Логотип Казан Утлары
Публицистика

 СОВЕТ ЧЫНЛЫГЫ ҺӘМ АМЕРИКА ӘКИЯТЛӘРЕ


  1.  1. ЗУР БАШАК, АЛТЫН ГАСЫР ҺӘМ ОЯТСЫЗ ЯЛА ТУРЫНДА Нәрсәдән башларга? Кырык беренче елның салкын кышыннанмы; Тихвинны штурмлаган сугышчыларның битләренә уч-уч бозлы кар китереп бәргән ачы бураннанмы; Ленинградта Исаак мәйданындагы дворецның бозланып каткан яңгыравыклы залларыннанмы, әллә Американың Шеффер исемле надан бизнесмены †† язган хаттанмы? Кырык алтынчы һәм кырык җиденче елларда ВИР ‡‡ Ленинград почтамтыннан туксан тугыз мең пакет җибәрде, әллә шул турыда сөйләүдән башларгамы; әллә Мичуринның хыялы аның шәкерте тарафыннан тормышка ашырылуы турында язаргамы; Ленинград галимнәренең саф күңелле каһарманлыгы турында яки Англия галимнәренең аларга оятсыз яла ягуы турында сөйләүдән башларгамы әллә? ' Юк, берсеннән дә түгел. Бу очеркны мин бодай турындагы борынгы бер халык әкияте белән, безнең заманыбызда бөтенләй бүтән төрле тәмамлана торган әкият белән башлап җибәрергә телим. Борын-борын заманнарда бодай башагы хәзерге шикелле кечкенә булмаган. Хәзер башак саламның очында гына үсә, ул чакларда исә саламның беренче буыныннан алып очына хәтле үскән. Димәк, икмәк тә хәзергегә караганда күбрәк булган. Ләкин б'ер хатын алланың ачуын китергән. Ул хатын коймак пешерә икән, шул чагында аның нәни баласы буялган. Баласын сөртергә чүпрәк эзләп караган ул, тапмаган. Күп уйлап тормыйча, коймак белән сөрткән. Алланың ачуы килгән. — Моннан соң башакны бөтенләй үстермим, кешеләр теләсә ничек яшәсеннәр! — дигән ул. Шунда бер эт бар икән, ул аллага ялвара башлаган: — И тәңрем! — дигән ул.— Моннан соң мин ничек яшәрмен соң? Алланың шәфкате килеп, бодай саламында хәзер үсә торган зурлыкта                      †† Бизнесмен — алыш-биреш итүче, сәүдә белән акча табучы кеше. *♦ ВИР — Всесоюзный институт растениеводства (Бөтенсоюз үсемлекләр үрчетү институты). кечкенә генә башак калдырылган,. Борынгы һәм сагышлы бер әкият бу. Аның буенча хөкем йөрткәндә, алтын гасыр инде артта калган булып чыга. Ләкин чынында алтын гасыр алда әле; шул- гасырны якынайту өчен совет кешеләре бөтен нәрсәне эшлиләр. Озакламыйча килер шундый бер заман, безнең колхоз кырларында бер генә башаклы бодай гына булмас, бәлки тармаклы бодай үсәр, матур чук булып салынып торыр аның башаклары. Хәзерге вакытта Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе бер сабакта әллә ничә зур башак бирә торган Кахетия бодае үстерү өстендә эшли. Бу бодай хәзер инде әкияттән колхоз кырларына күчеп килә. Кояшлы Кахетиядә, Кургалаурида 26 комиссар исемендәге колхоз, Украинада 
    71 
     
     
    Социалистик Хезмәт Герое алтмыш бер яшьлек Елена Семеновна Хобта әкиятләрдә сөйләнгән тармаклы бодайның хәзер инде кыю фантазия генә түгел икәнлеген әйтеп бирә алалар. Моньп иптәш А. Авакян да әйтеп бирә ала: 1947 елда ул, Академиянең ГоркиЛенинскид агы тәҗрибә базасында бер стакан бодай чәчеп, шыгрым тулы дүрт капчык бодай алды. Колхоз кырларында меңнәрчә социалистик хезмәт геройлары җыеп ала торган, күз күрмәгән мул уңышлар да шулай ук алтын гасырның әле алда икәнлеге турында сөйлиләр һәм буржуаз галимнәрнең раслауларын юкка чыгаралар. Буржуаз галимнәр өчен алтын гасыр— артта, үткән заманда. Алар- ның берсе — инглиз биологы Джулиан Хаксли—сугыш вакытында бер китап чыгарды. Китапның исеме — «-Эволюция». Шул исем астына тагын «Идеяләрнең хәзерге заман синтезы» дип язылган. Менә шул китапта Хаксли, хайваннарның һәм үсемлекләрнең прогрессив эволюциясе үткән заманда гына булган дип ышандырырга маташа. Аның фикеремчә, киләчәк заманның бертөрле дә перспективасы юк. Без сүзне хәзерге вакытта Берләшкән Милләтләр Оешмасында фән һәм культура эшләре комитетының председателе булган менә шул Джулиан Хакслидан башлыйк. Джулиан Хаксли үзенең китабында болай дип яза: «Эволюцияне сукыр рәвештә тирбәлеп торган күп кенә ботаклар рәвешендә күз алдына китерергә мөмкин. Прогресс тик бер генә җепкә асылынып тора». «Әле бөтенләй өзелеп җитмәгән» бу җеп — кешеләр токымы. Ләкин буржуаз галимнең шомлы рәвештә күрәзәлек итүе буенча‘хөкем йөрткәндә, кешеләрнең язмышы да шәптән түгел — «безнең токым хәзерге юл белән үрчүендә дәвам итсә, ул һәлак булу куркынычы) алдында тора». Менә шул «тупиктан» чыгу өчен инглиз биологы җенеснең ике төрле функциясен бер-береннән аеруны тәкъдим итә. Ул сөюне үрчүдән ае- һәм кеше токымын дәвам иттерү өчен бик аз гына сандагы галантлы кешеләрнең җенес орлыкларын кулланырга тәкъдим итә. Терлекчелек дөньясында яңа яхшы нәсел барлыкка китерү өчен ясалма рәвештә сайлап алуны (искусственный отбор) кулланган төсле, 
    кешеләргә карата да шундый ук алымнарны кулланырга тәкъдим итә ул. Сез аны фашистларга теләктәшлек күрсәтә, димәгез тагын! Берәр кеше аны фашизмда гаепләсә, ул бик га- жәпләңер иде. Ул бит хәтта социалистик идеяләргә «теләктәшлек» күрсәтә. Аның фикеренчә, хәзерге көндә үз-үзен ярату һәм эгоизм белән сугарылган җәмгыятьне әнә шул рәвешчә генә коммунизмга илтеп җиткерү мөмкин булачак. Үзенең шул «яңа хакыйкатьләрен» Хаксли фәннең соңгы сүзе дип күрсәтә һәм ат заводларындагы алымнарны кешеләргә карата да кулланган вакытта «чын касталар үрчетү һәм аларның кайберләрен альтруистлык, коллективчылык сыйфатлары белән баету мөмкин булыр», дип раслый ул. Хәзерге вакытта исә, Джулиан Хаксли фикеренчә, кешенең табигатендә альтруизм да, коллективизм да юк. Иң реакцион карашларны Хаксли әнә шулай, имештер «фәнни» нигезгә салып бирә! Әгәр без Джулиан Хакслиның үз семьясы буенча хөкем йөртәбез икән, кешеләр токымы чыннан да тупикка кергән дип уйларга мөмкин. Джулианның бабасы — Томас Хаксли бөек Дарвинның көрәштәше булган, ул тере табигатьнең үсеш идеясе өчен көрәшкән. Аның оныгы исә, эволюция тупикка керде, дип игълан итә, кешеләрне ат үрчеткәндәй үрчетү турында хыяллана, кешенең табигатендә альтруизм һәм коллективизм барлыгын инкарь итә һәм, күрәсең, Херст матбугатында- гыча яла ягуны кешенең табигатендәге төп сыйфат дип саныйдыр, үзе дә совет галимнәре өстенә яла яга. Моннан берничә ел элек ул Советлар Союзында булды, безнең фәнни-тикшерү оешмаларыбызда эшләрнең куелышы белән танышты, галимнәрнең зур җыелышларында, СССР Фәннәр академиясенең юбилей сессиясендә катнашты, иәр
    72 
     
     
    сә теләсә шуны карады, аңа бөтен мөмкинлекләр бирелде. Ләкин ул, Англиягә кайткач, иң күп тарала торган фәнни журналларның берсендә — «1\а1иге»да акка кара белән болан дип язды: «Авыл хуҗалыгы үсемлекләрснең эволюциясе һәм генетикасы буенча төзелгән менә дигән эш программасы нәрсә белән тәмамлангандыр, — танышырга вакытым булмады. Тик шунысын беләм, Ленинградта калган орлык коллекцияләренең бер өлешен камалыш вакытында ашап бетергәннәр». Әйе, әнә шулай яза: «беләм», ди... Совет галимнәре экспедицияләре тарафыннан җыелган орлыклар коллекциясенең дөньяда тиңе юк. Җир шарының бөтен почмакларыннан — көньяк-көнбатыш Азиядән, Кытайның таулы районнарыннан, Абиссиниядән, Көньяк Америкадан, Советлар Союзының барлык җирләреннән җыелган бодай үрнәкләре генә 38 меңгә җитә! Арпа, арыш һәм солы үрнәкләрен дә кушсаң, бу сан 70 меңгә тула. Бөртекле-кузаклы ашлыклар— 23 мең, ә яшелчә һәм техник культура орлыкларын да кертеп исәпләсәң, барлык үрнәкләр саны 200 мең чамасына килеп баса! Бу коллекциянең әһәмияте музей өчен генә түгел. Ул бөтен- дөньядагы иң яхшы гербарий гына түгел, бәлки тере орлыклар җыелмасы. Советлар Союзының селекция станцияләре яңа сорт үсемлекләр үрчеткән чагында шушы коллекция орлыкларыннан файдаланганнар. Бик зур күләмдәге теория хезмәтләре шул коллекция материалларына нигезләнгән. ВИР тарафыннан тудырылган «СССР ның культуралы флорасы» (20 томның 8 томы басылып чыкты инде), шулай ук «Культуралы үсехмлекләрнең биохимиясе» (7 том) һәм башкалар шул коллекция материалларыннан файдаланып язылганнар. һәм менә шул коллекциянең берничә тонна чиксез кыйммәтле орлыгын, Хаксли сүзләренә караганда, институт работниклары ашап бетергәннәр! Берләшкән Милләтләр Оешмасында фән һәм культура комитетының председателе булган кешегә, атаклы инглиз биологына ничек ышанмассың, — җитмәсә бит, ул совет галимнәренә шундый «теләктәшлек» күрсәтә! Бичаракайлар, ди ул, варварларча блокада 
    аларны менә нинди хәлгә китереп җиткергән! Хаксли тарафыннан башлап җибәрелгән оятсыз яла бөтен дөньяга таралды. Англия биологларыннан доктор С. Харланд һәм Британия генетика җәмгыятенең председателе доктор Дарлингтон (аның турында сүз алда булачак) Хаксли тараткан хәбәрне тагында «тулыландырдылар». Алар. «Коллекциянең калган өлешен шәһәрнең ачыгучы халкы ашап бетергән», дип яздылар. «Кеше үрчетүчеләрнең» аңы каһарманлыкны аңлау дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Ә биредә сөйләнә торган коллекциянең коткарылуы ул Ленинград галимнәренең чын каһарманлыгы иде. Моны һәркем белергә тиеш. 
    2. ТИХВИН ӨЧЕН СУГЫШ ҺӘМ КҮКСАГЫЗ ТӨЯГӘН САМОЛЕТ ТУРЫНДА 
    Институтның Ленинград янындагы — Павловскидагы һәм Пушкиндагы — тәҗрибә базаларында ул елны бик күп төрле бөртекле ашлык культуралары, бәрәңге һәм күксагыз чәчелгән иде. Уңышны җыю алдыннан ук инде институт басулары хәрби хәрәкәтләр зонасына әверелделәр. Гитлерчылар Ленинградка омты- лалар иде. Павловск янында «Красный пахарь» басуларында коллекция бәрәңгеләре — ракка бирешми торган сортлар һәм гибридлар җитешеп килә. Институт работниклары дошман уты астында коллекцияләрне коткаралар. Алар бәрәңге белгече А. Я. Камераз җитәкчелегендә, бәрәңге сабаклары арасында шуышып, бәрәңге алалар. Коллекциянең бүтән культура орлыклары да шулай ук ут астында
    73 
     
