Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ИЖАТЛАРЫ ТУРЫНДА КАЙБЕР ФИКЕРЛӘР

* ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда», «Ленинград» журналлары турындагы тарихи карары һәм иптәш Ждановның шул уңай белән ясалган гүзәл большевистик доклады безнең совет әдәбиятына яңа көч, яңа дәрт бирде. Моның шулай икәнен без соңгы ике ел эчендә туган күренекле әсәрләрнең исемлегенә күз салсак та, бик ачык күрәбез. Яшь язучылар арасыннан да бөтен совет халкы тарафыннан танылган зур күләмле яхшы әсәрләр бирүчеләр байтак булды. Алексей Недо- гоновның «Авыл советы өстендә флаг» поэмасы, Александр Гончарный. «Байрак йөртүчеләр» романы, Виктор Некрасовның «Сталинград окопларында» повесте, Василий Ажаевиың «Москвадан еракта» романы һәм башкалар совет әдәбиятының алтын хәзинәсенә керделәр. Бөек совет әдәбиятының аерылмас бер кисәге булган татар совет әдәбиятында да ВКП(б) Үзәк Комитетының әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләре турындагы тарихи карарларыннан соң зур җанлану, күтәрелеш сизелә. «Намус», «Язгы җилләр» кебек романнарның тууы һәм аларның халык тарафыннан яхшы кабул ителүе моны ачык күрсәтә. Безнең әдәбиятыбызга яңа көчләр килә. Аларпың саны елдан ел кубәя, арта бара. Бары тик 1948 нче елда гына да Татгосиздатта яшь язучыларның уйга якын аерым китаплары * Яшь язучыларның беренче республика конференциясендә сөйләнгән докладтан. басылып чыкты. Алар арасында без конкурсларда бүләкләр алган әсәрләрне — Ләбибә Ихсанованың «Көмеш елга» исемле хикәясен, Әнәс Кариның «Нәниләргә бүләк» исемле шигырьләр китабын, Газиз Нәбиул- линның «Безнең авыл малайлары» исемле шигырьләр китабын күрәбез. Яшь шагыйрь Мәхмүд Хөсәен үзенең «Сүнмәс яшьлек» исемле беренче җыентыгын чыгарды. Әдип Маликов, Әминә Бикчәнтәева, Мөнир Мазунов, Сафа Сабировның китаплары чыкты. Зәки Нуриның «Дан юлы» 'исемле озын поэмасы хәзерге көндә басылып ята. Әбрар Шамин, Фазыл Басыйров, Мөнир Фәси, Нури Фәттах, Рафаэль Төх- фәтуллин, Аяз Гыйлаҗев, Мөхәммәт Хәмит, Сафа Сабиров һәм Рәхилә Назирова иптәшләрнең хикәяләрен эченә алган Альманах басылып чыкты. «Совет әдәбиятының» 1948 нче елгы саннарында 28 яшь авторның утызлап шигырь, хикәя, очерклары басылды. Ибраһим Нуруллин яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләү кебек җитди теманы күтәргән «Яну» исемле повестен тәмамлады. Гомәр Сөләйманов Бөек Ватан сугышында совет кешеләренең батырлыкларын күрсәткән «Танкист язмалары» исемле зур әсәрен төгәлләп килә. Гурий Тавлнн шул ук Ватан сугышы темасына «Дунай дулкыннары» исемле повестен язды. Басылып чыккан проза әсәрләре арасында Ләбибә Ихсанованың «Көмеш елга» хикәясе сугыштан
ГАБДРАХМЛН ӘПСӘЛӘМОВ 
110 
 
 
соңгы социалистик төзелеш пафосы брлән сугарылган. Ихсанованың геройлары матур итеп хыяллана беләләр һәм хыялны шулай матур килеш тормышка ашырырга да хәзерләр. Менә ерак Уралда, куе тайга буйлап, бер төркем еозет- кешеләре баралар. Алар Көмеш елга буйларын тикшерергә тиешләр. Нх- санова үзенең материалын һәм геройларын бик яхшы белә. Шуңа күрә аның әсәрен укыганда үзеңне чыннан да Урал тайгасында итен сизәсең һәм үзеңне дә шул экспедициянең бер кешесе дпп тоясың. Ләкин әсәрнең телендәге, композицион төзелешендәге һәм бигрәк тә геройларны тасвирлаудагы җитди кимчелекләр әсәрнең кыйммәтен шактый түбәнәйтәләр. Унлап яшь прозаигыбызның хикәяләрен эченә алган «Безнең хикәяләр» исемле альманахны без шулай ук нигездә уңышлы башлангыч дип саныйбыз. Талант көчләре, әдәби осталыклары һәм тормыш тәҗрибәләре төрле-төрле булган яшь авторның әсәрләрендә уртак бер нәрсә бар — алар барысы да совет кешесенә дан җырлыйлар, аның патриотлыгын, югары моральгә ия булганлыгын күрсәтергә тырышалар. Альманах Әбрар Шамннның «Олы юл күпере» исемле хикәясе белән ачылып китә.' Бу хикәясе белән Әбрар Шамин безнең әдәбиятыбызда бөтенләй диярлек чагылмаган теманы — халык төзелеше темасын күтәрә. Ләкин хикәя җитди кимчелекләрдән азат түгел. Автор үзе алган теманы бөтен тирәнлеге белән чагылдыра алмый. Шуна күрә аның язганы ясалма чыга, укучыны ышандырмый башлый. Аңа тел һәм образлар өстендә бик нык эшләргә кирәк әле. Фазыл Басыйровяыц берникадәр ясалмарак сюжетлы «Ике очрашу» исемле хикәясе дә укучыны үзенә тартырлык темага язылган. Ул совет кешеләре өчен: дәүләт интересы— барлык башка интереслардан югары тора, — дигән тезисны куя. Слесарьлар бригадиры Харис Талипов, үзенең сөйгән кызы тәҗрибә җитешмәү аркасында эштә брак ясый башлагач, аның ялгышын төзәтәсе урында, аңа булгаи мәхәббәте хакына моны сөйгән кызының үзеннәп дә, 
