Логотип Казан Утлары
Публицистика

ПУГАЧЕВ ХӘРӘКӘТЕ ТУРЫНДА КАЙБЕР ӘДӘБИ МАТЕРИАЛЛАР



 КЕРЕШ 
Иптәш Сталин 1931 нче елның 13 нче декабренда немец язучысы Эмиль Людвиг белән булган сөйләшүе вакытында «Без, большевиклар, һәр вакытта да Болотников, Разин, Пугачев һәм башка шуның шикелле тарихи кешеләр белән кызыксындык. Без бу кешеләрнең чыгышларында изелгән сыйныфларның стихия төсендәге ачуладэы кабаруын, крестьяннарның феодализм кысынкылыгына каршы стихия төсендә баш күтәрүләре чагылганлыкны күрдек. Крестьяннарның мондый баш күтәрүләренең беренче омтылышларының тарихын өйрәнү безнең өчен һәр вакытта кызыклы булды», дигән иде. Татар халкы үзе яшәгән өлкәләрдә барган бу зур тарихи революцион вакыйгаларга, бөек рус халкы һәм башка халыклар белән бергә, кулына корал тотып актив катнашкан кебек, ул вакыйгаларны мәңгеләштереп калдыру эшенә дә үзенең иҗаты белән катнашкан. XVIII һәм XIX нчы йөзләрдән калган һәм төрле стильдә, төрле жанрда язылган бу материаллар арасында рәсми документлар да, фольклор материаллары да, вә- каегънамә яки истәлек рәвешендә язылган материаллар да, публицистик язмалар да, тәрҗемәләр дә, шигырьләр һәм прозаик әсәрләр дә бар. Ләкин бу әсәрләр бер генә сословие яки бер. генә сыйныф кешеләре тарафыннан иҗат ителмәгәннәр. Шунлыктан, ул материалларның эчтәлек композицияләрендә сословие һәм 
сыйныф аермалары бик ачык күзгә бәрелеп торалар һәхМ аларда сыйныфлар һәм сословиеләр көрәше шактый кискен чагылган. Ленин «һәрбер хәзерге заман милләтендә ике милләт бар... һәрбер милли культурада ике милли культура бар. Пуришкевичларнын, Тучковларның һәм Струвеларның великорус культурасы бар, ләкин шулай ук Чернышевский һәм Плеханов исемнәре белән характерлана торган великорус культурасы да бар», 1 — ди. Бу әдәби мираста да без шул ук хәлне күрәбез. Бу әсәрләрдә капма-каршы позициядә торган ике як гәүдәләнә. Берсе Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар кузгалышыннан җәфа чиккән, шул кузгалыш аркасында малыинан-мөлкә- теннән, җиреннән аерылган татар морзалары (татар йомышлылары) язган әсәрләр. Икенчесе, гасырлар буе дәвам итеп килгән феодаль- крепостнойлык һәм патша самодержавиесенең тоткынлык богауларын мәңгегә өзеп ташлап, якты, азат тормышка омтылучы татар крестьяннарының иҗаты. Шунлыктан бу әсәрләрдә Пугачев та бер генә төрле булып гәүдәләнми, ике төрле булып, ике образдагы кеше булып гәүдәләнә. Шуңар карамастан, борынгы чордан калган 1 «Милли мәсьәлә буенча критик за- меткалар», 1912 нче ел, VII-том, 143— 144 битләр.  
99 
 
әдәби мирас буларак, без аларның ]юр икәүесеннән файдаланабыз. Чөнки бер яктан, аларның һәрберсенең азмыкүпме әдәби һәм тарихи кыйммәтләре булса, икенче яктан аларның ул чордагы татар әдәби телен өйрәнү өчен булган * әһәмиятләре дә зур. Ул замандагы рәсми документлар теле, публицистика теле, тәрҗемә теле, поэзия теле һәм әдәби проза теле белән танышу өчен бу материалларның ярдәмнәре зур булачак. Аның өсте- нә бу материалларның татар әдәбиятында киң күләмдә әдәби төрләр һәм әдәби җанрларның башлангычы булу ягыннан булган әһәмиятләрен дә әйтми узып булмый. Шуның белән бергә бу материаллар арасында Пугачев чорының тарихын өйрәнү өчен кирәкле булган аерым детальләр дә табылачак. Менә шуның өчен без бу материалларны өйрәнәбез һәм татар әдәбияты тарихын төзегәндә алардан файдаланабыз. ПУГАЧЕВНЫҢ УКАЗЫ Татар телендә Пугачев җитәкчелегендә крестьяннар кузгалышына караган рәсми документлар һаман әле тулы килеш тикшерелмәгәннәр. Безгә билгеле булган рәсми документлар арасында Пугачевның 1773 нче елда татар телендә чыгарылган указы белән манифесты һәм Екатерина П-нең 1774 нче елның сентябрендә, Пугачев җиңелгәннән соң рус телендә язылып, шул вакытта татар теленә тәрҗемә ителгән указы бар. Пугачев указы ки- рәкле-кирәкмәс урынга гарәп, фарси һәм рус сүзләре кыстырылып, кытыршы озын җөмләләр белән, шактый авыр телдә язылган. Шунлыктан бу указны Пугачевның үз дик- товкасы астында берәр татар хәлфәсе язмады микән дигән фикер башка килә һәм аның мәдрәсәдә укып чыккан һәм татарның борынгы әдәби теле белән таныш кеше булганлыгы күренеп тора. Автор бу указны үз вакытының рәсми һәм пафослы боерык теле белән язарга тырышкан. Пугачевның бу указын Екатерина указы кебек башта русча язылып, соңыннан татар теленә күчерелгән булырга тиеш дип әйтергә бер дә юл юк. Ул татар телендә язылган оригинал әсәр булса кирәк. Ә Екатерина указының тәрҗемәсе тел ягыннан шуннан 15—16 еллар соң беренче Казан гимназиясендә татар 