     
    ЖИеп алыналар һәм Ленинградка җибәреләләр. Немецларның Пушкинга ташлаган беренче бомбалары ВИР ның күксагыз плантациясендә ярыла. Менә шул плантациядә, унтугыз пжтар җирдә, ул елны коллекция орлыклары чәчелгән иде. һәм, иң әһәмиятлесе, алар — яңа сорт орлыклар иде, аларны ВИРда эшләүче казах егете, фәннәр кандидаты Кәрим Мынбаев үрчеткән иде. Ә Кәрим Мынбаев үзе ул чагында Петергоф янында сугышучы халык ополчениесендә батальон комиссары иде. Күксагыз — каучук бирә торган үсемлек, ул илне саклау өчен кирәк. Берничә елларга сузылган хезмәтнең җимешен коткарырга, каучук орлыкларын һич кичектермәстән җыеп алырга кирәк иде. Институт директоры И. Г. Эйх- фельд җыю эшендә үзе бригадирлык итә. Заполярьеда игенчелек ьшен башлап җибәргән бу кеше һич тә ару-талуны белми. Аның ярдәмчеләре булып институтның гыйльми работниклары эшлиләр. Плантациядән җиде килограмм чамасы бик кыйммәтле орлык җыеп алына. Дошман һаман якынлаша. Ләкин ул яңа сорт орлыкның бер генә бөртеген дә һәм күксагыз үсемлегенең бер генә тамырын да кулына төшермәскә тиеш. Менә шуңа күрә дә, дошман тәмам якынайгач һәм уңышны җыю эшләрен дәвам иттерү мөмкинлеге калмагач, институт директоры күксагыз чәчелгән җирне сукалата. Институт сотрудниклары Ленинградка кайталар. Алар арасында ап-ак чәчле карчык Евдокия Федоровна Пальмова һәм җитез хәрәкәтле Николай Георгиевич Хорошай- лов та була. Павловскидан элекке юннат, Мичурин шәкерте, чандыр, ябык гәүдәле Филипп Кузьмич Тетерев та килә. Евдокия Федоровна үзенең бөтен тормышын фәнгә һәм халыкка багышлаган кеше. Ленинград авыр көннәрне кичергәндә, ул үзенең бетен тормыш юлын күздән үткәрә һәм үзенең «бодай королевасы» дигән кушаматын искә төшерә. Бу кушаматны тикмәгә генә бирмәгәннәр аңа. Дөньяда иң күп таралган каты бодай сортларын — Меланопус 069 ны һәм Горденформе 189 ны үрчетүдә ул куп хезмәт куя, бу сортлар аның кул көче һәм акыл көче белән 
    барлыкка килгәннәр. Бездә мондый сорт бодайлар шаулап үскән кырлар Европадагы берничә дәүләт территориясе күләменнән ким түгел. Ләкин чын кешенең йөрәге шундый инде — ул бервакытта да эшләнгән эш белән канәгатьләнми, бәлки тагын да, тагын да күбрәк эшләргә омтыла. Евдокия Федоровнаныц ул җәйне Ленинград өлкәсе өчен мул уңышлы яңа сорт бодай үрчетү өстендә эшләгән чагы була. Ләкин аның тәҗрибә басуларын фашист солдатлары һәм танклары таптап бетерәләр. Евдокия Федоровна, нечкә иреннәрен кысып, бодай коллекцияләренең мөдире Моисей Маркович Якубцинер белән бергәләп, Ленинградтан эвакуацияләү өчен бодай үрнәкләрен хәзерли башлый. Филипп Тетерев үзе турында һәм субтропиклар, цитруслар галиме Андрей Лусс турында болай дип сөйли: Без шәһәрдән китәргә һич тә риза булмадык. һәм бу гаҗәп тә түгел. Ничек итеп Павловскидан ерак китәргә кирәк: анда бит институтның тәҗрибә бакчасы, анда Тетеревның йөрәк ялкыны кала, халыкка күрсәткән хезмәте — яңа үсә башлаган кечкенә агачлар кала, бөек галим Мичуринның үзе үләр алдыннан дәртле комсомолец Филя Тетерев күңелендә ялкынлы уй кабызган һәм инде тормышка ашып җиткән диярлек матур хыялы кала. Өч иптәш бергәләп военкоматка баралар һәм Кызыл Армия сафында хезмәт итә башлыйлар. Алар Ленинград янында гитлерчыларга каршы сугышалар. Дошман, Тихвинны алып, блокаданың икенче боҗрасын булдырырга омтылган чагында, минер хезмәтендәге Тетерсвны, Хо- рошайловны һәм Луссны, дивизия
    74 
     
     
    белән бергә, сазлыклы урманнар эченә, һәрбер карыш җир өчен каты сугышлар барган участокка самолетлар белән күчерәләр. Менә шунда алар, маршал Мерецков җитәкчелегендәге оператив группа частьларында, немецларга каршы сугышалар. Мәңге онытылмаячак ул көннәр! Калын урманнар аша, кар каплаган сазлыклар аша, безнең частьларыбыз каты сугышлар белән Волховка таба баралар, куе агачлыклар арасыннан колонналар өчен юл салалар, артиллерияне өстерәп баралар, кеше көченнән килмәстәй эшне булдыралар. Ленинградны буарга теләгән элмәк өзелә, шәһәрдән еракта немецларга каты удар бирелә. Шул сугышларда, тирән карларны ерып, мина кырларында юл салганда, субтропиклар һәм цитруслар галиме Андрей Иванович Лусс батырларча һәлак була. Өч иптәшнең калган икесен — Тетерев белән Хорошайловны — армиядән Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенә кайтаралар. Ләкин бу инде 1942 елның январенда була. Ә без аларны, 1941 елның августында Ленинградта калдырган идек. Анда, ВИР дворецын- да, кызу эш бара. Бодай, артта, арыш, солы, тары һәм бүтән культураларның үрнәкләрен икегә бүлеп, патрон яшикларын хәтерләтә торган озынча җиз тартмаларга тутыралар. Бер өлеше институтта калырга, берсе вакытлы рәвештә институт үзенең эшен дәвам иттерәчәк урынга — Красноуфимск шәһәренә җибәрелергә тиеш. Җибәрергә дип билгеләнгән коллекция орлыгын, вокзалга ташып, вагоннарга — «шаланда» исеме бирелгән күмер бункерларына төйиләр. Ниһаять, эш тәмам була, институт сотрудниклары, үзләренең бала- чагаларын, чемоданнарын алып, вагоннарга урнашалар. Китәргә сигнал бирелә. Ләкин поезд егерме- утыз километр гына җир үтә. Немецлар Мганы алалар. Көнчыгышка юл киселә. Кире кайтырга дип приказ алына. Әмма поезд Ленинградка кайтып җитми. Ниндидер бер тый разъездда вагоннарны запас юлга куялар. Кадерле коллекцияләр төялгән вагоннар ел буе бер станциядән икенчесенә күчереп йөртеләләр. ВИР 
    работниклары вагон янышда сакта торалар. Немецлар, Мганы алып, Ленинград юлын кискән көнне, шуннан бер генә сәгать элек, дошман бомбалары астында Москвадан соңгы поезд үтә. Ленинградка ярдәмгә Москва бер эшелон диңгез пехотасы җибәрә. Бу эшелонда тик бер генә штатский кеше була. Ул —Ленин исемендәге Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе президентының вәкиле, биология фәннәре докторы И. И. Презент. Ленинградка ул Үсемлекләр үрчетү институтының, Үсемлекне саклау институтының, Агрономик микробиология институтының һәм Академиягә карый торган бүтән учреждениеләрнең коллекцияләрен һәм фәнни работникларын эвакуацияләүдә ярдәм итү өчен килә. Бүтән кешеләр шикелле үк, «блокада вакытының кан һәм ут катыш булган йөз егерме биш граммын» алып, Презент һәр көнне ике тапкыр Исаак мәйданыннан, институттан, Смольныйга — Ленинград большевикларының штабына бара. Анда 'эвакуацияләнергә тиешле кешеләрнең исемлекләрен раслыйлар. Аннары Презент караңгылыкка чумган шәһәрнең карлы, бозлы урамна- ■ рыннан институтка кайта, коллекцияләрне саклау чараларын күрүдә катнаша. Шуннан соң үз өендә, Желябов урамындагы кечкенә бер бүлмәдә сукыр лампа яктысында, кулларын салкыннан көзән җыера башлаганчы, язып утыра, фашистларның раса теорияләрен биологиягә нигезләп маташулары фәнгә картлы икәнлеген исбат итә. Презентның кулъязмасы, басарга кабул ителгәч, «Печатный двор»ныд хәреф җыю цехында янгын вакытында һәлак була. Шәһәр дошман тарафыннан камалган. «Тереклек юлы» — Ладога күлея- дәгс боз юлы әле яңа салынып килә. 
    75 
     