башкаларда«н да яшереп кило.^ Ләкин безне канчыкта яшереп булмый. Мәсьәлә ачыла. Харисның сөйгән кызы Лпдпя аның оу эшенә чың күңеленнән нәфротлдаеп, аңа әрнүле хат яза. «Мин хәзер, ди ул, сезнең аркада кеше күзенә дә күренә алмыйм... Брак ясаучы дип уйлыйлар алар минем турыда... Мәхәббәт!—. дпп дәвам итә ул хатын, — Дәүләт интересын икенче планга куйган кешенең мәхәббәтенә дә ышанмыйм мин. Юк, ышанмыйм, һәм андый мәхәббәтнең кирәге дә юк миңа. Аны мин йөрәгемнән йолкып алып ташлыйм»... Фазыл Басыйров, хәзергә безнең яшь прозаиклар арасында, производство темасы н күтәргән бердәнбер автор дип әйтсәк хата булмас. Кызганычка каршы, производство темасына безнең олы язучыларыбыз да бик аз язалар. Бу тема безнең әдәбиятыбызда һаман әле яктыртылмыйча килә. Ни өчендер безнең язучылар шәһәрдә торып та күбрәк авыл темасына язалар һәм анда да колхоз авылының катлаулы машиналарда эшләүче тракторист, комбайнер образларын читләтеп узалар. Производство темасына һәм колхоз механизаторлары турында күләмле яхшы әсәрләр тудыру —бу безнен татар совет әдәбияты өчен иң мөһим эшләрнең берсе. Яшь прозаикларыбыз да бу эштән читтә калмаслар дип уйлыйм. Мөнир Фәси иптәшнең шул ук альманахта урнаштырылган «Про- , фсссорныц таныш кызы» исемле хикәясе, безнең әдәбиятыбызда шулай ук аз чагылган бер өлкәне, 4 фән эшчеләренең хезмәтләрен күрсәтүгә багышланган. Ләкин ангор үз героеның «тавыш тизлеге беләк оча торган самолетлар өчен канатлар проблемасын чишүдә» зур уңышларга ничек ирешүен берничә коры җөмлә белән генә әйтеп китә. Нәтиҗәдә хикәянең иң мөһим өлеше бик сай килеп чыга һәм укучының күңелендә эз калдырмый. Шуңа күрә ул MoparroiBaiHHH эшлш
111 
 
 
гән эшенә дә бик гади бер нәрсә ггеп карын, чөнки автор героеның, батырлыгы белән укучыны рухландырырлык дәрәҗәдә эмоциональ көчкә ия булган производство процессын сурәтләми. Соңгы вакытларда әдәбиятка килеп, кайбер әсәрләре белән укучыларда җылы тәэсир калдырган Рафаэль Төхфәтуллин иптәшнең «Сабакташлар» исемле кыска хикәясе «Кызыл Татарстан» буенча үткәрелгән конкурста бүләккә лаеклы табылды. Альманахта басылган ике хикәясе — «Тынгысыз йөрәк» һәм «Күмәк көч» утлары» — шулай ук күңел биреп, җыйнак итеп язылганнар. Иптәш Төхфәтуллин колхоз авылы һәм аның кешеләрен яхшы белә. Альманахка кергән «Утлар» хикәясенең авторы Нури Фәттах, «Ян, учагым, ян!» хикәясенең авторы Аяз Гыйлаҗев, «Алмалы» кунаклары» хикәясенең авторы М. Хәмит, «Район үзәгендә» хикәясенең авторы И. Нуруллин һәм «Көтелмәгән шатлык» хикәясенең авторы Рәхилә Назирова иптәшләрнең дә күзәт- чәнлехләре һәм язуга сәләтле булулары сизелеп тора. Ләкин аларның барсында да уртак бер кимчелек бар. Яшь прозаикларыбыз образ һәм тел өстендә бик йомшак эшлиләр әле. Шулай ук кайбер яшь прозаикларның элек бик актив язып та хәзер ни өчендер бик сирәк язуларын әйтеп китәргә кирәк. Мәсәлән, диңгезчеләр тормышыннан матур-матур гына хикәяләр биргән Сафа Сабиров иптәш соңгы вакытларда бер хикәя дә китергәне юк. Альманахка кергән €’ «Скрипкачы кыз» хикәясе «Беренче мәҗелес» белән чагыштырганда авторның үсешен бик аз күрсәтә. Шулай ук, «Ярыш уты», «Бакча үстерүче кызлар» кебек матур гына хикәяләр бастырган А4ул Шәриф тә соңгы вакытта әдәбиятта күренми башлады. Биредә, әлбәттә, барлык хикәячеләрнең әсәрләренә тукталырга мөмкинлек юк. Мәсәлән, бездә балалар өчең берничә уңышлы гына хикәя биргән Кадрия Ишукова, «Яфраклар аңа дан җырлый» исемле нәсер һәм хикәяләр язган Гурий Тавлин, «Яңа специалист» һәм «Әмир белән җирән кашка» хикәяләрен язгаи Сәмиг Хәйруллин, «Инеш сулары» хикәясен язган Исхак Миңлебаев, «Дулкыннар астында» исемле зур әсәренең беренче кисәген тәмамла - ган Хәйдәр Миңлебаев һәм башкалар бар. Аннары бездә үзләренең каләмнәрен 