теле укытучы Исхак Хәлфин тарафыннан русчадан татарчага тәрҗемә ителеп бастырылган зур законнар җыентыгы теленә ошый. Пугачев указының төп тексты шулай: — «Безки Газами әгъзам җәмгы! хаса вә гавамга мәхлукы би- тарафаи вилаят йортларының вә башкаларның хөкемдаре үз кулында вә куәтендә гаһ вә могай- ян улып тоткучы вә белгүчидер. Бән Русия гайре вә гайре, вә гайре һәм ничә вә ничә диярлар, Всероссийский император Петр Федорович кәндә патша хәзрәт- ләрендин сабит кыйлынып именной указны тикшерелеп вирелди, белмәк вә инанмак өчен, тугыры ихлас вә ихласынча йөреп хезмәт вә чиру кылмакка кәнде кулын- дин дәхи телендин вирелди бу намәи әгълая вә бәнем мөбарәк йөземи хуп җамалымны хазир вә насыйр карту килеп нәзари мо- баләга вә гакыйлана кемсәләр күреп килеп вә игътикать вә ихласын вә тели илән, вә кулыни, вә бәгърени -кәбап әйләеп тәндә газиз җан илән, әлбәттә ярлыкатучы. Ереңези вә суыңызи, вә бал- кыңызи, акча, вә кургалыш, вә итмәк, вә тоз, вә гайреләр илән. Кемдер баш тарткучы, вә каршылык кылгучы, вә бөйяр, вә • янаралар, вә майор, вә капитан, вә гайресе башы киселер, вә матлы талаулы. Алыңыз, каршы то- рыңыз, бдшыни кисеңез, хәзинәсе булса падишага килтерсргә, ек- меш аты һәм үзгә гайре яраглы нәрсәләр булса падишаһга кил- терергә һәм гайре ярагысыз нәр- сәләрни армия халаекларына тара тьш хәрәҗ кылыңыз. Бер вакытны сезләрне аңлар ашады, минем колларымны ирексез вә ихтиярсыз итте. Иренен үзләрен чабыгыз, илла хөкмә баш салма- гынча. Әгәр миңа мотыйг булса,
100 
 
халаек көләДср тикмәясез, мәни диян кешся. Кемдер миңа тугы- ры юл гизеп чирү хезмәт кыйл- мага, кемдер кинә баш тарткучы, айларын асмакъьн вә кисмәкем анларын. Зинһар гафил калмая- сызлар. Инапмак өчен сам Петр Федорович кулым кундым. Я самый Пртр Третий (имза) Ошбу манифест бирелде полковой старшина Бәхтияр Канакай угылы. Полковой сотник Габделкәрим Юзкисв. Шуның өчен военный коллегиясенең печате басылды. Кәнде бу указдин копия һәр тарафка вә якка күндерәсез. Копиядин копия, күчермәдин күчермә һич тә тукталмыйча йөртелсеннәр дәю гаһед кылындьк Кемне бояр колы вә крестьян залим өстендә грифтар улса, бу көн миндин азат, яеики зинданда бармы һәлак- ула диеп вә әмер кылынып җибәрелер. Маһы рамазанның 29 ичы көнендә, 1773 нче елда. Иван Творогов, Секретарь: Максим Горшков. Повитчик: Иван Герасимов.» Бу указның үз стилен саклап, хәзерге татар теленә күчерелгән тәрҗемәсе шулай: «Мин бөекләрнең бөеге, бөтен атаклы һәм атаксыз кешеләрне, төрле губерня йортларындагы җан ияләренең һәм башкаларның бөтенесен үз кулында һәм үз көчендә тотучы һәм беренче падишаһсымын. Мин Россия вә һәм башка вә башка, вә башка ничә вә ничә өлкәләрнең Бөтенроссия императоры Петр Федорович — падишаһ хәзрәте тикшереп, раслап үз исеменнән указ бирәм белсеннәр һәм ышансыннар өчен. Бу бөек язуны үз кулымнан һәм телемнән бирәм, чын күңелдән йөреп, туры хезмәт һәм гаскәрлек итүгә килсеннәр өчен. Минем мөбарәк йөзем һәм матурлыгым каршында хэзе'р булып, мине күреп1 чын күңелдән ышанып, теле, кулы, ялкынлы йөрәге һәм бөтен җаны белән миңа^бирелергә теләүче акыллы кешеләрне, әлбәттә, ярлыкыйм. Аларны җир, су, балык, утын, кыр, агач, дары, акча, кургашын, икмәк, тоз һәм башка нәрсәләр белән бүләклим. Баш тартучыларның, каршылык 
итүчеләрнең, боярларның, генералларның, майорларның, капитаннарның һәм башкаларның башлары киселер, маллары алыныр. Андыйларга каршы торыгыз, башларын кисегез, малларын талагыз! Хәзинәсе булса патшага китерергә, җиккән аты һәм башка кирәкле нәрсәләре булса патшага китерергә. Башка кирәксез нәрсәләрне армия халыкларына таратып өләшегез! Бер вакыт алар сезне ашады, минем колларымны ирексез һәм ихтыярсыз итеп тоттылар. Минем хөкемемә баш игәнче хәзер сез аларның игеннәрен дә, үзләрен дә чабыгыз! Әгәр миңа буйсынсалар, мине теләсәләр, миңа гаскәрлеккә килсәләр, андыйларга тимәгез, халык көләр. Кем дә кем баш тартса, андыйларны астырам, 1 кистерәм. Зинһар белми калмагыз. Ышану өчен сам Петр Федорович кулым куйдым. Я самый Петр Третий (имза). Бу манифест бирелде: полковой старшина Бәхтияр Канакай улы. Полковой сотник Г абделкәрим Юзкисв. Шуның өчен военный коллегия печате басылды. Бу указның копиясен һәр якка җибәрәсез. Копиядән копия, күчермәдән күчермә һич тукталмый йөреп торсын. Бояр колы булган крестьяннар һәр залим кулына төшкән кешеләр һәм * төрмәдә утыручылар бүгеннән башлап азат ителәләр дип боерык бирелә. Рамазан аеның 29 пчы көнендә,* 1773 нче елда. Иван Творогов. Секретарь: Максим Горшков. Повитчик: Иван Герасимов.» 
ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫНДА ПУГАЧЕВ ҺӘМ АНЫҢ ГЕРОЙЛАРЫ Ул чордан калган җырлар Пугачев кузгалышына зур теләктәшлек һәм аңар ялкынльг мәхәббәт белән сугарылганнар. Түбәндәге җырлардан аны ачык күрергә була: 
101 
 
Пугачев патша бар диләр, Постау бишмәтләре тар диләр, /Каек ;а буе яу җирләрен Айкап та йөргән шул диләр. Пугачев патшаны күрсә' идей, Алларыннан буй бөгеп узса идеи, Аргамак менеп, дан тотып Җаек яуларында порсә идеи. Тел ягыннан бу җырлар хәзерге чорда җырлана торган халык җырларыннан бөтенләй аергысыз дип әйтерлек. Ул заманнан бирле халык авызында йөри-йөри, аларныЦ тел ягыннан булган борынгылыкларын югалтып, хәзерге телгә якынлашкан булулары да мөмкин. Салават Юлаев турында чыгарылган баш- кырт халык җырларында һәм бәетләрендә дә без шул ук хәлне күрәбез. 
ЕЛЪЯЗМАЛАР ҺӘМ ВӘКАЕГЪНАМӘЛӘР 
Борынгы заманнарда татар халкы арасында, булып узган аерым вакыйгалар турындагы истәлекләр китап читләренә’ яки хронология тәртибендә аерым дәфтәрләргә язылып барганнао. Алаәнын кайбеолә- ре, вакыйга барган чорда яки шул вакыйга булып узгач та, булган фактны теркәп калдыру рәвешендә генә язылганнар. Аларын, турыдан- туры, елъязма (летопись) дип атарга була. Кайберләре вакыйга булып узганнан күп соң, мемуар рәвешендә, вәкаегънамә итеп язылганнар. Пугачев турында язылган борынгы чордагы татар әдәбиятында, бигрәк тә Каюм. Насыйриның басылмаган хезмәтләре арасында боларның икесен дә табарга мөмкин. Насыйриның Казан университеты гыйльми көтепханәсенең кулъязмалар бүлегендә саклана торган бер кулъязмасында түбәндәге сүзләр язылган. «1167 иче елда1 язылган бер иске «Җамигъ» 2 3 ныц читендә языл- мыш: «1773 нче елда, гакрәп 4 көнендә Җамалҗаи Пугачау5 дигән кеше Каргалы шәһәрен6 алды. 1774 мөсихия 6, июльнең 15 көнендә Җа- малҗанның командасы килеп кыш- ’ карның 7 Сәгыйть Госман улын таладылар. Андин соң ике көндин соң Казан                      2 Милади белән 1754 нче ел була. 3 Гарәпчә язылган зур китап исеме. 4 Октябрь ае. 4 Борынгы татар китапларын да Емельян Пугачевны шулай дип атап йөртәләр. Аны Ш. Мәржәни дә үзенең әсәр- 
калгасын яндырды вә һәм 4 нче көнендә дүшәмбе көн Җа- малҗан Казандин качты. 1774 нче сәнә сентябрь 15 иче көнендә Җа- малҗаниы /Каек кал га сына тс- тып кергезделәр дип Казанга указ килде». Аннан соң шул ук Ыасыйриның кулъязмалары арасында тарих белән кызыксынучы, Казан сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Сөләйман улы Аитов дигән кешенең ата һәм бабаларыннан ишетеп язып барган кайбер тарихи вакыйгалар һәм шуның эчендә Пугачев кузгалышы турындагы истәлекләрне дә эченә алган бер дәфтәр бар. Мөхәммәтҗан Аитовның бу әсәре 1850 нче еллар чамасында, ягъни Пугачев үтерелгәннән соң 75 еллап вакыт узгач язылган булып, К. Насыйри: «аның ул әсәрен үзе язганча күчердем, аңар бер төрле дә үзгәреш кертмәдем» дип яза. Тик ул сызык астына төшереп аңар үзеннән аерым комментарпя- ләр гына өстәгән. Мөхәммәтҗан Аитовның Пугачев кузгалышы-турында язганнары ике бүлектән тора: берсе Пугачев турында бабасыннан ишетеп, атасының сөйләгән истәлекләре, икенчесе Пугачевның Казанга керүе турында бала вакытында атасының узе күреп белгәннәре турындагы истәлекләр. Аитовның бу истәлекләре хәзерге укучы өчен дә яхшы аңлаешлы тел белән, укырга кызыклы итеп язылганнар һәм аларда тарих өчен дә кайбер яңалыклар булырга мөмкин. Бу әсәрләрнең иң зур кыйммәте XIX нчы йөзнең урталарында татар телендә язылган әдәби проза әсәрләре булуларында. Мөхәммәтҗан Аитовның болар- дан башка да шул характерда яз- 
лорендә шулай атый. 5 Элекке Оренбург, хәзерге Чкалов янындагы Каргалы. 6 Мөсихия — милади ел. 7 Татарстанның Әтнә районындагы Кышкар авылы, элек вакытта бу авылда зур гына байлар булган.
