Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИПТӘШ ЛЕНИН БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ 


Таудай, эш белән, ыгы-зыгы белән көн китте әкрен генә караңгыга күмелеп. Бүлмәдә икәү без: мин . х һәм Ленин — фотографиясе тора ак стенада эленеп. Авызы ачылган көч тулы сүз белән, мыек төкләре өскә текәлгән, маңгай сызыкларында кешелекнең гаять зур маңгайлы зур уе теркәлгән. Аңардан түбәндә, күрәсең, меңнәр үтәдер хәзер.ч флаглар — урман...* куллар — үлән... Мин урындыктан тордым, шатлык белән кабынып, барасым килә, сәлам һәм рапорт белән. «Иптәш Ленин, доклад бирәм) сезгә, йомыш үтәп түгел, якын күреп сезне, Иптәш Ленин, җәһәннәмдәй эш эшләнәчәк һәм эшләнә дә инде.


 
Яктыртабыз, киендерәбез ярлы һәм ялангачны, Киңәя күмер һәм? руда чыгару. Ә шуның белән рәттән, әлбәттә, күп әле, күп әле һәртөрле әшәкесе һәм чүп-чары. Хисапсыз алар, атап бетергесез, типларның бөтен бер тасмасы сүтелә. Кулаклар һәм волокитачылар, ялагайлар, сектантлар һәм эчкечеләр, — йөриләр., масаешып, күкрәк киереп, Түшләренә каләмнәр һәм түш билгеләрен куеп. Без аларның һәммәсен, йомарларбыз, тик һәммәсен йомарлау, коточкыч кыен. Иптәш Ленин, төтенле фабрикаларда, һәм карлы һәм игенле! җирләрдә эшлибез, сезнең йөрәгегез һәм исемегез белән, иптәш, уйлыйбыз, сулыйбыз, көрәшәбез һәм яшибез!» Таудай эш белән, ыгы-зыгы белән көн китте әкрен генә караңгыга күмелеп.- Бүлмәдә икәү без: мин һәм Ленин — фотографиясе тора ак стенада эленеп. 1929 Әхмәт Фәйзи тәрҗемәсе


 
ӘХМӘТ ИСХАК * J * Л ЕНИН ЙОРТЫ Алтмыш еллап инде вакыт үткәй Торганына аның бу йортта. Ул юк инде үзе, ләкин йорты Килүчесез тормый минут та:. Беренче кат дөнья тарихында Халыкларны коллык эченнән Тартып алып, изге азатлыкның Чишмәсеннән бәхет эчергән Даһи юлбашчының истәлеген Йөрәгендә йөрткән һәр кеше, — Шат тормышлы колхоз игенчесе, Атказанган шәһәр эшчесе, Европаны кичкән сугышчылар, Укытучы, шагыйрь, галимнәр, Пионерлар, мәктәп балалары, Бер-бер артлы йөзләр һәм меңнәр Бер туктаусыз килеп тора һәркөн, һәр бәйрәмдә, һәрбер еллыкта Аның тиңсез, гүзәл тормышының Яшьлек таңы аткан бу йортка. Кем булса да монда кергән кеше, Чыга аннан үзенә сүз биреп: — Без төзәрбез, Ильич, гомеребезне Синең гомерең төсле нәкъ, — диеп. Кояш чыгыш почмагында йортның Бер бүлмә бар. Аның эчендә Ак скатерть япкан өстәл тора; Бер китап бар өстәл өстендә. Ул Марксның «Капиталам. Аны Яшь чагында’ Ильич укыган. Нурлар төшә китап битләренә Өстәлдәге лампа утыннан. Ялгыз калып шушы тын бүлмәдә, Маркс томын куеп алдына, Дулкынланып укып һәрбер сүзен, Ничек итеп хезмәт халкына


 
Ирек, бәхет яулап алу юлый Ул өйрәнгән изге минутлар йөрәкләрдә мәңге сакланырлар Яшәгәндә җирдә халыклар. 
Туган калам, аңлы көрәш юлын Бөек Ленин синдә башлаган, Кешелекнең җиңүенә илткән Тәүге адымын синдә ясаган. Чын тормышны җирдә беренче кат, Халкым минем, сиңа ул бирде. Кадерлебез безнең, сөеклебез, Арабызда үзе юк инде. Үлмәс эше аның яши ләкин, — Якын дусты аның, юлдашы, Данлы көрәшләрне аның белән Бергә кичкән Сталин— юлбашчы Илтә безне аның юлы белән Тагы да матур, якты көннәргә, Үрнәк итеп безне ирек алган һәм алачак барлык илләргә. һәм ул илтер безне шундый көнгә, Ал байрагың, Ильич, ул көндә Балкып янар якты кояш булып Бөтен планетаның өстендә. Богаулардан котылып бөтен дөнья, Иркен сулыш алган шул чакта Вәкилләре барлык халыкларның Ераклардан килеп бу якка, Хөрмәт итеп синең истәлегең, Тантаналы тирән тынлыкта Безнең белән бергә басып торыр һәр йөрәккә якын бу йортта!