Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВӘДҮТ МИФТАХОВ


 1942 нче елның март башларында . мин, газета хәбәрчесе буларак, Н-че дивизиягә барып чыктым. Дивизиянең политбүлегенә килеп кергәндә, анда парткомиссия утырышы бара иде, миңа кирәкле кешене көтеп утырырга туры килде... Плащ-палаткалар белән бүлгәләнгән гади бер авыл өе. Комиссия членнары анкеталар укыйлар, мин тәмәке тартам... — Вәдүт Кашапович /Аифта- хов... — ди берсе. Мин, колакларыма ышанмыйча, сикереп тордым һәм: «...Татарстан... Сарман районы...» дигән сүзләрне ишеткәч, түзмәдем: — Гафу итегез, бу кеше кайсы полкта, кайсы батальонда, аны ничек күреп була, ул минем таныш — иптәш егет... — дип тезеп киттем. Комиссия членнарының берсе сабыр гына җавап бирде: — Ул хәзер мәктәп бинасында, политработниклар киңәшмәсендә. Мин шунда йөгердем. Мәктәп коридорында киңәшмәдән чыгып килүче Мифтаховны күрдем. — Вәдүт! Без кочаклашып күрештек. Вәдүт шунда ук мине иптәшләре белән таныштырды. Алар дивизиянең һәм полкларның комсомол эшчеләре булып чыктылар. Без, бергәләп ашханәгә кереп, тамакларны ныгыттык та, күп итеп хуш исле печән салынган гади авыл чанасына кырын ятып, Вәдүтләр полкына киттек. Сорап сораулар, сөйләп сүзләр бетмәде. Мин аңа Казан хәбәрләрен, әдәби тормыш хәлләрен сөйләдем. Казаннан киткәндә инде дүрт айлап булса да, мин сөйләгәннәр аның өчен бар да яңалар иде. Ул июль айларында ук сугышка алынып, әдәби тормыштан аерылып калган. Башта төрле запас частьләрдә хәзерләнгәннән сон, алар ноябрь аенда, Совет Армиясенең Москва тирәсендәге атаклы һөҗүменең сул канатында сугышка кергәннәр. Вәдүт бу кыска вакыт эчендә рядовой буларак, күп мәртәбә зур сугышка катнашкан. Шуның барышында аны отделение командиры итеп, аннары старшина, боепитание командиры итеп күтәргәннәр. Хәзерге көндә исә, ул полкның комсоргы булган, аңа кече политрук исеме бирелгән. . . Сүз тәмле булды, юл кыска булды. Без полкка барып җиттек. Бу полкта 4-5 көн булуым вакытында без һәрвакыт Вәдүт белән бергә булдык, ул мине батальон, роталарга йөртте, сугышта батырлык күрсәтүчеләрнең иң яхшыларын табып биреп, газета өчен материаллар туплауда миңа куп кенә ярдәм итте. йөзләрчә километрны каты сугышлар белән үтеп, немец илбасарларын бик нык кыйнап, бу полк хәзер Ока яры буйларында оборонага туктаган иде. Вәдүт бер көйне мине алгы кырыйга алып китте. Без башта ат белән бардык, соңыннан атны ур
121 
 
 
ман эчендә калдырып, җәяүләп атладык. Без яңа гына казылган землянкаларны узып, урман кырыена- чыктык та, яшь наратлар артына бастык. Вәдүт ботакларны ачты. — Әнә алар, күрәсеңме? Алда тоташ кар каплаган, түбән- лебиекле киң кыр. Монда бер эз, бер хәрәкәт күренми, шылт иткән тавыш юк. Үле тынлык. Мин бинокльне төрле якка йөртәм.. Алда, ике километр ераклыкта, калку сыртында, җирдән аз гына күтәрелгән кар түбәле блиндажлар тезелеп киткән. Ике блиндаж арасында бер немец солдаты йөреп тора. — Тыныч икән сезнең биредә, — дидем мин. Вәдүт көлеп куйды: — Төрле чаклары була... Әнә арт якны