Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛ УКЫТУЧЫСЫ!


Төн буенча, чиләкләп койган кебек, бик каты яңгыр яуды. Аннары җил күтәрелде һәм күктәге авыр болытлар әкрен генә тарала башладылар. Таңга таба җил бөтенләй басылды. Болытлар астыннан чыккан айның аксыл нурларында яңгыр сулары ялтырап киттеләр. Бераздан, агылып килгән болытлар айны тагын капладылар һәм бөтен тирә-як яңадан караңгылык диңгезенә чумды. Таң алдыннан караңгылык куе була. Ләкин ул озакка сузылмый. Иртәнге кояш үзенең алтын канатын сирпеп җибәрүгә, бу вакытта бары тик почмакларда, күләгәләрдә һәм чокыр-чакырларда гына посып калган караңгылык та юкка чыга. >1\ир яңара, җанлана. Кояшка каршы, аны котлаган, сәламләгәндәй, мәктәп әйләнә тирәсендәге чәчәкләрнең хәтсез яфракларына, күксел тау битендәге ямьяшел үләннәрнең кыякларына кунган миллион-миллион тамчылар җемелдиләр. Якты таңны, җылы кояшны мактап, юеш агач яфраклары арасында, күзгә күренмәгән вак кошчыклар сикерешә башлый. Камышлар арасыннан ике киек үрдәк күтәрелеп, томанлы елга буйлап очып китә. Елга аръягындагы Дөбъяз авылы өстеннән күк күгәрченнәр төркеме һавага сибелә. Иртәнге алсулыкта аларның. канат асларындагы ак йоннары алсуланып күренеп калалар. Күгәрченнәр башта райком бинасына таба очалар, аннары янгын вышкасы янында күк гөбәзен кыйгач кисеп, елганың уймакланып торган җиренә урмашкан мәктәп түбәсенә килеп куналар. Тау башыннан төшкән олы юлда автомобиль гудоклары ишетелә, кайдадыр авыл артында, кайнар хезмәт көненең күптән башланганын белдереп, трактор шаулый. Зәйнәп апа ак пәрдәләрне күтәреп, тәрәзәне ике яклап ачып җибәрде дә, мәктәпне өч яктан урап аккан томанлы елгага карады. Сал- кынча саф һава аның кояшта янган .озынча йөзенә килеп орынды. Шул ук секундта йөрәге ниндидер яшерен шатлык сизеп, татлы итеп кысылып куйды. Колакларына, иртәнге музыка булып, күгәрчен гөрләүләре ишетелде. Ул башын күтәрде һәм мәктәп түбәсенә тезелгән күгәрченнәрне күрде. Зәйнәп апа әкрен генә елмайды. Күгәрченнәр мул тормыш билгесе бит! Өй алдыннан әнисе Шәмсия карчыкның кем беләндер кычкырып сөйләшкәне ишетелде. —• Кара әле, Салаватов, — диде ул, — синең кебек әйбәт укытучысы булган колхозда, мин сиңа әйтим, ничек инде ул РОКК оешмасы булмасын ди. РОКК ка керсәң — рухың күтәрелә бит, оборона эшенә хәзер булып торасың. Юк, юк, ансыз һич килешми, Салаватов, һич!
