Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАДАН ТУУ 


(«ВОСКРЕСЕНИЕ») (Романның өченче кисәгеннән өзек) 1948 нче елның 9 нчы сентябрендә рус халкының бөек язучысы-, сүз художнигы Лев Николаевич Толстойның тууына 120 ел тулды. Толстой рус әдәбиятына гаять зур әдәби мирас калдырды. Аның «Сугыш һәм солых», «Анна Каренина» һәм «Яңадан туу» романнары, «Балачак», «Үсмерчак» һәм «Егетчак» исемнәре белән бирелгән автобиографик трилогиясе, «Казаклар», «Хаҗи Морат» повестьлары һәм башка әсәрләре рус әдәбияты тарихында гына түгел, бәлки бөтен дөнья әдәбияты тарихында да иң күренекле әсәрләрдән саналалар. Бу әсәрләрендә ул иске Россия чынбарлыгын даһи художникларга гына хас осталык белән ачып бирде һәм бик күп бөек мәсьәләләрне — мораль һәм иҗтимагый-политик проблемаларны күтәрде. Толстой әсәрләре, аның карашлары, тәгълиматы һәм мәктәбе бик зур каршылыклар белән тулы. Владимир Ильич Ленин аның бу каршылыкларын үзенең 1908 иче елда язган «Лев Толстой — рус революциясенең көзгесе» дигән гаять дәрәҗәдә мөһим мәкаләсендә бик зур тирәнлек белән ачып бирде. Толстой «бер яктан, рус тормышының тиңләштермәслек картиналарын гына түгел, бәлки бөтен дөнья әдәбиятының беренче дәрәҗә әсәрләрен дә биргән даһи художник. Ә икенче яктай,— Гайса белән саташкан бер алпавыт», диде ул. Ленин Толстойның капиталистик җәмгыятьтәге. алдауга һәм фальшларга каршы көрәшкәнлеген, капиталистик эксплоатацияне рәхимсез тәнкыйтьләвең, хөкүмәтңең көчләүләрен фаш иткәнлеген һәм аның аек карашлы реалист язучы булганын күрсәтте. Шуның белән бергә ул аның «искереп, тузып беткән, истерикалы» Интеллигент икәнен, «явызлыкка каршы тормаска» үгетләвен һәм «иң кабахәт попчылыкны» урнаштырырга омтылуын да әйтте. Бөек азатлык көрәшләрендә җиңеп чыккан Советлар Союзы халыклары, Толстойның әдәби мирасына Ленин тәгълиматы күзлегеннән карап, андагы барлык уңай якларны үзләштерде, барлык тискәре якларны кире какты һәм аның әдәби мирасын бөек рус халкының алтын фонды итеп санады. Бу даһи художникның әдәби иҗаты дөньядагы барлык әдәбиятларга, шул җөмләдән татар матур әдәбиятына да бик зур йогынты ясады. Безнең классик язучыларыбыз аның әдәби осталыгыннан сабак алдылар һәм бүгенге алдынгы язучыларыбыз да аның иҗатының уңай якларыннан өйрәнәләр. Түбәндә без, Л. Н. Толстойның тууына 120 ел тулу уңае белән, аның «Яңадан туу» романы тәрҗемәсеннән бер өзек урнаштырабыз. Бу романның тулы тәрҗемәсе Татгосиздат тарафыннан аерым китап итеп чыгарылачак.
 

Маслова, арестантлар партиясе белән бергә, биш мен, чакырым чамасында юл үтте. Пермьгә кадәр ул тимер юлда һәм пароходта уголовныйлар белән бергә барды, бары Пермьдә генә Нехлюдовка аны, артыннан йөри торгач, политч- ческийлар янына күчерергә мөмкин
42 
 
булды. Бу турыда аңа шул ук партия белән баручы Богодуховская киңәш итте. Масловага Пермьгә кадәр баруы физик яктан да һәм мораль яктан Да бик авыр булды. Физик яктан аңа тыгыз, әшәке булганга һәм җирәнгеч хәшәрәтләр күп булганга бик авыр булды — хәшәрәтләр аңа тынычлык бирмиләр иде. хМораль яктан исә аңа шундый ук җирәнгеч ирләр күп булганга бик авыр иде. Андый ирләр, гәрчә һәр этап саен алмашынып торсалар да, нәкъ хәшәрәтләр шикелле үк, һәр җирдә дә бердәй йөдәтәләр, ябышалар һәм тынычлык бирмиләр. Арестанткалар, арестантлар, надзирательләр һәм конвойчылар арасында шундый оятсыз бер бозык гадәт урнашкан: әгәр берәр хатынкыз, бигрәк тә ул яшь булса, үзенең хатынкыз булуыннан файдаланырга теләмәсә, аңа һәрвакыт сак булырга кирәк иде. һәрвакыт куркып тору һәм көрәш хәлендә яшәү бик авыр иде. Масловага исә, буесыны матур булганга һәм аның үткән тормышы барысына да билгеле булганга, аеруча бәйләнәләр иде. Хәзер ул \’зенә бәйләнгән ирләргә бик кискен отпор бирә, ирләр исә моны үзләре өчен хурлык саныйлар һәм аңа дошманлашалар да иде. Аның бу хәлен Федосья һәм Тарас белән дуслыгы җиңләйтә иде. Тарас, ирләрнең хатынына бәйләнгәнлекләрея белеп, аны яклау максаты белән кулга алынырга теләде һәм ул Нижнийдан башлап, хөкем ителгән кешеләр белән бергә, арестант булып бара башлады. Политическийлар бүлегенә күчкәч, Маслованың хәле һәр яклап яхшырды. Политическийларның яхшырак урынга урнаштырылулары, яхшырак ашапэчүләре, конвойчыларның аларга ул кадәр тупас мөнәсәбәттә булмаулары турында сөйләмәгәндә дә, политическийлар янына күчкәннән сон, Маслованың хәле тагын бер яктан- яхщырды: ул ирләрнең эзәрлекләүләреннән котылды һәм хәзер инде аца, бәйләнеп, аның үткән тормышы турында минут саен исенә төшереп тормыйлар, аның исә ул тормышны хәзер бөтенләй онытасы килә иде. Анда күчерелүнең төп яхшылыгы шунда иде: ул анда кайбер кешеләр белән танышты, ул кешеләр аңа бик нык һәм бик яхшы йогынты ясадылар. Масловага этапларда политическийлар белән урнашырга рөхсәт ителде, ләкин ул, сәламәт хатын булганга, уголовныйлар белән бергә җәяү барырга тиеш булды. Ул Томскидан ук башлап 
бөтен юл буенча шулай барды. Аның белән бергә шулай ук ике политический дц җәяү бара иде: аның берсе — Марья Павловна Щетинина иде; ул Нехлюдов- ка Богодуховская белән күрешкән чагында очраган һәм аны бик гаҗәпләндергән, куй күзле, бик матур бер кыз иде; икенчесе — Якутск өлкәсенә сөргенгә җибәрелгән, тузгыган кара чәчле, маңгай астына кереп, тирән батып торган күзле, Симонсон фамилияле кеше иде; Нехлюдов аны да шул ук күрешү вакытында очраткан иде. Марья Павловна үзенең арбадагы урынын йөкле уголовный бер хатынга биргәнгә күрә җәяү бара; Симонсон , исә сыйнфый өстенлектән файдалануны гаделсезлек санаганга күрә җәяү бара иде. Бу өч кеше юлга, политическийлардан аерым рәвештә, уголовныйлар белән бергә таң ату белән үк чыга, политическийлар исә, олауларга утырып, бераз соңрак кузгалалар. Бер зур шәһәргә барып җитәр алдыннан булган соңгы этапта да бу шулай булды, ул шәһәрдә арестантларны яңа конвойчы офицер кабул итеп алды. Бик начар һавалы сентябрь иртәсе иде. Салкын җил кинәт өзеп-өзеп исеп куя, я кар ява, я яңгыр ява. 400 ир кешедән һәм 50 ләп хатын- кыздан торган арестантлар партиясе инде этап ишек алдында. Арестантларның бер өлеше ике тәүлеккә азык акчасы өләшүче өлкән конвойчы янында өелешеп басып тора, ә бер өлеше ишек алдына кертелгән сатучы хатыннардан ашамлык әйберләре сатып ала. Акчаларын санаучы, ашамлык әйберләре сатып алучы арестантларның шау-шулары һәм сатучы хатын-кызларның чә' релдәвек тавышлары ишетелә. Аякларына күнитек, өсләренә кые
43 
 
