Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНДА ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ


Иптәш Жданов «Звезда» һәм «Ле-нинград» журналлары турында сөйләгән докладында «... Совет әдәбиятының. иң яхшы традициясе — XIX гасырдагы рус әдәбиятының иң яхшы традицияләренең дәвамы ул, безнең бөек революцион демократларыбыз — Белинский, Добролюбов, Чернышевский, Салтыков-Щедрин тудырган, Плеханов дәвам иттергән, Ленин һәм Сталин тарафыннан фәнчә эшләнгән һәм нигезләнгән тради-цияләрнең дәвамы ул»,—диде. Шулай итеп, иптәш Жданов совет әдәбиятының үткәндәге иң яхшы традицияләрне үзләштерү нигезендә туганын, үскәнен һәм чәчәк атканын ачык билгеләде. Бу хәл күп милләтле совет әдәбиятының бер кисәге булып торган татар совет әдәбиятына да карый. Аның да бөек рус культурасыннан һәм әдәбиятыннан үрнәк алган татар демократик язучылары тарафыннан революциягә кадәр үк тудырыла, үстерелә башлаган уңай традицияләре бар.
Шул уңай традицияләр эчендә халыклар дуслыгы идеясен пропагандалау зур урын тота. Рус демократик язучылары бу мактаулы һәм кирәкле бурычны үзләренең иҗатларында дәвамлы һәм гаять уңышлы башкардылар.
Татар әдәбиятында бу тармакта беренче адымны мәгърифәтче һәм язучы Каюм Насыйри ясады. Ул гатар консерватор руханиларының, кара милләтчеләрнең халыклар арасында дошманлык уты кабызып торган бервакытларында рус-татар халкы арасындагы туганлык һәм дус-лыкны яклап чыкты. «...Россия кешесе мөселманнар белән бер җирдә торган һәм бер җирдә үскән, бер икмәкне ашап үскәннәре сәбәпле, бу ике халык бер-берсенең гадәтен һәм мөгамәләсен, яхшы беләләр... һәрничек Россия кешесе һәркайсы бер-берсенең мәслихәтен яхшы беләдер», — дип язды ул һәм бөтен эш- чәнлеген шул караштан чыгып дәвам иттерде. Чит ил алдында баш июче буржуаз галимнәрнең педагогика мәсьәләләрендә Германияне үрнәк итеп алырга маташуларына каршы: «Без Россия кешесе, бу Россиядә булган нәрсә безгә җитә, Россиянең үзендә генә дә безгә җи-тәрлек гыйлемлек бар. Россиядә барында., ни өчен заграницага барырга кирәк?» — дип чыкты. Болар үз вакытында гаять кыю һәм патриотик карашлар иде.
XX йөз башларында татар җәмә-гатьчелегенең алдынгы прогрессив өлеше арасында халыклар дуслыгы идеясен пропагандалау эшен большевик Хөсәен Ямашев һәм аның җитәкчелегендә булган революционерлар җәеп җибәрделәр. Рус телендә барган марксистик түгәрәкләргә йөреп, политик аңнарын үстергән, 1901 еллардан башлап «Искра» газетасын укып, аның күрсәтүләре нигезендә үзләре дә татар эшчеләре һәм укучы яшьләре ара-сында пропаганда эшләре алып барган ул революционерлар беренче адымнарында ук рус һәм татар халкы, рус һәм татар эшчеләре ара
103
сында дуслыкны, туганлыкны көчәй- ' 1үгә зур әһәмият бирделәр. 1903 i епныц январенда Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә бастырылып тара- ; тылган, татар телендәге беренче прокламацияләрнең .берсендә без түбәндәге юлларны укыйбыз:
«Бер-ике елдан бирле Петербург, Москва, Харьков һәм бүтән кала урамнарында: «Безгә патша, министрлар кирәкми, без үзлебез үзебез белән управлять итәбез», дигән тавышлар ишетелә башлады. Патшаның чиновниклары, бу тавыштан куркып, аны тизрәк басарга тырыш- тылар. Шуның өчен кычкырган кешеләрне камчылар белән кыйнап, куып, төрмәләргә яптылар, Себергә җибәрделәр. Ләкин без, рабочийлар, Себердән дә, төрмәдән дә, камчыдан да курыкмыйча, үзебезне, ба- I лаларыбызны гомерлек җәфада, ' коллыкта калдырганчы, үзебезне кешелек дәрәҗәсенә китерер өчен бу дошманнар белән көрәшербез һәм ахырда җиңәрбез... Шуның өчен безгә җыелышып, берләшеп, башка фабрикада, башка калалардагы көрәшүче рабочийлар белән бергә кушылырга кирәк. Ул рабочийлар мөселманмы, русмы — безгә барыбер. Эшче — рабочий булгач, бертуган кебек бу: лырга кирәк. Әгәр мөселман рабо- чийлары рус рабочийлары берсен- берсе дошман күрсәләр, безнең үзебезгә зарардан башка бернәрсә дә булмас. Шуның өчен, дуслар, бу эштә динне тикшермик! Шулай итеп, дуслар, безгә бар рабочийлар бертуган кебек бор семья ясарга кирәк».
X. Ямашевның татар хезмәт ияләрен интернационализм рухында тәрбияләү буенча булган шундый уңай хезмәтләре бик күп тарихи документлар белән раслана. Ул вакытларда татар халкы арасында интернациональ тәрбия эшен алып бару ечен зур киртәләрне җимерергә, дин-милләт исеменнән халыкны алдарга маташкан буржуаз идеологларның чын йөзләрен фаш итәргә кирәк иде. X. Ямашев җитәкчелегендә чыккан «Урал» газетасы бу мөһим эшне уңышлы башкарып килде. Капитализм интересын як- 1 даучы мөселман иттифакчылары партиясенең чын йөзен ачып, ул түбәндәге сүзләрне язды:
«Ни өчен болар кадетлар партия-сеннән артык үтә алмыйлар? Болар байлар шул. Болар буржуалар шул. Бу гына да җитми, алар үзләрен... «Мөселман иттифакы» партиясе дип атыйлар. Чөнки алар мөселман дисәк, бөтен мөселман керер дип уйлыйлар... Дин кардәш булса да, мал кардәш түгел бит. Шуның өчен эшчеләр һәм фәкыйрь халык һәркайсы үзләренә махсус партиягә керергә тиеш. Хәер, «Мөселман иттифакыеның гомере дә кыска булачак, моны тарих күрсәтер» («Урал» газетасы, 1907 ел, № 3).