очерк жанрында сынап караучы яшь прозаиклар бар. Очерк ул асылда шундый ук хикәя. Тик ул уйлап чыгарылган вакыйга турында түгел, ә чынбарлыктагы факттан алынган вакыйга турында сөйли. Мәсәлән, Короленконың «Елга шаяра», Чеховның «Алтынчы палата» дигән очерклары нинди гүзәл хикәяләр булып чыкканнар. Яисә, Б. Галинның «Донбасста», Величконың «Көмеш меридиан» очеркларын без нинди зур кызыксыну белән укыйбыз. Безнең яшь язучыларыбыздан Зәки Нури «Кайбыч урманнарында», «Урман аланында бер завод», «һөҗүм башлануы», Әдип Маликов «Сахалин тайгасында», Ибраһим Вәли «Нефть вышкалары», «Суыксу кырларында», Салих Камал «Авыл врачы», Сафа Сабиров «Киң фарватерда» дигән очеркларың бастырдылар. Безнең арабыздан вакытсыз киткән Г. Мансур иптәш «Штурман язмалары», «Колхоз утлары», «Меңче тракторчылар», «Звено уракта» кебек матур очерклар биреп калдырды. Бу очеркларда чын тормыш яме, чын тормыш хакыйкате, җанлы совет кешеләре бар. Ләбибә Ихсанованың «Көмеш елга»сы да, хикәя дип аталуына карамастан, асылда очерк. Чөнкн автор үзе катнашкан геологик экспедиция турында, үзе күргәннәр турында яза һәм шуның белән «Көмеш елга» укучыларны үзенә тарта да. Күргәнебезчә, безнең яшь прозаикларыбыз байтак кына яңа темаларны күтәреп чыгалар, актуаль, политик әһәмиятле нәрсәләр турында язалар. Алар әдәбиятның бөек большевиклар партиясе күрсәткән юлы белән баралар. Әсәрләре өчен төп геройлар итеп, халык эше өчен
112 
 
 
янып йөрүче совет кешеләрен алалар. Болар бар да яшь язучылары- бызныц уңышлы яклары. Ләкин бу әле аларның кимчелекләре кечкенә дигән сүз түгел. Кимчелекләр, киресенчә, бик зурлар һәм алар күп вакытта яхшы гына уйланган әсәрнең дә кыйммәтен юкка чыгара язалар. Шуңа күрә бу турыда киңрәк тукталсак, киләчәк эшебездә файдасы күбрәк тияр. Яшь язучыларыбызның — һәм прозаикларның һәм шагыйрьләрнең — төп кимчелеге шунда, алар актуаль, политик әһәмиятле темаларны алып та, аны идея тирәнлеге белән сугара алмыйлар. Алар үзләренең хикәяләрендә бары тик мәсьәләләрнең тышкы күренешен генә чагылдыралар, иҗтимагый үсеш процессының эченә үтеп керә алмыйлар. Моның сәбәбе ачык: безнең яшь язучыларыбызның бик күпләре Маркс—Энгельс — Ленин — Сталин тәгълиматын тирәнтен белмиләр. Ә бу тәгълиматны — дөньяда бердәнбер дөрес караш бирә торган тәгълиматны — тулысыңча үзләштерми торып, заманыбызга җавап бирә торган яхшы әсәрләр тудырырга мөмкин түгел. Моны яшь язучыларга ачык итеп әйтергә кирәк. Аннары әдәбиятта идеялелек һәм большевистик партиялелек өчен көрәш ул художество мастерлыгының югарылыгы өчен көрәшне дә үз эченә ала. Партия совет язучы- ларыннан моңарчы тудырылган барлык әсәрләрдән өстен булган, тирән идеяле, большевистик максатлы һәм коммунистик юнәлешле әсәрләр бирүне таләп итә. Ул әсәрләр үзләренең художество эшләнешләре ягыннан да, тел матурлыгы ягыннан да һәм ышандыру көче белән дә моңарчы тудырылганнардан өстен булырга тиешләр. Бөек тәнкыйтьче Белинский әйткәнчә: «Сәнгатьтә идея белән фбрмаяың бердәмлеге шул кадәр зур ки, ялган идея матур фермада барлыкка килә алмый, матур форманы да ялган идея белән гәүдәләндереп булмый». Бу бик дөрес. Моны һичкайчан онытмаска кирәк. Ә безнең, яшь язучылар арасында материалны 
ныклап белмичә язарга утыручылар юк түгел. Мисал „итеп, С. Шакирның «Сукыр малай» исемле куль- язма хикәясен алыйк. Вакыйга Ук. раина авылларының берсендә, Бөек Ватан сугышы чорында бард. Немецлар тарафыннан партизанлыкта гаепләнеп, бик нык газапланган 11-12 яшьлек Саша исемле бер сукыр малай, партизаннарны коткару өчен үзен корбан итә. Автор малайның батырлыгын, патриотлыгын күрсәтергә тели. Яхшы ният. Ләкин материалны җитәрлек белмәү, аны тирәнтен өйрәнмәү аркасында автор бик уңайсыз хәлгә кала. Шуннан соң ул ничек тә булса очын очка ялгарга тырышып, начар мәгънәсендә литературщина белән шөгыльләнә башлый. Вакыйганы