Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ТЕЛЕ БЕЛӘН


 Соңгы елларда Татгосиздат балалар әдәбиятыннан күп кенә китаплар чыгарды. Татар совет язучыла- рының да күпчелеге, бу мактаулы өлкәгә якын килеп, совет балалары өчен матур-матур гына әсәрләр бирә башладылар. Бу, билгеле, шатлыклы күренеш. Күптән түгел генә Бари Рәхмәт иптәшнең балалар өчен язылган Укыйсым килә» §§§ исемле китабы басылып чыкты. Бари Рәхмәт — Октябрь революциясенең башларында ук яза башлаган шагыйрь. Ул күп төрле темаларга байтак кына шигырьләр иҗат итте. Ләкин аларның берсендә дә шагыйрьнең үз тавышы сизелмәде, дияргә мөмкин. Шуңа күрә булса кирәк, ул берникадәр вакыт язудан да туктап торды. Ниһаять, күп эзләнүләр, тормыш һәм иҗат тәҗрибәләре аны соңгы елларда . балалар әдәбиятына китерде. Бу өлкәдәге хезмәтенең җимешләре буларак, аның «Укыйсым килә» исемле кечкенә генә китабы матбугатка чыкты. Б. Рәхмәтнең балалар өчен язылган шигырьләре телнең җиңеллеге һәм юморлы булуы белән характерлы . Ш а гы й р ьдә җы й и а кл ы к, тормыштагы кечкенә генә, беренче карауда бик үк әһәмияте булмаган хәлләрне дә кызыклы һәм мәгънәле итеп күрсәтә белү бар. Бу җыентыкка аның 14- шигыре тупланган. Аларның уңышлылары: «Беренче Май бәйрәме», «Укыйсым килә», «Шуны да белмәскә», «Тота алмый», «Шаян песи», «Чебиләр», «Әтәчем! Әтәчем!» Һәм «Башваткычлар-та- бышмаклар». Җыентык «Беренче Май бәйрәме» шигыре белән башлана. Гади генә төзелгән юлларда, балалар күңеленә бик якын килә торган, ятышлы сөйләм һәм авазларның ягымлы яңгырашы бар: Бөек бәйрәм булганга, Бик күңелле урамда. Укалы чуклар таккан Байрак тотып, як-яктан Колонналар узалар, Шау-гөр килеп үзара. Алар алдыннан бара Даһи Сталин баба. Б. Рәхмәт гади генә көндәлек мәсьәләләрне дә мавыктыргыч итеп төзә белә һәм кызыклы итеп чишә. Менә алтынчы яшькә чыккан Әхмәтнең укырга керәсе килә. Ул әнисен, «Мине кайчан укырга бирәсез инде?» — дип йөдәтә.                      §§§ Бари Рәхмәт, «Укыйсым килә», җаваплы редакторы С. Хәким, художник М. Рә- химов рәсемнәре. Татгосиздат, 1949 ел. '38 бит, бәясе 1 сум 50 тиен. Әнисе аңа: «Җиде яшь тулгач' та мәктәпкә барырсың»,— дип аңлаткан булса да, Әхмәт моңа төшенми, ул җиде яшьнең кайчан килеп җитәсен белми. Шуннан аңа әнисе: «Энең Илдар тәпи йөри башлагач, сиңа җиде тулачак»,—ди. Шуннан соң инде Әхмәт, моны балаларга хас беркатлылык / белән төшенеп, энесен ашыктыра башлый: Илдар! Илдар! Тор инде, Тизрәк тәпи йөр инде! — ди. Автор балалар психологиясен яхшы өйрәнгән, шуңа күрә дә аныи бу шигыре кызыклы һәм балаларда укуга ашкыну тойгысы тудыра торган булып чыккан. «Шуны да белмәскә» шигыре дә балалардагы гадәтләрне өйрәнү нигезендә язылган. Мичче, кирпечләр өеп, мич чыгара, бала шул эшне кызыксынып карап тора: Өйде дә өйде. Балчык сылады. Миннән сорады: — Нәрсә бу? — диде. — Шуны белмәскә! Беләм ич, — дидем, — Чыгарасың бит Безгә мич,—дидем. Балаларда хезмәткә кызыксыну тудыру, хезмәт кешеләренең балаларга игътибарын күрсәтү бик әһәмиятле. «Тота алмый» шигырендә бирелгән бала образы хәрәкәттә күрсәтелгән. Шуңа күрә бәбинең матурлыгы, тазалыгы, шат булуы бик җанлы килеп чыккан. Бу күренеш
126 
 
