Логотип Казан Утлары
Роман

ЯЗГЫ ҖИЛЛӘР



 XX 
Зур чуек сандал өстендә алмаш- тилмәш сугылучы чүкеч тавышыннан корымлы тәрәзәләр, коелып төшәргә торган шикелле, тетриләр. Югары-югары күтәрелгән очкыннар, караңгы күктә кинәт атылып киткән йолдыз чаткылары төсле ялтырап, кире шул сандалларга, ташкүмер тузаны белән капланган лачма су җир идәнгә төшеп сүнәләр. Хәзер инде аның идән икәнлеге дә рәтләп беленми. Андасан- да түшәлгән кирпеч ватыклары аркылы салынган дегетле такталар, тутыккан кырыйлы калтай кисәкләре — аны!, идәнйән битәр, куе су чокырына ошаталар. Бу су тигезсез ташлар белән корашты- рылган черек почмаклардан саркый бугай, тышта кар яуган саен арта бара. Аз гына җил булды исә, шул ук почмаклардан кар өрә. Учакларда зәңгәрләнеп1 көйрәгән күмер көле белән аралашып, иреннәргә, күзләргә майлы дым булып ябыша. Югары балкалардан, киптерергә элгән балык җәтмәсе кебек, озак еллык тузанлы пәрәвезләр салынып торалар. Шулар астында тонык кына утлы сыңар лампа яна. Ара- тирә ут яктысын каплап, түмгәк- тән-түмгәккә сикерүче челән кебек Житез йөрешле, кәҗә сакаллы карт 
•Дәвамы. Башы 6,7 һәм 8 саннарда.
гәүдәсе узып китә. Шул картмы, әллә бүтән берсеме тора-торгач гыжлап көлеп җибәрә. Кемдер шуңа «һи-и» дип . кушыла да, тиз-тиз генә нәрсәдер сөйләп ала. Ләкин аның сүзләре тимер гөрелтесе белән әллә ничәгә бүленеп өзеләләр. Чүкечләр тынып торган арада аргы почмакта тимерче Мостафаның карлыга төшкән тавышы яңгырады. Ул нәрсәгәдер ачуланган ахыры, һәрбер сүзен кемгәдер төртеп, теш арасыннан кысып сөйли: — Аңар нәрсә? Ут эченә китәсе малае юк аның. Өргеч хырылдап тын алдьь Горндагы күмерләрдән аклы-яшел- ле елдырым көлтәсе күтәрелде.’ Кешеләр гүя тоннельдән килеп чыктылар. Хәзер инде горн каршында чүкеч тоткан хәлдә басып торучы Мостафаның куе төк белән капланган ялангач күкрәге һәм агарып килүче бөдрә сакалы аерым- ачъцк күренде. Ул бу мастерскойда бик күптәннән бирле эшләп, сакалына көмеш туты сыра башлауга карамастан, һаман бирешми әле. Нинди генә җайсыз тимер дә аның озын саплы келәшчәсенә тешләнгәч, сандалга тамыры тоташып үскәнсыман, селкенмичә катып кала. Тимерне теге яки бу ягы беләй әйләндерергә кирәк булса да, ул келәшчәне борып тормый, бәлки кыска бармакларын оста’ гармонъ- чыныкы кебек елт кына әллә ниш

 
  ләтә дә тимернең кирәкле урыны шул ук мәлдә чүкеч астына күчеп ойый. Аның, кечкенә генә түгәрәк күзләрендә дә әллә тимер уты, әллә үзенең берәр уе чагыла һәм алар Мостафашы, шактый яшь күрсәтәләр иде. Бүген исә аның күзләрендә , дә, хәрәкәтләрендә дә, тирән кайгы, чиксез хәсрәт эзе ярылып ята. Me- • нә ул хәзер дә авыр гына көрсенеп алды да, күкселләнеп суынган тимернең йомыры башын ачулы бер хәрәкәт белән учак өстенә куйды. Сары өргеч аның кайгысына кушылган төсле, ухылдап сулыш алды. Горндагы күмерләр арасыннан дулап ялкын күтәрелде, һәм тирә- юньгә чаткылар чәчрәп киттеләр. Өргеч сабын тирбәтүче Саимәнең сипкелле борынына, күгелҗем төрткеле, балдак бизәкле җиңнәренә кызгылт яктылык төште. Мостафа көн дә иртә белән Саимәнең аркасыннан кагып исәнләшә торган иде. Бүген онытты. Бер Саимә генә түгел, мастерской эчендәге бүтән эшчеләр дә, әнә теге почмактагы слесарь Морозов та, сумала белән җилем кайнатучы хатынкызлар артеле дә — бүген аның күзенә рәтләп чалынмыйлар. X аты н -к ыз ла рн ы ң сагы ш л ы җы р - лары да, әллә кайдан, ерактагы таулар артыннан килгән җил тавышы төсле, бер ишетелеп, бер тынып, чүкеч чыңы астында югалдылар. Аның башында хәзер бер генә уй: — Гәрәй! Бер генә ваем: — Гәрәй! Бер генә өмет: — Гәрәй! Чүкеч тавышлары да аның кола-^ гына шул ук сүзне генә чыңгылдаталар: — Гәр-рә-йй... Гәр-рәй-й..: Кайчан пына бит әле, аның Гәрәе бистә урамнарында ялан тәпи чабып, бүтән эшчеләрнең малайлары белән кузна уйнап, атасы шикелле үк мәктәп күрә алмыйча, буй үсте. Кичә генә булган шикелле. Күз алдында бөтен ачыклыгы белән •басып тора. Тышта кояш иде. Тәрәзә каршындагы тирәк яфраклары җәйге кайнар җил белән әкрен генә шаулыйлар, яшкелт пыяла аша, соры канатлы кошлар очып кунган төсле, күләгә төшерәләр. Мостафаның кичке сменага барыр вакыты җитеп килә. Шуңа күрә ул чәен дә эчеп бетермичә, ишектән башын тыгып Гәрәйне чакырды: — Улым! Гәрәй! Өйгә кер. Ишек алдының ерак почмагыннан, утын өеме артыннан Гәрәй белән тагын ниндидер бүтән малайның тавышлары бергә кушылып яңгырадылар: — Без монда, әти. Укыйбыз. . Мостафа һичбер ничек көтелмәгән җаваптан шашып калды: — Ничек инде ул? Үз колагына үзе ышанмыйча, яннарына барып карарга уйлап, бер-ике адым атлауга, Гәрәй бик күп битләре коелып беткән китап күгәреп килеп чыкты. Теге малай оялдымы шунда, күренмәде. Өйгә кереп, Гәрәйнең чынлап та укый башлавын күргәч, Мостафа тагын да аптырый төште: — Элпә инде чынлап та укыйсың... Кем өйрәтте сине болай? Гәрәй теләр-теләмәс кенә әйтте: — Әнә шул малай инде. Ул шәһәрдә эшли. Шундый урын бар, ди. Китап ясыйлар икән анда. Икенче көнне Мостафа аны шул китап өстенә башын иеп, һәрбер сүзне кадак суырган төсле тырышып укыган хәлдә очратты. Әкиятме иде ул, җырмы иде, анысы хәзер онытылган инде. Бары тик караңгы подвалга зур итеп икенче тәрәзә уелган төсле якты көн генә истә калган. Шундый күңелле иде ул көн. Онытылган иде ачлы-туклы тормыш. Онытылган иде тимерчелек азабы. Барысы да, барысы да онытылган иде. Күз алдында фәкать Гәрәй иде. Йөрәктә: фәкать Гәрәй... Шул Гәрәй хәзер солдат булды. Чү!.. Ничек булды соң әле бу?.. Чүкечләр өзлексез чыңлыйлар. Өргеч астында ут чәүкәләре туктау- сез канат кагалар. Калын тимерләр өстенә зәңгәр ялкын белән сулыш өрәләр. Ялкын шәүләсе идәндәге суларны төпсез ләп дерә. Кир

 
печләр өстеннән кызгылт тимер күтәреп үткән кешеләрне чамасыз озын буйлы итеп күрсәтә. Киштәләрдәге тимер-томырлар шушы бер минутлык яктыда әллә нинди кыйбатлы җиһаз кебек ялтырап куялар. Аннан тагын караңгылык иңә. Әле генә’ ачыграк ишетелгән кебек тавышлар да кинәт саңгырауланалар. Шушы басынкы караңгылык Мостафаны ерып чыккысыз уйлар эченә алып китә. Анда сугыш. Империянең кырылып бетүче полклары урынына моннан соңгы Гәрәйләрне ташыйлар. Көне-төне, бер-бер артлы кызыл вагонлы эшелоннарга төялеп, көрән шинельле яшьлек уза. Ә монда —- ачлык, нужа, эт азабъи Барлы- юклы получка әҗәт түләп., бер чүмеч су кебек, комга сеңә. Мастерской хуҗасының өч малае бар. Үгез кебек тазалар. Шулай да солдатка алынмадылар. Ә Гәрәй... бердәнбер Гәрәй — чәнечкеле тимерчыбык белән уратылган биек таш коймалы казармада ауный... Чү! Ничек булды соң әле бу?!. Истә: январь. Истә буран. Бүгенге кебек истә: Гәрәй тимер юл депосыннан көндезге икеләрдә үк кайтып, туры бирегә килде. Нәкъ менә шушы урынга. Хәзер менә Гаврошка басып торган турыга. Башындагы җәйге бүрек аз гына кыңгыр киелгән. Чөм кара чәч бераз бөдерәләнеп чигә турысыннан күренеп тора. Түгәрәк ияге ниндидер эчке калтырау белән әкрен генә тибрәнә. Куе керфек белән капланган күзләре — борчулы. һәм ул нәкъ менә шушы урынга басып, үз-үзен ирексезләп, көр тавыш белән: ■— Әти! Кит/әм... — диде. — Кая китәсең, улым? — ...Солдатка! Мостафаның күз алларын, йөрәктәге иң нечкә тамыр тартылып өзелгән кебек, дымлы караңгылык басты. Шул караңгылыкта аның үз тормышы, моннан унике еллар элек солдатка эләгеп, Манчжурия сопкаларына озатылуы, шул чакны вокзалдагы солдатлар өстенә кемнеңдер урысчасы да, татарчасы да бертөрле мәгънәдә язылган кәгазьләр ыргытуы, шуннан офицерларның станция саен тентү ясап җөдә- түләре — күз алдыннан тезелеп үттеләр. Сугыштан кайткач та аны нужа басты. Бу нужалардан йөрәккә үткән сыкраткыч сагышны аракы да, хәсрәтле җырлар да юып бетерә алмадылар. Мостафа эчмәскә дә тырышып карады. «Кара көнгә кирәк булыр әле» дип, сухари җыеп тычканнар симертүче саран хәерче кебек, һәрбер 
тиенне хыялдагы киләчәк өчен йолкырга кереште. Шуның аркасында ул Япон сугышыннан элекке елларда иптәшләре белән дә этле-мәчеле булып беткән иде. Ике арадагы бу аңлашылмаучылыкларның ничек бетүен дә ул бик яхшы хәтерли. Яз башы иде. Алексей Халявин тарафыннан хәзерләнгән прокламацияләр барлык заводларга, фабрикаларга, мастерскойларга таратылдылар. Ул көнне бөтен мастерскойның асты-өскә килде. Кая карама, анда: — Забастовка! — Эшне ташлагыз! — дип кычкыралар. Мостафа забастовка якльи эшчеләрнең холкын яхшы белә иде. белән үк горнларны сүндерәләр. Алар забастовка гудогын ишетү Эш коралларын яшикларга шалтыр-шолтыр ыргыталар. Базарга баргандагыча кабаланып, киемнәрен аннан моннан төймәләп, бүтәннәрне ашыктыралар. Ә Мостафаның ул елны әле акча туплап тормышны рәтләү дәрте белән иң нык мавыккан чагы. Ул да үзенчә, ләкин бөтенләй Кире ният белән кабалана. Менә ул сандал өстендәге тимерләрне, чүкечләрне җыештыргандай булып маташа, һич кирәге булмаган тимер кисәкләренә барып тотына. Үзе болай ашыккан шикелле дә, ләкин сандал тирәсенә чылбырлан- гаң кебек, һаман бер урында әйләнә. Эшчеләр дә аңар сүз әйтә алмыйлар. Чөнки эшләү түгел бу. Контора кешеләре дә бәйләнмиләр. Чөнки ул һаман үз урынында. Ләкин ул бу икеле-микеле хәлдә озак тора алмады. Слесарь Андрей килде дә, аның алдында яткан зур келәшчәне еракка атып бәрде:

 
— Киен давай. Хәзер үк тышка, иптәшләр янына чык! Ул елларны монда эшләп тә, соңыннан исем алмаштырып каядыр киткән Алексей тапый да үткәзебрәк әйтте: — Нәрсәгә ялынасың! Куркак бит ул. Аңар хозяин алдына барып, штанын салып: — Менә, теләгәнче суктырыгыз! — дип баш ияргә генә калган. Мостафага шул җитә калды. Киемен алырга да оныты-п, шул килеш митпнгга чыкты. 1Мастер- сксй бел^н участок арасында телефон тоташып, городовойлар килеп җиткәнче сузылган бу летучий митинг — Мостафаның күзен ачты. Ул инде Алексейга үзе шикелле үк тимерче итеп кенә түгел, бәлки әллә нинди зур эшләр кузгатырга көче җиткән әкият батыры кебек итеп карый башлады. Шуннан соң озакламады: Мостафа Манчжурия- гә китте. Аннан кайтуга яңа вакыйгалар туды. Ул вакыйгаларга әле яшь малай булып кына катнашкан Гәрәй — хәзер солдат. Ә Андрей, үч иткән шикелле, һаман әле кемнәндер көлә. Мостафа чыдамады, әйләнеп кычкырды: — Нәрсә күреп көләсең син, ә?!. Андрей — әллә ишетмәмешкә салышты, әллә чүкеч тавышьп астында чынлап та бу сорау аның колагына барып җитмәдеме — дәшмәде. Мостафа кулын селекте дә, Саимәгә карап Андрейны тирги башлады: — Күрәсеңме? Нинди шат. Бөтен дөньясын онытып көлә. Иртәдән бирле тавыш-тынсыз торган Саимәнең дә бу сүздән кинәт теле ачылды: *— /Менә миңа да аның кебек көр күңелле буласы иде. Ничек шулай булырга? Бөтен дөнья хәсрәте җилкәңә төшсә дә сер бирмәскә иде... Мостафа аңар куркып карады: — Ни сөйлисең син, кызый? Сүзеңнең бер дә рәте-чираты- күренми. Саимә тагын да ярсый төшеп, тавышын күтәрде: Их, әйтер идем бер сүз, авыр алырсың. Мостафа тагын шул ук сорауны кабатлый-кабатлый, суынып җитмәгән тимерне бүкәннән алып, кире горнга салды. — Ни сөйләвең бу? Ни дигән сүз бу? Саескан төсле әллә нәрсә тәтелдисең, бер ни аңламыйм. Саимә өргеч сабына ачу белән басып, сөйләргә тотынды: — Чыныгып җитмәгәнсең шул. 
Төрмәдә дә утырып чыктың инде... Андрей кебек булырга кая әле сиңа. Гәрәйне озату авыр икәнен беләм мин. Ләкин ул анда да үз юлын югалтмаячак. Безнең армиягә хәзер нәкъ менә шул Гәрәйләр, Гришалар кебек егетләр кирәк. Солдат булу өчен генә түгел, солдатларны халык ягына — безнең якка алып чыгу өчен... Тимерен кызды бугай, алсаң да ярый! Саимәнең күзләрендә бүртмә тамырлы кулларга нык кысылып югары күтәрелгән авыр чүкеч күләгәсе чагылды. Саимә бу кулларны кояш яктысында да күргәне бар, озак эштән алар үзләре тимер кебек катып шомарганнар. Мостафа авьвр чүкечләрне шушы кыска бармаклары белән бәләкәй уенчык кебек кенә йөртә. Зур чүкеч астында ул якорь чылбырларын да, кечкенә боҗраларны да бер үк осталык белән эшли. Ул үзенең сирәк’йомыла торган кечкенә күзләре белән ике сугу арасында тимернең кирәк урыннарын бик тиз күреп ала һәм чүкечне һәрвакытта шул ноктага гына бәрә. Ярты потлы болванкадан баржа коерыгына тупса ясар өчен билгеле бер санда сугарга кирәк икән, ул инде шуңар сыя. Аның чүкече астында чуен сандал эре көмеш тәңкәләр тутырган янчык кебек чылтырый һәм кызган тимердән дүрт яклап аклы-кызыллы йолдызлар очалар. Мостафа үзенең кайгысын онытырга теләгән төсле кызу эшләргә тотынды. Андрей — аның кызып эшләвенә гаҗәпләнепме, әллә аңлашыр өченме, эш бетәр алдыннан горн янына килде. — Син менә баярак миннән сорадың: ник көләсең? — дип. Ничек көлмәскә? Вәлишин фабрика

 
сыннан бүген йөз алтмыш дүргенче полкка итекләр озатканнар, һәрбер итек эченә прокламация салынган ди. Шуларны солдатлар алып укыганнар. Я әйт, ничек итеп көлмәскә инде. Ә син менә ух та ух. Әйтерсең ацар карап хәл җиңеләя. Хәзер действие кирәк, дускай. Действие- сез булмый хәзер. Ә син ух та ух... Мин әйтәм, солдатларның күзләрен ачарга кирәк, дим. Дөньяны акыллы күз белән күрсеннәр. Уйласыннар, нигә бу болай, нигә тегеләй түгел! Син миңа әйт әле, сугыш башланганнан соң нәрсә эшләдең? Малаең өчен генә түгел, аларның иптәшләре өчен дә... Мостафа бу сүзгә бөтенләй кәефсезләнде: — Хоть син минем йөрәкне казыма! Бар әле, үз эшеңдә бул. Андрей учактагы күмердән тәмәкесен кабызды да, тыныч кына сүзен ялгап китте: — Син дөрес әйтәсең, Мостафа. Матур сүз: үз эшеңдә бул! Беләсең килсә мин һаман үз эшемдә. Сугыш башлангач та мин сиңа әйтмәдемме: бу сугыш патша строеның муенын сындырачак. Шул көнне тизләтергә кирәк безгә. Китер әле чүкечеңне! Бер-ике суккалап алыйм. Саихмә зур вакыйга көткәнсыман ашыгып-ашыгып күмерләрне өрдерде. Тирә-юнь шул хәтле яктырып китте. Су эчендәге кирпеч ватыклары да ут капкан кебек кызарып ялтырадылар. Андрей, сандал өсте- нә китереп яткырылган озынча тимергә сугу алдыннан Саимәгә елмаеп, шыпырт кына эндәште: — Их мин бу гайкалар, кадаклар урнына үзебез өчен корал гына ясар идем... Беләсеңме .син, Злато- устта шундый оста булган. Тутыгып беткән тимердән булат хәнҗәр ясый икән. Өстенә каз мамыгы open төшерсәң, шунда ук икегә кисә... Үтәли күренүче тоташ ялкынга ошаган озынча тимерне дә, ул хәзер шундый кылыч ясарга теләгәндәй, искиткеч киң селтәнү белән ялпакләргә кереште. Аның кул | Мускуллары бүрттеләр. Тимер чыңы ватык тәрәзәләр аркылы караңгы елга өстенә чыгып җәелде. Мостафа Андрейның җилкәсенә авыр кулын салды: — Син ачуланмыйсыңдыр ич миңа? Йөрәк әрни бит, йөрәк... Бу ун ел эчендә күпме кешене югалттым мин. Башта хатын... Аннан әни... Алар эшне бетереп кайтырга чыкканда 
тыш яхшы ук суыткан иде. Аяк асты киптергән бәрәңге оны төсле шыгырдый. Озын баганадагы фонарь, өй түбәләреннән бистә сукмагы өстенә сибелгән кар бөртекләре аркылы, сыңар күзле кешегә ошап күренә. Бистә шактый зур. Аның бер ягы— казармалар кварталы белән шәһәргә тоташкан. Икенче очы затон мастерскойларына чаклы сузыла. Шул ике арага дыңгычлап тезелгән вак кына өйләр, кандалалы бараклар уртасыннан өч чиркәү, бер мәчет, каланча манаралары, базар мәйданындагы ташпулатлар күренәләр. Бакчаларга, вак хибаркалар- га тутырылган эшчеләрнең, калын коймалар артына ябылган солдатларның язмышы өстенә шушы таш чиркәүләр, каксыган манаралар, бөтен авырлыклары белән баскан күк, урамнарны сытып торалар. Гүя алар үз стеналары белән барасы сукмакларны буганнар, кешеләрне шушы бистәгә якорьләп куйганнар. Мостафа бистәнең кырый урамына җитәрлек кемнеңдер арттан кычкырып килүен ишетте: — Дя-дя Мустафа! Әйләнеп карауга, пальто чабуын канат төсле селкеп йөгерүче малайны күрде. Янына килеп туктагач кына, ул аның Алексей Халя- виннең племяннигы — Антон икәнлеген таныды. — Нихәл, Антон!—дип исәнләште Мостафа. Малай озак йөгергән ахры, өзек- * өзек сулап, як-ягына каранып шыпырт кына әйтте: — Сездә алай-болай Гәрәй абыйның кәгазьләре калган булса, ныграк җыйсыннар диде Алексей Гав- рилыч. 

