Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘНКЫЙТЬ ӨЛКӘСЕНДӘ БОЛЬШЕВИСТИК ПРИНЦИПИАЛЬЛЕК ӨЧЕН

 Безнең илебездә социализмның югары фазасына — коммунизмга күчү дигән бөек максатны тормышка ашыру өчен көрәш барганда, сталинчыл бишьеллыкны дүрт елда тәмамлау өчен совет патриотлары үзләренең илһамлы хезмәтләре белән бер-бер артлы яңа уңышларны яулап алганда, кешеләрнең аңындагы капитализм калдыкларын бетерү бурычы аеруча бер кискенлек белән алга куелганда, большевистик тәнкыйть һәм • үзара тәнкыйть чиксез зур әһәмияткә ия булып тора. Идеология фронтында большевистик революцион тәнкыйтьнең уйнаган роле аеруча зур икәнлеге турында сөйләп торасы да юк. Философия, сәнгать һәм матур әдәбият өлкәсендә идеализм, мистика, пессимизм күренешләренә каршы, ягъни хезмәт ияләренең миләрен агулауга каршы Ленин һәм Сталин һәрвакыт рәхимсез көрәш алып бардылар. Большевиклар партиясенең Үзәк Комитеты бу өлкәләрдәге җитешсезлекләрне Ленин — Сталин тәгълиматы яктылыгында ачып сала килде һәм идеология фронты работникларының эшләренә дөрес юнәлеш бирде. Партия Үзәк Комитетының моннан ике ел элек кабул иткән тарихи карарлары һәм иптәш Ждановның доклады идеология фронты работникларын, шул җөмләдән безне, язучыларны, яңа җиңүләр яулап алуга коралландырды һәм канатландырды. Шатлык тойгысы белән шуны әйтергә була: татар совет язучылары да партия карарларына эш белән җавап бирергә тырыштылар һәм иҗат активлыгын нык сизелерлек дәрәҗәдә арттырдылар. Шушы ике- ел эчендә ике роман, берничә зур повесть, берничә поэма язылып бетү һәм балалар әдәбияты, шулай ук тәрҗемә әдәбият өлкәсендә күп кенә яңа әсәрләр өстәлү, әдәбиятка яңа көчләр килү фактлары              

Бу мәкалә фикер алышу тәртибендә басыла. Ред. шул турыда сөйлиләр. Табигый, әдәби әсәр турында сүз барганда, барыннан да элек, ничә китап язылуга түгел, бәлки нинди китап язылуга игътибар итү кирәк. Язылган әсәрләр арасында уңышсызлары һәм яраксызлары булырга да мөмкин. Ләкин һәрхәлдә без инде, бер дә шикләнмичә, бигрәк тә проза өлкәсендә казанышларыбыз барлыгын раслый алабыз. Шуның белән бергә кискен рәвештә икърар итәргә кирәк: партиянең һәм совет халкының матур- әдәбиятка карата булган таләпләрен тормышка ашыру өчен канәгатьләнерлек дәрәҗәдә эш алып; барылмый әле.
10? 
 
«Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы докладында иптәш Жданов болай дигән иде: «Иптәш Сталин безнең язучыла- рыбызны кешеләр рухының 'инженерлары» дип атады. Моның тирән мәгънәсе бар. Ул кешеләрне тәрбияләү өчен, совет яшьләрен тәрбияләү өчен, әдәби эштә бракка юл куймау өчен совет язучыларының гаять дәрәҗәдә җаваплы икәнлекләре турында сөйли... Производствода брак ясалган икән, яки киң кулла- 'У товарлары буенча производство планы үтәлмәгән икән, — моның өчен шелтә белдерүне табигый эш дип саныйлар, ә менә кешеләр рухын тәрбияләүгә карата брак эшләнгән икән, яшьләрне тәрбияләү эшендә брак ясалган икән, монда инде түзеп торырга да мөмкин дип уйлыйлар. Хәлбуки, бу исә производство программасы үтәлмәүгә яки производство заданиесе өзелүгә караганда да авыррак гаеп түгелмени?» Гомумән, бракка каршы көрәштә тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть бик зур роль уйнаса, әдәби бракка каршы көрәштә, халык интересларына хезмәт итүче әдәбият өчен көрәштә бу бигрәк тә шулай. Әдәби тәнкыйть, югары сыйфатлы продукция өчен көрәшеп, язучыга ярдәм итә. укучыга ориентация бирә. Тирән идеяле әдәби тәнкыйть өчен көрәштә без, бөек рус халкының даһи улларыннан — Белинский һәм Добролюбовтан — сабак һәм үрнәк алып, әдәбиятның партияле булырга тиешлеге турында Ленин һәм Сталинның өйрәтүе белән коралланып, эш итәргә бурычлыбыз. Бездә, татар совет әдәбияты өлкәсендә, тәнкыйтьнең торышы ничек соң? Партия тарафыннан алга куелган таләпләрне, бурычларны уңышлы үтәү юлында тәнкыйть ничек көрәшә? Шушы узган ике ел эчендә безнең тәнкыйть өлкәсендә җанлану сизеләме, әдәбиятта идеялелек һәм халыкчанлык өчен һәрвакыт большевистик көрәйт алып барыламы? Мондый сорауга без «әйе’, шулай» дип җавап бирә алмыйбыз әле. Бердән, тәнкыйть артта калып бара, социалистик реализм методының, әдәбият үсешебезнең төп проблемаларын эшләү-тикшерү белән аз шөгыльләнә. Икенчедән, тәнкыйтьтә кайчагында' 
большевистик принципиальлек җитешми, укучыны дезориентация- ли торган, дөрес булмаган, зарарлы тенденцияләр барлыгы күренә. Г946 елда «Совет әдәбияты»нык 7— 8 санында Үзәк Комитетның «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы тарихи карары басылып чыкты. Шул ук номерда без Гази Кашшаф иптәшнең «Уңышсызлык һәм аның сәбәпләре» дигән мәкаләсен укыдык. Бу мәкаләдә тәнкыйтьче Гази Кашшаф драматург Таҗи Гыйззәтнең «Изге әманәт» пьесасындагы (төзәтелмәгән беренче варианттагы) җитеш - сезлекләрне Үзәк Комитет карары яктысында ачып сала. Яхшы башлангыч иде бу. Ләкин, үкенечкә каршы, башлангычның укышлы дәвамы күренмәде. Журнал битләрендә әдәбиятыбызның үсешен, аерым язучыларның иҗатларын яки аерым әсәрләрен партия таләпләре нигезендә җентекләп тикшергән мәкаләләр бирелмәде. Шушы ике ел эчендә Г. Халитның «Социалистик реализмга табан үсү юлларында» дигән һәм Гази Кашшафның татар совет әдәбияты утыз еллыгына багышланган озын мәкаләләре, Хәсән Хәйринең Һади Такташ иҗатына һәм Газиз Иделленең Мирсәй Әмир иҗатына багышланган мәкаләләре басылып чыкты. Ләкин болар Үзәк Комитет карарларына җавап булырлык югарылыкта язылмаганнар. Әле күптән түгел генә Хәсән Хәйринең «Сугышчан поэзия өчен» дигән мәкаләсе басылды. Бу мәкаләдә X. Хәйри күп кенә мәсьәләләрне кыю һәм кискен рәвештә куя. Фикер алышу өчен күп материал бирә. Г. Әпсәләмов иптәшнең «Яшь иҗат көчләребез» дигән мәкаләсе дә материалга бик бай. Ләкин яшь көчләр турында мондый гомуми (ягъни, берьюлы бик күп кеше турында сөйләгән) мәкаләләр белән генә канәгатьләнеп калырга ярамый. Яшьләр арасында талант билгеләре
110 
 
