Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧЫНЛЫК КӨЧЕ 


(ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ РЕАЛИЗМ СЫЗЫГЫНДА ҮСҮЕНӘ БӨЕК РУС АЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ҺӘМ РЕВОЛЮЦИОН-ДЕМОКРАТИК ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘРЕНЕҢ ЙОГЫНТЫСЫ) Россиянен үзендә дә безгә җитәрлек гыйлемлек бар. Россиядә булганда, ни өчен заграницага барырга кирәк. Каюм Насыйри.
 I 
XIX нчы йөздә чагыштырмаслык дәрәҗәдә үсеп алга киткән, кешегә хөрмәт һәм гуманизм идеясе белән сугарылган рус әдәбияты — киң Россиядә дшәүче барлык халыкларга, шулар эчендә Казан татарларына да гаять көчле прогрессив йогынты ясый. Дөрес, башта әле бу йогынты бик зур каршылыкларга очрый. Кадимче руханилар, реакцион татар буржуазиясе һәрбер күренгән яңалыкка, мәгърифәтчелеккә каршы дин исеменнән көрәш ачалар. Ислам диненең бу реакцион роленә карата Карл Маркс болай дип язды: «Коръән һәм аңа нигезләнгән мөселман шәригате бөтен дөнья халыкларының географиясен һәм этнографиясен ике яртыга: мөэминнәргә, кафирләргә бүлеп караудан гыйбарәт булган «гади һәм уңай» формулага кайтарып калдыралар. Кафир — «гәвер» ул, дошман ул. Ислам кафирләр милләтенә ләгънәт укый һәм мөселманнар белән кафирләр арасында өзлексез дошманлык хәле тудырып тора» (К. Маркс һәм Энгельс әсәрләре, X том, 6 бит). Дини фанатизм тойгылары белән агуланган, һәр яңалыкка дошманлык рухында тәрбияләнгән кадимче руханилар һәм консерватив байлар нәкъ әнә шул реакцион ноктада торып хәрәкәт иттеләр. Патша хөкүмәте аларны яклады, чөнки алар Россиядәге халыклар арасында милли дошманлыкны кабартышучылар булулары белән өстен сыйныфларның: «бүлгәлә һәм • хакимлек ит», дигән принципка нигезләнгән ерткыч системасын ныгытып килделәр. Ләкин алар халыкны нинди генә караңгылыкта, күпме генә дини сөремнәр йогынтысында сакларга тырышмасыннар, тарихи барыш үзенекен иткән. Тормышка реаль күзлектән карый башлаучы, үзләренең теләкләрен халык интереслары белән 
бәйли алучы мәгърифәтчеләр татар халкының үз эченнән дә җитешә башлаган, һәм алар, бик хаклы рәвештә, үз халыкларын бөек рус культурасыннан файдаланырга, аның якты үрнәкләре нигезендә үсәргә чакыралар. Төрле каршылыклар, гадәттән тыш кискен көрәш эчендә беренче адымнарын ат
П 
 
 
лый.тар. Каюм Насыйри шундый каршылыкларның кайберсе турында үзенең автобиографик истәлегендә * түбәндәгечә күрсәтеп уза: «Аена илле тәнкә биргәч тә, балалар укытам дигәч» фатир бирмәделәр. Ахыры нә гыйлаҗ (нинди чара), Мокрый урамында бер кабак өстендә бер фатир алып һәм капка өстенә игъланнамә куеп, алты-җи- де, бәлки унлап бала җыелды. Бичара бу адәм дә чикте җәфаны: астында кабак, төн буе җырлыйлар, сугышалар, ишек алдындагы өйдә сыра заводы. Арттагы өйдә фәхешханә, яки кызлар ханәсе. Чыкса урамы кабахәт... Хәтта бәгъзе адәмнәр Казан шәһәреннән кудырырга да йөрделәр», — ди. Тик болар берсе дә бөек рус культурасыннан үрнәк алып эшкә керешкән, үз чорының һәм халкының лаеклы галиме һәм язучысы Каюм Насыйрины, аның халыкка культура хезмәте күрсәтү юлында башлаган практик эшчәнлегеннән туктата алмаганнар. Ул үзенең ярты гасырга сузылган әдәбигыйль- ми эшчәнлегендә, зур нәтиҗәле иҗат белән билгеләнгән гомерендә, татар халкын агарту, культура ягыннан күтәрү буенча гаять кыйммәтле, тарихи әһәмиятле хезмәтләр күрсәтеп , калдырды. Насыйриның шундый тарихи әһәмиятле хезмәтләрен СССР Фәннәр Академиясе член-корреспонденты профессор Дмитриев түбәндәгечә бәяләп узды: «Каюм Насыйри үзе дә — үзен татар культурасы язының яки таңының эшлеклесе итеп сизеп килде. Татар тарихында беренче буларак газета чыгарырга уйлап, ул аны «Таң йолдызы» дип атарга җыенган иде. һәр аерым кешенең тормышында булган шикелле, һәр халыкның тормышында да үзенең яз вакыты була. Каюм Насыйри аны тудырмады, ләкин ул беренче буларак аны сизде һәм үз тормышының барлык иҗатын шуңа багышлады. Бу тарихи яз, яки культурада уянып күтәрелү язы, төрле сәбәпләр аркасында, төрле халыкларда төрле вакытта килә. Ләкин шулай да, 
♦ «Казан ia мөселман Гп ла ларын руечт укша торган мәктәпнең иптидасы». чорларның, культураларның, характерларның аермаларына карамастан, кешеләрнең уянып күтәрелү чорының алдынгы эшлеклеләрендә ниндидер бер гомумилек бар. Үз хезмәтләренең нәтиҗәләре төрле булуга, иҗат сәләтләренең көчләре төрле булуга карамастан, фән юлында көрәш 
башлап җибәрүчеләрнең барысының да гомуми яклары бар. Безнең Ломоносов һәм аның белән кайвакытларда чагыштырылып йөртелә торган тыйнак Каюм Насыйри, гениаль Леонардо да Винчи һәм аның белән чагыштырылмый торган Каюм Насыйри өчәвесе дә бер яктан ошашлылар: алар барсы да энциклопедистлар булганнар, алар барысы да нинди дә булса бер генә фәннең яки сәнгатьнең рамкасы эченә сыеп калмаганнар. Алар үзләренең кыска тормышлары дәвамында тормыш тарафыннан нык таләп ителгән барлык фәннәргә һәм сәнгатьләргә дә нигезләр салып калдырырга ашыкканнар. Алар шушы язның һавасын, күкрәк тутырып сулап, туйганчы иснәргә ашыкканнар, чөнки бу яз башланганга кадәр нәрсә булганлыгы аларга бик ачык билгеле булган. Кем булган Ломоносов: физикмы, механикмы, тел белгечеме, әдәбиятчымы? Леонардо да Винчи кем булган дигән сорауга җавап бирү тагын да кыенрак. Дөнья күләмендә данлыклы һәр ике гений- дан иҗат көче ягыннан да, фикер киңлеге ягыннан да, дөнья күләмендәге әһәмияте ноктасыннан да, үз эшенең гомуми кыйммәте ягыннан да түбәнрәк торган Каюм Насыйри кем булган, дигән сорауга җавап бирү дә шактый кыен. Ләкин ул үз халкының һәм үз чорының улы булган... Безнең алдыбызда математик, астроном, биолог, географ, этнограф, тарихчы, филолог, лингвист, фольклорчы, педагог, тәрҗемәче, язучы, китаплар бастырып таратучы Каюм килеп басар. Шул ук вакытта ул — врач та, техник та — үз өйрәнчек тә, химик һәвәскәр дэ, типография эшчесе дә». Каюм Насыйриның бөек рус культурасына карата булган пат
65 
 
 
 
эиотик мөнәсәбәтләре очраклы карашлар булып кына калмаганнар. Алар Насыйриның үз халкына хезмәт итәргә ’ юнәлтелгән теләк-ом- тылышларына туры килгәннәр. Ул, реалист галим буларак, беренче Петр һәм бөек Ломоносов эшчән- юге белән кызыксына башлый, Крылов мәсәлләрен татар теленә тәрҗемә итеп, педагогик хезмәтләрендә Ушинскийдан файдалана, үз халкын аң-белем ягыннан күтәрүдә беренче ярдәмне шуннан — үз халкының гореф-гадәтләрен яхшы белгән ватандашлары булган руслардан күрә. —- «...Россия кешесе мөселманнар белән бер җирдә торган, бер җирдә үскән, бер икмәкне ашап үскәнлекләре сәбәпле, бу ике халык бер-берсенең гадәтен вә мөгамәләсен яхшы беләләр, мөселманнар өчен ни тарика мәслихәт икәнен Россия кешесе яхшы беләдер», — ди ул. Шул рәвешчә бер туфракта торучы, бер илдә яшәүче халыклар арасында яшәү, хезмәт процессында туа һәм үсә барган дуслык һәм тугайлыкны популярлаштырырга ярдәм иткән хаклы фикерләрен Каюм Насыйри 1883 нче елларда ук язып калдырган. Рус әдәбиятының, фәненең һәм педагогик карашларының прогрессив традицияләреннән файдалана алган Каюм Насыйри үз халкы өчен һәм үз халкы эчендә эшләү белән генә дә канәгатьләнеп кала алмый, үз халкы тормышы белән рус җәмәгатьчелеген таныштыра баруны да кирәк дип саный. Аның «Казан татарларының ышанулары һәм ырымнары» исемле хезмәтендә язган сүзбашындагы түбәндәге юллары аеруча игътибарга ияләр. Алар Каюм Насыйриның карашларын ачык күрсәтәләр. «Рус җәмгыяте руслардан башка халыкларны (шулар арасында татарларны да) гомуми инсаният яктылыгы — гыйлем һәм фән белән нурландырып өлгергәнчегә кадәрле, ул халыкларга аңларга, белергә мәҗбүр булыр. Рус җәмгыятен Казан тирәсендә яши торган халыкларның тормышлары белән таныштыру өчен вакытлы матбугатта •5 .C. ә,- № 7 китаплар, мәкаләләр чыкты, вә хәзергә кадәр чыгуда дәвам итәләр. А*лар татарларны да онытмыйлар. Бу тирәнең башка халыкларыннан бигрәк, соңгы заманнарда татарларның тормышларын белергә, аларны агартырга тырышалар. 
Көчем җиткән кадәрле, русларга татарларның тормышын белдерү өчен, матбугат өстендә минем күп еллар 1 икшергән, күргән нәрсәләремнең холасалары белән таныштыруны үземнең мөкатдәс бурычым дип беләм», — ди. Аның бу омтылышлары, якты хезмәтләре үз вакытында ук рус галимнәре тарафыннан тиешле кыйммәт һәм бәяне алганнар. Көнчыгышны өйрәнүчеләрнең берсе булган профессор Григорьев Насыйриның шул югарыда искә алган хезмәтенә язган сүзбашында: «...Шиксез, бу фән ноктасыннан бик кызыклы, яхшы ук гыйльми хәзинә бирергә вәгъдә итә торган эш. Бу хакта Каюм Насыйри кеби тикшерүче мөселман татарлар арасында гына түгел, бәлки бөтен ислам дөньясында да чыкканы юк дисәк ялгышкан булмабыз. Казан университетында алган гыйльме Каюм Насыйрины исламга битараф карарлык югары дәрәҗәгә менгезгән. Бу яктан ул Россия мөселманнары арасыннан беренче кеше», — ди. Бөек рус халкының әдәбиятыннан, фәненнән һәм гомумән культурасыннан файдалану, йогынты алу мәсьәләсе күп төрле тармаклар буенча бара. Бер яктан, ул үрнәк, күчергеч алу буенча күренә. Икенчедән, шул ук елларда сан ягыннан күп булмаса да, тәрҗемә эшләренә дә керешелә. Моның да беренче үрнәкләрен башлап . Каюм Насыйри бирә, аның үрнәгендә икенчеләр дә эшкә керешәләр. XIX йөзнең соңгы чирегендә, татар телендә балалар өчен күп кенә әсәрләр биргән Таип Яхин, балалар өчен язган китапларында Крыловның йөзгә якын мәсәленнән файдалана, аларны татар теленә тәрҗемә итеп китабына урнаштыра. «Саби вә сабияләр өчен мәргуб булган хикәяләр вә мәкальләр һәм олуг
GG 
 