 
XXI 
Өсте. чәнечкеле тимер-чыбык белән уратылган таш коймалы казарма ишек алды—яз башындагы тиреслеккә ошый: пычрак карлы сукмаклар, марш атлап йөрүче солдатларның җәенке табаннарына эләгеп юкара баралар һәм ярты сәгать тә үтми, тегеннән дә, моннан да чүп-чарлы җир бүселеп чыга. Аяк асты гына түгел, бөтен тирә-юнь шундый. Урыны- урыны белән кирпечләре ишелергә торган койма буйларына карарга да җирәнеч. Әче сөремле күхня суларын, казарма пычракларын шунда гына актаралар. Солдатларның барысында да иске шинель. Касапчы бишмәте кебек җирән таплы бу шинельләр әллә ничә маршевая рота кулыннан үтеп, саргаеп беткәннәр. Кыюрак телле бер солдат аларны ямату турында сүз күтәргән икән дә, старший каптенармус өч кенә сүз әйткән: — Солдат үзе — ямау! Оятсыз тупаслык белән әйтелгән бу сү^здә беркадәр чынлык та бар. Ревель портыннан Сары Камышка хәтле сузылган фронтларны ямарга, әлбәттә, хисапсыз күп солдат кирәк. Яшьме ул, картмы ул, киемсезме, коралсызмы — патша хөкүмәте өчен барыбер. Рәсәй империясенең бөтен тузган транспорты солдат ташый. Бөтен фабрикалар, заводлар сугышка эшлиләр. Алафузовның сукно, Вәлишиннең итек һәм күн фабрикалары гына түгел, Шураев фабрикасы да, Волжин һәм Эгерсь мастерскойлары да, Андрианов заводы да — барысында да уртак кәсеп. Ләкин унсигез яшьлек малайдан башлап кырык биш яшьлек көрәк сакаллыларга тикле бөтен ир-улакны үзенең төпсез упкынына суырып алган патша армиясе өчен бер әйбер дә төткәзеп булмый. Иске шинель, ертык итек, орелы ямшәйгән җиз катыргычлы брезент каеш, мамыктан үрелгән папаха — бу әле аның җитеш ягы. Фронтка бит хәзер бер вагон итек җибәрсәләр, өч вагон чабата төйиләр. Снаряд белән патронны әйткән дә юк. Алары аның сугышның беренче елында ук кытлыкка чыкты. Хәзер менә иң гади әйбер — мылтык җитешми. Фронттагы ике солдатның берсе ялан кул белән сугышка керә. ТылдапыЛар исә «1915 нче елгы образец Сухомлинов винтовкасы» дип көлкегә калган юкә мылтык белән генә өйрәнәләр. Баштарак әле аларны вин товкага ошатыбрак юнсалар да, сугыш
 озайган саен читән тери торганказыкка ошый барды. Шу ңа карамастан, офицерлар, фельдфебельләр үз солдатларын казарма ишек алдына бик җитдилек белән алып чыгалар һәм шул юкә казыкларны күтәртеп, чынчынлап штык кадау командаларын бирәләр: — Коли-и направо... — Коли-и налево... — Коли-ли кругом! Төрле яктан китерелеп бер взводка җыелган кырыклап солдат җилкәдәге «мылтык»ларын өч алымда әйләндереп, әйтелгән якка сузалар. Гәрәй дә шулар арасында. Бүреге зуррак бугай аның, кашлары күренмиләр, бары оя тишегеннән башын тыккан сыерчык баласыныкы төсле кара күзләр генә җемелдиләр. Алар хәзер тагын да тирәнрәк баткан кебек күренәләр. Бите дә ничектер сузыла төшкән. Эш киеменнән ул яшьрәк төсле иде. Озын җиңле шинель аның гәүдәсен басып торгандай бөрештереп, картайтып күрсәтә. Шулай да ул аякларны уставча җиренә җиткереп баса һәм кулындагы «штык» очын да кеше биеклегендәге рам эчендә эленеп торучы саламлы чыпта капчыкка җитез кадый. Шул ук вакытта ул стройда чират көтеп торучы солдатларның гыжлап сулауларын да, фельдфебель Сайкевичның үзенә текәлгән үткен карашын да сизеп тора. Бүген аны тиз бушаттылар. Алмашка бөтен бите күгелҗем бетчә белән капланган озын муенлы Никодимов чыкты). Мылтык хәрәкәтләрен ота алмыйча йөдәгән бу чуваш егетенә фельдфебель аеруча бер шәфкатьсезлек белән каныга.' Стройда гына түгел, 

 
словссностьта да аңар тынгылык юк. — С раз-бёгу кол-и-и-и! Бөдрә очлары яңак уртасына килеп алкаланган җирән мыеклы, төрле зурлыктагы! шарлардан ясалган кебек йомры гәүдәле Сайкевич аны ярты юлда туктатып тиргәргә кереште: — Ничек тотасың син, ничек тотасың, балда! Менә ничек кирәк! Никодимов фельдфебельнең машина тизлеге белән һавада айкалып сузылган кулларына гаҗәплән- гәнсыман, авызын ачкан килеш, карап торды да курыккан тавыш чыгарды: — Ладно. — Молчать, зараза! Монда бит сине ындыр артындагы атаң чакырмый. Менә ничек әйтергә кирәк: Слушаюсь, господин фельдфебель! Никодимов нәкъ шулай кабатларга тырышса да русча сүзләрнең чувашчага тартымлануы тагын бәйләнергә сылтау булып төшце: — Тел урынына чүпрәк тыкканнармы әллә? Тавышында дәрт юк. Хәзердән үк җебеп торасың, мямля! Сугышта нишләрсең? Кольни назад! Никодимов җирда сабын артыграк сузып, чыпталы рамны аудара язды., — Әһә, син алай икәнсең әле. А, ну-ка, бөтен приемнарны яңа баштан! Сайкевичның бик тиз алмашып торучы командаларыннан каушаган Никодимов кайчан нишләргә икәнен бутап, — К но —ore... һип, — дигән чакта «мылтык»ны җилкәгә ала, — На плё-чо! — дигәндә түбән төшерә башлады». Стройдан кемдер пырхылдап көлеп җибәрде. Сайкевичның бәрән эчле кыска туны ачудан кабаргандай булды. Строй- дагылар кибет киштәсенә тезелгән таш курчаклардай катып калдылар. — Бу ниткән базар? Кем ул айгыр төсле кешни? Стройда нинди көлү булырга мөмкин? Я, кем ул көлде? Ике адым алга! Берсе дә кузгалмады. Көлгән солдатны гүя! җир упиы/. Тыны да чыкмый. — Стройның изге урын икәнен беләсезме сез? Кемгә бирдем мин команда, ә? Кем көлде? На два шага... ар-рш! Тагын берәү дә юк. — Кем дә булса көлдеме? Бөтен авызлар берьюлы ачылдылар: — Никак нет, господин фельдфебель. . Бусы инде хәтсез тискәрелек иде. Сайкевич үзенең көяз мыекларын йолкып алырга теләгән кебек тарткалап бөтерде. Ул мыеклар ана чынлап та мәһабәт төс 
бирәләр. Яңалыгын югалтмый торган тун якасы эченнән аның шундый ук чиста мундир якасы күренә. Шулар уртасыннан аз гына күтәрелеп торган алсу муенны ул ара-тирә хушбуй исле яулы|к белән сыпырып ала. Ачуланган чакта яулык онытыла. Еш тирләүчән муен тирәсендә сынар бармаклы йон бияләй шуа башлый. Бу юлы да шулай булды, йон бияләйнең сыңар бармагы яка эченә үк кереп, аннан такыр кырылган ияккә күтәрелеп, тагын мыекларга тиеп үтте: — А, ну-ка, Чебоксар, встань на место! Вззбд! На плечо! Бего-ом, ар-рш! Ас... два... три... Ас... два... три... Кру-у-гом! Айть-два! Ноги крепче!.. Айть-два... Айтьдва... Выше голову! Айть!.. Мин сезгә күрсәтермен, бунтовщиклар! Җыен фабричный шпана! Ас!.. два... три... живо!.. Кру-у-гом... Айть- два, айть... Тозлы кәбестә шулпасы белән көйгән ясмыктан бүтән аш күрмәүче солдатлар өчен тигезсез казарма ишек алдында болай йөгерү тәкатьсез читен. Кайберләре дүрт- биш әйләнүдән шабыр тиргә батып әлсериләр. Кайбер хәлсезрәкләре/нең көче аңар да җитми, тыннары КЪР- сыла. Ис тигән кеше кебек йөрәкләре кага башлый. Шул арада зуррак начальниклардан берсе үтеп китсә — Сайкевич шунда ук «айть- два»дан туктап, уң бияләен чигә турысына күтәрә дә, итек үкчәләрен бер-беренә ябыштырып команда бирә: — Смир-но! Равняйся направо! Каршыдан узган начальникка ба
10 
 
 
рьгсы да күзләрен ут шикелле текәргә һәм аның исәнләшүенә бер бугаздан әйткән төсле залпом кычкырырга тиешләр: — Здрав... — желаем... ваш-сук- род! Әллә ничә сүздән кыскартылган бу исәнләшү вакытында бер генә тавыш соңга калса яки җитәрлек дәрәҗәдә кычкырып әйтелмәсә, аның азабы бик озакка сузыла. Аннан инде китә: рота командиры белән ничек исәнләшергә? Полк командиры белән очрашканда ничек? һәрберсен аерым әйттереп, болан да кипкән телләрне аңкауга ябыштырганчы кабатлаталар. Бүген алар күренмәсә дә, интектерерлек сәбәп барыбер табылды. Берничә солдат, шулар арасында, әлбәттә Никодимов, «кру-гом» командасы бирелгәч я уңга әйләнеп, яки әйләнергә өлгермичә, Сайкевичны өзлексез акырта тордылар: — Колагың кая синең, сыер! Сиңа әйтәләр бит: кру-гом! Тагым бөтен взводны) кире әйләндереп, тагын йөгерттерә, тагын әйләндерә, очы да юк, кырые да... Инде кайберәүләр төкерекләренә чәчәлеп юткерәләр, хырылдап сулыйлар. Никодимов бөтенләй артка калды. Арып йончыган взвод әллә пичәгә өзгәләнеп, икешәр-өчәр солдатлы бүлекләргә аерылды?. Әнә анда инде бүтән взводлар строй заиятиесен бетереп, казармаларына да тарала башладылар. Ә боларны Сайкевич җибәрергә уйламый да әле. — Бу ниткән дуңгыз көтүе?.. Үлек Күмәргә барган кебек атлыйсыз. Аякларны күтәреп басарга? А, ну, күңеллерәк! Тыгызлана төшегез!.. Артка калучыларга — чираттан тыш наряд! Ике сәгать полная накладка! Ас... два...- три... Ас... два... три... Круу-гом... «Полная накладка». алучылар элекке елларда чын винтовка белән патрон ящигы күтәреп торганнар. Маршевая рота солдатларына шул ук авырлыкта кирпеч яки утын бәйләме күтәртәләр. Бу инде чыбык белән суктырылудан кала икенче урында торучы җәзаларның берсе. Шуңа күрә «наряд» ишетүгә, Никодимов үзендәге соңгы тамчы! көчне җыеп, бүредән качкан бәти кебек ахылдап, . йөгерергә кереште. Авыр үкчәләрнең кадаклары табанга тирән батып 
авырттырсалар да, туктаусыз чабудан күз аллары караңгыланып, бөтен казарма ишек алды су тегермәненең зур тәгәрмәченә ’ошап әйләнгәндәй тоелса да, туктарга ярамый. Йөгерергә! Истән язып егылганчы йөгерергә!.. Кем белсен, бу тиле йөгерү кайчангача сузылган булыр иде. Ишек алдының кайсыдыр почмагыннан нечкә генә тавыш яңгырады: — Тятя, а, тятя! Обед пленисли. Шуның артыннан ук Сайкевич взводны туктатты: — Вольно! Оправиться!.. Казармага! Аның. ачуын әллә шул нечкә тавыш йотты, барысы да казарманың Казанка елгасы кырыена чатлаш салынган офицерлар йорты алдында басып торучы бәләкәй кызга әйләнеп карадылар. Зур гәүдәле атасы күләгәсендә ул бөтенләй бишек баласы кебек кенә күренә. Анасы да аның шундый бәләкәй буйлы, аксыл чәчле, җыйнак хатын. Ул кояшлы көннәрдә анасы белән бергәләп, икенче каттагы балконга чыгып, солдатларны күзәтә. Якыннан Сайкевич үтеп киткәндә курчакныкы кебек кечкенә кулларын болгап матур гына елмая: .— Тятя!.. Посмотли-ка сюда... Атасы аны иркәли бугай, бүген дә ул аның калын чалбарлы аякларына асылынып, ишектән кертмичә торды. Атасы кереп киткәч, нәрсәгәдер үпкәләгән төсле нәзек иреннәрен турсайтты да, аннан солдатларны үчекләп, ишек төбендә әрле-бирле йөгерергә тотынды: — Клу-у-гом... ■Ләкин ‘ аңа берәүнең дә ачуы килмәде. Ялыккан чырай белән көлеп кенә карадылар. Гәрәй дә аңар елмаеп эндәште: — Ах, син кызый, ә... Сугышка китәсеңме әллә безнең белән? Моңа каршы кызчык берни дә Ботаклы имән бүкәненә
сүзенең дәшмәде. 


 
■итекләрен каккалап казарма эченә узучы солдатларны сынау карашы €елән берәмберәм озатты да, ишек алдында тынлык урнашкач, күкрәген киереп, зурларча җирәнеп кычкырды: — Фу ты, солдат! . Болай да бөркү казармада бүген тын алырлык та түгел. Бөтен мичләрне кыздырып якканнар. Ике катлы сәкеләр белән бүлгәләнеп беткән палаталарда ярым караңгылык. Солдатлар шунда ашыйлар, шунда йоклыйлар. Арзанлы пароходларның дүртенче классын хәтерләтүче кысан казарма эчендә, ишек төбендәге дежурный тумбочкасыннан башка, күз төшәрлек бер генә әйбер дә күренми. Маршевая роталар күбәеп киткәч, коридордагы бит югычларга тиклем бәдрәфкә •күчерелеп, урыннарына калын такталы нарлар куйдылар. Сайкевич взводы шушы өченче этаждагы коридорның урам якка караган тәрәзәләре буена урнашты. Анда ичмасам тәрәзә бозларыннан аз булса да саф һава бәреп тора. Гәрәй керү белән тәрәзә янына барып, урамга карады. Аннан бистә тагын да тәбәнәкләнә төшкән кебек күренә. Кырый тыкрыклар бөтенләй җиргә сырышканнар. Вак кыиа йортларның тишек морҗаларыннан сыек төтен күтәрелеп, җеп 'белән тартылган төсле' авыраеп, кар көртләренә иңә. Бөтен нәрсә чалыш, морҗалар да, өйләр дә, калакча манарасы да... Ерактан бистә түбәләренә кыйгачланып төшкән кичке кояшның сүрән яктысы да күзне кытыкламый, җылытмый, бәлки бала чактан таныш урамнар белән озакка саубуллашкан кебек йөрәк әрнеткеч аерылу тойгысы гына тудыра... Биш кеше саен бер калай табакка салынып китерелгән гәрәнкә шулпасы күптән суынган иде инде. Шуңа күрә өстәл хезмәтен Үтәүче аскы нарларга ничек эләкте шулай гына утырып, күгәргән сухари валчыгы тулган ярыкларга Шүппа тамыза-тамыза, сөйләшми- нйгмп ашарга керештеләр. Монда берәү дә чисталык турында уйламый. Казарма үзе шуңа өйрәтә, йокыга да, юынырга да, ашарга да* вакыт җитми. Көне буенча пычрак изеп йөргән итекләрне дә урлатмас өчен баш астына кыстырып йоклыйлар. Тәмәке һәм әче кәбестә исе аңкучы шинель өстән төшми, көндез — кием, кичен — юрган урынында өстерәлә. Солдатлар урынның җайсызлыгыннан түгел, анысына алар 
күнеккәннәр инде, кандаладан зарланалар. Солдатлар һәр көнне үз араларыннан табак саен бер кешене кизү итеп билгелиләр, кизү чәй китерә, кизү икмәк яки сухари артыннан йөри, кизү аш ташый... Аны ук артып калган аштан өстәмә өлеш алырга да йөгертәләр. Бүген Гайфи кизү. Ул инде казан төбен кырырга оста. — Кырам дип тишә күрмә тагын син. Болай да кеше саен икешәр ярма гына эләгә. Гайфи шуңар өстәп куйды: — Аның да берсе тычканныкы! Тик берәү дә көлмәде. Аның шулай, көлдерү теләге белән әйтмәсә дә, көлке сүзләре күп була һәм гомумән ул күп сөйләргә ярата. Ул үзен тумыштан тавык күзлегә саный. Кич булдымы, — лампа утын гына бераз шәйлим, ләкин кайда нәрсә барлыгын һич күрмим, — дип зарланырга керешә: — Әткәй карт та үлми ичмасам, урынына мәзин булып сугыштан калыр идем. Хәзер инде менә сукыр күз белән азаплан биредә! Ул чынлап та көндез бөтен нәрсәне вактөягенә чаклы аерым-ачык күреп йөргәне хәлдә, кояш бату белән ике кулын да ишкәк кебек сузып, итек табаннарын шудыртып йөри. Мондый чакта сирәк төкле өске ирене еш-еш дерелдәп селкенә, ә күзләре тонык пыяла кебек тик торалар. Тавышы да аның күп сөйләүгә кулай тавыш, төрле интонацияләргә бай һәм тыңлаучыларны ялыктырмый. Әгәр дә ул тавык күзле булмаса бу хәтле сөйләмәс тә иде шикелле. Көндез бит аңарда сүз ташкыны мондый көч белән җәелми. Кичке словест- ность һәм поверка сәгатьләре үттеме, ул инде үзенең вакытлыча сукырлыгын онытырга тырышкан ке- 