     
    Заполярьеда игенчелек эшен башлап җибәргән зур галимгә — Авыл .хуҗалыгы фәннәре академиясенең действительный члены, ВИР директоры И. Г. Эйхфельдка самолет бирәләр. Ләкин ул камалган шәһәрдәй китәргә риза булмый. — Мин институтның бөтен работниклары эвакуацияләнгәннән соң гына китәчәкмен, — ди ул. Ноябрьда, фронтта каты сугышлар барган чагында, Кәрим Мынба- евны армия штабына чакыралар. — Сезне демобилизацияләү турында приказ бар! — Мин иптәшләрне ташлап китә алмыйм. Мин Ленинградны сакларга телим! Әллә бүтәннәрдән начармы мин? — Фронт Хәрби Советының приказы. Кәрим Мынбаев фронт Хәрби Советына бара. Аны Хәрби Совет члены — горком секретаре кабул итә. — Сезнең гыйльми дәрәҗәгез нинди? — дип сорый ул җитди рәвештә. — Фәннәр кандидаты). — Ә докторлык диссертациясен кайчан якларга уйлыйсыз? — Сугыш беткәч. — Ә нигә сугыш беткәч? Нигә сугыш вакытында түгел? —•Чөнки минем хезмәтемнең эксперименталь өлеше тәмам булмаган әле. — Менә шуны тәмамлар өчен дә демобилизациялиләр сезне. Сугыштан соң да Совет власте яшәвенә ышанасыздыр бит? Әңгәмә Кәрим Мынбаев һич тә уйламаган бер юл белән китә. — Сез казах бугай бит әле? — дип сүзендә дәвам итә Хәрби Совет члены. — Казахлардан фәннәр кандидатлары күпме? — Күп! — Дөрес түгел! Киләчәктә күп булачак! Ә хәзергә әле казахлардан фәннәр кандидатлары егермеләп кенә... Ә докторлар? Берәү дә юк... Менә шулай, хөрмәтле иптәш, берсекөнгә самолет оча. Бүген үк эшләрегезне тапшырыгыз. Сүз бетте. Китәргә мөмкин! Кәрим Мынбаев бусаганы атлаганда инде Хәрби Совет члены аның артыннан кычкырып кала: — Доктор булгач, хәбәр итегез! Институтка Смольный күксагыз орлыкларын эвакуацияләү өчен самолет бирә, шул ук самолетка бодай, арпа, солы коллекцияләренең каталогларын төйиләр. Зур күләмле шушы калын каталоглар 
    булмаганда, чиксез кыйммәтле коллекция гади ашамлык орлыгына әйләнә дигән сүз. Кыйммәтле орлык яшикларын саклап, самолетка институт работникларыннан Кәрим Л4ынбаев һәм Королева-Павлова утыралар. Күксагыз каучук бирә торган үсемлек, ул безгә илебезнең экономик һәм хәрби бәйсезлеген ныгыту өчен кирәк. Шуңа күрә дә барыннан да элек камалган шәһәрдән күксагыз орлыкларын һәм шул мәсьәлә буенча эшли торган кешеләрне эвакуацияләү тиешле табыла. Шул ук самолетта биология фәннәре докторы, 70 яшендәге Иван Васильевич Васильев та китәргә тиеш була. Карт профессор аэродромга килгәч, аның Ленинград янындагы фронтта яраланган улының шәһәргә кайтарылганын хәбәр итәләр. Иван Васильевич очудан баш тарта, яралы улына якынрак булу өчен Ленинградта кала. Ленинградта ачлык һәм салкынлык көннән-көн көчәя бара, йортларга якмыйлар, ВИР ның залларында һәм эш кабинетларында урамдагы шикелле суык. Институт работниклары өй түбәләрендә янгынга каршы сакта торалар, дошман авиациясе ташлаган яндыргыч бомбаларны сүндерәләр. Шартлау' дулкыныннан тәрәзә пыялалары чәлпәрәмә килә, пыяла урынына фанер кадаклыйлар, бүлмәләр караңгылана. Коллекцияләр төялгән вагоннар — «шаландалар» башта каядыр Пелла станциясендә торалар, аннары аларны Кушелев- кага, аннан соң Лисийноска күчерәләр, вагоннар янында институт работниклары өзлексез сакчылык итәләр. 
    76 
     
     
    3. «ТЕРЕКЛЕК ЮЛЫ», КОМБИНЕЗОНГА ТЕККӘН БӘРӘҢГЕ ҺӘМ ИПТӘШ ГЮПКОВНЫҢ РЕЗОЛЮЦИЯСЕ ТУРЫНДА 
    К а м ал га и Лени н гр адта институт үзенең фәнни эшләрен дәвам иттерә. Галимнәр үзләрен гомуми эштә катнашучы дип сизәләр, юарлык ил белән бергә киеренке иҗади тормыш белән яшиләр... Коллектив ВКП(б) Үзәк Комитетына һәм Халык Комиссарлары Советына тапшыру өчен гаять әһәмиятле ргема өстендә эшли. Илебез өчен кирәкле культураларны үстерүче күп кенә өлкәләр вакытлы рәвештә гитлерчылар кулына эләгә. Институт работниклары: «Техник культураларны һәм бөртекле-кузаклы культураларны көнчыгышка күчерү планы» дигән яңа тема өстендә эшлиләр. Шушы гаять ашыгыч һәм сугыш көннәрендә безнең хуҗалыклары- бызга зур файда китергән, хәзер дә әле үзенең актуальлеген югалтмаган мөһим тема өстендә ВИР ның барлык работниклары эшли. Аерым докладлар, гыйльми совет утырышларында тикшерелеп, бердәм планга тупланалар. Шундый утырышларның берсен искә төшереп китик. Утырыш ВИР йортының кояшлы ягында башлана. Тәрәзәләр Мойкага карыйлар. Көн аяз, кояшлы булганлыктан, бүлмәдәге температура да, кояшсыз яктагы бүлмәләргә караганда, берничә градуска күтәренкерәк. Менә шуңар күрә дә, фасадына дошман артиллериясенең снарядлары килеп тию куркынычы булуга карамастан, утырыш өчен шушы бүлмәне сайлыйлар. Доклад вакытында дошман артиллериясе ата башлый. Докладчы, тавышын күтәрмәстән, шикәр чөгендерен Советлар Союзының көнчыгыш районнарында үрчетү мөмкинлеген исбат кылуда дәвам итә. Мәйданда һәм Мойка урамында бербер артлы берничә снаряд ярыла... Бишенче снарядтан соң гына В. Ф. Антропова, председательгә мөрәҗәгать' итеп: — Иоганн Гансович, теге якка күчсәк яхшырак булмасмы? Биредә комачаулыйлар, — ди. Тәкъдим кабул ителә, ишек алдына чыгып, икенче корпуска күчәләр. Ләкин айда да снаряд кып- пылчыклары бүлмәдәге иң актыккы тәрәзә пыялаларын 
    ватып бетерәләр, һәм шрапнель фанер тактасы аркылы үтеп керә. — Бүген без утырышны җир өстендә тәмам итә алмабыз, ахрысы, — ди председательлек итүче И. Г. Эйхфельд. Гыйльми совет караңгы һәм салкын подвалга төшә. Шунда сукыр лампа яктысында утырышны тәмамлыйлар. Бу утырышта иң әһәмиятле культураларны көнчыгышка күчерү планы кабул ителеп, шул план соңыннан хөкүмәткә тапшырыла. ВИР работниклары, барлык ящикларны сортларга аерып, коллекцияне ике өлешкә бүлеп бетерүгә, Презент эвакуация башлануы турында хәбәр китерә. Бу 1942 елның 13 январенда була. Яна хәбәрне китергән Презент үзе көчкә генә аягында басып тора. Аның бөтенләй чырае качкан. Дистрофикларга гадәтләнгән Якубцинер да куркын китә. Бүлмәдә коллекцияләргә керми торган һәм уку-өйрәнү өчен билгеләнгән берничә ящик орлык була. — Бераз алыгыз,—ди Якубцинер, — хәл керер. Коллекция орлыгы түгел ул. Әллә ни кыйммәте юк. Ләкин инде Презент һушына килә. — Юк, — ди ул, — бер • генә орлыкны да алырга ярамый. Берсен алгач, икенчесен алырга юл кала. Шунда ук приказ языла. Коллекцияләр саклана торган бүлмәләргә печать сугыла һәм аларга ялгыз керү тыела. Бүлмә ачкычлары эвакуацияләнгән институтның Ленинград филиалында мөдир булып калган Клавдия Афанасьевна Пантелеева сейфында саклана. Өлкән фәнни сотрудник Ольга Александровна Воскресенская һәм фәннәр кандидаты Вадим Степанович Лехнович Ленинградта калалар. Алар бәрәңге белгечләре һәм
    77 
     