 
ларны тәнбиһ өчен гаҗәеп булган гыйбрәтләр* исеме белән бастырган китабында материалларның иң зур күпчелеген II. А. Крылов мәсәлләреннән һәм А. С. Пушкин әкиятләреннән ала. һәм бу хезмәтен аңлы рәвештә балаларга тәрбия бирү максаты белән эшли. «Саби вә сабияләргә төрки белә башлагач та укыр өчен кызыклы булган хикәяләр аз улдыкыннан ушбу хикәяләрне тәркип кылдым. Гайре милләтләрдә балалар укыр өчен һәм укырга зәвыкландыру өчен күп хикәяләр бар», — дип яза Таип Яхин. Димәк, татар телендә балалар укырлык реалистик әсәрләр тудырырга омтылучылар шулай ук’ беренче үрнәкне рус классик әдәбиятыннан алалар. Дөрес, әле бу вакытларда татар телендә рус классик әдәбиятын тәрҗемә итү киң күләмдә җәелеп китә алмый. Таип Яхин да үзе алган мәсәлләрен оригиналдагыча шигырьдә түгел, бәлки прозада гына бирә һәм ирекле тәрҗемә итә. Ул мәсәлләрнең үз исемнәрен нигездә саклый, ләкин ирекле тәрҗемә итә. («Лев на ловле» — «Арыслан киекнең хәрәкәткә чыгуы», «Хозяин и мыши» — «Бай хуҗа иләп тычканнар», «Крестьян и разбойник» — «Мужик кеше илән угры кеше» һ. б.), яисә аларның эчтәлекләреннән генә чыгып үзе исем бирә («Квартет» — «Аю, ишәк, кәҗә, маймыл» һ. б.). Әсәрләрдәге персонажларны, барысын да дип әйтерлек татарчалаштырып ала, хәтта аларның вакыйга бирелеше дә татар тормышына якынайтып бирелә. Мәсәлән: Крыловның «Бритва» мәсәлендә образ итеп’ алынган ике исемсез танышлар Яхинда Муса һәм Гайсә исемнәре белән йөртеләләр. «Мирон» — «Бай хакында» дип атала да, Мирон образы Әхмәтҗан бай исеме белән йөртелә, шулай итеп бу мәсәл татар байларының кешелексезлегеи тәнкыйть иткән хикәягә әйләнә. И. А. Крылов мәсәлләренең кай- берләрендә булган баштагы кереш — юнәлеш өлешләре күбесенчә төшерелеп калдырылалар, турыдан- туры текстлардан башланып кителәләр («Ворона и лисица», «Щука и кот», «Хозяин и мыши», «Лебедь и рак» Һ. б.). Т. Яхин тәрҗемәләре өчен тагын бер характерлы момент: ул һәр мәсәл азагына үзеннән нәтиҗәләр өсти. Алар мәсәлләрнең эчтәлегеннән килеп ясалалар, нинди дә булса мораль өйрәтү — тәрбия бирүне күздә тоталар. Шуның белән бергә балаларга якын һәм аңлаешлы булулары максат итеп куела («Очырткыч кәгазь», 
«Бүре илә мәче»,. «Мужик илә төлке», «Сәүдәгәр», «Тегермән караучы» һ. б.). Мәсәлән «Мичкә» мәсәленең азагына мондый нәтиҗә өстәлә: «Бу хикәянең кинаясе күп. Җөмләдән бере — яшь вакыттан ук бала-чаганы яхшы табигать илән табигатьләндерергә тиеш улмакны фәһемләтә. Начар балалар илән катыштырмаска кирәк һәм начар эшкә үгрәтмәскә кирәк. Әгәр начар эшкә үгрәнсә нә кадәр тырышсаң да яхшы юлга начар юлдан чыгаруы мөшкел, мичкә кабиленнән» диелә. Таип Яхиниың рус әдәбиятыннан файдаланып язган әсәрләренең һәм тәрҗемәләренең сыйфаты турында профессор Катанов «Деятель» журналының 1898 ел, 2 иче санында тикшерү ясап, уңай бәя бирә һәм Яхин китабына кергән мәсәлләрнең күпчелеге И. А. Крыловтан алынган булуын күрсәтә. Таип Яхин икенче бер әсәрен дә шулай ук русчадан файдаланып яза. «Дәфгы-эл>кәсәл миниә әсса- бый в әссәбия» («Малайлар һәм кызлардан ялкаулыкны китәрү») исеме белән басылган бу икенче китабында да Крылов мәсәлләреннән файдалануын дәвам иттерә, шулар ярдәмендә яшь буынны укырга тартырга омтыла. Бу соңгы әсәрендә Яхин, Крылов мәсәлләре белән беррәттән, рус халкының фольклор материалларын да тәрҗемә итеп урнаштыра, А. Н. Афанасьевның I860—63 елларда басылган һәм 8 кисәктән торган «Народные русские сказки» исемле хезмәтеннән дә күп кенә үрнәкләр ала. XIX йөзнең ахырларында рус әдәбиятыннан файдалануның өчен
67 
 
 
че тармагы рус әдәбияты үрнәгендә татар телендә зуррак оригинал проза әсәрләре тудыру буенча бара. Пенза гимназиясендә тәрбияләнгән, шунда рус классик язучылары турында лекцияләр ‘ тыңлаган Муса Акъегетов беренче мәртәбә узган йөзнең 70 нче елларында ук татар телендә роман язарга омтыла. Нәтиҗәдә кадимчеләр белән җәдитчеләр арасында башланган көнкү- реш-семья өлкәсендәге каршылыкларны гәүдәләндергән «Хисаметдин мулла» повестен бастырып чыгара. Муса Акъегетовның бу әсәрендә либеральларча чикләнгән фикерләрен һ£м реакцион ислам динен идеаллаштырып бирергә омтылуын тәнкыйть иткәнебез хәлдә, аның бөек рус халкының батырлыкларына соклануын, татарларны шулар үрнәгендә үсәргә чакыруының уңышлы булуын күрсәтеп узарга кирәк. Муса Акъегетов шул әсәрендә татар халкының, культура ягыннан үсүенә, уянуына яхшы үрнәк итеп беренче Петрның патриотлыгын, аның рус милләтенә булган тарихи хезмәтләрен ала. Ул үзенең повестенда публицистик чигенешләр ясап, болай дип яза: «Үз халкыңны яратып, аны алга җибәрергә тырышучы булу гаҗәеп эшләргә сәбәпче булып һәм олугы эшләрнең башлангычыдыр. Мәсәлән, тарихка мөрәҗәгать итеп карасак олугы Петрның үз халкын алга җибәрергә тырышучы сирәк адәм икәнен күрәбез. Бу падишабыз Петрның үз халкын алга җибәрергә тырышучы булуы аркасында Россиядә яңа законнар һәм реформа юлында зур үзгәрешләр мәйданга чыкты. Хәзер дә булган университетлар, ягъни дарелфәнуннар ачылды. Мәзкүр патшаның халыкны алга җибәрергә тырышучы булуы аркасында, руслар диңгез фәннәренә үгрәимәгә башлап, пароход һәм ут көймәләре мәйданга чыкты. Руслар механика гыйльмеиә, техника гыйльмснә үгрәнмәя башладылар». Шул ук әсәрендә Муса Акъегетов, зур тарихи -вакыйгалар барганда халык массасы көче нинди урынны тотканны күрсәтү өчен, түбәндәге тарихи мисалны китерә. «Наполеон — француз патшасы 1812 нче елда Москва шәһәрен алып * уйлады ки, җөмлә руслар алынды (дип). Юк, русларның пайтәхете алынса да, үз халкын 
алга җибәрергә юиәлтелгән патриотлыклары адынмады. Наполеонны тар- мар итеп Россиядән кудылар», —ди. Үз, халкының тормышын .Россия җирлегендә яхшыртырга чын күңелдән омтылучы язучылар исемлеге эчендә реалист язучы Заһир Бигиев тә күренекле урынны тота. Бу соңгысы профессиясе ягыннан рухани булуына да карамастан, алдынгы рус культурасын якыннан үзләштерә һәм нәтиҗәдә татар әдәбияты тарихында капиталистик җәмгыятьнең черек якларын реалистик гәүдәләндергән әсәрләрен — романнарын бирә («Гөнаһ кәбаир» һәм «Әлүф яки гүзәл кыз Хәдичә»).. 
II Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт — хөр Руспя! Г. Тукай XX йөзгә кергәндә татар әдәбияты мәйданында тагын да алгарак киткән, чын мәгънәсе белән хезмәт массасы интересларына әһәмият биргән демократик язучылар үсә башлый. Галиәсгар Камал, Шакир Мөхәммәдев һәм Мәҗит Гафури- лар әдәбиятның төрле жанрларында эш башлап җибәрәләр, демократик идеяле классик рус әдәбиятының лаеклы варислары буларак иҗат итә башлыйлар. Ләкин әле бу вакытларда да ул яшь язучыларның эшләре киңәю өчен шартларның гаять начар булуы, вакытлы матбугат һәм сәхнәнең бөтенләй булмавы зур комачаулык итә. Г. Камал 1900 нче елда өч әсәрен бастырганнан соң, 1905 ел революциясе көннәренә кадәр иҗат эшләрен акрынайтырга мәҗбүр була. Г. Тукай язган әсәрләрен бастырырга урын таба алмый йөри. Бу буылып' торуны 1905 елгы беренче рус революциясе ерып җибәрә. Татар әдәбияты һәм гомумән культурасы бик күп тармаклар буенча үсә башлый. «Россиядә изел
63 
 
 
гән халыклар арасында милли азатлык хәрәкәте кабынып китте», — ди В. И. Ленин *. Менә шушы шартларда Россиянең башка халыклары белән бер- рәттән татар хезмәт ияләре һәм аларның интересларын чагылдыручы демократик укымышлылары идея- фикер ягыннан бик тиз үсә башлыйлар. Чөнки алар халык интересын сатучы милли буржуа артыннан бармыйлар, бәлки сыйнфый туганнары булган бөек рус халкының революцион пролетариаты һәм алдынгы демократик көчләре белән бергә сыйнфый дошманнарына каршы көрәшкә чыгалар. 1905 нче ел революциясенә хәзерлек елларында ук татарлардан да чын халык бәхете өчен көрәшкә чыккан ялкынлы революционерлар күренә башлый. Казанда яшәгән марксистик түгәрәкләр, завод-фабрикаларда агитация жәелдерү белән беррәттән, укучы яшьләр арасында да эш алып баралар. Нәтижәдә, татар эшчеләре һәм укучылары арасыннан революционерлар җитешә. Учительский школада укучы Хөсәен Яма- шев, Гафур Коләхметов һәм аларның иптәшләре 19001902 нче елларда ук яшерен революцион түгәрәкләргә йөриләр, үзләре дә рево: люцион пропаганда эшләрен алып бара башлыйлар. X. Ямашев 1903 нче елда, Г. Сәйфетдинов 1904 нче елда социалдемократлар партиясенә член булып керәләр. Алар 1905 нче ел революциясе күтәрелеше көннәрендә ялкынлы революционерлардан Яков Свердлов, Лозовский, И. А. Саммер иптәшләр белән бергә, шул тәҗрибәле большевиклар җитәкчелегендә, партиянең Казан комитетында эшлиләр. Казан комитеты татар эшчеләре һәм хезмәт ияләре арасында революцион тәрбияне көчәйтүгә нык игътибар бирә. X. Ямашев җитәкчелегендә махсус пропагандистлар группасы төзелә. Большевиклар тарафыннан күп санда чыгарылып барган революцион прокламацияләр татар теленә тәрҗемә ителеп баралар. Шул хакта В. И. Ленин җи- 
♦ В. И. Ленин, Сайланма әсәрләр. Т. I. 497 бит. тәнчелегендә чыккан «Вперед» газетасының 1905 нче ел 7 нче апрель номерында түбәндәге материал урнаштырылган: ...«Приказчиклар хәрәкәте үз эченә мөселман приказчикларын да алды: алар арасында түгәрәкләр төзеләләр». ...«Нәшрият эше бик нык киңәйде. 
(Январьда 10 мең, февральдә 17 мең табак), ә ике ай эчендә, район бюросыннан килгәннәре белән, барлыгы 40.800 табак таралды»... «Татарлар арасында Эш бик нык киңәя. Бөтен листоклар диярлек татар теленә күчерелә...» Бу документтан күрүебезчә, татар телендә дә прокламацияләр аркылы политик агитация этләре башлана. Демократик җәмәгатьчелек фикеренең киңәюенә, үсеп формалашуына юл ачыла. Демократия теләкләре белән янучы язучыларның алдынгыларына бу революцион агитация уңай йогынты ясый. Алар үзләренең культура һәм иҗат эш- чәнлекләрендә идея юнәлешен үзләренең якын дуслары булган большевик Ямашевтан алалар. Яма- шевн]ың рус революцион матбугатыннан алып, большевизм карашыннан чыгып тараткан фикерләре татар демократик язучылары өчен үрнәк булып тора. Беренче революция елларында матбугатка чыккан татар азучыларының барысы да дип әйтерлек беренче адымнарын рус әдәбиятыннан файдаланудан башлыйлар. Г. Тукайның «Фикер» газетасында басылып чыккан һәм матбугатта игълан ителгән шигырьләренең беренчесе булган «Мужик йокысы» Кольцовтан тәрҗемә ителә. «Әльгас- рел-җәдит» журналы чыгу уңае белән редакциягә китергән әсәрләр җыентыгының күпчелеге Крылов мәсәлләреннән тәрҗемә ителгән була. Беренче рус революциясе көннәрендә Тукай бары 19 яшендә генә була. Күргән җире дә, торган урыны да иске дини мәдрәсә рамкасы гына булган Тукайга революцион ситуацияне төшенү чыганагы булып, шул елларда рус телендә чыккан революцион рус матбугати
(*. ) 
 