78 
 
Мин сиңа хәзер билет бпрәм. Әйдә өйгә керик. Зәйнәп тә торгандыр инде. йомышым да бар иде дисең бит. — Рус телен укыту буенча киңәшәсе бар иде дә, хәзер бик ашыгам. Икенче вакытта килермен инде. — Менә иске авыздан яңа сүз. Бүгенге эшне иртәгә калдырмыйлар. Калган эшкә кар ява. «Безнең әнкәйгә эләксәң тиз генә- котыла алмыйсың инде», — дип уйлады Зәйнәп апа тәрәзәдән караган килеш. Шәмсия карчык бик ашыгып өйгә керде дә, ак б уяулы бәләкәй сандыгын ачып, аннан яңа бер билет чыгарды. — Әнкәй, кем ул анда? — дип сорады Зәйнәп апа. — Күрше колхоз укытучысы, Салаватов. — Нигә өйгә керми соң? — Синнән ояла, Зәйнәп апа тормагандыр әле, ди. Аннары ашыга. — Керсен, мин хәзер өстемә генә киям. Шәмсия әби тиз-тиз атлап чыгып та китте. Ишек алдыннан яңадан аның дәртле тавышы ишетелде. — Кара әле, Салаватов, син бу билетне югалта күрмә. Бу, мин сиңа әйтим, тегенди-мондый кәгазь кисәге генә түгел — оборона документы бу! Аннары алар ишек алдына чыктылар булса кирәк, тавышлары- ишетелми башлады. — Әнкәй, кайда Салаватов, киттемени? — дип сорады Зәйнәп ' апа әнисе өйгә кергәч. — Ронода күрермен диде. — Әнкәй, безгә бүген кунак килер шикелле, — диде Зәйнәп апа елмаеп һәм бер кулы белән коңгырт чәчләрен сыпырып алды. Кайчандыр ул чәчләр куелар, бөдрәләр иде. Ә хәзер инде сирәкләнгәннәр. Арада чал бөртекләр дә күренгәли. — Кунак килсә бик яхшы. Менә әле берсе килеп китте — РОКК та бер членым артты. Икенчесе килсә тагын берәү артыр. — Юк, бу башка кунак, әнкәй... башка! Зәйнәп апа урыныннан торды да, тәрәзә янына килен, мәктәпкә караган килеш уйга калды. Шәмсия карчык астан гына кызына күз төшерде. Кайчан гына әле аның кызы ал бантлы курчак кебек нәфис бер бала иде, кайчан гына әле ул өстенә ябык якалы кара күлмәк, ак фартук кигән гимназистка иде. Кайчан гына әле ул: «Әнкәй, мине балалар тыңларлармы, мин аларга дәресемне аңлата алырмынмы», 
дип курка-Курка беренче тапкыр класска кергән яшь укытучы иде! Ә хәзер чәчләренә чал йөгерә башлаган... — Әллә ямансулыйсың инде, Зәйнәп? — диде карчык кинәт. — Юк, әнкәй, ямансуламыйм. Укучыларьш исемә төште... — Соң син алариы көлеп исенә төшер. Болай нәрсә, тәрәзә яңагына сөялгән дә уйга чумган. Юк, кызым, кешенең гөрләп яшәве яхшы. Шәмсия карчыкның шулай кистереп әйтә торган гадәте бар. Ул үзе карт булса да сукрануны һәм уфтануны белми. Ул һәрвакыт шат һәм көр күңелле. Үзе шундый булгач, бүтәннәрнең дә ямансулап торуларын яратмый. Бигрәк тә укытучы кеше, аныңча, моңланмаска тиеш. Чөнки укытучының Һәр адымын, һәр хәрәкәтен йөзләрчә кайнар күзләр күзәтеп тора һәм шул йөзләрчә кайнар күзләрнең ияләре аңардан үрнәк алырга хәзерләр. Шәмсия карчыкка хәзер алтмыш биш яшь инде. Бу еллар эчендә аның башыннан бик күп нәрсәләр кичкән! Язмыш аны кече яшьтән Буадан Петроградка ташлый. Ул Петроград гимназиясендә укый һәм бөек рус халкының рухи йогынтысы астында үзе дә яшь чагыннан ук азатлыкка, халыкка хезмәт итү эшенә омтыла. Ул мөгаллимә булырга хыяллана. Үзе кебек меңнәрчә татар кызларын һәм улларын русча укытырга, аларны рус халкының бөек культурасы, гүзәл әдәбияты белән таныштырырга тели. Ләкин ул вакыттагы социаль шартлар һәм ислам диненең ерткыч кануннарына нигезләнгән семья мөнәсәбәтләре аңа юл бирмиләр. Аны, бүтән татар хатын-кызлары кебек,
