Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

М ИСАКОВСКИЙ 
ИПТӘШ СТАЛИНГА Бер сүз килде, үзе килде минем телгә, — Аны әйтми булдыралмыйм, җитми түзем... Итегезче рөхсәт, әйтим аны Сезгә, Бик гади ул, әйтим шушы күңлем сүзен. 
Вакыт җитте. Килде зарыгып көткән ул көн һәм тынычлык кире кайтты илебезгә. Рәхмәт бөек фидакарьлегегез өчен, Авыр хезмәтегез өчен рәхмәт Сезгә. 
Булыштыгыз авыр сынау елларында Дошман яуларына каршы, көрәшергә. Шул кадәре ышандык без Сезгә, бәлки Ышанмаганбыздыр алай үзебезгә. 
Без таяндык Сезгә, җирдә Сез барында Котылалмас дидек бездән дошман каһәр. Бирегезче рөхсәт, кысыйм кулыгызны, Каршыгызда башым иим җиргә кадәр — 
Туган илгә тугры булганыгыз өчен, Тирән акыл һәм саф вөҗданыгыз өчен, \ Күплегездә булган сафлык, хаклык өчен, Башым иям шундый булганыгыз өчен. 
Рәхмәт Сезгә, бөек афәт килгән чакта Уйлавыгыз өчен ил һәм безнең хакта, һәр урында бергә булганыгыз өчен, Рәхмәт Сезгә җирдә торганыгыз өчен. 
1945 . 
Г. Шамуков тәрҗемәсе.

 
ЗЫЯ МАНСУР ★ ЮЛБАШЧЫ 
Сталин! дисәң, эшкә илһам туа, Җиңеләя авыр юллар да, Батырлыклар арта, көн нурлана, Яктыралар хис һәм уйлар да. 
Күз алдына килә бөек Ленин, Сталин! дип әйткән чагында. Илебезнең якты килер көне Ачыграк күренә тагын да. 
Сталин белән яңа җиңүләргә Ирешәбез эштә һәм яуда. Зур ышаныч булса — күңелләрдә, Какшамас көч — безнең кулларда! Сталин алып бара коммунизм Көннәренә безне, юл ярып, йөзебездә уйный ленинизм Байрагының сүнмәс нурлары! 
РӘШИТ ГӘРӘЕВ ★ ЙОЛДЫЗ НУРЛАРЫ 
Кремльнең алтын йолдызлары Тирә-якка сибеп нурларын Яктырталар даһи акылы белән Халкыбызның барыр юлларын. 
Көрәшләргә өнди хезмәт халкын Якут йолдызларның балкуы, һәм күренә алар балкуында Илебездә бәхет артуы.