 
хезмәт итә. Тукай, Уральскида гына түгел, башка шәһәрләрдә чыгып килгән политик матбугатны да күзәтеп бара. Моны Г. Тукайның Рос- тов-Дон шәһәрендә басылып чыккан бер политик брошюраны 1905 ел ахырларында татарчага тәрҗемә итүе һәм аны «Әльгасрел-җәдит» журналының төрле саннарында бастырып чыгаруы ачык күрсәтә. Биредә сүз үз вакытының күренекле революционерларыннан берсе булган. совет шартларында зур галим булып үскән Бахның политэкономия нигезләрен популяр анлатып биргән «Царь-голод» әсәрен Тукайның татарчага тәрҗемә итеп чыгуы турында бара. Г. Тукан гаять оста һәм аңлаешлы сүзләр белән тәрҗемә иткән бу хезмәте һәм бик күп сандагы үзенең оригиналь иҗтима- гый-публицистик мәкаләләре белән татао телендә революцион пропаганда эшләрен җәелдереп җибәрә, татар хезмәт ияләрен аң-белем ягыннан үстерү, аларга социаль һәм милли азатлык алып бир у мәсьәләләрен күтәреп чыга. Чын халык интересы белән янучы җәмәгать эшчеләре булдыруны куя, үрнәк итеп бөек рус халкының язучыларын -күрсәтә: «Милләт образованный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мөнафигыннан вә корсак файдасыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ. Милләт аталарга-аналарга, мөгаллимнәргә, мөгаллимәләргә, мөрәб- бияләргә, чын мөхәррирлек табигатьләренә вә сәлахиятләренә мохтаҗ. Безнең милләттә, башка милләтләр ксбп, хампссз фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай этенә алмаштырыр вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы егетләргә мохтаҗ. Безнең милләт Пушкиннарга, граф Лев Толстой- ларга, Лермонтовларга мохтаҗ. Кыскасы гына, безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйсыиа сәбәп булган чын мөхәррирләргә, рәссамнарга, яңа милли шигырьләргә, музыкаларга вә гайриләргә мохтаҗ», — дигән хаклы һәм ачык таләбе белән чыга. Шундый халык бәхете өчен тырышучы, бөек рус классиклары үрнәгендә иҗат итүче, җәмәгать эшчеләренең иң күренеклесе булып, Г. Тукай үзе җитешә. Аның лирикасында хезмәт иясе халык массасының кичерешләре, иң нечкә хисләре, иҗтимагый публицистик мәкаләләрендә 
демократик көчләрнең омтылышлары, югары идеаллары чагылдырылганнар. Яшьтән үк бөек pjc культурасына хөрмәт белән караган, анын Пушкин кебек гениаль язучыларыннан өйрәнгән һәм 19 яшендә аларга ода («Пушкинә») язып чыккан Тукай: Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам, — дип, зур өмет һәм ышаныч белән алга атлый. Шулар үрнәгендә һәм халык иҗатыннан нык файдалану нәтиҗәсендә үзе дә югары художестволы әсәрләр бирүгә иреште, бөек язучы булып формалашты. Дошманнарга каршы язган бер шигырендә ул: Шигыре Лермонтов вә Пушкин олуг саф диңгез ул. Хәзрәте Пушкин, вә Лермонтов. Тукай өч йолдыз ул. Сия дә шул диңгез ярында, әй агу йоткан көчек! Телләрең сузган буласың, җитми, җитми, кит күчеп. Кит хәзер, ләкин кптәрдә. сал колак бу сүзгә бер: Барчы, эт, гомерең буе шул күктә өч йолдызга өр!— дип җавап бирде. Дошманнарына каршы көрәш алып барганда да таянычны үзенең остазларында — бөек рус язучыларында күрде. Профессор Клячкнвның үләр алдыннан гына язып калдырган истәлегенә караганда, Тукай өйрәнгән язучыларның даирәсе тагын да киңрәк булганы күренә. Киң күпчелеккә мәгълүм булмаган шул документны без бу урында күчереп китәбез: «Язучы Г Тукай бе мпнем танышуым 1912 нче елның ахырына һәм 1913 нче елның башына туры килә. Безнең арада танышлык килеп чыгу минем врачлык профессиям белән бәйләнгән. 1912 нче елның ахырында (числосы исемдә калма
70 
 
 
ган) миңа авырып калган язучы Тукайны барып карарга үтенеп, татар яшьләреннән берничә кеше килде. Исемдә калганымча, Тукай ул вакытта Московский (хәзерге Кировский) урамда номерларда тора иде. Мин анда авыр неврастения күренешләре белән бергә җитди авыру таптым. Иптәшләре аның мондый нервалы хәлдә булуын буржуаз язучылардан кайберләренең һәм полиция агентларының аны туктаусыз эзәрлекләүләреннән, даими борчылулар аркасында килеп чыкканлыгын әйттеләр. Мин аны үземнең карамагымда булган больницага салуларын таләп иттем. Аны авыруыннан дәвалау өчен дә, үзе өчен тыныч обстановка тудыру өчен дә больницага күчерү кирәк иде. Больницада ул түбәнге катта бер үзе аерым бүлмәгә урнаштырылды, бу бүлмәдә аннан башка авырулар юк иде. Дәвалау өчен кергән вакытларда мин аның белән танышып, тиздән мин аның башкалар белән тиңләштермәслек кызыклы, киң карашлы, акыллы бер кеше икәнлеген белдем. Больницада ихтыярсыз эшсез ятырга мәҗбүр булган Тукай, миңа җитди әдәбият табып бирү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Мин аңа Гейненең русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен, башка чит ил һәм рус шагыйрьләренең кулымда булган җыентыкларын бирдем. Бо- лардан тыш, таныш адвокатым аркылы политик әдәбияттан да кайбер китаплар табып бирә алдым. Бу китаплар арасында «Колокол»ның аерым номерлары, Герценңың «Былое и думы» дигән әсәре, Чер- нышевскийның «Что делать?» дигән әсәре’ һ. б. барлыгы хәтеремдә. Ул бу әдәбиятны бик зур кызыксыну белән укый иде. Бәхетсезлеккә каршы, аның күп авырлыклар һәм эзәрлекләүләр кичергән тормышы тиздән сүнеп калды. Яз көннәренең берендә дуслары аны мәңгелек тынычлык урынына илтеп куйдылар. Бү вакытсыз үлем аркасында татар халкы үзенең иң күренекле язучысын гына түгел, бөек рухи сыйфатларга ия булган кешесен дә югалтты. Аның якты чырае шушы көнгә кадәр минем аңымда саклана. Профессор Г. Клячкин 21/IV—46.» Шул рәвешчә, әгәр дә Тукай поэзия тармагында Пушкин, Лермонтов, Кольцов                      ‡ В. Г. Белинский — 3. Союныц «Париж серләре» дигән поэмасына рецензия, 1845. һәм проза буенча Толстой һ. б. классик рус язучы- ларыннаи өйрәнеп үскән булса, иҗтимагый публицистик мәкаләләрендә, тәнкыйть буенча булган хезмәтләрендә XIX йөзнең бөек фикер ияләре булган Герцен, Белинский, Чернышевский, Добролюбов һәм безнең чорның бөек художнигы А. М. Горький карашларыннан да файдалана алган. Моны бер яктан югарыда китерелгән документлар аңлатса, икенчедән Тукайның үзенең әдәбият һәм сәнгатькә карата булган теоретик карашлары да ачык күрсәтә. Ул теоретик карашларның, положениеләрнең ни дәрәҗәдә югары булуын һәм бөек рус халкының алдынгы тәнкыйтьчеләренең фикерләренә якын торуын күрү өчен берничә чагыштыру китерү дә җитә. Мәсәлән, В. Г. Белинский халыкның көченә һәм үсү сәләтенә карата: «Халык — бала; ләкин бу бала үсә һәм көч, һәм гакыл белән тулы ир булып җитүне вәгъдә итә. Ул зәгыйф әле, ләкин тик ул гына «укымышлы» җәмгыять катлауларында сүнгән милли тормыш утын һәм ышануларның саф энтузиазмын үзендә саклы釻, — дип язган булса, бөтен көчне, төп энтузиазмны халыкта күргән булса, Тукан да шундый карашка килә. Реакция елларында халык иҗаты турында сөйләгән лекциясендә: «Дөресен әйткәндә халык зур ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби гаризи бор хәлдер» — дип чыкты. Тукайның бу фикерләрендә Максим Горький фикерләренең йогынтысы да нык сизелә. Менә Мак
71 
 
 
сим Горькийның шулай ук халык көченә биргән бәясе: «Халык барлык материал хәзинәләрне тудыручы көч булып кына калмый, ул рухани хәзинәләрнең бердәнбер һәм бетмәс-төкәнмәс чишмәсе. Иҗат итүнең вакыты, матурлыгы һәм даһилыгы ягыннан беренче булган, барлык бөек поэмаларны, җирнең барлык трагедияләрен һәм алардан иң бөеген бөтен дөнья культура тарихын барлыкка китергән философ һәм шагыйрь ул» §, ди. Чыннан да Г. Тукайның «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» шикелле мәкаләләре һәм халык иҗатына карата булган лекциясе аның әдәбиятка һәм сәнгатькә реалистик ноктадан килеп, әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый тәрбия чарасы булуын төшенеп эш иткәнен күрсәтә. Боларда турыдан-туры рус ре- хволюциондемократик матбугатның, әдәби тәнкыйть фикерләренең йогынтысы сизелеп тора. А. М. Горький барлык хезмәт ияләренең дусты һәм гуманист язучы буларак татар әдәбияты тарихында, аның деглократик язучыларының туу һәм үсүендә гаять зур урынны тотты. 1906-7 нче елларда ук Г. Камал, Тукай, Коләхметов кебек демократик язучылар А. М. Горький иҗатыннан үрнәк алып үстеләр, аның •әсәрләрен өйрәнү аркасында сыйнфый дошманга, паразитларга каршы булган нәфрәт утын үзләштерделәр. Татар әдәбияты тарихында пролетариат әдәбиятының беренче үрнәкләрен бирүче Гафур Коләхметов үзенең «Яшь гомер» драмасын һәм «Ике фикер» пьесасын А. М. Горькийдан файдаланып, аның әсәрләрен уку йогынтысында яза. Шул турыда үзенең китабының титул битенә: «Бу әсәр мәшһүр рус мөхәррирләреннән Максим Горь- кийга тәкълидан язылмыштыр» дип куйган. Чыннан да Гафур Коләхме- товның бу иярүе формаль яктан гына булмыйча, бәлки А. М. Горький әсәрләрендәге идея юнәлешен аңлау, төшенү характерында бара. Гафур Коләхметов та, А. М. Горь- кйй шикелле үк, җиңүче көчләрне эшчеләр сыйнфыйда, хезмәт ияләрендә күрә. Революцион интеллигент Гали, эшче Йосыф һәм Вәли образларын иҗат итә. Икенчедән, бу әсәр буржуаз милләтчеләрне һәм алар оешмасы булган «Мөселман иттифакы» партиясен фаш итү, интернационализм идеясен яклау белән сугарылган. Пьесаның икенче пәрдәсе бөтенләй дип әйтерлек А. М.                      § Андреев, «Русский фольклор», 1939 г., раздел «Горький о фольклоре». Горький образлары үрнәгендә эшләнгән. А. М. Горькийның «Дошманнар» пьесасы белән «Яшь гомер» пьесасы арасында уртак моментлар булганын чагыштырып караучылар ачык күрәчәк. Г. Коләхметовның «Ике фикер» пьесасы эчтәлеге белән, үзенең философик фикерләре белән ул вакыттагы татар әдәбияты эчендә иң алдынгы әсәр булып тора. Анда бигрәк тә тарихта һәм тарихи барышта шәхесләрнең тоткан роленә карата булган фикерләр авторның марксизм классиклары, рус телендәге революцион матбугат белән таныш булуын һәм пролетариат әдәбиятының нигезләрен салучы Горькийдан турыдан-туры йогынты алуын күрсәтәләр. Моны берничә чагыштыру китерүдән дә күреп була. «Ике фикер» пьесасында Гафур Коләхметов кешенең җәмгыятьтә тоткан роленә бәя биреп, әсәрнең герое Дауд авызыннан: . «Адәм нихәтле нык табигатьле булса да, нихәтле аның гыйльме зур, фикере киң булса да, тарихны тудыра алмый. Бәлки адәмнең үзен тарих тудыра. Нәрсә ул тарих? Тарих— гавамның ничә йөз еллар эчендә килә торган сыйныфлар көрәшенең тезмәсе; тарих — сыйныфлар көрәшенең көзгесе! Ялгыз кеше дөньяда бу көрәштә берни дә итә алмый. Адәм тик шул гавам эчендә генә яши ала. Тик шул көрәштә генә үзенә ләззәт таба ала. Кешеләрнең бер төркеме дөньяда булган барлык байлыкны үз кулларына кертергә тырышалар. Гавам- ны, маңгай тире, үз кул көче белән яши торган гавамны үзенә кол итәргә, богауда тотарга тырыша. Ә швам шул коллыкка эләкмәс өчен — эләккәч азат булыр өчен
72 
 