«Урал» газетасы, динчеләрнең, кара милләтчеләрнең максатларын фаш итеп, татар хезмәт ияләрен рус хезмәт ияләре белән берләшергә, бер сафта көрәшергә чакырды. Халыклар арасындагы дуслык, туганлык идеясе ул елларда безнең револю- цион-демократ язучыларыбызның әсәрләрендә дә бик матур чагылышын тапты. Мәсәлән, Гафур Коләх- метов үзенең «Яшь гомер» драмасында татар эшчесе Йосыфның бер рус иптәше белән сөйләшеп утыру картинасын бирә һәм аларның бер- берсен аңлауларын, якын мөнәсәбәттә булуларын күрсәтә. Йосыф, татар буржуазиясенә һәм ул оештырган партиягә булган сыйнфый нәфрәтен белдереп, ачынып, рус иптәшенә сөйли.
В. И. Ленин, капитализм шартларында, хезмәт ияләре арасында интернациональ тәрбия алып баруның юлын билгеләп, хаким милләт социалистлары һәм кечкенә милләт социалистлары алдында торган конкрет бурычларны ачыклап күрсәтте- «Кечкенә милләт социалисты,— диде Ленин, — үз агитациясенең авырлык үзәген милләтләрнең «ирекле берләшүе» дигән гомуми формулабызның икенче сүзенә салырга тнеш. Ул, үзенең интернационалистлык бурычларына кимчелек китер- мәстән, үз милләтенең политик мөстәкыйльлеге ягында да һәм аны күршедәге X. У. Z. һ. б. дәүләткә кушу ягында да була ала. Ләкин барлык хәлләрдә дә ул вак-милли тар карашлыкка, йомыклыкка, аерым
101
лануга каршы, бөтенне һәм гомуми- не хисапка алу өчен, кисәкнең интересларын гомумииең интересларына буйсындыру өчен көрәшергә тиеш» (И. Сталин, Ленинизм мәсьәләләре, татар телендә, 53 бит).
Менә бу күрсәтмәләр яктылыгында алып караганда, X. Ямашевның һәм Г. Коләхметовның милли тар карашта торган юнәлешкә каршы көрәшүләренең әһәмияте бик ачык аңлашыла. Шулай ук халык шагыйре Г. Тукайның публицистик мәка-ләләрендә һәм аерым шигырьләрендә буржуаз милләтчеләргә каршы көрәшнең үткен куелуы, халыклар дуслыгы идеясенең җиңәргә тиешлегенә басым ясавы бик әһәмиятле момент булып тора.
Бөек Октябрь социалистик революциясе Россия хезмәт ияләренең күп еллар буенча көткән чын азатлык көннәрен алып килде. Россия чын мәгънәсендә күп милләтле ха-лыкларның туганлык семьясына әверелде. Социаль һәм милли изүләр өчен җирлек бетерелде. Ленин— Сталин имзалары белән барлык милләт халыкларының бертигез хокуклы булуы турында декрет игълан ителде, патша хөкүмәте вакытында изелеп яшәгән халыкларның эконо-микаларына, фән һәм культураларына тарихта бервакытта булмаганча үсәргә киң мөмкинлек бирелде. Барлык милләт хезмәт ияләренең уртак Ватаны чын мәгънәсендә барлыкка килде. Төрле милләт хезмәт ияләре арасында гасырлар буенча яшәп килгән туганлык, дуслык хисләре тагын да үсте һәм ныгыды. Алар бу изге хиснең бөеклеген, бары тик шундый туганлык яшәгәндә генә һәм данлы большевиклар партиясе тирәсенә тупланганда гына Октябрь казанышларын саклап калырга мөмкин икәнен тирәнтен төшенделәр; дошманга каршы булган көрәшләрдә, гражданнар сугышы фронтларында жаннарын аямыйча бер кешедәй хәрәкәт иттеләр һәм җиңеп чыктылар. Шул туганнарча бердәм хәрәкәт итүнең әһәмиятен аңлатып, иптәш Сталин үзенең «Ленинизм мәсьәләләре» дигән китабында түбәндәге сүзләрне язды: «Әгәр дә рус пролетариатына элекке Россия им-периясенең изелгән халыклары та-рафыннан теләктәшлек һәм булышлык күрсәтелмәгән булса иде, Россиядәге революция җиңә алмаган булыр иде һәм Колчак белән Деникин тар-мар ителмәгән булыр иде> (52 бит).
Бу көрәшләрдә татар хезмәт ияләре дә, башка милләтләрнең хезмәт ияләре белән берлектә, бөек рус халкы җитәкчелегендә үзенең көчен һәм тормышын аямыйча ак-тив катнашты. Бу бердәмлек һәм дуслык революция көннәрендә туа башлаган татар совет әдәбиятында үзенең чагылышын тапты. Татар совет язучыларының алдынгы вәкилләре төп иҗат омтылышларын, беренче чиратта, революция каза-нышларын яклауга юнәлдерделәр, барлык хезмәт ияләрен дошманга каршы бергәләшеп көрәшкә өндәделәр. Октябрь революциясенең беренче көннәрендә үк халыклар дуслыгын чагылдырган әдәби әсәрләр иҗат ителде. Бу тармакта аеруча уңышлы адымнарны Галиәсгар Камал белән Мәҗит Гафури ясады. Мәҗит Гафури үзенең биографиясендә: «Октябрь революциясен пәр- дәсез-нисез, ачык йөз белән каршы ала алуым мине шатландыра, озын сәфәрдә адашып калмый, «Кызыл байрак»ка карап шигырьләр әйгүем өчен үземне бәхетле саныйм»,— дип язды. Октябрь революциясе җиңүе нәтиҗәсендә милли тар карашлардан арына алуы өчен чын күңелдән шатланды. М. Гафурины шатландырган бу шигырь, барлык намуслы татар хезмәт ияләренең революция көннәрендәге тирән хисләрен чагылдырган әсәр булып, безнең татар совет әдәбияты тарихында күренекле урын алып тора. Бөек революция җиңүләренә багышланган шушы әсәр белән татар совет поэзиясе башланып китә.
М. Гафури иҗатында халыклар дуслыгы темасы революциягә кадәр үк еш кына чагылгалап китә иде. 1916 елда, империализм сугышы барган вакытта, капиталистлар тарафыннан көчләп сугышка җибәрелгән солдатларга мөрәҗәгать итеп, М. Гафури «Кем ул?» дигән шигырен язды, сугышучы солдатларның бер-берсенә
105
дошман кешеләр булмавын ачып бирде һәм алармы үз ирекләре өчен көрәшергә чакырды. Революциядән соң инде бу тема М. Гафури иҗатында зур урын ала. Аның граждан-^ нар сугышы елларында һәм илне аякка бастыру чорында язылган әсәрләрендә («Татар егетенә», «Га- һет», «Беренче май», «Чит ил кунакларына» һ. б.) халыклар дуслыгы идеясен сурәтләүгә гаять зур урын бирелә.