кара. Наратлар ни өчен кара көйгәннәр? Алар аны мина белән дөңгечләп торалар... Ә чыгып йөрергә — аяклары туңа фрицларның,—диде ул. Без моннан кайткач, хуҗа хатыннан бер крынка сөт алып, чәй эчтек. Вәдүтнең күңеле көр, эшеннән канәгать һәм яратып, тырышып хезмәт итә, чын сугышчы, командир, политработник булып килә иде. Тик ул яза алмавына гына үкенә иде. «Эшләрем бераз җиңеләю, рәткә салыну белән язарга тотынам, болай ярамый, тутыгуың мөмкин...» дигән сүзләрне берничә рәт кабатлады ул. Туганнарча якын, җылы итеп саубуллаштык без һәм мөмкин кадәр тизрәк яңадан очрашырга, хатлар алышырга сүз куештык. 3 нче апрельдә бу дивизиягә тагын килдем мин. һәм беренче танышларыма — дивизия газетасына юнәлдем. Редакция урнашкан йортның, ишек алдына барып керүемә: — Погиб твой друг... — диделәр миңа газета работниклары. Аңламадым: — Кем? — дип сорадым. — Вәдүт, — диделәр алар. Баскан җиремдә аптырадым да калдым. Аякларның җегәре бетеп китте, каршымдагы чана үрәчәсенә утырдым. Авыр уйлардан арына төшеп, аның һәлакәте ничек булганын сорадым. Ләкин бу иптәшләрнең биргән җаваплары мине канәгатьләндермәде. Тулырак беләсе килә иде моны. Урнымнан кузгалдым да, Вәдүт һәлак булган батальонга юнәлдем. Немец вәхшиләре тарафыннан көл 
ителгән Петрищи авылындагы бер бәрәңге базында кече политрук Иванов миңа түбәндәгеләрне сөйләп бирде: «Полкның башка* батальоннары икенче бер участокка күчерелгәнлектән, безнең батальон Ока аръягындагы плацдармда бер үзе генә оборона тота иде. Мифтахов безнең батальонга 30 нчы мартта кич үзенең комсомол эшләре белән килде. Безнең блиндажда туктады. Төнне йокламадык. Дошманның, үзен тотуында шик бар: ул, төн булуга карамастан, көчле ут алып бара иде. Тикшереп-барлап чыгу өчен, без оборона участокларын бүлештек. Мифтахов та безнең белән бергә йөрде. Участоклардан төнге өчтә генә әйләнеп кайттык. Ә дүрттә дошман давыллы ут ачты. Дошманның һөҗүм башлавы күренеп тора иде. Мифтахов бу вакытта үзенең комсомол сугышчылары янында җитәкчелек итте һәм, кулына мылтык алып, алар белән бергә ятып сугышты. Дошманның көчләре артык булу һәм флангларда позицияләрнең үзгәрүе безнең хәлне кискенләштерде. Майор Матвеев сызыкны тигезләү өчен, Большие Голубочки авылына таба чигенергә приказ бирде. Без тау битендәге парк буенда, чиркәү янында оборонага урнаштык. Вәдүт безнең болай чигенергә мәҗбүр булуыбызга, күршеләрнең йомшаклык күрсәтүенә бик борчылды, пошынды, дулкынланды. Бу арада безнең сул күршебез үз көчләрен тәргипкә китерде һәм безгә ярдәмгә килеп җитте. Без яңадан үзебез һөҗүм ясарга булдык. Шул хакта сөйләшү өчен Мифтахов, мин, лейтенант Налдаев әлеге
122 
 
 
сул күршеләребезгә киттек. Ярты сәгатьтән эш башланырга тиеш. Без ашыгып паркка кайтабыз. Дошман кинәт паркка артиллериядән һәм авыр минометлардан ут ачты. Бездән 20-25 метрларга биш-алты снаряд килеп төште.. Мифта хов теләмәдеме, өлгермәдеме, ләкин ятмады... Шул минутта аны, уң күкрәгенә снаряд кыйпыгы тиеп, аяктан екты.- Ярасы каты, авыр иде — ул шунда ук вафат булды...» 