12 
 
бек, әле берсенә, әле икенчесенә эндәшеп, үз янына тыңлаучылар җыя: — Никодим! Әйт әле зинһар, кызлар чабатасын сездә ничә юкәдән үрәләр? Бездә уналтылысы була аның. Шуңар саран гына итеп җавап кайтару да, сәгатьләр буенча тәкелдәүгә җитә кала. Гәрәйне ул ни өчендер яратып бетерми. Никодимов белән, һәм бигрәк тә сигезенче ротадагы приказчик белән бөтенләй эреп сөйләшә. Тегеләр исә, Гайфигә, сугыш күрмәсә дә Оренбургтагы Хөсәйния мәдрәсәсендә ниндидер сугышларның тарихы белән танышкан кеше итеп карыйлар, һәм алар күптән түгел генә маршевая ротага килгән Гәрәйгә каршы Тайфуне чыгарып сүз көрәштерергә яраталар. Булай сөйләшүләр күбесенчә бәдрәфтә яки фельдфебель күзе төшмәстәй берәр аулак почмакта була. Беренче тынлауда әле, кем кемне ' җиңә, аерып алуы бик кыен. Дикъкать белән тыңлаучылар гына — Гәрәйдә бистә тормышынд’агы вакыйгалар белән ныгытылган чынлык көчен, ә Гайфидә, ‘ бер • юлдан як-якка чыгып киткән әйләнмәле сукмаклар төсле, озын һәм күп кабатлаулы сүзләр тезмәсен күрәләр. Гәрәй аның Чыңгыз хан турындагы сүзләренә исе китмәгәнс-ььман, нарның өске катына менеп, аякларын салындырды да, шинель култыгының сүтелеп баручы җөйләрен калын җеп беЛән типчергә тотынды. Еракта чиркәү кага башладылар — бакыр кыңгырауларның басынкы тавышы тәрәзә аша калтырап, биеп керә. Нарларның өске катлары бөтенләй буш диярлек. Солдатларның кайсы кая, астагы рәтләргә таралганнар. Әллә ничә урында җыйналып, кайсының авыл турында, кайсының сугыш турында гүләп сөйләшүләре генә ишетелә. Иң аргы кырый нар өстендә чишенмичә генә сузылып яткан түгәрәк битле солдат яртылаш башын күтәрде Дә, үз-үзенә пышылдарга тотынды: — О, господи... спаси рабы... Аннан нәрсә әйткәнен дә аңламаслык тизлек белән борынгы чиркәү телендә ниндидер дога укып икенче ягына әйләнеп ятты. Ганфи ишетеп калган ахыры, шунда ук кашеварлар турындагы сүзләргә аның исемен ялгады: — Петьканың кәефе юк. Лыбыр- лыбыр килеп теләк тели. Ни әйтсәң дә дин башка, ходай бер. Ул үзенчә дога кыла, без үзебезчә, Никодимныкы тагын үзенә 
аерым бер статья. Ә шулай да мин сина әйтйм, бөтен догалар бер гамәл дәфтәренә җыйнала. Безнең исемнәрне ротный канцеляриядә ничек язсалар, догаларыбыз да шулай ук... Шул чагында берәрсе: «Шулай шул» яки: «шуннан соң?» дип эндәшсә ул инде аңар балаларча куанып, күзләрен рәхмәт әйтергә хәзерләнгән караш белән теки. Күбесенчә аның сүзләрендә әллә ни зур мәгънә дә булмый. Кайсы вакыт ул, сугышта булмаса да булган шикелле, куркыныч батырлыклар сөйләп, кайсы вакыт, авызны тик тотудан курыккан шикелле, ни туры килсә шуны тезеп, такылдарга тотына: — Ансы аның алайдыр да, беләсең килсә, ул инде, тегеңәр махы бирми. Тегесендә аның әйтик, ике солдат утыра, ә бусы бит, әйтергә мөмкин, баржа тиклем бар. Тагын шулай бик озаклап, һәрбер сүзне аерым-аерым күшәп йотканнан соң гына, дирежабль беләи аэроплан турында сүз барганлыгын төшенәсең. Гәрәй аны, кирәксез якка борылучы атның дилбегәсен тарткан кебек төрле сораулар белән аптырашта калдырырга ярата иде. Бүген аны берәү дә бүлдермәде. Кинәт ул сүзен өзеп, урыныннан торды да, җилкәсенә шинелен салган килеш, куллары белән нар кырыйларына тотынып, коридорның аргы башына юнәлде. Шунда ук кире әйләнеп кайтты һәм өстендәге шинелен нардагы урынына бик кәефсез генә атып бәрде: — Ашаттылар добавка!.. Тәки үз этлеген иткән. Никодимны ротной канцелярия турына дүрт сәгатькә бастырып куйганнар. Полный накладка белән. Көчкә басып
13 
 
тора, мескен! Кичә сөйләп бетермәгән сүзебез бар иде. Булмады инде болай булгач... Кайберләре Никодимовны карарга чыкмакчы булып җыенсалар да, фельдфебельгә очраудан курыктылар ахыры, кире утырдылар. Бер минутка авыр тынлык урнашты. Аннан төрле почмакларда ярым шыпыртлап, ярым ымлап суз китте: — Шутка түгел, полный накладка... — Эчәләр дә соң безнең брат- ның канын... Гәрәй өстәге катлар буйлап кү- чәкүчә идән уртасына сикереп төште дә, караңгыда күзләре генә елтыраучы бер төркем солдатлар алдына килеп басты. — Сөйлисез генә бит, сез... Коры зарлану белән төзәлә дип уйлыйсыз. — Как то есть? — Аулакта барыгыз да батыр. Офицерларны да сүгәсез. Никодимовны да кызганасыз. Ә фельдфебель алдында бездән юаш хәйван юк. — Осторожно, парень... Кем ул хәйван?.. Гәрәй аларның арасына ук кереп утырды. — Син ачуланма миңа, Егор! Төптән уйлап кара. Юашлык түгелме инде бу. Хуҗасы тарафыннан адым саен кыйнала торган ат белән безнең арада нинди аерма бар? Бу сүз Гайфинең дә йөрәгенә * үтте ахыры, урыныннан әллә нәрсәләрне дөбердәтеп, ачуланып торды. — Прошение язарга кирәк, егетләр! Прошениесез эш барып чыкмый. Бу юлы аның тавышында Гәрәй белән сүз көрәштерү теләге сизелмәде. Тик барысъп да Гайфидән шундый сүз чыгуга бик гаҗәпсенделәр. Барысы да шуны аңларга теләгән кебек Гайфи ягына борылып карадылар. Ишек төбендәге лампаның яктысы монда җитми. Шуңа күрә Гайфинең озын гәүдәсе, тәрәзәдәй төшкән ай яктысында, чит-читеннән зәңгәр сызык белән уратылып алынган кара күләгә булып кына күренә. Сүзләре дә, күләгәле әйбер кебек катлауланып, шомлы яңгырыйлар: — Хөсәйния мәктәбендә укыган чакта без шулай прошение язып бирдек. Әхмәт байның әллә кеме килеп чыккан иде. Шуңар без Әхмәт бай малыннан тиешле закатим шәкертләргә тигез бүлеп бирсеннәр дип язу тапшырдык. Тикшерделәр 
бит безнең прошениене. һәм миңа шул вакытны бер пар күлмәк-штанлык бәз эләкте. Менә әгәр дә, мин әйтәм ,ротдой командирга прошение язсак, шулай да, шулай, ваше благородие, безгә җыйнаулашып намаз укырга бер бүлмә бирелсен, пример өчен әйтәм... Кемдер аның бу тәкъдимен күтәреп алды: — Безнең ротной ни әйтсәң дә мөселман кеше, агай-эне сүзен илтифатсыз калдырмастыр. Бу сүздән Гайфи тагын да канатлана төшеп, иркенләп сөйләргә хәзерләнде: — Безнең өяздә аның өрьяңа мәчетле имениясе бар. Атасы Шәмсетдин минем әткәйне бик яхшы белә. Бер тапкыр шулай... — һи... яхшы белә диген, ә.., Ул вакытта прошениены син генә язып бирерсең. Атасы белән дә танышлык булгач, ал да гөл инде. Май кап. Синең кәяфәт тә бик туры килә. Аннан инде бу эшкә мачтырлыгың да бар. Ә^мәт байның әллә кеменә дидеңме әле... Монда бит үз кеше, куркып торырга урын юк. Прошение турында кыза баручы киңәшкә берәм-сәрәмләп бөтен взвод кушылды: — Самом дили... — Бу — акыл! — Иртәгә словестностька үзе килеп чыкса, торырга да әйтергә; — ваше благородие, шулай да, шулап... Бер үк Никодимов турында оныта күрмә! — Аш турында' да исенә төшереп куй. — Хатыннарны әйтмәдегез. Без китәбез, ә аларны кем карый. Пособиеләрен арттырырга күптән ва
14 
 
кыт. Хәзер бит әнә нинди кыйбатчылын! — Безнең взводка икенче фельдфебель бирмәсләрме икән?... Гәрәй өчен бу сүзләргә катнашмыйча түзеп тору әлбәттә кыен иде. Шулай да ул төрле теләкләр белән элекке эргәсеннән бик күп читкә чыгып җәелгән прошение тарындагы сүзләрнең барысын да тыңларга, шуннан соң гына үз фикерен әйтергә уйлады, һәм чынлап та прошение турындагы сүзләр намаз уку тирәсендә генә чикләнеп калмадылар, взводтагы бөтен солдатларның өметләрен, зарларын бергә туплап, яңа йөзәргә өйрәнгән кешене кызыктырып чакыручы! Идел кебек тирәнәя бардылар. Рота командирының исеме шушы сүзләр арасында камыш төбенә эләккән кармак бавындагы калкавыч кебек, бер югалып, бер калкып, өзлексез уйнаклап торды. — Ана үзебезчә генә дә әйтергә дә ярыйдыр бит? — Әлбәттә. Фатих әфәнде белән үзем сөйләшкәнем бар. — диде Гайфи.— Ул миннән гел Хөсәйния- не сораштыра. Нинди дәресләр укыталар, кемнәр укыта, Әхмәт байның вакыфеннән мәдрәсәгә күпме өлеш чыккан? Барысын да сөйлим. Шуннан бу миңа әйтә: мондый акыл белән нишләп йөрисең, ди, синең урыныңда булсам, духовный собраниедә имтихан тотып, полковой мулла булыр идем, ди... Белмәссең, шулай булып куюы да бик мөмкин. Рөхсәт булса, анлык кына гыйльмем бар минем. Кайберләре караңгыда гына тууы мөмкин булган хыялга җибәрелеп, прошениегә яңадан яңа сораулар өсти тордылар: — Аны әйт тә, моны куй, язгы сукага кайтырга рөхсәт сорыйк. Болай бит бөтенләй ач калалар. — Гололобый татарин яки Чебоксар дип сүгәргә какой-такой права- сы бар? Өйрәтәселәре килсә, кеше кебек өйрәтсеннәр. Без сугышка китәсе башлар. Безнең күңел болай да сынык... — Ие шул. Ничего безне кыйнарга. — Ротный үзе дә бик нервный. Словестность вакытында кан калтырап утырасың. Кулы бик озын аның. — Син инде шул турыда да ипләп кенә әйтерсең. Так что йозы- рык 
белән шаярмасыннар. — Аннан, егетләр, шундый бер закон кирәк. Солдаткалар ирләрне кайтканны көтмиләр. Безнең авылда әллә ничәве шулай итте. Ирем хәбәрсез югалды, ди дә, бүт^ән .белән тора башлый. Минем сүзем шул: сугыш бетеп, кем исән, кем үле икәне мөгаен ачык булмыйча торып, аларга никах укымасыннар... Бу сүз барысын да тетрәтеп җибәрде. Кайберләре солдатка киткәндә нык вәгъдәләр биреп саубуллашулармы күз алларына китерделәр. Кайберләрендә исә йөрәк әрнеше белән әйтелгән бу сүзләр көнчелек утын кабызды. Шулай да бу турыдагы тойгылар һәрбер солдатның теләсә кем белән уртаклашмый торган бердәнбер яшерен тойгысы булганлыктан, нәрсә әйтергә дә аптырап, тын калдылар. Арадагы иң телчән Гайфи дә: — Кешеләргә шатлыклы хәбәр сөйлисе вакытта, эх син.,. —диюдән башка сүз тапмады. Гәрәй үзенең әйтәсе сүзләрен караңгылык эченнән тотып алырга теләгәндәй, арлы-бирле атлап, тамак кырды: — Әйтүе генә җиңел ул: шатлыклы хәбәр дип...-каян тапмакчы буласың андый шатлыкны;? Авылданмы? Шушы бистәдәнме? Бәлки ул шатлыклы хәбәр сугыш кырыннан килергә тиештер? Үзенең тормышын теләсә нәрсә турындагы сүзләр күбеге белән бизәргә өйрәнгән Гайфи артка чигеп уты(рды: — Анысын бит аның, мин сиңа әйтсәм, ну анда әйтик, нидән инде, например өчен, болай гына. Солдатлар өстенә иңгән караңгылык бөтен куелыгы белән басты.- Берәүнең дә битен танып булмый; Теге як палата ишеге ачылып киткән арада гына, лампа яктысы төшеп, берәр сүз ишетелеп куя да; ишек ябылу беләы өзелә.
15 
 
 
Көндезге стройдан бик арып кайтканлыктанмы, бүген әллә ни зур дау күтәрелмәде. Гәрәй дә гадәттәгедән тынычрак сөйләде. Бары тик кешелек дөньясын фронтлар белән бүлгәләп, бербер- сенә каршы куйган һәм тормышның бөтен шатлыгын коточкыч • оятсызлык белән талап алган көч турында сөйли башлатач кына, Гайфи аңа ачу аралаш мыскыллап эндәште. — Прошение турында нигә әйтмисең? Курыктыңмы? Әһә... — Мин фәкать шул турыда гына сөйлим дә. Бишенче елны без малай чакта Петербург эшчеләре хатыннарын, бала-чагаларын ияртеп патшаның үзенә прошение күтәреп барганнар. Аларны беләсезме нәрсә белән сыйлаганнар? Ут белән! — Ут белән! — Әйе, патша дворецы буена тезелгән солдатлар патша приказы буенча шушы коралсыз халыкка төзәп өч рәт залп биргәннәр. Бөтен әйләнә тирә үлек белән тулган. Бөтен Петербург өстендә ыңгыраш, елаш, кан... Ни өчен? Адәм рәтлерәк тормыш сорап барган өчен. Чынлык һәм гаделлек эзләп барган өчен!... Менә күрәсезме инде: безнең алда да хәзер ике генә юл.- Берсе — үлем юлы. Икенчесе — яшәү юлы. Патшага хезмәт итү— бусы үлем юлы. Ә яшәү юлын — сугышка каршы көрәшеп кенә алып була. Казармада намаз укырга рөхсәт тә бирерләр. Ләкин‘аңар карап безнең хәл үзгәрмәячәк. Күрше взводтан килгән карсак буйлы солдат, идән уртасында чүгәләп тыңлаган урыныннан, кинәт кенә торды да, кайсыныңдыр аяк очына килеп утырды: — Дөрес сүз бу. Литерный ротадагы теге контужен солдат бар ич, лазареттан күчерделәр үзен. Ул да шулай ди... Кайсы ел әле? Әнә шул елны патша солдат кулы белән рабочийларны аттырган ди. Хәзер инде менә солдатларның үзләрен шрапнель астына куйдылар, ди. Ә бит уйлап кара!саң, шулай булып чыга да. Кругом — үтереш. Шулай булгач мин нишлим синең намазың белән?.. Гайфи аның сөйләп бетерүен көтмичә, зарланган тавыш белән эндәште: — Менә шуннан башлана да инде ул хикмәтнең зуры! Мондый сүзләр өчен баштан сыйпамыйлар. Моның өчен гауптвахта, или әйтик, порка — йөз чыбык! 
Судка биреп атулары да ихтимал... Военный заман... Өске катта кемдер сыкрап киерелде: — Бакылдашмагыз әле зинһар! Гәрәй, аңар җавап биргән төсле, сугыш турында сөйләүгә күчте: — Безне барыбер үтерергә җыеналар. Солдатлар бер-берсенә тыгызрак елыштылар. — Тәнебезне генә түгел, акылыбызны, иң яхшы тойгыларыбызны һәм мәхәббәтебезне үтерәләр. Син Гайфи кичә генәк фарштатта кызыл фонарьлы) йортка кереп алты шәкерткә бер кыз сатып алуыгызны сөйләдең. Мәхәббәтне, кешелек сыйфатын үтерү түгелме бу? Кем монда үзенең беренче тапкыр ярата башлавын хәтерли? Яраткан кызына әллә нинди яхшылыклар эшләргә хәзер тору, аның исемен йөрәкнең керсез почмагында саклау, аның белән очрашуны иң зур бәхеткә санау — кайда болар хәзер? Без әнә шулай яхшы якларыбызны югалтып бетерәбез. Без —ерткычка әйләнәбез. Без барыбыз да зыянлы һәм әшәке көчкә хезмәт итәбез. Кая кушсалар, шунда барабыз. Менә тиздән безне суярга озатырлар. Анда да без: рад стараться/ баш өсте!.. Гайфи, авыз эченнән мыгырдап, шинелен селкергә тотынды. — Кемнең тәмәкесе бар? Әйдәгез, тышка чыгып керик. Ул кызыл авызны тыңладың ни, тыңламадың ни... күпме сөйләсә дә, тел төбе әлеге кәгазьгә барып тоташа. Әйттем бит мин сезгә, анысы да Гәрәй эшо дип... Гәрәй аның кулына ябышып, ачулы тавыш белән: — Нинди кәгазь? — дип сорады. Башкалар Тайфигә янап кычкырдылар: — Әйтев кенә караГ Полковой
16 
 
нужникка ничек батканыңны күрүче да булмас. Ул арада ишек ачтылар. Нарлар астыннан салкын җил йөгереп узды. Дежурный өстәлендә, астындагы түгәрәк калаена өчпочмаклы көзге кисәкләре беркетелгән, бәләкәй лампа тетрәп куйды. Кош баласының хәлсез канаты кебек фырылдап янучы сары ялкын 'бер-ике талпынды да ватык морҗадан . сикереп юк булды. Ишек төбендәге дежурныйның: — Разрешите доложить, ваше благородие, — дип ярты җөмләдә өзелгән йокылы-уяулы рапорты, кемнеңдер тал чыбыгын кылыч белән чапкан төсле чажылдатып: — Отставить! — дип боерык бирүе, шулар арасында рота командиры Фатих БикләмишевныН: — Утны яндыр! Ротаны коридорга!— дигән командасы бөтен солдатларны ут капкан тизлек белән үз урыннарына таратты. Фельдфебель һәм аның ярдәмчеләре лампа янганны да көтмичә, кайсының аягыннан. кайсының чабуыннан тарткалап кычкырдылар: — А. ну, вставай-й... — Ссс-трой-ся! Юеш ярыклардан чыккан тараканнар кебек тегеннән-моннан җыйнаучы солдатлар төбенәчә каерылган ишек каршына барып бастылар. Коридорның аргы башыннан акрынлап якынлашучы ут яктысында поручик Бикләмишевның куе кызгылт мыеклары, чабыш аты кебек спай сыны чагылып үтте. Аның ун ягына фельдфебель Сай- ксвич килеп туктады, сул ягына рәтаның бүтән офицерлары төзелделәр. Бикләмишев баш бармакларын бил каешына кыстырып, Сай- ксвич белән ымлашып кына фикер алышкач, аякларын ике якка киң аерып, бераз чайкалып торды. Лампа килеп җитүгә, шул позасын үзгәртмичә генә стройга күз төшереп, дежурныйны чакырды: — Ишекләрне биклә. Нарларны тикшереп чык. Барысы да мондамы? Мин чыгып киткәнче ишектән бер кеше кермәсен, бер кеше чыкмасын. Направоравняйся. — Напра-во — равняйся! Гәрәй, уң як күршесенә табан муенын яртылаш борып тигезләнгән арада, үзеннән өченче солдатның Гайфи икәнлеген күреп калды. Устав буенча ул дүртенче күкрәккә карап тигезләнергә тиеш. Ләкин Гайфинең алга бүселеп чыккан күкрәге аны каплап тора. Фельдфебельнең йомры аяклары 
тәгәрәп үттеләр. — Смир-но! Шуның артыннан ук Бикләмишев, баш бармакларын кендек турысына — каеш астына кыстырып башта урысча, аннан татарча сөйләргә кереште: — Вот нәрсә, егетләр! Мин соңгы тапкыр әйтергә дип кердем. Ийе. Соңгы тапкыр... Кем ябыштырды ул кәгазьне? Кем ул преступник, ә? Аны бит, суккин сынны, үз балаң төсле тәрбиялисең, казна исәбенә киендерәсең, кайнар аш бирәсең. Ә ул, үз өендә әче катыктан бүтән аш күрмәүче тинтәк мужик, нәрсә белән маташа. Эт симерсә менә шулай була ул. Что касается без ул преступникларяы һәм аларга колак салучыларны табарбыз. һәм военный заман законы буенча — 24 сәгать эчендә... Шылт итүче дә булмады. Солдатлар аның бакыр күзләренә туры карамаска тырышып, юткерергә теләгәннәре дә бугазларын кыстылар. Ул тагын бер тапкыр стройны бер флангыдай икенчесенә хәтле күзе белән үлчәп чыкты. Бөтен строй: — менә хәзер... менә хәзер... — дигән уй белән, тентү башланганын көтте. Ләкин ни өчендер бүген керү белән үк тентергә тотынмадылар. Фельдфебель Сайкевич атлаган саен берәр солдат турысында туктап, үзенә текәлгән күзләрдән нәрсәнедер казып алырга теләгән чырай белән, төбенәчә үткәреп карады. Шуннан Гәрәй турысына тук-, тады да, йомры төенчек төсле борын очын кашып, команда бирде: — По своим местам, шагом-аррш! Бөтен палаталарда, югарыдан бирелгән боерык буенча, тагын бер тапкыр тентү башланды. Тентү вакытында һәрбер солдат үз уры
17 
 