Шундый ук патриотик хисләрне без Г. Камал шигырьләрендә дә күрәбез. Ул да совет властеның беренче көннәреннән үк башлап политик эчтәлекле шигырьләр язуга күчте. Үзенең шул вакыттагы иҗат эшчәнлеге турында Г. Камал: «Гражданнар сугышының кызган чоры, Деникин, Колчак һәм башка ак бандалар яшь Совет иленә төрле яктан һөҗүм итәләр. Шуңа күрә дә, мин, кыска әсәрләр (шигырьләр) язып, көннең кадагына сугып барырга тиеш идем. Ул вакытларда мин икешәр көн өйгә кайтмыйча, редакциядә кунып эшли идем», — дип искә ала. Г. Камалның граж-даннар сугышы елларындагы иҗ^т мирасы гаять әһәмиятле һәм халыклар дуслыгы идеясен яклауга багышланган әсәрләр булулары белән бик зур игътибарга лаеклы. Ул да, Мәҗит Гафури шикелле үк, Бөек Октябрь революциясен караңгы көннәргә алмашка килгән якты таң дип атый. Үзенең милләттәшләрен шул яктылыктан файдаланырга чакыра:
Төп бетте—яктырды Таң, Күк йөзе алтын нурга чумган, Күңелләр кайгыдан котылган, Күкрәкләр ирек һавасы белән тулган. Рәхәтләндерә йөрәкне ирек җилләре, Нннли нурлы безнең ирек илләре! Турайды эшченең бөгелгән билләре, Ни өчен бу, сәгадәт — Моннан йөз ел элек килмәде.
Уяндылар кырлар, урманнар,
Күтәрделәр башны—йокыдан тургайлар,— һәммәсе лә йөзләрен яктылыкка борганнар, Вакыт инде файдаланырга
Бу рәхәттән, туганнар!
(<Таң>, 1918 ел.)
Ирекле көннәрне бетерергә, халыклар дуслыгын таркатырга, революция алып биргән якты көннәрне томаларга йөргән.сыйнфый дошманнарга каршы Г. Камал «Караларга* исемле сатирик шигыре белән чыга. Совет илендә калып, халык бәхетенә зарар итәргә йөрүче дошманнарга ул:
Маташмагыз үлән астыннан ут йөртеп, Халык ирке нигезенә утлар төртеп... Маташмагыз якты көнне караларга, Дошманлык салырга дип араларга... Булмас инде якты көннәр караларга,—дн.
Капитал ялчыларының, дин һәм милләт исеменнән сөйләнгән булып, халыкны алдарга тырышуларын фаш итә. «Капитал иярченнәренә» дигән шигырендә:
Ялганлыйсыз! Сезнең теләк шул динмени? Сезнең максат күбрәк табу деньгине, — ди.
Г. Камал дошманнарны тар-мар итүнең бөек большевиклар партиясе җитәкчелегендә баруың һәм төрле милләт хезмәт ияләренең бу көрәштә катнашуларын мактап шигырьләр яза. «Большевизм көрәше» исемле шигырендә ул түбәндәге юлларны язды:
Союзниклар большевизмны телиләр буарга, Ләкин үзләренә туры- килә эчләрен уарга. Сүндерергә маташканда большевизмның утын, Яна утның кабынуы ала союзникның котын... Янгын башта көчсез иде, кабынды тчк Россия, Бөтен Европа бу көндә шул ут эчендә көя. Су дип сипкәннәре утка, булы-п чыга
3 керосин,
Тиздән капитал рухына укылачактыр ясин. Санадылар бугай алар бар халыкны юләргә, Ләкин халык — барысы хәзер ирек өчен үләргә.
Г. Камал Кызыл Армиянең җиңүләренә чын күңеленнән шатлана. «Галәбә» дигән шигырендә ул Совет иленнән вакытлыча аерылып торган көнчыгыш халыкларын бердәм семьяга яңадан кире кайтарылулары белән котлый:
Нннди олы Төркстан — аерылган иде дустан, Яңадан килеп кушылды, дөнья булды гөлбостан, — дк.
Гражданнар сугышы барган чагында ук Ленин һәм Сталин иптәшләрнең аталарча кайгыртуы нәтиҗәсендә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелә,-
106
j]eKliH — Сталин милли политикасының җимеше булган бу хәл татар хезмәт ияләренең экономикасы һәм культурасы үсүенә зур этәргеч була. Татарстанда формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культураны үстерү өчен көрәш башлана. Аның үсүе һәм чәчәк атуы өчен Совет хөкүмәте бөтен мөмкинлекләрне тудыра, кирәкле чараларны дәвамлы рәвештә күреп килә. Татарстан авылларында күп сандагы мәктәпләрнең, клубларның барлыкка ки-лүе, шәһәрдә яңа югары уку йортларының ачылуы, татар дәүләт театрының нигезләнүе, бер-бер артлы төрле исемдә әдәби журналларның чыга башлавы, китап басу эшенең тарихта булмаганча үсеп китүе — иң кирәкле чараларның реаль бер күренеше иде. Татар совет әдәбияты яңа яшь кадрлар хисабына арта, рус әдәбиятыннан һәм аның алдынгы язучыларыннан үрнәк алу нигезендә яңа уңышлы әсәрләр иҗат ителә. Рус әдәбиятында күтәрелгән төп проблемалар татар әдәбиятында да чагылыш табалар. Ул, беренче чиратта, югарыда күргәне-безчә, Октябрь революциясе каза-нышларын саклап калуга багышланган шигырьләрдә һәм хикәяләрдә күренә, һәм шушы вакытта зуррак күләмле проза әсәрләре туа башлый.
Кави Нәжминең гражданнар сугышы картиналарын яктыртуга багышланган «Шобага» (1926), «Яр буендагы учаклар» (1928) исемендәге хикәяләре шул юлдагы беренче адымнар булды.
К. Иәжми безнең совет тормышында көниән-көн үсә, ныгый барган халыклар дуслыгын үзенең күп кенә әсәрләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә системалы рәвештә гәүдәләндереп килә. Бу уңай белән К. Нәжминең «Зәңгәр сукмак» исемле хикәясенең шул мәсьәләне яктыртуда әһәмиятле урын тотканын күрсәтеп узарга кирәк. Колхозлашу хәрәкәтенең масса күләмендә жәе- леп киткән бер вакытында авылдагы сыйнфый көрәшне гәүдәләндерүгә багышланган бу әсәрнең төп тамасы колхозлашу хәрәкәтен күрсәтү булып гора. Бу әсәрдә тагын бер әһәмиятле мәсьәлә яктыртыла. Бу — халыклар дуслыгы һәм туганлыгы мәсьәләсе. Янәшә яшәгән ике авыл — Заболотное исемле рус авылы белән Яман-саз исемле татар авылы крестьяннары бергәләп «Зәңгәр сукмак» исемендә колхоз төзергә керешәләр. Ямаи-саз авылының Кызыл Армиядә тәрбияләнеп кайткан Батырша Миң- легалиев һәм шул авылның укытучысы Мәдинә, Заболотное авылы советы председателе Дмитрий Матвеев белән кулга кул тотынышып; сыйнфый дошманнарга каршы көрәш алып баралар. Аларны сыйнфый туганлык, бер интерес белән яшәү берләштерә.