 
укучыларга безнең илдәге балаларның никадәр бәхетле, балалар турындагы кайгыртучанлыкның нинди зур булуын аңлата. Ләкин ни өчендер художник М. Рәхимов бу күренешне аңлап җиткермәгән. ’ Хәтта текстта баланың чалкан ятуы ачык әйтелгән булса да, ул аны йөзтүбән яткырып күрсәткән. Рәсем шигырьдәге фикерне тулыландыруга ярдәм итәргә тиеш иде, ләкин бу эш киресенчә килеп чыккан. Мондый игътибарсызлык «Әтисенә хат» шигыренә бирелгән рәсемдә дә бар. Художник кечкенә генә почта открыткасы ясап куйган да шуның белән канәгатьләнгән. Ә ул открыткада авторның шигыре булуга аз гына да әһәмият бирмәгән. Шуның аркасында, ул шигырь укучының күзенә чагылмый кала. Бу шигырне укучыга күренерлек итеп ясарга, ничектер алгы планга чыгарып күрсәтү кирәк иде. ЛУәсьәлә, открыткада түгел, шигырьнең мәгънәсендә бит! «Шаян песи» дә матур шигырь. Бигрәк тә, соңгы юллары бик кызыклы: Су бирә дә, битен сөртергә дип, Чыгып китә сөлге кертергә. Сөлге тотып керсә, исе китә: Песи суны эчен бетергән. Ләкин бу шигырьдә художество ягыннан килеп җитмәгән урыннар да юк түгел: Шырыйк-шырыйк көлә эче катып, Чыдый алмый Гөлсем апасы». Бу — Гөлсемнең апасы бар икән дә шул көлә булып аңлашыла. Шуның өстенә, Гөлсемне песигә апа итеп бирү бик ятышсыз һәм уңышсыз. Шулай ук түбәндәге юллар да уңышлы эшләнмәгән: Карага буялды тәпиләре, Муйнындагы тасма баулары. Тасманың «баулары» булмый. Рифмага китерү өчен генә «баулары» сүзен кертү артык. «Чебиләр»дә чисталыкны мактау яхшы. Ләкин чебиләрне кулга тотарга ярамауны, тавыкның талавы мөмкинлеге белән генә аңлату кирәкмәс иде. Тоту, уйнау һәм азаплау нәтиҗәсендә, аларның авыруга сабышулары, үсмәүләре яисә зәгыйфьләнүләре мөмкин. Менә шулай аңлатырга кирәк иде аны. «Әтәчем! Әтәчем!» дә караклар турында сөйләү, «Мин сиңа кычкырмыйм!» дип әйтүләр урынлы түгел. «Башваткычлар һәм табышмаклар» 
бүлеге, авторның иң яхшы шигырьләре булып тора. Биредә баланың тапкырлыгын үстерү максат итеп алынган. Аеруча, «Ничек тидергән?» табышмагы бик мавыктыргыч. Рәсемгә карамыйча гына җавап бирә алган баланы бу бик куандырачак. Бу табышмакның рәсеме дә хикмәтлерәк итеп ясалган булса, күңеллерәк килеп чыккан булыр иде. «Белдем! Белдем!», «Мылтык түгел», «Алма», «Таң ату» табышмаклары тапкырлык һәм осталык белән язылганнар. Балалар аларны бик тиз отып алачаклар. Шигырь белән җнңелчә хисап мәсьәләләр бирү дә, кече яшьтәге балаларның акылын эшләтүгә ярдәм итәчәк. «Кәҗә» турындагы табышмак үткен түгел. Кирәк минем Үземә, — ди — Улыма,—ди — Кызыма, — ди. Тартып алсац Берни дими, дигән юллар мәгънәсез коры сүзләрдән гыйбарәт. Алар бернәрсә дә аңлатмыйлар. Укып чыгуга ук- «Нәрсәне бирми? Нәрсәне тартып алсаң? Кәҗәнең үзенә, улына, кызына нәрсә кирәк соң?» — дигән сораулар туа. «Кем ул?» шигыре уңышсыз. Чөнки шундый бер культуралы өйдә тычканнар көтүенең чабышып йөрүенә һич тә ышанып булмый. Аннары радио кебек культура чыганагының ролен ниндидер тычканнарны куркытуга бәйләү зур хата. Шулай ук «Әтәч түгел» табышмагында завод трубасын тәмәке тартучыга ошату урынсыз. Бигрәк тә, тәмәкенең зарары турында бер фикер дә әйтелмәгән икән, аны искә алуның кирәге юк. «Сикерде», «Чүлмәк башлы кә- ж.ә» шигырьләрен җыентыкка бө

 
 
геиләй кертмәгәндә дә яхшырак булыр иде. Чөнки төш күрү, егылып төшүләргә корылган фикерләр аша парашют спортына мәхәббәт уяту мөмкин түгел. Шигырьләрнең, исемнәреннән күренгәнчә, авторда тематик төрлелек зур түгел, вакыйгалар, хәлләр, баланың анага булган мәхәббәте, олыларга хөрмәт, җанварлар арасындагы маҗаралар тирәсендә генә йөри. Илебездәге алдынгы производство, бөек планнарыбызның үтәлеше, социалистик ярыш хәрәкәте, новаторлык һәм башка әһәмиятле мәсьәләләр бөтенләй диярлек ча- гылдырылмаган. Хәтта, колхозла- рыбыздагы уңышлар да күрсәтелми. Бу — бик зур кимчелек. Матур телгә, кызыклы формаларга оста булган шагыйрьнең җитдирәк мәсьәләләр күтәреп' килүен күрәсе килә. Китапта шундый кимчелекләр булса да, аңа кергән шигырьләрнең күп өлеше канәгатьләнү тудыра. Бари Рәхмәт шигырьләрендә оригинал алым, фикер 
җыйнаклыгы, балалар телен белү бар. Болар — балалар язучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар. Шуңа күрә, Бари Рәхмәт иптәшнең балалар әдәбиятына килүен котлап каршы алырга кирәк. Балалар өчен чыгарыла торган китапларның техник пөхтәлегенә, рәсемнәренең. эшләнешенә һәм ачык басылуына бик нык әһәмият бирергә кирәклек турында һәрбер мәкаләдә әйтеп китү гадәткә кергән булса да, тагын бер кат әйтергә, Татгосиздатның бу эшкә һаман да игътибарсыз каравын кабатларга туры килә. Б. Рәхмәтнең китабы кече яшьтәге балалар өчен чыгарылган. Үзенең эчтәлегенә караганда, һичшиксез, матур рәсемнәр белән бизәлергә лаеклы китап. Аның форматы да зуррак, хәрефләре дә эрерәк, рәсемнәре дә төрле төстә булырга тиеш иде. Үкенечкә каршы, бу китап төссез, кечкенә һәм вак хәрефләр белән басылган. Балалар өчен чыгарыла торган китапларны техник яктан яхшы итеп чыгара башларга бик вакыт инде! ӘНӘС