башыннан башлап, укучыларны дулкынландырырлык итеп хикәяләү урынына, ул аны өэгәләргә, тарткаларга тотына. Иң элек ул сюжетны табигый төстә алып барасы урында, вакыйганың ахырыннан тотына: Саша батырларча' үлә, аны күмәләр1, аның белән горурланалар, ә автордан аның турында газетага язуын үтенәләр. Шуннан автор Сашаның ничек тотылуы һәм немецларның аны ничек газаплаулары турында сөйли. Автор аргач, партизаннар1- ның отряд начальнигы сөйли башлый, ләкин ул да сүзен бетерми, иртәгәсе көнгә калдыра. Икенче көнне ул Сашаның биографиясен сөйли. Аннан яңадан автор1 сүз алып, кабаттан Сашаның батырлыгы турында сөйләргә керешә. Шулай чиратлашып сөйли торгач, яңадан автордан бу турыда фронт газетасына язуын үтенәләр. Автор язарга вәгъдә бирә. Ниһаять, автор үзенең үтәлгән вәгъдәсе турында хикәяли. Заманында ул бу турыда фронт газетасына язган икән, хәзер шуны исенә төшерә һәм укучыларга яңа хикәя итеп тәкъдим итә. Хикәянең сюжеты белән эш менә шулай тора. Хәзер аның теленә игътибар итегез. Ул болай яза: «Днестр үзәне белән көнчыгыш якта Днепр үзәне арасындагы урыннарны ВолыньПодольск калкулыгы
113 
 
 
алып тора. Бу калкулык төньяк- көнбатышта- аеруча күтәренке булып, көнчыгышка һәм көньяк көнчыгышка таба сөзәкләнеп килеп төшә. Ул борынгы кристаллик токымнардан, башлыча гранитлардан тора. Кристаллик токымнар елга үзәннәрендә ачылып яталар, ә су буйларында ком, балчык, известь һәм мергель утырмалары бик күп. Биредә елгалар каты токымнарда каньонсыман упкыннар ясап үтәләр һ. б.». Кем моны матур әдәбият әсәре теле дияр. Бу бит ниндидер география китабыннан күчерелгән бик начар тәрҗемә генә. Җырларда макталган, бөек Гоголь тарафыннан мәңге онытылмаслык итеп тасвирланган Днепр буйлары турында, матур Днестр үзәннәре турында шулай язарга ярыймыни? Әгәр дә Самат Шаюир иптәш үзенең хикәясе өчен алган материалны яхшы белгән, ныклап өйрәнгән булса, үзенең иҗат лабораториясе аркылы үткәргән булса, әгәр дә матур -идеяне матур формага сала белгән булса, аңа бу ясалма литег ратурщина һич тә кирәк булмас иде бит. Алексей Максимович Горький:' «Безгә барыбызга да, кадерле иптәшләр, бездә, Советлар илендә, әдәбиятның бөтен дөнья күләмендә чиксез зур эшкә чакырылганлыгын һәм әле беркайда да һәм беркайчан да әдипләргә укучылар алдындагы җаваплылык безнең барыбызның да өстенә төшкәй шикелле төшкәне булмавын аңларга вакыт, — дигән иде. — һәм укырга һичкайчан соң түгеллеген, безгә, бүтән һөнәр кешеләренә караганда, күбрәк укырга кирәклеген аңларга вакыт, чөнки без яңа чынбарлыкны сурәтләүчеләр булу белән бергә «тормыш укытучылары» да булабыз». Безнең яшь язучыларыбызның зур өлеше Алексей Максимовичның бу таләпләрен аңлыйлар, әлбәттә. Алар үзләренең политик белемнәрен һәм әдәби осталыкларын арттыру өстендә эшлиләр һәм үсәләр. Соңгы вакытларда аларның әдәбиятта яхшы «сәрләр белән ешрак күренүләре, *• .с. Ә? 1 әдәбиятка яңадан яңа исемнәр чыгуы моны ачык күрсәтә. Шатлык тавышы яңгырый урамнарга Шаулап торган цехлар эченнән. Металл ага формаларга ташып Домналарның кызу миченнән. Мин күрәмен төзелеш кочагында Чын хезмәтнең язгы ташуын. Илебезнең һәрбер почмагында Хыялларның чынга ашуын, — 
дин, яшь шагыйрь Нури Вафин илленче елның таңы яктыруы турында яза. Ят юлларның әче тузаннарын Көнбатышка карап йотканда, Чит җирләрдә алга үрлиүрли Әрем сабакларын тотканда, Курыкмадым, дуслар, үлемнән мин. Әмма һаман шуны уйладым, — Җылы бөркеп яткан буразнаның Очы күренмәгән буйларын, — дип, Әнвәр Давидов, авыр елларда өстенә шинель кигән колхозчының иң нечкә хисләрен әйтеп бирә: Сызганган ул күлмәк җиңнәрен, Изүе чишелгән, Ага аның кайнар тирләре Тузанлы битеннән. Дәртле итеп җырлап куя ул, Күңеле сөенә, Кибән түгел, бәхет өя ул Үзенең иленә, дип яшь шагыйрь Нур Шәриф илгә бәхет өюче совет кешеләренең фидакарь хезмәтләре турында җырлый. Бу өзекләр яшь язучыларыбызның әсәрләрендәге -гомуми идея юнәлешен билгелиләр. Соңгы елларда яшь шагыйрьләр арасыннан үзләренең тавышларын торган саен кыюландыра, шигъри осталыкларын арттыра барган Зәки Нури, Әнвәр Давидов, Мәхмүт Хөсәен, Нури Вафин, Әнәс Кари, Галимҗан Латыйп, Нур Шәриф, Әдип Маликов һәм Мөнир иптәшләрнең иҗатыннан мондый үрнәкләрне байтак күрсәтергә мөмкин. Сугыштан соң гына< яза башлатан Әнвәр Давидовның «Совет Әдәбияты» журналында басылган «Беренче бөртек» исемле шигыре аеруча уңышлы. Нур-и Ва- финның халыкара темаларга батышлап язган «Джимга ачык хат» һәм «Карта янында» дигән шигырьләре политик үткеннәр һәм алар яңа сугыш ачарга теләүчеләргә утлы нәфрәт белән сугарылганнар. Ләкин безнең шагыйрьләребез бу