1944 елның 9 августында ВКП(б) Үзәк Комитетының «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеологии эшләрнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карары басылып чыкты. Ул карарда Татарстан тарихчылары һәм язучылары алдына кичекмәстән үтәлергә тиеш булган бик мөһим бурычлар куелган иде. Шул мөһим бурычлардан берсе итеп, халыклар дуслыгы темасын өйрәнүгә, «чит илләрдән килгән илбасарларга каршы, царизмга, алпавытлар, һәм капиталистлар изүенә каршы рус, татар һәм СССР дагы башка халыкларның бергәләп көрәшләренең тарихын өйрәнүгә һәм яктыртуга, шулай ук Совет власте чорында Татарстанның социалистик нигездә яңадан корылу тарихын яктыртуга» («Пропагандист» журналы, 1944 ел, № 8) та- рихчыларыбызның һәм язучылары- бызныц аеруча игътибар бирергә тиешлекләре әйтелгән иде.
Татар совет язучыларының бер өлеше бу тарихи карардагы күрсәтмәләрне үтәүдә шактый зур эшчәнлек күрсәттеләр. К. Нәжминең «Язгы жилләр» романын шул бурыч: ларны үтәүне күздә тотып язылган әсәр дип санарга кирәк. Язучы бу әсәрендә халыклар дуслыгы идеясен тагын да тулырак сурәтләргә, аны образларның конкрет эшләрендә, хәрәкәтләрендә яктыртып бирүгә омтыла. Романда, Үзәк Комитет карарында күрсәтелгәнчә, рус һәм татар хезмәт ияләренең царизмга, гомумән эксплоататорларга каршы бергәләп
107
алып барган, көрәшләре чагылдырыша. Роман узган йөзнең 70 нче елларында ук булып узган крестьяннар күтәрелеше эпизодларыннан — «Тигәнәле» һәм «Бездна» вакыйгалары турында хикәя итүдән башланып китә. Аннан без ике өяздә яшәгән ике милләт халкының— рус һәм татар крестьяннарының, әле стихияле төстә булса да, үзләренең дошманнарына бер үк юнәлештә каршылык күрсәтүләрен күрәбез. Патша хөкүмәте шартларында авылда да һәм шәһәрдә дә хезмәт ияләре өчен якты тормыш юк. Алар бер караң-гыдан икенче караңгыга кадәр искиткеч авыр шартларда эшлиләр, ■салкын, якмаган өйләрдә, юеш подвалларда ачлы-туклы яшиләр. Романда сурәтләнгән Раушана, Ксения, ДАостафа һ. б. образлар аша без шул иске тормышның әле тик аерым эпизодларын гына очрата алабыз. Шулай да без ул тормышның хезмәт ияләре өчен ни дәрәҗәдә авыр булганын бик ачык күрәбез. Шул авыр тормыш, үз чиратында, хезмәт ияләренең эксплоататор- ларга каршы нәфрәтен көчәйтә, протестларын китереп чыгара. Көрәш озак һәм күп еллар буенча туктаусыз бара. Ленин һәм Сталин иптәшләрнең Россиядәге революцион көчләрне берләштерү өстендә армый-талмый эшләүләре, Ленинның Шскра» газетасы аркылы бердәм политик җитәкчелекне тормышка ашыра башлавы нәтиҗәсендә дошманга каршы политик көрәшне оештырырга мөмкинлек ачыла.
Казан эшчеләре арасында да политик көрәш көчәя. Бу момент романының геройлары — шул вакытның алдынгы революционерлары характерын гәүдәләндергән Халявин Ьм Айвазовлар аша күрсәтелә. Бакуда иптәш Сталин җитәкчелегендә оештырылган политик демонстрацияләр тәэсирендә Казан эшче-ләре дә күтәреләләр һәм шул көрәштә рус, татар эшчеләре бер сафта күренәләр. К- Нәҗми Алексей Халявин образында рус пролетариатының авангардлык ролен, Рос-сиядәге барлык хезмәт ияләрен көрәшкә оештыручы зур көч булуын көчле итеп бирә алган. Әсәрдәге Гәрәй белән Гриша образларында — эшче районнарында төрле милләт халыклары балаларының яшьтән үк бергә туганнарча үсүләре күрсәтелә. Гәрәйне бай малайлары—шәкертләр җәберлиләр, кыйныйлар. Шул вакытта аңа ярдәмгә килүче Гришаның абыйсы була. Алар шул көннән башлап авыр көннәоне бергә уздыралар. Гриша Гәрәйне хәреф та-нырга өйрәтә, иң авыр вакытларында юатучысы, аңа булышлык итүчесе була.. Менә әсәрдә алар дуслыгын күрсәткән күп эпизодларның берсе: «Гәрәй... шулай боегып утырган кичләрнең берсендә кинәт кемдер ишекне шакыды. Барып ачса — Гриша! Сагынылган күрәсен, берберсең кочаклап алдылар. Гриша бишек янына килеп зурларча:
— Авырыймы әллә бу? — (бишектә Гәрәйнең кечкенә сеңелесө була. — М. Г.) дип сорады, ярты клиндер чыгарып бирде. Бала шунда ук тынды, һәм пыяласыз -өчле лампа төтәп утырган бүлмә эче күңеллерәк тә, яктырак та кебек булып китте».
Менә шулай Гәрәй белән Гриша аталары һәм агалары япон сугышында чагындагы авыр еллардан башлап бергә булалар, зур кыенлыклар белән үсәләр, көоәшче булып җитешәләр һәм 1917 елда Казанда Совет властен- урнаштыру өчен барган көрәш көннәрендә революциянең актив солдатлары булып катнашалар.
Бу романда татар һәм рус хезмәт ияләренең якын дуслыгы, какшамас туганлыгы бик күп урыннарда, төрле күренешләрдә бирелә. Роман татар халкының бөек рус халкы ярдәмендә, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә чын азатлыкка ирешүен тасвирлый.