     
    Барыннан да бигрәк үз коллекцияләренең язмышы турында уйлыйлар. Башаклы ашлыкларның орлыкларын яңадан үстермичә ике-өч ел сакларга мөмкин, ә бәрәңгене һәр елны яңадан үстерергә кирәк. Киләсе язда Ленинградта бәрәңге утырту мөмкинлеге булырмы, бу билгесез. Шуңа күрә дә мөмкин булган хәтлесен Зур җиргә озатырга кирәк. Ләкин бу ансат эш түгел, чөнки бәрәңге «орлыгы» — иң авыр орлык... Институтның үзендә )үрче- телгән һәм бөтен дөньядан җыелган әллә нихәтле бәрәңге сортлары бар. Алар тонналар белән исәпләнәләр. -Самолетта җибәрү мөмкин түгел; Менә шуны исәпкә алып, эвакуацияләнүчеләргә юлда кияр өчен мендәрдән сырылган комбинезон эченә берәр генә булса да бәрәңге тегәргә дигән фикергә киләләр. Шулай итеп, ракка бирешми торган сортларның аз гына өлешен булса да коткару мөмкин булачак. 13 январьда Финляндия вокзалыннан поезд китә, аның бозлы вагоннарында институт работниклары, аларның семья членнары, бала-чагалары баралар. Барысы 300 кеше. Ладога күленә кадәр алар өч тәүлек баралар, көненә утыз километр җир үтәләр. Ниһаять, боз юлына җиде километр калганда, Борисова Гри- вада поезд туктый. Январь көннәре бик къгс’ка. Ладога күле буена тирән кар ерып барырга кирәк. Сәфәр төне буе дәвам итә. Таң вакытында боз күленең шлагбаумы янында регулировщик, Борисова Гривадаи буш кайтып килүче грузовикларны туктата. Регулировщикның кулында серле бер кәгазь, шуны ул шоферларга күрсәтә: ' ! гВДД Л*2 14 ныц боз участогы начальнигы - 2 нче ранг капитаны ип. НЕФЕДОВКА Гаскәрләр командующиеның урынбасары, тыл начальнигы сезгә шуны боерды: 16—20 январьда Академия президенты вәкиле профессор Презент раслаган исемлек буенча Ленин исемендәге ВСХА гыйльми сотрудникларын, аларның семья членнарын (барысы 300 кеше) һәм аларның өч тонна күләмендәге йөген юл өсте автомашиналарында Войбаколо тимер юл станциясенә илтүне тәэмин итегез. Ленинград фронты тыл управлениесе оештыру-план бүлегенең начальнигы». 
    Шоферлар һич тә карышмыйча машиналарын туктаталар һәм туңган хәлсез кешеләрне машинага утырталар, әйберләрен төяшергә, үзләрен утыртышырга ярдәм итәләр. Шоферлар күпне күргән кешеләр. Алар бернәрсәгә дә гаҗәпләнмәскә өйрәнгәннәр. Шулай да регулировщик күрсәткән кәгазь аларны дулкынландыра. Бу кәгазьне укыгач, алар Совет властеның аеруча игътибарына лаеклы кешеләрне, галимнәрне утыртып барачакларын аңлыйлар. Ул чагында шәһәрдәге азык запасы тик бер генә көнлек, һәм гомумән запас дигән сүз үзенең мәгънәсен югалткан иде. Шоферлар моны бик яхшы беләләр. Шулай ук алар карточка буенча да, пропусклар буенча да бер генә сәгатькә дә алдан продукт алып булмавын да беләләр. Ә регулировщик күрсәткән кәгазьнең бер почмагында кыска гына резолюция бар: «ип. Коновалов өч көнгә продукт бирегез. 13. I. Попков». Бу — совет халкының үз галимнәренә тирән хөрмәт күрсәтүен аңлата. 300 кешенең барысын да Войба- колога бара торган машиналарга бер көн эчендә утыртып җибәрәләр. Салкын җил. Авыр юл. Миндальләр һәм чикләвекләр буенча атаклы галим П. Богушевский юлда ачтан үлә. Войбаколода поездга утырып, көнчыгышка, Уралга юл тоталар. - Грушалар галиме профессор Г. А. Рубцов поездда барган чагында ачтан үлә. Волхов станциясендә, үлгән дип уйлап, Якубцинер- ны һушсыз хәлендә вагоннан алалар. Институт сотрудникларының икенче һәм соңгы партиясе бер айдан соң шул ук маршрут буенча, боз юлы белән, көнчыгышка, Красно- уфимскига китә. 
    78 
     
     
    4. БАТЫРЛЫК ҺӘМ ДАН ТУРЫНДА 
    I (нститут сотрудниклары Ленинградта бик аз кала: югарыда әйтелгән бәрәңге белгечләре, партия оешмасының секретаре Георгий Николаевич Рейтер, үсемлекләр географиясе бүлегенең мөдире доктор Е. В. Вульф, бөртеклекузаклы ашлыклар бүлегенең мөдире Николай Родионович Иванов, өлкән фәнни сотрудник Елена Семеновна Кильп, орлык контроле лабораториясенең фәнни сотруднигы Прасковья Николаевна Петрова һәм тагын бер унлап кеше—барысы да яшьләр һәм урта яшьтәгеләр. Алар арасында тик бер генә өлкән яшьтәге кеше бар, ул — 1884 елда туган ак чәчле, гаҗәп яхшы күңелле һәм кырыс табигатьле Рудольф Янович Кардон. — Беркөнне,—дип сөйли ул, елмаеп һәм үзенең ак мыегын сыпырып, — күрше бүлмәдә ниндидер дөбердәгән тавышлар ишетәбез. Нәрсә икән бу? Өчебез бергә— Пантелеева, Рейтер һәм мин — ишекнең печатен ватып, орлык коллекцияләре саклана торган бүлмәгә керәбез. Бездә кагыйдә шундый иде: ул бүлмәгә ялгыз керергә ярамый. Кем дә булса орлыкка кул сузар, дип куркудан түгел, юк, бары тик безнең һәрберебез үз өстенә шик төшү мөмкинлеген калдырмаска тели- иде. Бүлмәгә килеп керсәк, ни күзебез белән күрик, бер көтү зур-зур күсе... Барысы да ач, арык, йоннары тыртайган. Шундый усаллар... Качарга уйламыйлар да. Чын сугыш башланды!.. Орлык ящиклары металлдан иде. Орлык суласын өчен ящик- ларның ян якларында түгәрәк тишекләр калдырылган, ул тишекләр бакыр челтәрләр белән капланган. Күселәр әнә шул челтәр тирәсендә маташалар. Алар инде кайбер урында челтәрне үтәли кимерә дә язганнар. Безгә карап, тешләрен ыржайталар, качмыйлар. Без аларны кисәү агачлары белән көчкә генә куып җибәрдек. Аннары металл ящик- лариы бср-берсенә челтәргә челтәрен туры китереп, өеп куйдык. Икенче көнне көрәш яңадан башланды. Күселәр челтәрле ящиклар тирәсендә берни дә эшли алмаганнар. Ләкин челтәрсез ящиклар да бар иде, аларны без үз урыннарында, киштәләрдә калдырган идек. Күселәр ничектер, иң өске киштәгә менеп, андагы ящикны идәнгә төшергәннәр. Идәнгә килеп бәрелгәндә, ящикның капкачы 
    ачылып, орлык идәнгә түгелгән. Бүлмәгә килеп кергәч, ярсуыбыз чиктән узды. Шунда ук орлыкларны җыярга тотындык. Ярый әле, бүлмәнең төрле почмагындагы ике генә ящикны төшереп өлгергәннәр, орлыклар бергә аралашмаган. Күселәр белән яңадан сугыш башланды. Алар монда бөтен районнан җыелганнар иде. Шушы бүлмәдә орлык коллекцияләре саклануын каян сизгәннәр һәм берберсенә ничек итеп әйткәннәр алар? Киштәләрдәге ящикларны алып, берберсе өстенә өйдек. Өстән таш белән һәм бүтән авыр әйберләр белән капладык. Барлыгы берничә ун мең металл ящик иде анда. Шундый салкын иде алар, кул тидерер хәл юк, өзеп ала. Хәзер дә мондый эшне башкару җиңел булмас иде, ә ул чагында һәрбер кискен хәрәкәттән баш әйләнә иде, берничә адым атлауга, хәл бетеп егылып китмәс өчен, туктап торырга туры килә иде, шулай да эшләдек. Ничек көчебез җиткәндер! һәрхәлдә без эшне тәмамладык. Ә йөзләрчә, меңнәрчә күселәр һаман да китәргә теләмиләр. Бу, чыннан да бер кошмар иде. Беркөнне доктор Вульф үзенең унике яшьлек улы белән институттан өенә кайтып барганда, Сенная мәйданында снаряд ярыла. Шунда, снаряд кыйпылчыгы тиеп, Вульф үлде. Шуннан берничә көн генә элек, ул үзенең зур хезмәтен (80 табактан артыграк) тәмам иткән иде. «Үрчетелә торган файдалы үсемлекләр» дип атала иде аның хезмәте. Майлы үсемлекләр белгече, пожар командасының иң яхшы сугышчысы карт фәнни сотрудник Щукин үзенең кабинетында ачтан үлде. Ә күрше бүлмәдә тәмле һәм ту кл ы кл ы арахис кол лекщ i ял әренең ящиклары һәм майлы үсемлек орлыкларының ящиклары саклана иде.
    79 
     
     
    Ул ящикларның берсе дә ачылып каралмаган иде. Е. Ф. Капустина Кыз^л Армиягә медсестра булып китте, аннары институтка яңадан кайтты, һәм дистрофия белән үлде. Камалыш чорының беренче язы килеп җитә. Кросноуфимскида яңа урында институт үзенең эшен башлый, Эйх- фельдның бетмәс-төкәнмәс энергиясе сотрудникларны канатландыра. Уралда институтның эшчәнлеге киң күләмдә җәелә. И. Г. Эйх- фельдның тәкъдиме буенча Уралда игенчелек яңа нигезләрдә корыла, Урал клеверларының даны югары күтәрелә, яшелчәләр орлыгы җитештерү юлга салына, Т. Д.' Лысенко киңәшләреннән файдаланып, ВИР сотрудниклары Урал буендагы җирләрне баскан һәм һич тә бетмәстәй булып күренгән, кара солы дип аталган чүп үләненә каршьа уңышлы көрәш алып баралар. Ленинградта калган работниклар бу эшләр турында белмиләр. Алар тик шуны гына беләләр: хәзер анда, Уралда, кыйммәтле орлыклар йомшак итеп сукаланган җиргә чәчеләләр. Ә монда, Ленинградтагы орлыклар металл тартмаларда йоклый. Аның, һаман да тере килеш, тагын шулай бер ел, ике ел, өч ел йоклавы мөмкин. Ә бәрәңге белән эш башкача тора. Бәрәңге инде үрентеләр чыгара башлаган. Аларны туктату мөмкин түгел. Ә Институтның Пушкиндагы кырларын траншеялар ермачлап бетергән. Траншеяларда фашист күселәре — эсэсчылар. Камалган Ленинградның үзендә исә бер генә кисәк тә буш җир юк: бульварларның, бакчаларның барысына да бәрәңге утыртылган. Ольга Александровна Воскресенская белән Вадим Степанович Лех- нович бәрәңге утырту өчен шәһәр тышында, Леснойда бераз җир сорап алалар. Бу участок ВИР дан тугыз километр ераклыкта. Трамвайлар йөрми. Институтның соңгы автомашинасы да марттан бирле фронтта. Тугыз километрга җәяү йөрергә, ракка бирешми торган бәрәңге орлыгын кечкенә арбаларда ташырга туры килә. Яңа участок артиллерия уты зонасында. Кайчагында, бәрәңге утыртканда, якында гына снаряд ярыла. Аның кыйпылчыклары бәрәңге сортларын 
    күрсәткән кечкенә такталарны тетеп ташлыйлар, дәфтәрдәге язулар буенча аларны яңадан билгеләргә туры килә. Бәхеткә каршы, бәрәңге утыртканда да, аны казып алганда да, берәү дә зарарланмый. Ящик такталарыннан «өй» ясап, аның түбәсен плащ-палатка белән каплап, Вадим Степанович Лехно- вич кырда бәрәңге сакларга кала. Аның «өе» белән рәттән безнең артиллерия батареясының команда пункты урнаша. Үзенең һәрбер буш минутын Вадим Степанович фән белән шөгыльләнү өчен файдалана. Аның бәрәңге ничек үстерү һәм ничек саклау турында брошюралар язып, шуларны 1943 елда Ленинградта бастыруына берәүнең дә гаҗәпләнмәве мөмкин... Ләкин камалыш хәлендәге тормыш авырлыклары да аңа фәнни хезмәткә материал бирәләр. 1943 елда СССР Фәннәр академиясенең «Природа» исемле журналында аның камалган шәһәрдән җибәргән түбәндәге мәкаләләре басыла: «Кешенең колагы һәм шартлаулар», «Бомбадан качу урыннарының вентиляциясе», «Тәрәзә пыяласы һәм бомбалар шартлавы». ВИР ның фәнни работниклары камалган шәһәрдә эшләүче предприятиеләрнең ярдәмче хуҗалыкларына шефлык 'итәләр. Ябык гәүдәле, кырыс табигатьле Рудольф Янович Кардон бөтен шәһәр аша җәяүләп тимер юлчыларның ярдәмче хуҗалыгындагы яшелчә бакчасына йөри. хБу вакыт эчендә институт дворникларыннан ирле-хатынлы Михайловлар, тәмәке белгече доктор С. А. Эгиз, көтепханәнең гыйльми мөдире Г. В. Гейнц, дөге белгече, фәннәр кандидаты Д. С. Иванов, биек таулы җирләрдә игенчелек белгече Г. В. Ковалевский, дару үсемлекләре белгече Г. К. Крейнер, фәннәр кандидаты агрометеоролог А. Я. Молибога, Н. П. Леонтьевский ачтан үләләр. Көз көне бәрәңгене казып алгач һәм аны искиткеч авьпрлыжлар белән
    80 
     