114 
 
 
турыда бик аз язалар әле. Без яңа сугыш идеясе белән саташып йөрүче, халыкларны атом бомбалары белән куркытып, котларын алырга тырышучы империалистларның ерткыч йөзләрен фаш итә торган шигырьләрне — политик памфлетларны, фельетоннарны, мәсәлләрне, бөтенләй күрмибез. Ә бу, хәзерге вакытта, аеруча кирәк. Мәхмүт Хөсәеннең беренче җыентыгы нигездә укучылар тарафыннан уңышлы дип кабул ителде. Шулай ук Әнәс Кариның балалар өчен язган «Нәниләргә бүләк» китабы, Мөнирнең «Унике ай» исемле китабы, Галимҗан Латыйпның «Урманчы», «Тегермәндә», «Яңгыр ява» исемле шигырьләре, Әдип Маликов- ның комсомолга һәм башкалабызга багышланган шигырьләре укучыларда җылы тәэсир калдыралар. Әнгам Атнабайның «Герой комсомолкага, хат» исемле поэмасы Ленин — Сталин комсомолының 30 еллыгы хөрмәтенә югары уку йортларындагы студентлар арасында үткәрелгән әдәби конкурста бүләккә лаеклы табылды. Такташның мәшһүр «Киләчәккә хатлар»ына ияреп язылган бу поэмада без яшь авторның үз тавышын сизәбез. Аның тирә-юньгә, вакыйгаларга, кешеләргә уз карашы бар. Ул, күп кенә башлап язучылар кебек, көйле мәкалә язмый, ә образлар аркылы эш игәргә тырыша. «Совет әдәбияты»нда Рәшит Гәрәевнең матур гына берничә шигыре басылып чыкты. Рәшит Гай- нанов «Комсомолия» исемле уңышлы гына шигырь язды. Шәүкәт Галиевнең, Мәҗит Рафиковның, Галимҗан Насыйровның һәм башкаларның матбугатка чыгарыр дәрәҗәгә җиткән шигырьләре бар. Шәрәф Ибәтов, Рөстәм Башкуров иптәшләр тәрҗемә өлкәсендә эшлиләр. Аларның кайбер тәрҗемәләре якын арада басылып та чыгачаклар. Белинский үзенең «Әдәби хыялланулар» исемле мәкаләсендә: «теләк һәм аны үтәү—икесе ике нәрсә» дигән иде. Бу сәнгатьнең һәр өлкәсенә, шул исәптән поэзиягә дә бик туры килә. Чыннан да язучының башында матур, оригиналь уө булырга мөмкин. Ләкин әгәр дә бу матур, оригиналь уел художестволы игеп бирә 'белмәсә, 
үзенең фикерен механик рәвештә хәл итсә аның шигыре «әйбәт» язылуына’ ягъни рифмалары, ритмы, бизәкләре дөрес булуга да карамастан, укучы каршында уцышсызлыкка очрый Шуны бер вакытта да истән чыгар* маска кирәк: фикер, ул никадәр генә мөһим һәм дөрес булмасын, бер үзе генә художестволы образ була алмый. Әгәр дә без берәр шигырьне укыганда язучының әйтергә теләгән фикере белән аны башкарып чыгуы арасында аерылып торуны ачык сизәбез, икән — димәк ул шигырь өлгереп җитмәгән. Киресенчә, шигырьне укыганда теләк һәм аны үтәү арасында һичнинди бушлык сизелмәсә, без әсәрне тулы, бөтен, гармоник бер образ итеп кабул итәбез. Мондый шигырь укучыны дулкынландыра, хисләрне һәм уйларны кузгата. Мисал өчен безнең яшь шагыйрьләр арасында иң күп язган М. Хөсәеннең ике шигырен алыйк. Менә аның, «Сагынам» дигән шигыре: Походларны үткән, яньчелеп беткән Котелогым белән Эльбадан Су алганда, сине, Агыйделем; Күз алдымда тотам мин һаман. Синең якка искән җилләр, белән Канатланып оча уйларым. Тиздән сиңа, ак каенлы илем, Кайтып җитәр солдат улларың. Хискә бай бу шигырьнең фикере белән эшләнеше турында бер-бер- сеннән аерым сөйләп булмый. Ул бер бөтен. Ә менә шул ук авторның икенче бер шигыре — «Сине хезмәт көтә» алай килеп чыкмаган. Ши* гырь озын түгел, күчереп үтик: Бер бишектә аунап үсмәсәк тә Тумасак та бер үк анадан, Якын, кардәш булдык, t Шуңа менә Аерылу чиген яңадан. «Җир шарының ике котыбында Яшәсәк тә, — дисең, — гомергә, Йөрәгебез бер ритмга тибәр, Бер үк йолдыз балкыр күңелдә!» Хәтереңнән, сизәм, сызылып үтә Биек ярлар, диңгез утлары... Ашык, егет, Сине хезмәт көтә, Күксел Каспин, кораб бортларга.