жа тун кигән, башларына шәл ураган Катюша белән Марья Павловна, этап бинасыннан чыгып, сатучы хатыннар янына киттеләр. Җилдән ышыкланып, очлы бүрәнә койманың төньяк стенасы буена утырган сатучы хатыннар, берберләреннән уздырып, үзләренең товарларын тәкъдим итәләр: алар бодай күмәче, пирог, балык, токмач, бутка, бавыр, сыер ите, йомырка һәм сөт саталар, хәтта берсендә кыздырылган дуңгыз баласы да бар иде. Өстенә гуттаперчивый куртка, аягына резина галош кигән Симонсон да ишек алдында, ул- арестантларның юлга чыкканын көтеп тора; галошын ул йон оегы өстеннән киндерә белән бәйләп күй- ган (ул, вегетарианчы булганга, хайван тиресеннән ясалган каешларны кулланмый иде). Ул өй алды баскычы төбендә басып тора һәм башына килгән фикерен куен дәфтәренә яза. Аның фикере түбәндәгедән гыйбарәт иде: «Әгәр бактерия кеше тырнагын күзәтсә һәм тикшерсә, ул аны органик булмаган әйбер итеп табар иде. Нәкъ шуның шикелле ук без дә, дар шарының өске катлавын тикшереп, аны органик булмаган әйбер итеп тапканбыз. Бу дөрес түгел», дип язып куйды ул. Маслова, йомырка, бер бәйләм юан келиндер, балык һәм бодай күмәче алып, аларны капчыкка тутырырга, ә Марья Павловна сатучы хатыннарга акча түләргә керешкәндә, арестантлар арасында хәрәкәт башланды. Шау-шу басылды, кешеләр стройга тезелергә керештеләр. Конвойчы офицер чыкты һәм юлга китәр алдыннан булган соңгы боерыкларын бирде. Барысы да гадәттәгечә бара иде: кешеләрне яңадан санап чыктылар, богауларның тазалыкларын тикшерделәр һәм куллары богаулы кеше- ’ ләрнс парлап тоташтырдылар. Ләкин кинәт офицерның ачуланып кычкырганы, кемнедер кыйнаганы һәм бер кечкенә баланың кычкырып елаганы ишетелде. Бер генә секундка бөтенесе тынып калды, аннары мыгырдап кына сукранган авазлар бетең арестантлар төркеме буйлап йөгереп үтте. Маслова белән Марья Павловна тавыш чыккан урынга киттеләр. II Тавыш чыккан урынга килеп җиткәч, Марья Павловна белән Катюша менә нәрсә күрделәр: таза гәүдәле, зур аксыл мыеклы офицер, кашларын җыерып, уң 
кулының учын сул кулы белән уа һәм бер туктаусыз әшәке, тупас сүзләр белән сүгенә иде. Уң кулын бер арестантның яңагына сугып авырттырган иде ул. Аның каршында, бер кулы белән канлы яңагын уа-уа, ә икенче кулы белән шәлгә төрелгән, бик каты кычкырып елый торган бер кечкенә кызны күтәреп, кыска халатлы һәм аннан да кыскарак чалбарлы, ярты башы кырып алынган чәчле бер ябык арестант басып тора. Офицер аңа җикеренә: — Мин сине (әшәке сүгенү) ничек сөйләшеп торырга өйрәтермен әле (тагын сүгенү); хатыннарга бирерсең. Ки! Офицер сөргенгә баручы бер общественник* кулына богау кидертергә куша. Томскига килеп җиткәч, бу арестантның хатыны тифтан үлгән һәм кулындагы кечкенә кыз баласы аның үзенә калган, ул аны бөтен юл буенча үзе күтәреп бара иде. Арестант богаулы куллары белән баланы күтәреп бара алмаячагын әйткән, болай да кәефсез булган офицерның аңа ачуы килгән, һәм ул әйтү белән ук аның сүзен тыңламаган, арестантны кыйнап ташлаган. ** Кыйналган арестант каршында конвойчы солдат һәм бер кулы богауланган кара сакаллы бер арестант басып тора. Кара сакаллы арестант я офицерга, я баласын күтәргән, кыйналган арестантка кашлары астыннан күңелсез генә караштыр- галап ала. Офицер конвойчыга баланы алырга дигән приказын кабатлады. Арестантлар арасындагы шау-шу көчәйгәннән көчәйде. 
♦ Общественник — авыл халкы приговоры буенча сөргенгә җибәрелгән арестант. ♦♦ Д. А. Линевнең «Этап белән» дигән китабында күрсәтелгән факт (автор искәрмәсе). 
44 
 
Арттагы рәтләрдән гыжлак тавыш ишетелде: — Томскидан бирле киләбез, кидергәннәре юк нде әле. — Эт баласы түгел бит ул, кеше баласы. — Баласын кая куйсын ул? Тагын кайсыдыр: — Законча түгел бу, — диде. Офицер, халык арасына ташланып: — Кем ул? — дип кинәт кычкырып җибәрде. — Законны күрсәтермен мин сиңа. Кем әйтте аны? Синме? Синме? Тәбәнәк буйлы, киң битле бер арестант: — Бөтенесе әйтә, — диде. — Чөнки... Ләкин ул сүзен әйтеп бетерә алмады. Офицер аны ике кулы белән, авызборынына суга-суга, кыйнарга кереште. — Сез әле бунтовать итәргә! Күрсәтермен мин сезгә ничек бунтовать итәргә. Эт урынына атып үтереп бетерермен үзегезне. Начальство бары рәхмәт кенә әйтер. Ал кызны! Халык тынып калды. Конвойчыларның берсе бик каты елаган баланы тартып алды, ә икенчесе арестантның буйсынып сузган кулы, на богау кидерә башлады. Офицер, шашка портупеясен рәт- лирәтли, конвойчы солдатка: — Хатыннарга илт, — дип кычкырды. Бала, кулларын шәл астыннан чыгарырга азаплана-азаплана, кып- кызыл булып, өзлексез чәрелди иде. Марья Павловна, халык арасыннан чыгып, конвойчы офицер янына килде. — Господин офицер, - бу кызны мина күтәреп барырга рөхсәт итегез. Баланы күтәргән конвойчы солдат туктады. — Син кем буласың? — диде офицер. — Мин политическая. Марья Павловнапың матур йөзе, калкып чыгып торган бик матур күзләре офицерга тәэсир итте булса кирәк (кешеләрне кабул итеп алганда, ул инде аны күргән иде). Ул, нәрсәнедцр үлчәгәндәй, Марья Пав- ловнага сүзсез генә карап алды. — Минем өчен барыбер, телисез икән, күтәреп барыгыз. Сезгә аларны кызгануы яхшы, ә кача икән, кем җавап бирә? — Бала белән ничек качсын ул? — диде Марья Павловна. — Минем сезнең белән сөйләшеп торырга вакытым юк. Телисез икән, алыгыз. — Бирергә кушасызмы? — диде конвойчы солдат. — Бир. Марья Павловна, кызны үзенә алырга 
теләп: — Кил әле миңа, — диде. Ләкин конвойчы кулыннан атасына омтылган бала өзлексез черелди һәм Марья Павловнага барырга теләми иде. Маслова, капчыгыннан келиндер алаала: — Туктагыз, Марья Павловна, ул миңа килер, — диде. Кыз Маслованы таный иде һәм, аның йөзен, кулындагы келиндерен күреп, аңа килде. Шау-шу басылды. Капканы ачтылар, арестантлар урамга чыкты, тезелделәр; конвойчылар аларны яңадан санап чыктылар; капчыкларны арбаларга салдылар, бәйләделәр, хәлсезләрне утырттылар. Маслова, баланы кулына күтәреп, хатын-кызлар арасына, Федосья янына барып басты. Симонсон бу вакыйганы читтән генә күзәтеп торган иде. Офицер, бирәсе боерыкларын биреп, тран- тасына утырырга җыенганда, ул кыю һәм зур-зур адымнар белән аның янына барды да: — Бик начар эшләдегез сез, господин офицер, — диде. — Урыныгызга барып басыгыз, сезнең эшегез юк анда. Симонсон, куе кашлары астыннан офицерның йөзенә текәп карап: — Минем эшем сезгә әйтү, һәм мин сезнең бик начар эшләгәнегезне әйттем, — диде. Офицер, Симонсоига игътибар итмичә: — Хәзерләнеп беттеләрме? Пар. тия, марш, — дип кычкырды да, күчер солдатның иңбашына тотынып, тарантаска менеп утырды. 
45 
 
Партия кузгалды һәм ул, як-ягы- на канау казылган, тоташ урман эченнән үткән, йөреп бозылып беткән пычрак юлга озын булып сузылып барып чыкты. III Соңгы алты ел эчендә шәһәрдә үткәргән бозык, бай, иркә тормыштан һәм уголовныйлар белән зинданда утырган ике айдан соң, Катюшага хәзер, үзенең бик авыр шартларда булуына карамастан, по- литическийлар арасындагы бу тормышы бик яхшы булып тоелды. Яхшы ашапэчсп, көненә егерме- утыз чакырым юл йөрү, ике көн барганнан соң бер көң ял итү аны физик яктан ныгытты; яңа иптәшләр белән аралашу аңа тормышның шундый интересларын ачып бирде, андый интереслар турында ул бернәрсә дә белми иде. Үзе белән бергә бара торган кешеләрне ул гаҗәеп кешеләр дип атый иде. Аның андый кешеләрнең барлыгын белмәү генә түгел, хәтта уена да китергәне юк иде. — Каторгага хөкем иттеләр дип, елаган булдым җәнә, — ди иде ул.— Гомерем буе аллага рәхмәт әйтергә тиеш икән мин. Гомеремдә дә белә алмаслык нәрсәләрне белдем мин монда. Бу кешеләрне андый эшләргә нинди сәбәпләр этәргәнлеген ул бик ансат һәм бик җиңел төшенде һәм, халык арасыннан чыккан кеше булганга, аларга тулысынча теләктәшлек күрсәтте. Ул аларның, халыкны яклап, господаларга каршы көрәш- кәнлекләрен аңлады: һәм ул кешеләр, үзләре господа булуларына карамастан, халык өчен үзләренең дәрәҗәләрен, азатлыкларын һәм тормышларын корбан иткәнлекләре, аның каршында аларның кадерен аеруча арттыра һәм ул аларга соклана иде. Ул яңа иптәшләренең барысына да сокланып карый иде: ләкин.ул Марья Павловиага барыннан да артыграк сокланды; сокланды гына түгел, хәтта ул аны аеруча, бик зур ихтирам белән һәм таңга калырлык булып яратты да. Бай генерал семьясыннан чыккан, өч телдә сөйләшә белә торган бу матур кызның үз- үзен гади эшче хатын шикелле тотуы, бай абые җибәргән бөтен кием-салымнарын, үз өстеннән салып, башкаларга бирүе, ә үзенең гади итеп киенү генә түгел, хәтта тышкы күренешенә бертөрле дә игътибар итмәве аны бик гаҗәпләндерә иде. Аның үз-үзен шулай тотуы — һич тә чытлыкланмавы — Маслова- ны аеруча гаҗәпләндерә һәм сокландыра иде. Марья 
Павловна үзенең матур икәнен белә һәм аның шулай матур булуы үзенә ошый да иде, ләкин ул үзенең шул сылулыгы ‘ белән ирләргә ясаган тәэсире өчен шатланмау гына түгел, бәлки ул аннан курка да иде. Ул мәхәббәткә җирәнеп һәм куркйш карый иде. Маслова аның бу сыйфатын бик тиз сизеп алды. Аның бу гадәтен белгән ир иптәшләре, аңа карата күңелләрендә мәхәббәт хисләре уянганлыгын сизсәләр дә, моны аңа белдермиләр’ һәм аңа ир иптәшләренә караган шикелле карыйлар иде. Ләкин таныш булмаган ирләр аңа еш кына бәйләнәләр. Марья Павлов, наның әйтүенә караганда, ул алар- дан үзенең физик яктан бик көчле булуы белән генә котылып кала икән. Үзенең шундый көчле булуы белән ул аеруча горурлана иде. «Бервакыт миңа урамда ниндидер бер господин бәйләнде, һич тә артымнан калмый килә бит; ахырда мин аны шундый тотып селкедем, ул куркып качты», дип, көлеп сөйли иде ул. Аның сөйләвенә караганда, ул бала чагында ук господалар тормышына җирәнеп караган, ә гади кешеләр тормышын яраткан һәм аны, ак өйдә торырга яратмыйча, хезмәтче кызлар арасында, кухняда, конюшняда' булырга яратканлыгы өчен һәрвакыт орыша торган булганнар. Шулай итеп ул революцня- нерка булып киткән. — Миңа кухаркалар һәм кучерлар арасында булуы күңелле иде, ә үзебезнең господалар һәм дамалар белән бергә булуы бик күңелсез иде, — дип сөйли иде ул. — Аннары мин, аңлый башлагач, безнең тормышның начар тормыш икәнен күрдем. Әнием юк иде минем, әтине 
46 
 