     
    институтның кладовоена китергәч, тимер юллардагы ике вагонны — коллекцияләрнең дублетлары төялгән «шаландалар»ны сакларга, хәзер инде кешеләр җитмәячәге беленә. Яңа бәрәңге саклана торган склад янында да кораллы сакчы куярга кирәк була. Фронт командованиесе институтка ярдәмгә килә. Орлык коллекцияләре төялгән вагоннар Лисий Ностан Ку- лешев веткасына китерелә. Аннары кадерле ящиклар йөк трамваена күчерелә. Трамвай ике тапкыр Исаак мәйданына шул йөкне китерә, ике тапкыр шул авыр ящиклар- ны урам уртасына бушаталар. Тук һәм таза кешеләр өчен дә бик авыр ящиклар алар. Ике-өч адым атлаган саен ящикны җиргә куеп ял итәргә туры килә. Төн шулай үтә. Икенче тәнне таң алдыннан гына ящикларның барысын да дворецка ташып бетерәләр һәм аларны өч урынга бүлеп куялар. Подваллардагы бәрәңге өшемәсен өчен йомычка-фәлән һәм кар каплап киткән җимерек йортларның рама- ларын җыярга туры килә. Тагын бер кыш камалыш хәлендә үтә, Леснойда яз көне тагын бәрәңге утырталар һәм аны көз көне казып алалар. Институтта тагын да ачтан үлүчеләр була, ләкин алар бер генә ящик орлыкка да кул тидермиләр. Ольга Александровна Вознесенская дистрофиядән бөтенләй сукырая, ләкин эшендә дәвам итә. Парторг Рейтерның дистрофиядән бер күзе сукырая. Кырык дүртенче елның язында безнең башкалабыз Москва, Ленинград янында немецларның тар-мар ителүен котлап, салют бирә. Камалышта үткән тугыз йөз көн тарих булып әверелә. Әгәр дә кырык дүртенче елның башында Ленинград азат ителмәсә, коллекцияләр һәлак булырлар иде, чөнки барлык сроклар үткән иде инде. Әнә шулай Ленинградлы совет галимнәренең батырлыгы аркасында бөтен дөнья күләмендә бик зур әһәмияте булган бөртекле культураларның коллекцияләре коткарылып калынды, ә мондый батырлыкным мөмкинлегенә Берләшкән Милләтләр Оешмасындагы культура Һәм эшләре комитетының председателе ышана да алмын. Бу кешеләрнең батырлыгы бушка китмәсен өчен һич кичекмәстән бж< зур эш башкарырга туры килде. 
    5. 99 357 ПАКЕТ ҺӘМ ФӘННЕҢ ЯҢА КАЗАНЫШЛАРЫ ТУРЫНДА 
    Орлык өч ел буе яңартылмаган. Әгәр моны хәзер яңартмасаң, совет халкына кирәкле тере коллекцияләр урынына гербарий өчен үле орлыклар гына калырга мөмкин иде. Бодай сортларының бершыә үрнәген һәм шул чамадан башка ашлыкларны да шул елны ук чәчәргә кирәк иде. Ә Ленинградта институт работниклары бик аз калган Пушкиндагы чәчүлек җирләре яңа гына минадан тазартылган. Анда чокыр-чакыр тулып ята. Менә шуңа күрә дә институт эшчеләре авыл хуҗалыгы работникларының ярдәменә мөрәҗәгать иттеләр. Җитмеш ике селекция һәм тәҗрибә станциясе, институтның өндәвенә җавап биреп, аның орлыкларын үз кырларында чәчте. 1947 елның декабренда инде М. М. Якубцинер миңа менә нәрсә сөйләде: — Беләсезме, ул җитмеш ике станция безгә орлык коллекцияләрен коткаруда һәм тергезүдә ярдәм итеп кенә калмадылар, — диде ул. — Алар Мичуринның үсемлекләрне безгә кирәкле юнәлештә тәрбияләү мөмкин икәнлеге турындагы идеяләрен тагын бер тапкыр расладылар. Бер үк сорт Пушкинда да. Дербентта да чәчелде. Дербенттан кире кайтарылган- орлыкларның Пушкинда үзләрен башкача сизүләре, үз сортташы кебек түгеллек- ләре беленде. Алар үзләренең мирас сыйфатларын (наследственность) үзгәрткәннәр. Элек без сортның билгеләрен геиә өйрәнә идек. Бу — фәннең бер этабы иде. 
    4. .C. Ә.‘ № Ю 
     
     
    Ә хәзер без яңа этапка күчәбез: билгеләрнең үзгәрүчәилеген һәм бу I узгәрүчәнлекиең законга ярашлы икәнлеген дә өйрәнәбез. Практика эчен бу нәрсә бирәчәк? Селекция эчен һәм яңа сортлар үрчетү өчен чыганак материалны чамасыз күбәйтәчәк. Ко м б и н а ц и я л ә р мөмкин- леге исәпсез-хисапсыз артачак. Практика өчен бу менә шуны бирәчәк. Ә теориядә — морганистлар- нын яңадан казанылган сыйфатлар мирас булып күчмиләр дигән буржуаз теорияләре тагын бер кат ялганга чыгачак. Мичуринчыларның фикерләре дөрес: яңадан казанылган сыйфатлар — мирас булып күчәләр! Без күп этажлы киштәләре булган биек бер бүлмәдә сөйләшәбез. Ул киштәләрдә, көтепханәдәге китаплар кебек итеп, орлык үрнәкләре салынган металл тартмалар тезеп куелган. Тәрәзәдән Исаак мәйданы һәм комлы капчыклардан азат ителгән чуен җайдак күренә. Хәтта декабрь көненең эңгермеңгерендә дә Исаак соборының алтынлаган биек гөмбәзе ялтырый. Мәйдан аша ыспай троллейбус уза. Бирешмәдек без! Өстәл янында лаборантка кызлар утыра. Алар алдында өстәл өстендә гөрле сорт тук бодай орлыклары — кызыл, ак, сары, пыяла төсле һәм гәрәбәдән орлыклар. Кызлар һәрбер сорттан икешәр йөз орлык сайлап алалар да, озынча тар конвертларга салалар. Конверт өс- тенә нинди сорт икәнен язып куялар. — Ә бит безнең турыда Англия һәм Америка профессорлары, алар коллекция орлыкларын ашап бетергәннәр, дип сөйләгәннәр иде! — ди Пальмова, мыскыллы елмаеп. — Менә безнең җавап,—ди ул, күп этажлы киштәләргә тезелгән ящик- ларны күрсәтеп. Пальмованың үзе биргән җавабы да бар. Аның күптәнге теләге тормышка ашты: ул Ленинград өлкәсе өчен зур перспективалары булган һәм югары уңыш бирә торган дүрт төрле яңа сорт бодай үрчетте. Яла ягучылар турында сөйләгәндә, Евдокия Феодоровнаның күңелендә нәфрәт һәм мыскыллау тойгылары ташыса, Якубцинер, ачуыннан кызып: — Әйе, менә болар иң яхшы җавап! — ди ул һәм өстәлләрдә өем-өем булып яткан пакетларны күрсәтә. — Бу үрнәкләрне институт Советлар 
    Союзының барлык почмакларындагы бүтән институтларга, мәктәпләргә, колхозларга, селекция станцияләренә, яшь натуралистлар түгәрәкләренә беренче сораулары белән үк җибәрә. Бу үрнәкләр яңа сорт орлыклар үрчетү өчен, тәҗрибә һәм өйрәнү эшләре өчен чыганак материал булып хезмәт итәләр. Хәтта кырык икенче елны да Красно- уфимскидан төрле станцияләргә 526 пакет бодай үрнәге таратылды. Кырык алтынчы елны без 21 823, ә кырык җиденче елны — 31 693 пакет бодай үрнәге җибәрдек. Әгәр инде арпа, солы һәм арыш үрнәкләрен дә кертеп исәпләсәк, соңгы ике ел эчендә без, 99 357 үрнәк тараткан булабыз. Астрономия саны! Институтның утыз ел яшәве буенча 801 041 үрнәк таратылуын искә алсак, бу санның әһәмияте бигрәк тә аңлашыла. Тик ике генә ел эчендә, күрәсез, күпме таратылган! һәм туларның барысы да «ашап бетерелгән» коллекциядән. Бөртекле кузаклы ашлыкларны коткарган галим Николай Родионович Иванов сүзгә кушыла. — Менә шушы эшләр, — ди ул, — институтларны, коллекцияләрне коткарып калу да, димәк, безнең хәзерге уңышлы хезмәтебез дә Ленинград партия оешмасының турыдаи-туры ярдәм күрсәтүе' нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. Хәтта иң киеренке сугыш көннәрендә дә, блокаданың иң авыр айларында да безгә булышырга вакыт һәм көч тапты ул. Күрше залга керәбез. Анда бөтен дөнья кырларыннан җыелган бодай гербарийлары саклана. Җир шарындагы илләрнең һәр- кайсына аерым урын билгеләнгән: шкаф эчендә берничә ящик яки бөтен бер шкаф бирелгән. Якуб
    >2 
     