ачык күренеп торган язучылар, шагыйрьләр бар. Ни өчен аерым яшь язучыга багышлап, аның үсү тенденцияләрен тикшереп, аерым мәкаләләр бирмәскә? Даһи рус классикларының иҗатларына багышланган мәкаләләр язылуын (Некрасов, А. Н. Островский,’ Белинский турында) соңгы ике ел эчендә тәнкыйть өлкәбездәге уңышлы адым дип карарга кирәк. Шулай ук «Совет әдәбияты» журналының библиография бүлеге җанлануын, басылып чыккан китапларның күпчелегенә систематик рәвештә рецензияләр бирелә барылуын әйтеп китмичә дә мөмкин түгел. Ләкин рецензияләр дә, төрле даталар уңае белән басылып чыккан мәкаләләр дә тәнкыйть өстенә йөкләнгән төп бурычларны тулы- сынча Үти алмыйлар. 
Бу мәкаләдә мин ике ел эчендә чыккан тәнкыйть әсәрләренә азмы- күпме тулы обзор ясауны да, аерым әсәрләрнең уңышлы һәм кимчелекле якларын җентекләп тикшерүне дә бурыч итеп куймыйм, бәлки тәнкыйтьтә большевистик принципиальлек җитешмәү мәсьәләсенә генә туктарга телим. Тәнкыйтьтә большевистик принципиальлек әдәбиятның партияле булырга тиешлеген бер минутка да онытмауны таләп итә. Теге яки бу язучының иҗаты халык интересларына ничек хезмәт итә. язучы нинди үсеш юлын үткән, аның тикшерелә торган әсәре яшьләрне нинди рухта тәрбияли, — тәнкыйтьче менә шул сорауларны һәрвакыт истә тотарга һәм шул сорауларның дөрес җавабын табуда укучыга булышлык итәргә тиеш. Ләкин безнең тәнкыйть өлкәсендә большевистик принципларны оныту һаман күренгәли тора әле. Шушы фикеремне раслау өчен мин татар совет әдәбияты хәзинәсенә зур байлыклар калдырган классик язучы Шәриф Камал һәм талантлы шагыйрь Һади Такташ иҗатларыннан, шулай ук хәзерге көндә иң алдынгы, иң актив язучьь- ларыбызның берсе булган Мирсәй Әмир иҗатыннан берничә үрнәк ки- термәкче булам. ❖ ❖
 Татар хезмәт ияләренең йөрәгендә Такташка карата тирән мәхәббәт һәм 
хөрмәт саклана. Чөнки Такташ үзенең зур таланты белән халыкка хезмәт итүне, яшьләргә тәрбия бирүне максат итеп алды, совет кешеләренең патриотлык тойгыларын җырлады. Ләкин бу характеристика Такташ иҗатының беренче елларына карата түгел, бәлки Такташның совет шагыйре булып өлгереп җиткән чорына карата гына дөрес. Иҗатының беренче елларында Такташ символизм йогынтысы астында иде. Моны тәнкыйтьчеләребездән берәү дә инкарь итми шикелле. Бу турыда Хәсән Хәйри болан ди: «Иҗатының беренче елларында ул әле элекке шагыйрьләрнең, бигрәк тә символистларның көчле йогынтысы астында иҗат итте, ләкин ул шул чорда ук инде яңаны айларга, үз аһәңен табарга тырышты» (Һади Такташ «Сайланма әсәрләр», сүз башы, 6 бит, Татгосиздат. 1947). «Татар совет әдәбиятының утыз еллыгы» дигән мәкаләсендә Гази Кашшаф та шул ук фикерләрне әйтә. «Социалистик реализмга үсү юлында» дигән мәкаләсендә Г. Халит та Такташ иҗатының беренче елларында аңар символизмның көчле йогынтысы булганлыгын икърар итә. Әгәр Такташ иҗатының беренче чорында символизмның көчле йогынтысы сизелә икән,—димәк, үз- үзеннән аңлашылып тора бит: Такташның кайсыдыр шигырьләре пессимизм рухы; белән сугарылган, алар совет властеның беренче елларында революция дошманнарына каршы барган көрәш героикасын чагылдырмыйлар, совет яшьләренә дөрес тәрбия бирә алмыйлар, һәм шулай ук үз-үзеннән аңлашыла бит: символизм йогынтысы турында сүз башлаган партияле һәм партиясез большевик тәнкыйтьченең бурычы — шул йогынтының кайсы
111 
 
әсәрләрдә һәм ничек чагылуын ачык рәвештә әйтеп бирү, символизм йогынтысында язылган шигырьләрнең идея эчтәлеген (идеясезле- гсн, чынбарлыкны бозып күрсәтүен) аңлауда яшьләргә ярдәм итү булырга тиеш. Мисал өчен, Һади Такташның шул чорда язган «Бакчачылар» шигырен алып карыйк, аның эчтәлеге белән танышыйк. Шигырь болай башланып китә: «Тынлык... шундый авыр тынлык.... Гүрләр өелеп ята тирәмдә: Үләннәре сары, кояш күрми, Кара гөлләр үскән чирәмдә Тик утырам. — ди шагыйрь. Дөресен әйткәндә, ул бөтенләй үк тик утырмый, — «тирән фәлсәфә»гә бирелә: • Әбәд үзенең, тирән серен саклый: Кемнәр килер аннан, билгесез: One. аннан кемнәр килер, белмим. Әмма монда шундый авыр, шундый кү ңелсез...» — ди ул һәм, шуңар карамастан, «хәят җырын» җырларга тели: «Бу тен мәңге булмас; Кояш чыгар, дөнья ямьләнер»... Ләкин хәят җыры, яңгырый башламас борын, туктап кала, чөнки шагыйрь көткән ниндидер «бакчачылар» һаман да килмиләр, һәм шигырь болай тәмам була: «Айлар, еллар үтә. һаман әле Гүрләр уелып ята тирәмдә; Үләннәре сары; кояш күрми. Кара гөлләр үскән чирәмдә Мин утырам». Шигырьнең датасы күрсәтелгән— 1922 ел. Әйе, ул чагында тирә-якта гүрләр күп иде, гражданнар сугышы яңа тәмам булган иде. Ләкин «авыр тынлык» түгел иде. Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә социалистик җәмгыятьнең фундаментын сала идек инде. «Әбәд»нең тирән сере исә — моннан йөз ел элек инде Маркс белән Энгельс тарафы н 11 а н ач ы л ы п, «Ко м м y+i и стл ар партиясенең манифесты»ида бәян ителгән иде. Кемнәр киләсе ачык күрсәтелгән иде. Алар килделәр һәм 1917 елда зур дәрт, тирән иман белән социализм бакчасын төзүгә көрәштеләр. Бу гадәгтән тыш авыр эш иде. Ләкин авырлыклар көрәш- . челәрдә (гыйсьянчыларда түгел революционерларда) төшенкелек тудырмадылар, бәлки аларны һаман да ныграк чыныктыра бардылар. Шагыйрь исә моны күрми, совет чынбарлыгын аңламый. Ул идеалистик философиянең томанлы күкләрендә канат кагынырга тели. Нәтиҗәдә тирән 
төшенкелек һәм өмет, сезлек рухы белән сугарылган «Бакчачылар» шигырен бирә. Бу шигырьдә капиталистик тормышка нәфрәт тә, шәхес азатлыгы өчен көрәш тә, ирекне даулау да юк икәнлеге көн кебек ачык. Бу шигырьдә маркекзмленинизмнан, диалектик материализмнан, сыйныфлар көрәше тарихыннан аз гына да хәбәре булмаган һәм илебездә социализм белән капитализм арасында барган үлем көрәшен аңламаган яшь шагыйрьнең философ булырга көчәнүеннән, ялгыш фикерләр сөйләвеннән башка бернәрсә дә юк икәнлеге көн кебек ачык. Шигырьне укыгач, Хәсән Хәйри яшьләргә бу шигырьнең идея эчтәлеген аңлатып биргәндер, дип өмет итәсең. Ләкин X класс өчен чыгарылган әдәбият дәреслегендә Хәсән Хәйри мәкаләсен укыгач, үз күзеңә үзең ышанырга да, ышанмаска да белмисең. Хәсән Хәйри болай дип яза: «1922—23 нче елларда Такташ романтик шигырьләр язуны дәвам иттерсә дә, реалистик образларга таба борылыш башлана. «Бакчачылар» шикелле романтик шигырьләрендә шагыйрьнең пролетар революция тудырган чынбарлыкны аңлауга таба беренче адымнар ясавы күренә, реаль кеше образлары да гәүдәләнә башлый» («Әдәбият», 142—143 бит). Бу ни дигән сүз? «Бакчачылар» да «пролетар революция тудырган чынбарлык» чагыла дип, анда реаль кеше образлары бар дип раслау нәрсәгә нигезләнә? «Бакчачылар»да, гомумән, шагыйрь-философның үзеннән һәм аның «сүнгән күзле төнге дустыннан» бүтән бер ^кеше дә юк. Тирә-якта өелеп яткан гүрләрдән һәм «кояш күрми үскән кара гөлләр»дән башка бер нәрсә дә
112 
 