U5 
 
 
Бу шигырь К1 ем турында язылган, кемне хезмәт көтә, ни өчен көтә? Болар берсе дә билгеле түгел. Шигырьнең әйтергә теләгән фикере акың бирелешеннән шул кадәр ерак торалар, укучы: «Мин бу шигырьне аңламадым» дип китап читенә язып куярга мәҗбүр була. Бу шигырь укучыда канәгатьсезлек тудыра һәм, бик ихтимал, бу шигырьдән туган ризасызлык тойгысы бөтен китапка да күләгә булып төшүе мөмкин. Без һәрбер язучының актив язуын телибез. Ләкин бу ашыгу, әйберне чилепешле эшләп, тизрәк матбугатка чыгарырга тырышу булмаска тиеш. Яшь шатыйрьләребезнең бик күп шигырьләрен укыганнан соң, шундый фикергә киләсең: алар, үз тавышларын табар өчен аз эзләнәләр әле, күбесенчә әзер сукмактан баралар, әзер өлгеләр, әзер шаблоннар буенча эш итеп, тизрәк матбугатка чыгарга ашыгалар. Менә Мөнир иптәшнең «Таң атканда» шигыре. Мөнир инде байтак еллар- буенча яза, аның «Элеватор юлында», «Балама», «Яшьләр җыры» кебек уңышлы гына шигырьләре дә юк түгел, ләкин бу шигыре аның әзер калыпка салынган. Күптән түгел, газет ал ар д а pec п уб лик абы з ны ң ат ак л ы ко мб а йн чы л ар ы К әлч i му л- лин, Фпрсов һәм Фәтхуллиңн-ар турында мәкаләләр1 чыкты. Шул ук вакытта аларның мәгълүм мөрәҗәгате дә игълан ителде. Шулардай Мөнирнең шигыре нәрсә белән аерыла? Бары тик рифмага салып язуы белән генә. Автор үз шигыренә шул хәтле салкын кар-аган, аны поэтик әсәр итәр өчен үзендә булган көчнең чиреген дә куймаган. Ул моннан күп еллар элек кулла.- нылган әзер образлар белән эш иткән. Бу шигырьгә килеп кергән «кыр казлары» да, «кыр кызлары» да, «иң башына салып урагын» да, «хезмәт сөйгән нечкә билләр» дә — барысы да, барысы да әллә кайчан кулланылган әзер> образлар. Республикабызның өч атаклы кешесенә багышлап язган шигырендә Мөнир иптәш ул геройларның хезмәтләренә лаеклы матур шигыри форма, яңа об-' разлар, яңа фикерләр таба алмаган.- Күп кенә уңышлы шигырьләрен бастырып килгән һәм киләчәктә өмете зур булган Әнвәр Давидовта да әдәби мастерлыкның җитеп бетмәве күренә. «Машинада» шигырендә ул очраган кешеләргә дә, 
баганаларга да сәлам биреп бара, бара да, барлык үлчәү тойгысын югалтып^ Машинада без алтау Шайтанымчы тизлек, дип куя. Бу нинди телдә язылган юллар? Шайтанымчы тизлек нәрсә? Бешеная скоростьмы әллә? Бу бит «чыктым аркылы күпер» кебек яңгырый. Укучылар тарафыннан уңай бәя алган «Нәниләргә бүләк» җыентыгының авторы Әнәс Кари күптән түгел «Гөлбакча» исемле икенче җыентык чыгарды. Ләкин яшь шагыйрь бу китабы белән алга таба адым ясамый, ә артка чигенә. Аның бу китапка кергән шигырьләренең күбесе гомуми, абстракт сүзләрдән гыйбарәт. Теле кытыршы, ритмы бик нык аксый. Ә бит балалар өчен язылган шигырьләрдә боларга аеруча игътибар итәргә кирәк иде.- Шул ук җыентыкка кергән «Мәктәп», «Кыш бабай» шикелле шигырьләре Әнәс Кариның тырышып иҗат иткәндә яхшы шигырьләр бирә алуын ачык күрсәтәләр. Иҗат эше гаять авыр эш. Ул берәүгә дә җиңел генә бирелми. Вакытыңны, көчеңне кызганмый эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин. Күп кенә башлап язучы иптәшләр бу турыда һәм нн өчен шигырь я зг а н л ык л ар ы тур ы н д а уйлап та кар-амыйлар ахры. Иҗек саннары туры килеп, рифмалары булса — шуны шигырь була дип уйлыйлар. Менә Салих Камалның бер шигыре: Ераклардан сиңа сәлам язам, Җавабыңны көтеп мин калам. Чын дус һәм якын кешең итеп Уйларында янып: С. Камал. Бу нәрсә, Салих Камалның сөйгән кызына язган шәхси хатымы? Хат булса нигә ул кырык тиенлек марка белән биш тиенлек конвертын кызганган. Салсын да туп-туры адресатына җибәрсен иде.