     
    цинер үзенең кулъязмасын тәртипкә сала. Ул, бөтен чыганаклардан файдаланып, төрле җирләрдә очрый торган тармаклы бодай турында һәм аның үзенчәлекләре турында нәрсәләр белергә мөмкин булса, шуларның бөтенесен язып алган һәм ул бодайның төрләрен, үрнәкләрен билгеләгән. Моны ул хәзерге көндә безнең хуҗалыгыбыз өчен тармаклы бодай формаларын булдыру өстендә эшләүче Трофим Денисович Лысенко тапшыруы буенча эшләгән. Йөз еллар буе табигать тарафыннан һәм кешеләр практикасы тарафыннан барлыкка китерелгән нәрсәләрнең берсен дә читләтеп үтмәс өчен, яңаны тудыручы академик һәммәсен дә белергә тиеш. Якубцинерның кулъязмасы шактый калын. Ә коллекция инде академик Лысенко җибәргән тармаклы бодай үрнәкләре белән баетылган. Гербарийлар янына килом. Менә Төньяк Америка Кушма Штатларының бодайлар географиясе саклана торган шкаф. Башаклар астындагы язуларны укыйм. Даталар һәм ' урыннар төгәл күрсәтелгән: Оклахома, Канзас, Төньяк Дакота, Небраска. Сортларның исемнәре дә төгәл күрсәтелгән һәм латин хәрефләре белән язылган. Укый башлыйм. Ялгышмыйммы мин? Әллә югыйсә, зур хуҗалыкны • тәртипкә салганда, коллекция работниклары бераз бутаганнармы? /Ченә нәрсәләр язылган анда: «Белоглина, Одесса, Харьков, Онега, Ладога...». Сорарга кыюлык итәм: — /Минемчә, — дим, — монда нәрсәдер буталган булса кирәк. Американың Кушма Штатлары бүлегендә «Одесса», «Онега», «Ладога» сортлары куелган... Дөрес, алар латинча язылган язылуын... — Юк, барысы да дөрес. Әллә сез белмисезме, — дип гаҗәпләнеп куя Якубцинер, — Аляскада барлык бодай культурасы безнең төньякта тиз өлгерә торган бодайга корылган, халык аны «сибирка» дип йөртә, латинча «тритикум сибирикум» була. Кушма Штатларда һәм Канадада барлык бодай культурасы Россиядән алып китереп үрчетел- гән. Бу мәсьәләдә Америка чыганак-                      §§ Поль де Крюн. Борцы с ГОЛОДОУ Изд-во «Молодая Гвардия>, Москва, !9Г ларының әһәмияте зур булганга күрә, мин алардан тулысынча файдаланырга телим. 6. РУС БОДАЕНЫҢ НИЧЕК ИТЕП АМЕРИКАНЫ КОТКАРУЫ ТУРЫНДА Узган йөзнең ахырында Канада белән Кушма Штатларда берничә ел рәттән коточкыч корылык була. Халык ачыга. Американың бер биологы — Канзаста яшәүче Марк Карльтон исемле ботаник фермерларның авыр хәлен җиңеләйтү өчен бөтен нәрсәне эшләргә тели. Ул ач илнең буеннан-буена йөри һәм, узып барышлый, патша хөкүмәтенең эзәрлекләүләреннән Америкага качкан рус духоборлары авылларында да була. «Карльтон һәркайда фермерларның я кызыл, я ак йомшак бодай гына чәчүләрен күрә. Игеннәр уймау аркасында бәхетсез крестьяннар бөтенләй бөлгенлеккә төшеп, өметсезлеккә бирелеп, кая туры килсә шунда китәләр. Карльтон бу күченүгә күз сала һәм кинәт духо- борларны искә төшерә. Бу сәер кешеләр исә күченергә уйлап та карамыйлар, менә дигән йортлар салганнар. Инглизчә егерме биш- утыз сүздән артык белмәгән бу фермерлар һәр акрдан утызар бушель каты бодай алалар, аларның тирә-ягында исә, америкалылар арасында ачлык һәм бөлгенлек хөкем сөрә. Карльтон духоборлар белән дуслаша, аларга төрле сораулар яудырып, туйдырып бетерә. — Бу бодайны кайдан алдыгыз сез? — ди ул, каты кызыл орлыкларны тешләп карап. Духоборлар бу бодайны Россиядән, Тавридадан алып килгәннәр икән. Яна урында да бодай бик яхшы үсә башлаган»§§. Марк Карльтон, башта рус теле өйрәнеп, 1898 елның 4 июлендә 
    83 
     
     
    игенчелек департаментыннан Россиягә командировка ала. «Карльтон, бик күп «кубанка» бодае сатып алып, аны Америкага җибәрә. Шулай ук ул «кубанка» ныц сеңелләре булган «арнаутка», «гарновка» һәм «переродка» сортларын да җибәрә». Карльтон җибәргән бодай сортлары тиз вакыт эчендә дан казаналар. Төньяк Дакота авыл хуҗалыгы станциясендә эшләүче профессор Шэпперд түбәндәгене яза: «Переродка» һәрбер акрдан, безнең иң яхшы сортларыбызга караганда, сигез бушель артыграк уңыш бирде», — ди ул. Көньяк Дакотадан профессор Саундерс «кубанка» һәм «арнаутка» турында болай дип яза: «Бу ике сорт корылыкка бик яхшы чыдады һәм быелгы начар сезонда да акрга утыз бушель уңыш бирде, ә бүтән сортлар икедән алып сигез бушельгә хәтле генә бирделәр». 1900 елны Карльтон тагын Россиягә килә. Бу юлы ул, Харьков губернасының Старобел ьск өязеннән бик күп бодай сатып алып, Америкага җибәрә. 1919 елда пыяла төсле кызыл бодай чәчү мәйданы егерме бер миллион акрга җитеп, Америкадагы барлык чәчүләрнең өчтән бер өлешен тәшкил итә. АКШ ньш игенчелек департаменты белдерүенчә, 1935 елда көзге бодай мәйданы 10 миллион гектар булган. Бездән чыгарылган сортлар арада иң атаклы саналып, алар Төньяк Американың 28 -штатында 7 миллион гектар чәчү мәйданын биләгәннәр. АКШ та һәм Канадада уҗым ашлыклары арасында да төрле сорт рус 6ofcae төп рольне уйный. Украинадан чыгарылган кызыл бөртекле сабан бодае Канадада сабан ашлыклары чәчү мәйданының 90 процентын били. Халыкның культурасы аның үз галимнәренә карата нинди мөнәсәбәттә булуы белән дә билгеләнә. Безнең колхозчылардан кем генә Мичурин, Вильямс һәм Лысенколарның исемнәрен белми? Ә ААарк Карльтон нинди язмышка очраган? Сүзне тагын Америка журналисты^ на бирик. «Яңа бодай тантаналы рәвештә бөтен илгә таралган бервакытта, Карльтонның кызы паралич белән авырый башлый. Аны дәвалауга Карльтон үзенең бөтен акчасын тотып бетерә. Аңа бурычка батарга туры килә, — ул бит елына өч мең 
    доллардан да ким ала. Аның хәле көннәнкөн начарлана. Вашингтондагы йортын бурыч түләмәгән өчен торгида саталар. Ул үзенең семьясы белән җимерек стеналы кечкенә бер өйгә күчәргә мәҗбүр була. 1918 елда Карльтонның бер улы, авырып, больницага керә. Шул ук вакытта аның унҗиде яшьлек сеңе- лесе, авырый башлап, биш көн үтүгә үлә. Күмү расходларыннан котылыр өчен аны кремациялиләр, бу арзанрак тора. Үзе дә ревматизм белән авыручы Карльтон һушыннан яза. Шул ук елны ул вак- төяк бурычлардан котылу юлында соңгы омтылышны ясап карый. Икмәк белән кәсеп итүче бай бер дустыннан дүрт мең доллар бурычка ала. Тагын ике дустыннан бераз кимрәк сумалар ала. Үкенечкә каршы, аның бу дуслары оппозицион политик партия кешеләре булып чыгалар. 1918 елда аны игенчелек департаментының секретаре янына чакыралар. Каты бодай промышленностена нигез салган, беренче булып Харьков кызыл бодаен- чәчә башлаган Карльтонга, хезмәт хакын түләмичә, өч айлык отпуск бирәләр. Шул вакыт эчендә ул үзенең барлык бурычларын түләп бетерергә тиеш, югыйсә... «кыскасы, аны эшеннән чыгаралар, һәм ул АКШ тан китәргә мәҗбүр була. Панамада, Гондураста, Перуда кечкенә генә урыннарда эшли. «Көньяк Америкада ул эсседән һәм москптлардан газаплана, җитмәсә тагын, хатыны һәм балалары төньягында калганга, ул бер ялгызы була, үзенең туып-үскән далаларын сагына. Ләкин инде аңа кире кайтырга туры килми: 1925 елның 26 апрелендә Перуда, Панта дигән кечкенә генә бер шәһәрдә Марк Альфред Карльтон илле беренче
    84 
     