яратмый идем мин. Унтугыз яшемдә чагында мин бер иптәш кызым белән өйне ташлап чыгып киттем һәм фабрикага эшче булып кердем, — ди иде ул. Фабрикада эшләгәннән соң ул авылда торган, аннары шәһәргә күчеп килгән, яшерен типография торган квартирада аны кулга алганнар һәм каторгага хөкем иткәннәр. Тентү вакытында, караңгыда, революционерларның берсе тентүчеләргә аткан, Марья Павловна шул .атуны үз өстенә алган. Аның бу турыда беркайчан да сөйләгәне юк иде, ләкин Катюша аны башкалардан ишетеп белде. Катюша аны белә башлаганнан бирле, ул кайда гына булмасын, нинди генә авыр шартларда яшәмәсен, аның бер кайчан да үзе турында уйлаганын күрмәде, ә ул бары башкаларга хезмәт күрсәтү һәм кемгә булса да азмы-күпме ярдәм итү турында гына кайгырта иде. Аның хәзерге иптәшләреннән берсе, Новодворов фамилиялесе, аның турында шаяртып, ул яхшылык итү спортына бирелгән, ди иде. һәм бу дөрес тә иде. Әгәр аучының тормыш интересы- җәнлек табарга тырышудан гыйбарәт булса, аның тормыш интересы башкаларга хезмәт күрсәтү өчен берәр очрак табарга тырышудан гыйбарәт иде. Бу спорт аның гадәте, аның тормыш эше булып китте. Ул аньп шундый табигый эш итеп эшли иде, аны белгән башка кешеләр инде аны бу эше өчен ихтирам итмиләр, ә бәлки аның бу эшне эшләвен таләп итәләр иде. Маслова аларга килеп кушылгач, Марья Павловна аңа чирканып, җирәнеп карады. Катюша аның бу карашын сизде, ләкин ул аннары Марья Павловнаның үзен көчләп җиңгәнен һәм аңа карата аеруча ягымлы, аеруча яхшы булганын да сизеп алды. Бу гадәттән тыш җан иясенең ягымлылыгы һәм яхшылыгы Масловага шул кадәр тәэсир итте, ул бөтен җаны-тәнс белән аңа бирелде, үзе дә сизмәстән, аның бөтен карашларын үзләштерергә һәм бөтен нәрсәдә ирексез рәвештә аның шикелле булырга тырышты. Катюшаның шундый итагатьле мәхәббәте Марья Павловнага да бик нык тәэсир итте, ул да аны шулай ук ярата башлады. Аннары тагын бу ике кешене — аларның икесенең дә җенеси мәхәббәткә җирәнеп караулары бер-берләренә якынайта иде. Аларның берсе ул мәхәббәтне, аның барлык коточкыч ягын татыганга, дошман күрә иде; икенчесе исә, аны татымастан, аңа ниндидер 
аңлашылмый торган бер нәрсә итеп һәм шуның белән бергә җирәнгеч һәм кеше дәрәҗәсен хурлый торган нәрсә итеп карап, дошман күрә иде. IV Марья Павловнаның Масловага ясаган йогынтысы үзенә бер йогынты иде. Ул йогынты /Маслованың Марья Павловнаны яратуы нәтиҗәсендә туды. Икенче йогынты — Симонсон йогынтысы иде. Ул йогынты исә Симонсоиның Маслованы яратуы аркасында туды. Кешеләр беркадәр үз фикерләре белән, беркадәр башкаларның фикерләре белән яшиләр һәм эш итәләр. Кешеләр арасындагы иң зур аермаларның берсе булып, аларның үз фикерләре белән ни дәрәҗәдә, башкаларның фикерләре белән ни дәрәҗәдә яшәүләре алына. Кайбер кешеләр үз фикерләрен күбрәк акыл уены шикелле кулланГалар, алар үзләренең. акылларына передаточный ремене алынган маховой көпчәккә караган шикелле карыйлар, ә үзләренең эшләрендә исә читләрнең фикерләренә—гроыфгадәтләргә, ри. ваяләргә һәм законнарга буйсыналар; башкалар исә, үз фикерләрен бөтен эшләренең, бөтен хезмәтләренең төп этәргече итеп санап, һәрвакытта да диярлек үз акыллары таләп иткән нәрсәләргә колак салалар һәм аңа сирәк хәлдә генә буйсыналар. Анда да әле алар үз акылларына тәнкыйть күзлегеннән чыгып караганнан һәм башкалар аны пичек хәл итте икән днп тикшергәннән соң гына буйсыналар. Симонсон шундый кеше иде. Ул бөтен нәрсәне үз акылы белән тикшерә, хәл итә һәм ничек хәл итсә, шулай эшли иде. Гимназист чагында ук әле ул, электә интендант чиновнигы булып 


 
эшләгән атасының тапкан малы, хәләл мал түгел дип санап, атасына аны халыкка бирергә кирәклеген әйтте. Атасы аның сүзен тыңламау гына түгел, хәтта аны орышып та алды. Шуннан соң ул атасының йортын ташлап чыгып китте һәм аның акчасы белән файдаланмый башлады. Яши торган бөтен яманлык халыкның наданлыгыннан килә дип санап, ул, университетны тәмамлаганнан соң, народниклар белән аралашты, бер авылга укытучы булып китте һәм үзе гадел итеп тапкан нәрсәләр турында укучыларына да, крестьяннарга да кыю рәвештә мактап сөйләргә, ә үзе гаделсез итеп дип тапкан бөтен нәрсәне кире кагарга тотынды. Аны кулга алдылар һәм хөкем иттеләр. Суд барган чагында ул судьяларның аны хөкем итәргә хаклары юк дигән карарга килде һәм бу турыда үзенең фикерен әйтте. Судьялар исә, аның ул фикере белән килешмичә, аны хөкем итүләрендә дәвам иткәч, ул аларга җавап бирмәскә дигән карарга килде һәм алариың бер соравына да җавап бирмәде. Аны Ар- хангель губернасына сөргенгә җи. бәрделәр. Анда ул үзенең бөтеч эш- чәнлегенә юл сызган дини тәгълимат төзеде. Ул тәгълимат түбәндәгедән гыйбарәт иде: дөньядагы бөтен нәрсә җанлы, җансыз бернәрсә дә юк, без җансыз һәм органик түгел дип санаган нәрсәләр гаять зур органик бер җисемнең аерым кисәкләре генә; ул җисемне без аңлап бетерә алмыйбыз, һәм шуңа күрә дә шул гаять зур бер организмның кечкенә бер кисәге булып торган кешенең бурычы шул организмның һәм аның барлык җанлы кисәкләренең яшәвенә ярдәм итүдән гыйбарәт булырга тиеш, 'һәм шуның өчен дә ул җан ияләрен юк итүне җинаять итеп санады: ул сугышка, үлем җазасына, кешеләрне үтерүгә, хәтта хайваннарны һәм җанварларны үтерүгә дә каршы иде. Аның өйләнүгә карата да үз теория- | се бар иде. Бу теория: адәм бала- I ларын үрчетү кешенең түбән функциясе булып кына тора, ә аның югары функциясе исә яшәп килә торган җан ияләренә хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт булырга тиеш дигән караштан тора иде. Ул үзенең бу фикерен канда фагоцитларның булуы белән раслый. Өйләнмәгән кешеләр, аның фикеренчә, шул ук фагоцитлар иде, алар организмның көчсез һәм авыру кисәкләренә ярдәм итәр өчен яратылган дип уйлый иде ул. Гәрчә ул яшь чагында бозыклыкка бирелгән булса да, шушы карарга килгәннән соң, үзенең фикере 
кушканча яши башлады. Хәзер ул үзен, шулай ук Марья Пав- ловнаны да, дөнья күләмендәге фагоцитлар итеп исәпли иде. Катюшаны ул платоник мәхәббәт белән сөйгәнлектән, аның мәхәббәте бу теориягә каршы килми иде. Мондый мәхәббәт көчсезләргә фагоцитларча ярдәм күрсәтүгә комачаулык итмәү генә түгел,. бәлки, киресенчә, аларны бу эшкә тагын да рухландыра төшә дип уйлый иде ул. Аннан соң ул әхлакый мәсьәләләрне үзенчә хәл итә, хәер, ул практик мәсьәләләрнең дә күпчелеген үзенчә хәл итә. Аның һәрбер практик эшнең үз кагыйдәсе бар: мәсәлән, ничә сәгать эшләргә, ничә сәгать, ял итәргә, ничек ашап-эчәргә, ничек киенергә, ничек мичкә ягарга һәм бүлмәне ничек яктыртырга дигән теорияләре бар аның. Шуның белән бергә Симонсон кешеләргә карата гаять дәрәҗәдә кыюсыз һәм тыйнак кеше иде. Ләкин ул бер карарга килсә, аны инде ул карарыннан бернәрсә дә кире кайтара алмый иде. Менә шушы кеше үзенең мәхәббәте белән Масловага гаять дәрәҗә- * дә зүр йогынты ясады. Маслова үзенең хатынкызларга гына хас сизгерлеге белән Симонсонның .аны сөйгәнлеген бик тиз төшенеп алды, һәм шундый гадәттән тыш бер кешедә үзенең мәхәббәт хисләре уята алуы аның үз турындагы фикерен үстерде. Нехлюдов, аның электәге хәленнән чыгып һәм киң күңеллелек күрсәтеп, аңа өйләнмәкче булды; ләкин Симонсон аны, ул хәзер нинди хәлдә булса, шул хәлдә сөя һәм бары сөйгән өчен генә сөя иде. Аннары Маслова Симонсонның аны башка хатын-кызлардан аерылып 