79 
 
дүрт стена эченә бикләп, каршылыксыз кол итәргә тырышалар. — Синен эшен, балаларны тәрбияләү. Мөселман хатын-кызына, рус хатынкызлары шикелле, йөз ачып, балалар укытып йөрү килешми,— диләр аңа. Шулай да яшь хатын моның белән килешергә теләми. Ул үз хакын, үз иркен даулый башлый. Ахырда иреннән аерылып, ике баласы белән Буага килеп төшә. Буада ул татар хатын- кызларыннан беренче булып, рус- татар мәктәбендә рус телен укытырга керешә. Кызы Зәйнәп белән улын Буа гимназиясенә -укырга бирә. Шул вакыттан алып. Шәмсия апа үзенең бөтен көчен, барлык белемен халыкка хезмәткә багышлый. Җәмәгать эшләренә актив катнашып китә. Ә бөек Октябрь социалистик революциясе булганнан соң, 1913 нче елда, большевиклар пао- тнясенә керә. Күп еллар буенча совет мәктәпләрендә укытучылык эшен алып бара, партия эшендә эшли. Шул ук вакытта ул үзенең кызы белән улына тиешле белем бирергә, аларны чын кешеләр итеп, илгә, халыкка хезмәт күрсәтергә хәзер торучылар итеп, тәрбияләргә тырыша. Бары тик соңгы вакытларда гына, яше олыгаю һәм сәламәтлеге начарлану сәбәпле, Шәмсия карчык пенсиягә күчәргә мәҗбүр була. Ләкин пенсиягә чыккач та карт патриотка җәмәгать эшеннән читләшми. Аеруча ул Кызыл Хач оешмасында яратып эшли. Шәмсия карчыкның -рус теленә һәм рус әдәбиятына булган кайнар мәхәббәте һәм халыкка хезмәт итүгә булган көчле омтылышы тулысы белән кызы Зәйнәпкә дә күчә. Зәйнәпнең укытучы булып, бигрәк тә рус теле, рус әдәбияты укытучысы булып китүендә әнисенең йогынтысы, әлбәттә, бик зур. Моннан нәкъ чирек гасыр элек, 1923 нче елда, кечкенә генә бер авыл мәктәбендә унсигез яшьлек Зәйнәп беренче тапкыр класска укытучы булып керә һәм русча бер сүз дә диярлек белмәгән татар балаларына рус теле әлифбасын ача. һәм аның укучылары бик гади рус сүзләрен ятлап, әйткәнне төшенә һәм үзләре дә, басымнарны боза- боза булса да, каршы җавап биреп сөйләшә башлагач, яшь укытучының шатлыгы эченә сыймый. Ул балалардан бигрәк үзе куана һәм кичләрен -өйгә кайткач, әнисенең кулларын кысып, — Әнкәй, алар русча аңлыйлар! Алар тиздән Пушкин шигырьләрен дә, Тукай 
шигырьләрен укыган кебек, тотлыкмый укый башлаячаклар, — ди. Ә үзенең күз алдыннан һәр сүз өстенә бармагы белән төр- теп-төртеп, иҗекләп укучы һәм һәр сүзе саен, дөрес әйттеме дигән- сыман, укытучысына күтәрелеп караучы зур бүрекле малайның ялтырап торган зәңгәр күзләре китми. Менә хәзер, егерме биш сл үткәч тә, ул малайның зәңгәр күзләре онытылмаганнар әле. Зәйнәп апа бер үзе калып утырса һаман шул күзләрне исенә тошерә... Егерме биш ел, чирек гасыр! Бу вакыт эчендә Зәйнәп апа бик күп мәктәпләрдә укытты, аның кулыннан йөзләрчә укучылар үттеләр. Хәзер инде аның укучылары әлифба түгел, Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Маяковский шигырьләрен яттан сөйлиләр, Гоголь, Толстой, Горький, Шолохов, Фадеев әсәрләренә тулы анализ ясыйлар, Белинский, Добролюбов, Чернышевский- ларның эстетик карашлары турында бәхәсләшәләр. Хәтта үзләре дә русча шигырь язалар! Кайчагында, тын кичләрдә, Зәйнәп апа үзенең укучыларыннан кил- гән