102 
 
ran билгеле әсәрләре бар. 1 Бәлки, хәзергә кадәр табылмаганнары да бардыр. Чөнки Каюм Насыйриныц язуына күрә М. Аитов ул тарихи вакыйгалар, мемуарлар һәм истәлекләр язу белән кызыксына торган кеше булган. Аның язган бик күп әсәрләре югалган. Аитовнын башка әсәрләре булмаганда, тик Пугачев турындагы шушы истәлекләре белән дә ул XIX нчы йөзнең урталарында язган прозаик язучы буларак татар әдәбият тарихына керергә хаклы. К. Насыйри М. Аитовнын язган әсәрләренә, бигрәк Пугачев турындагы бу истәлекләренә аерата зур әһәмият биргән. Ул аның басылмаган бу әсәрләрен күчереп язу белән генә канәгатьләнмәгән, Аитов үзе исән вакытта ул әсәрләре турында аның үзе белән сөйләшеп, аларга кермәгән кайбер өстәлмә материалларны үзе язып алып, соңыннан аерым комментария рәвешендә аларны ул әсәрләргә өстәгән. Пугачев турындагы бу истәлекнең беренче өлеше, ягъни Мөхәммәтҗанның атасы Сөләйманның Ант бабасыннан ишетеп сөйләгән өлеше шулай: 
«ПУГАЧАУ ХАКЫНДА ӘТКӘЙ МӘРХҮМ СӨЙЛӘДЕ: 
Җамалҗан Пугачау әввәлдә Дон казагы булган икән, Җаек буена барып, ‘бер Җаек казагында ялчылыкта бер хуторда туар карап торгандыр. Сүзгә оста, йөрешеторышы сәясәтле 7 8, йөзе күркәм адәм икән. Ул заманда патша Пет Федрич үлеп, әмма халык арасында тере имеш, үлмәгән имеш, качып йөри имеш, дигән сүз бар икән. Бер вакытны Пугачауга бер карт казак урысы әйтептер:—син Пет Федрич түгелме? — дип. Пугачау дәррәү: — Бер үк агай бу сүзне һич кемгә чыгара күрмә, — дип тәзвир9 кылыптыр. Шуннан сон мәзкүр карт казак, һәркемгә ак- рын-акрын: бак гафил булмагыз, әнә ул бит Пет Федрич патшадыр, — дип күрсәткәләп^ер. Ул заманда Әби                      7 М. Аитовнын әсәрләре арасында аксак Каратун (Лука Канашевич), Ишбулат мулла һәм Кашәмшәехләр турындагы истәлекләре лә бар. К. Насыйри аларныц һәрберсеннән файдаланган. А4. Г. 8 Сәясәтле — бу урында кеше күзенә бәрелерлек дигән суз. 
патша 4 булгач, Җаек казакларына сакал китәреп йөрергә әмер булыптыр. Җаек казакларының сакалларын көчләп, ирексезләп китәрткәнгә күрә һәм өсләренә форманной мундир киерткәнгә күрә, бик гаҗиз булып, җиксенеп торган заманнары икән5. Шуннан соң җаек буенда Пугачаупың исеме Пет Федрич дип шаегъ с булып, халык аңа җыелып, әввәл үзе хезмәт итә торган хуторыннан ат-тунын алып, күтәрелеп чыгып, якындагы1 хуторлардан ялчы- малчыны ияртеп, аннан соң бөтен җаек халкын ияртепдер, вә һәм бер заманда Оренбургка килеп Оренбургны камап ятыптыр. Ул вакытта Оренбургда бик кытлык булып, күп халык ачлыктан һәлак булыптыр. . Ул заманнарда безнең Аит бабайның энесе Сәгыйть Оренбургда торгандыр. Ул әйтер икән — халык шул кадәр ачыкты, хәтта тимерчедә ат дагалагандагы кырып ташлаган тояк итен ашадылар, дияр икән. Вә һәм үзе Сәгыйть бабай: бер пот арыш оным бар иде, шуны яшереп җиргә күмеп асырап, һәр көн кирәк саен азрак алып җылы суга изеп эчә торган идем, — дияр икән. Вә һәм әйтер икән: Пугачау камап яткан заманда ’Оренбург бүген я иртән биреләм дип торганда, бер төнне ‘ Җаек суы юка гына катып, шуннан губернатор егерьләргә 7 әмер итте: — ни кадәр кеше таякларга таянып шуып чыгып төйнә Пугачау гаскәренә ата башладылар һәм Пугачау гаскәре эшнең асылын белмәй, кайдан булса да, Оренбургга ярдәмгә килгән гас- 3 Тәзвир кылу — хәйләләү. 4 Әби патша — Екатерина И. 5 Аитов Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар кузгалышының төп иҗтима- гын-политик сәбәпләре шуннан гына дна күрә, бу әлбәттә, дөрес түгел. М. Г. 2 Шаегъ булу — таралу. 7 Егерь — аучы.  