юк. Совет чынбарлыгын аңлаудагы беренче адым шундый булса, аны аңламау ничек була соң? Узган ел «Совет әдәбияты» журналының 4 нче санында минем «Җавапсыз төзелгән бер хрестоматия турында» дигән мәкаләм басылып чыкты. Сүз X нчы класс өчен 1946 елда чыгарылган хрестоматия турында бара. Анда мин «Бакчачылар», «Урамда» һәм «Гыйсьян» шигырьләрен бөтен хәлләрендә һәм һич аңлатмасыз хрестоматиягә кертү ярамый дигән фикерне алга сөрдем һәм болан дип ЯЗДЫМ: «VIII-Х класслар өчен Татарстан Мәгариф Министрлыгы тарафыннан чыгарылган әдәбият программасында бу шигырьләргә артык берьяклы һәм күрәләтә кимчелекле характеристикалар бирелгән. «Бакчачылар > турында анда: «Пролетар революция тудырган чынбарлыкны 'аңлауга таба беренче адымнар» (б. 35) дип әйтелгән. «Гыйсьян» шигыре турында исә: «Капиталистик сыйныфларның калдыкларына, ме- щанмилләтче элементларга каршы протест» дип характеристика бирелгән. Димәк, программаны төзүче иптәшләр «Гыйсьян»ның совет чынбарлыгына карата язылганлыгын инкарь итмиләр. Ләкин «Такташ үзенең бу шигырьләрендә әле совет чынбарлыгын дөрес аңламый» дип большевикларча ачык әйтәсе урында, ниндидер «аңлатмалар» эзлиләр. «Бакчачылар»да совет чынбарлыгын табалар, «Гыйсьян»н»ы яшь- л. рне тәрбия итүдә әһәмиятле роль уйнаучы бер шигырь итеп чыгаралар. Моның кемгә кирәге бар?.. Укучыларга тәрбия бирү күзлеге н- нән караганда, бу — зарарлы эш». Фикер шактый ачык әйтелгән. Программаны төзүче иптәшләргә кара а да (редакторы Г. Халит), .'•иы раслаучы иптәшләргә карата да принципиаль гаеп ташланган. Сүз кечкенә бер мәсьәлә турында түге.’!, бәлки дәреслек программасының һәм хрестоматиянең зарарлы рәвешуә төзелүе турында бара. Бу мәсьәләдә большевик гәпхыйтче нейтраль булып кала алмый. Минемчә, бу иптәшләр зур талант иясе Такташның якты истәлегенә хөрмәт күрсәтү мәсьәләсендә ял гыш позициядә торалар, бик кискен игеп әйтсәк, шагыйрьгә карата ялгыш караш тумасмы, халык күзендә аның кадере кимемәсме, 
дип шикләнәләр. Мондый куркуга төшү өчен бертөрле дә нигез юк. Совет кешеләре, совет яшьләре талантлы Шагыйрьнең Ватаныбыз өчен файдалы хезмәтенә бәя бирә алм астай, ул хезмәттән ваз кичәрдәй примитив һәм аңгыра кешеләр түгел. Такташ үзенә карата булган тирән мәхәббәтне чын патриотлык рухындагы шигырьләре белән яулап алды. Сим- В О Л£ IЗМ ЙОГЫ НТЫ C Ы H Д Н ПЬН ШН ГЬфЬ- ләрне тәнкыйть иткәнгә карап, бу х ө р м әт к а к ш а м а я ч ак, киресенчә, тагын да ныгый төшәчәк. Г. Кашшаф Такташ социалистик идеяләрне яктырту өчен, ялгышлык белән генә, символизмны күтәреп чыкты дигән фикерне әйтүгә барып җитә. Г. Халит та үзенең «бер яктан» һәм «икенче яктан» лары белән шактый буталчык формулировкалар бирә. «Такташның символик романтизмында ук (символизм йогынтысында язылган шигырьләрендә дип аңлау кирәктер? М. М.) гәүдәләнгән гыйсъянчылык идеяләренең юнәлешен революцион-реа- листик якка» җибәрү яки җибәрмәү турында сөйли. Формулировкада, сүз сайлауда талымсызлык авторны шактый уңайсыз хәлгә куя. Имешт ер, гыйсъянчылык идеяләренең юнәлешен революционреалис- тик якка җибәрергә мөмкин. Совет шартларындагы «революцион реал- изм»ны «социалист ик реализм» дип кенә аңлый алабыз. Димәк, гыйсъянчылык идеяләре юнәлеше- ис ң социалистик реализмга килеп тоташуы да мөмкин икән, анархизмның фәнни социализмга үсүе мөмкин икән! Шуннан да гарип, шуннан да абсурд бер фикер булырмы тагын? Г. Халит үзенең фикерләрен дәвам иттерә. «Икенче яктан, — дк ул, — яшь шагыйрьләр Такташны яклыйлар һәм аның идея, поэтик тенденцияләренә теләктәшлек бел- дерәләр иде». Шуннан алдагы жөм

 
 
ләдә генә Халит гыйсъянчылык идеяләре турында сейләгәи иде. Димәк, яшь шагыйрьләр (совет яшьләре) 1922—23 нче елларда Такташның гыйсъянчылык идеяләренә теләктәшлек белдергәннәр имеш! Дөрес түгел бу! Без Ленин — Сталин комсомолының утыз еллыгын бәйрәм итәргә хәзерләнәбез. Моннан утыз ел элек татар хезмәт ияләренең дә алдынгы яшьләре, яшь шагыйрьләре Ленин — Сталин комсомолы сафларына агылдылар. Егерме икенче елларда алар гыйсъянчылык идеяләренә һичбер төрле дә теләктәшлек күрсәтмәделәр, һәм шул теләктәшлекнең булмавы нәтиҗәсендә, совет чынбарлыгының политик сәламәтләндергеч тәэсире, тәрбиясе нәтиҗәсендә талантлы Такташ символизм йогынтысыннан арынды. Аның гыйсъянчылык идеяләренең юнәлеше социалистик реализмга килмәде (тагын әйтәм, абсурд бу!!), бәлки Такташ шул идеяләрдән акрынлап арына барып, аларны җиңеп, социалитик реализм методына' килде. 1946 елның көзендә Татарстан Мәгариф Министрлыгының тапшыруы буенча язылган рецензиямдә мондый сүзләр бар иде: «Такташ иҗатының төрле чорлары белән танышу өчен бу шигырьләрне 15 мең тираж белән, ис- кәрмәсез-нисез, дөньяга чыгаруның һич зарурлыгы юк. Дәреслектә, Такташ иҗатына анализ биргәндә, тиешле цитаталарны китерергә мөмкин. Ә бит дәреслек чыкмаган һәм кайчан чыгар әле. Хрестоматия исә шул шигырьләр белән укучы яшьләрне «тәрбияләүдә» дәвам итә». Бер елдан артык вакыт үткәч, дәреслек басылып чыкты. Ләкин ни күрәбез? Хрестоматиядәге шигырьләргә марксистик анализ ясап, яшьләргә дөрес ориентация бирү урынына, әллә никадәр буталчык һәм ялгыш фикерләр әйтелгән, «про- грамма»дагы ялгыш формулировкалар тагын да ныграк күпертелгән. Рецензияләр ни өчен кирәк соң, Министерстводагы җитәкче иптәшләр? Отчет докладларында санап чыгар өченме, менә без үзебезне тәнкыйтьли беләбез, дип әйтер өченме? Министр урынбасары! Мөкминов иптәшнең сүзләренә караганда, рецензиядә күрсәтелгән җитешсезлек- ләрне бетерү өчен «установка» да бирелгән. Ләкин большевик җитәкченең бурычы установка бирү белән чикләнмәвен, шул 
установканың тормышка ничек ашырылуын тикшерү дә кирәклеген, кызганычка каршы, онытып куйганнар. Менә мондый фактлар бездә тәнкыйтькә һәм яшьләрне тәрбияләү эшенә җавапсыз карауның әле һич тә бетеп җитмәвен күрсәтәләр. Күренекле тәнкыйтьчеләрнең мәкаләләрендә, дәреслекләрдә һәм программаларда тәкъдим ителә торган буталчык формулировкалар һәм нигезсез, ялгыш карашлар тәнкыйть өлкәсенә яңа аяк басучы яки бу өлкәдә әле яңа активлашып килүче иптәшләргә дә начар йогынты ясыйлар. Бу иптәшләр ялгыш фикерләрне тагын да тирәнәйтә төшәләр. Үзләренең «теоретик эзләнүләре» белән мәсьәләне тагын да ныграк бутыйлар. «Совет әдәбияты»ның 1947 елгы 12 нче с-анынДа М. Файзуллина «Такташның политик лирикасы» дигән мәкаләсендә «Казан» шигырен укучыларга политик актуаль бер әсәр рәвешендә тәкъдим иткәннән соң, «билгеле, — ди ул, — бу шигырьдә Казан шәһәрен тулаем хурлау, андагы уңай сыйфатларны бөтенләй күрмәү шикелле җитеш- :сезлекләр дә бар. Ләкән...» Әгәр гыйсъянчы шагыйрь совет шәһәрен үзенең шигырендә «тулаем хурлый» икән, шәһәрнең ролен аз пына да аңламый икән, мондый Шигырьнең . яшьләрне тәрбияләү коралы булуы мөмкин түгел. Казанны миллионнарча совет кешеләре сөяләр. Анда Октябрьдән элек Ленин, Горький, Киров, Молотов һәм бүтән бөек революционерлар яшәделәр һәм эшләделәр, ул — даһи рус галимнәре белән данлыклы, ул — Тукай һәм Хөсәен х Яма- шев шәһәре, Октябрьдан соң ул — Автономияле Совет Социалистик Республикасының башкаласы.
ь. „с ә.м № 9 113 
114 
 
