Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРАЛ ӘКИЯТЛӘРЕ


Уралның карт язучысы Павел Бажов укучыларга үзенең «Малахитовая шкатулка» исемле китабы белән танылды. Урал эшчеләренең иҗади хезмәте турында сөйли торган бу китап совет әдәбиятында күренекле бер урын алды. Шушы китабы өчен П. Бажовка 1943 елда Сталин премиясе лауреаты исеме бирелде. «Малахитовая шкатулка»- нын үзәк темасы иҗади хезмәт темасы булып тора, ә төп герое — Урал мастеры, хезмәткә яңалык кертүче эшче. Китапның бу үзәк темасы һәм төп герое төрле әкиятләр аша бирелә. Ләкин шуны әйтер* гә кирәк, Бажов әсәрләренә әкият дигән терминны шартлы рәвештә кулланырга тиешбез. Чөнки әкиятләрнең күбесендә тормыштан алынган вакыйгалар турында сүз бара. Шуның өчен дә Бажов әкиятләрен рус телендә сказы дип йөртәләр. Бажов әкиятләрен берләштерә торган бер гаять дөрес идея бар. Бу идея түбәндәгедән гььйбарәт: табигать байлыгы фәкать эшчеләр кулында гына булырга тиеш. Бу идея бигрәк тә «Баһадир бияләе» әкиятендә чагыла.
Татгосиздат, П. Бажовның «Ма-лахитовая шкатулка» исемле шул мәшһүр китабына кергән әсәрләреннән «Көмеш тояк» һәм «Баһадир бияләе» әкиятләрен тәрҗемә иттереп, «Көмеш тояк» * исеме белән бастырып чыгарды.
«Баһадир бияләе» әкияте бөек Ленин турындагы) әкиятләрдән берсе. Биредә П. Бажов Ленин образын гаять җылы һәм оста бирә алган. Автор әкияттә алынган җирләрнең бик кыска итеп ерак тарихла-рын сурәтли. Башта баһадирлар яшәгән бу җирләрдә кешеләр күрен- гәли башлыйлар. Башлап аучылар килеп чыгалар. Аучылардан соң игенче килә... «Аннары озакламый тау сыртларын, аланнарны чокьпп, җирдән файдалы нәрсә эзләүчеләр килеп җитә». Болар комсызлык белән мал эзләп йөрүчеләр, үз файдаларын гына кайгыртучылар, ач күз-ләр. Алар халык файдасы турында уйламы йлар. /Мондый ерткычларга хәтта табигать тә каршы. Таш баһадир— табигать үз байлыкларын тапшырыр өчен «чын кеше» көтә. Чын кешенең килүенә Тәңкәле баһадир нык ышанган һәм чынлап та чын кеше килә. Шушы чын кешегә Тәңкәле баһадир бөтен байлыкла-рын тапшыра. Чын кеше таш баһадирга, бөтен байлыкларың халык файдасына булыр, ә «үзем исән чакта өлгермәсәм, ышанычлы кешегә тапшырып калдырырмын. Ул берсен дә онытмас, барысын да халык файдасына тотар. Ул турыда хафаланма», ди. Чын кеше, таш баһадирның байлыгьнч рәтләп, үз юлы белән төньякка таба юнәлә. Аны таулар да, урманнар да каплый алмыйлар. Ераграк киткән саен, зуррак булып күренә, һәм чынлап та бу чын Кеше үзенең көрәштәшләре белән Россиядә большевиклар партиясен оештырды, бу чын Кеше үзенең көрәштәшләре белән бөтен Россияне Бөек Октябрь революциясенә күтәрде, бу чын. Кеше, Россияне социалистик төзелеш юлына салып
* П. Бажову Көмеш тояк, А. Г. Сардинская тәрҗемәсе. Җаваплы редакторы Г. Гобәй. Татгосиздат, 1948 ел, 24 бит. Бәясе 1 сум 50 тиеи.
z
Һәм шул юлны үзенең бөек идеяләре белән яктырган, безнең арабыздан китте, ләкин аның эше ышанычлы Кешегә тапшырылды һәм «ул берсен дә онытмый, барысын да халык файдасына тота». Бу әкиятнең мәгънәсе шунда һәм аның, тәр-бияви ягы гаять зур.