     
    яшендә көчле маляриядән һәм, карт бер иптәшенең сүзләре белән әйткәндә, күңеле сынык булудан үлә». Шушы вакыйга турында ишеткәч, ВИР лаборанткаларының берсе менә нәрсә диде: — Бездә мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Бик күп сәбәпләрдән мөмкин түгел. Беренчедән, бездә дәвалану буш. Икенчедән, яңа сортның авторы үзе үрчеткән орлык сорты чәчелгән җирнең һәр гектарына дүрт тиен исәбеннән авторлык акчасы ала. Ә бу шулай дигән сүз: Карльтон ел саен... 320 мең сум акча алыр иде... Өченчедән, ул бер вакытта да эшсез калмас иде, уннарча оешмалар аны үзләренә чакырырлар иде. Дүртенчедән... Без сөйләшеп утырганда килеп кергән Хорошайлов аның сүзен бүлде: — Дүртенчедән түгел, беренчедән, андый хәлнең бездә булуы мөмкин түгел, чөнки бездә совет власте' — диде. — Әйе, Америка сенаторлары юкка гына үзләренең ленд-лизлары белән кәпрәяләр! Безнең халкыбыз, үзенең канын түгеп, бөтен дөньяны һәм шул исәптән америкалыларны фашизм үләтеннән саклаганда, алар безгә бераз ашлык биргән булдылар. Ул ашлык Россиядән барган орлыклардан үсмәдеме икән? Димәк, алар безгә бурычка бирмәделәр, бәлки, дөресрәк әйткәндә, үзләренең күптәнге — бик күптәнге бурычларын түләделәр. Тыйнаклыгыбыз аркасында без ул бурыч турында аларның исләренә төшермәгән идек. Без процент алучылар түгел, ришвәтчеләр түгел, шейлоклар түгел. Маршалл планын совет тәнкыйтеннән якларга теләп, сенатор Вандерберг сенат утырышында болай ди: «Хәзерге заманда безне мыскыллый торган кешеләрнең моннан элек бездән ярдәм сорап ялынуларына без үз-үзебезне оныткан дәрәҗәдә бер юмартлык белән җавап бирә идек». Нинди оятсызлык һәм йөгәнсез мактанчыклык яңгырый бу сүзләрдә! Иске бурычны түлисез, Вандер- берглар һәм Шефферлар! Яңа бурыч та үсте, ләкин аның һичбер төрле түләнүе мөмкин түгел, чөнки бездә кан бәясе акча белән исәпләнми. Ә сезнең юмартлыкка килсәк инде, үзүзегезие онытып ораторлык иткәндә, сез сугышта үзегезнең һәм Уолл-стриттагы хуҗал арыгызның 52 миллиард доллар табыш алганын циытып җибәргәнсез! Америка һәм Англиянең күп кенә 
    галимнәре нәкъ әнә шундый сенаторларча чыгышлар ясыйлар. Мәсәлән, Англиядә Дарлингтон дигән бер генетик акка кара белән болай дип яза: имештер, ул Мичуринның яңа сортларны үзе үрчеткән булуына ышана алмый, аларны Мичуринның Америкадан керткән булуы бик ихтимал. «Галим» Дарлингтон- ның бу сүзләрендә нәрсә күбрәк: мактанумы, наданлыкмы, әллә юри яла ягумы? 
    7. АКАДЕМИК ВИЛЬЯМСНЫН БАЛ КАШЫГЫ, ДАРЛИНГТОННАРНЫҢ ШЫР НАДАНЛЫГЫ ТУРЫНДА 
    Американың алыш-биреш кешеләре үзләренең шыр наданлыклары белән таңга калдыралар. Менә бик характерлы мисалларның берсе. 1904 елда рус Игенчелек министрлыгына ниндидер бер Шеффердан тәкъдим килә: «бик аз гына» бәя алып (900 мең доллар), Шеффер Россиягә зур мәрхәмәт күрсәтергә тели, авыл хуҗалыгыгызга файдалы бер үсемлек кертә м, ул үсемлек җирнең уңдырышын ике тапкыр арттыра, кыйммәтле мал азыгы бирә, терлекчелекне күтәрә һ. б., һ. 6. дип тезеп китә. Могҗизалар күрсәтә торган бу үсемлек, америкалы Шефферның әйтүенә караганда, «клевер» дип атала. Әгәр Игенчелек министрлыгы риза була икән, акчаның телеграф буенча җибәрелүен үтенәм, ди мәрхәмәт күрсәтүче Шеффер. Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы академиясенең действительный члены П. И. Лисицын бу очракны түбәндәгечә аңлата: 
    85 
     
     
    — Бу тэкълшм мыскыл итү теләге белән яки бер мәзәк булсын өчен ясалгандыр дип уйламыйм. Ул вакытта ук инде Америка өчен иң яхшы клевер орлыклары дип Россиядән китерелгән сортлар саналганын Шеффер белмәгән булса кирәк, — ди. Көнбатыш Европада һәм А1\Ш та үлән чәчүнең үсешенә рус клеверларының ничек йогынты ясавы турында Россиядән чит илләргә күпме орлык чыгарылуы буенча хөкем йөртергә мөмкин. 1889 елдан алып 1914 елгача Россиядән 9440720 пот клевер орлыгы, ягъни ун миллион гектардан артыкка җитәрлек чәчү материалы чыгарылган. Мал азыгы үләннәренең Америкада иң күп таралган икенче төрлесе, люцерна, шулай ук бөтенләе белән Россиядән чыгарылган орлыкларга нигезләнгән. Анда люцернаның иң күп таралган сорты «коссак» дип атала, бу — «козак» дигән исемнең бозып әйтелгәне. Аның тарихы болан: 1906 елда Көньяк Дакотадан Россиягә америкалы селекционер профессор Ы. Ганзен килә. Сүзне Ганзениың үзенә бирик: «Хәзерге вакытта АКШ ның көнбатышында меңнәрчә акрларга «козак» люцернасы чәчелә. Ә бу эш бөтенесе ярты бал кашыгы күләмендәге орлыктан башланып китте. Воронеж губернасының коры далаларына экспедиция белән барган чагында Петровская (хәзерге Тимирязевская) академиянең профессоры академик В. Р. Вильямс ул орлыкларны үзе тапкан ике бөртек үсемлектән җыеп алып кайткан иде» *. Безнең бөек галимебез шул елларда инде игенчелекнең үлән чәчү- ле басу системасы турындагы тәгълиматының нигезләрен сала һәм, шушы сокландыргыч тәгълиматны барлыкка китергәндә, профессор Ганзен аркылы Америка фермерларына да бүләк җибәрә. 
    ♦ Проф. Н. Ганзен. Селекция плодовых культур в СССР н США. Сельхозгиз, 1937. 1934 елда Ганзен тагын бер тапкыр, бу юлы инде Советлар Союзына килә. Вильямска ул, аның бүләгенә рәхмәт йөзеннән, ике кадак люцерна орлыгы алып килә. Үткен күзле һәм намуслы галимх совет властеның җиңүе нәтиҗәсендә безнең илебездә барлыкка килгән үзгәрешләрне күреп, таң кала. Үзенең китабында ул 
    болай дип яза: «Советлар Союзының хөкүмәте иҗат хыялына ия булган кешеләргә, мәсәлән, Мичуринга булышлык күрсәтеп, тирән акыллы политиканы тормышка үткәрә. Бу — макталырга тиешле халыкчыл, яхшы политика.. Шулай ук бу Советлар Союзының да, бүтән илләрнең дә киләчәктәге байлыгына йөз миллионнарча сумнарны өсти. Әгәр дә Мичуринның, хезмәтләре патша хөкүмәте вакытында ук танылган булса иде, ул тагын да күбрәк нәрсә эшләгән булыр иде. Ләкин ул совет власте вакытында гына танылды. Бөтен дөнья-күләмендәге бөек юлбашчы Ленин СССР да бакчачылык эшен күтәрергә теләде һәм Мичуринның эшен тикшерү өчен М. И. Калинин җитәкчелегендә комиссия җибәрде. Шул комиссия яхшы отзыв бирү нәтиҗәсендә, Мичуринның эше бакчачылык тарихында күренмәгән бер колач алды. Советлар Союзының бөек бурычы — Мичурин эшен дәвам иттерү. Бу эш гасырларны кичерәчәк һәм тагын да киңрәк күләмдә чәчәк атачак. Мичурин принципларын кабул итәргә кирәк». Мичурин белән һәм Бербанк белән таныш булу бәхетенә ирешкән америкалы галим әнә шулай ди. Америка өчен үзе дә куп төрле яңа сорт җимешләр үрчеткән бу галим Мичуриискидагы утырышта түбәндәгене белдерде: «Дөньядагы бер генә селекционер да Иван Владимирович үрчеткән хәтле сортлар белән мактана алмый, диде». — Беләсезме, — ди Хорошай- лов, — бездә хәзер үлән басулы системаны киң җәелдерү нәрсәгә килеп терәлә? Мал азыгы үләннәренең орлыклары җитешмәүгә. Ал арны барлык юллар белән үрчетергә кирәк. Моның өчен мөмкин 
    86 
     
     
    кадәр тизрәк һәм мөмкин кадәр киңрәк күләмдә умартачылык эшләрен җәелдерергә кирәк. Бал корты! Бал корты кирәк безгә. Балы эчен генә түгел, ә умарта кортлары безгә орлыкларны арттыруда зур ярдәм итәчәк. ВКП(б) Ү1\ныц авыл хуҗалыгында үлән чәчүле vacy системасына күчү турындагы карарын тизрәк һәм яхшырак башкарырга мөмкин булачак, һәрбер колхозның үз умарталыгы булырга тиеш, һәм бу шулай булачак та. Ә Дарлингтонга килсәк инде, ул оятсыз рәвештә ялганлый. Хәер, җимешләр турында сезгә Рудольф Янович Кардон яхшырак сөйләп бирер. Рудольф Янович үзенә хас булган җайлылык белән сөйли, артык сүз әрәм итми. Ул минем алдыма «Ныо-Порк алмалары», дигән том- зы ачып сала. — Америкалылар иң ярата торган алмалар, — ди ул, — бездән барган сортлар. Үзем алмалар белгече булганга күрә мин моны бик ачык әйтә алам. Алдыбыздагы атластан укыйбыз: «Америкага иң элек китерелгән дүрт төрле сорт алманың берсе — боровинка, калган өчесе — «алек- сандр» (апорт), «титовка» һәм «Астраханьның кызыл алмасы». Америка белгечләре үзләре шулай диләр, АКШ та алма агачлары үстерүнең рус сортларына нигезләнүен раслыйлар. 1898 елда ук инде Канада фермерларының каты кыштан соң (М. Карльтон, ярдәм сорап рус духо- борларына мөрәҗәгать иткән кыштан соң) җыелган съезды шуны әйтеп үтә: «Канадада элекке чия сортларының барысы да, Америка сортлары да, Европа сортлары да •эшеп һәлак булдылар, тик Козлов шәһәрендәге (Россия) Мичурин үрчеткән сортлар гына өшемәделәр». «Импорт үсемлекләр бюллетене»- яең 1912 елгы февраль санында «Үсемлекләр дөньясыннан яңа иммигрантлар» дигән мәкаләдә Америка профессоры Франк Н. Мейер- яың Мичуринга баруы һәм Америкада үрчетү өчен Мичуриннан нәрсәләр алып җибәрүе турында языла. Анда төрле сорт персик та, абрикос та, чия дә, слива да, карлыган да, айва да күрсәтелә. Төрле сортларга һәм Мичуринның бөтен хезмәтенә югары бәя биреп, Ф. Н Мейер сүз арасында шуны да әйтә: «Ләкин ул бер теләк белдерде: үстерү өчен җибәрелгән шушы материалны 
    төрле урыннарга таратканда, аның кайдан алынганлыгы күрсәтелсен, чөнки аның практикасында инде шундый хәлләр дә булган: Мичурин үрчеткән үсемлекләргә төрле фирмалар, бүтән исем биреп, аларны үз продукцияләре итеп сатканнар. И. В. Мичуринның бу теләген онытмассыз дип өмет итәм». Ләкин америкалылар чамадан тыш онытучан булып чыктылар. Безнең совет строена, совет фәненә нәфрәт белән караганга күрә, империализмның дипломлы лакейлары һичбер төрле яла ягу алдында да тукталып калмыйлар. 
    8. ВИРның ХЕЗМӘТЛӘРЕ, ЧЕРЕШНЯ ЧУКЛАРЫ, АК ДИҢГЕЗ ЯРЫ ҺӘМ МИЧУРИН ХЫЯЛЫ ТУРЫНДА 
    Менә минем кулымда Сельхоз- гиз тарафыннан чыгарылган калын бер китап. Безнең кырчылык тарафыннан кабул ителгән барлык сортларны күрсәтеп биргән бик зур бер хезмәтнең беренче томы. Бу— безнең колхозларыбызда чәчелә торган сортларның энциклопедиясе. Коллектив тарафыннан башкарылган зур бер хезмәт ул. Беренче томда бөртекле ашлыклар турында: бодай, арпа, солы,, арыш турында сүз бара. Китапта ашлыкларның систематикасы да, төсләре дә, сыйфатлары да, аларның чыгышлары да һәм нинди районнарда үсүләре дә күрсәтелгән, игенчелек эшенең бөтен тәҗрибәсе тупланган. Йөз еллар буена җыелып килгән халык тәҗрибәсе алдынгы фән казанышлары белән бергә кушыла. Теория өчен дә, практика өчен дә бу китапның әһәмияте бәя биреп бетерерлек түгел. 
    87 
     
