Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖАМБУЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ


 Казах халкының бөек акыны Жамбул Советлар Союзында яшәгән һәр халыкка таныш. Аның тирән акыл, кайнар тойгы белән сугарылган шигырьләрен һәрбер милләт кешесе зур мәхәббәт белән укый һәм аны үз шагЪшре, үз җырчысы итеп таный. Жамбул Октябрь Революциясен җитмеш яшькә җитеп каршы ала. Аныц шуңар чаклы булган илле еллап җырчылык гомере караңгы, хокуксыз тормышта үтә. Жамбул- ның Революциягә кадәр җырлаган җырлары - шигырьләре халкының кимсетелүе, изелүе нәтиҗәсендә туган аһ-зары белән сугарылган: Озыиагач, Караташ. Калкабайдай таза яшь Пикеттә икмәк тапмады Ялан аяк, ялан баш. Эшләп азык таба л мае, Шунда да ул зарланмас. Көкчә йөри сөйрәлеп, Кышын, язын карны ач. Ясавыллар өй тенти, Ялтырыйлар кылычлар. Көн дә түгеп канлы яшь, Буылганчы сулышың, е Яфрак кебек калтырап Үткән көнең корысын! Бөек Октябрь Революциясе изелгән милләтләргә киң хокук бирде. Патша Россиясе итеге астында бөтенләй бетәргә йөз тоткан халыкларга хуҗалык һәм культура ягыннан үсәргә зур мөмкинлекләр туды. Шулар җөмләсеннән патша Россиясенең колониясенә әйләндерелгән Казах иле, Ленин-Сталин милли политикасы нәтиҗәсендә, экономика һәм культура ягыннан зур адымнар белән алга атлады һәм алдынгы индустрияле илгә әйләнде. Хокуюсызлыкны, кимсетелүне үз җилкәсендә татыган карт Жамбул Революциядән соң, Ленин — Сталин милли - политикасы кояшы астында үз иленең чәчәк атуын күреп, дәртләнеп, канатланып, үзе әйткәнчә яшәреп китә. Ул моңа кадәр булмаган зур бер дәрт белән җырлый башлый. Аның сиксән еллык иҗат гомеренең советлар чорына туры килгән соңгы еллары аеруча җимешле булды. Ул казах халкының Советлар Союзындагы башка халыклар белән бер тигез киң хокуклы, ирекле халык булуын, иленең хуҗалык һәм культура ягыннан зур адымнар белән алга атлавын, илен якты тормышка алып чыккан коммунистлар                      †† Жамбул. Шигырьләр. Ә. Исхак тәрҗемәсе. Редакторы X. Хәйри. Татгоснздат 1948. 102 бит. Бәясе 8 сум. партиясенә тирән, самими кайнар тойгыларын багышлады. А.ның бу чорда язган җырларының бик күп өлеше даһи юлбашчыларыбыз Ленин — Сталин иптәшләргә багышланган. Аның Сталин Конституциясенә карата язган шигырьләре аерым бер цикл булып тора. Алар гаҗәеп бор җылылык белән язылганнар. Ул дөньяда .иң демократик конституцияне иҗат иткән Сталинга булган, кайнар тойгыларын аерым бер пафос белән җырлады: Йөзгә яшем җиткәнче Җыр орлыгы сибәрмен. Тартынмыйча, туктаусыз Думбрамны Җөйләрмен, Тавышым бетеп үлгәнче Сталинны җырлармын. Ватан сугышы көннәрендә дә ул халыкны туган ил өчен көрәшкә рухландыра торган җырлар-ши- гырьләр язды һәм үзенең ялкынлы җырлары белән дошманны җиңәргә ярдәм итте. Җамбулның поэзиясе халыкны коммунизм төзү эшенә туплауда һәм Советлар Ватанына мәхәббәт тойгысы тәрбияләүдә зур роль уйный торган поэзия. Аның фольклор алымнары белән язылган, һәркемгә җиңел аңлаешлы матур образларга бай шигырьләре киң халык массасының рухына якын. Аның шигырьләрен хезмәт ияләре бик яхшы аңлыйлар һәм сөяләр. Җамбулның шул кадәр популярлашуының да төп сәбәбе шунда. Бу китапның тәрҗемә ителеп татар телендә чыгуы, ^әлбәгтә, кирәкле һәм мактаулы эш. Җамбулны безнең татар халкы арасында популярлаштыру юлында бу китап 
134 . 