 
көрәшә. Кулына салынган богауларны өзеп ташларга тели», — ди. Гафур Коләхметов пьесасындагы бу фикерләрне Горький сүзләренә чагыштырганда, алар арасында гаять зур якынлык сизелеп тора. Мәсәлән, Горький: «... Яңару Һәм реформация кебек эпохаларда... сезне шәхеснең рухани куәте тиз үсүе таңга калдыра. Бу күренешне шуның белән генә аңлатып була: социал давылларның бу эпохаларында шәхес аны үзенең органы итеп сайлап алган меңнәрчә ихтыярларның концентрацияләү ноктасы булып әверелә, һәм ул матурлык һәм көчнең гаҗәеп нурларында, үз халкы, сыйныфы, партиясе теләкләренең балкып торган ялкынында безнең каршыбызга килеп баса... һәркайчан һәм һәр җирдә тарих буенча кешене халык иҗат* итә килгән», — дип бәя бирә. 1907 нче елны Горький әсәрләрен тәрҗемә итүне шагыйрь Сәгыйть Рәмпев башлап җибәрә. Ул Горь- кийның «На дне» дигән пьесасындагы җырларны тәрҗемә итә. Кара реакция елларында бу җырлар татар хезмәт ияләре, укучылары арасына таралып, популярлашалар: ^Кояш чыга да бата... Төрмәм мәңге караңгы... Көннәр-төннәр зобанилар. Эх! Тәрәзәмне караулый...» 1905 нче ел революциясе көннәрендә әдәбият мәйданына чыгып зур эшчәнлек күрсәткән татар язу- чыларыкың барысының да рәсми яктан укыган-тәрбия алган урыннары иске мәдрәсәләр була. Закир Һади, Шакир Мөхәммәдев, Г. Камал һәм М. Гафурилар һәм соңыннан килеп Тукай һәм Фатих Әмирханнар барысы да куп еллар буенча иске мәдрәсәнең тынчу, пычрак һавасында яшиләр. Аларның барысын да тормышка яраклы итеп хәзерләнүгә беренче рус революциясе кузгатып җибәрсә, культура ягыннан үсүләренә, язучы булып формалашуларына турыдан-туры рус классик әдәбияты һәм җәмәгатьчелек фикере ярдәм итә. Моны без язучыларның үз истәлекләреннән дә ачык күрәбез. Мәсәлән Г. Камал үзенең ничек итеп җәмгыятькә файдалы кеше- булып китүен сөйләгән чыгышларының берсендә болан ди: «/Мине мулла итәргә телиләр... 'Мех сәүдәгәре ясамакчы булалар... Миндә язу дәрте кузгала, ләкин белем сай, белгән гарәпчә, төрекчә белән эш чыгарып булмый, русчаны белмим, шулай да 
тырышып-тырмашып газеталар укырга керешәм. «Нива» журналы алам, аңа кушымта булып килгән Чехов әсәрләрен укыйм. Шулай маташа торгач, 1905 нче ел җитте... Миндә ничә ел томанланып яткан дәрт яңадан куз.- гала. «Беренче театр»ны язып, үз- тормышымны сәхнәгә чыгарып күр- сәтәм». 1907 нче елны Г, Камал үзенең «Бәхетсез егет» дигән драмасында Горькийдан алынган югарыдагы җырларны тулысы белән урнаштыра, китабының беренче басмасында сызык астына төшереп: «Бәетнең мөхәррире: Максим Горький, тәрҗемәчесе Сәгыйть Рәмиевтер», дигән- сүзләрне өсти. Г. Камалның бу пьесасы күп еллар буенча сәхнәдән төшмичә уйнала. Г. Камалның «Бәхетсез егет»ендә Горький әсәрләрендә күренгән типларның үрнәкләре дә бар. Ул Горькийдагы гуманизмны, халыкчанлыкны үзләштерә барып, хатынкызның ирләр белән тигезлеге мәсьәләсен күтәрә. Пьесаның героиняларыннан берсе—' Гайшә авызыннан: «Хатыннар һәрбер хокукларында мөсави булмыйча торып, мондый җәберләрдән, мондый золымнардан асла котылу юк» дигән сүзләрне әйттерә. Соңра (1914-15 елларны) Г. Камал «На дне» пьесасын тулысы белән «Тормыш төбендә» исеме белән тәрҗемә итеп бирә. Фатих Әмирхан рус классиклары, шулар эчендә А. М. Горький әсәрләре белән якыннан таныш була. 1911 нче елда басылып чыккан «Урталыкта» исемле романында әсәрнең баш герое Хәсәннең бүлмәсен җыештыруын түбәндәгечә сыйфатлап бирә: «Өстәлне җыештырып бетергәч, Хәсән стенага рәсемнәр кадап куярга кереште. Бу рәсемнәрнең 3-4 сн- нән башкалары һәммәсе ачык хат
73 
 
 
лардагы рәсемнәр иде. Хәсән иң урта җиргә Маркс сурәте төшерелгән ачык хат (открытка) катыргысын кадап куйды... Марксның уң •ягына Тургенев менеп утырды... Марксның сул ягына Максим Горький ** сурәтен кадады. Бу өч рәсемнең ас вә өсләренә Пушкин, Гоголь, Байрон, Шекспир, Лев Толстой, Репин вэ башка берничә мәшаһнр- нең рәсемнәре тезелделәр». Татар телендә чыккан газета-жур- налларда да 1906 нчы елдан башлап, А. М. Горькийның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар бирелә башлый. Оренбургта чыккан «Шура» журналы үзенең беренче санында ук «Рус әдәбияты» исеме астында мәкалә урнаштырып, журналда системалы рәвештә рус классиклары белән таныштырып барырга вәгъдә итә: «Мәҗмугабызны тәртип белән укучылар рус әдәбиятында әһәмиятле хезмәтләре күрелеп, исемнәре мәшһүр улган Кантимер, Ломоносов, Державин, Фонвизин, Карамзин, Дмитриев, Крылов, Пушкин, Лермонтов, Грибоедов, Кольцов, Гоголь, Гончаров, Тургенев, Островский, Толстой, Чехов, Горький кеби мөхәррирләр, шагыйрьләр вә әдипләр хакында кыскача булса да фикер хасил итәчәкләр». Татар язучылары һәм татар әдәбияты белән рус җәмәгатьчелек фикерен таныштыру идеясен А. М. Горький башлап җибәрә. Алексей Максимович реакция елларында ук татар тормышы һәм аның язмышы белән кызыксына. 1909 нчы елда халык шагыйре Г. Туканның шигырьләрен русчага тәрҗемә итү турында тәкъдим кертә. 1912 нче елда татар язучыларының әсәрләреннән тәрҗемә итеп русча бер җыентык чыгарырга хәзерләнеп, шул турыда хатлар язып, татар язучыла- рыныц үзләренә мөрәҗәгать итә.- Шул ук 1912 нче елда язучы Вересаев исеменә язган бер хатында киң Россиядә булган башка халыклар әдәбиятын да рус теленә тәрҗемә итү кирәклеге турында тагы бер кат искә төшереп уза. ... «Башка милләтләр әдәбияты һәм өлкәләр әдәбияты җыентыкларын бастырып чыгаруга сезнең үзегезнең һәм сезнең иптәшләрегезнең ничек карагайлыкларын беләсем килә иде. Себер, белорус һәм украин язучылары,                      ** «Җәберләнүчеләр тормышын язу белән танылган мөхәррир; хәзер әле исән» — Ф. Әмирхан'искәрмәсе. 1911 ел. ♦ Русча тәрҗемәләрдә «очты» сүзе өч тапкыр кабатлана. латыш һәм татар — Казан татарлары язучылары әсәрләренең җыентыкларын бик тиз оештырып булыр иде. Шулай ук грузин, әрмән, поляк, фин һ. б. язучыларының җыентыкларын төзү кыен булмас. Бу эш безнең милләтчелек көннәребездә тулысынча үз вакытында эшләнгән бер эш булыр иде һәм Россияне үз-үзе белән таныштырудан гыйбарәт булган бу эшкә сәүдәгәрлек карашыннан гына чыгып эш итә торган издатель фермасы түгел, бәлки великорус язучылары ширкәте алынса чиктән тыш мөһим булыр иде, дпп уйлыйм. ... Җыентыклар урыннарда коллектив рәвештә редакцпяләнергә тиешләр һәм аларның һәр кайсына шул халыкның культура Тарихына караган кечкенә генә очерк өстәлгән булырга тиеш. Әгәр сезне бу проект кызыксындыра икән, мин аны тагын да җентеклерәк рәвештә киңәйтә алам, шулай ук бу идея белән кызыксынган башка милләтләр әдәбиятчыларының адресларын җибәрермен, ул вакытта сез алар белән турыдан- туры языша алачаксыз...» Капитализм шартларында патша монархиясенең кысуы аегында Гооь- кийныц бу теләкләре тулысы белән тормышка ашырыла алмый. Шулай да ул нәтиҗәсез калмый, 1914 елда Лазаревский институты тарафыннан чыгарылган җыентыкның бер номерында Тукайның «Мәхәббәт», «Өзелгән өмет», «Шүрәле», «хМилли көй», «Фөрьят», «Авыл хатынының бала тирбәткәндәге өметләре», «Теләнче», «Татар кызына», «Изге тәсбих өзелде» дигән әсәрләре басылып чыгалар. Тукайның авыр шартларда һәлак булуы һәм шагыйрь буларак реакция көннәрендә уздырган трагедиясен дөрес бәяләүче дә А. М. Горький була. Ул үзенең язучы Сергеев- Ңенскийга язган бер хатында Tv- 