103 
 
кәрләрдер дип гөман кылып, һәр- кайсы күтәрелеп баш-башгак качыш беттеләр, дияр икән. Вә янә әткәй сөйләр иде, шуннан соц Пугачау Казанга . килгәндер. Әмма безнең Аит бабай ул заманда Ж,аекта икән. Ул вакытта /Каекта сөйләшерләр икән, Пугачау Казанны алырга китте дип. Аит бабай аларга әйтер икән, Пугачау Казанны тиз ала алмас, царь Иван Василич тә, җиде ел камап көчкә алган дияр икән. Бу сүзне Пугачау тарафыннан куелган Җаек атаманына җиткерделәр. Аннан сон атаман әмер итәр. Аит бабайны тотьщ чи каеш белән беләкләреннән, ботларыннан будырып, кырга чыгарып ташларлар. Ул арада Аит бабайның дус-ишләре барып, атаманга гозер итеп, ул алай дип әйтмәгән, аның гөнаһысы юк дип спайлап күрсәткәч, чишәргә әмер иткән. Ул арада күпме-азмы яткандыр, кулы-боты шешеп чи каеш капланган, күренмәс булган икән, каешны кисеп коткарганнар. Аит бабай шуннан соң тиз үк ике ефәк яулык алып, Пугачау гаскәренә әләмгә дип бүләк итеп атаманга илтеп бирер». Аитов истәлегенең беренче өлеше шуның белән бетә. Икенче өлеше, ягъни Мөхәммәтҗанның атасы Сөләйманның бала вакытта үзе күргәннәре турындагы истәлеге шулай: 
«ӘТКӘЙНЕҢ ҮЗЕ КҮРГӘН ЭШЛӘРЕ 
Әткәй мәрхүм әйтер иде: Пугачау Казанга килгәндә мин шактый бала идем, дияр иде. Ун яшьләремдә булсам кирәк. Әүвәл Пугачау килер хәбәре чыккач, ул вакытта Казан губернаторы... дигән адәм икән, бистә кешеләрен Мәкәрҗәгә барудан мәнгъ 1 кыйлды. Аннан соң Пугачау                      10 Мәнгъ кыйлу— тыю. 11 Карьгөзар—’җәмәгать эшлеклссе, 12 Тәгамнарны — ашамлыкларны. 13 Чирүеннән — гаскәреннән. з Бәйгат бирү— баш ию, властьне тану. 15 «Аитов А1өхәммәтҗан хәзрәтләре ри- ваят кыйладыр: Пугачау Казанга киләсеннән бер ел мокаддәм безнең Казаннан берничә кеше Бөгелмәгә чирүгә һәм җибәрелгән икән. Ул кешеләрнең эчендә бар икән буяучы Мөхәммәдьярларның атасы Гобәйдулла яки бабасы Юсыф мулла микән, бнк сугышчы кеше булгандыр. Бөгелмәдә мәзкүр Юсыф муллага Пугачау полковнигы Аит мишәр дигән адәм юлыгып сорашкан, «Бистәдә минем Аит исемле бер дустым бар иде, беләсеңме? дип. Беләмен, дигәч, аңар бер камчат бүрек бирептер. Моны хәзер генә бер полковникны атып үтереп алган идем дип>. Каюм Насыйри өстәмәләре. 
Казанга килгәч, ул вакытта Казан татарының карьгөзар 10 11 адәме кара Ибраһим дигән икән. Мәзкүр кара Ибраһим бистә халкына әмер итепдер, һәрни Мәкәрҗәгә барырга хәзерләнгән күмәч, бавырсак, сохари, икмәк, бал, май, йомырка, сыра вә һәм моның кебек нәрсәләрне мәчет алдына китерергә вә һәм {ләчет алдына скамьялар ясап шул тәгам- нарны 12 13 скамьяләргә өепөсп куйдылар. Шуннан соң бер за-, манда Пугачау чирүеннән 1 башкыртлар килә башлады. Чуаш, чирмеш, вә һәр төрле җыентык халык бәгъзесе поп киемнәре, вә бәгъзесе штоф киемнәр, вә бәгъзесе хатыннар җиләннәре кигәннәр иде. Үзләре ялан аяк, вә бәгъзесе башына марҗа сарафаны, вә өстенә марҗаның ефәк киемнәрен, штоф киемнәрен киеп, корал, сөңге, мылтык, бәгъзеләрендә тимер сәнәк, чалгы, вә һәм бәгъзеләре агачның башын гына утка көйдереп сөңге кебек иткән иде. Картлар вә мәзкүр Ибраһим башлык һәммәсе җыелып, мәчет алдайда торыр ' иделәр. Пугачау гаскәреннән җилгән халыклардан башкыртлар: «Илмесез, яучысыз?» дип әйтерләр иде. Картлар: «Ил-ил» дип торырлар иде. Башкыртлар: «Ил булсагыз атайга барыгыз, бәйгат бирегез»14 диерләр. Шуннан соң Казан халкы аларны ’атларыннан төшереп, ашатыпэчертеп җибәрерләр вә һәм киткән заманнарында янәдән «атайга барыгыз, бәйгат бирегез» дип китәрләр иде15. Кыстап башлагач Ибраһим 17 
104 
 
г кешене коралландырып, атка атландырып, уң беләкләренә Пуга- nav тарафының галәмәте — күк чүпрәк бәйләтеп, үзе һәм җәяү күсәк таянып, Акком астыннан китеп, Мокридан әйләндереп, Арча кырына бармак булып, мәз- күр 17 кешене башлап барганында Мәскәү юлыннан зур тузан күреп әйтепдер: һай, егетләр, атыгыздан төшеп, иярегезне беркетеп, күк чүпрәкне сул кулыгызга бәйләгез, дигән. Аннан соң инде атланыгыз, бу тузан патшадан калага ярдәмгә килә торган 'Михельсон генералның гаскәрләренең тузаны булса кирәк, диептер... Без кибет ярыгыннан карап торганыбызда бер поп баласы кебек нәрсәне бер башкырт куып килеп, кибет тугрысында сөңге белән чәнечте. Поп шыр итеп кычкырды. Әмма сөңге поп баласына тугыры килмәгән икән. Безнең кибет ярыгына кереп китте. Шул көннәрдә безне өйдә тоту-, дан куркып яңа бистәгә җибәрделәр, мине, Мусаны һәм бер асрау кызыбыз белән. Ләкин ни сәбәптер, без Яңа бистә астында бер лодка астына кереп яттык. Муса бик шук иде һәм яшь иде. Көймә астында шукланып аваз- лангач, асрау кызымыз: «һай харап итәсең!» дип курыкты. Шуннан соң кичкә таба өйгә кайттык. Анда ат үлёп ята, монда ияр ватылып ята. Анда сөңге, монда кылыч калган. Гусарлар урамурам йөреп Пугачау тәва- бигъларын16 куып йөргәннәр икән. Михельсон килгәч, Пугачау сыныптаралып китте. "Әмма крепостьта халык бик ачыккан иде. Ничә көнгәчә каланы ачарга рөхсәт булмады. Ибраһим карт җыелган азык-төлекне крепостька илтеп туп тишекләреннән солдатларга өләшер иде. Шуннан соң калада мәхкәмә ачылып, бунтовщикларның эшләрен тикшереп, бәгъзесеи астылар, бәгъ- зесен кистеләр. Бер Исмапыйлъ исемле качкын солдат бар .икән, 
1 Тәвабигъ — иярчен. Пугачау гаскәрләрендә тупчы башы булып йөргән икән, ике бистә арасында астылар. (Хәзер ул урында ат көтүенең ихатасыдыр)1. Янәдән                      16 Ихатасы — киртәсе. 