хатларны карап утыра. Ул хатларның конвертларында киң илебездәге төрлетөрле шәһәрләрнең яки кыр почталарының штамплары тора, ә кайдадыр Сталинград урамнарындагы бер блиндажда яки Берлинны штурмлаган чакта, . Заполярьеда яки Порт-Артурда язылган хатларның конвертларыннан дары исе дә килә шикелле. Хатларның кайберләре саргаеп, кайберләре ертылып, чит-читләре бөгәрләнеп беткәннәр. Бүтән кешеләр өчен болар — бер нәрсә сөйләми торган гади кәгазь кисәкләре. Ә Зәйнәп апа күзен йомса аның күз алдына әтисенең бишмәтен кигән кара чәчле шук 
80 
 
малай яки коңгырт чәч толымнарына кызыл лента үргән, чәчрәп торган бер чая кызчык килеп баса, һәм ул тирән бер горурлык белән: — Илдус хәзер Совет Армиясенең офицеры, — Әхмәт хәзер инженер, — Габделхак—партия работнигы, — Сания — врач. — Фатих— редактор, — Дилбәр — укытучы... — дип тезеп китә. Менә ул бер хатны алып укый башлый: ‘ Мин Сезне әниемне яраткан кебек үк яратам. Әгәр дә әнием мине тудырган һәм тәрбияләгән булса, Сез. Зәйнәп апа. мине бөек рус теленә өйрәттегез һәм миңа иң зур бәхеткә — аңлы рәвештә халыкка хезмәт итүгә юл ачтыгыз...» Мондый юллар һәр хатта диярлек бар. «Сөекле Зәйнәп апам! Сез хәзер мине күрсәгез танымас та идегез,— дип яза Зәки Вәзиев, — Сездән аерылганнан соң, мин бик нык үзгәрдем. Яхшы хезмәт ит’үем өчен «гвардия сержанты» исеме бирде- ‘ ләр. Сугыштагы эшләрем өчен «За отвагу» медале белән бүләкләделәр. Кенигсбергны штурмлауда катнаш ым өчен «За взятие Кенигсберга» медален алдым... һәм Кенигсберг ташларына утырып, кадерле укытучым, Сезне искә төшердем...» — Зәки, менә син нинди булгансың, — дип әкрен генә кабатлый укытучы. — .Миндә укыганда син б • ! тыйнак кына, оялчан гына бер малай идең... «Хөр ә; е укытучым! Мин бу юлларны ерак чит илләрдән язам. Монда кешеләре дә ямьсез, сулары да тәмьссз. Мин туган илемне, Сез укыткан кечкенә мәктәбемне сагына. . . 1 •. Совет Армиясенең ба- "ыр ' теры исемен алырлык, кеше 5’"сп i :■ банктан Сез тәрбияләде! ез. Сез мине бөек рус теленә өйрәттегез. Моның өчен нинди генә рәх- . «ләр әйтсәм дә аз булыр... Сез- п уку :ыгыз Габдулла Хәбибул- лин». Хат русча, матур подчерк белән, дөрес җөмләләр белән язылган. Әгәр дә бер заман Зәйнәп апада укын чыккан барлык укучылар аның тирәсенә җыела алсалар, аны батыр офицерлар, кыю диңгезчеләр, курку белмләүче гвардияче сугышчылар, авыл хуҗалыгы алдынгылары, данлы агрономнар, атаклы инженерлар, фидакарь Врач, лар, партия работниклары, МТС һәм Совхоз директорлары, журналистлар, укытучылар һәм йөзләрчә студентлар чолгап алырлар иде! Кайчандыр аңа кайберәүләр: «Зәйнәп, 
син авылда калырга тырышма. Шәһәргә күч. Авыл укытучысы нәрсә ул? Кем аны хөрмәт итә, кем аның хезмәтенең кадерен белә...» диләр пде. Зәйнәп апа андый чикләнгән кешеләрнең сүзләренә колак салмады. — Авылда кыенрак, ләкин анда ике телне дә яхшы белгән укытучылар күбрәк кирәк. Мин авылда калырга тиешмен, — диде. Ә дан. хөрмәт турында ул уйламады. Алар, аның турылыклы хезмәтенең лаеклы нәтиҗәләре булып, үзләре килделәр. Укучыларыннаи килгән йөзләрчә хатлар — бу хөрмәт түгелмени?! Аппак сакаллы картларның, чал чәчле карчыкларның, олы абыйларның һәм апаларнын