Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖИДЕ КАТ ҮЛЧӘ, БЕР КАТ КИС!


 Соңгы елларда Татгосиздат халык иҗаты буенча китаплар бастырып чыгаруга зур гына игътибар итә башлады. Үткән елны «СССР халыклары әкиятләре», балалар әчеп «Әкиятләр», 1948 елны «Халык җырлары». Күптән түгел генә «Мәкальләр» *** җыентыгы чыкты. «Мәкальләр» җыентыгы күләме ягыннан зур булмаса да, анда татар                      *** «Мәкальләр». Татгосиздат басмасы. Төзүчесе А. Әхмәт. Редакторы, X. Усманов. 24 бит. 1948 ел. халык мәкаль һәм әйтемнәреннән, шулай ук Советлар илендәге башка халыкларның да иҗат хәзинәсеннән байтак үрнәкләр тупланган.,, Бу җыентыкта без: «Сталин 


 
 нәрсә әйтер — аны бөтен дөнья ишетер», «Ватанын яраткан — дошманын тараткан», «Немецлар җир дип килделәр, җиргә керделәр» кебек яңа мәкальләрне, бөек Ватан сугышы вакытында туган әйтемнәрне дә укыйбыз. Ләкин, шундый кирәкле бер китапта зур кимчелекләрнең, ялгышларның очравы күңелсез хәл. Иң элек җыентыктагы материалларны урнаштыру тәртибенең аерьш бүлекләрдә буталып китүе күзгә ташлана. Мәсәлән: беренче бүлектә эш, хезмәт, эшкә мөнәсәбәт турындагы әйтем һәм мәкальләр теркәлсә дә, шундый ук әйтем һәм мәкальләрне без китапның башка бүлекләрендә дә очрата алабыз. Әйтик, IV-нче бүлектә без шушындый мәкальләрне укыйбыз: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар!» «Тырышкан кеше ач булмас», «Ни чәчсәң шуны урырсың», «Бүгенге эшне иртәгә калдырма» һ. б. III нче бүлектә батырлык, илне сөю, аның оборонасын ныгыту турындагы әйтем һәм мәкальләр китерелә. Ләкин, ни өчендер, җыентыкны төзүче иптәш шул Ш-нче бүлеккә керергә тиешле әйтем һәм мәкальләрне башка бүлекләргә дә таратып урнаштырган. Мәсәлән, бишенче бүлектә «Канга — кан белән җавап» дигән әйтем бар. Бу бөек Ватан сугышы вакытында туган халык әйтеме һәм ул өченче бүлеккә урнаштырылырга тиеш иде. «Ачык ишеккә кеше керә», «Ат типмәс димә, эт капмас димә», «Сарык булмасак бүре дә ашый алмас» дигән мәкальләр бишенче бүлеккә шулай ук урынсыз куелганнар. Китап урта яшьтәге балалар өчен төзелгән. Ләкин китапта мәктәп балаларына тәкъдим итмәслек, ягъни совет халкының уйларын чагылдырмый торган, бәлки борынгы заманда эксплоататор катлаулар тарафыннан тудырылган мәкаль һәм әйтемнәр дә кертелгән. Мәсәлән: «Күзе сукырга юлдаш бул, күңеле сукырга юлдаш булма», «Аш дигәндә мин калмам, эш дигәндә мин бармам», «Үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын», «Дусың игез, дошманың сигез» дигән мәкаль һәм әйтемнәр мәктәп укучыларын коммунизм рухында тәрбияләүдә корал була, алмыйлар. Ни өчендер, кайбер мәкаль, әйтемнәр синтаксик яктан бозып би- 
релгәннәп. Җыентыкның 12 нче битендә: «Терсәкне күпме тешләсәң дә җитми» дигән әйтем бар. Шушы әйтемне укып чыккач, аптырап, үз- үзеңә: «Нәрсә җитми соң?» дигән сорау бирәсең. Чыннан да, терсәкне тешләгәч, тагын нәрсә кирәк? Ә халык телендә бу әйтем «Терсәкне тешләп булмый» дип йөртелә һ. б. Җыентыкның тагын да бер кимчелеге итеп мәкаль һәм әйтемнәрнең кабатлануын күрсәтергә кирәк. «Юрганыңа карап аягыңны суз» дигән мәкаль 12 биттә дә, 13 биттә дә урнаштырылган. 16 биттәге «Тел — кылычтан үткен» дигән мәкаль 19 биткә һәм «Урта Азия халыклары мәкальләре» исеме астындагы бүлеккә дә кергән. Шулай ук бер VK эчтәлекле әйтем-мәкальләрне, аерым сүзләрне, тыныш билгеләренең урынын алмаштырып, төрле формага кертеп урнаштыру фактлары да байтак. Менә берничә мисал: «Авызы пешкән — салкын суны да өреп эчкән» (12 бит) «Авызы пешкән өреп кабар» (14 бит). 6-нчы биттә шундый мәкаль укыйбыз: «Егет сүзе—бер булыр». 7-нче биттә шул ук мәкаль икенче төскә- рәк кёреп, «яңа» бер мәкальгә әверелгән: «Ирнең сүзе бер булыр». Төзүче китаптагы мәкаль һәм әйтемнәрне «Татар халык мәкальләре» һәм «СССР халык мәкальлә- ре»нә бүлә. Бу, әлбәттә, принципиаль зур ялгыш. Болай дип язганда татар халкы СССР халыклары составына керми икән дип ялгыш уйларга урын кала. «Тугандаш совет халыкларының мәкальләре» дип исемләргә кирәк иде. Бу кимчелекләр кайбер авторларның китап басып чыгару эшенә әле җиңелчә карап килүләрен күрсәтә. Җыентыкка, кергән материалларны тырышлык белән эшкәртергә, халык әйткәнчә «җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә» кирәк иде.