ны турысына басып, стройдагыча тик торьпрга, тентүченең сорауларына кыска һәм дөрес җавап бирергә тиеш. Иң башлап Гайфи урынын актардылар. Ис китәрлек әллә ни табылмады. Бары тик күлмәк аркылы бүртеп торган бөтиеннән шикләнеп, шунда ук кемнеңдер чалгы пәкесе белән җепләрен сүттеләр. Өчпочмаклы күн төргәк эченнән аю тырнагы белән догалык килеп чыккач, фельдфебель Сайкевич аиы үз янына чакырып алды: — Нәрсә бу? — Куркудан, господин фельдфебель... — Так. Ә менә бусы нинди кәгазь? — Дошман угыннан саклый торган догалык булырга тиеш. Сайкевич ул кәгазьне Бикләме- шевка күрсәтте. Бикләмешев, татарча танымаганлыгын сиздермәскә тырышып, җитди генә әйтте: — Хәзергә мин аны алып торам. Урыныңа утыр! Уртадагы нардан уңып беткән фото рәсем китерделәр. Арзанлы урман декорациясе алдында тонык тап булып, кыңгыр башлы» кешеләр күренәләр. Алар ничектер җайсыз урынга эләккәннәр ахыры, барысының да муеннары артка кайшалган. Бишмәт төймәсе кебек күзләр акаеп карыйлар, калын бармаклы куллар, текә яр кырыена үсеп чыккан тамыр шикелле килбәтсез салынып, берсе-берсенә тиеп торалар. Ирләр барысы да алда. Ә хатыннары аларның киң җилкәләре артында солдат кебек сураеп басканнар. Фельдфебель бу рәсемне тәбәнәк буйлы, карылдык тавышлы солдатның борын төбенә үк китереп, озак сораштырды: — Кем җыйды бу хәтле халыкны? Ни өчен? Уртада гармонь тотып, авызына тәмәке кабып төшкәне сиңа ошый. Шулаймы? — Так точно, господин фельдфебель! Туйдан соң кодалар белән волостька барып төшкән идек. Бусы—крестный атам. Бусы — минем хатын. Монда берәү дә чит кеше түгел. Барысы да туган-тумача. 2. ,с Ә. № 9 — Ә менә бусы? Городской киемнән... — Учитель ул. Гармонь да аныкы. — Понятно. Учительләр турында сөйләмә инде, егет. Книжний халык яхшылыкка өйрәтми ул. Так, та-ак... Иртәгә ротный пи- сарьдән сорарсың. Опасный әйбер булмаса, кире кайтарырлар. Следующий? — Сәүбанов! — Мин! Ул арада инде Бикләмишев үзе дә килеп 
җитте. Тентү вакытында казармага кертелгән лампаларның да күбесе бер тирәгә — Гәрәй каршына җыелдылар. Бер караганда бу — казарма да түгел шикелле, утка табыну урынын хәтерләтә һәм кондуктор фонареннан башка якты күрмәүче дүртенче класс вагонына тагын да күбрәк ошый төшә. Нарлар — шундый вагоннарда гына очырый торган тоташ утыргычлардан бер нәрсә белән дә аерылмыйлар. Ә солдатларның күбесендә — киң Рә- сәй буйлап бәхет эзләргә чыккан акчасыз һәм билетсез юлчылар чырае чагыла. Гүя, алар инде семьяларын да таратып бетергәннәр, юлның яртысын әллә ничә кат тотыла-тотыла билетсеЬ-нисез үткәннәр, шуңа күрә аларның күзләре дә, күп михнәтләрне татыган качакларныкы төсле, борчулы бер караш белән төбәлгәннәр. Алар Бикләмешевнең Гәрәйгә карата: — Җентекләп тикшерергә! — дигән сүзләрен ишеткәч, тагын бер тапкыр сискәнеп куйдылар. Өч-дүрт көн тоташ үз роталарының шулай тентүгә эләгү сәбәбен һәм ул серне берәүдән дә әйттерә алмаячакла- рын бик күп солдатлар беләләр, шулай да алариы Гайфинец баягы сүзе борчый. Бары тик Гәрәй белән берничә солдат кына бүгенге тентүне дә салкын тынычлык белән каршыладылар. Чөнки ул үзендә пошынырлык нәрсә тапмый: өйдән килгән әйберләр кабык әрҗә белән цейхгаузга сакларга бирелгәннәр, ә монда чалбар кесәсендәге бумаж- пиктан башкасы, барысы да казна малы...
18 
 
Бер генә хәл үкендерә анык Үткән атнада Гриша җибәргән тәмәке эчендәге иске литовканы, Гәрәй, күчереп алырга да өлгермичә, Василий киңәше буенча, казарма ишегенә ябыштырды. Ул көнне, өй азыклары хәстәрләп, Гәрәй белән күрешә килгән Нәсимә: — Ә менә бусы Гришадан. Үзең генә^ тарт! — дип, бер пачка махорка белән бер кап шырпы биргәч, Гәрәй аптырап калган иде. Өйдә вакыт аның хәтта атасы төтәтеп утырганга да эче пошуын Гриша яхшы белә. Шулай булгач башка берәр хикмәт бардыр дип уйлады ул. Көндәлек эш бетеп, йокларга хәзерләнгәч, Гәрәй пачканы ачты һәм ярты кап шырпы яндырып булса да, элек Гришаның запискасын, аннан листовканы укыды: — Минем крестни әнием үлде бит, — дип язган иде аңар Гриша. — Син беләсең аны — кияүгә бармый картайган тётя Авдотьяны. Үләр алдыннан ул мине үз янына чакырып: «Менә, Гришутка, мин моны беркемгә күрсәтми сакларга абыеңа, шушы икона каршында, ант иткән идем. Хәзер инде сиңа калдырам. Мин үлгәч кеше кулына эләгүе бар...» дип, почмактагы иконасы артыннан бер төргәк алып бирде. Ул төргәк эчендәге русча брошюркалар, төрле кәгазьләр арасыннан татар телендә шушы листовка килеп чыкты. Нәрсә язылгандыр анда, мин татарча укый бермим бит. Бәлки аиы теге елда Гафур учитель тәрҗемә иткәндер. Шулай булса төсе итеп сакларга кирәк. Яхшы кеше иде. Әле булса сагынам үзен... Ул чынлап та күптән язылган һәм моңарчы Гәрәйгә ничектер очрамаган листовка булып чыкты1. Гәрәй аны шул ук төнне, берәүгә дә сиздермәскә тырышып, казарма ишегенә ябыштырганнан соң да, һәрбер сүзеннән дулкынланып, бик озак уйлап ятты: — Бу ниткән искерми торган сүзләр? Ниткән яшәүчәнлек бу? Язылуына артыгы белән ун ел вакыт узганнан соң да ялкыны һаман кыза баручы нинди зур чынлык көче бу кәгазьдә? Артык бер генә нөсхәсе дә калмаган һәм казарма ишегеннән куп- тарылып алынгач кайда тапшырылуы да билгесез ул листовканың ишен эзлиләр ахыры. Сайкневичнын борыны} һәм яшькелт очкынлы күзләре Гәрәйнең битенә үк килеп каплангандай булдылар. Йомры бармаклы куллар, искиткеч тизлек белән әле бер кесәне, әле икенчесен капшап, күкрәк турысыннан үтеп, ботларга тиделәр, һәм тагын бер тапкыр таныш бумажникны 
тарты п ч ы г а р д ы лар. Бикләмишев, кара брезенттан тегелгән берничә бүлемле иске .бумажникны күрүгә, кызыксынып сорап алды. Башта ул. бик дикъкать белән марка акчаларын санады. Шуннан соң әллә ничәгә өзгәләнгән метрика кәгазен тагын бер тапкыр җентекләп укырга кереште: — Гәрәй... /Мустафич... Сәүба- нев... так, та-ак... Аның бармаклары уртадагы тирән төпле бүлемгә кереп киттеләр. Бөтен күзләр һәм бөтен лампалар хәзер1 шунда, рота офицерларының алкасы белән уратылган бумаж- никта... Ләкин күпме генә актарсалар да, бу юлы| да Гәрәйгә бәйләнерлек әйбер чыкмады. 
XXII Бистә кырыендагы чиркәү каршына, сарайга ошатып, озын итеп салынган бу такта өйгә, Нәсимәне беренче тапкыр Саимә алып килгән иде. Саимә тугач та әнисе үлеп, аны шушы йорттагы бер яшь хатынга имезергә биргәннәр. Шуннан элек кенә бу хатын үле бала тапкан икән. Шундый хәл туры кил- мәсә, кем белсен, Саимә үзе дә, бистә халкы әйтмешли төтенсез авылга күчкән булыр иде. Камда хәзер ул хатын? Берәүләр аны шәһәрдәге арзан бәяле «җиңәчи»дә ниндидер бер авыл мулласын чәнчеп, Сахалин каторгасына китүен сөйлиләр. Икенче берәүләр — шәһәр мунчасы алдында, киндер күлмәгенә шлея кыңгыраулары тагып, чәч толымнарына кәгазь, чәчәкләр бәйләп, әрем себеркесе белән мәтрүшкә үләне сатып торучы тиле хә
19 
 
лендә күргәннәр. Ни генә булса* да ул хатынны Нәсимә артык очрата алмады. Дөньяны, кешеләрне таный башлаганда инде бу фатирга бүтән кешеләр, слесарьлар, тире иләүчеләр, тагын шунда әллә кемнәр урнашкан иде. Бүген Нәсимә, шул баракның яр буе почмагыннан борылып, тоткасы бозланып беткән калын ишекне бик озак дөбердәтте. Әллә ишетмиләр шунда, әллә ишетмәмешкә салыналар, берсе дә ишек ачарга килми. Нәрсәләрнедер ашык-пошык җыештырып, шомланып сөйләшүләре, савытсаба тавышлары гына ишетелеп куя. Дөбердәтә торгач түзмәделәр ахыры, берсе әкрен генә атлап килде дә, ачуланып сорады: — Кем? Нәсимә икәнлеген белгәч тә, үзара тагын ым-шым килеп, өстәлнемедер, урындыкнымыдыр идән буенча дөбердәтеп күчерделәр дә, шуннан соң гына ачтылар. Лампа ни өчендер сүнәр-сүнмәс кенә кысылып яна. Нәсимә ишекне Андрей килеп ачар дип көткән иде, ишек төбендә аны төссез чырай белән бер кулын һаман әле элгечтән аермаган Ксения генә каршы алды: — Син икәнсең, я, ни йомыш? Монда инде йокларга хәзерләнәләр. Мин дә хәзер кайтып китәргә җыена идем. Теләсәң... Нәсимә үзенә шундый якын һәм дус кешенең бүген болай каршы алуына гарьләнеп, бер-ике сүз белән .ишекне ябарга да китәргә дип кенә тора иде, урам як бүлмәдән соңгы елларда икенче кеше паспорты белән Петербургта эшләп кайткан Алексейның тавышы ишетелде: — Кер әйдә, кер, Настенька! Аның янында Андрей белән тагын бер ир кеше булырга ошый. Нәрсә турындадыр бнк кызу бәхәсләшәләр. Ксения ишекнең элгечен бикләде дә, шул ук сукранган тавыш белән, ләкин инде бераз йомшый төшеп, Нәсимәне түргә уздырды: —• Белмәссең аларны! Үзләре ишекне бер ач диләр, бер ачма диләр. Малай что-ли мин сезгә? Нәсимә өстеннән салмыйча гына, Алексейга эндәште: — Сезне эзләп килдем. Бер-ике сүзгә мөмкинме? Алексей үзе килеп аның өстеннән салдырырга тотынды. — Әйдә, әйдә, шәлең кайда синең? Җәйге яулык белән генә йөрергә ярыймени хәзер? Узышлый урта бүлмәдәге лампаның 
фильтәсен күтәрде. Такталары түшәмгә җиткерелмичә генә бүленгән өч бүлмәгә дә яктылык төште. Почмактагы тимер мич кыздырылып ягылган ахыры, һава шактый бөркү. Андрей да җилеттан гына. Аның янында бармаклары белән тәрәзәдәге кар бизәкләрен тырнап:— «икегез дә ялгышасыз. Ул андый кеше түгел» дип, нервланып утыручы иптәше дә җиңел гимнастерканың якасын чишеп җибәргән. Алексей аның җилкәсенә төртеп йокыдан уяткан кебек эндәште: — Таныш, Василий! Айвазовның иптәше Иастя шушы инде. Ә син нәрсә оялып торасың, Нәсимә? Үз кеше ул. Гәрәйләр казармасыннан. Нәсимә солдат белән ничек күрешкәнен рәтләп тоймыйча, барысына да ишеттереп, зарланып алды: — Саимәләрдән килүем әле. Ул бичараларның хәлләре бик авыр. Атасы үләргә ята. Ә үзе тагын эшсез калган. Шул турыда киңәш- мәкче идем. Аларга күп тә кирәк түгел. Кайдан булса да бераз ярдәм юнәтсәк... — Тукта, ашыкма! — диде Алексей һәм почхмактагы табуретканы башы аша күтәреп Нәсимәгә бирде. — Утыр! Главное— башны югалтмаска кирәк. Урта бүлмәдәге бер тартмалы кухня өстәлен әйләндереп кара каршы/ почмаклап утырдылар. Андрей үзенә җайлырак урын эзләгәндәй арлы-бирле йөрде дә, Василий артына килеп басты. Ксения бер аңар, бер Василийга карап, тәңкә чуар кофтасының җиңнәрен сызганды да, камыр басарга хәзерләнгән төс алды. Тавышы буенча да, төсе буенча да аңа һичкем кырык яшь бирмәс. Карап торуга ул бө
20 
 
тенләй кызлар төсле, өстәл янына утыргач тагын да матурлана төшкәндәй, ачылып китте. Шулай да ул һаман әле үзен кырыс һәм җитди тота: — Син тагын авызыңны ачып, берәрсенә сөйләп ташлама. Төрле кеше бар бит сезнең фабрикта. Моны ул Нәсимәгә әйтте һәм, аның кәефез чыраен күреп бераз йомшартып өстәде. — Кисәтеп куйгач ныгракка килә ул. Син ачуланма миңа. Бу — шундый эш. Алексей аны шаяртып үртәгән- сыман башын чайкады: — ... Дулкыннарга канат кагып, болытларга уттай ыргып ул кычкыра... Безнең Ксения дә шуның кебек. Нәрсәдә туктаган идек без? Ксения аның сүзен бүлдерде: — Настяга нәрсә? Бала-чагасы юк аның. Менә мин әле ике мошенникны фатирыма бикләп киттем. Берсе имчәктән дә аерылып җитмәгән. Эх, әгәр дә кыз чагым булса... Җимерттереп бер айкар идем дөньясын... Моңар хәтле, Нәсимәдән күзен алмыйча шыпырт кына утырган Василий дә сүзгә кушылып китте: — Бала безнең эшкә зыян итә дисеңме? Кем өйрәтте бу сүзләрне? Языйм әле Сережага... Ксения иңбашларын җыергалап, иренен чүмәкләндереп, бераз ачуланган кыяфәт белән җавап кайтарды: — Исем китте ди, язмагаең. Ул солдатка китте дә тынычлады. Ә минем муенда ике бала, унике сәгать эш, көнтөн чабу... Курыктым ди бик... Ул үзе миннән курка. Мин әгәр авызыңа кабасы- булма дип, бер кисәтеп әйтсәм, һич кенә дә каршы төшә алмый иде. Атна буена айнык мескенем. Соңыннан жәллим дә үзен. Кешенең, әйтәм, хатыннары да эчәләр. Ә бу бит — ир кеше. Шулай җәллим дә, яртыны кыстыра кайтам. Мә инде бул- маса, балаларга күрсәтми генә йот, дим. Сугышка китәсе көннәрдә генә бераз дулап алды алуын... Анысы инде әллә ни гаеп түгел. Элекке ирем Никифор белән чагыштырганда Сергей алтын ул. Василий бер кулы белән авызын каплап иснәнеп, өстәлгә якынрак елыша төште. Аның тап-такыр итеп кырылган баш түбәсе, яңак төпләре күгелҗемләнеп торалар. Авыз эченнән генә нәрсәдер укын бугай. Сары мыеклары ара-тирә селкенгәләп куялар, зәңгәр күзләре сиздермичә генә Нәсимәгә юнәлеп, аның 
күзләре белән очраша калсалар, ятсынгансыман аска текәләләр. Нәсимә аңа берничә кабат эндәшергә җыенса да, озак базмый торды, бары тик Сергей исеме телгә алынгач кына, барысына да караткан кебек, кыяр-кыймас кына өстәде: — Гәрәй андый әйбергә якын да бармый. Аракы табуы читен булганнан түгел. Теләсә тапкан булыр иде. Иптәшләре килеп эчәргә дә чакырдылар үзен. Ә ул казармага айнык баш белән китте... Әйтерсең заводка бара... Аннан Василийга әйләнеп, үзе дә сизмәстән аның күзләренә туры карап, сорады: — Сез күргәлисезме Гәрәйне? Гәрәй Сәүбановны. Василий, икесеннән башка берәү дә юк кебек, иркенләп сөйләргә керешмәкче иде дә, Алексейның сөйләргә җыенганын күргәч: «как- же, как-же...» дип, бер сүзне төрлечә интонация белән кабатлап тынды. Алексейның куе тавышы барысын да үзенә каратты. Бу йомшак тавыш Нәсимәгә аерата ягымлы тоела. Аның кашлар күләгәсенә поскан коңгыр күзләрендә дә шул ук акыллы тынычлык чагыла. Моңарчы Нәсимә аның бу хәтле зур сакал җибәрүен генә яратмый иде. Бүген нишләптер аның ул сакалы да, чигәләрне каплап үскән чәчләре дә килешле күренделәр. Сүз арасында кыстырып ул әле моны, әле тегене иркәләгән төсле, эндәшкәләп ала да, зур вакыйгалар турында гади генә итеп сөйләп китә. Менә хәзер дэ ул сугышның пи өчен озакка сузылуы турында сөйләп килде, килде дә, желеткасыиың култык уентысына бер кулын тыгып, аз гына артка кайшалган килеш, әйдәште: — Иптәш Настя! 
21 
 