1923 нче елда Казан череп беткән мещан мунчасы иде дип, анда тере чәчәкләргә үсү мөмкинлеге юк иде, дип кем раслый алыр? Дөрес, ул чагында Казанда буржуаз милләтчеләр дә бар иде, хәтта алар кайбер җитәкче органнарга үрмәләгәннәр дә иде. Ләкин, совет шәһәре сыйфатында, Казанның йөзен алар билгелиләр идеме соң? һәм кайда булса берәр җирдә социализм төзелеше сыйнфый дошманнарга һәм шул исәптән буржуаз милләтчеләргә каршы көрәштән башка, аларны фаш итү һәм юк итүдән башка бардымы әллә? Шигырьнең ахыры «оптимистларча» тәмам була кебек. «Бу тормышны җимерер, ватар өчен Алар килә, Ишетәм: Яшь көчләрнең Аяк тавышлары пшетелә!» Ләкин 1923 нче елда Казан тормышын җимерер өчен ниндидер яшь көчләрне чакыруның политик дөрес мәгънЬ бирүе! мөмкин дип кем әйтер? Ә бит политик лирика турында сөйләүче тәнкыйтьче иң элек шигырьнең политик идеясен ачып салырга тиеш, аерым юллар, аерым сүзләр белән мавыгып, шигырьнең «җитешсезлекләреннән» күз йомып калмаска, аларны үз исеме белән атарга тиеш. һич шик юк, шагыйрь бик яхшы максатны күздә тоткан, ул нэпманнарны һәм милләтчеләрне фаш итәргә уйлаган. Ләкин гыйсъянчылык позицияләреннән торып мондый көрәшне уңышлы алып бару мөмкин түгел. Шуңар күрә дә Казанны «тулаем хурлау» шигыре килеп чыккан. Такташның милләтчеләргә каршы көрәшне чыннан да принципиаль югарылыкка күтәргән шигыре бар («Син дошманым минем»). Менә ул шигырьдә инде Такташ милләтчеләрнең чын йөзен ачып сала. Ләкин Фәйзуллина иптәш бу шигырьгә бик кыска гына туктала. Шагыйрьне ул аның үсешендә күрсәтми, бәлки аның гыйсъянчылык чорын һәм совет шагыйре булып өлгереп җиткән чорын бергә бутый. Мондый тәнкыйтьнең яшьләргә дөрес тәрбия бирүе мөмкин түгел. Спецефик булып күренгән бер мәсьәләне •— шигырь теле мәсьәләсен алып карыйк. Әгәр Такташның беренче чор иҗаты өчен символизм йогынтысы характерлы икән, бу аның шигырь телендә дә чагылырга тиеш, һәм, дөрестән дә, без моның шулай икәнлеген күрәбез. «Совет әдәбияты» журналының 1947 елгы 4 нче санында «Һади Такташның 
шигырь теле турында» Ш. Җәмилев иптәш мәкаләсе басылып чыкты. Беренче чор турында: «Шагыйрьнең ул елларда язган шигырьләрендә, гүрләр, каберлек, шәүлә, күләгә, сөякләр, сөякләрдән сарай кебек конкрет булмаган сүзләр күп очрыйлар,» — ди Ш. Җәмилев. һәм ул кайбер шигырь исемнәрен дә күрсәтеп үтә («Үтерелгән пәйгамбәр», «Газазиллар», «Ачлык патша», «Бакчачылар», «Мәңгелек әкият», «Янар таулар»), хәтта «кыз» һәм «сакчы» кебек бик гади сүзләрнең дә, конкрет тормыштан ераклаштырылып, «таң кызы», «ур.- ман кызы», «пәри кызы», «су кызы», «төн кызы», «җен кызы», «төн сакчысы», «сахра сакчысы», «убырлар сакчысы»» рәвешендә алынуларын да әйтә. Җәмилев моның сәбәбен дә нигездә дөрес аңлый: «Шагыйрьнең яңа тормыш картиналарын конкрет рәвештә күз алдына китерә алмавыннан килеп чыккан күренешләр ул», ди. Ләкин мәкаләнең авторы үзенең шул дөрес фикерен томанлы һәм буталчык формулировкалар дулкыны эчендә күмеп калдыра, бик күп ялтыравыклы сүзләр кулланып, укучыларның фикерен бөтенләй бүтән юнәлешкә алып китә. Берничә өземтә алыйк: «Такташ, шагыйрь булып танылган еллардан алып, 1923 елларга кадәр, үзенең шигырь теле өстендә эшләгәндә, эчтәлеге ягыннан киң колачлы» сүзләр сайлап, гадәттән тыш зур күләмле вакыйгаларны шундый сүзләр белән аңлатуга омтыла...» «... Революция белән рухланып, революцион күтәренкелеккә кушылган һәм шул күтәренкелекне үзләштерүчеләрнең алдынгысы булырга 
115 
 
теләгән шагыйрь кинәттән булган (?!) җәмгыять үзгәрешләрен, җәелеп киткән яңа тормыш күренешләрен гади сүзләр белән генә аңлатудан канәгатьләнми... канатланган шагыйрь канатлы сүзләр эзли»... • Менә бу өземтәләр җаваплылык тойгысын онытып һәм һич тә уйламый сөйләнүнең үрнәге булып хезмәт итә алалар. «Үтерелгән пәйгамбәр», «Бакчачылар» һәм «Урманда» кебек шигырьләрдә нинди «зур күләмле вакыйгалар» бар? Аларда нинди революцион күтәренкелек бар? Мәкаләдә саналган гүрләр, каберлекләр, сөякләрдән сарай, убырлар сакчысы кебек сүзләр кайчаннан башлап «канатлы» һәм «киң колачльн» сүзләр булып киттеләр? Нигә укучыларны саташтырырга? Нигә ачык әйтмәскә: символизм йогынтысындагы шигырьләрендә . Такташ гадәттән тыш зур күләмле бөек вакыйгаларны (социалистик революциянең теге яки бу күренешләрен) чагылдырмады, җәмгыять үзгәрешләрен («кинәттән булган» түгел, бәлки Ленин — Сталин тәгълиматын тормышка ашыру юлы белән яулап алынган үзгәрешләрне) чагылдырмады, бәлки гыйсъянчының, бунтарьның буталчык фикерләрен һәм күп кенә очракларда төшенке тойгыларын чагылдырды. Шуңар күрә дә без бу шигырьләрдә гүрләрне, кояш күрми үскән кара гөлләрне күп очратабыз. Әмма совет, революция, партия, коммунист, комсомол, пионер сүзләрең очратмыйбыз. Ләкин бу хәл Такташ иҗатының беренче чоры өчен генә характерлы.' Шагыйрьнең карашлары сафланган саен аның теле дә сафлана барды, ул совет чынбарлыгының төрле күренешләренә багышланган һәм сокландыргыч матур, халыкчан телдә язылган көчле шигырьләрен бирде. Мәсьәлә менә шулай куелырга тиеш. «Гыйсъянчы» булып әдәбиятка килгән Такташ, «шагыйрь үзенең һәрбер сүзе өчен, сыйныф алдында, халык алдында җаваплы», дип карау баскычына күтәрелде/ Ничек соң Такташ социалистик реализм методы позицияләренә килә алды? Монда аңлашылмаслык, акыл җитмәслек бер нәрсә дә юк. Бу — совет чынбарлыгының намуслы» интеллигентка ничек йогынты ясавын, аны ничек тәрбияләвен күрсәтә торган бик күп фактларның берсе. Һади Такташка карата бу бигрәк тә аңлаешлы, чөнки Такташ һичкайчан да эксплоататорлар яклы булмады, киресенчә, ул иске кара тормышның авырлыкларын үз җилкәсендә 
дә татыды. Шулай ук Такташ бунтарьлык һәм символистик теориясе белән коралланып, шул теорияне аңлы рәвештә алга сөргән кеше дә түгел. Яшь шагыйрь, үзенең теоретик хәзерлексезлеге һәм пролетариат үзәкләреннән читтә яшәве аркасында символистик һәм гыйсъянчылык йогынтысына бирелеп, совет чынбарлыгын бозып күрсәтүче шигырьләр язды. Ләкин ул соңыннан, шушы зарарлы йогынтыларны җиңеп, социалистик реализм методы белән коралланды. Такт1аш, югарыда әйткәнебезчә, үзенең талантын яшьләрне патриотлык рухында тәрбияләү таләпләренә буйсындырды. Такташ иҗатына анализ ясаучы тәнкыйтьчеләр дә шул таләпләр күзлегеннән карап эш итәргә тиешләр. 
Зур язучыларның иҗатларына һәм аерым әсәрләренә бәя биргәндә алардагы кимчелекләрдән күз йому зарарлы булган шикелле, уңай яклар турында сөйләгәндә чама тойгысын онытуның да большевистик тәнкыйть принциплары белән һич бер уртак нәрсәсе юк. «Большевик язучы» дигән мәкаләсендә Гази Кашшаф болай дип раслый: «Шул рәвешчә Шәриф Камал хезмәт ияләренең дәртле җырчысы булып танылды. Ул үзенең әсәрләре белән эшчеләр сыйныфының большевиклар җитәкчелеге астында азатлыкка чыгу юлларының, бәхеткә, шатлыклы тормышка ирешүләренең художество тарихың эшләп бирде. Ул эшчеләр сыйныфының ярты гасырга якын вакыт эчендә үсеп, формалашып, җиңелмәс рево
116 
 
