кебек бик үк уңышлы әйтелмәгән урьшнар, бер үк нәрсәне «тау тишеге» дип тә, «тау куышы» дип тә йөртүләр очраштыр- галый.
Тыныш билгеләрен дөрес куллануда автор игътибарсызлык күрсәткә- ли. Берничә мисал: «Шәүкәт шома стена буенча шуышып түбән төште». Биредә, кагыйдә буларак, «Шәүкәт» һәм «шуышып» дигән сүзләрдән соң өтерләр куярга кирәк иде. «Малай җиңел генә сикереп торды, һәм тиз- тиз өсләрен каккалап алды». Бу җөмләдә «торды» дигән сүздән соң өтер кирәкми. «Нәрсә булгандыр Шәүкәт үзе дә белми калды». Биредә «булгандыр» дигән сүздән соң сызык (тире) куярга кирәк иде.
Балалар өчен чыгарылган китапларда тыныш билгеләрен дөрес кую бик әһәмиятле, чөнки безнең яшь укучыларыбыз ул әсәрләрдән, бер үк вакытта, дөрес язарга да өйрәнәләр. Автор бу мәсьәләгә дә игътибар итәргә тиеш.