Якын туганлык җылысы белән яралган бу эндәшү Нәсимәнең авызыннан яшь чакта әнисенә җавап кайтарган кебек назлы өн чыгарды: — Нәрсә әйтәсез, дядя Алексей? — Беләсеңме, теге вакытта Хәсәнне ни өчен яптылар? — Шул инде, әлеге кәгазьләр өчен. — Менә белмәдең, алайса. Алексей, куллары белән өстәлнең ике башьи-г ныклап учлаган килеш сүзендә дәвам итте: — Бүтәннәргә чынлыкны сөйләмәсен дип куркудан яптылар аны. Минем үземдә дә шуннан башланды. Беләсем килә, нилектән тормыш болай авыр? Бу азапларның очы кайда? Моннан котылу өчен, нишләргә кирәк?.. Минем әти моңар җавап таба алма1ган. Шунлыктан, тынгысыз акылын богаулап, өстендәге нужаны берничә сәгатькә булса да онытып тору өчен эчәргә сабышкан. Кем очраса шуның белән сугыша торган булган. Хәтта ул үзенең хатынына, бала чагасына да дошман күзе белән карап үлде. Әни турында аның телендә үлгәнче бер сүз әвәләнде: «нинди изге хатын да, ире йоклагач, бүген суйыйммы, әллә иртәгә калдырыйммы? — дип кулына пыч*ак тотып өч тапкыр торып утыра икән. Син бәлки җиде тапкыр торасыңдыр. Белмәссең». Кайдан килә бу ышанмаучылык. Минемчә менә моннан. Кеше утыз ел яши. Кырык ел яши. Үзенең тормышын җиңеләйтерлек чара һәм иптәш таба алмый. Бөтен гомере буенча ул үз тирәсендә кайгы, азап, эчкерлелек, алдау гына очрата. Әти холкы бер заман миндә дә бар иде. Мин дә дөньядагы бөтен кешеләр алама дип йөри идем. Тормышның нигә болай булуы турында чың сәбәпләрне белгәч, кешеләр дә яхшыра төшкән кебек күренделәр. Күз алдым да яктырыбрак китте. — Ул сәбәпләр барыбызга да билгеле инде хәзер, — диде Ксения. — Син менә шуны әйт: кайчан да булса без башка төрле тормыш күрербезме, юкмы? Ул баядан бирле нәрсәдер әйтергә ашкынган кебек, я тамагын кырып куя, я авыз эченнән генә Алексейнең сүзләрен кабатлап угы- ра иде. Алексей аңар турыдан- туры җавап бирмәсә дә, сүз уңаен туры китереп, аңлатып үтте/ — Тормышның нигә болай булуын белү генә җитми. Аны инде хәзер аңламаган кеше аз. Ә бу нәләт төшкән иске тормышны ничек итеп үзгәртергә? — диген. Менә кайда хикмәт. Бүген без шул турыда сөйлибез дә шикелле. Ничек, менә әйтик, 
эшчеләрнең хәлен яхшыртырга? Ничек менә сугышны бетерергә? Солдатларны акыллырак ясарга?.. — Менә-менә, — дип ялгап китте Ксения. — Менә шул турыда сөйләр микән дип баядан көтеп утырам. Саимәне әйтәм, бичара... Нишли инде ул хәзер? Тикшереп карасаң андыйлар азмени? Кеше хәсрәте турында сүз чыкса, Алексей аеруча җитдиләнеп, монда утырганнарның барысына караганда да күбрәк борчыла башлый. Ул. бүтәннәр төсле уфылдамый да, җәлләү сүзләренә дә бик саран. Шулай да аның кайдадыр тирәндә —бистә тормышының кысанлыгына эче кырылганлык бик ачык сизелә. Моның шулай икәнлеген аның мыек очларын бөтергәләп, бүтәннәрнең сөйләп бетерүен түземсезлек белән көтеп: «Да... шуннан... ие...» дип.еш-еш әйткәләвеннән дә белеп була. Ул үзе кыска сөйләргә яраткач, кешедән дә шуны көтә ахыры, шуңа күрә Андрейның бистәдәге хәлләр турындагы күп кенә сүзләренә .«анысын беләбез инде, син менә нәрсә әйт» дип, бу көнге темага якынлаштырырга тырышты. Андрей аның саен сузды. Бары тимер мичнең елысы сүрелеп, морҗа чыртла- ган тавышлар чыга башлагач кына, сүзен кыскартырга ашыкты». — Менә шул. Бу тирәдә җир аз бит. Үзе начар. Менә алар бистәгә ике куллап ябырылалар да. Алар белән эшләве бик авыр булды безгә... «Без монда башларыбызны сугыштан коткарып, акча эшләргә килдек» кенә диләр. Солдаткалар,
22 
 
менә, сүз юк, молодчина! Өйрәтәләр үзләрен. Рабочая группаның да авызын яптылар. Сезонникларның да байтагына сабак бирделәр. Әлбәттә монда качакларның да хезмәте зур. Алар арасында Варшава фабригын, Украина заводларын күргән халык күп. Араларында берничә социал-демократ та бар. Мин бүгенгә аларны чакырмадым, ныгытып өйрәнергә кирәк әле. Юкса, теге елдагыча, тра — рах... Меньшевик Сладков военнопромышленный комитетта секретарь булып эшли башлагач, безнең арага үзен социалист дип йөрүче Хәлилов дигән бер егет ияләшкән иде. Ул да шул Сладков коерыгы булып чыкты. Менә шулар бер заманны губернатордан рөхсәт алып «Рабочая группа» оештырырга йөриләр. Без бик уйга калдык. Нишләргә дә, нишләргә? Уйлый торгач акыл килеп, кешесен таптык. Кемдер дисез? Гриша! Карап торуга бик яшь егет. Грамотасы да бик сай. Шулай да башкарып чыкты. Безнең воззваниене тиз генә ике телдә бастырып, фабрикаларга таратты. Алексей түземсезләнеп: — Анысы билгеле әйбер, шуннан соң? — диде. — Менә шул воззваниедә әйтелгән иде: бистә рабочийлары бу группага сайлаудан баш тарталар. Анда катнашучыларны пролетариатка хыякәт итүче саныйлар... Шулай булып чыкты да. Бер ел үтмәгәндер бу группа үзен танытып өлгерде. Рабочийлар барысы да диярлек аңардан йөз чөерделәр. Бары тик сезонииклар гына... — Беләм! — диде Алексей. — Сладковлар компаниесенең ике тапкыр стачканы сүтүләре күптән билгеле. Меньшевикларның сугышны озаккарак сузу өчен һәртөрле махинацияләр коруларын да беләбез. Әллә ни яңа хәбәр әйтмәдең, Андрей. Син менә нәрсәгә җавап бир: партиянең сугыш оешмасыннан шифрлы кәгазь алдыңмы? — Алдым. Аңар бит инде байтак. — Шуның буенча гарнизонда нишләдегез? — Сугышка каршы агитация... Бу сүзләргә Василий фактлар китерде: — Ыовобранецлар . арасында буталыш. Фронтка хатлар. Берсе солдаткалар исеменнән. Циммервальд манифестын ике телдә тараттык. — Ә оешма? Теге яки бу зада- ннене ышанып тапшырырлык ничә кешегез бар? Полкларда? Затонда? Күн заводында? Сабын заводында? Г оспитальләрдә? Андрей авыр сулады. 
— /Дөресен әйтергә кирәк. Оешма почти юк диярлек. Бераз паузадан соң тагын кабатлады: — Теләсәң нишлә, оешма бик кечерәеп калды. Павелны биш ел крепостька. Гафур сөргендә, Хәсән Сибирьдә, агалы-энеле Галкиннар- ны сугышка озаттылар1. Сине күрмәгәнгә әллә кайчан. Үзем дә Мостафа, Ксения һәм Гриша белән Гәрәй. Васьканы былтыр гына таптык. Нәсимә — бу эштә бөтенләй яшь әле. Менә сиңа оешма. Теләсәң нишлә. Ни барысы шунда. — Димәк, бөтенләй туарылгансыз? Ә теге кем кайда? Нидән кайткан иде, Олонеикийдан. Поднадзорный... Золотая Башка! Ермолаев! — Костяны әйтәсеңме... Волжин- ның килене белән чуалып йөри торгач, фьют безнең арадан. Ишетмәдеңмени әле син аны? Шуның аркасында типографиясез калдык ич. — Димәк, Ермолайның провака- тор булуы ихтимал. — Именно. — Начар хәбәр бу! Алтын дип йөргәнбез, ә ул навоз булып чыкты... Соң нишләттегез үзен? Качып котылды дисең... Сизгән икән, шайтан алгырыны. Их, сез— з... Тапын бер-ике агач ыргытмыйсызмы мичкә? Бүген йокларга туры килмәстер. Син инде, Настя, безнең белән, чәй эчеп кктә күр. Может берәре- без озата -чыгар, күз күрер анда. Шулай итеп ике бурыч: оешманы аякка бастыру һәм забастовка хәзерләү! Бармы моңар җирлек? Шиксез бар. Беренчедәй — солдаткаларга пособие кечкенә. Фабрикаларда хатын-кызларга ярты жалование гына түлиләр. Беженец рабо
23 
 
чийларны кешегә дә санамыйлар. Военнообязанный рабочийларны әйткән дә юк. Аларына инде бистә солдафоннары хуҗа булып алган. Шуның өстенә Саимә хәле... Без анар иртәгә үк ярдәм оештырырбыз. Ксения өстәп җибәрде: — Ипи ягы начар диген. Управа складларында спекулянтлар тулган диген. Көненә унике сәгатьләп эшлисең, ә алганың чәп итәргә дә җитми. Әйтергә кирәк, Җантимерне, бер көн тотмыйча, урыныннан кусыннар... Пүнәтәй Камалиньг бистәдән сөрергә. Берәү булса да кими торсын! Андрей үзенең итек кунычы белән кечкенә самоварны өрдерә-өр- дерә, җырга ошатып әйтте: — Итак, иптәшләр, самовар кайнады. Өстәлне хәзерләгез. Алексей: — Минем вареньем бар, — ди- • де. — Бая гына тәрәзә төбенә куйган кебек идем, әгәр алып килгән булсам, бар әле, Ксения, карап кара, ялгышмадыммы икән? — Ялгыштырырсың сине. Син бит әнә нинди. Үтә күрәсең. Шуңа күрә мин бу көннәрдә гел уйга батып йөрим, барысын да беләсең төсле тоела. Ә минем йөрәктә ниләр генә юк. Син аларның барысын да күрәсең кебек... Бу арада Сергейдән хәбәр килми торгач*, бөтенләй тугарылып киткән идем. Эшкә дә кул бармый. Кешеләргә дә карыйсым килми... Чү! Белештермичә әллә ниләр сөйләп барам ич. Ярый, киттем. Елын-елый шешенеп беткәннәрдер, мошенникларым! Андрей белән Василий аны чәйгә калырга кыстаганнар иде, Ксения кулын гына селекте. — Чәйне мин өйдә дә эчәм... Юк курыкмыйм. Ялгыз кайту хәерлерәк... Димәк, иртәгә артына... Нәсимә ияреп китәргә теләсә дә, караңгы бүлмәдә Ксенияне озата чъҗкан Алексей юлыгып кәгазь акча сузды: — Кеше күрмәгәндә алып сал әле. Миннән икәнен әйтмәссең. Саимәне бик нык кайгыртырга кирәк хәзер... Әйдә, иркенләп утыр. Ксения әйтмешли: балаңчагаң юк... Әле сәгать унберне сукмаган... Максим 3 Горькийны укыганың бармы? Ул шулай ди: «тик курыкмас давыл кошы күбекләнгән чал диңгездә, кыюланып, иркен оча...» дөрес әйткәнме? Кружкасын яртылаш чәй белән тутырып, әкрен генә сызгырып көйләргә тотынды. «О, дайте, дайте мне свободу...» сүзләре белән җырлана торган көйгә ошый ул. Аның җырында сагыш булмый, каушау 
сизелми. Аның җыры йөрәк тирәнлегенә ишерелгән тойгылар гөрләвеге белән аралашкан. Ул киләчәк тормыш турында, яшьлек һәм җиңелми торган чынлык турында җырлый. Артык яңгыравыклы бул- маса да, моңлы тавышы — тормыш авырлыкларын җиңүгә ышандырырлык көчкә ия. Әйтерсең ул синең тойгыларыңны кояш яктысы белән коендыра. Иң яхшы кешеләрне шулай яшеренеп сөйләшергә мәҗбүр иткән бистә тормышында Алексейның кояшлы җырын тыңлау, һичбер ничек әйтеп биргесез көчле тойгылар уяталар. Кайсы вакыт бу җырларда бик ерак илләрнең бистәләре, Германия спартанчылары, Англия таучыларың телгә алыналар. Монда инде мыштым табигатьле Василий дә чыдый алмый, бүтәннәрнең шатлыктан исергән кебек күңелле ш аул ап кы ч-к ы р у л а ры н а к у ш ы л а: — Менә бит бездә нинди көч — бөтен дөнья!.. Кемнәр алар? Анысын рәтләп тикшермиләр. Аларның мондагы шикелле бер үк теләк өчен көрәшүләрен белү барысына да җитә һәм алар, ничәмә-ничә диңгезләр, таулар белән аерылган иптәшләре адресына яхшы сүзләр яудырырга керешәләр : — Телләрен белгән кеше табып булса, хат язарга иде үзләренә... — Озын гомерле булсыннар. — Бирешмиләр! Менә шундый тойгылар тудыра аның җыры. Кайвакыт ул җырын кинәт кенә өзә дә, Баку, Астрахань, Себер турында сөйләп китә. — Кавказда Коба иптәш бар иде безнең. Аның өчен дигәндә Баку нефтяниклары утка да, суга да керергә хәзер торалар. Менә нинди гкеше... Биредә булса, ә... Хәзер аны
24 
 
да Себергә сөргәннәр, Турухан- скийга... Нәсимә бу исемне беренче тапкыр Хәсәннән ишеткән иде. Шул исенә төште дә, үзе дә сизмәстән, ярым ишеттереп кабатлады: — Ба-ку... Ко-ба... Василий аны хәзер генә күргәндәй итеп эндәште: — Иптәш Настя, сез нәрсә әйтмәкче буласыз? Нәрсәдер әйтмәкче буласыз ахыры... — Минме? Нәрсә әйтим соң мин... Бу мәсьәләдә бик яшь әле шул мин, бик яшь. Әнә кешеләр нихәтле азап күрергә һәм батырлыклар күрсәтергә өлгергәннәр... — Кавказда ул чагында меньшевик Шиндриковлар бик узынып киткәннәр иде. Өч брат алар. Шулар бөтен оешманы бизгәк тоткан кебек чирләтеп алдылар. Скандалның зурысы-партия члены булу өчен кирәкле шартлар буенча башланды. Аларның үз тугызлары тугыз. Бөтен оешманы Нобельләр, Тагиевлар теләгенә буйсындырмакчы булалар. Бик каты булды көрәш. Шунда инде без кемнең пролетариат яклы икәнен яхшы таныдык. Джапаридзе, Шаумян, Стопа- ни һәм аларга җитәкчелек итүче Коба иптәш! Д^енә безнең күзебезне кем ачты. Ул безне Лениннан үрнәк алырга һәм пролетариат эше өчен җаныңны да кызганмыйча көрәшергә өйрәтте. Димәк забастовканы оештырабыз һәм җитәкчелек итәбез. Ләкин оешманы ныгыт- масак — җиңеп булмас. Барлык урыннарда ышанычлы кешеләр кирәк. Гарнизонда. Бистәдә. Татар эшчеләре арасында... Качаклар арасында... Хәзер, ничек уйлыйсың, Василий? Нәсимәгә берәр йомыш тапшыра алабызмы? — Сынап карарга кирәк. Солдаткалар арасыннан башлап җибәрсен. Нәсимә үз йөрәгендәге ашкынулы тойгыларын аларга нинди сүзләр белән әйтергә дә аптырады. Куанычмы бу? Үзенә күрсәтелгән ышанычның зурлыгыннан каушаумы? Йөрәк әллә нишли... Ә уйлар, дулкында чайкалучы маяклар төсле, көтелмәгәндә килеп чыгалар да, каршыдагы күзләрдә аларның ерак шәүләсе күренгән кебек, күз алды яктырып китә. Василий аңа пальтосын китереп бирде. Нәсимә кулын йомшак кына сузды да, күрешү белән түбән төшерде. — Гәрәйгә миннән сәлам әйтегез. Безнең өчен борчылмасын. Андрейга да шулай бер-ике сүз генә әйтте. Тик Алексей каршында гына бераз туктап торды. Аннан уйларын бер ноктага җыеп, күптән өйрәнелгән эш турында 
сөйләшкән төсле, җитди итеп әйтте: — Кайчан килеп чыгарга? Кайда? Алексей аңар монда түгел, бәлки иртәгә кич кырын катоктан малай- шалай таралып беткәч, Андриан бакчасында очрашырга кирәклеген әйтте. Озата чыкмакчы иде, Нәсимә аңар: — Болан да мин сезнең күп вакытыгызны алдым. Рәхмәт! — диде. 
••• * 
Бистә утлары күптән сүнгәннәр. Озын яллы болытлар күләгәсе белән кочакланган тәбәшәк урамнарга кар өемнәре генә бераз яктылык бирәләр. Җил ачы чеметеп, колакка сызгыра, кыска пальтоның чабуларын кайтарып, тез башларына суга. Шулай да атлавы җиңел. Әйтерсең лә шушы аксыл күгелҗем сукмак, куна тактасы кадакланган сыңар тәрәзәгә түгел, бәлки каядыр, әнә шул болытлар артына, әллә нихәтле батыр кешеләрне үстергән диңгез буе каласына барып тоташа. Ләкин юл аркылы караңгы| баганалар булып күтәрелгән фабрик морҗалары гына салкын шикләнү белән борчыйлар. Шулардан урам аша элмәкле җепләр сузылгандыр да, менә хәзер аякка килеп уралырлардыр төсле тоела. Кемнеңдер кирпеч коймасы артында, ботакларына кар түшәлгән, киң канатлы чыршылар шаулап куйдылар. Гүя чыршы да түгел, давыллы диңгезгә кереп киткән корабль колгалары... Тормышның кайгы яки шатлык ташкыны күкрәп узган сәгатьләрендә Нәсимәнең бер сүзе бар иде: — Энекәчем, бәгърем! Хәзер дә ул шуны әйтте: 
25 
 