берәүне Күл башында астылар. Янә бер Дон казагы Пугачау сынганын бел- мәенчә калага килгән икән: һәм «Кайда атай?» дип сораган. «Атаң кем?» дигәч, «Пот Фед- рич» дигән. Үзе бер зур сакаллы кеше икән, шунда ук аның телеп тартып кискәннәрдер...» 
ШИГЫРЬЛӘР ҺӘМ ПРОЗАИК ӘСӘРЛӘР 
1946 нче елда СССР Фәннәр Академиясе Казан филиалының Тел, Әдәбият һәм Тарих гыйльми Институтының кулъязмалар бүлегендә Пугачев кузгалышы турында язылган 140 битлек бик иске бер кулъязма әсәр табылды. Кулъязманың 68 битлек баштагы өлеше Габделмәннан Мөслим улы дигән кешенең башыннан узган хәлләрен һәм аның сугышларда күрсәткән батырлыкларын сурәтләүгә һәм аны мактауга багышланган. Габделмәннән үзе шагыйрь кеше булган. Җыентыкның ахырына аның бик күп кенә шигырьләре- дә ялганган’. Ләкин аның тулы биографиясе юк. Габделмәннан ул үз заманының яхшы гына укымышлы, алдынгы кешесе булган булырга тиеш. Кулъязмадан аңлашылуына күрә старшина кебек берәр түрә булган булуы мөмкин. Халык арасында аны «Мәндан» дип йөрткәннәр. Ул үзе Уфа губернасында «Казан юлы» дип аталган җирдә, башта Калтай, соңыннан Габделмәннан исемле авылларда яшәгән. (Соңгысы аның үз исеменә аталган* авыл түгел микән? М. Г.) Үзе мишәр булган, туган, үлгән елы билгесез. Рәхимкол белән Габделҗәлил дигән кешеләрнең язуларына күрә яшь вакытында Габделмәннан ул бик көчле, таза, үз-үзенә нык ышанган батыр һәм йөрәкле кеше- булган. Яшьлегендә ул үз башыннан бик күп маҗаралар уз
105 
 
дырган. Аның дошманнары күп булган, аның батырлыгыннан һәм нык үсеп баруыннан көнләшеп, алар юлына кирҮә булырга тырышканнар. Ләкин ул аларны җиңеп чыккан. Пугачев кузгалышы башланганнан соң гаскәрлек эшенә керешеп (алыныпмы, яки үзе теләпме — билгесез), Пугачевка каршы сугышучы отрядның башында тора. Беркадәр вакыттай соң үз отрядындагы Пугачев яклы кешеләр аны Пугачевка тотып бирәләр. Пугачев аның тазалыгын һәм батырлыгын 'күреп, аңар үз гаскәрендә хезмәт итәргә тәкъдим кыла. Мәннан аның тәкъдимен кабул итә. Ул Оренбургны камап торучы Пугачев армиясендә биш ай чамасы вакыт отряд командиры булып хезмәт иткәннән соң, Пугачев тарафыннан бер эш белән Уфага җибәрелә һәм шунда барганда Михельсон отрядына очрап, аның ягына чыга. Соңыннан Михельсонның иң ышанычлы командирларыннан берсе булып китә һәм Пугачев кузгалышы беткәнгә кадәр аның ягыннан Пугачевка каршы сугышып йөри. Бу кулъязма җыентыкка кертелгән беренче әсәр Рәхимкол Әбүбәкер улы тарафыннан Габделмәннанга багышлап шигырь белән язылган мәдхиядән тора. Ләкин Рәхимколның кемлеге, билгесез. 17 Габделҗә- лил Габделмәннан улы тарафыннан (Бу кеше без тикшерә торган Габделмәннанның улы булырга ошамый2 М. Г.) проза белән язылган шул шигырьләргә шәрех (аңлатма) рәвешендә вагырак сөлес язуы белән язылган икенче әсәр кулъязмада 55 бит чамасы урынны алып тора. Борынгы дини китаплар стилендә һәрбер дүрт юллык шигырьгә берничә битлек шәрех язылып барган. Рәхимкол белән Габделҗәлилнең 1 II том «Асар»ның IV нче кисәгендә (200 нче бит) бу кешенең исеме телгә алына. 2 «Асар» да шул ук чорда яшәгән Габдел җәлил исемле ике кеше телгә алына. Анда язылу буенча аларның аталары Габделмәннан булмаса да, икәвесе- неН берсе шушы Габделҗәлил булырга бик ошый. Чөнки аларнын. икәвссенең дә язган әсәрләре булган. «Асар»ның I том, II кңсәк 92 һәм IV кисәк. 172 битләрен кара. М. Г. шушы әсәрләре араоында Екатерина Пнең- указы да урнаштырылган. Ул указ                      17 Җицеп. 2 Гәзин — бер күпме вакыт узганнан соң. з Кәнаренда—кырыенда. 4 Пәйдә улды — килеп чыкты, з Ябылуда иде. кулъязма бите белән 6 бит урынны алып тора. Болардан соң кулъязмада 70 иче биттән 134 нче биткә кадәр башка төрле почерк белән Габделмәннан шигырьләре урнаштырылган. Рәхимкол шигырьләре дә Һәм Габделмәннан шигырьләре дә Утыз Имәнидән элек язылганнар, алар һәр икәвесе тулысы* белән XVIII иче йөз әдәбиятына керәләр. Рәхимкол шигырьләре шулай башлана: Дыңлагыз и әһле мәҗлес, ушбу сүз и шадман, Мәүҗүд улмыш дәүләте наилә бу заманда бер жуан, Исме Габделмәннан ирди, Мөслим угылы мәрдекань. Аслы ирер әһле мансап, кәидәсе һәм пәһлеван. (Мәгънәсе: И мәҗлестә утыручылар, бу сүзне шатланып тыилагыз. Бу заманда үсеп, - күтәрелеп бара торган бер егет килеп чыкты. Яхшы бу егетнең исме Габделмәннан Мөслим улы, ул үзе яхшы нәселдән, үзе батыр егет). Габделҗәлил тарафыннан проза белән Рәхимколның бу шигырьләренә язылган озын аңлатма үзенә аерым бер хикәя төсендә бара. Урыны белән ул бөтенләй Гали яки Сәетбаттал сугышлары турында язылган борынгы сугыш китапларына ошап китә. Автор аны шуларга ошатырга тырышып язган да. Бу әсәрләрнең Рәхимколның IV нче куплет шигыренә язылган аңлатмасы шулай: Ягъни бу Габделмәннан ул хаситләр фитнәсеннән кортылып, анларга галип улып1 берничә рузекарь кичердскдин гәзин - на- гаһ хөкме илаһи буйлә улдый. Жаек илнең кәнаренда 3, Орунбух калгасының катында бер залим пәйдә улдый. 