люцион көч булып әверелүен, дөньяны яңа баштан төзүче бөек иҗатчы сыйныф икәнлеген, үз тормышына үзе хуҗа булуын художество теле белән чагылдырды» («Совет әдәбияты», 1947 ел, № 12). Табигый инде, эшчеләр сыйныфының ярты гасырлык тарихы турында сөйләгәндә, без татар_эшч'е- ләрен генә күздә тотып сөйли алмыйбыз. Сүз Ватаныбызның — элекке Россиянең, хәзерге Советлар иленең — эшчеләр сыйныфы турында гына булырга мөмкин. Димәк, Г. Кашшаф раславынча: Шәриф Камал Россиядә эшчеләр сыйныфының формалашуын, аның җиңелмәс революцион көч булып әверелүен чагылдырган, азатлыкка чыгу юлларының «художество тарихын» эшләп биргән. Тәнкыйтьче иптәш- моны нәрсә уйлап әйтте икән? Классик язучы Шәриф Камал турында сөйләгәндә, киртәгә сыймый торган мондый раслаулар нигә кирәк икән? Мәр- хум Шәриф Камал ага татар совет әдәбиятына күп хезмәт күрсәткән, иң алдынгы язучы. Аның мондый «мактауларга» һич тә мохтаҗлыгы юк. 2Мондый раслауларның яшьләрне саташтыруы, азатлык көрәше тарихына бик өстән карарга өйрәтүе генә мөмкин. Бөек рус халкының иң алдынгы улларын — иң алдынгы! эшче һәм иң алдынгы большевик образларын бирмәгәндә, нинди эшчеләр сыйныфы тарихы булырга мөмкин? Ярты гасырлык тарих өч революцияне һәм СССР да социализм төзелеп җитүен үз эченә ала. Азатлык өчен көрәш тарихын ВКП(б) тарихыннан аерып бирү мөмкин түгел. «Художество тарихы» дигән термин мәсьәләне әзгенә дә үзгәртми, чөнки политикадан аерым «художество»- ның гомумән булганы юк. Үзенең шул ук мәкаләсендә Гази Кашшаф болай ди: «Октябрь революциясенә кадәр язылган ул әсәрләрнең кимчелекләре дә бар, әлбәттә. Алар хезмәт ияләрен капитал дөньясына каршы көрәшкә тупларлык революцион идея югарылыгына күтәрелеп җитмиләр». Бу дөрес. Шулай булгач, ничек инде ул әсәрләр эшчеләр сыйныфының җиңелмәс революцион көч булып әверелүен чагылдырсыннар? X нчы класс өчен төзелгән хрестоматия турында сүз барганда, мин: «Ут» пьесасыннан китерелгән өземтәләр совет работникларын артык примитив һәм аңгыра кешеләр игеп күрсәтәләр» дип язган 
идем, һәм менә шул сүзләрне Г. Кашшаф журнал редакторларының берсе буларак, һичбер искәрмәсез басып чыгарган иде. X нчы класс өчен төвелпән дәреслек редакторы буларак, Г. Кашшаф бүтән фикерне алга сөрә, бу пьеса корткычлыкка каршы көрәшне гәүдәләндерә булып чыга. Моның кайсына ышанырга? Әсәрнең эчтәлеген искә төшерик. Трест башлыгы Рәүф Габдрахман бай кызы Галиягә өйләнә. Рәүфнең әнисе Гөлбану кайчандыр бервакыт Габдрахман байда асрау булып хезмәт иткән һәм бай тарафыннан хурланган хатын. Ул Рәүф тирәсендә йөри башлаган Галиягә мәсьәләне ачык әйтә: «Әгәр Рәүф сезгә туган булса?» — ди. Ләкин никтер ул моны үзенең яраткан улына — Рәүфкә әйтми, шикле никахка юл куя. Галиянең абыйсы Искәндәр совет иленнән заграницага качып, инженер-химик булган. Рәүфнең уйлавынча, ул — «Чехословаклар кузгалышы вакытында Халиковны үтерүче кеше». Шуңар карамастан, Рәүф аны заводта эшләргә заграницадан чакыртып ала. Бу бөтенләй акылга сыймый. Дөрес, совет власте буржуаз специалистлардан файдаланды*. Ләкин күрәләтә җинаятьче бер эмигрантны чакыртып алып, аңар завод тапшырырга намуслы совет кешесе риза булырмы? (Шул ук Рәүф: «Бер вакыт... мин дошман пулялары, дошман сөңгеләренә каршы күкрәгемне ачып торып, юлбарыс шикелле ташландым»... дип лаф ора бит әле.) Шпион, дивирсант Искәндәр үзен нахалларча тота, «Менә минем кесәдә дистәгә якын чакыру кәгазьләре ята» дип шапырына. Уңай THI итеп бирелгән совет журналисты Гомәр газетага Искәндәр турында килгән материалларны аның үзенә
117 
 
китереп укыта, «менә рәхим итеп танышыгыз» ди. «Сез дә шуңар һичбер төрле тәэсир ясый алмадыгыз» дип, «Галия ханымны шелтәли. Соңыннан Рәүфнең, «Син бөтен пролетариатны хәкарәт итәсең» дип, Галияне буып үтерүе мәсьәләне һич тә үзгәртә алмый. Монда «корткычлыкка каршы көрәш гәүдәләнә» дип әйтергә мөм- кинме? Юк, мөмкин түгел. Дөрес, пьесада сүз корткычлар турында бара, ләкин корткычларга каршы корәш юк монда. Көрәш абстракция түгел, аны көрәшчеләр алып бара. Бу пьесада көрәшчеләр юк. Уңай тип нтеп бирелгән трест башлыгы) да, «газета башында торучы» журналист та аңгыра, примитив кешеләр. Пьеса белән танышкач, минемчә, менә шундый фикергә генә килергә мөмкин. Дәреслек авторының фикере бөтенләй башкача. Ә Г. Каш- шаф, — монда да, тегендә дә редактор буларак, — теге фикергә дә, бу фикергә дә кушыла. Кызык редакторлык! Хрестоматиянең төзүчесе һәм редакторы Г. Халит хрестоматиягә сыйнфый көрәшне күрсәтүче әсәр сыйфатында, Ш. Камалның нәкъ менә шушы пьесасыннан өзекләр урнаштырган иде, хәзер дә «Татар совет әдәбияты» темасына русча телдә (яшьләр аудиториясе өчен) укыла торган лекциясендә шул ук «Ут» пьесасын, семьяда һәм производствода сыйнфый көрәшне гәүдәләндерүче әсәр, дип тәкъдим итә. Бик зур язучының да уңышсыз әсәре булырга мөмкин. Андый әсәр турында сүз башлыйсың икән, аның идея эчтәлеген дөрес аңлатырга кирәк. Яшьләргә тәрбия бирү бурычы бездән шуны таләп итә. Бездә әле, язучының иҗаты турында сөйләгәндә, әшнәлек мөнәсәбәтләрен бозмау теләгенең өстенлек алган очраклары да күренгәли тора. Газиз Иделленең «Мирсәй Әмир J иҗаты турында» дигән мәкаләсе ; («Совет әдәбияты», 1947, № 10) менә шундый категориягә керә. Алдынгы һәм актив татар совет язучыларыиың берсе булган Мирсәй Әмирнең иҗат тормышы шактый катлаулы. Матбугат мәйданына аяк баскан елларында ул идеологик чыныкмаган һәм художество эшләнеше ягыннан бик йомшак булган әсәрләрне дә байтак бирде. Моны Иделле дә күрмичә 
үтә алмаган. Ләкин бу мәсьәләгә ул укучыда дөрес фикер тудыру өчен түгел, бәлки «мин дә әйттехм бит» дияр өчен генә тукталган тцрле. «Шулардан тик берсен генә, «Пар күгәрчен»нө генә телгә алып китәсе килә» ди Иделле һәм: «... бу әсәрдә автор ялгыз хуҗалыкка корылган шәхси тормышны идеаллаштыру юлына керә язган» дигән нәтиҗәгә килә. Ялгыз хуҗалыкны идеаллаштыру турында суз барганда, «идеаллаштыру юлына керә язган» кебек тәти фразалар бертөрле дә ачык мәгънә аңлатмыйлар, бәлки авторның черек либералларча эш итүен генә күрсәтәләр. «Командир» романын һәм «Хик- мәтуллинның маневрда күргәннәре» дигән хикәяне Иделле «Кызыл Армиябезнең тормышын, кешеләрен, аның хәрби өйрәнүләрен... хәрби тормышның аерым күренешләрен чагылдырган» әсәрләр арасына кертә. «Командир» романына Г. Халит та (үзенең лекциясендә) уңай бәя биреп китә. X нчы класс өчен әдәбият дәреслегендә дә «Командир» романы «Кызыл Армиягә тирән мәхәббәт белән язылган реалистик әсәр» рәвешендә тәкъдим ителә. Мондый карашлар дөрес булса, «Командир»ның тизрәк яңа басмасы чыгарылуын теләргә генә кала. Ләкин, романның эчтәлеге белән танышкач, тәнкыйтьчеләрнең ул фикерләре бөтенләй нигезсез икәнлеген әйтергә туры килә. Моннан 14 ел элек әле, 1934 елда, «Совет әдәбияты»ны)ң 9 нчы номерында «Командир» турында Латиф Җәләйнең мәкаләсе басылып чыкты. Л. Җәләй романда Карамалы авылы фонының ясалма рәвештә артык караңгы итеп бирелгәнлеген күрсәтә. «Бу фонда,—дп ул, — совет авылының әсәре дә юк». Аннары, Л. Җәләй романда мондый җитешсезлекләр бар дип саный: «Димәк, безнең армиядә казарманың эчке тәртибе вак-төяк
118 
 