 
 
гырьләрнең күп кенә өлешендә йортҗирне, авылны, туганнарны һәм сөйгән ярны ’ сагыну мотивы бик көчле. «Хат яз диген», «Ярсый йөрәк», «Гөлбәдәр», «Батис яулык», «Синең сүзең», «Сөйкемлемнең алтын балдагы», «Туган авыл» һәм моннан башка да күп кенә шигырьләрне шундыйлар рәтенә кертергә була. Моңлы курай тавышы, бүләк ителгән йомшак батис яулык, иртән искән җиләс җил, якынының кайчандыр әйткән җылы сүзләре солдатның күңелен ничә йөз километрлар аша якыннары янына алып китәләр. Шулар- ны чагылдырып шагыйрь болай дип җырлый. Көйли Зөфәр «Мннзәлә» сен, Хәтерләтеп болын-хуш исен, Туган якның туганчшпмәләрен. Каләм кашлы кызын, ду^ ишеп. («Ярсын йәрәк») Читен лә сон, җаным, калдырырга Туган якның җилен, яңгырын... Мин юл алдым чиккә, канлы кырга, Юлдаш булды синең яулыгың. («Батис яулык») Ләкин солдатның бу моңнары боегуга, күңел төшенкелегенә, өметсезлеккә сөйрәмиләр. Киресенчә, дошманга карата аңарда тагын да нәфрәт арта һәм ул тагын да көчлерәк, усалрак сугыша башлый. Туган җирдән килгән жылы хәбәрләр, җибәрелгән истәлекләр аны яңадан-яңа җиңүләргә рухландыра. Моны чагылдырып, шагыйрь: Мин ут ачсам, — аткан вакытларда Бер пулям да читкә таймады, — Минем белән чакма басышканга Сөеклемнең алтын балдагы. («Сөеклемнең алтын балдагы»), ди. Бу хисләр сугыш аркасында ничә еллар буе туганнарыннан аерылып торырга, көннәрен һәм төннәрен юеш, салкын окопларда, пулялар яңгыры астында уздырырга мәҗбүр булган совет солдатлары н ы ң х исләре. А л а рн ы ң тууы, барлыкка килүе бик табигый һәм шагыйрь аларны бик дөрес чагылдыра. Озакка сузылган каты сугыш совет солдатының дошманга карата нәфрәтен көчәйтте, һәрвакыт үлем куркынычы астында һәм күп еллар якыннарыннан аерылып яшәү аңарда дус-ишләрснә, сугышта үзенә ярдәм итүче нәрсәләргә карата күңел нечкәлеге — солдат мәхәббәте тудырды. Ул үзенең автоматына, пулеметына бертөрле ягымлылык белән карый, танкист танкысын, шофер машинасын ярата. 