— Энекәчем, бәгърем! Нинди әйбәт кешеләргә очрадым. Бераз бара төшкәч җиңел генә уфылдап куйды: — Аймылыш кына була күрмик! Шураев фабригына да җителгән икән, тәрәзәләреннән сүрән утлар җемелдәделәр. Айсыз төнне су өстендә ерак йолдызларның шәүләсе шулай чагыла. Аларга карасаң бөтен үтелгән тормышың, кичергән вакыйгаларың, күргән кешеләрең берәм-берәм искә төшәләр. Шулар , арасында иң якты йолдыз кебек берсе була һәм ул синең барлык уйларыңны үзенә тарта. Нәсимә дә , ерактагы шул якты йолдызга тиңләп күңелендәге бердәнбер исемне кабатлап кайтты: — Хәсән... Хәсән... Син кайда хәзер, Хәсән? 
XXIII Тәмәке төтенен суыртыр өчен яртылаш ачылган форточкадан җил кереп, өстәлдәге кәгазьләрне туздырды. Идәнгә җәелгән юлбарыс тиресен арыш кыры төсле тарап үтте. Идрис тагын бер тапкыр кичке томанда төснәлгән урамнарга күзен төшерде дә, карта өләшкәндәге тизлек белән хатларны актарырга тотынды. Атнадан артык инде ул шушы хатлар өстендә чуала. Була минутлар: ул прапорщиклар мәктәбен бетергәч тә нигә Казаннан китмәвенә үкенеп куя. Була минутлар: ул атасы Юныс байның сугыш • промышленносте комитеты аркылы улын биредә калдыру турында прошение биреп йөргән чагын каргау дәрәҗәсенә җитә. Була минутлар: ул җилкәсенә салган өръяңа мундирның көмеш йолды/злы, саргылт укалы погоннарын тырнак очы белән ышкып ала да, үз-үзен әрләргә тотына: — Их, мескен прапорщик. Синең Шәрикләрең инде штабларда зур чиннарга менеп беттеләр. Ә син биредә, тылдагы бер гарнизонның военный цензор помощнигы булып күгәрәсең! 
Ләкин бу минутрар бик тиз онытылалар. Ул тагын алда яткан хатларны күк карандаш белән сызгалый башлый, шул хатлардагы уйларны-тойгыларны берләштергән уртак җепне табарга тырыша. Аны инде ике-өч тапкыр залга, атасының Петроградта чагына туры; китереп, сеңелесе Суфия тарафыннан оештырылган гимназистлар вечерыиа 
чакырдылар. Ә ул һаман эшен бетерә алмый. Генерал Сан- децкийга җибәрелергә тиешле рапортның соңгы көннәре җитте. Ләкин ул рапортны башлау гына түгел, хәтта аңа. солдатларның настроениеләре турында нәрсә язарга икәнлеген дә ачык төшенеп җитми. Әгәр өстәлдәге хатларның барысыннан да иң үзәк урыннарын гына күчереп бер сводка төсенә китерсәң, командующийның ышанмавы мөмкин. Ул әйтер: — «Бу татар малае югарырак карьера өмет итеп, үзе өстәп язгандыр». Юк, алай димәс, болай дип әйтер: Менә кая ул хыянәт! Менә кайда ул алдау! Болай булгач мөселман газеталарының Романовлар тәхетенә өч йөз ел тулу бәйрәменә катнашуларын ничек аңларга? — «Моннан өч йөз ел элек Михаил Романовны сайлау соборына безнең бабаларыбыз да катнашканнар. Димәк, хәзерге пади- шаһымъпз үзебез сайлаган нәселдән килә!» дип язылган мәкаләләргә ни мәгънә бирергә? — 1914 нче елда сугыш уңае белән оештырылган манифестациягә татар кибетчеләренең катнашып: «Боже, царя храни» җырлауларын бу хатлардагы иастрое- ниеләр белән ничек бәйләргә? — Думадагы мөселман фракциясенең «җиңгәнче сугышамыз» дип аит бирүен бу хатларга ничек ялгарга? Идриснең башыннан тагын бик күп төпле чагыштырулар үтеп китте. Шул рапорт аркасында командующий каршына чакырылу шөбһәсе барысыннан да авыр булып чыкты. Чынлап та бит, командующий аптырашта калып, аны объяс
26 
 
некие өчен үз янына чакыртуы мөмкин, һәм чакыртыр, һәм әйтер- — Син бит элекке рапортыңда мөселман солдатлары государь император өчен соңгы тамчы каннарын кызганмыйча сугышачаклар дип язган идең. Синең атаң, многоуважаемый Юнус Салихҗа- нович сугыш башлану белән үк император сарае министрына җибәрелгән телеграммага кул куйган кеше. Менә аның копиясе: «Сез гали жәнап император хәзрәтләренең һәм сезнең патшалык итүче йортыгызның сәламәтлеге турында аллаһе тәгаләгә кайнар гыйбадәт кылып, сез гали жәнап хәзрәтләренең аяк табаныгызга иксез-чиксез итәгать хисләребезне юнәлдерәбез». Бу сүзләрне барлык мөселманнар исеменнән нәрсәгә таянып язган ул? Пожалуйста, молодой прапорщик. әйтегез миңа ул основание- ләрке! Шушы предательский хатлармы алар? Ну — с! Оныттыгыз- мени сугышның нинди табышлы) эш булуын. Онытсагыз, Волга- Кама банкасының һәм халык ара ком?терический банкның отчетларын . тагын бер тапкыр укыгыз. 1914 нче елны! Казан фабрикантлары 4 миллион саф табыш алсалар, бу ел ул табыш 7 миллион 600 меңгә җитте. Акциялар ике өлеш күтәрелделәр. Сезнең фирманың да өлеше зур бит монда. Бу хатларны язучы кешеләрнең ул малларга кул сузу ихтималы барлыгын уйлыйсызмы, юкмы? Уйласагыз, нинди чара күрдегез? Мин сездән җавап көтәм. Ну-с-с... Ул командующийның бөтен көч белән һавада болганып өстәлгә сугылган йозырыгын күз алдына китерде. Шул уйлардан аңа бүлмә эче бөркүләнгәндәй тоелды. Якасының эчке төймәсен ычкындырып, борчулы чактагы гадәте буенча, мыегын тел очы белән ялый-ялый почмактан-почмакка йөрергә тотынды. Коридордан кемнәрдер көлешеп үттеләр. Зал ишеге ачык күрәсең, кайсыныңдыр кулы пианино- клавишалары буйлап, диңгез дулкыннарының текә ярларга бәрелүен хәтерләткән тавышлар чыгарды. Идрис колак салды. — Кайда ишеткән идем мин ул көйне? Тукта! Хәзер хәтерлим. Юк. Анда түгел. Прапорщиклар шко- ласын бетергән көнне вечеренкада уйналган көй моңа ошамый. Кайда гына уйнадылар соң әле ул көйне... Шәрык клубында түгел. «Мәҗрух мөселман гаскәриләренә ярдәм комитетының концертларында да а н д ы й к ө й ишетелмәде... Кинәт аның нечкә иреннәрендә елмаю 
эзе сызылды. Маңгайга төшеп торган саргылт чәчләрен артка сыпырды да, кулдагы) карандашын көй тактына ияртеп, хатлар өстендә йөртә башлады: — Ра-ра... рарара-ра! Әйе, бу көй күптән тыңланган көй... Алтынчы елның август урталары иде бугай. Сугыш хәлендәге Нижний каласы ярминкә тузаннарына күмелеп, текә ярларның борылмалы түбәләре артында калды. Идрискә унбиш яшь кенә иде әле. Ул да атасына ияреп Мәкәрҗәдәге мөселман сәүдәгәрләрнең «хозур»га чыгуларына катнашкан иде. Шунда, бер катлы пароходның киң палубасында Кавказ купецларын- нан берсе шул көйгә җырлады. Менә хәзер, күз алдында аерым- ачык булып тора ул көн. Сңзелер- сизелмәс кенә шадраланган Ока елгасы өстендә балык эзләп акчарлаклар очалар. Пароход дулкынына эләкмәс өчен кая таба юнәлергә аптыраган салчылар нәрсәдер кычкыралар. Ләкин Идриснең күңелен алар тартмыйлар. Ул мөселманнарның таркау яшәве өчен зар елаучы җырга бирелгән. Җыр пароходка җыелган мәҗлеснең теләген әйтеп биргәнгәме, барысына да нык тәэсир итте. Кавказ сәүдәгәрен кулга күтәреп һавага чөярлек хәлгә килделәр. Төрле ашамлыклар, эчемлекләр белән тулы өстәл артында аңардан тагын шул ук җырны җырлаттылар: 
... О, күстәрки заманың каумләрендә кач мазар? Шу угырсыз нифака корбан улмыш кач ватан? Кач зәиалле Төркстан, вә кач зәвалле һиндстан, Кач зәвалле Бохара, кач зәвалле Иран бар?.. 
27 
 
Башка юлларын Идрис хәтерләми. Ул фәкать әнә шул дүрт юлны һәм бөтен мәҗлес буенча кабатланган «иттынфак», «милләт» сүзләрен генә истә саклап килә. Менә хәзер... йөзләрчә хатлар арасыннан ул шуны: иттифакны, Романовлар Династиясенә ихлас күңелдән хезмәт итүче «мөселманнар бердәмлеген», «милләт»не, «дин»не таба алмавына аптырый. Яшь чагында, «Густав Струве» пароходындагы әлеге мәҗлестән соң, кире Нижнигә — «Германия» гостиницасына кайткач, атасыннан «милләт»н-ең мәгънәсен сораган иде ул. Сәгать чылбырын кулында озак әйләндереп, ягымлъп гына җавап кайтарган атасының шундый акылга ия булуына- Идрис хәзер дә гаҗәпләнә. Чынлап та тирән мәгънә бар иде ул сүзләрдә: — Милләтме? Милләтне әйтәсеңме, улым?.. Милләт — менә без булабыз инде. Пароходта бергә киңәш корган могтәбәр әфәнделәр һәм алар-ның' илләрендә торучы барлык мөселманнар — бер. милләт булабыз. Нәселебез бер, динебез бер. Халкыбыз да, руслардагы шикелле, икегә аерылмаган. Бае- ярлысы дигәндәй — һәммәсе бер милләт. Бу сүзләр — Идриснең йөрәгенә закон булып сеңделәр. Шуның өстәвенә атасы һәркайчан кардәш- ыру һәм якын кешеләр белән сөйләшкән чагында бер фикерне тукый килде: — һәрбер мөселманның минем кебек зур дәүләткә хуҗа булуы бик мөмкин эш. Моның өчен фәкать тырышлык, тырышлык вә янә дә тырышлык кирәк. Мәсәлән менә безнең фирманы алыйк. Бик пустяк сумадан башланып китте. Без, әфәндем, Тургай вилаятенә зур әһәмият бирдек. Без яшь чакта ул якның базары бик яхшы иде. Төп сәүдәбез тире-яры, йон-ябага. Азия маллары һәм куй алып сату иде. Әти мәрхүм шушы бистәдәге Иманкол хаҗиның атасы Галләм хәлфә белән компанион булып, арзан чагында аяклы май җыйнап бирегә җибәртә торган иде. Ул исә Тургай һәм Төркестан малы бәрабәренә Россиядән кызыл мал, чәй- шикәр, хатынкыз өчен һәртөрле шара-бара җибәреп торды. Ике арада йөргән беренче зур караван Әхмәт байныкы булса, икенчесе безнеке иде. Шулай йөри торгач, Петропавелда, контор, Троицк-Ак- түбә — Семи якларында һәм шушъи бистәдә отделениеләр ачып җибәрдек. Эш бик зураю сәбәпле, Галләм хәлфәне аерып чыгарырга туры килде. Ул үз угылы Иманкол хаҗи белән аерым фирма төзеп, 
чи мал хәстәрләүче булып калды. Галләм хәлфә үлгәннән соң угылы Иманкол хаҗи да ни сәбәптәндер купең булып көн итүне артык күрде. Миңа аның белән канәгатьләнү мөмкин булмады. Мин фабрика корып җибәрдем. Фабрика әлбәттә сәүдәгә зыян итмәде, бәлки бик урынлы булып төште. Фабрика кормасам, кем белә, бүтән сәүдәгәрләр мине аяктан да егарлар иде. Ни өчен дисәң, соңга табан мал-туар сәүдәсе элекке еллардагы кебек зур процент бирми башлады. Конкурентлар күбәеп китте. Борынгы елларда мәсәлән без утыз биш тиенгә алган куй тиресен Рәсәйдә бер сумга хәтле сатып килдек. Барысыннан да бигрәк бодай файдалы булып чыкты. Бер елны шулай, бик арзан бәядән 25 мең пот чамасы бодай җыйнадык. Шул бодайны тәвәләргә йөкләп, Оренбур шәһәренәңә җибәреп, потын ике сум җитмеш биш тиеннән саттык. Төркестанга Рә- сәйдән алып җибәргән маллар да шундый ук файда китерделәр. Монда поты бер сумлык керосин ул тарафларда алты сумга хәтле сатылды. Тимер, пыяла белән дә шулай булды. Манфактур маллары сумга^ кырыкилле тиен файда китереп торды. Ул заманда Җидесу вилаятендә, хосусән казак Сәхраларыңда, акча модада түгел иде. Шуңа күрә Рәсәй товарларын андагы малларга турыдан-туры алмашу бигрәк тә файдалы булып чыкты. Ләкин соңгы елларда бу базарларга көя төште. Петербургтан, Оренбурдан, Казаннан, хәтта Варшавадан әллә никадәр яңа фирмалар килеп кул салдылар.  
28 
 
Менә шуннан соң инде без фабрика корып җибәрдек. Бу байлыкның әлбәттә милләткә дә файдасы тиде. Закат өлешеннән милләт өчен бер мәчет, бер мәдрәсә һәм мәҗрух мөселман гаскәрләренә бер кечкенә шифаханә ачтык. Сәүдәбезнең бә- ракәтле булуы һәр даим милләтне кайгыртуга "баглы икәнен мин бер сәгатькә дә онытмадым... Бүгенге хатлар әнә шул «милләтенең аяк баскан җирен зилзилә кебек тетрәтәләр. Кәкре хәрефләр белән язылган бу хатлар — Идриснең бөтен теләкләре, аксиома булып ныгыган уйлары, «милләт» һәм династия өчен алып барган көрәше өстендә, унике дюймлы снарядлар төсле, шартлап ярылалар. 11дрис җилкәсендәге мундирны кресло кырыена шудыртып салды да, чи арыш ипиенең йомшагы белән ябыштырылган соры конвертны ачты. «Сәлам вә бәгдә сәламнәредәй соң язылган юлларга күзе белән яндырырлык итеп озак карап торды. Тел очын мыек уртасына тидереп кат-кат ялады: — Фу, черт возьми. Нәрсә яза бит кабахәт мужик. Имеш: — «Монда патшалар килешергә уйлыйлар икән дип бер хәбәр йөри. Килешсәләр килешсеннәр, сугышсалар сугышсыннар, тик безне генә катнаштырмасыннар...» Идрис "карандаш очын сындырырлык дәрәҗәдә каты басып соңгы юлның астына сызды: — «Безне катнаштырмасыннар». Нервларны сыкратучы теш корты кебек берсе берсеннән әрсезрәк язылган бу сүзләргә Идрис чыдамады, торды. Бүлмә буйлап йөрергә кереште: — Нәрсә булган бу нижний чиннарга? Нинди җен суккан аларга? Нигә үзләренең исән-саулыклары турында гына язмыйлар? Нигә үзләренең күпме казна икмәген чер- түләре, күпме казна киеме туздырулары турында гына язмыйлар? Бит безнең фабрика гына да аларга елына йөзәр мең парлап итек җибәрә. Авылда чабатаның да рәтлесен күрми бит ул халык. Ә солдатка алынгач котыра. Кая соң безнең полк муллалары? Кая патшага итагать турында, милләткә хезмәт турында озын озын мәкаләләр язучы газеталарыбыз? Нишләп алар шушы бүкәннәргә адәм рәтле тәрбия бирә алмыйлар. Хәер, эш үгетләү чигеннән үткән күрәсең... Тагын ишек шакыдылар. Залда пианино тавышына ияртеп^ кемнеңдер скрипка көйләве ишетелде. Кунаклар ишәя баралар 
ахыры, коридорда ыгы-зыгы көчәя. Тулай шау-шу арасыннан ара-тирә Суфияның тавышы гына аерылып куйгалый: — Ой-йй, мамочка! Мин сезне танымый .да торам. Пожалуйста Мөбарәкша әфәнде, менә бирегә... Управа члены булуыгызга шатланып поздравляю... Суфия тавышын ишеткәч Идрис бераз тынычлангандай булды. Уйлар кайчандыр Буби мәдрәсәсендә укыган, аннан — заграницада йөреп әйләнеп кайткач, аттестат эрелос- тига имтихан тоткан «елгыр егет» — Мөбарәкша тирәсендә әйләнә башладылар: — Кай арада гына управа члены булырга өлгергән әле ул? Хотя әти кулы уйнагандыр монда. Югыйсә приказчик малаен управага кертмәсләр иде. Ә, мин?.. Картаермын ахыры, прапор булып. Юк, болан ярамый. Кешеләр үсәләр, ә мин бозык термометр төсле һаман бер точкада. Булмый болай, Идрис. Синең заелугаң менә шушы хатларда инде. Эшли белсәң, рапортымның бер-ике юлы гына булсада, командующийның донесениесенә кертелеп Петербургка җибәрелсә... Тагын кресло янына килде. Ләкин утырмады. Ике кулы белән өстәлнең ике башына таянды да, ситса үрнәкләре төсле, кырыйлары берсе-берсенә тидерелер тезелгән хатларга күз йөртеп чыкты. —... Сырдарьи некий полктагы татар солдатлары^ җомга намазыннан соң полковой мулланы сугыш яклы булганы өчен тотып тукмадылар. — ... Ул юан корсаклардан куркып тормагыз. Җирләрен тартып алып киләсе яздан калдырмый су
29 
 
калагыз. Җитәрлек эчтеләр инде безнең канны. Берсеннән дә курык- магыз. Без биредә мылтыкларыбызны күтәреп, сезгә булышырга кайтырбыз! — ... Позициядә безне немец кыйный. Резервта үзебезнең на- часльство кыйный. Так что — кругом кыйнаш. Берәр хикмәтен табып тизрәк бетерәсе иде бу каторганы! — ... Забастовканы басу өчен безгә йөзәр патрон өләштеләр. Без I дә тиле түгел бит. Фабрикага барып керү белән, урра кычкырып, рабочийлар белән кушылдык. Начальство куркып качты... Бу хатлар дистәләп кенә түгел, йөзләп иде. Шуңа күрә аларңы служба сәгатьләрендә генә укып чыгу һич мөмкин түгел. Өйгә алып кайтырга туры килә. Менә ул хәзер дә аларга күз генә йөгертеп, газета кәгазеннән ясалган зур ; конвертның эчке ягына хәрефләрне бутап-бутап язган озын бер хатны укырга кереште: — «Австрия фронтында ранин булып егылгач, мине Григорий дигән бер урыс солдаты үлемнән коткарды. Шуннан без икәү бик дуслашып киттек. Ул үзе Мотовилиха заводыннан. Өченче көн Григорий миңа по чекрету бер сүз әйтте. Сугыш озакка бармас. Бөтен кан эчүчеләр чәнчелеп, мәтәлеп, баш түбән әйләнеп төшәрләр, ди...» Укыган саен Идриснең чигәләрен кан баса барды. Күз алмалары кояшның нәкъ уртасына төбәп караган төсле ардылар, хәлсезләнделәр. Бөтен хатларны тотып бер воззваниегә ошатып күрә башладылар. Аяк астындагы юлбарыс тиресенең салам тутырылган җансыз башы кузгалып, соргылт төстәге пыяла күзләреннән яшен чаткысы чәчрәгәндәй тоелды. Шул арада кемдер иш^к ачып япты. Идрис Токсе тавыш белән: __. Сшо минуту! — дип кырт кисте дә, бизгәк тоткан кеше төсле калтыранып, форточканы япты. Тиз-тиз генә соңгы төргәк хатларны актарырга кереште. Хатларның бу олсше барысы да диярлек шушы бистәдә язышьш!, действующая армиягә адресланган иделәр. Бу хатлар — бер көн офицерлар собраниесендә жандармерия начальнигы Миллерның— «уяу булыгыз, бунт настросңиесе көчәя. Ул — фронтта һәм Петроградта гына түгел, ул монда — безнең яныбызда...» — диюен дөрескә чыгаралар. 
Бу хатлар — парга күмелгән завод качегаркасында, суык баракларда, корымлы пыяла аша төшкән саран дампа яктысында язылып, йөрәктәге әрнеш, үчлеачулы тойгыларның иң куесын сөзеп алган бу кәгазьләр — күпне сөйлиләр. Алардагы сүзләр сугышка, патшага, завод хуҗаларына, алпавытларга төзәп атылган граната кисәкләре төсле, бөтен дүрт яктан выжылдап, баш өстеннән ялтырап очалар. Бәлки бу — сүзе саен карандаш очын тешләп, җөмлә саен яңа баштан укып, маңгайларындагы тирне, күзләрдәге яшьне сөртә- сөртә язганга күрә шулай тоеладыр.. Хәзер инде аларга ашыгып җавап көтә торганнардыр. Юкка көтәләр, юкка. Гомер дә отыш чыкмый торган толчук лотореена акча туздырып йөрүче простаклар кебек, җавап көтүчеләр белән бәлки бистә тулгандыр. — Көтсеннәр! — диде тешен кысып Идрис. — Көтсеннәр! Мин аларга шундый бер җавап әзерләрмен, мондый чепуха язудан бөтенләй дәртләре сүрелер! Идрис шулай уйлады. Ләкин ул уйлар — «тотыгыз мине! Югыйсә мин аның ипи шүрлеген талкан ясыйм!» дип үзеннән көчлерәк кеше өстенә очынган исрек батырлыгы кебек, бик тиз шилделәр. Алар урынына, адым саен чәрпәк- ләнеп кителә баручы язгы боз өстендә бер ялгыз калгандагы төсле, тирән курку урнашты. Бу хатларны актара башлаган чакта, ул үзен — каз бәбкәләрен күзләп бер урында гына әйләнүче тилгәнгә ошаткан һәм шул килбәтне сакларга тырышкан иде. Бүген Суфияның аулак өйдә кунаклар чакыруын ишеткәч ул. үзен алар алдында «бравый татар офицеры»
30 
 