 
 камның «Өзелгән өмет» шигырен истә тотып, түбәндәге юлларны әйтеп уза: «Сез вәгазьчеләр художникларның. бугазларыннан тоталар дип зарланасыз, бу һәрвакыт шулай булды. Бу дөнья художниклар өчен түгел, анда аларга һәрвакыт кысынкы һәм уңайсыз булды. Шуңа күрә аларның роле мактаулырак та һәм батыррак та. Ачлыктай һәм чахоткадан үлгәндә, Казан татарларыннан бер шагыйрь: • Очты дөнья читлегеннән Тарсынып күңелем кошы» дип, бик шәп әйткән. «Очты» * сүзенең кабатлануында мин шатлык тавышы пшетәм. Ләкин мин үзем, әлбәттә, яшәү шатлыгын артыграк кү- рәм: коточкыч кызык бу яшәү...» Югарыда искә алганыбызча, күренекле татар язучыларының күпчелеге рус әдәбиятын өйрәнү, шуннан үрнәк алу буенча иҗат эше башлап җибәрәләр, беренче адымнарын я русчадан тәрҗемә итүдән, яки ияреп язудан алып китәләр. Мәсәлән, Фатих Әмирхан 1906 нчы елларда беренче мәртәбә матбугатка Андер- сенның рус теленә тәрҗемә ителгән балалар өчен булган әсәрләрен татарчага эшләп бирү белән чыга. «Элгасрел-җәдит» журналында басылган беренче публицистик мәкаләсе дә (Париж коммунасы тарихы турында) шул ук тәрҗемә буенча була. Соңыннан Достоевский, Лев Толстой һәм Тургенев иҗатларын җентекләп өйрәнү, алардаи үрнәк алу аркасында, Фатих Әмирхан үзе дә зур язучы булып җитешә. Хәтта Фатих Әмирханның геройлары да турыдан-туры Тургенев геройларына иярәләр. /Менә «Яшьләр» пьесасында уңай образларның берсе булган Галинең фикер йөртүләре. Ул үзенең монологында: «... Без Рудиннар, Базаровлар була алсак, халыкка бер туктамый искене, җимерү идеясен сөйләсәк, киләчәктә чын эш эшләрлек кешеләр дә җитешерләр яки без үзебез үк, күп тәҗрибәләр белән, эшләрлек кешеләр булып чыгарбыз» ди. Бу фикерләрдән авторның рус культурасына һәм андагы яңалык өчен көрәшүче образларга хөрмәт белән каравын төшенеп була. Югарыда мисалга алып узылган «Урталыкта» романыннан китерелгән өзекне хәтергә төшерегез. Анда татар яшьләренең үзләренең бүлмәләрен бизәгәндә иң күренекле 
урынга Маркс, Горький, Пушкин рәсемнәрен хөрмәтләп куюлары да очраклы хәл түгел. Ул бөтен дөнья күләмендә хөрмәт казанган, бөтен кешелек интересы өчен иҗат иткән галимнәргә, язучыларга һәм художникларга татар халкының алдынгы яшьләрендә һәм язучыларында тугай һәм үсә барган ихтирамның чагылышы булып тора. Фатих Әмирхан гына түгел, Дәр- демәнд тә матбугатка беренче чыгуын Пушкинның «Зимний вечер» исемле шигырен татарчага тәрҗемә итүдән башлый. 1907 нче елда «Вакыт» газетасының 119 нчы санына кушымта рәвешендә чыккан «Әдәбият капчыгы»ның 8 нче санына урнаштырылган Дәрдемәнднең «Кышкы төн» исемле шигыре, Пушкинның югарыда исемләнгән әсәреннән алынган. Шунда Дәрдемәнд сызык астына төшереп, «Шагыйрь Пушкинның үзен бала көнендә карап үстергән карчыкка хитабән әйткән шигыре» дигән искәрмәсен дә биреп китә. Безгә һәм укучыларга мәгълүм булганча, Дәрдемәнднең ул көннәргә кадәр үк' язган оригинал шигырьләре дә була, һәм ул аларда бер дәрәҗәдә госманлы төрекләре әдәбиятына ияреп карый. Ләкин инде 1905 нче елгы беренче рус революциясе шартларында, башка татар язучылары рәтеннән, Дәрде- мәндкә дә Көнчыгыш әдәбияты йогынтысына караганда рус классик әдәбиятының йогынтысы көчлерәк тәэсир итә. Ул бер яктан Пушкин шигырьләрен турыдан-туры саф татар теленә күчерүне, күчергәндә дә, аның оригиналлыгын, шигъри үлчә- вен саклап бирүне бурыч итеп кунса, икенчедән үзенең оригинал шигырьләрен дә шулар үрнәгендә иҗат итә. «Шура»иыц 1908 нче ел санында басылган «Кораб»ны, «Кышкы төн» шикелле үк, бар кс

 
 тегә дә аңлаешлы саф татар телендә яза. Бу шигырь шул ук рус әдәбияты йогынтысында — Лермонтов шигырьләре үрнәгендә эшләнгән. Дәрдемәндне шагыйрь итеп таныткан көчле образлы картиналарда бирелгән бу әсәр,, һичшиксез, Лермонтовның «Җилкән» ен уку тәэсирендә язылган, моны шигырьнең һәм эчтәлеге, һәм формасы күрсәтеп тора. Әгәр дә Лермонтов үзенең «Җилкән» дигән шигырен: Белеет парус одинокий В тумане моря голубом — Что ищет он в стране далекой? Что кинул он в краю родном? строфасы белән башлап алып китсә, Дәрдемәнд тә: Шаулый диңгез... җил өрәдер, Җилкәнең киргән кораб! Төн вә көндез ул йөзәдер, Юл бара ят ил карап — дип яза. Дөрес, ике шагыйрь ике эпохада, ике төрле дөньяга караштан чыгып язалар. Аның шулай булуы ике шигырьне чагыштырып укудан ачык күренә. Ләкин Дәрде- мәнднең бу шигырен тудыруда Лермонтовтан йогынты алуы, файдаланып язуы дәгъвасыз нәрсә. Чөнки Дәрдемәнд үз шигырьләрендә Лермонтовның шигъри ритмикасыннан, музыкаль алымнарыннан да киң файдаланган. Бу соңгы фикерне раслауга Лермонтовның «Бишек җыры» шигыренә Дәрдемәнднең балалар өчен язган «Бәллү» шигырен чагыштырып карау да җитә. Болар бер үк шигъри үлчәүдә булып, бер- берсенә бик якын музыкаль яңгырашта төзелгәннәр. Әлбәттә, бу чагыштырулар белән без Дәрдемәндне шигъри таланты ягыннан да, тарихта тоткан роле ягыннан да, Лермонтовка тиңләштерергә уйламаганыбыз шикелле, шул ук вакытта, Дәрдемәндне дә тәрҗемәче яки ияреп язучы гына, дип бәяләүдән ерак торабыз.Дәрдемәнд татар әдәбиятында үзенең шигъри стилен күрсәтә алды, оригинал шигырьләр бирде. Әнә шул оригинал шигырьләр бирүендә, бигрәк тә классик шигырь системасы днп аталган силлабо-тоник шигырь төзелешендә татар телендә шигырьләр бирүендә, аз сүзләр белән күп мәгънәле итеп язуында беренче нәүбәттә Пушкин һәм Лермонтовтан уңышлы файдаланды, алардан өйрәнү аның оригинал шагыйрь булуын киметмәделәр, бәлки үстерделәр. Сәгыйть Рәмиевнең, Горький әсәрләрендәге җырларны тәрҗемә итеп, иҗат эшенә керешкәнен югарыда әйтеп уздык. Шулай ук аның рус әдәбияты үрнәгендә 
шигырь язарга керешкәнен дә күрдек. Ул соңыннан да иҗаты өчен күп кенә материалларны рус классик әдәбиятыннан, беренче нәүбәттә Лермонтов шигырьләреннән алуны дәвам иттерә. Лермонтовның «Демон» һәм «Мцыри» кебек әсәрләре Сәгыйть Рәмиев өчен гомумән үрнәк булып торганнар. Сәгыйть Рәмиевнең «Перчатка» кебек иң яхшы эшләнгән шигырен иҗат итүе һичшиксез Лермонтовны җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. 1914 елның 4 Октябренда «Уфаның авыл көнкүреше журналы»нда Лермонтовның тууына 100 ел тулу хатирәсенә багышланган зур гына мәкаләне Сәгыйть Рәмиевнең тәрҗемә итеп чыгуы да очраклы хәл булмый, бәлки аның бөек шагыйрьгә ихтирамының билгесе булып тора. Шул ук елларда Сәгыйть Рәмиев Лермонтовның тагын берничә, күләм ягыннан кечкенәрәк шигырьләрен һәм Некрасовның шигъри парчаларын тәрҗемә итеп бирә. Владимир Ильич Ленин 1913 нче елда ук «Милли мәсьәлә буенча критик заметкалар» исеме белән игълан иткән хезмәтендә: «һәрбер хәзерге заман милләтендә ике милләт бар... һәрбер милли культурада ике милли культура бар» дип билгели дә, шунда ул бөек рус культурасының Россиядә яшәгән башка халыкларга уңай йогынты ясавын күрсәтеп уза. «Әгәр Украина эшчеләренең күпчелеге Великорус культурасының йогынтысы астында икән, без нык .беләбез ки, — ди Владимир Ильич Ленин, — Великорус поплары һәм буржуалары культурасының идеяләре белән беррәт- тән биредә Великорус демократиясенең һәм социаль демократиясенең идеяләре дә тәэсир итәләр. Беренче

 
 төр «культура» белән көрәшкәне хәлдә, Украиналы марксист һәрвакыт икенче культураны аерып йөртәчәк һәм үз эшчеләренә әйтәчәк: «аңлы Великорус эшчесе белән, аның әдәбияты белән, аның идеяләре даирәсе белән аралашуның һәр мөмкинлеген бөтен көч белән тотын алырга, файдаланырга, беркетергә кирәк... диячәк» †† ди. Украина халыклары белән Великорус демократиясе культурасы арасындагы булган һәм булырга тиешле бәйләнешне мисалга алып әйткән Ленинның бу фикерләре Россиядә яшәгән барлык халыкларга карата да әйтелгән фикерләр булып торалар. Алар рус демократиясе тәэсирендә булган татар алдынгы эшчеләренең һәм революцион демократик укымышлыларының хәрәкәтләренә дә туры килә. Беренче революционерларыбыздан булган большевик Хөсәен Ямашев нәкъ әнә шул Владимир Ильич Ленин таләп иткәнчә рус демократиясе һәм социаль демократиясе тәэсирендә эшли. Шул тәэсирне кин күпчелек татар хезмәт ияләренә, алдынгы укымышлыларына, язучыларына җәелдерү өчен^көрәшә. Гафур Ко- ләхметов һәм 1 абдулла Тукаевлар- нын. иҗат эшчәнлекләрендә, югарыда күргәнебезчә, рус революцион- демократиясе идеяләре гаять тирән һәм мактаулы урынны алган. Әнә шул революцион-демократик идеяләрне үзләштерү аркасында инде Ямашев, Тукай һәм Коләхметов буржуа шартларындагы милли культурага бер бөтен итеп карамаганнар. Либераль буржуа вәкилләренең милли культураны бер бөтен итеп күрсәтергә маташуларына һәрвакытта каршы булалар. Урыны туры килгән саен буржуаз милләтчелекне фаш итә баралар. «Уклар», «Яшен» журналлары һәм «Фикер», «Әлислах» газеталары битләрендә Тукай, «Азат», «Азат халык» битләрендә Гафур Коләхме- гов, Г. Камал, «Урал» газетасында X. Ямашев буржуаз милләтчеләрнең капитал иярченнәре, халык интересын таптаучылары булуын бербер артлы күрсәтә, хезмәт массасына аңлата килгәннәр. Бөек Пушкин, Лермонтов һәм. Горький тугай илләрен, үз халыкларын чиксез яраттылар. Алар беренче нәүбәттә үз халыкларының язмышы белән кызыксындылар. Ләкин бу момент ул бөек язучыларга интернационалист булып                      †† Ленин, «Әдәбият турында» Казан, Татгосиздат басмасы, 1947 ел. эшләргә комачаулык итмәде. Чөнки алар үз илләрендә яшәүче бер халыкның да хаксызга җәберләнүенә түзеп, салкын кан белән карап уза алмадылар. Киресенчә, барлык халыкларның чын бәхеткә, ирекле тормышка чыгуларына булышлык игү юлында бөтен көчләрен куеп көрәштеләр, тормышларын шуңа бирделәр. Менә нәкъ шул момент, ул бөек фикер ияләрен рус халкына гына түгел,, бәлки Россиянең күп сандагы барлык халыкларына да якынайтты. Ал арның якты образлары бик куя халыкларның алдынгы улларына,, демократик язучыларына үрнәк булып торды, уңай йогынты ясады. III Горький безнең чорның зур әдибе. Аның даны Бөтен планетага таралган. Такташ Бөек Октябрь Социалистик революциясе кешелек тарихында беренче мәртәбә әдәбият һәм сәнгатьнең, чын мәгънәсендә әдәбият булып, ирекле үсүенә юл ачты, киң шартлар тудырды. Владимир Ильич Ленин 1905 нчеелныук: «Азат әдәбият... илнең чәчәге, аның көче, аның киләчәге булган миллионнарча һәм ун миллионнарча хезмәт ияләренә хезмәт итә...» * дип язды. 1905 нче елгы беренче рус революциясе көннәрендә үк рус революцион-демократик әдәбиятыннан һәм матбугатыннан йогынты алып, иҗат эшенә керешкән татар язучы- ларының, сәнгать эшчеләренең алдынгы вәкилләре (Шәриф Камал. Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал Мирхәйдәр Фәйзиләр) социалистик революцияне шатланып каршы аллылар. Бөек рус әдәбиятында һәм гомумән культурасында булган ик- * Ленин, «Партия оешмасы һәм партияле әдәбият».
11 
 