4 Ул залимның асылы Дон ирде, Дон ерендин чыккан ирде. Бер гөнаһ сәбәпле тотылып ул Казан шәһәрендә хә- бестә5 ирде. Аида көнденә җәза и 
106 
 
там 1 бирелер вакытта хәбсстәи кортылып, ?Каек калтасының тарафына качтый. Анда дәхи көн- дссн кеби бәдкарьләр 18 улыр ирди. Узмыш заманда ул бәдкарьлар көнделәринец рәисе бер сәрвәр- не дупламыш прделәр 19. Шул сәбәптән берничә логыйнләр 20 шаһ- дан куркып качып йөрер ирдиләр. Бериичәләреи Оруибурхның биге 21 22 алдырып дорлү газаплар илә җәзаландырылгаи ирде. Әмма бу Донның залнме Емельян Иван улы ирде. Шул качып йөриян бәдмәзһәпләр ° илә киңәш кыйлдылар,. кем берәүсени Россия мәмләкәтенең шаһы Петр Федор улы әйләделәр. Аның өчен ул, Петр Федор угылының әввәл бер галип улмыш хәбәре галәмә мәшһүр улмыш23 ди. Соңра вафат улмыш ди. Дикмә кемсә белмәз24 ди. Гавам галип улып дери китмештер дәю игътикат • идәр25 ди. Бу бәдкарьлар шул гавамнари инандырып, шаһ улып Оруибурх калтасының һәм бикени инаныр санап,- шул хәйлә иләи эләкте- . pen пнтикамнарын 26 27 алалар. Әмма Оруибурх калгасиның биге мәзкүр шаһ вафатын мөгайян 11 белер ди. Канкый мәхәлдә мәд- фүн 28 икәнен һәм белер ди, айлар хәйлә идешинә инанмый. Бонлар дәхи алты кеше улып араларыннан берсен шаһ кыйл- мак кастына корга боракдый- лар29 30. Хөкме илаһи Емильянга туш килдии. Өч кәррә бырак- дыйлар31 32, өч кәррә дәхи туш килди. Әйттеләр: сән шаһ ул- дың1G. Бән сезә игътимад кыл. мазан та араңыздан береңези дупаламаенча иде ,7. Бонлар берберсииә бакып әпсәм улдый- лар 18.Емельян әйтте һәлә 19 күрдегезме, мәнем әмереми ереиә көлтермәссез, Бер 
                     1 Тулы җәза бирелер вакытта. 2 Явыздар. 19 Үзләренә башлык итеп бер кешене сайлаганнар иде. 4 Ләгънәт ителгәннәр. 21 Губернаторы. 3 Явыз кешеләр. 7 Дөньяга таралган. 8 Тик аны кеше белми иде. 9 Ка ра халык ул җиңгән икән лип ышана иде. 19 Үчләрен. 11 Ул патшаның, үлүен бик ачык белә иде. 12 Кай җирдә күмел гәнлеген белә иде. 13 Араларыннан берсен патша ясау теләге белән жирәбә салды лар. и Алланып кушуы белән Емильянга туры килде. 15 Өч тапкыр салдылар. 16 Сип патша булдың. 17 Арагыздан берегезне тотып кыйнамый торып мин сезгә ышан мыйм. 
фитнә улачак, дотын дошманнар әлниә вирә- ссз. Әгәр бән шаһ ирсәм береии дупалаң, бән инашырым, диде. Бонлар дәхи хаһ, иахаһ20 бер- сени дупаладилар. Әйтти: «Бән шаһ улдым, бән сүз димәем, сез гаип улмыш шаһымыз кәл- меш!21, Кырымда. Кубаньда, вә Дагстанда йөрмеш, коллари азат идәр, солдат — яяан йөрүчеләри казак атлы идәр, вә гайре рәхимле хөкемләре бииаһаядер диярсез, халаекка инандырасыз 22. «Бонлар җәһәт берничә- ләри ойдырып23 Җаек калтасына бардилар. Анда дәхи берни- чәләр табиг улдыйлар24. Та- Оринбурх калтасына дикен бер олуг гаскәр улып, . Орунбурхка йөзләндиләр 25...» ПУГАЧЕВ ЧОРЫНДАГЫ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ' Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар кузгалышы турында булган татар-әдәбияты турында сөйләгәч, шул чорда туып та Пугачев кузгалышына бәйләнешле булмаган башка әдәбиятка да тукталып китәсе килә. Сүз Пугачев чорының атаклы кешеләре тарафыннан иҗат ителгән яки атаклы булмасалар да шул чорда яшәгән.кешеләрнең әсәрләре турында бара. Хәзерге кадәр тикшерелгән татар әдәбияты тарихында Пугачев белән бәйләнешле булган язучы яки шагыйрьне табу читен, әлбәттә. Безнең әдәбият тарихыбызда бераз булса да ул чорны күреп калган атаклы шагыйрьләребездән Габдерахман Утыз Имәни бар. Ләкин соңгы вакытта тикшерелеп беркадәр аныкланган дөрес биографиясенә караганда, Пугачев 18 Сүзсез калдылар. Ю Әнә. 29 Тсләр- теләмәс. 21 Сез югалган патшабыз килгән. 22 Крепостной крестьяннарны азат кыла, җәяү йөрүче солдатларны атлы казак ясый һәм башка рәхимле хөкемнәре чиксез күп дип 
112 
 
халыкны ышандырыгыз диде. 22 Болар тиз генә берникадәр кеше ияртеп. 24 Иярделәр. 25 Юнәлделәр. 