48 
 
торган, үзенең югары мораль сыйфатлары булган, гадәттән тыш бер кеше итеп сөйгәнен дә сизә иде. Ул Симонсонның анда нинди югары сыйфатлар барлыгы турында уйлаганлыгын яхшылап белми иде, ләкин һәрхәлдә, аны алдаламас өчен, ул үзенең күз алдына китерә алган барлык иң яхшы сыйфатларны үзендә булдырырга бөтен көче белән тырышты, һәм бу фикер аны булдыра алган кадәр яхшы булырга тырышырга мәҗбүр итте. Бу нәрсә әле төрмәдә үк башланган иде. Политическийларның гомуми күрешүләре вакытында ул кара-су зәңгәр күзле, гөнаһсыз, ягымлы карашлы берәүнең маңгае һәм кашлары астыннан аңа аеруча текәп карап торганын күреп алды. Маслова шунда ук әле ул кешенең аеруча кеше икәнен һәм аңа аеруча карап торганын сизде. Шуның белән бергә ул аның тырпаеп торган чәчләре, җыерылган кашлары аның йөзенә каты холыклы кеше кыяфәтен биргәнен, ә шул ук вакыт аның балаларча яхшы күңелле һәм гөнаһсыз карашлы икәнен дә күреп алды. Менә бу ике сыйфатның бергә кушылуы аны ирексездән гаҗәпләндерде. Аннары, Томскида, аны поли- тическийлар янына күчергәч, ул аны тагын күрде. Алар, үзара бер генә сүз дә сөйләшмәүгә карамастан, үзләренең күз карашлары белән аларның берберләрен исләрендә тот- канлыкларын һәм бер-берләренә кадерле икәнлекләрен аңлашып алдылар. Хәер, соңыннан да аларның телгә алып әйтерлек сөйләшкәннәре булмады, ләкин Маслова шуны сизде: әгәр Симонсон аның алдында сөйли икән, аның барлык сүзе аңа мөрәҗәгать ителгән була, ул аның өчен сөйли һәм мөмкин булган кадәр аңлашырлык итеп сөйләргә тырыша иде. Симонсон уголовный- лар белән бергә җәяү бара башлаган көннән соң, алар үзара аеруча якынлашып киттеләр. V Нехлюдов Нижнийдан Пермьга кадәр Катюша белән бары ике гсиә тапкыр күрешә алды: бер тапкыр ул Ниҗңийда, арестантларны челтәр белән уратып алынган баржага утырткан чагында, икенче тапкыр Пермьдә, төрмә конторасында күреште. Бу күрешүләрнең икесендә дә ул аны яшерен серле һәм аңа карата начар нияттә итеп тапты. Нехлюдов аннан, читен түгелме, берәр нәрсә кирәкмиме, дип сорагач, ул уңайсызланды һәм туры җавап бирмәде. Аның 
җавабында Нехлюдовка, электәгедәй, ачулы үпкә дә бар шикелле тоелды. Аның кәефсезлегс Нехлюдовны борчый иде, ләкин аның бу кәефсезлеге ирләрнең эзәрлекләүләре нәтиҗәсендә туган кәефсезлек иде. Катюшаның юлы читен иде, ул авыр һәм бозыклыкка илтә торган шартларда бара иде, шуңа күрә дә Нехлюдов аның яңадан электәге хәленә төшүеннән, үз-үзен югалтуыннан һәм тормыштан өмет өзүеннән курыкты. Электә ул, аидый хәлдә чагында, аңа каршы ачу саклый һәм, үз- үзен онытырга теләп, бик каты тарта һәм аракы эчә иде. Ләкин хәзер Нехлюдов аңа берничек тә ярдӘхМ итә алмады, чөнки юлга чыгып китүнең баштагы көннәрендә аңа аның белән күрешергә мөмкинлек булмады. Бары тик аны политическийлар янына күчергәннән соң гына ул үзенең куркуы урынсыз булганына ышанды, хәтта, киресенчә, һәр күрешкән саен аның рухани яктан үзгәргәннән үзгәрә барганын сизеп килде. Нехлюдов аның шулай үзгәрүен бик теләгән иде. Томскида ул беренче күрешү вакытында ук яңадан элекке хәленә, юлга чыгып китәр алдыннан ничек булса, шул хәлгә кайтты. Ул, Нехлюдовны күргәч, кашларын җыермады һәм уңайсызланмады да, ә, киресенчә, аны шат йөз белән бик табигый рәвештә каршы алды. Нехлюдовны ул аңа эшләгән эшләре өчен һәм, аеруча, хәзер бергә бара торган кешеләр яныиа күчерткәне өчен шулай шатланып каршы алды. Этап белән ике ай дәвам иткән походтан соң аның тышкы күренеше дә үзгәрде. Ул ябыкты, каралды һәм картайган шикелле булып кит- » те; чикәләренә һәм авыз тирәләренә җыерчыклар чыкты; хәзер инде ул чәчен маңгаена төшерми, ә, җыеп,

50 
 
лар. Гаепсез кешеләрне генә түгел, хәтта хөкүмәт өчен зарарлы була алмын торган йөзләрчә шундый кешеләрне дә» тотып алып, еллар буенча төрмәдә яткыралар; алар анда чахотка ияртәләр, акылдан язалар һәм үз-үзләрен үтерәләр; аларны анда чыгарып җибәрергә сәбәп булмау аркасында гына тоталар, аннары тикшерү алып барган чагында, берәр мәсьәләне ачыклар өчен, аларның төрмәдә, кул астында булулары да кирәк. Хәтта хөкүмәт күзлегеннән караганда да гаепсез табылган ул кешеләрнең язмышлары җандарм офицерының, полиция офицерының, шпионның, прокурорның, суд следователенең, губернаторның, министрның башбаштаклыгына, аның вакыты булу-булмавына һәм кәефенең ничеклегенә бәйләнгән. Шундый берәр чиновникның эче пошса яисә ул дан казанырга теләсә, кешеләрне кулга ала һәм, үзенең яисә начальствосының кәефенә карап, аларны я төрмәдә тота, я чыгарып җибәрә. Ә югары начальник, ул да шундый ук сәбәпләрдән чыгып, үзенә дан казанырга кирәкме, юкмы икәнлеккә яисә министр белән ике арадагы мөнәсәбәтенә карап, аларны я җир читенә сөргенгә озата, я аерым камерада ябып асырый, я сөргенгә, я каторгага, я үлем җәзасына хөкем итә, я берәр дама аннан аларны чыгаруны үтенә икән, чыгарып җибәрә. Алар белән сугыштагы шикелле кыланалар, һәм политическийлар да, табигый буларак, үзләренә каршы кулланылган шул ук чараларны кулланалар. Мәсәлән, хәрби кешеләр һәрвакыт җәмәгать фикере атмосферасында яшиләр; шул җәмәгать фикере алар эшләгән эшнең җинаять эш икәнен яшереп калу белән генә чикләнми, ә, киресенчә, ул эшне аларга батырлык эше итеп күрсәтә. Политическийлар да, нәкъ шуның шикелле үк, һәрвакыт уз түгәрәкләрендәге җәмәгать фикере атмосферасында яшиләр; әгәр алар, үзләренең азатлыкларын, тормышларын һәм кеше өчен иң кадерле булган барлык нәрсәләрен куркыныч астына куеп, рәхимсез эшләрне башкаралар икән, шул фикер нәтиҗәсендә, аларның ул эшләре начар эш итеп түгел, ә батырлык эше итеп санала. Кешеләрне газаплан- дырырга сәләтсез булу гына түгел, хәтта җан ияләренең газаплануларын да карап тора алмый торган, иң юаш характерлы кешеләрнең, башка кешеләрне үтерергә 
гаҗәеп рәвештә тыныч хәзерләнгәнлекләре. нә Нехлюдов шундый сәбәпләрдән чыгып мәгьнә бирде. • Аларның һәр кайсы да диярлек билгеле хәлләрдә кеше үтерүне, үз-үзләрен яклау һәм гомуми бәхетнең иң югары максатына ирешү өчен кирәкле чара дип табып, законга сыя торган һәм гадел эш итеп саныйлар. Аларның, үз эшләре турында һәм, шуннан чыгып, үзләре турында югары фикердә булулары исә, бик табигый буларак, алар эшенә хөкүмәт тарафыннан бирелгән бәядән һәм аның аларны ни дәрәҗәдә каты хөкем итүеннән кидеп чыга иде. Башларыннан үткәрә торган барлык авырлыкларны үткәрә алырлык булыр өчен, аларга үзләре турында югары фикердә булырга кирәк иде. Кайберәүләр политическийларның барысын да бик явыз кешеләр итеп күз алдына китерәләр, ә кайберәүләр аларның барсын да геройлар итеп саныйлар, ләкин Нехлюдов, алар белән якыннан танышканнан соң, аларның барысы да явыз һәм барысы да герой түгел икәнлегенә ышанды. Алар гади кешеләр иде, алар арасында, һәркайдагы шикелле, яхшылар да, начарлар да һәм уртача кешеләр дә бар иде. Аларның кайберләре, яшәп килә торган явызлыкка каршы көрәшүне чын күңелдән үзләренең бурычлары итеп санаганга күрә, революционер булып киткәннәр; ләкин алар арасында революция эшен эгоистик һәм шөһрәт казану мотивларыннан чыгып сайлаган кешеләр дә бар иде; аларның күпчелеге исә революциягә куркынычны сынап карау, тәвәккәллек итү, үзләренең тормышлары һәм хисләре белән шаярудан ләззәт табу теләге белән кереп киткәннәр; Нсхлюдовка бу теләк сугыш вакыты буенча таныш иде, һәм ул энергияле бөтен яшьләргә хас сыйфат иде. Алар арасында мораль сыйфатлар, башка
51 
 