муштрадан гыйбарәт, тумбочкага рапорт биреп, командирга бер-ике сүзне тоташтан әйтеп сала алсаң шул җиткән». «Командир Моратов- нын. физиологик ягы шундый какшаулы булгач, аның психикасы да таза була алмый инде». «... бу фонда безнең Кызыл Армиянең чын йөзе ачыламы? һич юк, һәм һичкем бу фонда Кызыл Аримянең чын йөзен күрә алмас»; 1935 нче елда «Совет әдәби я-ты» - нда шул ук әсәр турында минем дә мәкаләм басылып чыкты. Анда мин «Командир» романының идеологик- политик характердагы1 күп кенә җи- тешсезлекләренә тукталдым. Әсәрдә тулы мәгънәсе белән милли чик- ләнүчәнлек хөкем сөрүен әйттем. Завод призывникларын озатканда да, казармада да, хәтта мунчада да без тик татарларны гына күрәбез. Романның герое командир Моратов милли мәсьәләне бөтенләй ялгыш аңлый. Романда политик чыныккан, ихтыярлы (волевой) совет командиры образлары юк. Киресенчә, командирлар исеменнән бөтенләй киртәгә сыймый торган әллә никадәр сөйләнүләр очрый. Димәк, «Командир» романы яшьләргә политик дөрес тәрбия бирә алмый. Романның авторы Мирсәй Әмир тәнкыйтькә большевикларча карап, аны кабул итте булса кирәк, һәрхәлдә ул үзенең бу әсәрен яңадан б астыр ырг а ом ты лм а д ы. Әмма Иделле башкача эшли. ?Аоннан унбиш ел элек ул «Командир» романының апологеты сыйфатында мәйданга чыккан иде, бу әсәрне популярлаштыруга зур көч куйган иде. Унбиш ел үткәч, ул яңадан «Командир»ны мактап чыга. Әгәр үзенең карашын дөрес дип саный икән, нигә соң ул «Командир» әсәрендә политик хаталар бар дип раслаучыларга каршы бер сүз дә әйтми. Болай раслау, Иделле хаклы булган очракта, авторга яла ягу булып чыга бит. • «Командир»ны дәреслектә тәкъдим итүче иптәшләр аны яңадан укып чыктылар микән, әллә томанлы истәлекләр буенча һәм китапның матур исеменә карап кына эш илә- лор микән? ҢКП(б) Үзәк Комитатының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында чыгарган карарында совет әдәбиятының бурычы бик цчык күрсәтелгән: «Совет әдәбиятының бурычы яшьләрне дөрес тәрбияләүдә дәүләткә булышудан, яшьләрнең ихтыяҗларына җавап бирүдән, көр күңелле, үз эшенә ышана торган, кыенлыклардай курыкмый торган, һ әрт ө р ле к ы е н л ык л арны җи ңәргә хәзер торган 
яңа буынны тәрбияләүдән гыйбарәт». «Командир» романы мондый бурычны үти алмый. «Командир» кебек әсәрне дәреслектә тәкъдим итү — яшьләрнең Совет Армиясенә карата булган гаять тңрән мәхәббәт тойгыларын мыскыллау булып чыга. «Хикмәтуллиннең маневрда күргәннәре» кат-кат басылган хикәя. Ләкин аның берничә мәртәбәләр басылуы әсәрнең художество эшләнеше һәм идея эчтәлеге югары сыйфатлы икәнлеген түгел, бәлки бездә тәнкыйтьнең тиешле югарылыкта тормавын гына аңлата. Зур күләмле бу хикәя 1931 нче елда язылып, терсборлар ярдәмендә Кызыл Армиягә кадрлар хәзерләү темасына багышланган. Димәк, бу хикәядән укучының шул чорда яшьләргә сугыш белемнәре өйрәтү картинасын эзләве, маневрларның ничек үткәнен күрергә теләве бик табигый. Ләкин китап укучының бу теләгенә җавап бирә алмый. Автор хикәяне иң артта калган һәм үзен тиле-миле итеп күрсәтергә тырышкан Хикмәтуллин исеменнән сөйли, Хикмәтуллинның башыннан үткән мәгънәсез «маҗараларч>- ны тасвыйрлап, укучыларны көл- дермәкче була. Әсәрдә идея тирәнлеге юк, автор һич кирәкмәгән вак-төяккә үтә күп урын бирә. Хикмәтуллин, наряд алып, маневрдан калырга тели, «хәйлә барып чыкмый». Сугышчылар үзара социализм ярышы ачалар. «Мин инде, — ди Хикмәтуллин, — болай да башымны исән-сау йөртеп алып кайта алсам ярар әле дип, мыштым гына торам,— күрм.сләр әле дим. Күрмиләрме соң алар, чешле
119 
 
бәбәкләр»... Хикмәтуллин ирексезләп Кәлимуллин белән ярышка чыга — «башка бәлә ала». Шуннан соң. «кызыклар» бербер артлы тезелеп китәләр. Хикмәтуллин аякларын кабарта, өч* көнгә дип бирелгән икмәкне бер көндә ашап бетерә, күпер аша чыкканда үзен дә, Кәлимуллинны да суга батыра, командаларны тыңламый, аңламый, тинтәкләрчә башкара, терсборга икенче тапкыр килүе булса да (хикәя ахырында шулай аңлашыла), чынлап та үләм дип курка, иптәшенең икмәген урлый, маневрлар беткәч — җәза рәвешендә — өч көнгә частьта кала һәм (бик аңлы кеше булып!) хатынына хат яза: «Бәлкем колхозга да кереп куярбыз», ди. Авторның үзенең әйтүенчә үк, Хикмәтуллин бөтен отряд күләмендә бердәнбер ялган ярышчы. 1929— 1930 нчы еллардагы совет яшьләре өчен ул һич тә типик бер кеше түгел. Аның исеменнән җыен юк- барны сөйләп, укучыларга 50 битлек озын бер хикәя тәкъдим итүнең нигә кирәге бар? Ләкин эш моның белән генә чикләнми, Хикмәтуллиннед сафсаталарына һәм җинаятьләренә әсәрдә отпор -бирелми. Отпор бирергә тиешле булган чын командирлар, чын политработниклар- әсәрдә күрсәтелми. «Комиссар сүзләре» дигән бүлектә Хикмәтуллин комиссарны очрата. һәм укучы да озын хикәя буенча комиссарны тик шунда гына, бер генә тапкыр очрата. Комиссар нишли соң? Полк өстенә тап төшерүче караклыкка каршы нинди кискен чаралар күрә? Аның турында Хикмәтуллин болай ДИ: «...иң якын иптәш шикелле, яктьи йөз белән ел-мая-елмая, яныма килде дә пи башыма кулларын салды... Комиссар куллары бит, комиссар иптәшнең үз куллары... — Ну, ни хәлләр бар, Хикмәтуллин, занятие- ЛЗр бик теңкәгә- тимиме?—диде».,. Нинди «яхшы» комиссар! Хикмә- тгллинга ул вәгазь укый, политрук сү^сн тыңларга, авылга яңа кеше бгдып кайтырга куша. Хикмәтуллин дә, «якты йөзгә» эреп китеп, «мин моинан соң ударник» дип җавап бирә. Ләкин дөрес түгел бу? «Кызыл Армия сафында узган ел өч ай, быел бер ай булып», башын тилегә салып йөрүче лодырьга укучы ышана алмый. Чиктән ашкан шул лодырьга, каракка татлы елмаеп торган комиссар — нинди комиссар ул?! Политработниклар кулында ышандыру чаралары да» мәҗбүр итү чаралары да җитәрлек икәнлеген без яхшы беләбез. «Ударник» булырга сүз биргәннән "соң 
Хикмәтуллин безнең алдыбызга («Шикле кеше» дигән бүлектә} «агитатор» сыйфатында килеп баса. Ләкин комиссары шундый булгач» аның Хикмәтуллин шикелле агитаторыннан әллә нәрсә көтеп булмый инде. Кунарга кергән өйдә сандык өстендә зур төргәк киндер күрә дә, ул «рус халкының тырышлыгына» соклана, «үзләре сугалар бит шуны, малай, эш вакытында кияр өчен алтын инде болар, — дип куйдым» ди. Бу да ясалма. Киндерне татарлар яки марилар сук- мыйлармени! Бөек рус халкының алдынгы сыйфатлары турында сөйләүне тинтәк Хикмәтуллйнгә тапшыру дөрес түгел. Бу—зур политик мәсьәләгә өстән карау була. «Шикле кеше» (соңыннан ул кулак булып чыга) советларга каршы контрреволюцион агитация алып бара. Әсәрдә аңар отпор бирелми. 1941 елда бу әсәрне шул хәлендә яңадан дөньяга чыгарып, Татго- сиздЯт политик хата эшләгән. Бу әсәрне дәреслекләрдә тәнкыйтьсез тәкъдим итүче иптәшләр яшьләргә зарарлы хезмәт күрсәтәләр. Мирсәй Әмирнең «Безнең авыл кешесе» дигән хикәясе, һич шиксез, татар совет прозасының уңышлы әсәрләреннән берсе. Ләкин анда да төзәтелергә тиешле принципиаль бер момент бар. Хезмәт иясе крестьяннарны колхозларга тарту турында әсәрнең төп герое Бикташев болай фикер йөртә: «Әгәр дә рәхәт тормышка чыгарга теләп тә, көрәшнең * кирәклеген яхшылык белән аңларга теләмәүчеләр, мунчага кермәс өчен тартышкан вәхши шикелле, бу көрәшкә кушылмас өчен тартышучылар бар
120 
 