1941—45 еллар арасында булган Бөек Ватан сугышы совет халкы өчен зур сынау көннәре булды. Ирекле илдә бердәм совет семьясына берләшкән СССР ның күп мил-ләтле халыклары үзара дуслыкла- рының һич тә какшамас икәнлекләрен, большевиклар партиясе һәм бөек юлбашчы тирәсенә бик нык тупланганлыкларын тагын бер тапкыр бик ачык күрсәттеләр. СССР
108
ның барлык халыклары бөек юл-башчыбызның чакыруы буенча дошманга каршы бердәм күтәрелделәр. Алар канлы фронтларда да һәм тылдагы хезмәт фронтында да тарихта булмаган батырлыкларны күрсәттеләр. Дошман тар-мар ителде. Безнең бу җиңелмәс көчебезнең нигезе нәрсәдә иде соң? Иптәш Сталин Бө:к Октябрь социалистик революциясенең 27 еллыгы уңае белән сөйләгән докладыңда, ул көчнең «чыганагы — ялкынлы һәм тереклек бирүче совет патриотизмында», диде, һәм шунда ук «совет патриотизмының көче шуннан гыйбарәт ки,—дип өстәде иптәш Сталин, — ул раса яки милләтчелек хорафатларына нигезләнмәгән, бәлки халыкның үзенең Совет ватанына тирәнтен бирелгән һәм турылыклы булуына, илебездәге барлык милләт хезмәт ияләренең тугандаш дуслыгына нигезләнгән. Совет патриотизмында халыкларның милли традицияләре һәм Советлар Союзындагы барлык хезмәт ияләренең гомуми тормыш интереслары гармонияле төстә бергә бәйләнәләр. Совет патриотизмы безнең илебездәге мил-ләтләрне һәм халыкларны аермый, киресенчә, аларның барысын да бертуган семья итеп туплый. Советлар Союзындагы халыкларның җимерелмәс һәм һаман ныгый бара торган дуслыгының нигезен шунда күрергә кирәк», диде (И. Сталин, «Советлар Союзының Бөек Ватан сугышы турында», Татгосиздат, 1946 ел, 142 бит).
Совет халкының шушы тиңдәшсез батырлыгы, бердәмлеге һәм дуслыгы безнең язучыларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында һәм шуннан соң язган төрле жанрдагы әсәрләрендә киң чагылышын тапты. Бу яктан Г. Әпсәләмовның очерклары, хикәяләре аеруча игътибарга лаеклы. Соңгы 10 ел эчендә гаять нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге күрсәткән бу язучы шул сугышларның үз эчендә булды һәм, шунда .җыйган бик күп тәҗрибәсеннән чыгып, күп кенә хикәяләр һәм очерклар бирде. Аның 1944 елда басылып чыккан «Төньяк балкышы», 1947 елда басылган «Зәңгәр кыя» җыентыклары совет сугышчыларының геройлыкларын, бердәмлекләрен һәм дуслыкларын күрсәтүгә багышланган. Бөек Ватан сугышы бетеп, язучылык эшенә ныклап керешкәч, Г. Әпсәләмов зуррак күләмле әсәрләр тудырды. 1917 елда «Ак төннәр» исеме белән басылып чыккан повесте аның иҗатында булган үсешне күрсәтә һәм шул елларда татар совет әдәбиятында күренгән чәчмә әсәрләрнен уңышлысы булып тора. Бу әсәрендә Г. Әпсәләмов совет разведчикларының Карелия урманнарында тиңдәше булмаган геройлык күрсәтүләрен сурәтли. Анда рус, украин, үзбәк һәм татар сугышчыларының, дуслык һәм туганлык җепләре белән берләшкән хәлдә, авыр һәм җаваплы бурычларны үтәүләре күрсәтелә. Аларны миналар да, баткаклыклар да, үтә алмаслык урманнар да һәм яшеренү өчен комачаулык итә торган ак төннәр дә максатларыннан туктата алмый.
Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз* романы да шул ук темага багышланган. Анда да халыклар дуслыгы темасы бик зур урын тота. Автор бу әсәрендә баш геройларының тормыш юлын мәктәптә уку көннәреннән алып сурәтли һәм совет яшьләренә характерлы булган моментларны гаять уңышлы күрсәтүгә ирешә. Яшьләр урта мәктәптә шатланышып укыйлар, кичәләр оештыралар, җәмәгать эшләренә катнашалар. Мәктәпне бетерү алдыннан, дулкынланып, үзләренә профессия сайлыйлар. Кайсысы педагогия институты-на, кайсысы университетка, ә бер өлеше хәрби мәктәпкә китә. Менә шул яшьләрнең берсе — Мөнирә Илдарская. Ул үзенең киләчәктәге планы турында һәм нәрсә эшләргә теләве турында рус теле укытучысы Петр Ильичка киңәш итеп:
«— Мин бит, Петр Ильич, бары бер нәрсәне — Ватанга туры хезмәт итүне телим. Уемда бары шул,— ди.
— Социалистик Ватанга хезмәт итә алу зур бәхет, — диде Петр Ильич, бик җитди итеп, — тик моны сүз белән генә түгел, эш белән күрсәтергә кирәк, Мөнирә. Ә эш һәрвакыт кешедән белем, осталык сорый>-
109
Рус теле укытучысы Петр Ильич үзенең укучылары алдында шул дә- р эткәлә уңай үрнәк булып тора ки, аны барлык яшьләр чын күңелдән яраталар, аның үрнәгендә җәмгыятькә файдалы кеше булып җитешергә омтылалар. Мөнирә белән бер мәктәптә укыган Галим Урманов үзенең көндәлек дәфтәренә укытучылары турында түбәндәге фикерләрне язып куя:
«... Бүген безнең рус әдәбияты | укытучыбыз Петр Ильич бөек рус шагыйре А. С. Пушкин турында сөйләде. Пушкин турында мин моңа кадәр дә күп укыган, күп ишеткән идем. Ләкин Петр Ильичны тыңлагач кына мин аның чын бөеклегенә төшендем. Нинди яхшы, нинди тирән мәгънәле итеп сөйли белә безнең Петр Ильич. Ул большевик, 19 нчы елдан бирле партиядә. Менә •шундый җәүһәрдәй кеше булсаң иде, аның кебек үз көчеңне, үз гомереңне, тамчысын да әрәм итмичә, ха-лыкка хезмәткә, бөек коммунизм эше өчен бирә алсаң иде».
Романда яшь героинын көндәлек дәфтәре формасында китерелгән бу фикерләргә барлык яшьләр дә кушыла алалар. Чөнки анда, совет яшьләренең нинди милләттән булуларына карамастан, бөек рус халкының гуманистик культурасына хөрмәт, Петр Ильич кебек рус халкы арасыннан чыккан большевик укытучыга булган мәхәббәт гәүдә- ләндерелгән.
Романда сурәтләнгән яшьләргә коммунизм өчен булган беренче көрәш адымнарын Ватан сугышы фронтларыннан башлап китәргә туры килә. Чөнки, мәктәп бетереп, алар вузларда укый башлаган ва-кытларда тыныч тормышны явыз дошман боза. Диңгез училищесында укып яткан Галим үзенең беренче көрәш адымын су асты көймәсендә башлап җибәрә^ Галим шунда партиягә керә. «... Минем гомерем актык сулышыма кадәр партиягә бирелгән булырга тиеш», дигән фикергә килә. Аны партиягә алалар. Ул куркусыз батырларның берсе булып тәрбияләнә. Капитан лейтенант Шаховский, старшина Верещагин Галимнең һәм командирлары, һәм’ сугышчан дуслары — иң якын туганнары булып китә. Алар, көймәләре минага эләгеп баткач, җәяүләп, Төньяк Финляндия урманнарын үтәләр. Юлда барганда, тау арасында, ялгыз йортта яшәүче бер норвег картын очраталар. Монда да алар үзләренең туганнарын та-балар, карт аларны яхшы каршы ала, үз балалары кебек күрә, юлларына азык биреп озата. Менә хәрабә хәлендә калган, акфиннар тарафыннан туздырылган карел авылы. Анда да безнең сугышчыларыбыз өчен якын кешеләр бар. Шундыйларның берсе партизанка-комсомолка Лида. Лида аларны обстановка белән һәм шундагы җирле партизаннардан дядя Ванялар белән таныштыра. Көрәшчеләр бергәләп хәрәкәт итәләр.
