Логотип Казан Утлары
Публицистика

Андрей Александрович ЖДАНОВ 


31 августта, каты авырудан соң, коммунистлар партиясенең һәм Di/nV-- үләтенең күренекле төзүчеләреннән һәм эшлеклеләреннән берсе, ВКП(о) Үзәк Комитеты Политбюросы члены, ВКП(б) Үзәк Комитеты секретаре, СССР Верховный Советы депутаты генерал-полковник иптәш Андрей Александрович ЖДАНОВ үлде. Андрей Александрович ЖДАНОВ 1896 елның 26 (14) февралендә Мариуполь шәһәрендә халык училищелары инспекторы семьясында туган. Уналты яшендә чагында (1912 елны) А. А. ЖДАНОВ, атасы Тверьга күчеп килгәннән соң, революцион хәрәкәткә кушыла, Тверь шәһәре (хәзерге Калинин шәһәре) укучы яшьләренең социалдемократик түгәрәкләренә катнаша. А. А. ЖДАНОВ 1915 елны большевиклар партиясе сафларына керә. Ул Тверь шәһәренең эшчеләр районында актив партия эше алып бара. Тиздән иптәш ЖДАНОВ партия работнигы булып әверелә. Беренче бөтен дөнья сугышы чорында, армиягә мобилизацияләнгәп буларак, ул солдатлар арасында большевистик пропаганда алып бара, Уралда Бөек Октябрь Социалистик революциясен хәзерләүдә һәм үткәрүдә катнаша. Гражданнар сугышы елларында иптәш ЖДАНОВ Кызыл Армия частьларында политик агарту эше белән шөгыльләнә, Уралда һәм Тверьда партия һәм совет эше алып бара. 1922 елдан башлап иптәш ЖДАНОВ — Тверь губерна башкарма комитеты председателе. 1924— 1934 елларда ул Горький краенда җитәкче партия эшендә: ВКП(б) ның Горький губерна комитеты секретаре, Горький край комитеты секретаре. ВКП(б) ның /XIV съездында А. А. ЖДАНОВ ВКП(б) Үзәк Комитеты членлыгына кандидат итеп, XVI съездда ВКП(б) Үзәк Комитеты члены итеп сайлана, ә XVII сьезддан соң ул ВКП(б) Үзәк Комитеты секретаре һәм ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы членлыгына кандидат итеп сайлана. Иптәш ЖДАНОВ зур күләмдә партия һәм дәүләт эше алып бара. Ул идеология һәм марксизм-ленинизм теориясе мәсьәләләренә күп игътибар бирә. Аның Совет язучылары союзының оерепче съездында яса- ган чыгышы совет әдәбиятын үстерүдә иң әһәмиятле бурычларны билгеләде. '934 елның декабренда, С. М. Кировның явызларча үтерелүеннән соң партия иптәш А. А. ЖДАНОВНЫ Ленинград партия оешмасына эшкә җибәрә һәм ул аңа 1934 елдан 1944 елның азагына кадәр җитәк Партиянең ихтыярын үтәп. А. А. ЖДАНОВ, үзенә хас оулгаи ооль- шевистик дәрт белән, Ленинград партия оешмасын троцкийчы-зиновьев- чы ике йөзлеләрнс һәм хыянәтчеләрне тар-мар итүгә һәм тамырлары белән  ВКП((П ТуаШЛТа РУхландь1Ра һәм туплый, Ленинград большевикларын TvnnLr ЗӘК комитеты һәм иптәш Сталин тирәсенә тагын да тыгызрак 1 у п лыи. XVIII съезд алдыннан ВКП(б) Үзәк Комитеты иптәш А. А. ЖДАНОВКА Ртиянең агитация-пропаганда эшенә җитәкчелек итүне тапшыра, улаи ук ул партиянең XVIII съездында партия төзелеше мәсьәләләре уенча доклад белән чыга. А. А. ЖДАНОВ партиянең теләсә нинди поручениесен бөтен күңелен биреп үтәде. Партиянең XVIII съездыннан соң иптәш ЖДАНОВ ВКП(б) Үзәк Комитеты Политбюросы члены итеп сайлана. Бөек Ватан сугышы елларында партия һәм хөкүмәт иптәш А. А, ЖДАНОВКА Ленинград оборонасы эшен оештыруны тапшыралар. Иптәш ЖДАНОВ җитәкчелегендәге Ленинград большевиклары, ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм иптәш Сталин күрсәтмәләрен үтәп, Ленин шәһәрен геройларча саклауның җаны булдылар. Ленинград фронтындагы эше өчен иптәш ЖДАНОВКА башта генерал-лейтенант исеме, ә аннары генерал-полковник исеме бирелә. Үзенең күренекле партия һәм хәрби эше өчен иптәш ЖДАНОВ ике тапкыр Ленин ордены белән, Кызыл Байрак ордены, 1 дәрәҗә Суворов ордены, 1 дәрәҗә Кутузов ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Бөек Ватан сугышында җиңеп чыкканнан соң, партия һәм халык тыныч төзелешкә күчкәч, партия һәм ил тормышында идеология эше мәсәләләре күренекле урын алалар. Иптәш ЖДАНОВ, күренекле марксистик-теоретик һәм бөек Ленин — Сталин идеяләренең бик талантлы пропагандисты буларак, әдәбият, сәнгать, философия мәсьәләләре буенча, халыкара хәл мәсьәләләре буенча күп кенә гүзәл докладлар белән чыга. А. А. ЖДАНОВ халыкара эшчеләр хәрәкәтенең җитәкче эшлеклелә- ренең беренче сафларында булды. Аның чыгышлары барлык илләрнең хезмәт ияләренә киң күләмдә билгеле. Бөек Сталинның турылыклы шәкерте һәм көрәштәше иптәш ЖДАНОВ коммунизм эше өчен ялкынлы энергия белән көрәште, үзенең көчен һәм сәламәтлеген беркайчан да кызганмады. Аның кайнап торган тормышы һәм эше — партиягә һәм халыкка фидакар рәвештә хезмәт итү үрнәге. Ул үзенең бөек Ленин — Сталин эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге белән, партиянең төп юлыннан нинди дә булса тайпылуга юл куймый торган тирән принципиальлеге белән партиянең һәм барлык хезмәт ияләренең кайнар мәхәбоәтен казанды. Хуш, кадерле дусыбыз һәм сугышчан иптәшебез!
 
А. АНДРЕЕВ. Л. БЕРИЯ. Н. БУЛГАНИН. Н. ВОЗНЕСЕНСКИЙ. К ВОРОШИЛОВ. Л. КАГАНОВИЧ. А. КОСЫГИН. А. КУЗНЕЦОВ. Г. МАЛЕНКОВ. 
A. МИКОЯН. B. МОЛОТОВ. П. ПОНОМАРЕНКО. Г. ПОПОВ. И. СТАЛИН. М. СУСЛОВ. Н. ХРУЩЕВ. Н. ШВЕРНИК. м. ШКИРЯТОВ