икән, мин аларга карата йомшак булмам. Авыру балаларнъп сәламәтләндерү өчен кычкырта-кычкырта больницага алып барган кебек, кычкырта-кычкырта зажиточный ясармын мин аларны...» Әсәрдә Бикташев партия юлын тормышка үткәрү өчен көрәшүче чын коммунист итеп бирелгән. Ләкин аның бу сүзләре партия юлын бозып күрсәтү була бит. Хезмәт иясе крестьяннарны ниндидер вәхшиләр белән чагыштыру нигә кирәк (һәм бу вәхшиләрне кемнәр мунча кертергә тырышалар икән)? Авыру балалар белән чагыштыру нигә кирәк? Партиянең кайчан крестьяннарны кычкырта-кычкырта (димәк, ирексезләп) колхозга кертергә, зажиточный ясарга кушканы бар? Иптәш Сталин болай диде: «Шушы унтер Пришибеев политикасы белән, партиянең колхоз төзелеше эшендә иреклелеккә һәм җирле үзгәлекләрне хисапка алуга таянучы политикасы арасында нинди уртаклык булырга мөмкин?» (Ленинизм мәсьәләләре, 369 бит, Тат- госиздат, 1939). «Колхозлардан, ниһаять, икеләнә торган элементлар чыгалар, бола- рын чит элемент дип тә, үлек җаннар дип тә атап булмый. Болар шундый крестьяннар ки, аларны әле без үз эшебезнең дөреслегенә бүген ышандырып җиткерә алмаганбыз, ләкин иртәгә, әлбәттә, ышандырырбыз» (Шунда ук, 384 бит). Димәк, сүз кычкырта-кычкырта зажиточный ясау турында түгел, бәлки ышандыру турында бара иде. Илебездә колхозлар төзелешенең ныгуы, гигант уңышларга ирешүе даһи юлбашчыбызның әнә шул күрсәтмәләрен тормышка ашыру аркасында гына мөмкин булды. Матур әдәбиятта моны бозып күрсәтергә ярамый. Нинди булса бер әсәрне тикшергәндә, андагы җитешсезлекләрдән (бигрәк тә идеологик-политик ха- раи.ердагы җитешсезлекләрдән) күз йому ярамаган шикелле, нигездә — уңышлы булган әсәр турында сүз барганда, андагы аерым кимчелекләрне китапның бөтен кыйммәтен югалтырдай дәрәҗәдә күпертев күрсәтү дә ярамый. Ләкин мондый хәлләр дә очраштыргалый. Г. Халит үзенең югарыда искә алынган мәкаләсендә Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повесте турында байтак кына буталчык фикерләр әйтә. «Мирсәй Әмир, — ди ул, ■— бу повестенда романтик һәм реалистик тенденцияләрне бер бөтен итеп бирү проблемасын куя һәм татар әдәбиятында сугышка кадәр бик нык күренеп килгән 
схематизмнан котылу үрнәген бирергә тели. Бу максатны үтәүдә автор билгеле бер уңышлы нәтиҗәләргә ирешүендә шик юк». «Схемадан качу» теләге белән- дерме, Халит ниндидер бизәкле формулировкалар эзли, «романтик һәм реалистик тенденцияләрне бер бөтен итеп бирү» проблемасы турында сөйли. Әдәбиятта кабул ителгән термин белән генә әйткәндә, бу бит инде социалистик реализмметоды була. Әгәр автор уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән икән, ничек индеәсәрне «иҗтимагый җитдилеккә» күтәрелмәгән дип әйтергә мөмкин? Матур сүзләрне күп тезә торгач, мәкаләнең авторы, бу әсәрдә «...пейзаж һәм эротика романтикасы сизелерлек, хәтта өстенлек итүгә якын урынны алган» ди. Эротика романтикасы череп таркалган буржуа язучылары өчен хас нәрсә ул. Әсәрдә эротика романтикасы өстенлек алса, андый китапны яшьләргә тәкъдим итү зарарлы булыр иде. Табигый, Халит үзе дә андый фикердә түгел. Ләкин ул үз фикерен ачык әйтү урынына, тел культурасы өчен чынлап көрәшү урынына, «китап сүзләре» белән мавыгып, ял тыр а в ы к л ы җөмләләр төзүне артык күрә. Нәтиҗәдә фикер чуалчыклыгы килеп чыга. Мәкаләдә моның үрнәкләре тулып ята. . Мәсәлән, «Таң атканда» романы турында сөйләгәндә, ул болай ди: «Икенчедән, Ш. Камал бу романында татар совет әдәбияты өчен әһәмиятле зур проблеманы — социалистик революцияне һәм ана татарлар арасындагы сыйнфый төркемнәрнең мөнәсәбәтен күтәрә». 
121 
 
Шушы кыска гына бер җөмләдә әллә ничә ляпсус бар. «Социалистик революцияне күтәрә» нәрсә дигән сүз? Социалистик революция турында сүз барганда, аны «татар совет әдәбияты өчен әһәмиятле зур проблема» дип сыйфатлауның ни мәгънәсе бар? Шул ук мәкаләсендә Г. Халит «рус художестволы әдәбиятының XIX йөз азагында һәм XX йөз башында бөтен дөнья әдәбиятына көчле йогынты ясый б а ш л а в ы» турында сөйли. Дөньядагы иң бай рус әдәбиятының йогынтысы XIX йөзнең ахырында гына башланды- мени? һәрбер сүз өчен үзеңне җаваплы санау, фикер ачыклыльп өчен көрәш тәнкыйть өлкәбездә һич тә канәгатьләнерлек түгел әле. * • ** Бу мәкаләдә мин, аерым язучыларның иҗатлары турында сүз барганда, барыннан да бигрәк, аларның җитешсез якларына тукталдым. Чөнки мәкаләнең’ бурычы тәнкыйть өлкәбездә большевистик принципиальлекнең, эзлеклелекнең җитешмәве мәсьәләсен яктырту иде. Ялгыш аңлауларга юл калмасын өчен, шуны әйтергә тиеш табам: Тәнкыйтьченең һәм укытучының- әдәбиятчының бурычы, теге яки бу язучының иҗатын тикшергәндә, аның җитешсезлек яклары һәм хаталары белән мавыгу түгел, бәлки аның үсеш юлын яктырту, аның иҗатына дөрес анализ ясау. Әйтик, Һади Такташ иҗаты турында сөйләгәндә, төп игътибарны аның символизм йогынтысында язылган шигырьләренә юнәлтү һич тә дөрес булмас иде. Хаклы рәвештә совет укучыларының хөрмәт һәм мәхәббәтен казанган Мирсәй Әмирне моннан 15—20 ел элек язган кайбер әсәрләре белән шелтәләү ахмаклык булыр иде. Сүз ул турыда бармый, бәлки теге яки бу әсәргә бәя биргәндә, большевистик уяулыкны югалтырга ярамавы турында бара, идея эчтәлеге ягыннан бозык (порочный) әсәрләрне яшьләргә тәнкыйтьсез тәкъдим итүнең зарарлы эш икәнлеге, әдәбият тарихын фальсификацияләү икәнлеге турында бара. Шулай ук тәнкыйтьнең иң актуаль бурычы — әдәбиятыбызның хәзерге торышын яктырту, андагы җитешсезлекләрне вакытында ачып салу, талантлы, өметле яңа көчләрне күрә белү, 
аларның үсүләренә ярдәм итү икәнлеген дә истән чыгарырга ярамый. Бу яктан караганда, Хәсән Хәйринең быел «Совет әдәбияты»ның 5 нче санында басылган мәкаләсе зур әһәмияткә ия булып тора. Автор сугышчан поэзия өчен көрәш мәсьәләсен кискен рәвештә алга куя, мәкалә шуның белән кыйммәтле. Журналның 6 нчы) номерында Әхмәт Фәйзинең «Бер тәнкыйть уңае белән» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Ләкин бу мәкалә укучыда канәгатьләнмәү тойгысы тудыра. Фәйзи — талантлы һәм бай тәҗрибәле шагыйрь. Үзенең чыгышында ул поэзиябезнең торышы турында иркенләбрәк сөйләргә, ачык фикер әйтергә тиеш иде. .Кызганычка каршы, ул «кайбер принципиаль мәсьәләләргә кагылып китү* белән чикләнгән. Дөресен әйтсәк, мәкаләне тикшергәндә, Фәйзи «үз өлешенә» тигән кадәресе белән генә чикләнгән, «принципиаль мәсьәләләр» дә шуның өчен генә китереп кушылган. Фәйзи үзе «иң элек әсәрнең тенденциясенә әһәмият бирү» кирәклеген әйтсә дә> Хәсән Хәйри мәкаләсенең тенденциясе белән исәпләшергә теләми. «Тышта яз» шигырен мин символизм шигыре дип әйтә алмыйм. Ләкин аның «сагыш настроениесе* белән язылуы һәм «кабинет шигыре» икәнлеге күренеп тора. «Тышта яз... Мин боегып өйдә утыра- идем» Илһамымны көтеп» сагынып яшьлегемне»... юллары башкача нәрсә аңлата соң? Әйе, Хәсән Хәйри дөрес әйтә, бу шигырьнең 25 ел элек язылган булуы да мөмкин. Ә. Фәйзи «хәзерге тематика»ньг
122 
 