116 
 
 
«Ленинизм безнең әдәбиятыбызның гаять зур иҗтимагый үзгәртү әһәмияте барлыкны таный. Әгәр дә безнең совет әдәбияты үзенең бу гаять зур тәрбияви ролен түбәнәйтүгә юл куйса, бу артка таба чигенү, «таш гасырына» кайту дигән сүз булыр иде», — ди иптәш Жданов. Димәк, кулына каләм алып, әдәби әсәр язарга утыручы һәр кеше әдәбиятыбызның шушы гаять зур тәрбияви роле турында онытмаска, шигырьдә яки хикәядә сүзләр, образлар сайлауга гына игътибар итмичә, хисләр һәм фикерләр сайлауга, файдалы идея үткәрүгә нык игътибар итәргә тиеш. Кеше- . ләргә иҗтимагый әһәмияте булган бер хакыйкатьне художество чаралары белән җиткерергә үзеңдә сәләт сизгәндә генә кулга каләм алырга кирәк. Әдәбиятның югары законнары шуны таләп итә. Очраклы рәвештә генә туган хисләр, абстракт хыяллар безнең әдәбият өчен материал була алмыйлар. Яшь язучылар бүгенге бай, җанлы, әдәби телне үзләштерү буенча да бик нык эшләргә тиешләр. Мәсәлән, Сәмиг Хәйруллин иптәш үзенең бер хикәясендә бер дә уйлап тормастан: «Тәмле аш исләре тоташ юка пәрдәгә ошый...» дип язып китә. Самат Шакир югарыда телгә алынган хикәясендә: «Караңгыда мин аның башын һәм чәчләрен күрмәдем, хәтта маңгаендагы аерым бер бөртек чәчен дә күрә алмадым,» — ди. Башын күрмәгәч, билгеле инде чәчен дә күреп булмый. Шулай булгач, нигә ул турыда язарга? Әнвәр Давидов бер шигырендә: 
«Икмәк иттек без байтак Да-да так!» дип яза. Иптәш Миңлебаев бер әсәрендә: «Сирәк чәчле мыек очларын»... ди. Мул Шәриф бер хикәясендә болай яза: «Багана утыртуның беренче ярты көнлек- нәтиҗәләре эшнең билгеләнгән срокка төгәлләнмәү куркынычы барлыкны жүрсәтә». Бу кадәр сикелгәле итеп кайда, кемнәр сөйләшә икән? Мәхмут Хөсәеннең «Ленинград» кызына дигән шигырендә мондый юллар бар: «Бәгырь алмам, хуш, Фатыймам!» — дидем Күккә сузып нәфрәт кылычын». Мондый, зәвыксыз, җансыз җөмләләрне байтак китерергә мөмкин. Алар күп кенә яшь авторларның үз 
иҗатларына тиешле дәрәҗәдә җитди карамауларын, үз әсәрләренең теле өстендә тырышып эшләмәүләрен бик ачык күрсәтә. Кайбер яшь язучыларыбыз татарча дөрес итеп яза белмиләр. Орфография кагыйдәләрен бөтенләй искә алмыйлар. Кайчакта бер биттә у нарегермешәр хата була. Тыныш- билгеләре турында әйтеп тә торасы юк. Аларны редакциядә утыручылар куярга тиешләр дип уйлыйлар. Хәлбуки, болар берсе дә, вак нәрсәләр түгел. Язучы, кеше рухы инженеры, ул бөтен яктан грамоталы булырга тиеш. Шулай булмаганда ул рәтле бернәрсә тудыра алмый, әлбәттә. Үзләренең беренче әдәби тәҗрибәләрен бөек Ватан сугышы давылы эчендә башлап җибәргән һәм иҗатларының башлангыч чоры шул сугышның утлары белән яктыртылган безнең яшь көчләребез иртәгә безнең әдәби алмашыбыз булып калачак. Менә шуның өчен дә без аларны тәрбия итү эшенә бик җитди карарга тиешбез һәм аларда күренә торган кимчелекләрне хәзер- үк, алар әдәбият мәйданына аяк басканда ук, бетерергә тиешбез. Күргәнебезчә, яшь һәм башлап язучыларның иҗатларындагы кимчелекләр бик җитдиләр һәм зурлар. Аларның күп кенә шигырь- хикәяләре өчен фикер ярлылыгы, художество алымнарының примитивлыгы, тулы бер образны ачып бирә алмау хас. Моның белән без барлык яшь язучыларны да талант- сызлыкта яки әдәби эшкә сәләтсез-, лектә гаепләргә теләмибез. Юк, алар арасында талантлы кешеләр күп. Ләкин безгә уңышларыбыз белән мактанырга иртә әле. Безгә чорыбызга лаеклы булган, бүгенге югары культураны — социалистик культураны үзләштерүче укучыны канәгатьләндерерлек әсәрләр тудыру өчен, үз өстебездә бик нык
117 
 
 
эшләргә, күп укырга, күп өйрәнергә кирәк. «Кешелек дөньясы эшләп ■чыгарган барлык байлыкларны белү белән зиһенеңне баетканда гына коммунист булырга мөмкин», — диде Владимир Ильич Ленин. Социализм илендә яшәүче һәм миллионнар белән бергә коммунизмны төзешүче, миллионнар өчен язучы яшь язучылар өчен бу күрсәтмәнең әһәмияте аерата зур. Яшь язучылар алдында зур' бурычлар тора. Алар, марксизм-ленинизм философиясе белән ныклап коралланырга, социалистик реали-зм методын тирәнтен үзләштерергә һәм үзләренең әдәби осталыкларын камилләштереп, заманыбыз өчен лаеклы булган тирән эчтәлекле әсәрләр тудыруга ирешергә тиешләр. Алар совет властеның утыз елы эчендә Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә үзенең аңлылык дәрәҗәсе ягыннан да, культура дәрәҗәсе ягыннан да иске Россия кешесеннән чагыштырмаслык д ә рә- . җәдә үскән совет укучысын канә- и гатьләндерерлек темалар өстендә эшләргә тиешләр. Безгә иң элек тормышыбыз өчен актуаль, мөһим булган, совет кешеләренә коммунистик рухта тәрбия бирә торган, аларны коммунизм өчен көрәшкә күтәрә торган темалар кирәк. Бүген безнең әдәбиятыбыз алдында төп бурыч булып, совет кешесен, аның югары мораль сыйфатларын, аның героик характерын дөрес итеп күр- | сәтү тора. «Безнең китапларның төп темасы, — ди. Алексей Максимович Горький, — ул яңа кешене оештыручы социалистик хезмәт, һәм социалистик хезмәтне оештыручы яца кеше». I .