Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

НУРИ ВАФИН
  
КАРТА Минем алда менә ул Европа, Чуар кисәкләргә бүленгән, Африка һәм биек Винт таулары Караңгылык белән күмелгән. Ишетәсеңме, анда төрмәләрдә Тотюьиннарның авыр сулавын, Кара төннең салкын кочагында Дулкынланган диңгез суларын. Күрәсеңме, анда күкне каплап Кара болытларның йөзгәнен, Ирек сөйгән тыныч авылларда Фашистларның канлы йөзләрен. Хуҗа булып халык байлыгына Бакчаларны) таптап йөргәнен,. Иштәсеңме, тирән нәфрәт белән, Ярсып типкән Байрон 
йөрәген. Дошманнарга монда ачу саклый Гасырларны күргән ташлар да, Ирек бирмәс халык батырларны Үлем кочагына ташларга. Партизаннар яккан якты утлар Ераклардан балкып күренә, Алар бүген тагын якты яна Греция, синең күгеңдә.1 Җилфердиләр ирек байраклары Нур балкытып таңгы җилләрдә, Күтәрелә батыр грек,халкы Явыз дошманнарын җиңәргә. Алар бара якты көнгә карап, Кара төннәр, утлар аркылы, Канатларын җәя лачын төсле Ирек өчен көрәш ялкыны.
 
 
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН 
БЕЗНЕҢ ЯШЬЛЕК Нибары унсигез яшь тулган Күңелле үсмерләр идек без, Мәңге шат яшьлекне тудырган Ил өчен сугышка кердек без. Илһамлы йөрәктә һәр чакны Комсомол җылысын сакладык, Киң җәеп сугышчан байракны, Кан исле кырлардан атладык, һәм безнең юлларга нур чәчте Партия — халыклар кояшы, Җиңүдән — җиңүгә юл ачты Сталин — сөекле юлбашчы. һәм Аның кушканын көч итеп, Үттек без үлемгә үч итеп. Тураклап илбасар каһәрне Иделдән Альпка кадәрле. Чыныккан яшьлекнең ялкыны Ашкынып гел алга үрелде,- Салютлар балкуы аркылы/ Яктырып дөньяга күренде. Әйләнеп кайттык без походтан Кояшка!, хуш исле гөлләргә; Төтенгә ысланган яшьлекне Керттек без сагынган өйләргә. Тәрәзәләр киң итеп ачылсын, Җырларга күмелсен һәр тараф; Яшьлекнең бәхетле, шат язын Ут аша кайтардык без кабат!