Хәтта, солдат капчыгы да якын бер туган кебек тоела башлый. Чөнки алар" белән аның бик күп сугыш истәлекләре бәйләнгән була. Сугышчыдагы менә шул тойгыларны Шәрәф Мөдәррис «ӘҺ капчыгым», «Парикмахер1», «Таныш кунак», «Тимер мич», «Сукыр лампа» һ. б. шигырьләрендә матур- гына бирә алган. Совет халкы Бөек Ватан сугышыннан җиңүче булып чыкты. Бу сугышта фашизм тар-мар ителде. Моның өчен совет халкы беренче чиратта Ленин—Сталин партиясенә һәм юлбашчыбыз бөек Сталинга бурычлы. Чөнки Совет Армиясе тарихта тиңдәше күрелмәгән бу җиңүләргә Ленин байрагы астында, Сталин җитәкчелегендә иреште. Сугышның иң авыр моментларында- Совет сугышчыларына көч һәм безнең җиңүебезгә ышаныч чыганагы булып бөек Ленин һәм Сталин исемнәре, а ларның тәгълиматы хезмәт итте. Менә шушы хәлне җыентыкка кертелгән «Ленин», «Иосиф Сталин» һәм «Безнең партия» дигән шигырьләр бик дөрес чагылдыралар. «Гудок», «Эшче», «Язгы уйлар», «Безнең урамда» һәм «Башак» шигырьләрендә сугыштан соңгы чорда тыныч төзелеш һәм киң җәелгән социалистик ярыш күренешләре чагылалар. Шәрәф Мөдәрриснең шигырьләре хискә байлар. Алар үз моментларының лирикасын тулы гына чагылдыралар. Шушы уңай як белән бергә бу шигырьләрнең тел эшләнешләрендә җитди генә кимчелекләр дә юк түгел. Күзгә нык ташланган төп кимчелекләрнең берсе ул да урынсыз чит сүзләр (гарәп, фарсы сүзләрен) куллану, Мәсәлән: каһарман, харам, мосафир,, ядкәр, хур, сәгадәт, шәүкәт һ. б.
8. ,С. Ә." № б 
 
 
иуңа ошашлы сүзләр. Болар безнең ■әдәбияттан күптән чыгарып ташланырга тиеш булган үлек сүзләр. Аларны алыштырырлык, халыкка .аңлаешлы һәм масса тарафыннан кулланыла торган башка сүзләр дә бездә бар бит. Менә шуңа күрә ,дә Шәрәф Мөдәрриснең мондый үлек сүзләр белән әдәби телне чүпләвең берничек тә аклап булмый. Шулай ук шигырьләрдә сүзләрне, ошатуларны урынсыз куллану фактлары да бар. Мәсәлән: шагыйрь -шигърияттә янган җанын бер үк вакытта таңгы балкуга һәм кичке шәфәкъка дә ошата (12-бит). Таңгы балку әле ул яңа туып килә һәм яшәргә тиеш булган бер күренеш булса, инде кичке шәфәкъ үләргә хөкем ителгән күренеш. Шулай булгач, таңгы балку б^лән кичке шәфәкъне һичбер төрле дә бер-берсенә тиңләп булмый, чөнки алар капма-каршы нәрсәләр. Шунлыктан шагыйрьнең бу ' ошатуын да уңышлы һәм урынлы ошату дип ■булмый. «Пруссиядә» дигән шигырьдә «Күкрәтә юлларны совет танкысы» (102-бит) диелә. Бу ошатуны да уңышлы дип әйтеп булмый. 
Юлның тузаны очуы бар, әмма күкрәве һич тә мөмкин түгел. Икенче бер урында (68-бит) автор тимер мичкә «Күрәм синең йөрәк төпләрендә» дип эндәшә. Капчыгына «Минем белән бергә чыныктың» ди. Бу ике очракта да шагыйрьнең ошатулары беләң килешү мөмкин түгел. Чөнки мичләр- • нең йөрәге булмый һәм капчык чыныкмый. Без монда солдатның ут бәрдерүе, йөрәк түрләре кебек мисалларны тагын да китерә алыр идек — тик югарыда күрсәтелгән кадәресе дә Ш. Мөдәррискә үзенең шигырьләрендә тел мәсьәләсенә аеруча нык игътибар итәргә кирәклеген җитәрлек күрсәтсәләр кирәк. Шәрәф Л1өдәрриснең бу шигырьләр җыентыгы матур әдәбиятыбыз фондына уңышлы бер өстәмә. Кайбер кимчелекләренә дә карамастан, бу шигырьләр Бөек Ватан сугышында катнашкан совет кеу шеләренең ул вакыттагы хисләрен, кичерешләрен дөрес чагылдыралар.