     
    Бу томны *** мина аны төзүчеләрнең берсе— М. М. Якубцинер бирде. Бу хезмәтне институт Ватан сугышыннан соң хәзерләде. Әйе, Үсемлекләр институтының горурланырга хакы бар. Халык хуҗалыгына ул хәзергә кадәр бөртекле ашлык, яшелчә һәм бакча үсемлекләренең өч йөзгә якын яңа сортын бирде. Сугыштан соң да халык хужалыгыбыз берничә дистә яңа сорт алды инде. — Гомумән шунсын әйтергә кирәк, — ди Якубцинер, — безнең Советлар Союзы кырларында үсә торган бодай сортларының иң зур күпчелеге совет власте чорында үрче- телгән сортлар. Моны бик аз кеше белә, ләкин аны һәркем дә белергә тиеш. Хәер, шушы китапны укыгач, сез моңа үзегез дә ышанырсыз. Алты йөз кырык битле бу .китапны укып чыга алырмынмы, юкмы,— ансын әйтә алмыйм, һәрхәлдә, авыл хуҗалыгыбызның нигезе булган сортларның совет галимнәре тарафыннан барлыкка китерелүен белү тантаналы горурлык тудыра. Яна сортларның авторлары кем икәнлеге дә билгеле: бу китап битләренә күз төшерү белән үк шуны күрәбез. Герни Фабрның зарлануы искә төшә. «Тарих, — ди ул, — безгә үлем китерә торган сугышларга дан җыры җырлый, ә безгә тормыш бирә торган, сөрелгән кырлар турында сөйләргә теләми; ул корольләрнең һәм аларның нәселнәсәпләренең исемнәрен белә, ләкин бодайның чыгышы турында бернәрсә дә белми», ди. Буржуаз тарих шундый. Ә безнең тарих, сугыш кырларында җиңүне тәэмин итүчеләрнең исемнәрен белгән шикелле, яңа сорт үсемлек үрчетүчеләрнең исемнәрен дә белә. Москвада Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы академиясенең сессиясендә очрашырга сүз куешып, Якубцинер белән саубуллашабыз. Кечерәк кенә бүлмәдә урнашкан бакчачылык бүлегенә керәм. Рудольф Янович Кардон миңа, кичә вәгъдә итүенчә, Америка алмалары турында Бичнең ике томлы әсәрен хәзерләп куйган. Нью-Йоркта чыккан шул китапларны өстәл өстенә салып, үземә кирәкле урыннарын актара башлыйм. Мин Ныо-йорк штаты алмаларының атласын карап утырганда, Рудольф                      *** «Руководство по апробации сельскохозяйственных ч культур», т. 1. «Зерновые <ультуры», Сельхозгиз, М. 1947. 640 стр. Янович, хәйләкәр елмаеп, миңа кечерәк кенә бер алма суза. — Авыз итеп карагыз, — ди ул,— югыйсә бит алманы рәсемдә генә күрү күңелле түгел. Алма тәмле. Әчкелтем. — Бу нинди сорт? — «Яңа ел» сорты. — Андый сорт турында бер дә ишеткәнем юк иде. — Гаҗәп түгел. Ул әле быел гына киң күләмдә производствога бирелде. Ленинград өлкәсе өчен махсус үрчетелде. Хәзер безнең үзебезнең Ленинград алмалары .булачак. Быел безнең институт Ленинград өлкәсе өчен алты сорт алма бирде. — Ә «яңа ел» сортының авторы кем? Рудольф Яновичның яңаклары кызара. Ул миңа яңа сортның өстәл өстендә яткан паспортын суза. Кү- рәм, «яңа ел» сортының авторы ул үзе икән. Ул Павловскины, институтның җимеш агачлары питомнигын ташлап китмәс өчей дә камалган Ленинградта калган икән. Күрше бүлмәдән Филипп Кузьмич Тетерев килеп керә. Башын селкеп, ул кырчыларның өстәл өстендә яткан томга күрсәтә. — Менә без җимешчеләр дә Советлар Союзындагы җимеш агачларының атласын чыгара алыр идек. Материаллар тупланган. Моны кыска вакыт эчендә эшләргә мөмкин. Бездә күпме байлык барлыгын һәркем күрер иде. Шундый атлас чыгару — минем хыялым ул! һәм без моны әлбәттә эшләячәкбез! Аннан авыррак эшләрне дә башкардык бит. Тетерев, Мичурин методларын кулланып, алтмыш градуслы салкынга түзә торган Уссури шомыртын черешня белән кушты. Һәм шомырт шикелле чукчук булып үсә торган черешня барлыкка килде, 

     
     
    үзенең тәме гадәттәге черешняныкы. Ләкин мәсьәләнең иң әһәмиятле ягы шунда: шомырт үскән һәрбер җирдә чуклы черешня да үсә ала. Карелиядә шау чәчәктә утырган . шомырт агачларын күргәнем бар минем. Димәк, Карелиянең үз черешнясы да булачак! Ничектер моңа ышануы кыен. Черешня көньяк җимеше бит ул. Ябык гәүдәле бу кешегә мин гаҗәпләнеп карап торам. Ул — Мичурин шәкерте, рядовой сугышчы, коммунист, Тихвин эпопеясында катнашкан кеше. Юк, бу кешедә аны тылсымлы дип әйтерлек бернәрсә дә күренми. Ул бер тартманы ача. — Рәхим итегез. Мин тартмадан бер миндаль алам. — Ашап карагыз! Кабыгын арчып, төшен ашыйм. — Тагын алыгыз. Гадәттәге миндаль тәме. Артык берни дә юк шикелле. Шулай дип Тетеревка ачык әйтәм. Рудольф Янович серле генә елмая. Тетерев элеккечә җитди: — Әйе, мин Иван Владимировичның хыялын тормышка ашырырга тырыштым. Үләренә аз гына вакыт калганда, ул миңа болай диде: «Миндаль дөрес үсми, Филя, аның төше өстендәге каты яшел кабыгының һич тә кирәге юк. Каты кабык урынына чия үссә нинди шәп булыр иде! Мин инде моны эшләргә өлгерә алмыйм. Хыял гына ул. Шул эшкә син керешсә идең, Филя!» Менә шулай башланды бу эш. Каяндыр ерактан автомобиль гудоклары ишетелә. Стена буйлап борынгы шкафлар тезелгән, өстәл өстендә төрле язулар таралып ята. һәммә нәрсә дә гадәттәгечә, әйтерсең лә. сүз могҗиза диярлек эшләр турында бармый. һәм мин болай дип уйладым: Тихвин янындагы окопларда, сүз әйтергә авыз ачсаң, ирен өши торган салкыннарда, атака вакытында, арганлыктан кар өстенә егылып, каты йокыга талганда, Тетеревныа исән калуы, бәлки, әнә шул хыялны үзенең йөрәк түрендә саклавы аркасында булгандыр. — Без тиздән моны производствога бирә алачакбыз, — ди ул, миңа бер уч тылсымлы миндаль сузып. — Димәк, мин ашаган миндаль чиянең төше иде? — Билгеле, — дип елмая ул.— Ышанмыйсызмы әллә? Сезнең, миндаль 
    тәменнән бүтән берни дә юк, дигән сүзләрегез мактауның иң зурысы, чөнки сез беләсез, Ленинград өлкәсендә, аерымаерым алганда, миндаль дә, чия дә үсми, ә без Ленинград өлкәсенең климатына яраклаштырылган—миндаль-чия дип әйтимме үзен, яки башкача атыйсызмы — яңа бер җимеш барлыкка китерү өстендә эшлибез. — Бу җимешне мин: «Мичурин хыялы» дип атар идем. Сезнең эшегез дә, алдынгы колхозчыларыбыз- ның эшләре дә, колхоз кырларында тармаклы бодай үстерү алдында торуыбыз да, — болар барысы да кешелек дөньясының тормышка- ашкан хыялы бит. Сокландыргыч әкият бу. Юк, бу чынлык. Совет чынлыгы. Ә тегендә, океан артындагы илдә, Марк Карльтоннар хәерчелектә үләләр; анда безнең галимнәребезнея Ватанга, халыкка һәм фәнгә мәхәббәт аркасында эшләгән батырлыкларына яла ягалар; анда бодай, мамык, кукуруза һәм тәмәке чәчү мәйданын киметкән өчен фермерларга дәүләт хисабыннан пре-’ мия бирәләр, — анда кешелеккә ят булган, кешелеккә дошман булган әкият патшалыгы, ул әкияттә һәртөрле усаллыкларга оста булган явыз көчләр хөкем сөрә, ләкин, бәхеткә каршы, алар үлемсез түгел, бәлки үлемгә хөкем ителгәннәр. һәм совет кешеләренең фән өлкәсендәге, колхоз кырларындагы, заводлардагы һәрбер яңа иҗат уңышы аларның, явыз көчләр дөньясының соңгы көнен якынайта. М. Максуд тәрҗемәсе