итеп танытырга, бөтен армиянең пастрэениесен үзенең ярым көләч, ярым җитди йөзе аркылы күрсәтеп үзарга теләгән иде. Барып чыкма- дь5. Әллә нәрсә аны борчый. Әллә нәрсә аны шикләндерә. Шушы борчылу — шикләнүләр өчен ул үзен дә әрли, атасын да әрли. Шәһәрнең бөтен атаклы ирләрен дә тирги. — Без настроение тудырырга иренәбез. 1914 нче елдагы манифестацияне нигә тагын бер тапкыр кабатламаска? Бер генә түгел, ун тапкыр, егерме тапкыр. Атна саен. Гаҗәп бер көн иде ул. Мөгаллимнәр үзләренең шәкертләрен алып чыктылар. Муллалар * үзләренең мәхәлләләрен иярттеләр. Поплар — үзләренең приходларын, офицерлар үзлегенең батальоннарын чыгарып тезделәр. Пң алда күкле-сарылы зкамялар арасыннан патшаның үзе зурлыгында рәсеме күтәрелде. Георги кавалерлары, ялангач кылычларын җилкәләренә куеп, рәсемгә честь бирделәр. Поплар чукындылар. Муллалар, «Падишаһ агзам хәзрәтләренә, аның.гаиләсенә һәм аның кул астындагы шанлы гаскәргә» исән саулык теләп, дога кылдылар. Музыка... Гимн... Урра... тавышлары бөтен бистәне айкап чыкты. Шул вакытта шәһәр Думасы балконыннан мөфти хәзрәтнең сугышуны фарыз ясаган фатвасы укылгач, Иманкол хаҗига хәтлем күзләрен яшьләтеп, «бәрәкалла!» кычкырды. Чөнки настроение шулай кычкырта. Шуннан берничә ел гына элек Иманкол хаҗиның «Төркия хәлифәсе». «Исламият мәркәзе» дип авыз суы корый иде. Менә шундый настроениене солдат арасына, бистәдәге кляузник фабричныйлар арасына кертәсе бар... Кичә генәк анар Миллер Казан духовная консесториясенең епископ Яков тарафыннан расланган һәм күчермәләре губернатор тарафыннан һич кичекмәстән исправникларга җибәрелгән карарын мөселман диненә яраклаштырып тәрҗемә итәргә кушкан иде. Идрис ул зада- ииене бик тиз үтәде. Тәрҗемә әйбәт кенә чыкты шикелле: «... Телефон һәм телеграф буенча ахуннарга, хәзрәтләргә хәбәр итәргә: алар пң каты җаваплылык белән куркытып, үзләренә буйсынучы мәхәллә кешеләреңдә тулы тынычлык һәм үзләренең тормышларын патша өчен бирергә тулысынча хәзер тору хисен булдырырга тиешләр. Түбән чиннарны хезмәт урынына җибәргән вакытта озату вәгазьләре сөйләп,' тантаналы гыйбадәтләр үткәрергә. Нинди булса да тәртипсез- лекләр килеп чыкса, 
рус руха-нила- рьц тәре һәм байраклар, колокол тавышлары белән, мөселман руханилары азан һәм тәкбир әйтеп халык арасына чыгарга һәм буталышны туктату өчен бөтен чараларны бергәләп күрергә тиешләр...» Тәрҗемәнең уңышлы чыгуына кәефе килеп, инде залга чыгып китим дигәндә генә, ул тагын өстәлгә әйләнеп, папкалар арасыннан бер чите генә чыгып калган куе күгелҗем конвертсыман әйбер күрде. Башлы шикәр төрә торган кәгазьне тигезлетигезсез бишпочмаклап, җилем булмагач, ак җеп белән генә типчегән бу пакетка Идриснең күзе әлегәчә ничек төшмәгәндер, үзе дә белми. Әллә шунда хатлар арасында кысылып калган, әллә күреп тә оныткан... Бәлки ул, бу хатны юри соңга калдыргандыр. Бәлки ул анардан аз гына юаныч көткәндер. Чөнки бүген тикшерелгән хатлар арасыннан йөрәк тынычландырырлык, үзе әйтмешли, — настроение тудырырлык — бер генә хат та чыкмады. Инде соңгы хатка нәүбәт. Нәрсә әйтер ул хат? Ул үзен күптән көтелгән сүзләрне шушы калын кәгазь аркылы укыган төсле тоя. Гүя ул хат — Җам а ли унтер тарафыннан язылган «Фатих солдат хикәясе» кебек: — И, Вильһелм, файдасызга әрәм итмә малыңны! — җырлары белән башланыр. — ...Кашки шулай булса? Ул чагында Идрис бу хатны залдагы кунакларга кычкырып укыячак һәм иртәгә үк аның авторына бер пар итек белән яхшы тәмәке җибәртәчәк. Бу уй — Идриснең йөрәгенә шул хәтле ятышты. Ул әле генә укыл
31 
 
ган барлык хатларның куркыныч эчтәлеген бер секундка онытып, мундирын киде. Кәнәфи белән китап шкафы арасындагы зур көзгегә карады, өс-башының спайлыгына, зәңгәр күзләренең кыю карашына кәефләнде. Парад алдыннан рапорт ятларга хәзерләнгән кыяфәт белән бүлмә буйлап бер әйләнде дә, күгелҗем конвертны кулына алды. Бик саклык белән генә конвертның җепләрен сүтеп, аннан туй запис- каоы! хәтле генә кечкенә бер кәгазь күргәч: — Тычкан баласы коерыгына тагылган тубал шушы буладыр инде! — дип, хатның кыска язылуына аптырады. Пакетның үзенә берәр нәрсә ,язмаганнарм»Ы| дигән уй белән, тавык бүтәкәсеннән энҗе эзләгән кебек актарынды. Аннан хатны «Сүзгә саран кеше язганга ошый» дип, бөтен юлларын бердән йотардай комсызлык белән укыды: — «Әйтә торган сүз, брат, сиңа шул: сугышны бетерегез! Сугышырга димләп йөрүче полковой муллалар белән офицерларъпгызның үзләрен шрапнель астына куегыз. Без моннан аларга өстәп, бистә буржуйларын и воинский начальникны җибәрербез. Пускай сугышсыннар. Ә без туйдык! Товарищларыңа шулай дип әйт. Рабочийларда терпение калмады. Бистәне аякка күтәрмичә булмый хәзер. Пяти год- тагы кебек. Ну, аңар караганда Җәплерәк итеп. Бөтен Рәсәй бистәләрен аякка күтәртсәк, небуч, сугыш белән маташырга дәртләре бетәр. Бот шул!» Тагым ишек шакып уздылар. Идрис хатны ашык-пошык бөкләп кесәсенә тыкты да, сөяк саплы кыска хәнҗәрнең каешын җилкәгә тагып, озын коридорга чыкты. Киң шторлы зал ишеге төбепдә Мөбарәкша Хәлилев белән сөйләшеп торучы Суфия шунда ук әйләнде дә, Идрискә табан юнәлде. Аның коңгыр ефәктән тегелгән гимназистка күлмәге, кызыл лентадан урак кебек ай билгесе төшерелгән ап-ак алъяпкычы, озын толымлы чәчләрнең түбәсен генә каплап кыйгач киелгән калфагы — бүген тагын да килешлерәк булып,, гәүдәсенә бөтенләй сыланып торалар. Шуның өстенә ул приз алырлык чибәрләрдән саналмаса да, үзенүзе матур итеп күрсәтә белә. Аның бит уртлары елмайган саен уймакланып китәләр һәм, тәҗрибәсез оялчан кызлар бите кебек шунда ук кызаралар. Кулындагы йөзекнең фирәзә кашы белән төстәш күзләре — ярым оялып, ярым шаяртып карый беләләр. Күпләрнең 
башын әйләндерә бу күзләр. Суфияның бөтен таянычы шул күзләрдә һәм фамилиясендә. «Вәли- шина!» дидеңме — шул бер сүз — Суфия алдында әллә кемнәрне сәҗдә иттерә. Күзләреннән тын елга өстендә сәленгән маяк яктысына ошатып бер очкын ташладыкмы — Суфия тирәсендә әйләнүче егет җилбәзәкне көйрәтергә шул җитә кала. Ике туганның күзләре бергә очраштылар. Суфия үпкәләгәнсыман тавыш белән: — Әйдә инде, абый. Кунаклар әллә кайчаннан бирле сине көтәләр, — дип Идрисне култыклады. Зал ишеге төбендә — ач яңаклы, шуңа күрә сөйләшкән чагында тагын да нечкәрә торган озын борынлы Мөбарәкша белән күрештеләр. Кемдер шул арада йомшак куллары белән Идриснең күзләрен каплады. Идрис әллә хушбуй исеннән, әллә башка берәр билге буенча, аны бик тиз таныды: — Мәдинә Маргилаиова! — Угадал! Ха-ха-ха... Ну и способность сездә, Идрис әфәнде. Ой, извиняюсь, сез бит хәзер прапорщик. Разрешите сезгә букет тәкъдим итәргә! Мәдинә аякларын, шпорлы итек кигәнсыман, үкчәгә үкчә бәреп, уң кулын тузгыган чәчле чигәсенә тидерде. Суфия көлеп җибәрде. Быел благородный кызлар институтының соңгы курсында укучы бу карт кызны Идрис бик үк яратып бетерми. Ирдәүкәлегеме, күбесенчә таралмаган чәч, тазартылмаган теш белән тузгып йөрүеме, нәрсәдер аңардан биздерә торган бер ягы бар. Бүген дә Идрис аның шаяруын 


 
урынсыз тапты. Тик залдагы кунакларның: — Яшәсен мөселман офицеры Идрис әфәнде! — Милли каһарманыбызга ур- ра... — дип шаулый башлаулары, авызында өчдүрт теше генә калган карт учительнең, башкалардан соңга калып, нәзек тавыш белән то глыга-тотлыга: — Үрр-рә! — 1рр — рә!дип кычкыруы — аны Мәдинәгә тупас сүз әйтүдән тыеп калды. Ул парад кабул иткән зур башлык кебек, бер кулын сөяк саплы кыска хәнҗәр турысында тоткан килеш, уң кулын козырекка куеп, атасының кабинет ишегенә таба түргә узды: — Извините, господа, бераз көттердем бугай. Утырып өлгергәнче төрле почмакта::’ төрле интонацияле тавышлар яудылар: — Пожалуйста, пожалуйста, Идрис әфәнде. — Зарар юк. — Олы кешене көтеп алган яхшы... Шул тавышлар арасында бер ваза туптулы ап-ак хризантемалар күтәреп килгән Мәдинәнең сул колак төбендә сулавы ишетелде: — Прощальный бүләгемне рәхим итеп алыгыз! Озакламыйча Петро- градка китәм. Мәдинәнең сүзләре бүтәннәргә ишетелмәсә дә, зал гөрләп кул чапты! — Браво, браво... Идрис нәрсә әйтергә дә белмәде, янәшә утырган Мөбарәкшага әйләнеп, ниндидер серле тавыш белән пышылдады: — Мәҗлесне башлый торыгыз. Мин әткәй кабинетына гына кереп чыгам. Зал башта әллә нәрсә көткән кебек тыйды. Шул тынлыкта түрдәге ишек артыннан телефон шалтыравы, Идриснең нервлы тавышы яңгырап китте: телсФ°па прапорщик Вали- шин. Многоуважаемый Роберт Николаевич, вот в чем дело... Идрис кире залга чыкканда, алык шактый кызып өлгергән иде. 32 Ул үз турысына куелган кар кебек ак салфетка белән мацлаеннан тар бөрчекләрен сыпырды. Урындыкка да, озак юлдан йөгереп кайткан төсле арганлык сизеп, бөтен авырлыгын салып утырды. Чынлап та нык арылган ахыры. Зал чайкалып киткәндәй тоелды. Әллә нихәтле рәсемнәр, путаллы кәгазьләр белән бизәлгән, түбән кырые кызыл агач белән корылган биек стеналар, пароход салонындз- гыча тоташ пыялалы 
киң тәрәзәләр, люстралардан төшкән яшелле —зәңгәрле алсу нурлар, табын тулы алма, апельсин, кыйбатлы балыклар, ләвәш-паштет-чәкчәк-юка. лар, төрле бәлешләр, лимонад ши- шалары белән аралаштырып куелган эчемлек графиналары, пианино почмагында чәүкә төсле кара фраклы пөхтә скрипкачылар — бу залга әкият сарае төсен бирәләр. Тәмәке төтене, әллә ничә табактан күтәрелгән пылау пары — зал буенча сузылган озын өстәлнең теге башын күздән томалый. Ул очтагы кунаклар да куе томан астында чирәм утлаучы сарык көтүе генә булып күренәләр. Күк сатин алъяпкычлы яшь асраулар, подвалдан әле генә чыгарылып, салкын чык ярмалары белән тимгелләнгән, куе кызгылт төстәге шишәләрне өстәлгә тезделәр. Идрис озак еллар яткан бу эчемлекнең тамакны яндыруына чыдамыйча чәчәлеп куйды. Биш-ун минуттан мәҗлес бөтенләй кызды. Моңарчы» кысгагып, тартылыбрак утырган студентлар, журналистлар арасына да әкренләп кыюлык урнашты. Идрис белән Суфия саулыгына күтәрелгән- рюмкалардан соң, тост игълан игелүеа дә көтмичә, үзара чәкешергә, хәтта кайберләре яхшы ук кычкырып немецларның яңа наступлениесе, базар бәяләренең күтәрелүе турында сөйләшергә керештеләр. Журналист Хаммат һәркайчан кесәсендә йөртә торган «Заман» календарын урындыгы өстендә калдырып, янындагы кылый күзле, тумпак борынлы тәбәнәк кызга: «занято дип әйтерсез, мин хәзер...» диде дә, Идрис белән Мөбарәкша арасына 

33 
 
күчеп утырды. Мәдинә дә, еш-еш як-ягына каранып, Хәммат артыннан китте. Мәҗлестәге кунаклар үзләреннән үзләре берничә табынга аерылдылар. Аргы очта карта уйнаучылар янында, тыңкыш тавышлы чандыр студент «Су өсте» көенә ватып- сындырып җырлый’ да башлады: Тубылгылай-ййй... агач айй зур булмас... Мәҗлес иркен сулыш алган төсле, yen көлкегә күчте. Өстәлләрне стена кырыена тибәреп, кайберәү- ләре вальс әйләнә башладылар. Вальска җыр аралашты: Тубылгылар ашалай-ййй юл булмас... Биюче хатын-кызлардан кыйбат- лы хушбуйга аралашкан тән исе җәелде. Баядан бирле биергә теләгән кебек тупылдап утыручы карт учитель кинәт кенә аякка калыкты. Чиксез зур пыялалы күзлеген кондуктор флагына ошаган яшел кулъяулык белән сөртә башлады. Барысы да аңар әйләнеп карадылар. Мәдинә озын гәүдәсе белән цирктагы клоун төсле боргаланып кул чабарга кереште. Башкалар да күтәреп алдылар: — Браво’ — Просим, Евсей Савватыч, просим! i i — Суфия туташның учителе поэзияне ярата диләр иде. Стихотворение в прозе язгандыр, могаен! — Браво! — Просим! Карт учитель, болай да якты булуга карамастан, люстра астына- рак елышты. Тупка тотылган авыл йортларының сирәкмирәк морҗа төпләре кебек сары тешләрен күрсәтеп, авызын ачты. Аннан йомды. Аннан тагын ачты. Ерак почмакта- гылар «әллә безгә ишгелми микән» дип якынрак елыштылар. Инде башлый дип торганда гына, ләх булып исергән чандыр студент күптән өзелгән җырын төпләп куйды: ... Кайда гына барсаң, дустым, аййй мал кирәк, Малың булса, башыңлаййй хур булмас... Аның янындагы иптәшләре: — Идрис ишетсә моны куып чыгара инде... — дип куркытып түргә карадылар. Ләкин Идрис үзе дә әллә арганлыктан, әллә нервлары какшап, өсте-өстенә закускасызни- сез эчкәнлектән, бик тиз мәлҗерәй төшкән иде. Мөбарәкша белән Суфия аны җитәкләп түрдәге бүлмәгә алып керделәр. Нык кына исергән Мәдинә аның янына бер стакан су белән одекалон күтәреп китте. Бүтән кунаклар учительнең Жуков- скийдан «Раз в крещенский вечерок девушки гадали» дигән шигырен укуын ишеткәч: — Скучно...—дип таралыша 
башладылар. Бераздан Мәдинә алпантилпән атлап: — Әйдәгез, хат болгатты, яисә римский папа уйныйбыз! — дип ишектән үк кычкырып чыккан иде дә, памятникка ошап залда япа- ялгыз калган учительнең һаман туктый алмыйча көйләп утыруын гына күрде. Мәдинә ике кулын да бөеренә терәп, аның каршына ук басып, элек телен чыгарып күрсәтте, аннан тиз-тпз тәтелдәргә тотынды.: — Финти-минти..'. Өйгә’ кайтырга вакыт инде, карт үгез!.. • Кинәт электрик сүнде. Асраулар шәмдәлләргә ут кабызырга кергәндә залда берәү дә калмаган иде. Бары тик түрдәге бүлмәдән генә Мәдинәнең чыжылдаган тавышлар чыгарып мышнап сулавы ишетелә: — Идрис әфәнде, ярамый болай. Нехорошо... кеше күрер... Идрис, дим... Асраулар, шәмдәлләрне әкрен генә сүндерделәр дә, аяк очлары белән генә атлап, коридорга чыгып югалдылар. Төнге сәгать икеләрдә чөм кара аргамак җигелгән җиңел чана Мәдинәне кире институтка алып китте. Казарма капкасы төбендә суыктан бөрешеп торучы солдатның колагына выжлап үткән чана тавышы һәм чанадагы кызның хихылдап көлүе ишетелде. Солдат туңган бармаклары белән винтовканы тагын да кыса төшеп, аяк астына төкерде: — Мунча пәрие кебек шыркылдый, диавол! * J 
Идрис чалбар белән итекләрен салмыйча йоклаган җиреннән ишек 
з. .С. Ә.“ № 9 