кешеләр арасындагы мораль сыйфатларга караганда^ югарырак Дәрәҗәдә таләп ителә, һәм алар бу яклары/ белән башкалардан өстен “торалар. Алар арасында үзенең Шәхси теләкләреңне тыеп тору, каты тормыш алып бару, гадел һәм хирыссыз булу мәҗбүри санала, алай гына да түгел, гомуми эш өчен бөтен нәрсәңне, хәтта үзеңнең җаныңны корбан итәргә хәзер тору да мәҗбүри. Шуңа күрә Дә ул кешеләрнең урта дәрәҗәдән югарырак булганнары, аңа караганда, бик күп югары торалар һәм алар мораль югарылыкның бик сирәк очрый торган үрнәкләре иде; аларның урта дәрәҗәдән түбән торганнары, аңа караганда, бик күп түбән кешеләр һәм алар арасында гадел булмаган, риялы һәм шуның белән бергә үз-үзләренә бик нык ышанучан тәкәббер кешеләр дә еш кына очрый иде. Шулай итеп Нехлюдов үзенең яңа танышларыннан кайберләрен ихтирам итеп кенә калмады, ә аларны чын күңеленнән яратты, ә башкаларына исә соң дәрәҗәдә салкын карашта калды. VI Нехлюдов каторгага хөкем ителгән, чахоткалы Крыльцов фамилияле егетне аеруча яратты. Ул да Катюша бара торган партия белән бергә бара иде. Нехлюдов аның белән Екатеринбургта ук танышкан иде, аннары ул юлда аның белән берничә мәртәбә очрашты һәм сөйләште. Бер тапкыр Нехлюдов җәй көне этапта, ялга туктаганда, алар белән көн озын диярлек бергә булды. Шунда Крыльцов, сөйләшә торгач, үзенең ничек революционер булганын сөйләп бирде. Аның төрмәгә кадәр булган тәрҗемәи хәле бик кыска иде. Ул Көньяк губерналарның берсендәге бер бай алпавытның бердәнбер улы; аның атасы ул яшь бала чагында ук үлгән. Аны анасы тәрбияләп үстергән. Ул гимназиядә Дә, университетта да бик җиңел Укый һәм курсны математика факультетының беренче кандидаты булып тәмамлый. Аңа университетта калырга һәхМ чит илгә барып кайтырга тәкъдим итәләр. Ләкин ул ашыкмый. Аның сөйгән кызы була, ул өйләнү турында, земствода эшләү турында уйлаштыргалый. Аның бик күп нәрсәләр эшлисе килә, ләкин ул берсенә дә тотынмый. Шул вакыгг аның белән бергә университетта укыган иптәшләре аннан гомуми эш өчен акча сорыйлар. Гомуми эшнең ул революцион эш икәнен белә, ләкин ул аның белән бөтенләй 
кызыксынмый, шулай да үл, курыкты дип уйламасыннар өчен, иптәшлек ҺәхМ үзенең дәрәҗәсен сакларга теләү хисләреннән чыгып, аларга акча бирә. Акча алучылар эләгәләр; ул акчаны Крыльцов. тан алганлыклары турында язылган бер записка табыла; аны кулга алалар, башта частьта утырталар, аннары төрмәгә озаталар. — Мин утырган төрмәдә әллә ни каты түгел иде, — диде ул Нех- людовка (аның күкрәге эчкә батып кергән иде; ул, куллары белән тезләрен кочып тотып, төрмәнең биек сәкесендә утыра һәм үзенең ялтырап торган, ләкин бизгәк тоткан шикелле калтыранган, матур, акыллы һәм яхшылык аңкытып торган күзләре белән Нехлюдовка сирәк-сирәк кенә караштыргалап ала иде). — Без берберебезгә шакылдатышу гына түгел, коридорга да чыгып йөри идек, сөйләшкәләп тә ала идек, азыкларыбызны, тәмәкеләребезне үзара бүлешә идек, хәтта кичләрен хор белән җырлый да идек. Тавышым яхшы иде минем. Әйе. Әгәр әнием булмаган булса, — ул бик кайгыра иде, — төрмәдә миңа яхшы, хәтта күңелле һәм бик кызыклы да булган булыр иде. Анда мин мәшһүр Петров белән (соңыннан ул крепость- тә үзен пыяла кисәге белән суеп үтерде) һәм тагын башкалар белән таныштым. Ләкин мин революционер түгел идем. Шулай ук мин күрше камерадагы тагын ике кеше белән дә таныштым. Аларның икесе дә бер үк эш белән — полякчә прокламация, ләр тарату эше буенча эләккәннәр иде. Тимер юлга алып барган чагында, алар конвойдан качарга маташып караганнар һәм шуның өчен алар хөкем көтеп яталар иде. Берсе — Лозинский фамилиялесе поляк, икенчесе — Розовский фами-  
52 
 
лиялесе еврей иде. Әйе. Розовский дигәне бөтенләй малай гына иде әле. Ул үзен унҗидедә ди иде, ләкин, йөзенә карап, аңа унбишне генә бирергә була иде. Ялтырап торган чем-кара күзле, ябык кына, кечкенә генә гәүдәле, бик хәрәкәтчән һәм, һәрбер еврейгә хас булганча, бик музыкаль кеше иде. Тавышы әле аның ныгып та җитмәгән иде, шулай да ул бик матур җырлый иде. Әйе. Аларның икесен дә минем күз алдымда судка алып киттеләр. Иртә белән алып киттеләр. Алар кич белән кайттылар һәм үлем җәзасына хөкем ителгәнлекләрен сөйләделәр. Берәү дә моны көтмәгән иде. Эшләре зур түгел иде — алар бары конвойдан гына котылырга теләгәннәр, хәтта берәүне дә яраламаганнар иде. Аннары Розовский кебек яшь бер баланы үлем җәзасына хөкем итү үзе дә бөтенләй табигый түгел иде. Төрмәдәгеләр — без барыбыз да, ул карарны бары куркытыр өчен генә чыгарганнардыр һәм аны югарыда расламаслар дигән фикергә килдек. Башта шаулашып алдык, аннары тынычландык. Тормыш искечә, үз юлы белән дәвам итте. Әйе. Бервакыт кич белән минем ишек төбенә сторож килә дә, бик серле генә итеп әйтә: плотник- лар килде, дар агачы ясыйлар, ди. Башта мин аңламадым: нәрсә булган? Нинди дар агачы? — дим. Ләкин карт сторож бик борчулы иде, мин ана карап алгач та, ул дар агачының безнең ике иптәшебез өчен ясалганын аңладым. Мин шакылдатырга, иптәшләрем белән сөйләшергә теләдем, ләкин Лозинский белән Розовский ишетер дип курыктым. Иптәшләрем дә тын иде. Алар да белгән булсалар кирәк. Коридорда да, камераларда да бөтен кич буенча үлем тынлыгы хөкем сөрде. Без бер-беребез белән шакылдатышмадык та, җырламадык та. Сәгать уннарда минем янга сторож тагын килде, Москвадан палач алып килгәнлекләрен әйтте дә китте. Мин аны, кире килергә дип, чакыра башладым. Ни ишетим, Розовский үзенең камерасыннан коридор аркылы миңа кычкыра: «Нәрсә бар? нигә чакырасың аны?» — ди. Мин аңа, тәмәке китерсен өчен чакырам, дидем, ләкин ул, сизенгән шикелле, миннән: нигә җырламадыгыз, нигә шакылдатышмадыгыз? — дип сораша башлады. Аңа нәрсә әйткәнмендер, хәтерләмим. Аның белән сөйләшмәс өчен, тиз генә ишек яныннан киттем. Әйе. Коточкыч төн булды ул. Төн буе һәр тавышка колак салып чыктым. Яктырыр, алдыннан кинәт ишетәм — коридор ’ ишеген ачалар, 
кемнәрдер килә, бик күп. Ишектәге тәрәзә янына барып бастым. Коридорда лампа янып тора. Башта смотритель үтеп китте. Юан иде ул, үз-үзенә ышанган, кыю кеше шикелле күренә иде ул. Бу юлы аның бөтенләй төсе качкан: чырайсыз, башын аска игән, әйтерсең, нәрсәдәндер курыккан. Аның артыннан аның ярдәмчесе узып китте: кашларын җыерган, ниндидер кыю кыяфәтле. Артларыннан каравыл бара. Минем ишек яныннан узып китеп, янәшә камера каршында туктадылар. Смотритель ярдәмчесе ниндидер сәер тавыш белән кычкыра: «Лозинский, торыгыз, чиста күлмәк-ыштан киегез», — ди. Әйе. Аннары ишек чыелдаганы ишетелде, алар аның янына керделәр, аннары Лозинскийның аяк тавышы ишетелде: ул коридорның икенче ягына чыкты. Миңа бары смотритель генә күренә иде. Чырае качкан, басып тора, төймәсен бер төймәли, бер ычкындыра, иңбашларын җыера. Әйе. Кинәт нәрсәдәндер курыккан шикелле, бер читкә тайпылды. Аның яныннан Лозинский узган икән. Ул минем ишек янына килеп басты. Матур егет иде ул. Матур, поляк тибын белә торгансыз ииде: киң, текә маңгай, бөдерәләнеп, бүрек шикелле күпереп торган, йомшак аксыл чәч, бик матур зәп-зәңгәр күз. Шундый чәчәк кебек тулып, янып торган таза егет иде ул. Ул минем ишек тәрәзәсе янына килеп туктаганга, аның миңа б(£ген йөзе күренә иде. Коточкыч ябыккан, яңаклары эчкә батып кергән, сор- гылтсу төскә әверелгән. «Крыльцов, папиросың бармы?» — ди. Мин аңа папирос бирмәкче идем, ләкин смотритель ярдәмчесе, соцга калу 
53 
 