Бүгенге көндә безнең республикабызда үзләренең бишьеллык планнарын күптән үтәп, 1950 нче ел нормалары белән эшләүче производство алдынгылары, стахановчылар, новаторлар, уйлап табучылар бар. Без шундый эшче образын тудырырга тиешбез. Колхоз темасына язганда безгә алдынгы звено җитәкчеләрен, колхоз председателе, авыл коммунисты, колкоз комсомо- лсцы образларын, авыл хуҗалыгына көинәнкөн күбрәк керә барган техниканың осталарын: тракторчыларны, комбайнчыларны, күрсәтергә кирәк. Авыл укытучысы, авыл врачы, агрономнар безнең әсәрләрдә шулай ук киң урын алырга тиешләр. Безнең барлык эшебезгә комму4 нистлар партиясе җитәкчелек игә-- Без шул бөек партиянең лаеклы вәкиле итеп, большевик 
образын тудырырга тиешбез. Безнең республикабызда исемнәре бөтен Союзга мәгълүм булган меңнәрчә хезмәт батырлары, атаклы кешеләр бар. Алар турында очерклар, хикәяләр, повестьлар, роман4 нар, пьеса1 һәм шигырь-поэмалар’ кирәк. Безнең халкыбыз гомер-гомердә я бөек рус халкы белән кулга кул тотынып яши, эшли, бер сафта! көрәшә. Шул бөек дуслыкны, рус халкының безгә бөек ярдәмен күрсәтә торган әсәрләр кирәк. Социалистик мораль, мәхәббәт^ совет гаиләсе турында яхшы әсәрләр кирәк. Республикабызда бик күп заводлар, үрнәк булырлык колхоз-совхоз- лар, МТС лар, уку йортлары, һөнәр мәктәпләре бар. Алар турында язарга кирәк. Мәсәлән, совет власте елларында эре социалистик промышленность үзәге булып әверелгән Казан, Зеленодольск, Чистай кебек шәһәрләр турында язарга кирәк. Иптәш Сталин инициативасы белән, СССР Министрлар Советы һәм ВКП(б) Үзәк Комитеты «СССР ның Европа өлешенең далалы һәм ур- манлы-далалы районнарында югары һәм ныклы иген уңышын тәэмин итү өчен кыр саклау урман полосалары утырту, үлән басулы чәчү әйләнешләр кертү, буалар һәм сулыклар төзү планы турында» карар кабул иттеләр. Бу бөек карарны тормышка ашыру турында язарга кирәк. Безнең республикабыоны дүрт елга иле дип йөртәләр. Безгә совет заманындагы Иделне — социалистик ватаныбызның данлыклы су магистрален чагылдырырга кирәк. Безнең батыр су юлчыларыбыз тыныч төзелеш елларында да, бөек Вдтан сугыш елларында да гаҗәеп эшләр  эшләделәр. Нигә алар турында яхшы очерклар, повестьлар, шигырьләр язмаска? Безнең Казан каласын фән шәһәре дип өйрәтәләр. Казанда йөз елдан артык яшәп килгән һәм бөтен союзга атаклы университет бар. Университеттан башка Казанда бик күп югары һәм урта уку йортлары бар. Аларда меңнәрчә студентлар укый, яңа белгечләр, яңа интеллигенция тәрбияләнә. Нигә алар турында, гомумән шәһәр интеллигенциясе турында яхшы әсәрләр бирмәскә? Безнең республикабызда нефть чыга башлады. Нефтьчеләр, безнең әдәби әсәрләребезнең түрендә урын алырга тиешләр. Татарстан үзенең урманнары белән данлы. Ул фидакарь урманчылар турында, шулай ук агач эшкәртү фабрикалары! турында хәзергә кулга алырлык бер генә күләмлө әсәр дә юк. Безнең республикабызның табигате искиткеч бай, матур. Нигә шул бай, матур табигать турында 
укучыларның мәхәббәтләрең уятырлык әйбәт очерклар, нәсерләр, шигырьләр язмаска? һөнәр мәктәпләрендә укучылар турында, суворовчылар турында бер генә әсәр дә тудырылганы юк. Безнең балалар әдәбияты һаман да әле чәчәкләр, күбәләкләр, үги кызлар яки камыр батырлар белән яши.: Ә чын җанлы батырлар читтә кала- Безнең тормышыбыз өчен актуаль темаларны санап бетерергә мөмкин түгел. Монда язучы өчен иксез-чиксез мөмкинлекләр ачыла, бөтен эш безнең язучыларыбызның Ватан алдындагы, партия алдындагы Һәм халык алдындагы бурычларын никадәр тирән аңлауларында. Әгәр дә алар бу бурычларны тирәнтен аңласалар һәм намус белән эшләсәләр, тулы нигез белән ышанырга мөмкин, якын киләчәктә безнең әдәбиятыбыз бик нык күтәреләчәк. Ә яшь язучылар арасыннан бик күп җитлеккән талантлы язучылар чыгачак.