Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ӘХМӘТ ЮНУС ★ ГҮЗӘЛ СӘХИФӘ 
Кояш инде алтын кибәннәрнең Арасына төшеп югалды. Халык ялга, яшел имәннәрнең Төпләренә, станга юл алды. Бригадалар солы уңган кырны Иңләп урып чыккан чагында Очраштылар бергә. Шуңа ахры Бигрәк шау-шу бүген табында. Өстәвенә берсе: «Шулар, шулар! — Безнекеләр инде», диюгә, Кайтып барган кызыл олаучылар Борылдылар никтер бирегә. Шул вакытны менә кара-туры Ат җигелгән алгы арбадан Сикреп төшә олау бригадиры Яшь коммунист Яхин Рамазан. Ычкындыра ул җиз төймәсеннән Каплавычын күкрәк кесәнең. Ипләп кенә ала кесәсеннән Кечкенә бер кәгазь кисәген. Картыяше, хатыны һәм ире Кузгалалар дәррәү куеп ашны. — Чыгарды ул, әйтерсең лә кире Яңа гына баеган кояшны. Әйтерсең лә, егет шулай алда Тота илнең данлы әләмен. Саннар белән тезгән гүя анда Юлбашчының рәхмәт сәламен. Шатлык тоеп, колхоз гаиләсе Дулкынлана шулай тирәнтен. Я, Рамазан иптәш, я, сөйләче Мул уңышның тәүге шөһрәтен. Олаучының горур хисле сүзе Яңгырап чыга йөрәк үтәли: — Ил каршында иң беренче изге Бурычыбыз, дуслар, үтәлде! Менә үзе, менә ташка уйган Кебек язган; мәгез, укыгыз. Элеватор биргән, печать куйган, Квитанция, дуслар, бу кәгазь! Аңа өстәп тагын бер-ике сүз Әйтеп куйды яп-яшь Гарифә. — Бу, — диде кыз, — безнең җиңүебез, Партияне, илне сөюебез Турындагы гүзәл сәхифә!  
59 
 
МАКСУД СӨНДЕКЛЕ 
ГЕОЛОГ l Аркасында юл капчыгы, Кулында чемоданы, Сөйгән кызы да елына Бер генә күрә аны. Аны чиксез Урал көтә, Аккошлар яши анда, Болан йөри сак каранып, Бөркет утыра тауда. Нечкә билле бал кортлары Үтәләр тугай юлын, Анда аю, салмак басып, «Тәпи» өйрәтә улын... Аз укылган бөек дастан Бу җирнең катламнары. Урал кичергән дәверләр Шунда язылган бары. 
2 Нефть эзли яшь геолог, Яши ак палаткада. Ул белә: тиздән бу җирдә Туачак гигант кала. Төн килә, тына машина, Урманнар, таулар тына. Чылтырый тик тау чишмәсе, Уйный йолдызлар гына. Яшь геолог көн дә шулай Кайта ул арып-талып, Ахак таулар арасыннан Яңа сукмаклар салып. Сер саклый күлләр, камышлар, Сер саклый Урал җире, Аю табаны астында Ни булмас дисең бире? 
3 Армый эзли яшь геолог Билгесез нефть серен, Тыңлый чишмәләр тавышын. Өйрәнә ташлар телен...

 
Гаҗәп түгел, бу тауларның Серен өйрәнгән чакта, Тагын да көчле, тирәнрәк Девон фонтаны атса. 
Урал — китап, бик аз, әгәр Белсәң бер читен генә. Димәк, ачкансың син аның Беренче битен генә. 
Өйрән, бу серле китапны, һәр битен ятла аның, Син бүген хаклы хуҗасы Мәңгелек хәзинәнең! 
ЗӘКИ НУРИ 
СӨЮ ялкыны Җырлап барам, Ерак арам, Ләкин син якын. Көн-төн дөрли Тынгы белми Йөрәктә ялкын. Хикмәтле ул, Бик дәртле ул Миндәге ялкын, Яраттың яр, — Канатың бар, Әйдә, ди, талпын. Ардырмыйча, Талдырмыйча, Җитәкли алга. Ямь дә, көч тә Бирә эштә, Җырлата ялда. Мин мәңге шат. йөрәктә саф Ялкының яши. Илем өчен, Синең өчен Талпыну яши. Чорыма хас, Җырыма хас йөрәк бүген ул. Шул ялкынсыз Ул салкың боз, Кирәк түгел ул...