 
кузгалышы чорында Утыз И мәни 1 зур иҗат эше белән шөгыльләнерлек яшькә җитмәгән, тик үз якларындагы берәр авыл мәдрәсәсендә шәкерт булып укып яткан булырга мөмкин. Ләкин Пугачев чорында татар телендә язылган әдәбият бар. Бу чорда иҗат иткән кешеләрдән иң башлап башкырт халкының атаклы улы һәм Пугачевның ярдәмчесе булган Салават Юлаевны алырга туры килә. Аның шигырьләре башкырт әдәбияты әсәрләре булып саналсалар да, ләкин алар татар телендә әйтелгәннәр һәм үз вакытында башкырт халкы белән беррәттән татар халкы арасында да укылганнар. Пугачев чорында яшәгән һәм иҗат иткән шагыйрьләрнең икенчесе югарыда исеме аталган’Габделмәннан Мөслимов. Габделмәннан инде ул, Салават кебек, импровизатор шагыйрь генә түгел, ул үз чорының чын шагыйре булган. Барлык шигырьләрен дә ул бик яхшылап үз кульп белән язып, китап рәвешенә китереп төпләп калдырган. Аның бу кулъязма җыентыкка кергән бөтен шигырьләре 876 юллык булып, 4 бүлектән тора. Бөтенләй дип әйтерлек суфилык рухында язылган бу шигырьләр эчтәлек ягыннан да, форма ягыннан да XIX нчы йөздә язган суфи шагыйрьләрнең шигырьләреннән калышырлык түгел. Шигырьләрендә ул үзе турында шулай яза: Мәндан ата баласы — вафат ата-агасы, һәм үтептер анасы — гыйбрәт кайдин аласы. Мөслим аның атасы — Салихлардыр 1 агасы. Изге эше булмаган — үкенеп канин табасы. ... Бәңа исем куйганнар Габделмәннан, Кллыгым юк, гөнаһым һөзар чындай2 Мәрхәмәтле атам иде бәнем Мөслим, Нәчен куйган Габделмәннан бәңа исем... Иң ахырдан тагы үзе турында түбәндәге сүзләрне яза: 
i Соңгы тикшеренүләргә караганда Утыз Имәнм 1754 нче елда туган. М. Г. | Изгеләр, 2 Изгелегем юк, гөнаһым бик күп. Мәне сурсаңыз мәнем аслымдыр мишәр, Изге эшем вар микәндер күбе шәр, 33 Үземне сурсаң Өфе вилаяте. Хатыным җан вирмәк әманәте. . Юлымны сурсаң бәнем Казан юлы, Үземне сурсаң бән адәм хуры, Габделмәннан авылыдыр кариямез4 Шул Габделмәннан үзедер кара йөз. Әввәл тордым Калтай                      33 Явызлык, 4 Кария — авыл 
авылында, Изге эшем улмады гамәлендә, Кушамытымдыр мәнем Мәндан, Изге эшем кәлмәдп бер элемдәй. Тарих мең дә йөз дә туксан сигез. Шәйлә хисап кыйлдый ислам тигез... Пугачев кузгалышы чорында язган татар шагыйрьләре һәм язучылары болар белән генә чикләнмиләр, болардан башкада ул чорда язучылык эше белән шөгыльләнүчеләр булган. Югарыда саналганнардан тыш, ул чорның прозаик язучыларыннан «Исмагыйль сәяхәте» китабын язган Исмагы йль Бик- мөхәммәт улы, Мөхәммәтәмин Го- мәр улы, шагыйрь Сәфәр Салих улы һәм башкалар булганнар. Тик аларның Пугачев хәрәкәте турында әсәр язганлыклары- гына билгесез. Бу тикшеренүләр безгә XVIII нче йөзнең соңгы чирегендә, билгеле бер иҗтимагый һәм политик сәбәпләр аркасында, • татар әдәбиятында зур гына җанлану булганлыкны күрсәтәләр. Аңар кадәр • булган татар әдәбияты андый күтәрелешне белми иде. Ничә гасырлар буена бик акырындык белән үсеп килгән татар әдәбиятының чирек гасырлык кыска бер чор эчендә кисәк бер сикереш ясап куюы дикъкатьне юнәлтә торган нәрсә, әлбәттә. Моның төп .сәбәбен, бер яктан Петр I реформалары нәтиҗәсендә бөек рус халкы культурасында булган зур күтәрелеш белән бәйләргә кирәк булса, икенче яктан аның төп сәбәбе, һичшиксез, шушы Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар кузгалышында һәм аның нәтиҗәсендә булган үзгәрешләргә килеп бәйләнә. Бу чорда бер татар әдәбиятында гына түгел, гомумән татар культурасында да кискен күтәрелеш тудырган сәбәпләр әнә шулар. Аның тамырын шуннан эзләргә кирәк.