дан курыккан шикелле, бик тиз генә, портсигарын чыгарып, аңа сузды. Ул бер папирос алды, смотритель ярдәмчесе аңа шырпы кабызды. Ул тартырга кереште һәм уйга калгансыман булды. Аннары кинәт нәрсәнедер исенә төшергәндәй, сөйләргә тотынды: «Нинди рәхимсезлек, нинди гаделсезлек, — диде ул. — Минем бертөрле дә җинаять эшләгәнем юк. Мин...» Мин аның япь-яшь, ап-ак муеныннан күзләремне ала алмый торам. Кинәт аның муенында нәрсәдер калтырап китте һәм ул сөйләвеннән туктады. Әйе. Шул вакыт Розовский үзенең нечкә, еврейларча тавышы белән коридор буенча нәрсәдер кычкыра. Лозинский папирос төпчеген ташлады да ишек яныннан китте. Тәрәзәм янына Розовский килеп туктады. Аның балаларны- кыдай япь-яшь бите тирләгән, кып- кызыл булган, күзләре яшьләнгән. Аның өстендә дә чиста күлмәк- ыштан. Ыштаны бик киң иде, ул аны ике кулы белән өзлексез күтәрә һәм калтырана. Ул йөзен минем тәрәзәм янына китерде. «Анатолий Петрович, доктор миңа күкрәк йомшарткыч чәй язды бит, дөрес бит? Мин авырыйм, миңа күкрәк йомшарткыч чәй эчәргә кирәк», — ди. Аңа берәү дә җавап бирмәде. Ул, җавап көткәндәй, миңа һәм смотрительгә караштыргалап алды. Аның белән ул нәрсә әйтергә теләгәндер, аңламадым. Әйе. Кинәт смотритель ярдәмчесенең йөзе җитдиләнде һәм яңадан ниндидер чәрелдәвек тавыш белән: «Нинди шаярту бу? Киттек!» — дип кычкырып салды. Розовский үзен нәрсә көткәнен аңларлык хәлдә түгел иде булса кирәк, ул, каядыр ашыккандай, бөтен кешеләрне куып узып, коридор буенча йөгергән шикелле китте. Ләкин аннары ул карышырга кереште — аның нечкә чәрелдәвек тавышы, елаганы ишетелде. Шау-шу күтәрелде, аяк тавышлары көчәйде. Ул бик каты чәрелдәп кычкыра һәм елый иде. Аннары алар ераклашканнан ераклаштылар, — коридор ишеге яңгырап ябылды, һәм тып- тын булып калды... Әйе. Шулай итеп аларны астылар. Икесен дә бау белән буып үтерделәр. Икенче сторож күреп торган икән, ул миңа соңыннан сөйләде. Лозинский карышмаган, ләкин Розовский озак чәбәләнгән, ахырда аны эшафотка өстерәп менгергәннәр һәм башын элмәккә көчләп тыкканнар. Әйе. Сторож бераз аңгырарак кеше иде. «Куркыныч дип сөйләгәннәр иде миңа, барин, ди. Ә бер дә куркыныч түгел икән, ди. Асканнан соң, алар иңбашлары белән ике тапкыр болай 
гына иттеләр, ди. — Крыльцов, иңбашларын җыерып, бер күтәреп» бер төшереп күрсәтте. — Аннары, элмәк яхшырак кысылсын дип, палач аларның аякларыннан тотып тартты, ди. Шуның белән вәссәлам: артык тыпырчынмадылар», — ди. Крыльцов, сторож сүзләрен кабатлап: «Бер дә куркыныч түгел икән», — диде һәм елмаерга теләде, ләкин елмаясы урынга үкереп елап җибәрде. Шуннан соң ул, авыр-авыр сулап һәм тамак төбенә килгән үксүен йота-йота, сүзсез бик озак утырдьи Ахырда ул, тынычланып: — Шул көннән башлап мин революционер булдым. Әйе, — диде һәм үзенең башыннан үткәннәрен шунын. белән бетерде. Ул народоволецлар партиясендә торган, хәтта дезорганизация ясаучы бер группаның башлыгы да булган. Ул группа, хөкүмәт властьтан үзе баш тартсын һәм властьны кулга алыр өчен халыкны үзе чакырсын өчен, аңа террорлар ясауны үзенең максаты итеп алган. ’ Шул максат белән ул я Петербургка барган, я чит илдә, я Киевтә, я Одессада булган һәм һәр җирдә уңыш казанган. Бик ышанычлы дигән бер кеше аны тотып биргән. Аны кулга алганнар, төрмәдә ике ел тотканнар һәм үлем җәзасына хөкем иткәннәр, аннары үлем җәзасын гомерлек каторга белән алыштырганнар. ‘Төрмәдә ул чахоткага сабышкан. Хәзерге хәлдә яшәгәндә, аның тагын берничә ай гомере калган булса кирәк, һәм ул аны белә дә иде, ләкин ул үзенең эшләгән эшләре өчен үкенми иде. Әгәр минем тагын бер гомерем булса, мин аны да
54 
 
шушы мин күргән нәрсәләрне яшәтә торган хәзерге тәртипне җимерер өчен бирер идем, дип сөйли иде ул. Бу кешенең башыннан үткәннәре һәм аның белән якыннан танышу Нехлюдовка моңа кадәр билгеле булмаган бик күп нәрсәләрне ачып бирде. 
VII 
Этап капкасы төбендә, кечкенә кыз бала аркасында, конвойчы офицер белән арестантлар арасында гауга чыккан көнне двор өенә кунарга туктаган Нехлюдов соң гына уянды һәм йокысыннан торгач та әле губернаторга хәзерли торган хатын яза-яза шактый вакытын үткәрде. Шулай итеп ул двор өеннән гадәттәгегә караганда соңрак чыгып китте һәм, башка вакыттагы шикелле, партияне дә куып узып китмәде, ә ярым этап урнашкан авылга бары караңгы төшә башлаганда гына барып җитте. Бу авылда ул> урта яшьләрдәге, юан гәүдәле һәм гадәттән тыш юан ак муенлы бер тол хатынның двор өенә төште. Өс-башын киптергәннән соң ул аның бик күп иконалар һәм картиналар белән бизәгән, пөхтә итеп җыештырылган ак ягында чәй эчте һәм, күрешергә рөхсәт сорар өчен, этап йортына, конвойчы офицер янына барырга ашыкты. Моңа кадәр булган алты эгапка конвойчы офицерларның берсе дә, алмашынуларына карамастан, Нехлюдовка этап бинасына керергә рөхсәт бирмәде. Шулай итеп инде аның Катюшаны күрмәвенә атнадан артык иде. Төрмәләрне карый торган бер зур начальникның узып киткәне көтелә иде һәм шуңа күрә катылык күрсәтәләр иде. Хәзер инде ул начальник узып китте, хәтта этапларга кереп тә карамады. Нехлюдов бүген иртә белән партияне кабул итеп алган конвойчы офицер аңа, электәге офицерлар шикелле, арестантлар белән күрешергә рөхсәт итәр дип өмет итте. Ярым этап авылның икенче башында иде. Двор өен тотучы хатын анда барыр өчен Нехлюдовка тран- тас тәкъдим итте, ләкин Нехлюдов җәяү баруны артыграк санады. Двор өендә работник булып эшләүче, баһадирларча киң җилкәле, яңа гына майланган дегет исе аңкытып торган гаять зур күпитекле яшь бер егет аны озата барырга чыкты. Тышта томан куерып килә һәм бик караңгы иде, тәрәзәләрдән якты төшмәгән җирләрдә, егет өч-дүрт адым алгарак китсә, Нелюдов инде аны күрми, ә бары аның тирән һәм ябышкак пычыракта 
итегенең шапылдаганын гына ишетә. Чиркәүле мәйданны һәм яп-якты утлы йортлар тезелеп киткән озын бер урамны үткәннән соң, Нехлюдов озата баручы егет артыннан авыл кырыена, дөм караңгылыкка барып чыкты. Ләкин озакламыйча бу караңгылык эчендә дә утлар күренә башлады. Алар этап янындагы фонарьлар иде. Башта кызыл тап шикелле генә күренгән утлар ачыкланганнан ачыкланды: этап коймалары, аның янында йөрүче часовойның кара шәүләсе һәм буй-буй сызыклы багана белән бер будка күренә башлады. Часовой аларга гадәттәгечә: «Кем килә?» — дип кычкырды һәм, үз кешеләре түгел икәнлекләрен белгәч, шул кадәр коры тотты, хәтта койма буенда көтеп торырга да рөхсәт итәргә теләмәде. Ләкин Нехллюдовны озата килгән егет часовойның бу корылыгыннан каушап калмады. — Әй-яй син, малай, ачулы икәнсең! — диде ул аңа. — Син өлкән часовойны чакыр, ә без көтеп торырбыз. Часовой аңа җавап.бирмичә генә, калиткадан башын тыгып, нәрсәдер кычкырды һәм, туктап, киң җилкәле егетнең Нехлюдов итегенә ябышкан пычракны фонарь, яктысында' йомычка белән чистартканын текәлеп карап тора башлады. Койма эченнән ирләр һәм хатын-кызлар тавышы ишетелде. Ике-өч минуттан соң, тимер тавышлары чыгарып, калитка ачылды, һәм шинелен җилкәсенә' генә салып җибәргән өлкән часовой, караңгылык эченнән фонарь яктысына чыгып: «Нәрсә кирәк?» — дип сорады. Нехлюдов аңа алдап хәзерләп куйган карточкасы белән запискасын бирде һәм аларны
55 
 