Китапта икенче әкият бар —ул «Көмеш тояк» исемле әкият. Биредә дә шул ук хезмәт идеясе бирелә.
Инде тәрҗемә ягым карыйк. Гомумән тәрҗемә яхшы эшләнгән. Теле аңлашыла, җиңел. Ләкин кайбер җитешсез яклары да юк түгел. Безне бер кыскарту гаҗәпләндерде. Тәрҗемәче «Көмеш тояк» әкиятен тәрҗемә иткәндә, шул әкиятнең 10—15 юллык кисәген тәрҗемә итмичә, әкиятне кыскартып биргән. Бу нәрсә өчен эшләнгәндер, — укучыга аңлашылмый. Асылда исә бу кыскарту әкияттә бирелгән төп идеянең көчен сизелерлек көчсезләндерә. Мисал итеп, шул кыскартылган урында Кокованяның халык мәкален файдалануын китерик. Кокованя болай ди: «Лениться да унывать не будешь, завсегда хлеба добудешь». Бу сүзләрдә халыкның үз көченә ышануы, хезмәтне яратуы һәм оптимизмы чагылган. Әмма ул ни өчендер тәрҗемәче тарафыннан төшерелеп калдырылган. Мондый әһәмиятле мәкальне сызып ташларга ярамаганын тәрҗемәче дә һәм редактор да уйларга тиеш иде. Дөрес, бу мәкальне турыдан-туры татарчага тәрҗемә итү читен, ләкин, теләгәндә, татар халык мәкальләре арасыннан рухы белән аңа якын булганын табарга мөмкин.
Тәрҗемәдә ялгыш тәрҗемә ителгән кайбер сүзләр яки җөмләләр дә очраштыргалый. Мәсәлән, оригиналда «барская» дигән сүз алпавыт сүзеннән алынган, ә тәрҗемәдә исә ул бояр сүзенә кайта. Бу тарихи дөрес түгел-. Оригиналдагы «покосный лужок» төрлечә тәрҗемә ителгән: бер урында «аланлык» итеп алынган (8 бит), икенче урымда — «бол-ын» (10 бит). Оригинал белән чагыштырып, тагын бер кимчелекне күрсәтеп үтәсе килә. Оригиналда: «Добежала Муренка до лесу да н на сосну. Поди поймай! Покричала
Даренка, не могла кошку приманить. Что
делать? Пошли дальше. Глядят, а
Муреика стороной бежит. Так и до
балагана добралась. Вот и стало их в
балагане трое», дигән Юллар бар. Ә
тәрҗемәдә бу урын гүбәндәгечә бирелгән:
«Песи урманга йөгереп керде дә, выжт
итеп нарат башына менеп китте! Бар, то-
тып кара син аны! Бүләккыз чакырып та
карады, ләкин песи якын да килмәде.
Нишлисең бит! Алар урманда өчәү тора
башладылар». Ничек инде өчәү? Песи
качып китте бит! Бусын инде без
игътибарсызлык дип атамыйча булдыра
алмыйбыз.
Ләкин тәрҗемәдә мондый җитеш-
сезлекләр сирәк очрый. Җыеп әйткәндә,
тәрҗемәче әкиятләрнең эчтәлеген
балаларга мөмкин кадәр ачык бирергә
тырышкан һәм нәтиҗәдә балалар
әдәбияты шүрлегенә тагын бер яхшы
китап өстәлде,. дип әйтеп була. Бу китап
кирәкле һәм файдалы. Шушьв уңай белән
бер тешләкне әйтеп узасы килә. П. Бажов-
ның бу әкиятләрдән башка тагып бик күп
матур әкиятләре бар. Мәсәлән: «Орлиное
перо», «Живинка в деле», «Васина гора»
Һ. б. Аларны да шулай ук, тәрҗемә итеп,
укучы- ларыбызга җиткерәсе иде.