Мин кем белән генә сөйләшсәм дә, иптәшләре Вәдүтне фәкать яхшы яктан гына искә алдылар, аны юксынып, яхшы иптәш, кыю егсг һәм чын намуслы сугышчы иде, дип сөйләделәр. Ә аның турыдан- туры начальнигы — полк комиссары II. А. Фомин иптәш болай диде: «Мифтахов гүзәл бер иптәш иде. Кайнап торган энергияле, үз эшен яхшы белүче егет иде. Ул кыска бер вакыт эчендә комсомол сафына әллә никадәр яшьләрне туплады, 15 тән артык сугышчыны партия сафына хәзерләде. Полкның сугышчылары, начсоставы арасында хөрмәт һәм мәхәббәт казанды. Аңарда чын солдатларда була торган иптәшлек хисе бик көчле иде. Без Кривцово тирәсендәге злгы кырыйда йөргәндә, дошман ут ачты. Мифтахов алга йөгереп чыкты да, үз гәүдәсе белән мине саклый башлады. Мин каршылык КүрСӘТКӘЧ: — Юк, алай түгел, иптәш комиссар, мин үземнең солдатлык бурычымны гына үтим, үз командирымны мин җаным-тәнем белән сакларга тиешмен, — диде ул. Мифтахов үзенең сугышчан хезмәтен үтәгәндә һәлак булды. Без аны, кулыбыздан килгәнчә хөрмәтләп, комсомол активының якын катнашы белән, полк оркестры һәм сугышчан залп белән Тула өлкәсе, Арсеньев районы Рыдань авылында күмдек...» 
Шулай итеп миңа, икенче мәртәбә килүемдә, Вәдүт дусның кабере белән генә күрешергә туры килде... Вәдүт Мифтахов (М.. Вәдүт) Сталинчыл икенче бишьеллык чорында әдәбиятка килгән талантлы яшь шагыйрьләрнең берсе иде. Ул 1915 иче елда, Татарстанның Сарман районы Яхшы-Каран авылында, ярлы крестьян семьясында туган. Вәдүт өч яшьтә чакта ук, 1918 нче елда, әтисе паралич белән авырып үлгән. Шуннан соң аны әнисе, 
Сарайлы авылындагы бабасына калдырып, үзе кияүгә киткән. Вәдүт бу авылда башлангыч мәктәпне, ә Сарманда 7 еллыкны бетереп, 1931 нче елны Лубян урманчылык техникумына кергән. Шул ук елны комсомол сафына да алынган. Мифтахов 1935 нче елда Казан Педагогия институтына укырга керде һәм шул елларда матбугатта аның беренче шигырьләре күренә башлады. Комсомол шагыйрь Вәдүт Мифтахов нигездә колхоз, яшьлек темасына яза һәм үзенең өйрәнү, үсү дәверен кичерә иде. 1939 нчы елда аның «Рәхмәт Сталинга» исемле беренче җыентыгы чыкты. Бу җыентык укучылар тарафыннан җылы гына каршы алынды. Шул елның ахырында ул Язучылар Союзына член булып керде. Мифтахов үзенең ялкынлы йөрәге белән совет илендәге матур, бәхетле яшьлекне, колхоз авылының мул тормышын, ватаныбызга кайнар мәхәббәтне җырлаучы яшь шагыйрь һәм үзенең һәрбер эшендә намуслы гражданин, чын патриот көрәшче иде. Моны аның укытучылык хезмәтендә дә, язган шигырьләрендә дә, фронттан җибәргән хатларында да һәм Бөек Ватан сугышында дан белән үтелгән кыска юлында да күреп була. Ул аны намус белән һәм Сталин чоры яшьләренә хас патриотлык белән үтте. Аның фронттан язган хатлары һәм андагы шигырьләре үз ватанын һәм семьясын саф күңелдән сөю рухы белән сугарылган. Сугышка керер алдыннан язган хатында ул болай ДИ: «... Кадерлем! Сиңа хат язмавыма нәкъ бер ай тулды. /Моның өчен гафу ит, чөнки эш күплеге һәм урыннан-урынга күчеп йөрү мөмкинлек бирмәде. 