 
сез-чиксез байлыктай киңрәк файдалануга тагын да кыюрак адым атладылар. Күренекле революционер Мулланур Вахитов җитәкчелегендә чыккан «Кызыл Байрак» газетасы беренче номерында ук Горький әсәрләреннән берсен — «Товарищ» исемле әсәрен тәрҗемә итеп урнаштыра. Татар артистлары Бөек Октябрь революциясенә хәзерлек көннәрендә Горький әсәрләреннән берсен сәхнәгә хәзерләү өстендә эшлиләр. Бөек Октябрь Социалистик революциясе булганнан соң беренче мәртәбә сәхнәгә Горький әсәре белән чыгалар. Шул турыда 1917 иче елның 15нче Октябренда «Кояш» газетасында түбәндәге белдерүләр ясала: «Большой театр. Г. Кариев идарәсендә татар драмасы. Җомга көн 20 нче Октябрьда Г. Карцев идарәсендә «Сәйяр труппа» артистлары тарафыннан спектакль булачак. Тамашага куела: татар сәхнәсендә беренче мәртәбә яңа әсәр.- М сщ а н н а р. Драма дүрт пәрдәдә бөек мөхәр- I рир М. Горький әсәре. Бу әсәрне труппа гаять җитди хәзерлек белән уйнаячак. Уйнаучылар: Синаева, Болгарская, Кариев, Шамиль»... Соңыннан бу спектакльне кую, Мөселман Социалистлар Комитеты соравы буенча, • 25 нче Октябрьга күчерелде. Шул турыда газетада тагын берничә игълан (17 нче Октябрьда, 19 һәм 22 нче октябрьда) бирелә. 25 нче октябрьда Казанда Совет власте урнаштыру өчен кискен көрәш башлана, спектакльне тагын берничә көнгә кичектерергә туры килә. «Кояш» газетасының 1917 нче ел 31 нче октябрьда чыккан санында без: «25 нче октябрьда Новый клуб бинасында, социалистлар комитеты файдасына булачак кичә гадәттән тыш вакыйгалар булу сәбәпле, ул көнне булмыйча калган иде. Инде шул кичә бүген шул ук Новый клуб бинасында ясалачак. Тамашага әүвәлдә игълан ителгәнчә М. Горь- кийиың «Мещаннар» исемле дүрт пәрдәлек пьесасы куелачак. 25 ендә алган билетлар белән керергә мөмкин», дигән белдерүне күрәбез. Чыннан да Горькийның бу әсәре 1917 нче елның 31 нче Октябренда татар сәхнәсендә беренче мәртәбә уйнала. Димәк, татар артистлары Бөек Октябрь революциясен Горький әсәре белән каршылыйлар. Буржуаз интеллигентларның, шулар арасында 
татар милләтчеләренең саботаж ясаган бер вакытларында, татар артистларының бу адымнары, һичшиксез, революцион адым булып тора. Татар Совет әдәбиятының классик язучысы Шәриф Камал шулай ук рус әдәбияты белән бик яшьтән үк таныша башлый, аның’ Горький әсәрләре белән беренче очрашуы 1903 елларга ук туры килә. Күмер . шахталарында, Каспий диңгезе буендагы балык промыслоларында эшләп йөргән вакытларында Горькийның «Макар Чудра» исемле хикәясен кулга төшереп укып чыга. Бу хикәя аңарда тирән эз калдыра. Тормыш авырлыкларын үзе кичереп йөргән Ш. Камалны тагын да уйланырга, тормышны нечкәләп күзәтүче, аның төбендә яшәүче кешеләрне' күрүче булуга илтә. Соңыннан Шәриф Камалның Горький йогынтысында иҗат иткәнен күрәбез. Ш. Камалга шулай ук А. Чехов, Л. Толстой иҗатының да тәэсире зур. Кара реакция елларында ук рус классиклары үрнәгендә иҗат итеп үскән, реализм сызыгына баскан Ш. Камал Бөек Октябрь Социалистик революциясеннән соң тагын да алга китте, художник буларак үсте. Горькийдан өйрәнү, үрнәк алуны уңышлы дәвам иттерүе нәтиҗәсендә, социалистик реализм нигезендә киң полотнода роман жанрында зур әсәрләр («Таң атканда», «Матур туганда», «Ныклы адымнар») бирүгә иреште. Ул татар язучыларыннан беренче буларак рус Совет әдәбиятының зур һәм яхшы әсәрләреннән берсе булган Шолоховның «Күтәрелгән чирәм» исемле романын 1932—33 нче елларда татар теленә тәрҗемә итеп, 1934 нче елны бастырып чыгарды. Шул вакытларда Ш. Камал үзе дә Шолохов күтәреп чыккан темага, 
78 
 
 
авылны социалистик юлга күчерү көрәшен чагылдырып, әсәр язарга керешә. Татар совет язучыларыныц революциягә килеп кушылган карт буыны’ да, соңыннан җитешә барып совет әдәбияты фронтына килгән яшьләре дә, үз вакытларында Каюм Насыйри һәм Габдулла Тукай башлаган, Шәриф Камал дәвам иттергән бөек рус культурасыннан, революцион әдәбияттан файдалану традициясен киңрәк үзләштерү юлына баскан саен, иҗатларында ныграк адымнар белән атлый башладылар. хЧоның поэзия өлкәсендә яхшы үрнәкләрен Һади Такташ күрсәтте. Чагыштырма рәвештә алганда кыска гына бер вакыт эчендә татар совет поэзиясенең иң күренекле шагыйре булу югарылыгына күтәрелгән бу язучы катлаулы иҗат юлын узды. Башта символистлар мәктәбе йогынтысында яза башлап, соңыннан совет әдәбиятының төп методы булган социалистик реализм белән язуга күтәрелде. Аның 1923 нче елда язган, безнең чит илдәге вәкилләребездән берсе булган Воровскийның дошманнар тарафыннан үтерелүенә нәфрәт белдереп чыккан шигъри «Нота»сы шул юлдагы беренче уңышлы адымы була. 1924 нче елның январенда даһи Ленинның вакытсыз үлүе тәэсирендә иҗат иткән «Гасырлар һәм минутлар» поэмасы татар совет поэзиясе эчендә генә түгел, гомумән совет әдәбиятының яхшы әсәрләре рәтендә үзенә тиешле урын алырлык әсәр. Әгәр дә рус әдәбиятында Владимир Маяковский бөек юлбашчыбызның поэтик образын тудырган булса, Маяковскийдан үрнәк алып иҗат итүче Такташ та шундый ук җаваплы һәм мактаулы хезмәтне татар поэзиясендә үтәүгә иреште. Хезмәт ияләренең бөек юлбашчыга булган мәхәббәтләрен һәм ихтирамнарын Такташ: «Еллар таңында», «Сыркыды авылы», «Байрак тегәбез» исемле әсәрләрендә дә гәүдәләндерә. Хәтта Такташның кайбер шигырьләрендә Маяковский күтәргән мәсьәләләрнең шул ук формада куелганын күрәбез. Әгәр дә Маяковский үзенең: «Владимир Ильич Ленин» поэмасында фашистларга каршы көрәш мәсьәләләрен күтәреп чыккан булса, Такташ та 1925 нче елны каршы алу уңае белән язган «Еллар таңында* шигырендә «Долой фашистларга маневрлар» дигән ялкынлы нәфрәт белән тулы юлларны иҗат итә. Гомумән 1924—25 нче еллар Такташ 
иҗаты өчен зур борылыш еллары булдылар. Ә ул борылыш Маяковскийдагы шикелле политик эчтәлекле, тирән идеяле шигырьләрендә күренде. «Нота», «Гасырлар һәм минутлар» исемле әсәрләреннән соңрак язылган «Хәлифәлек трагедиясе» (Кави Нәҗми белән бергәләп язылган), «Провокатор» (1925), «Байрак тегәбез» (1925), «Лорд Чемберленга СССР крестьяны Һади Такташтан җавап нотасы» (1927) кебек әсәрләре шул юлдагы уңышлы адымнары булдылар. Такташ, әсәрләре җыентыгының беренче томын басмага хәзерләү уңае белән, сүзбашы рәвешендә язган мәкаләсендә, узган иҗат юлына тәнкыйть белән карап, дөрес бәя бирде: «Бу әсәрләр минем вак буржуа арасыннан чыгып, коммунистлар партиясейең еллар буена, мине ничек үзгәртә баруын һәм шул нигездә миннән яңа, бүгенге кирәкле кешене тәрбияләп килүен ачык күрсәтәләр... Минем иҗатым, минем кебек вак буржуа арасыннан чыгып, коммунистлар партиясенең юлбашчылыгы астында тәрбияләнеп, пролетариат идеологиясен үзләштерүдә зур эволюция ясаучы бик күп кешеләрнең йөрәкләре аркылы үткән хисләрен чагылдыралар. Шуның өчен дә минем үсүемә характерлы булган • бу әсәрләр басылырга тиешләр дип уйлыйм һәм алар... укыган, тикшергән вакытта тәнкыйть карашы белән укылырга тиешләр», ди. Шул рәвешчә, бөек рус культурасы һәм революцион совет матбугаты белән күбрәк таныша бару һәм партия Үзәк Комитетының Совет әдәбиятын һәм сәнгатен
79 
 
 
үстерү турында 1925 нче елгы карарын органик үзләштерә килү Такташның аңын күтәргәннән күтәрә барды. Ул шагыйрь буларак «Киләчәккә хатлар» (1930) кебек татар совет поэзиясенең мактанычы булырлык поэмаларны тудыруы белән беррәттән, башка язучыларга да булышлык итәрлек әдәби-тәнкыйть мәкаләләре' белән дә чыкты. Шул мәкаләләрендә әдәбиятта партиялелек принципларын яклады. Эчтәлексез, идеясез язылган шигырьләрне «безработный» шигырьләр дип атады. Аның 1929 һәм 1931 нче еллар арасында язылган, «Яңалиф» һәм «Атака» /куриалларында басылып чыккан мәкаләләре арасында «Партиясез» һәм партияле шигырьләр турында» һәм «Тыңла, ТАПП» исеме белән булган хезмәтләре гаять дәрәҗәдә характерлылар. Боларда Такташ совет әдәбияты алдында торган бурычларны үзенең тирән аңлавын күрсәтә, башкалардан да шуны таләп итә: «Без язучылардан яши һәм хәрәкәт итә ала торган һәм укучыларның уй юнәлешләрен хәрәкәт иттерә ала торган әсәрләр таләп итәбез. Бүгенге бөек көрәш эчендә кирәкле бер корал булып яши, хәрәкәт итә алмаган әдәбиятка каршы көрәш алып барабыз. Буржуа идеалист, формалист теоретиклары сәнгатьтән партиячелелекме куып, форманы гына нигез итеп алырга маташсалар һәм форманы гына алга сөреп, сәнгатьне, әдәбиятны сыйнфый көрәштән аерып алырга теләсәләр, без сәнгатьтә беренче урынга партиячелекне куябыз. Тарих тарафыннан бетәргә хөкем ителгән бөтен дөнья буржуазиясе хосусый милек идеясеннән башка һәрбер идеягә каршы булса, без әдәбиятта, сәнгатьтә пролетариат сыйныфы тудырган һәм кешелек дөньясын хурлыклы түбәнлектән чыгарырга алып барган иң бөек идеаллар өчен көрәш алып барабыз. Без әдәбият, сәнгать коралы аркылы шул идеалларны чагылдыруны, массаның фикерен шул идеаллар тирәсенә оештыруны иң беренче урынга куябыз. Әдәбият шул безнең бөек идеалларыбыз өчен булган көрәшебезгә ярдәм итә алса гына, безгә кирәк әдәбият дип таныйбыз. Киресе булса, без ул әдәбиятны үле бер форма, тормышта яшәү, хәрәкәт итү функцияләре булмау сәбәпле үләргә мәхкүм булган зәгыйфь бер әйбер яки турыдап-туры буржуаз сыйныфның көрәшенә ярдәм итүче бер әдәбият итеп карыйбыз» ди. 
Монда китерелгән фикерләрнең ни дәрәҗәдә тирән мәгънәле, бүгенге көндә дә актуаль булулары ул җөмләләрнең үзләреннән дә күренә. Иптәш Жданов докладында күтәрелгән мәсьәләләр, фикерләр яктылыгында алып карасак, Такташның ул хезмәтләренең әһәмиятләре тагын да ачыграк һәм тулырак аңлашыла. Такташның шул ук елларда алдынгы совет язучылары рәтендә торып эш иткәне күренә. Бу ачык нәрсә, монда безне кызыксындырган момент булса, ул да Такташның шул юлларны язганда кайдан фикерләр алганын, нинди чыганаклардан файдаланганын табу мәсьәләсе тора. Моңарга җавапны беренче нәүбәттә иптәш Ждановның шул ук докладыннан да күреп була. Ул анда совет' әдәбиятындагы традицияләрнең кайдан башлануы, ничек үсеп килүенә карата ачык җавап биреп уза. «...Совет әдәбиятының, — дп иптәш Жданов. — иң яхшы традициясе— XIX нчы гасырдагы рус әдәбиятының иң яхшы традицияләрен дәвам иттерү булып, безнең бөек революцион демократларыбыз — Белинский, Добролюбов, Чернышевский, Салтыков-Щедрин тудырган, Плеханов дәвам иттергән, Ленин, Сталин тарафыннан фәнчә эшләнгән һәм нигезләнгән традицияләрне дәвам иттерү булып тора». Такташ иҗат, иткән вакытларда бу уңай традицияләрне совет әдәбиятында— иҗат өстендә үстерүчеләр Горький, Маяковский, Демьян Бедный, Серафимович һәм башка күренекле совет язучылары булдылар. Такташ алармы, югарыда әйткәнебезчә, яратып укыды. Алар- дан идея юнәлеше алды. Шулар ши