офицерга кертеп тапшыруын үтенде* Нехлюдов ул запикасында офицерның аны шәхси эш белән кабул итүен үтенгән иде. Бу кеше, часовойга караганда, юашрак булып чыкты, ләкин ул Нехлюдов белән аеруча кызыксынды. Ул ниндидер табыш буласын алдан сизә һәм аны кулдан ычкындырырга теләми иде булса кирәк, чөнки ул Нехлюдов- ның офицерны ни өчен күрергә теләгәнен һәм аның кем икәнен белергә бик тырыша иде. Нехлюдов аңа үзенең махсус эше барлыгын әйтте, аны онытмаячагын белдерде һәм записканы кертеп тапшыруын үтенде. Өлкән часовой, записканы алып, башын 'селкеде дә кереп китте. Ул киткәннән соң берникадәр вакыт үткәч, яңадан калитка шалтырады, һәм аннан корзинкалар, кызаулар, сөт чүлмәкләре һәм капчыклар күтәргән хатын-кызлар чыга башлады. Алар, Себер шивәсендә кычкырып сөйләшә-сөйләшә, калитка бусагасы аркылы атлап чыгалар. Аларның берсе дә авылча киенмәгән, барысы да өсләренә шәһәрчә я пальто, я кыска тун кигән; юбкаларын, кыстырып, күтәреп куйганнар, башларына шәл ураганнар. Алар фонарь яктысында Нехлю- довка һәм аны озата килгән егеткә, кызыксынып карап алдылар. Аларның берсе, киң җилкәле егетне очратуына шатланып булса кирәк, аны шунда ук Себердәге орышу сүзләре белән яратып шелтәләп ташлады: — Әй син, шүрәле, чәнечкеле тел, монда нишләп торасың? — диде ул аңа. — Менә бер юлчыны озата килгән идем,—дип җавап бирде егет.— Ә син нәрсә алып килдең? — Сөт-катык алып килгән идем, иртә белән тагын килергә куштылар. — Ә кунарга калдырмадылар, мы? — дип сорады егет. Хатын, көлеп: — Бирән булгыры нәрсә, такылдавык! — дип кычкьфдьг. — Әйдә авылга кадәр бергә кайтабыз, озатып куй безне. Егет аңа тагын нәрсәдер әйтте, хатынкызлар гына түгел, хәтта часовой да көлеп җибәрде. Аннары ул Нехлюдовка: — Үзегез генә таба алырсызмы? адашмассызмы? — диде. — Табармын, табармын. — Чиркәүне үткәч тә, ике катлы йорттан уңга таба икенче. Менә сезгә таяк, — дип, ул ^Нехлюдовка үзе таянып килгән, кеше буеннан да озынрак таягын бирде дә, зур итекләрен шапылдатып, хатын-кызлар белән бергә караңгылык 
эченә кереп югалды. . Калитка шалтырап ачылып, аннан өлкән часовой чыкканда һәм ул Нехлюдовны үзе артыннан офицер янына керергә чакырганда, егетнең һәм хатынкызларның тавышы томан эченнән әле һаман ишетелә иде. VIII Бу ярым этап та, Себер юлындагы башка этаплар һәм ярым этаплар шикелле итеп салынган: очлы бүрәнәләрдән торган койма белән уратып алынган ишек алды һәм бер катлы өч йорт, йортларның иң зурысына, тәрәзәләре рәшәткәлесенә, арестантлар ябылган, икенчесендә — конвой командасы тора, ә өченчесендә — офицер һәм канцелярия урнашкан. Өч йортның өчесендә дә утлар янып тора; алар, һәр җирдәге шикелле, бигрәк тә монда, утлар белән яктыртылган өйдәге җылылыкны һәм уңайлылыкны вәгъдә итеп, алдап торалар, йортлар алдындагы болдырларда фонарьлар янып тора, шулай ук койма буйларында да, ишек алдын яткыртып, биш-алты фонарь яна. Унтерофицер Нехлюдовны такта буйлап иң кечкенә йортның болдырына алып китте. Өч басманы менгәннән соң, ул аны, алга үткәреп, кечкенә лампа белән яктыртылган, ачы төтен исе чыккан алгы бүлмәгә кертеп җибәрде. Бер аягына сары кунычлы күнитек кигән, киндер күлмәкле, галстуклы һәм кара чалбарлы бер солдат мич янында, кулындагы икенче итегенең кунычы белән, бөгелеп, самовар өрдереп маташа иде. Нехлюдовны күргәч ул, самовар өрдерүеннән туктап, Нехлюдовның
56 
 
кожанын салдырды һәм эчкә, ак якка кереп китте. — Килде, ваше благородие. Аннан: — Алайса, чакыр, — дигән ачулы тавыш ишетелде. — Шушы ишектән керегез, — диде солдат һәм шунда ук яңадан үзенең самоварына тотынды. Асылмалы лампа белән яктыртылган бүлмәдә аш-су калдыклары белән тулган һәм ике бутылка утыртылган өстәл тора, ә өстәл янында киң күкрәгенә һәм иңбашларына сыланып ятып торган австриец курткалы, аксыл озын мыеклы һәм кыпкызыл битле бер офицер утыра. Бу җылы бүлмәдә, тәмәке исеннән башка, тагын ниндидер начар ислемай исе дә бик көчле аңкып тора иде. Офицер, Нехлюдовны күреп алып, урыныннан бераз тора төште дә аңа мыскыллы һәм шикле күз карашын текәде. — Ни йомышыгыз бар? — диде ул һәм, җавап көтеп тормыйча, ишеккә карап кычкырды: — Бернов! самоварың кайчан була соң синең? — Хәзер. Офицер, күзләрен ялтыратып: — Менә бирермен мин сиңа хәзер, гомергә онытмассың! —дип кычкырды. Солдат: — Кертәм! — дип, кычкырып җавап бирде һәм самоварны күтәреп килеп керде. Нехлюдов солдатның самоварны утыртканын көтеп торды (офицер, аның кай җиренә сугарга икән дигәндәй, солдатка ачулы кечкенә күзләре белән карап тора иде). Самовар утыртылганнан соң, офицер чәй кайнатты. Аннары шкафтан коньяк тутырылган дүрт почмаклы бер кечкенә графин белән Альберт бисквитларын чыгарды. Аларны өстәл естенә куйганнан соң, ул яңадан Нехлюдовка мөрәҗәгать итте: — Я, сезгә нинди хезмәт күрсәтә алам? Нехлюдов, аяк өстендә килеш кенә: — Мин бер арестантка белән күрешергә рөхсәт сорамакчы идем, диде. — Политическаямы? Законда алар белән күрешергә рөхсәт юк,—диде офицер. — Ул хатын политическая түгел, — диде Нехлюдов. — Рәхим итеп утырыгыз әле,— диде офицер. Нехлюдов утырды. 
— Политическая түгел, — дип кабатлады ул, — ләкин минем үтенүем буенча аңа югары начальство политическийлар белән бергә барырга рөхсәт итте... Офицер, аның сүзен бүлеп: — Ә, беләм, — диде. — Кечкенә генә, кара гынамы? Аңа мөмкин. Тартырга теләмисезме? Ул папирос тартмасын Нехлюдов алдына куйды һәм, җыйнак кына итеп ике стакан чәй ясап, аның берсен Нехлюдовка таба сузды. — Рәхим итегез, — диде ул. — Рәхмәт сезгә, мин аны күрергә теләр идем... — Төн озын әле. Өлгерерсез. Мин аны сезгә чакырып китерергә кушармын. — Аны чакырмыйча гына, миңа алар урнашкан йортка керергә ярамасмы икән? — диде Нехлюдов. — Политическийлар янынамы? Закон кушмый. — Мине берничә мәртәбә керттеләр инде. Әгәр мин аларга берәр нәрсә бирер дип куркасыз икән, мин бит аны ул хатын аркылы да бирә алыр идем. ' — Ну, юк, аны тентиләр, — диде офицер һәм күңелне болгатырлык итеп көлеп җибәрде. — Алайса, миңе тентегез. Офицер, ачкан графинын Нехлюдов стаканына китереп: — Я, ансыз да эшләрбез, — диде.— Рөхсәтме? Ну, теләсәгез нишләгез. Монда, Себердә яшәп, образованный кешене күрсәң, шатланып бетерә алмыйсың. Безнең хезмәт, үзегезгә мәгълүм, иң күңелсез хезмәт. Ә башкача күнеккән кешегә инде бик тә авыр. Безнең халык турында кешеләр начар фикердә: имеш, конвойчы офицер булдымы, ул инде тупас, образованиесез кеше, ә бәлки кеше бөтенләй икенче нәрсә
57 
 