21 
 
шакауга уянып китте. Әле караңгы иде. Күн белән тышланган киң төпле диван артындагы выключа- тельне борды, почмактан таш гарәп кызы кулындагы лампалардан өстәл сәгатенә көлтәләп якты) чәчелде. Вакыт әле икене сугып кырык биш минут кына икән. Тел очы белән мыегын ялап алды да, җилкәсенә мундирын салып, өстәл кырыена барып басты-. — Можно! Ишектән ит сатучылар сумкасы кебек бүртенгән күн папка күтәреп, ябык кына чырайлы, күсә иякле адъютант Горжитский керде. Очкылыклы кешедәй тотлыгып, ярым сакау тел белән сөйли-сөйли, папкасыннан зур пакет чыгарды. Дүрт кырыена һәм артына сургучлап печать басылган бу пакетны күрүгә Идрис « командующийдандыр әле, информация өчен чакырадыр» дип уйласа да, адъютант икенче төрле хәбәр әйтте: — Строго секретно! Его высоко- привосходителъство җибәрде. Срочно перевод ясарга кушты. Ул прокламацияне запасный полк казармасының ишегенә ябыштырылган хәлдә тапканнар... Әйтүләре буенча бик күп солдатлар укыган ди аны...- Идрис пакетны кулына алды. Адъютантка утырып җавабын көтәргә әйтте. Адъютант капчыкланган авыр кабаклар арасындагы күзләрен кысып бүлмәне караш- тыргалады. Диванның каймак төсле йомшак күнен бармак очлары белән сиздермичә генә капшый- капшый каты бер әйбергә төртелде. Ләкин кулына алып карарга кыймады. Тотылган әйберне әкренләп кенә үз янынарак шудыртты һәм сукырлар әлифбасын укыган кыяфәт белән бөтен әйләнәсен кармап чыккач: — Так и есть, хатын-кыз тарагы! — дигән уйга килеп, үзе дә белештермичә тамагын кырып куйды. Идрис пакетны ачып, аннан кайчандыр гектографта басылып, хәзер инде буявы унып, саргаеп беткән бер кәгазь чыгарды һәм: — «Россия социал-демократ эшчеләр партиясе. Берләшегез, бөтен дөнья ’ пролетариаты», — сүзләрен күрүгә сискәнеп, утырган урыныннан сикереп торды. Икенче ягын әйләндереп «1905 иче ел 25 иче февраль» датасына күзе төшкәч, ул елан чаккандай кычкырып җибәрде. — Ах, бу большевиклар! Иске прокламациягә хәтле ходка җибәргәннәр! Аннан ул прокламацияне игътибар белән укып чыкты да: —• Дөресен әйтергә кирәк, оста 
файдалана белгәннәр. Солдат хатларындагы теге настроение менә кайдан килә ул. Бу нәрсә нык көрәш сорый, — дип, ашкынып тәрҗемә итәргә кереште: — • «Исеңдә тот, солдат, син үлемгә китәсең! «Исеңдә тот, син патша хезмәтенә китәсең. — Йөрәгеңдәге сагышны бетер, кешелек тойгыңны төбе тамыры белән йолкып ташла. Хәтереңдәге кадерле нәрсәләрне барысын да алып ташла. Кемне дә булса ярата идеңме? Оныт. Синең сөйгәнең икенче берәүне яратыр. Әгәр . ул ярлы булса, аның мәхәббәтен акчага сатып алырлар. «Помещиклар, фабрикантлар, ку- пецлар, малы' һәм танышлары булганнар барысы да өйдә калырлар. Алар синең кыз кардәшләреңне мәсхәрә итәрләр. Аларның тормышы рәхәт. Ә син бар — сиңа алар өчен үләргә кирәк. «Бар, солдат, як-ягыңа каранма! «Артыңа әйләнеп карама. Өеңдә кот очарлык хәл, өеңдә иксез-чиксез кайгыхәсрәт, анда ачлык һәм хурлык. «Йөрәгеңдәге яхшы тойгыларны һәм яшәү шатлыгын бетер. Бәхеткә омтылу һәм мәхәббәт тойгыларын, вөҗданны, барысын бетер. Кирәкми ул сиңа. Патшага синең тәнең генә кирәк. Башкаларны үтерү өчен синең кулың гына кирәк. Дошман пуляларына каршы куяр өчен күкрәгең генә кирәк... Идрис сүнгән тәмәкесенә ут кабызып; «Кара син аларпы, оешмалары туздырылгач нинди һөнәр тапканнар» дип мыгырдана-мыгыр- дана соңгы юлларын үзе дә сизмәстән кычкырып укыды:

35 
 
 
— Сине сугышка алып баралар. Сине үз туганың мужик яки эшчегә каршы да алып баралар. Халык кузгалышын бастырырга алып баралар. Син атарга төзәп мылтыгыңны күтәргәндә исеңдә тот: бәлки шул ук вакытта синең авылыңда, яки шәһәреңдә, синең шикелле үк солдат туган атаң яки кардәшең өстенә мылтык күтәргәндер. «Ат, солдат! Атаңның -күзләренә, анаңның,' апа һәм сеңелләреңнең йөрәгенә ат. Атаңның күзләре синең кемгә кул күтәргәнеңне күрмәсен, анаңның йөрәге синең нинди хурлыклы хәлгә төшкәнеңне белеп әрнемәсен?. «Үтер, солдат! Күтәр штыкка хатын, бала-чагаларны! Чөнки патшаның теләге шулай. «Ишетәсеңме, солдат, бөтен Рә- сәй җирендә елау, ыңгырашу яңгырый. «Ул, патшаның хөкемсез корбаннары елый. Ул, коллык камыты астында халык ыңгыраша. «Уйлап кара бераз, солдат! Синең дошманың кем һәм кайда ул? .«Синең каршыңда ике генә юл: я халык палачы, кеше үтерүче һәм кол булып каласың, яисә үзеңә һәм бөтен Рәсәй халкына ирек һәм хокук аласың. Өченче юл юк!». Идрис артык укып тормады. Тешләрен кысып, кулларын йомарлап адъютантка карады: — Большевиклар эше бу! Димәк бетмәгән әле алар... Яшиләр... Ә без?.. А д ъ ют а и т й OKibiiM с ы р а г ан җи р ен - нән сискәнеп китеп, аягына басты да, нәрсә эшләвен үзе дә аңламыйча кулын козырегына куйды: — Что изволите сказать? — Сез әле мондамени? Барыгыз. Әйтегез, мин үзем илтәм. Идрис адъютантны чыгарып җибәргәч тә үз-үзенә мыгырданып, киенергә тотынды: — Күрсәтермен мин сезгә рабочая партиягезне! Эзегезгә төшеп, һәрбсрегезне тереләй тунармын. Вә- лишиннәр бистәсендәге гарнизон белән шаяру сезгә кыйбатка төшәр, товаришлар!
XXIV 
Бик бай булмаса да байтак кына ялтыравыклы җиһазлар, эреле- ваклы иконалар белән җыештырылган полк ‘ часовняоында бистә ку- пецлары тарафыннан бүләк итеп бирелгән юан шәмнәр * яналар. Соры папахалары сул култыкларына кыстырылган такыр башлы солдатлар алдында полк офицерлары тезелгәннәр. Алар уртасында мех эчле кара җиләнсы!ман киемнән, гармонь кунычлы итектән, иконо- лардагы Гайсага ошаш кыяфәтле, нәкъ шундый ук- җилбер сакаллы, киң маңлайлы яшь поп басып тора. Ул үзенең үтә нечкә тавышына масайган кыяфәт белән, көмеш чылбырлы тәресен югары» күтәргән килеш, һәрбер сүзне сузып әйтә: — Клянусь все — е мо — гущим богом — м... Бикләмишев озак тукталып тормады. Коридорның аргы очыннан яңгыраган татарча сүзләрне ишетеп, укалы башлыгын кире кайтарды да, шинелендәге карларны перчаткасы белән кага-кага, туры шунда юнәлде. Ул барып кергәндә,, төрле роталардан җыелган йөз иллеләп татар солдаты нарлар алдына алты рәт булып тезелгәннәр. Ә алар алдында кызыл фәскә нечкә- генә итеп саргылт ефәк чалма ураган Садыйк мулла, үзенең Мисырь- дан алып кайткан пөхтә төпле коръәнең урталай ачып, әле коръәнгә, әле солдатларның төссез күзләренә карап, нәрсәдер сөйли иде. Бикләмишев килеп керүгә фельдфебель Сайкевич болай да катып торучы солдатларга «смирно!» дип команда бирмәкче иде дә начальнигының «кирәкми» дигәнсыман кул селкүен күргәч, урыныннан кузгалмады. — Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Бу сүзне Садыйк мулла бер тапкыр әйткән иде инде. Бикләмишев килгәч талып кабатлады. — Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле императорымыз без мөселманнарның калепләреи тәмам үзенә тарт- 
36 
 
 
ты. Тән һәм җан саулыгы белән яшәсен бу падишаһ! Сайкевич һич көтмәгәндә, татарча бер сүз аңламаган хәлдә, сул кулындагы фуражкасын болгап, чатнатып кычкырды: — Ур— ра! Соры дүрткелнең әле теге почмагыннан, әле бу почмагыннан сирәкләп кенә кушылдылар: — Ра! Барысы да мулла кулындагы сәхтиян тышлы калын китапка текәлеп тынганнан сон, кош томшыгы кебек үткен борынлы, балык күзле солдат авызын ачты. Ләкин ярты сүз дә әйтә алмады. Арттагылардан берсе бил каешыннан тартты бугай, тамагына бөке тыгылган кебек тынды. Шуңа күрә барысы да үчекләүсы- ман тетрәвекле тавыш кына ишетеп калдылар: — Үр —Р- Садыйк мулла кулындагы китапны алтын путаллы хәрефләр белән челтәрләп «Кәлам шәриф» дип язылган ягы белән солдатларга каратып күтәрде дә, коръән үбеп ант итәргә чакырды. — Гасеремезнең шәүкәтле падишаһы император әгзам икенче Николай бине Александр гали җәнапларына... Кемдер тотлыгып кабатлады: — Җә — җә — җәнабиләренә... Бүтәннәр тулырак әйттеләр: — Никалай бине Лександр... Садыйк мулла, солдатларга койма аркылы караган төсле китап өстеннән генә күз йөгертеп, тагын да көйли төште: — ... каршы явыз ният белән язылган ул кәгазьне күргән булсам һәм кем китергәнлеген белгән булсам һичбер яшермичә әйтергә коръән үбеп ант итәм... Әллә колакка ялгыш ишетелеп киттеме, әллә берәрсе чынлап та әйттеме, арткы рәттән булса кирәк, шикләндереп пышылдадылар: — Тот капчыгыңны!.. Садыйк мулла ант сүзләрен үз артыннан тагын бер тапкыр әйтеп чыгарга кушты. Ләкин төрлесе- төрлечә тизлек белән кычкырылган тавышлар арасыннан ул бер генә Сүзне дә аңлый алмады. Шулай да кайсыбер авызларның бөтенләй кыймылдамыйча торуларын, ә кайсыларының кемнедер мыскыллаган чырай белән ыржаеп алуларын бик ачык күрде. Анттан бигрәк шулар- ны сынау теләге белән ул тагын башлады һәм ашыкмыйчарак кабатларга чакырды. Бу юлы, кемнең нәрсә әйткәнен 
аергысыз шау-шу эченнән Бикләми- шевнең үткер колагы бөтенләй ят сүзләрне аулады, һәм ул һичбер ничек көтелмәгән бу хәлне хәзер үк авызлыкларга уйлап, . уң флангта торучы тәбәнәк буйлы солдатка җикерде: — Миңмөхәммәдев! Кажется коръәндә язганнар: карсак кеше — фетнә борчасы? һәрвакыт фельдфебельләр, унтерлар йозырьнгыннаи битен саклап өйрәнгәнгәмедер, бу юлы да ул башын бик түбән иеп, алга чыгып басты. Яшь бала кыяфәтле, тумпак йөзле бу солдатның казармада кушылган ике исеме бар: «Чыптыр Гали», «Сороковой неполный». Соңгысы аның карсак буйлы булганлыктан, стройга тезелгән саен иң кырыйга, ишсез номер булып басуын күрсәтә. Шушы буй өчен аңа авылда да көн күрсәтмәгәннәр. Монда да үчекләп йөдәтәләр: — Нихәл неполный? — Ишеттеңме әле, иртәгә яңа батальонный киләчәк. Буе бер сажен да алты вершок ди. Синең кебекләрне ул тырнак арасына куеп: чырык, и готово! Бикләмишев тә аның шул кыяфәтеннән көлгән кебек тавыш белән коръән үбәргә кушты. Ләкин ул үз каршында коръән сузып торучы мулланың җирән сакалына, алкаланган күз кабакларына карап, башын гына селекте. Шул ук секундта аның янына очынып Бикләмишев килде: — Почему? Чыптыр Гали бик мескен тавыш белән ишетелер-ишетелмәс инәлде: — Тәһәрәтем юк шул минем, абзыйлар! Сул кырыйдан дүртенче урында басып торучы тавык күз Гайфи сүзне икенчегә борып җибәрде: 1— Мөмкинме, Фатих әфәнде! 
37 
 
Менә монда минем артымда ант итүчеләрне мыскыллап, әдәпсез оүзләр пышылдыйлар. Бикләмишев итек очларында яртылаш күтәрелеп команда бирде: — Кем ул анда ыштын-пыштын? Стройдан чыгарга! Строй алдына башлап зур сакаллы солдат чыгып басты. Ротадан ротага күчеп йөрүче бу куе көрән сакаллы карт солдатны Бикләмишев болай да «тискәре» дип яратмый иде. Ул үзе бик күндәм булып та кыйлана. һәрбер әйткән сүзгә: — Рад стараться! Никак нет! — кебек җавапларны да бик урынлы һәм оста китерә белә. Ләкин инде эшләгән эше гел кире яклы булып чыга. Начальствога артык борчу тудыруы өчен аны ротадан ротага күчереп, ахырында Бикләмишев җилкәсенә тактылар. Ул үзенең дуылдык йонлы песигә ошаган кыяфәте белән генә дә ротадагы дисциплинаны чыгырыннан чыгара. Менә хәзер дә бөтен строй пырхылдый язып калды. Бары тик Биклә- мишевнең «тише!» дип кычкыруы гына солдатларда элекке тартынкылыкны урнаштырды. Бикләмишев шушы сыңар сүзгә шундый тирән мәгънә бирергә тырышты ки, зур сакаллы солдат күзләрен мелт-мелт йомып алды. — Бер нәрсә дә шыпыртлама- дым, ваше благородие. — Ә присяга сүзләрен? — Так точно, шыпыртламадым. — Почему? — Мин өяз кешёсе, ваше благородие. Китап сүзенә телем килми. — Син миңа по совести әйт. Ул прокламацияне кем ябыштырды. — Бер дә ишеткәнерл, күргәнем булмады, ваше благородие. Итек эченнән чыккай бугай ул. Бикләмишев шушы арада озаты- лачак маршевая рота солдатларына өләшенгән яңа итекләр эченнән икенче төрле проламацияләр чыкканын белсә дә, гаҗәпсенеп сорады: — Синең итегеңнәнме? Озын сакаллы солдат, кашларын тиз-тиз селкетеп, бөкеле мылтыктан аткансымаи                      * Екатеринослав губернасының эре алпавыты һәм дәүләт думасының председателе М. В. Родзянко, армия хәлен белү һәм илдәге хәл белән главнокомандую- щины таныштыру өчен, 1915 нче ел бач шында ставкага бара. Ике арадагы сөйләшүләр — снаряд, винтовка, патрон җи- тешмәвеннән башланып, итеккә күчәләр. Родзянко: — «ваше высочество, нишлибез инде, аяк белән генә сугышып булмый бит» ди. Главнокомандующий: — «мин бер әйберне әйтергә тиешмен, мин динле кеше. Миңа тәңре ярдәменә генә ышанырга кала. Снарядлар да юк, винтовкалар да юк, итекләр дә юк. һәм мин сезгә шундый таләп куям, — Петроградка кайтып китегез һәм минем армияне итек белән киендерегез. Итексез сугышып булмый» дн. тавыш чыгарды. — Никак нет, ваше благородие. Күрмисезмени минеям итекне! Кай җирендә булсын ди аның андый кәгазь? һәм ул үз сүзенә ышандырырга теләгәндәй, итеген бераз күтәрә төште дә, сөям ярымлы куныкны әкрен генә түбән кайтарды. Хәзер инде бөтен стройга аерым- ачык күренә; черек күнле, кадак башлары аякка кереп бата торган юка табанлы, бер кат бәсәргән шпагат белән аннан-моннан тип- челгән кыска кунычлы бу итек аларның һәркайсына яхшы таныш. Юныс бай фабрикасыннан фронттагы полкларга унар мең парлап озатылучы ул итекләрне рәтләп эшләрлек вакыт та. таза итеп тегәрлек материал да бирелми. Бүген менә шуның ачык үрнәге Бик- ләмишевнең күз алдына бөтен кү- ңелсезлеге белән күтәрелергә тора. Ә ундрүт миллион кешелек армия көннән көн күбрәк санда азык-төлек. кием-салым сорый. Шулар арасында иң бәракәтсезе, снабже- ниянең иң нечкә урыны — итек. Шуңа күрә сугышның беренче елында ук, Дума председателе аркылы хөкүмәткә ирештерелгән үтенечендә, главнокомандующий итек мәсьәләсен аеруча кискен куя. * Дума председателе Петроградка кайту белән үк ялан аяк калган корпусларның чүпрәк-чапрак, палатка һәм чыпта кисәкләре ураган килеш, Галиция бураннарында сугышуларын, мондый хәлнең революция настроениесенә юл ачуын, өч тиенлек шәмнең кайчандыр Мәскәүне яндырып чыгарга җит


 
роасыз һәе< ялан зяк калган патша ш ’.. и :<?тсчкьгч зур югалтулар белән ЛЕДЕНЯ елгасына чигенә... Гдуннан соң гына хөкүмәт <Л у б ерн а тарлар к омнтеты> арх ы л ы кайбер чаралар күрә башлый. Әлбәттә бу чарал р губернаторча үткәреләләр лә. Көннәрдән бер көнне һөнәрчеләргә ошаган бер зур төркем халыкның урәдниклар белән уратылган килеш каядыр куылып баруларын күрәләр. Берсе шулар арасында үзенең танышын очратып шыпырт кына сорый: — Кая бэлай? — Итек тегәргә барабыз. Губернатор бөтен сапожникларны җыйнап итек тектерергә кушкан. Хәзер менә Бикләмишев каршында уң аягын бераз күтәреп торучы көрән сакаллы солдатта да шундый итекләрнең берсе. Бикләмишев. аның яңагына үзенең каты мыек төкләрен чәнчергә теләгән төсле якынаеп, татарча сорады: — Бу ни эшен синең, ә? Хәзер үк кунычларыңны рәтләп урыныңа бас! Озын сакаллы» солдат кыяр-кый- мас: — Мин келәймәсен генә күрсәт- мәкче идем, ярамаса, мин хәзер...— дип уң аягын кире алды. Ләкин инде ул арада сүзгә иң артта басып торучы Гәрәй кушылды: — Нәрсәсен күрсәтеп торасың аны. Ул келәймәгә: «Юнус Вәли- шин с сыновьями. По заказу ин- .аЬЛсЖиЯ» ДНЕ кеН5 языл! ан ич... -L г-'] г? ;к сөйләргә ирек бирмәде, бөтен казарманы яңгыратып җикерде: — Смдр — р — р — но! А ну-ка, 
Сәүбанов! Коръән убу өчен строй алдына чыгып бас! Гәрәй җитез хәрәкәт белән тиз генә чыгып басты. Садыйк мулла аның битенә үк тидерерлек итеп сахтиян тышлы коръәнне сузды. Гәрәй Садыйк мулланың күзләренә тул-туры карап, барысына да ишетелерлек күтәренке тавыш белән әйтте: — Үбәсе килгән кеше үпсен. Ләкин мин үзем Гайсага да, Мөхәммәткә дә ышанмыйм. Бикләмишев ачулы күзләрен акайтып, кулларын йозырыклаган килеш, Гәрәйнең алдына ук килеп акырды: — Молчать. Ңе рассуждать... Үп хәзер ук коръәнне!.. Әгәр дә прокламациягә катнашың булмаса, хәзер үк коръән үбеп- ант ит! Гәрәй һичбер каушамыйча шул ук тыныч тавыш белән җавап кайтарды: — Көчләмәгез мине, ваше благородие. Минем дингә ышанмавымны бөтен иптәшләрем беләләр. Мин аларны алдар хәлем юк. Бикләмишев тагын бер тапкыр «молчать» дип җикеренде дә, ачуына сыешмыйча, Гәрәйнең күкрәгенә йозырыгы белән төя-төя кычкырды: — Мин сине, бүген үк гаупвахтага озатырмын!.. А нука следующий. Ижбуллин! Строй алдына чыгып баскан Гайфи Ижбуллин калтыраган куллары белән коръәнне тотып өч тапкыр үпте һәм прокламацияне беренче тапкыр Гәрәй кулында күргәнлеген сөйләп бирде.
 (Дәвамы бар)