 
 келле партиячел һәм политик эчтәлекле шигырьләр язуга үсте. Маяковский шикелле актуаль политик темаларга шигырьләр язды һәм Маяковский шикелле үк, укучы яшьләр, эшчеләр арасына йөреп, шигырьләрен сөйләүче дә ул булды. Такташның югарыда китерелгән теоретик хезмәтләрендә, шул рәвешчә, бер яктан рус классик әдәбиятының, революцион-демократик фикерләренең йогынтысы булса, икенчедән, турыдантуры Маяковский иҗатыннан, ныгышларыннан иҗади файдалану да күренә. Совет властеның беренче елларында ук Маяковскийга әдәбият фронтында күренгән революция дошманнарына, капитализм калдыкларына каршы кат-кат чыгышлар ясарга, диспутларда катнашырга туры килә. Ул Казанда да ике мәртәбә * була, докладлар ясый. Маяковский шигырьләрендә генә түгел, үзенең шул доклад һәм чыгышларында да большевизхм идеяләрен гәүдәләндерүче, яклаучы була. Менә Маяковскийның шул вакытларда язучылар алдына куйган кайбер положениеләре. Ул,— шул ук елларда «сыйныфлардан читтә торган, сыйныфлар интересыннан өстен булган әдәбият юк», — дип әйтә һәм шунда ‘ ук язучыларга карата: «Шагыйрь — лирик темалар турында кычкырып йөрүче көдрәле бәрән түгел ул, шагыйрь — безнең кискенләшкән сыйнфый көрәшебездә үзенең каләмен пролетариат коралларының арсеналына бирә торган кеше ул» — дип өсти. Маяковский сүзләре белән әйткәндә, совет язучылары безнең социализм төзелеше фронтының актив сугышчылары, актив работниклары булырга тиешләр. Менә шул Маяковскийның әдәбиятта партиялелек принципларын яклаган төп положениеләренә Такташның югарыдагы фикерләре бик ошыйлар. Үз вакытында матбугатта басыла торган Маяковский фикерләреннән 
' Маяковский Казанда беренче мәртәбә IQQ н :е е;пшн январенда, икенче мәртәбә 1928 нче елның февралендә була. SO Такташның файдаланган булуы моннан ачык күренә. Бәлки, Такташның күктән җиргә төшүенә дә, аның алдында нык авторитет саналган Маяковский мәкаләләре булышлык иткәндер диясе килә. 
Маяковский 23 нче елларда абстракт образлар белән эш итүчеләрне ачы тәнкыйть итә: «Шагыйрьләр һәм язучылар тел белән җитәкчелек итү урынына күкнең шундый болытлар арты биеклегенә менгәннәр ки, аларны койрыкларыннан тотып алып та төшерә алмассың. Нинди дә булса бер журналны ачсак, ул башыннан ахырына кадәр шигырьләр белән чуарланган: анда «Энҗе тешчекләр» дә, «хитоннар» да, «Парфеноннар» да, «моңлы уйлар» да, шайтан белсен тагын нәрсәләр генә юк. Бу шагыйрь әфәнделәрнең күктән җиргә төшүләрен үтенергә кирәк булыр иде». Соңгы елларда Такташ үзе дә язучылардан, шагыйрьләрдән идеяле, партиячел шигырьләр бирүләрен таләп итә: «Язучы язарга утырганда, аның башында массага әйтергә теләгән фикере булсын. Бу иң беренче һәм иң төп шарт. Ләкин бу шартны үтәр өчен пролетариат шагыйре, пролетариат— сыйнфының югары идеяләре белән сугарылган, пролетариат сыйнфының авангарды торган идея югарылыгында торырга, шуны үзләштерергә тырышырга тиешле. Шулай булганда гына ул бүгенге бөек төзелешнең иртәсе алып килгән җиңүләрне күрә ала һәм шул җиңүләр өчен булган көрәштә туган актуаль мәсьәләләрне вакытында күреп, массага юнәлеш бирерлек бер фикер — теләк белән чыга ала» дип куя. Шунда ук тагын форма белән генә мавыгучыларга түбәндәгечә җавап бирә: «Безнең кайбер язучыларыбыз үзләрендәге идея түбәнлеген яки идеясезлекне «матур форма», матур сүзләр белән капларга тырышалар. Алар үзләренең эчке хисләренә күмелеп форма «нечкәлегенә» бирелеп, үзләре дә белми формализмга таба баралар. 'Шагыйрьнең яңалыгы — яңа фор- ма уйлап чыгарырга маташуында
81 
 
 
түгел, шагыйрьнең яңалыгы — аның яна хисләрендә, яңа уйларында. Шагыйрьнең яки язучыларның бүгенге яңа хисләрне, яңа уйларны формалаштыруы өстендә эшләве, шул идеяләрнең формаларын таба белүе — бу аның форма яңалыгы, форма яңалыгын тудыру өстендә эшләве дигән сүз. Чөнки: Яңа форманы, яңа мөндәриҗә, яңа идея белән генә тудырып була. ... «Пролетариат шагыйрьнең фәлсәфи булуы, аның кечкенә генә бер фикерне дә кеше аңламаслык язуында түгел, бәлки пролетариатның зур идеяләрен, аларның зурлыгына зарар итми, киң массага аңларлык итеп гади рәвештә, җанлы матур бер форма белән бирә һәм массаның йөрәгенә сеңдерә белүдә... Зур бер фикерне аның зурлыгын югалтмый, җиңел рәвештә әйтә алу, бу — шагыйрьнең таланты булуын, әйтергә теләгән фикерен әтрафлы рәвештә белүен, һәм ялангач формага түгел, бүгенге теләкләргә хезмәт итәргә теләвен күрсәтә.» Такташның «Партиясез» һәм партияле шигырьләр турында» исеме белән язган һәм 1931 елда «Яңалиф» журналында басылып чыккан мәкаләсендәге бу фикерләр Горькийның һәм МаяковскийньГң аңа кадәр бик күп урында бик күп мәртәбәләр әйткән фикерләрен хәтерләтәләр. Маяковскийны хөрмәт иткән, аңардан өйрәнгән татар язучылары арасында Кутуй да бар. Дөрес, ул башта яңа форма артыннан куып, бер дә кеше аңламаслык футуристик шигырьләр язып чыга. Шуның өчен бик хаклы рәвештә үз вакытында каты тәнкыйтькә дә очрый. Ләкин Кутуй Маяковскийның революцион пафослы иҗатын' чын мәгънәсендә төшенә бара һәм Маяковскийны татар әдәбиятында беренче буларак киң күпчелеккә аңлатучы- популярлаштыручы хезмәтләре белән чыга. Кутуйиың «Кызыл Татарстан» газетасында (1940 нчы ел, 78 иче санында) «Шагыйрь өендә» исеме белән басылган һәм шул ук елда «Совет әдәбияты» журналының 4 нче санында урнаштырылган «Совет эпохасының иң 
яхшы, иң талантлы шагыйре» дигән мәкаләләре бар. һәм алар Кутуйның татар хезмәт ияләрен совет әдәбиятының талантлы шагыйре белән таныштыру юлында эшләгән яхшы хезмәтләре булып торалар. Сүз уңаенда шуны да өстәргә кирәк, рус әдәбиятының татар әдәбиятына ясаган уңай йогынтысы турында 1928 нче елларда ук «Безнең юл» журналы битләрендә төплерәк мәкаләләр язып чыгучы да Кутуй була. Аның «Безнең юл» журналының 1928 ел 3 — 4 нче саннарында урнаштырган «Рус әдәбиятының Г. Тукайга тәэсире», «М. Горький» дигән мәкаләләре шундый хезмәтләренә керәләр. Ул бу эшчәи- легсн соңгы вакытларына кадәр дәвам иттерә, «Кызыл Татарстан» газетасында 1939 нчы елда басылган «Лермонтов һәм татар шагыйрьләре» дигән мәкаләләре шуны күрсәтә. А. М. Горькийның рухландыручы булуы, ясаган йогынтысы татар Совет әдәбиятына тагын да көчлерәк була. Ул, Маяковский шикелле үк, татар совет язучылары белән турыдан-туры бәйләнеш тота. 1928 нче елның августында Казанда булганда ул татар язучылары белән тагын да киңрәк таныша. 1929 нчы елның көзендә татар язучылары (Ш. Камал, К. Нәҗми, һ. Такташ, Г. Кутуй, М. Әмир һ. б.) Москвада А. М. Горький белән очрашалар. Горький аларга нәрсә турында һәм ничек язарга кирәклеге турында киңәшләр бирә. iVl. Әмир шул очрашу истәлегенә багышлап язган мәкаләсендә * A. М. Горькийның: «Миңа булган хөрмәтегезне кул чабулар, тантаналы сүзләр белән генә күрсәтмәгез. Сез язучылар, төп эшегез язу: никадәре күп һәм яхшы язсагыз минем өчен шул кадәре зуррак хөрмәт күрсәткән булырсыз» дигән сүзләрен хәтерли. Язучы Г. Кутуй 1941 нче елның 18 нче июнендә «Кызыл Татарстан» газетасына язган бер истәлегендә: «Татар әдәбияты белән болай да таныш булган Горькийның татар культурасына мәхәббәте һәм аны тагы да күбрәк белергә тырышуы * «Яңалиф» жур. 1932 ел, № 8, «Горький безгә ни әйтте».
6. х. Ә.“ м? 7
82 
 
 
 
