Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитетыннан Һәм ССР Союзы Министрлар Советыннан 


Бөтенсоюз Коммунистлар (большевиклар) Партиясе Үзәк Комитеты һәм ССР Союзы Министрлар Советы партиягә һәм Советлар Союзының барлык хезмәт ияләренә 31 августта, көндез 3 сәгать 55 минутта, каты авырудан соң, партиябезнең һәм Совет дәүләтенең күренекле эшлек- лесе, ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы члены, ВКП(б) Үзәк Комитеты секретаре, СССР Верховный Советы депутаты генералполковник иптәш АНДРЕЙ АЛЕКСАНДРОВИЧ ЖДАНОВНЫҢ үлгәнлеген гаять зур кайгы белән белдерәләр. Ленин — Сталин партиясенең турылыклы улы, үзенең бөтен тормышын бөек коммунизм эшенә хезмәт итүгә багышлаган иптәш А. А. ЖДАНОВНЫҢ үлеме — партия һәм бөтен совет халкы өчен бик авыр югалту. Иптәш ЖДАНОВ йөзендә партия күренекле марксист теоретикны, бөек Ленин — Сталин идеяләренең гаять талантлы пропагандистын, партияне һәм Совет дәүләтен иң күренекле төзүчеләрнең берсен югалтты. Бөек Сталинның турылыклы шәкерте һәм көрәштәше иптәш ЖДАНОВ Совет Ватаны файдасына үзенең гаять зур эше белән, Ленин — Сталин партиясе эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге белән партиянең һәм Ватаныбыздагы барлык хезмәт ияләренең кайнар мәхәббәтен казанды. Үзенең бөтен ялкынлы энергиясен коммунизм төзү эшенә биргән иптәш АНДРЕЙ АЛЕКСАНДРОВИЧ ЖДАНОВНЫҢ тормышы безнең бөек Совет Ватанының барлык хезмәт ияләре өчен үрнәк булып хезмәт итәр. 
БӨТЕНСОЮЗ КОММУНИСТЛАР ССР СОЮЗЫ (большевиклар)

ПАРТИЯСЕ МИНИСТРЛАР СОВЕТЫ. ҮЗӘК КОМИТЕТЫ