Менә бу эпизодлардан без бер теләк һәм бер интерес белән янган хезмәт ияләренең, алар кайда гына очрашмасыннар, бер-берсенә булган туганнарча якын мөнәсәбәтләрен, бер-берсен аңлауларын, чын дус һәм тугандаш булып китүләрен күрәбез.
ЛАенә тагын халыклар арасындагы д у с л ы к н ы, я к ы н л ы к и ы чап л л д ы р г а и бер эпизод. Полковник Илдарский белән Галим Урманов, командование заданиесе белән Беломорскига барганда, юлда бер рус карчыгын очраталар.
«Галим әбинең кая баруы белән кызыксынды. Ул Полярный круг станциясенә, кияүдәге кызы янына бара икән. Карчыкның кызы анңа метеоролог булып эшли. Әби әйтмешли, һаваның ничек буласын, яңгырның, буранның канчан киләсен алдан әйтеп тора... Озакламый ул бала табарга тиеш, әби шул баланы каршы алырга бара икән.
Югары полкада яткан Сидоров, бераз шаяртып:
— Сугыш вакытында нинди бала табу ул, — дип куйды.
— Сугыш дип, улым, тормыш тукталып тормый инде. Аны француз патшасы да туктата алмаган, Гитлер да туктата алмый... Алла кушса, бик әйбәтләп бәби туен үткәрербез, дошманнарга үч итеп. Үземчә, — карчык кеткелдәп көлеп алды, — баланың исемен, дә алдан
ио
уйлап куйдым. 1\ыз булса Тапя, дип кушарбыз. Москва каласы янында шундый бик батыр партизанка булган, ди.
Полярный кругта әби поезддан тешәргә җыена башлагач, полковник бәби туена дип, консерв һәм колбаса бирергә кушты... Галим әбигә вагоннан төшәргә булышты...
Әби поезддан төшеп калгач, кулларын баш астына куеп, югары полкада ятып барган полковник уйчан гына әйтеп куйды:
— Нинди киң күңелле бу рус халкы. Киләчәккә никадәр көчле ышаныч белән карый ул. Өметбул- маса, ул бәби туе гурында сөйли алыр идемени? Аннары исемнәр турында нинди матур уйлый ул. Мин әбинең сөйләгәнен рәхәтләнеп тыңлап тордым. Аңлый белгән кешегә бу бик зур җан азыгы».
Чын күңелдән әйтелгән бу сүзләр хәзер дә миллионнарга җан азыгы була алалар.
Халыклар дуслыгының һәм бөек рус халкының СССР халкына күрсәткән турыдан-туры ярдәмен без генерал Йлдарский образында да бик ачык күрәбез. Мансур Илдар- ский гражданнар сугышы көннәреңнән башлап бөек рус халкының алдынгы уллары белән бергә көрәш юлын узган. Аңа шул вакытларда зур кыенлыклар, куркынычлар эчендә калырга туры килгән һәм шунда ул һәрвакыт һәм һәркайда беренче ярдәмне рус иптәшләреннән күргән. Аны, татар халкының улын, рус пролетариатының үзәге, революциябезнең бишеге булган бөек Ленин шәһәре хезмәт ияләре Совет властеның югары органына, СССР Вер-ховный Советына депутат итеп сай-лаганнар. Рус иптәшләренең ярдәмендә Йлдарский хәзер генерал- майор дәрәҗәсенә күтәрелгән. Иптәш Сталинның якын көрәштәше, Ленин- Iрад большевикларының җитәкчесе иптәш Ждановтан турыдан-туры задание алып эшләүче булып үсеп җиткән. Менә болар барысы да аның күңелендә бөек рус халкына булган мәхәббәтен .көчәйткән, ана булган бик зур хөрмәтен үстергән. Бөек рус халкының ярдәменнән башка, Йлдарский үзе дә, аның халкы да һәм СССР дагы барлык халыклар да бүгенге бәхетле тормышка ирешә алмаган булырлар иде. Йлдарский моны бик яхшы аңлый һәм бөтен тормышын халыкка хезмәт итүгә багышлый.
Безнең халкыбызның үзара дуслык, тугайлык җепләре бик күп тармаклар белән бәйләнгән. Советлар Союзы кешеләре зур бер семьяның тулы хокуклы членнары. Алар һәр җирдә, һәр урында үзләренен якын туганнарын, аталарын һәм аналарын очраталар.
Менә безнең алдыбызда Афзал Шамовиың гражданнар сугышы кү- ренсшләреннән бер эпизодны сурәтләүгә багышланган «Госпитальдә» хикәясе. Анда гражданнар сугышы геройларының берсе булган батарея командиры Саттаров образы бар. Ул госпитальдә дәваланып ята. Аның бер аягын кискәннәр. Аңа госпитальнең баш врачы Михаил Владимирович, дежурный врач Василий Степанович һәм сестралар тарафыннан күрсәтелгән зур игътибар, кайгыртучанлык, чын кешеләрчә булган мөгамәлә бары тик совет шартларында гына булуы мөмкин булган яңача мөнәсәбәтнең җанлы шаһиты. Автор Саттаровка булган шул җылы мөгамәләнең, хөрмәтнең нигезендә гомуми совет эше, совет кешеләре бәхете өчен генә яшәүче яңа кешенең характерына хөрмәт ятканын кыска, ләкин гаять көчле итеп сурәтләп бирә. Менә шул картинаны биргән бер эпизод.
«Баш врач калтыранган куллары белән күзләрен сөртә-сөртә Саттаровка сорау бирде:
— Дустым, тәмам терелеп җиткәч, сез апагыз янына кайтачаксыз бит. Ә ул чагында... 1
— Терелеп җиткәчме?.. Иптәш баш врач, гражданнар сугышы әле бетмәгән. Бик куп җирләр дошман кулында... Бәлки, мин әле нәрсәгс булса да ярармын...
— Ләкин артиллерия өчен...
— Юк, пулемет әчеп.
1 Саттарэв апасын кайгыга салырга г - ләми, бер аягының, юклыгы турында аңа бел-дермәүләрен үтенә. Врач шуны истә тота.
(М Г)
111
Баш врач, тәмам тәэсирләнеп, йомшарып китеп, аның янына утырды һәм кулыннан тотты.
— Дустым, мине гафу итегез, пулемет өчен бит июе аякның да таза булуы кирәк.
Егет, уйланып, тыныч кына җавап бирде:
— Бер аяк таза булган чагында, тачанкада бик яхшы утырырга мөмкин.