ми генә түгел, бәлки башкалар да Горькийның «Чын мастерлык һәм акыллылык (мудрость) простойлык- та» дигән киңәшен үз иҗатларында уздыру буенча күп эшләделәр һәм моннан соң да хәтерләреннән чыгармаска тиешләр. Кави Нәҗми үзенең 1936 нчы елда, «Совет әдәбияты» журналының 6 нчы санына «Яшәсен Горький!» исеме белән язган һәм истәлек төсендә биргән бер мәкаләсендә Алексей Максимович күрсәтүләренең иҗаты үсүенә ни дәрәҗәдә уңай тәэсир итүен хәтерләп уза. Чыннан да Горький белән аралашу, берничә мәртәбә очрашу һәм хатлар алышу Кави Нәҗмине бик күп нәрсәгә өйрәтте. Беренчедән, Кави Нәҗми элеккеге язганнарында шактый урын алган детальләр һәм катлаулы фразалар белән мавыгудан арына барды. Горький таләп иткәнчә гади һәм ачык җөмләләр белән язуын чәчмә әсәрләрендә генә түгел, шигъри әсәрләрендә дә үзләштерде. Моны ватан сугышы елларында язылган «Хаят апа» поэмасы, «Фәридә» либреттосы һәм күп кенә башка әсәрләре раслыйлар. А. М. Горький үрнәгендә эшләү Кави Нәҗмигә үз иҗатында халыклар дуслыгы темасын тулы канлы образларда күрсәтүгә ярдәм итте. «Шобага» хикәясендә үк күтәргән, тәрбия ягыннан гаять әһәмиятле булган бу мотивны Кави Нәҗми барлык әсәрләре белән уңышлы үстереп килде. «Шобага»да Хәйрулла белән Трофим образлары йөзендә, Кави Нәҗми гражданнар сугышы көннәрендә җиңеп чыгуыбыз нигезендә эшче крестьяннар арасында булган дуслык һәм совет шартларында туган халыклар бердәмлеге ятканын күрсәтә алды. «Зәңгәр сукмак» хикәясендә Кави Нәҗми халыклар дуслыгы идеясен тагын бер кат конкрет образларның хәрәкәтләрендә күрсәтеп бирде. Елга аркылы гына утырган «Яман саз» исемле татар авылы белән «Заболотпое» исемле рус авылы бергәләп, «Зәңгәр сукмак» исемендә колхоз төзәргә керешәләр. Колхоз оештыру каты сыйнфый көрәш шартларында, зур каршылыклар гаять зур иде. Татар җырларын яратып тыңлавы әле дә хәтеремдә. Тәнәфес вакытында Горький: «Татар халкының, талантлы Тукае бар» дип кайта-кайта сөйләде. Шундый ук югары бәяне ул соңыннан (татар язучылары хМосквада Максим Горь- кийда кунакта булганда), татар телендә шигырьләрен тыңлаганнан соң Һади Такташка да бирде» ди. Шул рәвешчә, үз вакытында Тукайга бәя биргән Горький Такташның шигырьләрен дә бәяләп уза. Татар совет язучылары А. М. Горькийга хатлар язып, мөрәҗәгать итәләр һәм кайберләре үзләренең рус теленә күчерелгән әсәрләрен укырга да бирәләр. Шул ук Горький Казанда булган вакытта Кави Нәҗми үзенең «Шобага» исемле әсәрен Горькийга бүләк итеп бирә. А. М. Горький ул бүләкне игътибарсыз калдырмый. Москвага кайткач ул аны укып, берничә көннән җавап хаты да яза. Казанда 3 нче августта булуын һәм хатның 2S нчы августта язылуын искә алсак, А. М. Горькийның ни дәрәҗәдә игътибар белән һәм тиз укып җавап бирә алуына сокланасың. Горький шул хатында К. Нәҗминең иҗат методына туктап, туры киңәшләр бирә. Хатны тулысы белән китерәбез: «Т. Кави Наджми! Получил ваш подарок-рукопись рассказа «Жребий». Если разрешите, я бы посоветовал Вам писать проще, истинная красота и мудрость всегда в простоте. Не следует расставлять строчки, как это делают А. Белый, Ремизов, и, подражая им, Пильняк и др. И слова тоже должны быть простые, ясные. К сведению Вашему: Госиздат предполагает выпустить в свет «Альманахи художественной литературы народов и племен Союза Советов». Само собой разумеется, что необходимо и участие татарских литераторов в этих Альманахах. Мой привет М. Горький 26. VIII. 28 г.» Алексей Максимович Горькийньщ күрсәтүләрен татар совет язучылары зур игътибар белән каршы алдылар. Хат адресланган Кави Нәҗ 
83 
 
 
эчендә бара. Шул шартларда авылның ярлы егете — Кызыл Армиядән кайткан Мнцлегалиев белән укытучы Мәдинә һәм «Заболотиое» авыл советы председателе Дмитрий Матвеев бергәләп эш алып баралар, бергәләп эшләү, көрәшү нигезендә җиңеп чыгалар. хБу хикәясендә Кави Нәҗми идея' эчтәлеге, образларының эшләнеше ягыннан, шулай ук тел, сурәтләү чаралары белән дә үскәнен, социалистик реализм нигезендә иҗатының күтәрелә барганын күрсәтә. Горький тарафыннан үзенә карата бирелгән киңәшләрне иҗади үзләштерә баруын һәм Горькийның бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып барган халыклар дуслыгы мотивының нык йогынты ясаганын күрсәтте. Соңыннан килеп, Кави Нәҗминең күренекле публицистик булып җитешүендә дә, татар телендә иҗтимагый-политик темаларга багышланган мәкаләләр язып чыгуында да, Алексей Максимович Горький дан үрнәк алып эш итүнең роле зур булды. А. М. Горький күп мәртәбәләр безнең үсү, көрәш тарихыбызга (завод-фабрикалар, гражданнар сугышы тарихларына) караган темаларны коллектив белән эшләү мәсьәләсен күтәрә килде. Татарстанда Кави Нәҗми инициативасы белән төзелә башланган һәм аның редакциясендә татар һәм рус телләрендә басылып . чыккан, Ватан сугышы геройларын күрсәтүгә багышланган «Батырлар китабы» әнә шул Горькийның киңәшләрен тормышка ашыру юлында атланган бер адым иде. Рус әдәбиятының татар әдәбиятына ясаган тәэсире зур һәм нәтиҗәле булды. Рус әдәбиятында күтәрелгән әһәмиятле темалар татар язучыларының иҗатларында да чагыла килде. Рус телендә гражданнар сугышы темасына язылган әсәрләр үрнәгендә Мәхмүт Максуд, Афзал Шамов, Гомәр Разин (Бәши- ров), Таҗи Гыйззәт иптәшләр үзләренең әсәрләрен бирделәр. Шәриф Камал, Һади Такташ, Кави Нәҗми, Афзал Шамов, Гадел Кутуй, Таҗи Гыйззәт, Ибрай Гази, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй һәркай- сы үзләренең иҗат үсешләрендә төп таянычны өлкән агалары булган бөек рус язучыларында күрделәр. Тематика сайлаудан алып, композиция төзелешенә һәм киң күпчелеккә аңлаешлы тел, сурәтләү чаралары куллануга кадәр, хәтта шигырь төзелешен эшләүдә дә, зур булышлыкны бөек рус язучыларыннан алдылар. Татар совет язучыларының зур һәм почетлы хезмәтләреннән берсе итеп 
аларның тәрҗемә өлкәсендәге хезмәтләрен күрсәтергә кирәк. 1905 нче ел революциясе шартларында ук рус классик әдәбиятын тәрҗемә итү эшенә керешелсә дә, А. М. Горькийның «Ике сукбай», «Тормыш төбендә», «Мещаннар» ы, Остров- скийның «Гроза», Гогольның «Ре- визор»ы, Пушкинның «Дубровский», «Борис Годунов» кебек зуррак әсәр, ләре тәрҗемә ителсә дә, хәтта Тургенев романнарын тәрҗемә итү эшенә керешү буенча кайбер адымнар атланса да, китап бастыру эшләре буржуаз издательләр кулын! да булган вакытта ул кирәкле эшне киңәйтергә мөмкинлек булмаган. 1908 нче елда «Әльислах» газетасының 43 нче санында тәрҗемәче Солтан Рахманкулов тарафыннан күп кенә хезмәт куелып эшләнгән эшләрнең басылмый ятулары турында әйтелә һәм шунда Рахманкулов- ның Тургенев иҗатына караган бер мәкаләсе дә урнаштырыла, сызык астына төшереп, идарә исеменнән түбәндәге юллар өстәлә: «Безнең Казан китапчылары очсыз төшеп, күп сатылырлык китаплар бастыру максатына гына бирелгәнлектән, алар арасында шулкадәр әһәмиятле әсәрне (Тургенев романы турында сүз бара) нәшер итәрлек җөрьәтле көтепханә табыла алмады. Шерлок Холмсның икенче җөзьэ чыкса су- гыша-сугыша бастырырлар иде» диелә. Совет дәүләте бөек коммунистлар партиясе җитәкчелегендә бу комачаулыкларны үзенең беренче көннәреннән үк алып ташлау буенча кыю адым атлады, китап басу эшләре дәүләт кулына күчте. * Шул нигездә Советлар Союзында бик күп төрле телләрдә оригиналь әсәрләр басылу белән беррәттән, бөек рус халкының әдәбиятын төрле халыклар телләренә тәрҗемә итү эшләре

 
 нә дә киң мөмкинлек ачылды. Хәзер инде татар хезмәт ияләре Алексей Максимович Горькийның сайланма әсәрләреннән 6 томлыгына кергән иң яхшы әсәрләрен, Пушкинның бер томлыгын, «Евгений Онегин» романын, Лермонтовның бер томлыгын, Некрасовның «Сайланма әсәрләрен», Гогольның «Ревизор»ын һәм «Үле :каннар»ын, Грибоедовның «Акыллылык бәласе» н, совет язу- чыларыннан Владимир Маяковский- ның, Николай Островскийның, Фадеевның, Горбатовның, Погодинның, Катаевның һәм башкаларның иң күренекле әсәрләрен үз ана телләрендә укый алалар. Шул күренекле классик һәм совет язучыларының әсәрләрен тәрҗемә итү өстендә эшләп, безнең әдәбият- чыларыбызның, журналистларыбыз- ның гомуми культура дәрәҗәләре, әдәбиятны һәм сәнгатьне аңлау өчен кирәк булган зәвыклары үсте. Зур санда язучылар һәм тәрҗемәчеләр кадры мәйданга килде. Алар арасында Сәгыйть Фәйзуллин, Мәхмүт Максуд, Ибрай Газый, Афзал Шамов, Әхмәт Исхак, Сәрвәр Әдһә- мова, А. Гумеров, Гариф Гобәй, К. Басыйров һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин. 1947 нче елда Кави Нәҗми редакциясендә Горькийның 6 томлыгының яңа басмасы хәзерләнүен, А. Шамов редакциясендә чыккан Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» романын, Мәхмүт Максуд тәрҗемәсендә чыккан Некрасов шигырьләре, С. Баттал тәрҗемәсендә Маяков- скийның «Владимир Ильич Ленин» поэмасының .бирелүен ул елның унышларыннаи санарга кирәк. Владимир Ильич Ленинның әдәбият турындагы хезмәтләре, Горькийның әдәби тәнкыйтькә караган мәкаләләренең, Белинскийның «Сайланма әсәрләре» нең, ниһаять әдәбият турында иптәш /Кданов докладының һәм партия карарларының татар теленә тәрҗемә ителүләренең әһәмиятләре гаять зур булуын әйтү белән бергә, бу соңгы тармакта әле безнең эшләребсзпең тик башлангыч хәлендә генә торганын да әйтергә кирәк. Якын вакытларда Чернышевскийның, Добролюбовның, Белинскийның, Маяковскийныц һәм Горькийларның әдәбият һәм сәнгатькә карата булган хезмәтләрен тулырак күләмдә чыгару бурычы тора. Алар һичшиксез безнең әдәбиятчы кадрларыбызның, журналистлары, бызның культура дәрәҗәләрен, политик аңнарын күтәрүдә 
булышлык итәчәкләр. 
Шул рәвешчә, татар язучыларының бөек рус классик әдәбиятын өйрәнүләре, аларга хөрмәт белән караулары, үрнәк алып иҗат итүләре аркасында, Октябрь революциясенә кадәр үк татар әдәбиятында Габдулла Тукай, Гафур Коләхметов, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Шәриф Камал кебек классик язучылар үсеп чыктылар. Алар үз халыкларын Россия җирлегендә, өлкән агалары булган рус халкының хезмәт ияләре белән бергә, аның демократик көчләре җитәкчелегендә бәхетле итеп куярга омтылдылар. Үзләренең иҗатларында халыклар дуслыгын чагылдырып хөрмәтле исем алдылар. Бөек Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә 1917 нче елда социаль һәм милли азатлык алган Советлар Союзының күп милләтле семьясына туганнарча берләшкән татар халкы һәм аның алдынгы язучылары формасы белән милли, эчтәлеге ягыннан социалистик куль, тураны үстерү өстендә эшлиләр. Шул юлда алар бөтен дөнья күләмендә иң югары идеяле әсәрләр бирә алган рус совет әдәбиятыннан үрнәк алып, үсәләр, чыныгалар.