Логотип Казан Утлары
Публицистика

СССР Совет Язучылары Союзы правлениесе пленумыня катнашучылардан Иптәш Иосиф Виссарионович СТАЛИНГА

Кадерле Иосиф Виссарионович ! Без, Совет Язучылары Союзы правлениесенең ХП нче пленумына җыелган совет язучылары, Сезгә, совет иле халыкларының һәм барлык хезмәтчел кешелекнең юлбашчысына һәм остазына, совет әдәбиятының бөек дустына, кайнар сәлам җибәрәбез һәм совет әдәбиятына, безнең иҗат эшебезгә аталарча кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтүегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең күп милләтле әдәбиятыбыз хәзер күтәрелештә. Аның уңыш** лары коммунизмга таба баручы, халык хуҗалыгын торгызу һәм тагын да үстерү буенча сугыштан соңгы планны җиңүчән рәвештә үтәп килүче совет халкының бөек казанышлары белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Бөтенсоюз Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча тарихи карарлары безнең өчен яшәү һәм көрәш програм.масы булып, туган әдәбиятыбыз өлкәсендә яңа камилләшүләрнең нигезе булып тора. Әдәбиятның үсеш мәсьәләләренә миллионнарча кешеләргә коммунистик тәрбия бирүдә аның тоткан роленә партия тарафыннан һәрв.акыт һәм тирән рәвештә игътибар күрсәтелүе совет язучыларын яңа, югары идеяле әсәрләр тудыруга рухландыра. Партия безне үз хезмәтенә югары таләпчанлык рухында тәрбияли, безгә чын таләпчанлык үрнәкләрен бирә, безне ирешелгәннәр белән тынычланмаска өйрәтә. Совет Язучылары Союзы правлениесенең XII нче пленумы Бөтенсоюз Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча даһи күрсәтмәләрен ничек үтәвебезне тикшерү билгесе астында барды. Совет әдәбиятының соңгы ике ел эчендәге уңышлары безне, совет сәнгатенең идея сафлыгы өчен тагын да кыюрак, тагын да тырышыбрак көрәшергә, культурабызның тагын да үсешенә һәм чәчәк атуына комачаулый торган дошман теорияләргә һәм юнәлешләргә килешмәү- чән булырга чакырганлыгын без бик ачык аңлыйбыз. Совет халкын үзенең социалистик Ватанына, бөек Ленин — Сталин партиясенә чын мәхәббәт рухында, коммунизмның җиңүе өчен бөтен көчне бирергә әзер тору рухында тәрбияләү совет язучылары өчен иң төп, иң мактаулы бурыч булып тора.


 
Әдәбият үзенең мактаулы тәрбияви ролен үтәсен өчен, безгә әле бик күп эшләргә кирәк. Бигрәк тә безнең драматургиябезнең Һәм кинодраматургиябезнең — сәнгатьнең шушы иң тәэсир итүчән Һәм чын массовый төрләренең артта калып баруына түзеп булмый. Пленум, Драма театрларының репертуары һәм кино сәнгатен тагын да үстерү турында Үзәк Комитет күрсәтмәләрен тулы һә.м тирән итеп тормышка ашыруга кирәклегенә барлык язучыларның игътибарын туплады. Без беләбез, бары тик большевиклар партиясе күрсәткән юлда гына совет драматургиясе һәм кинематографиясе яңа иҗади җиңүләргә ирешә алачаклар һәм халыкның тагын да зуррак мәхәббәтен һәм хөрмәтен казана алачаклар. Кадерле Иосиф Виссарионович, совет язучылары совет әдәбиятының чәчәк атуы өчен, илебездә рухи культура байлыгын булдыру өчен көрәшкә үзләренең барлык көчләрен бирерләр дип, без Сезне ышандырабыз. Сезгә, безнең кадерле юлбашчыбыз һәм остазыбыз, совет халкының бәхете өчен, барлык кешелекнең игелеге өчен, чын күңелдән озын гомер телибез! Яшәсен Ленин — Сталин партиясе, бөек большевиклар партиясе! Яшәсен безнең юлбашчыбыз һәм остазыбыз, совет әдәбиятының даһи дусты, иптәш Сталин! СССР Совет Язучылары Союзы правлениесенсң ХП нче пленумы