«совет чоры тематикасы» дигән киң мәгънәсендә генә куллана. Ә бит сүз менә бүгенге тематика турында бара. Социализмнан коммунизмга күчү чорында, сталинчыл бишьеллыкны дүрт елда башкару өчен, кешеләрнең аңында капитализм калдыкларын бетерү өчен көрәштә поэзиянең һәм шагыйрьнең тоткан урыны һәм бурычы турында бара сүз. Укучылар шагыйрьнең бүлмәдә боегып утыруын теләмиләр, совет халкының зур пафослы героик көрәшендә актив катнашуын сорыйлар. Менә шул турыда бара сүз. Фәйзи дә менә шул турыда сөйләргә, яки һәрхәлдә, шушы төп моментны «онытып калдырмаска» тиеш иде. Кызганычка каршы, ул формаль «отпор бирү» белән һәм авторның төрле кимчелекләрен тәнкыйтьләү белән генә чикләнә. Сүз арасында гына Фәйзи: «Ә Такташ ул ни өчен символист, ни өчен ул, әйтик, романтик түгел?» дип китә. Димәк, Такташның беренче чор иҗатында символизм йогынтысы барлыгын Фәйзи инкарь итә, тик ул үз фикерен ачык әйтүне һәм киңрәк җәелдерүне кирәк тапмый. Хәзерге вакытта без ике төрле романтизмны беләбез: берсе — социалистик реализмның аерылгысыз элементы булган революцион романтизм, икенчесе — реакцион романтизм. «Бакчачылар» шигырен Фәйзинең революцион романтизм үрнәге дип санавына мин һич тә ышана алмыйм һәм моны башыма да китерә алмыйм. Ә нигә соң ул мондый мәсьәләдә реплика белән генә канәгатьләнә? Такташ иҗатының беренче чорында символизм йогынтысы сизелүен Хәсән Хәйри генә түгел, бәлки югарыда күреп үткәнебезчә, бүтән тәнкыйтьчеләр дә икърар итәләр. Мондый карашның ялган икәнлеген исбат итәргә тырышып матбугатка чыккан кеше юк әле. Хәер, берәү бар икән. Ул — Шәйхи Маннур иптәш. «Һади Такташ поэзиясе турында» дигән мәкаләсендә Ш. Маннур Такташның иҗатын ике чорга бүлә. Аның берсе прогрессив романтизм чоры, икенчесе социалистик реализм чоры» ди ул. Маннур фике- ренчә: «Такташ поэзиясе һәр ике чорында да прогрессив, революцион һәм социалистик идеяләргә элекке рәвештә хезмәт итеп килә». Үзенең шул фикерен «раслау> өчен Маннур, үз сүзләре белән әйткәндә, 
жонглерлык итә, төрлечә фокуслар ясый, юл уңаенда кайбер иң күренекле татар совет язучыла- рының адресе буенча (билгеле инде, исемнәрен атамыйча, «ишарә* белән генә) шалтыравыклы һәм йөгәнсез сүгенү сүзләре ташлап китә. Бу мәкаләгә тукталып торуның кирәге дә булмас иде. Ләкин, үкенечкә каршы, ул мәктәп сериясеннән чыккан китапка сүз башы рәвешендә басылган («Һади Такташ», Татгосиздат басмасы, 1940 сл). Димәк, мәктәп көтепханәләрен- дә саклана торган шул мәкалә буенча яшь буын «рухани азык» алуда дәвам итә, дигән сүз. «Прогрессив романтизм» нәрсә соң ул? Совет әдәбиятының төп методы — социалистик реализмнан гыйбарәт. Социалистик реализм исә үз эченә революцион романтизмны ала. Совет язучыларының Беренче бөтенсоюз съездында иптәш Жданов болай диде: «Кешеләр рухының инженеры булу — һәр ике аягың белән реаль тормыш туфрагында тору дигән сүз. Ә бу үз чиратына иске тип романтизм белән, булмаган (несуществующий) тормышны һәм булмаган геройларны сурәтләп, укучыны барлыкка килмәячәк әйберләр дөньясына (в мир несбыточного), утопияләр дөньясына алып китә торган романтизм белән араны өзүне аңлата. Безнең һәрике аягы белән нык материалистик нигездә торучы әдәбиятыбыз өчен романтика ят була алмый, ләкин яңа тип романтика, революцион романтика. Без, социалистик реализм совет матур әдәбиятының һәм әдәби тәнкыйтьнең төп методы булып тора, дибез, бу исә түбәндәгене күз ал

 
дында тота: революцион романтизм әдәби иҗатка составның бер өлеше (составная часть) булвдт керә, чөнки безнең партиябезнең барлык тормышы, эшче сыйныфның барлык тормышы һәм аның көрәше иң каты, иң аек практик эшне иң бөек героика белән һәм грандиоз перспективалар белән бергә кушудан тора». Романтизмның нәрсә икәнлеге турында сүз башлаган автор, иптәш Ждановның менә шул күрсәтүләрен истә тотарга һәм аларны мәктәп балаларына аңлатып бирергә тиеш иде. Маннур алай эшләүне кирәк тапмый. Ул революцион романтизмны Шелли белән Байроннан башлый, Андрей Белыйның социалистик революциягә «хезмәт итүен»дә (?!) яшьләрнең исенә төшереп үтә һәм «прогрессив романтизм» дигән яңа бер термин уйлап чыгара. «Бакчачылар» кебек шигырьләрдә көрәш героикасы бар дип әйтергә хәтта Маннурның да кыюлыгы җитми. Шул ук вакытта ул символизм йогынтысы турында уйга китерүне дә гонаһ саный. Караны ак, акны кара итеп күрсәтү өчен ниндидер бер корал кирәк. «Прогрессив романтизм» Дигән термин Маннур мәкаләсендә менә шул теләккә хезмәт итә. Бу факт тагын бер тапкыр бездә тәнкыйтьнең то- рЫшы канәгатьләнерлек түгел- икәнлеген күрсәтә. ВКП(б) Үзәк Комитетының моннан 
ике ел элек кабул иткән тарихи карарлары әдәбиятның бурычын бөтен ачыклыгы белән билгеләде. Шулай ук Үзәк Комитет тарафыннан моннан берничә ай элек Мура- делинең «Великая дружба» исемле операсы турында чыгарылган тарихи карар да әдәбият эшчеләренә турыдан-туры кагыла. Бу карар халыкчанлык өчен көрәш, эстетлык күрсәтүче индивидуализмга каршы, формализм калдыкларына каршы көрәш бурычын бөтен кискенлеге белән алга куя. Татар совет әдәбияты үзенең алдында торгай Мактаулы бурычларны уңышлы үти алсын өчен безгә большевистик тәнкыйтьне киң җәеп җибәрү кирәк. «Тәнкыйть булмаганда, нйнди генә оешма да, шул исәПтәй әдәбият оешмасы да черергә мөмкин. Тәнкыйть булмаганда, нийдй генә авыруны да тирәнәйтергә мөмкин, һәм аның белән көрәшү кыенрак булачак. Безнең кешеләребезгә үсәргә бары тик кыю һәм ачык тәнкыйть кенә ярдәм итә, бары тик ул гына алга барырга, эшебездәге кимчелекләрне бетерергә дәртләндерә. Тәнкыйть булмаган урында сөрсегәнлек һәм торгынлык тамыр җәя, анда алга таба хәрәкәт итүгә урын юк» (А. А. Жданов)? Партиянең шушы күрсәтмәләре® большевикларча тормышка ашыру өчен көрәшү безнең патриотлык бурычыбыз һәм намус эшебез.