Баш врач бернәрсә дә әйтмәде, ул күзләренә килгән яшьләрен тирә! юньдәгеләргә күрсәтмәс өчен ашыгып күзлеген киде һәм егетнең кулын сүзсез генә кысып селкеде...»
Бу китерелгән эпизодның совет патриотлары характерын күрсәтүдә булган дөреслеген Ватан сугышы көннәре тагын бер кат раслады. Без аны барлык совет укучылары тарафыннан яратып укыла торган, Сталин премиясе лауреаты Полевой- ның «Чын кеше» исемле повестендагы Мересьев образының батыр- лыкларыннан да күрәбез.
Бу хикәянең ахырында бер рус кызылармеецының күңел кичерешләре бирелә. Ул Саттаровның анасын үз анасы шикелле якын күрә. Бу түбәйдәге сүзләр белән бирелә:
Кызылармеец, Саттаров янына килеп утырып:
«— Минем дә нәкъ синеке шикелле үк йомшак күңелле анам бар,— диде ул әкрен генә. Аның шушы минутта анасын сагынганлыгы тавышына да чыккан иде. — • Луганскпда Ворошилов иптәш отряд төзегәндә мин анам белән киңәштем. «Бар, улым, аның артыннан бар, калма, — диде ул миңа. — Клемент Ефремович ул безнең кеше, ул хак юлдан гына алып барыр. Эшче ананың сиңа башка сүзе юк», диде. Киттем .. Шуннан бирле йөрим. Бөтен сугышларда булдым. Царицынга да Ворошилов иптәш белән килдем... Менә ул аналар ничек... Әгәр ул бүген монда булса, ул да синең анаң шикелле үк әйтер иде: «Революция өчен, балам, жан Да кызганыч түгел», дияр иде— Анама бик күптәннән хәзерләп куйган ике бүләгем бар минем. Берсе — зур кашемир яулык. Татар хатыннары бәйли торган. Жалованьемнан җыелган акчага алган идем... Шуны синең .анаңа бүләк итәсем килә... Ничек уйлыйсың, алыр бит, кире какмас?
— Кире какмас.
— Белсәң иде син, — диде кы-зылармеец, шатланып,—минем анам да нәкъ синең анаң шикелле үк. Тик сөйләшүе генә русча... Менә ул аналар ничек».
Совет кешеләре арасында һәр җирдә очраган, чын күңелдән булган бу дус итүләрнең әдәбиятта чагылышы укучыларны тагын да тирәнрәк дуслыкка, мәхәббәткә чакыра. Хикәядә бирелгән рус кызылармеецының һәм ананың кичереш-ләре укучыларны бүген дә әле дул-кынландыра.
Татар совет әдәбиятының күренекле вәкиле булган Гомәр Бәши- ров (Разин) үзенең «Сиваш» исемле повестен Кызыл Армиянең героик көрәшен сурәтләүгә багышлады. Бу әсәрдә бөек Ленин һәм Сталин тарафыннан төзелгән стратегик план нигезендә, Кызыл Армиянең дан-лыклы полководецы Фрунзе җитәк-челегендә оештырылган атаклы Сиваш операциясендә катнашкан кы-зылармеецларның тиңдәше булмаган батырлыклары күрсәтелә һәм. анда Советлар илендәге бик күп милләт вәкилләренең катнашуы тасвирлана. 1947 елда язылып тәмам булган «Намус» романы белән Гомәр Бәширов татар совет авылының,- аның алдынгы колхозчылары-ның Ватан сугышы көннәрендә совет халкының дошманны тар-мар итүе өчен булган көрәшенә актив катнашуларын,/ намуслы хезмәт итүләрен чагылдыра. Бу романда да Нәфисә һәм Наташа образларында халыклар дуслыгы бик матур һәм ышандырырлык итеп тасвирлана.
Халыклар дуслыгы идеясенең җиңеп чыгарга, тантанага ирешергә тиешлеген бөек Ленин өйрәтте. Ленинның турылыклы шәкерте, безнең чорның бөек кешесе, барлык азатлык сөюче халыкларның дvcты иптәш Сталин совет кешеләрен, Ленин күтәргән байрак тирәсенә туплап, җицүләрдәп-җнцүләргә ал: ,п бара. Менә шуның өчен дә барлык азатлык сөюче кешеләр—Советлар’
112
илендәге һәм башка демократик илләрдәге халыклар үз әдәбиятларындагы пң яхшы әсәрләрен Ленин — Сталин образларына багышлыйлар. Аларның нурлы образлары халыклар дуслыгының иң яхшы үрнәкләре булып тора. 4
Татар совет поэзиясен нигезләү-челәрдән күренеклесе булган шагыйрь Һади Такташ югары художестволы поэмаларыннан берсен В. И. Ленин образын сурәтләүгә багышлады. Бөтен дөнья хезмәт ияләренең юлбашчысы булган даһи Ленинның үлүе уңае белән язылган «Гасырлар һәм минутлар» поэма-сында ул Ленин байрагы тирәсенә омтылган саф йөрәкле миллионнарның кичерешләрен бирә. Ленин сүзен ишетү генә дә миллионнарны бер теләккә, бер максатка туплауга этәргеч булуын сурәтли. Поэмада без авторның, гаять дәрәҗәдә дул-кынланып. хезмәт ияләренең шул вакытлардагы кичерешләрен чагыл-дырганын күрәбез.
Ленинны бөтен дөнья хезмәт ияләре белә, һәркайсы аны якын итеп, дус итеп, юлбашчы һәм остаз итеп таный. Аның бөтен дөньяга азатлык алып килгәнен, ә Советлар Союзында исә халыклар дуслыгын урнаштыручы булганын төшенә. Такташ икенче бер әсәрендә «Сыркыды авылы» дигән озын шигырендә, Шахмай карт образында, татар хезмәт ияләренең шул вакытлардагы кичерешләрен, бөек Ленинга булган мәхәббәтләрен бик оста тасвирлый.
Такташ үзенең күп кенә шигырь-ләрендә совет кешеләренең туганнарча бер семьяда яшәүләренә комачаулык итәргә маташучы дошманнарга каршы ялкынлы протест белән чыга. Аның «Нота», «Чембер- ленга жавап» кебек шигырьләре тышкы дошманнарга каршы юнәл- телгән булса, «Син дошманым ми-нем» исеме белән басылган әсәре совет шартларында халыклар дуслыгын өзәргә маташучы буржуаз милләтчеләргә, солтангалиевчсләр- гә каршы хезмәт ияләрендә булган нәфрәтне чагылдыра.
һ. Такташ 1927 елларда кызыл-армеецларның җәйге лагерьларында хәрби сборда була. Шунда уд үзенең күп сандагы патриотик ши- 1ырьләрен яза, төрле авыллардан җыелган яшьләрне илне саклау өчен хәзерлекле булырга, сугыш эшләрен өйрәнергә чакыра. «Иптәшләр» исемле шигырендә ул, Кызыл Армия сафларында хезмәт итүче төрле милләт халыкларының бертөсле киемдә генә түгел, бәлки бер үк теләкләр белән дә януын күрсәткән строфаларны бпрә.