һәр җирдә аңа ачык йөз күрсәтеп исәнләшүләре, урын бирүләре — бу хөрмәт түгелмени? Районның партия һәм совет оеш м а л а ры н ы ң җи тә к ч ел әр е аны һәр җирдә бүтән укытучыларга үрнәк итеп куюлары, «Безнең Зәйнәп» дип эндәшүләре—бу дан түгелмени! Әле 1918 нче елда интернациона- листукытучылар съездыңда Владимир Ильич Ленин укытучыларга мөрәҗәгать итеп, болан дигән иде: «Үзеңне тар укытучылык эшчәнлеге рамкасы белән чикләргә ярамый, укытучы хезмәт ияләренең барлык көрәшүче массалары белән бергә кушылырга тиеш». Коммунист укытучы Зәйнәп апа Сәйфуллина үзенең бөтен педагоглык эшчәнлеге белән бөек Ленинның шушы васыятен тормышка ашыру өчен көрәшә. Ул тар мәгънәдәге укытучы гына түгел. Ул киң мәгънәдәге педагог. Аның өчен үзе алып барган класс укучыларының яхшы өлгерешләре генә аз, ул
81 
 
бөтен мәктәпнең, райондагы барлык мәктәпләрнең яхшы өлгерешләре өчен тырыша. Шуңа күрә ул укытучыларның конференцияләрендә дә, җыелышларында да иң актив катнашучыларның берсе була. Татар мәктәпләрендә рус теле һәм рус әдәбияты укыту буенча үзенең гаять бай тәҗрибәсен яшь укытучылар белән бер дә иренмичә уртаклаша, аларга һәрвакыт кыйммәтле киңәшләр биреп тора. Аның методика кабинеты районда иң яхшыларның берсе булып санала. Ул укучылар арасында әдәби китаплар буенча конференцияләр үткәрүнең инициаторы. Мәктәптә әдәби түгәрәккә, шулай ук, балаларның үзэшчәнлек түгәрәгенә җитәкчелек итә. Ул гармонь уйнаганда күпләр тын алмый утыралар. Зәйнәп апа Сәйфуллина үзенең укучыларының мәктәптәге эшләре белән генә кызыксынып калмый, ул аларның өйләренә дә йөри, ата- аналары белән дә элемтә тота һәм балалар мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларына киткәч тә аларның язмышлары белән кызыксына. Әгәр балалар анда яхшы укысалар шатлана, начар укысалар—кайгыра һәм кулыннан килгән ярдәмне күрсәтергә ашыга. Укуларын дәвам иттерүчеләр белән генә түгел, инде тормышта үз урыннарын билгеләгән элекке укучыларының эшләре белән дә бик нык кызыксына Зәйнәп апа. Аларның уңышлары аны чиксез куандыра һәм укытучылык эшендә аны дәртләндерә. Зәйнәп апаның эшчәнлеге мәктәп белән генә чикләнми. Ул мәктәптән тыш та бик зур җәмәгать эшләре алып бара. Зәйнәп апа ВКП(б) ның Дөбъяз район комитеты каршындагы агитколлективның җитәкчесе, райондагы лекторлар группасының актив члены. Олы бәйрәм көннәрендә ул һәрвакыт диярлек докладлар белән чыгышлар ясый, йөзләрчә кешеләр аның ялкынлы сүзләрен тыңлыйлар һәм эчләреннән тирән хөрмәт белән: — Рәхмәт, Зәйнәп, — дип кабатлыйлар. Кайчандыр патша Россиясенең 6. ,с. ә.- № 9 артта калган, надан, караңгы бер почмагы булып саналган Казан губернасы, совет власте елларында үзенең куәтле индустриясе, алдынгы авыл хуҗалыгы булган социалистик республикага әверелде. Аның эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культурасы моңарчы һичкайчан 