өчен яратылгандыр, — ул турыда уйдап та карамыйлар. Нехлюдовка бу офицерның кызыл бите, аның ислемай исе, йөзеге һәм бигрәк тә аның күңел болгаткыч көлүе бик җирәнгеч иде, ләкин Нехлюдов, сәяхәткә чыккан көннән башлап ничек булса, бүген дә шулай җитди рухлы • һәм кешеләргә карата игътибарлы иде. Ул, теләсә генә кемгә булса да, җиңел карашта һәм мыскыллы мөнәсәбәттә булырга үзенә һич тә рөхсәт итми иде һәм һәр кеше белән, үз-үзенә алдан хәл итеп куйганча, «ачыктан ачык» сөйләшүне кирәк таба иде. Ул, офицер сөйләгән сүзләрне тыңлаганнан соң, аны үз кул астындагы кешеләрне газаплауда катнашы барлыгына уңайсызлана итеп аңлап, аңа чын күңеленнән әйтте: — Минемчә, сезнең хезмәттә дә, кешеләрнең җәфа чигүләрен җиң- ләйтеп, күңел юанычы табарга мөм-. кин дип уйлыйм мин, — диде. — Нинди җәфа чиксеннәр алар? Шундый халык бит алар. — Нинди үзгә Халык булсын соң алар? — диде Нехлюдов. — Башкалар ничек булса, алар да шулай. Ә гаепсезләре дә бар. — Билгеле, төрлесе бар. Билгеле, кызганасың. Башкалар бернәрсәне дә кичермиләр, ә мин, мөмкин булган урында, хәлләрен җиңләйтергә тырышам. Иң яхшысы, үзем җәфа чигәм, ә алардан чиктермим. Башкалар, аз гына бер нәрсә булдымы, хәзер закон буенча тотыналар, я атарга керешәләр, ә. мин кызганам. — Рөхсәтме? Эчегез,—диде ул һәм тагын чәй ясады. — Сез күрергә теләгән хатын, болай, кем соң ул? — дип сорады. — Бер бәхетсез хатын шунда; ул фәхешханәгә эләккән булган, анда аны бер кешене агулауда ялгыш гаепләгәннәр, ә ул бик яхшы хатын,— диде Нехлюдов. Офицер башын селкеп куйды. — Әйс, андый хәлләр була. Мин сезгә әйтим, Казанда шундый берәү бар иде, — Эмма атлы иде. Үзе венгерка иде ул, ә күзләре чын персиян күзләре иде, — дип ул сөйләвендә дәвам итте һәм, аны исенә төшереп, елмаюын тыя алмады. — Шундый купшы иде, графиня диярсең... Ңехлюдов, аны бүлеп, яңадан элекке сүзенә кайтты. Ул, чит ил кешеләре яисә балалар белән сөйләшкән чагындагы шикелле, һәр сүзне ачыграк итеп әйтергә тырышып: — Ул кешеләр сезнең властегызда булган чагында, сез аларның хәлләрен җиңеләйтә аласыз дип уйлыйм мин, — 
диде. — һәм, шулай итеп, сезнең зур шатлык табачагы- гызга ышанам. Офицер Нехлюдовка күзләрен ялтыратып карап тора иде. Ул, персиян күзле венгерка турында башлаган сүзен дәвам иттерергә теләп, аның сөйләп бетергәнен түземсезләнеп көтә иде, күрәсең, ул хатын, анын күз алдына килеп басып, аның игътибарын бөтенләй үзенә тарткан иде булса кирәк. — Әйе, ансы шулай, дөрес дип тә әйтик, — диде ул. — Мин аларны кызганам да. ЛәкИн мин сезгә Эмма турында сөйләргә теләгән идем. Ул менә нәрсә эшләде... — Аның белән кызыксынмыйм мин,— диде Нехлюдов, — сезгә мин турысын әйтәм, гәрчә мин электә үзем дә икенче кеше идем, ләкин хәзер хатын-кызларга булган андый мөнәсәбәтңе дошман күрәм мин. Офицер аңа куркынып карады. — Тагын чәй ясамыйкмы?—диде ул. — Юк, рәхмәт. — Бернов!—диде офицер, кычкырып, — аны Вакуловка озатып куй-. Әйт, политическийлар янына, аерым камерага кертсен; ул анда барлауга кадәр тора ала. 
IX 
Озата баручы вестовой белән бергә, Нехлюдов кызгылт булып янып торган фонарьлар белән сурән генә яктыртылган караңгы ишек алдына яңадан барып чыкты. Каршы очраган бер конвойчы Нехлюдовны озата барган конвойчыдан: — Кая? — дип сорады. — Аерым камерага, 5 нче номерга. 
58 
 
— Моннан үтә алмыйсың, бикле, болдыр аркылы үтәргә кирәк. — Ә нигә бикле соң? — Өлкән<часовой бикләде, ә үзе авылга китте. — Алайса, әйдәгез моннан. Солдат Нехлюдовны башка болдырга алып китте һәм такталар буйлап икенче ишеккә алып барды. Порт зчендәге, ил аерырга торган көчле умартадагы шикелле, шау- шу һәм эчке хәрәкәт ишек алдыннан үк ишетелеп тора иде, ләкин Нехлюдов якын килгәч, һәм ишек ачылгач, ул тагын да көчәйде һәм берберләреннән уздырып акырган, кычкырышкан, көлешкән тавышларга әверелде. Богауларның моңлы чыңнары ишетелде, һәм борынга таныш булган авыр тәрәт исе белән дегет исе килеп бәрелде. Бу ике тойгы — богау чыңнары белән аралашкан шау-шу һәм шушы коточкыч ис — Нехлюдов өчен һәрвакытта да рухани авырлыктан физик рәвештә косасы килүгә күчә барган газаплы бер хискә әверелә, һәм бу ике тойгы, бергә кушылып, бер-берләрен көчәйтә иде. Ярым этапның өйалдында «пара- ха» дип аталган бик зур сасы кисмәк тора. Нехлюдов, өйалдына керү белән үк, шул кисмәк читенә утырган бер хатынны күреп алды. Аның каршында — кырган башындагы коймак шикелле яссы бүреген кыңгыр салып, бер ир кеше басып тора. Алар нәрсә турындадыр сөйләшәләр иде. Арестант, Нехлюдовны күреп, күзен кысты һәм: — Патша да суны тотып тора алмый, — дип әйтеп куйды. Хатын, халат итәкләрен төшереп, башын аска иде. Өйалдыннан коридор башлана, һәм шул коридорга камера ишекләре чыга. Беренче камера — семья- леләр камерасы, аннары иң зур камера — семьясезләр камерасы һәм коридорның ар башындагы ике кечкенә камера — политическийлар камерасы иде. 150 кешелек дип салынган бу этап бинасына 450 кеше урнашканлыктан, шул кадәр кысы- рык иде, арестантлар, камераларга сыймыйча, коридорны тутырганнар. Кайберләре я идәнгә утырган, я сузылып яткан, ә кайберләре, кулларына я буш чәйнек, я мөлдерәмә кайнар сулы чәйнек тотып, арлы- бирле узып китәләр. Шулар арасында Тарас та бар иде. Ул Нехлюдовны куып җитте дә аның белән бик ягымлы 
гына итеп исәнләште. Тарасның яхшылык аңкытып торган йөзе — борыны, күз төбе — кара канга баткан иде. — Нәрсә булды сиңа? — диде Нехлюдов. — Шундый нәрсә «булды инде,— диде Тарас, елмаеп. Конвойчы, хурлап: — Гел сугышалар, — диде. Алар артыннан килгән арестант: — Хатыны өчен сукыр Федька белән бәйләнешеп алдылалр, — дип өстәп куйды. — Ә Федосья нихәл, исәнме? — диде Нехлюдов. — Исән-сау әлегә, менә аңа чәйгә кайнар су илтәм, — диде Тарас һәм семьялеләр камерасына кереп китте. Нехлюдов ишеккә күз төшерде. Камера эче хатын-кызлар һәм ирләр белән шыгырым тулы иде: алар сәке өсләрен дә һәм сәке асларын да тутырганнар. Камера эчендә кипкән юеш киемнәрдән пар күтәрелгән һәм хатын-кызларның бер туктаусыз чәрелдәгәннәре ишетелә. Икенче ишек семьясезләр камерасы ишеге иде. Бу камерада тагын да тыгызрак иде, анда нәрсәдер бүләләр яисә хәл итәләр иде булса кирәк, чөнки юеш киемле арестантлар, ишек төбенә тыгылып, эчкә сыймыйча, коридорга чыгып, шаулашып һәм өелешеп басып торалар. Конвойчы аларның нишләгәнлек- ләрен Нехлюдовка аңлатып бирде. Староста уен карталарыннан ясалган билетлар буенча алдан алынган яисә оттырылган азык акчаларын майданщикка * бирә икән. Якында басып торганнар, унтер- офицер белән бер господинны күреп алып, тындылар һәм алар артыннан яратмыйча карап калдылар. Нехлюдов үзенә таныш булган каторжан Федоровны очратты; ул 
♦ Майданщик — отыш уеннары уйнап, кешеләрне алдап отучы.

 
бүлеп маташучылар арасында иде. Бу кеше Һәрвакытта үз янында кашлары күтәрелеп торган, чырайсыз йөзле, кызганыч кыяфәтле, шешенгәндәй бер яшь егетне һәм җирәнгеч, шадра, борынсыз бер бро- дяганы тота. Бу борынсыз бродяга турында, имеш ул каторгадан качкан чагында, тайгада, үзенең иптәшен үтергән һәм аның итен ашап торган икән, дип сөйлиләр иде. Бродяга, юеш халатын бер иңбашына гына салып, коридорда басып тора һәм Нехлюдовка мәсхәрәле, тупас рәвештә карый һәм аның юлы өстеннән бер читкә тайпылмый иде. Нехлюдов аны әйләнеп үтте. Бу күренеш Нехлюдовка таныш иде, аңа шушы өч ай эчендә шул ук 400 уголовный арестантны төрле хәлләрдә бик еш кына күрергә туры килде. Аңа аларны эсседә дә, авыр богауларны өстерәгән аяклардан күтәрелгән тузан болыты эчендә дә, юлда ялга туктаган вакытларда да, җылы көннәрдә этап ишек алларында да һәм анда аларның коточкыч бозыклыкларны ачыктан- ачык эшләгән чакларында да еш 
кына күрергә туры килде. Ләкин бу күренеш никадәр генә таныш булмасын, аңа аларны нинди хәлләрдә генә күрергә туры килмәсен, ул һәр юлы, алар арасына кергән чагында, хәзерге шикелле, аларның игътибары аңа юнәлгәнлеген ’ сизеп, ояла, алар алдында үзен гаепле саный һәм шуңа аның йөрәге әрни иде. Аның өчен иң авыры — шул оялу һәм үзен гаепле итеп санау хисенә җиңә алмаслык дәрәҗәдә җирәнү һәм курку хисенең килеп кушылуында иде. Ул аларның шушы хәлдә, алар шикелле булмыйча, башкача булырга мөмкин түгел икәнен белә иде, шулай да ул алардан җирәнмичә булдыра алмый иде. Нехлюдов политическийлар ишеге төбенә җиткәндә, кайсыдыр карлыккан тавыш белән: — Аларга яхшы, әрәм тамакларга, ул шайтаннарга бернәрсә дә булмый, эче авыртмый торгандыр әле аның, — диде һәм әшәке итеп сүгенеп куйды. Яратмыйча, мыскыллап, шаркылдап көлгән тавыш ишетелде. Афзал Шамов тәрҗемәсе.