Мин Тамбовтан, ә син
Казан артыннан.
Мин бер мишәр улы, кыргый үскән, Ә син күрше чуваш халкыннан... Нинди ошаганбыз бгр-беребезгә, Икебез дә соры шинельле,
Киемнәр дә бер үк, теләкләр дә Бер үк хисләр чорный күңелне. Аерылганда миннән
Туганыңнан аерылган күк моңсу калырсың.
Илне саклау өчен чакыру килсә, Беләм, мин беренче барсам, Син миннән дә элек барырсың.
Татар совет әдәбиятында халыклар дуслыгын чагылдыру ягыннан Гадел Кутуй иҗаты да зур игътибарга лаеклы. Ул үзенең әдәбн- культура эшчәнлегендэ татар халкын рус әдәбиятының яхшы үрнәкләре белән таныштыру буенча күп эшчәнлек күрсәтте. Г. Кутуиның М. Горькнйга багышлап язган истәлекләре, Маяковский иҗатын популярлаштыру юлында язган мәкаләләре татар хезмәт ияләрен халыклар дуслыгы рухында тәрбияләүгә хезмәт иткән әсәрләр булып торалар. Кутуй да, Такташ шикелле үк, үзенең иң талантлы шигырьләреннән берсен бөек юлбашчыбызга багышлады. 1939 елны язылган «Сталинга сәлам» исемле шигырендә ул Татарстан хезмәт ияләренең бөек юлбашчыга булган чиксез хөрмәтен һәм олылавын чагылдыра:
Сәлам сиңа, халык депутаты, Күз нурыбыз, даһи юлбашчы, Сәлам сиңа бәхет бирүчебез, Сәлам сиңа, шатлык кояшы! Без богауда яткан халык идек. Канат бирдең безгә очарга... һәм дошманнар изүеннән безне, Алып кердең гүзәл чорларга. Халкыбызның йөрәк жыры итеп, Без жырлы-йбыз яшәү рәхәтен, Без жырлыйбыз, сиңа сөеклебез, Халкыбызның кайнар рәхмәтен. Татарстан хәзер шатлык иле, Ильич юлы белән бара ул...
1 .с. әл № 11
Сип тудырган бәхет законыннан Яшәү матурлыгын ала ул.
Тар-мар итеп дошман киртәләрен Каты» көрәшләрдә ул ныгый... һәм күп телле халыклары белән Сәлам җырын сииа ул җырлый.
Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган шагыйрь Нур Баян да иҗатының иң матур битләрен халыклар дуслыгын җырлауга багышлады. Аның шигырьләренең күп өлешендә СССР халыкларына бәхет, матур тормыш алып килгән бөек коммунистлар партиясенә, Ленин һәм Сталинга хезмәт ияләренең мәхәббәте һәм ихтирамы гәүдәләндерелгән. Советлар иле халыкларының тигез, ирекле һәм бәхетле яшәүләре Сталин Конституциясе белән беркетелгән. Шул бөек документны иҗат итүче иптәш Сталинга Нур Баян «Даһи сөйли» исемле шигырен багышлады. Иптәш Сталинның Конституцияне кабул итү өчен җыелган съезддагы чыгышын истә тотып, шагыйрь түбәндәге юлларны яза:
Даһи сөйли, Анын сүзләрендә Ялкынлана безнең теләкләр, Без тыңлыйбыз бөек юлбашчыны, Горурланы-п тибә йөрәкләр.
Без тыңлыйбыз
Җиргә бәхет алып килгән — Безгә тормыш биргән Ленинның Көрәштәшен — бөек Сталинны, Юлбашчысын минем илемнең.
Нур Баянның «Ленин халыкта», «Безнең байраклар» исемле шигырьләре дә шулай ук хезмәт ияләре арасында бик яратып укылалар. Ленин-Сталин образларын халыкка рух азыгы бирерлек итеп, җырга салып бирүче шагыйрьләр арасында Әхмәт Ерикәйдә күренекле урынны тота. Аның «Гөрләсен безнең жыр», «Беэ Сталин балалары», «Туган җирем», «Бөек Сталин законы» исемле шигырьләре совет укучылары тарафыннан яратылып укылалар. «Гөрләсен безнең җыр», «Без Сталин балалары» кебек шигырьләре, хәтта халык җырлары рәтенә кереп, фольклорлашып баралар.
Татар совет язучыларының иҗат-ларында халыклар азатлыгы һәм бәхете өчен зур эшчәнлек күрсәткән, тарихта зур урын тоткан кешеләрнең образларын сурәтләүгә шактый киң урын бирелә. Шундыйлардан Кутуйның «Гасырлар яшәр», Нур Баянның «Бөек еллар җырчы-сына», «Исемең яшәр», Әхмәт Ерикәйнең «Безнең Пушкин», М. Га Нуриның «Нур», С. Хәкимнең «Шагыйрьнең бала чагы» һәм «Дала жыры» исемле әсәрләрен күрсәтергә була. Болар барысы да яшь буынны халыклар дуслыгы рухында тәрбияләүгә хезмәт итәләр.
Безнең бик күп язучыларыбыз үз-ләренең иҗатларында халыклар дуслыгы темасына зур урын бирәләр. Ф Кәрим. И. Газый, М. Әмир, Т. Гыйззәт, Ә. Исхак, Ә. Фәйзи, Н. Арсланов һ. б язучыларыбызның иҗатларыннан бик күп мисаллар китепергә мөмкин булыр иде. Ләкин без бу кыска мәкаләбездә югарыда' китерелгән мисаллар белән генә чикләнергә мәҗбүр булдык.
Бөек Ленин—Сталин партиясе җитәкчелегендә социаль һәм милли азатлык алган татар халкы Советлар Союзының күп милләтле семьясында туганнарча яши, барлык халыклар белән берлектә коммунизм җәмгыятен төзи. Язучыларыбыз халыклар арасында булган дуслыкны үзләренең әсәрләрендә уңышлы чагылдырулары белән безнең гомуми эшебезгә, коммунизм өчён булган көрәшебездә булышлык итәргә тиешләр. Өлкән туганыбыз булган рус халкының талантлы язучылары һәм’ кардәш республикаларның күп сандагы язучылары бу өлкәдә зур уңышларга ирештеләр. Татар совет язучылары өчен алар зур үрнәк һәм иҗат тәҗрибәсе бирә алалар. Халыклар дуслыгы безнең тарихыбызда зур җиңүләрне тәэмин итте. Бу изге тема безнең әдәбиятыбызның үзәк темасы булып тора һәм торырга тиеш. Бу темага язылган уңышлы әсәрләр, халыкның үзе шикелле үк, озак яшәешле булып калачаклар.