күрелмәгәнчә чәчәк атты. 1950 нче елда Татарстанда бары тик авыл җирләрендәге башлангыч, 7 еллык һәм урта мәктәпләрнең саны гына да 3.607 гә җиткереләчәк һәм анда 367,6 мең бала укыячак! — Безнең партиябез укытучылардан балаларны аңлы рәвештә коммунизм төзүчеләр армиясе итеп тәрбияләүне тәлап итә, — ди Зәйнәп апа: — Бу бик зур эш. Б’у эшне бары тик үзләре югары культуралы, югары белемле булган укытучылар гына хәл итә ала. Авыл укытучысына бу яктан һичнинди ташлама юк һәм булмаячак. Моның шулай икәнен Зәйнәп апа мисаленда да бик ачык күрәбез. Ул үз өстендә туктаусыз эшли, белемен күтәрә, укый. Ул балалар анасы һәм семьяны алып бару мәшәкате булуга карамастан югары уку йортын тәмамлау турында хыяллана. Ә хыял—матур " нәрсә ул. Тормышка ашырылган хыял исә тагын да матуррак. 1936 нчы елда Зәйнәп апа Казан педагогия институтының читтән торып уку бүлегенә укырга керә һәм институттан бирелгән барлык эшләрне үз вакытында төгәл итеп үтәп бара. Икенче елның җәендә өч баласын ияртеп, Казанга, җәйге сессиягә килә. Зачет бирер өчен профессор кабинетына ул ике баласын бакчада калдырып, бер айлык нәни баласын кулына күтәреп керә. Баласын диванга салган килеш ул телдән отличнога зачет биреп чыга. Бүтән барлык зачетларын да бары тик «отличнога» һәм «яхшыга» гына тапшыра. Әлбәттә, партиянең, совет властеның кешеләр турында большевикларча кайгыртуы булмаса, Зәйнәп апа институтка кереп уку түгел, бәлки башлангыч мәктәп укытучысы булуга да ирешә алмаган булыр иде. Институтның партия оеш
82 
 
маем да, администрациясе дә, укытучылар коллективы да Зәйнәп апага зур булышлык һәм игътибарлык күрсәтәләр. Зәйнәп апа канатлана. Мәгариф министрлыгы ана укырга җайлырак булсын өчен аны якынрак районга — Дөбъязга күчерә. 1941 нче елда Зәйнәп апа институтны тәмамлап чыга һәм рус теле, рус әдәбияты буенча урта мәктәп укытучысы исемен ала. Зәйнәп апа укытучылык эшен жанытәне белән ярата. Аның өчен дәрес бирү — чиксез зур бәхет. Мәктәптән тыш ул үзен хәтта күз алдына да китерә алмый. Алай гына да түгел, ул үзенең яраткан кызына да укытучы булырга киңәш итә. Хәзер инде аның кызы Ләлә укытучы. — Безнең нәселебез укытучылар нәселе булырга тиеш, әни дә укытучы булган, мин дә укытучы, кызым да укытучы. Кызымның балалары да үскәч укытучы булсыннар дип теләр идем мин, — ди ул. 
Көндез Зәйнәп апа Ронода булды. Яңа уку елына хәзерлек буенча бик күп мөһим мәсьәләләрне хәл итәсе, татар мәктәпләрендә рус теле укытуны яхшырту буенча конкрет чаралар турында уйлыйсы, дәреслекләр турында кайгыртасы бар иде. Шул эшләр белән мәшгуль булган арада аңа бер записка китереп бирделәр. Ул аны кат-кат укыды: «Хөрмәтле Зәйнәп апа! Менә мин дә, бик күп җирләрдә йөргәннән сон, туган җиремә, тыныч тормышка кайттым. Ләкин, мин, * погоннарымны салсам да, үземә нинди һөнәр сайлап алуны хәл иткәнем юк әле. Минем, кебек кешегә бу җиңел мәсьәлә " түгел. Чөнки бу адым минем бөтен киләчәк тормышымны билгеләячәк. Шу- на күрә алдан Сезнең, сөекле укытучымның, киңәшен тыңлыйсым килә. Үзе.м генә белгән яшерен бер серемне ачыйм — минем хыялым — укытучы булу. Ләкин күңелемнән шикләнеп тә куям. Булдыра алырмынмы икән? Теләсә кем укытучы була алмый бит. Укытучы булыр өчен үзенә башка бер талант, үзенә бер сәләт кирәк. Миндә болар бармы икән? Сезнең дәресләрегезне тыңлаганда мин сокланып туя алмый идем. Сез гади дә, аңлаешлы да, матур да сөйли идегез. Сезнең сүзләрегез күңелнең иң тирән җирләренә үтеп керәләр иде, онытылмыйлар иде. 