 
 Без хәзер хәрәкәттәге армиядә. Шуннан үзең аңларсың. Хәзер эшләр әйбәткә китте. Тизрәк сугышка кереп, фашистларны к^ыйный башлыйсы килә. Ә безнең кием-салымга килгәндә: бер дигән! Шинель, сырган пиджак, чалбар, мамык фуфайкалар, бүрек, җылы бияләй — һич туңарлык түгел!.. Бүген боецлар белән политзанятие үткәрдем дә, уйлап куйдым әле: «Соңгы хәбәрләр яхшы. Безгә немецларны куу эше белән шөгыльләнергә туры килсә һәм аларны Кара диңгезгә төшереп тутыра алсак, кызык булыр иде» дим...» Икенче бер хатын ул мондый лирик юллар белән тәмамлый: «Шундый ямьле тормыш итә идек, Шундый татлы иде көннәрем. Егерме биш елдан артык яшәп, Мондый матур тормыш күрмәдем. Тылсымлы бер төш күк үтеп китге, Кыска булды каушу чорыбыз. Көчле тавыш белән күкрәгәндә Өзелеп калды сөю җырыбыз. Тик кайгырма, бәгърем, Бу көчле җыр Дәвам итәр аерым булсак та; Бергә кушылыр йөрәк авазыбыз, Теләгебез яңрар бер сафта. һәрбер секунд сине сагынып үтәр, Матур уйлар белән яшәрмен. , «Саумы, иркәм!» диеп, аяз төндә йолдызларга карап, дәшәрмен. ' Син йокыңнан торып аяз төндә, Тәрәзәдән күккә карарсың. Ышан, бәгърем, әгәр исән булсам, Күз нурымны шуннан табармын». Ә инде шуннан ай ярым соңрак ■язган хатында Вәдүт болай ди: «Әйе, Әминәм, мин хәзер күз алдымнан инде биш мәртәбә сугыш кичердем. Безнең подразделение ‘биш һөҗүм ясады, байтак иптәшләр белән аерылырга туры килде, ‘Сугыш корбансыз булмый шул. Инде ничә йөз километр фашист этләрен камап, таптап, куып килдек. Әле мин хәзергә исән-сау. Хәзер эш ягыннан да нык кына күтәрелдем, рядовой боец булып армиягә китсәм, хәзер урта командир һәм подразделение күләмендә әһәмияткә, ышанычка хуҗа кеше. Партия һәм Бөек Кызыл Армия миңа комсомол эшен тапшырды. Мин барлык комсомолец командирлар һәм боецлар белән җитәкчелек иткән хәлдә, фашизмны һәм аның талау армиясен себереп түгүдә алдынгы сафта булырга тиешмен. Бу зур ышанычны батырларча аклаячакмын... Сугышка кергәнгә кадәр бераз курку да, шикләнү дә бар иде. Хәзер, пуля һәм миномет уты астында үрмәләп, йөгереп карагач, ияләндек инде. Хәзергә тыныч, ләкин тиздән көчле 
давылга ташланачакбыз һәм тагын эт армиясен кырып-себереп алга очачакбыз... Мине хәзер партиягә кандидат итеп кабул иттеләр, кече политрук исеме бирделәр. Армия мине бик нык үстерде һәм тормышның гаҗәп катлаулы якларын күрсәтте. Ватан сугышы — иң зур мәктәп икән!» 1942 нче елның 23 нче мартында язган иң соңгы хатында мондый юллар бар: «Син Кызыл Армиягә бөтен көчем белән ярдәм итәм, дисең. Молодец, алсуым! Син минем көчемне арттырасың. Мин монда бөтен яктан тәэмин ителәм, ителәчәкмен, ә синең ярдәмдә Кызыл Армиягә мәхәббәт һәм миңа саф сөюне күрәм мин! Хәзергә хуш, сагыну сәламе! Кайнар сөючән йөрәкле Вәдүтең». Хат бу шигырь белән тәмамлана: Наганымны кысып уң кулыма, Атлап барам урман юлыннан. Җем-җем итеп яна кар бөртеге Тулган айның көмеш нурында. Батыр егетнең матур гомере шулай өзелә. Ләкин аның кайнар патриотик йөрәге ялкынлы җырларында яши.