Сезнең киңәшегезне ишетәсем килә, Зәйнәп апа. Әгәр миңа башка юл белән китәргә кушсагыз — мин Сезгә үпкәләмәячәкмен. Сезнең элекке укучыгыз Мөхәммәт.» Шушындый зур сорау белән килүче кешеләргә киңәш бирүе артык кыен нәрсә. Мөхәммәт бит ул мәктәп партасыннан чыккан бала түгел. Ул инде тормышның ачысын- төчесен күрергә өлгергән, Европаны айкап чыккан, үлемнең күзенә туры караган кеше. Ул инде үзе дәүләт күләмендәге мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итә ала торган егет. Һәр нәрсәгә үзенең карашы, мөнәсәбәте бар. Әйе, мондыд кешегә киңәш итү дә, аны өйрәтү дә читен һәм артык җаваплы. Икенче яктан, шундый кеше аңа киңәш сорап. килгән икән, димәк, ул үзенең укытучысын чын күңеленнән зурлаган. Алар төштән соң, Роно'бүлмәләренең берсендә очраштылар. Аз сүзле, ак чырайлы, зәңгәр күзле малай сугыш кырларыннан бик нык үзгәреп кайткан. Зәйнәп апа аны хәтта берникадәр вакыт танымый торды: Мөхәммәтме соң бу? Зәйнәп апа бүлмәгә ничектер кө;г- мәгәндәрәк килеп керде. Егет тәмәке тартып утыра иде. Укытучысын күргәч ул тиз генә урыныннан сикереп торды һәм бала чагындагыча кызарып, тәмәкесен яшерде. — Гафу итегез, Зәйнәп апа! Алар бик озак сөйләштеләр. — Мөхәммәт, син чын күңеленнән укытучы булырга телисеңме?— дип сорады Зәйнәп апа. — Чын күңелемнән. Бу минем күптәнге хыялым. — Укытучы эше җиңел эш түгел бит. Ул алтын юудан да кыенрак. Аңа үзеңнең бөтен барлыгыңны бирергә, шуның белән яшәргә кирәк.  
83 
 
— Моны мин аңлыйм, Зәйнәп апа. — Әгәр дә аңласаң һәм балаларны чын күңелеңнән сөйсәң—мин сиңа укытучы булырга рөхсәт итәм, Мөхәммәт. — Рәхмәт, Зәйнәп апа. Мин нәкъ сез әйткәнчә булырга тырышачакмын. Шул ук көнне, кич белән, Зәйнәп апаның өйгә кайтуына капка төбендә аны икенче бер укучысы көтеп тора иде. Өстенә кара костюм кигән, күкрәге орденнар һәм медальләр белән бизәлгән бер кеше аңа каршы килеп кулларын сузды: — Исәнмесез, Зәйнәп апа! Зәйнәп апа баскан урынында туктап калды. Аның алдында моннан байтак еллар элек ун классны бетереп чыккан, сугыш елларында бик зур батырлыклар күрсәткән, ә хәзер Казан югары уку йортларының берсендә укуын дәвам иттерүче сөекле укучысы Мансур 
Гаделшин басып тора иде. Ул Казаннан махсус рәвештә аның белән күрешер өчен килгән... 
: » 
Кич инде. Мансур кайтып китге. Шәмсия карчык кайдадыр үзенең Кызыл Хач эшләре белән йөри. Ачык тәрәзәләрдән кичке Дөбъяз- ның шау-шуы, музыка, җыр тавышлары ишетелә. Зәйнәп апа кулына китабын алып, өстәл янында утыра. Аның күңеле әйтеп бетергесез рәвештә якты һәм шат. Тиздән шау-гөр килеп яңа уку елы ’ башланачак. Зәйнәп апа да, башка укучылар кебек, яңа классларны кабул итәчәк. Чирек гасыр үткән. Быел ул укытучылык гомеренең егерме алтынчы елына аяк баса. Дан һәм хөрмәт сөекле авыл укытучысына!